y .c
Бер шәһәрчекнең ямь-яшел урамында тупыл яфракларына күмелеп зур булмаган ике катлы йорт утыра. Бу гап-гади йорт, ләкин монда бик күп малайлар һәм кызлар яши, ә араларында иң шугы - Хәмзә. Хәмзәгә җиде яшь. Аның дуслары күп – Рәсүл, Йосыф, Денис һәм башкалар. Малайлар күп вакытларын бергә уздыралар, төрле уеннар уйлап табып, идән астына төшәләр, чорма башларына менәләр, ә кайвакытта бергә шаярып та алалар. Ләкин иң якын дусты итеп Хәмзә Мөхәммәд бабайны күрә. Малайга берәр сорау, аңлашылмаган мәсьәлә буенча җавап кирәк булганда, ул: – Мөхәммәд бабай! – дип аны чакыра. Бу ишегалдында һәр иртә бертөрле башлана: беренче булып ишектән Мөхәммәд бабай чыга. Ишегалдына чыгып утыргач, кулына атналык газетаны алып, ул, бер хәрефен дә калдырмый, аны укып чыга. Аның артыннан Хәмзә йөгереп чыга – яңа көн туганын хәбәр итеп, аны кояшның беренче нурлары уята. Малай Хәмзә бабай янына килеп утыра, аның борынындагы сипкелләр кызыл-сары булып күренә. Бабай белән Хәмзә арасындагы дуслык песи балалары белән бәйле вакыйгадан соң аеруча ныгыды.
.d o
3
m
w
o
o
c u -tr a c k
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
.c
y .c
4
.d o
Хәмзә гафу итәргә өйрәнә
m
w
o
o
c u -tr a c k
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
Бер көнне Хәмзә, гадәттәгечә, күтәренке кәеф белән уянды – малай Аллаһ тарафыннан бирелгән һәр көннең кадерен белергә өйрәнгән иде. «Чормага менеп карыйм әле: бәлки Мыраубикә песи малайлары алып кайткандыр?» – дип уйлады ул. Мыраубикә – урам песие, аны бар балалар да ярата. Хәмзә коридорга йөгереп чыкты – анда чормага илтүче баскыч бар иде. Әлеге баскычтан менеп, ул башын чорма ишегенә тыкты да песине чакыра башлады: – Пес-пес-пес! Беренче чакырудан ук гел аның янына йөгереп килә торган песине көтеп арыгач, малай чорманың эченә ук узды һәм шунда Мыраубикәне күреп алды. Песи чорма чатында калдырылган иске чүпрәкләр өстенә җәелеп яткан хәлдә бик канәгать мырлый иде. Аның йөзендә рәхәтлек чалымнары сизелә. – Мыраубикә! – дип шаккатты Хәмзә һәм тиз генә аска төшеп, ишегалдына йөгерде. – Мыраубикәнең балалары бар! – дип кычкырды ул. Урам себерүче Рөстәм абый гына кашларын җыерып, сорады: – Ничәү? – Биш, биш! – шатлыгыннан малай бер урында сикерә башлады. – Бакчага алып китәргә кирәк, монда мәче туе ясап ятасы юк! – дип мыгырдады Рөстәм абый. Хәмзә туктап калды. Урам себерүченең сүзләре аның шатлыгын бер мизгелдә чәлпәрәмә китерде. Ул тиз генә борылды да Мыраубикә янына йөгерде. – Бирмим! – дип кабатлады ул кат-кат. Хәмзә көне буе диярлек мәче янында утырды. Ул аңа сөт салып бирде. Мыраубикәнең балаларын карап, сөтне бер-ике тамчы гына капканын күреп, малай бик
.c
y .c
