Йосыф Дәүләтшин
Дога дәресләре
Дога дәресләре. Дәүләтшин Й.; икенче басма. – Түбән Кама: “Рисалә” матбугат үзәге, 2014. – 136 б. – 3000 д. ISBN 978-5-905607-16-5
Хөрмәтле укучылар! Әлеге хезмәт аша сезне бөек дога дөньясына чакырабыз. Доганың кеше тормышындагы әһәмияте, гыйбадәтләр арасында тоткан урыны, аның тәртипләре. Догаң кабул булсын өчен ниләр эшләргә? Сорап та җавабы килмәсә, сәбәбен кайдан эзләргә? Әгәр бу сораулар сезне дә борчыса, димәк, бу китап — сезнең өчен. Хәерле юллар сезгә.
ISBN 978-5-905607-16-5
© «Рисаля», 2014
Беренче дәрес:
Турыдан-туры Аннан сора ... Адәм баласы кайвакыт үзен бик көчле дип уйласа да, Иблис аңа “син куәтле” дип вәсвәсә кылып торса да, кеше табигате белән бик зәгыйфь зат. Аллаһы Тәгалә генә аңа һәрдаим көчкуәт биреп, Үз ярдәмендә яшәтә. Атабыз Адәм, вәсвәсәгә бирелеп, тыелган җимешне ашады, сабыр итә алмады. Әмма шунда ук, үзенең зәгыйфьлеген аңлап, Аллаһы Тәгаләгә ихлас тәүбәләре белән мөрәҗәгать итте, ялварды һәм Раббыбыз аны гафу итте. Бөтен кешелек — галәмнәр Раббысы каршында фәкыйрь, һәрвакыт Аның ярдәменә мохтаҗдыр. Әлбәттә, 60-70 кг авырлыгы булган кешене галәм белән чагыштырсаң, ул бик кечкенә. Без яшәгән җир шары кояш янәшәсендә бер нокта гына, кояш үзе галактикада бик кеч кенә. Миллионлаган галактикалар, һәркайсы 500 еллык юл ераклыгында булган җиде кат күкләр! Аллаһының гареше! Әлбәттә, алар арасында без — бик кечкенә генә булган затларбыз. Шуңа да карамастан, Бөек Раббыбыз безгә теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсы урында, теләсә кайсы халәттә, турыдан-туры Үзенә мөрәҗәгать итеп, бер Үзеннән генә сорарга, моң-зарларыбызны Үзенә генә сөйләргә, Үзенең ярдәменә таянырга мөмкинчелек бирде. Моның өчен каядыр барырга, кемгәдер ялынырга кирәкми. Кеше көнен дә, төнен дә, һич арадашчысыз, туп-туры Аллаһыдан сорый ала. Аның бу соравы “дога” дип атала. Аллаһы Тәгалә әйтә:
6
Дога дәресләре
َ ۡ َ ُ ُ ٌ َ ّ َ ّ َ َ ََ َ َ َ َّ َ َ ِ جيب دعوة ٱدلاع إِذا ِ ﴿ ِإَوذا سألك عِبادِي ع ِن فإ ِ ِن ق ِريبۖ أ ْ ُ َ ۡ ََۡ َ َ َّ َ ْ ۡ ۡ َ ُ ﴾ ١٨٦ يبوا ِل َولُؤم ُِنوا ِب ل َعل ُه ۡم يَ ۡرش ُدون ج ِ دع ِنۖ فليست “Әгәр синнән бәндәләрем Минем турында сорашсалар, әйт аларга: Мин бик якын. Дога кылучының догасына җавап бирәм. Алар да Миңа җавап бирсеннәр, Миңа иман китерсеннәр, бәлки шул вакытта туры юлда булырлар” (“Сыер”, 186).
Дога сүзенең мәгънәсе... Дога — гарәп телендә “чакыру”, “ялвару” дигәнне аңлата. Бән дәләрнең Раббыларын ярдәмгә чакырулары, Аның көченә, чиксез гыйлеменә, рәхим-шәфкатенә мөрәҗәгать итүләре дога дип атала. Әлбәттә, җир өстендә яшәүче кешеләр йөзләгән милләт ләргә бүленеп, йөзләрчә телләрдә дога кылырга мөмкиннәр. Әмма Аллаһ һәрбер телне Үзе яраткан һәм Ул аларның һәрберсен аңлый. Шуңа күрә, иң элек, Аллаһыга юлланган доганың кайсы телдә булуы түгел, бәлки, чын күңелдән чыгуы мөһим. Аллаһ каршында гафил калебләрдән чыккан гамәлләрнең кыйммәте юк.
Кырмысканың догасы да җавапсыз калмас... Гадәттә, берәр кеше дәрәҗәгә ирешсә, югары урынга менсә, аңа: “Син хәзер зур кеше булдың инде, безнең ишегә вакытың да юктыр”, — дибез. Чыннан да, еш кына, кешенең вазыйфасы, эше, җаваплылыгы арткан саен, бөтен нәрсәгә һәм бөтен кешегә вакыты да җитмәскә мөмкин. Кайвакыт кешеләр, үз табигатьләреннән чыгып, Аллаһы Тәгалә турында да шулай дип уйлыйлар. Аллаһы Тәгалә минем кебек кечкенә авылда яшәүче гади кешенең догасын ишетерме соң? Аның миңа да
Беренче дәрес: Турыдан-туры Аннан сора ...
7
вакыты җитәр микән? — диләр. Сөбханаллаһ! Аллаһ Тәгалә барлык кимчелекләрдән дә пакь! Ул җирдә һәм күктә булган һәр мәхлугын күрә, белә, кайгырта һәм аларның һәрберсенә үз ризыгын насыйп итә. Бер кечкенә яфрак та Аның рөхсәтеннән башка агачыннан төшми. Ул — һәр ялваруны Ишетүче, күңел серләрен Белүче. Аллаһ Тәгалә әйтте:
َ ۞وع ّ َ ۡ ِندهُۥ َم َفات ُِح ۡٱل َغ ۡيب َل َي ۡعلَ ُم َها ٓ إ َّل ُه َو َو َي ۡعلَ ُم َما ف ٱل َ ﴿ ب ِ ِ ۚ ِ ِ َ ۡ َّ َ ُ َۡ َ ۡ ۡ َُ ُ َ َ ت ِ ٰ َوٱلَح ِرۚ َوما تسق ُط مِن َو َرق ٍة إِل َيعل ُم َها َول ح َّبةٖ ِف ظلم َۡ ُّ ۡرض َو َل َر ۡطب َو َل يَابس إ َّل ف ك َِتٰب ِ ﴾ ٥٩ ني ب م ٱل ِ ِ ٍِ ٖ ِ ٖ ٖ
“Ул суда һәм җирдә булган һәрнәрсәне белә. Аның гыйлеменнән башка бер яфрак та агачыннан төшмәс, җир куенында бер бөртек тә качып ятмас. Китапта булмаган яшь яки корыган нәрсә дә юктыр” (“Терлек”, 59).
Әгәр җир өстендә яшәүче 7 млрд. кеше, үзләренең 14 млрд. кулларын күтәреп, бөтенесе бервакытта дога кылып сорасалар да, Ул аларның һәркайсын ишетә һәм, теләсә, кабул итә. Аллаһ — Ишетүче, Аның ишетүе бар нәрсәне колачлый. Бер бәндәсен ишетү, икенче бәндәсен ишетергә комачауламый. Тавышларның күп, телләрнең һәм моң-зарларның төрле булуы Аның өчен киртә түгел. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ Тәгалә безнең, кеше исемен йөртүче затларның гына түгел, хәтта һавадагы кошларның да, урманнардагы хайваннарның да, сахралардагы елан-чаяннарның да, басу-кырларда яшәүче кечкенә бөҗәкләрнең дә ихлас догаларын җавапсыз калдырмый. Бервакыт Сөләйман пәйгамбәр үзенең гаскәре белән, яңгыр сорау өчен, сахрага чыга. Белгәнебезчә, Сөләйман кешелек тарихында иң бай һәм иң көчле гаскәрле патша иде. Кешеләрдән, кошлардан һәм җеннәрдән торган гаскәре белән сахрага, дога кылу урынына килеп җиткәндә, ул
8
Дога дәресләре
кечкенә кулларын күтәреп дога кылучы бер кырмысканы күрде. Кечкенә бөҗәк — кырмыска көч-куәт иясен, кемгәдер нәрсәнедер Бирүче, кемнедер нәрсәдәндер мәхрүм итүче Аллаһы Тәгаләне ярдәмгә чакырды: “Йә, Раббым, без дә Синең бәндәләрең. Безгә яңгырларыңны насыйп ит”. Шулвакыт Сөләйман патша үзенең гаскәренә борылды һәм: «Кайтыгыз өйләрегезгә, сездән башканың догасы сезнең өчен җитте», — диде. Әлхәмдүлилләһ, Галәмнәр Раббысы — Бөек Аллаһ кечкенә генә кырмысканың догасы белән җир өстенә мул итеп яңгыр яудырды. Шул кечкенә генә кырмысканың ихлас догасы белән бөтен кешеләр күк сулары белән ризыкландылар. Сөекле пәй гамбәребез дә еш кына истиска намазында Аллаһтан яңгыр сораганда: “Хайваннарыңны һәм үсемлекләреңне эчертсәң иде”, — дип сорый торган булган. Аллаһ Тәгалә һәр мәхлугының догасын ишетә, әмма ихласлык һәм түбәнчелек белән кылынган догалар гына кабул була.
Халкыбыз догадан аерылмаган... Аллаһка шөкер, халкыбызда дога кылу, догага булган хөрмәт совет вакытларында да бетмәгән. Әби-бабаларыбыз юлга чыкканда да, гаилә корганда да, бала туганда да, яңа өйгә кергәндә дә, якынын югалтса да, белгәнен укырга, догасын кылырга тырышкан. Бүгенге көндә дә, хәтта, намаз укымаучы, руза тотмаучы милләттәшләребез дә, кыска гына догаларны булса да өйрәнеп, аларны укып йөрергә тырышалар. Шуңа күрә дога гыйбадәте динсезлек чорында халкыбызның Аллаһтан һәм Аның хак диненнән бөтенләй китмәвенә шактый нык ярдәм итте.
Доганың да тәртибе бар... Һәр эшнең үз җае булган кебек, һәр гыйбадәтнең дә үз шартлары, билгеле бер тәртипләре бар. Намаз укыйм дигән кеше,
Беренче дәрес: Турыдан-туры Аннан сора ...
9
кулына китап алып, аның тәртибен өйрәнә, махсус догазикерләрен ятлый. Ул тәртипләргә төшенмичә, намазны укып булмый. Руза тотуның да, хаҗ кылуның да билгеле кануннары бар һәм, аларны өйрәнмичә, ул эшләрне кылып булмый. Нәкъ шулай, шәригатебездә дога кылуның да үз кагыйдәләре, үз рәвешләре бар. Кызганыч, хәтта намаз, руза әһеле булган күп кенә кардәшләребез дә доганың тәртипләрен белмиләр, өйрәнмиләр. Ике кулыңны күтәреп, белгәнең белән сорасаң, шул җитәдер, диләр. Шул сәбәптән, дога гыйбадәте өммәтебез өчен, бер яктан, иң еш кылынган һәм күңелләргә иң якын торган гыйбадәт булса, икенче яктан, әлегә иң өйрәнелмәгән һәм игътибарсыз калган гыйбадәтләрнең берсе булып тора. Әлхәмдүлилләһ, сөекле пәйгамбәребез безгә, башка гыйбадәтләрне бар нечкәлекләре белән өйрәткән кебек, дога кылу рәвешләрен, аның әдәпләрен, кабул булу сәбәпләрен энәсеннән алып җебенә кадәр аңлатып калдырды. Безгә исә аның кыйммәтле мирасын өйрәнеп, шул хәзинәләрне тормышта файдаланасы гына кала. Аллаһ теләсә, сезнең игътибарыгызга, шушы бөек гый бадәт белән танышу өчен, түбәндәге дәресләрне тәкъдим итәм. Раббым шушы дога дәресләре аша милләттәшләребезгә Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынаерга, бер Аңа гына гыйбадәт кылып, дөнья һәм ахыйрәт хаҗәтләре белән ялварып, дога кылып яшәргә насыйп итсен. Догаларыбыз кабул булсын.
Икенче дәрес:
Доганың Коръәндә искә алынган фазыйләтләре Әлеге дәресебездә Аллаһ Тәгаләнең Коръәндәге берничә аятен укып китәрбез һәм дога гыйбадәтенең шул аятьләрдә искә алынган кайбер өстенлекләренә тукталырбыз. Аллаһның китабы Коръән дә, пәйгамбәребезнең пакь сөннәте дә безгә доганың динебездә тоткан бөек урынын, кеше тормышындагы әһәмиятен аңлата, безне һәрдаим догада булырга этәрә. Аять һәм хәдисләрнең кайберләре безне дога кылырга чакыра, аның әҗер-саваплары, Кыямәттә булачак шатлыклары белән кызыктыра. Кайберләре догасыз яшәүнең никадәр зур хәсрәт булуын аңлата, “Безгә дога кирәкми”, — дип, үзләрен дога кылудан өстен санаучыларның аянычлы хәлләрен искәртә... Коръән — дога белән башлана, дога белән тәмамлана. Әгәр Аллаһының бөек Китабын ачсак, аның дога белән башланып, дога белән тәмамлануын күрәбез. Коръәннең беренче битендә урнашкан һәм аның кереш сүзе — мөкаддимәсе булган “Фатиха” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә Үзенең бәндәләренә иң кирәкле нигъмәтне сорап дога кылырга өйрәтә. Ул да булса, һидаят — туры юл, Аллаһының динен тотуда Аның ярдәмен сорау. Аллаһ Тәгалә әйтә:
ّ َ ۡ َ ِٱلص َر ٰ َط ٱل ۡ ُم ۡس َتق ﴾ ٦ يم ِ ﴿ ٱهدِنا
Икенче дәрес: Доганың Коръәндә искә алынган фазыйләтләре
11
“Безне туры юлдан алып бар!” (“Фатиха”, 6). Аллаһ Тәгалә Үзенең бәндәләрен һидаятькә күндерә, туры юлдан алып бара. Кеше өчен моннан да кадерле нигъмәтнең булуы мөмкин түгел. Шушы изге дога белән Аллаһының бөек Китабы башлана. Коръәннең ахыр битен ачсак, без анда “Кеше ләр” сүрәсен күрәбез. Ул сүрәдә “истигазә” (Аллаһы Тәгаләгә сыену, Аннан нинди дә булса зарардан саклауны сорау) дип аталучы доганың бөек төре килә. Аллаһ Тәгалә әйтә:
ۡ ّ َ َ ۡ اس ِ ٱل َّن ِ ش ٱل َو ۡس َو ﴾ ٤ اس ِ ﴿ مِن
“Шайтанның коткысыннан сакла” (“Кешеләр”, 4). “Истигазә” — кешеләрнең иң зур дошманы булган шайтан ның явыз коткысыннан бер Аллаһка сыену, Аннан безне Үз саклавы астына алуны үтенү. Әгәр Аллаһ кешене ул явыз дошманнан Үз сагына алмаса, берәү дә аның коткысыннан котыла алмас. Чыннан да, Аллаһының кешелеккә булган ахыр мөрәҗәгате, Коръәннең дога белән башланып, дога белән тәмамлануы, безгә шушы дога гыйбадәтенең бөек дәрәҗәсен күрсәтә.
