Иҗтимагый-сәяси басма "Татарстан", июнь, 2013

Page 1

22 б.

42 б.

58 б.

Хакимиятнең колак аппараты

«Уралда татарлар белән исәпләшәләр»

«Алу түгел, бирү бәхет»

6

июнь 2013

иҗтимагый-сәяси басма

Ìèëëèàðäêà þë

с. 28


эчтәлек

Редакция: 420066, Казан, Декабристлар ур., 3 Тел.: (843) 222-09-79

Сәясәт

Икътисад

Баш мөхәррир: Артем Дмитриевич Тюрин, e-mail: tyurin@tatmedia.com Шеф-редактор: Әскәр Сабиров, e-mail: Sabirov@tatmedia.com Баш мөхәррир урынбасарлары: Нияз Әхмәдуллин, e-mail: Ahmadullin@tatmedia.com Рөстәм Шакиров, e-mail: Shakirov@tatmedia.com Җаваплы сәркатипләр: Фәридә Әхмәтҗанова, Ahmetzanova@tatamedia.com «Икътисад» рубрикасы мөхәррире: Татьяна Колчина, e-mail: Kolchina@ tatmedia.com Бүлек мөхәррире: Владимир Матылицкий Әдәби мөхәррир: Николай Коновалов Веб-редактор: Олеся Бондаревская Фоторедактор: Солтан Исхаков Тышлыкта Солтан Исхаков фотосы Журналистлар: Андрей Григорьев, Светлана Коновалова, Мөршидә Кыямова, Рузилә Мөхәммәтова, Василина Олейник Дизайн-макет: Виктор Шуматов, Владимир Сухарев Производство бүлеге җитәкчесе: Виктор Шуматов, e-mail Shumatov.tatarstan@tatmedia.com Верстка: Равил Шәрәфетдинов Препресс: Игорь Глушков

Федераль сум өчен көрәш

Корректор: Айсылу Корманова

6

Яңа стратегия һәм искечә якын килүләр турында Кая барырга, нәрсә алырга?

Журнал 1920 елдан нәшер ителә Журнал Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттә теркәлгән. Теркәлү таныклыгы ПИ №ФС77-37630, 01.10.2009

8 12

Гомуми тираж:

5500

данә, шул исәптән татар телендә – 1770 Бәясе ирекле Редакциянең язма рөхсәтеннән башка «Татарстан» журналындагы материалларны күчереп бастыру тыела. Күчереп бастырганда, журналның исемен күрсәтү мәҗбүри. Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин. Реклама материалларының эчтәлеге өчен редакция җавап бирми. «Промо» рубрикасында материаллар реклама-коммерция нигезендә басыла. Журнал «Казан полиграфия комплексы» ҖЧҖ типографиясендә басылды: 420044, Татарстан Республикасы, Казан, Ямашев пр., 36Б, Тел.: (843) 519-10-64, 519-91-10. Заказ № К-1394 Басарга кул куелды: 11. 06. 2013 Маркетинг: Евита Саможенова, e-mail: samozgenovaei@tatmedia.com Коммерция бүлеге: Директор: Вероника Лукьянова, Lukjanova@tatmedia.com, тел. 222-09-76 Белгеч: Юлия Мельник, melnik@tatmedia.com Дистрибуция: Татьяна Чернова, сhernova.tatarstan@tatmedia.com Бухгалтерия: Любовь Сорокина, тел. 222-09-80

«Татарстан» журналына язылу барлык элемтә бүлекләрендә кабул ителә

Индекс 73377 — татар телендә Индекс 73947 — рус телендә

2013 елның 6 аена татар телендәге журналга язылу бәясе –

366 сум 06 тиен

Гамәлгә куючы: «Татмедиа» ААҖ: 420097, Казан, Академическая ур., 2 Тел./факс (843) 570-31-13 татарстан

июнь 2013


мөхәррир сүзе

Җәмгыять Май аенда «Евровидение» тамашасында Динә Гариповага бирелгән ун баллның юкка чыгуы шактый зур гауга уятты. Безнең җырчыга каршы яшерен «заговор» Россия һәм Азәрбайҗан ТЭМлары дәрәҗәсендә тикшерелде. Ниндидер мизгелдә куркыныч та булып китте: юк кына нәрсәдән хәрби конфликт чыкмагае тагын... Әгәр җитдирәк карасак, боларның барысын да ишетү бигүк матур түгел. Олпат ирләр, акыллы кыяфәт чыгарып, аерым алганда Россиягә, гомумән алганда БДБ илләренә каршы ниндидер дөньякүләм «заговор», Европа берлегенең безгә каршы явыз ниятләре һәм башка яшер-

Хакимиятнең колак аппараты Ике фикер: Альберт Шиһабетдинов Кайда яшисең − шунда укыйсың Уралда татарлар белән исәпләшәләр

22 28 38 42

Кисмәгез, егетләр, кисмәгез

тен яки ачыктан-ачык алып барылган

46

Ачулы кеше язмалары

50

Идел буе медиакартасы

52

Кайвакыт сыннар «дәшми генә» китә

мәкерләр турында сүз куерта. Һәм, имеш, барысы да бер максат белән эшләнә − элеккеге СССР вәкилләренә телешоуда җиңү мөмкинлеген калдырмаска! Моңа ышануы бик кыен, чөнки «Евровидение»гә бер көн кала, Беренче каналда Динә һәм безгә дус илләрдән килгән башка конкурсантлар белән тап-

54

шыру оештырылды. Сценарийның башыннан ахырына кадәр, күрәсең, гражданнарның башына сеңәргә тиешле

Абдулла Дубин: «Алу түгел, бирү бәхет»

58

бер, ләкин тирән фикер сөрелде: БДБ бу-

Афиша

64

регез!

енча күршеләрегез өчен генә тавыш биӘгәр Европа берлегендә дә моны заговор буларак кабул итсәләр? Бәхеткә, барлык гражданнар да зур сәясәткә күз салып эшләнгән әлеге телевизион шоуны карамаганнар. Кемнедер музыка гына әсәрләндерә. Бигрәк тә Динәне беренче урынга куйган Бөекбритания, Ирландия, Эстония тамашачылары «бәйдән ычкынганнар». Мин үзем дә, әйтергә кирәк, ялгышлык эшләдем: ил өчен түгел, җырчы өчен тавыш бирдем. Һәм үкенмим. Патриотизм һәм чын сәнгать − һәрвакытта да берүк нәрсә түгел. Кайчан да булса сәясәтчеләр дә моны аңлар, дип уйлыйм. Әскәр Сабиров, шеф-редактор 1


Татарстан

саннарда

924 мең кв. м

15 ìëðä ñóì Казан метрополитенының яңа өч станциясен төзү әнә шулкадәр суммага төшкән. Төзелеш вакытында 600 мең куб. м грунт чыгарылган, 83 мең куб. м бетон салынган, 250 км кабель сузылган. Нәтиҗәдә бүген Казанның 10 метро станциясе бар, җир асты юлының гомуми озынлыгы – 17,3 км. Беренче станциядән ахыргысына кадәр 24 минутта барып җитеп була.

торак (еллык биремнең 38,5%ы) республикада май уртасына кадәр тапшырылган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 101,8% тәшкил итә. Социаль ипотека программасы буенча 133 йорттан 40ы тапшырылган, аларның гомуми мәйданы 140 мең кв. м. 2013 ел башыннан республикада шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашкан 195 ветеран өчен 13 торак йорт тапшырылган. 512 ветеранга тагын 110 йорт төзелеп килә.

6 ìëðä ñóì

РФ бюджетыннан һәм 5,2 млрд сум төбәк казнасыннан Татарстанга 2013 елгы кыр эшләре өчен бүлеп бирелгән. Бу сумманың 1,5 млрд. сумы язгы кыр эшләре кампаниясен әзерләүгә тотылган, бер өлеше республиканың терлекчелек өлкәсенә күчерелгән. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

42,6 мең кв. км

12 млн данә үсенте ТРның урман селекция-орлыкчылык үзәгендә үстереләчәк. Саба районында кулланылуга тапшырылган бу үзәк Европада иң эреләрдән санала.

961

санкцияләнмәгән чүплек республикада 15 апрельдә башланган санитарэкологик икеайлык вакытында ачыкланган. Аларның 513е (53,4%) юкка чыгарылган. «Районнарда актив эш алып барылуга һәм төрле чаралар күрелүгә дә карамастан, һәр икенче чүплек диярлек җыештырылмый кала, бүгенге көнгә ТР территориясендә андыйлар 448гә җитә», – дип белдерде ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров. 2

мәйданда Ford Sollers компаниясенең двигательләр заводы урнашачак. Җитештерүне 2015 елда башлап җибәрү күздә тотыла. Завод «Алабуга» МИЗ территориясендә, элек Isuzu автомобильләре җитештерeлгән мәйданнарда урнаша. Биредә 1,6 л күләмле Duratec двигательләре җитештереләчәк, Ленинград өлкәсенең Всеволожск шәһәрендә чыгарыла торган Ford Focus автомобильләре шушы двигательләр белән комплектлаштырылачак. Заводның бер еллык җитештерү егәрлеге беренче этапта 105 мең двигатель тәшкил итәчәк, тора-бара бу сан 200 меңгә кадәр җитәр, дип фаразлана. Заводта 500 эш урыны булдырылачак.

929 ìëí äîëëàð Татарстан һәм

Төркия Республикасы арасындагы товар әйләнеше шулкадәр бәя тәшкил итте. ТРда булдырылган уртак предприятиеләр саны буенча Төркия беренче урында тора – алар 320. Татарстанга тәкъдим ителгән Төркия инвестицияләренең күләме бүгенге көндә 1,5 млрд доллар тәшкил итә. òàòàðñòàí

июнь 2013


**Затраты Покупателя между указанной ставкой и ставкой 12,5% в кредитном договоре компенсируется соразмерным снижением цены на Автомобиль. Кредит предоставляется ЗАО ЮниКредит Банк (Ген. лицензия №1 ЦБ РФ). Прочие условия договора: Валюта - Рубли; Первоначальный взнос - от 20% стоимости автомобиля; Заемщик ежегодно оплачивает КАСКО от ущерба, хищения и угона; Кредит погашается ежемесячно равными (аннуитетными) платежами; Неустойка 0,5% в день от суммы просроченной задолженности. Предложение «5,75% годовых» действительно до 30.06.2013 для всех автомобилей I n f i n i t i . Ус л о в и я и т а р и ф ы д е й с т в и т е л ь н ы н а 1 5 . 0 4 . 2 0 1 3 и м о г у т б ы т ь и з м е н е н ы в о д н о с т о р о н н е м порядке. Дополнительная информация: 8 800 700 52 82 (звонок по РФ бесплатный) или на www.infiniti.ru

: (843) 235 00 00


ай цитаталары

Рөстәм Миңнеханов,

ТР Президенты, − авыл хуҗалыгында өстәп язуларга каршы көрәш турында:

Сезнең «рәсемнәрегез» беркемгә дә кирәкми! Марат Готович, катырак булыгыз, саз бит бу! Безнең йөзләребез бераз моңсу булса булсын, әмма бу безнең барыбызны да эшләргә мәҗбүр итәчәк. Фәрит Мөхәммәтшин,

ТР Дәүләт Советы Рәисе, − Федерация Советыннан сенаторларны чакыртып алу процедурасы турында:

Дәүләт Советы юридик яктан караганда мондый гамәлгә хәтта керешә дә алмый.

Илсур Метшин,

Казан мэры, — җәмәгать туалетларыннан файдаланган өчен 2013 ел ахырына кадәр акча алмау турында:

Кешеләр ияләшсен башта, сукмак салсыннар. Юкса 5–10 сум туздырасы килмәү − кайберәүләргә куак арасына кереп чыгу өчен шулай ук бер сәбәп булып тора. Хафиз Миргалимов,

КПРФ рескомының беренче секретаре, ТР Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе, — «Яңа Тура» технополисындагы янгын турында:

Кешеләрнең хәле өчен җавап бирмәгән килеш, аларны шундый зур базарларга куып кертү шулай ук дөрес түгел. «Турлар» да булырга тиеш, телисез икән, «мурлар» да, башка базарлар да, әмма кешеләргә якынраклары, аларга уңайлыраклары.

Вероника Плеханова,

Олимпия резервы мәктәбе укучысы, — үзен эзләгән полицейскийларга биш көн «юкка чыгып торуының» сәбәбен аңлатып:

Шәһәр буйлап йөрдем.

Җәмил Гулиев,

Азәрбайҗан Җәмәгать телевидениесе директоры, — «Евровидение-2013» җыр конкурсында Россия башкаручысына Азәрбайҗаннан баллар булмавын аңлатып:

Азәрбайҗанның Җәмәгать ТВсы милли мобиль операторлардан алынган белешмәләргә караганда, Динә Гарипова sms-тавыш нәтиҗәләре буенча икенче урын алган. Милли жюри Россиягә шулай ук югары бәя биргән. 4

òàòàðñòàí

июнь 2013


Ипотека* Рассрочка**

Изображения МКФ не основаны на прошедшей государственную экспертизу проектной документации объектов капитального строительства. После завершения строительства расположение и внешний вид многопрофильных домов, расположение и внешний вид детских площадок и дорого, внешний вид зеленых насаждений, а также иные визуальные характеристики жилого комплекса могут отличаться от изображений в рекламном модуле. * Ипотека от ОАО «Сбербанк», ЗАО «Райффайзенбанк", ЗАО "ВТБ 24» ** Рассрочка предоставляется на 1 год от застройщика ООО «Мегаполис»


сәясәт вакыйга

Федераль сум өчен көрәш

донор-төбәкләреннән берсе булган Татарстан барлык җыелган салымнарның дүрттән өч өлешен диярлек Мәскәүгә күчереп барган вазгыятьтә кире республикага кайтарыла торган һәр сум өчен «көрәш» моңарчы күрелмәгәнчә актуальләшә. 6

Т

атарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның май уртасында Мәскәүдә РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм республикадан сайланган сенаторлар белән очрашуы нәкъ менә шушы эшчәнлекнең үзенчәлекле һәм бөтен дөньяда гомум кабул ителгән төре − лоббизмның стратегия һәм тактикасын тикшерүгә багышланган иде. Очрашу ТРның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында булды, анда шулай ук соңгы елларда Татарстан депутатларының федераль максатчан программалар акчасын Татарстанга җәлеп итү буенча эшенә җаваплы кеше – ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Ел саен федераль бюджет төрле дәүләт программалары буенча берничә дистә ФМПсын финанслый. Билгеле, аларда төбәкләрнең катнашу дәрәҗәсе дә, финанслауның федераль һәм «субъект» күләме арасындагы нисбәте дә төрлечә. Кайбер депутатларның мәгълүматлары буенча, аерым төбәкләр федераль бюджеттан 95 процентка кадәр финанслана, Татарстанга исә акча 50 проценттан артык бирелми (чынлыкта әлеге сан еш кына моннан да кимрәк булып чыга). òàòàðñòàí

июнь 2013

Фото prav.tatarstan.ru сайтыннан

Федераль бюджетның


вакыйга

Киңәшмәдә чыгыш ясаган икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтүенчә, үзәктән республикага бирелә торган финанслауның төп өлеше федераль программаларга туры килә. 2013 елда шундый 53 программа кабул ителгән, Татарстан шулардан 34ендә катнаша ала. Хәзерге вакытта республика 21 программада катнашырга теләк белдергән, шулардан 17се буенча федераль финанслау расланган. Бүген Татарстанда гамәлгә кертелә торган ФМПлар арасында аеруча киң таралганнары болар: гражданнарны тузган торактан күчерү, күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, уңайлы яшәү мохите булдыру, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннары өчен йортлар төзү. Сүз уңаеннан, соңгы пункт буенча 2013 ел башыннан бирле генә дә республикада 195 Ватан сугышы ветераны өчен 13 йорт салынып беткән, тагын 512 ветеран өчен 110 йорт төзелә. Мондый саннарны шактый китерергә мөмкин булыр иде. Әмма Рөстәм Миңнехановның халык сайлаган вәкилләр белән матбугат өчен ябык режимда үткән әлеге очрашуының асылы депутатларны федераль хакимият белән активрак хезмәттәшлеккә өндәү зарурлыгында иде. Ихтимал, Татарстан җитәкчелеге Мәскәү белән Казанның ФМПны гамәлгә кертүдә бергәләшеп катнашу нәтиҗәләреннән канәгать түгелдер. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанда күп кенә федераль программаларның уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, бу республика Хөкүмәтенең дә, парламентарийларның да казанышы. Республика башлыгының: «Әлеге программалар кысаларында финанслау күләме шактый зур, әмма бу суммалар тагын да зуррак булсын өчен актив эшләргә кирәк», − дигән сүзләре, мөгаен, икътисадын актив үстергән һәм инвестицияләргә, шул исәптән Мәскәү төрле төбәкләргә төрле күләмдә бүлә торган эчке инвестицияләргә дә бик мохтаҗ булган Татарстан куйган акцентларны аңлауда төп сүзләрдер. Рөстәм Миңнеханов депутатлар игътибарын эшләнештәге федераль программалар турында алданрак мәгълүмат бирү зарурлыгына да юнәлтте. Татарстан Президенты республика вәкилләрен федераль министрлыклар, шулай ук эре федераль үсеш институтлары, дәүләт компанияләре белән актив хезмәттәшлеккә өндәде. Федераль казнадагы кызыктырып торган акчаның мөмкин кадәр күбрәк өлешен кире үз Татарстаныбызга кайтару өчен позицион көрәш алдыннан шундый смотр үткәрелгәннән соң, депутат мандатлы татар егетләре Мәскәү күңелен яулауда тагын да гайрәтлерәк булырлар, дип өметләнәсе генә кала.

сәясәт

Илдар Гыйльметдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты – Асылда ил бюджетының бер өлешен формалаштыра торган донор-төбәк булганга, республика федераль министрлык һәм ведомстволардан Татарстаннан кергән тәкъдимнәрнең максималь үтәлешен дәгъваларга хаклы. Сүз дә юк, әлеге эштә безнең ведомстволар җаваплылык үзәге булып тора. Алар тәкъдимнәрне формалаштыра, кирәкле документацияне әзерли, күрсәтелгән чараларны уртак финанслауны тәэмин итүгә юнәлтелгән дәлилле тәкъдимнәр белән Президентка һәм республика Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итә. Федераль программаларның күпчелеге уртак финанслау шартларын исәпкә алып, әмма кайвакыт субъектлар өчен бик үк файдалы булмаган шартларда һәм пропорцияләрдә эшләнә. Программаларда катнашканда төбәкләрнең бюджет тәэминаты нормалары исәпкә алынуын истә тотканда, дотацияле төбәкләр өстәмә рәвештә бюджет тигезләнеше сыйфатында акча бонуслары да ала. Әлеге схема бер дә донор-төбәкләр файдасына түгел. Президент моңа җитди игътибар бирде һәм депутатлар корпусына үтенечен җиткерде: үз позицияңне активрак белдерергә, законнар кабул иткәндә аны якларга һәм, мөмкин кадәр, федераль министрлык һәм ведомстволарның федераль программалар формалаштыруга кагылган карарларына йогынты ясарга. Президент киңәшмәдә катнашучылар игътибарын тагын шуңа да юнәлтте − республиканың барлык вәкилләренә федераль программалар формалашкан чорда ук аларда катнашу зарур, ә депутатлар корпусы исә әлеге процессларны үз юнәлешләре буенча күзәтеп барырга һәм алдан ук нинди программалар формалаштырылуын белеп алып, алар турында республикага мәгълүмат бирергә тиеш. Президент федераль министрлык һәм идарәләрдәге урта звено белгечләре белән мөнәсәбәтләр урнаштыруга бәйле тагын бер нәтиҗәле юнәлешне билгеләде. Нигездә, программаларны чиновникларның нәкъ менә шул категориясе әзерли һәм формалаштыра, шулай ук субъектлардан кергән тәкъдимнәр белән дә алар эшли. Үземнең депутат практикамнан чыгып әйтә алам − Президент абсолют хаклы. Әйтик, безгә, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы белгечләре белән хезмәттәшлек итеп, соңгы елларда «2006–2015 елларда Россия Федерациясендә физик культура һәм спортны үстерү» Федераль максатчан программасына җитди кушылырга, бу, Казанны санамыйча, республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында спорт объектлары төзелешен уртак финанслауга миллиард ярым сум акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Нәтиҗәдә республикада боз сарайлары, физкультура-сәламәтләндерү комплекслары, бассейннар, футбол кырлары (40ка якын объект) төзелде. Әлеге эш киләчәктә дә дәвам иттереләчәк. Яшәү урыннарында һәм мәгариф оешмаларында кече спорт объектлары төзү исә бу федераль максатчан программа үсеше перспективаларыннан берсе булып тора. Безнең эш төркеменә беркетелгән, мәгариф программаларына һәм мәдәният өлкәсенә кагылышлы тагын ике федераль программа буенча ел саен бер миллиард сумнан артык һәм ярты миллиард сум тирәсе акча җәлеп ителә. Бу республика министрлык һәм ведомстволары, шул исәптән Икътисад, Финанс министрлыклары һәм, әлбәттә, республика Хөкүмәте һәм Президентының зур хезмәте. Республиканың һәм аның җитәкчесенең абруе кирәкле уңай карарлар кабул итү мөмкинлеге бирә.

7


икътисад

перспектива

Яңа стратегия һәм искечә якын килүләр турында Владимир Матылицкий тексты

Санкт-Петербургның Леонтьевск тикшеренү үзәге Татарстан Республикасы Үсеш стратегиясенең 2030 елга чаклы исәпләнгән проектын эшли. Әлеге документ безгә ни өчен кирәк? «Татарстан» хәбәрчесе ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев белән әнә

Үз эчебезгә бикләнү булды инде — Марат Гадыевич, Стратегияне эшләүне ни өчен, әйтик, Глазьев белән бер сүздә булучыларга түгел, ә Питерның Кудрин командасындагы либералларга тапшырдылар? — Бу — Президент карары, республика үсеше перспективаларын аның концептуаль күзаллавы. Мин дә ачык икътисадның киләчәге бар дигән фикердә, Глазьевның үз эчеңә бикләнүгә алып баручы концепциясенә таянсак, без янәдән оттырачакбыз. СССР икътисадның ябык системасын булдырды: бар нәрсә дә диярлек үзебездә 8

җитештерелде, СЭВ кысаларында аз гына кооперация бар иде. Озакка сузылган әлеге үз эчеңә бикләнгәнлек шартларында көндәшлек булмады. Базар ачылуга ук, бөтенләйгә көндәшлеккә сәләтсезлегебез ачыкланды, аеруча техник яктан катлаулы продуктларда: эшләнмәләрнең сыйфатында, файдалылыгында, аларга тотылган чыгымнарда чагылды ул. Ачык икътисад квалификациянең башка дәрәҗәдәгесен таләп итә, ул катлаулырак, әмма үзенең мөмкинлекләре буенча россиялеләр башкалардан аңгырарак түгел бит. — Вакыт һәм сан күрсәткечләреннән тыш, Стратегия 2011–2015 елларга

исәпләнгән гамәлдәге программадан кайсы ягы белән аерыла? — Әлегә Татарстан икътисадының нигезен нефть чыгару һәм нефть химиясе тәшкил итә, бу, аз дигәндә, бюджетның өчтән икесе. Нефть химиясе комплексларын төзү проектларын гамәлгә ашыруны тәмамларбыз, үзебез чыгарган нефтьнең яртысын, 75 процентын, яисә хәтта 100 процентын үзебездә эшкәртүгә ирешербез. Әмма нефть − чикле ресурс. Ә программа киләчәктә эшне нәрсәгә нигезләү хакында. Тармак планында гына түгел, ә халыкның тормыш дәрәҗәсен, икътисад үсешен тәэмин итү шартлары турында да. Күп нәрсә идарәчеләрнең квалификациясеннән тора, әмма òàòàðñòàí

июнь 2013

Солтан Исхаков фотосы

шул хакта әңгәмә корды.


перспектива

вузларның саны биниһая күп булуга карамастан, аны тәмамлап чыгучыларның саны һәм сыйфаты икътисад ихтыяҗларына бәйләнмәгән. Ялган базар ихтыяҗы хөкем сөрә − ата-аналарның балаларын дипломлы итү теләге. Техник вузлар матди база чыгымнары азрак таләп ителә торган гуманитар өлкәгә борын тыга. Икенче яктан алганда, күп кенә техник белгечлекләргә ихтыяҗ түбән тәгәрәде. Бары тик бүгенге көндә югары технологияле тармаклар үсә башлагач кына, аның арта баруы күзәтелә. 20 ел эчендә белем дәрәҗәсе түбәнәйде. Компьютер технологияләре үсеше интеллектның сыйфатын үзгәртә: тапкырлау таблицасын белмәгән килеш, кирәкле мәгълүматны секундлар эчендә Интернеттан табарга була. Бәхәсле мәсьәлә: компьютер технологияләрендә үскән буын алга ыргым ясармы, бәлки, киресенчә булыр. Нәтиҗәләр чыгарыр өчен чагыштырма мәгълүмат юк. Әмма системалы белемнәр анализлау сәләтен үстерә, ә Интернеттагы мәгълүматның дөреслеген анализсыз гына ничек ачыклыйсың? Президент, нефть чыгару һәм нефть химиясе белән генә чикләнмичә, икътисадның структурасын үзгәртү, әйтик, IТ-технологияләрне үстерү бурычын куя. Иннополис проекты шуңа бәйләнгән. Татарстанның, Россия масштабындагы логистика үзәге буларак, Евразиянең ике транспорт коридоры «Төньяк — Көньяк» һәм «Көнбатыш — Көнчыгыш» юл киселеше проекты бар. Халыкара дәрәҗәдәге шундый проектлар бар, аларга ярашлы документларны Россия имзалады инде. Әмма Россия тарафыннан транспорт коридорлары бик акрын темпларда эшләнә. Ә менә Татарстан уртак финанслауда үз өлешендәгесен башкарып чыгарга ниятли, һәм киләчәктә ТР икътисадының структурасында логистика җитди урын алачак. Мәскәүнең йөкләнешен киметергә кирәк. Илдә логистика үзәгенең берәү генә булуы Россиядә йөкләрне эшкәртү һәм озатуның тизлеген киметә, чыгымнарны арттыра, макроикътисадый нәтиҗәлелекне түбәнәйтә. Электән үсеш алган машина төзелеше тармагы тагын да алга китәргә, әмма оборона заказларына гына түгел, ә базар ихтыяҗына күбрәк йөз тотарга тиеш. Буыннар өзеклеге проблемасын хәл итәргә кирәк: тармакта 70–75 яшь-

лек хезмәткәрләр бар. Аларга алмашка яшьләрнең килүе зарури. Бүгенге көндә машина төзелеше тармагында көндәшлеккә ия булу − дөнья базарына йөз тоткан югары технологияле эшләнмәләр җитештерү дигән сүз. Әмма алар бер генә ил, бигрәк тә бер генә предприятие көче белән җитештерелми. Безгә яңа идеяләр, алар Boeing яисә Airbusлар кебек миллилектән өстен торучы, яңа мега-проектлар кирәк. Boeing − американыкы түгел, ә глобаль продукт, ул күп илләрнең эшләнмәләрен үз эченә алган, җитештерүнең соңгы өлеше генә АКШта башкарылган. Безнең вертолет заводы да алар юлыннан бара: авионика һәм двигательләр чит илләрдән кертелә. Дөнья тенденциясе шундый: безнең карашыбыз да шуңа тәңгәл. Бу инде Глазьевның ябык икътисадыннан, башыннан ахырынача «милли» продуктлар эшләп чыгаруга омтылган позициясеннән тамырдан аерыла.