борчылды. Кичен чормадан төшкәч, Хәмзә әнисе белән сөйләшергә теләде: урам себерүчедән саклап калыр өчен, ул әнисеннән песиләрне вакытлыча өйгә алып кайтырга рөхсәт сорамакчы иде. Ләкин малай өйгә кайтканда соң иде инде, әнисенең арыганлыгын белеп, Хәмзә әлеге сөйләшүне киләсе көннең иртәсенә калдырырга булды. Ул озак кына йоклап китә алмый интекте – аңа урам себерүче түбәдә йөри кебек тоелды. Борчылудан тәмам арып, ул, ниһаять, йоклап китте. Кояш нурлары тупылларга кагылуга ук, Хәмзә күзләрен ачып җибәрде һәм, Мыраубикәне исенә төшереп, сикереп торды. Бер минут та узмады, ул инде чормага менеп җиткән иде. Мыраубикә яткан урынга килгәндә, Хәмзәнең йөрәге дөп-дөп типте, ләкин анда инде берни дә юк иде. «Бәлки Мыраубикә балаларын үзе алып киткәндер?» – дип уйлады ул, як-ягына каранып, ләкин шул вакытта аның карашы аска – ишегалдына төште. – Шырк, шырк, – дигән тавышлар килә иде аннан: Рөстәм абый себеркесе белән себерә иде. Кинәт ул туктап, җыерылган кашлары астыннан чормага караш ташлады һәм, малайны күреп, борылырга ашыкты һәм янә эшенә кереште. «Аның эше!» – дип уйлады Хәмзә, күз яшьләреннән аның бугазына төер тыгылды һәм ул көчсезләнеп идәнгә утырды. Күз алдына коточкыч сурәт килде: имеш, Рөстәм абый песине балалары белән беркем яшәми торган бакчада калдырып китә... – Гомеремдә гафу итмим! – дип пышылдады Хәмзә, яшьләрен йота-йота. Көне буе аны урамда беркем күрмәде. Икенче көне подъезддан чыгып килгәндә, Мөхәммәд бабай гаҗәпләнүеннән авызын гына ачты: сарайлар түбәсенә карачкы ясап куелган иде. Якынрак килгәч, ул анда: «Рөстәм абый» дигән язуны укыды. «Эх, бу малайны!» – дип, хәлнең нидә икәнен аңлап
.d o
5
m
w
o
o
c u -tr a c k
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
.c
y .c
6
.d o
m
w
o
o
c u -tr a c k
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
алды карт, Рөстәм абыйның мәчеләрне алып китәргә кирәклеге турында әйткән вакытта Хәмзәнең күзләрен исенә төшереп. Олылар малайның әлеге эшен «чәйниләр» иде. Берәүләр көлеп караса, икенчеләре аны әрли иде. – Менеп алырга кирәк инде! – диештеләр алар, кызлар гына карачкыга бармак төртеп көлеште. – Күрсәм, бирәм мин аның кирәген! – диде күрше подъездда яшәүче сантехник Толя абый. – Кирәкми! – диде Мөхәммәд бабай урамда җыелганнарга. – Мин малай белән үзем сөйләшермен. Бераздан карачкыны түбәдән алып ташладылар, Рөстәм абый аннан соң әле бик озак кәефсез йөрде. Мөхәммәд бабай Хәмзәне бер җирдә дә таба алмады. Кич җиткәч кенә ул аны йорт артында күреп алды – бүрәнәләргә утырган Хәмзә рогатка ясый иде. – Синең яныңа утырсам, каршы килмисеңме? – дип сорады карт. – Миңа нәрсә соң, утыр, – диде Хәмзә, ату коралын тиз-тиз ясап бетерергә тырышып. – Пычагың үтми ич, – диде Мөхәммәд бабай. – Әйе, – дип ризалашты малай, – бөтенләй үтмәс булган. – Күзләренең кырые белән генә бабайга карап, ул аңа серен чиште: – Бетерәм дә түбәгә менеп, һәр иртә саен Рөстәм абыйга ата торган булам! – Син нәрсә?! – дип гаҗәпләнде карт. – Шәп уйлап таптыммы? – Хәмзәнең күзләре сугышчыныкы кебек ялтырап куйды, ул рогаткасын кулына алды да төбәгән рәвеш ясады. – Песиләрне ничек кыерсытырга икәнен белер! – Син Рөстәм абыйга бик ачулымы? – дип сорады Мөхәммәд бабай, бераз дәшми торгач. – Әлбәттә! – диде Хәмзә. – Ул песи балаларын алып китте, шуның өчен мин үч алачакмын!
