Буклет Амир Мазитов

Page 1

ӘМИР МӘҖИТОВ НӘКЫШЬ СӘНГАТЕ ГРАФИКА

АМИР МАЗИТОВ ЖИВОПИСЬ ГРАФИКА


Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты «Казан» милли мәдәният үзәге Әмир Мәҗитов музее Исполнительный комитет муниципального образования, город Казань Национальный культурный центр «Казань» Музей Амира Мазитова

Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Әмир Мәҗитов музее, дүшәмбедән кала, көн саен сәгать 10 нан 17 сәгатькә кадәр эшли. Адрес: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 27. Телефон: 264-35-22

Музей заслуженного художника Российской Федерации Амира Мазитова работает ежедневно, кроме понедельника, с 10 до 17 часов. Адрес: Казань, ул.Дзержинского, 27 Телефон: 264-35-22 Авторы Р.Г. Шагеева, Д.И. Ахметова Редактор Р.И. Халиуллина Оригинал-макет, фото И. Чирков На обложке:

Дастан булып Казан күтәрелә. 1980 еллар. Киндер, майлы буяу Сказанием встаёт Казань. 1980-е гг. Холст, масло Дымково уенчыгы белән натюрморт. 1960 еллар башы. Катыргы, темпера Натюрморт с дымковской игрушкой. Начало 1960 гг. Картон, темпера


Галәм белән тибрәлү Романтик реализма Рәссам Әмир Мәҗитовның музейсәхнәсендә махсус агач җайланмага беркетелгән “җил сыннары” бар. Вакыт үтүдән буяулары кубып, зәңгәрсукоңгырт усак кәүсәсенең табигый кыяфәтенә кайтып төшкән бу әсәрләр үзләренең самимилеге белән архаик сыннарны хәтерләтәләр. Шунысы кызык, аз гына кагылып киттеңме, әлеге “карачкылар” хәрәкәткә килә: канатларын кага, тимер күзләрен ялтыратып, әллә нинди кызганулы тавышлар чыгарып әйләнә башлый. Рәссам бу сыннарны бик яраткан. Ул аларда заСудьба Амира Нуриахметовича Мазитова оказалась насыщена событиями, его творчество получило высокую общественную оценку. Родился А.Мазитов 11 декабря 1928 года в поселке Бондюг (ныне – г.Менделеевск) Елабужского района Татарстана. В 1932 г. семья художника переехала в Набережные Челны, а в 1937г. – в Казань, в дом на ул. Лобачевского, 4. Частые переезды были связаны с работой отца – журналиста газеты «Красная Татария». В 1944 – 1949 гг. А.Мазитов учился в Казанском художественном училище у В.К.Тимофеева,

