Татарстан НОЯБРЬ 2013 WWW.PROTATARSTAN.RU
— Пришло время
ПРОРЫВА Марат Муллагалиев Заместитель начальника Управления продаж
ТАТФОНДБАНК ТЕХНОЛОГИЯ ПОБЕДЫ
ИҖТИМАГЫЙ - СӘЯСИ БАСМА
Россия автосәнәгате патшасы Бюджет «юну»: нәрсәләр белән хушлашабыз Ришвәтчелеккә дәва бармы: бал кортлары балга каршы түгел Бирюлеводагы хәлләр: мигрант сиздерми генә килде «Шомбай-фест»: курчак уйнар чак Безнең кавем: Чулпан Хамматованың тормыш линиясе
Мөхәррир сүзе
Редакция: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 Тел.: (843) 222-09-79 Баш мөхәррир: Артем Дмитриевич Тюрин, tyurin@tatmedia.com Шеф-редактор: Әскәр Сабиров, Sabirov@tatmedia.com Баш мөхәррир урынбасарлары: Нияз Әхмәдуллин, Ahmadullin@tatmedia.com Рөстәм Шакиров, Shakirov@tatmedia.com Җаваплы сәркатип: Фәридә Әхмәтҗанова, Ahmetzanova@tatamedia.com «Икътисад» бүлеге мөхәррире: Владимир Матылицкий «Җәмгыять» бүлеге мөхәррире: Василина Олейник Әдәби мөхәррир: Николай Коновалов Веб-редактор: Олеся Бондаревская, Фоторедактор: Солтан Исхаков Авторлар: Юрий Алаев, Андрей Григорьев, Александр Игнатьев, Гай Савельев, Мөршидә Кыямова,Рузилә Мөхәммәтова, Муса Юлдашев Фотографлар: Егор Алеев, Михаил Соколов Дизайн-макет: Виктор Шуматов, Владимир Сухарев Тышлыктагы коллаж: Виктор Шуматов Производство бүлеге җитәкчесе: Виктор Шуматов, Shumatov.tatarstan@tatmedia.com Верстка: Рушан Гыймалетдинов Препресс: Игорь Глушков Корректор: Айсылу Корманова
Журнал 1920 елдан нәшер ителә Журнал Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә теркәлгән. Теркәлү таныклыгы ПИ №ФС77-37630, 01.10.2009 Гомуми тираж:
5500
Scorpions төркеме безнең илне юкка гына яратмый. Аларны соңгы совет чорының һәм Россиянең иң яңа тарихының көзгесе дип тә әйтергә буладыр. Барысы да 60нчы елларда башланды, 70нче елларда чыныгу алды, популярлыкның иң югары ноктасы 80нчеләргә туры килде, 90нчы еллар башында үзгәртеп коруларның саф җиле булып истеләр, ә аннан соң хезмәтләренең җимешләрен татырга вакыт җитте. Һәм менә инде өченче мәртәбә Казанга килделәр. Инде яшьлекләрендәге кебек булмасалар да, дарылары бар әле. Аларның онытыла барулары белән ил тарихы тәмамланмас, дип уйлыйсы килә, хәер, аның кайбер вакыйгалары безнең йөрәкләрдә мәңгегә урын алган инде. Яңа вакыт – яңа музыка. Still loving you, Туган илем...
Артем Тюрин
Безнең белән бергә шедевр тудыру бик җиңел!
данә, шул исәптән татар телендә – 1224 Бәясе ирекле Редакциянең язма рөхсәтеннән башка «Татарстан» журналындагы материалларны күчереп бастыру тыела. Күчереп бастырганда, журналның исемен күрсәтү мәҗбүри. Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин. Реклама материалларының эчтәлеге өчен редакция җавап бирми. «Промо» һәм «Медиа» рубрикалары материаллары реклама-коммерция нигезендә басыла. Журнал «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы типографиясендә басылды: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 Заказ № C-2435 Басарга кул куелды: 13. 11. 2013
Спартак ур., 2а
Маркетинг: Евита Саможенова, e-mail: samozjenovaei@tatmedia.com
«Караван» СК (1нче кат)
Коммерция директоры: Вероника Лукьянова, e-mail: lukjanova@tatmedia.com, тел.: 222-09-79
Гамәлгә куючы: «Татмедиа» ААҖ: 420097, Казан, Академическая ур., 2 Тел./факс (843) 570-31-13
Индекс 73377 — татар телендә Индекс 73947 — рус телендә
2014 елның 6 аена татар телендәге журналга язылу бәясе – 449
сум 04 тиен
e-mail: 2595749@bk.ru реклама
Бухгалтерия: Любовь Сорокина, тел. 222-09-80
тел. (843) 259-57-49
«Татарстан» журналына язылу барлык элемтә бүлекләрендә кабул ителә
Коммерция директоры урынбасары: Юлия Мельник, melnik@tatmedia.com Дистрибуция: Татьяна Чернова, сhernova.tatarstan@tatmedia.com
Мозаиканы ванна һәм бассейннарны бизәү өчен генә түгел, кунак, йокы бүлмәләрен һәм офисларны матурлауда да кулланыгыз. Бу бүлмәләрегезгә уңайлылык, купшылык һәм нәзакәтлелек өстәр!
www.mozrt.ru
Пыяла, таш, металлдан мозаика
Мозаика студиясе
Эчтәлек
Хакимият
Икътисад
Җәмгыять
Ашыгыч чаралар һәм милләтара килешү турында
IT-могҗизалар кыры дипломлы сабанчыларны көтә
Ике фикер: Сергей Когогин
26
Ришвәтчелеккә дәва бармы?
34
«Югары тизлекле» кая ыргылыр?
38
Мигрант сиздермичә генә килде
42
Яшелчә базасына охшаган ил
43
8
Ничек итеп балык та ашарга, агачка да үрмәләргә
2
12 20
Разил Вәлиев: «Кеше аралашуга мохтаҗ» (дәвамы)
48
Актерлар – урда, тамашачылар – гаскәр
52
Курчак уйнар чак
56
Чулпан Хамматованың тормыш линиясе
60
Афиша
64
Татарстан
ноябрь 2013
г.Казань, ул.Спартаковская, д.6, ТЦ «Сувар-Плаза», тел: 8 (843) 526-55-77 г.Казань, ул.Пушкина, д. 15/25, тел: 8 (843) 292-08-88 г.Нижнекамск, ул.Химиков, д.36, ТЦ «Чингисхан», тел: 8 (8555) 41-53-88
Татарстан
саннарда
50%
òàí артыграгы – республикада кече һәм урта бизнес әйләнешенең әнә шул күләме сәүдә өлкәсенә туры килә. Сәнәгать өлеше 16%тан да артмый, чагыштыру өчен: алга киткән илләрдә әлеге күрсәткеч 20–25%ка җитә.
3
12 мең 330 кеше –
713 авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр – республикада 2014 ел ахырына кадәр авария хәлендәге торакны юкка чыгару программасы кысаларында яңа фатирларга күчәчәкләр.
ìëðä ñóì – фаразлар буенча 2014 елда (2013 ел белән чыгыштырганда) республиканың җыелма бюджеты, федераль законнарга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, әнә шулкадәр акчасын югалтачак.
1 млн 768,5 мең
кв. м торак Татарстанда октябрь аена сафка бастырылган. Бу 2013 ел йөкләмәсенең 73,7%н тәшкил итә.
1 òðëí 520 ìëðä
ñóì – ел йомгаклары буенча тулаем төбәк продукты күләме шундый саннарда көтелә. Үсеш темпы 2,3%тан да артмаячак. 2014 елда ТТП үсеше темпы 4,2% дәрәҗәсендә булыр, дип ниятләнелә.
110òîðàê ïóíêò
ТРнда 2014–2015 елларда каты өслекле юлларга тиенәчәк. Бүген 700дән артык торак пунктның мондый юллары юк әле. 2010 елга кадәр ел саен якынча 10 торак пунктка юл салынса, соңгы өч елда республика 150 торак пунктны асфальт юл белән тәэмин итә алды.
210 áàëàëàð áàê-
÷àñûíà, 251 мәктәп һәм 404 сәламәтлек саклау учреждениесенә, шулай ук алты мең күпфатирлы торак йорт ка җылылык ягу-җылыту сезоны кергәч тә бирелмәде. Вазгыять бигрәк тә Югары Ослан, Биектау, Мөслим һәм Чистай муниципаль районнарында катлаулы булды.
92%
1-2%êà
республикада соңгы елда ит арзанайды – әлеге мәгълүматны Татарстанстат китерә. Балык уртача 5%ка кыйммәтләнде. Сөт ризыклары да шактыйга артты, әйтик, эремчек, 2012 ел бәяләре белән чагыштырганда, 20%ка кыйммәтләнде. Йомырка һәм ипи буенча да хәлләр шуңа охшаш. Өчтән бергә бәрәңге бәясе артты. Ә менә карабодай дүрттән бергә арзанайды. 4
êà республика АСК юнәлешле белгечләр белән тәэмин ителгән, бу уртача күрсәткеч. «Без ел саен вузларда 1200–1400 һәм техникумнарда 500–600 белгеч әзерләп чыгарабыз. Әмма яшь белгечләрнең биштән берсе генә эш урыны итеп авыл җирен сайлый, – дип борчылуын белдерә ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. – 2010–2012 елларда бары тик 358 белгеч кенә авыл җирендә калды». 2013 елда хуҗалыкларда тагын 112 белгеч урнашты, әмма, министр белдерүенчә, ачык вакансияләргә агымдагы ихтыяҗ 500дән артык кешене тәшкил итә. Татарстан
ноябрь 2013
реклама
дизайн
PIA B
классика
1620 ANTICA VENEZIA 8G
модерн
SECRET YOU & GRIGIO SECRET · Push
BARAUSSE – Казань www.baraussekazan.ru ул. Чистопольская, д. 20/12 тел. +7 843 518 6858 · факс +7 843 518 3735 info@baraussezakan.ru www.barausse.ru · mosca@barausse.ru
двери окна входные двери
ай цитаталары
Рөстәм Миңнеханов,
ТР Президенты, – муниципалитет башлыкларының эшен бәяләүче критерий буларак урыннарда сөтчелек тармагындагы вазгыять турында:
«Республикада сөтне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белән миннән дә күп яратучы юк булып чыга. Миңа сөт җитә, минем үз сыерым бар». Леонид Михельсон,
«СИБУР Холдинг» ААҖ директорлар советы рәисе, – «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдиновның Төньяк –Ямал – Идел буе продукт үткәргече төзелеше проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итүне сорап, Владимир Путинга мөрәҗәгать итүен шәрехләп:
«Кризислы 2008 елны исегезгә төшерәсе килә, һәм Татарстан, коллегаларыбыз, Альберт Кәшәфович та, мөгаен, безнең сыекландырылган углеводород газын өч-дүрт тапкыр арзанракка бирергә мәҗбүр булганны оныткандыр. Бу, белмим, әлеге сүзне әйтәсе дә килми, үзенә күрә зур булмаган рэкет иде». Артем Хохорин,
ТР буенча эчке эшләр министры, – Нурлатта күп кеше катнашындагы сугыш сәбәпләре турында:
«Пыскып яткан конфликт ачык фазага күчкән. Алар бизнес та, предприятие дә бүлешмәгәннәр. Алар районда кемнең текәрәк икәнен, кем кемне ераккарак «җибәрәсен» ачыкларга уйлаганнар». Артем Прокофьев,
ТР Дәүләт Советы депутаты, – ТРнда уртача пенсия һәм пенсионерның яшәү минимумы нисбәте турында:
«Статистика бикинига охшаган булып чыга: аның нәрсә күрсәтүе – кызык, тик аның нәрсәне яшерүе тагын да кызыграк». Валерий Чижов,
«Рубин» ФКның элеккеге голкиперы, – команданың баш тренеры Корбан Бердыев ышанган ырымнар турында:
«2004 елда чишенү бүлмәсендә үк аның үз бүлмәсе бар иде, ул анда кереп, дога укый. Әмма иң мөһиме – аның беркайчан да салмый торган пиджагы бар иде. Уңышсыз тәмамланган уеннар сериясеннән соң, пиджакны урлап, ерткаларга да теләдек. Шул рәвешле Уңышны үзебезгә җәлеп итәргә уйлаган идек». Наил Хөснетдинов,
«Ак Барс» ХКның реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча бүлек башлыгы, – команда матчларына халыкның аз йөрүе турында:
«Без халык йөрсен һәм аңа уңайлы булсын өчен, барысын да эшләдек. Күрәсең, безнең халык шундый. Без аларны көчләп китерә алмыйбыз бит инде...» 6
Татарстан
ноябрь 2013
Реклама
xакимият вакыйгалар
Ашыгыч чаралар һәм милләтара килешү турында
22 октябрьдә Уфада Россия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышы булып узды. Әлбәттә, чараның вакыты юкка гына Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы этносара вазгыятьнең кискенләшүе һәм Россиянең кайбер Фото: mn.ru
ММЧларындагы ачыктан-ачык дини түзеп тормаучанлык чагылышларына туры килмәде... Нияз Әхмәдуллин тексты 8
Татарстан
ноябрь 2013
xакимият вакыйгалар
берләшмәләр, конкрет кешеләр тарафыннан этносара киеренкелек тудыру һәм, билгеле инде, үзләренең тар карашлы сәяси максатларына ирешү өчен файдаланыла. Ә массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет-җәмәгатьчелек еш кына нәкъ шул купайтылган милли версияне эләктереп алып тиражга чыгара яисә шул милли версияне таратучыларга һәм конфликтны үзләренчә аңлатучыларга ярдәм итә, шуның белән аңлы рәвештә яисә юләрлеге, түбән профессиональ квалификациясе сәбәпле, вазгыятьне тагын да тирәнәйтә». Әлеге фикер белән РФ төбәкләр үсеше министры Игорь Слюняев та килешә, шулай ук ул да милли мөнәсәбәтләрне яктыртуда ММЧның конструктив булмаган ролен аерып күрсәтте: «Этносара конфликтлар еш кына өреп кабартыла һәм массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан тагын да кыздырыла. Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә ялган мәгълүмат тарату өчен комплекслы эшләү һәм катгый җаваплылык таләп ителә». Медиа-җәмәгатьчелектә катнашучылар арасыннан Советта Николай Сванидзе кайнарланып чыгыш ясады, ул кабынып килүче милләтара каршылыкларның сәбәпләренә үзенең карашын тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бүгенге көндә Россиядә «күмәк, массачыл, инде озак еллар дәвам итүче империк пропаганда» өстенлек итә. Ул патриотик пропаганда, илебезнең данлы үткәне турындагы пропаганда буларак кабул ителергә мөмкин, әмма шул ук вакытта ул, патриотик булудан бигрәк,
күбесенчә милләтчелек рухын көчәйтүгә хезмәт итә. Күренекле телевидение алып баручысы һәм тарихчы безнең дәүләт сәясәте һәм пропагандасының векторын милли түземлелек ягына, этник чыгышы, дине, тышкы кыяфәте, теле һәм мәдәнияте төрле булган халыкларның Россия дип аталган илдә бер-берсе белән бергә яшәргә әзерлек ягына үзгәртергә кирәк, дип саный. Киңәшмәдә РФ Президенты Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм аларның вазыйфаи затларының милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге вазыйфаларын һәм җаваплылыгын билгеләүче законга кул куюы турында белдерде. Әлеге закон буенча, төбәк хакимиятләренә РФ халыкларының этник-мәдәни күптөрлелеген, аларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү, милли азчылыкларның хокукларын саклау, мигрантларның социаль һәм мәдәни адаптациясе, милләтара һәм этносара конфликтларны булдырмау юнәлешләрендәге вазыйфалар йөкләнгән. Законда шунысы да каралган: муниципаль берәмлек яисә җирле хакимият башлыгы үз җирлегендә расасы, милләте, дине нигезендә кешенең хокуклары һәм иреге массачыл рәвештә бозылуга яисә, нинди раса, милләт, тел һәм диндә булуына карап, хокуклары чикләнүгә юл куйса һәм шул сәбәпле милләтара яки конфессияара конфликт башланса, отставкага җибәрелергә мөмкин.
авто
Mitsubishi Казан үзәгенә кайтты
втоүзәк ачылышы япон стилендә узды, һәм бу очраклы хәл түгел: үзенең ышанычлылыгы һәм сыйфаты, өр-яңа технологияләр һәм тирән традицияләрнең үзара ярашуы белән танылган Mitsubishi бренды чәй церемониясе яки сакура кебек үк Кояш чыгышы иленең символы санала. – Кайчандыр монда безнең Mitsubishi автоүзәге бар иде инде, – дип билгеләп үтте үзенең әлеге вакыйга уңаеннан әйтелгән сәламләү сүзендә «ТрансТех10
Россиядәге дистрибьюторы «ММС Рус» ҖЧҖ базасында махсус әзерлек үткән тәҗрибәле персонал башкара. – Ышанычлы брендны бары тик ышанычлы партнерлар гына тәкъдим итә ала, – дип басым ясады ачылыш тантанасында катнашкан Россиядә Mitsubishi Motors сатуларының милли идарәчесе Максим Златокрылец. – Без «ТрансТехСервис» компаниясе белән 10 елдан артык хезмәттәшлек итәбез һәм моның белән горурланабыз. Димәк, Казанда Mitsubishi күбәя бара: Ибраһимов проспекты, 48 адресы буенча урнашкан дилерлык үзәге Казанда «ТрансТехСервис» тарафыннан ачылган икенче үзәк булды, ел ахырына кадәр биредә 240 машина сатарга ниятлиләр. «ТрансТехСервис» эшләгән тагын өч дилерлык үзәге якын-тирәдәге шәһәрләр: Йошкар-Олада, Яр Чаллыда, Уфада урнашкан.
Mitsubishi автоүзәге Ибраһимов пр., 48 Тел.: (843) 526-75-45 www.tts.ru Татарстан
Реклама
А
Сервис» компаниясе Директорлар советы рәисе Вячеслав Зубарев. – Без моның дөрес булуын аңладык һәм бүген шул ук урында яңа, элеккегесе белән чагыштырганда шактый иркенрәк, заманча һәм яхшырак җиһазландырылганын ачабыз. 1360 кв.м (шул исәптән 510 кв. метрлы шоу-рум һәм 710 кв. метрлы сервис үзәге) мәйдан били торган яңа дилерлык үзәге үзенең клиентларына хезмәт күрсәтүнең киң спектрын тәкъдим итә: тестдрайв узу мөмкинлеген һәм түләүнең төрле вариантларын кертеп, Mitsubishi автомобиленең теләсә кайсы моделен сайлый, монда ук автомобилегезне иминиятләштерә, ТТ үтә, диагностика уздыра, двигательгә, электрикага ремонт ясата, өстәмә җиһазлар куйдыра аласыз. Сервис үзәгенең үткәрү сәләте – аена 1000 автомобиль. Барлык эшләрне дә Mitsubishi Motorsның
ноябрь 2013
вакыйгалар
«
Т
xакимият
Мондый хәл «йодрыклар төйнәлгәндә бер-беребезнең кулын ничек кысыйк» мәсьәләсен сәяси көн тәртибенең беренче урынына куймый кала алмады.
әэсирләнүчән гражданнарны куркытып, «исламистлар һәм явыз мигрантлар» өрәге күптән инде медиа-киңлек буенча сәяхәт итә. Милләтара мөнәсәбәтләр белән дә бездә барысы да ал да гөл түгел. Әмма Бирюлевода булган криминаль вакыйга шушы вазгыятьтә кинәт шартлаткыч детонаторга әверелде дә ризасызлык дулкыны, Мәскәүне генә кузгатып калмыйча, бөтен ил буйлап таралды. Мондый хәл, хәтта коррупция, икътисадый төшенкелек һәм гражданнарның пенсия тупланмаларындагы акчаларын «законлы» рәвештә талап алу темаларын да чигереп торып, «йодрыклар төйнәлгәндә бер-беребезнең кулын ничек кысыйк» мәсьәләсен сәяси көн тәртибенең беренче урынына куймый кала алмады. Советтагы фикер алышулардан соң, анда катнашучылар шундый нәтиҗәгә килде: милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге проблемаларга каршы төбәкләрдә әлегә җитешмәүче, ә кайбер урыннарда бөтенләй дә булмаган программалар белән йогынты ясарга (исегезгә төшерәбез: «Россия милләтен ныгыту» Федераль максатчан программасын тормышка ашыру өчен 2014–2016 елларга 6,8 миллиард сум акча бүлеп бирелгән). Шулай ук миграция сәясәтен тәртипкә салу, теләсә нинди көнкүреш тәртипсезлегеннән милләтара каршылыклар өреп кабартучы журналистларны тыю, төбәк һәм муниципаль хакимиятләрнең үз карамагындагы территорияләрдә милли һәм дини экстремизм чагылышлары өчен җаваплылыгын кардиналь көчәйтү зарур. Владимир Путин киңәшмәне ышанычлы алып барды һәм вазгыятьне аңлауны төгәл билгеләде. Аның фикеренчә, милләтара конфликтларны кисәтүдә «ут капкандагыдай» бер тапкыр үткәрелүче чаралар нәтиҗәле түгел. Заманча системалы ысуллар һәм мөнәсәбәтләр кирәк, алар дәүләтнең яңа Милли сәясәт стратегиясендә чагылыш тапкан. Һәм ул, эштә реаль кулланма буларак, төбәкләрдә ихтыяҗ булган очракта гына эшли башлаячак. Әмма, Президент үзе үк таныганча, эш әлегә бик акрын бара: федераль Стратегияне тормышка ашыру планын Россия Федерациясенең тугыз төбәге генә төзегән. Сүз беренче зарури чаралар турында бара, әгәр дә инде конкрет эшне анализласаң, вазгыять, мөгаен, тагын да күңелсезрәк булыр иде. Ә инде үзләренең стратегик документларына килгәндә, аларны федерациянең 21 субъектында кабул иткәннәр. Тик монда да теләгән дәрәҗәдә түгел: документларның күпчелеге инде искергән. Төбәк хакимиятләренә ярыйсы гына эләкте: «Милләтара мөнәсәбәтләр нигезендәге каршылыклар, кагыйдә буларак, нәкъ менә җирлекләрдә – алдан ук кисәтелергә тиешле урыннарда туа. Урыннардагы җитәкчеләр, ни кызганыч, кабинет эшенә өстенлек бирә, ә анысыннан бернинди файда юк яки бик аз». Икенче таш ММЧ бакчасына очты: «Еш кына мондый конфликтлар көнкүреш нигезендә барлыкка килә. Һәм бу бәрелешләр, әгәр анда төрле милләт кешеләре тартып кертелгән булса, тиз арада экстремистик, радикаль
Азат Ахунов, КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының төбәкләрне һәм исламны өйрәнү кафедрасы доценты: – Аңлашыла ки, Президент Советы кебек чараларга алдан ук әзерләнәләр. Алдан ук темалар билгеләнә, текстлар языла һәм, мөгаен, киңәшчеләре РФ Президентына үз чыгышына «көн кадагын» кертергә тәкъдим иткәннәрдер. Бәхеткә, бу юлы конструктив диалог алып барылды. Һәм Уфадагы очрашудан башлап, илебездә соңгы вакытта кинәт кискенләшкән күпсанлы конфессияара һәм милләтара проблемаларны хәл итү юнәлешендә алга таба хәрәкәт итү башланыр, дигән өмет бар. Россиянең сәяси киңлегендә төрле сәяси төркемнәр, үз линиясен үткәрергә тырышучы, шул исәптән эре олигарх төркемнәренең дә мәнфәгатьләрен алга сөрүче йогынтылы көчләр байтак. Аларның кайсылары ачыктан-ачык үз фикерен белдерә, кайсылары Дәүләт Думасы депутатлары арасыннан юл сабучылар эзләргә тырыша. Аларның күпчелеге, патша Россиясен сагынып, патриотик лозунгларга төренә. Һәм соңгы вакыттагы милләтара конфликтларның шактый өлеше, ким дигәндә, шундый төр сәясәтчеләрнең дәшми генә ризалашуы сәбәпле килеп чыга. «Валдай» халыкара дискуссия клубының сентябрь аенда үткән юбилей сессиясендә Владимир Путин Россия сәясәтенең «карчыгалары»на үзенең мөнәсәбәтен ачык белдерде: «1917 елга кадәрге Россияне идеаллаштыручы, фундаменталь консерватизм яклылар, күрәсең, көнбатыштагы ультралиберализм яклылар кебек үк, чынбарлыктан ерак торалар». Шушы тезис аның тарафыннан Уфада үткән милләтара мөнәсәбәтләр Советы утырышында да үстерелде. Утырышта яңгыраган тагын бер мөһим нәрсә – хакимият вертикален үзәкләштерүне «сүтү», «кул белән» идарә итүдән акрынлап читләшү. Милләтара проблемаларны хәл итү вазыйфаларын урыннарга күчерүне мин нәкъ шулай бәялим. Моның артыннан Россиянең сәяси системасын демократияләштерүгә юнәлдерелгән башка адымнар да ясалыр, дип өметләнәм. Бу мәсьәләдә Татарстан РФ Президентының күрсәтмәләрен үтәү буенча күргәзмә мәйдан була алыр иде. Чөнки милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәт мәсьәләләре бездә күптән уңышлы хәл ителеп килә, үзагымга куелмаган. Әле ТАССР вакытыннан ук бу мәсьәләләр белән КПСС өлкә комитеты каршындагы махсус бүлекләр шөгыльләнде, ТАССР МС каршында Дин эшләре советы эшләде. Дөрес, соңгы бер-ике елда безнең республика мәгълүмати сугыш шартларында яши, чакырылмаган «экспертлар» һәм «исламоведлар» бөтен дөньяны республика хакимияте милли һәм дини эшләрдәге вазгыятьне контрольдә тотмый, дип ышандырырга тырыша. Татарстан җитәкчеләре, барлык атакаларны кире кагып, провокацияләргә карамастан, республикадагы тынычлыкны саклап кала алды. Шунысы сөенечле, этносара һәм конфессияара мәсьәләләрне хәл итүнең дәүләти һәм өстенлекле бурыч буларак мөһимлегенә төшенү Россиянең иң югары дәрәҗәсендә барлыкка килде.
9
реклама
икътисад
проектлар
IT-могҗизалар кыры дипломлы сабанчыларны көтә
12
Татарстан
ноябрь 2013
проектлар
икътисад
Татьяна Колчина тексты
Казан кырыенда төзелеп ятучы Иннополис – аның бер өлеше 2015 елга төзелеп бетәргә тиеш – бүгенге көндә илебездә барган масштаблы бердәнбер инфраструктура дәүләт IT-проекты.
Т
өбәк башлыгы билгеләгән максат һәм бурычлар, һәрвакыттагыча кызыктырырлык: киләчәктә әлеге шәһәрдә 150 мең чамасы кеше яшәячәк, аларның өчтән бере белгечләрдән гыйбарәт булачак (калган 100 мең кеше – шуларның гаилә әгъзалары һәм хезмәт күрсәтүчеләр). Кемнәр соң бу кешеләр, дигән сорау туа. Төрле төбәкләрдә эшләүче меңләгән айти-белгечләр менә шулай җиңел генә, гаиләләре белән кубарылып, бирегә күчеп килерләр, дигән мондый да зур ышаныч каян килә?