.c
y .c
– Әйе, ул бик начар эшләде. Ләкин Аллаһтан курыкса, ул беркайчан да алай эшләмәс иде, – диде карт, – ничек кенә булмасын, аны Аллаһ кына җәзалый ала. – Ул чормага мин йоклаганда кергән, – дип әйтте Хәмзә, кашларын җыерып, – качып кына, карак кебек! Аллаһ аны җәзаласын иде! – Тукта, тукта! – дип тынычландыра башлады аны Мөхәммәд бабай, – безнең беребез дә икенчебезгә начарлык теләргә тиеш түгел! Аллаһ кешене үзенә начарлык кылганнарны җәзалар өчен түгел, яхшылык эшләр өчен яраткан! Әйт әле, – ул игътибар белән Хәмзәнең күзенә карады, – син кешенең батуын күрсәң, аңа кул бирәчәксеңме? – Әлбәттә! – дип җавап бирде Хәмзә. – Монда да кеше бата, аңлыйсыңмы? – Юк. – Ул үзенең гөнаһларында, шәйтан вәсвәсәсендә бата, ул буталган. Хәмзә бер сүз дәшмәде. – Гаделсезлек күрсәң, нәрсә эшләргә кирәк? – Җәзаларга, – дип шунда ук җавап кайтарды Хәмзә. – Килешәм, – диде карт, – ләкин син бер нәрсәне исәпкә алмадың, – ул торды да бүрәнәләр арасыннан йөри башлады, – син Рөстәм абыең өчен сайлаган җәза аны үзгәртер микән? Аннан соң ул хайваннарга карата миһербанлырак булырмы? – Юк, – дип борын астыннан гына җавап бирде Хәмзә. – Ул тагын да усалрак булачак, килешәсеңме? Хәмзә килешеп башын селкеде. – Димәк, синең гамәлләрең бернинди нәтиҗә бирмәячәк, киресенчә генә! Карт малай янына утырып, аны җилкәләреннән кочаклап алды да тыныч кына әйтте: – Рөстәм абыеңның куркыту сүзләрен ишеткәч, син, ачуланып, китеп барырга тиеш түгел идең! Чын мөселман
.d o
7
m
w
o
o
c u -tr a c k
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
.c
y .c
8
.d o
m
w
o
o
c u -tr a c k
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
буларак, син аңа дөрес гамәл кылмавын аңлатырга тиеш идең. Мыраубикә – ишегалдындагы һәркемнең мәчесе бит, аны бөтенесе ярата. – Ләкин мин бит аңа бик ачуландым! – Килешәм, ул сине бик каты кыерсытты, үпкәләтте. Ләкин без, кешеләр, бер-беребезгә карата шәфкатьле булырга тиешбез. Аллаһ та Рөстәм абыйны әлеге гамәле өчен шунда ук җәзаламады, ә бит Аллаһ аңа теләсәнинди җәза бирә ала иде. Ә син, кечкенә малай була торып, аннан үч алырга телисең! Хәмзә бер сүз дә дәшмәде, аның куллары гына бераз әкренрәк эшли башлады. – Әйдә, мин сиңа чынбарлыкта булган бер хикәя сөйлим, – дип тәкъдим итте карт, – начарлыкка начарлык белән җавап бирергәме, әллә аларны кичерергәме икәнлеген син аннары үзең хәл итәрсең. Хәмзә чак кына башын чайкады. Бераз дәшми торгач, Мөхәммәд бабай сүзен башлады. – Якуб Пәйгамбәр Израил шәһәрендә туган һәм шунда яшәгән. Аның 12 улы булган. Иң кечкенә улын - Йосыфны ул барыннан да күбрәк яраткан. Малай туар алдыннан Җәбраил фәрештә Якуб янына килеп, болай дигән: – Синең бик матур бер малаең туачак. Йосыф бик акыллы һәм киң күңелле малай булып үскән. Әтисе аңа карата аеруча назлы булган. Моны күргән абыйларының йөрәкләре ачу һәм көнләшәү хисе белән тулган. Беркөнне Йосыф хикмәтле бер төш күргән. Төшендә 11 планета, кояш һәм ай аңа хөрмәт күрсәтеп баш игәннәр, ди. Малай үз төшен әтисенә сөйләгән, Якуб пәйгамбәр исә Аллаһның улына кешеләр арасында аерым – хөрмәтле урын насыйп итүен аңлаган. «Ул минем кебек үк пәйгамбәр булачак!» – дип уйлап куйган Якуб, һәм, олы абыйлары аңа начарлык эшләр дип, малайга төше турында беркемгә дә сөйләргә рөхсәт бирмәгән.
