Хамза и его друзья на татарском

Page 1

автор: Макарова Дина

Хәмзә һәм дуслары

рәссам: Алтынов Илдар


ББК 86 16 Тат И-13

Макарова Дина Хәмзә һәм дуслары: пәйгамбәрләр тормышы үрнәгендә – дини-тәрбияви хикәяләр, Казан: «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы, 2013. – 80 бит.

Рәссам: Илдар Алтынов

«Рисалә» нәшрияты автор һәм авторлык хокукларга ия булучыларны хезмәттәшлеккә чакыра. Безнең адрес: Татарстан, Түбән Кама шәһәре, 59 нчы йорт тел.: +7(917)258-63-16, e-mail: risalacentr@gmail.com

Балалар азсалар яки артык шук булсалар нәрсә эшләргә? Катгый тыю белән генә бу мәсьәләне хәл итеп булырмы? Безнеңчә, баланы үзенең тотышына дөрес бәя бирергә өйрәтү күпкә мөһимрәк һәм отышлырак. Шул очракта гына ул үзенең эшләре өчен җаваплылык тоячак. Бу китап пәйгамбәрләр белән килеп чыккан төрле вакыйгаларны һәм аларның төрле сынаулы хәлләрне уңышлы гына җиңеп чыгуларын тасвирлый. Ә аларны балаларга үрнәк итеп Мөхәммәд бабай сөйли. Шулай итеп кечкенә генә шәһәрчектә урнашка бер ишегалдында яшәүче балалар пәйгамбәрләр тормышын үзләренә өлге итеп алалар һәм үз тормыш кыенлыкларын пәйгамбәрләр үрнәгендә хәл итәргә өйрәнәләр.

© «Рисаля», 2013 Барлык хокуклар сакланган. Китапны яңадан бастырып чыгару, өлешчә яки тулысынча нәшер итү хокук иясенең язмача рөхсәте белән генә мөмкин.


Бер шәһәрчекнең ямь-яшел урамында тупыл яфракларына күмелеп зур булмаган ике катлы йорт утыра. Бу гап-гади йорт, ләкин монда бик күп малайлар һәм кызлар яши, ә араларында иң шугы – Хәмзә. Хәмзәгә җиде яшь. Аның дуслары күп – Рәсүл, Йосыф, Денис һәм башкалар. Малайлар күп вакытларын бергә уздыралар, төрле уеннар уйлап табып, идән астына төшәләр, чорма башларына менәләр, ә кайвакытта бергә шаярып та алалар. Ләкин иң якын дусты итеп Хәмзә Мөхәммәд бабайны күрә. Малайга берәр сорау, аңлашылмаган мәсьәлә буенча җавап кирәк булганда, ул: – Мөхәммәд бабай! – дип аны чакыра. Бу ишегалдында һәр иртә бертөрле башлана: беренче булып ишектән Мөхәммәд бабай чыга. Ишегалдына чыгып утыргач, кулына атналык газетаны алып, ул, бер хәрефен дә калдырмый, аны укып чыга. Аның артыннан Хәмзә йөгереп чыга – яңа көн туганын хәбәр итеп, аны кояшның беренче нурлары уята. Малай Хәмзә бабай янына килеп утыра, аның борынындагы сипкелләр кызыл-сары булып күренә. Бабай белән Хәмзә арасындагы дуслык песи балалары белән бәйле вакыйгадан соң аеруча ныгыды.

3


Хәмзә гафу итәргә өйрәнә

4

Бер көнне Хәмзә, гадәттәгечә, күтәренке кәеф белән уянды – малай Аллаһ тарафыннан бирелгән һәр көннең кадерен белергә өйрәнгән иде. «Чормага менеп карыйм әле: бәлки Мыраубикә песи балалары алып кайткандыр?» – дип уйлады ул. Мыраубикә – урам песие, аны бар балалар да ярата. Хәмзә коридорга йөгереп чыкты – анда чормага илтүче баскыч бар иде. Әлеге баскычтан менеп, ул башын чорма ишегенә тыкты да песине чакыра башлады: – Пес-пес-пес! Беренче чакырудан ук гел аның янына йөгереп килә торган песине көтеп арыгач, малай чорманың эченә ук узды һәм шунда Мыраубикәне күреп алды. Песи чорма чатында калдырылган иске чүпрәкләр өстенә җәелеп яткан хәлдә бик канәгать мырлый иде. Аның йөзендә рәхәтлек чалымнары сизелә. – Мыраубикә! – дип шаккатты Хәмзә һәм тиз генә аска төшеп, ишегалдына йөгерде. – Мыраубикәнең балалары бар! – дип кычкырды ул. Урам себерүче Рөстәм абый гына кашларын җыерып, сорады: – Ничәү? – Биш, биш! – шатлыгыннан малай бер урында сикерә башлады. – Бакчага алып китәргә кирәк, монда мәче туе ясап ятасы юк! – дип мыгырдады Рөстәм абый. Хәмзә туктап калды. Урам себерүченең сүзләре аның шатлыгын бер мизгелдә чәлпәрәмә китерде. Ул тиз генә борылды да Мыраубикә янына йөгерде. – Бирмим! Бирмим! – дип кабатлады ул кат-кат. Хәмзә көне буе диярлек мәче янында утырды. Ул аңа сөт салып бирде. Мыраубикәнең балаларын карап, сөтне бер-ике тамчы гына капканын күреп, малай бик


борчылды. Кичен чормадан төшкәч, Хәмзә әнисе белән сөйләшергә теләде: урам себерүчедән саклап калыр өчен, ул әнисеннән песиләрне вакытлыча өйгә алып кайтырга рөхсәт сорамакчы иде. Ләкин малай өйгә кайтканда соң иде инде, әнисенең арыганлыгын белеп, Хәмзә әлеге сөйләшүне киләсе көннең иртәсенә калдырырга булды. Ул озак кына йоклап китә алмый интекте – аңа урам себерүче түбәдә йөри кебек тоелды. Борчылудан тәмам арып, ул, ниһаять, йоклап китте. Кояш нурлары тупылларга кагылуга ук, Хәмзә күзләрен ачып җибәрде һәм, Мыраубикәне исенә төшереп, сикереп торды. Бер минут та узмады, ул инде чормага менеп җиткән иде. Мыраубикә яткан урынга килгәндә, Хәмзәнең йөрәге дөп-дөп типте, ләкин анда инде берни дә юк иде. «Бәлки Мыраубикә балаларын үзе алып киткәндер?» – дип уйлады ул, як-ягына каранып, ләкин шул вакытта аның карашы аска – ишегалдына төште. – Шырк, шырк, – дигән тавышлар килә иде аннан: Рөстәм абый себеркесе белән себерә иде. Кинәт ул туктап, җыерылган кашлары астыннан чормага караш ташлады һәм, малайны күреп, борылырга ашыкты һәм янә эшенә кереште. «Аның эше!» – дип уйлады Хәмзә, күз яшьләреннән аның бугазына төер тыгылды һәм ул көчсезләнеп идәнгә утырды. Күз алдына коточкыч сурәт килде: имеш, Рөстәм абый песине балалары белән беркем яшәми торган бакчада калдырып китә... – Гомеремдә гафу итмим! – дип пышылдады Хәмзә, яшьләрен йота-йота. Көне буе аны урамда беркем күрмәде. Икенче көнне подъезддан чыгып килгәндә, Мөхәммәд бабай гаҗәпләнүеннән авызын гына ачты: сарайлар түбәсенә карачкы ясап куелган иде. Якынрак килгәч, ул анда: «Рөстәм абый» дигән язуны укыды. «Эх, бу малайны!» – дип, хәлнең нидә икәнен аңлап