Фотолар Элемтә министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынды
Технологияләр өчен мохит – Кешеләргә яшәр һәм эшләр өчен тиешле шартлар тәкъдим итсәң, күчеп килергә дә мөмкиннәр, – дип ышана Россиядәге тикшеренүләр буенча IDC компаниясе директоры Елена Семеновская. – Дөньяда мондый хәлләр булганы бар, мәсәлән, Америкадагы Кремний үзәне яки Израильдәге Silicon Wadi моңа яхшы мисал. Әмма алай тиз генә нәтиҗә көтү дөрес булмас. Андагы мәгълүмати кластерлар моделенә климат белән матур табигать тә өстәлгән. Монда, үзегез дә чамалыйсыз, хәл башкачарак. Проект уңыш казансын өчен ташламалар түгел, ә мохитнең сыйфаты мөһим икәнлеген «10.traks» IT-компаниясе фаундеры Владислав Вернигора да раслый: – IT-компанияләрнең 90 процент чыгымы – ә мин моны үз тәҗрибәмнән беләм – хезмәткәрләргә тотылган чыгым. Салым законнарын бераз йомшарту Иннополиска белгечләр һәм хезмәткәрләр җәлеп итүдә зур ярдәм булыр иде: бүгенге көндә салым ташламаларына кимендә 70 хезмәткәре булган, ягъни шактый ук зур IT-компанияләр генә ия. Әгәр дә дәүләт IT-өлкәдәге вазгыятьне чын-чынлап үзгәртергә теләсә,
әнә шул штаттагы хезмәткәрләр буенча чикләүне бетерсен. Сыйфат категориясе дигәнгә, эксперт комьюнити-фактор дигәнне дә кертергә киңәш итә: IT-хезмәткәр читтән торып кына да эшли ала дигән стереотип бүген инде үз көчен югалтты. – Сыйфатлы IT-продукт җитештерү өчен программистларның гына хезмәт куюы җитми. Проектның менеджменты, исәп-хисапны алып баручысы, компьютер дизайны, интеллектуаль милекне теркәү һәм башка бик күп төрле хезмәтләр белән шөгыльләнүче кешеләр дә кирәк, – ди Вернигора. – Нәкъ менә комьюнити факторы теләсә нинди ITкластерның, шул исәптән Казан ITпаркының да уңышын тәэмин итә. – Әгәр дә шәһәрдә яңа идеяләрне сынап караучы һәм аларны ачык базарга чыгару белән шөгыльләнүче көчле хезмәт булса, үз көннәрен үзләре күрә алырдай стартапларның саны сизелерлек артыр иде. Бүгенге көндә компанияләрнең базардан китүләренең сәбәбе идея начарлыгы түгел, ә тиешле маркетинг ярдәме юклыгы, – ди Елена Семеновская. Һәм, ниһаять, Иннополис уңышлы эшләсен өчен, көчле маркетинг ярдәме дә кирәк булачак. IT-стартаплар моңа аеруча мохтаҗ.
Киләчәктәге кытлык
Соңгы дистә ел эчендә Россиянең IT-индустриясе шактый ук күләмдә кадрлар кытлыгы кичерә. Компьютер һәм мәгълүмати технологияләр ассоциациясенең узган елгы тикшеренүләре яңа IT-белгечләргә булган ихтыяҗ белән 2012 елда чынлыкта әлеге белгечлек буенча укырга ничә
Иннополис – масштаблы бердәнбер инфраструктура дәүләт IT-проекты. 13
проектлар
кеше керүен чагыштырып, 15 мең кеше җитмәвен ачыклаган. 2013 ел тәмамланганда айтишниклар икеләтә кимрәк, ә тагын ике елдан исә бу өлкәдә 50 мең белгеч җитмәячәк. Бу саннар бүгенге икътисадыбызның чимал сатуга корылган моделе очрагына нигезләнгән. Ә инде кинәт кенә икътисадый могҗиза була калса һәм икътисадны үзгәртү хакында барган сүзләр чынлап та тормышка ашса, IT- кадрлар кытлыгы дистә тапкырга артачак. Кайсыбер экспертлардан шактый күңелсез фаразлар ишетелгәли, алар фикеренчә, 130 мең белгеч кирәк булачак. – Бүгенге көндә Россиядә базар таләп иткән белем һәм һөнәри дәрәҗәдәге белгечләр әзерләүче вузлар юк дип әйтерлек, – махсус икътисадый зонаның төше булып торучы Иннополис университетының профессоры, физика-математика фәннәре докторы Александр Тормасов. – Безнең институт һәм университетларда бүгенге көндә кулланылган бер генә программа да ITһәм телекоммуникацияләр өлкәсендә белем бирү кагыйдәләрен барлыкка китерүче компьютер юнәлешләренең иң-иң яхшы 100 программасы арасына кермәгән.
Тормасов әйтүенчә, Иннополис университеты илебездә, «Россия икътисадый мәктәбе»ннән кала, белем бирү сәясәтенең асылын билгеләүче институтлар моделе буенча эшәүче бердәнбер дип әйтерлек вуз булачак. Аерым алганда, нәкъ менә шушы сыйфат Иннополис университетын башка уку йортларыннан аерып торучы төп үзгәлек булачак та инде – ул Research University тикшеренү институты идеясенә үтә дә якын принцип буенча эшләячәк. Россиянең күпчелек вузлары исә
IT- ӨЛКӘДӘГЕ ВЕНЧУР ИНВЕСТИЦИЯЛӘРЕ КҮЛӘМЕ, МЛРД СУМНАРДА
IT-ПРОДУКЦИЯ ХЕЗМӘТЛӘРЕН ЭКСПОРТЛАУНЫҢ ФАРАЗЛАНГАН КҮЛӘМЕ, МЛРД ДОЛЛАРЛАРДА
$4,5
a18 2013 ел
2013 ел
$5,0
a21 2014 ел
2014 ел
$5,8
a25 2015 ел
2015 ел
$6,7
a30 2016 ел
2016 ел
$7,8
a35 2017 ел
2017 ел
$9,0
a40 2018 ел Чыганак: РФ Элемтә министрлыгы
14
2018 ел
Teaching University идеологиясенә нигезләнеп эш итә. – Безнең вузларда укытучыларның укыту сәгатьләре бик күп: Мәгариф министрлыгы куйган стандартлар буенча алар аена бер ставкага 950 сәгать укытырга тиеш, – дип аңлатма бирә профессор. – Укытудан тыш алар башка берни белән дә шөгыльләнә алмый дигән сүз бу. Ә бит һәр ике-өч ел саен IT-технологияләрдә, революцион димәсәң инде, зур үзгәрешләр булып тора. Аудиториядән чыгып та карый алмаган укытучы бу үзгәрешләр хакында каян белсен дә, аны ничек итеп студентка җиткерсен? Бу тармактагы барлык үзгәрешләрне нәкъ менә шул өлкәдә эшләүчеләрдән яхшырак белүче юк, дисәм, мантыйкка зыян килмәстер. Тармакның үзенчәлеге болайрак: күп кенә стартаплар яки инде эшләп килүче IT-компанияләрдәге яңа бүлекчәләр тикшеренүләр нәтиҗәсендә барлыкка килә. Көнбатыш укытучылары исә шундый тикшеренүләргә эш сәгатьләренең 80 процентын сарыф итә. Һәм инде нәтиҗәләргә таянып, белгәннәрен студентларга җиткерә.
IT-кадрлар кытлыгы дистә тапкырга артачак. Экспертлар да күңелсез фаразлар җиткерә – 130 мең белгеч кирәк булачак. Татарстан
ноябрь 2013
Фотолар Элемтә министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынды
икътисад
икътисад
проектлар
«
Питтсбургта укытучының бер ел укуы өчен Иннополис университеты, дөресрәге, аны гамәлгә куючылар 64 мең доллар түли.
– Безнең максат – шундый модельне үзебездә булдыру, шул ук вакытта укыту процессында белем бирү белән тикшеренү балансын да саклап калу, – ди ректор. Университет бинасын төзү өчен никадәр акча кирәклеге дә билгеле – 4,7 миллиард сум. Алга таба яңа вузны гамәлгә куючылар белем бирү өлкәсендә экономияләмәскә карар кылган. Аерым алганда, Россиядә базар таләп иткән дәрәҗәдә белем бирүче вуз укытучылары юклыкны исәпкә алып, аларны чакырачаклар, баштарак һичьюгы чит илләрдән. Яшәү дәрәҗәләре дә тәэмин ителәчәк, тикшеренү мөмкинлекләре дә булачак, һәм, әлбәттә инде, хезмәт хаклары да зарланырлык булмас. Хәер, Иннополисның булачак укытучыларының «Мәгълүмати технологияләр магистры – программа белән тәэмин итү эшчәнлеге идарәсе» программасы буенча дөньяда әйдәп баручы Carnegie Mellon University ITуниверситетында – Иннополисның институт-партнерында белем алу хокукы өчен уздырылган конкурс-
та җиңүчеләрләрдән торган беренче төркеме (14 кеше) оешкан да инде. Эшнең матди ягына килгәндә, боларның һәрберсенең бер ел укуы өчен Иннополис университеты, дөресрәге, аны аны гамәлгә куючылар 64 мең доллар түли. Шуңа Питтсбургта яшәү һәм башка чыгымнар да өстәлә. Иннополиста студентлар түләп укыячак. Әмма, ректорның әйтүенә караганда, укыган өчен түләгән акчаның шактый өлеше грантлы программалар хисабына кире кайтачак. Шуның өстенә, беренче курстан алып, соңгысына кадәр укыту инглиз телендә булачак. Моның сәбәбе күпчелек укытучыларның чит ил кешесе булуында гына да түгел. – Аллага шөкер, инглизчә! – дип куана бу идеягә Владислав Вернигора. – IT-тармакның барлык аппараты нигезләнгән техник документацияләр язылган телне белмичә генә дә институтта укып чыгып була. Әмма алга таба профессионал буларак бу белгеч үсә алмаячак. Яңа университетта белем бирү ике дәрәҗәдәге система буенча оештырылачак: «бакалавриат – магистра-
IT- БЕЛГЕЧЛӘРГӘ ИХТЫЯҖ ҺӘМ ТӘКЪДИМ НИСБӘТЕ ( МӘГ ЪЛҮМАТЛАР КАЗАН БУЕНЧА ) Call Center Web, UI, UX дизайн Web-верстка Мәгълүмат базаларын администрацияләү Аналитика Электрон документ әйләнеше Инжиниринг Интернет, сайтлар ясау һәм аларга ярдәм күрсәтү Компьютер анимациясе һәм мультимедиа Контент Оптимальләштерү , SEO Интернетка керү һәм мәгълүмат тапшыру Банклар өчен программалар төзү һәм кулланышка кертү Программалар төзү Челтәрле технологияләр Система интеграциясе Система администрациясе Автоматлаштырылган проектлау системалары (САПР) Предприятие белән идарә итү системасы (ERP) Кәрәзле, чыбыксыз технологияләр Телекоммуникацияләр һәм элемтә Тест уздыру, QA Техник ярдәм Электрон сәүдә Юзабилити Программаларны кулланышка кертү һәм алга таба үстерү Мәгълүматларны саклау
2,2 1,4 1,8 1,2 2,5 8,0 5,0 3,3 3,0 2,2 1,8 5,1 0,9 1,6 8,7 2,5 3,2 0,5 1,2 12,5 3,4 2,0 3,5 2,0 1,3 1,9 1,7
тура». Бакалавриат теләсә кайсы ITиндустриядә диярлек кулланылучы универсаль белем бирә, магистратурада исә белгечлек буенча белем бирәчәкләр. Иннополис Carnegie Mellon University белән берлектә эшләгән Master of Science in Information Technology – Software Engineering, ягъни программа белән тәэмин итү буенча уйлап табу проектлары белән идарә итү мастеры дип аталучы магистрлык программасы ике еллык эш тәҗрибәсе булуны мәҗбүри итеп куя (бакалавриатны тәмамлау белән үк магистратурага кереп булмаячак). Шулай итеп, университетны гамәлгә куючылар, бакалавриат ул әле югары белем түгел, дигән тагын бер стереотипка нокта куярга ниятли.
Универсаль «солдат»
– Без үзебездәге яки чит илдәге теләсә кайсы компаниядә эшли алырлык белеме булган белгечләр әзерләп чыгарырга телибез, – дип дәвам итә Александр Тормасов. – Хәзерге вакытта мондый дәрәҗәдәге белем бирүче программалар 90 процентка Мәскәү вузларына йөз тота, аеруча МФТИ, Бауманка, МГУ кебекләргә. Статистика мәгълүматларын искә төшереп, Тормасов студентларның ITүзәкләрен ачу буенча үз тәҗрибәсен мисалга китерә. Аның сүзләренчә, бөтен Санкт-Петербургка телгә алынган башкала вузлары биргән белем дәрәҗәсенә якынча ия чыгарылыш студентларының саны елына 400 кешедән артмаган. Тиешле дәрәҗәдәге белгечләр әзерләүче үзәкләрне барлаганда, Тормасов бераз икеләнебрәк кенә булса да Новосибирск дәүләт университетының мәгълүмати технологияләр факультетын атады. Монда елына 130 кешене укытып чыгаралар. Мөгаен, шуның белән шулдыр да. Ягъни бер физтех елына 800 дипломлы белгеч әзерләп чыгарып, эш базарына барлык төбәкләрнең вузлары әзерләгәннән күбрәк белгечләр укытып чыгара. Ә базар исә студентларны укуларын тәмамлаганчы ук эләктереп ала: компанияләр өченче курстан ук үзләренә студентлар аулый башлый. Нишләмәк кирәк – белгечләргә булган ихтыяҗ тәкъдимнән, ким дигәндә, ике тапкырга зуррак.
Чыганак: Superjob.ru
16
Татарстан
ноябрь 2013
реклама
ПРИГОТОВЬТЕСЬ К НЕОЖИДАННОМУ РОСТУ ПОВЫШАЙТЕ ПРИБЫЛЬНОСТЬ БИЗНЕСА, КОНТРОЛИРУЙТЕ КАЧЕСТВО РАБОТЫ ОТДЕЛА ПРОДАЖ ВИДЕОНАБЛЮДЕНИЕ контроль работы сотрудников
ОБЛАЧНАЯ АТС статистика и запись звонков
ПАКЕТ ТЕЛЕКОМ-РЕШЕНИЙ ДЛЯ БИЗНЕСА
УЗНАТЬ ПОДРОБНЕЕ
8 800 333 9000
ИНТЕРНЕТ надежный обмен данными
фотопроект
Гаилә традицияләре
18
Татарстан
ноябрь 2013
фотопроект
«
Билл Форд (сулда), хәзерге заман автомобиль сәнәгатенең чишмә башында торган америкалы Генри Фордның оныкчыгы, яңа Ford Kugaга автограф бирә. Әлеге автомобиль «Sollers» компаниясе белән берлектә «Алабуга» МИЗ цехларында җитештерелә башлады. ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм «Соллерс» ААҖ генераль директоры Вадим Швецов шулай ук капотта үз автографларын калдырдылар. Михаил Соколов фотосы
19
икътисад
бюджет
Ничек итеп балык та ашарга, агачка да үрмәләргә
Бер көн ара белән – 24 һәм 25 октябрьдә – Татарстан һәм Россия парламентлары беренче укудан, ягъни концептуаль рәвештә, республиканың һәм федерациянең 2014 елга бюджетын һәм 2015, 2016 елларга бюджет планын кабул иттеләр. Концепция бер: керемнәр түбәнгә тәгәри, әмма хәтта арттырабыз да. Чордашлар алкышларга да мөмкин. Аларның балалары... Әй, алар үскәнче әле, иртәге өчен ишәк кайгырган. Бәлки ул вакытЮрий Алаев тексты 20
ка барысы да җайланыр. Татарстан
ноябрь 2013
Солтан Исхаков фотосы
ярылсак, ярылабыз – социаль өлкәгә дигән чыгымнарны киметмибез,
бюджет икътисад
«
Б
Ягъни, тупасрак булса да, икътисадый яктан адекват яңгырый торган «күпме эшлисең, шуның кадәр ашыйсың» дигән мәкальгә ярашлы итеп яшәячәкбез.
ашта ТР бюджеты турында. Проект буенча доклад белән чыгыш ясаган ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республиканың сәнәгать предприятиеләре җитештергән продукциягә тышкы базарда сорауның кимүен хәбәр итте. Ул продукциянең яртысының экспортка җитештерелүен исәпкә алсак, табыш кими, дигән сүз. Бу күрсәткечкә чималга, энергиягә һәм табигый монополияләр күрсәтә торган хезмәтләргә хаклар артуы да тискәре йогынты ясый. Аграр тармакта да җитештерү күләме кими (министр-
га өстәп шуны әйтәсе килә: монда йә корылык комачаулый, йә яңгырлар, ә Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәннән соң, импорт та өстәлде). Хакимият традиция буенча бу вазгыятьтән кече һәм урта эшкуарлык коткарыр дигән өметен белдерде. Шулай да республиканың тулай төбәк продуктында аның өлеше менә инде дистә еллар 25 проценттан артмый. Мидхәт Шаһиәхмәтов китергән мәгълүматларга караганда, кече һәм урта эшкуарлык тармагында сәнәгать җитештерүенең өлеше 16 гына процент – нигездә, кече эшкуарлык сәүдә итә һәм башка хезмәтләр күрсәтә. Бу кешеләр бюджеттагы тишекне капларга ярдәм итәр дип өметләнү чиксез оптимизм булып яңгырый, өстәвенә, агымдагы елда Татарстанның эчке продукт үсеше темпларының былтыргы белән чагыштырганда ике тапкырдан да күбрәккә кимүен исәпкә алсак. ТР финанслар министры Радик Гайзәтуллин китергән мәгълүматлар да шуны раслый. Ул алдагы өч елда республика бюджетында дефицит артачак кына, дип хәбәр итте – 2014 елдагы 5,4 миллиард сумнан 2015 елда – 8,4 миллиард һәм 2016 елда 12,4 миллиард булачак. Бюджет дефициты хәзерге заман икътисады өчен булмастай хәл түгел, аның нидән барлыкка килүе мөһим – дәүләт инвестицияләре үскәнгәме, әллә җитештерми торган өлкәдәге чыгымнар арткангамы. Кызганыч, гомумроссия күләмендә – Татарстанда гына түгел дип ассызыклап әйтәм – икенчесе сәбәп булып тора. ТР финанслар министры чыгышыннан аңлашылганча, 2016 елга хезмәт хакының берләштерелгән бюджеты чыгымнары ике тапкырга – 111 миллиард сумга кадәр артачак (РФ Президентының май аендагы указлары таләпләрен карагыз), социаль өлкә учреждениеләренең агымдагы чыгымнарына өстәп, 2014 елда республикада тормышка ашырыла торган 23 социаль әһәмиятле программаны финанслауны дәвам иттерү планлаштырыла. Моның өчен барлыгы 6,5 миллиард сум тотыла, һәм, Татарстан бюджетында социаль әһәмиятле программаларның өлеше агымдагы елда 65 процент тәшкил итсә, 2016 елга 80 процентка җитәргә тиеш. Шул ук вакыт-
та 2014 елда бюджетның инвестицияләр күләме 2013 ел дәрәҗәсендә кала. Дөрес, Радик Гайзәтуллин бюджет проектының керем өлешен санаганда, инвестицияләргә һәм инновацияләргә юнәлтүне табыш салымы, оешмаларның милек салымы һәм салымнарның гадиләштергән системасы аша республиканың социаль-икътисадый үсешен стимуллаштыру буенча ТР Президенты тарафыннан куелган бурычлар да исәпкә алынды, дип ассызыклады. Укучыларда хакимиятнең икътисадый сәясәте киләчәк буыннарга бурычка керә-керә булган ресурсларны ашаудан гына тора икән, дигән фикер калмасын өчен, инвестицияләр турында тәфсилләбрәк сөйләү мәслихәт булыр. Озак вакытка исәпләнгән һәм миңа калса, бик тә эфемер тоелган «Иннополис» һәм «Смарт-сити Казан» кебек проектларны җәяләрнең теге ягында калдырсак, Татарстанның инвестицияләр программасын гамәлгә ашыру шактый өстәмә кыйммәт алу мөмкинлеге бирәчәк. Сүз нефть химиясе тармагындагы дүрт проект – (ТАНЕКОда гидрокрекинг урнаштыру, Менделеевск – «Аммоний»да аммиак-карбамид җитештерү, «Түбән Кама Нефтехим»да этилен заводы һәм ТАИФның авыр нефть калдыкларын эшкәртү буенча җайланмасы), азык-төлек сәнәгатендәге бер проект (NEFIS төркеменең орлыкларны тирәнтен эшкәртү һәм май продукцияләре җитештерү буенча заводы) һәм Sollers компаниясенең автомобиль кластерын булдыру турында бара. Әлбәттә, башка инвестицион проектлар да бар, әмма югарыда әйтелгәннәре – иң масштаблылары. Гомумән алганда, 2014 елда республиканың төп капиталына инвестицияләрдән 624,7 миллиард (2013 елга +7,9 процент), 2015 елда – 740,1 миллиард һәм 2016 елда 838,5 миллиард сум керергә тиеш. Күрүебезчә, әйбәт кенә үсеш фаразлана, әмма мондый күрсәткечләргә ирешү өчен төп шартларның берсе – ТР Икътисад министрлыгы белгечләре билгеләвенчә, Татарстанда эшлекле климатның яхшыруы. Төрле сөйләшүләрдән бездә бүген инвестицияләр өчен җәннәти шартлар дигән фикер кала. 21
бюджет
Шул ук вакытта инвестицион проектларны фи нанслау чыганаклары буенча бертөрле фикердә калып булмый. Дәүләт Советы сессиясендә Мид хәт Шаһиәхмәтов китергән мәгълүматларга караганда, бу чыганаклар 51,4 процент предприятиенең үз акчаларына, 9,9 процент «калганнарга» (нәрсә икәне аңлатылмый, бәлки хуҗаларның шәхси акчаларыдыр?), тагын 22,6 процент бурычка алган ак-
чалар һәм 16,1 процент кына бюджет акчасына нигезләнә. Инвестицияләүнең мондый структурасы илнең 2008–2009 елгы кризисын хәтерләтә: Алексей Леонидович Кудрин, финанслар министры буларак, РФнең мөстәкыйль бурычы, G20 белән чагыштырганда, чүп кенә булуы белән чиксез горурланган иде, әмма кинәт кенә корпоратив бурычларның мөстәкыйль бурычлардан күбрәк булуы ачыкланды,
һәм яңадан финанслау ставкалары тышкы фондлар базары шартларында барысы өчен дә (яки барысы өчен дә диярлек) дәүләт бюджетыннан түләргә туры килде. Предприятиенең бурычларын арттырып, һаман бер үк тырмага басмаска иде инде. ТР икътисадының реаль секторы белән бәйле тагын бер нечкә урын – хезмәт хаклары белән хезмәт җитештерүчәнлегенең пропорциясе. Былтыр бу ике күрсәткеч арасында күзгә бәрелеп торган аерма бар иде (моның Универсиадага әзерлек белән бәйле булуы ихтимал): хезмәт җитештерүчәнлегенең индексы 105,4 процент, ә хезмәт хакыныкы – 111,1 процент. Быел бу аерма кечерәйде (102,7 процент – 105,8 процентка). 2014 елга тагын да кечерәячәк, дип фаразлана (104,4 процент һәм 106,0 процент), ә 2015 елдан башлап, хезмәт җитештерүчәнлегенең үсеш темплары бер процентка кадәр аер-
финанслар
Вакыт һәм финанслар белән ничек онлайн идарә итәргә?
З
ур тизлекләр заманы югары стандартлар куя. Мөһим эшләрне туплаган кушымталар саны критик чиккә җитә, ә буш вакытны табу торган саен авырлаша бара. Йомык боҗрамы? Чишү юлы табылды – интернет-банк.
Мультибурычлар куюны үзләштерәбез
*Акция 1.10.2013тән 31.03.2014кә кадәр гамәлдә.
Реклама
Бүгенге көндә дә Юлий Цезарьның тәҗрибәсен уңышлы кабатларга була. Вакытыбызның шактый өлешен төрле түләүләргә (фатир, Интернет,телефон өчен) сарыф итәбез. Әлеге мәшәкатьләрнең барысын да онлайн режимга күчерегез. Әйтик, Промсвязьбанкның интернет-банкы аларны комплекслы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Сез карталар белән идарә итә, түләүләр ясый, кредитка гариза бирә аласыз. Боларның барысын да онлайн режимда үзегезгә уңайлы урында һәм җайлы вакытта эшлисез. Өстәвенә, бу әле файдалы да: интернет-банкта 10 000гә кадәр теләсә нинди түләү өчен комиссия алынмый*. 22
Гади һәм җиңел планлаштырабыз «Акыллы акчалар» сервисы – хыялланырга гына мөмкин булган идеаль шәхси ярдәмче: җайлы һәм ышанычлы. Система сезнең көндәлек һәм айлык чыгымнарыгызны (категорияләр буенча, мәсәлән, «азыктөлек») чагыштыра һәм бюджетыгызның торышы турында хәбәр итә. Аларны белү генә түгел, контрольгә алырга да мөмкин. «Акыллы акчалар» сервисы ярдәмендә сез интернет-банкта күрсәтмә графика формасында мавыгуларыгызга, азык-төлеккә һ.б. киткән көндәлек чыгымнарыгызны тикшерә аласыз.
Акчаларны янга калдырабыз, бонусларны тотабыз Психологлар фикеренчә, сатып алган әйбер өчен бүләк алганда баш миенә ниндидер файдалы эш эшләвебез турында сигнал китә һәм, акчабыз чыгып киткән булса да, кәефебез күтәрелә. Интернетбанк белән эшләгәндә көн саен яхшы кәеф өчен сәбәп туып тора! Банк карталары аша теләсә нинди операция, түләүләр башкар-
ганда PSBonus программасы буенча бонус баллары алу бик күңелле. Бу әле уңайлы да: сатып алуларыгыз өчен тиешле булган барлык бонусларны онлайн режимда күрә аласыз. Махсус акцияләр вакытында бонуслар икеләтә һәм өчләтә артырга да мөмкин. Иң мөһиме: түләүләрнең бер өлешен бонуслар белән капларга яки аларны акчага әйләндерергә дә була. Реклама. «Промсвязьбанк» ААҖ. Россия Банкының 3251нче Генераль лицензиясе.
