26 б.
36 б.
60 б.
Татарлар тарихка ничек кергән
Марат Хөснуллин турында ике фикер
Мирсәет Сөнгатуллин: «Урманга барып, «концерт куеп» кайта идем»
8
Реклама
август 2013
Èëáàãàð óéëàð
иҗтимагый-сәяси басма
56 б.
Эчтәлек
Редакция: 420066, Казан, Декабристлар ур., 3 Тел.: (843) 222-09-79 Баш мөхәррир: Артем Дмитриевич Тюрин, e-mail: tyurin@tatmedia.com Шеф-редактор: Әскәр Сабиров, e-mail: Sabirov@ tatmedia.com Баш мөхәррир урынбасарлары: Нияз Әхмәдуллин, e-mail: Ahmadullin@tatmedia.com Рөстәм Шакиров, e-mail: Shakirov@tatmedia.com Җаваплы сәркатип: Фәридә Әхмәтҗанова, Ahmetzanova@tatamedia.com «Икътисад» рубрикасы мөхәррире: Татьяна Колчина, e-mail: Kolchina@ tatmedia.com «Җәмгыять» бүлеге мөхәррире: Владимир Матылицкий Әдәби мөхәррир: Николай Коновалов Веб-редактор: Олеся Бондаревская, Фоторедактор: Солтан Исхаков Авторлар: Юрий Алаев, Сафа Гәрәев, Мөршидә Кыямова, Рузилә Мөхәммәтова Дизайн-макет: Виктор Шуматов, Владимир Сухарев Производство бүлеге җитәкчесе: Виктор Шуматов, e-mail Shumatov.tatarstan@tatmedia.com Верстка: Равил Шәрәфетдинов Препресс: Игорь Глушков Корректор: Айсылу Корманова
Журнал 1920 елдан нәшер ителә
Хакимият
Салымнарның саегуы
Журнал Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә теркәлгән. Теркәлү таныклыгы ПИ №ФС77-37630, 01.10.2009 Гомуми тираж:
5500
данә, шул исәптән татар телендә – 1270 Бәясе ирекле Редакциянең язма рөхсәтеннән башка «Татарстан» журналындагы материалларны күчереп бастыру тыела. Күчереп бастырганда, журналның исемен күрсәтү мәҗбүри. Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин. Реклама материалларының эчтәлеге өчен редакция җавап бирми. «Промо» рубрикасында материаллар реклама-коммерция нигезендә басыла. Журнал «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы типографиясендә басылды: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 Заказ № C-1774 Басарга кул куелды: 14. 08. 2013
Икътисад
6
Универсиада: беренче чираттагы варислар
8
Төзелеш күтәрелеше. Озаккамы яки гомергәме?
12
Челлә четереклеге, яки Тырма өстеннән йөреш
16
БЕЗНЕҢ БЕЛӘН БЕРГӘ ШЕДЕВР ТУДЫРУ БИК ҖИҢЕЛ!
Маркетинг: Евита Саможенова, e-mail: samozgenovaei@tatmedia.com Коммерция директоры: Вероника Лукьянова, e-mail: lukjanova@tatmedia.com, тел.: 222-09-79 Коммерция директоры урынбасары: Юлия Мельник, melnik@tatmedia.com Дистрибуция: Татьяна Чернова, сhernova.tatarstan@tatmedia.com
Спартак ур., 2а «Караван» СК (1нче кат)
«Татарстан» журналына язылу барлык элемтә бүлекләрендә кабул ителә
Индекс 73377 — татар телендә Индекс 73947 — рус телендә
2013 елның 6 аена татар телендәге журналга язылу бәясе –
366 сум 06 тиен
тел. (843) 259-57-49 Гамәлгә куючы: «Татмедиа» ААҖ: 420097, Казан, Академическая ур., 2 Тел./факс (843) 570-31-13
e-mail: 2595749@bk.ru РЕКЛАМА
Бухгалтерия: Любовь Сорокина, тел. 222-09-80
Мозаиканы ванна һәм бассейннарны бизәү өчен генә түгел, кунак, йокы бүлмәләрен һәм офисларны матурлауда да кулланыгыз. Бу бүлмәләрегезгә уңайлылык, купшылык һәм нәзакәтлелек өстәр!
www.mozrt.ru
Пыяла, таш, металлдан мозаика татарстан
август 2013
Мозаика студиясе
Мөхәррир сүзе
Җәмгыять Казан Универсиадасының күпләгән рекордлары арасыннан берсен исегезгә төшерәм. 20 минут − Универсиада Авылыннан теләсә кайсы спорт аренасына кадәр барып җитү өчен спортчылар һәм хөкемдарлар әнә шулкадәр вакыт сарыф итте. «Бөкеләрдән» интеккән, юллары начар булган кичәге Казан өчен бу саннар фантазиягә тиң. Безгә башка чара юк иде. 20 минут − Студентлар спортының халыкара федерациясе куйган шарт ул. Янәсе, безнең FISUның кырыс, әмма мәҗбүри кагыйдәләре шундый. Һәм ирешмәслеккә ирешү мөмкин булды! Биш ел эчендә юл чишелешләре, күперләр, җәяүле кичүләре, зур тизлеккә
Барысы да гыйлемле булыр
20
Татарлар тарихка ничек кергән
26
исәпләнгән магистральләр салынды. Рекордлы саннар шулай тиешле кебек кабул ителә хәзер. Читтән килгән зур кунаклар тарафыннан гына түгел − шәһәрлеләр тарафыннан да. Яхшымы? Әлбәттә! Әмма нәрсәдер
Тукта, кем килә? Паспортыгызны күрсәтегез!
30
Идеаль башкаручы
36
югарыдагы ведомстволарның гына
Ике Төркия
46
рында хыялланам. Әйтик, йокы район-
Чиста су хакында чип-чиста дөреслек
килеп чыкканда, тагын да күбрәккә ирешәсе килә. Мин хәзер кырыс нормативларны спорт федерацияләре һәм түгел, бәлки шәһәрлеләрнең дә куюы тунарыннан үзәккә кадәр барып җитү өчен иң күбе − 20 минут. «Ашыгыч ярдәм» ча-
52
Равил Фәйзуллинның тормыш линиясе
56
Җырчы һәр яктан үрнәк булырга тиеш
60
Афиша
64
кыру буенча килеп җитсен өчен − сигез минут... Без, хуҗаларның да, уңайлы шартларда яшәргә, эшләргә, ярышырга хокукы бар дип уйларга кирәк. Безгә килгән кунаклар − спортчылар, хөкемдарлар, җанатарларныкы кебек үк. Һәм, әлбәттә, дөньякүләм әһәмияткә ия вакыйгалар барган көннәрдә генә түгел. Сүз уңаеннан, күп дигәндә, сигез минут эчендә «Ашыгыч ярдәм»нең килүе − шулай ук узган Уен нормативларының берсе. Ул катгый сакланды. Ә аннан соң ничек булыр? Әскәр Сабиров, шеф-редактор
1
Татарстан
саннарда
8,5
ìëðä ñóìãà якын − 2013 елның 1 июленә Татарстанда салым түләүләр буенча бурыч әнә шул күләмдә исәпләнә. Узган елның әлеге чорына карата республика бюджетына кергән салым күләме якынча 4 млрд сумга кимеде.
101,7%
1 ìëðäòàí
артык кеше — Казанда үткән 2013 елгы Уеннарның ачылу тантанасы, 1,5 млрдтан артыгы Җәйге Универсиаданың ябылу тантанасы телетрансляциясен караган. Ярышларга һәм ачылу-ябылу тантаналарына 780 меңнән артык билет сатылган.
− 2013 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча сәнәгать җитештерүе индексы әнә шулкадәр булды. Узган елның әлеге чорында 106,4% иде. Төзелеш темплары 2,5%ка кимеде. Ваклап сату әйләнеше үсеше темплары да түбәнәйде.
89,5 ìëðä ñóì
акча 2013 елның алты аенда республиканың берләштерелгән бюджетына керде (еллык планның 51%ы), керемнәрнең 75,1%ы − салым һәм салым булмаган табыш, 14,4 млрд − бушлай кертемнәр.
Ñîðàøòûðûëãàí 41%
11 778 êåøå
(дөньяның 160 иленнән) 2013 елгы Җәйге Универсиадада катнашты. Алдан ук заявка биргән ике ил вәкилләре килмәде − Папуа Яңа Гвинея һәм Конгодан. Казан 150 меңнән артык кунак һәм туристны кабул итте. Чараларда дөньяның 38 иле һәм Россиянең 37 төбәгендәге 29 волонтерлык үзәгеннән җыелган 19 970 волонтер эшләде. Кунакларны һәм катнашучыларны 50 кунакханә, 8 теплоход, 22 яшәү объектына, шулай ук дүрт «соципотека» йортына урнаштырдылар.
респондент Казанда узган Универсиаданы россиялеләр өчен соңгы айның иң истә калган вакыйгасы буларак атады. Сораштыруларны «Левадаүзәк» үткәрде. «Мәскәү янында автобус һәлакәте» (анда18 кеше һәлак булды) — 33% кешенең, «Владимир Путин һәм Людмила Путинаның аерылышуы» сораштыруда катнашкан 23% халыкның исендә калган. Тикшеренү 2013 елның 18–22 июль көннәрендә илнең 45 төбәгенең 130 шәһәр һәм авыл торак пунктында гомер иткән 18 һәм аннан өлкәнрәк булган 1601 кешесе арасында репрезентатив сайлап алу буенча уздырылды.
16,247
ìëí тонна нефть Татарстанда 2013 елның беренче яртыеллыгында табылды. Бу узган елга караганда бераз күбрәк. «Татнефть» компаниясе тарафыннан табылган «кара алтын» күләме 13,091 млн тоннаны тәшкил итте.
293 кешенең гомере 2013
115 ìëí ñóì
акча Универсиададан соң Казан урамнарын төзекләндерүгә өстәмә рәвештә республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк. Эшләрнең гомуми мәйданы 120 мең кв. метрдан артык булачак. Моннан тыш, 50 млн сум акча шәһәр казнасыннан 24 мең кв. метрны тәшкил иткән бистә урамнарын төзекләндерүгә бүлеп бирелер, дип көтелә.
2
елның беренче яртыеллыгында Татарстан юлларында өзелде. Татарстан буенча ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов әлеге чор эчендә республикада ике меңнән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлүен билгеләп үтте. Узган елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда ЮТҺ саны 10,7%ка кимегән, ләкин һәлак булучылар саны 33 кешегә арткан. òàòàðñòàí
август 2013
Ипотека* Рассрочка**
Изображения МКФ не основаны на прошедшей государственную экспертизу проектной документации объектов капитального строительства. После завершения строительства расположение и внешний вид многопрофильных домов, расположение и внешний вид детских площадок и дорого, внешний вид зеленых насаждений, а также иные визуальные характеристики жилого комплекса могут отличаться от изображений в рекламном модуле. * Ипотека от ОАО «Сбербанк», ЗАО «Райффайзенбанк", ЗАО "ВТБ 24» ** Рассрочка предоставляется на 1 год от застройщика ООО «Мегаполис»
ай цитаталары
Владимир Путин,
РФ Президенты, — Универсиадада Россия җыелма командасы ирешкән уңышның гаделлегендә шикләнүчеләр хакында:
Әлеге кешеләргә спорт белән шөгыльләнегез дип, бик тә киңәш бирәсе килә, әгәр инде сәламәтлекләренә карата дәгъвалары бар икән, табибларга мөрәҗәгать итсеннәр. Монда барыбыз да олы кешеләр. Ахыр чиктә «Виагра» кулланып карасыннар, бәлки, тормышлары җайланып китәр, ниндидер матур яклары белән ачылыр, алар киләчәкне күрә алырлар. Рөстәм Миңнеханов,
ТР Президенты, — «Казан-Арена» стадионын төзү турында:
Монда әлеге гүзәл стадионны төзү өчен без эшчеләрне бераз мәҗбүри-ирекле алып килү турында сүзләр күп йөри. Мәҗбүри дигәннән ничектер, белмим... Әйтик, сезнең балагыз бар, сез аны ашатырга тырышасыз һәм әйтәсез: «Аша, улым…» Без дә шулай ук, кирәк урында эшләр вакытында башкарылырга тиешлекне әйтеп җибәрдек. Илсур Метшин,
Казан мэры, — кешеләрнең негативтан арулары һәм Универсиаданың «дөньяның яңа моделен» төзүгә керткән өлеше турында:
Үләксә белән козгыннар гына туена, ә без сандугачлар. Җәүдәт Миңнеәхмәтов,
«Татарча көрәш» милли спорт көрәшенең бөтенроссия федерациясе президенты, — Универсиада программасында көрәш буенча Россия көрәшчеләренең тоталь өстенлеге турында:
Көндәшләребез көрәшнең нәрсә икәнлеген чын-чынлап аңларга өлгермәделәр әле. Спортчылар һәм хөкемдарлар ияләшкәнче, барлык «алтын» бездә иде инде. Корбан Бердыев,
Рубин» ФК баш тренеры, — тренерның автомобилендә төркем белән көчләүдә гаепләнүче Антон Шамрин катнашындагы инцидент хакында:
Бу матбугат конференциясендә түгел... Әгәр ул гаепле икән, җаваплылыкка тартылыр. Анда барысы да сөйләнелгәнчә җиңел генә түгел. Анда катлаулы. Өстәвенә, минем турында да язалар. Бу гомумән абсурд! Денис Вәлиев,
«Билетти» компаниясенең генераль продюсеры, — Казанда Стинг һәм аның төркеменең туклануы хакында:
Алар талымлап тормый, барысын да ашый. Барысы да гади. Стинг − ир-ат, ул үз-үзен көнкүреш райдерда түгел, иҗаты аша күрсәтә. 4
òàòàðñòàí
август 2013
финанслар
«ЯҢА ТУРА»:
Россия товарлары өчен көнчыгыш плацдарм «Яңа Тура» технополисы, янгыннан соң тернәкләнүнең катлаулы чорын узып, яңа үсеш фазасына күчте. Икенче павильонда урын алган бизнесның сыйфатлы составы эре күмәртәләп сату бизнесының «Яңа Тура»га тулысынча ышануын раслый.
Реклама
И
нвесторлар һәм Президент Рөстәм Миңнеханов булачак технополисның нигезенә беренче таш салган көннән соң бер елдан артык вакыт үтте. Дәүләт тарафыннан яклау тапкан проект үзенең бизнес-перспективалары белән беркемдә дә шик тудырырга тиеш түгел кебек иде. Әмма ышанмаучылар шактый булды. Алар фикеренчә, өстә генә яткан дәлилләрнең берсе – «Яңа Тура»ның Казаннан ераклыгы. «Халык товарга дип ул кадәр еракка бармаячак», — диделәр проектны тәнкыйтьләүчеләр. Тормыш мондый шикләрнең нигезсез булуын күрсәтте. Беренчедән, технополис эшенең беренче көннәреннән үк күмәртәләп сатып алучыларга, «бөке»ләр аша Казанга барганчы, «Яңа Тура»га килү уңайлырак булуы ачыкланды. Икенчедән, барысы да ваклап сатып алучыларга «Яңа Тура»га бару алай ук ялыктыргыч булмавын күрделәр. Бигрәк тә бушлай «дөяле автобуслар» йөри башлаганнан соң. – Эш башлануга, без сәүдә агымын җентекләп тикшердек. Сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да, — дип сөйли технополис администрациясе директоры Дмитрий Сипратов. – Башта без, көтелгәнчә, Татарстан һәм Марий Элдан килгән иң зур автомобиль агымын теркәдек. Ләкин соңрак география бик тиз киңәя барды. Баштарак, фаразланганча, Мордовия, Чувашия, Киров өлкәсе, Идел буеның башка төбәкләре. Аннан соң баштарак экзотик тоелган Башкортостаннан, Чиләбедән, Магнитогорскидан күмәртәләп сатып алучылар килә башлады. Якшәмбе көннәрдә «бөке»ләр шактый гадәтигә әйләнә башлады. Килүчеләр трафигы да шактый тәэсирләндергеч: көн саен 25-30 мең сатып алучы. Бизнес формуласы эшләп китте — сәүдәгәрлек өчен минималь чыгымнар һәм уңайлы географик урыны «Яңа Тура»ны Идел буе һәм Урал эшмәкәрләренең тартылу үзәгенә әверелдерде. Әлбәттә, 13 май көнне чыккан янгын бизнеска гаять зур зыян салды, беренче павильонны эшләмәс
дәрәҗәгә китерде. Бу вазгыятьтә сәүдәгәрләргә инвестор һәм дәүләт кенә түгел, бәлки тәэминатчылар да ярдәм кулын сузды. – Без өч көннән соң контейнерлы мәйданда эшебезне башлап җибәрүгә, күп кенә тәэминатчылар янгыннан зыян күрүчеләргә товарларны сатарга биреп торды, бары тик бирелгән сүзгә ышанып дип әйтергә була, — дип сөйли эшмәкәр Зөһрә Исмәгыйлова. – Әлбәттә, тәэминатчылар арасында яхшы кешеләр күп. Әмма бизнес бизнес инде. Шуңа күрә мин сәүдәнең әлеге схемасы (безнең күбебезгә ярдәм иткән) иң беренче чиратта партнерларыбызның «Яңа Тура»ның олы киләчәгенә бер генә секундка да ышанычлары югалмаганга күрә барлыкка килгәндер, дип уйлыйм.
Тура аша Көнчыгышка Искиткеч сабырлык, компромиссларга бара алу сәләте, дәүләтнең көн саен катнашуы аркасында эшмәкәрләргә, инвесторга һәм оператор компаниягә икенче павильонда урыннарны бүлүнең гадел формуласын табарга мөмкинлек бирде. Хәзер монда янган беренче павильонда эшләгәннәр өчен дә, яңа эшмәкәрләр өчен дә урын бар. Соңгылары «Яңа Тура»да яңа сәүдә мәйданнары ачылуны түземсезлек белән көтә. – Беләсезме, күптән түгел генә бездә күмәртәләп сату бизнесы Советлар Союзында колбасаны бүлүдән артык аеры-
лып тормый иде. Башта бөтен колбаса Мәскәүгә җибәрелә, аннан инде халык аны үзе ил буйлап тарата, — дип сөйли Ивановодан килгән эшмәкәр Зинаида Милова. – Мин Иваново текстиле белән сәүдә итәм, товарыбызның сыйфатлы һәм арзан икәнен беләм. Аңа ихтыяҗ бар. Ләкин элегрәк без барыбер товарның зур өлешен Мәскәү күмәртәләп сатучыларына бирә идек. Ә алар инде алга таба этәрә. Бәясе, әлбәттә, арта бара. Бу ихтыяҗда да күренде, һәм, нәтиҗәдә, җитештерүдә дә: без товарны күбрәк тә чыгара алабыз. «Яңа Тура» безгә, башкаланы читләтеп, илнең көнчыгышына бару мөмкинлеген ачты. Зинаида икенче павильонда ничә сәүдә ноктасын арендага алырга тәкъдим итүе турында тыйнак кына дәшми кала. Янгыннан соң икенче павильонның потенциаль арендаторларына зыян күрүчеләр хисабына бераз кысылырга туры килү вазгыятен аңлый – ахыр чиктә, бу бит «Яңа Тура»дагы соңгы сәүдә мәйданы түгел. Шулай да тенденция инде ачык билгеле. «Яңа Тура»га күмәртәләп сатучы фабрикантлар килә. Алар технополиска илнең көнчыгышын «яулауда» табигый һәм перспективалы плацдарм итеп карыйлар. Әгәр инде ТР җитәкчелегенең республикада үз таможня терминалын ачу нияте тормышка аша икән, импорт товарлары өчен дә «Мәскәү фильтры»ның өстәмә бәяләр йөкләнеше юкка чыгачак. 5
хакимият вакыйгалар
Салымнарның саегуы
У
ниверсиада алдыннан әлеге халыкара спорт форумы узганнан соң республиканың киләчәк тормышы турында төрле фаразлар тикшерелде. Бәйрәм үтте, көндәлек ыгы-зыгы башланды. Санадык, кайгырыштык: бюджет диңгезенә «агып төшүче» финанс агымнарының саегуы аерымачык күренде. 2013 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда салым түләүләр буенча бурыч якынча 8,5 млрд сумны тәшкил итте. Узган елның шул чорына карата республика бюджетына салым кертемнәренең күләме 4 млрд сумга диярлек кимегән. 2013 елның беренче 6 аенда республиканың берләштерелгән бюджетына кергән 89,5 млрд сум фонында әлеге саннар саллы күренә. Әлбәттә, моның Универсиадага катнашы юк, яртыеллыкның нәтиҗәләре бары тик хәзер генә билгеле булды. Бәлки, сәбәп әкренләп дөньякүләм икътисадый кризисның йогынтысы көчәюдә, Россия икътисадының үсеш темплары акрынаюдадыр? Әлеге сораулар 24 июльдә 2013 елның беренче яртыеллыгында республиканың берләштерелгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре һәм ел ахырына кадәр төбәк финанс, казначылык һәм салым органнары алдында торган бурычларга багышланган киңәшмәдә күтәрелде, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Республика башлыгы фикеренчә, килеп туган вазгыятьнең объектив сәбәпләре бар, әмма тиешле дәүләт структураларының нәтиҗәсез эшен дә атамый булмый. Киңәшмәнең төп лейтмотивы салым һәм прокурор органнарының эшен активлаштыруга чакыру булды. ТР Президенты берничә өстенлекле юнәлешкә игътибар итте. Беренчедән, аның фикеренчә, НДФЛ җыемнары өлкәсендә бюджет эшләрен төзәтеп җибәрү өчен шактый зур резерв бар. «Кайберәүләр социаль салымнарны түләмәүне дә булдыра алалар. 6
Алар буенча материалларны хокук саклау органнарына тапшырырга кирәк. Бу 1990нчы еллар калдыгы, без моның аша үттек инде. Бу очракта позиция кырыс булырга тиеш». Икенчедән, ул табышка салымның кимүенә игътибарны юнәлтте. «Кайберәүләр шыпырт кына табыш күрсәткечләрен түбәнәйтү белән мавыгып киттеләр. Игътибар белән карарга, анализларга кирәк». Өченчедән, республика башлыгы бюджет чараларының гына түгел, дәүләт һәм муниципаль структуралар һәм учреждениеләр эшләп тапкан бюджеттан тыш акчаларның нәтиҗәле тотылуын ныклы контрольгә алырга кирәклеген ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүгенге гади генә булмаган икътисадый вазгыятьне исәпкә алган хәлдә, социаль инфраструктура һәм РФ Президентының бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыруга кагылышлы указларын тормышка ашыру бюджетны үтәү өлкәсендә өстенлекле юнәлеш булырга тиеш. Президентның әлеге сүзләрен тыңлап утырган түрәләр, мөгаен, һәр ел саен алыштырылучы кыйммәтле чит ил автомобильләреннән, айпад, айпед һ.б. югары һәм бөтенләй үк технологик булмаган техниканы сатып алулардан, ниндидер шикле тәҗрибә уртаклашу максатыннан чит илләргә, чит төбәкләргә барулардан баш тартырга кирәклеге турында уйлаганнардыр. Һәрхәлдә, теоретик яктан караганда, түрәләребезнең акыллы башларына мондый уйларның керүе бик мөмкин. Әмма ТР прокуроры Кәфил Әмировның чыгышы мондый фантастик теорияләрдән кырыс дөньяви гамәлләргә кайтарды, ул бюджет чараларын нәтиҗәсез куллану фактларына игътибар итте, атап әйткәндә, дәүләт контрактларын төзегәндә. Прокурор республикада бюджетка зыян китергән затлардан әлеге зыянны кире кайтарту буенча системалы якын килү юклыгын ассызыклады. Кәфил Әмировның бу фикере белән Рөстәм Миңнеханов та килеште. Аның сүзләре буенча, дәүләт һәм муниципаль сатып алулар башкарылган вакытта бюджет акчалары һәрвакытта да нәтиҗәле кулланылмый. «Бер яктан безгә финанслар җитми, ә икенче яктан, бюджет акчаларына нәрсә туры килә, шуны сатып алалар. Казначылык бу очракта принципиаль позициядә торырга тиеш», — диде Татарстан башлыгы. Киңәшмәдә бер көнлек фирмалар белән көрәш, бурычы булган оешмалардан салым бурычларын кайтару механизмнары һәм башка көнүзәк проблемалар каралды. Киңәшмәдә яңгыраган фикерләрне йомгаклап, ким дигәндә, күренеп торган ике нәтиҗәгә килергә була: беренчедән, фискаль һәм контроль органнарының эше җитди көчәйтелергә тиеш, икенчедән, республиканың кайбер максатчан, тармак, ведомство программаларының финанс параметрларын кире карау ихтималлыгын да инкарь итеп булмый.