5


6

алды карт, Рөстәм абыйның мәчеләрне алып китәргә кирәклеге турында әйткән вакытта Хәмзәнең күзләрен исенә төшереп. Олылар малайның әлеге эше турында сөйләшеп торалар иде. Берәүләр көлеп караса, икенчеләре аны әрли иде. – Менеп алырга кирәк инде! – диештеләр алар, кызлар гына карачкыга бармак төртеп көлеште. – Күрсәм, бирәм мин аның кирәген! – диде күрше подъездда яшәүче сантехник Толя абый. – Кирәкми! – диде Мөхәммәд бабай урамда җыелганнарга. – Мин малай белән үзем сөйләшермен. Бераздан карачкыны түбәдән алып ташладылар, Рөстәм абый аннан соң әле бик озак кәефсез йөрде. Мөхәммәд бабай Хәмзәне бер җирдә дә таба алмады. Кич җиткәч кенә ул аны йорт артында күреп алды – бүрәнәләргә утырган Хәмзә рогатка ясый иде. – Синең яныңа утырсам, каршы килмисеңме? – дип сорады карт. – Миңа нәрсә соң, утыр, – диде Хәмзә, ату коралын тиз-тиз ясап бетерергә тырышып. – Пычагың үтми ич, – диде Мөхәммәд бабай. – Әйе, – дип ризалашты малай, – бөтенләй үтмәс булган. – Күзләренең кырые белән генә бабайга карап, ул аңа серен чиште: – Бетерәм дә түбәгә менеп, һәр иртә саен Рөстәм абыйга ата торган булам! – Син нәрсә?! – дип гаҗәпләнде карт. – Шәп уйлап таптыммы? – Хәмзәнең күзләре сугышчыныкы кебек ялтырап куйды, ул рогаткасын кулына алды да төбәгән рәвеш ясады. – Песиләрне ничек кыерсытырга икәнен белер! – Син Рөстәм абыйга бик ачулымы? – дип сорады Мөхәммәд бабай, бераз дәшми торгач. – Әлбәттә! – диде Хәмзә. – Ул песи балаларын алып китте, шуның өчен мин үч алачакмын!


– Әйе, ул бик начар эшләде. Ләкин Аллаһтан курыкса, ул беркайчан да алай эшләмәс иде, – диде карт, – ничек кенә булмасын, аны Аллаһ кына җәзалый ала. – Ул чормага мин йоклаганда кергән, – дип әйтте Хәмзә, кашларын җыерып, – качып кына, карак кебек! Аллаһ аны җәзаласын иде! – Тукта, тукта! – дип тынычландыра башлады аны Мөхәммәд бабай, – безнең беребез дә икенчебезгә начарлык теләргә тиеш түгел! Аллаһ кешене үзенә начарлык кылганнарны җәзалар өчен түгел, ә яхшылык эшләр өчен яраткан! Әйт әле, – ул игътибар белән Хәмзәнең күзенә карады, – син кешенең батуын күрсәң, аңа кул бирәчәксеңме? – Әлбәттә! – дип җавап бирде Хәмзә. – Монда да кеше бата, аңлыйсыңмы? – Юк. – Ул үзенең гөнаһларында, шәйтан вәсвәсәсендә бата, ул буталган. Хәмзә бер сүз дәшмәде. – Гаделсезлек күрсәң, нәрсә эшләргә кирәк? – Җәзаларга, – дип шунда ук җавап кайтарды Хәмзә. – Килешәм, – диде карт, – ләкин син бер нәрсәне исәпкә алмадың, – ул торды да бүрәнәләр арасыннан йөри башлады, – син Рөстәм абыең өчен сайлаган җәза аны үзгәртер микән? Аннан соң ул хайваннарга карата миһербанлырак булырмы? – Юк, – дип борын астыннан гына җавап бирде Хәмзә. – Ул тагын да усалрак булачак, килешәсеңме? Хәмзә килешеп башын селкеде. – Димәк, синең гамәлләрең бернинди нәтиҗә бирмәячәк, киресенчә генә! Карт малай янына утырып, аны җилкәләреннән кочаклап алды да тыныч кына әйтте: – Рөстәм абыеңның куркыту сүзләрен ишеткәч, син, ачуланып, китеп барырга тиеш түгел идең! Чын мөселман

7


8

буларак, син аңа дөрес гамәл кылмавын аңлатырга тиеш идең. Мыраубикә – ишегалдындагы һәркемнең мәчесе бит, аны бөтенесе ярата. – Ләкин мин бит аңа бик ачуландым! – Килешәм, ул сине бик каты кыерсытты, үпкәләтте. Ләкин без, кешеләр, бер-беребезгә карата шәфкатьле булырга тиешбез. Аллаһ та Рөстәм абыйны әлеге гамәле өчен шунда ук җәзаламады, ә бит Аллаһ аңа теләсәнинди җәза бирә ала иде. Ә син, кечкенә малай була торып, аннан үч алырга телисең! Хәмзә бер сүз дә дәшмәде, аның куллары гына бераз әкренрәк эшли башлады. – Әйдә, мин сиңа чынбарлыкта булган бер хикәя сөйлим, – дип тәкъдим итте карт, – начарлыкка начарлык белән җавап бирергәме, әллә аларны кичерергәме икәнлеген син аннары үзең хәл итәрсең. Хәмзә чак кына башын чайкады. Бераз дәшми торгач, Мөхәммәд бабай сүзен башлады. – Якуб Пәйгамбәр Фәләстыйн җирләрендә туган һәм шунда яшәгән. Аның 12 улы булган. Иң кечкенә улын – Йосыфны ул барыннан да күбрәк яраткан. Малай туар алдыннан Җәбраил фәрештә Якуб янына килеп, болай дигән: – Синең бик матур бер малаең туачак. Йосыф бик акыллы һәм киң күңелле малай булып үскән. Әтисе аңа карата аеруча назлы булган. Моны күргән абыйларының йөрәкләре ачу һәм көнләшәү хисе белән тулган. Беркөнне Йосыф хикмәтле бер төш күргән. Төшендә 11 планета, кояш һәм ай аңа хөрмәт күрсәтеп баш игәннәр, ди. Малай үз төшен әтисенә сөйләгән, Якуб пәйгамбәр исә Аллаһның улына кешеләр арасында аерым – хөрмәтле урын насыйп итүен аңлаган. «Ул минем кебек үк пәйгамбәр булачак!» – дип уйлап куйган Якуб, һәм, олы абыйлары аңа начарлык эшләр дип, малайга төше турында беркемгә дә сөйләргә рөхсәт бирмәгән.


