Нугай урдасы(отрывок)

Page 1

«АВЫЛ ИСЕМНӘРЕ НИ СӨЙЛИ? 1973 елгы археографик экспедиция вакытында Олы Бәрәзә авылының Заһидуллин Галиулла (1874—1947) тарафыннан язылган тарихын ачкан идек. Әлеге тарихи язманы Галиулла бабайның кызы, пенсионер укытучы Маһинур апа Заһидул-лина саклаган. Без ул вакытларда бу кызыклы язма белән танышып чыктык, аның аерым сәхифәләреннән күчермәләр алдык. Шуннан соң әлеге кулъязма Маһинур Заһидуллинага кайтарып бирелде. Еллар үткәч, безгә бу авылны кабат урарга туры килде. Ләкин кулъязманы Казаннан кемдер килеп алып киткән иде инде. Җепнең очы югалды. Соңыннан Г. Заһидуллин кулъязмасы караламаларының Казан университеты фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә саклануы мәгълүм булды. Галиулла Заһидуллин үзенең тарихын нәрсәләргә таянып язган соң? Бу кеше үз заманында татар телендә басылып чыккан тарихка кагылышлы китаплардан хәбәрдар булган. «Олы Бәрәзә тарихы» язмасында безгә мәгълүм булган Шиһабетдин Мәр-җани, Хисаметдин Мөслимиләрнең әсәрләреннән сәхифәләр китерелә. Шулай ук аның үзенең тарихи чыганаклары да булган. Соңгы чыганаклар рәтенә нәсел шәҗәрәләре, тарихи риваятьләр, каберташ язмалары, топонимнар һ.б. керәләр. Олы Бәрәзәнең җирле чыганаклары татар тарихы өчен гаять мөһим мәгълүматлар бирә. Кулъязма тарихта язылганча: «Карт бабайларның сөйләүләренә караганда, Бәрәзә һәм Бәрәскә ике бертуганның исемнәре булып, алар Күәм бабай угыллары дип саналганнар». Әлеге мәгълүмат Татарстанның хәзерге Әтнә төбәгенә караган Олы Бәрәзә, Бәрәскә һәм Күәм авыллары халыкла-рының кардәшлеге хакында сөйли. Бу җәһәттән сүзне «Күәм бабай» исеменнән башларга мөмкин: Күәм — авыл атамасы — русча Кубян дип йөртелә. Кубян исеме исә Нугай татарларының этнонимы буларак мәгълүм, » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.274 «ул Нугай Урдасы татарлары арасында таралган. Аның тагын губян, губан, кубан кебек төрләре дә бар. Төньяк Кавказдагы Кубан елгасының исеме дә татарлар этнонимы белән бәйле. Нугай Урдасындагы татарларның губян, кубян, кубан исеме белән аталу очраклары тарихта яхшы билгеле. Тарихчы Әхмәт Булатовның бер хезмәтендә мордва фольклорыннан алын-ган мондый мисал китерелә: «В произведениях мордовского народного творчества


параллельно со словами ногай, ногаец, ногайцы, башкир, башкирцы употребляется и слово Кубань, кубанец»1. Бу этнонимнар Күәм//«Кубян» авылы исеме белән бер оядан чыкканнар. «Кубян» этнонимының Нугай татарла-рыннан калганлыгы шөбһә уятмый. Инде Олы Бәрәзә һәм Бәрәскә авыллары атамаларына кил-гәндә, Казан өязенең 1603 елда төзелгән «Писцовая книга»-сында Ал ат юлында Бәрәскә (д. Верески) һәм Кубян исемле авыллар теркәлгән. Шул ук документтан Бәрәзә авылы бул- ганлыгы да аңлашыла (Верезинская дорога). Бәрәзә авылы тарихында Алат авылының Казан ханлыгы дәверендә Нугай мирзалары каласы булуы, ал арның хәрби сословие тәшкил итүләре аңлашыла: «...Йәнә мәшһүр нәсел Таракан Ишморад мулла нәселе. Монда Тараканныкылар, Ишминекеләр таралмышдыр. Гани-некеләрне Бүре Гани дип йөргәннәр. Бабалары мирзадан, Алат авылы янында мирза шәһәре — Мугай шәһәре диләр, шундан күчеп килеп утырганнар. Азанчы Хөснетдин бабалары да Мугай шәһәреннән килгән булган. Мөселманнар арасында аралаш яшәгән мәҗүси бабалар языла». Бәрәзә авылында 1973 елда археографик экспедиция вакытында тупланган ха-лык телендәге хәбәрләргә караган Олы Бәрәзә һәм Урыс Ала-ты урынында нугайлар яшәгән. Алат авылы янындагы үрне әлегәчә «Нугай тавы» дип атыйлар. Олы Бәрәзә авылындагы халыкның яртыдан күбрәген нугай татарлары нәселләре тәшкил итә, дип сөйләгәннәр иде. Галиулла Заһидуллин язмасында Алат халкы (мирзалары) белән руслар арасында Казан алынган вакытларда бик көчле сугыш булып, Алат каласының тармар ителүе хакында хә-бәрләр бар. Алат мирзалары Алат, Олы Бәрәзә, Бәрәскә, Әшия-асты, Күшәр, Иске Масра авылларына таралып утырганнар. Бу авылларда кайбер нәселләр үзләренең мирза нәселләреннән икәнлекләрен онытмаганнар. Мәсәлән, Әшияасты авылында нугайныкылар булып саналган Фәтхерахман Газим улы Насыйров (1907 елда туган) нәселен атыйлар, Әшияасты » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.275 «Кара бәк шәҗәрәсе 277 авылында да «Алат янында электә сугышта морзалар сугышкан. Морзалар сугыш батыры булганнар»,— дип сөйләде 1890 елда туган Гыйният Әхмәдулла улы Габидуллин (1973 ел, 1 июль). Арча төбәгендәге Пошалым авылы янында яхшы атлар үстереп саткан Габдерахман Ишморатов та шушы мир-залар


нәселеннән саналган (таракан Ишморатлары). Иске Масра авылында табылган сөннәтчеләр шәҗәрәсе дә Нугай Урдасыннан чыккан башка нәселләр белән уртак төрки антро-понимнардан гыйбарәт2. Галиулла Заһидуллин тарихында Бәрәзәдә мәҗүси «чир-меш» нәселләре булу хакында да языла. Алар авылның мөселманнары белән аралашып, татарлашып беткәннәр. Алат шәһәренә нигез салган Нугай татарлары кайдан, кай-чан килеп утырганнар соң? Татар шәҗәрәләре материалларына караганда, XIII гасырның икенче яртысында Кырым, Кара диңгез буйлары идарәчесе, Чыңгыз нәселеннән Татар улы Нугай олыс бәге була. Аның кул астында Кара диңгез буйларында X гасырдан бирле яшәгән бәҗәнәк, угыз, кыпчак һәм татар кабиләләре Сарай шәһәрендәге хөкүмәттән шактый бәйсез хәлдә көн итәләр. Нугай үзәк хөкүмәт белән, җирле төрки кабиләләргә таянып, кораллы көрәш алып бара һәм, ниһаять, 1300 елда үтерелә. Ләкин ул идарә иткән олыстан «Нугай олысы» дигән атама тиз генә җуелмаган. Алтын Урдада 1380 елларда идарә итүгә керешкән Туктамыш ханның төп биләмәләре Кырым ягында була. Ул 1380 еллардан соң Кара диңгез, Кырым, Төньяк Кавказ якларыннан 17 мең гаилә татарларны (Нугай олысы халкын) Идел-Җаек буйларына күчерә. Алар, үз чиратында бөтен Урал буйларын биләп алып, Алтын Урданың бөтен Болгар олысын үз кулларына алалар. XIV гасыр ахырында Урал буйларындагы татарлар башта Идегәй һәм соңрак аның нәселе кул астында дәүләт тоталар. Ул дәүләт, Кара диңгез буйларыннан килгән Нугай олысы халкы исеменнән чыгып, Нугай Урдасы дип атала. Нугай Урдасы халкы Алтын Урданың күчмә татарларыннан формалаша. Аның составына Урта Азиянең төрки кабиләләре дә шактый көчле катлау булып кушыла. Нугай Урда-сында угызларның саны шактый күп булу сәбәпле, анда тел ягыннан угыз элементлары өстенлек ала. Әлеге дәүләтнең төп җирләре Иделнең сулъяк ярына урнашкан. Алар төньякта Пермь тирәләреннән, көньякта Бохара, Сәмәркандларгача сузылган. Көнчыгышта алар Себер татарлары белән кушылганнар » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.276 «Нугай Урдасы белән Казан ханлыгы бик тыгыз сәяси бәйләнешләрдә яшәгән. Казанның язмышы гел Нугай Урдасына бәйле була. Аннан чыккан халык Казанда һәм башка калаларда гаскәри сословие булып яши һәм хезмәт итә.