Нияз Әхмәдуллин тексты òàòàðñòàí
август 2013
реклама
дизайн
PIA B
классика
1600 BURANO 3P PLUS
модерн
SECRET Push
BARAUSSE – Казань www.baraussekazan.ru ул. Чистопольская, д. 20/12 тел. +7 843 518 6858 факс +7 843 518 3735 info@baraussekazan.ru www.barausse.ru · russia.support@barausse.com
двери окна входные двери
икътисад
фикер
Универсиада: беренче чираттагы варислар
Күптән түгел өебезгә бик күп кунак килде. Алар шулчаклы күп булды ки, гадәти вакытта үз гаиләбез генә түгел, хәтта күрше-күлән һәм туган-тумача җыелганда да кирәк саналмаган күп нәрсәне иде. Очрашу бик шәп килеп чыкты, бөтенесе дә бәхет диңгезендә йөзде, әмма кунаклар таралышканнан соң, әлеге төзелгән нәрсәләрне нишләтергә икән дип, баш ватарга да туры килә. 8
òàòàðñòàí
август 2013
Солтан Исхаков фотоcы
төземичә, аларга тиешле дәрәҗәдә кунакчыллык күрсәтеп булмас
фикер
К
икътисад
Юрий Алаев тексты
азан Универсиадасының тәүге сметасы 24,8 миллиард сум торуын исегезгә төшереп үтәм. Тотылган чыгымнарның Уеннар ябылышы алдыннан халыкка җиткерелгән соңгы саны – 228 миллиард сум, 10 мәртәбәгә диярлек зуррак күләмдә. Аларның аклануын көтү мөмкин хәл түгел, әмма берәү дә моңа исәп тотмады. Якын арадагы елларда Уеннарның старт бәясе күләмендә акча «сугарга» туры килмәсме икән, дигән сорау гына бимазалый. Билгеле булганча, финанс мөмкинлекләренең иң зур өлеше шәһәр һәм республика инфраструктурасы үсешенә тотылды. Әлеге акчалар аэропортны, тимер юл вокзалын үзгәртеп коруга һәм киңәйтүгә, аэроэкспрессның трансмодаль тармагын сузуга, дистәләгән юл чишелешләре, юл өстеннән һәм астыннан узучы кичүләр төзүгә, аларның өслекләрен яңартып җәюгә, өч яңа метро станциясен сафка бастыруга, паркингларга һәм кунакханә фондын күп мәртәбәгә арттыруга юнәлдерелде. Һичшиксез, боларның барысы да казанлыларның тормышын уңайлырак итәчәк, әмма тагын да ныграк... бәйлелек тудырачак. Татарстан башкаласының үз биләмәләренә яңадан-яңа спорт ярышларын, симпозиумнарны, конференцияләрне, саммитларны һәм тагын да зуррак туристлар агымын ни дәрәҗәдә интенсив рәвештә җәлеп итә алуына бәйлелекне күздә тотуым. Әүвәле Казанның 1000 еллыгын, аннары Универсиаданы «кыздырып җибәреп», Татарстан Хөкүмәте көпчәк эчендәге тиен халәтендә калды: ул әйләнүдән туктауга, башка төбәкләрдә яшәүче кайсыбер көнчеләр атаганча, «бәйрәмнәр икътисады» яисә дөньяның калган өлешендә economy of events дип йөртелүче икътисад җимерелеп төшәчәк. Отельләр, конференц-заллар, спорт, тамаша мәйданчыклары һәрдаим тулып торырга, кешеләр бирегә берөзлексез агылып торырга һәм аларга да, төрле чараларны оештыручыларга да биредә акчаларын туздырырга туры киләчәк. Гомумән алганда, бу Универсиаданың иң әһәмиятле мирасы: шәһәр хуҗалыгы хезмәт күрсәтү мәҗбүриятенә яраклашып үзгәрергә тиеш булачак, ә эшләүче казанлылар торган саен күбрәк хезмәт күрсәтүче персоналга әверелә барачак. Тыштан караганда, әлеге вазгыять яхшы да, начар да түгел, дөньяда шул рәвешле яшәүче шәһәрләр аз димәс идем. Әмма безнең әлеге үзгәреш өчен туры һәм күчерелмә мәгънәсендә түләргә һәм хәл кадәренчә таләпләргә туры килергә тиеш булуыбыз — башка мәсьәлә. Әйтелгәннәргә аңлатма бирү йөзеннән, тагын берничә санны китереп узам. Матбугатта басылган мәгълүматлардан күренгәнчә, атап үтелгән 228 миллиард сумның 67 миллиарды − федераль бюджет кертемнәре, 81е − республиканыкы, ә 80е − бюджеттан тыш чыганаклар мөмкинлекләре. Икенче санның Татарстанның моңа ихтыяҗ туган очракта ачылган акча янчыгыннан (ә ул бөтенләйгә юк) килеп чыкмавын, әлеге дә баягы федераль бюджеттан һәм, дәүләт
гарантиясе нигезендә, банклардан алынган кредитлар икәнлеген чамалавы авыр түгел. Моңа бәйле рәвештә, күп коллегаларым Татарстанның муеннан бурычка батуын, әлеге күрсәткеч буенча аның Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышуын күрсәтеп үтә. Ә чынбарлыкта аның хәлләре ал да гөл: узган ел ахырында ФКга кертелгән бюджетка бәйле төзәтмәләр, республикага түләүләрне бер дистә елга кичектереп тору, кредитларны ун ел дәвамында ваклап каплау хокукын бирә. Бердәнбер уңайсызлык шуннан гыйбарәт: РФнең Бюджет кодексындагы нигезләмә буенча, кредитлы төбәккә янәдән бюджеттан бурычка акча бирелә алмый. Ә менә монда исә күп нәрсә яшерелгән булуы мөмкин. Ким дигәндә, республика хакимиятендәгеләрнең дәүләт башлыгына карата 200 процентлы лояльлеге таләп ителәчәк. Әмма лояльлек лояльлеге белән, ә төзелгәннәрнең ике-өч елда эштән чыкмавы һәм файдаланырга яраклы хәлдә тотылуы өчен, акча да эшләргә кирәк. Сүзебез әлеге дә баягы юллар һәм чишелешләр, спорт корылмалары турында бара, Универсиадада аларның 64еннән файдаландылар. Без аларны һичьюгы бурычка батмыйча яшәрлек дәрәҗәдә булса да тутыра алырбызмы соң? Теоретик яктан караганда, әйе. Моңа ирешү өчен, йә аларны эксплуатацияләү чыгымнарын (җир, милек салымнарын, җылылык һәм электр энергиясе өчен түләүләрне, персоналның хезмәт хакын) киметергә, яисә… Казан һәм, гомумән алганда, Татарстан халкының сатып алу мөмкинлеге үсешен шул дәрәҗәдә күтәрүне тәэмин итәргә кирәк ки, кешегә 30-40 мең сумлык еллык абонемент алу чүп кенә тоелырлык булсын. Ә иң яхшысы — тегесенә дә, монысына да ирешү, әлбәттә. Гогольнең Маниловы аягүрә басып кул чабар иде, әмма ялгызы гына. Ә чынбарлыкта исә салымнарны һәм тарифларны киметерлек бернинди чыганаклар да күренми − илнең икътисады, әкрен генә аска тәгәрәп, рецессиягә кереп бара, республиканың төп таянычы булган предприятиеләрнең кереме аена биш процентлап кими, якын арада гына Татарстан территориясендә яхшы хезмәт хакы түләрлек меңләгән яңа эш урыны пәйда булачагын беркем дә вәгъдә итми. Шулай булгач… Димәк, Олимпия Уеннарын (без бәяләмәләр җәһәтеннән дә, кайбер күрсәткечләр буенча да аларга тиңләштерелдек: Казан, Уеннарда катнашкан спортчылар һәм спорт төрләре саны буенча, Лондонда узган Җәйге Олимпиададан өстенрәк булып чыкты; анда спортның 26 төрендә 11 мең спортчы чыгыш ясаса, биредә − 13 мең спортчы 27 төрдә) кабул иткән илләр һәм шәһәрләр тәҗрибәсенә күз салырга кирәк. Сүз уңаеннан шуны әйтеп узыйк, моңарчы дөньяда начар исәптә йөрмәгән Лондон каласында — economy of events халәте. 780 миллион доллар сарыф итеп төзелгән Олимпия стадионының шәһәргә кирәге юк, аның язмышы бүгенгәчә ачыкланмаган. Хакимияттәгеләр әлеге корылманы үтә дә бай клубларның берсенә, әйтик, «Рубин»га (гафу итегез, ялгыш ычкындырдым — бил9
икътисад
«
фикер
Төзелгәннәрнең ике-өч елдан эштән чыкмавы һәм файдаланырга яраклы хәлдә тотылуы өчен, акча да эшләргә кирәк. Сүзебез әлеге дә баягы юллар һәм чишелешләр, спорт корылмалары турында бара, Универсиадада аларның 64еннән файдаландылар. Без аларны һичьюгы бурычка батмыйча яшәрлек дәрәҗәдә булса да тутыра алырбызмы соң? геле, «Манчестер Сити»га, аңа гарәп шәехләре хуҗа) сатып җибәрергә өметләнә. Су спорты төрләре сараена ия булган Олимпиада паркы (Queen Elizabeth Olympic Park) ашыгыч рәвештә артык таләпчән булмаган уртакул туристларның мәнфәгатьләрен кайгыртырлык кимәлдә үзгәртеп корыла: әйләнмәле кәмитләр, фонтаннар, бульварлар төзелә, тамак туйдыру фестивальләре, концертлар, шоулар уздыруга яраклаштырыла… Ярый, хуш, үзенең Шеньженьдагы Универсиадасы белән Казанга үрнәк булган Кытайны алып карыйк. 9 июльдә, Казанда Уеннарның кызган мәлендә, «Российская газета» КХР хакимиятләренең, аудиторлык тикшерүе уздырып, Универсиада-2011не әзерләүгә тотылган чыгымнарның ни дәрәҗәдә үз-үзләрен аклавын тагын бер мәртәбә тикшерергә ниятләве хакында язып чыкты (аның өчен 32 яңа объект төзелүен һәм 28енең үзгәртеп корылганлыгын исегезгә төшерәм). Пекин Олимпиадасы кайтавазы: Американың National Public Radioсының Күк асты илендә булып кайткан журналисты Луиза Лимның хәбәр итүенчә, ил җитәкчелегенең буш торучы «Кош оясы» стадионын ничек тутырырга дип, башы каткан. Биниһая зур объектлар, «барысын да ал да гөл итеп күрсәтүгә» юнәлдерелгән программалар өчен кирәк булганның бөтенесен башкарып чыгып, чит ил матбугатын сокландырганнан соң, дәүләт бюджетындагы зур бер тишеккә, ә Олимпиада тәмамлангач, файдасыз спорт корылмалары өеменә әверелде. Нигездә кытайлыларның үзләреннән торган туристлар агымы торган саен кими бара. Грецияне искә алмаска да булыр иде: «грекларның кризисы Афина Олимпиадасыннан башланды», дип санаучы абруйлы икътисадчылар (әйтик, ЮИМнең төбәк икътисады һәм икътисадый географиясе кафедрасы мөдире Алексей Скопин) бар. − «Саллы чыгымнар һәм объектлар белән нәтиҗәсез идарә итү бюджет дефицитын арттыруга китерде, ә аннан соң проблемалар кар өеме кебек үсә барды». Билгеле, без елга аръягындагы греклар түгел, ТР Яшьләр эшләре, туризм һәм спорт министрлыгы баш-
Әүвәле Казанның 1000 еллыгын, аннары Универсиаданы «кыздырып җибәреп», Татарстан Хөкүмәте көпчәк эчендәге тиен халәтендә калды: ул әйләнүдән туктауга, башка төбәкләрдә яшәүче кайсыбер көнчеләр атаганча, «бәйрәмнәр икътисады» яисә дөньяның калган өлешендә economy of events дип йөртелүче икътисад җимерелеп төшәчәк. 10
лыгы Рафис Борһановның Универсиада барган вакытта журналистларга хәбәр итүенчә, студент Уеннарында файдаланылган 22 спорт объекты федераль милектә кала, калганнары исә төбәк милкенә яисә шәхси кулларга күчәчәк. Ягъни кәгазьдә барысы да бүлеп язылган кебек. Әмма «федераль милектә» дигәне нәрсәне аңлата? Әйтик, вузларыбызның күпчелеге федераль булу сәбәпле, Универсиада Авылы – Казан федераль университеты һәм Идел буе физкультура һәм спорт академиясе балансына, «Олимп» комплексы КАИКМТТУныкына һ.б.ш. күчә. Кайберәүләр үзләренең РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланучы бюджетларында баланстагы әлеге объектлар өчен салымнар түләүгә, төрле чыгымнарны капларга җитәрлек реаль финанс мөмкинлекләре булачагына ышаныч баглый. Шәхсән үзем Универсиадага бер ел кала, КАИга калачак «Олимп» бассейнына йөреп алган идем, йөзү арасындагы ял вакытларында еш кына колагыма финанслауның ихтыяҗның яртысы чамасында гына булуы хакындагы сүзләр кергәләде. Ә калган өлешен вуз үзенең бюджеттан тыш ниндидер керемнәре хисабына тулыландыра яисә, «Водоканал» һәм башка ресурслар белән тәэмин итүчеләр алдында бурычлыга әверелеп, түләми генә. Бәлки Универсиададан соң тылсымлы рәвештә бөтенесе үзгәреп куяр?.. Ә шәхси милеккә күчү дигәнен ничек аңларга? Бүгенге вазгыятьтә нинди шәхси эшкуар спорт комплексын керемле итә алыр икән? Монысы — табышмак. Сүземә йомгак ясап, РФ Хисап палатасы башлыгы Сергей Степашинның быелның гыйнварында матбугат конференциясендә әйткән ике фикерен җиткерәсем килә. 2014 елда Сочида узадырылачак Олимпия Уеннарына бәйле, Россия Федерациясе Хисап палатасын борчыган төп проблема — Олимпиада мирасына кагылышлы мәсьәлә, дип белдерде РФ ХП рәисе. «Сочидагы Олимпиада − кабатланмас проект ул, әмма безне бер тема борчуга сала, әлеге уңайдан Олимпия Уеннарыннан кала торган мирас хакында Россия Президентына мөрәҗәгать әзерлибез, — диде Степашин. — Олимпиададан соң нәрсә булачак? Объектларны кем карап тотачак? Ул күпмегә төшәчәк? Алардан ничек файдаланачаклар? Алар үз-үзен өлешчә генә булса да акласын өчен, нәрсә эшләп була?» «Бер генә Олимпия объекты да үз-үзен акламады, − дип өстәде Степашин. − Туринда бөтенесен сүттеләр, Пекинда − яртысын. Ә икенче яртысы спорт өлкәсендә файдаланылмый. Сочидагы Олимпия объектларын карап тотар өчен елына 60 миллиард сум акча китәчәген исәпләп чыгардык, бу бик кыйммәт. Коммерция өлешен дә исәпләргә, хәл итәргә кирәк, әйтик, ул Краснодар краеныкымы әллә федераль бюджетныкымы икәнлеген ачыкларга». Минемчә, Казан Универсиадасы мирасына карата да боларның барысын санап чыгарсак һәм бу хакта тынгысызлансак, начар булмас иде. òàòàðñòàí
август 2013
Реклама
икътисад
максатлар һәм чаралар
Төзелеш күтәрелеше. Озаккамы яки гомергәме?
18 июль иртәсендә уянып күзен ачуга, республика шуны аңлады − Универсиададан соң да тормыш бар икән. Биш ел буе башкалабыз илебездә инде 30 елдан артык мондый масштабта үткәрелгәне Юллар, юл чишелешләре, спорт корылмалары, аэропорт, вокзал, стадион. Татарстанның төзелеш комплексы (юл төзелеше тармагын да кертеп) 350 миллиард сум акча үзләштерде. Татьяна Колчина тексты 12
òàòàðñòàí
август 2013
Солтан Исхаков фотолары
булмаган вакыйгага әзерләнде. Яшәде һәм төзеде, төзеде дә төзеде.
максатлар һәм чаралар
«
Ә
Нәрсә эшләргә? Җавап ачык − төзелеш өчен шәһәр яны тирәләрендәге кишәрлекләрне, авыл хуҗалыгы җирләрен җәлеп итәргә. Аларның күбесе үз вакытында спекуляция максатында сатып алынган иде. Хәзер исә гражданнарның торак мәсьәләсен хәл итү өчен дәүләт аларны кире үз милкенә күчерергә яисә файдаланмыйча буш яткан басуларны кабаттан сатып алырга тиеш була.
алга таба ничек? Көче дә, чарасы да кызганыч булмаслык яңа максат кайда? Һәм вакытлыча ул максат югында әлеге чаралар нинди булачак инде?
Җиргә кытлык
икътисад
Төзүчеләргә максатны, Татарстанныкыларга гына түгел, берничә ел элек Владимир Путин билгеләп киткән иде инде. Ул анда кеше башына бер елга бер квадрат метрдан да кимрәк төземәскә кушкан иде. Шуннан соң республикада тиз арада торак төзелешен үстерүнең күп елларга исәпләнелгән программасы кабул ителде. Төбәкләр үсеше министрлыгы аны эталон һәм башка төбәкләр дә кулланырлык дәрәҗәдә дип бәяләде. Программа документында теркәлгән саннар әлеге өлкәдә бездә бар да элеккечә тотрыклы һәм искиткеч булуын раслый: торак төзелеше буенча без Россиядә өченче урында, 2,4 миллион төзелеп беткән квадрат метрлар, 2013 елгы яхшы күрсәткечләр. Бер сүз белән әйткәндә, бар да план буенча. Әмма бик тирәнгә китми генә ясалган анализ да безнең төзүчеләребезнең ул уңышларга нәрсәдер ярдәмендә түгел, ә нәрсәгәдер карамастан ирешкән икәнлеге күренә. Яңа концепция кабул итеп һәм эшләтеп җибәреп кенә вазгыятьне үзгәртеп булырмы, мәсьәлә менә нәрсәдә ул. Әмма Татарстан төзүчеләренең (мөгаен, бөтен Россиянекеләрнең дә) төп бәласе аларның күзәтчелек итүче ведомстволар белән каршылыкка керүе. Уртача бер төзүчегә объект төзелешенең тулы циклын башкару өчен 1179 көн, ягъни 3,2 ел кирәк. Моңа мөмкин булган чараларны «параллельләштерү» һәм мөһим килештерүләр дә керә. Әгәр төзүче иң элек кирәкле документларны кулга төшерә, бары шуннан соң гына төзергә керешсә (күпчелек очракларда нәкъ шулай була да), йортны тиешле даирәләрдә килештерү һәм төзү вакыты 2181 көнгә сузылырга мөмкин. Ягъни алты елга диярлек. Төзелеш өчен җир кишәрлеге алу − үзе бер проблема. Теләсә кайсы төзүче, әгәр дә ул хакимияттәгеләргә якын кеше булмаса, авыл хуҗалыгы исәбендәге җирләрне төзелеш өчен дип үзгәртү регламенты тиешенчә эшләнеп җитмәгән, диячәк. Мондый карарларның нигезендә яткан
территориаль планлаштыру эшен дә барлык муниципалитетларда эшләнгән дип булмый. Челтәрле компанияләр белән бөтенләй бәла. Локаль монополияләр статусыннан файдаланып, челтәрлеләр төзелешнең техник шартларына, йомшак кына әйткәндә, артык зур таләпләр куялар (сүз бу очракта төзүчеләргә бернинди инженерлык инфраструктурасы булмаган, басу уртасында дип әйтерлек җир кишәрлекләре бирелгән күпсанлы очраклар хакында бара). Ә инде инженерлык челтәрләре булган очракта да аларга йортны кушу бәяләре шундый ки, бу йортны төзү файдасыз бер гамәлгә әйләнеп кала. «Ростехнадзор» исемен ишеткәч, төзүчеләрнең җаннары өшеп китә. Аның рөхсәтен белдергән мөһердән башка гына лифт, электр җайланмалары һәм йортны газ торбаларына ялгау кәгазьләрен рәсмиләштерү мөмкин эш түгел. Социаль-икътисадый үсешнең зур үсеш алуы, әлбәттә, бик яхшы. Әмма бүгенгесе көндә республикабыздагы барлык зур шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә төзелеш өчен уңайлы буш җирләр юк дип әйтерлек. Нәрсә эшләргә соң, дигән сорау туа. Җавап ачык − төзелеш өчен шәһәр яны тирәләрендәге кишәрлекләрне, авыл хуҗалыгы җирләрен җәлеп итәргә. Аларның күбесе үз вакытында спекуляция максатында сатып алынган иде. Хәзер исә гражданнарның торак мәсьәләсен хәл итү өчен дәүләт аларны кире үз милкенә күчерергә яисә файдаланмыйча буш яткан басуларны кабаттан сатып алырга тиеш була. Ләкин муниципалитетлар ул җирләргә янәдән хуҗа булды ди, шуннан соң нәрсә? Юллар, инженерлык челтәрләре кайда? Дөресрәге, аларны булдыру өчен акчаны каян табарга? Юк акча. Төзисегез килсә, барысын да үзегез булдырыгыз диясе дә бит. Әмма да ләкин торак бәясенә торбалар, чыбыклар, асфальт хакы да кергән фатирны кем генә сатып ала алыр икән? Олы бәла һәм зур факторлар дигәнгә кечерәк шәһәр һәм авылларның ныклы үсеш алмавын да китереп кушарга кирәк, шул сәбәпле анда яшәүче халык күченеп китә дә. Бу миграциянең иң югары ноктасы күптән үтелде анысы: 2004–2005 елларда авылдан «качучылар» 20 мең кеше булган булса, хәзер − якынча мең ярым чама-
сы. Әмма куанырлык урын юк: халыкның авыллардан күпләп китүенең кимүе ул проблема хәл ителгәнлектән түгел, ә китәрдәй кеше калмаганлыктан. Китә алганы инде китеп беткән, ә калганнары олы яшьтә булу сәбәпле, беркая да китә алмый. Эш яшендәге халыкның шәһәргә күченүе халыксыз авылларның барлыкка килүенә китерде. Соңгы халык санын алудан күренгәнчә, мондыйлар 10 процентны тәшкил итә. Билгеле, анда инде беркем дә бернәрсә дә төземәячәк. Барлык төзелеш эшләре шәһәрләрдә башкарылачак, аларының, кагыйдә буларак, озак вакытка исәпләнелгән инвестицион үсеш программалары юк. Шуңа бәйле төстә балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка шуның ише цивилизация билгеләренә бәйле мәсьәләләр килеп туа.
Акчалар кайда?
Хәер, болар бар да баласы гына, төзүчеләр алдында тагын да җитдирәк мәсьәләләр тора − кредит ресурслары юк. Гадирәк итеп әйткәндә, шактый ук озын һәм арзанлы акча юк. Төзелеш теоретиклары әйтүенчә, әлеге тармак үзенең үсеш юлында җиде еллык күтәрелеш циклы кичерә. Соңгысы 2000 елда башланып, 2007 елда үзенең иң югары ноктасына җиткән. Ул вакытта күп төзегәннәр әмма ул барыбер дә җитмәгән. Соңгы елларда сорауның тәкъдимнән күбрәк булуы бәяләрнең күпчелек очракта тиз һәм нигезсез артуына китерде. Сорау һәм бәя соңгы биш елда ике тапкырга артты: 2005 елда бер квадрат метр өчен 15 мең сорасалар, 2008 елда инде 34 мең иде − җир кишәрлекләре җитәрлек булмаганда һәм административ көйләү режимы (ришвәт, «откат» һәм башка мәсьәләләр дә шушы сериядән) шартларында төзелеш тармагы менә шундый гади формула буенча яши. Әлеге акчалар барлык рәсми һәм рәсми булмаган чыгымнарны капларга да, төзелеш өчен алган кредитның процентларын түләргә дә җитә, әле файда да кала иде. Кредитларны бернинди проблемасыз алу, торакны күпләп төзү һәм бәяләр артканын көтеп утыру үзенең начар нәтиҗәләренә китерми калмады − кризис башланган 2008 елда бу тармак тәмам кредитка баткан, ә әзер йортлар базары тәмам тулган булып чыкты. 13
икътисад
максатлар һәм чаралар
«
Эш яшендәге халыкның шәһәргә күченүе халыксыз авылларның барлыкка килүенә китерде. Соңгы халык санын алудан күренгәнчә, мондыйлар 10 процентны тәшкил итә. Билгеле, анда инде беркем дә бернәрсә дә төземәячәк. Барлык төзелеш эшләре шәһәрләрдә башкарылачак, аларының, кагыйдә буларак, озак вакытка исәпләнелгән инвестицион үсеш программалары юк.
2008 елда акчаларның еллык проценты 35 процент иде. Әле хәзер дә ставкалар кризиска кадәрге булган дәрәҗәгә төшмәде. Банкирларның эш тәҗрибәсен һәм төзүчеләрнең хәзерге кредитлану дәрәҗәсен исәпкә алып (төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләменә 280 миллиард сумлык кредит йөкләмәсе, төрле бәяләмәләр буенча әлеге күрсәткечтән өч тапкыр артыграк), тулы ышаныч белән әйтергә була: кредит ставкалары бераз төшәр һәм кредитны тагын да озаграк вакытка бирә башларлар, дип өметләнәсе дә юк.
Ипотека һәм аның нәтиҗәләре Татарстан ипотека кредитын күпләп бирүче төбәкләр арасында алтынчы урында тора − әлеге төр кредитның гомуми күләме 13 миллиард сумны тәшкил итә. Күпме? Күп шул. Өстәвенә, киләчәктә ипотека кредиты тагын да артачак, дип фаразлыйлар. Мәсәлән, узган ел ипотека кредиты, 2011 ел белән чагыштырганда, «нибары» 44 процентка гына арткан. Нигә «нибары»мы? Чөнки 2011 елда ул алдагы елга караганда 90 (!) процентка арткан булган. Заемчылар − инде аны алганнары, алырга теләүчеләре һәм ала алмаучылары − ставкаларны 14
чираттагы тапкыр арттырганнары өчен банкларга «бик зур рәхмәт» әйтә алалар: 2012 елда уртача процент 11,6 булган булса, шул ук елның декабрендә инде 12,5 процентны тәшкил иткән. 2013 елга ставкаларның үсүе 25 процентка кадәр кимеячәк, дип фаразлыйлар. Бер нәрсә бик куандыра: торакның беренчел базарына заемчыларның игътибары бик нык арта. Банклар белдерүенчә, 2012 елда беренчел базарда бирелгән кредитларның үсеш темпы ипотека кредиты бирүнең уртак артымын бер ярым тапкырга узып киткән. Нәтиҗәдә бер ел эчендә кредитларның гомуми портфелендә аның өлеше 23 проценттан 28 процентка җиткән. Йорт төзелешендә катнашучыларның мәнфәгатьләрен яклау өчен актив эшләнеп ятучы 214 нче Федераль закон да кешеләрне яңа төзелүче йорттан фатир алырга этәрә. Торак төзүчеләр торган саен күбрәк шушы закон кысалары буенча эш итә. 214 нче ФЗ үтәлеше − объектларны аккредитацияләгәндә банклар куйган иң беренче таләп. Фатирны яңа йорттан алу өчен бирелгән кредитлар киләчәктә ипотека базары үсешендә төп көч булачак: экспертлар 2013 елда мондый ссудалар өлеше гомуми күләмнең 35 процентын тәшкил итәргә мөмкин дип фаразлый.
Торак төзелеше өчен нинди генә проблемалар хас булмасын, гомуми вазгыять алай ук күңелсез түгел. Әйе, төзеп тапшырылган йортларның 88,5 проценты торак йортлар. Әмма сумнарга күчереп исәпләгәндә мондый йортлар төзелешенә төп капиталга керткән кертемнәрнең фәкать яртысы гына туры килә. Мондый кертемнәр буенча иң алда гадәттәгечә химия һәм нефть химиясе тора. Эшкәртүче производство үсеше өчен кертелгән кертемнәрнең өчтән бере химиягә туры килә, тагын нәкъ шуның кадәре нефть продукциясе җитештерүгә кертелә. Химия һәм нефть химиясе өлкәсендәге ике мөһим проект − Менделеевскидагы «Аммоний» (төзелешкә «нульдән» тотынып, эксплуатациягә тапшырганчыга кадәр кертелгән кертемнәрнең гомуми күләме − 1,6 миллиард доллар, төзелеш 2014 елда төгәлләнергә тиеш) һәм ТАИФ төркеме төзи башлаган нефть эшкәртү комплексы (аның бәясе 1,8 миллиард доллар, 2016 елда эшли башлаячак). Боларга өстәп, хәзерге вакытта «Алабуга» МИЗ территориясендә химия тармагына кагылышлы биш предприятиенең кайсысы инде төзелеш, кайсысы әлегә проектлаштырылу стадиясендә. Бу төзелешләрдә чит ил компанияләре дә катнаша. Булачак производствода пластмассадан алып сәнәгать буяуларына кадәр җитештерәчәкләр. Махсус икътисадый зонада барлыгы 10 проект төзелеп ята, һәрберсенең реализация бәясе ярты миллион доллардан да ким түгел. «Алабуга» зонасында тагын 16 проектның проектлаштырылу этабында булуын исәпкә алсаң, төзүчеләр эшсезлектән интекмәячәк дип, авыз тутырып әйтә алабыз. Әле тагын Түбән Кама Нефтехимнан башлангыч алган «Кама аланы» бар: индустрия паркы. Анда заманча биш предприятие төзергә ниятлиләр. Шуларның икесе − мультифиламент җепләр һәм стретч-пленкалар җитештерә торганы инде сафка баскан. Парк тулы куәтенә 2020 елда эшли башлаячак. Бу вакытка
òàòàðñòàí
август 2013
Солтан Исхаков фотолары
Бер торак белән генә түгел
максатлар һәм чаралар
«
икътисад
Татарстандагы төзелеш индустриясенең күпчелек предприятиеләрендә төп фонд инде 60–70 процентка тузган. Шуларның зур өлеше үз предприятиеләрен яңарту өчен ташламалы кредит җәлеп итәрлек хәлдә түгел, ә инде үз акчаларына яңа җиһазлар сатып алу хакында уйлыйсы да юк.
проектка кертелгән акчаларның 1,7 миллиард сумы үзләштерелгән булырга тиеш
Made in Tatarstan түбәсе Максат һәм бурычлар никадәр генә грандиоз булмасын, аларны тормышка ашыру өчен матди базаның − төзелеш һәм бизәү материалларының булуы мөһим. Төбәкнең югары җитәкчелеге төзүчеләргә «Татарстанда җитештерелгән» тамгалы продукцияне кулланырга кирәклеген кат-кат әйтә килгәнен дә искә төшерик. Инде Татарстанда җитештерелгәне булмаган очракта гына читтән сатып алырга мөмкин. Үзебездә җитештерелгән төзелеш материаллары җитәрлек анысы. 2012 елда төзелеш материаллары, эшләнмәләре һәм конструкцияләре җитештерүче 12 предприятие сафка бастырылган. Бетон, тимер-бетон эшләнмәләр, җылылык саклау материаллары, тәрәзә конструкцияләре, шулай ук инновацион продукцияләрдән − светодиодлы яктырткычлар, пыяла җепсел нигезендә ясалган материаллар, пыяла-пластик арматура җитештерүче предприятиеләр дә бар. Панель йортлар җитештерүче заводлар да яңарыш чоры кичерә. 2014 елда Лениногорскида, хәзерге вакыттта төзелеп килүче
«Таткорыч»та, түбә ябу материалларына булган ихтыяҗны йөз процетка канәгатьләндерерлек корыч кою предприятиесе эшли башлаячак. Әмма болар бар да күп очракта кагыйдәдән чыгарылма гына шул. Татарстандагы төзелеш индустриясенең күпчелек предприятиеләрендә төп фонд инде 60–70 процентка тузган. Шуларның зур өлеше үз предприятиеләрен яңарту өчен ташламалы кредит җәлеп итәрлек хәлдә түгел, ә инде үз акчаларына яңа җиһазлар сатып алу хакында уйлыйсы да юк. Татарстанның төзелеш индустриясе тармагын яңарту өчен 20 миллиард сумнан да ким булмаган акча кирәк. Дөреслек хакына шуны әйтергә кирәк, узган ел ахырында ТР хакимияте тарафыннан төзелеш материаллары сәнәгате предприятиеләрен үстерү программасы кабул ителде. Аның тәэсире 2020 елгача җитәр дип уйланыла. Әмма программаны финанслауда дәүләтнең катнашы каралмаган. Министрлар Кабинеты аналитиклары программадагы чараларны 40,5 миллиард сумлык дип бәяли. Бу тармак фәкать бюджеттан тыш чыганаклар хисабына гына үсәргә һәм яңарырга тиеш. Башкача итеп әйткәндә, предприятиенең үз акчасына һәм кредит ресурслары хисабына. Ә үз акчаларының күпме булуы һәм кредит ресурсларын җәлеп итү мөмкинлекләре хакында без
баярак әйтеп киткән идек инде. Хәер, әле бит инвесторлар да бар...
Соңгы сүз итеп
Татарстанның төзелеш өлкәсенә кагылышлы мега-проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсен искә алып, төбәктә олы төзелешләр тукталып торса да, бик озакка түгел, дип фаразларга җирлек бар. Соң, Татарстан төзүчеләре шул бер Универсиада белән генә тамак туйдырмады лабаса. Социаль ипотека программасы да беркая китеп югалмады, бары тик бер-ике ел бер урында гына таптанып торды. Федераль һәм республика бюджетлары иске йортларны рәткә китерү өчен әүвәлгечә үк акча бүлеп бирә, һәм бу аз акча түгел. Футбол буенча 2018 елда бездә дөнья чемпионаты узачак. Ул да тиешле күләмдә финансланыр дип өметләник. Бюджет сметасына кертелмәсә дә, кирәкле барлык дәрәҗәләрдә кабул ителгән проектлар бар − мәсәлән, «Смарт-Сити» яки «Иннополис» МИЗ. Экспо-2020 гә гариза бирү нияте дә юк түгел. Хәтта 2024 елда узачак Олимпиаданы үзебездә уздырырга гариза бирү идесе дә яңгырады. Проектлар күп, димәк, төзүчеләр эшсез калмаячак.
15
икътисад
уңышка караш
Челлә четереклеге, яки Тырма өстеннән йөреш
16
òàòàðñòàí
август 2013
уңышка караш
«
Астрономик суммаларны сөрү җирләренә күмделәр дә һәм инде июнь башыннан ук, компенсацияләр һәм иминиятләштерү турында сүз алып барып, югалтуларны исәпләргә керештеләр. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үсемлекчелек продукциясе җитешмәүдән генә дә 40 миллиард сумлык югалтулар фаразлаганда, тагын нинди компенсацияләр ди ул?
Владимир Матылицкий тексты
Бишьеллык дәвамында инде дүртенче тапкыр Татарстан аграрийларының якты өметләрен корылык көйдерә: бөртеклеләрнең май аенда ук игълан ителгән 4,5 миллион тонна уңышы урынына 2,5 миллионы да бик сөендерер иде. Гамәлләр гадәттәгечә ятланган кебек: калган уңышны коткаралар, кредиторлардан вакытны озынайтуны сорыйлар, терлек азыгы әзерләү өчен күршеләргә «продотрядлар» җибәрәләр, «яңача» эшләүне планлаштыралар.