Төгәлрәк мәгълүмат psbank.ru/ib һәм retail.payment.ru яки түбәндәге телефон буенча: (843) 221-85-00 Татарстан
ноябрь 2013
Фото: a42.ru
икътисад
медиа
Cаклык банкы – максатка ирешү юлында
М
ин Саклык банкында эшли башлаган вакытта аны тулыканлы коммерцияле банк дип атау бик авыр иде әле. Банк минем күз алдымда тулысынча үзгәрде, дип әйтергә мөмкин. Минем карашымча, беренче юл салучы булу, клиентлар базасын туплап, технология һәм бизнеспроцессларны нульдән башлап төзү, әзергә килүгә караганда, күп тапкыр кызыклырак. Карьера баскычы буйлап мин эзлекле рәвештә күтәрелдем: алдыма төгәл максат куеп, аңа ирешү өчен конкрет мәсьәләләр хәл итеп бардым. Бары тик туктаусыз үсү теләге генә булырга тиеш. Әгәр дә син барысын да беләм, барысына да ирештем дигән фикергә киләсең икән, бу – эчке торгынлык турында белдерүче бик начар күрсәткеч. Минем шәхси үсеш планым бар, һәм мин анда кайчан, тормышымның кайсы чорында билгеле бер максатларга ирешергә тиешлегемне язып куям, әмма аның пунктлары берничек тә бизнес белән бәйле түгел: мәсәлән, ул яңа файдалы китап укып чыгу яисә гольф уенын үзләштерү булырга мөмкин. Банк мохитенең язылмаган кодексына туры килергә тырышам: банкир үтәп булмастай вәгъдәләр бирми – ул үз сүзендә тора. Үзенә ышанычны югалткан банкир – бу нонсенс! Мондый хәл килеп чыкса, аның карьерасын сызып ташларга мөмкин. Икенче сыйфат – профессиональлек, алдан исәпли белеп, дөрес карар кабул итү. Банкның уңышы һәм шуңа бәйле рәвештә клиентларның финанс хәле банкирдан – аның, сәламәт исәп-хисапка нигезләнеп, ни дәрәҗәдә төгәл гамәл кылуыннан тора. Өченче сыйфат –
вакыйгаларның үсешен алдан күреп, гамәлләрнең уңай нәтиҗәгә китерәчәк вариантларын сайлый белү. Mонда тупланган мәгълүматларга гына таянырга түгел, ә бәлки, интуиция, тәҗрибәне дә эшкә җигәргә кирәк. Минем очракта бу банк өлкәсендәге 18 ел хезмәт. Бүгенге көндә Саклык банкының бурычы – банк хезмәтеннән һәркем тигез файдаланырлык шартлар тудыру: мөмкинлекләре шактый зур булган клиентларга без «Сбербанк Первый» форматында VIР-сервис тәкъдим итәбез, яхшы тәэмин ителгәннәргә – «Сбербанк Премьер». Балалар белән килгән кешеләр өчен безнең бүлекчәләрдә уен почмаклары, ә инвалидлар өчен махсус җиһазландырылган офислар булдырылды. Клиентларның барлык категорияләренә – банкоматлар һәм үз-
Рушан Сәхбиев, «Татарстан банкы» бүлекчәсе җитәкчесе Саклык банкы структурасында әйдәп баручы икътисадчыдан башлап, «Татарстан банкы»ның бүлекчә җитәкчесе һәм Россия Саклык банкы президенты киңәшчесе дәрәҗәсенә ирешкән. Ул җитәкчелек иткән өч ел эчендә банк республикада үз йогынтысы өлкәсен сизелерлек киңәйткән.
үзеңә хезмәт күрсәтү җайланмаларының киң челтәре эшли. Ә инде «Сбербанк Онл@йн» системасында теркәлсәң, барлык кирәкле операцияләрне дә мөстәкыйль рәвештә үзеңә уңайлы вакытта Интернет аша башкарырга мөмкин. Дөресен әйтим, үзем дә аның актив кулланучысы булып торам. 12 ноябрьдә Саклык банкы үзенең туган көнен бәйрәм итә. Һәм мин шушы вакыйга уңаеннан бөтен коллегаларымны да котлар идем. «Татарстан банкы» ул – үз эшләренең энтузиастлары булган, банкка карата ахыргача лояль һәм, бернигә дә карамыйча, үз эшләрен яратучы һәм бәяләүче 4606 кеше. Һәм мин аларга бик тә рәхмәтле. Гомумән алганда, мин үз миссиямне традицион мәгънәдәге җитәкче булуда түгел, ә бәлки, кешеләр күңеленә ничек эшләргә кирәклеге, нәрсәне беренче чиратка, ә нәрсәне икенче планга куеп торырга һәм безнең тырышлыгыбызның якын киләчәктә һәм перспективада нинди нәтиҗәләргә китерәчәге турында аныклык тудыручы коуч булуда күрәм. Киләчәген күзалламыйча, эшне башлауда мәгънә юк. Аңыбызда ахыргы максат күзалланмый икән – аннан башка теләсә нинди эшчәнлек мәгънәсезлек булып кына кала.
23
бюджет
«
Алдагы өч елда республика бюджетында дефицит артачак кына.
ма белән хезмәт хакының үсеш темпларына тигезләшергә тиеш. Ягъни, тупасрак булса да, икътисадый яктан адекват яңгырый торган «күпме эшлисең, шуның кадәр ашыйсың» дигән мәкальгә ярашлы итеп яшәячәкбез, һәм бу күпләргә ошап бетмәскә дә мөмкин. Менә шундый перспективалар. Аерым бер республикада бер үк вакытта социаль яктан әһәмиятле чыгымнарны 80 процентка кадәр җиткерә (алга киткән илләрдә ул дәүләт бюджетының чыгымнар өлешеннән якынча 40–50 процент
24
тәшкил итә), шул дәрәҗәдә тота һәм инфраструктура белән җитештерүне үстерә алырбызмы – моны бүген, мөгаен, берәү дә тәгаен генә әйтергә җөрьәт итмәс. Әмма берни эшләп булмый – омтылырга кирәк. Һәм йомгаклау урынына – федераль бюджет турында, чагыштыру өчен берничә сүз. Республика парламенты сессиясендә чыгыш ясаганда, ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты рәисе Морат Гаделшин,
социаль учреждениеләргә дигән чыгымнарны 5 процентка киметкән федераль бюджет проектыннан аермалы буларак, Татарстан бюджетында бу параметрларны кыскартмыйча саклап калу мөмкин булды, дип билгеләп үтте. Бу шулай да, түгел дә. РФ Финанс министрлыгы исә чыгымнарны һәр өлкәдә 5–10 процентка киметергә кушкан иде, федераль министрлыклар һәм ведомстволар бу таләпне үтәде, әмма, нигездә, кәгазьдә генә, исәп-хисап эквилибристикасы ярдәмендә, шулай булгач, Татарстанның «кыскартмыйбыз» дигәне сүздә генә, дияргә дә була. Федераль бюджет чыгымнарын арттыру буенча шаккаткыч саннар да бар – кайбер дәүләт программалары буенча. Мәсәлән, сәнәгатьне үстерү, шулай ук төбәкләр үсеше буенча программаларга чыгымнар өч тапкырдан да артыграк планлаштырылган. Төбәкләр үсеше буенча (2020 елга кадәр исәпләнелгән) программага 2014 елда 18,9 миллиард сум чыгым тоту планлаштырылган иде, ә беренче укуда кабул ителгән бюджет проектында аңа 47 миллиард сум каралган диярлек, «Автомобиль сәнәгате» программасын финанслау 100 миллиард сумга кадәр арткан диярлек, 2018 елда футбол буенча узачак дөнья чемпионатына әзерлеккә бүленгән сумма 160 проценттан да күбрәк арткан. Һәм тагын финанслар һәм икътисад кысаларыннан чыга торган күп мәгънәле бер деталь: федераль бюджет проектында тышкы хезмәт миграциясенә чыгымнарны биш миллиард сумга кадәр арттыру каралган. Закон проектына аңлатмада язылганча, бу Федераль миграция хезмәтенең хезмәткәрләре санын арттыру һәм – игътибар! – «чит илләрдән килгән гражданнарны һәм гражданлыгы булмаган берәмлекләрне тоту өчен булдырылган махсус учреждениеләр» булдыру белән бәйле. Минемчә, югарыдагы кызыл юлда китерелгән мәгълүматларны Татарстанга да күчереп караганда, эчтән генә сөенеп утырырга була: федераль үзәк белән уртак тел таба белгәндә (ә безнең Хөкүмәт аны бик яхшы булдыра), республика бюджетында каралмаган керемнәргә дә исәп тотарга була.
Татарстан
ноябрь 2013
Фото: www.coollady.ru
икътисад
èêå ôèêåð
Сергей Когогин
Кризислар диңгезендә иң югары пилотаж 2002 елда, Сергей Когогинның КамАЗга генераль директор итеп билгеләнүен шәрехләп, Минтимер Шәймиев шәрекъ дипломатиясе рухында болай дигән иде: «Аның конструктив һәм яңа идеяләре шулкадәр күп, без Сергей Анатольевичка аларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирүдән баш тарта алмадык». Кайбер төртмә теллеләр исә киресен сөйләде. Янәсе, хакимият шул рәвешле җайсыз түрәдән котыла: тирән кризис һәм түләп булмаслык бурычлары автомобиль төзелеше флагманына котылу мөмкинлеге калдырмый диярлек. Ә шулай икән, капитанга да корабль белән бергә батасы гына кала...
Ч
ынлыкта хәлнең ничек булуын ун елдан соң Сергей Когогин үзе сөйләде: «Мин яшермим, КамАЗ белән җитәкчелек итәргә мине ике кеше өндәде – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФ сәнәгать министры Илья Клебанов. Без ул чакта табын янында сөйләшеп утыра идек, мин: «Ярар, командирлар, КамАЗда мин нинди максатка ирешергә тиеш соң?» – дигән сорау куйдым. Икесенең дә күз карашы бик моңсу иде, җаваплары да болайрак яңгырады: «Ул эшләсен өчен нәрсә булса да уйлап таба күр». 26
Татарстан
ноябрь 2013
Сергей Когогин
èêå ôèêåð
Александр Игнатьевтан уңай портрет
Фото: www.kamaz.net
Ва-банк
2005 елда КамАЗ кабат критик хәлгә төшә: Финанс министрлыгы һәм Тышкы икътисадый банктан алган кредитларны түләү вакыты җитә. Ун топ-менеджерның тугызы бу очракта нишләр иде? Түбәнчелекле үтенеч белән югары җитәкчелеккә юнәлер иде, мөгаен. Сергей Когогин да Президентка мөрәҗәгать итә. Әмма аның Владимир Путинга биргән соравы күбрәк ультиматумны хәтерләтә. Әйдәгез хәл итик, безгә нинди КамАЗ кирәк. Көчле һәм көндәшлеккә сәләтлеме яки башка, автомобиль җитештерүчеләр арасында дөньяда әйдәп баручы урынга бөтенләй өметләнмәгәнеме? Сорау шулай кискен яңгырый. Путинның реакциясе көтелгәнчә булып чыга. Тиздән Россия Хөкүмәте КамАЗ проблемасын тикшерә. Компромисс табыла: Финанс министрлыгы һәм Тышкы икътисадый банк белән килешү нәтиҗәсендә автогигант бурычларын 30 ел эчендә ваклап түләргә тиеш була. Әгәр башкача килеп чыккан булса? Альтернатива булган бит – акчаны түләү. Топ-менеджер төшендергәнчә, болай эшләргә дә мөмкин булган, әмма нәтиҗәдә без инде башка төрле КамАЗны күрер идек. Нәтиҗәләр: күпләп эштән кыскартулар, җитештерү күләме кимү һәм перспективаларның бөтенләй диярлек булмавы... Ва-банкка бару эшкәртелгән инвестицион программаны саклап калу мөмкинлеген бирә, нәкъ менә шушы автогигантның киләчәктәге уңышлы үсешен билгели дә инде. Уникаль очракмы? Сергей Когогин өчен – шундый бик күп очракның берсе генә. Эш шунда: кризислы хәлләрдән чыгуның дөрес юлын табарга ул бер-ике ел гына өйрәнмәгән. «Суга батучыларны» коткару буенча беренче тәҗрибәсен ул инде 1990 елда, Яшел Үзән машина төзү заводы директоры итеп куелгач ук алган. Бөтен нәрсә – ил, идеология, хуҗалык элемтәләре җимерелгән чакта ул предприятиене саклап калган.
Мөгаен, директорлар корпусындагы башка саллы коллегаларына караганда, Когогинга күпмедер дәрәҗәдә җиңелрәк булгандыр. Аның аңы хуҗалык итүнең совет принциплары белән агуланмаган була әле. Базар алды хаосы шартларында фондлар табу, җитәкчелеккә ярарга тырышу һәм теләнү осталыгы сумга караганда тизрәк бәһасезләнә. Аның каравы, үзгә карарлар кабул итәргә һәм мөстәкыйль гамәл кыларга сәләтле идарәчеләргә ихтыяҗ да кискен арта. Бу җәһәттән 1994 елда Когогинның Яшел Үзән шәһәре һәм Яшел Үзән районы хакимияте башлыгы итеп билгеләнүе аның карьера үсешенең мантыйкый дәвамы булып тора. Мантыйкый – җәмгыятьтә башланган үзгәрешләр фонында. Совет чорында Сергей Анатольевич принципиаль нияттән КПССка керүдән баш тарткан, дип сөйлиләр. Ә ул чакта иң кыю фантазияләрдә дә партиясез кешене район җитәкчесе кәнәфиендә күз алдына китереп булмый иде. Башлык Когогинга хәл итәргә туры килгән бурычлар аннан алдагы райком җитәкчеләренең төшенә дә кермәгәндер, мөгаен. Оборонка предприятиеләре, дәүләт заказлары булмагач, яшәү белән үлем арасында тирбәлә, моношәһәргә ишелеп төшкән социаль проблемалар өеме дә шуннан. Шул арада исә 1998 елгы дефолт та килеп җитә... Аның каравы, әлеге рәхимсез финанс кризисын кичергән һәм аның нәтиҗәләрен шәһәр һәм район масштабларында киметә алган идарәчегә моннан соң шайтан үзе дә куркыныч булмый инде. Әмма 1999 елда республиканың икътисад һәм сәнәгать министры итеп билгеләнгәч, яңа вазыйфада эшләү өчен Когогинга кризис менеджеры тәҗрибәсенең генә җитәрлек булмавы ачыклана. Биредә стратегик фикерләү һәм карарларны перспективага кабул итү сәләте таләп ителә. Шунысы гаҗәпләндерә дә – икътисадтагы һәм социаль тармактагы бәла-казаларга каршы көрәшүче профессионал үзен лаеклы стратег итеп тә күрсәтә. Һәрхәлдә, Когогин инде КамАЗны коткару белән шөгыльләнгәндә дә, Татарстан сәнәгате ул тармак министры булып эшләгәндәге программалар буенча яшәвен һәм алга баруын дәвам итә. Минтимер Шәймиев хаклы булып чыга: Сергей Анатольевичның конструктив һәм яңа идеяләре бихисап икәнлеге ачыклана.
уңай портрет
Әлбәттә инде, Когогинны беркем дә корбан итәргә җыенмый. Әмма җитәкчелек авызыннан чыккан «нәрсә булса да эшлә генә...» дигән сүзләрдән күренгәнчә, автогигантны коткару рецепты бөтенләй булмаган, күрәсең. Топ-менеджер заводның могҗизаи үзгәрүенә үзе ышанганмы соң? Һәрхәлдә, ул бер дә читләр фәрманын сукырларча үтәргә җыенмый. Батып барган флагман штурвалы артына басу хакына алмашка Когогин гамәлләрендә тулысынча ирекле булуны сатулашып ала. «Без ул чактагы акционерлар – республика һәм Россия Федерациясе – миңа эшләргә комачауламаячак, дип килештек», – ди ул. Бу, мөгаен, аның тарафыннан зур әрсезлек булгандыр. Әмма андый вакытта икедән берсен сайларга кирәк. Советлар чорыннан калган күндәм һәм тырыш идарәчеме яки хәзерге кырыс заманның мөстәкыйль, идеяләре хәттин ашкан, әмма үзсүзле һәм чәнечкеле, абруйларны санламаучы топ-менеджерымы? Хакимият икенче вариантны сайлый. КамАЗ исән кала.
Пациент исән әле
Бүген, еллар үткәннән соң, КамАЗны коткару буенча операция ниндидер җиңүле һәм шактый мәшәкатьсез блицкриг кебек кенә күренә. Саннар да әлеге ялгыш фикерне көчәйтә: Когогинның беренче бишьеллыгында продукция чыгару күләме 20–25 процентка тотрыклы арта бара. Чынлыкта исә әлеге вакытның күбрәк өлешен топменеджер һәм аның командасы ару-талуны белмичә флагман корпусындагы тишекләрне ямау белән шөгыльләнә. Нинди блицкриг булсын инде, ул чакта хәтта баш коткаручы үзе дә автогигантны саклап калып буласына ышанмый. Аның үз сүзләре буенча әйтсәк, КамАЗның яшәп 27
èêå ôèêåð
Сергей Когогин
китәсенә Когогин предприятиегә килүенә берничә ай тулгач кына ышана. Әлеге берничә айда топ-менеджер иң мөһим нәтиҗәгә ирешә: җитештерелгән йөк машиналарын кабат сатып ала башлыйлар. Моның өчен Когогинга дилерлар белән эшләү системасын тамырдан үзгәртергә, эчке базарны иске чит ил машиналарыннан сакламаганда безнең техниканың киләчәге булмаячагында Хөкүмәтне ышандырырга туры килә. Әмма иң кызыгы шунда: предприятиегә килүенә бер ел тулгач биргән беренче әңгәмәсендә Когогин журналистның, КамАЗның озак срокка йөз тоткан стратегиясе бармы, дигән соравына, гадел итеп, аның булмавын әйткән иде. Һәм аны бушка вакыт сарыф итү дип кенә санавын нигезләде дә: автогигант эшләгән шартлар даими үзгәреп тора... Төгәл белмим, ул чакта топ-менеджер нәрсәне булса да яшергәндерме, әмма бүген предприятиенең 2020 елга кадәр исәпләнгән үсеш стратегиясе бар. Генераль курсны сала башлаганчы беренче чираттагы бурычларны хәл итәргә кирәклеге исә – башка эш, шуннан башка бернинди алга барыш турында сүз дә булуы мөмкин түгел иде. Предприятие структурасын һәм персоналны оптимальләштерү, автогигантны төпкә сөйрәүче бурычларны реструктуризацияләү һәм, ниһаять, инвестицион программа эшләү – болар барысы да алда әле.
Кризис менеджеры гамәлләре хирург эшенә тиң: икесенә дә тереләй кисәргә туры килә. Әмма, хирургтан аермалы буларак, идарәчегә барлык артык нәрсәне анестезиясез алып ташларга туры килә. Монда каты кул һәм тәвәккәллектән башка булмый, әмма Когогинда эшлеклелек сыйфатлары җитәрлек – шулай булмаганда КамАЗ соңгы 12 елдагы берничә кризисны кичә алмас иде. Тик бит әле һәрбер хирургик гамәл «пациентларда» рәхмәт хисе генә тудырмый. Мөгаен, топ-менеджерның КамАЗдагы биографиясендәге төрле имеш-мимешләрне шундый ризасызлар тарата торгандыр да. Моннан ике ел элек предприятиедә чираттагы оптимальләштерүгә керешкәч, табигый ки, шундук канәгать булмаганнар да пәйда була. Тагын гайбәт тарала – янәсе, Когогин командасы кыргый капитализм законнары буенча эшли: меңләгән квалификацияле хезмәткәрне куып чыгара, эшсезләр санын арттыра, кешеләрне ачлыкка дучар итә. Җитәкчелек мондый имеш-мимешләргә бернинди игътибар да бирмәскә мөмкин иде – эш программасы билгеләнгән һәм ул үтәлергә тиеш, ә сез теләсә нәрсә уйлый аласыз... Әмма эшкә мондый караш Когогин-идарәче стилендә түгел шул. Тикшерелгән факт: мәгънәсез гайбәтләрдән котылуның иң шәп чарасы – абсолют ачык булу. Топменеджер бу юлы да уйланган үзгәрешләрнең асылын һәркемгә аңлатып бирергә вакыт таба: «Без персоналны административ кыскарту игълан итмибез, бәлки бездәге процессларны яхшырту аша үзгәртеп кору юлыннан барабыз... Идарә аппаратын кыскарту, профильле булмаган ва28
зыйфалардан баш тарту, идарә структурасын гадиләштерү һәм юридик затлар санын кыскарту – зарур чаралар. Фондны кире кайтаруның башка ысуллары юк». Когогин гел искәртә килә: «Без персоналны кыскартмыйбыз – без аны оптимальләштерәбез. Әгәр син эшкә килгәнсең икән, син тәмәке тарту бүлмәсендә утырырга яки чәй эчәргә тиеш түгел. Синең сигез сәгать вакытың бар, һәм шул вакыт эчендә компания синең билгеле күләмдә үз эшеңне үтәвеңә исәп тота». Безгә үзгәрергә кирәк, чөнки башка юл юк: «Без кискен көндәшлек шартларында яшибез, Россия компанияләре дә башка илләрдәгеләрдән калышмаска тиеш», – ди ул.
Daimler стратегиясе
Когогин килгәч, КамАЗның стратегик партнеры пәйда булды, әле нинди диярсең – Daimler үзе. Компаниягә мондый партнерның зарурлыгы 2008 елда ачыклана. Ул вакытка инде предприятие, бурычларны реструктуризацияләү программасын төгәлләп, кредиторлары белән исәпне өзә һәм стратегик планлаштыруга керешә ала. Исәпләүләр вакытында шунысы ачыклана: 2007 елда бик шәп финанс нәтиҗәсе күрсәтсә дә, КамАЗ кирәкле тугыз юнәлешнең дүртесен генә үстерергә сәләтле. «Шуннан соң ук мин «Тройка Диалог» җитәкчесе Рубен Варданянга шалтыраттым, стратегик партнерлар эзләү турында хатлар җибәрергә куштым, – дип искә ала соңрак Сергей Когогин. – Безгә стратег кирәк иде, һәм без бөтен компанияләрдән диярлек җавап алдык. Кызыклы тәкъдимнәр күп булса да, Daimler компаниясен сайларга булдык». Татарстан
ноябрь 2013
Фото: www.kamaz.net
Эшкә чәй эчәргә килмиләр
Сергей Когогин
èêå ôèêåð
аңлатыр иде, ә тышкы базарга мондый сигнал бирергә ярамый. Компанияне национализацияләү суга батучыны коткаруга тиң, ә без ул дәрәҗәдә авыр хәлдә түгел идек әле».
Гомерлек проект
уңай портрет
Бүген Daimler концернына КамАЗ акцияләренең 11 проценты күчкән. КамАЗ исә, үз чиратында, алардан технологияләр, җитештерүне һәм бизнесны оештыру серләрен алган. Когогин фикеренчә, без үзебез аларга тиз генә төшенә алмас идек әле. Алмашу һәрьяктан да тигез булып чыга. Әмма немецларга акцияләр пакетын сатканчы ук идарәчеләргә тәнкыйть дулкыны ябырыла: милли казанышны сатасыз! Моның дөрес түгеллеген аңлар өчен икътисадта зур белгеч булу таләп ителми – дәүләт элеккечә үк төп акционер булып кала. Башка нәрсә гаҗәпләндерә. Акцияләрне сатуда халык беренче чиратта топ-менеджерны гаепли. Ә бит нәкъ менә ул 2006 елда автозаводның тулысынча хосусый кулларга күчмәве өчен барысын да эшли – ул чакта ике федераль ведомствоның килештерелмәгән гамәлләре аркасында КамАЗ сатыла торган предприятиеләр исемлегенә эләккән була. Соңрак корпоратив басмага биргән интервьюсында Сергей Когогин тыйнак кына әйтеп үткәнчә, әлеге проблема да уңай хәл ителә, компания Россиянең стратегик предприятиеләре исемлегенә кертелә, алар РФ Хөкүмәтенең махсус карарыннан башка хосусыйлаштырыла алмый. Хәер, КамАЗның кыйммәтле кәгазьләренә кагылган тагын бер факт билгеле. Минемчә, ул Когогин-идарәченең фикерләү зирәклегенә тагын бер мисал булып тора. Бүген автогигант акцияләренең 49,9 проценты – РФ Хөкүмәтенеке. Ни өчен контроль пакет түгел? «Бу, мөгаен, минем тәкъдим булгандыр, – дигән иде журналистларга Сергей Анатольевич. – Акцияләрнең контроль пакетын дәүләткә тапшыру КамАЗны национализацияләүне
Аны күптән инде, аяк терәп, иң югары вазыйфаларга кодалыйлар. Әмма ул һаман саен болай аңлата: «Мин кайчандыр үземә ышанып тапшырылган «КамАЗ» проектын гомеремнең төп эше дип саныйм һәм рәхәтләнеп эшлим». Әлеге проектның гамәлгә кертелү эзлеклелегенә көнләшерлек: КамАЗ – төгәл үсеш стратегиясе кысаларында эш итә торган үз тармагында бердәнбер компания. Экспорт өлешен киңәйтү, технологияләр трансферы, яңа автомобиль үзләштерү, кайбер җитештерүләрне тышкы базарларга күчерү, җитештерүне заманчалаштыру һәм сәүдәне камилләштерү – бу һәм башка исән калу юллары кискен көндәшлек шартларында тулы куәткә җигеләчәк. Әмма озак елларга исәпләнгән стратегия дә үзгәрергә тиеш – башка барлык компанияләр кебек үк, КамАЗ да дөнья белән бергә үзгәрә. Чираттагы кризисны зыянсыз кичерүнең иң шәп ысулы исә – аңа алдан әзерләнү. Һәм менә инде предприятие Чаллыда автомобиль сәнәгате өчен инжиниринг үзәге төзүгә керешә. Ә инде хәрби техника проектлаштыру өлкәсендә өзеклек КамАЗга армия өчен яңа машиналар җитештерү буенча өчьеллык килешү төзү мөмкинлеге бирә һәм, асылда, аны бу өлкәдәге көндәшләреннән 2020 елга кадәр коткара... Югарыда тармак өчен кирәкле карарларны КамАЗ топменеджеры кебек оста үткәрә ала торган башка беркем дә юк, дип сөйлиләр. Төгәлрәк әйтик: кирәкле карарлар түгел, нигезле, акылга муафыйкларын һәм, КамАЗ өчен генә түгел, бөтен ил өчен. Әлеге карарлар шуңа кабул ителә дә. Бервакыт кризистан соң Когогин бу турыда үзе дә болай дигән иде: «Ил Президенты каршында акча теләнеп басып тору файдасыз. Бизнеска болай гына акча кертү беркайчан да бернәрсә дә бирми. Ә безнең позиция аңлаешлы иде: кулланучыларга акча бирегез, алар бездән автомобиль сатып алыр. Шулай булып чыкты да. Безнең Хөкүмәткә үпкәләрлегебез юк. Барлык автоҗитештерүчеләр арасында КамАЗга күрсәтелгән финанс ярдәме иң рациональ һәм иң аз иде. Әмма без кризистан да иң аз югалту белән чыктык һәм бу чорда яхшырдык та әле». ...Быел яз Чаллыда студентлар каршында чыгыш ясаганда Сергей Когогин болай сөйләде: «Совет чорының ахырында һәм советлардан соңгы чорның башында безнең йөк транспорты җитештерү буенча дөньяда иң куәтле компаниягә әйләнү ихтималыбыз булган. «КАМАЗ» Чилига килгәч, Volkswagen топ-менеджерлары шакката, чөнки алар йөк күтәрешлелеге азрак, сыйфаты начаррак булса да, бәясе 10 мең долларлык кына машина белән Чили базарында ярыша алмас иде. Елына 150 мең автомобиль чыгару куәте белән кискен борылыш ясап булыр иде. Әмма моны эшләрлек профессионал булмаган...» Когогин фамилияле топ-менеджер ул чакта КамАЗ рулендә булмаган шул әле.
29
èêå ôèêåð
Сергей Когогин
Базар тирәли һәм янәшә
шында чыгыш ясаганда, Сергей Когогин гаҗәеп сүз әйтте. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүен шәрехләп, ул болай диде: «Бүген бары шул адым гына безне – кешене, предприятиеләрне, хакимият органнарын – үзгәртә ала. 1991 елдан бирле һаман әле без үзебезне глобаль базарда тоя алмыйбыз». 30
Б
ездә базар шартлары җитәкчесе үрнәге саналган топ-менеджерның бу ачышы күпләр өчен, мөгаен, аяз көнне яшен суккандай булгандыр. Тик мине ул, дөресен генә әйткәндә, бер дә гаҗәпләндермәде. Чөнки, минемчә, соңгы унъеллыкта башта КамАЗны саклап калу, аннары исә аның потенциалын арттыру өчен эшләнгән нәрсәләрнең күбесенең дөнья базарындагы көндәшлеккә һәм хәтта аңа әзерлеккә генә булса да бернинди дә катнашы юк.