Шул көннән әти кеше малаена карата тагын да игътибарлырак була башлаган. Үз мәшәкатьләренә чумган ата олы улларының ярсуы көннән-көн арта баруын сизмәгән. Көн артыннан көн уза торган. Абыйлары Йосыфка каршы бер әшәкелек уйлап табалар. Шәйтан аларның күзләрен күрә алмау хисе белән томалый, колакларына кече энеләрен үтерү уен пышылдый. Моңа алмашка ул аларга әтисенең мәхәббәтен вәгъдә итә. Абыйлары әтиләре янына килеп, кече энеләрен үзләре белән һава суларга алып чыгарга рөхсәт сорыйлар. Әтиләреннән рөхсәт алгач, алар малайны чүлгә алып барып, тирән коега ташлыйлар. – Чыгарыгыз мине! – дип, яшьләренә буылып, кычкыра кечкенә Йосыф, ләкин абыйларының ераклашкан адымнары гына ишетелә. Кайткач, абыйлары әтисенә кайгылы хәбәр җиткерә: – Әти! Без алай булыр дип уйламадык, теләмәдек, ләкин синең яраткан улыңны саклап кала алмадык! Без чүлдә уйнап, йөгереп йөргәндә, Йосыфны бүре тотып алды һәм ашап бетерде. Аның нибары күлмәге генә калды... Якуб Пәйгамбәр олы улларының сүзләрен кабул итми, аларга ышана алмый, ул Аллаһка күбрәк дога кыла башлый, әлеге кайгыны кичерергә көч сорый. Якуб улы белән очрашуга бер дә өметен өзми, ул Аллаһка һәр нәрсә өчен рәхмәтле була. Тик көне-төне яшь түгүдән аның күзләре сукырая. Аллаһ Йосыфны ялгызын калдырмый. Кәрван белән үтеп барган сәүдәгәрләр аны коедан чыгара. Су алырга дип коега иелгәч, алар анда малайны табалар. Сәүдәгәрләр аны Мисырга алып китәләр, анда Йосыфны Мисыр җитәкчесенә саталар, ул аны улы булыр дип өметләнеп ала. Шулай еллар үтеп китә. Йосыф Мисыр патшасы йортында яши, ул зур үскәч, Аллаһ аңа сынау җибәрә. Йосыфны нахакка гаепләп зинданга ябалар, анда ул озак

9


10


елларын үткәрә. Ирегеннән мәхрүм ителгән вакытында егет күп итеп дога кыла, аның белән бергә яшәгән ике тоткын, аның диндарлыгына шакката. Зинданда Йосыфның төш юрау сәләте ачыла. Күршесенең бер төшен ул болай юрый: – Син падишаһның колы булып, аны шәраб белән сыйлаячаксың, - ди һәм шул кешегә үзенең йомышын да әйтә: – Зинданнан чыккач, падишаһка җиткер: мин монда гаделсезлек аркасында эләктем. Тоткын аның гозерен җиткерергә сүз бирә, ләкин зинданнан чыгу белән үк вәгъдәсен оныта. Шулай итеп Йосыф төрмәдә тагын берничә елын үткәрә. Беркөнне падишаһ үзенең сараендагы галимнәрне чакырып ала. Алардан: – Минем төшемә җиде таза һәм җиде ябык сыер керде. Тазалары ябыкларын ашап бетерде. Сезнең кайсыгыз бу төшне юрый ала? – дип сорый. Ләкин берәү дә падишаһка җавап бирә алмый. Һәм шул вакытта аның хезмәтчесе Йосыфны исенә төшерә һәм аның турында падишаһка хәбәр итәргә ашыга. Падишаһ аңа күргән төшен сөйләргә куша, Йосыф аны болай юрый: – Беренче җиде ел уңышлы, аннан соңгы җиде ел уңышсыз булачак. Шуңа күрә авыр көннәр өчен орлык аерып калдырмасагыз, Мисыр халкы ачлыктан интегәчәк. Падишаһ зирәк Йосыфны бик ошата һәм аны үзенең хезмәтчесе итеп калдыра. Йосыф зинданнан чыгарыла һәм падишаһ казнасында эшли башлый. Җиде ел узып, патша сарайлары орлык белән тулгач, Мисырга һәм аның янындагы башка җирләргә корылык килә. Бу афәттән күп кеше зыян күрә, үзенә ризык табар өчен алар чит илләргә юнәләләр. Мондый авыр көннәрдә Мисырның ашлыкка бай булуы турында сүз

11


12

еракларга тарала – ачтан үлмәс өчен кешеләр гаиләләре белән монда килә башлый. Йосыфның ачлыктан интеккән абыйлары да бер көнне Мисырга килә. Орлыкны бүлү өчен җаваплы Йосыф каршына килеп баскач, ул абыйларын шундук танып ала, ләкин агайлары кече энеләрен танымыйлар. Ә Йосыф аларны таныганын сиздерми, бары тик орлыкның тиешле күләмен үлчәп бирә. Кечкенә энесе Бениаминны бик сагынган Йосыф Мисырга килгәч, аны патша сараенда яшәргә калдыра. Бениаминны кире кайтарыр өчен, әтиләре кушуы буенча Мисырга икенче тапкыр килгән абыйларына Йосыф: – Кече энегез белән ни кылуыгыз, аңа карата ничек явыз булуыгызны исегезгә төшерегез! – дип әйтә. – Йосыф, синме бу? – дип, үз күзләренә ышана алмый абыйлары. – Әйе, – дип җавап кайтара Йосыф, – мин сезнең энегез, күп еллар элек коега ташлап калдырган энегез. Абыйлары Йосыфтан чын күңелдән гафу үтенә, күп еллар элек кылган золымнары өчен тәүбәгә киләләр. Күзләрендә яшь тамчылары күргәч, егет агайларына ышана. Барлык сынау һәм авырлыкларның Аллаһ иркендә булуын белгән Йосыф аларны гафу итә. Картайган әти-әнисен тизрәк күрергә теләгән Йосыф абыйларын туган җирләренә җибәрә. Аллаһ кушуы буенча пәйгамбәр аларга үзенең күлмәген бирә. Аны әтисенең битенә тидергәч, картның күрми башлаган күзләре сәламәтләнергә тиеш була. Һәм менә сәяхәттән кайткан абыйлары әтисенең йортына керә. Шатлыклы хәбәр әйтер өчен алар аның янына ашыга. Йосыф пәйгамбәр киңәше буенча, сөйләүләрен тәмамлагач, алар әтиләренең йөзенә аның югалган улының күлмәген каплый. Күлмәк әтиләренең йөзенә тиюгә үк картның сукыр күзләре янә күрә башлый.


Бергәләшеп алар Мисырга юл тоталар, анда күп еллар буе бер-берсен күрми яшәгән ата белән ул очраша. Шул вакытлардагы гореф-гадәтләр буенча, аның Мисырдагы югары вазыйфасын хөрмәт итү йөзеннән Йосыфның әтиәнисе һәм 11 абыйсы аның алдында тезләнеп баш ия. Моны күреп, Йосыф үзенең төшен исенә төшерә: кояш, ай һәм 11 йолдыз аның алдында тезләнгән иде. Шунда ук ул аңлап ала да: – Әти! Минем төшем тормышка ашты, – дип әйтә. Шатлыгыннан Йосыф Аллаһка мөрәҗәгать итә: – Йә Аллаһ! Син миңа гел ярдәм иттең. Син мине Үзең яраткан һәм миңа файдалы булган бар нәрсәгә өйрәттең. Син гел мине якладың, Синең ярдәмең белән хакимлегем һәм байлыгым бар, Синең ярдәмең белән мин төшләрне юрау сәләтенә ия булдым. Йә күкләр һәм җирләрне бар кылучы! Син минем Яклаучым һәм Хуҗам, Бөек, Шәфкатьле һәм Мәрхәмәтле. Син – көчлеләрнең, көчсезләрнең, байларның һәм ярлыларның, бар кешеләрнең Аллаһы. Аллаһым, миңа мөселман булып үләргә насыйп ит, Синең боерыкларыңны үтәүче һәм Синең теләгеңә буйсынучы буларак мине Үз яныңа кабул ит! Әлеге очрашудан соң Йосыфның әти-әнисе һәм абыйлары Мисырда кала. Аллаһ аларны кавыштыра һәм башка беркайчан да аермый, ә туганнар арасындагы дуслык ныгый гына... Мөхәммәд бабай сүзен тәмамлаганда, Хәмзә ботакны юнаудан туктаган иде инде. – Аллаһ Йосыфның абыйларын гафу иттеме соң? – дип сорады ул. – Колларының чын күңелдән тәүбә итүләрен күргәндә, Аллаһ аларны гафу итә. Кыерсыткан кеше үзенең гаебен танымаган очракта да, кешеләр бер-берсен гафу итәргә тиеш – дип җавап кайтарды Мөхәммәд бабай. – Әйе... Йосыф бик яхшы кеше булган, – дип уйланып әйтте Хәмзә, – мин дә аңа охшарга теләр идем.