Дога ул — гыйбадәт Аллаһ Тәгалә “Гафир” сүрәсендә бәндәләренең Аңа догалары белән мөрәҗәгать итүләрен гыйбадәт дип атады, бу гыйбадәттән ерагаюдан кисәтте:
َ ُ ۡ َ ۡ َ َ َّ َّ ۡ ُ َ ۡ َ ۡ َ ٓ ُ ۡ ُ ُ ُّ َ َ َ َ بون ِ جب لك ۚم إِن ٱلِين يستك ِ ون أست ِ ﴿ وقال ربكم ٱدع َ ُ ُ َۡ َ َ َ ۡ َ َ ون َج َه َّن َم َداخِر ﴾ ٦٠ ين عن عِباد ِت سيدخل ِ
“Раббыгыз әмер бирде: Мине чакырыгыз, Мин сезгә җавап бирермен. Дөреслектә, Миңа гыйбадәт кылудан тәкәбберләнүчеләр кимсетелгән хәлдә утка керерләр” (“Кичерүче”, 60).
12
Дога дәресләре
Дога — гыйбадәтнең җелеге. Чөнки Раббысына дога белән ялваручы кеше үзенең Аңа булган фәкыйрьлек-мохтаҗлыгын, Аның каршындагы түбәнчелеген таный һәм тануын белдерә. Әмма тәкәббер бәндәләр: “Безгә дога кирәкми”, — дип, догадан ерак торалар. Андыйларны мәңгелек хурлык көтә. Аллаһ Үзенең сөекле бәндәләрен һәрдаим догада булырга, өмет һәм курку белән бер Аңа гына ялварырга чакыра:
ُ َّ َ ْ ُ ۡ ُّ ض ٗع َو ُخ ۡف َي ًة ۚ إنَّ ُهۥ َل ُي َ ِب ٱل ۡ ُم ۡع َتد ُّ َ َك ۡم ت ﴿ ٱدعوا رب ٥٥ ِين ِ َ ۡ ْ ٗ َ ُۡ َ َّ ۡ ِٰ ۡرض َب ۡع َد إ ِ ۡص َل ِ َول تفس ُِدوا ِف ٱل ح َها َوٱد ُعوهُ خ ۡوفا َو َط َم ًعا ۚ إِن ۡ ۡ ّ ٞ َ َّ َ ح َ ۡ َر َ سن ﴾ ٥٦ ني ِ ِ ت ٱللِ ق ِريب م َِن ٱل ُمح “Раббыгызга түбәнчелек белән яшерен рәвештә мөрәҗәгать итегез. Дөреслектә, Ул чиктән ашучыларны сөйми. Җир өстен тәртипкә салганнан соң, ул тәртипне бозмагыз. Аллаһының газабыннан куркып, рәхмәтенә өмет итеп, Аңа догалар белән ялварыгыз. Аллаһының рәхмәте изгелек кылучыларга бик якындыр” (“Пәрдә”, 55-56).
Дога — бәндәдән, җавап — Раббыдан Аллаһ Үз бәндәләрен дога кылырга чакырганда, доганың олуг гыйбадәт икәнен әйтү белән генә чикләнмичә, безнең ихлас догаларыбызга Аның хозурыннан җавап булачагын да вәгъдә итә. Кайвакыт бәндәләр Раббыларын онытып җибәрсәләр дә, Аллаһ Үз рәхмәте һәм кодрәте белән безгә бик якын. Ул безнең догаларыбызга җавап бирә, өметләребезне аклый, моң-зарларыбызны тыңлый, сораган хаҗәтләребезне бирә. Аллаһ Тәгалә әйтә:
ُ ٌ َ ّ َ ّ َ ََ َ َ َ ۡ َ َ َ َّ َ ُ َ ِ جيب دعوة ٱدل اع إِذا ِ ﴿ ِإَوذا سألك عِبادِي ع ِن فإ ِ ِن ق ِريبۖ أ ْ ُ َ ۡ ََۡ َ َ َّ َ ْ ۡ ۡ َ ُ ﴾ ١٨٦ يبوا ِل َولُؤم ُِنوا ِب ل َعل ُه ۡم يَ ۡرش ُدون ج ِ دع ِنۖ فليست
Икенче дәрес: Доганың Коръәндә искә алынган фазыйләтләре
13
“Әгәр синнән бәндәләрем Минем турында сорашсалар, әйт аларга: Мин бик якын. Дога кылучының догасына җавап бирәм. Алар да Миңа җавап бир сеннәр, Миңа иман китерсеннәр, бәлки шулвакытта туры юлда булырлар” (“Сыер”, 186).
Аллаһка якынайган саен догасы арта Бәндә Раббысының бөеклеген аңлап, Аллаһка никадәр якын булса, аның күңеле догага шулкадәр омтылачак, куллары ешрак күтәреләчәк. Шуңа күрә кешеләрнең иң иманлылары, Аллаһка иң якын булганнары — пәйгамбәрләр — һәрвакыт, һәр халәттә догада булдылар. Аллаһ безгә үрнәк итеп аларның догаларын “Пәйгамбәрләр” сүрәсендә искә алды:
َ َ َ ُ ٰ َ ُ ْ ُ َ ۡ ُ َّ َ َۡ ۖت َو َي ۡد ُعون َنا َرغ ٗبا َو َره ٗبا ﴿ إِنهم كنوا ي ِ ٰ س ِرعون ِف ٱل ۡي َر َ َو َكنُوا ْ َلَا َخٰشِ ع ﴾ ٩٠ ني ِ “Алар изге эшләр кылырга ашыктылар. Безгә курку һәм өмет белән догалар кылдылар, каршыбызда түбәнчел булдылар” (“Пәйгамбәрләр”, 90).
Аллаһ кайбер пәйгамбәрләренең догаларын безнең өчен аерым иңдерде:
Ибраһим догасы Аллаһның илчеләре кылган догалардан Коръәндә Ибраһим пәйгамбәрнең ялварулары аеруча игътибарга лаек:
َ َٰ ۡ َ ۡ ََ َّ َ ِإَوس ۡ يل َ ٱل ۡم ُد ِ َّلِ َّٱلِي َو َه َۡ ﴿ ك ٱل ع ل ب حٰ َق ۚ إِن ِب إِسم ِع ِ ِ ٓ ُّ ُ َ َ ّ َ ﴾ ٣٩ ٱدل َع ِء ر ِب لس ِميع “Картаймыш көнемдә миңа улларым Исмәгыйль белән Исхакны бүләк итүче Раббым Аллаһка
14
Дога дәресләре
хәмед-сәнәләрем булсын. Раббым — догаларны Ишетүчедер”.
ٓ ُ ۡ ََ َ َّ َ ُ ۡ َ ۡ ّ َ ُ ﴾ ٤٠ ِٱلصل ٰوة ِ َومِن ذ ّرِ َّي ِت ۚ َر َّب َنا َوتق َّبل د َعء ب ٱجعل ِن م ِقيم ِ ﴿ر
“Йә, Раббым, мине һәм минем нәселемне намазны торгызучылардан кыл. Раббым, догамны кабул ит”.
ۡ ُ ُ َ َ ۡ َ َ ۡ ُ ۡ َ َّ َ َ َ ۡ ۡ َ َّ َ ُ ٱل َِس ﴾ ٤١ اب ﴿ ربنا ٱغفِر ِل ول ِو ٰ ِلي ول ِلمؤ ِمن ِني يوم يقوم
“Әй, Раббыбыз, мине, минем әти-әниемне һәм барча иман ияләрен хисап торгызылачак көндә гафу әйлә” (“Ибраһим”, 39-41).
Нух догасы Иң хөрмәтле пәйгамбәрләрнең берсе булган Нух, көннәрен һәм төннәрен кызганмыйча, үз халкын иман юлына, бәхетсәгадәткә өндәде, ләкин халкы хаклыкны ялганга санады. Кешеләр Аллаһының илчесен “җенләнгән, акылсыз” дип мыскыл иттеләр. Ул хак сүз сөйли башласа, алар аннан йөз чөерделәр, колакларын бармаклары белән капладылар. Нух сабыр булды, әмма ахыр чиктә ул, изаларга түзә алмыйча, Раббысыннан ярдәм сорап, дога кылды:
ٞ ُ﴿ فَ َد َع َر َّب ُه ٓۥ َأ ّن َم ۡغل َ َوب ف ۡ ِ ٱنت ﴾ ١٠ ص ِ
“Шулвакыт ул, Раббысына ялварып, дога кылды: “Мин җиңелдем, минем көчем калмады, Син миңа ярдәм ит”, — диде”.
ٓ َ ٓ َ َّ َ َ ۡ َ ٓ َ ۡ َ َ َ ٗ ُ ُ َ َ ۡ َ ۡ َّ َ َ ۡ ُّ َ وفجرنا ٱلۡرض عيونا١١ ﴿ ففتحنا أبوٰب ٱلسماءِ بِماءٖ منه ِم ٖر ُ َ َ ٰٓ َ َ ُ ٓ َ ۡ َ َ ۡ َ ﴾ ١٢ ع أ ۡم ٖر ق ۡد قد َِر فٱلق ٱلماء
Икенче дәрес: Доганың Коръәндә искә алынган фазыйләтләре
15
“Күк капкаларын ачып, җир өстенә сулар төшер дек. Җир асларыннан да сулар чыгардык. Шулвакыт Аллаһының әмере өчен күк һәм җир сулары кушылдылар” (“Ай”, 10-12 ).
Әюб догасы Әюб пәйгамбәргә, олуг сынау буларак, бик каты авыру килде. Изге пәйгамбәр, Раббысыннан шифа сорап, дога кылды:
َ َ َ َ ُّ ُّ ّ َ ٓ ُ َّ َ ٰ َ َ ۡ َ ُّ َ َ َّ َ َ َ َّ ۡ ُ َ ﴾ ٨٣ ﴿ وأيوب إِذ نادى ربهۥ أ ِن مس ِن ٱلض وأنت أرحم ٱلر ٰ ِحِني
“Әюбне дә искә ал. Менә ул Раббысына дога кылып: “Йә, Раббым, өстемә бәла килде, ә Син рәхим леләрнең дә Рәхимлесе”, — диде”.
ُ َ َۡ َ َ َ َ َۡ َ َ ۡ َ ُض َو َء َات ۡي َنٰ ُه أَ ۡهلَهۥ ٖۖ ّ ﴿ فٱستجبنا ُلۥ فكشفنا ما بِهِۦ مِن َ ۡ َوم ِۡثلَ ُهم َّم َع ُه ۡم َر َ ى ل ِۡل َعٰبد ٰ ح ٗة ّم ِۡن عِندِنَا َوذ ِۡك َر ﴾ ٨٤ ِين ِ
“Аның догасына җавап бирдек һәм өстендәге бәласен алдык. Аңа булган рәхмәтебез белән һәм, бәндәләргә гыйбрәт булсын өчен, гаиләсен дә кайтардык, тагын ике мәртәбә арттырып бирдек” (“Пәйгамбәрләр”, 83-84). Аллаһ Тәгалә Коръәндә изге пәйгамбәрләрнең тормышлары дәверендә төрле халәтләрдә кылган догаларын китерә. Пәй гамбәрләр үрнәгендә Аллаһының барча тугры, изге бәндәләре дә Аңа үзләренең ихлас догалары белән мөрәҗәгать итеп яшиләр. Аллаһ Тәгалә әйтә:
ٗ َ َ َ َ ۡ َ ۡ ُ ُ ُ ُ َٰ َ َ َ جعِ يَ ۡد ُعون َر َّب ُه ۡم خ ۡوفا َو َط َم ٗعا ﴿ تتج ِ اف جنوبهم ع ِن ٱلمضا ُ َ َ َ ٓ َ ُ ُ ۡ ُ ٰ َ ۡ َ َ َّ َ ٞ فَل َت ۡعل ُم َن ۡف١٦ ون َ ِ س َّما أ ۡخ ف ل ُهم ّمِن ومِما رزقنهم ينفِق َ ُ َ ۡ َ ْ ُ َ َ ۢ َ ٓ َ َ ُ ۡ َ َّ ُ ﴾ ١٧ ي جزاء بِما كنوا يعملون ٖ قرة ِ أع
16
Дога дәресләре
“Алар, ятакларыннан иңбашларын күтәреп, Раббыларына курку һәм өмет белән дога кылалар, без аларга ризык кылган мөлкәтләреннән өлешләрен чыгаралар. Кылган изге гамәлләре өчен аларны нинди сөенечләр көткәнен бер җан иясе дә белмәс” (“Сәҗдә”, 16-17).
Җәннәттә дога кылырлар Аллаһның хикмәте, дөнья сынауларын үтеп, кабер караң гылыгын татып, Кыямәт дәһшәтләрен кичереп, Сират күперен гизеп, Аның рәхмәте белән оҗмах бакчаларына кергәч тә, бәндәләр Раббыларына мөрәҗәгать итүдән туктамаслар. Раббым Аллаһ безгә дә шул догаларны кылырга насыйп әйләсен. Аллаһ Тәгалә әйтә:
َّ ْ ُ َ َ ْ ُ َ َ َ َّ َّ َ ُّ ۡ َ ٰٱلصٰل َِح ﴿ إِن ٱلِين ءامنوا وع ِملوا ِ ۖت يهدِي ِه ۡم َرب ُهم بِإِيمٰن ِ ِه ۡم َۡ ۡ ُ َۡ َّ َ َۡ َ َ َد ۡع َوى ٰ ُه ۡم فِيها٩ ت ٱنلَّعِي ِم ُ ٰ ٰ ِ ت ِري مِن تت ِ ِهم ٱلنهر ِف جن َ َّ َ َ ٰ َ ۡ ُ َ ٱلل ُه َّم َو َت َِّي ُت ُه ۡم ف َ ۡ ۚم َو َءاخ ُِر َد ۡع َوى ٰ ُه ۡم أ ِنٞ ٰ ِيها َس َل ٱل ۡم ُد سبحنك َ ِ َّلِ َر ّب ۡٱل َعٰلَم ﴾ ١٠ ني ِ ِ “Дөреслектә, иман китергән һәм изгелекләр кылган кешеләрне Аллаһ, иманнары сәбәпле, туры юлга кертер. Асларыннан челтерәп агучы елгалар һәм чиксез нигъмәтләр белән тулы җәннәт бакчаларында. Аларның андагы догалары: “Йә, Аллаһ, Син бар кимчелектән пакьсең”, — булыр. Бер-берсе белән очрашканда әйтә торган сүзләре “Сәлам” булыр. Ахыр догалары: “Барлык мактауларыбыз бер Галәмнәр Раббысына хастыр”, — дигән сүзләр булыр” (“Юныс”, 9-10).
Өченче дәрес:
Пәйгамбәребезнең сөннәте — доганың дәрәҗәсе хакында Узган дәрестә сезнең белән Аллаһының Китабы Коръәндәге берничә аятьне укып, ул аятьләрдәге дога гыйбадәтенең бөек дәрәҗәсенә тукталып киттек. Безгә үрнәк буларак, берничә пәйгамбәрнең изге догасын искә алдык. Бүгенге дәресебездә, Аллаһ теләсә, пәйгамбәребезнең дога турында әйтеп калдырган кайбер хәдисләренә тукталырбыз, доганың яңа мәртәбәләрен өйрәнербез.