.c
y .c
Шул көннән әти кеше малаена карата тагын да игътибарлырак була башлаган. Үз мәшәкатьләренә чумган ата олы улларының ярсуы көннән-көн арта баруын сизмәгән. Көн артыннан көн уза торган. Абыйлары Йосыфка каршы бер әшәкелек уйлап табалар. Шәйтан аларның күзләрен күрә алмау хисе белән томалый, колакларына кече энеләрен үтерү уен пышылдый. Моңа алмашка ул аларга әтисенең мәхәббәтен вәгъдә итә. Абыйлары әтиләре янына килеп, кече энеләрен үзләре белән һава суларга алып чыгарга рөхсәт сорыйлар. Әтиләреннән рөхсәт алгач, алар малайны чүлгә алып барып, тирән коега ташлыйлар. – Чыгарыгыз мине! – дип, яшьләренә буылып, кычкыра кечкенә Йосыф, ләкин абыйларының ераклашкан адымнары гына ишетелә. Кайткач, абыйлары әтисенә кайгылы хәбәр җиткерә: – Әти! Без алай булыр дип уйламадык, теләмәдек, ләкин синең яраткан улыңны саклап кала алмадык! Без чүлдә уйнап, йөгереп йөргәндә, Йосыфны бүре тотып алды һәм ашап бетерде. Аның нибары күлмәге генә калды... Якуб Пәйгамбәр олы улларының сүзләрен кабул итми, аларга ышана алмый, ул Аллаһка күбрәк дога кыла башлый, әлеге кайгыны кичерергә көч сорый. Аллаһ Йосыфны ялгызын калдырмый. Кәрван белән үтеп барган сәүдәгәрләр аны коедан чыгара. Су алырга дип коега иелгәч, алар анда малайны табалар. Сәүдәгәрләр аны Мисырга алып китәләр, анда Йосыфны Мисыр җитәкчесенә саталар, ул аны улы булыр дип өметләнеп ала. Шулай еллар үтеп китә. Йосыф Мисыр патшасы йортында яши, ул зур үскәч, Аллаһ аңа сынау җибәрә. Йосыфны нахакка гаепләп зинданга ябалар, анда ул озак елларын үткәрә. Ирегеннән мәхрүм ителгән вакытында егет күп итеп дога кыла, аның белән бергә яшәгән ике тоткын, аның диндарлыгына шакката.
.d o
9
m
w
o
o
c u -tr a c k
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
.c
y .c
10
.d o
m
w
o
o
c u -tr a c k
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
.c
y .c
Якуб улы белән очрашуга бер дә өметен өзми, ул Аллаһка һәр нәрсә өчен рәхмәтле була. Тик көне-төне яшь түгүдән аның күзләре сукырая. Зинданда Йосыфның төш юрау сәләте ачыла. Күршесенең бер төшен ул болай юрый: – Син падишаһның колы булып, аны шәраб белән сыйлаячаксың, - ди һәм шул кешегә үзенең йомышын да әйтә: – Зинданнан чыккач, падишаһка җиткер: мин монда гаделсезлек аркасында эләктем. Тоткын аның гозерен җиткерергә сүз бирә, ләкин зинданнан чыгу белән үк вәгъдәсен оныта. Шулай итеп Йосыф төрмәдә тагын берничә елын үткәрә. Беркөнне падишаһ үзенең сараендагы галимнәрне чакырып ала. Алардан: – Минем төшемә җиде таза һәм җиде ябык сыер керде. Тазалары ябыкларын ашап бетерде. Сезнең кайсыгыз бу төшне юрый ала? – дип сорый. Ләкин берәү дә падишаһка җавап бирә алмый. Һәм шул вакытта аның хезмәтчесе Йосыфны исенә төшерә һәм аның турында падишаһка хәбәр итәргә ашыга. Падишаһ аңа күргән төшен сөйләргә куша, Йосыф аны болай юрый: – Беренче җиде ел уңышлы,аннан соңгы җиде ел уңышсыз булачак. Шуңа күрә авыр көннәр өчен орлык аерып калдырмасагыз, Мисыр халкы ачлыктан интегәчәк. Падишаһ зирәк Йосыфны бик ошата һәм аны үзенең хезмәтчесе итеп калдыра. Йосыф зинданнан чыгарыла һәм падишаһ казнасында эшли башлый. Җиде ел узып, патша сарайлары орлык белән тулгач, Мисырга һәм аның янындагы башка җирләргә корылык килә. Бу афәттән күп кеше зыян күрә, үзенә ризык табар өчен алар чит илләргә юнәләләр. Мондый авыр көннәрдә Мисырның ашлыкка бай булуы турында сүз
.d o
m
w
o
o
c u -tr a c k