Татарларның Кырым, Кубан, Кара диңгез, Төньяк Кавказдан килүләре топонимнарда да чагылыш тапкан. Мәсәлән, Чатыр тау, Кизләү, Әзәк, Күәм (Кубан), Алат һ. б. Бәрәскә — бары Кырым караимнары телендә генә мәгънәсе сакланып калган атама, ул җомга көнне аңлата. Шунлыктан Галиулла Заһидуллин тарихындагы Бәрәзә белән Бәрәскә — Күәм баба угыллары, дигән хәбәрдә тирән мәгънә бар. Бәрәскә, Бәрәзә, Күәм, Алат татарлары монда XIV-XVI гасырларда берничә дулкын булып килеп утырганнар. Алар үзләре утырган урынны Болгар олысы җире дип санаганнар. Бәрәзә авылында чирмеш дип аталучы төркемнәр шул болгарларның калдыклары булса кирәк. Галиулла Заһидуллин язмасында Алат мирзаларының Мостафа исемле ханнары булу хакында да хәбәр бар1. Андый хан XV гасырда, Олуг Мөхәммәд хан заманында яшәгән, чыгышы белән Әстерхан якларыннан була. Димәк, Алат халкы, бу урынга XV гасырның икенче яртысында гына килеп утырган. Алар Нугай Урдасы мирзаларына кардәш булган. Алат — татар кабиләсе исеме. Аларның Казаннан төньяккарак утыртылуы башкаланы төньяктан бертуктаусыз һөҗүм итеп торучы рус ушкуйникларыннан саклау өчен кирәк булган. Галиулла Заһидуллин язмасына караганда, Ашыт елгасы буендагы татар авылларына төньяктан һөҗүмнәр Вятка өлкәсеннән ясалган. «Бәрәзә авылы тарихы»ның бу хәбәре Казан арты эпиграфик материалы белән дә раслана. Казан артын талаучылар арасында ушкуйниклар гына түгел, Нократ татарлары да катнашкан. Галиулла Заһидуллин шундый юлбасарлар җитәкчесенең берсе Ядгәр исемле булуын да атый. Менә шундый талау һөҗүмнәре вакытында күп халык үте- релгән, авыллар яндырылган. Вятка өлкәсенең юлбасарлык белән чыккан борынгы даны Казан алынган вакытларда да кабатланган. Олы Мәңгәр авылына кагылышлы бер легендада, Вяткадан отряд килеп, хыянәтче мирзалар белән берлектә Казанның 1552 елдагы һәлакәтенә ярдәм иткәннәр, диелә. Инде югарыдагы фикерләрне XIV-XVI гасыр татар эпиграфик материалы белән дә ныгытып үтик: 1. Тарих җиде йөз сиксән дүрттә Габделҗаббар углы » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.277 «Кара бәк шәҗәрәсе 279 Әйнук, илле биш яшендә кяфер килгәндә шәһид (Биектау районының Ямаширмә авылы зираты, 1382 ел)1. 2. Тарих тугыз йөз утыз алтыда


Мөхәммәдшаһ бәк углы Мөхәммәдгали бәк зөлхиҗҗә аенда кяфер кулындин шәһид (1530 ел, 10 июль, Казан шәһәре территориясендә табылган таштан). 3.Тарих тугыз йөз дә кырык сигездә Кунак-Хуҗабай углы Җийан-Хуҗа узгандабарганда кяфер кулындин шәһид булды (1541/1542 ел, Арча районы, Түбән Мәтәскә авылы). 4. Тарих тугыз йөз кырык сигездә Кунак-Хуҗабай утлы Аман-Хуҗа хафиз узгандабарганда кяфер кулындин шәһид булды (1541/1542 ел. Арча районы, Түбән Мәтәскә авылы). 5. Тарих тугыз йөз кырык елда Мәлик-Аман углы Мамай Голатка барганда кяфер кулындин шәһид булды (1533 ел, Әтнә районы, Югары Сәрдә авылы)*. 6. Тарих тугыз йөз утызда, рамазан аенда Ябынчы Табын Акбулат рус килгәндә шәһид булды (1524 ел, Әтнә районы Кече Әтнә авылы). 7. Тарих тугыз йөз кырык җидедә... углы кяфер кулындин шәһид булды (1540 ел. Кече Әтнә зираты). 8. Тарих тугыз йөз ун... Мансур Исхак углы кяфер кулын-дин шәһид булды (151... ел. Әтнә районы, Иске Мәңгәр зираты). 9. Тарих тугыз йөз кырык җидедә ирде кем Садыйр углы Идегәй кяфер кулындин шәһид булды (1540 ел. Арча районы, Иске Әҗем авылы зираты). 10. Тарих тугыз йөз илле бердә мөбарәк маһи зөлһиҗә аеның... Тәңребирде углы кяфер кулындин шәһид булды (1545 ел. Питрәч районы, Пановка авылы). Әлеге китерелгән мәгълүматлар татар эпиграфикасын өй-рәнүче Гали Рәхим һәм Һарун Йосыпов хезмәтләреннән, тел җәһәтеннән бүгенге татар әдәби теле нормаларына якынайтып алынды. Казан ханлыгы дәвереннән калган 150 ләп ташның унысы кяфер (руслар) килгәндә үтерелгән кешеләргә куелган. Аларның тарихлары — 1382, 151.., 1524, 1530, 1533, 1540, 1541, 1545 елларга карый. Бу елларда Казан белән Мәскәү арасында рәсми сугышлар булмаган, ләкин Нократ ягыннан килгән юлбасарларның татарларны талап, үтереп йөрүләре мәгълүм. Шунысы кызыклы: мондый эчтәлекле ташъязмалар Татарстанның Тау ягында да очрый. * Бу тарихтагы Голат атамасы Алат каласының 1533 еллардагы җирле әйтелешен чагылдыра дип саныйбыз. » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.278 «280 IKU(IO Галиулла Заһидуллин язган тарихның иң әһәмиятле ягы шунда: анда Казан артында Нугай Урдасы мирзалары яшәгән-леге хакында хәбәрләр бар. Аның бу мәгълүматлары XVI га-сыр рус әдәбиятының бер ядкаре булган «Казан патшалыгы хакында хикәят» («Сказание о