Доганың иң зур үрнәге Әлбәттә, сөекле пәйгамбәребез дога кылуның иң камил үрнәге булды. Ул үзенең сәхабәләренә доганың фазыйләтләре, татлы җимешләре, чиксез файдалары турында еш сөйли иде. Сәхабәләр буыны пәйгамбәрдән олуг дәресләрне кабул иттеләр, үз тормышларында кулландылар һәм бу бөек мирасны үзләреннән соң киләчәк буыннарга да түкми-чәчми тапшырдылар. Ногман ибн Бәшир тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: “Дога — ул гыйбадәт”, — диде һәм Аллаһының аятен укыды:
َ ُ ۡ َ ۡ َ َ َّ َّ ۡ ُ َ ۡ َ ۡ َ ٓ ُ ۡ ُ ُ ُّ َ َ َ َ بون ِ جب لك ۚم إِن ٱلِين يستك ِ ون أست ِ ﴿ وقال ربكم ٱدع َ ُ ُ َۡ َ َ َ ۡ َ َ ون َج َه َّن َم َداخِر ﴾ ٦٠ ين عن عِباد ِت سيدخل ِ
18
Дога дәресләре
“Раббың әмер бирде: Мине чакырыгыз, Мин сезгә җавап бирермен. Дөреслектә, Миңа гыйбадәт кылудан тәкәбберләнүчеләр кимсетелгән хәлдә утка керерләр” (“Кичерүче”, 60, Тирмизи риваятендәге хәдис). Ибн Габбас тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: “Гыйбадәт нең иң өстене — дога”, — диде. (Хәким риваятендәге “хәсән” хәдис). Пәйгамбәребез бу сүзләре белән бәндәнең Раббысына дога кылып ялваруы иң бөек гыйбадәтләрдән икәнен белдерде. Әбү Һүрайра тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: “Аллаһы Тәгалә каршында догадан да хөрмәтле нәрсә юк”, — диде. (Ибн Мәҗәһ, Тирмизи, Ибн Хиббән риваятьләре).
Доганың өстенлеге нәрсәдә? Ни өчен, бер караганда әллә ни мәшәкатьле булмаган гамәл иң фазыйләтле һәм Аллаһ каршында иң хөрмәтле гыйбадәт булып тора? Әлбәттә, моның сәбәпләре булырга тиеш. Әйдәгез, гыйлем әһелләренең бу хакта әйткән аңлат маларына тукталып китик: • Дога кылганда кеше Раббысы каршында түбәнчел була, Аның каршында үзенең зәгыйфьлеген һәм Аңа булган мохтаҗлыгын күрсәтә. Гыйбадәтнең асылы нәкъ шулдыр. • Гыйбадәт кылганда кешенең калебе никадәр түбәнчел, уйфикерләре никадәр якын булса, гыйбадәте дә шулкадәр дәрәҗәле һәм камил була. Дога кылганда кешегә бу максатны үтәү бигрәк тә җиңел, чөнки ул үзе өчен сорый. Үзеңә кирәк хаҗәтләреңне сораганда, түбәнчелекне һәм ихласлылыкны саклау ансатрак. • Дога гыйбадәте үз эченә башка бөек гыйбадәтләрне ала: тәвәккүл (Аллаһка таяну) һәм “истиганә” (ярдәм сорау). Аллаһыга тәвәккәл кылучы Аның көченә, ярдәменә тая-
Өченче дәрес: Пәйгамбәребезнең сөннәте — доганың дәрәҗәсе хакында
19
на, ышана. Калеб кешенең бар сораганнары да бер Аллаһ кулында булуына инана. Дога кылу шушы тәвәкәллек сыйфатын тагын да ныгыта. Чөнки Раббысына ялваручы кеше белә: аның тормышы бер Аллаһ кулында, Аллаһ теләмәгән нәрсә булмый һәм Ул теләгән нәрсә булмыйча калмый. Бәндә Аңа өметләнеп, Аңа ышанып сорый. Бу исә, гыйбадәтнең җилеге һәм рухы булып тора. • Гомумән, безгә пәйгамбәребезнең “Дога — гыйбадәт ләрнең иң фазыйләтлесе” дигән сүзен дөрес аңлау кирәк. Бу — дога, гамәл буларак, башка гамәлләрдән һәрвакыт өстен дигән сүз түгел. Аллаһыны зикер итү, Аңа мактауолуглау сүзләрен ирештерү, бәлки, табигате белән догадан фазыйләтлерәктер. Коръән уку — зикер кылудан, намаз уку — Коръән укудан дәрәҗәлерәк. Әмма урынына, заманына карап кешеләрнең дә өстенлекләре үзгәреп торган кебек, гамәлләр дә бер дәрәҗәдә генә калмыйлар. Мәктәптә — укытучы өстен, базарда — сәүдәгәр, басуда — игенче... Шуның кебек, вакытына, халәтенә, хәтта кешесенә карап, гыйбадәтләрнең өстенлекләре үзгәреп торырга мөмкин. Шиксез, бу мәсьәлә динебездә аерым бер гыйлем, аерым бер фән булып тора. Мөселман ул гыйлемне үзләштереп, кайсы вакытта гыйбадәтнең кайсысын кылу, кайсысын кичектерү хәерлерәк икәнен аерырга өйрәнә. Аллаһка шөкер, урынына, заманына һәм кешенең мөмкинлегенә карап, гыйбадәтләр төрләнә ала.
Гамәлләрнең бер-берсеннән өстенлеге түбәндәге сәбәпләр белән үзгәрергә мөмкин: • Җенесе-табигатенә карап. Намаз — үзлектән Коръән укудан, Коръән уку — зикер кылудан, зикер — дога кылудан хәерлерәк. • Вакытына карап: иртәнге һәм икенде намазларыннан соң Коръән уку, зикер-тәсбихта булу, дога кылу — нәфел
20
Дога дәресләре
намазлары укудан өстенрәк. Чөнки ул намазлардан соң, кояш чыкканчы яки баеганчы, шәригатьтә намаз уку юк. • Кешенең кылган гамәленә карап. Намаз эчендә рөкүгъ һәм сәҗдә вакытларында Коръән уку юк, шуңа күрә ул халәттә зикер һәм догалар Коръән укудан хәерлерәк булып чыга. Кәгъбә тирәли таваф кылганда да зикер һәм догалар кылына, әмма таваф вакытында Коръән укуга килгәндә, бу хакта галимнәр арасында каршылыклар бар. • Урынына карап. Хаҗ вакытында Гарәфәгә килгәч, Мүздәлифәгә кайткач, таш атканда, әс-Сафа белән әлМәрва тауларында да үз догалары һәм зикерләре бар, әмма махсус намазлары юк. • Кешенең халәтенә карап. Ирләр өчен намаз уку мәчеттә җәмәгать белән хәерлерәк булса, хатын-кызлар өчен өйләрендә уку яхшырак. Кыз бала кияүгә чыкканчы, иң элек әтисенә итагать итсә, никахтан соң иренә буйсыну алдарак килә. • Кешеләрнең мөмкинлекләренә карап. Аллаһ Тәгалә кешеләргә, мал-мөлкәтләрне төрлечә бүлгән кебек, көч-кодрәтләрне, мөмкинлекләрне дә тигез бирмәгән. Көчең җиткән гыйбадәтне кылуың, хәлеңнән килмәгән гыйбадәттә тырышуыңнан хәерлерәк. Бу бик тә катлаулы һәм четерекле мәсьәлә. Күпләр бу мәйдан да, үзләренең нәфес-һаваларына ияреп, башкаларның хакларын кимсетергә мөмкиннәр. Еш кына кеше бер гамәлне үзе өчен җиңел, калебе өчен аеруча тәэсирле тапса, башкаларга да шулай булырга тиеш, дигән уй белән ул гамәлне бөтенесен нән таләп итә башлый. Пәйгамбәребез олуг хикмәт иясе булды, кешеләргә карата рәхимле иде. Гыйлемнең дә һәркемгә иң якын, иң хәерле, иң туры килгәнен өйрәтте. Шуңа күрә баш ка мөселманнар да бу нәрсәләрдә бик сак булып, һәркемгә иң хәерле булганын күрсәтергә тиешләр.
Өченче дәрес: Пәйгамбәребезнең сөннәте — доганың дәрәҗәсе хакында
21
Берәүләргә Аллаһ гыйлем ишеген ача, икенчеләргә тән гыйбадәтләрен җиңел кыла, өченчеләргә садака бирү мөмкинчелеген насыйп итә. Аллаһ Тәгалә әйтә:
َۡ َ َ َ ۡ ُ ََ َ َّ َ َ َ ُ َ ٰٓ ﴿ َو ُه َو ٱلِي جعلكم خ ِ لئِف ٱل ۡرض َو َرف َع َب ۡعضك ۡم ف ۡوق َ ۡ ُ َ َ َّ َ َّ ۡ ُ ٰ َ َ ٓ َ ۡ ُ َ ُ ۡ َ ّ ٰ َ َ َ َۡ اب ق ٖ بع ٖض درج ِ ِسيع ٱلع ِ ت ِلبلوكم ِف ما ءاتىكمۗ إِن ربك ُ َّرحِٞإَونَّ ُهۥ لَ َغ ُفور ﴾ ١٦٥ ۢ ِيم
“Ул сезне җир өстендә хәлифәләр итте. Сезгә бирелгән нәрсәләр белән сынау өчен, берәү ләрегезгә икенчеләрегез каршында өстенлекләр бирде” (“Мал-туар”, 165). Бик күп намазлар укучы, төннәрен сәҗдәләрдә үткәрүче Габдуллаһ әл-Гомәри исемле кеше була. Көннәрдән бер көнне ул имам Мәликкә (мәлики мәзһәбенә нигез салучы) хат яза һәм аны үзе кебек гыйбадәт кылуга вә зөһдлеккә чакыра. Күп итеп рөкүгъ-сәҗдәләр кылырга, рузалар тотарга, зикер-тәсбихтә булырга... Имам Мәлик — бөтен ислам галәменә мәшһүр булган галим. Ул үзенең күп вакытын хәдисләр туплауга, китап язуга, кешеләрне укытуга, аларга гыйлем бирүгә сарыф иткән. Габдуллаһның тәкъдимен алып, кардәше имам Мәликне күп зикерләргә, намазларга өндәвен укыгач, ул аңа җавап хаты язды: “Аллаһ кешеләргә ризыкларны бүлгән кебек, гамәлләрне дә бүлде. Берәүгә Аллаһ намаз ишеген ачып, рузаныкын ачмаска мөмкин. Икенче кешегә, бәлки, садака ишеге ачылып, намазныкы ачылмагандыр. Өченчегә Аллаһ юлында иҗтиһад кылу ачылган булырга мөмкин. Кешеләргә гыйлем тарату иң хәерле эшләрдән санала һәм мин үземә ачылган насыйбым белән ризамын. Миңа насыйп булганы, синдә булганыннан ким түгелдер, дип уйлыйм һәм һәркайсыбыз да хәерле эшләрдә, дип өметләнәм”. Чыннан да, Аллаһ сиңа нәфел рузаларын тоту, төннәрен кыямнарда үткәрү ишекләрен ачкан икән, бу ишекләр
22
Дога дәресләре
бөтен кешегә дә шулай ачыла, дип уйларга ярамый. Байлык та бөтен кешегә тигез бүленмәгән кебек, Раббыбыз гамәлгыйбадәтләрне дә төрле дәрәҗәдә бүлгән1. Гомумән, кайсы вакытта, кайсы урында һәм кайсы халәттә, кайсы гамәл кемгә хәерлерәк икәнен белү өчен, мөселман кешесе пәйгамбәребезнең сөннәтен өйрәнергә тиеш. Әгәр без, гыйлемгә таянып, сөннәт буенча яшәргә тырышсак, тормышыбызның һәр мизгелендә гамәлләрнең иң өстенен, иң камилен табарга җиңелрәк булыр, иншә Аллаһ.
Аллаһ сораучы бәндәсен ярата Дога ул — гыйбадәт, гыйбадәтнең рухы һәм җилегедер. Гый бадәт исә, бар кешеләрнең һәм җеннәрнең яратылу максаты, димәк, ул максатны тормышка ашыруның да иң хөрмәтле мисалы — догадыр. Аллаһ Үзенә догада булучыларны ярата, дога кылудан тәкәбберләнеп йөрүчеләргә ачулы була. Әбү Һүрайра тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: “Кем Аллаһы Тәгаләне дога белән чакырмый — Ул аңа ачулы була”, — диде (Имам Әхмәт, Ибн Мәҗәһ, Тирмизи риваятьләре). Сөбханаллаһ, Аллаһ доганы һәм Үзенә догада булучы бәндәләрен ярата! Шул ук вакытта Ул доганы ташлаучы бәндәсеннән разый түгел. Бу — дога гыйбадәтенең кешеләр өстендә булган иң зур бурычларның, иң мөһим фарызларның берсе икәненә дәлил булып тора.
Дога — иң җиңел гыйбадәт Дога, бер яктан, иң бөек гыйбадәтләрдән саналса да, шул ук вакытта ул иң җиңел гыйбадәт булып тора.
1
Әлбәттә, бу кагыйдәләр нәфел, өстәмә гыйбадәтләргә кагыла. Чөнки фарыз гыйбадәтләрдә ихтыяр кылу юктыр.
Өченче дәрес: Пәйгамбәребезнең сөннәте — доганың дәрәҗәсе хакында
23
Әбү Һүрайра тапшырган хәдистә, пәйгамбәребез: “Кеше ләрнең иң гаҗизе — догада гаҗиз булганы, кешеләрнең иң сараны — сәлам бирүдә саран булганы”, — диде (Ибн Хиббән риваяте). “Гаҗизлек” сүзе гарәп телендә көчсезлекне аңлата. Тирән картлык сәбәпле, үзенең көч-куәтен, саулыгын югалткан әби-бабайларга гарәпләр “гаҗүз” дип тә әйтәләр. Без кешеләр көне-төне догада булсыннар өчен, Аллаһ Тәгалә ул гамәлне үтәүне җиңел кылган. Доганы намаз белән генә чагыштырсак та, аның, чыннан да, җиңел булуы белән килешербез. Намаз укыр өчен тәһарәт кирәк, дога кылганда тәһарәтле булу шарт түгел. Әгәр догада тәһарәтле булу шарт булса, без сөннәттә килгән күп догаларны кыла алмас идек, мәсәлән, йокыдан торганда, бәдрәфтән чыкканда... Намаз уку өчен гаурәтләр каплану шарт булып тора, әмма безгә җиңеллек теләүче Раббыбыз догада гаурәт каплауны мәҗбүри кылмады. Мисал өчен, кеше йокларга ятканда, җенси мөнәсәбәт алдыннан тәһарәтен алгач, дога кыла. Намаз укыганда кыйблага юнәлү тиешле, дога кылганда кыйблага борылу хәерлерәк булса да, ул доганың шарты булып тормый. Мәсәлән, кеше машинага утырганда, сәфәр догасын уку өчен, кыйбланы эзлисе булса, бу зур мәшәкать тудырыр иде. Әмма «ат»ың кая юнәлсә, догаңны руль артына утырган килеш укый аласың. Әниләр мичкә бәлеш тыкканда, Аллаһыдан бәрәкәтле ризыклар сорар булсалар, кыйблага юнәлүләре дә, тизрәк яулык-күлмәкләрен киюләре дә кирәкмәс. Дога кылганда кыям торулар, рөкүгъ-сәҗдәләргә төшүләр, махсус вакытларын көтеп утырулар — берсе дә юк. Шуңа күрә дога кылырга да көч, җай тапмаган кеше — иң көчсез, иң гаҗиз, иманы иң зәгыйфь кешедер.