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
11
.c
y .c
12
.d o
m
w
o
o
c u -tr a c k
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
еракларга тарала – ачтан үлмәс өчен кешеләр гаиләләре белән монда килә башлый. Йосыфның ачлыктан интеккән абыйлары да бер көнне Мисырга килә. Орлыкны бүлү өчен җаваплы Йосыф каршына килеп баскач, ул абыйларын шундук танып ала, ләкин агайлары кече энеләрен танымыйлар. Ә Йосыф аларны таныганын сиздерми, бары тик орлыкның тиешле күләмен үлчәп бирә. Кечкенә энесе Бениаминны бик сагынган Йосыф Мисырга килгәч, аны патша сараенда яшәргә калдыра. Бениаминны кире кайтарыр өчен, әтиләре кушуы буенча Мисырга икенче тапкыр килгән абыйларына Йосыф: – Кече энегез белән ни кылуыгыз, аңа карата ничек явыз булуыгызны исегезгә төшерегез! – дип әйтә. – Йосыф, синме бу? – дип, үз күзләренә ышана алмый абыйлары. – Әйе, – дип җавап кайтара Йосыф, – мин сезнең энегез, күп еллар элек коега ташлап калдырган энегез. Абыйлары Йосыфтан чын күңелдән гафу үтенә, күп еллар элек кылган золымнары өчен тәүбәгә киләләр. Күзләрендә яшь тамчылары күргәч, егет агайларына ышана. Барлык сынау һәм авырлыкларның Аллаһ иркендә булуын белгән Йосыф аларны гафу итә. Картайган әти-әнисен тизрәк күрергә теләгән Йосыф абыйларын туган җирләренә җибәрә. Аллаһ кушуы буенча пәйгамбәр аларга үзенең күлмәген бирә. Аны әтисенең битенә тидергәч, картның күрми башлаган күзләре сәламәтләнергә тиеш була. Һәм менә сәяхәттән кайткан абыйлары әтисенең йортына керә. Шатлыклы хәбәр әйтер өчен алар аның янына ашыга. Йосыф пәйгамбәр киңәше буенча, сөйләүләрен тәмамлагач, алар әтиләренең йөзенә аның югалган улының күлмәген каплый. Күлмәк әтиләренең йөзенә тиюгә үк картның сукыр күзләре янә күрә башлый.
.c
y .c
Бергәләшеп алар Мисырга юл тоталар, анда күп еллар буе бер-берсен күрми яшәгән ата белән ул очраша. Шул вакытлардагы гореф-гадәтләр буенча, аның Мисырдагы югары вазыйфасын хөрмәт итү йөзеннән Йосыфның әтиәнисе һәм 11 абыйсы аның алдында тезләнеп баш ия. Моны күреп, Йосыф үзенең төшен исенә төшерә: кояш, ай һәм 11 йолдыз аның алдында тезләнгән иде. Шунда ук ул аңлап ала да: – Әти! Минем төшем тормышка ашты, - дип әйтә. Шатлыгыннан Йосыф Аллаһка мөрәҗәгать итә: – Йә Аллаһ! Син миңа гел ярдәм иттең. Син мине Үзең яраткан һәм миңа файдалы булган бар нәрсәгә өйрәттең. Син гел мине якладың, Синең ярдәмең белән хакимлегем һәм байлыгым бар, Синең ярдәмең белән мин төшләрне юрау сәләтенә ия булдым. Йә күкләр һәм җирләрне бар кылучы! Син минем Яклаучым һәм Хуҗам, Бөек, Шәфкатьле һәм Мәрхәмәтле. Син – көчлеләрнең, көчсезләрнең, байларның һәм ярлыларның, бар кешеләрнең Аллаһы. Аллаһым, миңа мөселман булып үләргә насыйп ит, Синең боерыкларыңны үтәүче һәм Синең теләгеңә буйсынучы буларак мине Үз яныңа кабул ит! Әлеге очрашудан соң Йосыфның әти-әнисе һәм абыйлары Мисырда кала. Аллаһ аларны кавыштыра һәм башка беркайчан да аермый,ә туганнар арасындагы дуслык ныгый гына... Мөхәммәд бабай сүзен тәмамлаганда, Хәмзә ботакны юнаудан туктаган иде инде. – Аллаһ Йосыфның абыйларын гафу иттеме соң? – дип сорады ул. – Колларының чын күңелдән тәүбә итүен күргәндә, Аллаһ аларны гафу итә., Кыерсыткан кеше үзенең гаебен танымаган очракта да, кешеләр бер-берсен гафу итәргә тиеш – дип җавап кайтарды Мөхәммәд бабай. – Әйе... Йосыф бик яхшы кеше булган, – дип уйланып әйтте Хәмзә, – мин дә аңа охшарга теләр идем.