Казанском царстве») әсәре хәбәрләре белән дә аваздаш. Анда Олуг Мөхәммәд хан зама-нында Казанга Кырымнан, Азактан, Хаҗи Тарханнан, Олы Урдадан (Сарайдан) татарларның күпләп килеп утырулары хакында языла1. Болар утрак тормышлы шәһәр татарлары булса кирәк. Казан ханы Сафа Гәрәй заманында Казан даругаларына килеп утыручы күчмә Нугай Урдасы татарларының саны ар-та, Казанда ханлык иткән Сафа Гәрәй ханны Мәскәү хөкүмәте үзенә сатылган мирзалар кулы белән өч мәртәбә идарәдән чит-ләштерә. Ләкин Сафа Гәрәй хан, Нугай Урдасы белән уңыш-лы килешү төзеп, ал арның ярдәме белән, Казанга утыртылган Мәскәү коллары Җан Гали белән Шаһ Галидән үз тәхетен тартып ала. Сафа Гәрәй, Нугай Урдасының ярдәме өчен Нократ буйларын һәм Тау ягын аларга биреп, Казандагы зур акчалы урыннарга ал арның мирзаларын, биләрен утыртырга тиеш була. Ләкин хан үзенең вәгъдәләрен үтәргә бик ашыкмый, чөнки тарихи вазгыять катлауланып китә. Сафа Гәрәйне Казан тәхетенә утырткан нугай мирзалары, ханның гвардиясен тәшкил итеп, Казанда да калалар. Сафа Гәрәй каенатасы Йосыф мирзага, хәрби ярдәме өчен, Арча һәм Тау якларын вәгъдә итә. Менә шул вәгъдәләр арка-сында, Казан артында нугай татарлары урнашкан булырга охшый. Галиулла Заһидуллин язмасындагы борынгы Алат кала-сыннан калган мөселман кабер ташлары язмышы турындагы хәбәр дә кызыклы. Рус Алатындагы искергән агач чиркәүне 1895 елда сүткәч, аның нигезеннән «хаттай куфи» белән язылган мөселман кабер ташлары килеп чыга. Аларны Алат базарына килгән татарлар карап-карап китәләр, ләкин укый алмыйлар. Шуннан соң руслар ул ташларны янадан кирпеч чиркәүнең нигезенә салып калдыралар. Бүгенге көндә бу чир-кәү бер келәт урынына тотыла, ташлар белән кызыксынучы күренми. Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, Алат, Бәрәзә, Бәрәскә һәм Күәм (алар белән бәйле Байчыга, Югары Көек, Түбән Көек), Әйшияз һ. б. авылларның халкы формалашуда Нугай Урдасы татарлары төп нәселләрне тәшкил итә һәм аларга » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.279 «Кара бәк шәҗәрәсе 281 беркадәр мәҗүси чирмешләр дә кушылган дигән фикергә килергә мөмкин. Галиулла Заһидуллин язмаларында Бәрәзә авылы тарихына караган башка мәгълүматлар да күп урын били. Мәсәлән, Олы Бәрәзәдә 1802 елда җәйге эсседә, зур янгын чыгып, бөтен


авыл янып бетә. Янгынның сәбәбе түбәндәгечә бәян ителә: «Зур йортлы Ишминекеләр бабалары булган Иш-морад ишан урманда йөргәндә, Әлкәй чишмәсе якынында качкын булып ятучы кешеләрнең ашъяулыклары янындагы чәйнекләрен алып кайткан. Шул ачудан качкыннарның берсе хатынлар киеме киенеп, кечкенә арба тартып, җалтыратып тәңкә тагып, арыш урагы өстендә, һәр халык басуда, төш вакыты, кыйбладан искән көчле җилдә Ишморад муллага ут салган. Бу мулла имамлык кылган кеше булган. (Качкын) бала тарткан хатын булып, арбасын тартып, басуга чыгып киткән. Авыл бик каты кайнап җана башлаган». «Акмиләр урынында Бәки баба — мәҗүси баба булган. Акминекеләр, Мөэминнекеләр бабалары булган Бәки баба җәй көнендә күченеп, авыл башында җылгада алачык булып, шунда җәйли торган булган. Алачыгы имән агачыннан буралган булган. Бәки (Биги) алачыгы елгасының исеме телдә мәшһүр булып калган». «1890 елда тирән җар җылга ярылып кереп, җар җимерелгәндә, алачык җимерелде, ул чакта почмаклары киртекләнгән бураланган агачлар иде, череп бетә алмаган иде. Янә телдә Әдел өне дигән исем бар. Әдел баба, челтәрле аяклы баба, мәҗүси баба булган — Нәзирнекеләр, Макиныкылар бабалары булган, Ибрайныкылар бер нәсел булган. Янә дә, мулла Хөснетдин бабалары Мишәр яктан килгән. Сәйфелмөлек мулла дип йөрткәннәр. Балаларны укытып торган Сәйфелмөлек Шәмсие, Шаһие булып, мулла Шакир, мулла Хөснетдин, мишәр Тукмые Бәрәзәгә язылып калган булган. Янәдә Чистай яктан Әюб исемле балалар укытучы булган. Бер карчыгы, бер кызы булган, зимләнкә өй ясап торган». «Татар Алаты янында урыслар килеп утырды. Урыслар килеп милекләнгән җир мирза җире булган. Ул мирза үрчемәгән, нәселе киселгән. Бу мирзалар картайгач, җирләрен үзләре дә кешегә бирмештән дә калмыш. Алат татарлары карт мирзаның үлгәнен көтмичә, җирен ташлап китсен дип, рәнҗеткәннәр, мәсхәрәләгәннәр. Басуларына туарлар чыгарып, йөри торган сукмакларына үләксәләр ташлап, хәтта бер көнне, төндә ачып чыга торган капкасына үләксә китереп сөягәннәр. » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.280 «Карт мирза бабай иртәнге намазга чыгышта, капканы ачу белән, үләксә килеп бәрелгән. Татарларга бик үпкәләп, хурланып, карчык, болар безне бик мәсхәрә кылдылар, боларны мин мәңгелек мәсхәрәгә калдырыйм дип, җирен са-


тарга чыгып китеп, банкы аркылы урысларга саткан. Урыслар җир хакын җае белән банкыга түләгәнләр. Мирза җиренә ки-леп утырып файдалана башлаганнар. Татарларга каршы авыл ясап утырганнар. Карт мирза бабай боларны урыслар китереп (ярдәмендә.— M. Ә.) мәсхәрәләгән». «Тупкин урны мөселман авылы булган. Урыс Әйшәсе, Та-тар Әйшәсе Әйшә абыстай исеме белән исемләнгән авыллар булган, һаман руслар килеп, кайсын куалап, кайсын янына килеп басымчак кылып утырганлар булган. Иске Күәм ба-суында кала урны, кала тавы дип йөргәнләр. Шәһре Болгар мөселман ханлыгы заманында, Казан ка-ласы салынмас борын, Чыңгыз татарлары кузгалмас борын, Вәткә ханлыгы Болгар ханлыгына баш иеп, салым түләп тор-ганнар. Аларны Татарстанга бастырмаганнар. Мөселман иллә-рен таларга киңәшеп чыксалар, арада бик канлы сугышлар кылып торганлар. Күберәк сугыш фрунтлары Әҗем басула-рындин башланып, эчкә таба кереп дугувурлашып, солых ясар булганнар. Бу кала тавында канаулар казып сугышканда, жылдан артык сугыш ясап, Вәткә губернасы Басалай авылы урнында вәткәләрне җиңеп, солых мөахәдәсе (шарты) Басалай янындагы урманга мижа ясап, Вәткәләр Татарстанга чыкмаска, мөселманлар мондин үтмәскә, сугышырлык хәл кылмаска, биргү-салым биреп торырга язышып, зур мижа билгегә мижа кырыена ике ягына озын такта кадаклап —Вәткә граница-сыдыр». «...Хан Байморатлар нәселе, мирзадан булган, бик гаярь кеше булып, җиңел акыллы... булган. Сыйфаты нәселләрендә килә, беленәдер» һ.б. «Россиядә Романов нәселендән патшалык барганда, 1877 елда, Александр Александрович патша вакытта халыкара бер гауга чыккан. Имеш, падишаһ бар татарларны урыс итә имеш, дигән сүз таралып, татар арасына кауга (гауга.— M. Ә.) төшеп, өяз халкы тавышланып, вулыслары кайнап, авыллар вулысларда сандыкларны, архибларны карауллап ятканнар, авыл халыклары. Казан губернаторы 3 рота солдат алып чыгып вулыс-ларга урыс авылларындан урыслар мублизават итеп алып килеп, күп җандарлар татар авылларындан йорт башына бер хуҗалыкны вулыска җыеп, салкын кышта басуга җыеп карга » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.281 «утыртып, әйләнәсендән әтрәт чолгап торып, берәүне дә качыр-мыйча, рузго китереп җөге-җөге белән иң элек вулыс