Дога язмышыңны үзгәртер Доганың янә бер фазыйләте турында хәбәр безгә Сәүбән тапшырган хәдистә килә. Пәйгамбәребез: “Тәкъдир-язмышны
24
Дога дәресләре
догадан башка нәрсә үзгәртмәс”, — диде (Әхмәд, Ибн Мәҗәһ риваятьләре). Кешенең ихлас догалары сәбәпле, Аллаһ аңа билгеләгән бәла-казаны кире бора. Ягъни, Аллаһ бәндәсенең тормышында бер сынауны билгеләү белән бергә, аның кыласы догасын да билгеләп куя. Нәтиҗәдә, бәндә үзенең өстенә киләсе бәладән, шул догасы сәбәпле, имин кала. Димәк, дога кешене дөнья һәм ахыйрәттә бәхет-сәгадәткә, имин тормышка илтүче иң олуг сәбәпләрнең берсе булып тора. Кайбер хаталы гакыйдә әһелләре кешенең берәр төрле хәерлелеккә ирешүендә, яки бәла-казадан котылуында доганың бер тәэсире дә, бер файдасы да юк, дога фәкать аерым бер гыйбадәт буларак кына кылына, диләр. Язылган нәрсә, дога кылмасаң да, була ул, диләр. Әлбәттә, доганың кадерен һәм кыйммәтен аңлаган бәндә мондый сүзләр сөйләми. Әгәр Аллаһыдан сорауның һичбер файдасы булмаса, Ул безгә Үзеннән сорарга, догада булырга әмер итмәс иде. “Мин, тәкъдиремә таянып, дога кылмыйм”, — дигән кеше хаталана. Чөнки кешенең догада булуы, Раббысыннан соравы Аның рәхмәтенә, мәгъфирәтенә, һидаятенә, ярдәменә һәм ризыгына ирештерүче сәбәп булып тора. Пәйгамбәребезнең хәердогасын сорап килүче сәхабәләре өчен ул дога кылды һәм: “Тәкъдиреңдә язылганы килер, көтеп тор”, — димәде. Дөньяда да, ахирәттә дә бер генә нәрсә дә сәбәпсез булмый. Әгәр Аллаһ бәндәсенә бер хәерлелекне дога аша бирергә теләсә, Ул аны догадан башка насыйп итми. Моннан тыш, доганың Аллаһ каршындагы бөек дәрә җәсен, кеше тормышындагы әһәмиятен, бәндәләрнең догага булган мохтаҗлыгын бәян кылучы хәдисләр бик күп. Аларның кайберләренә алдагы дәресләребездә тукталырбыз, иншә Аллаһ.
Дүртенче дәрес:
Кешенең Аллаһыга һәм Аңа дога кылуда булган мохтаҗлыгы Чиксез мөлкәт һәм кодрәт иясе — Аллаһ, һичбер бәндәсенә мохтаҗ булмаса да, Ул аларның дога кылуларын сөя һәм аларга Үзенең җавабын вәгъдә итә. Бу — Аның безгә булган рәхмәте һәм олуг хөрмәтедер. Аллаһ Үзен чакыручы бәндәләрен кире какмый, Үзенә өмет итүчеләрнең өметләрен аклый. Аллаһы Тәгалә кодси хәдистә Үзенең газиз бәндәләренә зур сөенечләр белән мөрәҗәгать итеп әйтә: “И, бәндәләрем, барыгыз да адашуда, мәгәр Мин сезне туры юлга күндерәм. Миннән һидаят сорагыз — Сезне күндерермен. И, бәндәләрем, барыгыз да ач, мәгәр Мин сезгә ризык бирәм. Миннән ризык сорагыз — сезне ашатырмын. И, бәндәләрем, барыгыз да ялангач, мәгәр Мин сезгә кием бирәм. Миннән кием сорагыз — сезне киендерермен. И, бәндәләрем, сез көне-төне хаталар кыласыз, ә Мин барча гөнаһларны гафу итәм. Миннән гафу сорагыз — сезне кичерермен. И, бәндәләрем, әгәр сезнең әүвәлгеләрегез һәм ахыр гыларыгыз, кешеләрегез һәм җеннәрегез, бер биек урынга җыелып, Миннән Үз хаҗәтләрегезне сорап, һәркайсыгызга сораганын бирсәм, диңгезгә батырылган инәгә ияргән су диңгез суын киметмәгән кебек, бу да Минем байлыгымны киметмәс”. (Мөслим риваяте).
26
Дога дәресләре
Чыннан да, кардәшләрем, Аллаһ безне юктан бар кылмаса, без булмас идек. Ул безгә җир һәм күктән Үзенең чиксез нигъмәтләрен биреп тормаса, безгә шул ризык-суларын иңдермәсә, иртәләрен офыктан кояшларын күтәрмәсә, елгаларын агызмаса, саулыкларыбызны бирмәсә, аларны безгә кем бирер иде? Аллаһ Тәгалә әйтте:
َ ۡ َ ُۡ ٓ َ ُ ُٓ َ ُ ۡ ﴿ قل أ َر َء ۡي ُت ۡم إِن أ ۡص َب َح َماؤك ۡم غ ۡو ٗرا ف َمن يَأتِيكم ب ِ َما ٖء ﴾ ٣٠ َّمعِيِۢن
“Әйт кешеләргә: “Әгәр җир асларыннан бәреп чыккан суларыгыз кире төшеп, юк булсалар, кем сезгә чиста сулар белән килер?” (“Патшалык”, 30). 70-80 ел динсезлектә яшәгәннән соң, Ул безгә Үзенең рәхмәтен салып, безне янә хак динебезгә кайтармаса, кем кайтарыр иде икән? Аллаһының күпме нигъмәтләрендә яшәп, Аның җире буйлап йөреп, Ул биргәнне ашап, күпме бозык эшләр кылабыз. Аңа шөкер итәргә, рәхмәтебезне әйтергә онытабыз. Ул — Рәхимле, безне тәүбәгә чакыра. “Мин сезләрне гафу итәрмен”, — дип вәгъдә бирә.
Зур сораулар белән генә түгел... Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ безне үз ихтыяҗларыбызны Аннан сорарга чакыра һәм сораучы бәндәләрен ярата. Ул кешеләрнең барча теләкләре белән дә Үзенә мөрәҗәгать итүләрен тели. Кеше Раббысыннан иман-һидаят, мәңгелек җәннәт сорау гына түгел, дөнья мәшәкатьләре белән дә Аңа ялварырга тиеш. Әйе, Аллаһның бәндәсе ризык һәм суларны да, саулык-сәламәтлекне дә, кием һәм тормышта кирәкле башка нәрсәләрне дә Аллаһтан сорый. Сөекле пәйгамбәребездән мирас булып калган догалар безне тормышның һәр мизгелендә, һәр хәрәкәтебездә дөрес сүзләр белән Раббыбызга мөрәҗәгать итәргә өйрәтә. Пәйгамбәребезнең сәхабәләре,
Дүртенче дәрес: Кешенең Аллаһыга һәм Аңа дога кылуда булган мохтаҗлыгы
27
аяк киемнәренең бавы чишелсә дә, аны бәйләү өчен ярдәмне Аллаһтан сораганнар.
Аллаһның мөлкәте чиксез Күз алдына да китереп булмый, әгәр атабыз Адәмнән башлап җир өстендә яшәячәк соңгы кешегә, соңгы җенгә кадәр барысы да бер урынга җыелсалар, күңелләрендә булган бар нәрсәләрен сорасалар һәм Аллаһ аларга барлык сораганнарын да бирсә, бу Аның хәзинәләрен һич киметмәс. Кулыңа кечкенә генә энә алып, очы-кырые булмаган диңгез яки океанның ярына килеп, шул энәне суга батыр. Энәне судан алганда аңа ияреп чыккан су диңгезне киметерме? Әлбәттә, юк. Бәндәләренә ризык, мал-мөлкәт, һәрбер сораган нәрсәләрен биргәннән Аллаһының байлыгы кимеми. Сөбхәнәллаһ, кешеләр кайвакыт үзләренең байлыкларын, дәрәҗәләрен, киң патшалыкларын күреп, шул мөлкәтләре мәңге бетмәс дип уйлыйлар, әмма бер мизгелдә бер нәрсәсез кала алалар. Кешедә нинди генә байлыклар булса да, ул — вакытлыча, барысы да бетәчәк. Әмма Аллаһының байлыгы беркайчан да бетми. Аллаһ Тәгалә әйтә:
ََ ُ َ َ ۡ ُ َ َ َ َّ َ ﴾ ٩٦ اق ٖۗ ﴿ ما عِندكم ينفد وما عِند ٱللِ ب
“Сездә булган бетәчәк, Аллаһта булган — мәң гелек” (“Бал корты”, 96). Диңгездән кечкенә генә кошчык томшыгы белән су эчсә, диңгез суы кимемәс. Аллаһ та берәр бәндәсенә олуг нигъмәтләр, яки, Аллаһ сакласын, газап-хәсрәтләр бирергә теләсә, фәкать: “Бул!” — дип кенә әйтә, һәм ул була. Аллаһ Тәгалә әйтә:
َ َ ُ َ ً ۡ َ َ َ َ ٓ َ ٓ ُ ُ ۡ َ ٓ َ َّ ُ ُ َ ُ ﴾ ٨٢ يا أن َيقول ُلۥ كن ف َيكون ٔ ﴿ إِنما أمرهۥ إِذا أراد ش
“Аллаһның әмере: әгәр Ул бер нәрсәне теләсә, аңа: “Бул!” — ди, һәм ул була” (“Йәсин”, 82).
28
Дога дәресләре
Шуңа күрә кешеләр, Аллаһыдан сораганда, аларга биргәннән Аның малы кимер дип куркып сорарга тиеш түгелләр. Бетмәс мөлкәт Хуҗасыннан нәрсәдер сораганда үҗәт һәм тырыш булырга кирәк. Пәйгамбәребез: “Әгәр берегез дога кылса: “Йә, Аллаһ, әгәр теләсәң, кичер мине”, — дип әйтмәсен, бәлки соравында нык булсын, теләгәненә нык омтылсын. Соравыңны никадәр олуг кылсаң да, Аллаһтан һичнәрсә бөек була алмас”, — диде. (Мөслим риваяте). Әбү Сәгыйть әл-Худри әйтә: “Әгәр Аллаһыга дога белән ял варсагыз, соравыгызның әһәмиятен күтәрегез. Чөнки Аллаһта булган милек һич кимеми. Әгәр дога кылсагыз, догагызда нык булыгыз, Аллаһны һичкем мәҗбүрили алмый” (Ибн Әби Шәйбә). Әйе, Аллаһ үз максатларында нык, догаларында үҗәт һәм тырыш булган бәндәләрен ярата. Бәндә Раббысыннан, Аның рәхмәтеннән, чиксез нигъмәтләреннән башка бер мизгел дә яши алмый. Ул һәр адымында, һәр сулышында Аның игътибарына мохтаҗ. Аллаһ исә — Бай һәм Мактаулыдыр. Аның безнең итагать һәм ялваруларыбызга һич ихтияҗы юк. Кешеләр кылган бер генә гыйбадәтнең дә файдасы Аллаһка бармый, бәлки кешенең үзенә кайта. Кылынган бер генә явызлыкның да зарары Аңа тими, кешенең үз башына кайта. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә әйтте:
ۡ َّ َ ُ ٓ َ َ ُ ۡ ُ ُ َ ُ َّ َ ُّ َ ٰٓ َ ُ ٱلم ُ َّ ٱللِۖ َو ُّ ٱلل ُه َو ۡٱل َغ يد ﴿ ۞يأيها ٱنلاس أنتم ٱلفقراء إِل َِ ن ِ ۡ َۡ ُ ۡ ۡ ۡ ََ ﴾ ١٦ ت ِبل ٖق َجدِي ٖد ِ إِن يشأ يُذهِبك ۡم َو َيأ١٥
“Әй кешеләр, сез барыгыз да Аллаһ каршында фәкыйрь, Аңа мохтаҗсыз. Әмма, Аллаһ — бай һәм мактаулыдыр. Әгәр Ул теләсә, сезне икенче затлар белән алыштыра ала” (“Яралтучы”, 15-16).
Мохтаҗ булмаса да, гыйбадәтебезне ярата Кешеләр укыган намазлары, кылган сәҗдә һәм рөкүгълары, биргән садакалары белән Аллаһыга файда китерәм, дип уйла-
Дүртенче дәрес: Кешенең Аллаһыга һәм Аңа дога кылуда булган мохтаҗлыгы
29
масыннар. Аллаһка һичкемнең изгелеге кирәкми. Кеше тузан бөртеге кадәр генә изгелек кылса да, ул аның үзе, үз бәхете өчен. Аллаһ Тәгалә әйтә:
ُّ َ َ َّ َ َّ َ َ َ ۡ َّ َ ٰ َ َ ۡ َ ضل ﴿ َّم ِن ٱهتد ِ ى فإِن َما َي ۡهتدِي لِ َف ِ سهِۖۦ ومن ضل فإِنما ي َ ﴾ ١٥ ۚ َعل ۡي َها
“Бер кеше туры юлга күнсә, туры юлы фәкать үзе өчен генәдер. Бер кеше хак юлдан тайпылса, адашуы — үз башына” (“Төнге күчү”, 15). Чиксез кодрәт, бетмәс мөлкәт иясе Аллаһ — кешеләрнең итагатьләренә, ялварган догаларына, кылган тәүбәләренә мохтаҗ булмаса да, Ул дога кылучы мөэминнең догасын ишетергә, тугры бәндәсенең гыйбадәтен күрергә ярата; хаталар кылып та, тәүбә белән Үз хозурына кайтучыларга сөенә. Чүлдән баручы бер кеше ризык һәм су төягән дөясен югалтып, тәмам өметсезләнгәннән соң, һич көтмәгәндә дөясенең кире әйләнеп кайтуына ничек сөенсә, адашып йөргән бәндәнең тәүбә белән Үз Раббысына кайтуына Аллаһ тагын да ныграк сөенә. Бу Аллаһының без бәндәләренә булган рәхимлелеген, безнең өчен файдалы нәрсәләрне сөеп, зыянлы әйберләрне теләмәвен күрсәтә. Аллаһ безнең Аны тануыбызны, Аны яратуыбызны, Аның ачуыннан куркуыбызны, Аңа буйсынуыбызны һәм Аңа якынаерга тырышуыбызны ярата. Ул безнең хаталарыбызны кичерә, догаларыбызга җавап бирә, гамәлләребезне кабул итә, теләгән бәндәләрен хисапсыз рәвештә ризыкландыра. Калебендә иманы булган һәр кеше Раббысының бөеклеген, юмартлыгын, рәхмәтен белеп, ешрак догада булырга тиеш. Ул беркайчан да Раббысының рәхмәтеннән өметләнүен туктатмый, чөнки Аллаһның рәхмәтеннән өметләрен, фәкать, кәферләр генә өзә.