Барабанчы. 1967. Киндер, темпера, күмер Барабанщик. 1967. Холст, темпера, уголь

Акчарлак. Эскиз. 1964. Катыргы, майлы буяу Чайка. Эскиз. 1964. Картон, масло


ман, галәм-мохит белән бергә тибрәлә алу осталыгын күргән һәм бу сыйфатны чын иҗат кешесенең һәрвакыт хәрәкәттә булуы, даими иҗат итә алу билгесе итеп караган. Нәкышьче Ә.Мәҗитов үзе дә нәкъ менә шундый “җил җанлы”, гаҗәп сизгер, үзгәрүчән гомернең башыннан алып ахырына кадәр бертуктаусыз яңарып, тапталмаган образлары, яңа интонацияләре белән гаҗәпләндереп торган шәхес иде. Аның иҗат биографиясе дә шундый бер мәһабәт талпыну кебек. Ә. Мәҗитов 1928 елның 11 декабрендә Бондюгта (хәзерге Менделеевск шәһәре) туа, 1949 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. 1950–1955 елларда ул – Суриков исемендәге сәнгать институты студенты. Уку йортын тәмамлауга, яшь рәссам Ярославль сәнгать көллиятенә укытучы итеп билгеләнә. Монда ул бербер артлы шөһрәтле иҗат баскычларын үтә. “Иртәнге ялга туктау” әсәре белән Мәскәүдә яшьләр һәм студентларның VI Бөтендөнья фестивалендә катнаша. 1959 елда “Май иртәсе” дигән әсәре Венада (Австрия) VII Халыкара яшьләр фестивалендә СССР павильонын бизи. Гомумән, Ярославль чорында (25 ел) Ә.Мәҗитов үзенең иң көчле, югары пафослы, романтика белән сугарылган әсәрләрен – “Акчарлак” (1964), “Парашютчылар” (1964), “Барабанчы” (1967), “Сигнал” (1969), “Брест крепосте янында” (1972) – иҗат итә. Алар хаклы рәвештә совет сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре исәбенә керә. 1960 елларда яшьләрнең каһарманлыгына багышлап язылган әсәрләр циклы өчен рәссам 1968 елда Ленин комсомолы премиясенә лаек була. Ә.Мәҗитовның Ярославль чоры иҗатының икенче баскычы атаклы сынчы, рус һәм совет сәнгате титаны С.Коненковның портретын иҗат итү булды. Безгә килеп ирешкән мәһабәт портретта сынчының бизәкле дивар һәм чигүле тукымалар фонында башкарылган төс-кыяфәтендә Яңарыш чоры алыпларын хәтерләткән бөтен колачлылыгы тасвирланган. Бөек иҗаткәрнең уйлар ташкыны аның бер гасыр чамасы кичергән тонык зәңгәр күзләрендә, ап-ак чәч-сакалында, күпне күргән зур кулларында чагылыш тапкан. Бу чор сәнгатендә калкып чыккан икенче тема – балачак образы һәм балалык чорының гүзәллеген ачкан гаҗәп

Сигнал. 1969. Киндер, темпера Сигнал. 1969. Холст, темпера

«Ял урынында иртә» картинасына этюд. 1957. Катыргы, майлы буяу Этюд к картине «Утро на привале». 1957. Картон, масло


Брест крепосте. 1972. Киндер, майлы буяу, темпера Брестская крепость. 1972. Холст, масло, темпера

Скульптор С.Т. Коненков портреты. 1970 еллар. Киндер, темпера Портрет скульптора С.Т. Коненкова 1970-е гг. Холст, темпера

М.М.Васильевой и др. Его дипломная работа была признана в Москве лучшей среди работ выпускников художественных училищ страны. После года обучения в Ереванском художественно-театральном институте (1949-1950), со второго курса он продолжил образование в Московском художественном институте им. В.И. Сурикова под руководством Д.К.Мочальского (1950-1955). После его окончания А.Мазитов приехал по распределению в Ярославль, где прожил четверть века. Этот период жизни стал для него очень плодотворным. Здесь он преподавал в Художественном училище (1955-1959), работал в Художественном фонде, а также трижды становился председателем Ярославской организации Союза художников РСФСР (1964-1967, 1971-1974, 1974-1977). Здесь же получил звание заслуженного художника РСФСР (1970) и стал лауреатом областной премии ярославского комсомола (1972). Именно в этом городе в 1960-е годы был написан его известный сюжетно-тематический цикл, состоящий из таких работ как «Чайка», «Сигнал», «Барабанщик», за который он, первым среди художников СССР, стал лауреатом премии Ленинского комсомола (1968). Эти картины обошли тогда многие обложки и страницы печатных изданий, став известными на весь Советский Союз. Творчество А.Мазитова неотделимо от художественных веяний тех лет. Художника можно назвать приверженцем реализма, однако, это не «суровый стиль», не стройки и не социальные проблемы. Его искусство – не публицистика, а ярко выраженная лирика. Даже его известный цикл отличают легкость, динамичность композиции, светлое мироощущение. Преобладающими в его творчестве становятся пейзажи, а также портреты и натюрморты. А.Мазитова можно было бы назвать импрессионистом за легкий мазок, необычные ракурсы, богатую цветовую палитру, дающую ощущение воздуха, а зачастую и полета. Он смело выстраивает картины цветовыми пятнами. Его композиции, в которых линия горизонта настолько высока, что остается только земля, необыкновенно эффектны. При этом художника все равно интересует небо как образ, или отраженный на воде, или связанный через стволы деревьев без корней и кроны, идущих че-