сак-лаучыларны сукканнар, рәхимсез рәвештә. Андан һәр авылның старосталарын сукканнар, андан авыл халкын кыйный башлаганнар, чишендереп карга салып урыслар суккан. Шун-дан үлгән кешеләр дә булган. Кыш рәхимсез суыкта җалан баш утыртып, кешеләрнең колаклары өшегән. Кем башына бүрек кисә, стражниклар җитәкләп алып сугарга биреп җөр-гәнләр. Кем күтәрелеп карый, аны шулай алып китеп сукканнар. Бәрәзә авылындан бик күп кешеләр сугылган. Габдулла бер суккандай соң килеп утырып бүреген кигән икән, бүрек кигән, дип тагы сукканнар. Үлә язып кына терелгән, бер җыл җаткан тазара алмыйча. Бу көндә Бәрәзә старостасы Түбән оч Сыер б...гы Габдерәшит Биктимере икән. Уһу Биктимере дия мәшһүр. Урыслар моны бик каты сукканнар, үлгәндә калган. Әтнә вулысын кыйнап, Мәңгәргә күчкәч, кеше кыйнаучы Соң-тыр руслары эчеп, исереп калгалаганнарын Әтнәдә йоклатып, атка төяп чыгарып җибәргәннәр, дип сөйлиләр. Андыйн бу хәлне падишага Казан байлары телеграмма белән белдереп, кайсы вулыстадыр телеграмма килеп төшеп — губернаторга падишадан, кыйнау туктап, кайтып киткән. Казан военный начальник әтрәт бирсә дә, мылтык бирсә дә, байывай патрун бирмәгән, халастуй патрун биргән. Шул сәбәпдин судта на-чальник акланган. Губернатор атылырга булып, Казаннан ка-чып чыгып, өяздә жөреп, Гәрес җулында үзен-үзе атып үтер-гән. Бу хәлләр 1877 һәм дә 1878 җылда булган. Истәлек: Бәрәзә авылында Абыш Җаббары дигән бер микалайски солдат булган. Микалай вакытында күп отличие алып, күп ме-даллары булган. Күкрәгеннән бер иңгедән бер иңгегә тезеп, тагып җөргән. Бу кеше тушы җәмәгать арасында булган. Губернатор бу кеше каршысына килеп, бүреген алып, «Здравствуй!»— әйтеп,— син монда булу тиеш түгел»,— дип чыгарып мәйданнан озаткан. Өяздә җөреп, вулыс саен татарларны җыеп кыйнап җөргән вакыйга булып үткән» һ. б. 1 Булатов А. Б. Некоторые материалы о ногайскотатарских связях в прошлом//Сб.: Материалы по татарской диалектологии.— 3.— Казань, 1974. — С. 189. » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.282 «ӘЛМӘТ РЕГИОНЫНА КАРАГАН ТАТАР ШӘҖӘРӘЛӘРЕ РИЗАЭДДИН БИНЕ ФӘХРЕДДИННЕҢ НӘСЕЛ ШӘҖӘРӘСЕ ҺӘМ НӘСЕЛЕ ХАКЫҢДА Соңгы елларда атаклы татар мәгърифәтчесе, язучы һәм дин эшлеклесе Ризаэддин бине Фәхреддиннең иҗаты һәм


тормышына кагылышлы монографик хезмәтләр, җыентыклар һәм мәкаләләр басылгалан тора1. Аларда аның әдәби, фәнни эшчәнлеге, биографиясе һәм милли чыгышы хакында канма-каршы фикерләр күренә. Уфада басылган әдәбиятта Ризаэддин бине Фәхреддинне — башкорт язучысы, башкорт галиме, башкорт нәселеннән чыккан кеше итен күрсәтергә тырышалар, тарихны фальсификаңиялиләр. Бер төркем галимнәр Ризаэддин бине Фәхреддиннең татарлыгын дәгъвалыйлар. Бу шулаймы соң? Әлеге сорауга тарихи язма чыганаклар белән җаван бирергә мөмкин. Тарихи чыганаклардан Ризаэддин бине Фәхреддиннең шәхесен ачыклауга ата-бабаларыннан калган мәгълүматлар нигезендә үзе төзегән шәҗәрәсе, фәнни хезмәтләрендә язылган фактлар, шәхси документлары, ул туган Кичүчат авылындагы татарларның тарихи хәтере һәм кайбер архив документлары нигезле дәлил булын тора. Галим үз нәселенә кагылышлы шәҗәрә материалларын беренче башлан Оренбургта басылган «Асарь» хезмәтендә файдалана2. Ул үз нәселенең шәҗәрәсен тулы килеш матбугатка чыгарырга өлгерә алмаган, яки моның өчен мөмкинлеге бул- » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.283 «магандыр. Ихтимал, соңгы фикер дөресрәк булса кирәк. Галимнең Петербургтагы Көнчыгышны өйрәнүчеләр институты архивында саклана торган фондында аның үз кулы белән төзелгән зур күләмле кулъязма шәҗәрәләр җыентыгы саклана3. Бу җыентыкта гына да 41 нәсел шәҗәрәсе язылган, гомумән, галимнең Петербургтагы кулъязмалары арасында йөздән ар-тык татар һәм беркадәр башкорт шәҗәрәләре кулъязмалары тупланган. Югарыда искә алынган генеалогик җыентыкның 18а, 186 битләрендә Ризаэддин бине Фәхреддиннең үз нәсел шәҗәрәсе дә бирелә. Аның нәсел башы булган иң ерак бабасы Тансар исемле, аның улы Кармыш, Кармышның улы Бакшанды, аның улы Кайбулла, Кайбулла улы Җангилде абыз, аның улы Түмәкәй, аннан туган Ишкәй, Ишкәй улы Юлдаш (1690 елда туган, 1762 елда 72 яшьтә, исән), аның улы Мөхәммәт (1726 ел-да туган), аның улы Сөбханкол, аның улы Сәйфеддин, аның улы Фәхреддин, аның улы Ризаэддин (1859—1936). Галим шәҗәрәдә күрсәтелгән Юлдаш бабаны, үзенең иптәшләре, туганнары, балалары белән Тау ягындагы Шырдан авылыннан чыгып Кичуй елгасы буена килеп төпләнә һәм Юлдаш (Кичүчат) авылын нигезли, дип саный. Шырдан авылы Мөсли-