Бишенче дәрес:
Аллаһ Тәгаләнең догаларга җавап бирүе Аллаһ Тәгалә безне олуг гыйбадәткә — дога кылырга өйрәтте. Ул гыйбадәтнең әҗер-савапларын да насыйп итә. Әмма Раббыбыз “догада булыгыз” дигән әмер белән генә чикләнмәде, бәлки, дога кылып яшәүче бәндәләренә сөенеч итеп, догаларына җавап бирергә, өметләнүчеләрнең өметләрен акларга, сораучыларга сораганнарын бирергә вәгъдә кылды:
ُ َ ۡ َ ۡ َ ٓ ُ ۡ ُ ُ ُّ َ َ َ َ ﴾ ٦٠ ب لك ۡ ۚم ج ِ ون أست ِ ﴿ وقال ربكم ٱدع
«Раббыгыз әмер бирде: “Миңа дога белән ялварыгыз — Мин сезгә җавап бирермен”, — дип» (“Кичерүче”, 60). Бу вәгъдәсе белән Аллаһ безне догаларыбызны күбрәк кылырга чакыра: “Сорагыз, җавабы — Миннән”, — дип кызыктыра. Кеше тормыш итү дәверендә никадәр күбрәк, ешрак дога кылса, Аллаһ аны шулкадәр ныграк ярата. Суфьян Әс-Сәүри дога кылганда, Аллаһка шундый сүзләр белән мөрәҗәгать итә торган булган: “Әй, бәндәләре арасыннан иң күп сораучыларны сөюче! Әй, Үзеннән сорамаучы бәндәләренә ачулы булучы! Син генә шушы сыйфатка ия, Синнән башка андый Зат юктыр, Раббым!” (Ибн Әби Хәтим риваяте). Чыннан да, җир өстендә әллә нинди мөлкәт ияләре, әллә нинди байлар яши. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, берсе дә күп сораганны яратмый. Ничек кенә киң күңелле, юмарт һәм ачык
Бишенче дәрес: Аллаһ Тәгаләнең догаларга җавап бирүе
31
кеше булмасын, бер сорыйсың — бирә, ике сорыйсың — бирә, өченчесендә: “Тукта әле, синең оятың бармы?” — дип әйтә. Без кешеләр шушы хәлдә. Әмма галәмнәр Раббысы, бәндәләре Үзеннән ешрак сораган саен, аларны ныграк ярата. Сәлмән Әл-Фәриси исемле сәхабә тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: “Аллаһы Тәгалә — оялучан, юмарттыр. Ул кулын күтәреп дога кылучының кулларын буш калдырырга ояла”, — диде (Әбү Даут, Тирмизи, Ибн Хиббән риваятьләре). Аллаһ Тәгалә бар кимчелекләрдән дә имин, Аның без гөнаһлы бәндәләре каршында һич гаебе юк. Әмма, шуңа карамастан, Ул ояла икән. Раббысына иман китереп, Аның рәхмә тенә өметләнеп, Аның кодрәтенә таянып, Аның бөеклеген танып, түбәнчелек белән кулларын сузучы бәндәсенең шул кулларын буш калдырырга ояла. Без, гаепле коллар гына, күп вакытта ояла белмибез.
Җаваплар килә торган вакыт Һәр төннең ахыргы өлешендә Аллаһының безгә булган рәхмәте аеруча якын була. Ул безнең эчкерсез догаларыбызны, ихлас тәүбәләребезне көтә. Пәйгамбәребез: “Һәр төннең өченче өлешендә Бөек Раббыбыз дөнья күгенә нүзүл кыла һәм бәндәләренә эндәшә: “Кем Мине догалары белән чакыра — Мин аңа җавап бирер идем. Кем миннән үз хаҗәтләрен сорый — сораганын насыйп итәр идем. Кем Миңа үз гөнаһларыннан истигъфар кыла — аны кичерер идем”, — диде (Бухари һәм Мөслим рива ятьләре). Бу хәдискә галимнәребез “мөтәвәтир” дәрәҗәсен бирделәр. Бу — сахих-дөрес хәдисләрнең дә иң югары дәрәҗәдәгесе, чөнки аны пәйгамбәребездән 28 сәхабә тапшырган. Аллаһының нүзүл кылуы татар телендә төшү дип тәрҗемә ителсә дә, без Аллаһының ничек нүзүл кылуын белмибез һәм мәхлукларының сыйфатлары белән чагыштыра алмыйбыз. Аллаһының һичбер сыйфаты без бәндәләренең
32
Дога дәресләре
сыйфатлары кебек түгел һәм Аның Үз мәхлукларына һич охшашлыгы юк. Аллаһ Тәгалә әйтте:
َ ۡ َ َۡ َّ َو ُه َوٞشء ُ يع ۡٱلَ ِص ُ ٱلس ِم ﴾ ١١ ري ۖ ۡ ﴿ لي َس ك ِمثلِهِۦ
“Аның һичбер охшашы юктыр. Ул — Ишетүче һәм Күрүче” (“Киңәш”, 11). Бу хәдистән без төннең ахырында Раббыбызның безгә аеруча якын булуын, бездән изге догалар көтүен беләбез. Шунысы гаҗәп: һичкемгә мохтаҗ булмаган Аллаһ: “Юк микән дога кылучылар — җавап бирер идем”,- дип көтә. Әмма бер генә мизгел дә Раббысының ярдәменнән башка яши алмаучы кеше җылы ятагында рәхәтләнеп йоклап ятуын дәвам итә.
Җавабы була, әмма... Шушы һәм башка хәдисләрдән аңлашылганча, әгәр иман ия ләре дога белән Раббыларына юнәлсәләр, Аңа моң-зарларын сөйләсәләр, эчке серләрен ачсалар, Аллаһ аларны кире какмый; хаҗәте төшкәнгә сораганын бирергә, өметен баглаганның өметләрен акларга вәгъдә кыла. Аллаһ Үз вәгъдәләрен бозмый. Ләкин доганың җавабы, күпләр уйлаганча, гади генә түгел. Аллаһ — чиксез хикмәт иясе, Аның җавабы да хикмәт белән иңә. Бервакыт бер төркем тугры мөэминнәр Раббыларына юнәлеп дога кылалар, ләкин догаларының җавабын күрмиләр. Бу хәлгә Ибн Хәҗәр хәзрәтләре шундый аңлатма бирә: “Доганың җавабы төрле була. Кайвакыт бәндә сораганына шундук ирешә, кайвакыт Аллаһ бәндәсенә чиксез хикмәте белән җавапны кичектерә, кайвакыт Аллаһ бәндәсенә сораганын түгел, бәлки аннан да хәерлерәген бирә”. Чыннан да, без ничек кенә тырышып дога кылсак та, Аллаһны догага ничек җавап бирергә өйрәтә алмыйбыз, Ул Үзе белә. Кайвакыт Раббыбыз нәрсә сорасак — шуны бирә. Кайвакыт бераз вакытын кичектерә. Еш кына, бүген сораган
Бишенче дәрес: Аллаһ Тәгаләнең догаларга җавап бирүе
33
әйберләрне Ул бирмәсә, күңел төшә, ләкин бер-ике көннән җавап килгәч: “Ярый әле кичә бирмәгән”, — дип сөенеп куясың. Чөнки Аллаһ безнең өчен хәерле вакытын Үзе белә. Кайвакыт Аллаһ кешегә бөтенләй ул сораганны түгел, башканы бирә. Чөнки кеше үзе өчен нәрсәнедер, үз белеменә һәм тәҗрибәсенә таянып кына, файдалы, кирәк дип белә, әмма Аллаһ без күрмәгәнне күрә. Шуңа күрә Ул, безгә булган рәхмәте белән, без сораганны түгел, бөтенләй башкасын бирә. Кеше генә тизрәк нәтиҗә чыгарырга ашыга. Бу синең Раббыңа булган иманың-ышанычың зәгыйфь булуын күрсәтә. Кыз бер егетне ошатып, Аллаһыдан шуның белән тормыш коруын сорар, әмма ул егет бер дә аңа күренгәнчә хәерле булып чыкмас. Әлбәттә, Аллаһ сөекле бәндәсенә хәерсез нәрсә бирергә теләми. Кечкенә балаң кулыңдагы ялтырап торган үткен пычакны сораса, бирәсеңме? Әлбәттә, юк. Бир син аңа, ник бирмисең? Балакаең сорый, бирмәсәң елый бит. Юк, пычакны кызганып түгел, балаңа рәхим-шәфкатең белән бирмисең. Чөнки син ул белмәгәнне беләсең. Аллаһ сакласын, сабыең яки үзе киселер, яки башка берәүне җәрәхәтләр, дип куркасың. Аллаһ та без бәндәләре һәлакәткә ирешмәсеннәр, бәхетсез булмасыннар дип, күп кенә сораган нәрсәләребезне без теләгән рәвештә һәм без сораган вакытта бирми. Губәдә ибн Самит тапшырган хәдистә пәйгамбәребез: “Җир өстендә яшәгән кайсы гына мөселман Аллаһы Тәгаләгә дога кылмасын, Аллаһ яки аның догасын кабул итә, яки аны догасы микъдарында бер явызлыктан коткара”, — диде (Тирмизи риваяте). Әбү Сәгыйть әл-Худри тапшырган хәдистә пәйгамбәре без әйтте: “Кайсы гына мөселман дога кылса, догасында гөнаһ яки туганлык җепләрен кисү булмаса, Аллаһ аңа өч нәрсәнең берсен бирер: яки догасын шунда ук кабул итәр, яки ахирәткә калдырыр, яки догасы микъдарында явызлыктан имин кылыр”. Сәхабәләр аннан: “Димәк, безгә күбрәк дога кылырга кирәкме?” — дип сорадылар. Пәйгамбәребез аларга:
34
Дога дәресләре
“Күпме генә кылсагыз да, Аллаһныкы күбрәк”, — диде. (Имам Әхмәд риваяте). Бу хәдистән аңлашылганча, доганың эчтәлеге явызлыктан, дошманлыктан имин булса, Аллаһ яки сораганын шунда ук насыйп итә, яки догасы дәрәҗәсендә әҗер-файдасын ахыйрәттә бирәчәк, яки догасы кадәр берәр явызлыктан имин кылачак. Шуңа күрә, дога кылып, шунда ук җавабы килмәсә, догам кабул булмады дип, күңелне төшерергә кирәкми. Доганың кабул булу юллары без сораганнан киңрәктер. Кеше Аллаһыга дога белән мөрәҗәгать иткәндә, доганың җавабы дога кылучының морадына ирешүе белән генә чикләнми. Гомумән, дога ул нәрсәдер сорау гына түгел. Аллаһка кулын күтәреп дога кылучы үзенең Раббысына булган ышанычын белдерә, Аның гыйлеменә, чиксез хикмәтенә таяна. Ни өчен Аллаһ Үз бәндәләренә эндәшкәндә: “Кем Миңа дога белән ялвара — аңа җавап бирер идем. Кем Миннән сорый — сораганын бирер идем”, — дип, дога кылу белән сорауны аерып әйтте? Дога кылу — гади сораудан өстенрәк һәм аның җавабы да кеше сораган нәрсәдән киңрәк. Кайсы гына гамәлне алсаң да, һәрберсенең кабул булу шартлары бар һәм, шул шартлар үтәлгәндә генә, гамәл кабул була. Тәһарәтсез намаз кабул түгел, ашау-эчүдән тыелмыйча ураза тотып булмый. Нәкъ шулай, доганың да кабул булу шартлары һәм кабуллыктан мәхрүм итүче киртәләре бар. Гамәлеңнең шартларын үтәп савап алсаң, доганың шартларын үтәп, җавапка ирешәсең.
Алтынчы дәрес:
Доганың җавабы нигезләнгән шартлар Аллаһ Тәгалә без бәндәләрен тормышыбызның һәр миз гелендә Үзен искә алырга, Үзеннән ярдәм сорарга һәм догада булырга чакыра. Дога кылучыларның ялваруларына җавап бирергә вәгъдә кыла:
ُ َ ۡ َ ۡ َ ٓ ُ ۡ ُ ُ ُّ َ َ َ َ ۡ ﴾ ٦٠ جب لك ۚم إِن ِ ون أست ِ ﴿ وقال ربكم ٱدع
“Раббың әмер бирде: Миңа дога белән ялварыгыз, Мин сезгә җавап бирермен” (“Кичерүче”, 60). Аллаһ биргән вәгъдәләрен бозмый, әмма һәр гамәлнең дә үтәлергә тиешле үз шартлары бар. Намаз укыганда, белә торып сөйләшү ярамый, шуңа күрә ул эшне кылучының намазы бозыла. Ураза тотканда, белә торып ризык яки су кабучының рузасы юкка чыга. Шуңа күрә, гамәлем кабул булсын диюче, ул шартларны үтәргә тиеш була. Дога — дөньяда да, ахирәттә дә барча хәерлелекләрнең, бәхет-сәгадәтләрнең ачкычы булып тора. Ләкин доганың җавабы дога кылучының пакь калебе, сәламәт иманы, изге максаты һәм җаваптан мәхрүм итүче нәрсәләрдән тыелуы белән бәйләнеп килә. Динебезнең мәшһүр галиме Ибн Кайим әйтә: “Дога бәладән котылуга, теләгеңә ирешүгә иң көчле сәбәпләрнең берсе булып тора. Ләкин доганың кешегә булган тәэсире, төрле сәбәпләр белән, бер генә дәрәҗәдә булмаска мөмкин. Кайвакыт
36
Дога дәресләре
гаеп доганың үзендә, ягъни аның эчтәлегендә булырга мөмкин. Мәсәлән, әгәр кеше догасында Аллаһы Тәгалә сөймәгән хәерсез нәрсәләрне сораса. Шулай ук гаеп дога кылучының үзендә булырга мөмкин. Кылган догасы кешенең чын күңеленнән чыкмаса, калебендә гафиллек булса, әллә нинди изге сүзләрдән торса да, ул догасы кабул булмый. Җәяне тиешенчә нык тартмасаң, ук та еракка очмый. Кайвакыт хәрам ашау, золымлык, калебне каплаучы шәһвәтләр, гафиллек-ваемсызлык, уен-көлке кебек нәрсәләр доганы җавабыннан мәхрүм итә”.