13


14

Мөгаен, Аллаһ мине дә моның өчен бүләкләр иде? – Әлбәттә, – дип башын чайкады бабай, – Аллаһның ризалыгын чын күңелдән теләп, сине кыерсыткан кешеләрне гафу итсәң, кешеләр дә сиңа карата яхшырак була башлаячак. – Мин тырышырмын, ләкин сүз бирә алмыйм, – дип пышылдады Хәмзә, бабай артыннан өйгә таба юнәлеп. Тулы ай төнге ишегалдын яктырта иде, аның нурлары астында ике кеше Йосыф пәйгамбәрнең катлаулы тормышы турында уйлана-уйлана өйгә таба атлады. Ләкин иң гаҗәбе соңыннан булды. Берничә көннән соң Хәмзә, коридор буйлап барганда, таныш тавыш ишетте: «Мияу». Чормага менгәч, ул чатта Мыраубикә һәм аның балаларын күреп алды. Аларны анда кем һәм ничек китергәнлеге сер булып калды...

Укытучы яхшырак белә Хәмзә кәрзиннәрне яхшы үрә иде. Беренче кәрзинен ул әнисенә бүләккә дип үрде. Моңа аны Мөхәммәд бабасы өйрәтте. Ләкин әлеге дәресләр аңа җиңел бирелмәде... Яз көне талларның суы кимегәндә, ботаклар җыяр өчен алар якындагы инешкә берничә тапкыр бардылар. – Нинди озын! – дип кычкырды Хәмзә, тал чыбыгын кисеп алып. Ул озын һәм сыгылмалы иде, аннан кәрзин үрүе бик җиңел тоелды. Ләкин карт үрергә ашыкмады. Ул Хәмзәгә әлеге эшне ничек башкарырга кирәклеген күрсәткәнче өч атнадан күбрәк вакыт узды. – Мөхәммәд бабай! – дип авыр сулап куйды Хәмзә, алар чираттагы тапкыр ботаклар артыннан киткәч. – Без инде дүртенче тапкыр барабыз, кечкенә генә бер кәрзин булса да үрик инде! – Ашыкма, Хәмзә, һәр нәрсәнең үз вакыты бар, –


дип җавап бирде бабай, ботакларны ашыкмыйча гына чираттагы кочакка бәйләп. – Алар нәрсә, качалармы әллә? – дип канәгатьсезлеген белдерде малай. – Нәрсәгә безгә шуның кадәр күп тал? – Менә монысын син дөрес сорадың, – диде Мөхәммәд бабай. – Без хәзер синең белән аларны күп итеп җыярга тиеш, чөнки талларның су агызуы бары тик көз көне генә булачак. Ләкин Хәмзә картны тыңламый иде инде – ауган агачка утырып, борынын турсайткан килеш, ул бабай артыннан күзәтә башлады. «Инде кыш башыннан кәрҗин үрергә өйрәтергә сорадым, ә ул инде атна буе мине бу ботакларны җыярга мәҗбүр итә, – дип уйлап куйды Хәмзә. – Әле аларны күбрәк җыярга гына телидер, өйрәтергә җыенмыйдыр да». – Аннары аларны ике атнага суга салып куябыз, – дип дәвам итте Мөхәммәд бабай, – аннары берничә сәгать кайнатачакбыз, аннары һәрберсен каерысыннан чистартабыз, яхшы гына итеп киптерәбез... Хәмзә колакларын томаларга теләде. – Нигә кайнатырга инде? – дип киреләнде ул. – Менә бит, болай да бөгелә! – Хәмзә бер ботакны алды да җиңел генә берничә тапкыр бармагына урады. – Юк, дустым, болай бармый! – дип аңа таба борылды Мөхәммәд бабай, - бөгелү генә җитми. Агачның сары, матур булуы, кипкәч тә сынмавы кирәк. Ул каралмасын өчен мичкәдәге суны һәр көнне алыштырып торачакбыз. Бу эшне сиңа тапшырырбыз. – Нәрсә? – дип күңелсезләнеп сузды Хәмзә. – Бер кәрзин өчен шуның кадәр эшме?! – Ә син ничек дип уйладың? Өйгә кайтканда Хәмзә карт артыннан теләр-теләмәс кенә атлады. Аның кәефе бөтенләй кырылган иде. «Болай булмый, – дип уйлады ул, – ботакларны кайнатырга... Бабай үзенә ярдәмче генә табарга теләгәндер...»

15


16

Икенче көнне Хәмзәдән җилләр исте. Ботаклар артыннан берничә тапкыр барганнан соң аның кәрзин үрергә өйрәнү теләге юкка чыкты. Мөхәммәд бабай вакытын бушка сарыф итмәде. Бер айдан соң аның алдында сары, шома ботаклар ята иде. Карт имән күләгәсе астында урнашып, ул тал ботакларын кочакларга бүлергә тотынды. – Абау, нинди матур! – дип хисләрен яшерә алмады Хәмзә, бабай янында туктап. Аның үз эшләре буенча үтеп барышы иде. – Син ялкау икәнсең! – дип, Мөхәммәд бабай сынаулы карашын малайга ташлады. – Әллә син мине алдалый дип тә уйладыңмы? Нәрсә җавап бирергә белмичә, Хәмзә карашын читкә юнәлтте. – Ярар, утыр, – дип йомшарды Мөхәммәд бабай. – Өйрәнәсеңме соң? Хәмзәнең күз алдында матур кәрзиннәр пәйда булды. Мөхәммәд бабайның фатирында торган кәрзиннәрнең берсе аның күңеленә аеруча хуш килгән иде. – Өйрәнәм, – дип тыныч кына җавап бирде ул. – Ялкауланмыйсыңмы соң? Хәмзә берсүзсез башын чайкады. – Ярар, утыр, – дип бабай эскәмиягә күрсәтте, – һәм игътибар белән мине тыңла. Мин сиңа сабырлыкка өйрәтә торган бер хикәя сөйләрмен. Күп еллар элек яшәгән Муса пәйгамбәр – бик зирәк кеше булган. Шуңа да карамастан, ул гомере буе белемгә омтылган. Бервакыт әлеге омтылышы аны озак сәяхәткә чыгарга мәҗбүр итә – Аллаһ кушуы буенча, ул анда гаять акыллы бер кеше белән очрашырга тиеш була. – Ике диңгез кушылган урынга җиткәнче сәяхәт итәчәкмен, әлеге кешене мин шунда очратырга тиеш, – дип әйтә Муса үзенең хезмәтчесенә. Шуннан соң алар юлга чыга. Алар диңгезгә җитүгә, үзләренә ашарга дип