минең «Тәварихе Болгария» әсәрендә мишәрләр авылы дип язылган4. Бу факт галимнең туган авылы булган Кичүчаттагы тарихи хәбәр белән дә туры килә. Кичүчат авылында Ризаэддин бине Фәхреддин туган урамның «Мишәр очы» икәнен бүген дә бик яхшы беләләр. Ләкин аларның телләрендә мишәр сөйләменә хас үзенчәлекләр бүгенге көндә инде бик ачык ча-гылмый. Әлеге проблема телче диалектологлар тарафыннан система буларак өйрәнелергә тиеш. Галимнең якын туганы Нәҗип Зыятдин улы Фәхреддинов (1898—1989) шулай ук аның фикерләрен үзенең шәҗәрә текстында куллана: «Юлдаш бабабыз 1556—57 елларда чукынудан куркып, «Шырдан»ны калдырып китәргә мәҗбүр була. Бөтен гаиләсе берлән хәзерге Татарстан җөмһүрияте Әлмәт районы Кичүчат авылына килеп ике су арасына, далага «Юлдаш» авылын-карьясен тәшкил (ягъни сала) итә. Бәгъзе мәгълүматларга караганда, аның белән һиҗрәт кылучы Мөхәммәт тә булган. Моның авылының исеме бүген дә «Мәмәт» дип йөртелә. Бу авыл Кичүчатка ике чакрым гына. «Безнең ерак бабаларыбыз «Шырдан»нан күчеп килгәнләр»,—дигән 80—90 яшендә булган бер апа бүген дә Мәмәттә яши. Юлдаш-тан башлап Фәхреддин һәм бу икенең арасында булган » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.284 «КОҢГЫРАТ ШӘҖӘРӘЛӘРЕ КУЛЪЯЗМАЛАРЫ Татар кабиләләренең берсе саналган коңгыратлар турында беренче ышанычлы тарихи хәбәрләр XII-XIII гасырлардан калган кытай һәм монгол язма чыганакларына барып тоташа. Аларның иң әүвәлгесе —1221 елда Пекин шәһәрендәге монгол башкомандующие янына килгән Кытай илчесе Чжао Хун тарафыннан язып калдырылган мемуарлар, һәм икенчесе XVII гасыр монгол тарихчысы Лубсан Данзан тарафыннан XII—XIII гасыр монгол тарихи елъязмаларыннан файдаланып язылган «Алтан тобчи» («Алтын хикәятләр») тарихы. Бу чыганакларда Чыңгыз ханның балачагында монголларга күрше булган татарларның Хонгхират//Хунгират (Коңгырат) кабиләсе, яки аның җитәкчеләре искә алына1. Татар язма чыганакларында Коңгырат исеме Нугай Урдасы татарлары этнонимнары белән беррәттән XVII гасыр әдә-бипублицистик ядкаре «Дәфтәре Чыңгызнамә»дә күренә2. Коңгыратларның татар кабиләсе икәнлеге тарихчы Рәшидет- » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.90 «92 ШШ диннең «Җамигъ әт-тәварих» исемле атаклы әсәрендә


бәян ителә3. Бу кабилә соңыннан ерак Днестр елгасы буйларына хәтле барып җитеп, андагы Камрат шәһәре топонимында үзенең этнонимын мәңгеләштергән4. Соңыннан әлеге кабилә Алтын Урданың көнчыгыш өлкәләрендә дә тарихи эзләрен калдырып үткән. Коңгыратлар Арал буйларыннан алып Әфганстанга хәтле яшәүче үзбәкләр составында Коңгырат-Кенегес исеме белән мәгълүм булганнар. XVII гасыр төрки тарихчысы, Хива ханы Әбелгази Баһадир ханның «Тарихы шәҗәрә-и төрек» исемле әсәрендә коңгырат-ларның борынгы тарихына кагылышлы кызыклы хәбәрләр китерелә: «Кыян нәселеннән бер кеше бар иде. Аның өч углы дәхи бар иде. Олугының аты Җорлыкъ, икенчесенең аты Кобай Ширә, өченчесенең аты — Тосбодай. Олугы Җорлыкъ ук атарга бик маһир иде. Бер көнне энесе Кобай Ширә илән орыш-ды. Икесе һәм ат өстендә иде. Йәйәсин алып укыйн төзләде. Кобай Ширә инкәйеб башын атының муйнына ышыкландырды. Бер замандин соң башын күтәрде. Җорлыкъ энесене айады һәм күңлендин әйтте: «Моны шулай атайым, курыксын, әмма зарар булмасын, колакында олуг хилкасы (алкасы.— M. Ә.) бар иде, аны касд кылып атты. Хилканың эчен-дин үтеп китте. Җорлыкъ мәргәннең бер углы бар иде — Коңгырат атлы. Барча Коңгырат иле аның нәселендиндер»5. Аерым риваять һәм язмаларга караганда, Коңгырат кабиләсе кешеләре Казан артына һәм Агыйдел елгасы буйларына кадәр килеп җиткән булганнар. Мәсәлән, Татарстанның Әтнә районы Түбән Шашы авылында 1973 елда язып алынган бер легендада «Кангырат батыр» һәм «Әхмәт хуҗа батыр» исемле бабаларның борынгы заманнарда күрше авыл көтүләрен үз авылларына куып кайтулары турында сөйләнә6. Түбән Шашы авылына күрше булган Күнгәр авылының исеме дә Коңгырат этнонимына якын тоела. Нурмөхәммәт бине Мөхәммәтҗан исемле кеше тарафыннан 1864 елда күчерелгән бер тарихи кулъязмада хәзерге Уфа шәһәре урынында Коңгырат шәһәре булганлыгы хәбәр ителә. Коңгырат халкы бу җирләрне ташлап, соңрак Арал диңгезе буйларына барып чыга һәм анда шул ук исемдә яңа шәһәргә нигез салына, диелә әлеге кулъязмада*. Инде Коңгырат кабиләсенең Идел-Урал буйларына кайчан килеп чыгуы мәсьәләсенә килгәндә, югарыдагы тарихи хәбәр- » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.91 «Ңдел-Урал буе татарларының этник тарихына карата фикерләр 93 ләргә таянып, аларның Батый хан гаскәрләре