Һәртөрле бәлаләрдән коткаручы буларак БСО — ТР икътисадын Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларына яраклаштыруҗайлаштыру белән шөгыльләнүче эшче төркем әгъзасы буларак, сез БСОга керүне элеккегечә үк җитди уңышка саныйсызмы? — Әйе, бу Россия икътисадын, гомуми кабул ителгән кагыйдәләр буенча, нәтиҗәле һәм азрак чыгымнар тотып эшләүгә мәҗбүр итүнең отышлы чарасы. Гамәлдә булсалар да, эчке инструментлар җитәрлек дәрәҗәдә түгел: «ике катлы» исәп-хисап һәм совет заманының башка калдыклары кала бирә әле. Тышкы факторлар мәсьәләне принципиаль төстә куя. Шундый бер мисал: совет чорының һәм аннан соңгы Россия мәхкәмәләре һәрчак гаепләү ягына авышкан. Россиянең Европы советына аяк басуы булды, без КХБЕМнә юлланган шикаятьләр саны буенча әйдәп баручыга әйләндек, һәм РФнең Югары суды, гражданнар ягына авышып, ярлыкау турындагы карарларны ешрак чыгара башлады. БСО белән дә шулай ук булачак. Халыкара кооперация — объектив процесс: БМО әгъзасы булган 193 илнең 155е БСОга кергән инде. Ә Рос-

икътисад

сия кай ягы белән үзенә бертөрле? «Яхшы» яки «яман» дип, юрап утырырга соң инде. Аңа керү буенча алып барылган сөйләшүләр нәтиҗәсенең теркәлгән шартларыннан чыгып эш итәргә кирәк. Менталитетның искесен җимереп, икътисадны макрокүрсәткечләрдә генә түгел, ә предприятиеләр дәрәҗәсендә ачыграк һәм үтә күренмәлерәк итү зарури. — БСОга кергәнче, безнең предприятиеләрнең көндәшлеккә ия өстенлеге — энергия чыганакларына «эчке» бәяләре бар иде. — Әлеге өстенлек тотрыклы түгел. Икътисад цикллы, кризиссыз гына үсешкә ирешеп булмый. Димәк, энергия чыганакларына бәяләр дә конъюнктурага ярашлы рәвештә тирбәлә. Глобаль уенчылар аны ясалма рәвештә төшерүгә барырга мөмкиннәр. Һәм әлеге ресурслар бетәргә мөмкин. Дәүләтнең икътисады өчен, тотрыклы нигезгә корылган, озак вакытка исәпләнгән көндәшлеккә китерүче өстенлекләр кирәк. Без Россиянең дәүләт буларак яшәешен чималы булуга гына бәйләп калдыра алмыйбыз.

Бетмәс-төкәнмәс оптимальләштерү — Соңгы елларда республикада җан башына уртача керем 70 процентка үсте, ә хезмәт җитештерүчәнлеге − нибары 35кә генә. Моңа эшчеләрнең квалификациясе түбән булуы гаеплеме, әллә җитештерүне модернизацияләргә теләмәүче эш бирүчеләрме? — Берсен генә гаепләп булмый. Квалификациянең, һичшиксез, «яхшырак булуын теләргә генә кала», әмма җитештерүчәнлек дәрәҗәсе, объектив рәвештә, икътисадның гомуми шартларына бәйле, шул исәптән эш бирүчеләргә дә. Ә җитештерү үсешенә караганда күбрәк түләү мөмкинлегенә вакытлыча, энергия чыганакларына бәяләр конъюнктурасы аркасында ия булдык. Бүгенге көндә төп капиталын җитди рәвештә яңарткан, заманча җиһазлар сатып алып, дөнья базарына тартылучы предприятиеләр бар. Болар: КамАЗ, КВҖБ һәм башкалар. Җиһазланулары күп күрсәткечләр буенча дөнья таләпләре дәрәҗәсендә. Әмма, кагыйдә буларак, 9


перспектива

эш хаклары, гомумән алганда, ил буенча гамәлдә булган дәрәҗәгә бәйле. Теләсә кайсы эш бирүче чыгымнарның һәм нәтиҗәнең үзара чагыштырмасы хакында уйлый. Шунлыктан эш бирүчеләр арасында хезмәт хакы түләү буенча көндәшлек бик аз. Һәм түбән квалификация менеджменты. Совет чорыннан калган бәла: бәяләр киселә, күпмедер вакыттан соң, эшченең яңа рекорд кую теләге дә юкка чыга, тир түгүнең кирәге калмый. Бүгенге көндә хезмәтнең интеллектуаль өлеше арта бара. Бөтен дөньяда җитештерүне оештыруда иң модалы юнәлеш — lean production, lean manufacturing, ягъни сакчыл җитештерү. Асылы өстәмә куллану бәһасе тудырмаучы теләсә кайсы артык эш-хәрәкәтне, операцияне, функцияне юкка чыгарудан гыйбарәт. Бүгенге көндә җитештерү, идарә итү процессының эченә кереп, персоналны моңарчы файдаланылмаган мөмкинлекләрне эзләргә өйрәтүче махсус фирмалар төзелә. Бу техник процессларны өзлексез рациональләштерү һәм эш урыннарын барлык хезмәткәрләр катнашында даими камилләштерү, дигән сүз. Әлеге технологияне японнар 60нчы елларда ук уйлап тапкан, аларда моның ни дәрәҗәдә фанатлыкка әверелдерелгәнлеге хакында укыган идем: тормышның бөтен ягын оптимальләштергәннәр инде, әмма, тагын нәрсәнедер камилләштерү өчен, әле дә булса эзләнәләр. Безнең карашка, үзмаксат буларак, бөтен нәрсәдә дә янга калдыру мантыйкка сыймаслык хәл кебек тоела. Әмма сакчыл җитештерү технологиясе зур чыгымнарсыз гына уңай нәтиҗә бирә. Россиядә әлеге алымны Сәнәгать министрлыгы гамәлгә ашыра, машина төзелешендәге нәтиҗәлелек миллиардлар белән исәпләнә. Хәер, КамАЗ әлеге юнәлештә әйдәп бара. Берничә тармак өчен бездә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программалары эшләнгән һәм чит илләрдәге «тугандаш» җитештерүләрнең җитди чагыштырма анализлары ясалган. Бездә файдаланылмаган мөмкинлекләрнең бихисап булуы күренә. Потенциалны ачу лазем, әмма моның өчен, шуңа ярашлы сәясәт таләп ителә, шул исәптән хезмәт хакы үсеше буенча да... Россия банкларының төп бәласе — «озын» акчалары булмауда. Әгәр дә туп10

ланма пенсия системасы җайга салынса, 25–30 еллык акчалар пәйда булыр иде, юкса, бүгенге көндә балалары күчергән акчаларны ата-аналары шунда ук алып бара.

Үз-үзен аклаучы проектлар бик аз — Чит илләрдән кертелүче инвестицияләр һәрчакта да файдагамы? Өр-яңа җиһазлар, проектлар, технологияләр кертелгәндә, аңлашыла. Валюта резервларын чит илләрнең түбән керемле бурыч йөкләмәләрендә тотабыз икән, безгә финанс инвестицияләре нигә кирәк? — Безгә иң яңа эшләнмәләрне түгел, ә башка илләрдә инде гамәлдә булган әзер нәрсәләрне «алып керәләр». Әлеге җитештерүләр элегрәк читтән сатып алып кайтыла торган товарны үзебездә эшләп чыгара. Әмма импортка алыштыруның да чиге бар. Ә үзебезнеке кайда? Мәктәбе югалган, станоклар төзелми. Хәтта СССР да кыска гына тарихи вакыт эчендә инновацияләр өлкәсендә, «фрагментлы» гына булса да, хәрби-гамәли характердагы уңышларга ирешкән иде. Ә хәзер бу мөмкин хәл түгел, инновацияле продуктларны бер дәүләт кенә күтәрә алмый. Ноу-хауны, 40нчы елларда атом бомбасын урлаган сыман, чәлдереп булмый.

Әйтик, нанотехнологияләр өлкәсендә алга ыргылышлар бары тик көчләрне җитди рәвештә үзара берләштергән очракта гына мөмкин. Америкалылар да, японнар да ялгызы гына моны күтәрә алмый. Безнең наноүзәкләр әлегә башкаларның бары тик безнең базарлар өчен «алгарышлы» саналган технологияләрен трансфертлау белән шөгыльләнә. Үз продуктыңның эшләнмәләрен булдыру исә коточкыч кыйммәт. Әгәр дә дөнья базарында аңа ихтыяҗ булган чын инновацияләр турында сүз алып барабыз икән, ялгызың гына әйдәман булып булмый. Дөнья кооперациядә эшли, БСО шартларында, уртак кагыйдәләр буенча да. Хәер, ТАНЕКОга сәмәннәр нәкъ менә «акча чүлмәге»ннән килде, чөнки бәһале проект. Базарга яраклы, товары сатылуны гарантияләнүче. Әмма импортны кертүнең дә чиге бар. Аны берөзлексез үстереп булмый. Барысы да аерым бер базарга йөз тотып эшләнә. Җитештерә башлаганчы ук, аның кайда сатыла алачагы ачыклана. Идея ияләренә беренче сорау шундый: сез эшләп чыгарасы товар кайда һәм кемгә сатылачак? Күпме вакыт эчендә һ.б. Әмма ил масштабында проектларга тәгаенләнгән мая акчаларын тулысы белән «ашап бетерә» алырлык проектлар юк. Юк алар. Кудрин: «Проектлар бирегез!» — òàòàðñòàí

июнь 2013

Солтан Исхаков фотосы

икътисад


диде. «Сочи -2014» проекты барлыкка килде. Аңа чыгымнар агыла башлады, әмма ул — үз-үзен акламый торган проект... Инфраструктурага инвестицияләр кертү кирәклеге белән килешәм. Әмма төп дефицит яңа фәнни-техник эшләнмәләргә һәм чынбарлыкта үз-үзен аклардай эре бизнес-проектларга карый. Ә алар юк дәрәҗәсендә. ТАНЕКОбыз да чит илдән кергән проект (Fluor Daniel Overseas, Inc Америка корпорациясе. − авт.), һәм Иннополис (RSP Сингапур компаниясе), һәм Смарт-сити (Малазиянең AJM Planning & Urban Design Group, Straits Consulting Engineers составындагы консорциумы). Үз илебезнең мондый дәрәҗәдәге проектлары юк, дәүләт инвестиция кертерердәе юк. Акча сорый торганнары күп аның, үз-үзен аклардайлары − берән-сәрән. «Әйдәгез, авиацияне үстерик, акчаны шуңа «тутырыйк» диләр». Моны эшләп була, әмма сез «Боинг» кебек дөнья таләпләренә туры килә торган, тотылган чыгымнарны капларга сәләтле очкычның үз вакытында пәйда булачагына гарантия бирәсезме соң? Менә шундый бизнес-планнар юк. Шунлыктан, кыска вакытка үсеш иллюзиясе тудырып, бөтен акчаларны югалтканчы, аларны кереме ике процентлы Американың бурыч йөкләмәләренә салуыбыз хәерлерәк. Мин академик Евгений Примаковны һәм АКШ һәм Канада институтыннан Сергей Роговның резерв мөмкинлекләренең бер өлешен түбән процент белән предприятиеләрнең җиһазларын яңартуга юнәлдерү тәкъдимнәренә кушылыр идем. Кредитны, хәзерге кебек 11–17 процентка бирмичә, аның бер өлешен резерв хисабына компенсацияләп, 3–5 процентка калдырырга кирәк. Яңа җиһазларны читтән керткәндәге таможня салымнарын киметәсе иде. Бу акчалар әйләнеп кайтырга сәләтле. Тәвәккәллекне җиһаз сатып алучы бизнеслар үз өстенә ала. — Себердә предприятиеләр, юллар, калалар төзүгә мөнәсәбәтегез ничек? Бу проект түгелмени? — Ә кешеләр анда ни эшләячәк, нәрсә җитештерәчәк? Файдалы казылмалар чыгарачакмы? Болай да чыгаралар. Әлеге проектлар үз-үзен акламый, әгәр дә инде үтә дә югары максатлар куелмаса, кабул ителерлек түгел, билгеле.

икътисад

— Нефть чыгаруга аны эшкәртү ялганып китәр, магистральләр салыныр, җирле сәнәгать, авыл хуҗалыгы, транспорт, сәүдә, медицина барлыкка килер. Территорияләрне үзләштерү, кешеләрнең тормышын яхшырту кайсы ягы белән үтә дә югары максат түгел? — Менә бу проект 40 елда үз-үзен аклый торганы да инде. Икътисад күз карашы җитәрлек киләчәккә генә исәп тотып эш итә, иң күп дигәндә, 10 елга, иң яхшысы — 3–5 елга. Ун ел эчендә үз-үзен акламый икән, аңа беркем дә акча чыгарып салмаячак. Һәр бизнес-проект аерым бер ихтыяҗга йөз тота. Ихтыяҗ юк икән, проект та юк. Бензин заводлары төзесәк, базарны җимерәчәкбез. Моңа охшашлы проектлар − акчаны чираттагы «җиргә күмү», СССРда шулай булды инде. Ил икенче мондый тәҗрибәне күтәрә алмаячак, финанслар белән бик сак эш итәргә кирәк. Бөтенесе чираттагы түбән тәгәрәүне көтә, акчалар банк системасын коткаруга кирәк булачак әле. Резерв бурыч йөкләмәләрендә шуның өчен тотыла, үсеш ике-өч процентка гына булса да, гарантияләнгән. — АКШ башкалар акчасы хисабына бурычларын капларга искәрмәстән теләк белдергәнгә чаклымы? Кипр сценарие буенча… — АКШ үз тарихында бер генә мәртәбә дә прецедент тудырмады. Әгәр ул хәл килеп туса, аларның ышанычлылыгы болай да кимеп килүче валютасына карата уңай мөнәсәбәтне бөтенләйгә юкка чыгарыр, дөньяның бөтен финанс системасы ишелеп төшәр иде. Ул бурычка баткан, әмма дәүләти бурыч йөкләмәләренә бастырып чыгарыла торган кәгазьләре аша хезмәт күрсәтү ярдәмендә, аягында яхшы ук басып тора, моннан соң да аны булдырачак. Дөньяда әлегәчә җайга салынган шушы финанс системасыннан башка вариантлар юк. Әлегә шушы кайдәләрне үтәргә тырышалар, вазгыять тотрыклы. Дөньяда абсолют ышанычлы акча инструментлары юк. Американың бурыч кәгазьләренә караганда ышанычлыраклары шулай ук юк. Ә һәлакәт турындагы сценарийларны 50 еллап укыйм инде: 70нче, 90нчы, 2000нче елларда доллар «җимерелеп төшәчәк», дип яздылар…

• Домашние кинотеатры • Телевизоры с большой диагональю • Персональные кинозалы • Аудио-видеомультирум • Профессиональное световое оборудование для ресторанов, конференц-залов • Домашняя автоматизация от 100 тыс. руб. до 7 млн руб.

У нас большой выбор: — три отдельных демозала; — представлено более 150 акустических систем стоимостью от 5000 руб. до 700 тыс. руб.; — установлены шесть видеопроекторов стоимостью от 45 тыс. руб. до 900 тыс. руб. Монтаж «под ключ» Наш сайт: www.pkinozal.ru Приглашаем посетить наши салоны-магазины: Казань, ул. Спартаковская, 2 (ТК «Караван», 2-й этаж), тел. 239-46-77 Отдел автоматизации: тел. 239-20-08 www.control4-kazan.ru

Реклама

перспектива


икътисад

тенденцияләр

Кая барырга, нәрсә алырга?

Гадәттә, күчемсез милек инвестицияләр өчен корал сыйфатында йөри. Әмма экспертлар шуны искәртә: табыш алу өчен инвестицияләрне коммерция нигезендәге күчемсез милеккә, яки «котлован»га (ягъни башлангыч этапка салып, соңыннан объектны сатарга – монда иң мөһиме: проектка үз вакытында кереп, үз вакытында чыгарга кирәк), яисә бик иске торакка салырга кирәк, ди табыш китерә ала торган объект итеп карарга ярамый. Шәһәр янындагы күчемсез милек белән хәл башкачарак: инвестицияләр салырга мөмкин, ләкин әлеге дә баягы – отылмаска кирәк. Беренче чиратта – география белән. Татьяна Колчина тексты 12

òàòàðñòàí

июнь 2013

Фотолар shutterstock.com сайтыннан

алар. Элиталы күчемсез милекне, чит илдәгесе кебек үк, киләчәктә


тенденцияләр

«

икътисад

Республикада, аерым алганда Казанда, элиталы күчемсез милек һәм аның базары бармы соң? «Татарстан» экспертлары тегесе дә, бусы да юк, дип белдерде. Беренче чиратта, күчемсез милекне элиталы дип билгели торган формула юк.

Ә базар бармы соң?

Республикада, аерым алганда Казанда, элиталы күчемсез милек һәм аның базары бармы соң? «Татарстан» экспертлары тегесе дә, бусы да юк, дип белдерде. Беренче чиратта, күчемсез милекне элиталы дип билгели торган формула юк. Гомумән, Россиядә (Мәскәүне санамаганда) юк. Америка шкаласы бар, әмма аны безнең шартларда кулланып булмый. Европа шкаласы бар − ул Россия чынбарлыгына күбрәк туры килә, һәм соңгы вакытта торак комплексларын тәкъдим иткәндә (хак кую сәясәтендә дә) аны Мәскәү төзүчеләре, девелоперлары һәм риелторлары куллана башлады. Бу шкалада төрле факторларны үз эченә алган 24 позиция бар − бинаның урнашкан урыны һәм аны әйләндереп алган объектлардан башлап архитектур йөзенең «кабатланмас» булуына кадәр. Боларның һәркайсына туры килгәндә генә, йорт яки торак комплексы элиталы саналырга хаклы. Татарстанда, аның башкаласын да исәпкә алып, бу таләпләрнең һәркайсына туры килә торган бер генә (!) йорт та юк. Әмма бу Татарстан төзүчеләре һәм девелоперларына дөрес булмаган формулировкалар кулланырга комачауламый. — Казанда гади «ленинградка»лардан уңайлырак һәм киңрәк итеп төзелгән теләсә кайсы торакны элиталы дип санарга күнеккәннәр, — ди АС-Ком компаниясенең директоры һәм хуҗасы, Виктор Токарев, АС-Ком ТРның атказанган аркомпаниясенең хитекторы Виктор Тодиректоры һәм карев. − Чынлыкта исә хуҗасы, ТРның атказанган архиэлиталы дип тәкъдим текторы ителүче торак хәтта өстәмә уңайлыклары булган йорт та түгел. Казандагы иң кыйммәтле торак комплексына проект эшләп, төзеп чыккан Токарев үзе «элиталы» билгеләмәсе урынына «югары комфортлы» формулировкасын куллану яклы. — Җирле күчемсез милек базарының үзенчәлеге шунда ки, төзүчеләр өчен табыш алу беренче урында тора, икенче, өченче урыннарда да табыш алу… — дип дәвам итә архитектор. − Кызганычка, шәһәрдә һаман да торакны тәкъдим итү буенча тармак культурасы формалашма-

ган. Сыйфатлы, уңайлы торакны арзан бәягә төзеп булмый дигән фикер калыплашкан. Мин исә капма-каршы фикердә: төзелеш материалларының чит илдән кайтартылганы урынына үзебезнең илдә эшләнгәнен кулланып, акчаны янга калдырырга була. Төбәкләрдә югары комфортлы торак базарының яралгы хәлендә булу факторлары берничә. Беренче чиратта, шәһәр эчендә азкатлы һәм бик биек булмаган йортлар төзү өчен, транспорт, социаль һәм башка инфраструктуралы участоклар җитешмәү. Йорт урнашкан участок — фатир бәясенең бер өлеше. Шуңа да йорт азкатлы булган саен, квадрат метры кыйммәткәрәк төшә, нәтиҗәдә, сораучы да азрак. Төзүчеләрнең территориядәге ресурсларны мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга тырышуы гаҗәп түгел. Шулай да хәтта күпкатлы йортта яхшы проектлы, сыйфатлы итеп эшләнгән һәм кыйммәткә сатылган фатир югары комфортлы торак булып санала алмый.

Иң яхшы корал

Югары комфортлы торак базары үсешенә беренче киртә – аңа сорауда, төгәлрәк әйткәндә, аны сораучылар булмауда. — Торак сату базарында иң аз сатылганы − премиум-класс сегментына туры килә, — ди «Бәхетле йорт» күчемсез милек агентлыгы диАнастасия ректоры Анастасия Гыйззәтова, Гыйззәтова. − Мондый «Бәхетле йорт» торакны төзү өчен кулкүчемсез милек агентлыгы дирекланылырга тиешле яңа торы технологияләр һәм материаллар турыдан-туры аның бәясенә йогынты ясый. Квадрат метрының бәясен чиксез арттырып булмый, арттырмасаң − табышсыз каласың. Димәк, төзүчеләр мондый торак төзүдән читләшеп, эконом һәм бизнес-сегментны кулайрак күрә. Торак сату базарында югары комфортлы торак өлешен «Татарстан» әңгәмәдәшләре 5–7 процент дип бәяли, һәм бу күрсәткеч соңгы 8 ел дәвамында үзгәрешсез кала. — Әгәр клиент мондый фатирны тиз арада сатып җибәрергә тели икән, аерма 5000 булырга мөмкин, шуннан да ар-

тык түгел, — ди «НЛБ-недвижимость» компаниясенең генераль директоры Андрей Савельев. − Югары комфортлы торакны экспозицияләү өчен уртача бер ел-ел ярым вакыт үтә. Димәк, югары комфортлы торакны инвестция объекты итеп карап булмый. Әгәр торак йортлар сату-алу өлкәсендә табыш алу теләге бар икән, монда иң ышанычлы корал − «гостинка»лар. Аларның бәясе елдан-ел үсә, соңгы берничә ел дәвамында тренд үзгәрешсез кала. Экспертлар торакның күпме торуын бәяләгәндә принципиаль рәвештә төрлечә якын килергә куша. — «Беренчел» торак квадрат метрлап бәяләнә, «икенчел»е − тулаем фатир өчен, — дип аңлата Савельев. — Әгәр бөтенесен дә бер методика белән «кваАндрей Савельев, «НЛБ-недвидрат» өчен генә бәяли жимость» башласаң, Казанда иң компаниясенең генераль диреккыйммәтле торак нәкъ торы менә «гостинка»лар килеп чыга. Татарстан урамында, мисал өчен, миллион ярымга 15 квадрат метрлы «гостинка»лар бар, ягъни квадрат метры өчен 100 мең чыга. Моның хикмәте бик гади: еш кына сатып алучылар «гостинка»ны вакытлыча торырга дип ала, шулай ук ул торак мәсьәләсен хәл итүдә беренче баскыч булырга мөмкин. Мисал өчен, ике бүлмәле «ленинградка»ны сатып, берәр бүлмәле ике фатир алып булмый, ә ике «гостинка»га җитә. Моннан тыш, соңгысын алганда, еш кына ана капиталын кулланалар, бу да чыгымнарның шактый өлешен каплый.

Кыйммәтләр үзгәрә

Югары комфортлы торак икенчел базарда тагын да үзенчәлеклерәк. Беренчедән, бәяләү критерийлары үзгәрә, икенчедән — зәвык, өченчедән − ихтыяҗ. Forbes анализыннан күренгәнчә, югары комфортлы торакның хәзерге хуҗалары − еш кына эре компания топ-менеджеры яки үз бизнесы булган эшкуар. Ул өйләнгән, аның балалары бар, һәм аның өчен тәртип һәм сыйфат − беренче чиратта. Аның миллион ярымнан ун миллион сумга кадәр кулланылышта йөрмәгән ак13


икътисад

тенденцияләр

«

Йорт урнашкан участок – фатир бәясенең бер өлеше. Шуңа да йорт азкатлы булган саен, квадрат метры кыйммәткәрәк төшә, нәтиҗәдә, сораучы да азрак. Төзүчеләрнең территориядәге ресурсларны мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга тырышуы гаҗәп түгел.

часы бар. Шуңа да әлеге вакытта ул үзенә нәрсә кирәген һәм нәрсә өчен түләргә әзер булуын бик яхшы белә. Сатып алына торган фатирларның уртача мәйданы да тарайды. — Әгәр элек фатирның метражы 150 квадрат метрдан кимрәк булса, ул премиум-класс саналмый иде, бүген исә 120 «квадратлы» сыйфатлы итеп төзелгән фатир шундый санала ала, — ди Анастасия Гыйззәтова. Мисал өчен ул 13 ел элек Бутлеров урамында төзелгән йортны атый: — Ул вакытта мондый күчемсез милекне премиум-класска кертеп карыйлар иде. Бүген ул силикат кирпечтән төзелгән гап-гади йорт диярлек, өстәвенә эргономикасы һәм планировкасы начар, 260 «квадрат» хәзер беркемгә дә кирәкми. Элек «элиталы» саналган тагын бер үрнәк − «Искра» урамындагы 2000нче елларда төзелгән алты катлы йорт. — Анда яшәүчеләр һаман да бу йортны премиум-класслы йорт дип саный, — ди «НЛБ-недвижимость» генераль директоры. − Элиталылыкның төп критерие алар өчен әйләнә-тирә, күрәсең, анда яшәүчеләрнең төп өлеше төзелгән вакытыннан бирле үзгәрми, алар бер-берсе белән таныш һәм үзләрен ябык клуб әгъзалары итеп саный. Шулай да бу йортта лифт юк, планировканың уңышлы яклары, эргономика һәм метраж ягыннан бу йорт хәзерге стандартлар буенча элиталы дип санала алмый.

Үз рәхәте өчен

Экспертлар чит илдәге күчемсез милекне, шәһәр эчендәге югары комфортлы торак кебек үк, инвестицион проект итеп карамаска чакыра. Чит илдә үзең өчен генә фатир сатып алырга була. — Чит илдә күчемсез милек сатып алырга ниятләгән кешенең иң зур ялгышы – аны табыш китерер дип уйлавында. Кризис вакытында без аның бәяләренә сикереш булмасмы, дип күзәттек, әмма соңгы биш ел эчендә бәя үзгәрешсез калды. Чит илдәге фатир беркайчан да үзен акламый, табыштан бигрәк чыгымнар гына китерә, — ди «Бәхетле йорт» күчемсез милек агентлыгы директоры. — Әмма диңгез буена ял итәргә баргач, иркенләп үз фатирыңда яшәргә була. Гыйззәтова раславынча, Болгария, Испания, Төркия һәм Гарәп 14

Әмирлекләрендә сатып алынган фатирлар елның күп вакытында буш тора. Сере бик гади: җәй көне аларның хуҗалары я үзләре килә, яки балаларын әбиләребабалары белән ял итәргә җибәрә, яисә инде фатир ачкычын туганнарына, дусларына биреп тора. Елның башка вакытында фатирны арендага алырга теләүчеләр булмый диярлек. Бары тик Чехиядә генә хәл башкачарак: соңгы елларда россиялеләр аның курортларында, мәсәлән, Карловы Варыда фатир алырга тырыша. Анда ел әйләнәсе барып йөрергә була, шуңа да бу очракта торакны арендага бирү шансы күбрәк. Чит илдә күчемсез милек сатып алырга теләүчеләр саны тотрыклы һәм күп түгел: 1,2 миллионнан (Болгариядә мондый акчага яхшы гына фатир алырга була) өч миллион сумга кадәр кулланылышта йөрмәгән акчасы булган кешеләр безнең илдә әллә ни күп түгел, хәтта бик аз. Иске Европага (Швейцария, Германия, Австрия) керү өчен 300 мең евродан да ким булмаган акча кирәк. Болгария дигәннән, бу илдә хәзер РФ гражданнарына ипотека кредиты бирү шартларын кырысландырдылар, россиялеләр кредит акчасын вакытында түләп бармый икән.

Үз өем, үз биләмәм

Шәһәр янындагы күчемсез милекне, киресенчә, инвестицияләр объекты итеп карау отышлы. Монда, югарыда әйтелгәнчә, кайсы юнәлештә сайлау мөһим. «Пассаж» күчемсез милек агентлыгы директоры Рушания Билгилдиева фикеренчә, якын киләчәктә Яшел Үзән юнәлеше популяр булачак. Бу өлешчә автомагистральнең реконструкциясе белән, өлешчә «Яңа Тура» технополисын торгызып, аның алга таба үсешенә бәйле. — Участок сайлаРушания Билгилганда традиция кебек диева, «Пассаж» күчемсез милек мөһим фактор турынагентлыгы дирекда да онытырга яраторы мый. Клиентларның күбесе туган якларына якын урынны сайлый, — дип төгәллек кертә Билгилдиева. − Мәсәлән, бер клиентым Лаеш юнәлешеннән башка вариантны карап та тормады.