Хаталы агроисәпләр буенча Солтан Исхаков фотолары
икътисад
«Соңгы 10 елдагы иң авыр чәчү вакыты, — дип зарланды март аенда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. — 2010 һәм 2012 елларда корылык аркасында тулай продукциянең күләме 80 миллиард сумга җитешмәде. Хуҗалыклар иске кредитлары белән
исәп-хисапны өзә алмадылар, хәзер инде яңаларын алырга кирәк...» Эш кредитларга терәлеп калмаган: 7,8 миллиардка кадәр җыелган ул. 2,6 миллиард сум үз акчалары салынган, 3,4 миллиардны − Мәскәү, ә тагын 1,5 миллиардын республика бюджеты биргән. Шушы астрономик суммаларны сөрү җирләренә күмделәр дә һәм инде июнь башыннан ук, компенсацияләр һәм иминиятләштерү турында сүз алып барып, югалтуларны исәпләргә керештеләр. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үсемлекчелек продукциясе җитешмәүдән генә дә 40 миллиард сумлык югалтулар фаразлаганда, тагын нинди компенсацияләр ди ул? Чәчүлекләрнең 500 меңләп гектары зыян күрде. Сабан ашлыгы — өметсез диярлек: уракка төшәр алдыннан Рөстәм Миңнеханов аларның 250 гектары һәлак булганын, ә исән калганнары гектарына 10 центнердан артык бирмәячәген рәсми рәвештә белдерде. Гадәттәге «чиктән тыш хәл» режимы 35 районда кертелде. Сүз уңаеннан, быелгы вазгыятьне ТатНИИСХ галимнәре узган җәйдә үк фаразлаганнар иде инде. Һәм белеп эшкәртелгән кырлардан корылык вакытында нинди уңыш алып булуын шәхси үрнәк белән күрсәткәннәр дә иде. ТатНИИСХ директоры Марсель Таһиров корылыктан аеруча зыян күрүчеләр исәбендәге Лаеш районында институтның уҗым кырларыннан гектарына 35-40 центнер уңыш алырга вәгъдә итә. ТРдагы Татарстан фермерлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров шулай ук, кредитларны үз вакытында алган булсалар, аграрийлар яхшырак нәтиҗәләргә ирешә алыр иде, дип раслый. Аның сөйләвенә караганда, Владимир Аппаковның «Земляки» (Түбән Кама районы) фермер хуҗалыгы уҗымлыларның гектарыннан 48 центнер уңыш ала. «Көзен һәм кышын ул кырга бик күп органика чыгарды, — дип аңлата Камияр Миҗаһитович коллегасының аерым уңышын. − Җир кипте, ә үсемлекләрнең беренче яфраклары эре. Сабан ашлыгын ашлама белән чәчәр өчен, кредитларны вакытында алырга кирәк, Аппаков та булдыра алмады, шуңа күрә сабан ашлыгының бер өлеше ашламасыз чәчелде. Ноябрь–декабрьдә акча булган булса, фермерлар ашламаны 30 процен-
тка арзанракка алыр һәм кырга күбрәк кертер иде». Бөтен бәла − авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең акчасызлыгында, дип исәпли әңгәмәдәш. Көнбатышта шул ук фермер гектарына — 365 евро, ә аның Россиядәге «көндәше» − 6,5 евро субсидия ала. Югыйсә, БСО шартлары буенча, Россия АСКна елына 9 миллиард доллар күләмдә ярдәм күрсәтергә тиеш булса да, аграрийлар бу акчаның яртысын да күрмәделәр. Ә «ныклык запасы» 2010 һәм 2012 елгы корылыктан соң минималь иде. Шуңа да бу бәланең 2013 елда да кабатлану фаразын хуҗалыкларның күпчелеге «ишетмәмешкә салышырга» мәҗбүр булды. Акчасы булганнар сөрүлек җирләренә көздән үк вакланган салам җәйделәр, пар җирләренә сидератлар чәчтеләр, уҗым культураларының салкынга чыдамнарын чәчтеләр. Минераль ашламаларга һәм корылыкка чыдам сабан ашлыгына акчаларын кызганмадылар һәм кыр эшләрен дымны мөмкин кадәр сакларлык итеп башкардылар. «И.Гомәров КФХсы» башлыгы Илшат Гомәров (Алексеевск районы) бөртеклеләрнең уңышыннан канәгать түгел: «Барысы ике тапкыр гына яңгыр яуды. Сабан бодаеның, минемчә, гектарыннан 8–10 центнер чыгар. Бу һәр гектардан 2000 сум югалту дигән сүз. Көзен чәчкәннәрдән 24–25 центнер чыга, чөнки корылыкка чыдам сортларны чәчтем». Корылыкка каршы бабайлар ысулы − кар тоту белән дә көрәшергә була, ди ул: «Карның бер сантиметры — өч миллиметрлы дым. Әмма ул җиргә сеңәргә тиеш, ә соңгы елларда күп кенә җитештерүчеләр модага ияреп җирне бик сай эшкәртә. Һәм туфракта дым начаррак саклана».
«Фрегетлар»га күчеп утырыргамы? Татарстанга 2009 һәм 2010 елларда, ягъни ике тапкыр корылык кичерергә туры килгәч, беренче Президентыбыз ярты гомерен багышлаган эшне − мелиорацияне искә төшерделәр. 1965−1990 елларда республикада 440 буа буылды, 1408 насос станциясе белән тәэмин ителгән 2852 километр торба үткәргечләр сузылды, 2314 ясалма яңгыр машинасы урнаштырылды. 17
икътисад
уңышка караш
үк мәйданда ике ел рәттән бәрәңге утыртмас өчен». Шулай да булсын ди. Өстәвенә, белгечләр, бәрәңге органиканың нибары 30 процентын гына «ашый», диләр, димәк, шушы ук кырда, ашлама кертмичә, бодай үстерергә дә мөмкин.
2000 елга Татарстанда − 169 мең гектар җир, ә 2010 елга нибары 7 гектар гына сугарыла иде. Махсус комиссия ачыклавына караганда, бүгенге көнгә нибары 489 километр озынлыктагы торба үткәргечләр, 148 насос станциясе һәм 246 ясалма яңгыр яудыру машинасы сакланып калган. «Фрегатлар» һәм «волжанкалар»ны металлоломга тапшырып бетергәннәр... Хәзер республикада яңа программалар кабул ителгән: «ТР авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җирләрне тамырдан яхшырту буенча 2009–2012 елларга һәм 2013 ел чорына мелиорация эшләре» һәм «Татарстан Республикасында гидротехник корылмаларны торгызу буенча 2012–2014 елларга мелиорация эшләре». Аларда катнашу өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кырларны сугару өчен сулыклар булдырырга, торба үткәргечләрне кабат торгызырга яисә яңаларны сузарга, насос станцияләре өчен мәйданчыклар әзерләргә һәм яңгыр яудыру машиналары бәясенең 10 процентын түләргә тәкъдим иттеләр. Кайбер хуҗалыклар бу схема буенча сугару системаларын булдырды һәм яшелчәләрнең шактый өлеше су сибеп үстерелә башлады. 18
Ни өчен Татарстанга бөртеклеләр игелә торган җирләрнең һичьюгы 10 процентын сугара башламаска әле? Менә Кытайда сугару җирләре өлеше – 44,4 процент, Һиндстанда 35,9 процент тәшкил итә. АКШта җирләрнең нибары 13,2 проценты, әмма шик тудыра торган җирләрдә — 30–50 проценты сугарыла. Украина көньягындагы сугарыла торган мәйданнарының 2,5 миллион гектарын кабат яңартырга җыена. Бәлки, биш ел дәвамында без дә республикабызның уңыш алуда ышанычлылыгы шикле зона булуын аңлаганбыздыр? Һәм сугаруның бу шикләрне тарата алачагын? Сүз уңаеннан, сугарыла торган сабан бодаеның гектарыннан 77,6 центнер күләмендәге рекордлы уңыш 1986 елда ТАССРның Тукай районы «Гигант» совхозында алынган. Шул ук Тукай районы фермеры Минталип Миңнеханов быел сабан бодаеның 50 гектар җирен сугаруга күчергән. Шуның нәтиҗәсендә гектарыннан 50 центнердан ким булмаган уңыш алырга өметләнә. Кызганыч, фермерлар бу үрнәккә иярергә ашыкмый: «Икътисадый яктан отыш булмаячак, — ди Илшат Гомәров, — чәчү әйләнеше өчен булса гына инде, бер
Быел җыеп алынырга тиешле уңыш республиканың запасларга, мал азыгына, орлыкка һәм азык-төлеккә ихтыяҗын канәгатьләндерә алырмы икән? Читтән сатып алырга туры киләчәк, ярый, алыр җир бар. Хәер, Россиянең 14 төбәгендә шулай ук корылык, калганнарында уңыш әйбәт. Краснодар краенда, мәсәлән, узган елгыдан бер ярымга артыграк. Июль аенда Россия аграрийлары бөртеклеләрне суктыру буенча, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр алда бара иде, быел уңыш гектарыннан (2012 елдагы 24,9 центнерга каршы) 30 центнер тәшкил итте. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия буенча бөртеклеләрдән 90–95 миллион тонна уңыш көтә. Скептик-экспертлар 80–85 турында сүз алып бар, әмма монысы да аз түгел. Россия бөртеклеләр союзы вице-президенты Александр Корбут эчке базарның ихтыяҗын 63–64 миллион тонна дип исәпли. Кая тагын күбрәк, РБС президенты Аркадий Злочевский белдерүенә караганда, илдәге саклау элеваторларының куәте 34 миллион тоннага гына җитә, калганнары (тагын 84 миллион тоннага) − амбар тибындагылар. Шуңа күрә хәтта корылык вакытында да, аграрийларга финанс ярдәме күрсәтү өчен дә, чит ил базарларында шундый зур авырлык белән яулап алынган позицияләрне югалтмау һәм өлешчә булса да саклау проблемасын да хәл итү өчен дә, Россия бөртеклеләрнең 15–20 миллион тоннасын экспортка озата. Камияр Байтимеров әйтүенчә, зур уңыш та − шулай ук бер бәла: бәяләр дәүләт тарфыннан көйләнми, ашлыкны кайда сакларга белмисең: «Инфраструктура юк, хәзер генә тәэмин итүче, сатучы, эшкәртүче кооперативлар ача башладылар. Фермерлар ашлыкны элеваторга көрәшеп тапшыра. Ә анда ашлыкны саталар, сортларга аералар, син инде өченче сортны сату турында килешкән булсаң да, òàòàðñòàí
август 2013
Солтан Исхаков фотолары
Корылык һәм фәкыйрьлек бергә йөри
уңышка караш
«
икътисад
Быелгы вазгыятьне ТатНИИСХ галимнәре узган җәйдә үк фаразлаганнар иде инде. Һәм белеп эшкәртелгән кырлардан корылык вакытында нинди уңыш алып булуын шәхси үрнәк белән күрсәткәннәр дә иде. ТатНИИСХ директоры Марсель Таһиров корылыктан аеруча зыян күрүчеләр исәбендәге Лаеш районында институтның уҗым кырларыннан гектарына 35–40 центнер уңыш алырга вәгъдә итә.
өченче урынына дүртенче класс алырга тәкъдим итәләр. Октябрь-ноябрьдә, бәлки, ашлыкның тоннасы 12–13 мең торыр, әмма акча хәзер кирәк − чәчүгә, кредит кайтаруга. Шуңа да бәяләр минималь: өченче класслы бодай − тоннасына 6,5 мең сум, арыш − 4,5–4,9 мең. Фермерлар ашлыкны трейдерларга тапшыра да, алары, элеваторда партияләр формалаштырып, 2–3 айдан 10–12 меңгә чыгара». Үстерүчеләр, әлбәттә, югалта. Безнекеләр, гектарыннан быелгы 10–13 центнер уңыш белән — икеләтә, чөнки һәр гектарга 8–10 мең сум күмеп калдырылган. Агрохолдинглар, мал азыгын җитәрлек күләмдә әзерләсәләр, бөртеклеләрдә югалтуларны сөт белән кайтарып алырга мөмкин әле (Марат Әхмәтов киңәш иткәнчә). Ә үсемлекчеләргә нәрсә эшләргә? Кредитларны кайтаруны озынайтырга, субсидияләр алырга һәм лизинг түләүләрен кичектерүгә ирешергә. Һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспертизасы өчен корылыктан килгән зыянны җентекләп актларга. Менә шуның өчен дә фермердан башлап министргача — барысы да аптырашта инде.
Иң яхшы яңгыр − акча яңгыры Киләчәктә күреләсе чаралар бездә акрынлап ачыклана бара. ТР Президен-
ты Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына дым җитмәү режимында АСК эше программасын әзерләргә, туфракны эшкәртү, чәчү структурасы, чәчү әйләнеше технологияләрен, предприятие җитәкчеләрен укыту программасын кабат карарга тәкъдим итте. Авыл хуҗалыгы техникасын яңартуга һәм дым саклау технологияләрен кертүгә юнәлеш бирелде. 2014 елга техниканы яңарту өчен ТР бюджетыннан 2 миллиард сум акча бирелә — бу быелгыдан биш тапкыр артык. Аграрийлардан җирне көзге эшкәртү вакытында тирәнрәк алдыру, минераль ашламаларны һәм бөртеклеләрнең корылыкка чыдамнарын куллануны арттыру сорала. Техниканы яңартканда һәм ашламалар сатып алганда ярдәм күрсәтергә вәгъдә итәләр. Камияр Байтимеров басым ясап әйтә: аграрийларга корылыкка каршы көрәш ысулларын өйрәтергә кирәкми, бу технологияләрне саклау өчен акчалата ярдәм күрсәтергә, эзлекле аграр сәясәт кирәк. «Фермерларга җитештерүне тагын да киңәйтү өчен 25–30 процент рентабельлек һәм алып булырдай заем акчалары кирәк, − ди ул. − Дәүләт хуҗалыкларның нинди шартларда рентабельлек саклаячакларын исәпләп чыгарырга һәм аларны булдырырга тиеш. Кана-
да фермерлары инде 15 декабрьдә үк киләсе елда үзләренең икмәге күпме торачагын белә, ә 15 гыйнварга уңыш бәясенең 50 процентын кредитка ала. Без берничә тапкыр Хөкүмәткә һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгына бездә дә кредит бирүнең шушы системасын кертергә тәкъдим итеп карадык». Әңгәмәдәшебез узган ел барып кайткан Германиядә сабан ашлыгының гектарыннан 80-100 центнерга кадәр уңыш алалар. Әмма андый уңыш алу өчен фермер бик күп технологик чаралар үткәрә, ә безнең республикада экономия максатында аларны бирмиләр. Әгәр, мәсәлән, Татарстан фермерлары бөртеклеләрне электр энергиясенең гадәти тарифлары буенча сугара башласа, алар бөлгенлеккә төшәчәк. «Дәүләтнең анык сәясәте булмаган килеш, базарда катнашучыларның ышанычы юк, — ди фермер. − Без банклар һәм тәэминатчылар белән мөнәсәбәтләрне шуннан чыгып төзибез дә инде. Сәясәт ул − дәүләтнең безнең алга, һава торышы нинди булуга карамастан, ел саен, әйтик, 3,5 тонна күләмендә тотрыклы уңыш алу бурычын куюы, дигән сүз. Моның өчен барлык чаралар комплексына ия булу сорала: орлыкка, туфракны эшкәртүгә, мелиорациягә. Боларны үстерү өчен акча кирәк».
19
җәмгыять мәгариф
Барысы да гыйлемле булыр
20
òàòàðñòàí
август 2013
мәгариф
җәмгыять
Теләмисеңме − өйрәтербез! Рөстәм Шакиров тексты
«Өйрән, юкса гомер буе ачкыч биреп торудан уза алмассың», — дип киңәш бирә слесарь-сантехник үзенең өйрәнчегенә мәгълүм мәзәктә. «Татарстан» хәзерге заман кешесенә «ачкыч кына биреп тормыйча», карьера баскычлары буйлап югары үрләр яуласын, маҗараларга бай тормыш кичерсен өчен өстәмә белем алуның нинди формаларын сайлау отышлы булуын белергә омтылып карады.
Бүген, мөгаен, үз гомерендә бер бер тапкыр булса да сату, идарә итү, «шәхес үсеше», «шәхси нәтиҗәлелек» һәм башка шундый тренингларда катнашмаган кешене табу кыендыр. Шулай бервакыт язмыш-түти (эш бирүче сыйфатында) мине дә команда төзү буенча тренингка чакырып китерде. Бу ике көнлек чарадан мин шундый сабак алдым: ярым уен формасында кешегә базар функцияләрен йоктырмакчы булалар. Тырыша-тырыша ул процесска гамь өстәмәкче булалар. Тренингның компания өчен, бәлки, файдасы булгандыр, әмма шәхсән миңа ул берни дә бирмәде. — Күрәсең, сезнең мотивациягез яки үз-үзегезне мотивацияләвегез дөрес булмагандыр, — дип шәрехли моны TeamSoft тренинг компаниясенең директоры Гүзәл Хисмәтуллина. — Әйтик, мин нинди дә булса тренингка барам икән, мин аның өчен күпме түләячәгемне һәм аннан үземә нәрсә алачагымны ачык беләм. Әйе, шулай да була: оешма җитәкчелеге тренингка заказ бирә дә, хезмәткәрләрен барып тыңлап кайтыгыз, бәлки, үзегез өчен файдасы булыр, дип, безгә җибәрә. Алар «тыңлап китәргә» дип киләләр, ә монда каты эш башлана. Шулай итеп кешедә когнитив диссонанс барлыкка килә. Шуңа да кайбер тренинг компанияләре корпоратив клиентларына берьюлы бөтен хезмәткәрләрен түгел, ә иң яхшыларын гына җибәрергә киңәш итә. Өстәвенә, килешү төзи: әгәр хезмәткәр укып кайтканнан соң бер ел шул компаниядә эшли икән, ул компаниягә бурычлы булып калмый, әгәр китә икән − укыган өчен түләргә тиеш. — Мондый адым лакмус кәгазе ролен үти, — дип билгели Golden Standard компаниясенең генераль директоры Ольга Чеканина. − Бу инде сине тренингка җибәрделәр дә, син сүз тыңлап кына барып кайттың түгел, моны җитдирәк кабул итәләр. Кемдер мондый килешүгә ризалык бирми. Ә инде риза була икән, аның укып кайтуының нәтиҗәсе зур була. Аңлашыла, кеше хәллерәк яшәгән саен, үзенең «капитализация»сен тренинглар ярдәмендә арттыру мөмкинлегенә
Фото shutterstock.com сайтыннан
21
ышанмыйчарак карый башлый. Булдыклы эшкуарларга үзләрен үзләре капитализацияләү кирәк түгел. «Мине эшкуарлыкка яки идарә итәргә өйрәтәсе юк, мин үзем теләсә кемне өйрәтә алам», — ди алар. Өстәвенә, Россиядә эшкуарлык алып бару турында Көнбатыш китапларында да язмыйлар. Шулай да бизнес-тренерлар эшкуар тренингка килгән очракта аның шөбһәләнүенең шунда ук юкка чыгуын раслыйлар. Ольга Чеканина әле күптән түгел генә үзенең эш тәҗрибәсендә булган очракны мисал итеп китерә: — Эре компания, эре эшкуар, статуслы кабинет. Сез, тренерлар, кем соң, тормышта һәм, әлбәттә, бизнеста нәрсә аңлыйсыз? Дусларым да «чәйләп» утырганда сезгә килүне акчаны җилгә очыру белән бер, дип әйттеләр. Әгәр инде бик кыен икән, махсус китаплар укырга, фильмнар карарга була, янәсе. Шулай да эшкуар тренингка кадәр килеп җитте, ди. Күп очракта ул китапларның һәм фильмнарның реаль вакыт режимындагы ситуацияне сүтеп җыю, карар кабул итү, проблеманы хәл итү юлын табу һәм аның тагын өч-дүрт вариантын тәкъдим итүләрне алыштыра алмавын аңлауга ирешә. Син инде тирә-якта нинди хаталар эшләнүен күрәсең һәм ни өчен синең хезмәткәрләр дә кайчагында шундый хаталар җибәрүен аңлыйсың. Ун ел элек тренингларга тискәре мөнәсәбәт белән килә торган кешеләр («болар барысы да буш сүз, теләсәм, мин боларга үзем дә өйрәнә алам»), эксперт22
лар билгеләвенчә, төркемдә күпчелекне тәшкил итә иде. Хәзер андыйлар 5–15 процент тирәсе. «Керамик-центр» сәүдә йорты үзенең сату бүлеге хезмәткәрләренә даими рәвештә тренинглар үткәрә. Компаниядә бу юнәлештәге эш өчен коммерция директоры Искәндәр Нурмөхәммәтов җаваплы. Без аңа мондый сорау белән мөрәҗәгать иттек: «Тренинг компанияләре, укытканнан соң, нәтиҗәлелеккә гарантия бирәме, мәсәлән, тренинг үткәргәннән соң, сату күләме артуга?» — Гарантия бирмиләр, әмма тәҗрибәдән чыгып әйтәм: нәтиҗә булмый калмый, — ди Искәндәр Фәрит улы, − чөнки менеджерлар тренингларда ачылып китәләр, һәм мин аларның кайсы нәрсәгә сәләтле булуын күрәм. Шундый ук бәяне һәрбер менеджерга тренерлар да бирә һәм, кагыйдә буларак, безнең фикерләр туры килә. Һичшиксез, файдасы бар. Бер генә мисал: тренингларның берсендә бухгалтер-кассир да катнашты. Менеджерга караганда, бухгалтер эшен яхшырак алып бара иде. Баш бухгалтер белән тарткалаша-тарткалаша, аны бухгалтериясеннән алып, тренингка җибәрдем һәм ул бик тә нәтиҗәле эшли торган менеджер булып кайтты. — Тренингтан башка гына аның мондый сәләтен бәяләп булмый идемени? Ни өчен читтән килгән ярдәмгә таянмыйча, компаниянең үзендә бул-
ган кадрлар буенча яки, мәсәлән, HRхезмәтеннән файдаланмаска? — Касса артыннан ничек күрим мин аны? Кадрлар хезмәте дә булдыра алмый, анда бик аз кеше эшли һәм аның максаты да башка − эшкә кабул итә, азат итә һ.б. «GMC-консалтинг»ның генераль директоры Галина Маштакова болай дип өсти: — Хезмәткәрләрнең потенциалын билгеләү бурычын компаниянең HRхезмәте җилкәсенә генә салу тренингларга караганда кыйммәткәрәк төшә. Ә инде нәтиҗәлелеккә гарантия бирүгә килгәндә, бүген бер генә тренинг компаниясе дә үз өстенә андый җаваплылык алмый. Тренингларның нәтиҗәлелеге өчен җаваплылык ике яклы, монда да таякның авыррак башы заказ бирүче ягында әле − мәсьәләне тренинг компанияләренең җитәкчеләре шулай куя. Тренерның укытканнан соң нәтиҗәне ныгытып кую өчен идарә итү ресурслары юк. Шуңа да карамастан, тренингларга мөрәҗәгать итәргә алынган компания нәрсәгә өмет итә ала соң (HR-хезмәтенең күзгә күреп торган мәнфәгатен исәпкә алмаганда: сату күләме кимеде − хезмәткәрләргә тренинг үткәрелде, димәк, «чара күрелде»)? — Бу балага мәктәп сайлау кебек, — дип аңлата Гүзәл Хисмәтуллина. − Мәктәп баланың әзерлегенә гарантия бирә алмый, чөнки күп нәрсә баланың үзеннән дә тора. Шул ук вакытта без яхшы мәктәпнең күбрәк шанслар бирүен дә беләбез. Теләсә òàòàðñòàí
август 2013
Фото shutterstock.com сайтыннан
җәмгыять мәгариф
мәгариф
Россиянең «инфобизнесы» (бизнес-онлайн укыту), алдагы елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, алты тапкырга күбрәк табыш китерүенә игътибар итә. Бу, эксперт фикеренчә, кешеләрнең экспресс рәвештә белем алу һәм стандарт булмаган формаларда укуга күчүе турында сөйли. Һәм, икенчедән, укыту формалары ике көнлек тренинглардан стандарт булмаган яңа модельләргә таба үзгәрә. Галина Маштакова базарның аудиториядә дәресләрдән читләшүен раслый, әмма бер ел-ел ярымнан соң җитәкчеләр барыбер «тере» тренер яхшырак булуын аңлаячак, дигән фикердә. Шул ук вакытта укытуның үзе дә элекке кебек күнекмәләрне ныгыту белән генә чикләнми, аны киңрәк масштабта кабул итәргә кирәк: — Бүген ул булышлык итү – мотивацияләү һәм үсеш мохите булырга, ягъни хезмәткәрне компаниягә лояль итеп калдырырга һәм тренингларда алган күнекмәләрне онытмаска ярдәм итәргә тиеш. Бу мохит тренинг компанияләре ярдәме белән генә түгел, ә корпоратив укыту системасы аша да сакланырга тиеш. Корпорацияләр 90 процентка үзләрен үзләре үстерергә, белемен күтәрергә тиеш, һәр хезмәткәргә укыр-
га мөмкинлек булган мохит кирәк. Әгәр компания җитәкчесенең бу процесстан читләшкәнен һәм андый мохиткә урын юклыкны күрәбез икән, без бу компания белән эшләмәскә тырышабыз.
Чит ил катыргысы vs җирле менталитет Икенче бер тотрыклы үсештә булган базарга − чит илдә белем алуга − тагын да яхшырак итеп үсәр өчен, аның кыйммәт булуы гына комачаулый. Бу базарның клиентлары, кагыйдә буларак, шактый хәлле гражданнар, шуңа да 2009 елгы кризис аларга зыян китермәде. Мондый гражданнарның балаларын укытуны иртәгегә калдырмавын да исәпкә алырга кирәк. Шулай ук үзләренә белем алуны да. ITEC компаниясенең Казандагы офисы директоры Илдус Галимов әйтүенчә, чит илдә укырга теләк белдергән кешеләр арасында өлкән яшьтәгеләр дә аз түгел икән. Еш кына алар тиз арада инглиз телен үзләштерергә теләүче эшкуарлар. Андыйларга ITEC компаниясе, инглиз телен өйрәтү өчен, Англия һәм Бельгиядә төрле илләрдән килгән шундый ук эшкуарлар төркемендә кыска вакытлы супер-интенсив программа тәкъдим итә.
Реклама
кайсы тренинг компаниясе дә укыту нәтиҗәлелеген бәяләү юллары турында уйлый. Тренинглардан соң үткәрелә торган озатып баручы чаралар системасы бар. Менә шул «гарантияле хезмәт күрсәтү»гә керә дә инде. Нурмөхәммәтов үзе танылган тренерлар килгән саен аларның лекция һәм семинарларын калдырмыйча тыңлап бара, ул аларны эш өчен «кирәкле мәгълүмат» дип кабул итә, шулай ук үзенең базар бәһасен арттыру юлы дип карый. Шул ук вакытта ул тренерлар тәкъдим иткән схемаларның кайбер очракта, мәсәлән, төбәк үзенчәлегенә бәйле яки кадрлар җитмәү сәбәпле эшләмәү ихтималлыгын да кире какмый. 2009 елгы кризис вакытында да тренинглар базары, Галина Маштакова сүзләренә караганда, туктап калмаган. Әмма «тотрыклылык» биләвендә изрәгән аерым компанияләр, ситуацияне кулдан ычкындырып, төпкә утыра язган. Ә инде кризис вакытында нәкъ кирәкле кораллар таба алган уяу компанияләр киресенчә югары үсеш чоры кичергән. Ә 2010 елдан башлап, классик тренинглар базары ел саен 20 процент үсеш белән алга бара. Базарның алга таба үсеше турында сөйләгәндә, Ольга Чеканина 2012 елда
җәмгыять
www.itecgroup.ru Программы магистратуры и МВА Программы бакалавриата и подготовки к бакалавриату в ведущих вузах мира
Каникулярные программы для детей Среднее образование за рубежом Языковые программы для студентов и взрослых по всему миру
Получить консультацию наших специалистов вы можете по тел.:
(843) 278-17-00 (843) 570-23-20 Казань, ул. Островского, 79, оф. 310 23
җәмгыять мәгариф
«Татарстан» журналының чираттагы Экспертлар советында «Гомер буена җитәрлек дивидендлар, яки Белем алуда ничек оттырмаска?» дигән тема тикшерелде. Анда катнаштылар:
Игорь Бикеев, ИЭУПның беренче проректоры, профессор
Илдус Галимов, ITEC компаниясенең Казандагы офисының директоры
Галина Маштакова, «GMC-консалтинг» компаниясенең генераль директоры
Искәндәр Нурмөхәммәтов, «Керамик-центр» сәүдә йортының коммерция директоры
Гузәл Хисмәтуллина, TeamSoft тренинг компаниясе директоры
Ольга Чеканина, Golden Standard компаниясе генераль директоры
24
Чит илләрдә төрле дәрәҗәдә белем алу мөмкинлеге бар − урта һәм югары белем, тел өйрәнү курслары, МВА программалары, кыска вакытлы стажировкалар, балалар өчен каникуляр программалар. Чит илдә БДИ нәтиҗәләре әһәмиятле түгел, анда аттестатка карыйлар, шуңа да дәүләт имтиханын бирә алмаган кеше өчен чит илдә белем алу начар вариант булмас иде. Һәм иң кыйммәтлесе дә түгел − мәсәлән, Дублинда торып уку Мәскәүдә укудан да кыйммәткә төшми, Кытайда исә арзанрак та чыга. Кеше ресурсы өчен көрәштә көнбатыш илләре уку-укыту моделен шундый итеп төзи ки, чит илдән килеп укып чыкканнан соң, студент анда яшәп тә кала. Мисал өчен, Канадада ике ел колледжда укыганнан соң, студентлар сертификат ала, визасын озынайта, эш таба һәм резидент статусы алу өчен документларын тапшыра. Югары белем алырга теләүчеләр колледжның икенче курсыннан соң, университетның өченче курсына кала, бу очракта югару уку йортында белем алу күпкә арзанга төшә. Мондый схема Россиядә, бигрәк тә Мәскәү һәм Себердә киң таралган. Шулай ук, мәсәлән, Канаданың Манитоба провинциясендәге Манитоба университетын тәмамлап, шул ук җирдә эшләргә калган белгечләргә укыган өчен түләгән сумманың 60 проценты салым хисабыннан (tax rebate) кайтарыла. Әлегә Россиянең күпчелек яшьләре чит илдә укуны шунда яшәп калу өчен плацдарм сыйфатында кабул итә. Әмма Россиягә кире кайткан очракта, ди Ольга Чеканина, алардан үзебезнең мәктәп базасы һәм чит ил «мәктәпләре»ндә киңәйтелгән белемнәре нәтиҗәсендә яхшы белгечләр чыга. Искәндәр Нурмөхәммәтов, киресенчә, Россиягә кайткач, аларны каршылыклар көтә, дип саный: — Бездә монда үзебезчә. Үз белемең белән кая барасың, монда безнең җирле менталитет, диләр аларга. – Ул чагында алар Мәскәүдә яхшы эш таба, – ди Илдус Галимов. − Кайтуга ук йомшак урынга утырганы − болары инде хәлле ата-ана баласы: алар гаилә бизнесын дәвам иттерә. Алар инде кайда эшләячәген алдан ук белә, нәрсә өчен укыганын да яхшы аңлый.
Көнбатышта яхшы эш урынына, билгеле булганча, «айтишниклар» өмет итә ала. Аларның бөтенесе дә диярлек университетның 3-4 курсында укыганда ук акча эшли башлый. Шулай ук, Илдус Галимов әйтүенчә, нефть һәм газ тармагы һәм эккаутинг (бухучет) белгечлекләренә ихтыяҗ зур. Барлык төр белгечлекләр буенча студентларга югары уку йортларында вакансияләр ярминкәсе оештырыла, анда эш бирүчеләр иң яхшыларын сайлап ала.