алган балык гаҗәп рәвештә терелә дә, диңгез суына тиюгә, йөзеп тә китә. Шулай алар үз юлын дәвам итәләр. Муса үзенең хезмәтчесе белән бара торгач, бик арыйлар һәм тамак ялгап алырга туктыйлар. – Балык турында ничек оныта алдым мин? – дип гаҗәпләнде хезмәтчесе. – Мин аны су янында калдырдым, ә ул гаҗәп рәвештә терелде. Шәйтан мине аның турында онытырга мәҗбүр итте. Шул вакытта балык югалткан җирдә үзенә кирәкле кешене очратырга тиешлеген исенә төшереп: – Безгә нәкъ шул кирәк тә! – диде пәйгамбәр. Үзләренең эзләре буенча алар кире диңгез янына кайта. – Хидр, – дип мөрәҗәгать итте Муса ярда күргән кешегә, – Аллаһ сиңа миннән күбрәк белем һәм зирәклек биргән. Аллаһның сиңа биргән белемен өйрәнер өчен, синең белән сәяхәт итәргә рөхсәт ит! – Минем янымда булырга рөхсәт бирәм, – дип җавап бирә ул, – ләкин, син мин эшләгән эшләргә тыныч кына карый алмаячаксың. – Аллаһ теләсә, минем нинди сабырлыкка ия булуымны белерсең, – дип, зур ышаныч белән әйтте аңа Муса. – Ярар, – дип ризалашты Хидр, – минем белән барырсың. Ләкин миңа сорау бирүдән тыелып торырга кирәк булачак, вакыты җиткәч, мин сиңа үзем барын да сөйләп бирермен. Алар икәүләшеп юлны дәвам итә. Хидр һәм Муса корабка утыргач, Муса Хидрның корабта тишек ясавын күреп ала. – Син кешеләрне батырырга уйладыңмы? – ди түзмичә Муса. – Син зур гөнаһ кыласың! – Мин бит сиңа сораулар бирмәскә дип алдан әйтеп куйдым! – дип аны гаепләп әйтә Хидр. Муса гафу үтенергә мәҗбүр була, Хидр аны гафу итеп, үзе белән сәяхәтне дәвам итәргә рөхсәт бирә.

17


18


Алар сәяхәтне каршыларына бер малай очраганга кадәр дәвам итәләр. Кинәт Хидр ул малайны үтерә. Пәйгамбәрнең йөрәге түзми: – Бер гаепсез җанны ничек үтерә алдың? Хидр, ачулы Мусаны, беренче тапкыр әйткән сүзләре белән туктата. – Гафу ит мине, – диде пәйгамбәр, – сүзеңнән тагын бер кат чыксам, юлыңны ялгыз гына дәвам итә аласың. Алар юлларын дәвам итеп, бер авылга килеп җитәләр. Авыл кешеләре юлчыларны йортларына кертергә теләми. Кунарга урыны, ашарга ризыгы булмаган Муса белән Хидр искелегеннән менә-менә ишелә дип торган стена янына киләләр. Мусаны гаҗәпкә салып, Хидр әлеге стенаны төзекләндерергә тотына. – Нишлисең соң син? – дип сорый аннан пәйгамбәр. – Әлеге авылда яшәүчеләр безгә карата кунакчыллык күрсәтмәде, ә син аларның стенасын төзекләндерәсеңме? – Без алга таба бергә сәяхәт итә алмыйбыз, – дип җавап бирде Хидр. – Син биргән вәгъдәңне 3 тапкыр боздың. Ләкин мин сиңа аерылышканчы, беренче карашка, дөрес булмаган гамәлләремнең мәгънәсен аңлатам. Мин төбен тишкән кораб гади диңгезчеләрнеке иде. Миңа бер хәбәр килеп иреште: төзек булган бар корабларны тартып ала торган явыз патша аларның җирләреннән узарга тиеш иде. Корабны әлеге патша кулына төшермәс өчен, мин аны тиштем. Мин үтергән малай күп гөнаһлар кылырга тиеш иде. Ул әти-әнисен кыерсытып, аларга күп бәхетсезлекләр китерер иде. Аның урынына Аллаһ аларга диндар бала бүләк итәчәк – ул чиста күңелле булачак һәм әти-әнисен хөрмәт итәчәк. Мин төзекләндергән стена исә, шәһәрдәге ике малайныкы иде. Аларның әтиләре изге кеше була, ләкин иртә үлеп китә, малайлар ятим кала. Аллаһ миңа әлеге стена астында байлык барлыгы турында хәбәр итте. Мин әлеге стенаны ул байлыкны

19


20

малайлар гына таба алырлык итеп төзекләндердем. Мин барлык гамәлләремне үз теләгем белән түгел, Аллаһ кушуы буенча кылдым. Бабай тынып калды. Бу вакытта исә Хәмзә аның бармакларыннан күзен ала алмады – сугышта ике бармагын югалтуга карамастан, Мөхәммәд бабайның куллары инде кәрзиннең төбен үреп бетереп, кырыйларына керешкән иделәр. – Укучы белән укытучы бергә эшләгән эшләрен төрлечә күрә, – дип аңлатты Мөхәммәд бабай. – Ләкин укучы шуны онытырга тиеш түгел: укытучы үзенең эше хакында күбрәк белә. Шуңа күрә, аның гамәлләре беренче карашка сәер булып тоелса да, түзем булырга кирәк, чөнки нәтиҗәдә укытучы сүзе барыбер дөрес булып чыгачак. Беренче кәрзинемне мин 10 яшемдә үрдем, – дип дәвам итте бабай. – Хәтерлим, мин дә әтигә ачулана идем, тизрәк үрә башларга теләдем. Ләкин тыйнак булганга, мин аңа каршы бер сүз дә әйтә алмадым, – диде Мөхәммәд бабай һәм бер мизгелгә тынып калды. Хатирәләр аның карашын моңсуландырды. – Ә хәзер сезнең кәрзинне сатып алыр өчен кешеләр хәтта күрше йортлардан да килә! – дип аның кәефен күтәрергә тырышты малай. – Сезнең хикәяләрегез миңа үземне дөрес тотарга өйрәтә! – Һәрвакыт сабыр бул, акыллым, – дип бабай аны башыннан сыйпады, – түземлек өчен Кыямәт көнендә Аллаһның бүләге зур булачак. – Мин түзәр идем, – дип серен чиште Хәмзә, – ләкин мин сезнең турында начар уйлап куйдым. Бабай кәрзинне эскәмиягә куйды да, Хәмзәгә җитди караш ташлады. – Укытучы яхшырак белә! – диде ул. Һәм тагын кабатлады: – Укытучы яхшырак белә.