составында 1236 елдан соң килүләрен тәгаенләргә мөмкин. Батый хан армиясе Урал аркылы килеп, шул елда Болгар дәүләтенең башкаласы Бүләр шәһәрен алырга хәзерлек алып барган8. Татарлар Урта Идел һәм Урал буйларын алгач, монда күп кенә кабиләләр төпләнеп тә калган. Алар аз санлы угор һәм болгарлар арасына килеп утырган һәм XIII гасырның урта-ларыннан ук бу җирләрдә хуҗа булып яшәгән. Моны Идел-Урал буйларында татар халкы арасында табылган шәҗәрәләр, тарихлар һәм риваятьләр дә раслый. Бу хезмәттә шулардай Коңгырат кабиләсе тарихына караган мәгълүматлар белән танышырбыз. Соңгы елларда Башкортстан һәм Татарстан авылларында коңгыратлар белән бәйле өч шәҗәрә тексты мәгълүм булды. Алардан күренгәнчә, Коңгырат нәселләре Башкортстанның Илеш, Шаран һәм Татарстанның Баулы төбәгендәге авыллар белән бәйләнгән. Коцгырат нәсел шәщәрәсенец беренче версиясе Әлеге шәҗәрә Башкортстан Республикасы Аскын районы Күбияз авылыннан Закирҗан Әхмәтҗанов (1893 елда туган) тарафыннан 1965 елны Казан галимнәренә күчереп җибәрелгән9. Нәсел шәҗәрәсенең тексты Урал буе татарларының этник тарихын ачыклауда мөһим чыганакларның берсе булуын искә алып, аның бераз гына кыскартылган вариантын киң катлау укучылар өчен тәкъдим итәбез: «Әмма Чыңгыз хан пәйгамбәр галәйһиссәламнең күчмәк тарихындан соң биш йөз дә кырык тугызынчы йылда — дуң-гыз йылында зөлкагъдә айында анадан тугъды. Андыйн соң йитмеш ике йыл гомер кичүрде. Унөч йәшендә ханлыкга ул-тырды. Чыңгыз ханның ултурган йире Кытайда ирде. Тарих йитмеш ике йылда, дуңгыз йылында, мөбарәк рамазанның ундүртенче көнендә дөнйадан күчде. Чыңгыз ханны эсти барган бәкләрнең исемләре әүвәл... Ушин Майкы, йәнә икенчесе Калдар, өченчесе Урдач, дүртенчесе Кыбчак, йәнә бишенчесе Тамйан, йәнә алтынчысы Кирәйет, йәнә йиденчесе Буртак, йәнә сигезенчесе Тимер Котлы, йәнә тугызынчысы Мутйан, йәнә унынчысы Тамйан, йәнә йулда калганларның бәкләрнең берсе Коңгырат, йәнә уникенчесе Катай, унөченчесе Сәлҗүд, йәнә ундүртенчесе Кыйат. Йәнә буйларның һәр берсүн баубау кылуб оранлар вә агачлар бойурды. » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.92 «Безнең башкорт халыклары шулар нәселендәндер һәм Урдач бигә Чыңгыз хан әйде: синең агачың кайын булсын, кошың карчыга булсын, ораның Алайыч булсын, тамгаң


«кош кабырга» булсын! Шәһре Болгарга килгән сәхабәләрдән: әүвәл Зәбир бине Җәгъдә, икенчесе Хантал бине Рәбига, өченчесе Габдерахман бине Зәбир. Ул заманда Шәһре Болгарда Айдар хан икән. Аңа сәха-бәләр әйдиләр: ни ахыр заман пәйгамбәре Мөхәммәд Мостафа салиаллаһи галәйһиссәлам йибәрде, сезләрне ислам диненә өндәр өчен. Хан әйде, бик яхшы булыр, безләрнең бер сырхау кызымыз бар, ул сәламәт булса без һәм мөселман булырым. Сәхабәләр: безгә бер йәш йафрак килтүр,— дип. Хан әйде: бу кыш көнендә йәш йафракны табарга мөмкин түгел. Шул хәлдә Зәбир бине Җәгъдә үзенә тапшырылган кара савытыны хан алдына куйды, кәнә Хантал бине Рәбига үзенә тапшырылган тайагын бисмилла ирлән кара савыты өстенә куйды, кәнә Габдерахман бине Зәбир үзенә тапшырылган чалманы тайак өстенә бисмилла берлән куйды. Шул хәлдә Аллаһу Тә-галянең кодрәте берлән мәзкүр тайак ботаклы йыгач (агач.— M. Ә.) булды. Ботаклары йафрак илә тулды. Ул йафракны алып ханга тапшырдылар. Шуның соңында мәзкүр хан кызы сәламәт булды, бу кәраматларне күреп, ул хан үзенең рәгый-яте (халкы.— M. Ә.) берлән мөселман булды. Шуның соңында Айдар хан мәзкүр кызны Хантал бине Рәбигага никахландырды. Андыйн бер угыл тугъды. Аны Мөхәммәтәмин атадылар. Атасы, ул һәм хан булды. Асыл нәсәбләре: әүвәл Коңгырат, йәнә аның углы Урдач, аның углы Сатугали, аның углы Сәнкысын, аның углы Казаннар, аның углы Сак, аның углы Әпәртчә, аның углы Әзбирде, аның углы Төнчура, аның углы Тулбай, аның углы Чабчакай, аның углы дүрт пар. Йөрембай Кинҗә углы. » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.93 «МЕҢ КАБИЛӘСЕНӘ НИСБӘТЛЕ ШӘҖӘРӘЛӘР Мең кабиләсе яки ырулары шәҗәрәләре турында сүз куз- гатканчы, башта Мең кабиләсе турындагы тарихи хәбәрләргә тукталып үтү кирәк булыр. Мең кабиләсе һәм аның этнонимы татарла3га кардәш булган үзбәк1, казакъ (Мың Җүз)2, нугай (Мынъ/, хакас (Мунъ-Аари)4 һ. б. терки халыкларда мәгълүм. Мең кабиләсе халкы Батый хан гаскәрләре белән килә һәм 1243 елны Алтын Урда дәүләтен төзүчеләрнең берсе бу-ла. Яңа дәүләт төзелгәч, Батый хан аның башкаласы итеп Идел буенда кечкенә генә шәһәр булып калган Шәһре Болгарны сайлый. Болгар шәһәре башкалага әверелгәч үсә, төзекләнә. Бу шәһәр һәм аның тирә-ягында яшәгән болгар һәм суар, Юрматы кабиләләре янына татар кабиләләреннән — Коңгырат, Мең,


Кыят Табын, Уйшин (Шөн), Бәдрәк һәм баш-каларның ырулары да килеп утыралар. Тел материалларына караганда, татарлар килгәнче бу тирәләрдә кыпчаклар һәм угызлар кебек татарларга иң якын кабиләләр булуы да шик тудырмый. Яңа дәүләт яңа югарылыкта милләт-халык оешу процессы-на стимул бирә. Инде 1243 елга кадәр үк кыпчак һәм угызла-тәэсирен кичерә башлаган болгар телле кабиләләр татарла шуга йөз тоталар. Бу процессның барышы 1280—1359 еллардагы Урта Иделдәге мөселман эпиграфикасының теленә лингвистик анализ ясау юлы белән ачыкланды5. Кайбер совет һәм рус тарихчыларының татарлар болгар-ларны кырып бетерделәр дип язулары фәкать уйдырма гына булып калды. Татарлар болгарларны кырып бетермәгән һәм, 120 еллар чамасы аларның телләрен дә тыймыйча, иректә калдырганнар. Ләкин Урта Азия якларында болгарлардан да алда ислам кабул итеп, мәдәниятләрен ал ардан да югары күтәрүгә иреш-кән татарлар болгарлар белән тыныч яшиләр. Шәһәрләрдә татар теле, рәсми дәүләт һәм аралашу теле буларак яшәп, болгар теленә көчле тәэсир итә. Татар теле зур, матур һәм дини әдәбият хәзинәләренә ия була. Болгар шәһәре тирәләренә утырган болгар авылларына да татарлар килеп утырып, ике тел йогынтысында ясалган авыл исемнәре барлыкка килә. Моны без кабер ташы материалларындагы фактларга нигезләнеп әйтәбез. Мәсәлән, Болгар шәһәре каберлекләрендә табылган болгар телендәге ике ташъязма текстта шушы про- » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.103 «цесска дәлил булган ике факт бар. Аларның берсе 1309 елга караган эпитафик текстта сакланган. Андагы язмада «Мун Cyар йали», ягъни «Мән Суар авылы» фразасын аерып алдык6. Монда Мун//Мән татар этнонимы, Суар - Суар кабиләсе (болгар) этнонимы, йали — болгар телендәге авылы дигән сүзгә тәңгәл килә. Болгар теленең йал сүзе бүгенге чуваш һәм мари телләрендә әлегәчә авыл мәгънәсендә кулланыла. Каберташ язмасында мун сүзе иренләштерелгән «у» авазы белән язылган. Нугай телендә бүгенге көндә мынъ дигән фор-мада саклана. Татар телендәге әйтелештә аның мән, мен, мең, менг рәвешләревариантлары кулланыла. Чувашча мең сүзен пин дип әйтәләр. Болгар шәһәре җимерекләре арасында табылган 1329 елгы таштан «Мун Бүләр йали» дигән фразаны