Минем университетлар түгел Өстәмә белем алу базары, ИЭУП проректоры, профессор Игорь Бикеев сүзләренә караганда, кризистан соңгы чорда киңәйгән генә: — Бик еш мөрәҗәгать итәләр, төрледәнтөрлесен сорыйлар. Ә менә озын-озак югары белем алуның якын киләчәктә артка тәгәрәве бар. Хикмәт шунда, хәзер Россиядә дөньякүләм танылган мәгариф учреждениеләренең филиаллары ачыла, шул исәптән электрон формада уку-укыту мөмкинлеге дә бар. Мондый университетларның студентлар саны бездән башка да миллионга таба бара. Дипломнар арасында сайлау мөмкинлеге туа − шартлы рәвештә – Казан университетыныкымы, әллә Лондонның икътисад мәктәбенекеме? Икесенә дә керү шанслары бертөрле диярлек. Игорь Измайлович, бу вазгыять Россиянең мәгариф системасына куркыныч белән яный, дип кисәтә: — Уку-укыту базары кеше санына, ягъни демографик вазгыятькә бәйле. Элек бу өлкәдә билгеле бер киртәләр бар иде, ә хәзер Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү һәм башка процессларга бәйле рәвештә, чит илләрнең югары уку йортлары филиаллары һәм вәкиллекләре яңгырдан соң чыккан гөмбәләр кебек артырга мөмкин. Әле кичә генә дигәндәй, бу темага ректорлар белән сөйләшү булды: барысы да үзләренең уку йортларын һәм фәнни мәктәпләрен саклап калу турында борчыла. Безгә үзебезнең үзенчәлекле якларыбызны саклап калу мөһим, чөнки Көнбатыш максатчан рәвештә хезмәт ресурслары өчен көрәш алып бара. Һәм без аларның демографик чокырларын тутыруга үз өлешебезне кертәбез дә инде. òàòàðñòàí
август 2013
җәмгыять фән
Татарлар тарихка ничек кергән Татар җирләре каян барлыкка килгән, генетик генеалогия мәгълүматлары буенча татарлар кемнәр белән кардәш һәм Россиягә Алтын Урданың кайсы ягын үрнәк итеп алырга – шулар хакында «Татарстан»га ТР ФАнең Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов сөйләде. «Татарларның иң борынгы заманнардан башланган тарихы» дигән җиде томлы академик басманың тәмамланып килүе уңаеннан, әңгәмә шул юнәлештә алып барылды.
Рөстәм Шакиров тексты
26
аны кире кагу мөмкинлеге калмасын. Һәм, тупас итеп әйткәндә, ахырда — татарлар үзләре турында язганнар да шундый әйбәт булып чыкканнар, дип әйтерлек булмасын. Әгәр дә без Россия тарихы дәреслекләрен ачып карасак, элеккечә үк анда башка сыймастай әйберләр күрербез. Кайбер басмалардагы гравюраларда татарлар учакта дошманнарын кыздыралар һәм кеше ашау белән шөгыльләнәләр. Рәсми мәктәп дәреслекләрендә «татармонгол изүе», Куликово сугышы, Казанны алу элеккечә үк татарларны канәгатьләндермәслек итеп бирелә һәм чынлыкта рус, татар һәм башка халыклар арасына чөй кага. — Татарлар тарихының кайсы чоры тарихчылар арасында зуррак бәхәсләр кузгата? — Һәркайсы диярлек. Гомумән, киң колачлы итеп яза башлагач, телисеңме теләмисеңме, тарихи вакыйгаларга яңа караш барлыкка килә. Әйтик, барыннан да элек: татарларның тарихын кайсы вакыттан башларга? Моны аңлар өчен без шундый тирәнлеккә төштек, анда татарлар аерымачык күренми дә. Хәтта төркиләр дә анда аерым гына түгел, башка халыклар белән берлектә чагыла. Татарларның тамырлары Алтайга һәм аннан да ары, Бөек Кытай диварларына, һуннарга (б.э.к. III гасыр) кадәр сузыла. Әмма алар без белгән татарлар түгел әле. Шуңа да без бу очракта һәм аннан соң да, этник тарихны түгел, җирлек тарихын чагылдырдык. Биниһая зур җирлек тарихын. Без Евразия тарихын, һәрхәлдә, шул Евразиянең зур кисәгенең тарихын яздык. Монда тагын бер мәсьәлә килеп туа, өлешчә, идеологик мәсьәлә. Әлбәттә, тарихны сугышлар тезмәсе рәвешендә
күрсәтергә мөмкин. Әмма ул чакта тарих тоташ сугыш һәм тоташ зиратлар булып күзалланачак. Аңлашыла, халык лар күп вакытларын сугышып түгел, төзеп үткәргәннәр − балалар тудырганнар, йортлар төзегәннәр, иген иккәннәр, мәдәниятләрен үстергәннәр. Һәм безнең алга тарихны тигезләү, булганнарны яшермичә, татарларның борынгы бабаларының тормышын мөмкин кадәр объектив итеп, һәрьяклап күрсәтү бурычы куелды. Моны эшләү бик җиңел түгел иде. Конференцияләр үткәрелде, бик күп санда авторлар җәлеп ителде (һәр томга − 70кә кадәр һәм аннан да күбрәк), өстәвенә, алар язганнарны бер уртак концептуаль фикергә берләштерергә кирәк булды. Шиксез, фикерләр төрлелеге дә бар, һәм алар китапта чагылган. Безнең бит энциклопедик түгел, ә академик басма, ә фәндә плюрализмсыз булмый. — Китапта татарларның этногенезы ничек ачылган?
Болгарлар − беркадәр гомумиләштерүче атама, бу этноним түгел, ә бәлки политоним; этниклык түгел, ә «гражданлык». Шуңа да публицистикада буталчык лар килеп чыга, өстәвенә, идеология катнашмалары белән. «Без − болгарлар» яисә «без − татарлар» − мәсьәләнең аңлаешсыз куелышы. òàòàðñòàí
август 2013
Солтан Исхаков фотолары
— Рафаил Сибгатович, «Татарларның иң борынгы заманнардан башланган тарихы»ның бер томын әзерләп чыгару күпме бәягә төште? — Чама белән өч миллион сумга. Төгәлрәк әйтү авыр. Мәсәлән, кайбер әйберләр әзерләүнең башлангыч этабында планлы эш буларак башкарылды, «хезмәт хакы»на. — Ә гомумән, «Татарлар тарихы»н чыгару нигә кирәк булды? Бу гамәлнең мәгънәсе нидә? — Ни өчен, гомумән, тарихны белергә кирәк соң? Аны белмәүнең иң утилитар мәгънәсе шунда, ул төрле социаль проблемалар тудырырга мөмкин − аз да түгел, күп тә түгел. Ягъни мондый җәмгыять маргиналлаша, алкогольгә, наркоманиягә җиңелрәк бирешә, анда суицидлар саны арта һәм башкалар... Без моны экспедицияләр тәҗрибәсе буенча беләбез. Әгәр авыл чәчәк атып яши икән, ышанып әйтергә була − монда үз тарихларын беләләр. Һәм, мөгаен, үз энтузиастлары тарафыннан ул язылгандыр да инде. Әгәр авыл төшенкелектә булса, анда, ышанып әйтергә була, тарихны беркем белми һәм белергә дә теләми. Ни гаҗәп, илләр һәм халыклар белән дә шулай ук. Чөнки тарихка, бернинди конъюнк тур тирбәлешләргә карамастан, ниндидер асыл чынбарлык, ниндидер тотрык лылык салынган. Әмма татарларның аерым үзенчәлеге дә бар. Аларның тарихы соңгы йөз елларда шул дәрәҗәдә ялганга уралган, аны язарга гына түгел, хакыйкатьне торгызырга кирәк. Һәм моны, документлар һәм фактларга нигезләнеп, Россия һәм чит илләрдәге иң абруйлы тарихчылар көче белән эшләп расларга кирәк. Ягъни бу тарихны шундый итеп язарга, ахырдан
фән җәмгыять
27
җәмгыять фән
28
Чынлыкта, б.э.ның VI-VII гасырларыннан башлап, татар халкын оештырган барлык компонентлар азмы-күпме ачык күренә. Шушы вакыттан башлап, кайсы кабиләнең каян һәм кая хәрәкәт итүен, кемнәр белән берләшүен күзәтә алабыз. Кытай һуннары жужаньнар басымы астында Алтайны кичеп чыгалар, Идел һәм Урал арасында нигез коралар, анда угырлар (протовенгрлар) белән катнашалар. Атилла җитәкчелегендә Көнбатышка юнәләчәк һуннар барлыкка килә. Һун кабиләләренең берсе − болгарлар. — Гаплотөркемнәрне өйрәнүче генетик генеалогия тикшеренүләре «Татарлар тарихы»нда чагылыш таптымы? — Әлбәттә, без бу тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен өйрәнәбез. Октябрь аенда, мәсәлән, тарихи ялганышлар яисә тел буенча эшләүче генетикларны зур булмаган семинарга җыячакбыз. Әмма эш шунда, генетик тикшеренүләрне әлегә тарихи хакыйкать дип кабул итәргә ярамый, аларны акдемик хезмәтләрдә карарга иртәрәк. Шул ук вакытта инде бүген үк татарлар мәсьәләсендә бик кызык вазгыять барлыкка килә. Булган мәгълүматларның репрезентатлыгы турында бәхәсләшергә мөмкин, әмма булган кадәресеннән аңлашылганча, татарларда барлык Ү-хромосомалар да бар диярлек − төрки, арий, европа, скандинав, фин һ.б. Бу Алтын Урданың эретү казаны булганлыгын раслап тора. Сүз уңаеннан, русларда да шундый ук катнашма.
— Ә сез, алга таба үсеш алган генетик тикшеренүләр тарихи сенсацияләр чыганагына әверелер дә, кемнәрдер, бәлки, бу хакта дәшми калдырырга теләр, дип уйламыйсызмы? — Бик мөмкин. Хәтта Рюриковичларның да викинглар түгел, ә бәлки, Идел буе финнары булуы турындагы дәлил дә бөтенесенә ошап бетми. Шулай да безнең җиде томлык кай ягы белән яхшы? Без баштан ук бернинди идеология белән дә бәйләнмәдек. Татарларның официоз тарихы юк, яки, булса да, объектив түгел иде, шулай итеп, безнең куллар òàòàðñòàí
август 2013
Солтан Исхаков фотолары
— Фәнни яктан караганда, монда зур проблема юк. Татарларның күп компонентлы этнос икәнлеге аңлашыла. Заманчага азмы-күпме якынрак сыйфатлары белән ул, нигездә, Алтын Урда чорында формалаша, ә ул − дәүләти, мәдәни, кануни, сәүдә, финанс һәм башка юнәлешләрдә кайнап торган биниһая егәрлектәге казан булган. Ул, кабиләләрне кайнатып, зур халыкларга әверелдергән. Тагын да әүвәлгерәк чыганаклар шулай ук мәгълүм − Төрки каганат, һун компоненты. Әмма һуннарның да төрлесе булган: көнчыгыш (кабилә исемнәренә тирән кермәс өчен, шартлы рәвештә аларны шулай атыйк) һәм көнбатышлар − болгарлар. Тик болгарлар − беркадәр гомумиләштерүче атама, бу этноним түгел, ә бәлки политоним; этниклык түгел, ә «гражданлык». Шуңа да публицистикада буталчыклар килеп чыга, өстәвенә, идеология катнашмалары белән. «Без — болгарлар» яисә «без − татарлар» − мәсьәләнең аңлаешсыз куелышы. Татарларның да килеп чыгышы бертөрле генә түгел. Гаҗәеп көчле дәүләт булган Кимак каганатын алыйк, Х гасыр. Анда кимаклар һәм кыпчаклар яшәгән, соңгылары шул вакытта шунда ук эреп таралган да. Ә кимаклар − татар кабиләләренең берсе. Дала татарлары нугайлар дип аталган кебек. Яки, әйтик, Алтын Урдага караган Үзбәк хан кешеләре үзләрен үзбәк дип атаганнар − шул рәвешчә үзбәк халкы барлыкка килгән. Һәм бүгенге заман күзәтүчесенә алар инде татар булып күренмәс.
Хәтта Казан артында да кемнәр генә очрамый. Мин, мәсәлән, Рюриковичларның кардәше булып чыктым. Өстәвенә, бик якын, гади күз белән караганда да, мине бүгенге Рюриковичларның икенче, өченче буын туганы дип уйларга мөмкин. Шул ук вакытта Рюриковичлар үзләре − викинглар түгел, финнар. Ү-хромосома буенча минем гаплотөркем алтайныкы (билгеле инде, шартлыча). Һәм, күрәсең, әле Алтайга кадәр үк, алты-җиде мең ел элек, кайдадыр Маньчжуриядә фин-угырлар һәм төркиләр бер тамырдан килеп чыккандыр. Ә Рюриковичлар нәкъ менә биредән, Иделдән чыккан. Скандинавиягә алар күпкә соңрак барып эләккәннәр. Ни гаҗәп, татарлар арасында монголлар һәм казахларга хас С-гаплотөркемен йөртүчеләр юк диярлек. Мөгаен, алар барлыкка килер – әлегә сайлау җитеп бетми, әмма аларның бик аз булачагын инде чамаларга мөмкин. Ә руслар арасында ул очрый. Менә сезгә «татар-монгол изүе». Ә мишәрләр арасында яһүд-ашкеназиларда еш очрый торган G-гаплотөркемен йөртүчеләр бик күп (Казан арты татарларында алар, киресенчә, бик сирәк). Күрәсең, Хазар каганаты мирасыдыр. Шунысы кызык, тел һәм генетика шәҗәрәләре инде күп яктан охшаш. Димәк, генетик тикшеренүләр безнең өчен шактый объектив тарихи картинаны торгыза. Һәм шул ук вакытта кайбер моментларны, әйтик, кабиләләрнең күчешенә кагылганнарын аныкларга да булыша. Хәзер бик күп археологик материаллар тупланган, һәм сөякләргә генетик анализ ясау безгә өстәмә мәгълүмат бирә. Минемчә, башка фәннәр белән комплекста, бу − перспективалы юнәлеш.
фән җәмгыять
Ни гаҗәп, татарлар арасында монголлар һәм казах ларга хас Cгаплотөркемен йөртүчеләр юк диярлек. Ә руслар арасында ул очрый. Менә сезгә «татармонгол изүе». бәйләнмәгән, алдан билгеләнгән күрсәтмә юк. Без бары тик объектив тарихны гына язарга телибез, шуңа күрә Казахстанның да, Себернең дә, Мәскәүнең дә генетиклары безнең белән эшләргә тели. Чыңгызханга да яңа караш барлыкка килергә мөмкин. Аның бүгенге замандагы буыннары С-гаплотөркеменә карамый. Без хәзер бу предметка үз ханнарыбызның Кремльдә сакланган калдыкларын тикшерәбез, әмма бу ханнар − җүчилеләр. Ә җүчилеләр чыңгызлымы − бу хакта күптән бәхәс бара. — Басма рәвештә Чыңгызханның кем булуын фаразларга шикләнмисезме? Сезнең фикер ул чактагы Европа сәяхәтчеләренең аны җирән чәчле
һәм яшел күзле дип тасвирлавы белән туры киләме? — Әйе, төрле фикерләр бар. Беләсезме, әгәр дә мин Тарих институты директоры булмасам, бәлки, үз фикеремне кычкырып әйтер идем. Тик ул әлегә документлар белән расланмаган. Көтүчеләр дәүләтләр төзергә сәләтле түгел, дип язган популяр публицист Александр Бушков белән килешәм, дип кенә әйтә алам. Ә татарлар Чыңгызханга кадәр үк алты дәүләт төзегән инде. — Сездә Чыңгызхан турындагы бүлекне кем язды? — Танылган Петербург тарихчысы Евгений Кычанов. — Ул да, сезнең кебек үк, евразия позицияләрендә торамы? — Беләсезме, Алтын Урда, Төрки каганаты һәм аеруча татарларга ничектер кагылышы булган эш белән шөгыльләнә икән, алар барысы да, телисеңме-теләмисеңме, «евразияле». Бернинди татар-монгол изүе булмаганлыгы аларга көн кебек ачык. — Үзегезнең бер мәкаләгездә сез Чыңгызхан империясенең дөньяга ил
белән идарә итүнең нәкъ менә евразия ысулын бирүе турында раслаган идегез, ул «федераль» законнарның сакральлегенә ышанудан һәм шул ук вакытта законнарның территория мәнфәгатьләренә һәм аларның традицияләрен яклауга якынлыгыннан гыйбарәт. Һәм сез бу ысулны Россия өчен үрнәк дип саныйсыз. Әллә сез чыннан да бүгенге көндә, әйтик, илебезнең Конституциясенә сакраль мөнәсәбәткә ирешү мөмкин дип саныйсызмы? — Әлбәттә, бу бик катлаулы. Беренчедән, бу мәгърифәт мәсьәләсе. Икенчедән, әгәр федераль түрәләр Конституцияне иң элек үзләре боза икән, башкаларны ничек закон белән исәпләшергә өйрәтергә? Беләсезме, РФ Конституция суды карарларын явызларча бозучылар кемнәр? Беренче урында − гомуми билгеләнештәге судлар, икенче урында − Дәүләт Думасы, өченче урында − РФ Хөкүмәте, һәм бары дүртенче урында гына − федерация субъектлары. Америкада берәү дә Конституциянең ничек бозылырга мөмкин булуын аңлый алмый. Мин Стэнфордта укыган лекцияләремнең берсендә Россиядә мондый хәлнең булуы турында әйткән идем − барысы да кычкырып көлде. Алар мине шаярта дип уйлады. Россиядә берәр ел яшәп карамаган америкалы моны башына сыйдыра алмый. Әгәр дә Төп закон сакраль булмаса, башка законнар да «җиңелчә» генә кабул ителә. Ни өчен Чыңгызхан бөтен диннәрне дә таныган, ә атеистларны җене сөймәгән, аларны кешегә санамаган? Чөнки синең күңелеңдә иман булмаса, син законнар белән дә санлашмаячаксың. Ул чакта иксез-чиксез империя белән ничек идарә итәргә? Бүген һәркемнең кесәсендә телефон, илдә көч структураларының биниһая зур штаты бар, ә законнарның үтәлешен тикшерү барып чыкмый. Коррупция барысын ашап бетерә. Ә теге заманнарда? Закон бозучы артыннан дала буйлап чабып кара: мең чакрым тегендә, мең чакрым монда... Шулай булгач, барысы да закончалыклы: халыклар законга ихлас ышанган, ә хан аларга динен, мәдәниятен, тормыштагы гореф-гадәтен калдырган. Һәм бик тә уңайлы 10 процентлы салымын алган. Һәрхәлдә, байтак рус кенәзләре аны уңай бәяләгәннәр. 29
җәмгыять хезмәт күрсәтү
Тукта, кем килә? Паспортыгызны күрсәтегез!
Илебездә, хәтта ЦРУга караганда да, электрон документ әйләнешенә ышаныч азрак белдерелүен тою кызганыч. Ул безнең түрәләргә кирәк түгел димәс идем, уңайлырак та әле-хисап тоту өчен. Их, менә мөрәҗәгать итүчеләр генә шомарып беткән контора хезмәткәрен аннан файдаланырга да мәҗбүр итмәсә икән ул — үтенеч белән килүченең чираттагы анкетага үз кулы белән йөзенче мәртәбә күчереп язылучы «шәхси саклаудагы документлар» ничек йөрәккә якын иде бит... Владимир Матылицкий тексты 30
òàòàðñòàí
август 2013
хезмәт күрсәтү
«
Минем һөнәри эшчәнлегем белән чит ил паспортына ия булу хокукым арасында нинди үзара бәйләнеш бар инде, йә? Сәер хәл. Хезмәт кенәгәңнең расланган күчерелмәсен илтеп бирүдән тыш, аның эчтәлеген, бормалы-сырмалы итеп төзелгән, биниһая зур күләмле анкетага да күчереп язарга кирәк булгач (нәни генә хата ясаудан Аллам сакласын, бөтенесен яңадан тутырырга туры киләчәк!), үтә дә мөһим булып чыга инде, күрәсең.
Теркәүле фотоны алыштыру
Солтан Исхаков фотосы
җәмгыять
Чирек гасыр элек, вакыты җиткәнгә күрә, паспортымны алыштырганда, инспектордан, хатының, балаң булуын, теркәлгәнлегеңне нәрсәгә янәдән документлар белән расларга кирәклеген сорадым. «Сезнең сүзгә генә ышаныргамы әллә?» — дигәнне ишеткәч, чәчләрем үрә торды. Сезгә документ тапшыралар икән, алмашка шундыен: кайчандыр документлар нигезендә раслап, мәгълүматын үзегез тутырганын күчереп бирегез. Үзгәрешләр турында үзем хәбәр итеп торырга бурычлымын (үзем өчен дә кирәк), ә минем намуслымы-юкмы икәнлегемне тикшерү сезнең эш түгел. Шик туса, документларны соратып алыгыз. «Объект»ның үз көченнән файдаланып, аның өстеннән шымчылык итү — әдәпсезлекнең дә иң зурысы! «Дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр турында» гы 210нчы ФК өч елдан бирле гамәлдә. Күп ел элек үзем кергән әлеге дә баягы паспорт өстәленә узам. Паспорттагы фотоны алыштырыр өчен, башка нәрсәләрдән тыш, «паспортта мәҗбүри билгеләр куеп чыгу өчен кирәкле документлар: хәрби билет, 14 яшькәчә булган балаларыңның туу турындагы таныклыгы, тору урыныңда теркәлүеңне раслаучы рәсми кәгазьләр, никахны теркәү, өзү таныклыгы» таләп ителә. Бернәрсә дә мәңгелек түгел, диләр тагын… Дөрес, Интернет пәйда булды. Хәзер чит ил паспортына gosuslugi.ru яки uslugi. tatar.ru сайты аша заказ бирергә була. Уңайлы! Әмма беренче карашка гына. Алгарыш нибары аны алу өчен тутырып җибәрелә торган электрон бланкның булуында гына. Ә менә фотографияләр ябыштырылган анкета-гаризаны, ике нөсхәдә чыгартып алып, эш бирүчедә раслатырга кирәк булачак. Җитмәсә, хәрби билетыңның (хәрби хезмәт итәргә бурычлы затларга) һәм хезмәт кенәгәңнең ксерокстан чыккан күчерелмәсен ФМХИнә алып барып күрсәтергә кирәк. Минем һөнәри эшчәнлегем белән чит ил паспортына ия булу хокукым арасында нинди үзара бәйләнеш бар инде, йә? Сәер хәл. Хезмәт кенәгәңнең расланган күчерелмәсен илтеп бирүдән тыш, аның эчтәлеген, бормалы-сырмалы итеп
төзелгән, биниһая зур күләмле анкетага да күчереп язарга кирәк булгач (нәни генә хата ясаудан Аллам сакласын, бөтенесен яңадан тутырырга туры киләчәк!), үтә дә мөһим булып чыга инде, күрәсең. Эш бирүчеләремнең мәгълүматы кая китә соң? Нишләп ТРның Хезмәт мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына юлланмый? ФМХИ шуннан ала алыр иде. Гомумгражданлык паспортын алганда, атап үтелгән барлык документларны (кабул ителү өчен, телефоннан чиратка язылып) үзең алып барып күрсәтергә кирәк. Электрон уңайлылык шуннан гыйбарәт: моның турында бүлек диварындагы стендтан гына түгел, сайттан да укырга була. Менә сиңа, әбекәй, электрон документ әйләнеше … Бәлки, мондый катгыйлык һәм катлаулылык төп документка гына кагылышлыдыр? Их, шулай гына булсачы…
СТИНыңны булдыр, балакаем… Бервакыт дустым белән ФСХнә кергән идек. Аңа үз кулы белән гариза язып, дөя түгеллеген, «Мөгезләр һәм тояклар» ҖЧҖдә «түләнгән» эш хакының чеп-чи ялганлыгын, шуңа салынган биш мең тәңкә салымның хаксызлыгын расларга туры килде, чөнки аның әлеге ҖЧҖны да, хезмәт килешүен дә, керемне күргәне юк иде. Эшкуарларда мондый алдаулар булгалап тора, чит кешеләрнең паспорт базасы мәгълүматларына тиенәләр дә урлаган акчаларын «килешү буенча эшләүчеләр»гә «бүлеп язалар». Үзара аңлашуларга, эчке телефоннан сөйләшүләргә, консультацияләргә, документлар күрсәтеп, гариза язуга сәгать ярым вакытыбыз әрәм китте. Ә нишләп әлеге хәл алдакчылар кармагына кабучы корбанның баш авыртуы гына булып калганлыгын, ә ата караклар белән көрәшергә тиешле инспекторларныкы түгеллеген ФСХнең шәһәр идарәсендә аңлатып бирмәделәр. Шәхсән үзем ФСХнең район бүлегендә яңа туган сабыйга Салым түләүченең идентификация номеры (СТИН–ИНН) алу процедурасы белән кызыксындым. Үзең белән алып килгән документларның төп нөсхәсендәге мәгълүматларны кертеп, хикмәтле анкета тутыру кирәк икән. Нарасыйга мөнәсәбәттә монысы нигә инде,
гадиерәк кенә эшләп булмый мени? Бүлек башлыгына: «Әлегә тулыканлы салым түләүчегә әверелмәгән сабыйга, СТИН аның тууы яки теркәлүе фактына таянып кына, автомат рәвештә биреп булмый мени инде?» — дигән сорауны юллыйм. Шулай бит инде: номер автомат рәвештә бирелә, дигән җавап ишетәм. Ә менә таныклык бары тик тулы шәкелле гариза һәм бөтен документлар нигезендә генә тапшырыла. Хәзер www.nalogi.ru сайты аша гариза бирергә була, әмма шәхсән үзең ФСХнә барып, әүвәле электрон имзаңны шәкелләштерү лазем. Әлеге хезмәт ведомствоара документ әйләнешеннән бер читтәрәк тора: үзендәге мәгълүматны беркем белән дә бүлешми (шунысы кызыклы: ватандашларыбызның керемнәре хакындагы рәсми мәгълүмат дәүләт оешмалары вәкилләре өчен сер булудан туктаса, моның нәрсәсе җинаятькә тиң гамәл булыр икән?). Түрәләрдә «үтеп кереп булмый» дигән сылтау калмадымы инде, – дигән соравыма, ТРның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының ведомствоара электрон хезмәттәшлек мәсьәләләре өчен җаваплы урынбасары Әнисә Гайнуллина түбәндәге җавапны бирде: — Әлегә ведомствоара мәгълүмат алмашу тиешенчә җайга салынып җитмәгән. Мәгълүматның бөтен төрләре электрон кимәлгә китерелмәгән. Хәзерге көнгә федераль хакимият органнарының барысы да үз системаларын ВХМСна (ведомствоара хезмәттәшлекнең мәгълүмати системасы) тоташтырмаган. Әмма бу әле 210нчы ФК таләпләрен үтәмәскә дигән сүз түгел, хезмәт күрсәтүче органнар, мөмкин булган барлык ысулларны кулланып, берберсеннән мөстәкыйль рәвештә (шәхси саклаудагы документлардан кала) бөтен кирәкле мәгълүматны соратып алырга тиеш. Шәхси саклаудагы документлар — паспорт, хәрби билет, машина йөртү таныклыгы, хезмәт кенәгәсе, туу, никах теркәү, аерылышу турындагы таныклыклар һ.б. (18 төрдә) чыннан да кешенең үзе тарафыннан алып килеп күрсәтелә. Әмма начар тенденция пәйда булды: ведомстволар, хәтта кирәкле мәгълүматлар ВХМСда булган очракта да документ таләп итә. Һәм канун моңа юл 31
җәмгыять хезмәт күрсәтү
«
Дәүләт оешмалары коридорларында күпме вакытыбыз суга салынганын, ничаклы нерв күзәнәкләре һәлак булганын кем санап чыгарган! Ә күп кенә электрон дәүләти хезмәт күрсәтүләр, асылда, әлегә нибары кайбер түләүләрне (штрафлар, акчалата җыемнар, кертемнәр, билетлар, күрсәтелән хезмәтләр) башкарып чыгарга, чиратка язылырга, бланк бастырып алырга гына мөмкинлек бирә.
куя. Соратып алып маташканчы, белгеч үзе «эш белән шөгыльләнсен», янәсе, ә сумка тулы документлар төяп (аларны югалту ихтималына дучар булса да), инстанцияләр буенча тилмереп йөрү — үтенеч белдерүченең үз проблемасы.
Белешмәләрең күбрәк булган саен яхшыракмы?
Танышым РПФна картлык буенча пенсияне ничек рәсмиләштерергә икәнлеген белергә барган. Кирәкле документлар исемлегенә күз салгач, уйланып башын кашыган: «Бөтен Рәсәй буйлап әлеге белешмәләрне җыеп бетергәнче, пенсиядә түгел, зиратта булырмын, мөгаен». Үтә дә озын исемлектә «пенсияне иминиятләштерү таныклыгы (төп нөсхә, ксерокс күчерелмәсе) дә бар − булган хәлдә». Нәрсә, әллә РПФнда әлеге мәгълүматлар да юкмы?! Янәдән хәрби билетың белән дипломыңны чыгарып сал. Армия хезмәтендә булган һәм вузда укыган елларың хезмәт стажыңнан чыгарып атылган икән, биредә аларның ниемә хәҗәте бар? Болай гына кызыксынсагыз — соратып алыгыз. РПФның Татарстан Республикасындагы Бүлекчәсе идарәчесе Марсель Имамов: РПФ бүлекчәләрендә СНИЛС таләп итәргә тиеш түгелләр, бу — гадәттән тыш хәл дип, беркадәр тынычландырды. Әмма пенсия рәсмиләштерү өчен кирәкле документларның күбесе «шәхси китереп күрсәтергә тиешлеләр» төренә керә. РПФ башка ведомстволардан бары тик бердәм социаль салым түләнүе (ФСХ), бүтән ведомстволар (ЭЭМ, ФКХ, ГТХХ) линиясе аша пенсия түләүнең туктатылуы, эшсезлек буенча пособие алу чорлары (мәшгульлек органнарыннан) турындагыларын гына соратып алырга мөмкин. Яхшы яңалык бар: пенсия билгеләү өчен кирәкле документларны булачак пенсионерлар эшләгән оешмаларның кадрлар бүлеге хезмәткәрләре әзерләячәк. Хезмәткәрнең пенсиягә чыгу хокукына ия булуына бер ел кала, кадрлар бүлеге белгечләре аңа документлар пакеты шәкелләштерә. Алдан тикшерү өчен, аларны электрон кимәлдә РПФның территориаль органнарына юллый. Пакетка үзең китереп күрсәтергә тиешле 32
документларның күчерелмәләре дә салына. Пенсия гражданның РПФна нибары бер мәртәбә мөрәҗәгать итүе нигезендә билгеләнә. Гаризасын ул үзе яза (пенсиягә чыгу хокукына ия булуына бер ай кала, әмма иртәрәк түгел), ә РПФндагы күчерелмәләрнең дөреслеген тикшереп раслау өчен, шәхси саклаудагы документларын да китереп күрсәтә.