Савельев Питрәч юнәлешендәге участок һәм йортларның бәясе артырга мөмкин дигән фикердә. — Салмачны гына искә төшерегез, — ди «НЛБ-Недвижимость» генераль директоры. − 2005 елда анда бик арзанга гына җир сатып алып була иде. Ә тагын бер елдан соң поселоктагы бер сутый җирнең бәясе ун (!) тапкырга артты. Мин бу сценарий кабатланмас, дип әйтә алмыйм. Ниһаять, Биектау юнәлешенә дә ихтыяҗ артачак. Экспертлар моны район үзәге белән Казан арасында автобусларның еш йөрүе белән аңлата: район үзәгеннән Казан үзәгенә кадәр автобуста килү, үз машинаңда килеп җитүгә караганда тизрәк булырга мөмкин. Журналның әңгәмәдәшләре фикеренчә, нәкъ менә Биектаудагы йортлар һәм участоклар шәһәрдәге торакка өстәмә буларак түгел, ә альтернатива буларак сатыла. Экспертлар бәяләр буенча фаразларда уртак фикердә булдылар: бөтен юнәлешләрдә дә участокларга да, әзер йортларга да бәя үсәчәк. Беренчедән, шәһәр фатиры белән шәһәр янындагы йорт бәяләре арасындагы дисбаланс бетерелде. — Бүген шәһәрдә өч бүлмәле фатирны сатып, Биектауда йөз квадрат метрлы йорт сатып алырга була, — дип саный Савельев. «МИК» компаниясе директоры Айдар Ильясов та Савельевның фикерен хуплый: — Казанда торак артык кыйммәт һәм халыкның сатып алу Айдар Ильясов, «МИК» компания- мөмкинлекләре белән се директоры туры килми. Бүген квадрат метрның уртача бәясе − 57,5 мең сум, үсеш тенденциясе дә күзәтелә. Нәтиҗәдә, 66 квадрат метрлы өч бүлмәле фатир 3,8 миллион сум тора. Кеше мондый бәягә фатир сатып ала алмый. Шулай да кайдадыр яшәргә кирәк − нәтиҗәдә ипотека үсә, ә аның шартлары бөтенебезгә дә мәгълүм. Моннан тыш, халык акча санарга өйрәнде, һәм шәһәр тарифлары белән чагыштырганда, шәһәр янында үз йортың белән яшәү берәүне дә куркытмый хәзер. òàòàðñòàí

июнь 2013


икътисад

Яңа Тура: икенче сулыш Коточкыч янгын кичергән «Яңа Тура» технополисы кабат торгызыла. Бәхеткә, янгында кешеләр һәлак булмады.

Реклама

Җ

аваплы органнар янгын чыгу сәбәпләрен тикшерүне дәвам итә, ә инвестор, дәүләт белән кулга-кул тотынышып, сәүдәне тиешле агымга кайтару өчен барысын да эшли. Технополис дучар булган бәхетсезлек очрагыннан соң ук, инвесторлар каршылыкларны җиңә алуларын расладылар. Июль аенда гамәлгә куелырга тиешле икенче павильонның бер ай алдан тапшырылачагы игълан ителде. Объектта тәүлек әйләнәсе эшли башладылар. Бизнес күзлегеннән караганда, мондый карар җиңел генә кабул ителмәде. Ә бит проект банк финансларын файдалану бәрабәренә тормышка ашырыла. Һәм, кагыйдә буларак, банк, компаниягә кредит биргәндә, залог турында таләп куя. Моннан тыш, объектны төрле хәвефләрдән иминиятләштерү мондый очракта банк файдасына хәл ителә. Димәк, иминиятләштерү очрагы килеп чыкканда, иминиятләштерү акчасын алуда өстенлекле хокукка нәкъ менә банк ия булып чыга. Шуңа да карамастан, инвестор беренче чиратта кешеләргә нормаль эшләү мөмкинлеге бирергә тырышты. Инде 17 майдан ук «Яңа Тура»да яңадан сәүдә итә башладылар. Моның өчен махсус контейнерлар мәйданчыгы җиһазландырылды, берничә көндә диярлек ярты меңнән артык сәүдә нокталары оештырылды. Сәүдә эше торгызылып, атна үткәнче, күмәртәләп сатып алучыларның саны нормаль режимда эшләү вакытындагы сан белән тигезләште диярлек. «Беренче көннәрдә башка базарларга күчәргә булган кайбер арендаторлар тиз арада кире кайта башладылар. Алар икенче павильонның тапшырылуын көтәргә һәм әлегә вакытлы мәйданчыкта әшләп торырга әзер. Һәм бу безгә ышанганга күрә генә түгел. Алар «Яңа Тура»да эш шартларының аңлаешлы һәм үтә күренмәле икәнен беләләр», — ди «Яңа Тура» технополисы» ИКнең административ директоры Дмитрий Сипратов. Зыян күргән эшкуарлар өчен тәүлек әйләнәсе янгын нәтиҗәләрен бетерү штабы эшли. Монда идарә итүче компания вәкилләре тәкъдимнәр кабул итә, юристлар һәм салым хезмәткәрләре

бушлай консультацияләр үткәрә. Штабта даими рәвештә ЭЭМ хезмәткәрләре була, алар арендаторларга күргән зыяннары турында белешмәләр алырга булыша. Штабта медицина ярдәме пункты да ачылган, анда, ярдәм сорап, психологларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Татарстан банклары хезмәткәрләре арендаторларны кредит алу шартлары белән таныштыра. Дәүләт, эшкуарларга ярдәмгә килеп, кредит ставкасының биш процентына субсидия ясарга карар кылды. Инвестор да зыян күрүчеләргә финанс ярдәме бирәчәк (финанслау механизмы ачыклана).

Иминиятләштермичә эшкә керешмә Эшкуарлар дучар булган авыр хәл берничә фактор нәтиҗәсендә тагын да катлауланды. Беренчедән, бик сирәкләр генә үз товарын иминиятләштергән иде. Эш шунда, байтак кына иминиятләштерү компанияләре, ФЗ-271 нормаларына җайлашып бетмичә, «Яңа Тура»дагы арендаторларның мөлкәтен капиталь корылмалар өчен каралган ставкалар буенча иминиятләштерүдән баш тарткан. Нәтиҗәдә, тәкъдим ителә торган ставкалар бик югары булып чыккан. Шунысы да сер түгел, эшкуарлар үзләре дә иминиятләштерүгә әллә ни атлыгып тормый: ул чакта товарның чын күләмен «күрсәтергә» туры килә бит. Ә икенчедән, ничек кенә гаҗәп тоелмасын, байтак эшкуарлар проектның бик уңышлы булуы аркасында зыян күргән: алар акчаны товар итү максатында кредитлар алганнар. Фаҗигадән соң ике көн үткәч, ТРның беренче вице-премьеры Равил Моратов

һәм инвесторлар белән очрашу вакытында эшкуарлар «иминиятләштерергә мәҗбүр итү» кирәклеген белдерделәр. Икенче павильонга урнаштырылганда нәкъ шулай булачак та. Янгыннан соң берничә көн узгач, Равил Моратов һәм «Хәрби-иминиятләштерү компаниясе» ААҖнең Казан филиалы директоры Игорь Волочков җиткергән тәкъдимнәрне эшкуарлар уңай кабул итте. Иминиятләштерүчеләр капиталь корылмалар өчен кулланыла торган ставкалардан файдаланачак. Республика Хөкүмәте, үз чиратында, иминиятләштерүчеләргә тарифларны мөмкин кадәр киметүне сорап мөрәҗәгать итте, һәм иминиятләштерү бизнесы вәкилләре моңа уңай җавап кайтарды. Аерым алганда, Волочков әфәнде «Яңа Тура» арендаторларына ике төп (база) тариф ставкаларын әйтте. Аларның берсе: иминиятләштерү суммасыннан 0,3 процент (ул киемсалым, аяк киеме, күн, текстиль кебек җиңел сәнәгать товарлары белән сәүдә итүче эшкуарлар өчен). Икенче тариф көнкүреш химиясе һәм парфюмерия, ягъни шартлы янучан материаллар белән сәүдә итүчеләр өчен каралган. Бу тариф 0,5 процент тәшкил итә. Шул рәвешчә, иминиятләштерү өчен түләү суммасын исәпләп чыгару бер дә авыр түгел. Әйтик, ике миллион сум күләмендәге товар иминиятләштерелә икән, 0,3 процентлы тариф белән бер елга түләү алты мең сум тәшкил итәчәк. «Яңа Тура»да яңадан эшкә керешергә мөмкин. Әмма инвесторлар инде хәзер үк киләчәккә карый. Алда – фәннимәгариф кластерын булдыру һәм Испания партнерлары белән бергәләп уникаль агрокомплекс төзү. 15


экспертлар советы

Акыл белән инвестицияләргә 17 майда «Татарстан» күчемсез милек вәкилләрен экспертларның чираттагы киңәшмәсенә чакырды. Эре риелторлык компанияләре директорлары бүген күчемсез милек базарында акчаны ничек тотарга кирәклекне сөйләделәр. Андрей Савельев, «НЛБ-недвижимость» компаниясе генераль директоры: 2000нче еллар башында элиталы йортлар купшы архитектура һәм зурлыгы белән үзенчәлекле иде. Мәсәлән, киң мәйданнарда зур сарайлар төзиләр иде. Хәзер мондый объектларга базарда ихтыяҗ юк диярлек. Бервакыт бер клиент зур гына җир участогы булган өч катлы коттеджын 15 миллион сумга сатам дип, миңа мөрәҗәгать итте. Йорт чыннан да бу суммага торырлык, әмма тәҗрибәле риелтор буларак, аны клиент сораган бәягә сатып булмаячагын яхшы аңлыйм: шәһәр янында 15 миллионлык милек алырлык акчасы булган кеше кызыклырак һәм уйлабрак эшләнгән объектны сайлый. Кайчак базар бәясе белән сату бәясе аерыла.

Анастасия Гыйззәтова, «Бәхетле йорт» күчемсез милек агентлыгы директоры: Казанлылар чит илдән күчемсез милек сатып алганда, берничә төрле ялгышлык җибәрә. Беренчесе – имеш, торак сатып алгач, шул илнең гражданлыгын да алып була. Гражданлык һәм күчемсез милек – үзара бәйләнештә түгел. Шулай ук потенциаль сатып алучылар рекламага ышанып, чит илләр курортындагы күчемсез милек зур табыш китерә, дип уйлый. Бу очракта диңгез аръягында «югары» һәм «түбән» сезон дигән төшенчәләр барлыгын онытырга ярамый. Соңгысында фатир буш торачак. Моннан тыш, Евросоюз илләрендә күчемсез милекне салым органнарыннан яшереп, арендага бирү персона нон-грата булу куркынычы белән яный. Чит илләрдәге күчемсез милек базары Россиядәге кебек радикаль үзгәрешләргә дучар түгел – бу, әлбәттә, акчаны «яну»дан саклау өчен отышлы чара, әгәр инде озак вакытлы перспективаны алсак.

Айдар Идрисов, «МИК» компаниясе директоры: Бүген шәһәр янында өйле булу урта класс вәкилләрен

куркытмый. Электр утына һәм суга түбән тарифлар, йортны җылылык һәм электр энергиясен саклый торган материаллардан төзү мөмкинлеге тормышны табигатьтә дә шәһәрчә уңайлы итә. Әмма, әйтергә кирәк, шәһәр янында торакка да бәяләр арту көтелә. Әлеге вакытта шәһәр янындагы күчемсез милек бәяләп бетерелмәгән. Шуңа да йортларга бәяләр артачак, әмма базардагы ситуацияне көйләр дәрәҗәдә генә.

– Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч һәм Биектау – вакытлыча яшәү ягыннан Лаеш популяр, ә даими яшәү өчен Биектау ягын еш сайлыйлар. Шәһәр янындагы күчемсез милеккә кызыксыну якын киләчәктә кискен артачак, бу турыда Мәскәү инвесторларының безнең участоклар белән кызыксынуы да сөйли. Алар безнең базарга бик зур акчалар, бүген индивидуаль төзелештәге иң алдынгы технологияләр һәм үзләренең җитештерү көчләре белән керергә тели.

16

òàòàðñòàí

июнь 2013

Солтан Исхаков фотолары

Рушания Билгилдиева, «Пассаж» күчемсез милек агентлыгы директоры: Шәһәрнең дүрт төп юнәлешеннән


күчемсез милек

Үз йортың булу ничек яхшы Фатирны коттеджга алыштыру бик җиңел һәм отышлы. Тик безнең илдә шулай гадәткә кергән инде, күпчелек кешеләр фатирларда яши, ә коттедж тормышка ашмастай кыйммәтле хыял булып тоела.

Реклама

Т

атарстанның күчемсез милек базарындагы бүгенге вазгыятьтә күпкатлы йорттагы торагыңны җир биләмәсе дә булган яхшы йортка финанс югалтуларыннан башка гына түгел, ә бәлки отышлы да итеп алыштырып булганын бик азлар гына беләдер. Ә моны ничек эшләп булуы турында без Казандагы «НЛБ-Недвижимость» компаниясенең генераль директоры Андрей Савельевтан сораштык. — Үз йортың – кыйммәткә төшә торган артык купшылык дигән стереотип яшәп килә. Чыннан да шулаймы ул? Үз йорты булган кеше нинди өстенлекләргә ия була? — Өстенлекләр чыннан да бар, әмма шәһәрдәге һәм шәһәр читендәге йортларны күздән кичерик. Төп өстенлек – индивидуальлек һәм еш кына кирәкмәгән тавышлар белән эчне пошыручы күршеләрдән бәйсез булу. Тагын бер фактор – иркенлек. Йортның мәйданы күп тапкыр зуррак, үзеңнең җир биләмәң дә була. Син үзеңә үзең хуҗа. Алыйк, мәсәлән, индивидуаль җылытуны. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә күп тапкыр ким – күпфатирлы йортлардагы кебек өстәмә акчалар да җыймыйлар. Капремонт та юк, йорт идарәсе дә юк! Әмма үз йортыңны һәрвакыт әйбәт техник халәттә тотарга кирәк. — Ә гомумән — өстәмә түләүләрсез һәм бурычларга кермичә генә — фатирны йортка алыштыру реальме? — Әйе, реаль. 20–25 ел торган 62 «квадрат» мәйданлы өч бүлмәле «ленинградка» бүгенге көндә 3,5 тән 4 миллион сумга кадәр бәяләнә. Бу бәягә шәһәр читендә барлык коммуникацияләре дә, җир биләмәсе дә булган әзер йорт сатып алырга мөмкин. Әгәр инде үзең

төзесәң, тагын да арзанракка төшә, монда инде шәһәр эчендә төзү турында да уйланырга ярый. Кыенлыгы шунда, төзелеш өчен акча кирәк, ягъни фатирны сатарга – ул чакта кайда яшәп торырга? Әмма бу проблеманың да чишелеше бар. Безнең компания фатирны сатып ала, ә йорт салучы кеше анда әле тагын өч-дүрт ай яши. Шул ук вакытта без үз өстебезгә төзелеш бурычларын да ала алабыз. Аерым алганда, бәяләр күтәрелгән очракта да, сез материалларга артыгын түләмәячәксез, чөнки без барысын да берьюлы сатып алабыз. Нәтиҗәдә — йортның бәясе билгеле (фиксацияләнгән). Бу – килешүнең төп үзенчәлеге. Менә шундый озайтылган сроклы сатып алу. — Үзеңә, риелторсыз гына, сату һәм алу мөмкинме? — Мөмкин. Әмма күп вакыт һәм акчаны бушка туздыру ихтимал. Риелторлар үзенчәлекле белемгә ия – мәсәлән, ничек һәм нинди документлар әзерләү

турында. Участок сатып аласыз – анда чикне билгеләргә, ызанны тикшерергә кирәк. Казанда җир участокларының 70 процент тирәсе хаталар белән ызанланган. Кайчакта тулы урамнар үз урынында түгел! Оста, тәҗрибәле риелтор бу чыгымнарны минимальләштерә ала. Тагын бер мөһим момент – мошенниклык та бар. — Юлыгырга мөмкинме? Ләкин хәзер дәүләт органнары һәм Теркәү палатасы яхшы эшлиләр кебек, барысын да тикшерәләр... — Мөмкин! Менә шундый бер мисал: аферистлар, хуҗасы башка шәһәрдә яшәгән фатирны арендалагач, хуҗаның ялган паспортын ясаганнар да, хокук бирүче документ дубликатларын эшләтеп, фатирны сатарга маташканнар. Документлары – нормаль, эш барып чыгарга да мөмкин иде, әмма хуҗаның һәм сатып алырга теләүченең бәхетенә риелтор профи булып чыккан: ялганны сизеп алган. Нәтиҗәдә мошенникларны җинаять өстендә кулга алганнар. Риелторлар мошенниклык ихтималлыгын минимумга калдыра. — Татарстан базарында йорт сайлап алу өчен тәкъдимнәр җитәрлекме? — Вариантлар күп. Бу Казанның Совет һәм Идел буе районнары: Салмач, Вознесение, Алтаң, Җиләк-җимеш питомнигы. Шәһәр читендә — Лаеш, Яшел Үзән районы, Биектау, Питрәч юнәлеше. Шәһәр читендәге участокларның барысыннан да диярлек Казанга транспорт йөри. «Нокталы» төзелешләр аеруча популяр. Казан кешеләренең менталитеты үзенчәлекле — алар индивидуальлекне өстен күрә. Ә комплекслы коттедж бистәләрендә ул юк диярлек, проектлар, коймалар, төзелеш материаллары буенча кайбер чикләүләр бар. Ә безнең Казан кешесе беркемнекенә дә охшамаган индивидуаль йорт булдырырга тели. Казан, Н.Ершов ур., 18 2нче кат, оф. 201, тел.: (843) 266-48-20, 238-04-92, 260-43-44, e-mail: nlbkazan@gmail.com 17


җәмгыять вакыйга

Казанны «алтылы»га бәяләгәннәр

К

ызыктыручанлык рейтингындаТатарстан башкаласы Россиянең 164 шәһәре арасында алтынчы урынга куелган. Бу турыда 20 майда Россия Төбәкләр үсеше министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Масштаблы тикшеренүне министрлык «Госстрой», «Роспотребнадзор» һәм М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты белән берлектә 2012–2013 елларда үткәргән. Беренче биш урынны Татарстан башкаласы Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург һәм Ростов-на-Донуга биргән. Исемлеккә 32нче урынга Түбән Кама да куелган. Бәя түбәндәге күрсәткечләр буенча бирелгән: халык саны динамикасы, халыкның демографик характеристикасы, җәмгыятьнең социаль параметрлары, гражданнарның мул тормышы, социаль ин-

Сергей Лобов, Казан мэриясе матбугат хезмәте җитәкчесе

— Алтынчы урын − шәһәр өчен яхшы күрсәткеч. Мондый югары бәя − Казанның инвестицион кызыктыручанлык дәрәҗәсе үсеше нәтиҗәсе, ул исә, үз чиратында, бик күп башка социаль-икътисадый күрсәткечләрдән җыела. Һичшиксез, эшлисе эшләр күп әле. Без киләчәктә дә әһәмиятле рейтингларда катнашырга һәм югары бәяләр алырга омтылачакбыз.

18

фраструктура, шәһәр икътисады, торак секторы үсеше, торакның арзанлыгы, инновацион активлык, транспорт инфраструктурасы, инженерлык инфраструктурасы, кадрлар потенциалы, табигый-экологик вазгыять. Алда аталган күрсәткечләр буенча Казанның Россиянең күп шәһәрләрен артта калдыруы сөендерә. Әмма 16 майда узган шәһәр Думасының чираттагы сессиясендә Казан башкарма комитетының икътисадый үсеш комитеты рәисе Сергей Ватанин депутатларга башкачарак мәгълүмат җиткергән иде. Сергей Владимирович докладыннан күренгәнчә, «2011–2015 елларга Казанның социаль-икътисадый үсеше программасында» билгеләнгән күрсәткечләр 2012 елда 66,2 процентка гына үтәлгән. Ватанин әйтүенчә, пространство һәм инфраструктура үсеше индикаторлары, шулай ук җан башына торак белән тәэмин ителү күрсәткече «артка сөйри». Программаны гамәлгә кертү нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторларының 71дән 47сенә ирешелгән. Сүз уңаеннан, Төбәкләр үсеше министрлыгының шул ук сайтында төбәкләр буенча икътисадый күрсәткечләр үзгәрешенең айлык статистикасы да китерелә. Аннан күренгәнчә, 2013 елның маена Татарстан вакытында түләнмәгән хезмәт хакы күләме буенча 14 төбәк арасында җиденче урында тора. Бурыч суммасы 53 миллион сум тәшкил итә (чагыштыру өчен − эш хакы буенча иң күп бурычлы Киров өлкәсенеке − 332 миллион сум). Хәер, күпчелек күрсәткечләр буенча Татарстанның динамикасы уңай. Шунысы да сөендерә, рейтинг аналитиклары Казанны илдә иң уңай инвестицион сәясәтле шәһәр, дип атаган.

òàòàðñòàí

июнь 2013


финанслар

Катлаулы мәсьәләләрдә гади чишелешләр Бүген һәрбер аңлы кеше үз капиталын ничек дөрес тоту, табышларын ничек арттыру, акчасын кая кертү турында уйлана. Компания тәкъдим иткән икенче популяр проект – «Мастер Инвест».

Ә

леге һәм башка шундый сорауларга җавапны Телетрейд ГКда табарга мөмкин. Телетрейд – табыш алуның заманча ысулларын үстерү тенденцияләреннән калышмыйча, финанс базарларында сервис һәм консалтинг хезмәтләре тәкъдим итүче компанияләр арасында дөньяда иң эреләреннән санала. Үз эшчәнлегенең озын тарихы дәвамында компания үз клиентлары өчен югары табышлы берничә проект эшләп чыгарган.

Реклама

Аларның берсе «Персональ трейдер» проекты. Проект базарда инде 10 елдан артык уңышлы эшли һәм бүгенге көндә табыш алуда лидер булып тора. Проект инвестиция суммасына бәйле рәвештә елына уртача 120%тан артыграк табыш китерә. Проект буш вакытлары аз булган һәм үз активлары белән мәстәкыйль идарә итү мөмкинлеге булмаган кешеләргә туры килә. Бүгенге көндә компаниядә уңышлы идарә итүчеләрнең иң зур базасы бар, һәм без персональ консультант белән бергә үзебезгә туры килердәй идарәчене сайлый алабыз.

Бу проект моннан 5 ел элек эшләнгән һәм башта аннан вип-клиентлар гына файдалана алган. Мондый проекттан, инвестиция суммасына карап, елына уртача 200% һәм аннан да югарырак табыш керергә мөмкин. Бу – бөтен дөньядагы иң яхшылар рейтингына кергән профессиональ идарәчеләрнең гамәлләрен кабатлауга нигезләнгән заманча идарә итү ысулы. Әлеге проектның өстенлекләре шунда: 1. Без һәрвакыт идарә итүченең гамәлләрен контрольдә тота һәм исәпләү эше процессына катнаша алабыз. 2. Без үзебезгә бер, ике яисә өч мастерны үзебез сайлыйбыз, барысы да үзебездән һәм безнең депозитыбыздан тора. 3. Без, мастерның башкаларны кабатлаган килешүләреннән тыш та, үзебез килешүләр төзи алабыз.

Безгә компаниянең персональ консультанты тәкъдим ителә, һәм ул безгә компания исәбенә база белеме бирә, шул ук вакытта дәресләргә йөрүнең уңайлы графигын сайлап алырга мөмкин. Әгәр без финанс базарларындагы сәүдә турында тагын да тирәнрәк белем алырга теләсәк, компания тәкъдим иткән өстәмә белем дәресләрен үтә алабыз. Компания клиентларына мастер-класслар, килешүләр төзегәндә финанс консультанты ярдәме тәкъдим ителә. Офиска килү мөмкинлегебез булмаган очракта, персональ консультант безгә дистанцион белем бирә ала. Мондый хезмәт каралганда, компания, безнең депозитка өстәмә рәвештә, безгә еллык 24% тәкъдим итә. Телетрейд ГК проектлары өстәмә табыш алу ысуллары турындагы фикерләребезне үзгәртә һәм безне еш кына уйландыра торган сорауларга җавап бирә.

Казан, Пушкин ур., 12, офис 302/304 тел.: (843) 245-07-70 www.teletrade.ru «КазанТТ» ҖЧҖның региональ вәкиле ИНН 1655207142 КПП 165501001

Өченче проект «Мөстәкыйль сәүдә итү». Проект активлар белән идарә итүне башкаларга тапшырырга ияләшмәгән клиентлар өчен, үз капиталы белән мөстәкыйль идарә итәргә теләгән һәм башкаларга ышанырга гадәтләнмәгәннәр өчен.

*

*

*

*%

19


фотопроект

Динә: Европага танылу

20

татарстан  июнь  2013


фотопроект

«

Динә Гарипова «Евровидение» тамашасында җиңмәсә дә, дистәләгән мең тамашачыны үзенең сихри тавышы белән әсир итте.

Фото wikimedia.org сайтыннан

21


җәмгыять җирле үзидарә

Хакимиятнең колак аппараты

22

òàòàðñòàí

июнь 2013


җирле үзидарә

«

җәмгыять

«Татарстан» экспертлары, Халык тыңлауларын бу рәвешле үткәрүнең баштан ук кимчелеклелеген, аны уздыруның техник шартларына бәйләп караудан бигрәк, эш узгач кына башкарылуында күрә, чөнки мәсьәлә инде әллә кайчан башка инстанцияләрдә хәл ителгән була.

Без бергә

Рөстәм Шакиров тексты

Гомумән алганда, Татарстан халкы белән хакимиятнең үзара мөнәсәбәте дә, Россиядәге кебек үк, ниндидер бер-беренә җайлашмаганлык белән аерылып тора. Гражданнар өчен ризасызлыкларын кеше алдында белдерү чаралары бар, әмма алар бу хакта элеккечә үз кухняларында мыгырдап йөрүне һәм шуны социаль челтәрләрдә чагылдыруны өстен күрә. Икенче яктан алганда, әлеге чаралар шулай корылган ки, алардан файдалану өчен, бик күп көч куярга кирәк. «Татарстан» аларның берсенә – халык тыңлауларына ничек колак салырга кирәклегенә өйрәнергә тырышып кайтты.

Казанда халык тыңлауларын оештыру (ХТ) һәм үткәрү тәртибе РФнең Шәһәр төзелеше кодексына, «РФндә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль канунга, Казан уставына һәм Казан шәһәре думасының 2006 елның 8 июнендә кабул ителгән «Казан шәһәрендә халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе» турындагы карарына нигезләнеп тәртипкә салына. Игътибарга лаеклы әлеге документларның барысында да дөрес сүзләр шактый күп, әмма берсендә дә ХТын «халык өчен уңайлы урында һәм вакытта уздыру мөмкинлеге» хакында берни әйтелмәгән. Ә монысы — «Татарстан» экспертлары игътибарын җәлеп иткән нәрсәләрнең беренчесе. Аларның территорияләр үсеше мәсьәләләренә караганнары гадәттә эш көненең икенче яртысында (әмма 17:00 сәгатьтән соңрак түгел), Груздев урамында урнашкан Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе (АһШТИ) бинасында үткәрелә. Нокса урманын яклау буенча (былтыр аның язмышы өч мәртәбә: җир кишәрлеге зонасын үзгәртү, төзелешнең шартлы рәвештә рөхсәт ителгән төре һәм территорияне планлаштыру проекты буенча ХТнда каралды) инициативалы төркем әгъзасы Динә Багатееваның раславынча, аларның төркеме һәрвакыт тыңлауларның район биләмәләрендә, әйтик, мәктәпнең актлар залында һәм һичьюгы кичке алтыдан да иртәрәк уздырылмавын үтенә. Урманны яклаучыларга, алар өченче тапкыр мөрәҗәгать иткәннән соң гына, мәктәптә кирәкле техник җиһазлар булмау сәбәпле, мондый «җайсыз» үтенечнең үтәлүе мөмкин түгел, дип җавап бирәләр. Инициативалы төркем әгъзалары мондый җаваптан көлгәннәр генә, чөнки теләсә кайсы мәктәптә проектор һәм микрофон бар, ә тыңлаулар үткәрү өчен башка берни кирәкми. Ә вакыт мәсьәләсенә килгәндә, нәтиҗәдә бөтен тыңлаулар 17:00 дән соңрак вакытка билгеләнми. Муниципаль-хокукый актларга мониторинг уздыручы, азмы-күпме халык тыңлауларына йөрүче азсанлы Казан активистларының берсе, Социаль-экологик берлекнең (СоИБ) Татарстан бүлекчәсе вәкиле Наилә Биктимерованың әйтүенчә, 23


җәмгыять җирле үзидарә

«Казан шәһәрендә халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе» нигезләмәсеннән: – Халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча, тәкъдимнәр, резолюцияләр рәвешендә йомгаклау документлары кабул ителә ала. – Рәсми рәвештә бастырып чыгарыла торганы – халык тыңлаулары нәтиҗәләре буенча мәҗбүри йомгаклау документы санала. Йомгаклау документлары җирле үзидарә органнары өчен тәкъдим булып санала. – Халык тыңлауларында катнашу өчен, дәүләт хакимияте һәм җирле хакимият органнары вәкилләре; сәяси партияләрнең һәм башка җәмәгать оешмаларының төбәк яки җирле бүлекчәләре вәкилләре; эшчәнлекләре фикер алышу темасына бәйле булган оешма җитәкчеләре; галимнәр, экспертлар; ГМЧ чакырыла ала.