китерәбез7. Бу текстны беркадәр төзәтеп укуны кирәк таптык. Аны безгә хәтле укучылар Мун Бүләр Бәлим ар дип таныганнар. Ләкин мондагы Бэлим ар сүзенең язылышында беренче хәрефнең ноктасы бозылганлыгы шәйләнә, мим хәрефе күренми, сүз ахырындагы ли бик ачык укыла, ә инде ар сүзе моннан соң килә торган Әхмәт исеменең компоненты, ул «Әрәхмәт» дип укылырга тиеш, бүгенгечә әйтсәк, Ир-Әхмәт була инде. Без шушы төзәтмәләр нигезендә «Бәлим» сүзен йали, ягъни авылы дип уку ягында торабыз. Икенче мисалыбыз, шулай итеп, Мөн-Буләр авылы дип аңлана. Димәк, кабер ташлары болгар авылларының бу дәвердә татарлардан һәм болгарлардан торганлыгын раслыйлар. Моңа охшаш хәлне без Казан артындагы Олы Җәке авылында сакланган (1552 ел) «Ике Дабын-Йэкемезди Суфый углы Харакай» эпитафик язмасында да күрәбез. Бүгенге көндә борынгы Йэке авылы исеме Җэке рәвешендә әйтелә. Шулай итеп, Алтын Урда дәверендә Болгар олысында Мең кабиләсенең эзләре эпитафик язмаларда яхшы сакланган. Археограф Сәйет Вахидиның кулына кергән документлардан хәзерге Татарстанның, Актаныш районындагы Меңнәр авылының бүгенге Лаеш төбәгенә караган Кабан авылыннан күчеп утырган булуы ачыклана8. Бу кабиләнең барлыкка килүе нигездә Нугай Урдасы та-рихы белән тыгыз бәйләнештә була. Әлбәттә, аны барлыкка китерүче кавемнәрнең тарихы Мең кабиләсе оешканчы ук булган, ләкин андагы дәвердә әлеге җәмгыятьне төзүчеләр икенче исемнәр белән атап йөртелгән »— Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.104 «6 шш Татар язма чыганакларында Мең этнонимы «Дәфтәре Чыңгызнамә» әсәрендә искә алына9. Шул хакта язылган хәбәр: «Андин Чыңгыз хан Урдаҗ бигә әйде: «Әй, Мең садаклы Урдаҗ, ягъни бең тимәклик андин калды». Урдаҗ би гаять тә бай кеше ирде. Орышка чыкар булса, мең садаклы кеше берлән чыкар ирде. Чыңгыз хан Урдаҗка әйде: «Синең агачың каен булсын, кошың карчыга булсын, ораның «Алач» булсын, тамгаң «кош кабыргасы» булсын»,— тиде, сыйфаты будыр». Мең кабиләсенең шәҗәрәләре татар халкында берничә версиядә мәгълүм һәм аларның һәрберсендә дә төп баба булып Урдаҗ би тора. Шунлыктан Урдаҗ би исеме белән бәйле булган шәҗәрәләрнең барысын да Мең кабиләсенә яки ыруына бәйләргә мөмкин. Урдаҗ бинең татар тарихчыларына мәгълүм шәҗәрә текстлары түбәндәге тәртиптә бара. Күренекле тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани кулъязмалары


арасында бер иске текст саклана, ул 1860 елларда гарәп гра- фикасында язылган: «Урдаҗ би. Аның углы Татбуга би. Аның углы Санкысин би. Аның углы Казаннар би. Аның углы Сакый би. Аның углы Сарун би. Аның углы Мең Болыт би. Аның углы Гали би, берсе Икшер би, берсе Бәшар би. Гали бинең углы Иклек би. Иклек бинең бер углы Ходай-бак би, берсе Өҗкортык би, берсе Абыз би, Өҗкортык углы Чүплек би. Чүплек бинең бер углы Йайык би, берсе Кадыйр би, берсе Миңле би, берсе Идүл би»10 . Күренекле татар тарихчысы Һади Атласи кулында да шә- җәрәнең бер кулъязма тексты була. Ул аны үзенең «Казан ханлыгы» исемле хезмәтендә файдалана11; һ. Атласи кулъязмасы Әлмәт һәм Бөгелмә төбәкләрендә табылуы мөмкин. «Урдаҗ би, аның углы Кучкары би, аның углы Агым би, аның углы Исән би, аның углы Шөгер би, аның углы Мәхмүт би, аның углы Җилдар би, аның углы Җәгъфәр би, аның углы Исхак би, аның углы Тайшан би, аның углы Кадер би, аның углы Хәсән би, аның углы Болыт би, аның углы Болгак би, аның углы Сакым би, аның углы Саңгусин би, аның углы Сатылган би, аның углы Сасбога би, аның углы Гәрәй би. Аның өч углы бар иде: Олуг углы Чупай би, икенче углы Кортка би, өченче углы Бикмус би. Аның углы Казанфар би. Аның углы дүрт: берсе »— Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.105 «Ңдел-Урал буе татарларының этник тарихына карата фикерләр 107 Куҗа Бакый, икенчесе Байбакты, өченчесе Дистан, дүртенчесе Кодаш би...» (текст кыскартып басылды.— M. Ә.). Бу ике текстны чагыштырып карасаң, аларның бер нәселнеке булуы шөбһә уятмый. Ләкин шәҗәрә, борынгыдан язылып килмичә, телдән яшәгән һәм XIX гасырда гына язуга теркәлгән. Текст лексик, морфологик һәм фонетик яктан саф татар телендә язылган. Мең шәҗәрәсенең бер нөсхәсе Башкортстан Республика-сының Благовар районы Сарайлы авылында табыла. Аның кулъязмасы 22 х 35 см зурлыктагы 74 кәгазь битен берләштергән катыргы тышлыклы дәфтәрдән гыйбарәт. Дәфтәрнең битләре күбесе төптән купкан, кырыйлары нык таушалган, хәзер теткәләнергә торалар. Аның һәр бите язып тутырылган. Дәфтәрнең баштагы өлеше каурый каләмнәр белән язылган текстлардан гыйбарәт. Карасы имән кайрысыннан ясалган булган. Соңыннан тимер каләм, карандашлар белән төрле ха-рактердагы язмалар теркәлә башлаган. Алар елъязма характерында булып, үлемкитемне, туучыларны, никахлашучыларны, табигать