Аерым шартлар һәм нәтиҗәләр турында
Эш автогигантка дөньяның теләсә кайсы илендәге гади автоҗитештерүчеләрнең берсенә дә бирелмәгән преференцияләр бирелүдә дә түгел. Юк, без барыбыз да аңлыйбыз, КамАЗ – ил, республика автомобиль сәнәгате өчен стратегик объект, шул вакыт эчендәге эре масштаблы бурычларны реструктуризацияләү әлеге объектны Татарстан
ноябрь 2013
Фото: www.kamaz.net
Быел яз Чаллы студентлары кар-
Сергей Когогин
èêå ôèêåð
Гай Савельевтан тискәре портрет
Навратил ниләр майтарды
саклап калуда бердәнбер диярлек дөрес адым булгандыр. Без аңлыйбыз, салым ташламалары, предприятие иң кискен вакытта алган дәүләт заказлары, Россия базарын «чит» иске йөк машиналарыннан саклар өчен кабул ителгән Хөкүмәт карарлары – болар барысы да һәм тагын бик күп нәрсә бары тик Чаллы автомобиль гиганты көндәшлек көрәшендә исән калсын һәм көч җыйсын өчен эшләнде. Әмма без элеккечә үк «үзебезне глобаль базарда хис итмибез» икән, бөтен тырышлык бушка киткән булып чыгамыни? Алайса ни өчен, мәсәлән, Татарстан берничә ел рәттән КамАЗга мөлкәткә ташламалы салым режимы рөхсәт итеп, бюджетны уннарча миллион сум акчадан мәхрүм итте? Алайса ни өчен КамАЗ акцияләренең 11 процентын стратегик партнер сыйфатында сайланган немец концернына сатты, коллектив өчен зыянлы оптимальләштерүләр үткәрде? Димәк, нәтиҗәле эш өчен ничә еллар буе макталган топ-менеджер һәм аның командасы нәрсәнедер дөрес эшләмәгән? Әллә нәтиҗәгә ирешү өчен ун ел гына җитмиме? Ихтимал, барысы да алай ук куркыныч түгелдер. Когогин авызыннан чыккан әлеге гыйбарә, бәлки, тулаем икътисадка кагыладыр, КамАЗга бөтенләй кагылмыйдыр. Әлеге лекциядә топ-менеджерның искәртүе дә очраклы түгелдер: янәсе, КамАЗга әле уңыш юлдаш – биредә 2011 елда ук предприятиегә яңа шартларда исән калырга мөмкинлек бирә торган программа кабул ителгән. Шулай ук автомобиль җитештерү күләменең тотрыклы үсеше, аларның сатылуы арту соңгы вакытка кадәр борчылыр сәбәп бирмәгән иде. Сүз дә юк, болар барысы да шулай. Алай гына да түгел, 2002 елда Сергей Когогин генераль директор
Сергей Когогин раславынча, «КамАЗ» – илебезнең күп еллардан бирле эзлекле рәвештә аңлы сәясәт алып бара торган бердәнбер диярлек компаниясе. Логик сорау туа: әлеге сәясәт никадәр уйланылган соң – үткән ел уртасында предприятиедә бер автомобиль җитештерүгә сарыф ителгән энергия дөнья буенча уртача күрсәткечтән биш тапкырга артыграк булып чыккан. Продукция үзкыйммәтендә идарә чыгымнары 7,3 процент тәшкил итә, бу дөнья автосәнәгатендәге уртача күрсәткечтән ике тапкыр диярлек артыграк. КамАЗ хәтта бер автомобиль җитештерүгә суны да үз көндәшләреннән дүрт тапкырга күбрәк сарыф итә. Ә хезмәт җитештерүчәнлеге исә күпкә начаррак. Топ-менеджер әлеге саннарны яшерми, матбугат очрашуларының берсендә аларны ул үзе атаган иде. Һәм нәтиҗәне дә үзе ясады: әгәр без компанияне дөньяда кабул ителгәнчә үзгәртмәсәк, көндәшлеккә сәләтле була алмыйбыз. Барысы да искечә, шулай бит? Ә бернинди яңалык кирәк тә түгел иде, чөнки бу чираттагы оптимальләштерү башланганда әйтелгән сүзләр. Максат – 2014 елга кадәр чыгымнарны 16 миллиард сумнан артыгракка киметү. Бу юлы – күбесенчә офис персоналын кыскарту хисабына: мәгълүматлар буенча, 3,6 мең кеше кыскартуга эләгә. Язмышларны язучылар һәрвакыттагыча тыныч: артык булып чыккан «ак якалар» югалып калмас әле. Югары җитәкчелек, юмартлык күрсәтеп, мондый белдерү дә ясаган хәтта: «Күп юнәлешләр буенча безгә эшче көчләр кирәк». Дөресен әйткәндә, мин кичәге идарәченең кайдадыр баш конвейерда яки кою цехында тир түгүен күз алдыма начар китерәм. Тормыш күрсәткәнчә, мондый хәлләр гаять сирәк очрый, шунлыктан чираттагы оптимальләштерү төбәктә тагын эшсезлекне арттырырга мөмкин. Әмма монда инде берни эшли дә алмыйсың: капитализм һәм чын базар кирәк идеме – рәхим итегез. Тагын бер факт күңелсез уйларга этәрә. КамАЗ үсешен ике төп фактор – югары идарәчелек чыгымнары һәм хезмәт җитештерүчәнлегенең түбәнлеге тоткарлый,
тискәре портрет
итеп билгеләнгәннән соң төрле оптимальләштерүләр, үзгәртеп корулар, КамАЗны чын базар сугышчысына әйләндерүгә юнәлдерелгән чаралар шулкадәр күп булды ки, бу башка предприятиеләрнең төшенә дә кермәслек. Һәм һәртөрле үзгәрешне, бигрәк тә ул персоналны кыскарту белән бәйле булса, җитәкчелек тәфсилле итеп, базарның кырыс законнарына нигезләп аңлатмый калмады. Аларның асылы, кыскача гына әйткәндә, менә нәрсәдән гыйбарәт: КамАЗ, көндәшлеккә сәләтле булу өчен, нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләре буенча дөньяның әйдәп баручы автомобиль җитештерүчеләренә тиңләшергә тиеш. Шулай булса да, ун ел үткәч, безнең автогигантның төп күрсәткечләр буенча дөнья лидерларыннан элеккечә үк бик ерак булуы ачыкланды.
31
Сергей Когогин
дигән тирән нәтиҗәгә җитәкчелек... күптән түгел килгән икән. Һәрхәлдә, 2012 ел азагында үткәрелгән матбугат конференциясендә Сергей Когогин болай дип аңлаткан иде: ике төп фактор да 2011 елның язында ачыкланган. Ничек инде нәтиҗәле һәм алдан күрүчән саналган КамАЗ менеджменты түбән җитештерүчәнлек белән базарда җитди уңыш турында хыяллануның мәгънәсез булуына ничә еллар буена төшенмәгән? Ә КамАЗ подразделениеләрендә аудит үткәрү өчен чит ил менеджеры Навратил әфәндене яллауны ничек бәялисез? Аннары автогигант җитәкчелеге чех һәм аның командасы персоналның ничә процентка мәшгуль булуын, күпме вакытын эшкә, ә күпмесен трай тибүгә бүлүен һ.б. шундыйларны ничек шәп билгеләвенә шаккатып сөйләгән иде. «Навратилда – фән, – дип, хөрмәтләп бәя бирә Сергей Когогин. – Ул үлчәмнәр генә ясый, аңа безнең эшнең асылына төшенү дә кирәк түгел. Мин аның ике-өч атна өчен хисабын карыйм да, җитәкчегә әйтәм, бәлки, син даһи белгечтер, әмма синнән җитәкче чыкмый. Синең кул астындагы 200 кеше эш хакы ала һәм шул хезмәт хакының 20 процентына гына эшли. Димәк, миңа синең кебек даһи белгеч белән хушлашырга һәм 200 кешене эшләргә мәҗбүр итәрлек яхшы җитәкче ялларга кирәк». Әлеге ачышларны тыңлаганнан соң, топ-менеджер үзе үк төзегән логик рәтне ирексездән дәвам итәсе килә: әгәр синең предприятиеңдә шулкадәр күп идарәче реаль хезмәт хакының 20 процентына гына эшли икән, димәк, мантыйкка хилафлык китермәс өчен... Юк, үз фикеремне кычкырып әйтергә базмыйм мин: аңламаслар, дип куркам. Әмма барыбер үз фикеремдә калам: персоналның никадәр нәтиҗәле мәшгульлеген белү һәм бәяләү – читтән килгән навратилларның түгел, бәлки гамәлдәге менеджерларның турыдан-туры һәм даими бурычы. 32
Футбол белән хушлашу
2011 елның язында Чаллыда «КамАЗ» ААҖ генераль директоры җирле футбол клубының уенчылары һәм тренерлары белән очрашты. Сергей Когогинга тантаналы шартларда 36 санлы футболка бүләк иттеләр һәм аның мәңгегә команданың төп иганәчесе булган предприятие җитәкчесе исемендә калуын искәрттеләр. Сергей Анатольевич бурычлы булып калмады: «КамАЗ»ның һәрвакыт командага ярдәм күрсәтүен искә төшерде, уңышлар теләде һәм уенчылардан ватан автомобиль төзелеше флагманы вәкиле булган коллективка лаеклы чыгыш көтүен билгеләп үтте. Иманым камил – 36 санлы футболканы, чыннан да, команданың башка бер генә уенчысы да кимәс. Һәм генераль директорга вәгъдә биргән өчен генә түгел. Эш шунда, 2011 елда КамАЗ команданы соңгы тапкыр финанслады. Бу турыда карарны сезон алдыннан футболчыларга хәер-фатыйхасын биргән Сергей Анатольевич кабул итте. Топ-менеджер атаклы клубның киләчәген хәл итте. Үз вакытында Татарстан коллективларыннан беренче буларак Россия футболы Премьер-лигасына үтеп керә алган һәм берничә ел буе төрле дәрәҗәдәге турнирларда уңышлы чыгыш ясаган команда ябылырга тиеш иде. Билгеле, топ-менеджер һәрвакыттагыча үз гамәлләренә нигезле аңлатма тапты: эштән кешеләрне күпләп кыскарткан чорда компания футбол клубына акча сарыф итә алмый бит инде. Янәсе, компания болай да футболны үстерүгә ике миллиард сумлап акча керткән. Әмма Чаллы өчен шәһәрдә бердәнбер һәм һәркем яраткан осталар командасы – гади команда гына түгел ул. Аның өчен җан ату – ял да, сәламәт яшәү рәвеше дә, рәхәт хисләр дә. Шунлыктан КамАЗ, зурдан исәпләгәндә, җитди социаль проектка чыгымнарны кисә. Татарстан
ноябрь 2013
Фото: www.kamaz.net
èêå ôèêåð
Сергей Когогин
Кызык, «күчеш» варианты ук инде әллә никадәр чит ил комплектыннан җыелгач, яңа йөк машинасы нинди булыр икән соң? Яңа автомобильдә «КАМАЗ»дан фирма билгесе – радиатор рәшәткәсендәге Кама аргамагы гына кала күрмәсен тагын. Минемчә, Daimlerның КамАЗ акцияләренең 40 процентына өметләнүе турында актив сүзләр фонында мондый вариант булуы да бик мөмкин. Мин предприятие җитәкчелеген вакыйгаларның мондый үсеш алуы канәгатьләндермәс, дип өметләнәм. Хәер, ул инде берничә тапкыр җәмәгатьчелек игътибарын барлык әйдәп баручы җитештерүчеләрнең акылга муафыйк кооперация юлыннан баруына юнәлтмәкче булган иде. Янәсе, «Мерседес» та, «Скания» дә үз машиналарына чит ил детальләрен куя. Кулланучы өчен иң мөһиме – әлеге детальләрнең сыйфатлы һәм ышанычлы булуында. Әмма бит «әйдәп баручы җитештерүченең» аеруча югары технологияле узеллар һәм агрегатлар проектлаштыруы, җитештерүе һәм сатуы бер эш, ә менә аның чит ил маркаларын җыюга күчүе – бөтенләй башка. Россия йөк автомобильләре сәнәгатендә эш моңа барып җитмәс дип ышанасы килә. Алайса барлык бу оптимальләштерүләр, инвестицион программалар һәм стратегияләрнең нигә кирәге булган соң?
тискәре портрет
Аны саклауга акча табу мөмкинлеге булмаганмы? Моңа ышануы кыен. Әйе, әйдәп баручы топ-менеджерлар әйтүенчә, кешеләрне эштән куганда командага акча сарыф итү дөрес түгелдер. Әмма бит алар үзләре ике миллион сумнан кыйммәтлерәк шәхси «Мерседес»ларда йөрүдән тайчынмый. Яки аэропорт кадәр аэропорт тота... «Бигеш» турында исә аерым сөйләшү кирәк. КамАЗ үз структурасын чираттагы оптимальләштерүе вакытында (ә бу исә профильле булмаган активлардан котылуны да күздә тота) кинәт аэропорт сатып алгач, күзәтүчеләр, мөгаен, телсез калгандыр. Ярый әле, Сергей Анатольевич барлык кызыксынучыларга әлеге мантыйкка сыймаслык кыланышны аңлатырга маташты. Барысы да бик гади икән бит. Янәсе, җирле авиакомпания шундый иске очкычларда очкан ки, чит ил кешеләре, стратегик партнер вәкилләре, куркынычсызлык йөзеннән аларда очудан баш тарткан. Билет бәяләре дә бик кыйммәт булган. Шунлыктан сатып алырга туры килгән. Нишлисең инде, кемдер самолет, кемдер исә берьюлы аэропорт ук сатып ала. Киң колач. Безнеңчә, Россиячә. Һәм монда экономиянең исе дә юк, киресенчә, чыгымнар зур булырга охшаган. Әлегә акцияләрнең бик азына гына хуҗа булган нәзберек партнерның шундый шикле карарлар кабул итүгә шулай актив йогынты ясавы гына аңлашылмый. Әмма күпне кичергән футбол командасы язмышына кире әйләнеп кайтыйк әле. Минемчә, Сергей Анатольевич һәм аның командасы «КамАЗ» футбол клубын карап тотуга башка юллар белән дә акча таба алыр иде. Әлеге фикергә мин җинаятьләр турында яңалыклар укыганда килдем. Хәтерегездә булса, якынча бер ел элек эчке эшләр органнары автогигант территориясеннән 11 миллион сумлык запчасть урлап чыгарга җыенган ике автомобильне тоткарлаган иде. Запчастьләрнең кайдан алынуы шик тудырмый. Һәм Сергей Анатольевич әлеге очракның бердәнбер булмавын да таныды – гаражлардагы тентүләр һәм тоткарлаулар вакытында да КамАЗдан урланган детальләр табылган. Димәк, клубка яки башка игелекле эшләргә җитәрлек акчаны автогигант гап-гади урлаулар аркасында да югалткан. Билгеле инде, хисап, контроль һәм каравыл үрнәк дәрәҗәдә оештырылган предприятиедә мондый хәлләрнең булуы мөмкин түгелдер.
èêå ôèêåð
Аргамакмы, әллә алашамы?
Җитәр, күп моңсуландык. Перспективалар турында сөйләшсәк тә ярыйдыр. Мәсәлән, якындагы елларда конвейердан төшә башлаячак яңа автомобиль турында. Инде Россия юлларында сынала торган «КАМАЗ-5490» – моңа таба беренче адым. Әмма, дөресен әйткәндә, аны Россия автомобиле дип әйтү кыенрак. Кабинасы – Daimlerдан, двигателе дә, тапшыргыч тартмасы – ZF компаниясенеке... 33
җәмгыять криминал
Ришвәтчелеккә дәва бармы? ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору советының чираттагы утырышыннан фотосурәтләр карап утырам. Күпләрнең йөзендә киеренкелек һәм ниндидер аптырау күзәтелә – ә статус-кво нәрсә? Без бит эшлибез, ә инде совет чорында әйтергә яратканча, ике атна колхоз рәисе булып эшләдең – утыртырга да була. Ә колхоз белән кем җитәкчелек итәр соң? «Татарстан» хәбәрчесе әлеге статус-кво чыннан да үзгәрдеме-юкмы икәнлеген белергә тырышып карады.
Рөстәм Шакиров тексты 34
Татарстан
ноябрь 2013
криминал
«
Фото: promros.ru
Win завод
җәмгыять
Аффиляция үзе җинаять саналмый, җинаять җаваплылыгы өчен конкрет гамәлләр таләп ителә: милекне тапшыру, карарлар кабул итү.
– Без ришвәтчелек формуласын чыгардык! – ди Илсур Гатауллин, үзен «республика альтернативасы» дип йөрткән «Халык инициативасы – Диалог» төркеме координаторы һәм кәгазьдә график сыза. – Ул коточкыч гади. Төгәл вакыт аралыгында ниндидер түрәнең илнең киләчәгенә өмете азрак булган саен, ришвәтчелек зуррак була. Яки ул «коллектив Сталиннан» яки Ли Куан Юдан күбрәк шүрләгән саен – кемгә ничек ошый. Менә карагыз. Графикта эзлекле рәвештә ТР Хисап палатасының соңгы җиде ел эчендә уздырган тикшерү нәтиҗәләре чагыла. Уртача еллык хилафлыклар суммасы – 2,5 миллиард сум. Әмма 2008 елда Татарстанда нигәдер 4,5 миллиардлык закон бозганнар, ә 2009 елда үзләрен кулга алганнар күрәсең – тагын 2,2 миллиард «кына». – Кризислы 2008 елда алар илдән ычкынырга җыенганнар, – дип гоманлый Гатауллин. – Киләсе елда аларны, күрәсең, гади генә булмаган шартларда аппетитларын тыярлык итеп, яхшылап туктатканнар. Өстәвенә, Хисап палатасы ел саен бары тик бер дистәгә якын муниципаль районны гына тикшерә, ягъни әлеге нәтиҗәне без 4,5кә тапкырлый алабыз – ул вакытта 10-15 миллиард чыга, плюс-минус тагын ярты миллиард. – Ә графигыгызның закончалыкны күрсәтүенә ышынасызмы? Бәлки, дөресрәк булсын өчен, зуррак вакыт аралыгын күзәтергә кирәк булгандыр? – Күзәтергә вакыт калмады инде. 2014 елда 5,5 миллиард булачак, «шәраб заводы озак яшәргә әмер бирер». «Шәраб заводы» – Россия бюджет акчаларының кибә-кибә кимүен чагылдырып, дәүләт акчаларының ничек бүленүен күрсәткән шактый тапкыр модель. Совет чорында Илсур Васыйлович берничә ай нәкъ менә шәраб заводында эшләп алган булган: – Мин шәраб төялгән вагонны А ноктасыннан Б ноктасына китерү өчен җаваплы «озата баручы» идем. А ноктасында мин 10 шешәне йөкчеләргә төягән өчен, Б ноктасында шуның кадәрне үк бушаткан өчен бирергә тиеш. «Башмакчыга», вагонны «таудан» яхшылап тотып калсын (шешәләр ватылмаслык итеп) өчен, тагын ике шешә тоттырырга кирәк. Ә ан-
дый «таулар» җиде-сигез. Милиция керә, янгын сүндерүчеләр – тагын ике шешә. Шул рәвешле А пунктыннан Б га кадәрге юлда син өч әрҗә шәраб югалтасың, әлбәттә, бәясен син үз кесәңнән түләргә тиеш буласың. Ә озата баручылар үзләрен үпкәләтмәс өчен нәрсә эшлиләр соң? Шәраб сыекландырыла һәм буш шешәгә тутырыла, аның бер өлеше үзеңә дә китә. Һәм син йә әлеге кагыйдәләргә буйсынып эшлисең, яки эштән китәсең. Акча вагонын озата баручы түрәләр дә шулай эшли, тик йөк откатлар һәм өстәп язулар белән сыекландырыла. Гатауллин әфәнденең төшенкелеге Россия икътисадының үсеше тукталуына һәм бюджетның керемнәрне җыеп бетерә алмавына һәм шул ук «шәраб заводының» көйләнгән эше аркасында бюджетның икеләтә йөкләнеш кичерүенә бәйле. Шулай да Икътисад, идарә һәм хокук институтының беренче проректоры, Гомумроссия халык фронтының Татарстан штабы рәистәше һәм ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору советы әгъзасы Игорь Бикеев, нәкъ менә икътисадтагы торгынлык бүген объектив рәвештә хакимиятне «бик нык итеп уйланырга» мәҗбүр итә, дип раслый: – Бер яктан, ул үзенә шактый зур социаль йөкләмәләр алды, икенче яктан, аның алдында чималга нигезләнгән икътисадны үзгәртеп кору бурычы тора. Ә монда безне халыкара базарда көндәшлеккә сәләтсез ясый торган, теләсә кайсы продуктның үзкыйммәтенә инде салынган берничә дистәлек коррупцион «салым». Ришвәтчелеккә каршы кампания реаль чалымнар ала башлады, бу Россиядә дә, Татарстанда да хакимиятнең иң одиоз затларны читләштерүендә дә күренә. Әйе, бу акрын процесс (бәлки, бик акрындыр), бу тамырдан җимерү түгел, бәлки эзлекле кечкенә гамәлләр сәясәте. Әлеге эшләрнең эчендә кайнаган кеше буларак, процессның кузгалып китүен дәлилли алам. Ягъни безгә барыбызга да гражданин ришвәтчеләрнең тырыша-тырыша үзләренә кабер казуына ышанырга тәкъдим итәләр. Тик бу бит «тоткынның җәза алдыннан туйганчы ашавы» сюжетының бер төре. Ни өчен ришвәтчелеккә каршы көрәш кампаниясе шундый акрын, өстәвенә, кор-
рупциянең гаять зур масштаблары рәсми рәвештә таныла барган вакытта. Чөнки, дип аңлаталар экспертлар, абруйлары тапланган түрәләрне кызу темпларда юк итә бару идарә системасының тамырдан үзгәрешенә һәм кадрларның массакүләм ротациясенә китерергә мөмкин. Хәтта Илсур Гатауллин да «массакүләм утыртулар» (ә аның фаразлары буенча, 800–900 мең Россия ришвәтчесе ирегеннән мәхрүм ителергә лаеклы) хакимият параличы тудырачак һәм асылда дәүләтнең җимерелүенә китерәчәк, дип саный. – Массакүләм утыртулар – бу хәтта техник яктан үтәп булмаслык бурыч, – дип шәрехли Бикеев. – Безнең җәзаларны үтәү системасы тагын берничә йөз мең яңа зэкны кабул итәргә әзер түгел. Тоткыннарны тоту урыннары тулган, өстәвенә, куркынычрак җинаятьләр кылган кешеләр белән. Әлеге проблеманы кинәт кенә хәл итеп булмый, хезмәт хакына йөз тоткан яңа буын хезмәткәрләр тәрбияләргә кирәк.
Сөт һәм селедка, аларның нәтиҗәләре
Хәтәрлеге һәм ачыктан-ачык криминаль характерда булуы аркасында гади ришвәтләр хәзер модада түгел. Ришвәт схемалары катлаулана һәм технологик була бара. Иң беренчедән, әлбәттә, аффиляцияләнгән бизнесны контрольдә тоту. Өстәвенә, аффиляция үзе җинаять саналмый, җинаять җаваплылыгы өчен конкрет гамәлләр таләп ителә: милекне тапшыру, карарлар кабул итү. Халыктан чагыштырмача гадел булмаган юл белән акча алу ысуллары арасында Игорь Бикеев, мәсәлән, акчаларны физик затлар тарафыннан гамәлгә куелган һәм ничек тә булса матуррак итеп аталган (әйтик, социаль яктан якланмаган гражданнарга ярдәм күрсәтү һ.б.) аффиляцияләнгән псевдофондларга акча күчерү практикасын атый. Хезмәт күрсәтү яисә ташламалы ришвәт тә киң таралган. Заказларны оештырган һәм алга этәргән өчен түрәгә бүләк сыйфатында аның тарафыннан элек контрольдә тотылган оешмага эшкә күчерү юлы, Бикеев сүзләренчә, регламентлар белән 35
«
Безгә барыбызга да гражданин ришвәтчеләрнең тырыша-тырыша үзләренә кабер казуына ышанырга тәкъдим итәләр. Тик бу бит «тоткынның җәза алдыннан туйганчы ашавы» сюжетының бер төре. Ни өчен ришвәтчелеккә каршы көрәш кампаниясе шундый акрын, өстәвенә, коррупциянең гаять зур масштаблары рәсми рәвештә таныла барган вакытта. Чөнки, дип аңлаталар экспертлар, абруйлары тапланган түрәләрне кызу темпларда юк итә бару идарә системасының тамырдан үзгәрешенә һәм кадрларның массакүләм ротациясенә китерергә мөмкин. чикләнә һәм эзәрлекләнә. Ләкин әлеге регламентларны узарга да була, мәсәлән, күп юллар аша алмашу ысулы белән, күзәтчелек иткән банк системасына түгел, «чит» иминиятләштерү өлкәсенә. Һәм традицион рәвештә иң яраткан җимлек булып дәүләт һәм муниципаль заказларны үтәү һәм урнаштыру өлкәсе кала бирә. «ТР дәүләт заказы буенча агентлык» ДУП генераль директоры Яков Геллер, ришвәтчелеккә урын калдырмас өчен бары тик бер генә юл булуын – сатып алуларда катнашуны аноним электрон аукцион аша тәэмин итү икәнлеген һәрвакыт – әңгәмә вакытында әлеге юллар авторына да – кабатлаудан армый. 2014 елның 1 гыйнварыннан 94нче буларак билгеле закон урынына «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен хезмәт күрсәтүләрне, эшләрне, товарларны сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 44 нче Федераль законны кертү, 36
94нче закон үзе бик әйбәт иде, тик ул кесәләренә читтән керүгә ияләшкәннәргә комачаулады. Яңаны уйлап тапканчы, закон ачкан коррупцион ертыкларны ямарга иде. Яков Вениаминович сүзләренә караганда, дәүләт заказларында коррупцион чагылышларның булу-булмавында берничек тә эз калдырмаячак. Бәлки вазгыятьне начарлатырга гына мөмкин: – Федераль контракт системасы (ФКС) көндәшлекне арттырмаячак. Димәк, тигез катнашуны да тәэмин итмәячәк. Бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Калган барысы да – мишура, арифмометрга нанотышлык ясау. 94нче закон үзе бик әйбәт иде, тик ул кесәләренә читтән керүгә ияләшкәннәргә комачаулады. Яңаны уйлап тапканчы, закон ачкан коррупцион ертыкларны ямарга иде. Ни өчен чыннан да көндәшлек булган сатып алулар без теләгәнчә үк күп булмады? Чөнки бизнес юк, чөнки бизнес якланмаган. Фирмалар ябыла, кешеләрнең ышанычы югала. Син алдан ук сату мөмкинлеге юклыгын белә торып, бизнес ачачаксыңмы? Яки инде тотрыклы заказчылар һәм подрядчылар барлыгын белә торып? Тотрыклы пар төзү өчен, син откатлар һәм туганлык элемтәләре базарында көндәшлеккә ия булырга тиешлегеңне белә торып? Ертыкларны ничек ямарга кирәклеген Геллер әфәнде Татарстан мисалында аңлатты. Әйтик, бездә 2007–2011 елларда бернинди ФКСларсыз гына, «урнаштырудан алып ахырга кадәр барысы да ачык күренгән» «ТР Дәүләт заказы» Автоматлаштырылган мәгълүмат системасы гамәлдә булды. 2009 елдан Татарстанда тора-бара ТР Финанс министрлыгының «Электрон кибетенә» әверелгән сатып алу ниятен санкцияләү системасы эшләп килә. Унитазлар өчен әлеге дә баягы алтын ершикларны республикада дәүләт заказы аша сатып алып булмый – әгәр кинәт берәрсе мондый гамәлгә рөхсәт (күп очракта ул иң югарыдан таләп ителә) бирергә уйламаса. Әмма теләмәгән көндәшләрне алып ату өчен спорт сарайлары, клублар һәм автоюллар төзелешләрен (Геллерча әйтсәк, «сөт һәм селедкаларны») берләштерү кебек хәйләкәрлеккә корылган лотларны 94нче закон тыймый. Инде төзелеп беткән
объектларга торглар игълан итү кебек гамәлләргә киртә куймаган шикелле үк. – Ләкин ФКСны бу берничек тә үзгәртмәде! – дип кайнарлана Яков Вениаминович. – Һәм сатып алу планнары һәм нәтиҗәләре буенча ачык фикер алышулар үткәрү тагын. Нигәдер бу ришвәтчелеккә каршы көрәш дип санала. Мин менә Иннополисны төзергә ярамый, дип катгый рәвештә әйтәм. Ә менә халыкның күпчелеге хуплый, чөнки алар йә җитәрлек күләмдә хәбәрдар түгел, йә аларның җитәрлек дәрәҗәдә белемнәре юк. Тик бер кеше – бер тавыш… Илсур Гатауллин дәүләт заказы буенча барлык проблемаларны шактый көтелмәгәнчә чишәргә тәкъдим итә – откатларны салымнарга алыштырырга: – Әйдәгез «йомырка тәбәсен әйләндереп каплыйбыз». Лот объекты бәясен редукцияләргә кирәкми; әгәр заказ чыннан да йөз сум тора икән, торсын. Ә социаль иминиятләштерү һәм НДФЛ буенча иң күп акча тәкъдим иткән кеше җиңәргә тиеш. Моның белән берьюлы берничә куянны койрыгыннан тотарга була. Подрядчыга акчаларны акчага әйләндерергә кирәкми, чөнки откат һәм хезмәт хакын конвертта бирү ихтыяҗы юкка чыга. Бетте, син инде үз хезмәт урыннарыңны сатып алдың. Өстәвенә, син эшкә гастарбайтерларны түгел, җирле халыкны кабул итәчәксең, чөнки беренчеләр өчен салым түли алмыйсың – аларның даими яшәү урыннары монда түгел. Әмма Геллерның мондый планга исе китмәде. – Бу бит откатлар ярышы, тик бу очракта ул шәхси затларга түгел, дәүләткә тәкъдим ителә. Бу көндәшлеккә китермәячәк. Сыйфат критерийларының тигез булу шартларында бары тик бер генә үлчәү бар – бәя. Икътисадый законнарны бозарга ярамый һәм алар белән экспериТатарстан
ноябрь 2013
Фото: promros.ru
җәмгыять криминал
«
криминал
җәмгыять
1996 елга, коррупциягә каршы халыкара актлар имзаланганга кадәр, башка дәүләт территориясендәге ришвәтчелек алга киткән көнбатыш илләрендә берничек тә эзәрлекләнмәде.