24

– ХТын уздыруның урынын да («каланың үзәк районы»), вакытын да («кагыйдә буларак, 16:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр») гражданнар өчен уңайлы дип саныйм, — дип җавап бирде. Шулай килеп чыга ки, болай эшләү түрәләр өчен тагын да уңайлырак. «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге документлары һәм хокукый актлары җыентыгы»ның соңгы (2013 елның 18 апреле, 25 апреле, 2 маендагы) чыгарылышларына күз салыйк. Казан мэры карарлары нигезендә, бөтен ХТ эш көннәренә билгеләнгән. Уздыру вакыты — 16:00 дән 16:40 ка чаклы, урыны − башкарма комитетның АһШТИ бинасы. Әлеге юлларның авторы шундый җыелышларның берсендә катнашты. Ул М-8А микрорайоны территориясен планлаштыру проектына багышланган иде. 11500 кеше яшәгән микрорайонда әлеге мәсьәлә белән кызыксынулары эштән сорап китәрлек дәрәҗәдә булганнары табылмаган, күрәсең. Җыелышка рәислек итүче шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьеваны, проектлаучыларны һәм журналистларны да кертеп, нибары сигез генә кешенең катнашуын рәсми йомгакта: «…Казан шәһәре кешеләре катнашында, халык тыңлаулары уздырылды» дип искәртергә онытмадылар. Сүз уңаеннан шуны искәртеп үтик, проект оешмасы вәкиле, вазгыятьнең «камералылыгын» саклау өчен, күрәсең, микрофонсыз гына чыгыш ясады. Чыгыш ясар-

га, сорау бирергә теләк белдерүчеләр булмаганга, чара нибары 17 минут вакытка сыешты. Әмма башкарма комитетның тарихи битләрендә бүгеннән: «халык тыңлауларын уздырылганга санарга» дип язып куелды.

Моның зонасын үзгәрт

Әмма «Татарстан» экспертлары, ХТын бу рәвешле үткәрүнең баштан ук кимчелеклелеген, аны уздыруның техник шартларына бәйләп караудан бигрәк, эш узгач кына башкарылуында күрә, чөнки мәсьәлә инде әллә кайчан башка инстанцияләрдә хәл ителгән була. Динә Багатеева Нокса урманында төзелешкә шартлы рәвештә рөхсәт бирелүгә багышланган тыңлаулар турында түбәндәгеләрне бәян итә: – Әгәр дә зона үзгәртүгә (ул мәсьәлә Шәһәр думасы вәкаләтендә) бәйле беренче тыңлауларда җәмәгатьчелек нәрсәгә булса да тәэсир итә ала икән дигән фикер туган булса (ул чакта 100 гә якын кеше катнашты, депутатлар һәм башкалар үз фикерен белдерде), кунакханә төзүгә караган тыңлауларда, бөтенләй башка вазгыять хөкем сөрде. Нибары 20дән артыграк кеше катнашты, чөнки халык чынлыкта кунакханә төзү өчен җирнең инде бирелгәнлеген, проекты булуын белеп тора. Инвесторга: «Гафу итегез, монда тавышлары тәкъдим итү хокукына ия булган унлап кеше каршы килде, җирне башка урыннан эзләгез инде», – димәсләр бит инде.

òàòàðñòàí

июнь 2013

Солтан Исхаков фотолары

Россиянең башка бик күп шәһәрләрендә дә ХТын уздыруны эш вакытына билгелиләр. Әмма Россия муниципалитетлары кануниятендә тыңлауларны эш көннәрендә, эш вакыты тәмамланганнан соң һәм ял көннәрендә үткәрү мөмкинлеге дә күздә тотыла. Ә бездә ХТын «принципта алай үткәрмиләр». — Инициативалы төркемнең үтенеченә нигә колак салмаска? — дигән соравыбызга, АһШТИ башлыгының беренче урынбасары Ренат Мостафин:


җирле үзидарә

җәмгыять

«РФндә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль канун Муниципаль берәмлек уставы проектыннан һәм җирле бюджет проектыннан тыш, муниципалитетны үстерү планнары проекты һәм программалары, җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре проектлары, территорияләрне планлаштыру һәм аларның чикләрен билгеләү проектлары, территорияләрне тәртипкә салу, уңайлылыклар тудыру кагыйдәләре, шулай ук җир кишәрлекләреннән шартлы рәвештә файдалануга һәм капиталь төзелеш объектларын сафка бастыруга рөхсәт бирү мәсьәләләре, төзелеш объектларын сафка бастырганда һәм капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләгәндә, рөхсәт ителгән параметрлардан читләшү аркасында килеп чыккан тайпылышларга бәйле мәсьәләләр, җирдән файдалануның һәм төзелеш алып баруның расланган кагыйдәләре булмаган очракта, җир кишәрлекләреннән һәм капиталь төзелеш объектларыннан файдаланганда, аның рөхсәт ителгән бер төреннән икенчесенә күчереп үзгәртүгә бәйле мәсьәләләр халык тыңлауларына чыгарылырга тиеш, дип билгели.

Бөтенроссия Табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан советы рәисе урынбасары, СоЭБнең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Мухачев әлеге проблеманы тамырдан үзгәртүне ХТ турындагы канунияткә үзгәрешләр кертү юлы белән хәл кылырга тәкъдим итә: — Җәмәгать һәм дәүләт экологик экспертизалары сыман, ХТ да әзер проектлар буенча үткәрелгәнгә күрә, чынбарлыкта аларның нәтиҗәсе файдасыз диярлек булып чыга. Бүгенге көндә ул күз буу чарасы гына. Бездә еш кына төзелешләр

проект расланганчы ук башлана. Проект эшләнгән икән, бигрәк тә катлаулы объектныкы, аны үзгәртү өчен, инвесторга зур чыгымнар тотарга туры килүен аңлыйсыздыр. ХТның мәгънәсе булсын өчен, канун нигезендә, аның вакытын алыштырырга кирәк, аеруча экологик экспертизаныкын, проект стадиясеннән җир бүлеп бирүнекенә күчерергә, шул очракта төзелеш мәйданын сайлауга яки проект документациясенә тиз арада төзәтмәләр кертергә була. Зур шәһәрләр һәм төбәкләр җитәкчелегенең, үз депутатлары аша, әлеге мәсьәләне РФ

Дәүләт Думасына чыгаруына ирешергә кирәк. Без бары тик шундый юлны гына күрәбез. Ренат Мостафин, моңа җавап итеп: җир кишәрлекләре шәкелләшүе турындагы мәгълүматның басылып чыгуын искәртә. Берүк вакытта, җир кишәрлекләренең һәркайсының формалашуы һәм кемгәдер бүлеп бирелүе турында чыгарылган карарларның һәркайсын халык тыңлауларына кую мөмкин хәл түгел, моның мәгънәсе дә юк. Шуның өстенә, җир кишәрлекләренең шәкелләшү этабы проект эшләүне күздә тотмый.

25


Наилә Биктимерованың инануынча, тормыш моның киресен күрсәтә. Аныңча, чынбарлыкта менә ничек була. Башкарма комитет рекреация зонасындагы җир кишәрлеген төзелеш алып баручыга бирергә карар кыла һәм аны формалаштыра. Теге кеше җирле үзидарә органына гариза яза, башкарма комитет аңа җирне милек итеп яисә вакытлыча файдаланып торуга тапшыра. Берүк вакытта җирдән ни рәвешле куллану төре дә билгеләнә: әйтик, эшчәнлек алып бару бинасы яки торак төзүгә рөхсәт. Кишәрлек кадастр исәбенә куела, аңа номер сугыла, хәтта күчемсез милек кадастрында әлеге җирдән

ни рәвешле куллану төре − төзелеш алып бару күрсәтелә, ә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре буенча, бу әле һаман да рекреация зонасы булып кала бирә, ә анда җирдән бу рәвешле куллану тыела. Кайвакытта хәтта төзелеш инде җәелдерелә, бары тик шуннан күпкә соңрак, әлеге территориянең зонасын үзгәртү мәсьәләсе буенча ХТ игълан ителә. Наилә мондый хәлнең өр-яңасын – быелның май аенда Казанда ТРның Агросәнәгать паркы ачылуын мисалга китерә. Күпмедер вакыт элегрәк, ул документлар һәм хокукый актлары җыентыгында әлеге парк урнашкан бик

Ренат Мостафин, Казан башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгының беренче урынбасары:

Шәһәр халкы тулысынча актив катнашкан очракта, халык тыңлауларын уздыру процедурасы фикер алышуда катнашучыларның уй-ниятләрен ачыкларга мөмкинлек бирә. Әмма, кызганычка, еш кына үзләренең көндәлек проблемаларына башы-аягы белән кереп чумган шәһәрлеләр басылып чыга торган муниципаль проектлар, хокукый актлар белән вакытында кызыксынып бармый, шунлыктан кабул ителгән карарлар турында объектлар төзелә башлаганда кына белеп ала. Минемчә, гамәлдәге халык тыңлауларын үткәрүне регламентлаучы федераль кануннар Казан халкының хокукларын тәэмин итү бурычын үти. Һәркем, һәрвакыт халык тыңлауларына килеп, яхшы якка таба үзгәрешләр кертү өчен, тәкъдим ителгән проектка карата үз фикерен белдерә ала. ХТның тәкъдимнәре һәм белдергән дәгъвалары хокукый яктан рекомендация бирү рәвешендә генә булуларына карамастан, әгәр алар канунияткә каршы килмәсә, исәпкә алына. Казан башкарма комитеты тарафыннан халык тыңлаулары тәкъдимнәренә колак салып кабул ителгән карарлар шактый. Аларның иң күзгә ташланганы – «Әмәт» тирәсе территориясен планлаштыру проектына бәйле ХТ. Биредә яшәүче халык балалар бакчалары төзү зарурияте мәсьәләсен берничә мәртәбә күтәреп чыккан иде. Без аларның фикерен өйрәндек һәм планлаштыру проектында балалар бакчалары төзү өчен 14 яңа мәйданчык булдыруны күздә тоттык, шул исәптән йортлар «эченә кертеп» эшләнгәннәрен дә. Икенче мисал – Җиңү проспектындагы квартал биләмәләрен планлаштыру проекты, халык тыңлауларында яңгыраган тәкъдимнәрне искә алып, ул камилләштереп бетерергә җибәрелде.

26

зур мәйданның (85 мең квадрат метр) зонасын үзгәртү мәсьәләсе буенча ХТ билгеләнүе турында хәбәрне күреп ала. Әлеге территория дүрт кишәрлектән тора, шуларның иң зурлары Р-2 (парк) һәм Д-2 (халыкка хезмәт күрсәтү) зонасына карый. Әлеге зоналарның берсендә дә мондый пландагы комплекслар төзергә ярамый, әлбәттә, ә кишәрлекләрне КС (коммунальсклад, шул исәптән базарлар) зонасына күчерергә ниятлиләр. Әмма биредә кишәрлек бүлеп кенә бирелмәгән, анда бөтенесе дә төзелгән һәм ул эшли башлаган инде! Әлеге факт буенча Наилә шәһәр прокуратурасына мөрәҗәгать иткән, ә аннан «башкарма кометет адресына канун бозып эшләнгән хилафлыкны төзәтергә» дигән күрсәтмә бирелде, дигән җавап килгән. – Бу – көлке хәл инде, – дип уфтана Биктимерова. − Алар төзелешкә рөхсәт канунсыз билгеләнгәнен ачыклаган. Канунсыз икәнлеге аңлашыла. Төзелешкә рөхсәт кайчан бирелә? Аның проекты булганда һәм ул әлеге җир кишәрлеге шәһәр төзелеше планына туры килгәндә. Ә шәһәр төзелеше планында территориянең зоналары һәм алардан файдалану төрләре ачыклап язылган була. Әгәр зона әлеге эш өчен яраксыз икән, анда төзелеш алып бару өчен бернинди рөхсәт бирелүе мөмкин түгел. Ә прокуратура күрсәтмә бирә... Бу бит акылга сыймаслык хәл. Бернәрсәне дә үзгәртеп булмаганда, нинди күрсәтмә чыгару ди инде ул? Ә мин, гаепле кешеләрне ачыклап, аларны җавапка тартуларын сораган идем. Хәзер «аз гына ярашып бетмәү»не юкка чыгаруның бердәнбер юлы – Шәһәр думасының «зонасын үзгәртергә» дигән карар чыгаруы гына кала, шул очракта барысы да «тиешенчә» булачак». Быелның февралендә генә Наилә шәһәр прокуратурасына шуңа охшаш сәбәпләр (рекреация зонасына кергән җирләрне милеккә яки арендага бирү) буенча дистәгә якын гариза илткән. Мондый очракларда рәсми рәвештә зоналарны үзгәртү кайвакытта берничә елдан соң гына башкарылган. Дөрес, прокуратура алар өчен «җиргә бәйле дәгъвалар мәхкәмә аша хәл ителә, дәгъва белдерү вакыты — өч ел» дигән «бик шәп» җавап тапкан.

òàòàðñòàí

июнь 2013

Солтан Исхаков фотолары

җәмгыять җирле үзидарә


җирле үзидарә

«

җәмгыять

Казан активистлары тәҗрибәсе әлеге очракта мәхкәмәнең ярдәмче булмавын раслый. Әйтик, үз вакытында ул Шәһәр думасының булачак футбол стадионы территориясе зонасын үзгәртүгә бәйле (агачлар киселүдән, гидроюдыртудан һәм ком-җир өйдертүдән күпкә соңарып кабул ителгән) карарына күз йомды.

— Ягъни алар вазгыятьне үз вакытында тикшерми, ә өч ел үткәч, очына чыга алмыйсың инде, — дип сөйли Биктимерова. − Казан прокуратурасында эшләүче 17 хезмәткәрнең нибары берсе җир мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Шунлыктан башкарма комитетның хокукый актлары мониторингын уздырып өлгерә алмыйлардыр, мөгаен. Аңлавымча, минем мөрәҗәгатем булмаса, алар моның белән бөтенләйгә шөгыльләнми. Казан активистлары тәҗрибәсе буенча әлеге очракта мәхкәмәнең ярдәмче булмавын раслый Наилә. Әйтик, үз вакытында ул Шәһәр думасының булачак футбол стадионы территориясе зонасын үзгәртүгә бәйле (агачлар киселүдән, гидроюдыртудан һәм ком-җир өйдертүдән күпкә соңарып кабул ителгән) карарына күз йомды. Әүвәле активистлар мәхкәмәгә еш мөрәҗәгать итә иде, әмма соңрак әлеге адымның файдасызлыгын аңладылар. Чөнки, кагыйдә буларак, район мәхкәмәсе карарны алар файдасына чыгармый, Югары суд аны үз көчендә калдыра, ә аннан соң берни дә эшләп булмый.

Халыкчан да түгел, ишетелми дә Халык тыңлаулары Шәһәр думасы һәм Казан мэры башлангычында гына түгел, ә халык инициативасы белән дә

уздырыла ала. «Казан шәһәрендә халык тыңлауларын оештыру һәм үткәрү тәртибе» нигезләмәсенең 3.1 маддәсендә: «Халык тыңлаулары уздыру тәкъдимен чыгару өчен, гражданнарның ирекле рәвештә тупланган, 500 кешедән ким булмаган инициативалы төркеме формалаша» диелгән. Әмма инициативалы төркемне шәкелләштерү механизмы кирәгеннән артык авырлашкан, ди Биктимерова. – Халыкның инициативалы төркеменең ХТ үткәрү нияте турындагы беркетмәсен язу өчен генә дә, 500 кешенең булуы таләп ителә. Әмма бер урынга шулчаклы кешене туплау – булмастай эш диярлек. Минемчә, әлеге очракта 500 кешедән имзалар җыю юлы мантыйкка сыешлырак булыр иде. Казанлыларның җирле үзидарә эшенә катнашырга атлыгып тормавын Наилә проблемага саный. Баш очларында күк күкрәмәгәндә, өлгереп килүче күңелсезлекләр белән берәү дә кызыксынмый. Хәер, бервакыт кинәттән «түбәннән» инициатива күтәрелеп алган булган, экспертның күзаллавынча, халкы активрак булган калаларда кулланыла торган технологиядән файдаланганнар. Нокса урманы белән бәйле ХТна җирле халыкка каршы фикердә торучы бер төркем кешене ияртеп килгәннәр, алар төзелеш алып баручыны яклап чыгыш ясаган:

— Җирле халык аларны беренче мәртәбә күрде. Аларның оешкан төркем икәнлеге кыланышларыннан да сизелеп торды: җирле халыкның сүзен бүлдерделәр, урыннан нәрсәдер кычкырып утырдылар, нигезсез сүзләр сөйләделәр. Бергә утырдылар. Ә соңыннан, бер хатынның урыныннан торып: «Кем минем белән килде, әйдәгез китәбез», — дигәнен ноксалыларның берсе ишетеп алган. Шулай булуга карамастан, Казанда җирле хакимият белән халык арасындагы бәхәстә, ХТ ярдәмендә нәтиҗәгә ирешүнең күпмедер тәҗрибә бар. Әйтик, Урта Кабан күле буенда яшәүчеләрне башка урынга күчерергә маташуга бәйле очрак. Кешеләрнең ачыктан-ачык ризасызлык белдерүе белән очрашкач, шәһәр хакимияте, халык белән очрашып, проблемаларны уртага салып сөйләшергә үзендә көч таба. Шунлыктан Сергей Мухачев: — Хәтта хәзерге вакытта да, ХТ үткәрүнең мәгънәсе бар, Урта Кабандагы шикелле вазгыять килеп туган очракта, халык алга таба уңышлы үзгәрешләргә ирешә ала. Әмма бу әле ХТның механизмы һәм юридик процедурасы моны җайлы гына башкарып чыгарга ярдәм итә, дигән сүз түгел. Боларның барысы да халыктан, инвесторлардан, төзүчеләрдән, бу эшне оештыручылардан зур чыгымнар һәм киеренке халәттә торуны таләп итә.

27


èêå ôèêåð

Альберт Кәшаф улы Шиһабетдинов

Фото www.prav.tatarstan.ru сайтыннан

уңай портрет

Беренче йөзлектәге топ-менеджер

28

òàòàðñòàí

июнь 2013


Альберт Кәшаф улы Шиһабетдинов

èêå ôèêåð

Андрей Григорьевтан уңай портрет

Т

АИФ башлыгы Альберт Шиһабетдинов өчен, мөгаен, хәл итәлмаслык бурычлар юктыр ул. Аңа иң туры килә торган сүз «елдамелгыр»дыр.

Бөтенроссия әһәмиятендәге пенсионер

Иң югары нәтиҗәләргә омтылучанлык һәм берничә елга яки хәтта унъеллыкларга алдан уйланылган стратегия дә Шиһабетдиновны һәм аның командасын безнең заманның бик күп идарәчеләреннән яхшы якка аерып тора. Һәм болар барысы да команданың теләсә кайсы тиз үсә торган эре бизнеска хас булган кайбер тактик хаталарын тулысынча аклый.

Пас бирелгән

Йөкләмәләр исә бик күп. Мәсәлән, хәлиткеч 2012 елда нефтьне тирәнтен эшкәртү комплексы төзелә башлаган. Бу − Россия өчен уникаль проект. Комплексның төп җайланмасы холдингның баш предприятиеләреннән берсе булган ТАИФ-НКга Татарстан нефтен эшкәртү тирәнлеген рекордлы 95 процентка җиткерергә һәм нефть эшкәртүнең табышлылыгын икеләтә диярлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк. «ТАИФ» компаниясе мәгълүматлары буенча, Татарстанда кертелә торган технологиянең икътисадый нәтиҗәлелеге нефть эшкәрткәндә табыш генерациясе буенча мәгълүм булган барлык технологияләрдән кимендә ике тапкыр өстенрәк. Җайланма 2016 елда сафка бастырылырга тиеш. Шул чордан башлап, «ТАИФ-НК» ААҖ елына 7,3 миллион тонна республика нефтен эшкәртергә сәләтле булачак, бу вакытта 7,1 миллион тонна югары сыйфатлы нефть продуктлары чыгарачак. Моңа бик мөһим экологик асыл да өстәлә: шул ук күләмдә ягулык эшкәртелгәндә, һавага хәзергедән ун тапкырга кимрәк күкерт бүленеп чыгачак. 2012 елның февралендә килешү төзелгәннән соң ук Альберт Шиһабетдинов журналистларга хәбәр иткәнчә, җайланманың чыгымы каплану срогы нибары өч ел тәшкил итәргә тиеш. Карап торышка бик җиңел кебек. Яраклы проект, берничә инвестор тапканнар да, Татарстан икътисады флагманнарының иң эре башлангычларына республиканың һәрвакыт диярлек юл бирүен исәпкә алып, файдалы килешү төзегәннәр. Берничә деталь генә кадр артында калган. Беренчедән, кирәкле проект эзләүгә дистә елга якын вакыт киткән. Икенчедән, килешү төзергә берничә ай кала гына ТАИФ-НК заводына финанс параличы суга язган. Бу турыда соңрак, инде 2011 ел нәтиҗәләре рәсми игълан ителгәч кенә, Шиһабетдинов үзе белдерде. Акцизлар ставкасын күтәрү һәм Россиядә нефть тармагына салым салуның яңа тәртибе предприятиене банкротлык чигенә китереп җиткергән икән. Нефтьне тирәнтен эшкәртү комплексын торгызу проектына да туктап калу куркынычы яный. «Акцизлар үсешеннән һәм 60/66/90 схемасын кертүдән ТАИФ-НКның өстәмә чыгымнары 2012 елда гына да 17 миллиард сум тәшкил итәр иде. Бу компаниянең 2011 елда алган еллык кеременнән күбрәк. 2016 елга

уңай портрет

Халык арасында киң таралган фикердән күренгәнчә, кайбер компания һәм шәхесләргә республика яшәү һәм эшләү өчен бигрәк тә тормышка яраклашмаган, җылы урыннар булдыра. Һәм бу белдерүләрдә хаклык та бар − «ВАМИН» холдингына кагылышлы бетмәс-төкәнмәс эпопея үзе генә дә ни тора. Әгәр аны оештыручы кеше озак еллар буе «өстәгеләрнең» химаясеннән файдаланмаса, шулкадәр күп бурычка батмас иде, мөгаен. Әмма шулай ук хакимият химаясендәге кебек тоелган ТАИФка бу юллар авторының мөнәсәбәте бөтенләй башка төрле. Холдинг республика һәм ил өчен мөһимнәрдәнмөһим булган, күптән инде гади нефть сәүдәсе кысаларыннан чыккан бурычларны хәл итүен дәвам итә. Алай гына да түгел − бурычларын вакытыннан алдан түли. Ә хакимият пасларын (преференцияләрен, дип укы) Шиһабетдинов командасы бик төгәл үти, һәрвакыт соңгы нәтиҗә белән таң калдыра. Нәкъ менә үзенең иң шәп елларындагы «Рубин» футбол клубы кебек (сүз уңаеннан, аны ТАИФ финанслый). Иң югары нәтиҗәләргә омтылучанлык һәм берничә елга яки хәтта унъеллыкларга алдан уйланылган стратегия дә Шиһабетдиновны һәм аның командасын безнең заманның бик күп идарәчеләреннән яхшы якка аерып тора. Һәм болар барысы да команданың теләсә кайсы тиз үсә торган эре бизнеска хас булган кайбер тактик хаталарын тулысынча аклый. Коры сүзгә генә таянмыйча, үткән бер-ике елдагы вакыйгаларга булса да күз салыйк. Анда кискен уңышсызлыклар да, баш әйләндергеч уңышлар дә бар. Алар барысы да безнең каһарманыбызның шәхесен ачуга булыша. Узган ел топ-менеджер өчен шактый сәбәпләр буенча хәлиткеч булган. Монда йөз процентка Евро-5 стандартындагы дизель ягулыгы чыгаруга күчү дә, Ка-

зан Оргсинтезның бурыч йөкләмәләрен шактый киметү дә, төрле яклап субсидияләүне − «ТАИФ» компанияләр төркеме предприятиеләренә һәм Татарстанның башка эре предприятиеләренә басып торган схеманы бетерү дә бар. Моңа пенсия яше дә өстәлә (12 ноябрьдә компанияләр төркеме башлыгына 60 яшь тулды), тик ул Шиһабетдинов очрагында эш кабинетын бушатырга вакыт икәнлекне аңлатмый. «Пенсионер» үзе бу юлларның авторы белән сөйләшкәндә әлеге фактка әллә борчылуын, әллә шатлануын белдерде: «Әлегә үз өстемә алган йөкләмәләр китәргә мөмкинлек бирми», − диде.

29


èêå ôèêåð

уңай портрет

«

Альберт Кәшаф улы Шиһабетдинов

Шиһабетдинов әйтүенчә, аның холдингы каршы торырга әзер. «Без һәрвакыт кеше мөмкинлекләренең дә, технологик мөмкинлекләрнең дә чигендә эшләдек һәм эшлибез. Ягъни без һәрвакыт диярлек кризислы вазгыятьтә кайныйбыз. Вазгыять ничек кенә үзгәрмәсен, безнең өчен аның кайсы сценарий буенча – оптимистик яки пессимистик – үсеше принципиаль түгел».

кадәр исә әлеге сумма 101 миллиард сумга җитәр иде», — дип фаразлары белән уртаклашты ул чакта ТАИФ башлыгы. Менә шул вакытта Шиһабетдинов һәм К°нең әрсез булуының кирәге чыга да инде – ТАИФ үз мәнфәгатьләрен Россия Хөкүмәте дәрәҗәсендә яклый ала. Аңлашыла ки, сөйләшүләрнең бөтен нечкәлекләре ачылмый. Саллы нәтиҗәсе генә яңгыратыла: «Без зур кыенлыклар белән булса да ТАИФ-НКга тирәнтен эшкәртү комплексы төзелешен төгәлләрлек 38 миллиард сумлык өстәмә чыгымнарны өлешчә компенсацияләүгә ирешә алдык». Ә менә бусы республика Президенты Рөстәм Миңнеханов резюмесы, ул федераль үзәк тарафыннан өстәмә юл куюларга исәп тотмаска кирәклегенә басым ясый: «Безне ишеттеләр. Туп хәзер безнең якта. Без тиз арада нефтьне тирәнтен эшкәртү комплексын төзеп бетерергә тиеш. Никадәр тизрәк төзибез, шулкадәр күбрәк акчаны кире кайтарачакбыз», − ди ул. Нәрсәдән башлаган идек, шуңа кире кайтыйк. Йөкләмәләр һәм ставкалар да моңарчы күрелмәгәнчә югары. Ничек инде ярты юлдан кире борыласың?

Сугыш кыры − Оргсинтез

Казан Оргсинтез − соңгы еллардагы сугыш кырларының тагын берсе, аны киеренке матчны күзәткән кебек күптән күзәтәләр инде. Дөрес, 2012 елның икенче яртысыннан бирле предприятиедәге бәрелешкә игътибар әкренләп кимеп бара. Һәм Аллага шөкер, шуны гына өстисе кала: вазгыять нормальләшә, өстенлек Шиһабетдинов командасы ягында. Югалтулар да бар. Нәтиҗәле менеджер репутациясе булган Леонид Алехин, заводның гендиректоры постын калдырып, көндәшләр станына күчте, дип әйтеп була (ә Татнефтьнең Алехин җитәкләгән ТАНЕКО проектына, һәрхәлдә, көндәш булырга туры киләчәк, дип фаразлый белгечләр). Шиһабетдинов әлеге кадрны югалтуны кырыс капитандай кабул итте. «15 ел буе янәшә, көн саен кискен, кат-

Узган ел топ-менеджер өчен шактый сәбәпләр буенча хәлиткеч булган. Монда йөз процентка Евро-5 стандартындагы дизель ягулыгы чыгаруга күчү дә, Казаньоргсинтезның бурыч йөкләмәләрен шактый киметү дә, төрле яклап субсидияләүне – ТАИФ компанияләр төркеме предприятиеләренә һәм Татарстанның башка эре предприятиеләренә басып торган схеманы бетерү дә бар. 30

гый бурычларны хәл итеп», бер командада эшләгән кешене югалтуның кызганыч булуы белән килеште. Икенче яктан, уендагы ставкаларның бик югары булганын аңлатты. Кабул ителгән идарә карары инде дивидендларын китерә дә башлаган. Алмаштырылган команда эшенә Шиһабетдинов уңай бәя бирә: «Казан Оргсинтезның яңа командасына иң югары таләпләр куела һәм аларның беренче адымнары, барысы да яхшы булачак, дигән ышаныч уята», − ди ул. Бу үткән ел азагындагы шактый шәп финанс нәтиҗәсе белән дәлилләнә. Казан Оргсинтезга булган кредит йөкләмәсе сизелерлек кимегән. Яңа команда алты миллиард сумнан артык бурычны алдан ук түләп куйган. Һәм − бу бит инде 2012 ел азагында! − 2014 ел буенча бурычларны түләүне кайгырта башлаган. Ә бит Казан Оргсинтезны шулкадәр җитди бизгәк тота иде − банкирлар бертавыштан предприятиедә тышкы идарә кертергә тәкъдим итте. Бар нәрсәнең дә ахыры хәерле булсын, дигән халык әйтемен кабатларга ярата Альберт Шиһабетдинов һәм шулай буласына ышана да. Кредитлар иске мәйданда өр-яңа диярлек предприятие торгызу мөмкинлеге бирде. Күп нәрсә яңартылды − хәтта җир астындагы коммуникацияләр дә. Иң мөһиме, яңарту проекты бик кыска срокта гамәлгә кертелде. Милек тә кулдан ычкынмады. Ә бу, заводның Россиядә полимерлар җитештерә торган иң эре предприятие икәнен исәптә тотканда, бик кыйммәтле фал.