.d o
m
w
o
o
c u -tr a c k
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
13
.c
y o
c u -tr a c k
.c
14
.d o
m
o
w
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
Мөгаен, Аллаһ мине дә моның өчен бүләкләр иде? – Әлбәттә, – дип башын чайкады бабай, – Аллаһның ризалыгын чын күңелдән теләп, сине кыерсыткан кешеләрне гафу итсәң, кешеләр дә сиңа карата яхшырак була башлаячак. – Мин тырышырмын, ләкин сүз бирә алмыйм, – дип пышылдады Хәмзә, бабай артыннан өйгә таба юнәлеп. Тулы ай төнге ишегалдын яктырта иде, аның нурлары астында ике кеше Йосыф пәйгамбәрнең катлаулы тормышы турында уйлана-уйлана өйгә таба атлады. Ләкин иң гаҗәбе соңыннан булды. Берничә көннән соң Хәмзә, коридор буйлап барганда, таныш тавыш ишетте: «Мияу». Чормага менгәч, ул чатта Мыраубикә һәм аның балаларын күреп алды. Аларны анда кем һәм ничек китергәнлеге сер булып калды...
Укытучы яхшырак белә Хәмзә кәрзиннәрне яхшы үрә иде. Беренче кәрзинен ул әнисенә бүләккә дип үрде. Моңа аны Мөхәммәд бабасы өйрәтте. Ләкин әлеге дәресләр аңа җиңел бирелмәде... Яз көне талларның суы кимегәндә, ботаклар җыяр өчен алар якындагы инешкә берничә тапкыр бардылар. – Нинди озын! – дип кычкырды Хәмзә, тал чыбыгын кисеп алып. Ул озын һәм сыгылмалы иде, аннан кәрзин үрүе бик җиңел тоелды. Ләкин карт үрергә ашыкмады. Ул Хәмзәгә әлеге эшне ничек башкарырга кирәклеген күрсәткәнче өч атнадан күбрәк вакыт узды. – Мөхәммәд бабай! – дип авыр сулап куйды Хәмзә, алар чираттагы тапкыр ботаклар артыннан киткәч. – Без инде дүртенче тапкыр барабыз, кечкенә генә бер кәрзин булса да үрик инде! – Ашыкма, Хәмзә, һәр нәрсәнең үз вакыты бар, –
.c
y .c
дип җавап бирде бабай, ботакларны ашыкмыйча гына чираттагы кочакка бәйләп. – Алар нәрсә, качалармы әллә? – дип канәгатьсезлеген белдерде малай. – Нәрсәгә безгә шуның кадәр күп тал? – Менә монысын син дөрес сорадың, – диде Мөхәммәд бабай. – Без хәзер синең белән аларны күп итеп җыярга тиеш, чөнки талларның су агызуы бары тик көз көне генә булачак. Ләкин Хәмзә картны тыңламый иде инде – ауган агачка утырып, борынын турсайткан килеш, ул бабай артыннан күзәтә башлады. «Инде кыш башыннан кәрҗин үрергә өйрәтергә сорадым, ә ул инде атна буе мине бу ботакларны җыярга мәҗбүр итә, – дип уйлап куйды Хәмзә. – Әле аларны күбрәк җыярга гына телидер, өйрәтергә җыенмыйдыр да». – Аннары аларны ике атнага суга салып куябыз, – дип дәвам итте Мөхәммәд бабай, – аннары берничә сәгать кайнатачакбыз, аннары һәрберсен каерысыннан чистартабыз, яхшы гына итеп киптерәбез... Хәмзә колакларын томаларга теләде. – Нигә кайнатырга инде? – дип киреләнде ул. – Менә бит, болай да бөгелә! – Хәмзә бер ботакны алды да җиңел генә берничә тапкыр бармагына урады. – Юк, дустым, болай бармый! – дип аңа таба борылды Мөхәммәд бабай, - бөгелү генә җитми. Агачның сары, матур булуы, кипкәч тә сынмавы кирәк. Ул каралмасын өчен мичкәдәге суны һәр көнне алыштырып торачакбыз. Бу эшне сиңа тапшырырбыз. – Нәрсә? – дип күңелсезләнеп сузды Хәмзә. – Бер кәрзин өчен шуның кадәр эшме?! – Ә син ничек дип уйладың? Өйгә кайтканда Хәмзә карт артыннан теләр-теләмәс кенә атлады. Аның кәефе бөтенләй кырылган иде. «Болай булмый, – дип уйлады ул, – ботакларны кайнатырга... Бабай үзенә ярдәмче генә табарга теләде...»