Сүзләрең калебтән чыксын, ризыгың хәләл булсын Әбү Һүрәйра тапшырган хәдистә пәйгамбәребез әйтә: “Алла һы Тәгаләгә, җавабына ныклап ышанган хәлдә дога кылыгыз һәм белеп торыгыз: Аллаһ гафил күңелдән чыккан һәм игътибарсыз кылынган доганы кабул итми”. (Тирмизи риваяте). Догаңны кылганда, Аллаһка әллә нинди изге сүзләр әйтсәң дә, әгәр ул сүзләрең йөрәгең аша үтмәсә, аларның файдасы юк. Дога кылганда калебнең гафил булуы доганың тәэсирен һәм куәтен юкка чыгара. Бик күп кешеләр доганың әйтелешенә, аның матур сүзләренә игътибар биреп, аның эчтәлеген онытып җибәрәләр. Доганы сихерчеләрнең тылсымлы сүзләре, сихри сүзтезмәләре кебек аңларга ярамый. Доганың бөтен хикмәте бәндәнең эчкерсез күңел белән Раббысыннан нәрсә сораганын аңлап, чын йөрәктән мөрәҗәгать итүенә кайта. Берәүнең әллә нинди матур гыйбарәләр, шигъри юллар белән кылган догасы күңеле аша үтми икән, ул сүзләрнең кыйммәте булмас. Ә сүзгә осталыгы булмаган кеше, тегеннән-моннан гына җыйган сүз белән, әмма, шул ук вакытта, күңелен биреп дога кылса — аныкы кабул булыр. Шуңа күрә дә октябрь инкыйлабына кадәр яшәп, халкыбызга хезмәт итүче хәзрәтләребез: “Мәгънәләрен белмичә, аңламыйча гарәп телендә кылган догалар урынына, кайбер
Алтынчы дәрес: Доганың җавабы нигезләнгән шартлар
37
догаларны үзебезнең ана телебездә кылуыбыз хәерлерәк түгелме?” — дигән сорау куйганнар. Халкыбызның зур галиме Галимҗан Баруди хәзрәтләре дә үзе чыгарган “Дин вә әдәп” журналында халыкны дога кылырга өйрәтә торган булган. Мәсәлән, 1915 елның 1нче санында ул болай яза: “Әмма доганы мәргуб урыннарында, кабул булуы өметле заманнарында, әлбәттә, үз теле яки үз теле кадәр белгән тел белән кылу тиештер”. Дога кылучы үзенең ашаган ризыгына зур игътибар бирергә тиеш. Карынына хәрам тутырып, догасында никадәр үҗәт булса да, файда булмас. Әбү Һүрәйра тапшырган хәдистә пәйгамбәребез әйтә: “Әй, кешеләр, Аллаһы Тәгалә Яхшы һәм яхшылыктан башка нәрсәне кабул итми. Аллаһ илчеләргә нәрсәне әмер иткән булса, мөэминнәргә дә шуларны әмер итте һәм әйтте:
ۡ َ ٰ َ ّ َّ َ ْ ُ ُ ُ ُ ُّ َ ُّ َ ٰٓ َ َٱع َملُوا ْ َصٰل ًِحاۖ إ ّن بما تو ِ ﴿ يأيها ٱلرسل كوا مِن ٱلطيِب ِ ِِ َ ََُۡ ٞ ون َعل ﴾ ٥١ ِيم تعمل “Әй, илчеләр, хәләл ризыклардан ашагыз һәм изге гамәл кылыгыз! Дөреслектә, Мин сез кылган гамәлләрне белүчемен”. (“Мөэминнәр”, 51).
Аллаһ икенче аятьтә:
ْ ُ ُ ْ ُ َ َ َّ َ ُّ َ َ ُ ۡ َ ٰٓ ﴿ ﴾ ١٧٢ ت َما َر َزق َنٰك ۡم يأيها ٱل ِ ِٰين َءامنوا كوا مِن َط ّيِب
“Әй, иман китергән бәндәләр, Без сезгә насыйп иткән хәләл ризыклардан ашагыз”, — диде (“Сыер”, 172). Соңра пәйгамбәребез бер ир кешене искә алды: озын сәфәргә чыккан, чәче-башы тузган, киемнәре тузанланган, кулларын күккә сузып: “Йә, Раббым! Йә, Раббым!” — дип эндәшә. Әмма аның ашаганы — хәрам, эчкәне — хәрам, киеме дә хәрам, хәрам белән сугарылган — ничек инде аның догасы кабул булсын?” (Мөслим риваяте).
38
Дога дәресләре
Бу хәдистә Аллаһының илчесе безгә дога әдәпләрен аңлатты. Нинди сәбәпләр белән кылган догаларыбыз кабул була, ә ниндиләре аркасында дога кылучы җаваптан мәхрүм кала? Пәйгамбәрнең бу хәдисендә яшерелгән бөек хәзинәләрне өйрәнүгә киләсе дәресебезне багышларбыз, хәзер исә, доганың кабул булуы һәм кабул булмавы тагын нинди шартларга нигезләнүен өйрәнүне дәвам итәбез.
Эчтәлеген дөреслә һәм сабыр бул Әбү Һүрайра тапшырган хәдисләрнең берсендә пәйгамбәребез әйтте: “Бәндәнең кылган догасы кабул булудан туктамас, әгәр ул догасында гөнаһлы нәрсәләр яки туганлык җепләрен өзү турында сорамаса һәм ашыкмаса”. Сәхабәләр: “Аллаһ ның илчесе, нәрсә соң ул ашыгу?” — дип сорадылар. Пәйгам бәребез: “Дога кылдым, дога кылдым, ләкин миңа җавап булмады дип өметен өзү һәм догасын ташлау”, — дип җавап бирә (Мөслим риваяте). Бу хәдистә доганың кабул булуының ике шарты искә алына: изге эчтәлек һәм сабырлык. Газиз дусларым, ашыккан ашка пешеп, бөтенләй ашын ашый алмаган кебек, дога кылганда, аның җавабын ашыктырган кеше җаваптан коры калырга мөмкин. Чыннан да, күп кенә кешеләр дога кылгач та, тизрәк күктән җавап төшүен көтәләр. Тиз җавапны күрмичә, өметләрен югалтып, бөтенләй дога кылуны ташлыйлар. Бу — ашыгу сәбәпле кешегә килә торган күпсанлы афәтләрнең берсе. Шуңа күрә галимнәребез шундый кагыйдә яздылар: “Бер әйберне вакыты җиткәнче алырга ашыгуың, ул нәрсәдән бөтенләй мәхрүм калуыңа илтә”. Халыкта да сабырлыкка өндәүче күпсанлы мәкальләр буыннан-буынга яшәп килгән: “Ашыккан — ашка пешкән”, “Сабырлык — куанычка, ашыгу көенечкә илтер” һ.б... Доганың җавабын ерагайта торган икенче сәбәп: “ ...әгәр ул догасында гөнаһлы нәрсә, яки туганлык җепләрен өзү булмаса”...
39
Алтынчы дәрес: Доганың җавабы нигезләнгән шартлар
Әгәр кешенең Аллаһыдан сораган догасында үзенә яки башкаларга карата берәр төрле зарарлы, гөнаһлы нәрсә соралса, догасы кабул булмый. Аллаһ Тәгалә хәерсез эшләрдә ярдәмче түгел. Әгәр юлбасар иртә белән өеннән чыкканда: “И, Раббым, миңа бүген бай юлчылар җибәрсәң иде”, — дисә, башы авыртучы сәрхүш: “Раббым, башым да авырта инде, акчам да юк, кибет тирәсендә берәрсе белән очрашырга насыйп итсәң иде”, — дип ялварса, әлбәттә, Аллаһ аларның догаларын кабул итми. Кайвакыт сәүдәгәрләр, изге дога булсын дип, кибетләренә хәзрәтләрне чакыралар. Әгәр ул кибеттә исерткеч эчемлекләр сатыла торган булса, анда бару да, алар өчен изге дога кылу да дөрес булмый. Әлхәмдүлилләһ, моны Раббыбыз Аллаһның без бәндә ләренә булган чиксез рәхмәте дип аңларга кирәк. Әгәр Аллаһ кешеләрнең барча сораганнарына җавап бирә башласа, бу җир өстендә бик күп афәтләргә, хәсрәтләргә китерер иде. Әгәр кеше изгелек кылса, Аллаһ шунда ук аңа ул изгелегенең әҗерен, бәхет-куанычын бирә. Ләкин кеше явыз лык кылганда, Аллаһ җәзасын бирергә ашыкмый. Әмма ул гөнаһлы эшләр югала, онытыла дип тә уйларга ярамый. Аллаһ Үз бәндәләренә җәзаны кичектереп килә: бәлки, кеше төзәлер, бәлки, тәүбә итәр, гафу үтенер... Еш кына кешеләр, ачуга бирелеп, бер-берсенә каргышлы, яман догалар кылалар, әгәр Аллаһ аларның барысын да кабул итсә, кешеләр күптән һәлак булырлар иде. Аллаһ Тәгалә әйтә:
ۡ ٱل َ ۡ جال َ ُهم ب َ ٱست ۡع ۡ َّ َّ اس َي لَ ُق ِض ِ ل َِّلن ِ ٱلش ِ ِ َ ُ ۡ َ َ َ َّ ۡون ل َِقا ٓ َءنَا ف ُط ۡغ َيٰنِهم ٱلِين ل يرج ِ ِ
ُ َّ ۞ول َ ۡو ُي َع ّج ُل َ ﴿ ٱلل ِ ُله ۡم أَ َجلُ ُه ۡمۖ َف َن َذر َۡ ِ ِإ َ ﴾ ١١ َي ۡع َم ُهون
“Әгәр Аллаһ, кешеләрнең изге догалары өчен җавапны ашыктырган кебек, явыз догаларын да ашыктырса, бу аларны һәлак итәр иде” (“Юныс”, 11).
40
Дога дәресләре
Шулай ук кеше үз акылына, үз карашларына нигезләнеп, Аллаһыдан “үзе өчен файдалы” дип күренгән нәрсәләрне сорарга, ләкин шул сораганнары артында зур хәсрәтләр ятуын күрмәскә мөмкин. Шуңа күрә Аллаһ без сораган нәрсәләрнең барысын да бирми. Аллаһ Тәгалә әйтә:
َ َ ۡ ُ َ ٓ َ ۡ َ ُّ َ ۡ َ َ َّ َ َ ُ َ ۡ َ ُ ٰ َ ٰ َ َّ َ َ َ َ ت ٱلسموت وٱلۡرض ومن ِ ﴿ ولوِ ٱتبع ٱلق أهواءهم لفسد ﴾ ٧١ ۚفِي ِه َّن “Әгәр хаклык аларның нәфес-һаваларына иярә торган булса, күкләр дә, җирләр дә һәм анда булган барлык нәрсәләр дә хәсрәткә төшәр иде” (“Мөэминнәр”, 71).
Гадәттә, кешеләр Аллаһыдан үзләренә дә, бала-оныкларына да киң ризык һәм мал-мөлкәт теләп дога кылалар. Әмма Аллаһ беркайчан да бөтен кешегә дә, алар теләгәнчә, без теләгәнчә, киң ризыклар, таудай зур байлыклар бирмәячәк. Бер караганда, әгәр бүген җирдә яшәүче һәрбер кешегә бөтен нәрсә дә җитсә, никадәр яхшы булыр иде. Акчасы җитә, ризыгы күп, саулыгы да нык... Аллаһ теләсә, бөтенесенә дә җитәрлек итеп бирә ала, ләкин Ул без белмәгәнне белә. Моның хикмәте “Киңәш” сүрәсенең 27нче аятендә бәян кылына:
َۡ ْ َ َ ََ َ ّ ُ َّ َ َ َ ۡ َ َ ٰ ِ ٱلر ۡزق لِعِ َبادِه ِۦ لَغ ۡوا ِف ٱل كن ِ ۡرض ول ِ ﴿ ۞ولو بسط ٱلل ّ َ ُي ُ ن ُل ب َق َدر َّما ي َ َشا ٓ ُء إنَّ ُهۥ بعِ َبادِه ِۦ َخب ﴾ ٢٧ ٞري ۢ بَ ِصري ِ ِ ِۚ ِ ِ ٖ
“Әгәр Аллаһ Үз бәндәләренә ризыкны киң кылса, алар җир өстендә азып бетәрләр иде. Шуңа күрә Ул ризыкны Үзе теләгән күләмдә генә иңдерә, Ул Үз бәндәләре хакында хәбәрдардыр, аларны күрүчедер” (“Киңәш”, 27).
Әйе, Аллаһ, без уйлаганча, бөтенесенә дә күп итеп бирсәм, барысы да рәхәтләнеп яшәрләр иде, дими, бәлки: “... алар җир
Алтынчы дәрес: Доганың җавабы нигезләнгән шартлар
41
өстендә азып бетәрләр иде”, — дип әйтә. Әлхәмдүлилләһ, Аллаһ ризыкларны Үзе Бүлүче, кемгә күпме тиешен Үзе Белүче. Шулай итеп, кылган догаларыбызның җавабы кайбер нәрсәләрне үтәвебез, һәм кайбер нәрсәләрдән тыелуыбыз белән бәйле. Бу мәсьәләгә киләсе дәресебезне дә багышларбыз, Аллаһ теләсә.
Җиденче дәрес:
Доганың кабул булуына дүрт сәбәп Узган дәрестә сезнең белән сөекле пәйгамбәребезнең мөба рәк бер хәдисенә тукталып киткән идек. Бу дәресебезне тулы сынча шул хәдискә һәм аның тирән эчтәлегенә багышлыйбыз. Әбү Һүрәйра тапшырган хәдистә пәйгамбәребез әйтә: “Әй, кешеләр, Аллаһы Тәгалә Яхшы һәм яхшылыктан башка нәрсәне кабул итми. Аллаһ илчеләргә нәрсәне әмер иткән булса, мөэминнәргә дә шуларны әмер итте һәм әйтте:
ّ ْ ُ ُ ُ ُ ُّ َ ُّ َ َ َ ْ ُ ۡ َ ٱلط ّي َّ َ ٰٓ ﴿ ٰ ت َوٱع َملوا صٰل ًِحاۖ إ ِ ِن ب ِ َما ب ِن م يأيها ٱلرسل كوا ِ ِ َ ََُۡ ٞ ون َعل ﴾ ٥١ ِيم تعمل “Әй, илчеләр, хәләл ризыклардан ашагыз һәм изге гамәл кылыгыз! Дөреслектә, Мин сез кылган гамәлләрне белүчемен” (“Мөэминнәр”, 51). Аллаһ икенче аятьтә:
ْ ُ ُ ْ ُ َ َ َ َّ َ ُّ َ َ ُ َٰ َۡ َ َ َٰ ّ َ ۡ ٰٓ ﴿ ﴾ ت ما رزقنكم ِ يأيها ٱلِين ءامنوا كوا مِن طيِب
“Әй, иман китергән бәндәләр, Без сезгә насыйп ит кән хәләл ризыклардан ашагыз” (“Сыер”, 172), — диде. Соңра пәйгамбәребез бер ир кешене искә алды: Озын сәфәргә чыккан, чәче-башы тузган, киемнәре тузанланган, кулла рын күккә сузып: “Йә, Раббым! Йә, Раббым!” — дип эндәшә.
Җиденче дәрес: Доганың кабул булуына дүрт сәбәп
43
Әмма аның ашаганы — хәрам, эчкәне — хәрам, киеме дә хәрам, хәрам белән сугарылган — ничек инде аның догасы кабул булсын?” (Мөслим риваяте). Бу хәдистә пәйгамбәребез безгә доганы җавабыннан мәх рүм итүче һәм, киресенчә, доганың кабул булу ихтималын арттыручы сәбәпләрне өйрәтте.