Минем турында тагын нәрсәне белмисез икән?
ТРның Хезмәт мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева безгә электрон досьеларның 1998 елдан ук шәкелләшә башлавы хакында бәян итте. Шул чакта, республиканың халыкны адреслы социаль яклау программасы нигезендә, жетоннар һәм чеклар исәпләү өчен, беренче программалы продукт пәйда булды. 2003 елдан башлап, ТКХ күрсәткән хезмәтләргә түләүгә субсидияләр кертелгәч, база киңәйде. — Республиканың бөтен халкының базасы идарәче компанияләр биргән мәгълүмат нигезендә шәкелләшә, — дип сөйли Наталья Бутаева. − Бу гражданнарның теркәлү урынындагы паспорт өстәлләре хезмәткәрләреннән алынган мәгълүмат. Безгә ай саен ТКХга түләүләрегез һәм бурычларыгыз хакында белешмә килә. Муниципаль берәмлекләр шәхси секторда теркәлүчеләр турында хәбәр җиткерә. Коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр – идарәче компанияләргә кермәгәннәр, шәхси сектордагылар, газ яки электр өчен счет-фактурадан аерым гына түләүчеләр турында, РПФ бүлекчәсе – пенсияләр күләме, акчалата түләүләр һ.б. хакында мәгълүмат бирә. Медицина-социаль экспертизасы инвалидлар һәм тернәкләндерүнең шәхси программалары буенча мәгълүмат тапшыра. Халык мәшгульлеге үзәкләре сезнең исәптә тору-тормавыгыз, күпме пособие алуыгыз хакында хәбәр итә. ТИБ ветераннар базасын шәкелләштерә... Әмма министрлык электрон кимәлдә ала алмый торган мәгълүматлар да бар. Керемнәр турындагысыннан тыш, төбәктән читтәге загсларныкын белеп булмый. Загсларның әлегәчә гомумфедераль базасы юк, шунлыктан башка төбәктә
туучыны да, өйләнүчене дә табуы авыр булачак. Мәгариф һәм фән министрлыгы белән кыенлыклар бар. — Без сезнең гаилә составы турында белә алмыйбыз, — дип өсти Наталья Бутаева. − Шунлыктан документлар таләп итәбез. Бары тик паспортлар һәм керем турындагы белешмәләр нигезендә генә, субсидиягә тиенә алмассың. Хәтта никахыгыз бер генә, балаларыгыз законлы, фатирыгыз туганнан бирле үзегезнеке, бөтенегез шунда теркәлгән булсагыз да. Паспортларга өстәмәгә, сезнең ата-аналык хокукыннан мәхрүм ителмәгәнлегезгә инану өчен, балаларыгызның туу турында таныклыклары да кирәк. Торагыгыз дәүләт теркәве системасы (2003 елга кадәр) кертелгәнче сатып алынган булса, аңа хоукыгызны раслаучы документ таләп ителә, балаларыгызның эшләмәве, ә укуы хакындагы белешмәләрне, алар белем алган мәктәпләрдән юллыйсыз. Теоретик яктан караганда, алар 14 яшьтән эшләү хокукына ия...
Гаеплелек презумпциясе Илебездәге дәүләт органнары (кешеләр түгел, нәкъ менә структуралар) алдан ук кешеләрдә ят кеше исеменә чит ил паспорты юнәтергә теләүдән башлап, чүп чиләгенә чыгарып атылган яңа туган нарасый өчен пособие даулауга чаклы, исәпсез-хисапсыз коточкыч гөнаһларга батуда шикләнә булып чыга. Үзләре тарафыннан бирелгән паспорт мәгълүматлары, никахны теркәү хезмәте яки фатир бюросы белешмәсе белән туры килмәүдә шикләнә. Гражданның хәрби һәм хезмәт биографиясе — аерым «җыр». Әле 2005 елда ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы пластик электрон карта кертергә ниятләгән иде, анда авыруның гадәти кәгазь медкартасына язылган (анализлары, диагнозлары белән) бөтен мәгълүмат сакланырга тиеш иде. Әмма әлегә бу эшне туктатып тордылар, чөнки табиб сере, ялган досье әмәлләү (теләсәң, яңа туган сабыйга − пенсия, армиягә китәсе егеткә инвалидлык рәсмиләштер) мәсьәләләре калкып чыкты. Әмма гадәти документларның да ялганын ясыйлар бит! Бер очракны беләм: фатир яллап торучы òàòàðñòàí
август 2013
хезмәт күрсәтү
«
җәмгыять
Илебездәге дәүләт органнары (кешеләр түгел, нәкъ менә структуралар) алдан ук кешеләрдә ят кеше исеменә чит ил паспорты юнәтергә теләүдән башлап, чүп чиләгенә чыгарып атылган яңа туган нарасый өчен пособие даулауга чаклы, исәпсез-хисапсыз коточкыч гөнаһларга батуда шикләнә булып чыга. Үзләре тарафыннан бирелгән паспорт мәгълүматлары, никахны теркәү хезмәте яки фатир бюросы белешмәсе белән туры килмәүдә шикләнә. Гражданның хәрби һәм хезмәт биографиясе — аерым «җыр».
бәндә, ялган паспорт нигезендә, торакка хокук бирүче документларны күрсәтмичә генә, чит кеше фатирын сатып җибәрә язган. Бөтенесенең «очы очка ялганды», дигәндә генә... Яңа милек иясе чын хуҗадан торакны бушатуын таләп итә башлагач кына, ул прокуратурага вакытында килеп өлгергән. Дүрт ел элек «К» (хәзерге атамасы башкача) бүлеге белгечләреннән: Россиядә «электрон хөкүмәт»нең булуы мөмкинме, дип сорадым. Мине: «Реаль хәл. Безгә «Майкрософт» чын ачкычларын тапшырды. Әгәр дә персональ мәгълүмат белән эш итүче оешманың лицензиясе, саклык, шифрлау, кодлаштыру буенча программалаштырылган аппаратлы комплекслары бар икән, гарантияле ныклык шифр каналлары ачкычларын куллансалар, дәүләт органнары үзара хезмәттәшлегенең иң отышлы ысулы ул», дип ышандырдылар.
Әмма шунда ук, россиялеләрнең күпчелегенең моңа әзер түгелеген дә искәрттеләр. АКШтагы кебек төгәл инструкция буенча эшләү кирәк, аларда яшерен мәгълүмат сейфта саклана, аннан куллану вакыты аерым журналда теркәлеп бара. Ә Россиядәге предприятиенең баш хисапчысы, флэшкада нурлы ачкычы булган килеш, һаман саен аны уемтыга кертергә иренгәнлектән, ачкычның файлын компьютерының эш өстәлендә генә саклый. Менә шундый принципиаль аерма. Электрон элемтәгә тугрылыклы гади кешеләр исә, элеккечә ТТК, ТИБ, кадастр һәм теркәү палаталары, салым хезмәте, социаль тәэминат, пенсия фонды, загс һәм ФМХИ арасында, хәлдән таеп, ары-бире чабып йөри … Дәүләт оешмалары коридорларында күпме вакытыбыз суга салынганын, ни-
чаклы нерв күзәнәкләре һәлак булганын кем санап чыгарган! Ә күп кенә электрон дәүләти хезмәт күрсәтүләр, асылда, әлегә нибары кайбер түләүләрне (штрафлар,акчалата җыемнар, кертемнәр, билетлар, күрсәтелән хезмәтләр) башкарып чыгарга, чиратка язылырга, бланк бастырып алырга гына мөмкинлек бирә. Шәхсән үзем дәүләт хезмәтләре сайтларының түрәләргә генә түгел, безгә дә уңайлы булып эшли башлаячагына өметләгәм. Хәтта республика һәм федераль сайтларында теркәлдем, gosuslugi.ru га керергә мөмкин булсын өчен, иренмичә IT-паркка барып, кечкенә конвертчыктагы серле кодны да алып кайттым. Гомумән алганда: «иптәш, ышан, техник бәхет йолдызы кабыначак әле ул!». Әлегә − инспектор кабинетына керергә кайсыгыз актыккы? Сәгать ничәгә чаклы кабул итүләрен әйтә алмассызмы?
Видеокүзәтү – бизнес-процессларны контрольдә тотуның нәтиҗәле ысулы Августта «Дом.ru Бизнес» әйдәп баручы телеком-оператор Казанда корпоратив клиентлар өчен видеокүзәтү тәкъдим итте. Яңа уңайлылык бәхәссез өстенлекләргә ия һәм бизнесны контрольдә тотуны шактый яхшырта. Видеокүзәтү хезмәтенә түбәндәге өстәмә опцияләр каралган: бинада булган, аннан чыккан яки кергән кешеләр турында статистика; объектларны видеоархивта һәм реаль вакыт агышында йөз, кадрдагы урыны, размеры һәм үзенчәлекле билгеләре буенча эзләү; тавышны барлык яисә билгеле бер камералардан яздыру һ.б.
«Дом.ru Бизнес» видеокүзәтүне тулысынча оештыра һәм ныклы бизнес алып барырга ярдәм итә!
Реклама
«Дом.ru Бизнес» тәкъдим иткән видеокүзәтү – ул: операторның серверы видеоархивында 30 көн дәвамында мәгълүматны саклау; видеоархив белән идарә итүнең җиңеллеге һәм «шәхси кабинет» аша кирәк нәрсәләрне мөстәкыйль көйли алу; системаның өзлексез эше, тәүлек буена күрсәтелүче гарантияле техник ярдәм; дөньяның теләсә кайсы ноктасында видеоны карый алу мөмкинлеге.
33
фотопроект казан универсиадасы
«Алтын» өчен көрәш
34
òàòàðñòàí
август 2013
казан универсиадасы
«
фотопроект
Универсиадада медальләр көчле көндәшлек нәтиҗәсендә яуланды. Уеннар барышында 152 «алтын» яулаган Россия җыелма командасының һичшиксез өстенлеге берәүдә дә ялгыш фикер уятмасын. Һәр җиңү гаять көчле көрәш аша килде, беркем дә җиңел генә бирешергә теләмәде. Универсиада призерлары арасында — 70 ил вәкиле!
Солтан Исхаков фотосы
35
èêå ôèêåð
Марат Шакирҗан улы Хөснуллин
уңай портрет
Идеаль башкаручы
Фотолар Мәскәү мэры һәм хөкүмәте рәсми сайтыннан алынды. 36
òàòàðñòàí
август 2013
Марат Шакирҗан улы Хөснуллин
Татьяна Колчинадан уңай портрет
èêå ôèêåð
ТР
ның элекке төзелеш министры Марат Хөснуллин ике ел ярымнан артык Мәскәү төзелеш комплексын җитәкли. Бүген аны башкала хөкүмәтендәге иң йогынтылы кешеләрнең берсе, дип саныйлар. Мәскәү икътисадының капиталга һәм коррупциягә иң бай тармакларыннан берсен (иң баен дип тә була) җитәкләсә дә, Марат Шакирҗан улы үтә тыйнаклыгы белән аерылып тора. «Хәйләкәр татарлар» (әлеге гыйбарәне сәяси лексиконга Владимир Путин кертеп җибәргән иде) плеядасының күренекле вәкилләреннән берсе буларак, ул зиннәткә табынмый, бәлки дәлилли, үтенә, үзләштерә һәм хисап тота белүе белән башкалардан бер башка өстенрәк тора.
Үрнәк лобби
уңай портрет
Республика төзелеш министрлыгы башлыгы вазыйфасында тугыз ел эшләү дәверендә Хөснуллин күрсәткән лобби сәләте нәтиҗәсендә Татарстанга күпмиллиардлы финанс елгалары акты. Марат Шакирҗан улы Россия Финанс министрлыгы каршында кулын сузып соранып тормады − безгә күпме, ни өчен, нәрсәгә акча кирәклеген ул даими рәвештә нигезле итеп дәлилли алды. Аның соңгы казанышларыннан берсе (республикадан китмәгән очракта алар тагын да күбрәк булыр иде) − Татарстанның капитал сыешлылыгы миллиардлаган сумнар белән исәпләнгән «Арзанлы торак» федераль программасында катнаштырылуы. Мәгълүм булганча, республикадагы эчке инвестицияләрнең 70 проценты төзелеш комплексына туры килә, шунлыктан аяк терәп әйтеп була: нәкъ менә Хөснуллин җитәкләгән зур төзелеш Татарстанга икътисадый тотрыклылык терәге статусын бирде дә инде. «Арзанлы торакка» әйләнеп кайтыйк әле. Башкалага күчәр алдыннан гына Марат Шакирҗанович «2011–2015 елларда ТРнда торак төзелешен үстерү» яңа республика программасының төп нигезләмәләрен тәкъдим иткән иде. Аны эшләгән министр җитәкчелегендәге команда акча бүлү зарурлыгын (федераль бюджетны да кертеп, барлык чыганаклардан) тиененә кадәр төгәллек белән исәпләп дәлилләде. Документны яклау өчен Хөснуллин ведомствосы иң куәтле ресурсларны эшкә җикте. Һәм менә нәтиҗәсе: Россия өчен беренче булган концепция кабул ителеп кенә калмыйча, «Торак» федераль максатчан программасына да кертелде. Әгәр форс-мажорлар килеп чыкмаса, федераль программа чараларын төбәктә үтәүгә (бу исә яшь гаиләләргә ярдәм итү дә, хәрбиләр өчен торак сертификатлары да, эконом-класслы торак төзелеше күләмен арттыру да, социаль инфраструктура объектларын төзү дә һәм тагын бик күп нәрсә) Мәскәү безгә 30 миллиард сумлап акча бүләчәк. Сүз дә юк, Татарстанга моның өчен торак төзү буенча үзенә югарырак бурычлар алырга туры килде. «РФ Төбәкләр үсеше министрлыгының соңгы таләпләрен исәпкә алганда, 2011 елдан башлап Татарстан Республикасында торак төзелеше күләменең еллык үсеше ирешелгән дәрәҗәдән биш проценттан кимрәк тәшкил итмәскә тиеш, ә инде 2014 елдан − ун процентка җитеп, 2020 елга кадәр елына бер кешегә бер
37
Марат Шакирҗан улы Хөснуллин
квадрат метр (төбәкләр алдына мондый бурычны Владимир Путин куйган иде) торак кертү дәрәҗәсенә җитәргә тиеш. Бу бик югары күрсәткечләр», − дип аңлатты ул чакта коллегаларына министр. Шулкадәр югары күрсәткечләр ки, читтән күзәтүче мондый фикергә килергә мөмкин хәтта: федераль максатчан программада катнашуга гариза биргәндә, Хөснуллин һәм аның иптәшләре программа документларын үз кабинетларыннан чыкмыйча гына төзегәндер кебек. Әмма Марат Шакирҗановичның моннан алданрак ясаган чыгышларын тикшергәннән соң, шул аңлашыла − кем-кем, ә ул буш хыяллар төзеп азапланмый. «Мондый үсеш кризис вакытында бөтенләй төзүдән туктаган төбәкләрдә дә мөмкин, ә без исә хәтта ул чакта да елына ике миллион квадрат метрдан да азрак торак төземәдек. Шунлыктан безгә үсешнең тәкъдим ителгән темпын тоту кыенгарак туры киләчәк», − дип инандырырга тырышкан иде 2010 елның августында Хөснуллин үзенең ТР төзелеш министры сыйфатында үткәргән соңгы коллегиясендә РФ Төбәкләр үсеше министрлыгы башлыгы урынбасары Анатолий Поповны. Әмма тегесе җитәкчелек куйган бурычларны искә төшергәч, Марат Шакирҗанович, «кирәк икән, эшләрбез», дип җавап бирергә мәҗбүр булды. Нәтиҗәдә Татарстанның «Торакка» керүе өчен 2020 елга кадәр 3,7шәр миллион «квадрат» торакны сафка бастырырга кирәк булачак. Барлык тармакта да лидер булырга күнеккән безгә исә югары йөкләмәләрне үтисе генә кала. Хәер, алар − ТР Президенты Төзелеш министрлыгының хәзерге җитәкчелеген каты тәнкыйтьләүгә карамастан − үтәлә дә: Татарстан торак кертү күләме буенча элеккечә үк иң алда бара. Мин монда министр вазыйфасын калдырып киткәндә Хөснуллин калдырган икътисадый мирасның бер өлешен күрәм.
Зур төзелеш − зур сәясәт
Хәер, зур торак программасын эшләү һәм аны федераль чиновниклар алдында яклау − Хөснуллинның Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы вазыйфасындагы соңгы казанышларының берсе генә. Кече ватаны каршындагы башка казанышлары исемлегендә — тузган торак белән көрәш 38
программасын гамәлгә кертү, ул Татарстан башкаласының меңьеллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында үткәрелгән иде. Шулай ук аңа алмашка килгән социаль ипотеканы гамәлгә кертә башлау. Һәм тагын 2013 елда Студент Уеннарын лаеклы үткәрә алсын өчен республикага бүленгән федераль акчаларны үзләштерүне дөрес оештыру. Шулай ук күпфатирлы йортлар һәм социаль объектларны капиталь ремонтлау программасын башлауны да хәтердән чыгармыйк. Әлеге барлык мега-проектларга республика һәм федераль бюджетларның миллиардлы инвестицияләре таләп ителде. Скептикларның кинаяле карашын тоткандай булам: янәсе, күп акча туздыру өчен күп акыл кирәкми. Каршы килергә җөрьәт итәм − ничек кенә кирәк әле! Чөнки Татарстанда төзелеш ул − төзелеш кенә түгел, еш кына әле зур сәясәт тә. Тузган торакны бетерү программасын кабул итү һәм гамәлгә кертүнең нинди кыенлыкларга очравын искә төшерик. Тузган торак белән көрәш идеологы, әлбәттә, Марат Шакирҗан улы түгел − проект авторының кем булуы һәркемгә мәгълүм. Программаның операторы да Төзелеш министрлыгы түгел иде. Татарстан предприятиеләре җитәкчеләрен ирекле-мәҗбүри тәртиптә мега-төзелешкә табыштан бер процентларын бирергә дә Хөснуллин үгетләмәде. Әмма йөзләрчә мең татарстанлының яңа торак турында хыялын Казанның меңьеллыгы якынлашкан иң катлаулы соңгы этапта Хөснуллин җитәкчелегендәге ведомство тормышка ашырды. Хөснуллин төзеп кенә калмады, ул озак вакытлы инвестицион проектны гамәлгә кертү белән шөгыльләнде: хәрабәләрдән бушаган башкала (һәм ул гына да түгел) җирләренә йорт салучылар, девелоперлар һәм коммерция мөлкәте операторлары килде. Циниклар көлемсерәп куярга мөмкин: янәсе, тузган торак гади халыкка мәхәббәт йөзеннән түгел, бәлки бәһасез шәһәр җирләрен бушату һәм кыйбатракка сату җәһәтеннән юкка чыгарылды. Бәлки, шулайдыр да. Әмма нәтиҗәләр күз алдында: шәһәрләр чынлап та шәһәрләргә охшый башлады, ә аларның үзәкләрендә халыкны җәлеп итәрлек сәүдә, күңел ачу һәм мәдәният корылмалары пәйда булды. 2005 елда тузган торакны бетерү программасы шома гына социаль ипотека программасына күчте. Һәм кабат Хөснуллин òàòàðñòàí
август 2013
Фотолар Мәскәү мэры һәм хөкүмәте рәсми сайтыннан алынды.
уңай портрет
èêå ôèêåð
Марат Шакирҗан улы Хөснуллин
«
èêå ôèêåð
Кайберәүләр — ә алар арасында үзләрен Марат Шакирҗанович эшеннән алганнар да бар − Хөснуллин командасын «икенче татар ябырылуы» дип атый. Әмма «Покровские ворота» фильмындагы куплетчы Велюровны һәм аның: «Әйе, мин эчәм! Ә кем эчми соң?!» − дигән сүзләрен исегезгә төшерегез әле. Хөснуллин урынында башка кеше булса, ул да шулай эшләмәс идемени? Хөснуллинны Мәскәү мэриясенә күзләре матур булганга түгел, бәлки конкрет эшләре өчен чакыртып алдылар бит. Ә корольгә, мәгълүм булганча, шул исәптән яраннары да дан китерә.
Бурычлар шул ук − масштаб башка
Ә хәзер Хөснуллинның хәзерге, Татарстанга кагылмаган эшчәнлегенә тукталыйк. Танылган пиарчы һәм вице-премьер Аркадий Дворковичның бертуганы Михаил Дворкович үз блогларында аны «Мәскәү төзелешләренең патшасы», дип атый: «Собянин Хөснуллин әфәндегә нинди зур вәкаләтләр бирүен үзе дә сизми калды, хәзер ул шәһәрдәге йогынтылык дәрәҗәсе буенча хәтта үз шефы белән дә ярыша ала», − дип яза ул. Кара йөрәкләр битәрләгән төп нәрсә — Мәскәү төзелеш комплексында Татарстан кешеләренең ишәюе. Мәскәү яны чүплекләренең рекультивациясе белән шөгыльләнә торган «Мосэкострой» компаниясен хәзер «Татстройның» элекке директоры җитәкли; хезмәт эшчәнлегенең күп өлешен Хөснуллинга якын структураларда үткәргән Илдус Миңнеханов хәзер аның киңәшчесе санала; төзелеш министрының элекке урынбасары Рафыйк Заһретдинов 2011 елда Мәскәү төзелеш департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары булды. Башкала төзелеш комплексында бүген «Ак Барс» Банкның Мәскәүдәге офисы элекке җитәкчесе Констан-
тин Тимофеев та, ТРның элекке транспорт министры Владимир Швецов та эшли. Кайберәүләр — ә алар арасында үзләрен Марат Шакирҗанович эшеннән алганнар да бар − Хөснуллин командасын «икенче татар ябырылуы» дип атый. Әмма, портрет авторының хөрмәтле оппонентлары, «Покровские ворота» фильмындагы куплетчы Велюровны һәм аның: «Әйе, мин эчәм! Ә кем эчми соң?!» − дигән сүзләрен исегезгә төшерегез әле. Хөснуллин урынында башка кеше булса, ул да шулай эшләмәс идемени? Хөснуллинны Мәскәү мэриясенә күзләре матур булганга түгел, бәлки конкрет эшләре өчен чакыртып алдылар бит. Ә корольгә, мәгълүм булганча, шул исәптән яраннары да дан китерә. Бүген Хөснуллин Собянинның сайлау алды кампаниясендә төп рольне уйный, дияргә дә була. Демократия − бик шәп нәрсә, сүз дә юк, ул кирәк. Әмма халыкка яхшы юллар һәм яхшы йортлар демократиядән дә күбрәк кирәк. Мәскәү мэрына кандидатның сайлау алды йөкләмәләрендә инфраструктура проектларының никадәр әһәмиятле булуын һәм нинди роль уйнавын, мисал өчен, ярты сәгатьлек «Время» программасында күрсәтелгән Ленин проспектын вәгъдә ителгән реконструкцияләүне туктату һәм моңа бәйле рәвештә берничә магистраль һәм метро станцияләре төзүгә багышланган биш минутлык (!) сюжет дәлилли. Хөснуллин алдында (сайлауга бәйле генә дә түгел) масштаблы гына түгел, үти алмаслык диярлек бурычлар тора. Хәер, аңамы моңа аптырарга? Хәзер ул Мәскәүнең гамәлдәге генпланының чынбарлыкка туры килмәгән шартларында эшли: биредә инде 11,5 миллион халык яши, гәрчә 12 миллион әле 2020 елга гына фаразланган булган. Автомобильләшү дәрәҗәсе дә 2020 елда көтелгәнгә якын. Инвестицион мөлкәт кертү күләменең кимүе. Һәм инде һәр өченчесе пенсия яшенә җиткән мәскәүлеләр алдындагы дөньяда иң югары социаль йөкләмәләр дәрәҗәсе... Башкаланың берничә дистә ел буе тупланган барлык инфраструктура проблемаларын Хөснуллин хәл итеп бетерә алмаячактыр − монда тулы бер гомер дә җитмәячәк. Әмма әгәр аңа һәм аның командасына шәһәр халкының транспорттагы арыганлык дәрәҗәсен генә булса да киметергә язган икән, мәскәүлеләр геройның ватанында аның бюстын куярга тиеш булачак.
уңай портрет
идеолог та, хәтта оператор да түгел, ә «бары тик» башкаручы гына. Әмма программаны гамәлгә кертүдә ул уйнарга өлгергән роль икенче пландагы гына түгел. Аның Дәүләт торак фонды (ДТФ) башлыгы белән каршылыкта җиңүе дә моны ачык күрсәтә. Эшнең кыскача асылы болайрак. Низаг программа башлангач ук кабынган иде, әмма әле ул чакта премьер-министр гына булган Рөстәм Миңнеханов катнашуын таләп иткән иң югары ноктасына 2009 елда җитте. Ул вакытта объектларны тапшыруның реаль сроклары планда күрсәтелгәннән күпкә аерыла башлады. Табигый инде – яхшы якка түгел. Хөснуллин монда ДТФ башлыгы Тәлгать Абдуллинны гаепләде (төгәлрәге, төзелешне финанс һәм матди тәэмин итү буенча фонд эшләгән катлаулы һәм бик үк үтә күренмәле булмаган схеманы). Йорт салучыларга бигрәк тә, мөстәкыйль сатып алуны тыеп, төзелеш материалларын ДТФ контролендәге «Стройресурскомплект» аша сатып алырга мәҗбүр итә торган кагыйдәләр зыян китерә. Төзелеш министры 2009 елда социаль ипотека программасы өзелүне нәкъ менә гамәлдәге схема нәтиҗәсе, дип атады. Миңнеханов, арбитр ролендә катнашып, нәтиҗәдә ДТФны барлык сатып алуларны электрон редукционнар аша үткәрергә мәҗбүр итте. Хөснуллинның Татарстанның баш төзүчесе булган чорына күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча киң колачлы программаның башлануы да туры килде. Барлык төбәкләр өчен башлангыч шартлар якынча бер үк төрле иде: тармактагы җирле чиновникларга алда торган эш күләмен бәяләп, грамоталы смета төзү һәм аны Мәскәүгә җибәрү бурычы йөкләнде. Аннары алынган акчаны үзләштерергә, хисап тотарга − һәм кабат керешергә. Һәм нәрсә? Әледән-әле капремонт буенча күрсәткечләрнең үтәлмәве, федераль акчаның каядыр барып җитмәве (яки – бусы да еш очрый – кем тарафыннан булса да шәхси мәнфәгатьләрдә «үзләштерелүе»), идарәче компанияләрнең эшлексезлеге, халыкның зарлануы турында хәбәрләр ишетелә. Сүз дә юк, татарстанлыларның да зарланырлык нәрсәләре күп, безнең идарәче компанияләр дә бүләк түгел. Әмма башка төбәкләрнең «казанышлары» фонында республикабызда капремонт программасының гамәлгә кертелүе үрнәк дәрәҗәсендә.
Автордан
Татарстанның элекке төзелеш министры республикадагы шундый дәрәҗәдәге чиновниклар арасында матбугат өчен иң ачыгы һәм уңайлысы булгандыр, мөгаен. Журналистларның сорауларына Хөснуллинның матбугат хезмәте оператив кына түгел, башка дәүләт структураларындагы шундый ук подразделениеләр белән чагыштырганда, мизгел эчендә җавап бирә иде. Факт факт булып кала: Татарстан төзелеш комплексы проблемаларын һәм казанышларын яктыртучы журналистларга Хөснуллин вакытында эшләргә күпкә гадирәк һәм җиңелрәк иде. 39
èêå ôèêåð
Марат Шакирҗан улы Хөснуллин
Фотолар Мәскәү мэры һәм хөкүмәте рәсми сайтыннан алынды
тискәре портрет
Башкаланы үзгәртеп кору прорабы
40
òàòàðñòàí
август 2013
Марат Шакирҗан улы Хөснуллин
èêå ôèêåð
Сафа Гәрәевтән тискәре портрет
М
Урыннан − карьерага
Һичшиксез, Марат Хөснуллин алда аталган сыйфатларга ия. Болганчык 90нчы елларда башта тыйнак кына төзелеш кооперативы, ә аннары исә шундый ук тыйнак җаваплылыгы чикләнгән төзелеш ширкәтен җитәкләп, кинәт өскә күтәрелә башлап, 35 яшендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры кәнәфиенә утыруын башкача ничек аңлатасың? Биографиясеннән күренгәнчә, тармак капитаны гади ташчы яки штукатур булып бер генә көн дә эшләмәгән. Төзелеш мәйданчыгында тимер тәртип урнаштырырга сәләтле кырыс прораб та булырга туры килмәгән аңа. Карьерасының башында Хөснуллин идарә иткән предприятиеләр дә башкалардан эшнең оештырылуы белән дә, аларның масштабы белән дә аерылып тормаган. Җитәкчелек Хөснуллиндагы бәһасез сыйфатларны ничек күреп алган соң? Беренче сынау, мөгаен, 90нчы еллар азагында, Марат Шакирҗанович «Ак барс» төзелеш сәүдә-сәнәгать фирмасын җитәкләгәндә үк үткәрелгәндер. Аңлыйсыздыр, монда инде уен кагыйдәләре шактый ачык билгеләнгән булган. Аларны тиешенчә үтәгәндә, файдалы заказ яки төзелеш өчен участок алу турында көн-төн борчылырга туры килмәгән. Күрәмсең, Хөснуллин кагыйдәләрне «бик шәпкә» үзләштергән: дүрт еллык директорлык дәверендә йогынтылы учредитель һәм кураторларның аңа әллә ни җитди дәгъвалары булмаган. Ә хәлиткеч сынау соңрак була. 2000 елда Хөснуллин «Татэнерго» генераль директорының инвестицияләр һәм төзелеш буенча урынбасары итеп билгеләнә. Әлеге вазыйфада бер елдан артыграк эшләү дәверендә биредә ул бер генә эре проектны да гамәлгә кертергә өлгерми. Әмма бу кирәк тә булмый, ахрысы. «Обоймага» эләгү өчен, ул чакта сүзе алтынга торган Илшат Фәрдиевнең хуплавы җитә. Бер
елдан соң Татарстан Хөкүмәтендә портфельләр бүлгәндә нәкъ менә аның сүзе хәлиткеч дәлилләрнең берсе булмады микән?