Ата-ана хакы Җылы май кичләренең берсендә Хәмзә белән Рәсүл бадминтон уйныйлар. Бер-берсенең тупларын кире кагырга өйрәнә башлагач кына, алар Йосыфны күреп алды. Ул башын игән килеш ишегалдыннан әкрен генә атлый, аның кыяфәтеннән кәефе юклыгын да белеп була иде. – Нәрсә булган аңа? – дип гаҗәпләнде Хәмзә. Ул Йосыфның гел ни беләндер мәшгуль булуына, яхшы укып баруына ияләшкән иде. – Бәлки әлеге «акыл иясе» гомерендә беренче «икелесе»н алып кайтып киләдер? – дип, үз фикерен белдерде Рәсүл. Ул математикадан контроль эшен күчерергә бирмәгән дустына әле дә бераз үпкә саклый иде. – Йосыф, бер-бер хәл булдымы әллә? – дип сорады аннан Хәмзә, малай алар янына килеп җиткәч. Йосыф үзенең тәрәзәсенә караңгы караш ташлады да: – Мин бүген көне буе компьютерда уен уйнадым, очколар җыйдым, тугызынчы дәрәҗәгә җиттем, ә әти килде дә компьютерны сүндерде, әнигә обой ябыштырырга булышырга кушты. Менә ул хәзер клей ясый да мине чакыра... Уйлап кына карагыз! – дип тезеп китте. Шул вакыт малайлар янына Йосыфның сеңлесе Зәйнәп йөгереп килде. – Ә мин обой ябыштырырга яратам! – диде ул, олы абыйсының нәрсә турында сөйләшеп утыруын ишетеп. – Бик кызык бит ул! – Нәрсәсе кызык инде аның?! – дип мыскыллап әйтте Йосыф. – Син кыз кеше, сиңа шуңа күрә кызык! Бу эш бөтенләй малайлар эше түгел! Йосыф авыр сулады да эскәмиягә барып утырды. – Кем монда бөтен дөньяга ачулы? – малайлар янына Мөхәммәд бабай килеп басты. Ул, ишегалдына чыгу белән, Йосыфның малайларга нәрсәдәндер зарлануын күреп алды.

21


22

– Минем абыем обойлар ябыштырырга теләми! – дип аңлатырга ашыкты Зәйнәп. – Ул нәрсә, кызлар эшеме? – дип, Хәмзә бабайдан сорады. – Алай булса, димәк, мин дә кыз булып чыгам, – дип елмайды Мөхәммәд бабай, – мин дә үз фатирымда ремонтны үз кулларым белән ясыйм! – Барыбер дөрес түгел! Мин бит тугызынчы дәрәҗәгә кадәр җиткән идем! – дип Йосыф Мөхәммәд бабайга күтәрелеп карады. – Кая җиткән идең? – дип аңламады бабай. – Компьютердагы уен турында сөйли ул, – дип берберсен бүлдерә-бүлдерә аңлатырга тотынды малайлар. – Әә, син уйнап утырганда, әтиең сине туктаттымы?.. – Әйе, дип башын чайкады Йосыф, – ул уен бик катлаулы, хәзер дәрәҗәләрем сакланмады. Шуңа очколарны яңадан җыярга туры киләчәк! – Ничек килеп чыга соң бу: уен сиңа әти-әниеңнән кадерлерәкмени? – дип гаҗәпләнде бабай. – Юк, – дип оялып кына җавап кайтарды Йосыф. – Ләкин мин бит шундый тырышкан идем! – Менә алар да тырыша: өйдә матур булсын, барыгызга да уңайлы булсын дип телиләр! Ләкин аларның эш нәтиҗәләре күренеп тора, бар кешегә файда китерә, ә синең уеныңнан бары син үзең генә ләззәт аласың. – Ә миңа әни ноутбук алмый, күзләреңне бетерәсең, ди, – дип уртаклашты Хәмзә. – Син нәрсә, компьютерда бер тапкыр да уйнап карамадыңмы? – дип гаҗәпләнде һәр көнне ноутбук артында утыра торган Рәсүл. – Юк, – дип авыр сулап куйды Хәмзә, – мин бит әйттем: минем компьютерым юк. Әнием алырга теләми, мин сорап йөдәтмим. – Ата-ана хакы исламда бик мөһим, – диде Мөхәммәд бабай. Ата-анага карата ихтирам күрсәтү хакында Аллаһ


Коръәндә берничә тапкыр искә төшерә. Әти-әнине тыңламау – зур гөнаһ! Һәм сез, балалар, аларны әрләгәннәре өчен түгел, Аллаһ тыңламауны яратмаганы өчен тыңларга тиешсез! Телисезме, мин сезгә Ибраһим һәм Исмәгыйль турындагы хикәяне сөйлим? Алар мөселманнарның изге китабы Коръәндә искә алына. Ишеткәнегез бармы? – Юк, – диде Йосыф. Хәмзә генә: – Әйе, ишеткәнем бар, тик тагын бер кат тыңлыйм, – диде. – Алайса тын гына утырыгыз һәм бүлдермәгез, – дип алдан ук кисәтеп куйды Мөхәммәд бабай, сөйләвен башлап: – Бер көнне Ибраһим пәйгамбәр төш күрә. Имеш, ул үзенең улы Исмәгыйльне Аллаһка корбанга китерә икән. Ибраһим Аллаһның әлеге төш аша корбан чалырга чакыруын аңлый. Пәйгамбәр зур кайгыга бата – Исмәгыйль аның бердәнбер һәм яраткан улы була, ләкин ул Аллаһ боерыгына каршы бара алмый һәм улын янына чакырып, аңа үзенең төшен сөйли. – Әти, – ди Исмәгыйль, аны тыңлагач, – минем турында кайгырма. Аллаһ кушканны эшлә. Әлеге сынауны узар өчен Аллаһ миңа көч һәм сабырлык бирәчәк. Ибраһимга җиңел булмаса да, ул кулына пычак алып, улы Исмәгыйльне тау башына алып менә. Аның йөрәге әрни. Ул Аллаһка дога кыла да, яраткан улының башы өстендә пычагын күтәрә. Ләкин шул вакытта аны берәүнең тавышы туктата: – Син үзеңнең Аллаһка тугрылыгыңны исбатладың инде. Синең ниятең изге иде. Буйсынуың белән син Аллаһ боерыгын үтәдең. Калдыр улыңны! Бу хәлгә шатланган Ибраһим Аллаһка озак кына шөкерләрен әйтә. Аллаһ әлеге сынауны икесе өчен дә җиңеләйткәне өчен, улы Исмәгыйль дә тезләнеп дога кыла башлый. Шул көнне әтисе белән Аллаһка корбан итеп бер сарык чалалар. Аның итен ярлыларга өләшеп,