ментлар да кирәк түгел. Эшмәкәрнең табышы булырга тиеш, шул табыштан салымнар, хезмәт хаклары түләнә, ә инде боларның барысын да дәүләт күзәтеп торсын өчен, без «дүрт чыгым» системасын уйлап таптык. Тик аны берәү кулланырга кыймый.
Өстән нечкәлек билгесе
Ришвәтчелеккә кагылышлы проблемаларның күпчелеге – 90 еллардан. Нәкъ шул чорда коррупциягә каршы җинаять законнары аңлатып булмастай йомшакланды, шул елларда Россиянең күп төбәкләрендә туган-тумачалык һәм әшнәлек котырып чәчәк атты. Алай гына түгел, дип басым ясый Игорь Бикеев, коррупция ул вакытта шактый дәрәҗәдә көчләп кертелде: – СССР салкын сугышта җиңелде, һәм безнең белән җиңүчеләр буларак эш иттеләр. Көнбатышка бездән чимал, сәнәгатьне таркату һәм үз товарларын монда сату кирәк иде. 1996 елга, коррупциягә каршы халыкара актлар имзаланганга кадәр, башка дәүләт территориясендәге ришвәтчелек алга киткән көнбатыш илләрендә берничек тә эзәрлекләнмәде. Өченче дөнья илләрендә теләсә нәрсә эшләргә, хәтта җирле «патша»ларны сатып алырга да мөмкин булды. Чит ил компанияләре
тарафыннан Россия территориясендәге ришвәтләр табигый чыгымнарга кертелде. Ришвәт өчен җинаять эзәрлекләвенең рудиментар йомшаклыгы әлегә кадәр кырысланмады. РСФСР Җинаять кодексында гади ришвәт алган өчен 10 елга ирегеңнән мәхрүм итү каралган булса, хәзер моның өчен, иң күп дигәндә, өч ел бирелә. Нигезләнмәгән баю өчен бүгенгә кадәр җинаять җаваплылыгы билгеләнмәгән. Непотизм (ягъни туганлык нигезендә дәүләт аппаратында мөһим вазыйфаларга билгеләнү) белән закон көрәшә – кайбер очракларда бер оешма яки буйсыну кысаларында якын туганнарны эшкә билгеләүгә чикләүләр бар. Ә менә әшнәлек мәсьәләләре берничек тә көйләнми, һәм мәнфәгатьләр низагы турындагы гомуми параметрлардан чыгып эш итәргә туры килә: – Ягъни әгәр берәр хезмәткәр ике рәвештә – хезмәткәр буларак та, туган/ дус буларак та эшли башлый икән, ул бу турыда үзенең турыдан-туры җитәкчесенә хәбәр итәргә тиеш, – дип аңлата Бикеев әфәнде. – Һәм җитәкче инде карар кабул итә, әйтик, аны дәүләт һәм муниципаль сатып алулардан читләштерә. Боларның барысын да, эксперт фикеренчә, бары тик ирекле ММЧ һәм партияләр чыннан да бер-берсен кон-
трольдә тоту аркасында барлыкка килгән нормаль сәяси көндәшлек белән дәвалап була. Бу вакытта ришвәтчелек фактлары мизгел эчендә халыкка чыга. Бүген бу хәбәрләр бүлгәләп, тамчылап кына чыгарыла. Игорь Измаилович моны хакимиятнең халык каршында үз абруен югалтудан куркуы белән бәйли. Аның каравы, коррупциягә каршы совет утырышы кебек чараларда күрсәтмә «чыбыркылаулар» зур кисәтү-профилактик тәэсиргә ия, дип саный эксперт: – Кешеләр әлеге кырыс сөйләшүләрне күреп, уйланырга мәҗбүр булалар. Аларның утырышта урыннарыннан торырга мәҗбүр ителгәннәр арасында буласылары киләдер, дип уйламыйм. Алар биш ел элек эшләп булганны, хәзер ярамаганлыгына төшенә башлыйлар. Законнар да, алымнар да үзгәрә. Элеккеге шартларга күнеккәннәр вакыт белән бергә атламый булып чыга. Кыскача әйткәндә, чиновникларны үз яшәү рәвешләрендә төрле иҗади алымнардан баш тартырга мәҗбүр итәчәк вакытлар ерак түгел. Халкының күпчелеге күңелендә коррупциягә лояльлек безнекеннән дә ким түгел дип саналган этник кытайлардан торган Сингапурдагы кебек. Моңа альтернатива, дип кисәтә Илсур Гатауллин,1917нче ел булачак. Яки 1937 нче – тагын кемгә ничек ошый.
37
җәмгыять транспорт
«Югары тизлекле» кая ыргылыр?
Владимир Матылицкий тексты 38
Мыгырданып алыргамы? Матбугат, Испаниядәге тимер юл һәлакәтеннән соң, соңгы елларда Европада булып узган шуңа охшашлы бәла-казаларны хәтеребездә бик теләп җанландырды, аннары югары тизлекле тимер юл магистральләре (ЮТМ) төзеп, «цивилизацияле дөнья» артыннан ыргылу зарурияте беркадәр бәхәссезлеген югалтты. Аларда да юл һәлакәте килеп чыккан икән, сәгатенә 400 чакрым тизлек белән чапканда, бездә ни генә килеп тумас? ЮТҺндә бер ел эчендә үлүчеләр саны ун ел дәвамында барган Әфган сугышындагыннан ике мәртәбә артыграк. Бәлки, тагын ун еллап «Сапсан»нарда гына Татарстан
ноябрь 2013
Олег Локтев иллюстрациясе
Россиядә беренче югары тизлекле тимер юл магистраленең Мәскәүдән Казанга сузылачагы турында һәркем хәбәрдар, әлбәттә. Кызганычка, проектның максаты һәм параметрлары, җәмәгатьчелек фикер алышуларында: «нигә шулчаклы кыйммәт?» һәм «гомумән, кирәкме соң ул безгә?» дигән «мәңгелек» сорауларга үз урынын биреп, бик тиз арада икенче планга күчте.
транспорт җәмгыять
«
Төзелеш ахырына алдан игълан ителгән сметаның, ким дигәндә, бер ярым тапкырга артуы ачыклана.
күнекмәләр алырбыз? Менә Президент Путин да: трассаны бик югары тизлекле итәргәме, әллә әлегә «Сапсан»нар белән генә канәгатьләнергәме, дип шикләнә төшкән иде. Тизлек һәм ул китереп чыгара торган хәвеф-хәтәр (Россиягә хас гадәткә кергән ике бәлане истә тотканда) кирәкме соң безгә? Соңгы сәфәрең булырга мөмкин бит! Төзелеш вакытында һичшиксез нәрсәне булса да урлаячакларына, тиешенчә борып, тартып бетермәячәкләренә, урыннарын буташтырачакларына икеләнеп торасы юк. Ә кулланылышка, җитешсезлекләргә күз йомып, кесәләрен тагын да киңрәк ачып һәм кабартып кабул итәчәкләр. Ә аннан соң, хәрәкәттәге составларга контрольлек итмәячәкләр, юлларны тиешенчә карамаячаклар, машинистның аекмы һәм үз гамәлләре өчен җавап бирерлекмеюкмы икәнлеген тикшермәячәкләр… Россиядә яшибез! Ә икътисад мәсьәләсенә килгәндә, фаразлар шулай ук уңай түгел: төзелеш ахырына алдан игълан ителгән сметаның, ким дигәндә, бер ярым тапкырга артканлыгы, заказчыларның аны билет бәясен кыйммәтләтү ягына таба үзгәрткәнлеге ачыкланачак. Шунысын онытмыйк: ул тарафка самолетлар болай да тулып очмый, өр-яңа техниканы сынап карарга теләк белдерүче калын кесәле пассажирлар сигез вагонны даими рәвештә тутырырлык була алырмы икән соң? Нәтиҗәдә: исәнмесез, карап тотуы һәм хезмәт күрсәтүе үтә дә кыйммәткә төшүче, һава ташучы поездлар! Һәм боларның барысы – триллионтриллион ярым сумга төшә, ә бу акчаларга башка куллану урыны табылыр иде... Магистраль өр-яңа техник таләпләр буенча проектлана. Трассаны уздырырга Идел, Чулман аша салынган гамәлдәге күперләр яраклы түгел – яңаларын төзергә кирәк. Хәтта әлеге чыгымнар инде сметага кертелгән булса да, аларны ясалма рәвештә арттырырга ышандырырлык сәбәпләр барыбер табылачак. Сүз уңаеннан әйтеп үтсәк, 1,5 триллион сумга ипотека буенча 54 кв. метрлы бер миллион яңа фатир төзергә була. Илебездә, белгәнегезчә, торак, балалар бакчалары җитми, мәктәпләр еш кына тузган биналарга урнашкан. Бәлки, югары тизлекле трассадан кергән акча-
га боларның барысын да тиз арада сафка бастырып һәм яңартып буладыр? Юк шул менә, трассаның үзенә кереп чумган казна акчаларын кайтара алмаячагы болай да аңлашыла, ә хосусый эшмәкәрләр инфраструктура проектларына зур суммаларда сәмәннәр чыгарып салыр, дип өметләнеп тә булмый. Әйе, магистраль икътисадка акча, эш урыннары, дәүләт заказлары китерер. Елгачылардан, авто– һәм авиайөк ташучылардан, судно– һәм авиатөзүчеләрдән тартып алынганын. Үзара тоташкан савытлар принцибы буенча, югары тизлекле поездга өстенлек бирүче пассажирлар, авиайөк ташучыларга тәтемәячәк шул инде, ә аэропортлар һәм авиакомпанияләр болай да көчкә җан асрый. Үтә дә югары тизлекле экспресс очкычка аеруча зур көндәш, шул ук вакытта җир өстендә йөк ташучы барлык транспорт чараларына да. Чөнки «җитез» тимер юл трассасының, күпмедер дәрәҗәдә үз-үзен аклавы өчен булса да, йөкләрне тиз арада илтеп җиткерүдә файдалануы бик ихтимал. Шуңа ярашлы рәвештә, әлеге моментлар ни дәрәҗәдә яхшылап истә тотылган һәм санап чыгарылган, дигән сорау туа.
Кытай тәҗрибәсе
Үтә дә югары тизлекле тимер юлда йөк ташучыларның әйдәманы булып танылган Кытай тәҗрибәсенә күз салу артык булмас. Ә анда 9,3 мең чакрымлы яңа буын магистрале сузылган инде, 2020 елга чаклы аның озынлыгы 34 мең чакрымга җитәчәк. Беренчесен, 470 чакрымлы Ухань-Гуанжоу магистрален, 2009 ел азагында саф-
ка бастырдылар. Бик нык таулы-чокырлы урында дүрт ел дәвамында төзеделәр, аның рельефы турында тоннельләрнең җыелма озынлыгы 180 чакрым булуы сөйли. Кытайлыларның үз мәгълүматларына караганда, югары тизлекле трассаның «гадәти» бер чакрымын төзү аларга 15–20 миллион долларга төшкән. Составларының бәясенә килсәк, Bombardier компаниясенең 2009 елның сентябрендә басылып чыккан игъланыннан күренгәнчә, Кытай тимер юллары министрлыгының Zefiro 380 поездларына заказлары түбәндәгечә: 16 вагонлы 20 һәм 8 вагонлы 60 поезд сатып алуга контракт суммасы 4 миллиард долларны тәшкил итә, ягъни һәр состав уртача 50 миллион доллар тора. КХР берничә чит ил партнерын алыштыра, чөнки соңгыларының үз технологияләрен ятларга тапшырасы килми. Швециядән Х2000 поездлары сатып алып, шулар нигезендә, үз эшләнмәләрен ясыйлар. Японнарның Kawasakiе белән берлектә проектлап, локомотив барлыкка китерәләр, ә икенче модельне немецларның Siemensы катнашында проектлыйлар, ә аннан соң, шведлар, японнар, немецлар белән араларны өзеп, канадалылар белән килешүләр пакеты имзалыйлар. Bombardier компаниясенең Кытайга яраклаштырылган Zefiro 380е сәгатенә 350 чакрым тизлек белән йөри, иң югарысы – 380 км/сәг. Сигез вагонлы состав сынаулар вакытында, тизлеген арттырып, аны сәгатенә 416,6 чакрымга менгергән, 16 вагонлысы исә, 2010 елның 3 декабрендә Пекин–Шанхай линиясенең 220 нче чакрым участогында тизлеген сәгатенә 486,1 чакрымга җиткерә алган.
Инсаф Хәйруллин, ТРның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары: ЮТМ маршрутының картадагы камилрәк эшләнгән соңгы вариантын раслау өчен кулыбызга алуга, без аны, һичшиксез, бастырып чыгарачакбыз. Әлеге материалны бик якын арада аның инвестицияләрен нигезләүчеләрдән – Санкт-Петербургның «Ленгипротранс»ыннан һәм «ЭкоПроект»ыннан килүен көтәбез. Бүгенге көндә алар тарафыннан материалларга республика ведомстволарында тикшерү һәм җәмәгать тыңлаулары вакытында тәкъдим ителгән төзәтмәләр кертелә. Димәк, табигать саклау биләмәләрен һәм калабызның «үпкәләрен» – «Аккош күле» ял зонасын мөмкин кадәр әйләнеп узган варианты тасвирлана.
39
җәмгыять транспорт
Бүгенге көндә Кытай тимер юллары министрлыгының чит илләрнең тимер юлларына һәм юл җиһазларына бәйле базарны үзләштерерлек предприятиеләре бар. Якын Көнчыгыштагы вакыйгалар Иран белән Гыйракны тоташтыра торган «трансислам» тимер юлын төзү хакындагы килешүне һәм, Сүрия, Ливан һәм Төркия аша үтеп, Босфоргача барып җитәргә һәм Европа тимер юллары челтәренә тоташырга тиешле рельслар салу планын беркадәр тыеп торды. Кытайлыларның Россия һәм Белоруссия белән хезмәттәшлек итү турында 2010 елда ук уянган кызыксынуы шуңа бәйледер әле, мөгаен. Өч глобаль инфраструктура проектын – Мәскәү өлкәсе буенча ҮБАЮ (Үзәк боҗра автоюл) салу, Казанга чаклы югары тизлекле магистраль (аннары – Екатеринбургка һәм Красноярскига кадәр сузылачак) төзү һәм Транссиб белән БАМны реконструкцияләүне финанслау турындагы карар Владимир Путин тарафыннан Петербургта булып узган икътисадый саммитта игълан ителде. Бу хәл Ерак Көнчыгышта зур хәрби берләшмәләрне һәм техниканы нәкъ менә тимер юл аша тиз арада бер урыннан икенчесенә күчерү катлаулылыклары белән бәйләнгән хәрби өйрәнүләр артыннан ук булды. Ә монысы, башка максатлардан тыш, яңа «җитез рельс»ларның илебезнең оборонасына да хезмәт итәчәген күрсәтә һәм читтәге «хезмәттәшләргә»: Себер һәм Ерак Көнчыгыш байлыкларын үзләштерүне сездән башка да башкарып чыга алачакбыз дигән, ике төрле уйларга урын калдырмый торган хәбәр бирә кебек. Базарчыларның гына түгел, 90нчы еллар ахырыннан бирле, акчаларны Американың кыйммәтле кәгазьләренә салу ысулы белән мая туплау урынына, үз инфраструктурабыз проектларын гамәлгә ашырып, икътисадның «чимал булмаган» тармакларын алга этәрүгә өндәгән дәүләт әһелләренең фикерен истә тоткан курс ул. Тотылачак суммалар саллы. «Мәскәү – Казан» магистрале төзелешенә генә дә РТЮ 928 (кайсыбер чыганаклардан күренгәнчә, хәтта 937) миллиард сум сорый. Беренче этапта әлеге өч проектның гомуми чыгымнары 450 миллиард тәшкил итәчәк, ә аннан соң әлеге инфраструктурага милли байлыкның яртысы 40
Җәмәгатьчеләрнең үтергеч дәлилләре тыңлаулар вакытында һавада эленеп калды. чамасы юнәлдерелергә (анда 2,7 триллион сум тупланган), шуның өстенә, пенсия тупланмаларының бер өлеше тотылырга мөмкин. Инвестицияләүнең 30 процентын шәхси капиталдан алырга ниятлиләр.
Җәмәгатьчелек башлангычындагы борчылу
Берничә ай дәвамында интернетММЧнда, блогларда һәм социаль челтәрләрдә РТЮ башлыгы Владимир Якунинга (гомумән алганда, Россиянең инфраструктуралы үсешенә һәм, аерып әйткәндә, АКШ икътисадыннан үз акчаларыбызны чыгаруга каршы торучы кампаниянең аерылгысыз бер өлеше буларак) каршы алып барылучы «рельс сугышы» дөреслекне күзгә бәреп әйтүче блогерлар һәм либерал ММЧлар артында глобаль уенчылар торуы хакында сөйли. Европа – Кытай транспорт коридорын Россия аша уздыру бөтен кешегә дә ошамый. Россия гринписчыларының, хокук яклаучыларның һәм башка «милләт намуслары»ның табигатькә мәхәббәтенең чираттагы көчәеп китүе әлеге гадәтләнгән ысул ярдәмендә: грантлар бирү һәм методик ярдәм күрсәтү системасы аша «кыздырылган» булуы бик мөмкин. Кайвакытта проект белән көрәш кыргый рәвеш ала. Күптән түгел Россия гринписы, «2018 елда узачак дөнья футбол чемпионатына әзерлек исеме астына яшеренеп, Самарадагы, Казандагы һәм Волгоград өлкәсендәге кыйммәткә ия табигый территорияләрне юкка чыгаруны булдырмаска» дигән таләп белән хәтта FIFA Президенты Джозеф Блаттерга мөрәҗәгать итә. Шул ук вакытта, Гринписка җирле активист-җәмәгатьчеләр тарафыннан җиткерелгән Татарстанның «юкка чыгарылучы» табигый территорияләре исемлеге, «Тизлекле магистральләр» ААҖнең әлеге проект буенча ТР Транспорт министрлыгында уздырган җәмәгать тыңлауларында – әле 30 июльдә үк (Гринписның футбол Алласына югарыда искә алынган мөрәҗәгатенә чаклы бер атна алдан), кибеп, «ноль»гә әйләнде. Җәмәгатьчеләрнең үтергеч дәлилләре тыңлаулар вакытында һавада эленеп калды, чөнки алар юкка чыгачак табигать почмакларын сагынып елау-
га корылган иде, ә трасса проектының камилләштерелгән яңа вариантында алар саклык белән әйләнеп узылган. Шул исәптән «Аккош күле»н кыерсытуга юл куймаган һәм социаль ипотека буенча төзеләчәк «Салават күпере» торак мәйданнарын саклап кала алган Казан хакимияте ярдәме белән тәкъдим ителгән беренче вариантка үзгәрешләр кертелгән. Казан чикләрендә трасса гамәлдәге тимер юл янәшәсеннән, әмма аз гына читтәрәк уза. Шәһәрдән читтә исә, магистраль нибары бер төбәк заказнигына кагылып уза. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм ТРның транспорт министры Ленар Сафин проект эшләүчеләрнең әлеге вариантын раславын сорады. Барысыннан да чыгып фикер йөрткәндә, проектка каршы торучылар моннан соң үз көрәшләрен кишәрлекләре тартып алу поласасына эләккән шәхси милекчеләр хокукын яклауга юнәлдерер, мөгаен. Шәһәр читендәге зиннәтле сарайлар хуҗалары һәм җыйнак кына бакча йортлары ияләре бүгеннән үк, трасса маршруты картасына багып, борчылып тәмәке суыра. Җирләрне тартып алганда, аның кадастр бәясен кайтарачаклары вәгъдә ителсә дә, андагы корылмалар турында бер сүз әйтүче юк. ТРның транспорт министры Ленар Сафин һәм ТРның Җир һәм милек министрлыгы вәкиле белдерүенчә, җирләрне тартып алу һәм резервлау гадиләштерелгән схема буенча алып барылачак, шуңа бәйле рәвештә федераль канунияткә үзгәрешләр кертеләчәк. Тартып алынуга бүгенге көндә гамәлдәге тимер юл янәшәсендәге шәхси йорт биләмәләре һәм предприятиеләр (Займищедан башлап, «Төньяк вокзал» һәм Дәрвишләр бистәсе аша, Биектауга чаклы) дучар ителгәнгә күрә, трасса киңлегенең 150 метрлы булуын исәпкә алганда, каршылык күрсәтүләрнең алдан планлаштырылган «социаль базасы»нда йорт номерларына чаклы аныкланган.
Янәдән параметрлар турында
Ә шулай да, тыңлауларда инвестицияләргә нигезләмә бирелде, эшләп бетерү-камилләштерүләрне, тәкъдим һәм теләкләрне исәпкә алган төп конТатарстан
ноябрь 2013
Фото: drugoi.livejournal.com
«
транспорт җәмгыять
цепция бары тик проект төзү өчен эшче материал гына булачак. Аны сентябрьдә РТЮ игълан иткән тендерда җиңүче эшләячәк. Әлегә гомуми мәгълүматлар гына билгеле. Магистраль Владимир, Түбән Новгород, Чабаксар аша уза. Поезд Ногинскида, Орехово-Зуевода, Ковровта, Гороховецта, Дзержинскида, Алабугада һәм Первоуральскида тукталыш ясый ала. Казаннан Мәскәүгә чаклы юл узуның алдан исәпләнгән вакыты – 3 сәгать18 минут, ТР башкаласыннан Екатеринбургка барып җитү өчен дә, составка шул чаклы ук вакыт кирәк булачак. Билетларның уртача бәясе – 3780сум, бизнес-класста – 6000, ә экономында – 3400 сум. Яңа магистральләрдә, көндезге поездлардан тыш, сәгатенә 140–200 чакрым тизлектә төнгеләре дә йөрер, дип көтелә. Төнге вакытны йөк ташуга файдалану фаразлана. ЮТМ системасына әлеге линияне һәм янәшәдәге төбәк үзәкләрен тоташтыручы югары тизлекле маршрутларны интеграцияләү планлаштырыла. Гамәлдәге тимер юл линияләрендә бушап калган «тәрәзә»ләрне шәһәр яны маршрутлары үсеше һәм йөк ташуны арттыру өчен файдаланачаклар. Киләчәктә участокны Красноярскига чаклы җиткерү мөмкинлеге хакында, Минск – Мәскәү ЮТМ төзү турындагысы сыман, фикер алышалар гына
әле. Ерак киләчәктә линиянең соңгы пункты Владивостокка барып җитәр дип фаразлана, ә монысы логистика күзлегеннән караганда да дөрес гамәл булыр иде. Фаразлар буенча, тәүлегенә 47 пар поезд йөргәндә, 2019 елга линиядәге еллык пассажирлар агымы якынча 7,4 миллион кеше тәшкил итәргә, 2050 елга 23 миллионга җитәргә тиеш. ЮТМ проектын гамәлгә ашырудан дәүләткә алты триллион сум күләмендә керем вәгъдә итәләр, тик аны дистәләгән еллар дәвамында көтәргә туры киләчәк. «Тизлекле магистральләр» ААҖ генераль директоры урынбасары Юрий Котловның сүзләренә караганда, юлның Мәскәү – Казан өлешен төзү хезмәт миграциясе проблемасын хәл итәчәк һәм ЮТМ янәшәсендәге районнарда яшәгән халыкның уртача хезмәт хакы артуына ярдәм итәчәк. Юл төзелеше вакытында ук – 80 мең, ә аннан файдалану чорында 30 мең эш урыны булдырылачак. Россиянең төзелеш материаллары продукциясе эшләп чыгаручылары 270 миллиард сумлык заказлар алачак. Линия әйләнә-тирәсен тәртипкә китерүгә 100 миллиард сумлык техника һәм эшләр башкару таләп ителәчәк. Маршрутларны йөк һәм пассажир ташуга бүлү аркасында, күчереп йөртүләрнең үзкыйммәте кимүе көтелә.
ЮТМнең Татарстан биләмәләреннән узу озынлыгы – 250 чакрым, трассаның вариантыннан чыгып, аңа беркадәр үзгәреш керергә мөмкин. «ЭкоПроект» ЯАҖ бәйсез экологик компаниясе (Санкт-Петербург) баш белгече Андрей Пузаченконың фикеренчә, теләсә кайсы төзелешне алып баргандагы кебек, табигатькә беркадәр зыян салынса да, ЮТМ ның әйләнә-тирә мохиткә тәэсирен түзәрлек күләмгә калдыру күздә тотыла. Нихәл итәсең, тизлек өчен түләргә туры киләчәк.