Ашаганың хәләлме? Аллаһының илчесе үз нәсыйхәтен, иң элек, безгә хәрам ашауның куркынычлыгын аңлатудан башлады. Чыннан да, кешенең карынына кергән хәрам ризык аның догасын җавапсыз калдыра. Ничек инде, кеше кулларын күтәреп дога кыла, Аллаһтан нәрсәдер сорый, өметләнә, ләкин корсагы тулы хәрам була! Без сезнең белән шундый бер вакытта яшибез: үзләрен, “мин мөселман” дип яшәүче күп кенә кешеләр хәрам һәм хәләл ризыкларны бөтенләй аермыйлар. Кайберләре, белсәләр дә, моңа җиңел карыйлар. Күп кеше, ашаганы дуңгыз ите булмаса, кулланган ризыгын хәләл дип уйлый. Теләсә кайдан теләсә нинди сыер итләре, тавык итләре сатып ала. Әмма аларның “бисмилләһ” әйтелмичә чалынган терлек ите икәнен уйлап та карамый. Бервакыт, никах мәҗлесенә килгәч, табын уртасында колбаса белән ясалган салатны күреп, акрын гына хуҗабикә янына килдем һәм салатны өстәлдән алып куюларын сорадым. Ул вакытта сатуда хәләл колбасалар юк иде әле. Хуҗабикә артык аптырап тормыйча: “Кая, китерегез монда, муллалар киткәч ашарбыз”, — диде. Аның кызының никахына килгәч, догаларыбыз кабул булсын дип, мин әдәп белән хәрам нәрсәләрне читкә алырга үтенгән идем. Мәҗлестә кылган догаларыбызның кабул булуы һәм балаларының имин, бәхетле тормышлары иң элек кемгә кирәк булды икән, — дигән сорау мине әле дә борчып тора. Аллаһы Тәгалә Үз бәндәләренә бер нәрсәне хәрам итәр алдыннан, алар өчен күпкә хәерлерәк нәрсәләрне хәләл кылды.
44
Дога дәресләре
Кайсы гына хәрамны мисал итеп китерсәк тә, ул хәрам тирәли әллә ничә хәләл булган нигъмәтләрне күрәбез. Мәсәлән, Аллаһ безгә зина кылуны хәрам кылса, алмашка күпкә хәерлерәк булган гаилә тормышын, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне хәләл итте. Аллаһ дуңгыз итен хәрам кылды, ләкин күрегез, дуңгыз тирәли күпме пакь, хәләл булган терлек-хайваннарны тезеп куйды: сыер, ат, болан, поши, сарык, кәҗә, куян, каз, үрдәк, тавык, күркә, елга һәм диңгез балыклары һ.б. Аллаһ биргән хәләл ризыкларны рәхәтләнеп ашыйсы урында, кеше хәрамын эзләп, шунысын ашый. Аллаһка шөкер итәсе урында: “Ни өчен Аллаһ дуңгыз итен тыйган инде?”дип зарланырга җөрьәт итә. Хәрам ризык ашау, хәрам кәсептән яшәү, хәрамнан киенү, хәрамнан гаиләңне тәэмин итү — болар барысы да дөнья тормышын бәрәкәтсез итә, ә ахирәт көнендә олуг газапларга сәбәп була. Аллаһның илчесе, аңа Аллаһның сәламе вә салаваты булсын: «Кем хәрам белән мал кәсеб итә, шул малыннан кол азат итсә дә, туганлык җепләрен бәйләсә дә, бу аның өстенә хәсрәт кенә булып төшәчәк», — диде. (Табәрани риваяте). Кешене коллыктан азат итү һәм туганлык җепләрен ныгыту динебездә иң хәерле эшләрдән санала. Ләкин ул эшләр дә, хәрам маллар белән эшләнсә, кешегә файда түгел, хәсрәт кенә китерә. Кайбер кешеләр үзләренең хәрам мал-мөлкәттән сакланмауларын нәкъ туганлык бурычлары белән акламакчы булалар. “Мин бит ничә туганыма булышып торам”, “Мин күпме садакалар бирәм, күпме мәчетләргә ярдәм итәм”… Халкыбызның борынгыдан килгән бер сүзе бар: “Мең сум садака биргәнче, бер сум хәрам малдан саклан”. Аллаһ куйган чикне бозып, кемнеңдер хакына кереп алган байлык белән изгелек кылып булмый. Пәйгамбәребез, аңа Аллаһның сәлам вә салаваты булсын, бер сәхабәсенә әйтте: “«Әй, Кәгъб ибн Гуҗра! Дөреслектә, хәрамнан үскән тән беркайчан да җәннәткә кермәс!” (Ибн Хиббән риваятендәге сахих хәдис).
Җиденче дәрес: Доганың кабул булуына дүрт сәбәп
45
Галимнәр үзләренең хезмәтләрендә Ибн Габбасның да шундый сүзләрен риваять кылалар: «Хәләл кәсеп — бер тауны икенче тауга күчерүдән авыррактыр». Шуңа да кешеләр җиңелен эзлиләр. Карагыз, күпме кешеләр баш-аяк хәрам кәсепкә чумганнар. Юныс ибн Губәйд: «Бүгенге көндә хәләл дирһәмнән дә аз сарыф ителә торган нәрсә белмим», — дигән. Үз күзе белән сәхабәләрне күргән Юныс үзе яшәгән заман турында шулай әйтә икән, безгә бүгенге көнебез хакында нәрсә әйтәсе кала? Хикмәт ияләре гөнаһ кылуны олы ташны кулга алып таудан түбән тәгәрәтеп җибәрү белән чагыштыралар. Ташны таудан түбәнгә таба тәгәрәтү бик ансат, әмма бер көнне ул гөнаһың өчен түлисе дә була. Гөнаһтан тәүбә итүне шул түбән төшереп җибәргән ташыңны кире алып менү, диләр. Шуңа күрә тормышында иртәгәсе көнен уйлаган кеше, ташны бөтенләй аска тәгәрәтмәү күпкә файдалырак һәм җиңелрәк икәнен аңларга тиеш. Әгәр берәр нәрсә сине кылган догаңның җавабыннан мәхрүм итсә, димәк ул нәрсәдән тыелуың, саклануың догаң ның кабул булуына сәбәптер. Хәрам ашау доганың кабуллыгыннан мәхрүм итсә, хәләл ризык, киресенчә, догаң кабул булуга сәбәптер. Хәләл ризык кулланып, хәләл тормыш алып барган кешенең ризыгы бәрәкәтле, гамәле изге, догасы кабул була, иншә Аллаһ. Яхъя ибн Мүгаз әр-Рази әйткән: «Итагать Аллаһның хәзинәләрендә саклана, дога — аның ачкычы, ул ачкычның тешләре — хәләл ризык кисәге». Сәгъд ибн Әби Ваккас сәхабәләр арасыннан үзенең догалары кабул булуы белән мәшһүр иде. Кешеләр аннан моның сере турында сорашкач, ул: “Кайдан килгәнен һәм кайдан чык канын белми торып, бер кисәк ризык та авызыма капканым булмады”, — дигән. Шулай итеп, кешенең хәрам эшләрне кылуы, Аллаһның әмерләренә җиңел каравы кылган догалары белән Аллаһ арасында киртә булып баса. Нәтиҗәдә, догалар җавапсыз кала. Шуңа күрә ул гөнаһлардан ерак булуың, Раббыңа тәүбә
46
Дога дәресләре
кылуың, Аның әмерләренә буйсынуың, ризыгыңны, киемеңне, яшәешеңне тазартуың — болар барысы да догаларыңның тәэсире артуга, җаваплары кайтуга сәбәп була. Дога кылганда тәүбә һәм истигъфар мәсьәләсе бик мөһим урын алып тора, шуңа күрә аңа аерым бер дәресебезне багышларбыз, иншә Аллаһ.
Пәйгамбәребез үзенең хәдисендә доганың кабул булуына дүрт сәбәпне атап китте: 1. Ерак сәфәр. «...Озын сәфәргә чыккан, әмма ашаганы хәрам, эчкәне хәрам, киеме дә хәрам, хәрам белән сугарылган — ничек инде аның догасы кабул булсын?» Кешенең юлда булуы — догасы кабул булуына бер сәбәп. Әбү Һүрәйра тапшырган хәдистә пәйгамбәр әйтте: “Һичшиксез, өч төрле дога кабул булыр: рәнҗетелгән кешенең догасы, мосафирның догасы, атаның баласы өчен кылган догасы”. (Әбү Даут, Ибн Мәҗәһ, Тирмизи риваятьләре). Тирмизи риваятендә: “...атаның баласына каршы кылган догасы”, — дип тә әйтелә. Сәфәргә чыгучы кеше туган җиреннән, нигезеннән, якыннарыннан ераклаша. Борынгылар: “Горбәттә солтан булганчы, туган якта олтан бул”, — дип белми әйтмәгәннәр. Ватаныңнан чит җирләрдә мәшәкатьләр дә күп була. Янәшәңдә гаиләң, балаларың булмаганда, еш кына күңел дә төшеп китә, йөрәк тә моңсулана башлый. Мосафирның шушы халәте догасы кабул булуга иң зур сәбәпләрдән була. 2. Догаңны түбәнчелекле хәлдә кылу. “...чәче-башы тузган, киемнәре тузанланган”... Аллаһы Тәгаләгә дога белән ялваручы үзенең Аның каршындагы фәкыйрьлеген, зәгыйфьлеген күрсәтергә тиеш. Аллаһының илчесе, хөрмәтле кунакларын каршы алганда, затлы чапанын кисә, мөһим догалары белән Раббысына ялварганда, бик тыйнак киенә торган булган.
Җиденче дәрес: Доганың кабул булуына дүрт сәбәп
47
Бервакыт кешеләр, Ибн Габбас янына килеп, аннан пәйгамбәребезнең истиска — яңгыр сорарга чыккандагы хәләте турында сорыйлар. Ибн Габбас: “Аллаһның илчесе ул көнне тыйнак һәм түбәнчел хәлдә чыкты”, — дип әйтә. (Әбү Даут, Тирмизи риваятьләре). 3. Догада кулларны күтәрү. Дога кылган вакытта кулларны күтәрү дога кылуның гомуми әдәбе булып тора. Сәлмән әл-Фәрисидән килә, пәйгамбәребез әйтте: “Аллаһы Тәгалә оялучан һәм юмарт. Ул кулын күтәреп дога кылучы бәндәсенең кулларын буш калдырудан ояла”. (Әбү Даут, Тирмизи риваяте). Дога кылганда, уч төпләрен өскә каратып, кулларны җилкәләргә кадәр күтәрергә була. Дога вакытында уч төпләре кешенең үзенә юнәлеп, кулларның сырты кыйблага караса да ярый. Пәйгамбәребез әйтте: “Аллаһтан сораганда, кулларыгызның эче белән сорагыз, сырты белән түгел” . (Әбү Даут риваяте). Аллаһның илчесе истиска вакытында, Аллаһтан яңгыр сорап ялварганда, кулларын шулкадәр өскә таба күтәргән, хәтта җилкәсендәге чапаны да төшеп киткән. 4. Дога кылганда Аллаһының Раббы булуын кабатлау. “Йә, Раббым, йә, Раббым, дип эндәшә”... Чыннан да, кулларыңны күтәреп галәмнәр Раббысына мөрәҗәгать итсәң, Аның Раббылыгын кат-кат кабатлавыңда зур файдалар бар. Гата (Аллаһ аңа рәхимле булсын) әйтүенчә: “Әгәр бәндә өч мәртәбә “Йә, Раббым! Йә, Раббым!” дип әйтсә, Аллаһ аңа карамый калмас”. Гатаның бу сүзләрен Хәсән әл-Бәсрига ирештергәч, ул аларга: “Әллә сез Коръән укымыйсызмы?” — диде һәм Аллаһның сүзләрен укыды:
َ َّ َ ٗ ُ ُ َ ٗ ٰ َ َ َّ َ ُ ُ ۡ َ َ َّ ٰ َ َ ودا َو ع ُج ُنوب ِ ِه ۡم َو َي َتفك ُرون ﴿ ٱلِين يذكرون ٱلل ق ِيما وقع َۡ َ ٗ َ َ َ َ ۡ َ َ َ َ َّ َ َ َ َّ ف َخ ۡلق ٰ ٰ ِ ت وٱل ۡرض ربنا ما خلقت هذا ب ِطل ِ ٰ ٱلسمٰو ِ ِ َ ََٰ ۡ ُ َ ك فَ ِق َنا َع َذ ﴾ ١٩١ ِاب ٱنلَّار سبحن
48
Дога дәресләре
“Кемнәр Аллаһны баскан, утырган хәлдә, җилкә ләренә ятып искә алалар һәм күкләр вә җирнең яратылышы хакында уйланалар: Әй, Раббыбыз! Син бу нәрсәләрне тиктомалга бар итмәдең, Син бар кимчелектән дә пакьсең, безне ут газабыннан сакла.
َّ َ َ ُ َ ۡ َ ۡ َ ۡ َ َ َ َّ ُ َ َّ ٓ َ ِلظٰلِم ۡني مِن ﴿ َر َّب َنا إِنك َمن ت ۡدخ ِِل ٱنلار فقد أخزيته ۖۥ وما ل ِ َ َ ﴾ ١٩٢ ٖأنصار Әй, Раббыбыз! Син кемне утка кертсәң, аны хурлыкка төшердең, залимнәргә һич ярдәмче булмас.
ْ َۡ َ ۡ َّ ٓ ُ ﴿ َّر َّب َنا إِن َنا َس ِم ۡع َنا ُم َناد ِٗيا ُي َنادِي ل ِِل يم ٰ ِن أن َءام ُِنوا ب ِ َر ّبِك ۡم َّ َ ّ َ ّ َ َ ُ ُ َ َ ۡ ۡ َ َ َّ َ َّ َ َ َ يات َِنا َوت َوف َنا َم َع َٔ ِ وب َنا َوك ِف ۡر ع َّنا َس ٔ فامنا ۚ ربنا فٱغفِر لا ذن َۡ ۡ ﴾ ١٩٣ ِٱلب َرار
Әй, Раббыбыз! Без: Раббыгызга иман китерегез, — дип иманга чакыручыны ишеттек һәм иман китердек. Әй, Раббыбыз! Безнең гөнаһларыбызны кичер, хаталарыбызны гафу ит һәм безгә изге бәндәләрең җөмләсеннән үләргә насыйп ит.
ۡ َ َ ُۡ َ َ َّ َ َ َ َ َ َ َ َّ َ ٰ َ َ دت َنا ﴿ ربنا وءات ِنا ما وع ِۖع ُر ُسل ِك َول ت ِزنا يَ ۡوم ٱلقِ َيٰ َمة َ َ ۡ ُ ۡ ُ َ َ َّ ﴾ ١٩٤ يعاد إِنك ل تل ِف ٱل ِم Әй, Раббыбыз! Безгә Үз илчең аша вәгъдә иткәнне насыйп ит, безне Кыямәт көнендә хурлыкка төшермә. Дөреслектә, Син Үз вәгъдәләреңне бозмыйсың”. (“Әәл Гыймран”, 191-194).
Җиденче дәрес: Доганың кабул булуына дүрт сәбәп
49
Бу аятьләрендә Аллаһ Үзенә дөрес итеп мөрәҗәгать итәргә өйрәтә. Дүрт аятьтә Аның Раббы исеме биш мәртәбә кабатлана. Нәтиҗәсе алдагы аятьтә килә:
ُ ّ ٰ َ َ َ َ ُ ُ ٓ َ ّ َ ۡ ُ ُّ َ ۡ ُ َ َ َ َ ۡ َ ّ ضيع عمل ع ِم ٖل مِنكم مِن ِ ﴿ فٱستجاب لهم ربهم أ ِن ل أ ُ َ َ ٰ َ َذكر أ ۡو أ ﴾ ١٩٥ ۖنث ٍ “Аларга Раббылары җавап бирде: “Мин сезнең арагыздан гамәл кылучының гамәлен юкка чыгармам” (“Әәл Гыймран”, 195).