23


24

үзләренә кечкенә генә бер өлеш калдыралар. Шул вакыттан бирле әлеге вакыйга истәлеге буларак дөньядагы барлык мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итәлар. Бу көнне алар корбан чалалар һәм аның итен мохтаҗларга тараталар. – Әтисе шундыйга ризалаштымы? Ул үзенең улын яратмаганмыни? – дип гаҗәпләнеп сорады Рәсүл. – Яраткан, әлбәттә, – дип елмайды Мөхәммәд бабай, – ләкин ул бит пәйгамбәр булган, ә пәйгамбәрләр, билгеле булганча, Аллаһның бар боерыкларын да үтиләр. Аллаһ әлеге сынауны Ибраһимга малаемы яки Үземе кадерлерәк икәнен белер өчен җибәрә. – Мондый эшне башкарырга ризалык биргәч, күрәсең, Ибраһим Аллаһны бик яраткан, – дип уйланып әйтте Зәйнәп. – Әйе, ул Аны дөньяда бар нәрсәдән дә күбрәк яраткан, – дип җавап кайтарды Мөхәммәд бабай. – Ул бик яхшы аңлаган: бирүче дә, алучы да – Аллаһ Үзе! Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, – дип мөрәҗәгать итте ул аларга, – нигә Исмәгыйль әтисенең төшен тормышка ашырырга ризалашкан? – Ул сүз тыңлаучы малай булган! – дип җавап бирде Зәйнәп. – Килешәм, – диде бабай, – ә шулай да? – Ул Аллаһтан бүләк алырга теләгән? – дип сорады Хәмзә. – Бик үк дөрес түгел... – Мин беләм! – диде шул вакытта Йосыф. – Аллаһ боерыгы аның өчен бар нәрсәдән өстен булган, шуңа ул әтисен: «Минем өчен курыкма, Аллаһ боерыгын үтә», – дигән дә! – Афәрин! – дип шатланды Мөхәммәд бабай. – Күрәсеңме, син нинди акыллы! – Хәзер инде син әнигә һичшиксез ярдәм итәчәксең! – диде Зәйнәп, олы абыйсының Мөхәммәд бабай макта-


25


26

выннан соң кәефе күтәрелүен күреп. – Ул дөрес карар кабул итсә, мин аның өчен бик шат булачакмын, – диде Мөхәммәд бабай, игътибар белән Йосыфка карап. – Ярый, мин обой ябыштырырга барыйм, – дип көрсенеп куйды Йосыф. – Ибраһим белән Исмәгыйль кичергәннәргә караганда, ул шундый кечкенә эш бит. – Бар, әлбәттә! – дип хуплады аны дуслары. Ә Хәмзә: – Авыр булса, безгә әйт, без ярдәмгә килербез! – дип өстәде. – Башка вакытта ремонт ясаганда, бабайга да булышырбыз! – дип шатлыгыннан сикерә башлады Зәйнәп. – Ләкин без обойлар ябыштырганда, син безгә кызыклы хикәяләр сөйләячәксең! – диде Рәсүл Мөхәммәд бабайга. – Ярар, ярар, дусларым! – дип килеште Мөхәммәд бабай. Кечкенә күршеләренең мәшәкатьләренә карап, аның йөзендә елмаю чалымнары күренде.

Уңыш елмайса, Аллаһны искә төшер – Ура! – дип кычкырып, Рәсүл ишегалдына йөгереп керде. – Мин инглиз теле буенча имтиханны «бишле»гә тапшырдым! – Ура! – дип кычкырды Йосыф. – Синең дә «бишле»! – Әлхәмдүлилләһ! – дип укытучыныкына охшаган тавыш белән аларны бүлде Мөхәммәд бабай. Газета бераз төште дә аның артыннан бабайның җитди күзләре күренеп китте. Йосыф төзәтергә ашыкты: – Әлхәмдүлилләһ! Бабай белән эскәмиядә утырган Хәмзә исә канәгатьсезлеген белдерде: – Ул инглиз теле безгә нәрсәгә кирәк инде?! Гарәп


теленә өйрәтсәләр иде шунда! – Син көнләшәсең! – дип каршы төште Рәсүл, шатлыгыннан аның инде биисе килә иде. – Йосыф белән минем генә имтиханнан «бишле» булган! Димәк, без лагерьга барачакбыз! – Мин бер дә көнләшмим! – диде Хәмзә. – Мин бары тик Коръәнне укырга өйрәнергә телим! Инглиз теле дә кирәк инде анысы... – Йосыф, шәп, әйе бит? Озакламый без диңгезне күрәчәкбез! – дип шатлана иде Рәсүл. – Рәсүл, – дип туктатты аны Мөхәммәд бабай, – тынычлан! Аллаһ артык шатланучыларны яратмый. Безгә уңыш елмайгач, нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады ул. – Аллаһка шөкер итәргә! – дип шунда ук җавап бирде Хәмзә. Мөхәммәд бабай Рәсүлгә карады, тик малай аны ишетми иде – шатлыклы хәбәрне җиткерер өчен, ул телефоннан дусларының берсенә шалтыратып маташа иде. – Рәсүл, җитте инде! – дип кашларын җыерган Хәмзә дустын курткасыннан тартты. – Күз алдыңа китерәсеңме, мин лагерьга барачакмын, диңгезгә! – дип бытылдады Рәсүл трубкага. Сөйләшеп бетергәч, ул ачулы тавыш белән әйтеп куйды: – Мин үз алдыма максат куям икән, һичшиксез аңа ирешәм, үзем тырышам. Сез булдыра алмасагыз, сезгә минем белән бергә шатланырга ярамасмы?! Ул үпкәләгән кыяфәт ясап өенә таба китте. Ишегалдында тынлык урнашты. – Шатлык мизгелендә дә Аллаһ турында онытмау, – дип дәвам итте Мөхәммәд бабай, бераз тынып торгач, – иң зур сынау. Кайгырганда, без гел Аллаһны искә алабыз, чөнки без Аның ярдәменә мохтаҗ. Шатлыклы мизгелләр вакытында исә онытабыз, һәм бу хәтерсезлек безне үз-үзебезгә артык ышанырга мәҗбүр итә.

27


28

– Бу зур гөнаһмы? – О-о, – дип сузды Мөхәммәд бабай, – тәкәбберлек – зур гөнаһ, аны Аллаһ колларының берсе – Иблис кылган. Үзен бүтән затлардан өстенрәк итеп санап, ул Аллаһның кануннарын бозган. Ләкин тәкәбберлек турында күбрәк мәгълүмат бирә торган башка хикәя бар. – Бәлки, син безгә аны сөйләрсең? – дип сорады малайлар. – Әлбәттә, – дип башын селкеде бабай. – Муса пәйгамбәр җирдәге кешеләрне дөреслеккә чакырып яшәгән вакытта, җир йөзендә Карун исемле бер кеше дә яшәгән. Ул искиткеч байлыкларга ия булган – байлык саклана торган сарай ачкычларын хәтта берничә кеше дә күтәрә алмаган. Иртә дә, кич тә Карун үзенең байлыкларын санау белән мәшгуль булган, ул өстенә киемнәрен киеп караган, байлыгы, сарайлары белән бик горурлаган. Карун Аллаһка ышанмаган һәм үз халкына каршы явызлыклар эшләгән. Кешеләр аны кисәткән: – Масайма, Карун! Уйлан! Аллаһ сиңа байлык биргән икән, аларны саклама, изге эшләргә сарыф ит, Кыямәт көненә шулар белән килерсең! Аллаһка сиңа биргән бүләкләре өчен рәхмәтле булып, үз ахырыңны белеп, җирдә яхшылыклар кылып яшә! – Миндә булган бар нәрсәне мин үзем таптым! – дип масайган Карун. – Миңа үземнең белемем генә ярдәм итте! Әлеге кире кеше чыннан да бар байлыгын үзе тапкан дип уйлаган. Көннәрнең берендә Карун халык алдына матур киемнәр киеп чыга – аның кулында һәм тәнендә матур бизәнгечләр дә була. Аны күргәч, кешеләр гаҗәпкә кала, әйберләрнең матурлыгы халыкны таң калдыра. Шул вакыт алар: – Бу киемнәр һәм муенса-беләзекләр шул кадәр матур! Карунга насыйп иткән нигъмәтләрне Аллаһ безгә дә