Постскриптум Америка Федераль резерв системасының (ФРС) ачык базарлар буенча Федераль комитеты (FOMC) утырышының 30–31 июльдә басылып чыккан беркетмәсендә: икътисад үсеше Америка финансчылары тарафыннан көтелгәнчә барган очракта, оешма әгъзаларының күпчелеге Америка Үзәк банкы башлыгы Бен Бернанкеның планы белән килешергә һәм быелгы елның ахырына облигацияләр сатып алу программасын кыскарта башларга ризалык белдерә, диелә. Шул рәвешчә, тизлекле магистраль төзелешенә ФНБдан акчалар җәлеп итү мәсьәләсе ачык кала, илнең мая фондының шактый зур өлеше нәкъ менә АКШның дәүләт облигацияләрендә саклана.
41
җәмгыять ике мөхәррир
Мигрант сиздермичә генә килде Андрей ГРИГОРЬЕВ, «МК Поволжье» газетасының баш мөхәррире Бирюлево вакыйгалары безгә Россиянең төп бәласе нидән гыйбарәт булуын күрсәтте. Без, беркатлы бәндәләр, күпне күргән илебезнең төп бәлаләре – юллар һәм юләрләр, шуның өстенә ришвәтчелеккә баткан контрольсез хакимият дип гоманлап, ничәмә-ничә еллар ялгыш фикер йөрткәнбез икән бит.
А
лай булып чыкмады. Россиядә бөтен төп бәла-каза мигрантлардан килә икән. Хакимият тә аларга каршы төште инде. Оппозициягә менә кайда сагаерга бик вакыт иде. Алдыбызда торган мөһим проблемаларны хәл итүдән читләштерү өчен, безнең белән махсус рәвештә миграция картасын уйнамыйлармы икән соң, егетләр? Кая инде анда… Шикләнүле хисләр тупасланды, күзләрне кан басты. Бөтенебезгә уртак дошманга каршы көрәшкә күтәрелергә! Илгә 25 яшьлек Егор Щербаковны үтерүдә гаепләнүчене күрсәткәннән соң, бернинди шик тә калмады: менә ул кансыз һәм эчкерле мигрантның йөзе. Әлеге вакыйга уңаеннан, үз ватандашларыбызның көн саен нинди вәхшилекләр кылуын искә төшерү дә ничектер уңайсыз тоела. Шулай булуга карамастан, исемдә калган берничәсен атап үтим әле. 2013 елның сентябре, Нурлат. Үтерүче үз атаанасының һәм кече энесенең башына җиткән. Үле гәүдәләрен идән астына тондырган. Мәет исеннән көннән-көн тынчый барган өендә яши биргән. 2013 елның октябре. «Басып ал – педофиллык кыл» хәрәкәтенең актив әгъзасы булган Чаллы кешесе үзенең элеккеге кулдашына, ун яшьлек бала анасына, утыз мәртәбәләп пычак белән кадаган. Казанлыларны: доцент Данилевскийны (пычак белән теткәләп, турап бетерелгән ике мәет, дивардагы канлы язу) һәм Руслан Хәлимовны (быелгы июль аенда ул газетабызны версткалаучы Наталья Васильева-Ботвинова һәм аның олы яшьтәге әти-әнисен үтерде) да искә төшереп узыйк. Көндәлек яңалыкларда мондый һәм аз гына гадәтирәк көнкүреш драмалары турындагы хәбәрләр тулып ята, ә аларның асылы берүк – ватандашлар ватандашларны суя. Хәер, безгә: мигрантлар оятсызланды, әллә кайчаннан бирле үзләрен биредә хуҗаларча тоталар, Щербаковны үтерү нибары соңгы тамчы гына, диләр... Әмма шул ук вакытта гражданнарның (Россия Федерациясенекеләр…) үз-үзләрен оятсызларча һәм ачу китергеч дәрәҗәдә дорфа тотуын дәлил итеп китерәләр. 2013 елда «миграциягә каршы» беренче дулкынның нәрсәдән башланып китүен хәтерлисезме? 42
Дөрес. Әлеге дә баягы Мәскәүдә дагыстанлылар полицейскийларның канына тоз салды. 15 яшьлек кызны көчләүдә шикләнелгән якташларын яшереп калдылар. Ә бер ел элек ил, коты очып, дагыстан туе үзенчәлеге турында фикер алышты, аларда туй көнендә автоматтан һавага ату гадәте бар икән. Күз алдына китереп карыйк әле: әгәр дә бу нечкәлекләрнең төбенә төшеп тормыйча гына, читтән килүчеләргә карата ил чиге буенча ышанычлы калкан куела калса? Яхшы булмас. Сүзебезне бүгенге икътисадның мигрантларга бәйлелегеннән башлыйк. «Төзелештә мигрантларга урын юк!» – дип игълан итүе генә җиңел ул. Әгәр дә тотып моны эшләсәң, нәрсә килеп чыгар? Әйдәгез, Универсиаданы искә төшерик, әзерлек вакытында мигрантларны гына түгел, ярдәмгә авыл кешеләрен чакырырга туры килде. Сүз уңаеннан, төзелеш компанияләренең мигрантлар хезмәтеннән ни сәбәпле файдалануы хакында уйлап караганыгыз булдымы соң? Төзелеш мәйданчыгы алгач, хакимият белән уртак тел табу – чыгымнарның бер маддәсе, челтәрләргә тоташу мәсьәләсен хәл итү – икенчесе. Ә менә нәрсә (төгәлрәге, кем) хисабына чыгымнарны киметеп була? Безнең эшчеләрнең мигрантларга түләнә торган күләмдәге акчага төзелешкә баруына шикләнәм. Түрәләрнең, төзелеш җитәкчеләренең үз нәфесләрен киметүенә шигем тагын да зуррак. Димәк, торакка яңа бәяләр, исәнмесез! Һич тә мигрантлар сөттән ак һәм судан пакь дияргә җыенмыйм. Үзебез гаепле булган өчен җаваплылыкны алар җилкәсенә аударуга каршы мин. Бездә бүгенгәчә бөтен кеше өчен уртак, төгәл һәм ап-ачык уен кагыйдәләре юк. Ниһаять, шулар пәйда булганнан соң, мигрантларга бәйле «проблема»ларның бер өлеше үзеннән-үзе юкка чыгар, дип уйлыйм. Татарстан
ноябрь 2013
ике мөхәррир
җәмгыять
Яшелчә базасына охшаган ил Артем Тюрин, «Татарстан» журналының баш мөхәррире Гомумән алганда, балачагымның якты хатирәләре Бирюлево белән бәйләнгән. Биредә Серебряков тыкрыгында гаиләсе белән тутам яши иде, алтынчы сыйныфта укыган чагымда, кышкы каникулда, әти-әнием берүземне генә аларга кунакка җибәргән иде. Моны күз алдына да китерүе авыр, шулай бит?
М
ин һәр көнне зур Мәскәү белән танышырга чыгып китә идем, әүвәле электричкада тимер юл тармагының ул чактагы иң соңгы станциясенә – Варшавскаяга чаклы барам, ә аннан соң – үзәккә! Үзәккә! Көне буе шәһәр буйлап йөрим, күз бәйләнә башлагач, метрога таба хәрәкәт итәм, өйгә караңгы төшкәч кенә кайтып җитәм. Миңа нибары унике яшь, ул чакта кәрәзле телефонның ни икәнлеген дә белмим. Минем кайда йөрүемә һәм минем белән нәрсәдер булыр дип, кемнеңдер артык борчылуын хәтерләмим. Һәм менә Бирюлево 30 ел узганнан соң. Анда нәрсә булган соң? Усал гастарбайтерлар өстен чыкканмы? Нишләп әле көтмәгәндә шулай булган? Аһ, урыс егетен үтергәннәр! Кеше үтерү – коточкыч җинаять. Шикләнелгән зат рус милләтеннән булмаганмыни әле?! Тотып, бөтенесенең кирәкләрен бирергә! Әлеге өермәнең ак җепләр белән тегелгәнлеге, өреп кабартылганлыгы һәм теккән урыныннан сыпылып чыкканлыгы күренеп тормыймы әллә? Бөтен вакыйгаларның бик шәп итеп алдан уйлап әзерләнгәнлеге һәм оста идарә ителгәнлеге сизелеп тормыймыни? Ә менә кем тарафыннан? Монысы сорау тудыра. Эшнең асылы шунда ки, чөнки яшелчә базасы да бернинди милләтчелек сылтавы белән тар-мар ителмәгән. Ә кемнәрдер мондый сылтауларның булуын бик тә теләгән. «Россия руслар өчен генә!» дигән плакатлар һәм шулай дип кычкыручы кешеләр булган, билгеле. Алар соңрак, әмма оешкан төстә пәйда булган. Әмма әүвәле җирле халык вәкилләре ризасызлык күрсәткән, ә алар
Мәскәүдә яшиләр дә, яшәмиләр дә кебек.Шуның өстенә, биредә бик зур яшелчә базасы бар, ә ул ботаника бакчасы түгел һәм аның эче артык күзгә ташланмый торган һәм теркәлмәгән элеккеге ватандашлардан торган кырмыска оясын хәтерләтә. Әлеге районда уңайлылыклар юк, ә бәяләр – Мәскәүдәгечә. Русча начар сөйләшүче гастарбайтерлар, кичләрен ни беләндер мәшгуль булып, буш вакытларын тутырырга омтыла. Кайберләре, кесәләренә пычак тыгып чыгып китеп, үз башларына маҗара эзли һәм таба. Әмма меңәрләгән читтән килүчеләр арасында мондыйлары бармак белән санарлык кына бит! Россиянең инсафлы гражданнары арасындагы кебек үк. Статистика буенча, Мәскәүдә 2012 елның беренче яртысында 222 кеше үтерү очрагы булган, шуның нибары 28е, ягъни һәр сигезенчесе чит ил гражданины тарафыннан башкарылган. Тагын нинди Бирюлевоның кайсы кешеләре күңеленә хуш килсен ди әлеге хәл? Миңа шунысы ачык шәйләнә: мигрантлар турында федераль канунның булмавы шартларында, милләтчелек картасын уйнатырга омтылучы көчләр бар. Дәүләттә аңлаешлы һәм катгый уен кагыйдәләре пәйда булганчы, башка уенчылар үзләренең уеннарын үтерү кайдәләре буенча уйнаячак. Россия икътисадының бүгенге халәтендә арзанлы эшче көчләрнең коррупциядән тынчыган илдә бер йотым саф һава кебек кирәклеген берәү дә кире какмый. Әмма кискен миграция сәясәте әйбәт прививка ролен дә үти алырга мөмкин, шул исәптән ришвәтчелеккә каршы. Күп экспертларның фаразлавынча, әлеге дә баягы күчемсез милеккә бәяләр күтәрелсә дә, озакка түгел. Бары тик сатып алудан туктаячаклар. Бирюлево – миграция сәясәтендә тәртип урнаштырырга кирәклеге турында соңга калган сигнал гына түгел, Россия икътисадын коррупциядән бераз булса да арындыру өчен менә дигән мөмкинлек тә әле. Аерым бер яшелчә базасын чистарткан кебек. Хәер, әлегә шәхсән үзем улымны ялгызын гына Мәскәүгә чыгарып җибәрә алмыйм. Вакыты ул түгел... 43
фотопроект
Үткәннәргә караш
44
Татарстан
ноябрь 2013
«
фотопроект Казан федераль университеты төп бинасының икенче катында урнашкан Этнография музеенда Идел буенда яшәүче күпмилләтле халыкларның гына түгел, дөньяның башка бик күп халыкларының көнкүрешенә һәм мәдәниятенә караган меңләгән экспонат саклана. Музей 1815 елда сирәк әйберләр кабинеты буларак оеша. XIX гасырның беренче яртысы дәвамында ул галимнәрнең Тын океан дәүләтләре һәм утрауларына, Монголиягә, Тибеткә, Кытайга сәяхәтләре вакытында алып кайтылган күпләгән экспонатлары белән, соңрак дөнья һәм Россия халыклары мәдәнияте буенча тупланган этнографик коллекцияләр белән тулылана. Солтан Исхаков фотосы
45
җәмгыять юлдаш
Баден-Баден. Әлмәт үрнәге
Муса Юлдашев тексты 46
Фото Әлмәт муниципаль районының мәгълүмат үзәгеннән алынды
Татарстан
ноябрь 2013
юлдаш
җәмгыять
Отельдән чыгу белән диярлек без елга ярына барып төртелдек. Агымсу акрын гына яр буендагы вак ташларны иркәли, бераз читтәрәк шарлавык шаулаганы ишетелә, күпердә гашыйклар серләшә. Янәшәдәге Альп газоныннан үзләрен күзәтеп торганны да сизмичә, су көзгесен ярып, үрдәкләр йөзеп бара. Яр буендагы таш җәелгән сукмакка бер агай йөгерергә чыккан...
Фото: journey4ever.wordpress.com
Б
аден-Баден! – дип, соклануын белдерде минем коллегам. – Кара, менә бу данлыклы Лихтенталль аллеясы, монысы – Оос елгасы, ә тегендәрәк ныгытма хәрабәләре булачак... Ныгытмага юлыкмадык юлыгуын, аның урынында су көзгесендә мәчет манаралары чагыла иде. Оос елгасы яры буйлап йөрергә чыккан күренекле кешеләрне битараф кына күзәтүче челәннәр дә күзгә чалынмады. Әмма әйләнә-тирә калкулыклардагы ротондалар, суга кадәр алып төшүче баскычлар, сукмаклар һәм газоннар – болар барысы да искиткеч дәрәҗәдә күренекле немец курортының ландшафтлы-күлле табигатен хәтерләтә иде. Хәтта масштаблары да шундый ук диярлек. Лихтенталль аллеясының озынлыгы – 3,7 километр. Әлмәт буалар каскадын әйләндереп алган променад – җиде километр ярым.
Лихтенталль аллеясы Дөрес, аермалар да бар. Оос елгасы ярлары гасырлар яшендәге имән һәм бук агачларының ябалдашлары астына яшеренгән. Ә биредәге сулыклар тирәсендәге агачларга әле үсәсе дә үсәсе. Бу гаҗәп тә түгел: Шварцвальдның көнбатыш ягы сөзәклегендә табигый парк шедевры өч йөз буе төзелә инде, ә аның Әлмәттәге «адаш»ына нибары – ун гына яшь. Өстәвенә, немецларга табигать үзе тудырган картинага аз-маз буяулар гына өстәргә туры килгән. Әлмәтлеләргә исә, үзләренең ландшафт сәнгате әсәрен иҗат итү өчен, «косметик ремонт» үткәрү генә җитмәгән – хәзерге чиста сулыклар урынында әле кайчан гына ләм баскан күл һәм елгачык, сазламыклар һәм чүп өелгән бушлыклар җәйрәп яткан бит... Әлмәт каскады тыйнак кына башланып киткән. Җирле хакимият башта шәһәр үзәгендәге саз хәлендәге күлне генә тәртипкә китерергә уйлаган булган. Әмма аның төбен чүп-чардан һәм ләмнән арындыру гына да ике елга сузылган. Аннары яр буе тәртипкә салынган, фонарьлар куелган, пляж ясалган. Мәгълүм немец курортының «Күренекле шәхесләр аллеясы» турында уйлау кая?! Әмма әлмәтлеләр инде мавыгып киткән. Өстәвенә, шундый бер бәхетле очрак... Ничектер безнең нефть генералына Баден суларында үзенең сәламәтлеген ныгытырга туры килә. Процедуралар арасындагы буш вакытларында ул, әйләнә-тирәнең матурлыгына сокланып, Оос елгасы ярларын иңли. Күрәсең, ул аның белән шул дәрәҗәдә мавыгып
китә, үз шәһәрендә дә шуңа охшаш манзара булдыру хыяллана башлый. Әлмәт канаулары һәм сазлыкларында булачак күлләр чылбырын ул ничек «күрә алгандыр», монысы безгә караңгы. Әмма шунысы хак: кайткач, ул шунда ук үзенең яңа идеясен тормышка ашыра башлый. Белгечләрне Баден-Баденга – ландшафт дизайнын өйрәнергә җибәрә. Билгеле инде, теләсә нинди күчерелмә төп нөсхәдән начаррак. Әмма монда берәү дә чит пейзажны сукырларча күчереп алырга җыенмаган бит әле. Әлмәтлеләр иң яхшысыннан үрнәк алып, иҗади якын килеп, җирле шартларга яраклаштырганнар. Чыннан да, бер-берсенә тоташкан берничә сулык чылбыры – тын елганың күләгәле ярларыннан күпкә шәбрәк тә әле. Ә гашыйклар күпере? Андый күпер Оос елгасында юк та юк инде, шулай ук үрдәк һәм ондатра колонияләре, юанбаш һәм ак амур балыклары да юк анда. Әлмәт суларындагы бу балыклар тау елгаларындагы керкәләр санынча хәзер. ... Лихтенталль аллеясы буйлап кайчандыр Толстой һәм Тургенев, Гоголь һәм Достоевский йөргән. Әлмәт буалар каскады тирәсендәге җәяүлеләр һәм велосипедлылар сукмагында сез дөньяга танылган шәхесләрне очрата да алмассыз, билгеле. Аның каравы, шәһәрнең үз кешеләре өчен моннан да яхшы урыннар юк. Гадәти кешеләргә генә түгел. Юлыгыз уңса, сез анда сәламәтлек сукмаклары буйлап атлаучы нефть генералын да, велосипедта йөрергә чыккан шәһәр башлыгын да очрата алырсыз. Бернинди Баден-Баден да кирәкми... 47
җәмгыять караш
48
Татарстан
ноябрь 2013
караш
җәмгыять
Разил Вәлиев: «Кеше аралашуга мохтаҗ»
Мөршидә Кыямова тексты
(Ахыры. Әңгәмәнең беренче өлешен журналның октябрь саныннан укый аласыз).
«Россия Федерациясе халыклары телләре турында»гы РФ Законына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты күпләребезне хафага салды. Татар мәдәнияте, ана теле өчен җан атып яшәүче һәм иҗат итүче Разил Вәлиев иң авырткан җиребез – телебез тирәсендәге соңгы яңалыкларга карата да үз
Солтан Исхаков фотосы
аңлатмасын бирде. – Разил әфәнде, Россия халыклары телләре турындагы законга кабаттан үзгәрешләр кертү хакында төрле фикерләр ишетелә башлады. – Россиядә, күпмилләтле дәүләт буларак, милли сәясәт игътибар үзәгендә торырга тиеш кебек. Бер караганда, ул игътибар үзәгендә тора да сыман. Милли мәсьәләгә Россиядә, чынлап та, игътибар ителә, әмма ул игътибар һич кенә дә милләтләр файдасына түгел. 1996 елны Россиянең милли сәясәте турында концепция барлыкка килгән иде. Ул
инде хәзер искерде. Быел ул яңартылып, ниһаять, 2013 елда Россиянең милли сәясәте турында стратегия барлыкка килде. Аңа карата без – Татарстан вәкилләре, фикерләребезне туплап, Мәскәүгә җибәрдек. Аларның шактыен кабул иттеләр, әмма ләкин кабул ителмәгәннәре дә бик күп булды. Милли сәясәттә иң төп мәсьәләләрнең берсен, әлбәттә, тел алып тора. Россия халыклары телләре турындагы закон инде 1991 елны ук дөньяга чыккан иде. Аннан соң аңа берничә тапкыр үзгәрешләр кертелде. Бу үзгәрешләрнең берсе дә Россиядәге милләтләр файдасына түгел. 1999 елның 15 сентябрендә Татарстан парламентында татар язуын латин имлясына кире кайтару турында закон кабул иткән идек. Һәм шуннан соң озак та үтми, Россия Дәүләт Думасында Россия халыклары турындагы канунның өченче маддәсенә үзгәрешләр кертеп, суд нигезендә бу карарыбыздан кире кайтырга мәҗбүр иттеләр. Аны «Россиянең бөтенлегенә зыян китерә торган канун» дип атадылар. Татарның латин язуына кайтуы Россиягә нинди зыян салган булыр иде икән? Ул вакытта Россия Думасына барып чыгыш та ясаган идем. «Мең ел буена татарлар гарәп язуында язганнар, хәтта патша Россиясендә дә «татарлар гарәпчә язып илне җимерәләр» дип әйткән кеше булмаган. Бүгенге көндә ничәдер миллион татарның латин язуына кире кайтуы Россия дәүләтен җимерә икән, бу дәүләтнең, димәк, нигезе нык түгел», – дип әйткән идем. Россиянең бөтенлеге татар хәрефеннән генә тора икән, димәк, бу дәүләтнең киләчәге дә бик үк өметле түгел. Милли сәясәттә үзгәрешләр аннан соң да булды. 2007 елны Россиянең мәгариф турындагы законына үзгәрешләр кертелде. Ул 309 нчы закон дип атала. – Милли-төбәк компонентын юкка чыгардылар, һәм мәктәпләрдә туган телне укытуга бик зур зыян килде. – Аның зыяны тора-бара тагы да көчәйде. Чөнки закон кабул ителгәннән соң, шуның нигезендә Россия мәгариф һәм фән министрлыгы, үзенең боерыгын чыгарып, Россиядә бердәм дәүләт имтиханнары рус телендә генә
бирелергә тиеш, дигән карар кабул итте. Бу карар милли мәктәпләрнең тамырына балта чапкан шикелле булды. Әгәр дә укучы унбер ел буена үзенең туган телендә укып та, үз телендә имтихан бирә алмый икән, бу инде күпләрне уйланырга мәҗбүр итә. Имтиханы рус телендә булгач, ул укуын да русчага алыштыра. Моның хакында каткат Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгать иттек. Әмма әлегә безне ишетергә теләгән кеше юк анда. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, әле күптән түгел генә Россия Дәүләт Думасында 3 депутат тарафыннан «Россия халыклары телләре» канунына янәдән үзгәрешләр кертү буенча закон проекты эшләнде. Әлеге закон проекты иң беренче чиратта Россия Конституциясенә каршы килә. Конституциянең беренче юлларында ук, «без – күпмиләтле Россия халкы» дип язылган. Ә бу закон проектында «Россия милләте» дип укыйбыз. Конcтитуциядә «Россия милләте» дигән термин юк. СССР заманында «совет халкы» дигәне бар иде. Бүгенге көндә инде совет халкы да, совет хөкүмәте үзе дә юк. Күпмилләтле илне бер милләткә әверелдерергә тәкъдим итү булып чыга бит инде бу. Россия милләте булгач, аның теле нинди булып чыга инде? Ул закон проекты кабул ителә калса, Россия халыкларының телләр даирәсе бик нык тараячак. Без үзебезнең комитетта бу мәсьәләне карадык. Аннары аны 26 сентябрьдә Дәүләт Советы сессиясенә чыгардык. Закон проектын хупламаска, аңа каршы чыгарга, дигән карар кабул иттек. Һәм аны Россия Дәүләт Думасына җибәрдек. Россия Конституциясендә һәм башка законнарда муниципаль хакимияттә, төрле оешмаларда бүгенге көндә дәүләт эшләре, эш кәгазьләре ике телдә алып барыла, дип язылган. Мәсәлән, Татарстанда ул ике дәүләт телендә: татарча һәм русча эшләнергә тиеш. Ә бу закон проектында «алып барылырга мөмкин» дип язылган. «Алып барыла» дигәне гарантия булса, ә «мөмкин» дигәне эшләсәң дә ярый, эшләмәсәң дә ярый, дигән сүз. Моңа кадәр, теләсә кем мәхкәмәгә Конституция нигезендә үзенең туган телендә мөрәҗәгать итә ала иде. Милли телләрне куллану тәртибе Россия субъ49
җәмгыять караш
Конституциянең беренче юлларында ук, «без – күпмиләтле Россия халкы» дип язылган. Ә бу закон проектында «Россия милләте» дип укыйбыз. Конcтитуциядә «Россия милләте» дигән термин юк. ектлары законы белән тәртипкә салына иде. Россиядә 83 субъект, 21 милли республика бар. Менә моңа кадәр без үзебезнең Татарстаныбызда татар һәм рус телләрен ничек куллану мәсьәләсен үзебезнең закон белән тәртипкә сала идек. Ә яңа закон проектында бу мәсьәлә субъектлар тарафыннан гына түгел, ә Россия кануннары буенча да тәртипкә салына, дип язылган. Мәскәү нәрсә әйтә, шулай эшлибез булып чыга.
Әле тагы да куркынычрагы бар: анысы радио, телевидениегә, интернетка кагыла. Ике телдәге тапшырулар була икән, аларның тәрҗемәсе сүзгә сүз генә түгел, хәтта яңгырашы (интонациясе) да тәңгәл килергә тиеш. Бусы инде бернинди кысага да сыймый, мин моны күз алдына да китерә алмыйм. Нишләп ул алай булырга тиеш соң? 50
– Матбугаттагы вазгыятьне дә үзгәрешләр көтү ихтималмы? – Әгәр дә матбугат чарасын гамәлгә куйган вакытта, татарча гына булуы максат ителгән икән, ул татарча гына булырга мөмкин. Әмма безнең матбугатыбыз хәзер күптөрле. Мәсәлән, безнең ике телдә чыга торган журнал, газеталарыбыз бар. Закон проекты буенча, берничә телдә чыккан матбугат чаралары бер-берсенә сүзгә сүз, өтергә өтер, ноктага нокта туры килергә тиеш. Ә хәзергә рус һәм татар телендә чыккан басмалар бер-берсеннән шактый аерыла, бу – табигый хәл. Татар вариантында татар язучылары күбрәк басылса, татар тормышы күбрәк яктыртылса, русчасында рус язучылары, рус тормышы күбрәк чагылыш таба. Ә яңа закон чыккач, болай булмый инде. Әлеге дә баягы сүз иреген чикләү булып чыга бу. Әле тагы да куркынычрагы бар: анысы радио, телевидениегә, интернетка кагыла. Ике телдәге тапшырулар була икән, аларның тәрҗемәсе сүзгә сүз генә түгел, хәтта яңгырашы (интонациясе) да тәңгәл килергә тиеш. Бусы инде бернинди кысага да сыймый, мин моны күз алдына да китерә алмыйм. Нишләп ул алай булырга тиеш соң? Кеше акылына сыймый торган чатаклыклар, күпмилләтле дәүләтне бер кысага – бер тел даирәсенә китереп кертергә тырышулар яңа закон проектында бик тә, бик тә күп. Шуңа күрә без моңа каршы килдек. – Разил әфәнде, Мәскәү безгә колак салачакмы соң? – Россиядә, әйткәнемчә, 83 субъект бар, бу закон проекты, бөтен субъектларның парламентларына җи-
бәрелде. Әгәр дә шушы субъектлар парламентларының өчтән берсе закон проектына каршы килсә, ул проект Дәүләт Думасы тикшерүенә кертелми. Килештерү комиссиясе төзелә, шунда каралып, чатаклыклар бетерелгәннән соң гына, йә яңадан карала, йә бөтенләй төшеп кала. Бүгенге көндә без һәрдаим Россия Дәүләт Думасындагы Татарстаннан сайланган депутатлар белән элемтәдә торабыз. Аларның әйтүенчә, Россия Дәүләт Думасы хокук идарәсендә һәм Россия хөкүмәтендә дә бу проектны хупламый торган бәяләмәләр әзерләнә. Әгәр дә алар да хупламый икән һәм Россия субъектларының парламентлары да мәгъкүл күрми икән, ул законның кабул ителмәве дә ихтимал. Шулай ук бу җәһәттән җәмәгатьчелекнең фикере дә зур роль уйный. Шушы көннәрдә генә Бөтендөнья татар конгрессының бюро утырышы булды. Конгресс та татар халкы исеменнән Россия җитәкчелегенә белдерү белән чыкты. Үзем өчен бер закончалык ачтым: мондый бәхәсле закон проектлары Мәскәүдән нишләптер безгә парламентлар ялда вакытта җибәрелә. Июль азагы, август башында Россиянең бөтен парламентлары да каникулда була. 309 нчы канун проекты да нәкъ шул вакытта килеп төшкән иде. – Халык язмышы, тел язмышы хәл ителгәндә аларны ашыгыч рәвештә җыеп алырга да мөмкин була торгандыр бит... – Без дә аптырап калмадык. Мин үзебезнең комитетны җыя алдым. Бу закон проектын Президент Аппаратына, Хөкүмәткә, мәгариф, мәдәният, юстиция министрлыкларына, Фәннәр академиясенә, Бөтендөнья татар конгрессына җибәрдек. Безне сөендергәне: бу оешмаларның һәммәсеннән, закон проектын хупламыйбыз, дигән җаваплар килде. Шушы җавапларны берләштереп, Россия Дәүләт Думасына юлладык. Сентябрь аенда иң беренче утырышыбызны шушы мәсьәләгә багышладык һәм Дәүләт Советы сессиясендә карар кабул итеп, аны Мәскәүгә юлладык. Бу карар зур резонанс уятты. Җәмәгатьчелек тә үз фикерен белдерер. Монысы аеруча кыйммәтле, нәтиҗәле адым булачак! Татарстан
ноябрь 2013
Солтан Исхаков фотосы
«
16+
(843) 527 90 26 www.tmtv-online.ru СПРАШИВАЙТЕ В АБОНЕНТСКИХ ОТДЕЛАХ ОНИКС-ЗЕЛЕНОДОЛЬСК
җәмгыять театр
Актерлар – урда, тамашачылар – гаскәр
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры аягында масштаблы премьера – «Алтын Урда» балетын сәхнәләштерде. Бюджет, масштаблар һәм вакыт буенча опера һәм балет театры рекорд артыннан рекорд куйды. Василина Олейник тексты 52
Татарстан
ноябрь 2013
Солтан Исхаков фотосы
һәм пуантларда нык торуын тагын бер тапкыр дәлилләде. Ул чираттагы
театр
«
җәмгыять
Тәүге тапкыр әлеге балет турында сүз якынча 2009 елда булса, беренче бию номерлары әле быелның июнендә генә куела башлый. Вакыт катгый чикләнә – премьера сезон башына планлаштырыла.