нәфис образлар галереясе. Бу өлкәгә буыннар эзлеклелеген күрсәтү аша барып тоташкан “Партия һәм сугыш ветераны Н.Г.Мәҗитов оныгы Карина белән” (1975), “Миләшкәй”(1976), “Карина” (1977) әсәрләре керә. РСФСР Рәссамнар берлегенең Ярославль оешмасы рәисе, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (1970), дистәләрчә бөтенроссия, бөтенсоюз, дөньякүләм күргәзмәләрдә актив катнашкан, исеме Россия күләмендә “беренче рәссамнар” даирәсенә кергән, әмма туган ягын сагынуы бер халәткә әйләнгән Ә.Мәҗитов 1979 елда Казанга кайтырга карар кыла. Рәссамның иҗат уңышларын “Зур Идел” күргәзмәсе аша күзәтеп торган Казан, Идел буйлары аны зарыгып көтәләрдер сыман. Канатланып кайтып керүгә, Ә.Мәҗитов Дзержинский урамындагы 27 йортта җыйнак остаханәсендә эшкә керешә. Нәкъ менә биредә рәссамның Идел буе пейзажлары, Жигули күренешләре, Алабуга калкулыгындагы “Шайтан шәһәрчеге” рәсемнәре, монументаль “Казан” пейзажы, Казан студентларының сәяси чыгышына багышланган зур картиналары языла. Ә.Мәҗитовның пейзаж осталыгы искиткеч! Ул табигатьнең кабатланмас мизгелләрен мәңгелек халәт, илаһи кичереш итеп сурәтли. Өслеккә ак тукыма фактурасын өстәп, әсәрне гаҗәеп келәмгә әйләндерә. Нечкә сызымнар эчендә, вак импрессионистик таплар кулланып, бөтен тарафның гүзәл җанлылыгы күренешен тудыра. Рәссам Казанга кайткач та күпьяклы җәмәгать эшчәнлеген туктатмый. 1988 – 1991 елларда ул Татарстан Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе вазифасын башкара. Иҗатының Казан чоры кульминациясе – күп фигуралы, алсу-кызыл төсләр эчендә кайнап торган милли бәйрәм тамашасы “Сабан туе”. Бу масштаблы, рухи күтәренкелек тулы әсәр, авыл күренешләрен тасвирлаган милли интерьерлары, гөл-чәчәкләре белән беррәттән, аның үз халкына мәхәббәтен, милли традицияләргә турылыклы булып калуын чагылдыра. Р.Г. Шаһиева,

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Сабан туе. 1987. Киндер, майлы буяу

Карина. 1977. Киндер, темпера, майлы буяу Карина.1977. Холст, темпера, масло


Сабантуй. 1987. Холст, масло

Шайтан шәһәрчеге. Алабуга. 1980 еллар. Киндер, майлы буяу, темпера Чертово городище в Елабуге. 1980-е гг. Холст, масло, темпера