Барс канатларын җәя

Компаниянең символы − канатлы барс. Чагыштырмача күптән түгел генә ТАИФ чыннан да канатлы булды − «Тулпар Эйр» һәм «Тулпар Техник» компанияләренең милектәшенә әйләнде. Һәм шуның белән Россия өчен уникаль булган тагын бер проектка кереште. Быел яз гына «Тулпар Техник» ҖЧҖ Bombardier җитештергән бизнесджетларны карап тоту буенча авторлаштырылган сервис үзәге статусына ия булды. Шундый куәтле эш партнеры ярдәмендә «Тулпар» компанияләр төркеме 17 миллион долларлык ике ангар төзи алды. Җитмәсә Bombardier Россиядә башка мондый сервис үзәге ачуны планлаштырмый. Нәтиҗә: хәзер Казан чит илләрдә җитештерелгән очкычларны техник яктан тикшерә ала, элегрәк исә әлеге максатларда һава судноларын Көнбатышка − Германиягә яки Франциягә җибәрү таләп ителә иде. «Бу бик кирәкле әйбер, безнең өчен иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере, белгечләребезнең иминлеге белән бәйле... Аларның иминлеген тәэмин итү безнең өчен бик мөһим. Менә шул дулкында, авиациянең ремонт һәм техника базасы зәгыйфьләнгән чорда, безнең акционерларыбыз һәм белгечләребез ничек булса да вазгыятьне үзгәртергә кирәк дип тапты», – дип аңлата авиакомпания белән хезмәттәшлекне Альберт Шиһабетдинов үзе. òàòàðñòàí

июнь 2013


Альберт Кәшаф улы Шиһабетдинов

èêå ôèêåð

Фото www.prav.tatarstan.ru сайтыннан

уңай портрет

Гомумән, «Форбс» рейтингында үз урынын тапкан топ-менеджерга үз эшен бик тыйнак бәяләү хас. Ул бик сирәк кенә «Мин», ди. «Команда. Акционерлар хәл итте», − дигән сүзләр ешрак ишетелә. Аралашуда гадилеге белән беррәттән, бу да аңа хөрмәт уята. 2013 ел Шиһабетдинов һәм ТАИФ өчен яңа сынаулар әзерләгәнгә охшый. Беренче квартал нәтиҗәләре куандырырлык түгел. Татарстан энергетиклары белән холдинг бәхәсендә дә һаман нокта куелмаган. Былтыр ТАИФ мөмкин булмаганны эшләде. Компания җилкәсеннән төрле яклап субсидияләү йөген алып ташлап кына кал-

Менә шул вакытта Шиһабетдинов һәм К°нең әрсез булуының кирәге чыга да инде – ТАИФ үз мәнфәгатьләрен Россия Хөкүмәте дәрәҗәсендә яклый ала. Аңлашыла ки, сөйләшүләрнең бөтен нечкәлекләре ачылмый. Саллы нәтиҗәсе генә яңгыратыла.

мыйча (аның буенча республика шәһәрләренең эре сәнәгать предприятиеләре халык кулланган җылылык өчен өлешчә түләргә тиеш иде), күп кенә компанияләрнең энергетик бәйсезлек турында хыялын да тормышка ашырды − Казанда һәм Түбән Камада ТЭЦлар сатып алды. Хәер, энергетикларның әле «качкынга» тагын дәгъвалары калган. Нәтиҗәдә мәхкәмә кайсы якны аклар, әлегә билгесез. Хәер, Шиһабетдинов әйтүенчә, аның холдингы каршы торырга әзер. «Без һәрвакыт кеше мөмкинлекләренең дә, технологик мөмкинлекләрнең дә чигендә эшләдек һәм эшлибез, ягъни без һәрвакыт диярлек кризислы вазгыятьтә кайныйбыз. Вазгыять ничек кенә үзгәрмәсен, безнең өчен аның кайсы сценарий буенча − оптимистик яки пессимистик − үсеше принципиаль түгел. Безнең өчен әлеге сценарийлар тәңгәл килә диярлек. Кризис бит ул шундый нәрсә — кемгәдер газиз анасы кебек, кемгәдер исә һәлакәт. Әгәр син гел иң начарга әзер, шул вазгыятьтә эшлисең икән, кризисның да уңай якларын табып була», − ди топ-менеджер. Хәтта кризислы вазгыятьтә дә уңай якларны таба белүне, һичшиксез, безнең каһарманыбызның тагын бер казанышы, дип әйтә алабыз. 31


èêå ôèêåð

Альберт Кәшаф улы Шиһабетдинов

Бу бары тик бизнес кына

Т тискәре портрет

атарстанда иң эре холдинг «ТАИФ» башлыгы Альберт Шиһабетдинов, төркемнең тагын өч вәкиле белән бергә (Рөстәм Сүлтиев һәм бертуган Айрат һәм Радик Шәймиевләр), Forbes журналының Америка версиясендәге быелгы доллар миллиардерлары рейтингына кертелгән. Дөрес, ул исемлекнең иң азагында диярлек, әмма бу аның, һәрхәлдә республика күләмендә, абруен бер дә киметми. Минем фикеремчә, мөлкәтенең зурлыгы һәм йогыны ясый алу дәрәҗәсе кайвакыт Альберт Кәшаф улына үз бизнесының социаль җаваплылыгы турында онытырга мөмкинлек бирә. Хәтта мондый «йөкне» тарту зарурлыгы хакында беренче затлар ныклап исенә төшереп торса да.

32

Профессиональ арадашчы

«ТАИФ» төркеме бүген республика икътисадының нигезен тәшкил итә — төркем предприятиеләренә Татарстан тулай төбәк продуктының һәр бишенче сумы туры килә. Ә үзенең искиткеч карьерасын Шиһабетдинов әфәнде профессиональ арадашчы буларак кына башлаган бит. Кирәк вакытта кирәкле кешеләр янәшәсендә була белү сәләте аны нәкъ менә хәзерге планетаның иң бай кешеләре исемлеген төзүчеләр белгән Шиһабетдинов дәрәҗәсенә күтәргәндер дә, дип уйлыйм мин. Хәзер сине, укучым, Альберт Кәшаф улының беренчел капитал туплау тарихы белән таныштырырга вакыт. Совет чорында инженер булуның (ә Шиһабетдинов КАИ тәмамлаган) нәрсә икәнен күпләр әле хәтерлидер: хезмәт хакы бик аз, ә перспективалар тагын да тыйнаграк. Дөрес, бу безнең язмабыз героена кагылмый диярлек, чөнки ул бик яхшы укыган. Диплом эше рецензия бирүчеләрнең бик шәп бәясенә лаек булып, Шиһабетдинов әфәнде (ул чакта әле — иптәш, билгеле) кафедрада эшләргә кала. Хәер, диплом алган вакытка ук инде ул совет студентына хас булмаган акча эшли белү сәләте белән башкалардан аерылып торган. Беренче курстан соң ул төзелеш отряды сугышчысы, тагын бер елдан − аның комиссары, институтны тәмамларга ике ел кала исә аның командиры була. Шуңа яшәү шартлары да шәп: булачак хатыны белән көн саен диярлек ресторанда сыйлану, затлы кием, чит ил техникасы. Соңрак, Шиһабетдинов үз отряды төзегән совхозда директорның тәэминат һәм төзелеш буенча урынбасары булып эшләгәндә, болай да рәхәт тормышка яхшы һәм даими эш хакы, даими премияләр һәм хезмәт машинасы да өстәлә. Финанс һәм карьерадагы уңышлы чор биш елдан соң өзелә яза — совхозда ул вакытта шактый зур сумма булган 36 мең сум акча җитешмәве ачыклана. Шиһабетдинов бүген дә бер тиен акчага да тимәдем, дип бара, махсус кием сатып алуга бүленгән акчага исә эшчеләр өчен аракы сатып алырга мәҗбүр булуын яшерми, чөнки авылда чәчү башлану, аны төгәлләү, уңыш җыюны бик шәпләп бәйрәм итәргә күнеккәннәр бит. òàòàðñòàí

июнь 2013


Альберт Кәшаф улы Шиһабетдинов

èêå ôèêåð

Татьяна Колчинадан тискәре портрет

Фото www.prav.tatarstan.ru сайтыннан

тискәре портрет 33


34

Альберт Кәшаф улы Шиһабетдинов

Хәер, уңышсызлык озакка бармый: Казандагы райпищеторгларның берсендә Шиһабетдинов ремонт һәм төзелеш өчен җаваплы кеше итеп билгеләнә. Һәм кабат шул ук сценарий кабатлана: акча җитешмәүчелек аркасында ул эштән китәргә мәҗбүр була. Зур юлның чираттагы этабы − СССР Балык хуҗалыгы министрлыгының республика бүлегендә эшләү һәм кабат − урынбасар вазыйфасында, бу юлы инде тәэминат буенча. Шиһабетдинов ялланган хезмәткәр буларак эшләгән соңгы вазыйфа − 1990 елда барлык кытлыкны каплау өчен башкала шәһәр башкарма комитеты оештырган «Казан» тышкы сәүдә берләшмәсе җитәкчесе позициясе. Бизнес иң кирәк нәрсәләрдә ясала − тәмәке, шикәр, Кытайда эшләнгән киң куллану товарлары. Бераз соңрак ассортиментны оргтехника, җиһаз һәм компьютерлар тулыландыра. Ә инде Шиһабетдиновның бөтен тәэминатчылык (арадашчылык, дип укы) сәләте куәте тулысынча аның компаниясе республиканың иң эре предприятиеләре − Татнефть, Түбән Кама Шин һәм КамАЗ арасындагы бартер килешүләрендә катнаша башлагач ачыла. 1994 елда хосусыйлаштыру башланган чорга «Казан» командасының, Шиһабетдинов әфәнде сүзләре буенча, «республикада абруе югары иде, һәм бездән булышуыбызны үтенделәр». Кемнең үтенүен ул тәгаенләми. Әмма шунысы мәгълүм: 1970 елларда Альберт Кәшаф улы үзенең искиткеч оештыру сәләтен күрсәткән теге шәһәр яны совхозының төп заказчысы ТАССР Мелиорация министрлыгы булган. Ул чакта аны Минтимер Шәймиев җитәкләгән. Татарстан суверенитеты турында декларация җирле хакимият кулына, хәрби сәнәгать комплексы (ВПК) һәм табигый монополия объектларыннан кала, бөтен сәнәгатьне диярлек тапшыра. Сүз дә юк, Шиһабетдинов бушка гына булышмый. 1995 елның апрелендә төзелгән ТАИФ («Татарамерикан инвестицияләре һәм финанслары») компаниясенә төбәктәге иң эре предприятиеләрне хосусыйлаштыруны әзерләү бурычы йөкләнә. Компания атамасындагы «американ» сүзе очраклы түгел: Американың NKS Trading фирмасы ТАИФның устав капиталына 10 миллион доллар акча кертә, моның өчен яңа төзеләсе компания акцияләренең 36 процентына хуҗа була. ТАИФ акцияләренең бераз өлешен «Казан» хезмәткәрләренә бирәләр, контроль пакетка исә Татарстан Хөкүмәте хуҗа була. Ачык чыганаклардагы мәгълүматлар буенча, Шиһабетдинов командасына бүләк йөзеннән хосусыйлаштырыласы гигантлар − Казан Оргсинтез, Түбән Кама Шин, Түбән Кама Нефтехим һәм башкаларның 5–10 процентлы акцияләре бирелә. Болар турында ник сөйләнәме? Ихтимал, Альберт Кәшаф улы әллә ни күренекле эшмәкәр дә түгелдер әле. Ул үзенең Forbes исемлегендәге «коллегасы» америкалы Билл Гейтс (икенче урын) кебек студент чагында ук программалы тәэмин итүне дә уйлап тапмаган. Хәзер акча капчыклары рейтингында өченче урынга куелган, «миллионнар өчен кием» империясенә нигез салган, бөтен дөнья буйлап «масс-маркет» класслы кием-салым сата торган 5 меңләп кибетне берләштергән Inditex корпорациясе президенты Амансио

Ортега кебек 14 яшендә өйрәнчек булып тегүчегә эшкә дә ялланмаган. Ә инде кулга бушлай диярлек беренчел капитал килеп кергәндә, берничек тә баемыйча калып булмыйдыр ул...

ТАИФтан тариф

Ә хәзер материал башында әйтеп үтелгән Шиһабетдинов бизнесының социаль җаваплылыгы мәсьәләсенә кире кайтыйк. Әйе, компания миллиардлаган сум салым түли, әмма хәзер сүз бу турыда түгел: мәгълүм булганча, салым түләмәүчеләр җинаять җаваплылыгына тартыла. Без хәзер Шиһабетдинов әфәнденең, финанс күрсәткечләре артыннан куып, үзенең идарә карарлары белән ТАИФка бер катнашы да булмаган компанияләргә дә проблемалар тудыруы хакында сөйләшик. Бу очракта сүз ТАИФ һәм «Генерацияләүче компания» арасындагы күптән түгел килеп чыккан каршылык турында бара. Шиһабетдинов һәм ГК башлыгы Рәүзил Хаҗиев арасындагы бәхәснең асылы менә нәрсәдә. 2010 елда ТАИФ, төркемнең иң эре предприятиеләрен энергия белән тәэмин итәр өчен, тармактагы иң нәтиҗәле ике предприятиене − Түбән Камадагы ТЭЦ-1 һәм Казанда ТЭЦ-3не сатып алган иде. Татарстан энергетикасы тарихында иң эре килешүне төзегәндә, Шиһабетдинов яңа оештырылган ТГК-16 җитештерә торган җылылыкны төрле яклап субсидияләү схемасын саклап калырга йөкләмә алды. Әмма ничек йөкләмә алган булса, шулай ук баш та тартты. Хәтта Президентның кат-кат исенә төшерүе дә, «ТЭЦны кире сатып алып та була бит», — дип кисәтүе дә ярдәм итмәде. Нәтиҗәдә ГК 3,3 миллиард сумлык зыян күрде, Рәүзил Хаҗиев сатып òàòàðñòàí

июнь 2013

Фото www.prav.tatarstan.ru сайтыннан

тискәре портрет

èêå ôèêåð


Альберт Кәшаф улы Шиһабетдинов

җитештерелгән ягулык китерелә торган ТАИФ-НК автозаправка станцияләре челтәрен киңәйтүнең холдинг планнарына кермәвен белдерә. Аерым бер холдинг икътисады мөнбәреннән моны аңлатуы җиңел: шундый масштаб булганда ниндидер «вак-төяккә» игътибар итеп тору кирәкмидер дә. Сүз уңаеннан, шул ук Казан Оргсинтез һаман Казан күген сөремләүне дәвам итәчәк: җитештерүне модернизацияләү, димәк, әйләнә-тирәлеккә зыянны киметү әле якын киләчәктә генә көтелми. Чөнки, җитәкчелек фикеренчә, беренче чираттагы бурыч – әлегә тик торган җитештерү куәтләрен эшләтеп җибәрү һәм чимал белән тәэмин итү. Шиһабетдиновның спортка керткән акчасын да хәтердән чыгармыйк. Ягъни мәсәлән, зур спортка, чөнки ТАИФның балалар спортына һәм гаммәви спортка иганә ярдәме күрсәтүе очраклары билгесез. Аның каравы холдинг Казан «Рубины»ның генераль спонсоры булып тора. Компаниянең команданы тотуга киткән чыгымнары турында ТАИФ башлыгы сөйләргә яратмый. Һәм язма авторы моның ни өчен икәнен дә белә: зур кертемнәр зур тырышлык та таләп итә. Ә кайда соң бу тырышлык, бер дә күренми. Үзенең җанатарларын сөендерерлек берәр мәртәбәле ярышта җиңдеме быел «Рубин»? Әгәр Шиһабетдинов «Рубин»га бирелә торган сумманы атаса, бу җанатарларның да, футболга битараф булган ватандашларыбызның да бик каты ачуын чыгарыр иде. Гәрчә саннарның ничә урынлы булуын күз алдына китереп була, моның өчен клубның соңгы вакыттагы сатып алулары тарихын һәм аның уенчылары белән тренерларына эш хакы түләү исемлеген ачып карау да җитә.

Чит кешегә урын юк

Язма авторы бизнесның кланлылыгы турында сөйләшүләрдә катнашмауны кулайрак күрә, «дәшмичә генә көнләш» принцибы яклы. ТАИФның асылда гаилә бизнесы булуы беркем өчен дә сер түгел. Шунлыктан мин «ТАИФ» холдингында кемнең кем икәнен (кайчан һәм кайдан булуын) исегезгә генә төшерәм. 2002 елда ук инде ТАИФ акционерлары реестрында Шәймиевләр, Шиһабетдиновлар һәм Сүлтиевләр (соңгылары Альберт Шиһабетдинов белән «Казанда» ук эшли башлаган) гаиләләре контролендә булган өч компания барлыкка килә. Бүген, мәсәлән, Радик Шәймиев өлеше холдинг акцияләренең 11,5 процентын тәшкил итә. ТАИФта гаиләнең куәте күптән түгел холдингның директорлар советына Радик Шәймиевнең кызы – 26 яшьлек Камилә Шәймиева килгәч тагын да арта. Моннан тыш, төркемнең директорлар советына Шиһабетдиновның уллары да керә. Руслан корпоратив идарә буенча урынбасар булып эшли, Тимур элегрәк «ТАИФНК» ААҖ гендиректоры урынбасары — коммерция директоры вазыйфасын биләсә, хәзер «Казан Оргсинтез» ААҖнең коммерция директоры кәнәфиендә утыра. Ә хәзер, укучым, үзебезгә риторик дип әйтерлек сорау бирик әле − бик куәтле «ТАИФ» төркеменең Татарстаннан читтә эш алып бармавын бәлки нәкъ менә шул нәселдәнлек белән аңлатыргадыр?

тискәре портрет

алучыга килешүне гамәлдән чыгаруны сорап дәгъва белдерде. Әмма төп хикмәт әле монда түгел. Иң мөһиме һәм иң аянычы шунда − узган елның сентябрендә электр һәм җылылык энергияләренә чыгымнарны төрле яклап субсидияләү бетерелде. Шул рәвешле, топ-менеджерның принципиальлеге өчен, гади гражданнарга 2018 елда гына түгел (төрле яклап субсидияләүнең тәмамлануы шул елга планлаштырылган иде), бәлки алты елга элегрәк түләргә туры килде. Республика бюджеты да түләргә мәҗбүр, ул кинәт арткан түләүләрне компенсацияләүгә якындагы өч елда 7 миллиард сум тирәсе акча бүлергә тиеш. Хәер, практика күрсәткәнчә, компенсация түләүләре аны алырга тиешләрнең бик азына гына барып җитә... Яки Шиһабетдиновның социаль «җаваплылыгына» менә тагын бер мисал. Апрельдә «Казан Оргсинтез» ААҖ акционерларының чираттагы җыелышы булды. Берничә еллык стагнациядән соң, барлык күрсәткечләр буенча уңай динамика. Шул исәптән хезмәт хакы өчен түләүләр буенча да. Еллык хисапка ышансак, предприятиедә эш хакы, 2011 ел белән чагыштырганда, якынча өчтән бер тапкырга − 31,5 мең сумга кадәр арткан. Әмма икенче хисапка ышансак, «хастаханәдә уртача температураның» күтәрелүе объектив күрсәткеч түгел: башкарма дирекциянең сигез әгъзасына эш хакы түләүгә чыгымнар биш тапкырга (!) арткан − 43 миллион сумга кадәр (бер ел элек топ-менеджмент нибары сигез миллион сум алган). Топлар үзләрен премиядән дә мәхрүм итмәгән: тырышып эшләгән өчен өстәмә рәвешендә алар тагын 14,5 миллион сум алган. Әмма әле бу гына да түгел: «башка төрле бүләкләүләр» күләме дә шактый арткан – символик 1 миллионнан 28 миллион сумга җиткән. Казан Оргсинтез генераль директоры вазыйфасына билгеләнгән Фәрит Миңнеголов командасы барлыгы 86 миллион, ягъни һәркайсына 10 миллион сумнан артык акча эшләгән (әллә алганмы?). Хәер, предприятиедәге уртача хезмәт хакы күләме һәм аның җитәкчелегенең күпме акча алуы химия гигантыннан 2011 елда кыскартылган (Миңнеголов әйтүе буенча – оптимальләштерү нәтиҗәсендә) 644 хезмәткәргә барыбер. Ә предприятиедә эшләвен дәвам итүчеләргә Шиһабетдинов күптән түгел тагын бер «бүләк» ясаган: компания һәм холдинг җитәкчелеге алга таба да социаль йөкне тартып барырга җыенмавын һәм Казан Оргсинтезның профильсез активларыннан котылырга җыенуын белдергән. Предприятиенең шул ук директорлар советы тарафыннан расланган бюджеты Химиклар мәдәният сараен, «Шеланга» һәм «Обсерватория» ял базаларын, шулай ук ат спорты комплексын һәм су-ишү базасын сатуны күздә тота. Укучыбызга тагын шуны да искәртик әле − «ТАИФ» төркеме предприятиеләре төбәк экологиясенә иң зур зыян салучылардан санала (автомобиль транспортыннан гына калыша). Әйе, «ТАИФ» компанияләре әйләнә-тирә мохиткә үзләре китергән зыянны ничек тә киметүгә юнәлтелгән программалар эшли һәм гамәлгә кертә. Әмма бу инде китерелгән зыянны гына капларга маташу булып тора. Шул ук вакытта Шиһабетдинов, мәсәлән, төркемнең шул исемдәге нефть эшкәртү заводыннан югары экологик стандартлар буенча

èêå ôèêåð

35


пенсия фонды

Пенсия сайлау елы 2013 ел «дәшми калучыларның» күбесе өчен акыл белән сайлау елына әверелергә тиеш – киләчәк пенсияң белән шөгыльләнергәме, әллә инде барысын да дәүләт карамагына калдырыргамы, ә бит һаман да «дәшми калучылар»ның туплау пенсияләренә кертемнәре 2014 елның 1 гыйнварыннан өч тапкыр – 6 дан 2 процентка кадәр кимеячәк.

2014

Реклама

елдан башлап, пенсия законнарына кертелгән төзәтмәләргә ярашлы рәвештә, хезмәт пенсиясе өлешләрен формалаштыручы тарифлар үзгәрә. Эш бирүчеләр тарафыннан гражданнарның хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә күчереп барылган иминият кертемнәренең күләме, хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше кайда формалашуга карап, төрлечә булачак. «Дәшми калучылар»ның кертем күләме хәзерге 6 проценттан 2 процентка кадәр төшәчәк. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары клиентларының кертем күләме элекке дәрәҗәдә калачак. Хәзерге вакытка кадәр пенсияләренең тупланма өлеше формалашкан барлык россиялеләргә (ягъни 1967 елда һәм аннан соңрак туганнарга) эш бирүче күчерә торган мәҗбүри иминиятләштерүнең 22 процентлы тарифыннан 6 проценты картлык буенча биреләчәк хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә киткән. Әмма әле узган ел ахырында гына закон югарылыгында тупланма өлешне бары тик үз пенсия тупланмалары белән актив идарә итүче гражданнар өчен генә шул күләмдә (шул ук 6 процент) калдырырга карар ителде. Билгеле инде, мондый вазгыятьтә үз пенсия тупланмаларын шәхси идарәче компанияләргә яисә дәүләтнеке булмаган фондларга күчерүне сайлаган кешеләр отачак. Аларда 2014 елдан пенсиянең тупланма өлешенә булган тариф автомат рәвештә 6 процент күләмендә сакланачак. Әлеге дә баягы «дәшми калучылар», ягъни үз гомерләрендә бер тап36

кыр да үз пенсия тупланмаларын инвестицияләү турында гариза бирмәгән кешеләр белән эш башкача тора. Әгәр алар алга таба да дәшмәсә һәм булачак пенсиясе турында кызыксынмаса, тупланма өлешләренә тариф 6 проценттан 2 процентка кадәр төшәчәк. Калган 4 проценты булачак пенсияләренең иминиятләштерү өлешенә бүлгәләнәчәк, ягъни хәзерге пенсионерларны тәэмин итә торган «уртак казан»га салыначак. Әгәр дә «дәшми калучылар»ны эшнең мондый торышы канәгатьләндермәсә һәм алар үзләренең пенсия тупланмасына элеккечә еллык хезмәт хакларының 6 процентын җибәреп торырга теләсә, шул хакта Пенсия фондына гариза язу сорала. Башкача әйткәндә, дәшми тормаска, ә үз пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондындамы, шәхси идарәче компаниядәме яисә дәүләтнеке булган идарә итүче компаниядәме – кайда формалаштырырга теләвен төгәл белдерергә тиеш. Пенсия базарында барлыкка килгән әлеге вазгыять турында дәүләтнеке булмаган Милли пенсия фондының Башкаручы директоры Светлана Касина белән сөйләшәбез. — Светлана Алексеевна, узган ел үз тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына биш миллионга якын

россияле ышанып тапшырган. Сезнең фонд өчен бу ел ничек булды? — Гадәти ел – эш белән, киеренкелектә узды һәм, минемчә, Фонд өчен дә, аның клиентлары өчен дә уңышлы булды. 2012 елда 90 меңгә якын яңа иминиятләштерелгән шәхес Милли ДБПФ белән мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турында килешү төзеде һәм үзләренең тупланма пенсия өлешен формалаштыруны Фондка тапшырды. Нәтиҗәдә Фонд бүген 310 меңнән артык кешегә мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча хезмәт күрсәтә. 2012 елның икенче яртысыннан башлап, пенсия тупланмалары исәбеннән беренче түләүләр башланып китте. 4000нән артык кешегә Фондтан òàòàðñòàí

июнь 2013


пенсия фонды

бирелгән түләүләрнең гомуми суммасы 38,2 млн сум тәшкил итте. Милли ДБПФның пенсия тупланмалары 2012 елда 66,3 процентка, ягъни 10,1 млрд сумга кадәр үсте, пенсия резервлары 10,5 млрд сумга җитте, Фондның үз милке 22,3 млрд сумнан артып китте. Фондтан дәүләтнеке булмаган пенсия алучыларның саны 4000 кешегә артты. Фонд эшли башлаганнан бирле, пенсия түләүләренең гомуми күләме 1,8 млрд сум, шул исәптән 2012 елда 470 млн сум тәшкил итте. 2012 елның инвестиция нәтиҗәләре буенча Милли ДБПФ дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итү Фондында катнашучыларның пенсия счетларын еллык 7,5 процент үсеш белән, мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча еллык 7,02 процент үсеш белән тәэмин итте, бу инфляцияне узып китәргә һәм үз клиентларының пенсия капиталын номиналь зурлыкта сакларга һәм шулай ук аның реаль үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Гомумән алганда, Милли ДБПФ буенча 2012 елда инвестиция эшчәнлегеннән алынган керем 1359,2 млн сум тәшкил итте, аның 785,2 млн сумы – пенсия резервларын урнаштырудан һәм 570,0 млн сумы пенсия тупланмаларын инвестицияләүдән алынган. Фонд буенча инвестицияләрнең табыш китерүе еллык 8,5 процентка тәңгәл. Фонд актив үсештә, аның филиаллар челтәре дә киңәя бара. 2013 елның гыйнварыннан «Мәскәү» региональ үзәге үзенең эшчәнлеген башлады. Бу елның апрель ахырында СанктПетербургта яңа бүлекчә — «ТөньякКөнбатыш» региональ үзәге ачылды. Шуңа күрә ышанып әйтергә була, Милли ДБПФ Россиядәге дәүләтнеке булмаган иң эре тармакара пенсия фондлары арасында ел саен үзенең югары «А++» рейтингын (ышанычлылыкның иң югары дәрәҗәсе) раслап килә һәм озакка сузылган стратегик үсеш программасы кысаларында даими рәвештә үзенең потенциалын үстерә бара. — Сезнеңчә, Татарстан Республикасында Фондның позицияләре нинди? Нәкъ менә Татарстанны юкка гына Милли ДБПФның база регионы дип атамыйлардыр бит? — Әйе, Фонд Татарстанның иң эре предприятиеләре — «Татнефть» ААҖ, «Казан Оргсинтез» ААҖ, «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ, «Татэнерго» ААҖ тарафыннан булдырылды, Фондны гамәлгә

куючылар да шулар булды. Фондның беренче үсеш нокталары да нәкъ менә Татарстанда урнашкан иде. Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча булсынмы, дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин ителеш буенчамы — аларда Фонд клиентларының иң зур проценты тупланды. Сүз уңаеннан, Фондның эшчәнлеге нәкъ менә дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итүдән башланды, һәм бүгенге көндә Фонд корпоратив һәм индивидуаль пенсия программаларын пропагандалауга, кертүгә һәм үстерүгә аерым игътибар күрсәтә, чөнки киләчәк шулардан тора. Татарстанда Фонд бүлекчәләре республиканың күпчелек эре шәһәрләрендә урнашкан, ә инде Фондның вәкилләрен аның белән хезмәттәшлек итүче шактый предприятиеләрдә очратырга була. Үзләренең пенсия тупланмаларын безгә ышанып тапшырган кешеләр акчалары өчен тыныч булсын дип, без мәгълүмати ачыклык сәясәте алып барабыз. Фондның барлык бүлекчәләрендә һәм шулай ук сайтында финанс күрсәткечләре (баланслар, отчетлар, актуар һәм аудиторлык нәтиҗәләре) һәм инвестицион эшчәнлек турында мәгълүмат бар. Аңа бик җиңел кереп була һәм һәрбер кызыксынган кеше алар белән таныша ала. Моннан тыш, безгә мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча килгән клиентлар үзләренең хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен Интернетта ачылган «Личный кабинет» хезмәте аша бушлай белешеп тора ала. Үз финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм клиентлар алдындагы бурычларын гарантияләү максатында, Фонд 2 млрд сумнан артыграк күләмдә үз капиталына һәм 500 млн сумнан артык иминиятләштерү резервына ия. Шуңа күрә дә финанс кризисы килеп чыккан 2008 елда без үзебезне тыныч кына финанслый алдык һәм клиентларның акчасы да гарантияле рәвештә сакланды. 2007 елның 6 июлендә РФнең ФБФХ биргән сроксыз 288/2нче лицензиясе нигезендә эшләп, менә 16нчы ел инде безнең Фонд үз позицияләрен ышанычлы рәвештә Россиядәге ДБПФларының беренче унлыгында тота һәм пенсия белән тәэмин итү хезмәтенең тулы спектрын тәкъдим итә.