насыйп итсә иде! Мондый бай булу – нинди бәхет!- диләр. Бу дөньяда яшәүнең мәгънәсен аңлаган мөэминнәр исә аларга каршы төшә: – Сез ялгышасыз! Аллаһ биргән бүләктән югарырак бүләк һәм байлык юк! Аны бу дөньяда яхшылык кылган, байлыгын яхшы гамәлләргә сарыф иткән кешеләр генә алачак! Карун үзенең ничек үләсен башына да китерә алмый. Бер вакыт җир тетри, ярыла, Карунның сарайлары селкенә башлый һәм упкынга оча. Җир аның бар милкен – алтын салынган сандыкларын, матур киемен, кыйммәтле беләзек-муенсаларын йота. Байлыклары артыннан, коточкыч тавышлар белән Карун үзе дә упкынга оча. Шуннан соң бөтен җир тигезләнә, җир тетрәүдән бер эз дә калмый. Таң ата. Карун белән ни булганын белгән кешеләр шакката. – Ярый әле Аллаһ безне ярлыкады, – диләр алар, – әлеге Карун бер дә бәхетле түгел икән, аның байлыгы аңа файда да, бәхет тә китермәде! Шулай итеп тәкәббер Каруннан берни калмый, байлыгы да, яхшы исеме дә, яхшы гамәлләре дә юкка чыга. – Бабай, чынлыкта андый нәрсә булганмы соң? – дип гаҗәпләнде Хәмзә. – Нәрсә, чыннан да, Карун аяклары астында җир шулай убылганмы? – Әлбәттә, – дип җавап бирде бабай, – элекке заманнарда Аллаһ күп кенә кәферләргә Үз җәзасын биргән. Тәкәбберләнгән Карунга да бар нәрсә өчен җавап бирергә туры килгән. – Мин ул лагерьга бармам, ахры, – дип кинәт әйтте Йосыф, – анда ризыгы да хәләл түгел. Кичләрен биюләр дә булачак. – Аллаһка ошамаган һәр нәрсәдән читләшегез, – дип аны хуплады бабай, – Аллаһ мөселманнарга рөхсәт ителмәгән нигъмәтләр белән безне еш сыный.

29


30


Икенче көнне Хәмзә урамда Рәсүлнең тавышын ишетте. Ул тәрәзәдән карады. Малай күрше йортта яшәүче Артурга лагерьны мактый иде. – Әти директор белән сөйләшергә тиеш, шуңа мин тәрәзәдән диңгез күренә торган бүлмәдә яшиячәкмен. Беләсеңме, анда бөтен нәрсә бар: бассейн, сауна, тренажер залы! Артур башын гына кагып торды, ләкин аның Рәсүлдән көнләшүе күренеп тора иде. Хәмзә авыр сулады да, тәрәзә яныннан китәргә җыенды. Ләкин шул вакыта ул Рәсүлнең иң биек турник янына килүен күрде. – Физкультура укытучысы мине мактады, яхшы күрсәткечләр бирәсең, диде, – дигәнне ишетте ул. Рәсүл турникка менде. – Җиде тапкыр тартыла алам! Сана! – Артур санап барды, ә Рәсүл тартыла торды. Һәр тапкыр аңа алдагысыннан авыррак бирелде... – Ой! Ой! – дип кычкырды Рәсүл бар ишегалдына. Хәмзә аның җиргә барып төшкәнен күрде. – Мин гаепле түгел, мин гаепле түгел! – дип кабатлый-кабатлый, Артур тиз генә күздән югалды. – Нишлисең соң син? – Хәмзә өеннән йөгереп чыгып, иптәшен аягына бастырырга тырышты. – Авырта! – дип кычкырды Рәсүл, аягына ябышып. Ике атнадан Рәсүлнең гипсын салдырдылар. Ул елны малай диңгезне күрмәде. Йосыф та лагерьга бармады. Алар тын гына бабай янында эскәмиядә утыралар иде. Рәсүл – әле дә аксаклаганга һәм йөгерә алмаганга, Хәмзә белән Йосыф, иптәшенең кәефен төшерергә теләмичә, аның янында утыралар. Бабай аларга үз хикәяләрен сөйләде, һәр хикәя аларга мондый эчкерсез сөйләшеп утыруларның никадәр яхшы булуын раслап барды. Гел яхшы киңәш бирә алырлык олы дустың булу – нинди бәхет икән ул!

31


Иблис вәсвәсәсе

32

Күрше урамдагы агач йортларны ишеп, алар урынына спорт корылмасы төзү турындагы сүзләр күптән йөри иде инде. Яз җитү белән алар расланды. Кешеләр үз әйберләрен җыйды, күршеләр белән саубуллашып китеп бара башлады. Ул йортларда торган соңгы кешеләр июнь урталарында китеп бетте. Бушап калган йортларның тәрәзәләре моңсу гына ялтырый иде. Малайларның игътибарын алар нәкъ шуның белән җәлеп итте дә шул. Барысын да чиратлап йөреп чыккач, малайлар иң якын, иң зур һәм иң иске йортны сайлап, анда үзләренә патша сарае ясарга булдылар. Алар яңа уен уйный башлады. – Алтын баскычта утырган: патша, аның малае, падишаһ, аның малае, – дип каты кычкырып санап китте Хәмзә, дуслары арасында бүлмәләрне һәм баскычларны бүлергә керешеп. – Син патша буласың, сиңа икенче кат тулысы белән бирелә, – дип күңелсез генә әйтте Хәмзә, аның бармагы Йосыфта туктагач. – Мин – патша ярдәмчесе. Ә син, Рәсүл, хезмәтче, – дип санап бетерде Хәмзә. – Мин хезмәтче булмыйм! – дип кашларын җыерды Рәсүл. – Теләмисең икән, уйнама! – диде Йосыф. – Без уйнаганда, теләсә нинди рольгә риза идек! – Ярар, – дип теләр-теләмәс кенә ризалашты дусты. – Хәмзә, минем белән барасың! – дип боерды «Патша». – Без әле йортның сул ягында булмадык. Син мине сакларсың. Ә син, Рәсүл, утыр да, безнең әйләнеп кайтканны монда көт. Йосыф, патшалар адымы белән, баскычтан менеп китте. Ә Хәмзә аның артыннан атлады. Малайлар фатир ишеген ачты, төрле чүп-чар яткан идән буенча атлап, иң ерактагы бүлмәгә керде.


Эчтәлек

78

Хәмзә гафу итәргә өйрәнә................................................... 4 Укытучы яхшырак белә....................................................... 14 Ата-ана хакы........................................................................ 21 Уңыш елмайса, Аллаһны искә төшер............................... 26 Иблис вәсвәсәсе.................................................................. 32 Аллаһка тугрылык................................................................ 39 Мактану нәрсәгә китерә..................................................... 46 Без кемнән ярдәм сорыйбыз?.......................................... 50 Сабырлык – җәннәт ачкычы.............................................. 55 Алар синең ярдәмеңә мохтаҗ........................................... 62 Дөресен сөйләү җиңел........................................................ 66 Алдакчылар........................................................................... 73


79


80


Turn static files into dynamic content formats.

Create a flipbook
Issuu converts static files into: digital portfolios, online yearbooks, online catalogs, digital photo albums and more. Sign up and create your flipbook.