рез всю плоскость композиции, с землей. Любовь к нестандартным композиционным решениям, тяготение к образности отличали все творчество А.Мазитова, хотя, возможно, он не реализовался в этом смысле полностью, чаще оставаясь в рамках традиционного реализма. Одной из самых больших удач ярославского периода можно назвать портрет скульптора Сергея Коненкова, которого художник знал лично и неоднократно рисовал. Некоторые зарисовки неуловимо ассоциируются с образом Леонардо да Винчи на его знаменитом автопортрете. В 1979 году А.Мазитов вернулся в Казань, где ему была предоставлена большая мастерская (ул. Дзержинского, 27). Хотя этот период его жизни оказался коротким, в него вместилось очень много событий. Обогащается тематика работ художника, появляются образы Казани и ее окрестностей, а также произведения из жизни татарского народа, его быта и культуры. Он снова работает над монументальными картинами, уже на национальные сюжеты («Сабантуй», «Сказанием встает Казань»). В работах казанского периода живопись А.Мазитова становится более традиционной, но её колорит не просто не теряет легкости, а становится более изысканным, сложным, насыщенным, трепещет цветовыми оттенками, наполняющими глубочайшим духовным смыслом каждую картину. С 1988 по 1991 годы А.Мазитов был председателем Правления Союза художников ТАССР. Недолгая жизнь Амира Нуриахметовича оборвалась в 1992 году. Произведения художника входят в собрания Государственной Третьяковской галереи, Ярославо-Ростовского музея-заповедника, Государственного музея изобразительных искусств Республики Татарстан, Музея национальной культуры при Национальном культурном центре «Казань» и Картинной галереи г.Лениногорска. В 2005 году в мастерской художника А.Мазитова в Казани был открыт его музей, в котором наряду с экспозицией самого мастера, регулярно проводятся выставки современных художников. Дина Ахметова,

научный сотрудник ИЯЛИ им.Г.Ибрагимова АН РТ, член российской Ассоциации искусствоведов (АИС)


Балалар басмада. 1950 еллар ахыры – 1960 еллар башы. Катыргы, майлы буяу Дети на мостках. Конец 1950 – начало 1960гг. Картон, масло

Каенкайлар. 1952. Кәгазь, акварель, пастель

Берёзки. 1952. Бумага, акварель, пастель

Авыл ишегалды. 1960 еллар. Катыргы, пастель

Чаңгычылар. 1956. Катыргы, темпера

Деревенский дворик. 1960-е гг. Картон, пастель

Лыжники. 1956. Катыргы, темпера


Кыз көймәдә. 1959. Киндер, майлы буяу Девушка на лодке. 1959. Холст, масло

Балыкчы балалары. 1960 еллар. Катыргы, темпера, пастель Дети рыбаков. 1960-е гг. Картон, темпера, пастель

Җәтмә үрәләр. 1959. Катыргы, майлы буяу Плетут сети. 1959. Картон, масло


Танякай. 1960-е гг. Киндер, майлы буяу Танечка. 1960 еллар. Холст, масло

Миләшкәй. 1976. Киндер, пастель Рябинка. 1976. Холст, пастель

Кырымда яз. 1970 еллар. Кәгазь, майлы буяу Весна в Крыму. 1970-е гг. Бумага, масло

Елгада кыш. 1960 еллар. Катыргы, майлы буяу

Иделдә кояш баю. 1980 еллар. Киндер, майлы буяу, темпера

Зима на реке. 1960-е гг. Картон, масло

Закат на Волге. 1980-е гг. Холст, масло, темпера


Яхталар. 1963. Киндер, майлы буяу, темпера Яхты. 1963. Холст, масло, темпера Партия һәм сугыш ветераны Н.Г.Мәҗитов һәм оныгы Карина портреты. 1975. Катыргы, майлы буяу Портрет ветерана партии и войны Н.Г.Мазитова с внучкой Кариной. 1975. Картон, масло

Кичкә таба. 1960 еллар. Киндер, майлы буяу К вечеру. 1960-е гг. Холст, масло

Иделдә. 1970 еллар. Холст, масло, темпера

Гөмбәле көз. 1970. Киндер, темпера

На Волге. 1970-е гг. Холст, масло, темпера

Грибная осень. 1970. Холст, темпера



Turn static files into dynamic content formats.

Create a flipbook
Issuu converts static files into: digital portfolios, online yearbooks, online catalogs, digital photo albums and more. Sign up and create your flipbook.