ларга бик рәхәтләнеп җавап бирәчәк, пенсия программасын сайларга булышачак, тупланма пенсиянең формалашу тәртибе, дәүләтнең финанс ярдәме программасы турында сөйләячәк. Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе мәсьәләләре буенча консультацияләрне бердәм белешмә хезмәте телефоны аша да алырга мөмкин: 8-800-555-999-1 (шалтырату барлык регионнар өчен дә бушлай). Үтенечегезне Фонд сайтында да калдырырга була: һttp://www.nnpt. ru. Фонд белгечләре заявкалар буенча предприятие һәм оешмаларга чыгып та консультацияләр үткәрәләр. Фонд бүлекчәләре һәм пенсия килешүләре төзергә мөмкин булган пунктлар турындагы тулы мәгълүматны Фонд сайтында «Контакты», «Пункты продаж» бүлекләреннән карарга мөмкин. Милли ДБПФ клиентларына уңайлы булсын өчен Фондның сайты булдырылган: http://www.nnpt/ru. Анда пенсия программалары шартлары белән тулысынча таныша һәм килешү төзү өчен заявка калдыра аласыз.

— Ә ничек Сезнең Фонд клиенты булырга? — Теләсә кайсы уңайлы офиска мөрәҗәгать итеп, Фондның клиенты була аласыз. Бүлекчә белгечләре сорау-

422980, Татарстан Республикасы, Чистай, К.Маркс ур., 47а, офис 5. тел/факс: (84342) 5-25-18 Бүлекчә җитәкчесе – Сираҗетдинова Сәрия Тәлгать кызы

Татарстан Республикасында Милли ДБПФ бүлекчәләренең адреслары: 423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт, Маяковский ур., 60. тел./факс: (8553) 37-73-73, 45-45-36 Филиал директоры – Мөхәммәтшин Нәфис Әнәс улы 420111, Татарстан Республикасы, Казан, Пушкин ур., 30. тел/факс: (843) 236-05-81, 292-54-27 Филиал директоры – Мостафин Рәис Әрхәметдин улы 423800, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы, М.Җәлил пр., 29/2 (ГЭС пос. 4/01), 3 кат, офис 314. тел/факс: (8552) 74-74-72 Бүлекчә җитәкчесе – Хаматов Марат Зиннур улы 423570, Татарстан Республикасы. Түбән Кама, Шинчылар пр., 53а. Офис 26. тел/факс: (8555) 43-89-22 Бүлекчә җитәкчесе – Шәйхетдинов Рөстәм Йосыф улы

37


җәмгыять мәгариф

Кайда яшисең — шунда укыйсың

Р

оссиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче сыйныфка язылуның яңа тәртипләрен раслады. 107 нче фәрман мәктәпкә якын йортларда яшәүче балаларның бу мәктәпкә укырга кергәндә өстенлекләргә ия булуын закон белән ныгытты. Мәктәпкә якын яшәмәсәләр дә, шушы мәктәптә укырга теләүчеләр икенче чиратта тора. Алар буш урыннар калса гына кабул ителәчәк. Әгәр дә мәктәптә барлык укучыларга да җитәрлек урыннар булмаса, мәктәп икенче, хәтта беренче төркемгә караучыларны да укырга алудан баш тартырга мөмкин. Бу очракта балаларның кайсы мәктәптә укыячагын муниципалитет яисә шәһәр округы хәл итәчәк. Болар бар да яхшы максатны: һәр кешегә шәп белем бирүне күздә тотып башкарыла, әлбәттә. Директорның ишек төбендә ярсыган ата-аналар чиратка тезелмәсен (гариза бирергә өлгерү өчен, Мәскәүдә ата-аналарның ишек төбендә төн чыккан очраклары да булды), сыйныфларда балалар саны чамасыз артык булмасын һәм, яшерен-батырын түгел, беренче сыйныфка кергәндә мәктәп фондына тапшырыла торган «ирекле» взносларны бетерү өчен. Әмма проблеманы хәл итәбез дип, Мәгариф министрлыгында эшләүче түрәләр тагын гадәти − ялгыш юлдан киттеләр шикелле.

Быелгы уку елы беренче сыйныфка баручылар өчен 1 мартта ук башланды. Юк, чынлыкта бар да әүвәлгечә булачак − мәктәп ишегалдына тантаналы линейкага, гәдәттәгечә, сентябрьдә тезеләчәкләр. Әмма бу хакта ата-аналар инде язның тәүге көненнән үк (әгәр дә бала беренче мәртәбә беренче класска яшәү урыны читтәрәк урнашкан мәктәпкә бирергә теләгән очракта) кайгырта башларга тиешләр иде. Василина Олейник тексты 38

òàòàðñòàí

июнь 2013

Солтан Исхаков фотосы

буенча барган очракта) яисә 1 августтан (баланың яшәү урыныннан


мәгариф

«

җәмгыять

Мәгариф министрлыгының приказында бары бер нәрсә генә чын-чынлап куандырды, ул − мәктәпкә кабул иткәндә баланы сынап карауны тыю. Замана стандартлары хәзер шундый ки, беренче сыйныфка барганда балалар укый да, саный да беләләр. Әлегә кадәр шулар өстенә балалар җитди сайланыш аша да узалар иде, кайвакыт балаларга бик зур стресс бирүче тестлар уздырылды.

Мәктәпкә − дәрәҗә артыннан Мәктәп һәм институт елларында мин үземнең дус кызымнан гел көнләшә торган идем: аңа әнисе инглиз теленнән өй эшләрен эшләшә иде, ә мин үземнекеләрдән ярдәм сорасам, «әллә кайчан оныттык инде», диләр. Әле хәзер дә тәрҗемәгә бер кагылышы булмаган даирәдә эшләүче, үзе өйрәнгән чит телне күптәннән кулланмаучы бу әнинең белем дәрәҗәсе олимпиадаларда катнашучы замана баласыныкына каршы тора алырлык. Дус кызым моңа һич тә гаҗәпләнми: «Әни чит телләрне тирәнтен өйрәтүче мәктәптә укыган, ул әле дә шәһәрдәге иң яхшы мәктәпләрнең берсе», – ди. Дөрестән дә, мәктәпләрне «гадәти»гә һәм «яхшы»га бүлү күптәннән башланды. Казанда, мәсәлән, иң дәрәҗәлеләр булып элеккегеләр — «39 нчы инглиз мәктәбе», 18нче, 131 нче физика-математика лицее, 122 нче мәктәпләр санала. Теге яки бу оешманың «элиталылыгы» еллар буена барлыкка килгән (соңгы елларда гына аны ата-аналар ел саен кабатланучы БДИ нәтиҗәләренә карап та билгели башлады). Бу нәрсә үзенә күрә бер ябык боҗра аркасында да килеп чыга: иң яхшы белемне бирүче мәктәпләр, укырга теләк белдерүчеләр күп булганлыктан, иң сәләтле балаларны сайлап ала. Әлеге иң-иңнәр иң яхшы нәтиҗәләргә ирешә дә, шул рәвешле үз мәктәпләренең рейтингын да күтәрә. Ә бу үз чиратында дәүләт тарафыннан да, ата-аналар тарафыннан да финанслануга уңай йогынты ясый. Нәтиҗәдә «белем бирү сәнәгате алдынгылары» иң яхшы укытучыларны җәлеп итә, заманча җиһазлар сатып ала, өстәмә укыту программаларын гамәлгә куя, сыйныфларны, заллар, ашханәне үрнәк булырлык итеп җиһазлый... Нәтиҗәләр начаррак булган мәктәпләрдә картина бөтенләй башкача. Өй янында гына «яхшы» һәм «начар» ике мәктәп булганда, ата-аналарның үз балаларын беренчесенә бирәсе килүе бер дә гаҗәп түгел. Ә икенче мәктәптәге сыйныфлар сайланудан калган балалар белән тулыланачак. Сүз дә юк, 107 нче фәрман әллә ни популяр булмаган мәктәпләргә укучыларны җәлеп итүгә кагылышы вазгыятьне бераз җайлап җибәрергә мөмкин. Әмма бу бер уңайдан аларда белем бирүнең сыйфатын да яхшыртачакмы

соң? Педагогларның квалификацияләрен арттырачакмы, кадрлар кытлыгын киметәчәкме?

Бергә кысан, аерым читен Узган ел (кабул итүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә кергәнче) кече улын беренче сыйныфка озаткан казанлы Татьяна К. мәктәпкә яшәү урынына карап кабул итмәделәр, ди. Гариза язарга тиешле көнне эштән сорап китәргә, директор ишеге төбендә чират торырга туры килгән аңа. Ә директор нибары бер генә көн, сәгать көндезге икедән дүрткә кадәр генә кабул иткән. Әмма безнең бер өстенлегебез бар иде, ди әни кеше: олы балалары да шушы мәктәптә укый икән, кечесен дә шуңа күрә кабул иткәннәр. Яңа фәрманда мондый төр өстенлек каралмаган. Әти-әниләргә ике, ә кайбер очракларда өч мәктәп арасында чабарга туры килүе дә бар. Менә күз алдына китереп карагыз әле: ишле гаиләнең бер баласы бер мәктәптә укый. Аны анда бу фәрман чыкканчы ук, башка ата-аналарның уңай бәяләмәсе буенча биргәннәр, ди. Икенчесе дәрәҗәле дип саналган район мәктәбендә укый. Ә өченчесен, урын җитмәү сәбәпле, райондагы башка мәктәпкә − бөтенләй дә дәрәҗәсе булмаганына билгеләгәннәр. Әти-әниләргә балалары мәктәпне тәмамлап чыкканчыга кадәр шушы өч мәктәп арасында чабуларга туры киләчәк.

Яңа кагыйдәләр хәл итәргә тиешле тагын бер нәрсә − ата-аналардан акча таләп итү. Казанда инде менә ничә ел шушы мәсьәләне хәл итәргә маташалар. Формаль яктан бар да исәпкә алынган, әмма атааналарның психологиясе − балаларга ничек итеп кенә булса да иң яхшысын бирергә тырышулары гына игътибардан читтә калган.

Ихтыяри-мәҗбүри

Яңа кагыйдәләр хәл итәргә тиешле тагын бер нәрсә − ата-аналардан акча таләп итү. Казанда инде менә ничә ел шушы мәсьәләне хәл итәргә маташалар. Формаль яктан бар да исәпкә алынган, әмма ата-аналарның психологиясе − балаларга ничек итеп кенә булса да иң яхшысын бирергә тырышулары гына игътибардан читтә калган. Материалны әзерләгәндә мин мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат тупларга тырыштым һәм, иң беренче чиратта әлеге фәрман кемнәргә тәгаенләнгән булса, шулар фикере белән кызыксындым. Ягъни балалары беренче сыйныфка барырга тиешле кешеләрнеке белән. Әмма күзгә-күз карап сөйләшкәндә беренче сыйныфка кабул ителгән вакытта килеп туган проблемаларны ачыктаначык сөйләсәләр дә, үзләренең исемфамилияләрен күрсәтүдән катгый төстә баш тарттылар алар. Хәтта мәктәпкә алынган интерактив такталар, плазмалы панельләр, электрон турникетлар, сыйныф бүлмәләренә җәелгән линолеумнар җәмәгатьчелеккә фаш булмаган очракларда да. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк: мәктәп җитәкчелегенең ата-аналарга тәэсир итү алымнары гаять күп төрле − аны бернинди приказ белән дә юк итә алмыйсың. Үзгәрүче вазгыятьнең мәктәп коррупциясенә (аны башкача атап та булмый) кагылышлы бөтенләй яңа тармак барлыкка китерәчәген инде хәзердән үк фаразлап була. Ә ата-аналар әүвәлгечә ләм-мим, бушлай яхшы белем бирүнең бик кыйммәт булуына ияләнеп беттек бит инде без. Моны Казанның 19 нчы мәктәбендә күптән түгел генә чыккан низаг та раслый. «Элиталы» мәгариф оешмасында мәктәп фондына дип акча таләп иткәннәр − аз акча түгел. Беренче сыйныфка керү өчен 50 мең сум акча күчерергә кирәк, имеш. Взнослар, әлбәттә инде, фәкать ихтыяри гына − узган ел тулыр тулмас бер ел эчендә аз да түгел, күп тә түгел, алты миллион сум акча күчерелә. Ата-аналарның күпчелеге монда бернинди дә шикле нәрсә күрми − алар фикеренчә, «киләчәк мәктәбендә» белем алу арзан тора алмый. Бу фәрман башка төр эшчәнлеккә дә юллар ачачак. Билгеле инде түләүле нигездә. Шул ук Мәскәүдә, беренче сый39


җәмгыять мәгариф

ныф партасы өчен аяусыз көрәш барган, яшәү урыны буенча теркәлү дигән төшенчә тәмам символик мәгънәгә генә әверелеп барган җирдә, яңа игъланнар пәйда була башлаган. Анда билгеле бер суммага баланы яхшы мәктәп тирәсенә вакытлыча пропискага кертергә тәкъдим итәләр. Гомумән, теге мәгълүм мәкальне бераз үзгәртеп: «Тау Мөхәммәткә килмәсә, Мөхәммәтне тау тирәсенә пропискага кертергә туры килә», – диясе генә кала...

Бу фәрман башка төр эшчәнлеккә дә юллар ачачак. Билгеле инде түләүле нигездә. Шул ук Мәскәүдә, беренче сыйныф партасы өчен аяусыз көрәш барган, яшәү урыны буенча теркәлү дигән төшенчә тәмам символик мәгънәгә генә әверелеп барган җирдә, яңа игъланнар пәйда була башлаган. Анда билгеле бер суммага баланы яхшы мәктәп тирәсенә вакытлыча пропискага кертергә тәкъдим итәләр. 40

Фикер бар...

Беренче сыйныфка керү имтиханы бетәчәк

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова «элиталы», «дәрәҗәле» дигән билгеләмә белән бөтенләй килешми. Мәгариф оешмалары мондый принцип белән бүленә алмый, дип ассызыклый ул. Гадәти мәктәпләр бар, кайсыбер предметларны тирәнтен өйрәтүчеләре (нәкъ менә шул мәктәпләрдә әлеге фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләре югары була да инде) бар. Сәләтле балалар өчен махсус мәктәпләр бар. Әмма беренче сыйныфка керүчеләр өчен бу мөһим түгел. — Гадәттә баланы беренче сыйныфка биргәндә мәктәпнең күрсәткечләренә түгел, ә укытучыга карыйлар. Баланы таныш булмаган дөнья белән ул таныштырачак бит. Кагыйдә буларак, булачак укучыларның әти-әниләре үзләре яшәгән микрорайонда, үзләренең мәктәбендә кайсы укытучының беренче сыйныф балаларын кабул итәсен белеп тора. Башка ата-аналарның сөйләүләреннән чыгып, алар бу укытучыны белә, үз баласының тәүге укытучысы итеп кемне сайлыйсын ачыклый. Шуңа күрә яңа кагыйдәләр атааналарның һәм балаларның сайлау хокукын кыса дип әйтеп булмый. Чөнки аларны соңрак, башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, сайларга мөмкин. Белем үзләштерү траекториясен бала

Мәгариф министрлыгының фәрманында бары бер нәрсә генә чынчынлап куандырды, ул − мәктәпкә кабул иткәндә баланы сынап карауны тыю. Замана стандартлары хәзер шундый ки, беренче сыйныфка барганда балалар укый да, саный да беләләр. Әлегә кадәр шулар өстенә балалар җитди сайланыш аша да узалар иде, кайвакыт балаларга бик зур стресс бирүче тестлар уздырылды. Мәктәпкә кабул иткәндә балалар белән әңгәмә үткәрә торганнар иде. Быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлыйсы баланың әнисе Гөлнара С. күптән түгел генә мәктәптә узган әңгәмә вакытында улына бирелгән сорауны кабатлый: «Керпе белән сөтнең нинди уртаклыгы бар?» Зирәклекне сынаучы бу сорауга олы кеше дә тиз генә җавап уйлап таба алмас! Тагын бер файдалы әйбер − электрон чиратлар барлыкка килде, ул әти-әниләрне кабинеттан кабинетка йөрүдән азат итәчәк. — Быелның төп яңалыгы − балаларны мәктәпкә язганда электрон ысулга күчү. Бүген аңа тест рәвешендә 13 муниципаль район күчте дә инде. Хәзер аны киләсе елдан тулы куәтенә эшләтеп җибәрү өчен Хөкүмәтнең карары проекты әзерләнә, — диде ТР Мәгариф министрлыгының гомуми белем идарәсе җитәкчесе. òàòàðñòàí

июнь 2013

Солтан Исхаков фотосы

фәннәрне тирәнтен өйрәтүче мәктәптә, сәләтле балалар укый торган мәктәптә дәвам итә ала. Мәктәпне яшәү урынына карап билгеләүче яңа кагыйдәгә мин фәкать уңай карыйм. Коррупциягә каршы аны нәтиҗәле гамәл булыр дип саныйм. — Әйе, әти-әниләр баланы укырга биргәндә укытучыны сайлый, — дип килешә безнең белән башлангыч белем бирүче Алсу С. исемле яшь кенә укытучы кыз. – Әмма әти-әниләр арасында уңай даны таралган укытучылар «дәрәҗәле» мәктәпләрдә күбрәк. Аларда яхшырак шартлар тудыру, димәк, иң яхшы укытучыларны туплау мөмкинлеге бар. Яшәү урыны буенча кемнеңдер үзенә укытучыны сайлау мөмкинлеге күбрәк булачак, ә кемнеңдер − юк.


Реклама

Вылеты из КАЗАНИ в КИЕВ и СИМФЕРОПОЛЬ тел. 8 800 333 23 43 www.akbarsaero.ru


җәмгыять татар диаспорасы

Уралда татарлар белән исәпләшәләр Мөршидә Кыямова тексты

Фәвия Сафиуллина – милли сәясәт өлкәсендә танылган исем. Свердловск өлкәсенең татар конгрессы рәисе урынбасары. Ул – Уралдагы татар балалары ана телләрен белеп үссеннәр дип, җан атучы фидакарь затларыбызның берсе. Татарстан кызы туган ягыннан еракта яшәсә дә, татар мохитен ерак Уралда да булдыра алган.

42

òàòàðñòàí

июнь 2013

Фотолар автордан алынды

«А

рча районының Ташкичү авылында дөньяга килгәнмен мин. Дүрт балалы гаиләдә олы кыз булып үстем. Кечкенәдән үк язучы яисә журналист булырга хыялландым. Әмма әни сүзен тыңлап, финанс-икътисад институтына барып кердем. Институтны тәмамлаганда мин иктисадчы булып эшли идем инде. 1980 елда Уралда яшәүче туганнарыма кунакка баргач, булачак ирем белән таныштым. Уралда нибары өч кенә көн кунак булдым мин. Тәкъдиремдә язылгандыр күрәсең, сигез айдан соң теге егет, ягъни Илиндар мине сорарга Казанга килеп төшмәсенме! Шулай итеп, өч көн белгән кешегә кияүгә чыктым мин! Буланаш бистәсенә, кайната, кайнаналы йортка килен булып


татар диаспорасы

«

җәмгыять

Заводта милләттәшләр күп, әмма татарлыктан оялу шулкадәр көчле: ике татар очрашса, янәшәдә кеше булмаса да, вата-җимерә русча сөйләшәләр иде. Бик гарьләнә идем бу күренешләргә. Телебезне, моңыбызны үлеп сагына идем. 1993 елны Артемовскийдагы телевидениегә хисапчы булып эшкә кердем. Директорыбыз (украин кешесе), әйдә, татар телендә тапшыру ясап карыйбызмы, дигән тәкъдим кертте. Курка-курка гына башлаган эш тормышымны кисәк кенә үзгәртте дә җибәрде!

төштем. Ничекләр ияләнермен дип, шулкадәр кайгырган идем. Әмма бик яхшы гаиләгә туры килдем. Бигрәк тә кайнанам дөнья бәясе кеше иде. Ирем дә мине аңлый торган, һәр башкарган эшемдә терәк булырлык, бигрәк тә татар милли тормышында кайнаганда иң якын дустым һәм ярдәмчем булып чыкты», — дип искә ала Фәвия ханым үзенең яшьлек елларын. — Фәвия ханым, «салкын канлы» икътисадчының милли хәрәкәт әйдәмәнына әверелүе ничегрәк килеп чыкты соң? — Буланашта 20 елга якын гомерем үтте. 10 ел заводта икътисадчы булып эшләдем. Заводта милләттәшләр күп, әмма татарлыктан оялу шулкадәр көчле: ике татар очрашса, янәшәдә кеше булмаса да, вата-җимерә русча сөйләшәләр иде. Бик гарьләнә идем бу күренешләргә. Телебезне, моңыбызны үлеп сагына идем. 1993 елны Артемовскийдагы телевидениегә хисапчы булып эшкә кердем. Директорыбыз (украин кешесе), әйдә, татар телендә тапшыру ясап карыйбызмы, дигән тәкъдим кертте. Курка-курка гына башлаган эш тормышымны кисәк кенә үзгәртте дә җибәрде! 1993 елның 1 октябрендә татар телендә «Безнең көн» дигән беренче тапшыруым дөньяга чыкты. Без аны җырлар белән аралаштырып әзерләдек. Аннары мин Казанга барып килдем, тәҗрибәле диктор Рөстәм Нәбиуллин белән очрашып сөйләштем. Рөстәм абый миңа татарча видеокассета (алар ул заманда алтынга тиң иде) бүләк итте, киңәшләрен бирде. Атнага бер чыга торган 40 минутлык тапшыру иде ул. Миңа беренче атна эчендә генә дә 40лап хат килде! Шунда татарның кадерен аңладым. Кечкенә генә Артемовский районында (анда татарлар Буланашта гына күп, күбесенчә руслар) татарча тапшыруның эфирга чыгуы бик зур яңгыраш бирде. Хатлар руслардан да килә башлады, синхрон тәрҗемә бирә алмассызмы, безнең дә аңлыйсыбыз килә, дип язалар иде. Аш-су рецептларын «йөгерек игълан» белән рус телендә дә бирә башладык. Беләсезме, шуннан соң әлеге кечкенә генә төбәктә татарның абруе күтәрелә башлады!