Һәркемнең үз таланты
Хөснуллинга тиешле бәяне бирик: Татарстан министры чагында да аның ачу китергеч кыланмышлары булмады. Марат Шакирҗан улы җитәкчелек иткән ун елда тармакта зур яңгырашлы коррупция эшләре дә, эштән куулар да, җәмәгатьчелек алдында низаглар да күзәтелмәде. Һәм бу әле коррупция масштаблары буенча Россиядә беренче урыннарда торган, файдалы дәүләт заказлары өчен «откат» процентлары фигуралы шуудагы мәҗбүри программаны хәтерләткән тармакта. Ә Татарстанда бит нәкъ менә шушы елларда моңарчы күрелмәгәнчә төзелеш җәелдерелде. Тузган торакны бетерү программасы, Казанның 1000 еллыгына әзерлек, торак төзелеше һәм капиталь ремонт масштаблы программалары, «ТАНЕКО» комплексын һәм Универсиада объектларын төзү. Кыска срокта үзләштерелергә тиешле миллиардлаган сум дәүләт акчасы, кредитлар һәм хосусый инвестицияләр... гигант төзелеш мәйданчыклары... Болар барысы һәркемгә дә: чиновникларга да, подрядчыларга да итле бәлештән майлы калҗа эләктерү, баеп калу мөмкинлеге бирә иде. Иң әһәмиятле программаларны гамәлгә кертүне турыдан-туры контрольдә тоткан министрлык, табигый ки, иң эре заказларны бүлгәндә читтә калалмый. Мине баш героебыз кичерә күрсен, тик Россиядә бер генә зур төзелешне дә урап узмаган масштаблы урлашудан республиканы героебызның зирәклеге һәм принципиальлеге коткарды дип әйтеп булмый. Татарстанда һәрвакыт акыл белән эш йөртәләр, чөнки үз миллионнарыңны гадел юл белән табып булганда, нигә урлашырга соң? Файдалы заказны нәкъ менә моңа иң лаек фирмага бирү шарты куелганда бигрәк тә. Өстәвенә, моңа иң лаегы мәгълүм бер фирма булса... Менә һәркемгә мәгълүм бер мисал. Казанның меңьеллыгын бәйрәм итәргә хәл кылынгач ук (юбилейның төп төзелешләре турында бик аз кеше генә белгән чакта), бик тиз арада гранит һәм мәрмәр эшкәртү буенча республикада бердәнбер булган югары технологияле хосусый предприятие төзелә. Табигый ки, грандиоз корылмаларны тышлау буенча эре заказларны нәкъ менә ул ала − чөнки меңнәрчә километрлы радиуста потенциаль көндәшләр табылмый. Шулкадәр вакытлы сафка бастырылган предприятие бик шәп акча эшләп кала, һәм болар барысы да кырыс закон кысаларында башкарыла. Билгеле, Марат Хөснуллинның әлеге фирмага бер катнашы да юк. Меңьеллык төзелешләрендә яки масштаблы торак программаларын гамәлгә керткәндә рекордлы суммалар үзләштергән башка төзелеш компанияләренә дә. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга ки, күпмиллионлы подрядлар бүленгәндә Хөснуллинның шәхси мәнфәгатьләре түгел, потенциаль подрядчыларның реаль мөмкинлекләре
тискәре портрет
әскәү хөкүмәтендәге иң йогынтылы кеше, үз элгәре Ресин әфәндедән аермалы буларак, миллион долларлык сәгать тә такмый, ретро автомобильләр дә тупламый, җәмәгате дә беркайчан дөньяви хроника сәхифәләрендә телгә алынмый. Башкача әйткәндә, ул ачу китергеч бернәрсә дә эшләми... Башкала интернет-басмаларының берсендә Марат Хөснуллин турында мәкалә якынча шулайрак башлана иде. Безнең героебыз чыннан да, карьерасына зыян китерерлек нәрсәләр белән мактанып, публиканың ачуын чыгаруны өнәми. Ихтимал, холкының нәкъ шушы үзлеге үз вакытында аның хезмәт баскычы буйлап күтәрелүенең этәргече булгандыр да. Билгеле инде, күзгә ташланмый торган уртакул шәхесләргә тормыш дистанциясендә үзләреннән күпкә талантлырак көндәшләрен узарга мөмкинлек биргән башка сыналган сыйфатлар белән берлектә. Уртачалык һәм пөхтәлек бездә элеккечә үк инициативалылык яки үткен фикерлелектән күпкә югарырак бәяләнә, карьера ясаганда үтә мөһим булган корпоратив сер саклый белү һәм үз патроныңа тугрылык турында исә әйтеп торасы да юк.
41
42
Марат Шакирҗан улы Хөснуллин
генә исәпкә алына. Хәтта кайвакыт тендерда җиңүчеләр арасында аңа яхшы таныш «Ак барс» яки «Татэнерго» холдинглары пәйда булса да. Дөрес, күпкә соңрак, Марат Шакирҗан улы инде башкала төзелеш комплексы белән идарә иткәндә, электрон матбугат чараларында кызыклы материал басылды. Аерым алганда, аның авторлары Хөснуллин чорында тотрыклы килешүләргә ия булган һәм «Арзанлы торак» программасы кысаларында миллионлаган инвестицияләрне үзләштергән «Татстрой» компаниясенең 50 проценттан артыгракка ниндидер Wetanix Enterprises Ltd офшор фирмасы мөлкәте икәнен расларга тырышты. Офшор артында кем торуы исә — табышмак. Хәер, хәзер инде бу әллә ни кызык түгел − Марат Шакирҗан улы Мәскәүгә киткәннән бирле компаниягә мөһим дәүләт килешүләре эләкми һәм ул тиз арада банкротлык чигенә килеп җитә. Килешүләрне конкрет фирмаларга бирүдә эксминистрның шәхси мәнфәгатьләре булган, дип уйлаудан Аллаһ сакласын. Федераль максатчан программаларны гамәлгә кертү максатында республикага күпмиллиардлы акча җәлеп итүдә һичшиксез өлеше зур булган Марат Хөснуллин вазыйфасына әлеге акчаны нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү керә. Һәрвакытта да шулай булганмы бу − монысы инде икенче мәсьәлә.
Өрәк фирмалар
Хәтердә әле, Казанның меңьеллыгын бәйрәм итәр алдыннан Марат Хөснуллин җәмәгатьчелеккә үз идарәсенең шикле төзелеш фирмалары белән ничек көрәшүе турында сөйләгән иде. Министр Госархстройнадзор чиновнигы белән бергәләп үткәргән матбугат конференциясендә шактый саллы саннар яңгырады: йөзләгән төзелеш структурасы ябылган, бер елда гына да 156 лицензия кире алынган... Күрәмсең, болар барысы да халыкны тармакта идеаль тәртип урнаштырылуда инандырырга тиеш булгандыр. Әмма Миллениум шаулап-гөрләп үткәннән соң, бездә алданган пайчылар санының һаман арта баруы ачыкланды. Төзелеше «яхшы вакытларга» кадәр туктатылган шактый йортлар табылды. Кая инде ул яхшы вакытлар − фатирларның булачак хуҗаларыннан зур акчалар җыйган подрядчы фирмалар үз бурычларын үти алмаслык хәлдә калды. Һәм еш кына бу өметсезләр рәтендә йөрмәгән фирмаларга да кагылды. Киресенчә, «начарлар» арасында Казанның иң затлы районнарындагы иң шәп җирләр бүленеп бирелгән структуралар да бар иде. Экс-министр яклылар каршы килергә мөмкин: җирне шәһәр бүлеп бирде һәм министрлык монда катнашмады. Тик бит белгечләр үз фирмаларының реаль мөмкинлекләрен яхшы чамалап, вазгыятькә әле карар кабул итү стадиясендә үк йогынты ясый алыр иде. Билгеле инде, начар подрядчылар химаячеләренең ачуыннан курыкмыйча, базар кырын шикле структуралардан чыннан да һәм җитди чистартырга ниятләгән булсалар. Димәк, Хөснуллинны аерып торган сабырлыгы, сак эш итүе әлеге очракта файдага булмаган?
Сүз уңаеннан, кайвакыт Марат Шакирҗан улы, үз принципларына хыянәт итеп, йомшак әйткәндә, саксызлык та күрсәткәли. Шундый ике очрак хәтердә. Беренчесендә ул Министрлар Кабинетындагы киңәшмәдә ТР Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинга соципотека төзелешләре подрядчыларын материалларны ДТФның бүлендек структураларыннан гына сатып алырга мәҗбүр иткән өчен күтәрелеп бәрелде. Хөснуллин фаразынча, бу объектларга материал китерүне тоткарлый. Ул чакта Абдуллин үз оппонентыннан көчлерәк булып чыкты һәм үзе керткән сатып алулар системасының чыгымнарны 600 миллион сумга киметергә мөмкинлек бирүен хәбәр итте. Хәтта багышланмаганнарга да ачык иде, ике як каршылыгының сәбәбе − бөтенләй график түгел, бәлки елына якынча өч миллиард сумлык тәэмин итүләр. Икенче юлы Хөснуллин идеясен Президент «җиргә» төшерде. Марат Шакирҗан улы «нибары» 100–150 миллион сумны капремонт сметасын ун елга алдан әзерләүгә сарыф итәргә дигән тәкъдим керткәч булды бусы. «Сметаны ун елга төзү − файдасыз эш, чөнки алар искерә, — дип каршы төште Рөстәм Миңнеханов. − Һавада очарга кирәкми!» Төзелеш фирмалары материалларны үзләре теләгән җирдән сатып алсын өчен тырышканда һәм файдасыз смета төзүгә миллионлаган акча түгәргә җыенганда Хөснуллин матди мәнфәгатьләрен кайгыртты, дигән фикердән ерак мин. Бу, мөгаен, аның техник хаталарыдыр. Әмма мондый ялгышулар кайчакта салым түләүчеләргә бик кыйбатка төшә шул. òàòàðñòàí
август 2013
Фотолар Мәскәү мэры һәм хөкүмәте рәсми сайтыннан алынды
тискәре портрет
èêå ôèêåð
Марат Шакирҗан улы Хөснуллин
Мәскәүгә, Мәскәүгә...
Марат Хөснуллинның Мәскәү чоры − үзенә бер җыр. Хәтта дошманнары да башкала төзелешенең яңа түрәсе эшкә җиң сызганып кереште, дип саный. Экспертлар фикеренчә, нәкъ менә ул берничә төп карар кабул итүне тизләтеп, кайбер фирмаларны эре подрядлар белән тәэмин иткән, икенчеләрен исә күп акча эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм иткән. Шундыйлар арасында, мәсәлән, метро төзелеше темпларын кискен арттыру турында карар, Дүртенче транспорт боҗрасын төзүдән баш тарту (аның урынына берничә яңа магистраль пәйда булачак), мәдәни мирас объектларын «1 еврога» арендага бирү, газон һәм тротуарлар урынында парковкалар оештыру (моның нәтиҗәсендә Лужковның «Халык гаражы» программасы бөтенләй юкка чыга язган). Әлеге программаларның мәскәүлеләр тормышын никадәр яхшыртуын вакыт күрсәтер. Һәрхәлдә, хәзергә кадәр башкала мэры урынбасарының шәһәр төзелеше тармагын-
да үткәргән сәясәте гади халыкта ризасызлык тудырганы булмады. Хөснуллинның Татарстан җирендә дивидендлар китергән уртачалык һәм пөхтәлек кебек сыйфатлары башкалада да тел тидермәслек эшләвен дәвам итә. Һәм хәтта провинциаллардан күпкә төпченүчәнрәк вә бәйләнчегрәк булган мәскәүлеләр дә «варягка» җитди дәгъва белдерми һәм аның гамәлләрендә криминал таба алмый. Чыннан да, Марат Шакирҗан улын, мәсәлән, Садовое кольцо чикләрендә тротуарларга декоратив таш түшәгәнгә күрә башкала казнасын туздыруда гаепләргәмени инде? Кыйбат һәм үкчәне сындырамы? Аның каравы матур һәм уңайлы. Һәм, гомумән, Хөснуллинның күп кенә проектлары кыйммәтләндерүне түгел, бәлки бюджет акчаларын экономияләүне күздә тота. Аерым алганда, шул ук метро төзелеше темпларын тизләтү станцияләрнең типлаштырылган проектларын файдалану хисабына тәэмин ителәчәк. Бу метроны хәзер «Казметрострой» да төзүе исә әллә ни әһәмияткә ия түгел. Ахыр чиктә, барлык эре подрядлар да тендер нәтиҗәләре буенча бүленә. Һәм әлеге тендерларны җитәкчелеге Марат Шакирҗан улына яхшы таныш булган оешмаларның (кайберләре әле Казанда эшләгән чагында ук) һаман саен ешрак отуы беркемне дә гаҗәпләндермәскә тиеш. Без беләбез − тендерларны һәрвакыт иң лаеклылар гына ота. Марат Шакирҗан улы даирәсендә бүген чыгышы белән Татарстаннан булганнар байтак, һәм аның дошманнары бу турыда гел искә төшереп тора. Әмма әлегә кадәр «Казан командасы» катнашында бер генә җәнҗал мәгълүм. Аны «Новое дело» эшмәкәрләр ассоциациясе башлыгы Михаил Дворкович (Аркадий Дворковичның бертуганы) башлый. Ул чыгышы белән Татарстаннан булган «Мосгорэкспертиза» җитәкчесенең бер үк вакытта Казан коммерция оешмасы − дәүләтнеке булмаган экспертиза институтының Мәскәүдәге офисының кураторы да булуын ачыклый. Нәтиҗәдә Михаил Дворкович һәм Марат Хөснуллин арасында низаг чыга, «Мосгорэкспертиза» шефы кәнәфиеннән колак кага. Безнең җитәкчеләребезгә үзләрен сыналган ышанычлы кешеләр белән урап алу хас һәм монда, әлбәттә, бернинди криминал да юк. Кадрларны шулай туплау нәтиҗәлеме? Кызганыч, бу турыда без чиновник түрә кәнәфиен калдыргач кына белә алабыз.
тискәре портрет
Иманым камил, шундый хаталарның берсе − Казанның тарихи үзәген «бульдозерлап» реконструкцияләү. Министр Хөснуллинның вәкаләтләре төзелеш тармагына гына карамавы шиксез. Билгеле инде, архитектура өлкәсендә сәясәтне дә министр эшләргә һәм аның үтәлешен контрольдә тотарга тиеш иде. Әмма тузган торакны бетерү процессында бәһасез һәйкәлләрнең һәм хәтта тулы бер урамнарның берсе артыннан берсе юкка чыгарылуын, аларны шәһәр үзәгендә килбәтсез архитектуралы биналар алмаштыруын искә төшергәч, мондый нәтиҗәгә киләсең: бездә андый сәясәт бөтенләй булмаган ул.
èêå ôèêåð
P.S. 2011 елның апрелендә РБК. Daily башкала чиновникларының салым декларацияләреннән өземтәләр бастырган иде. Мәскәү мэры урынбасары Марат Хөснуллин җәмәгатенең 2010 елда 31 миллион сумнан артыграк акча эшләве ачыкланды. Аның мөлкәтендә торак йорт, ике җир участогы, фатир, бакча йорты, Toyota RAV автомобиле, Yamaha мотоциклы, кар автомобиле, ике гидроцикл исәпләнә. Журналистлар, Хөснуллина ханым Мәскәү хөкүмәтендәге иң бай хатынга әйләнеп, Елена Батурина урынына калган, дип тел чарлап алды. Ул чакта Марат Хөснуллин эшләп тапкан тыйнак кына 4,8 миллион сум фонында (аның мөлкәтендә тагын иске «УАЗ» йөк машинасы бар) җәмәгатенең кереме чыннан да таң калдыргыч шул. Монысына да ачуыгыз килмиме? 43
Казанча дуэль
44
òàòàðñòàí
август 2013
казан универсиадасы
«
фотопроект
Спорт мәйданнарында гөрләгән ярышлар татарстанлыларны ниндидер вакытка яллар, дачалар һәм хәтта эш турында онытып торырга мәҗбүр итте. Универсиада вакытында 780 мең билет сатылды. Аннан да күбрәк булырга мөмкин иде − трибуналарда урыннар гына җитмәде.
Солтан Исхаков фотосы
45
җәмгыять фикер
Ике Төркия
Җәйге яллар сезоны дәвам итә: турагентлыкларда − урак өсте, социаль челтәрләр пляжда ятучыларның яки кайсы да булса илнең тарихи бинасы янында басып фотога төшүчеләрнең сурәтләре белән чуарланган. Үз-үзен хөрмәт иткән Россия кешесе кайда һәм ничек ял итүе турында ВКонтакте, Фейсбук кебек социаль челтәрләр аша башкаларга белдереп торуны үзенең асыл бурычы дип саный. Диңгез ярыннан йөгереп кайта да кичке ашка керер мак ялгап алганнан соң, лайкларны да санап, үзенең шәп фотолары турында комплиментларны укып чыга… Рузилә Мөхәммәтова тексты 46
òàòàðñòàí
август 2013
Солтан Исхаков фотосы
алдыннан Интернет битенә фотолар ыргыта, «швед өстәлендә» та-
фикер
«
җәмгыять
Әнкарәдәге, Искешәһәрдәге, Истанбулдагы Төркия ул, әйтик, Анталиядәге, Кемердагы, Урта диңгез буендагы кечерәк кенә Гейнюктагы Төркия түгел. Географик яктан бер үк биләмәләргә урнашкан булса да, һәрберсенең үз дөньясы.
Т
уроператорлар яңадан-яңа маршрутларны ачып, аны туристларга җайлаштыруга карамастан, Төркия ял итү җәһәтеннән беренче урыннарны кулыннан ычкындырмый. Шуңа да ялларның иң кызган бер мәлендә Төркия турында сөйләшү урынлы булыр. Дөресрәге, ике Төркия турында. Чөнки Әнкарәдәге, Искешәһәрдәге, Истанбулдагы Төркия ул, әйтик, Анталиядәге, Кемердагы, Урта диңгез буендагы кечерәк кенә Гейнюктагы Төркия түгел. Географик яктан бер үк биләмәләргә урнашкан булса да, һәрберсенең үз дөньясы.
Төркия — Казан арасы
Чөнки, беренчедән, бу ил, урыс әйтмешли, «всероссийская здравница»га тиң: Төркия ял итүчеләр өчен иң популяр маршрутларның берсе булып кала бирә. Чөнки виза да кирәкми, юллама да ат бәясе түгел. Интернет битләре Кемер, Сиде курортлары һәм андагы отельләрнең «йолдызлары» турында фикер алышулар белән шыплап тулган. Икенчедән, Төркия Төркия инде: ТР белән дә дустанә яши. Республикабыз җитәкчелеге дә, иҗат әһелләре дә анда еш була. Төркиядә Тукаебызның паркы да, һәйкәле дә бар. «Төрексой» халыкара оешмасы да татарларны бер чарасыннан да калдырмый, Аллага шөкер. Төркия белән Татарстанны төрки халыклар булуыбыз да бәйләп тора. Игъти-
Төркия белән Татарстанны төрки халыклар булуыбыз да бәйләп тора. Игътибар иткәнегез бармы икән, татар кешесе гомер-гомергә үз илендә буталчыклык килеп чыккан вакытта башын алып Төркиягә китәргә яраткан. Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр»ен генә искә төшерегез − татарлар, чукындырудан качып, Төркиягә кадәр барып чыкканнар.
бар иткәнегез бармы икән, татар кешесе гомер-гомергә үз илендә буталчыклык килеп чыккан вакытта башын алып Төркиягә китәргә яраткан. Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр»ен генә искә төшерегез − татарлар, чукындырудан качып, Төркиягә кадәр барып чыкканнар. 90нчы еллардагы үзгәртеп кору дип аталган чорда татар яшьләр Төркиягә укырга киттеләр һәм шунда төпләнеп тә калдылар. Әнә, шул елларда киткән журналист Сәгыйть Хәйри Әнкарәдә яши, Төркия радиосының татар бүлегендә эшли. Рус милләтчеләре белән низагка кергән Эльмира Исрафилованы да хәзер Төркия үзенә сыендырды, ул шунда кияүгә чыгып яшәп ята. Ялгышмасам, мөфти вазыйфаларын куйган Илдус Фәизов та Төркиядә яши. Аннары күпме Татарстан кешесенең тамагын да туйдыра бит әле ул Төркия. Истанбулдан товар төяп кайтучы «челнок»ларны әйтәм. Казан–Истанбул самолеты «базарчылар» өчен очадыр кебек. Казан базарлары төрек товары белән тулган була. Күпме сатучыны эш белән, сатып алучыны кием-салым белән тәэмин итә дигән сүз. Яшәсен Истанбулның күпләп сату базарлары! Казандагы төзелешләрдә күпме төрек эшчесе эшләгәнен искә төшерсәк, хәзер
бик үк төрекнеке булмаса да, Казанда төрек гимназияләренең популярлыгын ассызыкласак… Кыскасы, Төркия бик якында гына.
Турист курка беләме?
Дөрес, быел мәгълүмат чаралары Төркиядәге митинглар белән чуарланып алды. Әмма андый «вак-төяк» кенә Төркияне бездән ерагайта алмады. Хәтта туристларның планына да артык үзгәреш кертмәде шикелле. Хәер, илнең гражданнары властьлар белән «мөнәсәбәтләрен ачыклаган вакытларда» Татарстан Республикасы белән Төркия арасында шактый эшлекле очрашулар да барды. Мәсәлән, Искешәһәрдә Татарстанның икътисад һәм мәдәният көннәре үтте. Аның кысаларында Искешәһәрдә Татар мәдәни үзәге ачылды, «Шәһри Дәрья» паркында Сабантуй гөрләде. Шушы ук көннәрдә Истанбулда Сабантуй үтте. Кызык, җитәкчеләр җитди очрашулар алып барганда, артистлар төрек митингларын телефон-планшет кебек техникаларына төшергәннәр, кайберләре сугыш күргәннәрмени — үзләрен герой кебек күрсәткән аңлатмалар язып, ул видеоязмаларын социаль челтәрләргә дә элгәннәр. 47
җәмгыять фикер
48
халыкның көнкүрешен күзәттеләр. Чарада Азәрбайҗан, Босния, Казахстан, Кипр, Татарстан, Төркия һәм Украина фотографлары катнашты. Татарстаннан симпозиумда «Казан» журналы фотографы Гөлнара Сәгыева катнашты. Проект тәмамланган көннәрдә − 1 июльдә Әнкарәнең Үзәк сәнгать галереясендә фотографларның иң яхшы эшләреннән күргәзмә ачылды. Ул ун көн дәвам итте. Шунысы кызык, бу симпозиумга барырга тәгаенләнгән ир-ат, билетлары килгәч кенә, чарада катнашудан баш тартты: «Анда сугыш − куркам. Үзең генә барып кайт!» — диде ул. Мин, курыкмасам да, бара алмый идем, әлбәттә: мин фотографлыгым да, кем әйтмешли, «әбиемнең футболистлыгы». Гөлнара курыкмады − барды, күрде, эшләде! Афәрин! Мин дә курыкмадым: шул көнне, Әнкарәдә, Истанбулда, Искешәһәрдә һәм башка зур торак пунктларда митинглар гөрләгәндә, кызым белән Анталиягә ял итәргә очтым. Кайбер саграк танышларым (ир-атлар!): «Кая барасың син? Анда бит «практически» гражданнар сугышы!» − диде. Барам, дидем, турист −
Диңгез буе шәһәрләре чын Төркия түгел, ә бәлки, туристлар культурасына һәм культурасызлыгына яраклаштырылган торак пунктлары. Биредә гореф-гадәт тә, патриотизм да юк, биредә бары тик «доллар галиҗәнаплары» генә патшалык итә. аның «ипие», төрек дуракмыни − «ипие» авызына кергәндә сугышып ятарга. Хәбәрләргә караганда, Россия туристын Мисырдагы революция дә куркытмаган, юлламадан баш тартучылар берән-сәрән генә, ди. Хәер, монысы туристлар батырлыгы түгел инде, бәлки сакчыллыгыдыр, чөнки турист баш тартты дип кенә, турагентлык аның акчасын кайтарып бирми ләбаса. Түләнгән акчасының күпмесе генә әйләнеп кайтасын чамаòàòàðñòàí
август 2013
Солтан Исхаков фотосы
Митингларның беренчеләре кабынган мәлдә Әнкарәдә Халыкара спорт һәм яшьләр бәйрәме планлаштырылган иде. «Төрексой» халыкара оешмасы әлеге бәйрәм өчен төрки илләрдән артистлар белән бергә журналистларны да чакырды. Татарстаннан бу бәйрәмгә катнашырга Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле һәм «Интертат» электрон газетасы журналисты Мөршидә Кыямова барды. Илдәге хәл программага азрак үзгәрешләр кертеп, артистларның кайбер чыгышлары кыскартылса да, журналистлар тулы программа белән эшләделәр − афәрин − безнең журналистыбыз да зарланмады. Соңрак, әле митинглар һаман да тынычланмаганда, Төркиядә тагын ике халыкара мәдәни чара старт алды. Берсе — 21– 30 июньдә «Бөек ефәк юлда шагыйрьләр җыены» (İpek Yolu Şairler Buluşması) дип исемләнгән төрки телле шагыйрьләр очрашуы. Аны төрки дөньяның архитекторлар һәм инженерлар оешмасы белән берлектә «Төрексой» халыкара төрки мәдәният оешмасы оештырган. — Бу шигърият фестивалендә Төркиядән, Татарстаннан, Башкортостаннан, Кабарда-Балкариядән, Гыйрактан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, Кырымнан (Украина), Гагаузиядән (Молдовия), Азәрбайҗан иленнән шагыйрьләр катнашты. Төркиянең Сапанжа, Болу, Караман, Искешәһәр, Әнкарә, Истанбул шәһәрләрендә «Төрексой» оешмасы вәкилләре, шәһәр җитәкчеләре, җирле язучылар, шагыйрьләр, килгән кунаклар катнашында шигърият кичәләре узды. «Бөек ефәк юлда шагыйрьләр җыены» фестивале Истанбул шәһәрендә тәмамланды, – дип хәбәр итте фестивальдә татар шигъриятен тәкъдим иткән шагыйрә Гөлнур Корбанова. Икенче чара — 24−30 июньдә узды. Ул — Төркиядә фото сәнгате белән шөгыльләнүчеләрнең «Казанның җиде җиһаны» дигән халыкара симпозиумы иде. Оештыручылары − «Эко-Евразия» ассоциациясе һәм Төркиянең Казан шәһәре (Әнкарә вилаяте) муниципалитеты. Проектта җиде илдән җиде профессиональ фотограф катнашты, алар җиде көн дәвамында соңгы 10 ел эчендә шактый үзгәреш кичергән Казан шәһәрбистәсенең мәдәни, тарихи тормышын,
фикер
« лаган адәм баласына, Аллаһка тапшырып, юлга чыгып китәргә генә кала. Әнә, Америка үз гражданнарына Мисырдан китәргә кушкан, ди. Япония, гомумән, турлар сатуны вакытлыча туктаткан. Ә Россия гөрләтеп сата, Ростуризм тынычландыра. Мисыр революциясе − Мисыр гражданының шәхси эше, безнең турист мәйданнарга чыкмый, ул хәләл акчасын түләп, Мисырның җылы диңгезендә иркәләнергә килә.
Урыс Төркиясе
Алда әйтеп үтелгәннәр − мәдәни чаралар, халыкара бәйрәмнәр, сабантуйлар, артистлар һәм хәтта митинглар да − чын Төркия. Һәр илнең үз яшәү рәвеше, традицияләре, гореф-гадәте, мәдәнияте бар. Төркия аны саклый, үз өенә чакырган кунагын үз тәртибе буенча сыйлый, үз дөньясына алып керә. Әнкарәдә дә, Искешәһәрдә дә шулай. Ә менә Анталиядә, Кемерда һәм башка курорт-шәһәрләрдә эш башкачарак. Монда кунакка үзен өендәге кебек тоярга бөтен шартлар тудырылган. Кунак белән аның үз телендә аралашалар, үз телеканалын күрсәтәләр, үз ризыгын тәкъдим итәләр, үзе гадәтләнгән товарны ясап саталар. Диңгез буе шәһәрләре чын Төркия түгел, ә бәлки, туристлар культурасына һәм культурасызлыгына яраклаштырылган торак пунктлары. Биредә гореф-гадәт тә, патриотизм да юк, биредә бары тик «доллар галиҗәнаплары» генә патшалык итә. Анталиядә, Кемердә һәм шул тирәдә — диңгез буендагы эреле-ваклы торак пунктларда яшәүче төрекләрнең шактый өлеше – ипи-тозлык, дөресрәге, сәүдәгәр булса, товарын мактарлык һәм, кайнар канлы ир-ат буларак, Россия туташы белән танышырлык кына урысча «сукалый». «Сукаламый» нишләсен: урыс туристы − аның «ипие». Ә «ипине» кадерләргә кирәк. Төркиянең ял итү зонасы диңгезсез шәһәрләрдәге тормыштан нык аерыла. Әйтик, Истанбулга килеп эләккән чибәр туташлар төрекләрнең нык бәйләнүеннән зарлана. Монда хәл башкачарак − үзем күзәтеп тордым: төрек егетләре килеп «кармак салып» карыйлар да, балыклы җир булып, чиерткәнен сизсәләр, «штурмны» дәвам итәләр, чиертмәгәнен чамала-
җәмгыять
Казан мөселман кинофестиваленә килгән төрек фильмнарын һәм мульфильмнарын, «Нәүрүз» төрки халыклар театр фестиваленә алып килгән спектакльләрен яратам. Алары, хәтта меңнәрчә чакрымнар узып безгә килгәндә дә, чын Төркия рухын саклап калалар. Чөнки анысы − сәнгать, ә тегесе ниндедер бозылган туризм.