.d o
m
w
o
o
c u -tr a c k
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
15
.c
y .c
16
.d o
m
w
o
o
c u -tr a c k
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
Икенче көнне Хәмзәдән җилләр исте. Ботаклар артыннан берничә тапкыр барганнан соң аның кәрзин үрергә өйрәнү теләге юкка чыкты. Мөхәммәд бабай вакытын бушка сарыф итмәде. Бер айдан соң аның алдында сары, шома ботаклар ята иде. Карт имән күләгәсе астында урнашып, ул тал ботакларын кочакларга бүлергә тотынды. – Абау, нинди матур! – дип хисләрен яшерә алмады Хәмзә, бабай янында туктап. Аның үз эшләре буенча үтеп барышы иде. – Син ялкау икәнсең! – дип, Мөхәммәд бабай сынаулы карашын малайга ташлады. – Әле син мине алдалый дип тә уйлагансың. Нәрсә җавап бирергә белмичә, Хәмзә карашын читкә юнәлтте. – Ярар, утыр, – дип йомшарды Мөхәммәд бабай. – Өйрәнәсеңме соң? Хәмзәнең күз алдында матур кәрзиннәр пәйда булды. Мөхәммәд бабайның фатирында торган кәрзиннәрнең берсе аның күңеленә аеруча хуш килгән иде. – Өйрәнәм, – дип тыныч кына җавап бирде ул. – Ялкауланмыйсыңмы соң? Хәмзә берсүзсез башын чайкады. – Ярар, утыр, – дип бабай эскәмиягә күрсәтте, – һәм игътибар белән мине тыңла. Мин сиңа сабырлыкка өйрәтә торган бер хикәя сөйләрмен. Күп еллар элек яшәгән Муса пәйгамбәр – бик зирәк кеше булган. Шуңа да карамастан, ул гомере буе белемгә омтылган. Бервакыт әлеге омтылышы аны озак сәяхәткә чыгарга мәҗбүр итә – Аллаһ кушуы буенча, ул анда гаять акыллы бер кеше белән очрашырга тиеш була. – Ике диңгез кушылган урынга җиткәнче сәяхәт итәчәкмен, әлеге кешене мин шунда очратырга тиеш, – дип әйтә Муса үзенең хезмәтчесенә. Шуннан соң алар юлга чыга. Алар диңгезгә җитүгә, үзләренә ашарга дип
.c
y .c
алган балык гаҗәп рәвештә терелә дә, диңгез суына тиюгә, йөзеп тә китә. Шулай алар үз юлын дәвам итәләр. Муса үзенең хезмәтчесе белән бара торгач, бик арыйлар һәм тамак ялгап алырга туктыйлар. – Балык турында ничек оныта алдым мин? – дип гаҗәпләнде хезмәтчесе. – Мин аны су янында калдырдым,ә ул гаҗәп рәвештә терелде. Шәйтан мине аның турында онытырга мәҗбүр итте. Шул вакытта балык югалткан җирдә үзенә кирәкле кешене очратырга тиешлеген исенә төшереп: – Безгә нәкъ шул кирәк тә! – диде пәйгамбәр. Үзләренең эзләре буенча алар кире диңгез янына кайта. – Хидр, – дип мөрәҗәгать итте Муса ярда күргән кешегә, – Аллаһ сиңа миннән күбрәк белем һәм зирәклек биргән. Аллаһның сиңа биргән белемен өйрәнер өчен, синең белән сәяхәт итәргә рөхсәт ит! – Минем янымда булырга рөхсәт бирәм, - дип җавап бирә ул, – ләкин, син мин эшләгән эшләргә тыныч кына карый алмаячаксың. – Аллаһ теләсә, минем нинди сабырлыкка ия булуымны белерсең, – дип, зур ышаныч белән әйтте аңа Муса. – Ярар, – дип ризалашты Хидр, – минем белән барырсың. Ләкин миңа сорау бирүдән тыелып торырга кирәк булачак, вакыты җиткәч, мин сиңа үзем барын да сөйләп бирермен. Алар икәүләшеп юлны дәвам итә. Хидр һәм Муса корабка утыргач, Муса Хидрның корабта тишек ясавын күреп ала. – Син кешеләрне батырырга уйладыңмы? – ди түзмичә Муса. – Син зур гөнаһ кыласың! – Мин бит сиңа сораулар бирмәскә дип алдан әйтеп куйдым! – дип аны гаепләп әйтә Хидр. Муса гафу үтенергә мәҗбүр була, Хидр аны гафу итеп, үзе белән сәяхәтне дәвам итәргә рөхсәт бирә.