Бик күп бусагалар таптаганнан соң, 1999 елда Свердловск дәүләт каналында «Безнең көн» дигән ярты сәгатьлек тапшыруыбызны дөньяга чыгаруга ирештек. Аннары өлкә телевидениесе күләмендә атнага бер «Хәерле кич» тапшыруы чыга башлады. Күпләр, тапшыруны рус телендә эшләп булмыймы, дип сорый башлагач, ул үзебезнең каналда («Эра-ТВ») «Добрый вечер с Фавией Сафиуллиной»га әверелде... Алты ел дәвамында барды ул. 2001 елдан башлап, «Азатлык» радиосы белән хезмәттәшлек итә башладым. Бухгалтерияне ташларга туры килде. Балачакта ук күңелдә бөреләнә башлаган журналистика әнә шулай чишмә кебек бәрде дә чыкты. Икътисадны белүем исә, журналистикада бик тә ярап куйды. 2002 елдан айга бер тапкыр «Саф чишмә» дигән газета чыгара башладык. Телевидение, радио, газета мине бөтенләй башка, иҗтимагый тормышка алып кереп китте. 2000 елда без Екатеринбургка күченеп килдек. Шушы ук елны Ходай мине Ринат Риватьевич Садриев дигән кеше белән таныштырды. Ул, «Ю-Ви-ЭйТранс» дигән эре транспорт компаниясен җитәкләү белән бергә, бик зур күләмдә иҗтимагый эшләр дә алып бара иде. Элеккеге гаскәри кеше һәм үз милләтенә ныклап бирелгән чын татар егете буларак, ул һәр эшкә зур җаваплылык белән тотына, халкыбыз өчен бик күп игелекле гамәлләр кыла торган шәхес. Без шул вакытлардан башлап, бик күп проектлар алып барабыз. — Свердловскида татарлар ничегрәк гомер кичерә? Гомумән, аларның саны күпмерәк? — Рәсми мәгълүматларга караганда, 2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча саннар сөендерми. Свердловск өлкәсе буенча тулаем алганда сан буенча икенче урынны саклап калганбыз калуын. Тик 2002 елгы 168 143 кешедән 143 803 кешегә калганбыз. 24 340 кешегә кимегәнбез! Федераль закон буенча җанисәптә катнашырга теләмәгән кешеләр «башларын санаудан» баш тарта алалар, ягъни бу чарада катнашу һәркем өчен мәҗбүри түгел. Статистика мәгълүматларына ка-

раганда, халык санын алуда катнашудан баш тартучылар да күп булган. Катнашучылар арасында да милләтен атамаучылар юк түгел. Әле 90нчы еллар ахырында гына Татарстаннан килгән сәнгать осталары катнашындагы концертларга халык залларны тутырып, күпләп җыела торган иде. Хәзер халык өчен бушлай оештырылган андый чаралар вакытында залларда буш урыннар күп, тамашачылар арасында башлыча олы яшьтәге апалар һәм абзыйлар. Милләт картая, яшьләребезнең күбесе милли рухта тәрбияләнмәгән. Татарлар кая югала? Сабыйларның теле «әни» дип түгел, «мама» дип ачылганда, татар авылы мәктәбе коридорларында тәнәфес вакытында чабышып йөргән балаларның бер-берсе белән рус телендә аралашкан чагында, гомер-гомергә татарның бишеге булып саналган авылларның бетеп баруында, сылу татар кызларының башка милләт егетләренә пар булып, туачак сабыйларның атасының исемен һәм фамилиясен, димәк, нәселен алыштырган вакытта, динсезлектә, әхлаксызлыкта, таркаулыкта, хөсетлектә югала. — Мәгариф өлкәсендә дә проблемалар аз түгелдер? — Үз ана телебездә белем алу мөмкинлеге, милли тәрбия мәсьәләсе әлегә кадәр актуаль булып кала. Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге этномәдәни компонентлы укытуны үстерү буенча ике ел рәттән төбәкара конференция уздырды. Анда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Свердловск, Чиләбе, Курган өлкәсеннән һәм Пермь краеннан килгән мәгариф белгечләре, мәктәп директорлары һәм татар теле укытучылары катнашты. Бөтен мәcьәләләр уртага салып сөйләшенде, кызыклы саннар китерелде. 2010 елгы халык санын исәпкә алу буенча рәсми мәгълүматларга караганда, Уралның Пермь төбәге, Оренбург, Курган, Чиләбе, Свердловск өлкәләрендә барысы 608 769 татар яши. Алар арасыннан татар телендә сөйләшүчеләр: — Пермь краенда 115 544 татардан 87 606 кеше (76%) — Курган өлкәсендә 17 017 татардан 10 200 кеше (60%) 43


җәмгыять татар диаспорасы

— Свердловск өлкәсендә 148 803 татардан 62 631 кеше (44%) — Чиләбе өлкәсендә 180 913 татардан 81 486 кеше (45%) Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге югарыда күрсәтелгән субъектларда татар телен укыту торышына мониторинг ясады. Туган телне өйрәнүчеләр саны: — Пермь өлкәсендә 48 мәктәптә 2011 укучы; — Курган өлкәсендә 7 мәктәптә 222 укучы; — Оренбург өлкәсендә 51 мәктәптә татар телен фән буларак, 7 мәктәптә факультатив рәвештә 3 456 укучы, шулай ук 17 балалар бакчасында татар теле өйрәнү түгәрәкләре бар; — Чиләбе өлкәсендә 5 мәктәптә фән буларак, 2 мәктәп түгәрәктә, 1 мәктәп факультатив рәвештә — барысы 313 укучы, 4 балалар бакчасында 74 бала, 5 якшәмбе мәктәбендә 73 кеше; — Свердловск өлкәсендә мәгариф министрлыгы һәм мәгариф үстерү институты мәгълүматлары бер-берсеннән аерыла: министрлык 11 мәктәптә 407 укучы, 9 балалар бакчасында 149 бала, 1 якшәмбе мәктәбе дип бирә, мәгариф үстерү институты 17 мәктәптә һәм 9 балалар бакчасында 802 бала дип бәян итә. Татар авыллары мәктәпләре белән бәйләнешкә кереп, алардан үзебез алган мәгълүмат буенча 15 мәктәптә 452 бала татар телен фән буларак өйрәнә, 9 балалар бакчасы, 3 якшәмбе мәктәбе эшли. Кызганычка, татар теле һәм әдәбиятын укытучы мәктәпләр саны елдан-ел кими бара. Әйтик, Свердловск өлкәсендә моннан ун ел элек татар телен фән буларак 23 мәктәптә укытсалар, хәзер нибары 15 мәктәп калган, дәресләр саны да атнага 1–2 сәгатькә калып бара. Мәктәпләрдә заманча уку әсбаплары җитешми, матди нигез дә артык мактанырлык түгел, балалар саны кимү сәбәпле, күп кенә кечкенә мәктәпләрне бетереп, балаларны күрше рус авылларына алып барып укыту очраклары күп. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре региональ бюджет хисабына соңгы тапкыр 1998 елда тулыландырылган. Мәгариф министрлыкларында этномәдәни компонентлы укытуны алып баручы махсус белгечләр, махсус бүлекләр юк. 44

– Сәбәпләре дә бик гадидер инде? – Мәктәпләр саны кимүнең сәбәпләре төрле. Аның объектив яклары да бар: балалар саны азаю, оптимизация нәтиҗәләре. Бу очракта уңай күренешне дә әйтеп узасы килә. Мисал өчен, Әчет районының ике мәктәбенә барып элеккеге татар теле укытучылары ана телен укытуны оештырган. Андый мәктәпләр бездә икәү генә. Свердловск башлыча рус төбәге булгач, балаларны рус авылларына илтеп укыту аркасында, татар балалары туган телне өйрәнүдән мәхрүм калып бара. Уфа Шигере авылында этнокультуралы татар балалар бакчасында ачык дәрес булып узган иде. Балалардан: «Бу нинди төс?» — дип сорыйлар. Балалар хор белән «красный» дип җавап бирә. Аңлавын аңлыйлар, ә сөйләшә алмыйлар. Ә бит алар – авыл балалары. Менә шундый проблемаларыбыз бар. Ата-аналар арасында туган тел кирәк түгел дип санаучылар күп, ни өчен дигәндә, рус төбәге бит — акцент сизелмәсен, татар теле нәрсәгә ул дип, башка предметларга өстенлек бирүчеләр табыла. Анализ ясап карасак, ата-аналардан гына түгел,

мәктәп директорлары һәм укытучылардан да тора бу хәл. Татар теле укытучылары дипломын алган белгечләр бик аз, хәтта юк дәрәҗәсендә. Дипломлы хезмәт укытучысы, физкультура укытучысы, башка һөнәр укытучысы татар телен аны белгәнгә күрә генә укыталар. Монда мин аларны гаепләмим. Кадрлар җитмәү мәсьәләсен безгә күмәкләшеп хәл итәргә кирәктер. Әмма мәктәп директорлары дәүләт стандартлары биргән хокуклардан тулы файдаланмыйлар. Алар сәгатьләрне күбрәк башка фәннәргә бирүне кулай күрәләр. Бу мәсьәлә, миңа калса, безнең өлкәдә генә түгел, башка җирләрдә дә шулай кискен торадыр. Шулай ук эшне активлаштыру нияте белән, даими вәкиллек тарафыннан Татар мәктәпләре директорлары советы төзелде. Татар авыллары мәктәпләре директорлары советы рәисе Дамир Каюмов сөйләвенчә, Красноуфимск районында туган телне укыту мәсьәләсе иң катлаулы проблема булып кала. Бу райондагы 8–9 мәктәптә татар балалары белем ала, шуларның дүртесендә генә татар теле òàòàðñòàí

июнь 2013


татар диаспорасы

«

җәмгыять

Балалардан: «Бу ниниди төс?» – дип сорыйлар. Балалар хор белән «красный» дип җавап бирә. Аңлавын аңлыйлар, ә сөйләшә алмыйлар. Ә бит алар – авыл балалары. Менә шундый проблемаларыбыз бар. Атааналар арасында туган тел кирәк түгел дип санаучылар күп, ни өчен дигәндә, рус төбәге бит – акцент сизелмәсен, татар теле нәрсәгә ул дип, башка предметларга өстенлек бирүчеләр табыла. Анализ ясап карасак, ата-аналардан гына түгел, мәктәп директорлары һәм укытучылардан да тора бу хәл.

факультатив, түгәрәк яки 1 дәрес формасында укытыла. Рус телле директор булган Рахман авылы мәктәбендә туган тел дәресләре 5–11 нче классларда 2 сәгать укытыла, ә татар милләтеннән булган җитәкчеләр мәктәпләрендә татар телен укытуны бөтенләй дә кирәксенмиләр. Әйе, мәктәп директорларының барысы да диярлек татар телен укытуга каршы түгел икәнлекләрен аңлаталар, шул ук вакытта ана теленә 1 сәгатьтән артык дәрес бирү мөмкин түгеллеген раслыйлар. Ана теле мәктәптә укытылмый икән, аны мәдәни чаралар белән генә саклау һич мөмкин түгел. Билгеле инде, ай саен диярлек Свердловск өлкәсенә Татарстаннан татар артистлары концертлар белән килеп тора, зурлап район һәм өлкә күләмендә Сабан туе бәйрәмнәре уза, ә моңа карап кына татарларның руслашуы кимеми. Чыннан да, руслашкан татар үз халкының йолалары белән, Сабан туйлары белән горурлана ала, ләкин аның күңелендә туган телен өйрәнүгә теләк һәм ихтыяҗ барыбер тумаячактыр. Һичшиксез, мәктәптә туган тел укытылган очракта гына ана телен саклап калу, балада милли үзаң тәрбияләү мөмкинлеге бар. Ә гаиләдә туган телне саклау хәзерге заманда кыен, хәтта мөмкин дә түгел, чөнки бүгенге буын ата-ананың күбесе рус телле, шуның өстенә алар акча эшләү, гаиләсен карау һәм башка тормыш мәшәкатьләренә чумган. Бүген авыл мәктәбендә татар телен укыту яки укытмау беренче чиратта мәктәп директорыннан, аннары укытучылар коллективыннан гына тора. — Татарстанда татар теле белгечләре әзерләү мәсьәләсе каралган бит инде... — Каралган. Татарстан безгә ярдәм итә, сәләтле балаларны филология факультетларына чакыралар. Әмма ләкин берән-сәрән генә китеп белем алганнары да Казанда кала бит! Кире кайтучылар бик сирәк, юк дәрәҗәсендә. Безгә биргән хокуклардан, ташламалар белән уку йортларына керүдән файдаланмыйбыз. Әти-әниләр балаларын еракка җибәрергә курка. Яшәтү-ашату мәсьәләләрен дә уйлый торганнардыр инде. Моннан өч ел элек Казанга укыр-

га 21 бала җибәргән булсак, узган ел берничә генә булды шул. — Сез бит әле «Саф чишмә» газеты мөхәррире дә. — «Саф чишмә» газетасы 10 елдан артык чыга. Аена мең ярым данә тираж белән дөнья күрә. Газетаны бушлай таратабыз, подпискага куеп карадык, югары нәтиҗәләргә ирешә алмадык. Газета таралып бетә, килеп алучылар да күп. Яратып укыйлар, дип әйтәсем килә. Без анда татар һәм рус телләрендә язабыз. Саф татарча гына язсаң, кызганыч, үзебезчә укый белүчеләр олы яшьтәгеләр генә. Һәм милләт тормышын азрак рус телендә дә яктыртсак, без яшьләрне күбрәк җәлеп итәр идек дигән ышанычыбыз бар. — Җирле телевизион тапшырулар эшлисезме? — «Минем илем» телевизион тапшыруы эшләп килгән иде. Финанслар булмау һәм эфир вакытына түләргә бурыч җыелу сәбәпле, 2011 елның декабрь аенда туктатылды шул. — Дәреслекләргә кытлык кичермисезме? — Татарстан безгә күп вакыт дәреслекләр бирә килде. Әмма безнең таләпкә туры килерлек әсбаплар җитешми. Безгә кирәкле авторларның дәреслекләре җитә дип әйтә алмыйм. Дәреслекләрнең исемлеге бар. Шуның буенча тәэмин итеп бетерә алмыйбыз. Өлкә бюджетына өметләнеп кенә дә авыз ачып утырып булмый. Без грантлар һәм субсидияләр белән ярдәм ала алабыз. Урал татарлары конгрессы узган елның ноябрь ахырында гына мәгарифне үстерү буенча грант отты — якшәмбе мәктәпләренә ярдәм өчен. Декабрь ахырына кадәр без аны тотып бетерергә өлгердек. Күбрәк матди җиһазландыру, офис техникасы, укыту әсбаплары һәм дәреслекләр өчен шактый гына суммада акча каралды. Барлык мәктәпләрне дә тәэмин итәбез дип хыялланган идек. Ләкин Татарстанга килгәч, андый суммадагы дәреслекләр белән тәэмин итә алмаячаклары ачыкланды. Ел ахырына кадәр билгеләнгән акчаны үзләштерергә кирәк булды, шуңа күрә, күпме таба алдык кирәкле китап-

ларны, шуның кадәрле сатып алдык. Калган акчаларга балалар коллективлары өчен милли костюмнар тектердек. Аларны да Казан осталары тегеп бирде, шуңа да костюмнар күз явын алырдай матур булып чыкты, хәзер коллективлар аларны төрле мәдәни чараларда кулланалар. — Свердловск хөкүмәте татарларга карата нинди мөнәсәбәттә? — Әйбәт мөнәсәбәттә. Узган елның 19 май көнне Урал татарларының II корылтае узган иде. Хөкүмәт дәрәҗәсендәге зур-зур түрәләр катнашты. Алар башыннан ахырына хәтле бөтен проблемаларны тыңлап утырдылар. Съезддан соң губернатор администрациясе башлыгы милли оешмалар җитәкчеләрен һәм Татарстанның Уралдагы даими вәкилен, татар депутатларын чакырып, татар милли проблемаларына багышланган киңәшмә уздырды. Бүгенге көндә хезмәттәшлек буенча килешү төзелде. Әлегә кытыршырак бара, без генә түгел, башка милләтләр дә бар бит. – Татар милләтенең Сабан туйлары чоры башланып китте, Сез дә бәйрәмнәрсез тормыйсыздыр? – Төрле дәрәҗәдәге (өлкә, төбәкара, бөтенроссия, халыкара) фестивальләр оештырабыз, өлкә Сабан туе да безнең өстә. 2005 елда без аны хөкүмәт рәисе карары белән хөкүмәт дәрәҗәсенә күтәрүгә ирештек. Моннан тыш, татарлар күпләп яшәгән районнарда, авылларда, шәһәрләрдә аерым үткәрәбез. Татарстаннан, башка җирләрдән кунаклар чакырабыз. Быел Свердловск өлкәсендә 32 Сабан туе уза. Күп еллар эшләүнең нәтиҗәсе буларак, байтак кына җирлекләрдә Сабан туйларын муниципаль хакимиятләрнең карары һәм катнашы буенча уздыруны әйтер идем. Кайбер урыннарда Сабан туе уздыру чыгымнарының бер өлеше бюджетка салынган. Ә җыеп әйткәндә, мин болай уйлыйм: урындагы төбәк җитәкчеләренең киңәшләребезгә колак салмый хәлләре юк. Соңгы елларда замана таләбе шундый. Хәерле ягына өмет итик! 45


җәмгыять яшәү мохите

Кисмәгез, егетләр, кисмәгез

итә. Универсиада чорында булса да, фонтаннар эшләп тормаса, Казанның «яшел зона»ларында челләдән качып утырырлык күләгәле аллеялар табармын, димә. Владимир Матылицкий тексты 46

Аллеялар, сез кайда? Яшеллек арта анысы: соңгы вакытта массакүләм агач утырту акцияләре хәлне җиңеләйтте кебек. Шулай да ул үсентеләр киләчәктә генә «яшел зона»га әвереләчәк, анысы да тамыр җибәреп, үсеп китә алган очракта. Игътибарга алсак, бездә теләсә кайсы төзелеш парк һәм скверлар урынында башлана. Горький исемендәге мәдәни һәм ял паркы – шуның иң ачык мисалы. Яшеллеккә күмелеп утырган «Рус Швейцариясе» юк ителде, күп өлешенә асфальт җәелгән Меңьеллык һәм Җиңү паркларының икесен бергә алганда да, аңа òàòàðñòàí

июнь 2013

Солтан Исхаков фотолары

Синоптиклар эссе җәй вәгъдә


яшәү мохите

«

җәмгыять

Иң зур «корбан һәм җимерелгән урын» – Казансу елгасының уң як ярында Гаврилов урамы белән Ямашев проспекты кисешкән кишәрлек. Стадион төзелеше дигән булып, андагы ландшафт шулкадәр бозылган ки, хәтта ирексездән, тел шартлатасың: төзелеш материаллары төягән йөк машиналары йөрсен һәм складлар өчен генә тере табигатьне бу кадәр мәсхәрәләргә кирәк иде микән?

Игътибарга алсак, бездә теләсә кайсы төзелеш парк һәм скверлар урынында башлана. Горький исемендәге ял паркы – шуның иң ачык мисалы.

торырлык түгел. Хәтта 55 метрлы күзәтү боҗрасы булган «Кырлай» паркы да бу бушлыкны тутыра алмый – чагыштыру да урынсыз хәтта… «Хезмәт резервлары» стадионы һәм «Ак барс» хоккей базасы каршындагы скверны «реконструкцияләнгән» Горький паркы дип ышандырырга тырышу да көлке. Реконструкция турында беренче генә ел сөйләмиләр инде, әлегә эш шуннан ары китә алганы да юк. Берьяклы Гривкада төзелергә тиешле стадионга дигән мәйдан да, планлаштыручылар ашыкмыйча, агачлардан чистартмый торсалар, менә дигән парк яки сквер була алыр иде. Әлбәттә,

бу урын буш калмаячак – ихтыярсыздан мәйданны беренче максат өчен ашыгып сайлап, анда тиз арада төзелеш башларга әзерләнү очраклы булмагандыр, дип уйланасың. Шулаймы, түгелме, бу алтын урынның кем өчен һәм ни өчен чистартылганын озакламый күргәч, шәһәрлеләр барысын да аңларлар. Иң зур «корбан һәм җимерелгән урын» – Казансу елгасының уң як ярында Гаврилов урамы белән Ямашев проспекты кисешкән кишәрлек. Стадион төзелеше дигән булып, андагы ландшафт шулкадәр бозылган ки, хәтта ирексездән тел шартлатасың: төзелеш материаллары төягән йөк машиналары йөрсен һәм складлар өчен генә тере табигатьне бу кадәр мәсхәрәләргә кирәк иде микән? Киләчәктә бу очсыз-кырыйсыз төзелеш мәйданы урынында парк булачак, дип ышандыралар, әмма Кызыл китапка керерлек флорасы-фаунасы булган әлеге табигать почмагында уртасына фонтан куеп, бетонга катырылган чираттагы мәйданчык калыкмасмы? Экологларның спорт объектлары төзелешләре китергән экологик зыянны саныйсылары бар әле, әмма белгечләрнең алдан ук мөмкин кадәр сак карау турында уйламаулары сәер. Болары әле күзгә күренеп торган зыян, вак-төяк буенча да – шул ук хәл. «Спутник» кинотеатры артында скверны казанлылар әле дә хәтерлидер. Аны еллар буена сузылган сәүдә рәтләре төзү өчен ике дә уйламыйча юкка чыгардылар. Кирәк идеме соң? Автобуста үтеп барганда гына, Восстание белән Декабристлар урамнары кисешкән урындагы скверның элек «Маяк» рестораны торган территориясендә янә ниндидер бер төзелеш зур гына кисәкне бозып ташлаганын күреп калдым. Әле кайчан гына

яшел үлән үсеп утырган җирдә төзелеш калдыклары ыржаеп ята. Алга таба да яшеллекнең кырылуын күрәбез: Мәскәү базары янындагы скверны транспортчылар трамвай юлы белән икегә бүлеп узган иде, хәзер инде метро төзүчеләр анда яңа станциядән чыгу юлы төзеп маташа, ахры – авып яткан агачлар, кран һәм бетон коймалар шул турыда сөйли. Сүз дә юк – проектны башкача сызып булмый. Ике ел элек кабул ителгән «100 сквер» проекты буенча төзекләндерелергә тиешле скверлар исемлегендә монысы да бар иде, әмма анда барган эшләр бер дә аны яшелләндерү максаты белән башкарылганга охшамаган…

Асфальт җәюче машина белән чәчәк түтәлләре өстеннән

Бульдозерлар ярдәменнән башка гына төзекләндерелүче мәйданнардагы эш барышы да чүпкә үлчәрлек кенә. Яңа төзелгән биналар белән уратып алынган «Эрмитаж» бакчасына керәм. Студент елларыннан ук хәтердә калган әле ул. Ул үзенә күрә пөхтә, караулы кебек, ләкин анда иркенләп утырасы гына килми. Элек шушы бакча янында гына тирәкләр үскән ишегаллы иске йортта (хәзер ул йорт урынында иләмсез кызыл бина утыра) яшәгән дустыма шалтыратып, бакчага ни булган, нинди үзгәреш бар соң, дип сорыйм. Алексей бакчаны асфальтлап чыктылар, эскәмия, фонарьлар күбәйде, әмма куаклыклар, чирәм һәм чәчәкләр азайды, ди: «Җаны юк хәзер. Некрасов урамы ягыннан ярның яртысын йортлар белән капладылар, ул якта куаклыклар буеннан-буена сузыла иде. Шомырт аллеясе бар иде, гөлҗимеш, карама, көмешсу мүк үсә иде. Юкәләрнең барысын да калдырмадылар, чәчәк түтәлләре хәзергедән өч тапкыр күбрәк иде». Чыннан да – сукмаклар күбәйгән, аларга «төзекләндерүчеләр» ни өчендер асфальт, бетон, я булмаса ташлы ком җәяргә омтыла. Хәтта тар гына сукмакларны да бетонга төрәселәр! Шулай ук «төзекләндерелгән» Балыкчы бакчасы белән Киров районындагы Петров паркы искә төште. Соңгысы балачактан ук кадерле… төзекләндерелгәнче. Мин 47


җәмгыять яшәү мохите

искелек яклы түгел, әмма паркта агачларны өстен күрәм. Алар булмаса, яки үзәк аллеяның бер ягыннан алынган икән, анда барасы килми. Элек монда балалар өчен карусельләр, өлкәннәр өчен көймәле атынгычлар, парашют каланчасы, ачык бию мәйданчыгы, өстәл уеннарын яратучылар өчен беседка, тир һәм хәтта сыра павильоны бар иде… Күп иде. Ул вакытта «Стрела» стадионы өскә авып тормый, ә ябык боз мәйданчыгының тартмасы (паркның дүрттән бер өлешен алып тора) карандаш-обелисктан да биегрәк түгел иде. Иң мөһиме: җәй көне парк яшеллеккә күмелә иде. Болары әле «чәчәге генә». Шәһәр янындагы ял итү зоналарында – Тирән һәм Аккош күлләре тирәсендә табигать бөтенләй калмаган диярлек. Минем балачакта ук бу җирләр ял итү урыны санала иде. Ул вакытта да монда көймәне прокатка алып була, кафе, чаңгы прокат пункты эшли иде… Тик менә хәзерге «шәһәр тибындагы» поселок урынына Тирән күл янында берничә авыл өе генә тора иде. Һәм асфальт машина юлы урынына урман юлы үтә иде. 48

Ял белән ял бер түгел Югарыда саналган очраклардан соң, «Зинһар өчен, тимәгез, төзекләндермәгез!» дип кычкырасы килә. Төзекләндерүчеләр эшләп киткәннән соң ял итү урыннары тараеп кала, күккә ашкан ябалдашлы йөзьяшәр агачлар урынына солдатларча кыркылган куаклар күбрәк була бара. Казанның яшел почмакларын Бельведер яки Версальгә әйләндерүдән ни мәгънә соң? Куегыз сез утыргычларны, тик агачларны гына актарып чыгармагыз. Ә инде төзекләндерүчеләрнең асфальт мәйданнарга мәхәббәте кирәгеннән артык көчле. Баскетбол мәйданы яки картингистлар, велосипедчылар, скейтбордчылар һәм башка спортчылар өчен чираттагы «…дром»нар – һичшиксез, кирәк нәрсә, тик моңа кадәр буш торган урында барлыкка килсә генә. Табигый паркларны бозып, спорт мәйданчыклары ясап, аннан соң буш урыннарга икеөч куак утырткан булып, аны тантаналы рәвештә парк дип ышандырасы юк.

Яшьләр теләсә, роликларда да, скейтларда да чабар өчен, җитәкләп йөртмәсәң дә урын табар, ә менә агачларны бернинди фәрман белән дә төн эчендә үстереп булмый. Чираттагы өндәмәдән тиздән Казанның яшелләнәчәге турында укыйм: «…Үсемлекләр утыртырга, аллеялар, сукмаклар салырга, балалар өчен мәйданчыклар булдырырга». Нинди балалар турында сүз бара соң? Тауларда йөрү өчен көйләнгән велосипедта акробатик күнегүләр белән шөгыльләнүче 15 яшьлек кыз белән атынгычлардан ерак түгел, агачлар күләгәсендә комлыкта уйнарга теләүче биш яшьлек кызның мәнфәгатьләре һәм ихтыяҗлары арасында аерма зур һәм аларны истә тотарга кирәк. Әмма безнең шәһәр төзүчеләр ял урыннарын планлаштырганда тинейджерларга һәм аларның мавыгуларына гына йөз тота кебек тоела. Болар барысы да яшьләрнең төрле структуралары аша үсеп килүче сайлаучы белән «мин сиңа - син миңа» килешүен төзүгә охшап тора. Хәер, бәлки, хәйлә алай ук тирән дә түгелдер, чөнки «территорияләрне төзекләндерү буенча проектларның бер өлешен Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш академиясе студентлары эшли». Студентлар, мөгаен, беренче чиратта үзләренең гадәт-

Шулай икән, бәлки бу проектларны башта яңа төзелгән йортлар тирәсендә тормышка ашырып караргадыр? Шушы ук студентлар озакламый яшь белгечләр буларак, ипотека буенча фатир алып яшәячәк кварталларда – шунда туйганчы драйв алырлар. Аннан соң гаиләле булгач: «Нәрсәгә дип баскетбол өчен мәйданчыклар гына сыздым икән? Бала белән кая барырга соң?»– дип уйланмаслармы? òàòàðñòàí

июнь 2013


яшәү мохите

стильләренә йөз тотадыр. Һәм балачакта нинди уеннар уйнап үскәнен онытканга һәм әле үзләренең балалары булмаганга күрә, алар коляскалы әниләрнең, оныклары белән һава суларга чыккан бабайларның, кечкенә көрәк тотып, комлыкта казынучы нәниләрнең, туп уйнаучы бәләкәчләрнең нәрсә теләгәнен күз алдына да китерә алмый. Шулай икән, бәлки бу проектларны башта яңа төзелгән йортлар тирәсендә тормышка ашырып караргадыр? Шушы ук студентлар озакламый яшь белгечләр буларак ипотека буенча фатир алып яшәячәк кварталларда – шунда туйганчы драйв алырлар. Аннан соң гаиләле булгач: «Нәрсәгә дип баскетбол өчен мәйданчыклар гына сыздым икән? Бала белән кая барырга соң?» – дип уйланмаслармы? Белмим, сезгә ничектер, «кварталлар» буйлап йөри башласам, миңа ямансу булып кала. Бу бит бетоннан коелган умарта! Җиңү паркына кадәр бер парк, бер сквер, бер бакча юк, ичмасам. Күрәсең, бу микрорайоннарның да проектын үз вакытында студентлар эшләгәндер.

Озакламый әкият булачак…

2012 елда ТР «Татинвестгражданпроект» Баш территориаль проекттикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» Дәүләт унитар предприятиесе Татарстан Республикасында шәһәр төзелешен проектлау буенча күптән көтелгән нормативларны эшләде. Анда барысы да ачык һәм дөрес итеп язылган: шәһәрдә нәрсә күпме булырга тиеш, шул исәптән халык санына карап яшеллекнең дә күпме утыртылырга тиешлеге. Ничек уйлыйсыз: ул нормативлар расланганмы? Юк. «Кемнәрдер» үзләре теләгән урыннан теләгән кадәр җир бүлеп алып бетергәнчегә кадәр расланмаячак та. Әмма «дөнья тоткаларының» составы яңарып тора, шулай булгач, бу эш сузылырга да мөмкин. Дөрес, элитаның шәһәр янындагы территорияләргә күчү модасы Казанның яшел зоналарына кызыгучыларның саны кимер, дигән өмет уята. Ул вакыт-

җәмгыять

Экологларның спорт объектлары төзелешләре китергән экологик зыянны саныйсылары бар әле, әмма белгечләрнең алдан ук мөмкин кадәр сак карау турында уйламаулары сәер.

та нормативлар чираттагы глобаль масштаблы спорт җыенына әзерлек эшләре тәмамлануга расланырга да мөмкин. Әмма һич тә алдан түгел: төзелеш ыгызыгысы вакытында бу нормативлар комачаулый гына: анда кисмә, монда төземә, тегендә чүпләмә – мондый шартларда ничек эшләмәк кирәк. Ә инде Уеннар тәмамланып, дөнья тынып калгач, кайнар баштан кирәкми, дип җимергәнне иркенләп сагынып еларга да була. 49


жәмгыять ачулы кеше язмалары

Ишегалсыз йорт

М

усин урамындагы йортта яшәүчеләр, шулай ук аларның балалары һәм оныклары «балачагым ишегалдының» нәрсә икәнен белми, чөнки ишегалды инде күптән юк − йорт яны территориясенең өчтән ике өлеше автомобильләр белән тулган. Җир бетон кебек тыгызланган, агачлар юк диярлек, таган, ком өеме кебек шәһәр балачагының башка атрибутлары да юк, дип әйтергә мөмкин. Кыскасы, «монда кошлар да сайрамый, агачлар да үсми». Машина кую урыны «законлаштырылган» − будка бар, андагы «каравылчы» акчаны да үзе җыя. Шунысын да искәртергә кирәк, парковка кичә генә барлыкка килмәде, Мусин урамындагы йортта яшәүчеләр урланган ишегалдын инде берничә ел буе кире үзләренә кайтармакчы була. Әмма хакимият... урамда парковка юк, дип ышандыра. Өстәвенә, һәркем күз алдындагыны инкарь итәргә маташу йортта яшәүчеләрнең шикаятьләренә бирелгән рәсми җавапларда да күренә. Менә, мәсәлән, 2009 елда Яңа Савин районы хакимият башлыгы Алибаев әфәнде болай җавап биргән: «Мусин урамындагы йорт ишегалдында автомашиналарны саклау посты һәм махсус яктырту җиһазлары булган санкциясез автопарковка оештырылу факты расланмады. Бирегә машиналарын шул йортта яшәүчеләр үзләре генә куя». Бу язманың авторы исә төгәл белә: йорт күптәнге, шунлыктан анда яшәүчеләрнең күпчелеген өлкән яшьтәге һәм аз керемле кешеләр тәшкил итә. Димәк, монда «төн кунган» җиңел автомобильләрнең дә, «газельләренең» дә күпчелеге чит кешеләрнеке, дип расларга нигез бар. Тагын ярты елдан соң Алибаев әфәнде Мусин урамындагы йортта яшәүчеләргә тагын бер хат юллаган, анда болай дип язылган: «... ЖЭУ-33нең подрядчы оешмасы «Темп» ТК» ҖЧҖ тарафыннан балалар мәйданчыгына автомашиналар керүне чикли торган өстәмә киртә (торбалар) урнаштырылды». Чыннан да, биредә яшәүчеләр әйтүенчә, дүрт торба бетонлап утыртылган. Әмма киртә инде берничә көннән соң ук юкка чыккан. Мусин урамындагы йортта яшәүчеләргә язган чираттагы хатында Алибаев әфәнде, «киртәнең бер өлешен үзенең автотранспорты булган шунда яшәүче халык алып ташлаган», – дип раслый. Шулай ук, Торак кодексына таянып, «күпфатирлы йорт урнашкан җир кишәрлеге чикләре турында карар йорт идарәсе органы булган бина милекчеләренең гомуми җыелышында кабул ителә», дип искәртә. Башка сүзләр белән әйткәндә, милекче икәнсез, димәк, парковка урынын да үзегез хәл итәсез.