салар, кадерле вакытны «крепость алып» әрәм итмиләр, башка табышлырак объект эзлиләр. Андый объектлар да җитәрлек: кем − диңгезгә, кемдер романтика эзләп килә — тормыш бу. Төрекләр, отеленең йолдызына яраклы рәвештә, туристларга карата «кунакчыл» кылансалар да, турист ашаган ризыкны гомерендә дә кунагына тәкъдим итмәс иде. Кунак ризыгы бөтенләй башка, җәмәгать! Турист ризыгы супермаркет киштәсеннән килсә, кунакка кыздырылган бәрән ите, мөгаен, кичә исән булып, йөгереп йөргәндер. Чын әгәр, кунак ризыгын ашап туярлык түгел, ә отель ризыгы, «швед өстәле» булса да, артык ашалмый. Турист ял иткән җир, күрәсең, чиста була алмый − төрекләр отель сукмагыннан тузанны өреп торсалар да, отель территориясеннән чыккан турист ташлаган чүпне җыештырып өлгерә алмыйлар. Ә менә үзләре яшәгән урыннар чистарак. Чүпләрен ташламыйлардыр инде. Бу җәһәттән Искешәһәргә гашыйк булдым. Чиста, матур, гаҗәеп шәһәр. Мин яшәгән отельдә Россия туристлары өчен телеканалның кәттәсе сайланган − Төркиягә бармасам, Россиядә «Улыбка ребенка» дигән христиан каналы барын белмичә, тыныч яшәп ятасым икән. Белгәч — тиремә сыя алмыйча йөрим: кара син аны − бюджет нинди каналны иганәли бит, ә! «Улыбка ребенка» − балалар тәрбияләүгә багышланган телеканал, янәсе. Сайтларда «телеканалның төп концепциясе − үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм аңа белем бирү» диелгән. Кызым йоклап китәр алдыннан, мин коену костюмнарын юып, иртәгәге көн өчен кием-салымны тәртипкә китергән арада, көн саен Христосның тормышы турында кыйммәтле мәгълүмат алды, алып баручылар «Бог нас любит» дип кабатлап тордылар, бушка брошюралар җибәрәбез, дип тә әйттеләр, СМС аша һәм тагын ниндидер юллар белән җибәрелгән акчаларны кабул итәчәкләрен дә искәрттеләр. Төрек иле Россия туристын әнә шундый телеканал белән «сыйлады». Без яшәгән бистәдә сәүдә лавкалары соңгы клиентка кадәр эшли иде. Иртәнге 10да сату нокталарын ачкан сатучылар бары тик төнге 12ләр тирәсендә генә әйберләрен җыештыра башлыйлар. Алар
шушы кибетләрендә, дөресрәге, кибет алдындагы ачык һавада яшиләр. Иртән урамда ашыйлар, көндез эскәмиягәме, диван кебегрәкме урынга ятып, черем итеп алалар. Һәр үткән туристка комплимент әйтеп яки кибеткә чакырып калу − аларның изге бурычы диярсең. Турист йөзендә кеше түгел, ә үзләре әйтмешли, «доляр», ягъни доллар күрүләре ачуны китерә, әлбәттә. Ни хәл итәсең, алар күзенә доллар булып күренеп йөреп торырга туры килде. Сер түгел, үзебез дә яратабыз бит шопингны. Туристларның 31проценты шопингны да максат итеп куялар, ди статистика. Бу яктан караганда, без кытайлардан гына калышабыз икән. Курорт шәһәрләрендә кибет тулы товарлар да Россия туристына яраклаштырылган бит. Нәкъ безнең кызлар кия торганны гына саталар: арттан — ачык, алдан — ерык... Киеп караучыны мактый торган сүзләре дә нинди бит − секси. Украинадан килгән Маша белән кибетләрдә йөрүебез аеруча онытылмаслык булды. Машага ошады бит бер лавкадагы күлмәкләр. Киеп карады − зифа буена килешеп тора. Төрек сәүдәгәре мактапмы-мактый. «Ашыкма, Маша, синтетика бит, аны ничек киярсең?» — дим. Төрек икенчесен тәкъдим итә: «Шифон», — ди. Этикеткасын карыйм − полиэстер. «Алма, Маша, полиэстер киясең килсә, аны кытайлар арзанракка тегә», — дим. Безнең алмыйча ишеккә таба атлавыбызны күргән төрек кызды шул мизгелдә: «Бөтен марҗа ала, ярамаган тагын сезгә!» — ди. Кыскасы, диңгезне яратсам да, яратмадым мин Төркиянең курорт шәһәрләрен һәм авылларын. Казан мөселман кинофестиваленә килгән төрек фильмнарын һәм мульфильмнарын, «Нәүрүз» төрки халыклар театр фестиваленә алып килгән спектакльләрен яратам. Алары, хәтта меңнәрчә чакрымнар узып безгә килгәндә дә, чын Төркия рухын саклап калалар. Чөнки анысы − сәнгать, ә тегесе ниндидер бозылган туризм. Хәер, адәм баласы бирегә диңгез һәм кояш күрергә килә. Теләгәнен ала да. Ә төрекнең чын дөньясы туристка ул кирәкмидер дә. Шуңа да ул бернәрсәдән дә, хәтта бәрелешләрдән дә курыкмыйча, диңгезгә талпына… 49
фотопроект казан универсиадасы
Сабантуй суахилига тәрҗемә иткәндә
50
òàòàðñòàí
август 2013
казан универсиадасы
«
фотопроект
Казанда кайчан да булса Олимпиада уздырыла кала икән, аның төп вакыйгаларының берсе Сабантуй булачак. Нәкъ 2013 елгы Универсиададагы кебек. Иң гаҗәбе шул, әлеге милли бәйрәм барлык спортчыларның да күңеленә хуш килде. Сабантуй Африкада да Сабантуй инде ул!
Солтан Исхаков фотосы
51
җәмгыять эчәр суым минем
Чиста су хакында чип-чиста дөреслек
Соңгы елларда шау-шулар кубарган «Чиста су» программалары, күпсанлы форумнар, кызганычка, Идел суын тамчы да чистартмый. Сәнәгать калдыклары, химик утырымнар, юлдагы бар пычракны реконструкцияләнеп ятучы Идел суын алу корылмалары каршына чишә алмастай бурыч булып килеп баса. Инде бар халык, ни чарадан бичара, шешәгә ябырылды... артезиан суы сатып ала. Владимир Матылицкий тексты 52
òàòàðñòàí
август 2013
Солтан Исхаков фотолары
үзе белән юып төшергән яңгыр һәм кар сулары кайчан карасаң да
эчәр суым минем
«
җәмгыять
Ультрафиолет, бигрәк тә озонлаштыру турында әйтеп тә торасы юк – Казан масштабында караганда искиткеч зур һәм файдасыз чыгым. Су чистарткыч корылмадан чыкканда никадәр генә чиста булса да, күгәрек торбалар буйлап акканда кабат пычрана. Менә аларын яңасына– полимер материалдан ясалганына алыштырырга, диген син. Бу хакта инде йөз ел буе сөйләшәләр бугай.
Бер чәй кашыгы хлор... Бер дустым Непалдан «җырлый торган» савыт алып кайткан иде: су тутырылган җамаякның кырыйларын махсус таяк белән ышкысаң, тонык кына бер тавыш ишетелә башлый. Шушы тавыштан су әйтерең лә кайнап чыга. «Салкын кайнату» суның молекулаларын тәртипкә сала, чистарта һәм сәламәтлек өчен файдалы итә. Эх, татарстанлылар өчен мондый җамаяклар күбрәк булсачы — әллә инде берәр максатчан программа кабул итәсе шунда? Эрегән кислородка бик тә ярлы Идел суының сыйфаты хакында шуның кадәр күп сөйләнде ки, инде тыңлап та туеп беттек. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча Идарәсенең санэпиднадзор бүлеге мөдире Ирина Трошина безгә болай диде: «Тикшеренүләрдән күренгәнчә, Казанда су торбаларыннан агып килгән су СанПиНның барлык таләпләренә дә җавап бирә». Хәтта ки хлор да кирәгенчә генә икән, монысын аерым ачыкладык. Әмма «Водоканал» һәм Роспотребнадзор лаборантларының исе китә торган СанПиН 2.1.4.1074-01 гә халык әллә ни ышаныч белдерми. «Сәламәтлеккә зыянсыз» дигәннәренә ышанмыйлар. Кемнең нәрсәгә акчасы җитә, шул рәвешле эчәр суны чистартырга омтыла. Кемнәрдер, җыелышып, йортка коллектив су чистартычлар алып куя, кемдер фатирының су торбаларына фильтр урнаштыра, кемдер бөтенләй дә ишегалдына үз коесын казыта. Су чистарткыч кув-
Кибеттән сатып алган эчемлекне дә исәпкә кертсәк, без, мөгаен, ашау-эчүгә дигән ул дүрт литрны да тотмыйбыздыр. Халыкның күпчелеге краннан аккан суны «техник» су чыганагы дип кенә саный, ә эчәр өчен аны кибеттән сатып ала.
шин һәр кухняда диярлек бар. Халыкның шул рәвешле бердәм булып чиста су өчен көрәшкәнен белә торып, нишләп эчәр суны тикшергәннән соң, барлык күрсәткечләрне Роспотребнадзорның рәсми сайтына язып элмәскә? Краннан нинди сыеклык акканын онлайн режимда белеп тору һәр гражданның хокукы лабаса. Күзәтчелек итүче органнарга да җәмәгать контроле артык булмас. Су туплагычта суны хлор белән чистарталар. Ультрафиолет, бигрәк тә озонлаштыру турында әйтеп тә торасы юк – Казан масштабында караганда искиткеч зур һәм файдасыз чыгым. Су чистарткыч корылмадан чыкканда никадәр генә чиста булса да, күгәрек торбалар буйлап акканда кабат пычрана. Менә аларын яңасына – полимер материалдан ясалганына алыштырырга, диген син. Бу хакта инде йөз ел буе сөйләшәләр бугай. Әлегә сүздән ары китә алган юк. 2008 елны Иделдәге су алу корылмасының бишенче чиратын ачканда ТКХ комитеты башлыгы Андрей Егоров тагын биш-алты елдан «Водоканал» предприятиесе, шәһәр бюджеты һәм ЕБРРдан алган кредит акчаларына үз акчасын да кушып, водозаборны тулысынча яңартып бетерер һәм шәһәрдәге барлык су торбаларын полиэтилен торбаларга алыштырыр дип ышандырган иде. Өч елдан соң, инде «Водоканал»ның директоры булып эшли башлагач, предприятие мөстәкыйль рәвештә 30 миллиард сумны мобилизацияләп, су торбаларының тузуын ике тапкырга киметәчәк, Иделдәге су алу корылмаларын реконструкцияләячәк һәм Столбищеда җир астыннан су алу корылмасы төзеячәк, дип белдерде... 2020 елга кадәр. Бүген исә предприятиене хосусыйлаштыруны фаразлый һәм 20 миллиард сумлык инвестицияләр көтә. Ярар, су торбаларын алыштыру һәм башка шуның кебек бөек эшләрне янә беразга онытып та торсыннар, ди. Һичьюгы суны чистарта торган реагентны гына булса да алыштырсыннан иде инде. Мәсәлән, РФ Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы тырышлыгы белән хәзер хлорсыз гына чистарту ысулларын һәм хлор диоксиды җитештерү технологияләрен уйлап табу эше төгәлләнеп килә. Соңгысы, хлордан аермалы буларак, зарарлы кушылмалар барлыкка китерми. Әмма «Водоканал»ны бу кызыксындырмый, күрәсең.
XIX гасырда Казанның Губонин исемле бер эшмәкәре, шәһәр хакимияте белән килешеп, Пановка чишмәләреннән 25 чакрымлы су торбалары суза. 50 ел үзе хуҗа булырга тиеш булса да, дүрт ел узуга, аны шәһәр управасына тапшыра. Әле аңарчы да янгын вакытында, чир-зәхмәт кузгалганда суны бушлай бирә. Эчәсе килгән кешегә су будкасыннан чынаякка агызып бушлай тарата. Ә хәзер киресе күзәтелә. «Водоканал» инвесторлар өчен «җимнәр» әзерли. Мәсәлән, Столбищедагы 2008 елгы бәяләр белән 3323,72 миллион сумлык су суырту корылмалары, аның төзелеше әле бүгенге көндә дә башланмаган.
Инвесторга җир асты күле Казанны су белән тәэмин итү артезиан коеларыннан башлангыч алган: Пановка, Әки, Царицыно коеларыннан. 1930 елда елга суына күчү сәнәгать ихтыяҗына бәйле. Ун ел элек шәһәрнең суны кабаттан элекке чыганаклардан алу мөмкинлеге бар иде. «ТР Геоүзәге» ФҖБ» предриятиесенең генераль директоры, «Җир асты сулары ресурслары» үзәге җитәкчесе Станислав Поляков 1994–2005 елларда «Татарстангеология»сендә баш геолог булып эшләгән. – Эзләнү эшләре 80нче еллардан ук барды, – ди ул. − Казансу елгасы һәм Тынычлык бистәсе аша Мишә елгасы тамагына кадәр сузылган Идел үзәнлеген 1994 елдан бирле тикшерәбез. Столбище авылы тирәсендә тәүлегенә 200 мең кубометр су бирә алырлык төче сулыкка юлыктык. Бу норматив буенча 25 елга исәпләнелгән су түгел, ә кулланылышы чикләнмәгән күләмдә. Әмма бернинди дә төзелеш башланмады, гәрчә Казанда су суырту корылмасыннан алган суның да, Совет һәм Идел буе районнарындагы артезиан коеларыннан алынган суның да сыйфаты канәгатьләнерлек булмаса да. Ә планнар бар иде. «Казгражданпроект» институтының инженерлык бүлеге мөдире Евгений Мануйлов 2002 елда халыкны су белән тәэмин итү буенча 2004– 2010 елларга төзелгән шәһәр программасын төзүдә җитәкчелек итә. Бу программа 13 миллиард сум белән бәяләнә. – Без ул вакытта нәрсәләр эшләргә кирәген, аның күләмен, вакытын һәм 53
җәмгыять эчәр суым минем
«
Фатирларга су исәпләү приборларын куйдырту бер мәртәбә генә күпләп акча эшләргә мөмкинлек биргән, хәзер инде ул кире нәтиҗәсен күрсәтә: кешеләр бер айлык норматив күләме булган 9 кубометр суны кулланмый, димәк, түләвен дә ике-өч мәртәбә азрак түли. Хәзер инде кешеләргә ел саен мәҗбүри яңа исәпләгеч куйдыртырга сәбәп уйлап табарга, йә булмаса су өчен түләү тарифларын өч-дүрт мәртәбәгә арттырырга кирәк.
Ихтимал, кайчан да булса, бер вакыт Казанда үзләрендә үк пычрак суларны чистарта торган корылмалары булган күпфатирлы йортлар төзелер. Бөтен суны да түгел, әлбәттә, йорт эчендә полиэтилен яки күгәрми торган тимердән ясалган торбалар аша таратылучы һәм үзенә аерым бер краннан агучы фәкать «бик чистага» дигәнен генә чистартырлык. бәясен ачыкладык, – дип сөйләде Евгений Федорович. – Программа 2004 елда Казан шәһәр советы карары белән расланды, әмма тормышка өлешчә генә ашырылды. Столбищедагы су суырту корылмалары өчен җир кишәрлекләре билгеләгән вакытта бер корылманы урнаштыруга бәйле кыенлык килеп туды: җир кишәрлегенең хуҗасы бар булып чыкты. Анда инде коттеджлар төзелеп ята иде. Проектны төзүчеләр Казанны су белән тәэмин итүнең ике юлын күрсәтте. Беренче вариантта Иделдән су суырту корылмасы беренче урында кала. Бишенче чират төзелгәннән соң, аның су кудыру куәте тәүлегенә 630 мең кубометрны тәшкил итәргә тиеш була, ә Столбище шуңа өстәмә булачак. Икенче вариантта тәүлегенә 600 мең кубометр су суыртырлык куәте булган өч су асты коесы төзелергә (Столбище, Яшел Үзән һәм Лаешта) тиеш. Ә Иделдәге корылманы реконструкцияләргә һәм аннан тәүлегенә 200 мең кубометр гына су кудырырга кирәк булачак. Иделдәге су корылмасының бишенче чираты яртылаш әзер булганлыктан, ә җир асты суларын суырта башлау зур чыгымнар таләп иткәнлектән, беренче вариантка тукталдылар. Соңрак әлеге программаның төп нигезләмәләре 2008– 2012 елларга Казанның Генпланын тормышка ашыру планына салынды. Лаештан Казанга кадәр 40 чакрымлы су 54
òàòàðñòàí
август 2013
эчәр суым минем
Фото inkazan.ru сайтыннан
«
җәмгыять
Узган елгы «Чиста су-2012» форумында Геннадий Онищенко, пычрак суның төп сәбәпләре дип, табигый факторларны атады: антропоген пычрануның артуы һәм суда мөһим микроэлиментларның күбәюе (яки дефициты). Үз эченә шул исәптән коагуляцияләү, фильтрлау, тондыру һәм хлорлауны керткән су чистарту һәм зарарсызландыру технологияләрен РФнең төп санитары, хан заманыннан калган, дип атады.
торбалары сузарга, насос станцияләре чылбыры төзергә, котельнялар, юллар салырга, җиһазлар алырга, кешеләр ялларга кирәк булыр иде. Яшел Үзәндәге су корылмасына экологлар каршы төште. Бу корылма җирле тыюлыкны җир асты сулары белән туенудан мәхрүм итәчәк икән. Шәһәр ихтыяҗлары өчен су суырту күләме, киләчәкне дә күздә тотып, бик зурдан фаразланган − хакимият аны оптимист рухта, сәнәгатьнең үсүен һәм халыкның 1240 мең кешегә кадәр артуын күздә тотып исәпләгән шул. Норматив кеше башына тәүлегенә 300 литр су тотылыр дип исәпләнелгән, шуңа күрә су суырту корылмаларының куәтен бер тәүлеккә 850 мең кубометрга җиткерергә ниятлиләр. «Водоканал» МУП мәгълүматлары буенча, 2012 елда барлык кулланучы суны фәкать 97,2 миллион «куб» кына сарыф иткән, уртача тәүлегенә 266 мең кубометр. Фатирларга су исәпләү приборларын куйдырту бер мәртәбә генә күпләп акча эшләргә мөмкинлек биргән, хәзер инде ул кире нәтиҗәсен күрсәтә: кешеләр бер айлык норматив күләме булган 9 кубометр суны кулланмый, димәк, түләвен дә ике-өч мәртәбә азрак түли. Хәзер инде кешеләргә ел саен мәҗбүри яңа исәпләгеч куйдыртырга сәбәп уйлап табарга, йә булмаса су өчен түләү тарифларын өч-дүрт мәртәбәгә арттырырга кирәк. Германиядә, мәсәлән, әлеге тарифка су белән тәэмин итүче тоткан бар чыгым кергән: амортизация, керткән капиталның процентлары. Анда бер кубометр су 1,5 евро тора, ә бездә нибары – 16 сум. Шулай булгач, хосусыйлаштырылганнан соң «Водоканал»га хуҗа булучыларга нәрсәгә йөз тотарга икәнлеге билгеле. Ә менә суның сыйфатын да Германиядәге су дәрәҗәсенә китереп җиткерә алырлармы – карап карарбыз. «Водоканал» акционерлары Столбищедагы артезиан коесыннан алынган судан акча эшләргә теләрләр мөгаен. Әллә кайчан проектлаштырылган су суырту корылмасының төзелү вакытын сорагач, предприятие җитәкчеләре матбугат хезмәте аша безгә икеле-микеле җаваплар юллады: имештер, программа һәм төзелешне финанслаучы чыганак әлегә расланмаган, проект-смета доку-
ментларын акча бүлеп бирелгәннән соң гына эшли башлаячаклар.
Икенче кран шешәдән? Без суны ничек тотабыз? Англиядә 80 нче елларда үткәрелгән тикшеренүләргә караганда, уртача британияле бер көндә 140 литр су тота: бәдрәфкә — 35% (50 литр), коену һәм юынуга − 32% (45 литр), кер ууга − 12% (17 литр), савыт-саба юуга − 10% (14 литр), башка кирәк-яракка (идән юу, гөлләргә сибү, йорт хайваннарына эчерү) — 8% (11 литр). Аш-су әзерләүгә нибары 3% су тотыла икән, ягъни 4 литр. Безнең көнкүреш белән охшаш бу, ә кибеттән сатып алган эчемлекне дә исәпкә кертсәк, без, мөгаен, ашау-эчүгә дигән ул дүрт литрны да тотмыйбыздыр. Халыкның күпчелеге краннан аккан суны «техник» су чыганагы дип кенә саный, ә эчәр өчен аны кибеттән сатып ала. «Перспектива» ҖЧҖ («Раифский источник» бренды) җитәкчесе Александр Сироткин сүзләренә караганда, Казанда 19 литрлы шешәләрдә сатылган су күләме генә дә аена 200–300 мең савытка кадәр җыела икән. Компаниядә сигез ел буена алып барылган статистика буенча, шешәгә тутырылган суны сату бер елга уртача 10%ка үсә. Бәлки, «Водоканал»га Идел суын ныграк чистарту өчен тагын да чыгымланмаска гынадыр? Шулкадәр кыйммәткә төшереп, шулкадәр көч түгеп чистарткан су белән янгыннар да сүндерәләр, урамнарны да юалар, җылылык торбаларына да тутыралар. Юк бит, 1937 елда ук эчә торган суның альтернатив торбаларын суза башлаган булсалар шунда... Ихтимал, кайчан да булса, бервакыт Казанда үзләрендә үк пычрак суларны чистарта торган корылмалары булган күпфатирлы йортлар төзелер. Бөтен суны да түгел, әлбәттә, йорт эчендә полиэтилен яки күгәрми торган тимердән ясалган торбалар аша таратылучы һәм үзенә аерым бер краннан агучы фәкать «бик чистага» дигәнен генә чистартырлык. Суны шул рәвешле исраф итми генә тоткан очракта Столбищедагы су суырту корылмасы гына да бөтен шәһәрне су белән тәэмин итә алырлык. Йошкар-Олада яшәүчеләр Арбан су суырту корылмасыннан килгән җир астының табигый чиста суын эчәләр
бит әле. Нигә казанлыларны да шундый су белән сыйламаска? Барысын да, Совет һәм Идел буе районнарындагы коттедж бистәләрендә яшәүчеләрне генә түгел. Узган елгы «Чиста су-2012» форумында Геннадий Онищенко, пычрак суның төп сәбәпләре дип, табигый факторларны атады: антропоген пычрануның артуы һәм суда мөһим микроэлиментларның күбәюе (яки дефициты). Үз эченә шул исәптән коагуляцияләү, фильтрлау, тондыру һәм хлорлауны (Иделдәге су суырту корылмасындагыча) керткән суны чистарту һәм зарарсызландыру технологияләрен РФнең төп санитары, хан заманыннан калган, дип атады. Боларга өстәп, пычрану ихтималы азрак булган җир асты сулыкларыннан күбрәк файдалану, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм дәвалау учреждениеләрендә эчә торган суны чистару өчен җайланмалар кую да күздә тотыла. «Яшәү җирлегенә» нисбәтле күп кенә чирләрнең суның сыйфатына бәйле икәнлеге әйтеп кителде. Россия халкының 65 проценты йод кытлыгы шартларында яши. Бу исә балаларның туганда ук чирле булуына, акыл зәгыйфьлегенә, олы кешеләрнең хезмәткә яраксызлыгына китерә. Эчәр суыбызда фтор юк, шуның аркасында балаларның теше бозыла. Россиянең кайбер төбәкләрендә суда кальций җитешми, ул гипертония, коронар һәм ишемия чирләренә, рахитка китерә. Ә Идел буенда, Үзәк һәм Кара туфраклы үзәк районнарда, Калмыкиядәге җир асты суларында аның күп булуы һәм суның катылыгы сидек юлларында ташлар оешуга, организмда су-тоз алмашы бозылуга, балаларның үсеше тукталуга сәбәпче. Селен җитешмәсә, организм йөрәк-кан тамырлары чиренә тиз бирешә, үсеш туктала. Россиядәге торбаларның өчтән береннән составында тимер артык күп булган су ага, ә бу аллергия һәм кан чиренә китерә. Менә шуңа да инде илебезнең ике башкаласында − Мәскәү белән Санкт-Петербургта − сәламәтлек өчен зыянсыз су мәсьәләсен генә күтәреп калмыйча, кешегә кирәкле барлык матдәләр белән тәэмин ителгән су турында да сөйләшәләр. Кызганыч, «өченче башкала» үз алдына андый максатлар куймый. 55
җәмгыять караш
56
òàòàðñòàí
август 2013
караш
җәмгыять
Равил Фәйзуллинның тормыш линиясе
П
роблемалар килеп чыкса яки кәефем төшеп китсә, шагыйрь Фәнис Яруллинны искә төшерәм, үземә: син нәрсә, Равил, тукта әле, дим. Үз аяклары белән ун адым атлар өчен ул нәрсә генә эшләмәс иде. Без аның белән бер йортта яшәдек, безне ике метр җир бүлеп тора иде − мин аннан бер катка югарырак яшәдем. Кайчак янына керә идем... Менә ул ята, өскә, билгеле бер почмак ясап, зур көзге беркетелгән. Көзге урамны күрсәтә. Машиналар уза, кызлар үтеп-сүтеп йөри − һәммәсен карап ята. Дөнья белән аралаша шулай! Нәрсәгәдер ышана иде бит ул, нәрсәгәдер өметләнә иде. Язмыштан зарланмады, ачу сакламады. Һәм ул язганнарның нигезендә игелек ята. 19 яшеннән урын өстендә калып та, ул яхшылык-яктылык таратырга тырышты. Тормышымда, ялгызлыкка сусап, чын-чынлап газапланган берничә чорым булды. Чөнки ялгызлык һәм тынычлык − язучының иң яхшы дуслары. Университет тулай торагында, берьялгызым каласым килеп, подвалга, кер үтүкли торган бүлмәгә төшәм (анысы да буш түгел, үбешеп торалар). Бер ел түздем дә Әмәт тавында бер әбидә 5–6 квадрат метрлы тәрәзәсез бүлмәдә тора башладым. Бу читлеккә килеп керүгә, караватка авуым, бәхеттән шатланып елавым истә әле. Ниһаять, кәгазьләремә берәү дә кагылмаячак!
Булган хәл. Татар авылы, егерменче гасыр. Бер егет керәшен кызына өйләнә. Анысы исламны кабул итә, йолаларны үти, Коръән укый, мөселман кануннары буенча көн күрә. Яше барган саен, абыстай булып китә, баш-аягы белән ислам диненә кереп чума. Ә үзе үлгәннән соң, бәрәңге базында иконалы почмак табалар. Өйдә берәү дә юк чагында ул гомер буе бүтән Аллага табынган. Ирләр шулай итә алмас иде, дип уйлыйм. Ә кем белгән... 1991 елның 19 августында бер иптәш белән Матбугат йорты янындагы Казансу ярына киттек, анда моллюсклар җыеп йөрдек. Минем өйгә кайтып, капкалап утырыр өчен кыздырдык та шуларны, шәп кенә итеп салдык. Ул чакта югарыда ниләр майтарганнары безнең өчен әллә ни мөһим дә түгел иде кебек. Артык хәвефләнмәдек. Янгын безнең йортта түгел диебрәк кабул иттек. Үзем дә, дуслар да, моннан да начаррак була алмый инде, дигән фикердә идек. Безнең бабайлар яңадан туса, алар күзенә без ничек күренер идек икән − шул хакта еш уйланам. Безме, алармы − кайсыбыз оялыр иде икән?
Шигырьдә «әйтеп бетермәү» мөһим, уйларга һәм ассоциацияләргә иркенлек кирәк. Шигърият − сөйләшүгә чакыру ул, анда укучы автордан акыллырак та була ала. Мин бер шырпы бөртеге генә, ә аннан ялкын кабынырга да мөмкин бит. Ул ялкын кемнедер кызыксындыра алса әле.
Яшьлектәге шигырьләрдә күбрәк — интуиция, җитлеккән чорда − рациональлек. Иҗатның башлангыч чорында ихласлык, садәлек тулып аша. Күзләр − менә мондый! Әмма еллар узу белән, күзләр тоныклана һәм ихлас беркатлылыкны нәрсә белән дә булса алыштырасы килә башлый. Тормышта ниндидер акыллы эз калдырасы килә. Тик Аллаһы Тәгалә кайберәүләргә талант һәм алдан күрә белү сәләтен бик кыска вакыт эчендә яшендәй ялтырарлык итеп бирә. Тукайга биргән кебек, 27 яше тулар-тулмас тулы бер гомер кичерерлек итеп.
Хатын-кыз кебек инде. Әгәр аңа бөтенесен әйтсәң, син ахмак. Хатынкызлар бездән акыллырак, алар күп вакыт әйтеп бетермиләр. Гомумән, алар
Иҗат − эгоизмның иң югары ноктасы. Тикмәгә генә Мостай Кәрим: «Чын шигърият бөтенесен өр-яңадан башлый. Аның үз нокталары, үз өтерләре,
Илһамсыз да язып була. Кайбер шагыйрьләр моны чын-чынлап кәсеп иткәннәр. Мин дә шулай эшли алам − укырлык ярыйсы гына әйбер килеп чыга, ошатучылар да бар. Монда бер генә проблема − эчтән сызлану юк. Рухлану юк.
Солтан Исхаков фотолары
рациональрәк, зирәгрәк һәм хәтәр адымнарга бармыйлар. Мәхәббәттә дә. Ләкин, гаҗәпкә каршы, мәхәббәт пигында хатын-кыз тәвәккәл була. Ул чик-чаманы оныта.
Рөстәм Шакиров язып алды
үз сорау билгеләре», − димәгән. Мин дә шигърияткә: «Дөньяны таң калдырам менә! Тормышның бар матурлыгын менә мин күрсәтәм!» − дип килгән идем. Яшьлек туң йөрәкле һәм кайчагында бер сәбәпсез рәхимсез була. Хәтерлим, 60нчы елларда бер өлкән буын шагыйре вафат булгач, без, дөресен әйтим, артык кайгырмадык. Аларны күпләп бастыралар иде, ә безне − бик аз. Иркенрәк булыр, янәсе! Яки төнлә урамда йөрисең − чүп савытын аударасы килә генә бит! Һәм, әлбәттә, тибеп очырып! Дуамал бер көч шундый. Ул кешенең эчендә утыра. Бала вакытта син кешелеклелекне, аннары, үзеңне раслап, бу кешелекне җуя башлыйсың, ә җитлеккәч, пружина тагын да тартыла. Бүген үзеңнең язучылык талантыңнан оялмас өчен миллионнарың булырга тиеш. Иҗатта менә нәрсә катлаулы: син язасың, ә күз алдыңда аңга кереп сеңгән ипи кисәге. Бу горизонтны шактый авыштыра. Мин, әдәбият өстендә
Визит карточкасы Равил Фәйзуллин (4.08.1943 туган) − шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы халык шагыйре. Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 22 яшендә СССР Язучылар берлегенең иң яшь әгъзасы була. 1968–1972 елларда – Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе. 1973–1977 елларда − Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары. 1977–1989 елларда − профессиональ язучы. 1989 елдан − «Казан утлары» журналының баш мөхәррире. Равил Фәйзуллинның шигырьләре, поэмалары һәм публицистикасы күп тапкырлар Европа һәм Азия халыклары телләренә тәрҗемә ителә. Аның иҗаты турында 300дән артык мәкалә һәм берничә китап языла, аның иҗаты Италиядә, Англиядә, Франциядә, Венгриядә, Сүриядә, Монголиядә һәм башка илләрдә билгеле. М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, Г. Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби премиясе лауреаты. РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре. ТР Фәннәр Академиясенең почетлы әгъзасы.