Б
үгенге Россия театрларының сирәге генә бер дә куелмаган спектакльне сәхнәләштерергә алына, күп очракта классикага өстенлек бирәләр. Ә менә Муса Җәлил исемендәге театр тәвәккәлләде. Әлбәттә, ярдәмсез генә түгел. Балетта ярдәмсез мөмкин түгел.
Югары дәрәҗәдәге ярдәм
«Алтын Урда»ны куюда театр җитәкчелеге һәм тамашачыга таныш команда эшләде. Бу аларның әлеге диварлар эчендә беренче проекты гына түгел. Либреттоны Ренат Харис язды, көе – Резедә Ахиярованыкы, сәхнәгә куючы режиссер – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Георгий Ковтун. Ә барысы да татар опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗановның татар тарихын чагылдыра торган балет кую идеясеннән башлана. Алтын Урда темасына тукталганчы, либретточы Ренат Харис берничә идеяне карап чыга, алар арасында бар кешегә дә таныш «Ак Бүре» татар әкияте дә була. Театр җитәкчелеге татар халкы тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле булган милли төсмерле куелыш өчен кирәкле потенциалны нәкъ менә Алтын Урда тарихы чорында күрә. Сюжет сызыгы грандиоз һәм киңкырлы манзаралы чишелеш таләп итә. Шуңа күрә театр «масштабларны» иңләү максатында, республика Президентына мөрәҗәгать итә. Рөстәм Миңнеханов балет сәхнәсендә Алтын Урда чорын чагылдыру идеясен гамәлгә ашыруга хәерхаһлык күрсәтә һәм спектакльне әзерләүгә (Президент фондыннан дип фаразлана) ун миллион сум акча бүлеп бирә. Россиядә төбәк театрларының иҗади эшчәнлегенә хакимиятнең акчалата мондый күләмдә ярдәм итүе моңарчы күзәтелгәне юк иде. Проект татар опера һәм балеты театры тарихында иң кыйммәтлеләрдән булды, ә Казан сәхнәсендә узган премьераны дөньякүләм дип бәяләделәр.
Чыннан да Шекспир дәрте
Сәхнәдәге вакыйгалар бөек Алтын Урда дәүләтенең таркалу чорына туры
килә. Дәүләт белән Туктамыш хан идарә итә, аңа яубашы Морза һәм киңәшчесе Вәзир хезмәт итә. Урта гасыр империясен аңа төп нигез салучыларның берсе булган Батый хан рухы саклый. Тарихи, сәяси һәм кайвакыт мистик вакыйгалар эчендә Туктамыш хан кызы Җаникә һәм Морза улы Норадын арасында Ромео һәм Джульеттаныкына охшаш мәхәббәт тарихы сурәтләнә. Хан кызына гашыйк булган икенче берәү – Вәзир Шекспирның башка персонажын хәтерләтә, ул «Отелло»дагы Яго кебек Морза һәм аның улы турында гайбәт сүз тарата. Яубашы, Сәмәркандка китеп, әмир Тимерләнгә сыена һәм, аның булышлыгы белән гаскәр туплап, үч алу теләге белән Урдага юл ала. Нәтиҗәдә, тагын Шекспирдагыча чишелеш – дошман явы астында бөек империя җимерелә һәм бәхетсез гашыйклар Җаникә белән Норадын һәлак булалар...
«Урданы» язмыш арбасына ничек җыйганнар соң
Композитор Резедә Ахиярова сүзләренчә, «Алтын Урда»га көй язганчы, ул булачак балетның сәхнәгә куючы режиссеры кем булачагы турында ныклап уйланган. Ул сайлаган Георгий Ковтун Казан тамашачысына А.Хачатурянның «Спартак», Э. Григның «Пер Гюнт», Л.Любовскийның «Йосыф турында кыйсса» әсәрләре куелышы аша таныш.
Композитор Резедә Ахиярова: – Театр җитәкчелеге әле икеләнгән вакытта, мин сәхнәгә куючы режиссерның Георгий Ковтун булачагын төгәл белә идем. Мин аның шундый зур әсәрне сәхнәләштерә алачагына һәм үзенең көчен сеңдерәчәгенә бер дә шикләнмәдем. Георгий Анатольевич билгеләнгәч кенә, мин көй язарга тотындым. – Детальләп язылган либреттоны җентекләп укыганда ук булачак көй үзеннән-үзе туды. Мин аның солтанатлы, купшы, яуның дәһшәтле аваз-тавышларын тоемладым. Мин зур формалар белән эш итәргә яратам. Алар
белән эшләгәндә үземне ышанычлы хис итәм, биредә эмоцияләр һәм хисләрнең күптөрлелеге миңа бик ошый. Алар булганда балетны төрле музыкаль номерлар белән тулыландырырга мөмкин. Мәсәлән, сугыш күренешләре, геройларның характер төрлелеге, мәхәббәт романтикасы, – дип сөйли композитор. «Алтын Урда» Ахиярова өчен аеруча зур форма була. Нәтиҗәдә, композитор тулы бер ярым балет яза. Бию номерларын, күренешләр арасындагы бәйләнешне, бөтен геройларның да характерларын җентекләп хәзерли. Ә соңыннан, сәхнәгә куючы режиссер кушуы буенча, язылган музыкаль әсәрен үзгәрткән, кыскарткан һәм яңадан язган.
Композитор Резедә Ахиярова: – Георгий Ковтун сәхнәләштерергә алынгач, инде әзер материал күп үзгәрешләр кичерде. Ул башта үзенә иң мөһим булып тоелган номерларны куйды. Калганнарыннан исә кайберләре кыскартылды, ә кайберләре кулланылмады. Георгий куелышны, минем элегрәк язылган, балет өчен булмаган әсәрләр белән тулыландырды. Аның күзаллавынча бу мөһим иде. Георгийның соравы буенча мин кайбер нәрсәләрне үзгәрттем һәм тулыландырдым. Мәсәлән, Җаникәнең кулына дәгъва кылучы өч кияүнең дә характерлары көй ярдәмендә җентекләп тасвирланган булса да, берсе генә калды. Соңгы репетиция алдыннан без инде әзер номерны төшереп калдырырга булдык. Мин мондый төзәтмәләргә тыныч карый идем, чөнки иң мөһиме – тамашачыны ялыктырмау.
Җаникә ролен башкаручы Кристина Андреева: – Спектакль ахырында минем героиня Җаникә һәм аның сөеклесе Норадын белән дуэт планлаштырылган иде. Ягъни Норадын ролендәге Олег Ивенко дөнья белән хушлашучы Җаникә белән биергә тиеш иде. Героиня йомык күзләр белән биеде. Бу искиткеч адажио булды. Андый күренешне моңарчы балетта күргәнем 53
җәмгыять театр
«
«Алтын Урда» балеты Татар опера һәм балет театры тарихында иң кыйммәтлеләрдән булды, ә Казан сәхнәсендә узган премьераны дөньякүләм дип бәяләделәр. кырылмады, үз көчләре белән башкарып чыктылар.)
Норадын ролен башкаручы Олег Ивенко: – Режим бик катгый иде, бу иң авыры булды. Театрда дәресләр иртәнге сәгать уннан кичке сәгать унга кадәр барды. Шуңа да карамастан, гаҗәеп кызык булды, чөнки без актерлык сәләтебезне дә күрсәтә алдык. Героебызның сәясәтен өйрәнү, манерасын өйрәнү һәм аны уйнау кызык иде. Безгә бирелгән геройның скелетын рух белән тулыландырырга туры килде. Георгий Ковтунга кыска гына вакыт эчендә бик күп фрагментларны тулы бер картинага җыю максаты куела. «Алтын Урда» үзенең масштаблары буенча театрның башка спектакльләрен уздыра, сәхнәдә 150 гә якын кеше, бөтен балет труппасы, балет училищесы укучылары, миманс һәм хор катнаша. Соңгысы спектакльне бераз жанр кысаларыннан чыгара.
Балетны куйганда, әлбәттә, бәхәсләр булган. Ренат Харис хореограф тарафыннан кертелгән үзгәрешләрнең тарихи дөреслеккә зарар китермәвен даими игътибар үзәгендә тота. Шулай ук композитор һәм либретто авторы сәхнәгә куючы белән, Батый хан рухы кебек, гадәти булмаган персонаж өчен бәхәсләшә, ниндидер мизгелдә Ковтун аны балеттан төшереп калдырган була. Нәтиҗәдә «Алтын Урда» балетында тарихи вакыйгаларда катнашучы – сүзсез, әмма күп нәрсәләрнең символы – кала. Аңлаешсыз язулар белән чуарланган әлеге соры персонаж сынык пластика белән Урданың ватыкларын язмыш арбасына җыя. 54
Батый хан рухы ролен башкаручы Михаил Тимаев: – Премьера алдыннан рух юк кебек тә иде, аны сентябрьдә генә ашыгыч рәвештә «кайтарырга» туры килде. Ул характеры белән башка персонажлардан аерылып тора, ә хореография классик балет түгел, заманча бию, күбрәк ХХ гасыр модерны. Бөтен спектакль дәвамында Урданы һәлакәттән сакларга омтылучы символик персонаж килеп чыкты.
Солистларга ял турында уйларга да юк! Тәүге тапкыр әлеге балет турында сүз якынча 2009 елда булса, беренче бию номерлары әле быелның июнендә генә куела башлый. Вакыт катгый чикләнә – премьера сезон башына планлаштырыла. Режиссер һәм балет артистларына күп көч түгәргә туры килә. (Сүз уңаеннан, читтән күренекле балет йолдызлары ча-
Вәзир ролен башкаручы Нурлан Канетов: – Без Ковтун белән сөйләшкәндә ул миңа, синең партияң зур түгел, тик ул спектакльнең барлык интригасына ия, дигән иде. Тик процесс барышында роль үсте. Георгий Анатольевич тыела алмыйча, номер артыннан номер куйды. Әлбәттә, бигрәк тә миңа, бер составта биючегә стресс кичерергә туры килде. Чөнки репетицияләрдә иртән бер состав белән, ә кичен икенче состав белән шөгыльләндем. Аның каравы, нәтиҗәсе булды. Минем партия үсешкә дәгъва итә торган булды. Һәрхәлдә, ул әле камилләшәчәк һәм тагын да көчәячәк. Ковтунның барлык спектакльләре дә миңа авыр бирелә, аның куелышлары хәлне ала. Үзеннән, биючеләргә җиңел бирелә торган, солистлар аз гына булса да ял итә алырлык тамашаларыгыз бармы, дип шаяртып сораганым да бар. Георгий Анатольевич: «Беркайчан да булмый», – дип җавап бирде. Татарстан
ноябрь 2013
Фото: gazetadaily.ru
юк иде. Әлбәттә, төп авырлык партнерга туры килде, шулай да миннән дә зур тырышлык таләп ителә иде. Чөнки йомык күзләр белән биюе авыр бит. Инде бу әзер номерны кинәт төшереп калдырдылар. Бераз күңелсезрәк булды, әлбәттә, чөнки аны премьерага ике көн калгач, куймаска уйладылар.
театр
Либретто авторы Ренат Харис тарихи төгәллекне саклап калырга тырышса да, спектакльнең сәяси яки тарихи буларак язылмавын искәртә, бу – олы тарихка сәнгати караш. Киев рәссамы Анна Ипатьева эскизлары буенча 800 костюм тегелә. Шәрыкча купшы һәм җете төсләрдәге костюмнар, нигездә, кулдан эшләнә. Ә сәхнәне бизәүче Андрей Злобинның (ул шулай ук Киевтан) Туктамыш хан дәверен чагылдыра торган декорацияләре видеоинсталляцияләр белән тулыландырыла. Татар дәүләт опера һәм балет театрының «Алтын Урда»сы яңа һәм искенең синтезы, жанрлар, традицияләр һәм технологияләр кушылмасы булды.
Театр «масштабларны» иңләү максатында республика Президентына мөрәҗәгать итә. Шуның белән берлектә, балетны иҗат итүчеләр урта гасырлардагы Алтын Урда дәверен төп вакыйга – кешеләр язмышы хәл ителүгә тарихи мохит тукымасы итеп кенә карыйлар.
Композитор Резедә Ахиярова: – Балетта, һичшиксез, киләчәк буыннарга әйтергә теләгән фикер бар. Без Алтын Урданың таркала башлаган чоры хакында сүз йөртәбез. Кемнәрнеңдер шәхси мәнфәгатьләре аркасында олуг дәүләт бердәмлеген югалткан, халкы интеккән. Бездән исә хәзерге заман параллельләренә дә, ягъни илебезне читтән торып таркатырга омтылучыларына һәм һәркемнең үз ихтыяҗларын гына кайгыртуына ишарә бар. Балетны
гастрольләргә җибәрү хакында әле сөйләшмәдек, спектакль зур масштаблы, аны каядыр чыгаруы читен. Тик минем фикеремчә, «Алтын Урда»ны Россиянең башка шәһәрләрендә дә күрсәтергә кирәк. Бу бит бүгенгенең кайтавазы, уйланырга мөмкинлек. Премьерага килгән тамашачы милли рухтагы яңа балетны озак итеп алкышлады. Тик алар балетны иҗат итүчеләр әйтергә теләгән фикерне кабул иткәннәрме икән? Бу сорау ачык кала. Әлегә публика чын сәнгатькә, киңкырлы манзарага, артистлар уенына һәм музыкальлеккә бәя бирде. Һәм бәя шактый югары булды. Театр һәм балетны иҗат итүчеләр хаклы рәвештә моның белән горурлана алалар.
Бу хикәятнең асылы нәрсәдә?
Яңа балетка тарихи нигез биргән Алтын Урданы Ренат Харис кешелек тарихында зур эз калдырган дәүләт буларак күрә. Ул тарихи төгәллекне саклап калырга тырышса да, спектакльнең сәяси яки тарихи буларак язылмавын искәртә. Шагыйрь бүген әлеге чорга һәм шул вакыт аралыгында яшәгән дәүләткә бирелгән төрле бәяләргә бәйсез рәвештә, «Алтын Урда»ны зур тарихка сәнгати караш, дип билгеләде.
Либретто авторы Ренат Харис: – Алтын Урда Европа һәм Азия киңлекләрендә урнашкан иң зур, яхшы оештырылган, зур үсешкә ирешкән дәүләт булган. Чынлыкта ул Җучи Олысы дип аталган. Алтын Урда дип, андагы бөеклекне һәм байлыкны үз күзләре белән күргән рус елъязмачылары атаган. Хан тәхете өчен көрәш һәм дәгъвалар бу дәүләтнең җимерелүенә китергән.
55
Солтан Исхаков фотосы
«
җәмгыять
җәмгыять фестивальләр
Курчак уйнар чак
Кызым идәнгә уенчыкларын тезеп куйган да уйный. Төрле тартмалардан нәни курчакларына өйләр ясаган. Курчакларын сөйләштерә, укыта, уйната. Кызык, курчакларының берсе укытучысы Ирина Камилевна булып сөйләшсә, икенчесе инглиз акценты белән Елена Сергеевна булып сөйләшә. Бала берүзе курчак театры куя. Режиссёры да, рәссамы да, артисты да, драматургы да, тамашачысы да үзе. Бала үскән һәр өйдә әнә шундый курчак спектакле куела… Рузилә Мөхәммәтова тексты 56
Татарстан
ноябрь 2013
фестивальләр
«
җәмгыять
Дәүләт курчак театры өчен затлы бина җиткерелгәч, хыяллар тормышка ашты. Казанда яңа фестиваль пәйда булды – «Шомбайфест» халыкара курчак театрлары фестивале.
Галим Зөфәр Мөхәммәтшин «Курчаклар иле хакиме» исемле китабында: «Театрларның төрле формада яшәүләре антик дәверләргә барып тоташа. Курчак театры турында безнең эрага кадәр V гасырда яшәгән грек тарихчысы Геродот язмалары буенча укып беләбез. Борынгы Грециядә һәм Рим дәүләтендә тормыш күренешләрен, вакыйгаларны сатирик күзлектән чагылдырган курчак театры тамашалары үткәрелгән. Россиягә килгәндә, курчак театрының киң таралыш алуы XIX гасыр ахыры – XX гасыр башларында курчак тамашалары күрсәтә башлауга бәйләп карала», – дип яза. Китап татар курчак театрының нигез ташын салучыларның берсе Сәлах Хөснинең 100 еллыгы уңаеннан бастырыла. Сүз уңаеннан, китап иганәчеләр акчасына 300 экземпляр гына итеп чыгарылган икән ләбаса. Анысы да Сәлах Хөснинең улы Роберт Хөснетдиневнең инициативасы белән генә дөнья күргән. Югыйсә, бу китап татар театры тарихындагы олы шәхескә багышланган беренче зур күләмле язма, мөгаен, беренче фәнни эштер дә әле. Татар курчак театры тамашаларына килгәндә, бу хакта театр белгече Рәүф Игламов болай дип яза: «Театрның беренче яралгысы 1927 елда Казанда Үзәк пионерлар йорты ачылу белән бәйле. Пионерлар белән эшләүгә Казан театр техникумы, Татар дәүләт академия театры артистлары тартыла. Шулай ук һәвәскәр курчак эстрадасы оештырыла. 1932 елда һәвәскәрләрнең «Петрушка – беспризорник» беренче курчак спектакле әзерләнә. Шунысы игътибарга лаек, тамашалар ике телдә – татарча һәм урысча уйнала. Тора-бара үзешчән түгәрәк тирәсенә драма театрларында эшләүче профессиональ артистлар туплана башлый. 1934 елда әнә шушы артистлардан һәм үзешчәннәрдән тупланган труппа нигезендә татар һәм урыс труппаларыннан торган Беренче дәүләт интернациональ курчак театры ачыла». Әнә шулай башланган татар курчак театры киләсе елда үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Бу мәкаләдә без 80 еллык театрның иң бәхетле бер чорына гына тукталырбыз – кысан сәхнәдән соң яңа бинада иркенләп эшләгән вакытына, ягъни бер ел чамасы гомеренә генә. Шушы вакыт
эчендә театр өр-яңа фестиваль белән республиканы гөрләтте.
Сәлам, Шомбай!
Үз-үзен хөрмәт иткән һәр театрның һәм музыкаль коллективның үз фестивале буладыр күрәсең. Һәрхәлдә, Казанда шулайрак. Алар арасында татарның яки Татарстанның бөек шәхесләре исемен йөрткәннәре дә бар. Кунак чакырырга өең, кунак сыйларга акчаң бар икән – нигә үткәрмәскә! Татарның мәгълүм такмагындагыча – «Бие, бие, Хәйбулла, биегән кеше бай була…» Шуңа күрә биибез дә, җырлыйбыз да… Ә байлык… Иң мөһиме – күңелебез киң, рухи байлыгыбыз бар. Әйе, фестивальләребез күп, кайбер очракта бер-берсен кабатлар дәрәҗәдә биниһая күп. Әмма быелга кадәр бер юнәлеш игътибарсыз калган иде – Татарстанның башкаласында курчак театрлары фестивале юк иде. Әйе, бездә өлкәннәр театрларының халыкара фестивальләре үткәрелә, балалар үзләре уйнаган спектакльләр арасында да республика күләмендә «Иделкәем» фестивале уздырылып килә. Ә менә өлкәннәр белән балаларны берләштергән курчак театрлары фестивале юк иде. Әлбәттә, моның объектив сәбәпләре бар. Фестиваль – ул кунак чакыру. Ә театр урнашкан борынгы храм бинасына, аның нәни генә сәхнәсенә кунак чакыру ничектер уңайсызрак иде. Кыскасы, моңарчы «Әкият» дәүләт курчак театры коллективы үзе генә фестивальләргә катнашып торды. Ниһаять, дәүләт курчак театры өчен затлы бина җиткерелгәч, хыяллар тормышка ашты. Казанда яңа фестиваль пәйда булды – «Шомбай-фест» халыкара курчак театрлары фестивале. Хаклык өчен искә төшереп үтәм: Чаллы курчак театры базасында «Рабочая лошадка» курчак театрлары фестивале үткәрелеп килә. «Эш аты» – театрның «касса спектакльләре», алар репертуарда озак тора һәм план үти. Андый спектакльләр бик компактлы була, аларны балалар бакчаларына, мәктәпләргә алып килеп куярга була. «Рабочая лошадка» фестивале мантыйгы белән дәвам итсәк, «Шомбайфест» «эш атларына» түгел, «затлы юртак»ларга ставка ясый. Дөрес, бе-
ренче фестивальнең планкасы турында сөйләшү урынсызрактыр. Чөнки Казанда үткәрелгән бу җыенга беренче чиратта театрның дуслары җыелды. Ягъни театр үзенә таныш коллективларның иң яхшы әсәрләрен тәкъдим итәргә тырышты. Әлегә «Шомбай-фест» ике елга бер тапкыр булыр дип уйланыла. Ә шулай да «Нәүрүз» төрки театрлар фестивален уңышлы уздырып килгән Камал театры тәҗрибәсенә таянып (алар фестиваль белән мәдәни-агарту форумын чиратлаштырып үткәрә), фестиваль булмаган елларда «Шомбай-фест» бренды астында «ниндидер нәрсәдер» үткәрелсен иде. Мин моның шулай буласына 100 үк булмаса да, 90 процентка ышанып язам. Роза Яппарова кебек эшлекле директор бер-ике ел буе фестиваль көтеп ятмас, табылган брендны куллану җаен табар, Алла боерса. Дөрес, киләсе елга театр башкарак мәшәкатьләргә чумачак – алдарак әйткәнемчә, театрның юбилее якынлаша… Кем ул Шомбай? Бу сорауны кунаклар гына түгел, кайбер милләттәшләребез дә бирде. Совет заманында ук үз мультфильмнарыбыз булса, татар әкиятләренең геройлары әллә кайчан популярлашкан да булыр иде. Әмма без телевизордан Пятачокларны, Иванушкаларны карап үстек шул. Татар әкият геройлары дигәннән, күңелдә мәрхүм Илдар Юзеев һәм Шәүкәт Галиевка бәйле истәлек яңарды. «Сабантуй» газетасының яшь журналисты ниндидер мәкаләсендә мәгълүм герой Хрюшаны кулланган. Бер карасаң, пычракта аунаучы дуңгыз инде, әмма урыслар аны матур геройга әйләндереп, шулкадәр актив кулланалар. Балаларга да телевизордан куян Степашка белән Хрюша тыныч йокы тели. Яшь журналистның язмасы уңышлы язылса да, редакция аксакалларына ошамады гына бит: ни өчен Хрюша, янәсе. Кыскасы, теге кызыбыз аптырагач, башкача үз милли героебызны тапмагач, икенче мәкаләсендә кәҗә турында язарга мәҗбүр булды… Чыннан да, безнең геройларыбыз кайда? Без Шүрәлебезне генә дә матур итеп ясап, балалар өчен геройга әверелдерә алмадык. Югыйсә, соңгы елларда уңышлы гына мультиклар да төшерә башладык – «Татармультфильм»га рәхмәт! Әмма бу әле бик аз. Ниһаять, Шомбаебыз туды. 57
җәмгыять фестивальләр
Шомбайның сәхнәгә менгәнен генә көтәсе калды. Ялгышмасам, заманында Камал театры сәхнәгә «Шомбай эшләпәсе» дигән әсәр чыгарган иде. Авторы Хәлим Җәләй дип хәтерлим. Театрның үз архивында да Сәлах Хөснинең «Шомбай чыбыркысы» дигән пьесасы саклана икән. Театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров Шомбайны сәхнәгә менгезү эшенә керешмәкче. Афәрин! Дөреслек хакына интернеттагы «Татар-рус теле сүзлегендә» «фольклорный герой» Шомбайның «проныра; не слишком хитрый жулик» һәм «недотёпа, охламон» дип тәрҗемә ителүен, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә «надан, эшлексез кешеләргә карата кимсетү сүзе», дип бирелүен дә искәртеп китим. Ә «Татар энциклопедия сүзлеге» Шомбаебызны «Татар халкының көнкүреш әкиятләрендә зирәклеге, тапкырлыгы белән каршы кешене көлке хәлдә калдыручы уңай персонаж» дип бирә. Каралтысыз йорт янында утыргач, мантыйк буенча, бәлки, эшлексез дә булгандыр, әмма безгә барыбер энциклопедия варианты ошый, һәм без шунысына тукталыйк «Шомбай-фест» чыннан да шәп исем, урыс әйтмешли, «лучше не придума58
ешь». Милли әкият героен дөньякүләм аренага чыгарган өчен театрга – афәрин!