.d o
m
w
o
o
c u -tr a c k
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
17
.c
y .c
18
.d o
m
w
o
o
c u -tr a c k
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
.c
y .c
Алар сәяхәтне каршыларына бер малай очраганга кадәр дәвам итәләр. Кинәт Хидр ул малайны үтерә. Пәйгамбәрнең йөрәге түзми: – Бер гаепсез җанны ничек үтерә алдың? Хидр, ачулы Мусаны, беренче тапкыр әйткән сүзләре белән туктата. – Гафу ит мине, – диде пәйгамбәр, – сүзеңнән тагын бер кат чыксам, юлыңны ялгыз гына дәвам итә аласың. Алар юлларын дәвам итеп, бер авылга килеп җитәләр. Авыл кешеләре юлчыларны йортларына кертергә теләми. Кунарга урыны, ашарга ризыгы булмаган Муса белән Хидр искелегеннән менә-менә ишелә дип торган стена янына киләләр. Мусаны гаҗәпкә салып, Хидр әлеге стенаны төзекләндерергә тотына. – Нишлисең соң син? – дип сорый аннан пәйгамбәр. – Әлеге авылда яшәүчеләр безгә карата кунакчыллык күрсәтмәде, ә син аларның стенасын төзекләндерәсеңме? – Без алга таба бергә сәяхәт итә алмыйбыз, – дип җавап бирде Хидр. – Син биргән вәгъдәңне 3 тапкыр боздың. Ләкин мин сиңа аерылышканчы, беренче карашка, дөрес булмаган гамәлләремнең мәгънәсен аңлатам. Мин төбен тишкән кораб гадел диңгезчеләрнеке иде. Миңа бер хәбәр килеп иреште: төзек булган бар корабларны тартып ала торган явыз патша аларның җирләреннән узарга тиеш иде. Корабны әлеге патша кулына төшермәс өчен, мин аны тиштем. Мин үтергән малай күп гөнаһлар кылырга тиеш иде. Ул әти-әнисен кыерсытып, аларга күп бәхетсезлекләр китерер иде. Аның урынына Аллаһ аларга диндар бала бүләк итәчәк - ул чиста күңелле булачак һәм әти-әнисен хөрмәт итәчәк. Мин төзекләндергән стена исә, шәһәрдәге ике малайныкы иде. Аларның әтиләре иртә үлеп китә, малайлар ятим кала. Аллаһ миңа әлеге стена астында байлык барлыгы турында хәбәр итте. Мин әлеге стенаны ул байлыкны
.d o
m
w
o
o
c u -tr a c k
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
19
.c
y .c
20
.d o
m
w
o
o
c u -tr a c k
w
w
.d o
C
lic
k
to
bu
y bu to k lic C
w
w
w
N
O W
!
h a n g e Vi e
N
PD
!
XC
er
O W
F-
w
m
h a n g e Vi e
w
PD
XC
er
F-
c u -tr a c k
малайлар гына таба алырлык итеп төзекләндердем. Мин барлык гамәлләремне үз теләгем белән түгел, Аллаһ кушуы буенча кылдым. Бабай тынып калды. Бу вакытта исә Хәмзә аның бармакларыннан күзен ала алмады – сугышта ике бармагын югалтуга карамастан, Мөхәммәд бабайның куллары инде кәрзиннең төбен үреп бетереп, кырыйларына керешкән иделәр. – Укучы белән укытучы бергә эшләгән эшләрен төрлечә күрә, – дип аңлатты Мөхәммәд бабай. – Ләкин укучы шуны онытырга тиеш түгел: укытучы үзенең эше хакында күбрәк белә. Шуңа күрә, аның гамәлләре беренче карашка сәер булып тоелса да, түзем булырга кирәк, чөнки нәтиҗәдә укытучы сүзе барыбер дөрес булып чыгачак. Беренче кәрзинемне мин 10 яшемдә үрдем, – дип дәвам итте бабай. – Хәтерлим, мин дә әтигә ачулана идем, тизрәк үрә башларга теләдем. Ләкин тыйнак булганга, мин аңа каршы бер сүз дә әйтә алмадым, – диде Мөхәммәд бабай һәм бер мизгелгә тынып калды. Хатирәләр аның карашын моңсуландырды. – Ә хәзер сезнең кәрзинне сатып алыр өчен кешеләр хәтта күрше йортлардан да килә! – дип аның кәефен күтәрергә тырышты малай. – Сезнең хикәяләрегез миңа үземне дөрес тотарга өйрәтә! – Һәрвакыт сабыр бул, акыллым, – дип бабай аны башыннан сыйпады, – түземлек өчен Кыямәт көнендә бүләге зур булачак. – Мин түзәр идем, – дип серен чиште Хәмзә, – ләкин мин сезнең турында начар уйлап куйдым. Бабай кәрзинне эскәмиягә куйды да, Хәмзәгә җитди караш ташлады. – Укытучы яхшырак белә! – диде ул. Һәм тагын кабатлады: – Укытучы яхшырак белә.
.c