57
җәмгыять караш
чы булган, ә сугыштан соң диссидент бу лып киткән. Сак була белмәгән, властьны тәнкыйтьләгән, Ленин цитаталарын кул ланып сүккән. Аны партиядән чыгарган нар, хаклык эзләп, ул КПСС Үзәк Комите тына ук барып җиткән. Ә анда менә нәрсә була. Иванова фамилияле инструктор аны тыңлаптыңлап торган да: «Нишләп сез акцент белән сөйлисез?» − дип сораган. Баттал: «Мин бит рус түгел», − диюгә, «Әйе, Иван Грозный сезнең белән аз эшләгән!» − дигән җавап яңгыраган. Шуннан соң Батталның властька сораулары беткән. Мәктәптән соң мин рус телен начар белә идем. Ә университетка керәсем килә. Имтиханнарның берсе − рус теленнән со чинение. Шуннан мин 10 сочинениене алдым да ятладым. Берсе булмаса, берсе чыгар, дип. Шулай булды да. Никадәр та лантлы яшьләр шул рус теле аркасында коелып калды − Казан дәүләт универси тетында да, техник вузларда да. Һәм бет те − югалды ул кешеләр.
Безнең заманның геройлары юк. Сәер кешеләре бар. Үзендә кешелекне сак лап кала белүчеләр. Әни, ә ул бик кырыс иде безнең, миңа әйтә килде: «Теләсә кем белән ара лашма, үзеңнән югарырак, акыллырак, булганраклар белән уртак тел тап, шул чакта гына үсә алырсың. Һәм вакытыңны заяга уздырма». Шушы киңәш гомерем буе эшләде миндә. Миннән акыллырак, көчлерәк, матуррак, лаеклырак кешеләр байтак. Алар төрле даирәдән булырга мөмкин, хәтта бомжлар да. Аларның бар икәнен тою миңа зур импульс бирә. Шу ларга кадәр җитәсе килә. Мескенлектән дә начар нәрсә юк. Без сугыштан соңгы йомшак һәм демагогик поэзиядә үстек. Кулыбыз га килеп кергән Хикмәт, Уитмен, Неру да тәрҗемәләре безне дөньяга башка күз белән карарга өйрәтте. Һәм фикер уят ты. Шигърият дөнья белән хакимлек итә, шигърият белән дөньяны үзгәртеп була, дип уйлый идек без. Милли әдәбиятлар 58
чәчәк атты − Межелайтис, Айтматов, Гам затов, Көгелтинов, Кулиев, Сөләйманов... Шунысы гаҗәп: бу исемлектә бер татар да юк, хәер, космостагы кебек үк. 60–70нче еллардагы татар поэзиясе бик көчле иде югыйсә, хәтта Союз дәрәҗәсендә кара ганда да. Безнең Җәлилне ул вакытта бик күтәргәннәр иде, сәбәбе шундадыр, дип уйлыйм. Бер исем булгач, җиткән, дигәннәрдер. 60нчы еллардагы рус телле шагыйрьләрдән без, иң элек, эчтәлек ягыннан аерылып тордык. Мисалга, Ан дрей Вознесенскийны алыйк. Ул сихерли, ул уйный − сүзләр белән, фикер белән. Без сүз уйнатуга, эффектка басым ясый ал мый идек − тәрҗемәдә аннан бернәрсә дә калмаячак. Күбрәк фикерне алга чы гардык. Шуңа күрә дөньяның кай якка тәгәрәвен тирәнлек, сыкрану аша бирдек. Без үги малайлар кебек идек, ә алар тор мышны тискәре ягыннан да күрә. Нигездә, алар − шәһәр балалары, космополитлык күңелләрен яулаган, ә безнең күбебез − авылныкылар, «туфракта үскәннәр». Салих Баттал, минем карашка, дөрес бәясен алмаган татар язучыларының берсе − сугышта очу
Бәхетем − үз юлымны иртә таптым мин. Балачакта ук, дисәң дә була. Дүртенче класста үзем өчен кулъязма китап яздым. Биографияләр, сүз башла ры, тагын нәрсәләрдер белән, коточ кыч җитди булды, кыскасы. Беренче өч елымны гел «биш»леләргә генә укыдым, дүртенчедә бер «дүрт»лем чыкты, һәм мин аны төзәтергә сүз бирәм, дип яздым. Ан нары − КДУга укырга керергә һәм шагыйрь булырга хыяллануымны. Шулардан соң «бөек» әсәрләрем урын алган иде. СССР Язучылар союзының бер съез ды ачылганда, без егетләр белән буфетта шәраб эчәбез. Ишетәм, мандат ко миссиясе игълан итә: «Иң өлкән делегат − Александр Безыменский. Иң яше − Равил Фәйзуллин». Залдан: «Күренсен!» – дип кычкыралар. Күренмәдем. Мин − тапкыр сүзлелек белән «баскычта гына» интегүчеләрдән. Кай чак кайлардадыр чыгыш ясыйм, кемнәр беләндер бәхәсләшәм, аннары сөйләшүне күңелдән уздырып, башыма ябышам: әй, ахмак, нишләп соң син менә болай җавап бирмәдең?! Куркып торам әле, «Әйтелмәгәннәр» дигән китап чыгарыр га туры килмәгәе. òàòàðñòàí
август 2013
Солтан Исхаков фотолары
эшләүдән битәр, аның эчендә кайнап, әдәбият белән гомер кичерә алган булыр идем.
җәмгыять шәхес
60
òàòàðñòàí
август 2013
шәхес җәмгыять
Җырчы һәр яктан үрнәк булырга тиеш «Шәле тәрәзәләре», «Әлкием», «Алимәкәй» җырларын халыкка үз тавышы белән сеңдергән, «Эскадрон», «Уел», «Тәфтиләү» кебек халык җырларын исә, үз аһәңнәре аркылы тыңлаучыга ирештерә алган Мирсәет Сөнгатуллинга 60 яшь тулды.
Мөршидә Кыямова тексты
Фотолар автордан алынды
М
ирсәет абый кай тарафка гына барып чыкмасын, үз җырына сусаган татар халкы аның күңел моңнарын тыңлый. Татар халык җырларын актив пропагандалавы, милли музыка сәнгатен үстерүе, аны яшәтүгә көч куюы өчен атак лы артистыбыз «Әлфәхр» премиясенә лаек булган иде. Аны җырчыга Россия мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил Гайнетдин үзе 2009 елны Мәскәүдә «Космос» концертлар залында тапшырган. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты — халык җырларына тугрылык саклап, моң сакчыларыннан шанлы эстафетаны кабул иткән җырчы. Бу хакта Гомәр Бәширов болай дип язган иде: «Заманында Гөлсем Сөләйманова, Фәхри Нас ретдинов, Мәрьям Рахманкулова, Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров − безне рухи яктан баеткан шәхесләр. Мирсәет менә шул игелекле хезмәтне дәвам иттерүче, моны ул үзе дә белеп торсын. Мирсәет —
иң өметле җырчыларның берсе, мин аны хөрмәт итәм, яратып тыңлыйм». Мирсәет Сөнгатуллин чираттагы гомер бәйрәменә нинди казанышлар, нинди шатлыклар белән килә? Әңгәмәбез шул хакта. — Репертуарыгызда халык җырларына өстенлек бирелә, ул җәүһәрләр яшьтән үк сезне әсир иткән бугай? — Туганнан бирле шул җыр белән куандым инде мин. Авылда яшәгән чакта ук Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйроваларны радиодан йотлыгып тыңлый идем. Яшьләр инде ул япон кәләпүшенә охшаган кара түгәрәк радио ны хәтерләмидер дә, шуңардан шытырдап тавыш чыга, гадәттә ул йортның чатына эленә торган иде. 1960нчы елларда аннан Илһам абыйны җырлата башладылар. Шуларның моңнарына мөкиббән булып, үземнең дә шулар кебек җырлыйсым килде. Авылда, өйдә, кеше янында авыз тутырып җырларга оялганга күрә, урманга барып җырлый башладым. Берике еллап урмандагы аланга барып, кычкырыпкычкырып җырладым. Дүртенче классны тәмамлаган чагым, җәй айларында урманга барып, рәхәтләнеп «концерт куеп» кайтканым әле дә исемдә. Урманда тавыш та бит әле яңгырап чыга. Берзаман мине тыңлап торганнар да мәктәпкә барып әйткәннәр. Мәктәп концертында җырларга тәкъдим ясадылар. Ә мин карышам, җырлый белмим, дим. «Урманда бик матур җырладың әле. Монда да җырларсың», – диләр. 1965 елның 29 октябрендә комсомол көненә, авыл сәхнәсенә чыгып, баянсыз гына Фәтхерахман Әхмәдиевнең «Чистай вальсы»н башкардым. Менә шул көннән бирле сәхнә үзенә бөтереп алды да инде мине. Башта авыл сәхнәсе, аннары Сабан туе бәйрәмнәрендә җырларга керештем. Конкурсларда катнаша башладым... — Җырга сәләт нәселдән-нәселгә күчә, диләр. Сезнең тамырлар да ата-баба моңын сеңдергән күрәсең? — Балачакта, әлбәттә, тавышым эфирда яңгырар дип, үзем зур сәхнәләргә менәрмен дип, башыма да китер-
ми идем. Ә җырга мәхәббәт, мөгаен, әнидән күчкәндер. Ул үзе борынгы болгар җирләрендә үскән. Спас районының Чәчәкле авылы кызы. Шуңамы, әнкәй матурлыкны нечкә тоемлый торган һәм үтә дә хисчән кеше иде. Ә үзебез Әлки районы Борнай авылында үстек. Монысы да чал тарихлы төбәк. Миңа тамырларым бик тирәндә сыман тоела. Җырмоң гасырларны, чорларны тоташтыра, якынайта. Борынгырак көйләрне яратам, салмак көйләрне. «Безнең татар авызын яфрак калынлыгы гына ачып җырлый», дигәндә, Тукай шундый көйләрне күздә тоткандыр. — Шулай да профессиональ артист эшенә урау юллар узып килгәнсез... — Без гаиләдә әтиәни янында алты бала үстек. Иҗади һөнәр сайлаучы туганнар бар барын. Әмма сәхнә кәсебе миңа гына насыйп булды. Миңа Казанның музыка училищесына керергә киңәш иттеләр. Бардым, кердем, ләкин торырга урын юк. Документларымны кире алырга туры килде. Урам уртасында аптырап басып торганда авылдашымны очраттым. Ә ул мине үзе укый торган җиргә кодалый башлады. Торыр җире бар, ашаталар, эчертәләр, кием бирәләр дигәч, ташчы һөнәрен үзләштерергә булдым. Шуннан соң берара Казанда йортлар салып йөрдем. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Чаллыда эшли башладым. Чаллы Сабан туенда «Тәфтиләү»не җырлап бетергән генә идем, җитди генә, тузган чәчләрен
Татар халык җырларын актив пропагандалавы, милли музыка сәнгатен үстерүе, аны яшәтүгә көч куюы өчен атаклы артистыбыз «Әлфәхр» премиясенә лаек булган иде. Аны җырчыга Россия мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил Гайнетдин үзе 2009 елны Мәскәүдә «Космос» концертлар залында тапшырган. 61
җәмгыять шәхес
«
Авылда, өйдә, кеше янында авыз тутырып җырларга оялганга күрә, урманга барып җырлый башладым. Бер‑ике еллап урмандагы аланга барып, кычкырып‑кычкырып җырладым. Дүретенче классны тәмамлаган чагым, җәй айларында, урманга барып, рәхәтләнеп «концерт куеп» кайтаным әле дә исемдә. Урманда тавыш та бит әле яңгырап чыга. Берзаман мине тыңлап торганнар да мәктәпкә барып әйткәннәр.
Артист хатыннары җиңел яши дисәләр, ялгышалар. Көнләшүчеләр, тормыш бо‑ зарга теләүчеләр дә оч‑ рый бит. Менә берзаман ха‑ тынга берәү: «Кадрия, мин Мирсәеттән бала көтәм!» — дип шалтырата икән. Хаты‑ ным да югалып калмаган: «Мирсәетнең шулай инде, биргәнне ала торган гадәте бар», — дип кенә куй‑ ган. Үзара аңлашып яшәү булмаса, сәнгать кешесе гаиләле тормышта яши ал‑ мый ул. артка яткырып тараган бер абзый: «Хәзер генә кем җырлады?» — дип сорап куйды. Якынрак килгәч: «Мине таныйсыңмы?» — ди бу. Танымыйм бит үзем, ләкин кайдадыр күргәнем бар, дим. «Мин Нәҗип Җиһанов булам. Консерватория ректоры. Тавышың әйбәт, буй‑сының да бар. Сиңа укырга кирәк. Консерваториягә укырга кил». Ә мин карышам әле. Автомеханик белгечлегенә укырга керәм, дим. Ә ул: «Автомеханик теләсә кем була ала. Ә синең кебек җырчылар татар сәхнәсенә кирәк. Мондый тавышлылар татарда да, руста да сирәк туа. Илһам абыең Шакировлар кебек халык артисты булачаксың!» – дип мактап, үсендереп куймасынмы. Шулай итеп консерваториягә укырга килдем. Нәҗип абыйның ул заманда имтиханнарда үзе тыңлап утыра торган гадәте бар иде. «Тәфтиләү»не җырлатып, мине консерваториягә укырга алдылар. Ә ректор миңа кабат: «Энекәш, «Тәфтиләү»не күптән ишеткән юк иде. Булдырдың!» − дип канат куйды. — Консерваториядә белем алганда сезгә җитди опера партияләре дә башкарырга туры килгән икән? — Диплом эшемдә князь Игорь партиясен башкардым. Җиде ел дәвамында җыр укытучым Россиянең атказан62
ган, Татарстанның халык артисты Идеал Ишбүләков булды. Мине, авыл малаен, чын җырчы итү өчен зур көч куйды ул. Аңа ихлас күңелемнән рәхмәтлемен. Идеал Дәүләтович опера әсәрләрен башкаруга аеруча зур әһәмият бирә иде. Вокал дәресләрен аннан алганыма чиксез горурланам. Камера классында миңа дәресләрне Светлана Җиһанова бирде, опера классында Нияз Даутовта укыдым. Аның тәкъдиме һәм булышлыгы белән «Алтынчәч» операсында Хан ролен, «Князь Игорь»да князь Игорь партиясен башкардым. «Кармен»да Хозе ариясен дә җырлау насыйп булды. Консерваториядә җиде ел гомерем юкка китмәде дип шатландым мин. Чыны да шулай: җыр сәнгатенең авырлыгын төшенү, җиңеллеген дә билгеләү, беренче алкышлар, тормышта үз кыйблаңны ачыклау, кирәклегеңне аңлау − барысы да мөһим бит. — Халык сезне җырларыгыз өчен генә түгел, үрнәк гаилә башлыгы, кайгыртучан ата буларак та хөрмәт итә бит әле. Улыгыз Алмаз да сезнең юлны сайлады.
— Улыбызны кечкенәдән үз гореф‑ гадәтләребезгә өйрәтеп үстердек. Гомумән, һәр ата‑ананың бурычы ул − балага иң әүвәл үз телеңне өйрәтү. Тәртип ягын да онытмаска. Нәрсә яраганны, нәрсә ярамаганны бала кечкенәдән белеп үсәргә тиеш, дип санадык без Кадрия белән. Гел‑гел мактап кына да тормадык. Кычкырып, куркытып алырга да туры килгәләде. Бала тәрбияләгәндә төрлесе була ул. Улыма карата таләпчәнрәк тә булдым. Алмаз быел Мәскәүдә музыкаль белем алып чыкты, укуын кызыл дипломга тәмамлады. Опера җырчысы булырга әзерләнсә дә, халык җырларын да җиренә җиткереп башкара. Чит телләрдә дә шартлатып җырлап бирә ала. Хәзер аспирантурага керде. Хыя‑ лында Италиягә барып, сабак алып кайту да юк түгел аның. Үз алдына максат куйган, шуны тормышка ашырырга тырышкан бала атасы булуым белән мин дә горурланам. — Хатыныгыз Кадрия ханым хакында да иҗатташларыгыз гел уңай фикердә. «Кадрия — акыллы хатын ул», дип кенә торалар... òàòàðñòàí
август 2013
шәхес җәмгыять
«
Милләттәшләр озын көйләрне аңларга, тыңларга иренә башлады. Тизлек, шаянлыкка өстенлек сизелә. Анысы да бар. Тик шунысы куандыра: «Яңа гасыр» телевидениесендә ретро концертларда халык әсәрләре яңгырый. Элеккеге композиторларыбыз Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов, Нәҗип Җиһановлар җырларын җырламыйлар. Аларның әсәрләре колакка керми башлады, димәк, югала дигән сүз. Ә моңа юл куярга ярамый!
— Хатынымнан чыннан да уңдым. Ул мине аңлап, миңа булышып яши. Өйдә генә түгел, концертларыма килеп тә булыша. Дини кеше, хаҗия дә булды. Шунысы яхшы: имеш-мимешләргә исе китми аның. Без артистлар гел халык алдында. Тормыш иткәндә дә төрлесе була. Артист хатыннары җиңел яши дисәләр, ялгышалар. Көнләшүчеләр, тормыш бозарга теләүчеләр дә очрый бит. Менә берзаман хатынга берәү: «Кадрия, мин Мирсәеттән бала көтәм!» – дип шалтырата икән. Хатыным да югалып калмаган: «Мирсәетнең шулай инде, биргәнне ала торган гадәте бар», – дип кенә куйган. Үзара аңлашып яшәү булмаса, сәнгать кешесе гаиләле тормышта яши алмый ул. Мин үзем дә Кадриягә көнләшергә сәбәп чыгарганым юк. Озак еллар инде килешеп, яратышып, бер-беребезгә терәк булып яшибез, Аллага шөкер! — Мирсәет абый, Зилә Сөнгатуллина белән сезнең шактый гына дуэтларыгыз бар. «Һаман да яратам», «Асылъяр», «Моңлану» һ.б җырларны бик оста башкара идегез. Ул вакытта да, «болар арасында нидер бар бугай, фамилияләре дә туры килеп тора, кушылганнар икән», дигән сүзләр еш йөрде бит әле. — Булды андый хәлләр. Ул дуэтларны халык бик җылы кабул итте шул. Шулай ике гашыйк образы тудыра алганбыз икән, димәк, максатыбызга ирешкәнбез. Сәхнәдәге сәхнәдә кала инде ул. Әле хатыным Кадрия үзе дә, Зилә белән тагын бер җырлагыз, дип кенә тора... Җырчы бит әле шәп актер да булырга тиеш. Мәскәүдә «Бәйрәм» ансамблендә эшләгәндә Равил Харисов белән концертларда үзебез үк скетчлар да уйный идек. Ярыйсы килеп чыккандыр − тамашачы алкышларны кызганмый иде. — Җыр дәресләренә сүлпән караш башланды. Мәктәп программасындагы җыр дәресләре бер дә сөендерерлек түгел. Моңа сезнең карашыгыз нинди? — Мәктәпләрдә җыр дәресләре тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш, дип саныйм. Ничек инде баланы башлангыч музыкаль белемнән мәхрүм итәргә? Халык җырлары белән дә ул мәктәп эскәмиясеннән башлап танышырга тиеш. Музыка факультетында,
мәдәният-сәнгать университетында күпме белгечләр әзерләп чыгаралар. Таратырга кирәк шуларны авыл мәктәпләренә! Ярар шәһәрдә әле музыка мәктәпләрендә белем алырга мөмкин. Ә авыл мәктәбендә нота танучы бер укытучы яшәсә, һич тә комачау итмәс иде. Җырларга гына түгел, уен коралларында уйнарга да өйрәтергә кирәк. Эстетик тәрбия – ул иң мөһим нәрсә дип саныйм шәхсән үзем. — Яшь эстрада башкаручыларыннан еш кына халык җырларын тыңламыйлар, шуңа күрә җырламыйбыз дигән аклану ишетергә туры килә. Яшьләр халык әсәрләрен җиренә җиткереп башкара алмаганлыктан килеп чыккан фикер дип санамыйсызмы моны? — Анысы да, әлбәттә, бик дөрес. Татар халык җырларын башкару өчен киң күкрәк, киң тавыш кирәк. Сулышны да дөрес алу мөһим. Чыннан да кайбер эстрада җырчылары аны башкара да алмый торгандыр. Җырлый алганнары да репертуарыннан төшереп калдыра, ләкин бу дөрес күренеш, дип санамыйм. Халык җырларын киресенчә, күбрәк яңгыратырга кирәк. Безне башкалардан аерып тора торган төп үзенчәлек тә шул халык җырларында бит инде. Халыкныкын халыкка гел ирештереп тору әһәмиятле. Милләттәшләр озын көйләрне аңларга, тыңларга иренә башлады. Тизлек, шаянлыкка өстенлек сизелә. Анысы да бар. Тик шунысы куандыра: «Яңа гасыр» телевидениесендә ретро концертларда халык әсәрләре яңгырый. Элеккеге композиторларыбыз Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов, Нәҗип Җиһановлар җырларын җырламыйлар. Аларның әсәрләре колакка керми башлады, димәк, югала дигән сүз. Ә моңа юл куярга ярамый! Шәхсән үзем алар әсәрләреннән генә торган музыкаль җыентыклар чыгарган идем. Онытыла барган татар композиторларының җырларын концертларыма кертергә тырышам. Шундый бер көн килеп үзебезнең милли көйләребез бик популярлашып, киң катлам тыңлаучыларда зур кызыксыну уятачагына ышанам әле мин. — Мирсәет абый, җырчы өчен иң мөһиме нәрсә дип саныйсыз?
— Халык алдында, сәхнәдә чыгыш ясый торган кеше ул һәр яктан үрнәк булырга тиеш. Чын мәгънәсендә кеше булу, халык арасындамы яки аулак җирдәме син үзеңне тиешле югарылыкта, тәрбияле тотарга тиеш. Сәхнәгә джинс чалбар киеп чыкканнарны һич аңламыйм мин. Чын сәнгать кешесенә килешә торган нәрсә дип санамыйм. Заманча дип, ертык чалбар, майка киеп чыга башладылар. Безне һич кенә дә алай өйрәтмәделәр. Халык каршында көзге кебек ялтырап торырга тиеш без. Эстетик тәрбияне дә тамашачы бездән ала бит. — Сез бит әле композитор кеше дә, халык арасында танылган шагыйрьләрнең шигырьләренә шактый гына көйләр яздыгыз. — Үземне, зурдан кубып, композитор дип санамыйм. Шулай да күңелне айкатып алырлык шигырь укысам, үзеннән-үзе көй туа. Авыл көйләре бик күп яздым. Кайсысын сорап яздыралар, кайсысы үзеннән-үзе күңелдә бөреләнә дә, нотага саласың. Мәрхүм Әлфис Кыямов минем җырларымны башкара иде. Җырдан туктап торган чакларда шахмат уйнарга, компьютерда утырырга яратам. Алмаз улым белән шөгыльләнәбез. — 150гә якын татар халык җырларын дискта чыгаргансыз, эстрада җырлары тагы да күбрәк: 200дән артып китә... — Чын сәнгать дәүләт яклавына мохтаҗ, дип уйлыйм. Зур спортка ярдәм күрсәтелә, ә нишләп әле мәдәнияткә дә аны күрсәтмәскә ди? Республикакүләм милли фольклор үзәге ачып, балаларны кечкенәдән үк милли сәнгатькә авызландырырга иде. Татар музыка серләрен өйрәтү, халык уен коралларында уйнарга өйрәтү оештырылсын иде. Мәсәлән, башкортларда баланы милли курайда уйнарга кечкенәдән өйрәтәләр. Нишләп әле бездә дә тальян, кубыз, курай һ.б. уен кораллары буенча дәресләр кертмәскә? Менә бу дәресләрне фольклор үзәге оештырып, музыкага шунда өйрәтә башласалар, тормышымдагы зур хыялларымның берсе тормышка ашар иде. 63
җәмгыять афиша
14–23 сентябрьдә Г.Камал театры бинасында Мәскәүнең Кече театры гастрольләре
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Республика көненә багышлап, биш спектакль тәкъдим итә. Шуның өчесе – Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча куелган спектакльләр. Гөргөри кияүләре Керәшен татарлары фольклорына нигезләнгән җырлы-биюле тамаша 18 ел инде Камал театры сәхнәсендә аншлаг белән бара. 25 август. 18:00, +6
А.С.Пушкин, «Пиковая дама». А.А.Житинкинның сәхнә версиясе. Графиня Анна Федотовна ролендә – СССРның халык артисткасы, СССРның Дәүләт премияләре лауреаты Вера Васильева. 14-15 сентябрь, 18:00, +12
Диләфрүз-Remake Дистәләгән еллар дәвамында барган шаян музыкаль комедиянең яшәртелгән вариантында режиссер Фәрит Бикчәнтәев артистларга джинсы чалбар кидерә, «Азат хатын» журналы урынына «Playboy»ны бирә. 27август, 19:00, +12
Мулла Пьеса 2006 елда узган «Яңа татар пьесасы» конкурсында ТР Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган иде. 28 август, 19:00, +6
2 сентябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында урнашкан музейларга беренче класс укучылары бушлай кертелә.
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры Туй алдыннан Премьера. Моңсу комедия. Куючы режиссёр – Резеда Гарипова.
Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда «Ислам – дөнья дине», «Ислам татар халкының тарихында һәм мәдәниятендә» исемле экскурсияләр үткәрелә, берничә күргәзмә эшли. Август, 10:00 - 19:00, +6 64
Хәй Вахит тарафыннан бәян ителгән әлеге кыйсса җыр кебек ихлас һәм үтемле. Әдилә белән булачак туе алдыннан Рафаэль үзенең иң якын дусты Маратны очрата. Тик кәләшенең дусты Маратның берничә еллар инде йөрәк түрендә йөрткән беренче мәхәббәте булып чыгуы язмыш шаяруымы, әллә тәкъдирме? Кайсын сайларга? Күптәнге дуслыкнымы, әллә инде һаман да сүрелмәгән мәхәббәтнеме?.. 27 август, 18:30, +6 татарстан
август 2013
Эчтәлек
Редакция: 420066, Казан, Декабристлар ур., 3 Тел.: (843) 222-09-79 Баш мөхәррир: Артем Дмитриевич Тюрин, e-mail: tyurin@tatmedia.com Шеф-редактор: Әскәр Сабиров, e-mail: Sabirov@ tatmedia.com Баш мөхәррир урынбасарлары: Нияз Әхмәдуллин, e-mail: Ahmadullin@tatmedia.com Рөстәм Шакиров, e-mail: Shakirov@tatmedia.com Җаваплы сәркатип: Фәридә Әхмәтҗанова, Ahmetzanova@tatamedia.com «Икътисад» рубрикасы мөхәррире: Татьяна Колчина, e-mail: Kolchina@ tatmedia.com «Җәмгыять» бүлеге мөхәррире: Владимир Матылицкий Әдәби мөхәррир: Николай Коновалов Веб-редактор: Олеся Бондаревская, Фоторедактор: Солтан Исхаков Авторлар: Юрий Алаев, Сафа Гәрәев, Мөршидә Кыямова, Рузилә Мөхәммәтова Дизайн-макет: Виктор Шуматов, Владимир Сухарев Производство бүлеге җитәкчесе: Виктор Шуматов, e-mail Shumatov.tatarstan@tatmedia.com Верстка: Равил Шәрәфетдинов Препресс: Игорь Глушков Корректор: Айсылу Корманова
Журнал 1920 елдан нәшер ителә
Хакимият
Салымнарның саегуы
Журнал Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә теркәлгән. Теркәлү таныклыгы ПИ №ФС77-37630, 01.10.2009 Гомуми тираж:
5500
данә, шул исәптән татар телендә – 1270 Бәясе ирекле Редакциянең язма рөхсәтеннән башка «Татарстан» журналындагы материалларны күчереп бастыру тыела. Күчереп бастырганда, журналның исемен күрсәтү мәҗбүри. Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин. Реклама материалларының эчтәлеге өчен редакция җавап бирми. «Промо» рубрикасында материаллар реклама-коммерция нигезендә басыла. Журнал «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы типографиясендә басылды: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 Заказ № C-1774 Басарга кул куелды: 14. 08. 2013
Икътисад
6
Универсиада: беренче чираттагы варислар
8
Төзелеш күтәрелеше. Озаккамы яки гомергәме?
12
Челлә четереклеге, яки Тырма өстеннән йөреш
16
БЕЗНЕҢ БЕЛӘН БЕРГӘ ШЕДЕВР ТУДЫРУ БИК ҖИҢЕЛ!
Маркетинг: Евита Саможенова, e-mail: samozgenovaei@tatmedia.com Коммерция директоры: Вероника Лукьянова, e-mail: lukjanova@tatmedia.com, тел.: 222-09-79 Коммерция директоры урынбасары: Юлия Мельник, melnik@tatmedia.com Дистрибуция: Татьяна Чернова, сhernova.tatarstan@tatmedia.com
Спартак ур., 2а «Караван» СК (1нче кат)
«Татарстан» журналына язылу барлык элемтә бүлекләрендә кабул ителә
Индекс 73377 — татар телендә Индекс 73947 — рус телендә
2013 елның 6 аена татар телендәге журналга язылу бәясе –
366 сум 06 тиен
тел. (843) 259-57-49 Гамәлгә куючы: «Татмедиа» ААҖ: 420097, Казан, Академическая ур., 2 Тел./факс (843) 570-31-13
e-mail: 2595749@bk.ru РЕКЛАМА
Бухгалтерия: Любовь Сорокина, тел. 222-09-80
Мозаиканы ванна һәм бассейннарны бизәү өчен генә түгел, кунак, йокы бүлмәләрен һәм офисларны матурлауда да кулланыгыз. Бу бүлмәләрегезгә уңайлылык, купшылык һәм нәзакәтлелек өстәр!
www.mozrt.ru
Пыяла, таш, металлдан мозаика татарстан
август 2013
Мозаика студиясе
26 б.
36 б.
60 б.
Татарлар тарихка ничек кергән
Марат Хөснуллин турында ике фикер
Мирсәет Сөнгатуллин: «Урманга барып, «концерт куеп» кайта идем»
8
Реклама
август 2013
Èëáàãàð óéëàð
иҗтимагый-сәяси басма
56 б.