Репертуар
Театрның репертуары зур: рәсми сайты буенча фикер йөрткәндә, быелгы репертуарга 26 русча һәм 9 татарча спектакль кертелгән. Дүрт спектакль – «Гуси-лебеди» (Л.Кожевников инсц.), «Щелкунчик» (Э.Т.А.Гофман, Л.Кожевников инсц.), «Красная Шапочка» Ш.Перро, Л.Блинов инсц.) һәм «Буратино» (А. Толстой, Р.Давыдов инсц.) инглиз теленә тәрҗемә ителгән. Алары Универсиада вакытында кунакларга тәкъдим ителде. Вазгыятьне белеп тә, күрмәмешкә салышырга яратучылар театрны татарча спектакльләрнең азлыгы өчен тәнкыйтьләргә яраталар. Әлбәттә, репертуарда спектакльләр тигез санда булып, ике труппа да бертигез зурлыктагы залларда тамаша күрсәтсә, идеаль вариант булыр иде. Әйдәгез, бер уңайдан башкалабызның мәгариф идарәсен дә сүгик – нигә Казанда татар мәктәпләре белән рус мәктәпләре тигез санда түгел?! Татар мәктәпләрендә укучылар – татарча «Камырбатыр»ны, урыс мәктәбендәгеләр
урысча «Буратино» карар иде. Муса Җәлил исемен йөрткән хөрмәтле опера театры да тамашаларын ике телдә тигез санда куйсын. Быел «Алтын Урда»ны чыгарып ике көн күрсәтте дә, тагын кайчан күрсәтеләсен бер Аллаһ белә, һәрхәлдә, афиша буенча фикер йөртсәк, 19 декабрьгә кадәр күренми. «Җәлил» операсы да ике-өч ел эчендә, күп булса, икеөч тапкыр күрсәтелде. Ярар, монысы сүз уңаеннан гына, темадан читкә китмичә, курчак театры турында сөйләшик. Театр залының тулылыгы буенча һәрвакыт – иске бинада да, яңасында да – планны үтәп килә. Билетлары да күз ачып йомганчы сатылып бетә. Русчасы… Татарчасы – бетми. Кассада кала. Кызганыч, әлбәттә, әмма бу шулай. Югыйсә, спектакльләр – йомшаграк, артистлар начаррак түгел. Ассызыклап куям: артистлар искиткеч. Моннан берничә ел элек Чаллы театрында эшләп «Тантана» театр премиясенә лаек булган Дилүс Хуҗиәхмәтовны да «Әкият» үзенә чакырып китергән икән. Театрның соңгы куелган русча премьерасы – «Өч кыз» («Три дочери»). Шул исемдәге татар халык әкияте буенча бу әсәрне театр соравы буенча Гадел Хәеров Татарстан
ноябрь 2013
фестивальләр
«
җәмгыять
Театр залының тулылыгы буенча һәрвакыт – иске бинада да, яңасында да – планны үтәп килә. Билетлары да күз ачып йомганчы сатылып бетә. Русчасы… Татарчасы – бетми.
язган. Аны фестиваль өчен куелды дияргә мөмкин. Безнең әкиятләребезне башка халыклар да аңласын өчен аны русча куярга туры килә – бу табигый. Соңгы татарча премьера – «Кәҗә белән Сарык». Аның идеясен театр бинасы нигезенә таш салганда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев биргән иде. Пьесаны Тукай әкияте буенча Гәрәй Рәхим язган. Тәнкыйтьчеләр куелышны югары бәяләсәләр дә, театрда танылган рәссамнар – Губскийлар эшләсәләр дә, мин Кәҗә белән Сарыкның чуар-чабыр костюмнарын кабул итә алмадым. Аларны бүгенге балалар ярата торган модалы киемнән күрәсе килгән иде. Бүгенге кызларның Барбилар, Винкслар белән мавыгуын бүгенге «курчак иле хакимнәре» белми түгелдер бит. Ә ул Винкс феялары гаҗәеп модалы киенә. Аниматорлар күптән белә балаларга ни кирәген, әмма алар – елгадагы көймә, ә театр зур кораб кебек шул, курсын тиз генә үзгәртә алмый. Әйе, «Әкият»нең тәҗрибәле режиссерлары янында эшләргә, алар
җитәкчелегендә ныгып-чыныгып калырга театрга «яшь кан» кирәк. Театр яңарырга тиеш. Өлкәннәр театры гел үзгәрештә ләбаса, конкуренция аларны яңарырга этәрә.
Бина турында
«Әкият» Татар дәүләт курчак театрының яңа бинасы, чыннан да, шәп әкияти бер сарай ул. Тик ни кызганыч, бина театрның үзенеке генә түгел: совет заманындагы коммуналь фатирлар һәм тулай тораклар кебек, курчак театрының өйдәшләре дә бар. Әлбәттә, ул өйдәшләр, ниндидер стриптиз-барлар, сектантлар клублары түгел, Аллам сакласын, балалар сәнгать мәктәпләре кебек кирәкле, әһәмиятле оешмалар. Әмма, тулай торакта яшәүнең ни икәнен беләбез бит инде, җәмәгать. «Дуслар булыйк, аерым торыйк», диләрме әле? Их шул әкият сараеның астагы катына балалар кафесы, уенчык кибетләре, таучыклар, карусельләр куелган балалар почмаклары булса, ә? Шунда балалар мәш килер иде, ата-ана ял итәр иде. Кызганыч,
әлегә курчак театры балаларга тамашага өстәп, кечкенә буфеттагы алма пирожогыннан башка артык әллә ни тәкъдим итә алмый. Баланы театрга алып барып, буфетта ашатмый кайтсаң, культуралы ялның бер чите китек булачак.
Азактан
Кызганыч, язучыларыбызның һәм журналистларыбызның игътибары җитми кебек бу театрга. Заманында Зөлфәт, Равил Бохараевлар язган кебек көчле әсәрләр дә килми, күрәсең. Югыйсә, театр җитәкчелеге язучылар белән эшләргә тырыша. Әмма, минем карашка, заманча авторларның репертуардагы әсәрләре театрга яңалык китерердәй түгел. Ни кызганыч, фестиваль көннәрендә Батулладан башка бер язучы да килеп күренмәде, ә театрга йөрмәгән, курчак театрлары дөньясының бүгенгесе белән кызыксынмаган язучыдан ни көтәсең?! Затлы бинасы читтәрәк торган кебек, үзе игътибардан читтәрәк калмасын иде ул.
тамашалар
«Татар җыры» – 2013: Кайчан? Ничек? Кемнәр?
Реклама
Е
л вакыйгасы, татар эстрадасының иң масштаблы проекты – «Татар җыры» XIV халыкара эстрада фестивале быел 21 декабрь көнне башкалабыз Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узачак. «Татар җыры» 1999 елдан бирле, зәвыклы тамашачысын сөендереп, иң яхшы җырчыларны барлый торган тиңдәшсез проект булуын дәвам итә. Төрле елларда сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары белән бергә Алсу, София Ротару, Ренат Ибраһимов, Зөлфия Камалова һ.б. кебек кунаклар да чыгыш ясады. Быел да бер сәхнәдә 2013 елның иң популяр җырчылары чыгыш ясаячак, шулар арасында иң лаеклылар «Алтын Барс» премиясенә ия булачак. Хәзер «Барс Медиа» продюсерлык үзәге кабатланмас тамашага соңгы штрихларны кертә. Оештыручылар сүзенә караганда, фестиваль иң яхшы традицияләрен саклап, яңалыкка ом-
тылачак. Гәдәттәгечә, җырчыларның образларын танылган дизайнер Надежда Аюпова әзерли. Аның максаты – һәр артистның шәхесен ачучы образ тудыру. Шулай ук Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин «Татар җыры»ның алыштыргысыз режиссеры булып кала бирә. «Татар җыры» елдан-ел камилләшә, заман таләпләренә туры килердәй тамаша белән шаккатыра. Миллионнар тотылган, күз явын алырлык сәхнә, катлаулы декорацияләр, махсус әзерләнгән биюләр, алып баручылар, кабатланмас костюмнар... Быел фестиваль ниләр белән шаккатырыр, кайсы җырчыларны иң-иңнәр рәтенә күтәрер, алып баручылар кемнәр булыр? Әлегә бу сорауларга җавапны оештыручылар сер итеп саклый. Тик шунысы билгеле, төп герой ул, әлбәттә, җыр булачак. Миллионлаган милләттәшләребезнең күңел түрендә яшәүче татар җыры...
Фестивальнең оештыручылары: «Барс Медиа» продюсерлык үзәге, «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре һәм «TMTV» телеканалы Чараның спонсорлары: «Татнефть», «Алмаз-Холдинг», «ФинДом», «Коралл», «КамКомБанк», «Айтэк», «Таттелеком» һәм «Иль де Ботэ» 59
җәмгыять мәдәният
60
Татарстан
ноябрь 2013
мәдәният җәмгыять
Чулпан Хамматованың тормыш линиясе
Б
ервакыт, «Ялангач пионер кыз» спектакленнән соң, беренче рәттә утырган яшьләрне сәхнә артына чакырып менгерүләрен үтендем. Алар сок эчте, хихылдап көлде һәм бер-берсе белән кычкырып фикер алышты. Бу – кече сәхнә, барысы да бик якында гына.Ә мин алардан 30 сантиметрда гына, туры мәгънәсендә үләр дәрәҗәгә җиттем диярлек. Аларның билетларын сатып алганмы әллә чакыру кәгазе белән килгәнме икәнлеген белү минем өчен мөһим иде. Сатып алганнар икән. «Айлы ата» фильмына сайлап алу сынаулары вакытында, мине таҗик хатыны итеп үзгәртергә уйладылар, әмма берни килеп чыкмады. Грим салучы пумалаларын да алыштырып карады, нәрсәнедер буяды, ясады, тирләде-пеште, яңадан ясады һәм пумаласын атып бәреп: «Күп дигәндә, мин аны татар кызы итә алам!» – диде. Ул миннән татар кызы «ясады», тик минем милләтем болай да татар икәнлеген әйткәч, кәефе тагын да кырылды. Ябалак та, тургай да түгелмен. Мин – мутант. Тургай-мутант. Мәскәүгә килгәч, мине хәйран калдырган беренче әйбер биредә кешеләрнең йокыдан бик соң торуы булды. Мин Казанда тудым , ә анда иртәнге сәгать сигез – Мәскәүдәге 11 шикелле. Хәер, хәзер Казанда да күп нәрсә үзгәрде.
Егор Алеев фотосы
Мин ике тормыш белән яшим. Берсе – мин өйдә һәм әни буларак. Икенчесе – өемнән читтә чакта һәм мин – хәйләкәр. Өемдә булмаган чактагы иртәм, тулысы белән үземне тиешле тәртипкә китереп, эш сәгатен шатлык белән башлауга багышлана, ә менә моның өчен миңа музыка кирәк. Һәрчак үзем белән магнитофон алып йөрим – миңа магнитофоннан кемнең булса да тормышның матурлыгы турында җырлап бирүе кирәк. Мин, барлык гадәти кешеләр кебек, рак авыруы төшенчәсе балаларга кагылмый, дип саный идем. Сүз балалар турында барса, бу инде хөкем карары, бернәрсәне дә үзгәртеп булмый, дип уйладым. Ә аннан соң, тормышымның кайсыдыр бер мөһим мизгелендә авыру
балалар янында эшләүче табиб-гематологлар белән таныштым. Әлеге табиблар мине сокландырды. Һәркемнең үз балачагы. Кемдер аны Рублевкадагы затлы йортта, кемдер Грозныйның идән асларында уздырган, ә кайсыберенеке ике бүлмәле кысан фатирда ун кеше яшәгән җирдә үткән.Әлеге елларны соңыннан киредән әйләндереп ала, үзгәртә алмыйсың. Бала авыру һәм җиде елдан бирле дәвалана икән, аның барыбер балачагы булырга тиеш. Борчылып утырмаска, ә нәрсәдер эшләргә кирәк. Саклык кассасына барып, биш тәңкә булса да акча күчерергә. Һичьюгы шуны булса да! Ә анда нинди суммалар кирәклеген беләсезме? Гөмбәчеккә каршы торучы чараның бер ампуласы 600 евро тора. Ә аны көненә өч мәртәбә, берничә ай дәвамында кадарга кирәк. «Мин нинди нечкә күңелле», «аһ, мин моңа карый да алмыйм» дип, авыр сулап утырудан файда юк. Минем кешеләрдә күралмаган ниндидер нәрсәм юк. Күңелем бөтен кешене кабул итә башлады. Мөгаен, зирәклек килгәндер. Соңгы вакытта, үзем дә сизмәстән, дорфалык һәм тупаслык күрсәтү кебек, ниндидер тотнаксыз чакларым бик сирәк була. Мин кешенең физиологик яшенә ышанмыйм һәм картлыктан һич тә курыкмыйм. Миңа тормышның үзе көзгедәге чагылыштан матуррак тоела… Егерме яшендә үзенең тирә-юнен матурлау өчен күңел байлыгы җитмәгән күпләрне беләм. Аларга урын тар һәм күңелсез, әмма алар шуны матурлау бары тик үзләреннән генә торганын аңламый. Һәм ничаклы яшьләрдән күпкә яшьрәк булган җитмештәгеләр бар. Кызларыма мәхәббәтемнең иң зурысын бирүдән тыш, чын дөреслекне дә төшендерергә омтылам. Алар чәчәк бакчасында гына һәм гомумән бернинди борчу-хәсрәт күрми яши алмый. Кайгыхәсрәт әйләнә-тирәбездә, һәркайда тулып ята, илебездә генә түгел, гомумән җир йөзендә байтак. Һәм алар моны ничаклы иртәрәк аңласа, тормыш кадерен
Текст Россия ММЧ материалларын файдаланып төзелде
аның көндәлек чагылышында белергә шулкадәр тизрәк өйрәнәчәк. Минем тормышымда гадәти яшь хатынныкына хас бернәрсә дә юк. Кирәкмәгән артык сөйләшүләр дә юк – кем беләндер хатын-кызларча такылдашу өчен, сәгатьләр буе телефонда утырмыйм… Гомумән, дуслар белән аралашмыйм диярлек. Йоклап китеп баручы сабыемны борын очыннан үбеп калырга өлгерү өчен, театрдан, пуля кебек атылып, өйгә чабып кайтам. Интернеттан бик аз күләмдә генә файдаланам, хатларга кирәкмәгәндә җавап бирмим, ниндидер «сулга тартучы» мәгънәсез сөйләшүләргә катнашмыйм… «Хронофаглар» дигән көлкеле исем белән аталып йөртелүче кешеләр һәм әйберләр бар. Алар безнең вакытны урлый. Элек алар минем тирәдә дә көтүләре белән бөтерелә иде, вакытлар узу белән, үземә акыл керде, күрәсең, һәм үземнең шәхси тирәлегемне кызганмыйча чистарттым. Балачакта бөтен нәрсә гап-гади һәм ап-ачык кебек тоела иде. Белмим, бу нәрсәгә бәйле булгандыр. Бәлки, укылган китапларымның, тыңлаган пластинкаларымның, караган фильмнарымның һәм мультикларның бик күп булуына бәйледер. Аларда ба-
Визит карточкасы Чулпан Хамматова (1975 елда туган) — Россиянең театр һәм кино актрисасы. Россиянең халык актрисасы, Россия Дәүләт премиясе лауреаты. Мәскәүнең «Современник» театрының әйдәп баручы артисткасы. Казан театр училищесында (мөгаллимнәре – Юнона Карева һәм Вадим Кешнер), аннан соң ГИТИСта белем алган. Театрда 20 роль уйнаган, 40 фильмда төшкән. «Тормыш бүләк ит» Хәйрия фондын оештыручыларның (актриса Дина Корзун белән бергә) берсе. РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы булган. «Киләчәк образы» җәмәгатьчелек хәрәкәтенең инициативалы төркеме составына керә. Өч кыз тәрбияли.
61
җәмгыять мәдәният
ганга күрә, кинога төшүдән баш тартучы юләр генә бар. «Ялангач пионер кыз»ны ве тераннарның каравын теләмәгән идек, чөнки замандашларыбызга мөрәҗәгатебез ул. Ә ветераннар, балалар сыман, аларга сугыш вакытында барысы да үзләре уйларга теләгәнчә гап-гади булмаганлыгын ничек итеп әйтергә соң?
Бу – Борис Гребенщиковның «квартирнигы» иде, ул аны «Вера» хосписларга ярдәм күрсәтү фонды файдасына уйнады. Бик шәп иде. БГ үз җырларын башкарды. Алар мине шәхес буларак аякка бастырган җырлар, дөньяга карашымны шәкелләштергән нигез ташлары иде, аларның минем язмышымны хәл итәрдәй барлык карарларыма тәэсире булды. Кайсы гына илгә барып төшсәм дә, иң беренче чиратта китап кибетенә ке рергә тырышам. Әүвәле балалар китабы бүлегенә. Бизәлеше матур икән, үзем һич тә аңламаган телдәге китапны да сатып ала алам. Ә аннан соң автор фотографияләре белән бәйле бүлеккә атлыйм. Чит илләрдә кинога төшкән вакытта, үземә карата тавыш күтәрүгә юл куймыйм. Көнбатышта мондый мөнәсәбәт гамәлдә булган төшерү мәйданчыклары бар. Бу яктан үз режиссерларыбыз тарафыннан иркәләп узындырылган зат буларак, эскәмиягә менеп басам да: «Мин рус актрисасы, бездә башкача мөнәсәбәт күрсәтү кабул ителгән», – дип әйтәм. 62
Мин акча турында сөйләшә белмим. Планнар, төшерү графиклары турында гәпләшә алмыйм. Әгәр агентым булмаса, кинога бушка төшәр идем, мөгаен. Кинода, син ничаклы хисле булма, ничек кенә уйнама, алгы планда күрсәткән чагында, боларның барысы да әкәмәт булып күренәчәк, бу шундый ясалма килеп чыгачак ки, карарга оят булачак, ә гомуми планда – синең хисләрең күренмәячәк. Кинода төшү өчен махсус әзерлек үтү сорала, әмма бер генә институтта да моңа өйрәтмиләр. Камера белән үзара мөнәсәбәтләрне ни рәвешле, нинди яктылыкта коруыңны үзеңә аңларга кирәк. Марлен Дитрих урынлы хистойгыларны дөрес итеп күрсәтә белә иде. Ә театрда хисләнүең җитә, ул тойгылар тамашачыга йога, ә кинода син хет хисләреңә күмелеп кал, әгәр дә бу вакытта күзләреңә яктылык төшмәсә, моны беркем дә күрмәячәк. Минем проблемам бар: «юк» дип әйтә белмим. Шунлыктан, эшләрне ничек булса да җайлап җибәрергә омтылганда, үзем үлә язам. Чит илләрдә Чулпан Хаммато ваның тотрыклы образы юк, бары тик иртәгә спектакльдә уйныйсы бул-
Мәскәүдә яшәгән беренче ике елымда һәркөнне, бөтенесен дә ташлап, әни янына кайтып китәсем килә иде. Ә мин анда озаклап елар, алар мине кыздырылган тавык ите белән сыйлап, йокларга яткырыр иде. Бу бик авыр чор булды, әгәр дә аны узмасам, башкача балалыктан чыга алмас идем. Әлеге яктан миңа көнбатыштагы тәрбия ысулы ошый: анда исә, балалары 17–18 яшькә җиткәч, аларны өйдән чыгарып җибәрәләр һәм үз көннәрен үзләре күрергә мәҗбүр итәләр. Үзгәртеп коруга чаклы мин чып чын октябрят кызчык, пионерның да пионеры, комсомолның да комсомолы идем. Һәм октябрятларның пионер салюты булмауга бик нык борчыла, пионер булмасак та, аңа керергә әзер икәнлегебезне башкалар белеп торсын өчен, отрядтагы иптәшләремнең кулларын күкрәкләре югарылыгында тотуларын таләп итә идем. Балаларым үсеп җиткәч, үзем пенсиягә чыккач, Ботсванага очачакмын! Бу искиткеч матур һәм һәрьяктан камил космик урын. Мин андагы төнге клубларга ял итәргә йөриячәкмен. Татарстан
ноябрь 2013
Фото: www.filmweb.pl
рысы да төп-төгәл иде: бусы – яхшы, ә монысы – начар. Ул дөньяда адашып калып булмый. Мин совет чорын сагынмыйм, әмма ул чакта балаларның кем икәнлеген һәм аларга күпме сарыф итәргә кирәклеген бик әйбәт беләләр иде.
Кара көйгән һәм сыдырыл ган урыннарым кинога төшерү мәйданчыгында түгел, ә сәхнәдә барлыкка килә. Эшнең асылы үземнең эчтән «кысылганлык» дәрәҗәсенә бәйле дип уйлыйм. Яхшы актер беркайчан да тезен кадакка эләктереп ертмый, Ай театрында минем белән андый хәл булды, җитмәсә, мин бары тик иптәшләремнең йөзенә карап кына нидер булганлыгын аңладым. Кан ага, ә мин берни сизмим. Адреналин барысын да басып китә.
Реклама. 6+
җәмгыять афиша
9–13 декабрь көннәрендә Чаллы шәһәренең «КамАЗ» мәдәният сараенда – Г.Камал театры гастрольләре
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры «Банкрот»
Бер гасыр элек Г.Камал тарафыннан язылган сатирик комедия бүген – дөнья белән акча идарә иткән заманда да иң актуаль әсәрләрнең берсе. Сәүдәгәр Сираҗетдин Туктагаев баю өчен афера уйлап таба һәм аны шактый уңышлы башкарып та чыга. Тамашачы әлеге комедияне Марсель Сәлимҗанов куелышында яхшы хәтерлидер. Премьера танылган режиссерның туган көненә билгеләнгән. 27 ноябрь, 19:00, 12+
Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры «Хәерле юл!»
9,10 декабрь, 19:00 – «Искән җилләр көенә», Зөлфәт Хәким. 11, 12 декабрь, 19:00 – «Мәхәббәт FM», Илгиз Зәйниев. 13 декабрь, 19:00 – «Мулла», Туфан Миңнуллин.
С.Сәйдәшев исемендәге ТР Дәүләт Зур концерт залы
Илгиз Зәйниев драмасы. Режиссеры – Альберт Гафаров. Нияз хәзрәт авыл яшьләрен ялгыш адымнан сакланырга, дөрес юлдан барырга өнди. Ләкин бу гөнаһлы дөньяда бар да ул теләгәнчә була аламы? Спектакль шул сорауга җавап эзли. 17 ноябрь, 18:00; 19 ноябрь, 14:00, 16+
«Сагынуларга ни чара» Әлмәт Татар дәүләт театрының Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган мелодрамасы Түбән Кама театрында бара. Искәрмә: әлеге әсәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә «Әрем исе» исеме белән бара. 20 ноябрь, 18:30, 14+
ТЮЗ «Продавец дождя» ТРның дәүләт симфоник оркестры Артем Варгафтик белән бергә балалар өчен «А дан Я га кадәр музыкаль әлифба» исемле мәгариф проекты тәкъдим итә. Чираттагы концерт та С, Т, У, Ф хәрефләренә багышланган. 17 ноябрь, 12:00, 6 + 64
Ричард Нишның мәхәббәт һәм ышаныч турында романтик притчасы. Америка. Җәйге челлә. Корылыктан хәтта кешеләр дә дары кебек кабынып китәргә генә торалар. Шулвакыт хыялый бер адәм пәйда була… 16, 28 ноябрь, 18:30, 12 + Татарстан
ноябрь 2013
Мөхәррир сүзе
Редакция: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 Тел.: (843) 222-09-79 Баш мөхәррир: Артем Дмитриевич Тюрин, tyurin@tatmedia.com Шеф-редактор: Әскәр Сабиров, Sabirov@tatmedia.com Баш мөхәррир урынбасарлары: Нияз Әхмәдуллин, Ahmadullin@tatmedia.com Рөстәм Шакиров, Shakirov@tatmedia.com Җаваплы сәркатип: Фәридә Әхмәтҗанова, Ahmetzanova@tatamedia.com «Икътисад» бүлеге мөхәррире: Владимир Матылицкий «Җәмгыять» бүлеге мөхәррире: Василина Олейник Әдәби мөхәррир: Николай Коновалов Веб-редактор: Олеся Бондаревская, Фоторедактор: Солтан Исхаков Авторлар: Юрий Алаев, Андрей Григорьев, Александр Игнатьев, Гай Савельев, Мөршидә Кыямова,Рузилә Мөхәммәтова, Муса Юлдашев Фотографлар: Егор Алеев, Михаил Соколов Дизайн-макет: Виктор Шуматов, Владимир Сухарев Тышлыктагы коллаж: Виктор Шуматов Производство бүлеге җитәкчесе: Виктор Шуматов, Shumatov.tatarstan@tatmedia.com Верстка: Рушан Гыймалетдинов Препресс: Игорь Глушков Корректор: Айсылу Корманова
Журнал 1920 елдан нәшер ителә Журнал Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә теркәлгән. Теркәлү таныклыгы ПИ №ФС77-37630, 01.10.2009 Гомуми тираж:
5500
Scorpions төркеме безнең илне юкка гына яратмый. Аларны соңгы совет чорының һәм Россиянең иң яңа тарихының көзгесе дип тә әйтергә буладыр. Барысы да 60нчы елларда башланды, 70нче елларда чыныгу алды, популярлыкның иң югары ноктасы 80нчеләргә туры килде, 90нчы еллар башында үзгәртеп коруларның саф җиле булып истеләр, ә аннан соң хезмәтләренең җимешләрен татырга вакыт җитте. Һәм менә инде өченче мәртәбә Казанга килделәр. Инде яшьлекләрендәге кебек булмасалар да, дарылары бар әле. Аларның онытыла барулары белән ил тарихы тәмамланмас, дип уйлыйсы килә, хәер, аның кайбер вакыйгалары безнең йөрәкләрдә мәңгегә урын алган инде. Яңа вакыт – яңа музыка. Still loving you, Туган илем...
Артем Тюрин
Безнең белән бергә шедевр тудыру бик җиңел!
данә, шул исәптән татар телендә – 1224 Бәясе ирекле Редакциянең язма рөхсәтеннән башка «Татарстан» журналындагы материалларны күчереп бастыру тыела. Күчереп бастырганда, журналның исемен күрсәтү мәҗбүри. Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин. Реклама материалларының эчтәлеге өчен редакция җавап бирми. «Промо» һәм «Медиа» рубрикалары материаллары реклама-коммерция нигезендә басыла. Журнал «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы типографиясендә басылды: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2 Заказ № C-2435 Басарга кул куелды: 13. 11. 2013
Спартак ур., 2а
Маркетинг: Евита Саможенова, e-mail: samozjenovaei@tatmedia.com
«Караван» СК (1нче кат)
Коммерция директоры: Вероника Лукьянова, e-mail: lukjanova@tatmedia.com, тел.: 222-09-79
Гамәлгә куючы: «Татмедиа» ААҖ: 420097, Казан, Академическая ур., 2 Тел./факс (843) 570-31-13
Индекс 73377 — татар телендә Индекс 73947 — рус телендә
2014 елның 6 аена татар телендәге журналга язылу бәясе – 449
сум 04 тиен
e-mail: 2595749@bk.ru реклама
Бухгалтерия: Любовь Сорокина, тел. 222-09-80
тел. (843) 259-57-49
«Татарстан» журналына язылу барлык элемтә бүлекләрендә кабул ителә
Коммерция директоры урынбасары: Юлия Мельник, melnik@tatmedia.com Дистрибуция: Татьяна Чернова, сhernova.tatarstan@tatmedia.com
Мозаиканы ванна һәм бассейннарны бизәү өчен генә түгел, кунак, йокы бүлмәләрен һәм офисларны матурлауда да кулланыгыз. Бу бүлмәләрегезгә уңайлылык, купшылык һәм нәзакәтлелек өстәр!
www.mozrt.ru
Пыяла, таш, металлдан мозаика
Мозаика студиясе
Татарстан НОЯБРЬ 2013 WWW.PROTATARSTAN.RU
— Пришло время
ПРОРЫВА Марат Муллагалиев Заместитель начальника Управления продаж
ТАТФОНДБАНК ТЕХНОЛОГИЯ ПОБЕДЫ
ИҖТИМАГЫЙ - СӘЯСИ БАСМА
Россия автосәнәгате патшасы Бюджет «юну»: нәрсәләр белән хушлашабыз Ришвәтчелеккә дәва бармы: бал кортлары балга каршы түгел Бирюлеводагы хәлләр: мигрант сиздерми генә килде «Шомбай-фест»: курчак уйнар чак Безнең кавем: Чулпан Хамматованың тормыш линиясе