хәлләрен, бәла-казаларны һ. б. теркәү төсендә бирелә. Еш кына мөнәҗәт, бәет, дини хикәят сюжетлары да аерым битләрдә сакланып калган. Төп шәҗәрә Адәм галәйһиәссәламнән башланып, төрек солтаннары, Иран шаһлары, пәйгамбәрләр нәселләренә тар-макланып китә. Соңыннан хәлифәләр чылбыры аркылы Баба Төкләс әүлиягә җитеп, Нугай Урдасы әмире Идегәй би һәм аның нәселен XX гасыр башларынача барлый. Түбәндә шәҗәрәнең Адәм галәйһиәссәламнән башлап Иде-гәй нәселен бәян иткән тармагын хәзерге татар графикасына күчереп бирәбез. Мец шәщәрәсенец Сарайлы авылы тексты «1 буын. Атабыз Адәм галәйһиәссәлам 2 буын. Сирьяни теленчә Һибәтулла Шиш галәйһиәссәлам 3 буын. Мәһлаһәл 4 буын. Әсәрд 5 буын. Әхнух вә һодад рәис галәйһиәссәлам 6 буын. Әнуш 7 буын. Кайнан 8 буын. Мәтәвешләх » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.106 «08 шш 9 буын. Малик Гәрәй 10 буын. Сам 11 буын. Арефихшәд 12 буын. Шалех 13 буын. Габер 14 буын. Фалигъ 15 буын. Аргын 16 буын. Саруга 17 буын. Насур 18 буын. Азар 19 буын. Ибраһим бәни галәйһиәссәлам Ибраһим нәбинең мөддәт гомре ике йөз ел иде. Бәни Адәмдән әүвәл аның сакалы акарды. Нәмруди вә Халикый динә ул дәгъвәт итде. Нәмруди ләгыйн кабул итмәде. Хәзрәте Ибраһим галәйһиәссәлам санычка куйып уда (утка.— M. Ә.) атды. Уд кяр әйләмәйүб гөлстан улды. Буның турында Таба-рида мәстүрдур. Вә Аллаһу әлълам. Ибраһимның угыллары: Тишан, Мәдин, Вәрҗан, Инсак, Исхак, Шух, Суҗ, Исмәгыйль бәни галәйһиәссәлам. 20 буын. Хуҗаб (Исмәгыйль бәни галәйһиәссәлам улы) 21 буын. Кайдар бине Хуҗаб 22 буын. Инәбәт 23 буын. Йашхәб 24 буын. Луб 25 буын. Әс-Самыйгъ 26 буын. Әддәд 27 буын. Әдбән 28 буын. Гаденән 29 буын. Мөгад 30 буын. Нозәд 31 буын. Мосхәр 32 буын. Ильйас 33 буын. Садәркә » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.107 «Ңдел-Урал буе татарларының этник тарихына карата фикерләр 109 34 буын. Хәдими 35 буын. Канәнә Канәнәнең биш углы вар иде: Насыйр, Габделмәннан, Го-мәр, Мәлкән, Малик, Рабигъ бине Мәкрүм Кимәһләрдән гарәп иде. Инкыйраз дәүләт мәрүринан аның заманынди иде. Вә Аллаһу әгъләм. Тәмам. 36 буын. Нәзбәрә Корайыши 37 буын. Малик 38 буын. Фәһер 39 буын. Лугунә 40 буын. Галиб 41 буын. Ләүи 42 буын. Кагаб. Кагабның ике улы: Гади һәм 43 буын. Мәррә. Мәррәнең ике улы: Кылаб һәм 44 буын. Камир 45 буын. Сәгыйдь 46 буын. Кагаб 47 буын. Гомрә 48 буын. Гамир 49


буын. Әбү Кохафә Әбү Кохафәнең ады Госман иде. Туксан ел гомер сөрде. Хәзрәте Гомәр хәлифәтендә вафат итте. 50 буын. Әбү Бәкер сиддыйк разый уллаһе ганһе. Хәзрәте Әбү Бәкер сиддыйк ике ел, дүрт ай пәйгамбәрдән соңра хәлифәт сөрде. Алтмыш өч ел дөньяда дере улды. Ан-дин соңра дарелфанадан да рел бакайа милкенә сәфәр итде вә Годан оҗмаһында мәкам дотды. Разыйуллһе ганһе әнвәрел гашыйк. Тәмам вә Аллаһу әгълам. Әбү Бәкер разый уллаһе ганһеның дүрт углы вар иде, олуг углы Мөхәммәд, икенче Габдулла, өченчесе Габдрахман, дүртенчесе Мәхмүд. Вә Аллаһе ӘГЪЛӘМ. 51 буын. Мөхәммәд солтан Мөхәммәд Мисыр шәһәрендә солтан булды бер калайа. 52 буын. Солтан Кагаб Ул солтан Кагаб Шам шәһәрендә падишаһ булды. » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.108 «53 буын. Солтан һармәз 54 буын. Солтан Халид Сарсарда падишаһ булды 55 буын. Солтан Вәлит Ул һәм Сарсарда падишаһ булды. 56 буын. Солтан Кайдар Ул һәм Сарсарда падишаһ булды. 57 буын. Солтан Мәүлүд Солтан Мәүлүд Сарсарда падишаһ булды. 58 буын. Солтан Әбүлгас Солтан Әбүлгас Антакида падишаһ булды. 59 буын. Солтан Сәлим Солтан Сәлим һәм Антакида падишаһ булды. 60 буын. Солтан Садаф Солтан Садаф Сарайубда падишаһ булды. 61 буын. Солтан Госман газый Солтан Госман Мәдинәдә падишаһ булды. 62 буын. Солтан Галәэтдин Солтан Галәэтдин Кыстантада падишаһ булды. 63 буын. Солтан Җәләлетдин Солтан Җәләлетдин Кыстантада падишаһ булды. 64 буын Солтан Баба Төкләс Солтан Баба Төкләс Кәгъбәдә падишаһ булды. Әмма Баба Төкләс Кәгъбәнең йанында йатур вә бере Өргәнечдә йатур*, бери Кырымда Өч Үтлүкдә йатур. Баба Төкләснең бер риваять берлән углы бар иде. Беренең аты Габбас ирде, Кәгъбәнең уң йанында йатур. Беренең аты Габдерахман хуҗа торур. Ул дәхи Кәгъбәдә йатур, вә беренең аты Тирмә торур, ул Идел буунында хасыйл булдый. 65 буын. Тирмә хан Тирмә хан Идел буунында хасыйл булды. 66 буын. Кырынчы би * Сарайлы текстында бу урында «Баба Төкләснең өч улы бар ирде» дигән фраза төшеп калып, текст аңлашылмый торган хәлгә килгән. Бу хакта кара: Кадыргали Җалайыр. Шежирелер жинагы.— Алматы, 1997.— 117 б. » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.109 «Ңдел-Урал буе татарларының этник тарихына карата фикерләр 111 67 буын. Ислам Кыйа солтан 68 буын. Кадер


Кыйа солтан 69 буын. Котлы Кыйа солтан Котлы Кыйаны Урыс хан шәһид кыйлдырды. 70 буын. Идик би, рәхмәтуллаһи галәйһе 71 буын. Чалбак хан Чалбак хан тарихның биш йөз ун икенче елда Сарайчык шәһәринә варып хан булды. Кырык сигез йыл хан булды. Тарихның биш йөз алтмышынчы йылда вафат булды. Йит-меш йыл гомер сөрде. Тәмам. 72 буын. (Чалбак хан углы) Мең садаклы Урдач би Мең садаклы Урдач бигә Мең әйтмәк бик андыйн калды. Урдач бине айтә: (?) бай кеше ирде. Орышка чыкар булса мең садак кеше берлә чыкар ирде. Чыңгыз хан Урдачыга әйде: синең агачың кайын булсын, кошың карчыга булсын... әйтде, сыйфаты... 73 буын. Казанфар би Олуг углы Куҗабакты, икенче углы Дистан, өченче углы Байбакты, дүртенче углы Кадаш би » — Ахметзянов М.И., Ногайская орда: Историческое наследие татарского народа стр.110


Turn static files into dynamic content formats.

Create a flipbook
Issuu converts static files into: digital portfolios, online yearbooks, online catalogs, digital photo albums and more. Sign up and create your flipbook.