Коръәндә искә алынган догаларның күпчелеге нәкъ “Йә, Раббыбыз!” сүзләре белән башлана. Шуңа күрә имам Мәликтән “Йә, Сәйидем!” дип дога кылучы кеше хакында сорагач, ул: “Йә, Раббым!” дисен, чөнки пәйгамбәрләр үз догаларында шулай диделәр”, — дип җавап бирде. Бу дүрт сәбәп пәйгамбәребезнең сәфәрдә булган кеше хакында әйткән сүзләренә нигезләнде. Догасын кылганда шушы сәбәпләрнең барысын да булдыруына карамастан, мосафир җаваптан мәхрүм калды. Чөнки аның ашаганы да, эчкәне дә, кигән киеме дә хәрам иде. Димәк, дога кылганда догаңның кабул булу сәбәпләрен булдырудан тыш, иң элек, кабул булмау сәбәпләреннән тыелу мөһим булып тора. Газиз кардәшләрем, кылган догаларыбыз кабул булсын дисәк, карыныбызга кергән ризыгыбызга, өстебезгә кигән киемебезгә, гаиләбезгә кайткан малыбызга игътибар бирик. Пәйгамбәребез: “Ахырзаман алдыннан кеше үз гаиләсенә алып кайткан ризыгына, аның хәрамнанмы, әллә хәләлдәнме икәненә игътибар бирмәс”, — диде. (Бохари риваяте).
Аллаһка гөнаһ кылудан сакланыйк, һәрдаим Аннан ярдәм сорыйк. Тәүфыйк-һидаят бер Аның кулында. Аллаһ безгә хәләл ризыклар, кабул була торган догалар насыйп итсен.
Сигезенче дәрес:
Дога — бер Аллаһның хакы Алдагы дәресләребезнең берсендә пәйгамбәребезнең Ногман ибн Бәширдән килгән хәдисен искә алган идек. Пәйгамбәребез: “Дога — ул гыйбадәт”, — диде һәм Аллаһының аятен укыды:
َ ُ ۡ َ ۡ َ َ َّ َّ ۡ ُ َ ۡ َ ۡ َ ٓ ُ ۡ ُ ُ ُّ َ َ َ َ جب لك ۚم إِن ٱلِين يستك ِبون ِ ون أست ِ ﴿ وقال ربكم ٱدع َ ُ ُ َۡ َ َ َ ۡ َ َ ون َج َه َّن َم َداخِر ﴾ ٦٠ ين عن عِباد ِت سيدخل ِ
“Раббыгыз әмер бирде: Мине чакырыгыз, Мин сезгә җавап бирермен. Дөреслектә, Миңа гыйбадәт кылудан тәкәбберләнүчеләр кимсетелгән хәлдә утка керерләр” (“Кичерүче”, 60)” (Тирмизи риваятендәге хәдис). Һичшиксез, бәндәләрнең Раббыларына дога белән ялварула ры иң фазыйләтле гыйбадәтләрнең берсе булып тора. Гыйбадәт исә, бер Аллаһның хакыдыр. Аллаһы Тәгалә Берүзе бөтен галәмнәрне бар итте; ай, кояш һәм йолдызларны яратты. Ул безгә киң ризыклар иңдерә, иртәләрен таңнар аттыра, көн белән төнне алыштыра. Аның әмере белән фәрештә безгә җан алып төшә; Ул билгеләгән вакыт җиткәч, әҗәл фәрештәсе килеп җаныбызны суырып ала. Ул бөтен галәм белән идарә итә, диңгез-елгаларны агыза, урман-кырларны үстерә, ел фасылларын алыштыра. Аллаһы Тәгаләнең бу эшләрендә һичбер тиңдәше юк. Бөтен
Сигезенче дәрес: Дога — бер Аллаһның хакы
51
нәрсә — Бер Аның кулында! Аның кодрәтеннән, Аның чиксез гыйлеменнән тыш җирдә дә, күктә дә бер тузан бөртеге кадәр мәхлук та урынын һәм халәтен үзгәртә алмый. Намаз саен кабатлап торган зикерләребез белән без шушы хаклыкны тануыбызны әйтәбез:
ِ ّٰ « َل حو َل و َل ُقو َة إ َِّل ب » ِالل َ َْ َّ
Лә хәулә вә лә кууәтә иллә билләһ — Юктыр һичбер “хәүл” һәм көч-куәт, мәгәр бер Аллаһтан башка. Бөтен көч-куәтнең бер Аллаһ кулында икәне аңлашыла. Әмма нәрсә соң ул “хәүл” дигәне? Бу сүзнең мәгънәсен гыйлем ияләре шулай аңлаталар: “Җир һәм күкләрдә үз урынын, үз халәтен үзгәртә алучы һичбер зат юктыр, мәгәр Аллаһның теләге, Аның кодрәте һәм рөхсәтеннән башка”. Бу зикерләрне кабатлап, без бик зур сүзләр әйтәбез, әмма кайчак үзебез дә нәрсә әйткәнебезне белмибез. Әйе, һәрбер зур һәм кечкенә нәрсә — Аллаһ кулында, барысы да Аңа кайта. Бакчабызда үсеп утыручы агачтагы яфрак та Аның рөхсәтеннән башка җир өстенә төшми. Аллаһ Тәгалә әйтә:
َۡ َ ۡ َّ َ ُ َۡ َ َُ ُ َ َ ِ ت ٱل ۡرض ِ ٰ ﴿ َوما تسق ُط مِن َو َرق ٍة إِل َيعل ُم َها َول ح َّبةٖ ِف ظلم ُّ َو َل َر ۡطب َو َل يَابس إ َّل ف ك َِتٰب ﴾ ٥٩ ني ب م ِ ِ ٍِ ِ ٖ ٖ ٖ
“Аның гыйлеменнән башка агачтагы яфрак та төшмәс, җир куенында бөртек тә качып ятмас. Яшь булса да, корыган булса да — ачык китапта искә алынган” (“Мал-туар”, 59).
Аллаһның мәхлукларын юктан бар итүдә, бөтен галәмнәр белән идарә итүдә һичбер тиңдәше булмаган кебек, колларының да бөтен яшерен һәм ачык кыла торган барча гыйбадәтләренә бер Ул гына лаек. Аның Раббы булуында тиңдәше булмаган кебек, Иләһ булуында да тиңдәше юк.
52
Дога дәресләре
Барлык мәхлуклар бу хаклыкны таныйлар: кояш та, йолдызлар да, елга-диңгезләр дә, үсемлекләр дә, хайваннар да... Алар Аллаһка һичвакыт һичкемне тиңдәш кылмыйлар. Бер Аңа тәсбих әйтеп, Аны гына бөеклиләр. Әмма кешеләр генә Аллаһының җире буйлап йөреп, Аның күге-кояшы ас тында яшәп, Ул биргән ризыкларны ашап, Аның суларын эчеп, Ул биргән һаваны сулап, Үзләренә Аллаһыдан башка хуҗалар, табыну өчен башка иләһләр эзлиләр. Колларның, Хак Хуҗалары була торып, үзләренә башка хуҗа эзләүләре, башкаларга гыйбадәт кылып, аларга кол булып яшәүләре иң зур рәхмәтсезлек һәм иң зур гаделсезлек түгелме?! Локман Хәким үзенең улына нәсыйхәт кылып әйтте:
ۡ َّ َّ ۡ ۡ ُ َ َّ َ ُ ٰ َ ُ ُ َ َ ُ َ ِۡإَوذ قَ َال لُ ۡق َم ٰ ُن ِلب شك بِٱللِۖ إِن ﴿ ت ل ن ب ي ۥ ه ظ ع ي و ه و ِۦ ه ن ِ ِ ِ ٞ ٱلش َك لَ ُظ ۡل ٌم َع ِظ ۡ ِّ ﴾ ١٣ يم “Локман үзенең улына вәгазь буларак әйтте: “Әй, улчыгым, Аллаһыга һичкемне тиңдәш кылма, чөнки ширек — Аллаһка кемне дә булса тиңдәш итү — зур гаделсезлектер” (“Локман”, 13).
Бер Аллаһыга кулларын күтәреп, Бер Аннан гына сорыйсы урында, безгә түгел, үзләренә дә ярдәм итә алмаган зәгыйфь ташларга, агачларга, тауларга, кояш, ай һәм йолдызларга, үз куллары белән ясаган сурәтләргә, сыннарга, ниндидер изге дип санаган җаннарга ялвару иң зур гаделсезлек түгелме? Аллаһ Тәгалә әйтә:
َ ُ ۡ َ َ َّ َّ ُ ُ ُ ۡ َ ۡ ُ ُ َ ۡ َ ٌ َ َّ ۡوهم ون ٱللِ عِباد أمثالكمۖ فٱدع ِ ﴿ إِن ٱلِين تدعون مِن د ُ َ ْ ُ َ ۡ ََۡ ُ ك ۡم إن ُك َ نت ۡم َص ٰ ِدق ﴾ ١٩٤ ِني جيبوا ل ِ ِ فليست
“Сезнең Аллаһтан башка ялварган затларыгыз — сезнең кебек коллардыр. Чакырыгыз аларны, догаларыгызга җавап биреп карасыннар, әгәр хак юлда булсагыз” (“Пәрдә”, 194).
Эчтәлек Беренче дәрес:
Турыдан-туры Аннан сора ... �����������������������������������������������������������������������������5 Дога сүзенең мәгънәсе... �������������������������������������������������������������������������������������6 Кырмысканың догасы да җавапсыз калмас... ��������������������������������������6 Халкыбыз догадан аерылмаган... �����������������������������������������������������������������8 Доганың да тәртибе бар... ����������������������������������������������������������������������������������8
Икенче дәрес:
Доганың Коръәндә искә алынган фазыйләтләре ��������������������������� 10 Дога ул — гыйбадәт �������������������������������������������������������������������������������������������� 11 Дога — бәндәдән, җавап — Раббыдан ������������������������������������������������������ 12 Аллаһка якынайган саен, догасы арта ���������������������������������������������������� 13 Ибраһим догасы ���������������������������������������������������������������������������������������������������� 13 Нух догасы ���������������������������������������������������������������������������������������������������������������� 14 Әюб догасы ��������������������������������������������������������������������������������������������������������������� 15 Җәннәттә дога кылырлар ������������������������������������������������������������������������������� 16
Өченче дәрес:
Пәйгамбәребезнең сөннәте — доганың дәрәҗәсе хакында ���� 17 Доганың иң зур үрнәге ������������������������������������������������������������������������������������� 17 Доганың өстенлеге нәрсәдә? ������������������������������������������������������������������������ 18 Гамәлләрнең бер-берсеннән өстенлеге түбәндәге сәбәпләр белән үзгәрергә мөмкин ���������������������������������������������������������������������������������� 19 Аллаһ сораучы бәндәсен ярата �������������������������������������������������������������������� 22 Дога — иң җиңел гыйбадәт ���������������������������������������������������������������������������� 22 Дога язмышыңны үзгәртер ���������������������������������������������������������������������������� 23
134
Дога дәресләре
Дүртенче дәрес:
Кешенең Аллаһыга һәм Аңа дога кылуда булган мохтаҗлыгы ���������������������������������������������������������������������������������������������������������������� 25 Зур сораулар белән генә түгел... ����������������������������������������������������������������� 26 Аллаһның мөлкәте чиксез ����������������������������������������������������������������������������� 27 Мохтаҗ булмаса да, гыйбадәтебезне ярата ����������������������������������������� 28
Бишенче дәрес:
Аллаһ Тәгаләнең догаларга җавап бирүе ���������������������������������������������� 30 Җаваплар килә торган вакыт ����������������������������������������������������������������������� 31 Җавабы була, әмма... ����������������������������������������������������������������������������������������� 32
Алтынчы дәрес:
Доганың җавабы нигезләнгән шартлар ������������������������������������������������� 35 Сүзләрең калебтән чыксын, ризыгың хәләл булсын ���������������������� 36 Эчтәлеген дөреслә һәм сабыр бул �������������������������������������������������������������� 38
Җиденче дәрес:
Доганың кабул булуына дүрт сәбәп ��������������������������������������������������������� 42 Ашаганың хәләлме? ������������������������������������������������������������������������������������������� 43 Пәйгамбәребез үзенең хәдисендә доганың кабул булуына дүрт сәбәп ����������������������������������������������������������������������������������������������������������������� 46
Сигезенче дәрес:
Дога — бер Аллаһның хакы ����������������������������������������������������������������������������� 50 Ширекнең иң зур ишеге ����������������������������������������������������������������������������������� 53
Тугызынчы дәрес:
Аллаһка якынаю юллары — тәвәссүл ������������������������������������������������������ 57
Унынчы дәрес: Тәвәссүлнең мәгънәсен аңлауда булган хаталар ����������������������������� 66
Унберенче дәрес:
Догаларыбыз кабул була торган вакытлар һәм халәтләр ��������� 72
Уникенче дәрес:
Кемнәрнең догалары кабул була? ���������������������������������������������������������������� 81
Унөченче дәрес:
Тәүбә һәм истигъфардан башлансын догаларың ��������������������������� 88
Эчтәлек
135
Ундүртенче дәрес:
Аллаһыны сөенечле вакытларыңда искә алсаң, Ул сине авыр вакытыңда исенә алыр �������������������������������������������������������������������������� 95 Башыңа төшкәч кенә гыйбадәт кылма ��������������������������������������������������� 96 Юныс белән Фиргавен мисалы... ���������������������������������������������������������������� 98
Унбишенче дәрес:
Догаңны Раббыңа шөкер сүзләреннән, илчесенә салават әйтүдән башла ���������������������������������������������������������������������������������������������������������101 Пәйгамбәребезгә салават ������������������������������������������������������������������������������104
Уналтынчы дәрес:
Кардәшләрең өчен дога кылу �����������������������������������������������������������������������106 Авыру кардәшләребез �������������������������������������������������������������������������������������107 Әрвахлар өчен дога кылу ������������������������������������������������������������������������������108 Иминлек нигъмәтен югалтучы кардәшләребез ������������������������������109 Мохтаҗлыкта көн күрүче кардәшләребезгә �������������������������������������110 Кардәшләребез өчен кылынган догаларның да иң изгесе — истигъфар кылу ��������������������������������������������������������������������������������������������������111
Унҗиденче дәрес:
Бер-береңне каргарга ярамый ���������������������������������������������������������������������115 Файдасыз кешенең зыяны тимәсә — файда булыр �����������������������116 Сәхабәләргә тимәгез ����������������������������������������������������������������������������������������117 Үлгәннәрне сүкмәгез ���������������������������������������������������������������������������������������118 Кайбер гөнаһлар өчен ләгънәт кылу ������������������������������������������������������118
Унсигезенче дәрес:
Әти-әниең һәм туганнарың өчен дога кылу �������������������������������������120
Унтугызынчы дәрес:
Дога кылганда нәрсәләргә игътибар бирергә? �������������������������������125 Дөнья һәм ахирәт өчен ирекле дога үрнәкләре �������������������������������126 Йомгаклау сүзе ��������������������������������������������������������������������������������������������������������130