Былтыр ел азагында исә Мусин урамындагы йортта яшәүчеләр шәһәр башлыгы имзалаган хат алган, анда, «автомобильләр территориягә керә алмый. Тиешле акт төзелгән, фототеркәү эшләнгән... Тикшерү вакытына автотукталышны оештырган кеше табылмаган, каравылчылар булмаган», дип язылган. Гомумән, шәһәр һәм район хакимияте фаразынча, балалар мәйданчыгы бар, ул ихаталап алынган, анда автомобильләр керә алмый, машиналарны вакытлыча кую урынын оештыручылар табылмаган. Әмма бу дөньяда бар нәрсә дә чагыштырмача бит, һәм, хакимият вәкилләренең «машина керә алмауга» карата ялгышуларын дәлилләү өчен, әлеге юллар авторы да берничә фотосурәт күрсәтә ала. Аларда чынбарлыкта хәлнең нәкъ менә киресенчә булуы ачык күренә: мәйданчык юк, киртәләр юк, ә менә территориягә рәхәтләнеп кереп була. Тагын шунысын да хәбәр итәм − каравылчыларны теләсә кайсы көнне 19 сәгатьтән алып иртәнгә кадәр очрату бер дә кыенлык тудырмый. Бу компаниянең безнең районда әллә ничә бик шәп балалар мәйданчыгы җиһазлавы да мәгълүм. Аларда уенчык таулар да, ком өемнәре дә, таганнар да − шәһәр баласы рәхәтләнеп уйнар өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Адоратский урамында тулы бер балалар шәһәрчеге җиһазланган. Әпсәләмов, Меридиан урамнарында да... Болар − үрнәк, күрсәтмә материал, аларда мәйданчык төзүчеләрнең исеме язылган такталар да куелган (билгеле инде, анда ИК директоры да аталган, җитмәсә, ул әле шәһәр советы депутаты да булып тора). ИК миллионнарча сум акча керткән әлеге уңайлы территорияләргә бәреп керергә берәүнең дә башына килми: газон өстенә беркем машина да куймый, киртәләрне дә беркем дә җимерми, вакытлыча куелган транспортны каравылларга будка да китереп куймый − чөнки монда машиналар юк. Әмма шунысы аяныч: мэрга да күрсәтерлек купшы һәм уңайлы ишегаллары бик аз, ә менә Мусин урамындагы йорт янындагыдай «балалар» автомәйданчыклары − бихисап. Яңа Савин районында гына түгел, шәһәрнең барлык башка районнарында да шул ук хәл күзәтелә. Һәм ишегалсыз калган йорт хуҗаларының аларның кирелегенә ачулары чыккан идарәче компания вәкилләре белән эчпошыргыч хат алышуы еллар буена сузыла. Беренчеләре үзләренең законлы хокукы яклануын һәм коммуналь хезмәтләргә ремонт вә төзекләндерү өчен түләнгән зур акчаның бер генә өлешенең булса да кире кайтарылуын дәгъвалый. Икенчеләре исә, «сез милекче бит, үз мөлкәтегезне үзегез кайгыртыгыз, ә безнең болай да эшебез җитәрлек», дип, аларның авызын томалый. Шул ук вакытта кысан ишегалларына яңадан-яңа автомобильләр тула бара, аларны куярга инде урын да җитми. Проблема бик җитди, һәм ул елдан-ел катлаулана гына бара. Язма авторы нәрсә эшли алсын соң − аңа да Мусин урамындагы йортта яшәүчеләрнең һәм шундый хәлгә тарыган барлык башка казанлыларның законлы дәгъваларына кушылырга гына кала.

Татьяна Колчина тексты 50

òàòàðñòàí

июнь 2013


иминиятләштерү

Иминиятләштерү коткарыр, яки Үзеңне казадан ничек сакларга Торак урыныгыз хәтта иң заманча куркынычсызлык системалары белән җиһазландырылган булса да, күңелсезлекләрдән йөз процентлы гарантия була алмый. Янгын, шартлаган су торбасы, табигый бәла-казалар...

Реклама

Г

ХМ белешмәләре буенча, бу елның өч аенда гына республикада 765 янгын очрагы теркәлгән, утта 192 корылма юкка чыккан, ә турыдан-туры казаның бәясе 83 миллион сум тәшкил иткән. Мондый күңелсез статистиканың героена әверелмәс өчен, мөлкәтеңне алдан иминиятләштереп кую хәерле. Күчемсез милекне иминиятләштерү нюанслары турында «Росгосстрах» ААҖнең Татарстан филиалындагы Иминиятләштерүнең гаммәви төрләре идарәсе директоры Ләйсән Сәетгәрәева сөйли. Күпләр өчен күчемсез милекне иминиятләштерү гаилә бюджетыннан кирәкмәгән һәм артык чыгым ясау буларак кабул ителә. Чыннан да, ул ни дәрәҗәдә максатка ярашлы соң? — Бездә үз милкен кайгыртмаган кешеләр нинди дә булса күңелсезлек килеп чыкканнан соң гына иминиятләштерү мәсьәләсен уңай хәл итәләр. Йортын яисә фатирын югалту россиялеләрнең күпчелеге өчен финанс ягыннан төзәтеп булмастай хәл. Әмма Россиядә күчемсез милекнең иминиятләштерелгән өлеше 20 проценттан да кимрәк. Ә шул ук вакытта, әйтик, Европада, бу сан 65 процентка якын. Иминиятләштерү – ар-

тык кыйммәтле рәхәтлек дигән фикер бар, әмма уртача база тарифын – ул иминиятләштерү суммасының 1 процентын тәшкил итә — әйтик, янган фатир бәясе белән чагыштырганда, аның файдасы ачык күренеп тора. Иминиятләштерүчеләр арасында күчемсез милекләренә килгән каза өчен компенсация алучылар күпме? Иминиятләштерү буенча бик аз түлиләр, дигән фикерләр дә йөри. — Шунысын да искә алырга кирәк: иминиятләштерү суммасы мөлкәтенә килгән теләсә нинди зыян өчен клиентка бирелергә тиешле сумма түгел. Ул – мөлкәте тулысынча юкка чыккан очракта гына биреләсе максимум. Әмма күпчелек очракта клиент түләгән иминиятләштерү кертемнәре суммасы, килешү буенча, килгән зыянны каплауга бирелгән суммадан күп тапкыр кимрәк чыга. Компенсацияне исәпләгәндә, ремонт ясар өчен кирәкле материаллар һәм хезмәтнең базардагы реаль бәясеннән һәм шулай ук корылманың тузганлык дәрәҗәсеннән чыгып билгелиләр. Статистика күрсәткәнчә, үз торакларын яисә күчемсез милекләрен иминиятләштергән полис ияләренең 20 проценты страховка буенча түләүләр ала. Әгәр дә сез хәвеф-хәтәр тоймыйсыз икән, димәк, ул юк. Бүгенге көндә Росгосстрах нинди иминиятләштерү продуктлары тәкъдим итә? — «РосгосстрахДом» һәм «РосгосстрахКвартира» дигән иминиятләштерү продуктлары гамәлдә. «РосгосстрахКвартира» программасын сайлаган очракта, әйтик, күршеләргә су агызсагыз, алар белән яхшы мөнәсәбәттә калу өчен, үзегезнең гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерә аласыз. «РосгосстрахДом» программасы буенча коттедж яисә дачагызны реаль бәясенә иминиятләштереп, соңыннан казаның реаль бәясен кайтарырга мөмкин. Шунысын да әйтим, ФССН рейтингы буенча, Татарстан Республикасында Росгосстрах мөлкәтне иминиятләштерү өчен түләүләр буенча лидер булып тора –

2012 елда клиентларга 137 миллион сумнан артык акча түләнгән, шул исәптән 19 миллионнан артыгы су басу казаларына туры килә. Иминиятләштерү тарифы нәрсәгә бәйле? Сезонлы җәйге ташламалар каралганмы? Срокны озайтулар? — Иминиятләштерү тарифының күләме, клиентның мөлкәтен яклауны оештыру, беренче чиратта, объектның тибыннан, аның казадан ни дәрәҗәдә сакланган булуыннан һәм клиентның нинди очраклардан иминиятләштерүне сайлавыннан тора. Торакны иминиятләштерү бәясе клиент мөлкәте бәясенең 0,5 – 1,5 процентын тәшкил итә. Бу бәяне акрынлап түләргә дә мөмкин. Беренче яртысын – килешүне төзү белән, икенчесен – берничә айдан соң. Әгәр дә клиент фатирын җәй көне иминиятләштерергә уйласа, ташлама ясала – «Отышлы иминиятләштерү сезоны» фатирны иминиятләштергәндә 15 процент экономия ясарга мөмкинлек бирә. Берьюлы ике күчемсез милекне иминиятләштергәндә (мәсәлән, фатирны һәм дача йортын) – һәр килешүгә 15әр процент ташлама ясала. Торакны нинди бәла-казалардан иминиятләштерергә мөмкин? — Шәһәр читендәге күчемсез милекне аерым бәла-казадан, мәсәлән, янгын һәм су басудан гына да иминиятләштерергә була. Дачалар һәм йортлар өчен, янгынны санамаганда, иң киң таралган каза – табигать бәлаказалары һәм өченче затларның хокукый булмаган гамәлләре. Моннан тыш, иминият килешүләренә очу аппаратлары төшү, транспорт чаралары килеп керү, агачлар аву, көнкүреш газы шартлау һ.б. шундый очракларны да кертергә мөмкин. Билгеле инде, берьюлы барысыннан да, иминиятләштерүчеләр термины белән әйткәндә «бәла-казаның тулы пакеты буенча» иминиятләшү хәерле. Беренчедән, сезнең йортка нәкъ менә кайсы казаның янавын төгәл әйтеп булмый, икенчедән, «пакетлы» полис, һәр казадан аерым иминиятләштерүгә караганда, күпкә арзангарак төшәчәк. 51


җәмгыять идел буе төбәге медиакартасы

Зур «ерш»

Кировта чираттагы «Хәмердән ваз кичү көне» уздырылды: 50 литр алкогольле эчемлек канистрларга агызылды... Өлкәнең сәламәтлек саклау департаменты үткәргән «Хәмердән ваз кичү көне»нең алкоголь куллануга каршы чираттагы акциясе барышында 25 литрлы ике канистрны аракы һәм сыра белән тутырдылар. Кировлыларга алкогольле эчемлекләр тутырылган шешәләрне тапшырып, алмашка фитнес-үзәккә, тренажер залына, драма театрына яки кинога билетлар алырга, шулай ук планшетлы компьютер уйнатуда катнашырга тәкъдим ителде. Акциядә катнашучыларның күбесе, «тапшыручылар» чиратына басар алдыннан, канистрларга түгеләчәк сыраны якын-тирәдәге кибетләрдән сатып алды. Файдасы бар: бер шешә сыраның бәясе фитнес-үзәккә бер мәртәбә баруныкыннан шактый арзанрак тора.

Чүплек урынына – чия бакчасы

13нче микрорайон халкы һәм микрорайон идарәсе комитеты рәисе Майя Костина башлангычы белән Арзамасның Ивановск калкулыкларын – Теша елгасы буендагы ташландык, чүплеккә әверелгән җирне халык өчен ямьле ял итү урынына әйләндерергә карар кылынды. Биредә май аенда чияләр утырта башладылар, аның әйләнә-тирәсе киртәләп алыначак, ә аннан соң җәяүлеләр өчен сукмаклар ясаячаклар.

Рәшәткә артында эшләнгән алдашып урлашу

Киров өлкәсе

Россия ЭЭМның Мари Иле Республикасы буенча Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре һәм аларның башкаладагы коллегалары телефон ярдәмендә алдашып урлашуны ачыклады, бу эштә Новосибирск өлкәсендәге төзәтү учреждениеләренең берсендә утыручы 31 яшьлек ир-ат гаепләнә. Үзен эчке эшләр хезмәткәре дип таныштырып, ул пенсионерларның өй телефоннарына шалтыраткан, янәсе, җинаять эшләгәне өчен полициягә эләккән туганнарын коткару өчен акча таләп иткән. Каракның сүзләренә ышанган гражданнар аның исәп-хисап счетына 2 меңнән алып, 100 мең сумгача акча күчергән.

Түбән Новгород

Мари Иле Республикасы

Мэр вәкаләтләрен арттырган

Шумерля хакимиятенең элеккеге башлыгы А. Зименков 18 эпизод буенча вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә. Тикшерүчеләр фикеренчә, 2008 елда Зименков моңа хокукы булмаган килеш, шәһәр халкының ял итүе өчен тәгаенләнгән табигый-рекреация зонасына кергән 14 җир кишәрлеген шәхси йортлар төзү өчен гражданнарга арендага бирү турында ике карар чыгарган. Канунның энергетика объектларын шәхси кулларга тапшыруны тыюына карамастан, 2009 елның апрелендә Зименковның хәерхаһлыгында энергия тапшыручы компаниянең тугыз данә муниципаль трансформатор подстанциясе залогка бирелгән. Җәмгысе Зименков тарафыннан 20 млн сумнан артыграк зыян салынган. Гаепләнүченең хокук бозып башкарылган гамәлләрен ачыклауда РТК ТИ тикшерүчеләренә территориаль ФКХИ һәм Чувашиянең ЭЭМ хезмәткәрләре булышлык иткән.

Чуваш Республикасы

Ун әбине ун бәби кебек карый

Буа

Кайберәүләр бердәнбер әнисен, әтисен дә тәрбияләүдән ваз кичкән заманда социаль хезмәткәр Флера Аббазова берүзенә ун әби карый. Бигрәк ачык ул, иренмичә сөйләшә, бирелеп тыңлый − өлкәннәр өчен андый характерлы кеше үзе бер хәзинә. Җитмәсә, шәфкатьлелекне дә Ходай аңа кушучлап биргән. Өлкәннәргә ярап бетүе, ай-һай, җиңел булмаса да, Флера язмышыннан канәгать: – Кем белә, бәлки шул әби-бабайлар рәхмәтендә исән-сау йөримдер, — ди ул. Өлкәннәрне жәлли белә ул. – Әбиләрем төрле җирдә яши. Шәһәрнең бер башыннан икенчесенә җәяү дә йөгерәм. Арыта. Әмма бу рәхәт ару. Олы яшьтәгеләрнең тормышларын җиңеләйтүдә үзем генә түгел, шәфкать туташы Алсу Сафиуллина белән икәү тырышабыз. Картлыктан качып котылып булмый. Гомер көзләре рәхәтлектә, уңайлыкта узсын иде инде, – дип, фәлсәфәчеләрчә фикер йөртә Флера.

Нурлат Сабантуе батыры

Анискин ришвәт алмый! 40 яшьлек ир-атны, «МАЗ» йөк машинасын ЭЭБ штрафстоянкасыннан алып чыгарга рөхсәт язуы сорап, Ульяновск өлкәсенең Инзенск районы ЮХИДИ бүлеге башлыгы Василий Анискинга 10 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән чагында тоткарлаганнар. Майор, ир затының акчалар чыгарып салуын күреп алгач, икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлекчәсе хезмәткәрләрен чакырган, алар ришвәт бирүчене эләктереп алган. Бу Василий Анискинның ришвәтне кире кагуының бер елга өченче очрагы. Һәрвакытта да ришвәт бирергә омтылган гражданнарны ЮХИДИ бүлеге башлыгы шалтыратканнан соң тоткарлаганнар. Өлкәдә ришвәтне сатылмас Анискинга гына алып киләләр, ахрысы, башкалардан берәү дә мондый батырлык белән мактана алмый.

Быелгы Сабантуйда келәмгә 100дән артык көрәшче чыкты. Үзебезнекеләрдән тыш, Яр Чаллы, Самара өлкәсеннән килгән кунаклар да көч сынашты. Гадәттәгечә, көрәш бәйгесе яшь спортчыларның алышы белән башланып китте. Аннан мәйданга нурлатлыларга инде яхшы таныш булган көрәшчеләребез чыга башлады. Мисал өчен, абыйлы-энеле Рәмис һәм Марсель Гозәеровларның, Алмаз Мостафин, Илсур Нәбиуллин, Рөстәм Гайнуллин, Ринат Рәхмәтуллин, Илшат Әһлиуллин, Хафиз Вәлиев кебек көрәшчеләребезнең оста алымнарын тамашачылар бик кызыгып карады. Әлбәттә инде, Сабантуй бәйгесенең иң матур мизгеле абсолют батыр өчен көрәш булды. Быел бу титул өчен Алмаз Мостафин белән Илфат Гыймадиев бил алышты һәм Илфат, көндәшен чиста җиңеп, төп бүләк – тәкәгә лаек булды.

Ульян өлкәсе 52

òàòàðñòàí

июнь 2013


идел буе төбәге медиакартасы

Ижевск юлларын − контрольгә

Күптән түгел булып узган телевизион эфиры вакытында Владимир Путин 85 сорауга җавап биреп өлгерде, шул исәптән якташыбыз Евгенийның Ижевск юлларының хәле турында дәүләт башлыгына зарлануына да. «Юлларыбыз кар белән бергә эреде. Хакимияттәгеләргә, нормаль юллар салуга караганда, аларны төзекләндергәндә акчаларны исәптән чыгару файдалырак, дигән фикер туа», — диде ул Президентка. Путин: «Башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшереп торырга кирәк, ә моны, көн саен күзәтеп, җирле халык бәяли ала», – дип җавап бирде. Президентның киңәше урынлы булды. Юлларның начарлыгыннан ярсыган автомобильчеләрнең Ижевскида узган митингында «Удмуртия автомобильчеләре» җәмәгать оешмасы төзелде. Аның әгъзалары хакимияттәгеләр белән эшлекле сөйләшүләр алып барырга, идеалда Удмуртия башкаласы юлларында алып барыла торган төзекләндерү эшләренең сметаларын күзәтептикшереп торырга ниятли.

Удмуртия Республикасы

Өч көннән исенә төшкән...

җәмгыять

Түбән Кама

21 майда кичке алтылар тирәсендә бер хатын эчке эшләр идарәсенең дежур бүлегенә шалтыратып, тугыз яшлек кызы Александра Тарасованың 19 майдан бирле өйгә кайтмавын хәбәр итә. Шул мизгелләрдә үк, идарәнең личный составы, хәвеф очрагы буенча, тулысынча аякка бастырыла. Идарәнең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторлары Наҗия Гыйззәтуллина белән Валентина Дмитриева берничә сәгатьтән соң бу кызчыкны бер танышлары фатирында тапкач, бар да җиңел сулап куя. Әти-әнисе янына кайтарып тапшыргач, өйдәгеләрдән бары тик унбер яшьлек малай гына сеңлесен кочаклап ала. Сабыйлар бергәләп елышалар, әни кешенең дә, башкасының да моңа бик исе китми... Балаларын тәрбияләүгә игътибар бирәсе урында, хәмер белән дуслыкны өстен күрүче бу хәсрәт ана 2010 елдан бирле махсус исәптә тора икән. Ата кеше дә салырга ярата.

Квадратларда ялгышканнар

Уфа Прокуратурасы Иван Якутов исемендәге парк һәм Мәҗит Гафури исемендәге Культура һәм ял үзәк паркы биләмәләренә кергән җир кишәрлекләрен бүлеп бирүдә һәм аннан файдалануда кануният таләпләре үтәлешен тикшерде. Шәһәр хакимиятенең эшкуарлык эшчәнлеге алып баручы субъектларга җир кишәрлекләрен аннан вакытлыча файдаланып тору килешүләренә нигезләнеп тапшыруы ачыкланды. Әмма кәгазьдә күрсәтелгән мәйданнар белән чынбарлыктагылары арасындагы аерма шактый зур. Әйтик, шәхси эшкуар, килешүдә күздә тотылган 74 квадрат метрны үзләштерү урынына, 8600 «квадратта» картинг мәйданчыгы оештырган. Моннан тыш, милекченең рөхсәтеннән башка арендаторларга җир кишәрлекләрен субарендага бирү, җирләрне килешүдә күрсәтелмәгән максатларда файдалану, җирне басып алу һәм эштән чыгару очраклары ачылды.

Башкортостан Республикасы

Көн саен – 106 тонна сөт Көненә 106 тонна сөт җитештереп, терлекчеләребез республика күләмендә беренчеләр унлыгына басты. Быел узган ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләр саны 700 башка артты һәм 23700 гә җитте. Азнакайлылар ел азагына мөгезле эре терлекләрне 25 мең башка җиткерү бурычын куйдылар. Малларның көрлеге, үлем-китемгә юл куймау − терлекчелектә төп бурычларның берсе. Әлеге максаттан бүген сыйфатлы терлек азыгы җитештерүгә зур игътибар бирелә. Терлек азыгында аксым дефицитын исәпкә алып һәм аны тагын да сыйфатлырак, туклыклырак итү максатыннан, авыл хуҗалыгы җитәкче-белгечләре 6500 гектардагы берьеллык үләннәрнең 60 процентына борчак чәчтеләр.

Күп балалы гаиләләргә − җир кишәрлеге Лениногорск артистларының зур җиңүе Р.Шиһап исемендәге театр коллективы халык театрларының «Идел-йорт» дип аталучы региональ фестиваленең зона этабында уңышлы чыгыш ясап кайтты. Жюри игътибарына алар Данил Салиховның «Кызлар капкыны» спектаклен тәкъдим итте. Шушы көннәрдә финалга чыгучы театр коллективлары билгеле булды: йөз уналты коллективның бары тик уналтысы, шул исәптән безнең театр артистлары да финалга чыккан. Хәзер алар фестивальнең ноябрьдә Казанда узачак йомгаклау өлешенә әзерләнә.

Бүгенге көнгә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда җир кишәрлекләренә хокукы булган күп балалы гаиләләр исемлегенә 21 меңнән артык гаилә кертелгән. Шуларның 84 процентка якыны (17 меңнән артыгы) җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән. Ә 1 146 гаилә тәкъдим ителгән участокларыннан өч тапкыр баш тарткан. «Баш тартуның төп сәбәбе гаиләләрнең җир кишәрлекләрен бары район үзәкләреннән яки шәһәрләрдән аласы килүе белән бәйле», − дип искәртте ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев. Бу мәсьәлә Бөгелмә җирлегендә ничек хәл ителә соң? 1 июньгә булган рәсми мәгълүматларга караганда, бездә 311 күп балалы гаилә бушлай җир кишәрлеге алуга хокук бирүче исемлеккә кертелгән һәм аларның барысына да участок тәкъдим ителгән, баш тартучылар юк.

53


җәмгыять юлкүрсәткеч

Кайвакыт сыннар «дәшми генә» китә Һәр шәһәрнең экскурсия маршрутларына (Казан да монда искәрмә түгел) еш кына тарихта эз калдырган шәхесләрне мәңгеләштерү өчен куелган һәйкәлләрне кертәләр.

Светлана Коновалова тексты

54

òàòàðñòàí

июнь 2013


юлкүрсәткеч

«

К

Тиз арада гипстан гына әвәләп куелган тимерче озакламый тарала башлый, һәм аның мескен кыяфәте эшче сыйныфының гегемонлыгына күләгә булып төшә. Шуңа да император постаментына гипс калдыклары урынына бронзадан коелган Владимир Ленин һәйкәле менеп баса – һәм шунда 1951 елга кадәр селкенмичә дә тора.

үренеп торган урында яисә иске йортлар арасында, бронзадан яки гипстан коелган − алар барысы да шул чорларның рухын һәм мөһим вакыйгаларның яңгырашын саклый. Алар шуның белән кызыклы да, шуның өчен куелган да. Мәңгелеккә дип. Әмма бу «искитмәле монументларның тормышы» алдан уйланганча тыныч та, тотрыклы да түгел… Казанда куелган сыннар әле урын алыштыра, әле бөтенләйгә «китеп» бара. Менә шундый социаль дуамаллык, һәм мондый язмышка күп вакыт популярлыгы яки абруе төшкән сәяси эшлеклеләргә куелган һәйкәлләр дучар була.

Солтан Исхаков фотосы

Тенденция 1. «Урыныңны миңа биреп тор»

җәмгыять

Монументаль шәхесләрнең «урын алыштыруына» иң ачык мисалны Казанда үзәк мәйданнарның берсендә күзәтергә була. Кремльдән ерак түгел, хәзер 1 нче Май мәйданы дип йөртелүче урын элегрәк Спас, Иванов мәйданнары исемен йөрткән, хәтта1895 елда һәйкәле куелганнан соң, Император Александр II мәйданы дип аталган чагы булган. 1837 елның июнендә һәм 1871 елның августында Казанда булып киткән, халык арасында популярлык казанган патшага һәйкәл кую уе казанлыларга аның 1881 елда фаҗигале үлеменнән соң килә. Әмма һәйкәл чын мәгънәсендә шәһәр бизәгенә әверелгәнче, күп еллар үтә әле. Николай Загоскинның XIX гасыр ахырында популяр булган «Спутник по Казани» юлкүрсәткечендә мондый юллар бар: «Азат итүче патша борынгы Казан кремленә каратып, яланбаш һәм ачык йөзле итеп сынландырылган. Монархның сул кулы — символик рәвештә «закон»ны чагылдырган һәм Император таҗы, скипетр куелган колоннада; императорның уң кулы күкрәгендә ята. Императорның бронзадан коелган сыны куелган постаментның алгы ягында имән һәм дәфнә тәкыялары асылынып торган Император таҗыннан астарак «Александр IIгә. Азат итүче патшага» дигән

язу эленгән; постаментның калган өч ягына мәрхүм монархның реформалары турында мәгълүматлар язылган. Пьедесталның аскы почмакларына Казан туграсындагы Еланның бронза сыннары урнаштырылган, алар дәфнә тәкыялары белән тоташтырылган». Петербург архитекторы Владимир Шервуд проекты буенча һәм аның катнашлыгында эшләнгән монумент 23 елдан да азрак тора. 1917 елда самодержавие бәреп төшерелгәч, «канлы царизм» бөтен атрибутикасы белән бергә ил тарихыннан сызып ташлана. Александр IIнең Казандагы һәйкәлен 1918 ел башында ук идеологиягә туры килмәгән Еланнары белән беррәттән сүтәләр, ә император пьедесталына 1920 елның 1 маенда скульптор Василий Богатырев эшләгән «эшче-металлчы» һәйкәлен бастырып куялар. Кулына чүкеч тоткан, алъяпкыч япкан ярымшәрә пролетарий арба тәгәрмәченә таянып тора. Яңа композицияне «Азат ителгән Хезмәт» дип атыйлар, ә мәйданга 1нче Май исеме бирәләр. Дөрес, тиз арада гипстан гына әвәләп куелган тимерче озакламый тарала башлый, һәм аның мескен кыяфәте эшче сыйныфының гегемонлыгына күләгә булып төшә. Шуңа да император постаментына гипс калдыклары урынына бронзадан коелган Владимир Ленин һәйкәле менеп баса − һәм шунда 1951 елга кадәр селкенмичә дә тора. Аннан соң Ильич, урынын ул вакыт өчен тагын да кәттәрәк лидер − иптәш Сталинга калдырып, Ирек мәйданына күчә. Ул вакытта Хрущевның шәхес культын фаш итәчәге турында хәбәр-хәтер юк, шуңа да Иосиф Виссарионовичның Кремль янында санаулы гына еллар торачагын берәү дә белми әле. Сталин монументы тавышсыз-тынсыз гына юкка чыкканнан соң, 1нче Май мәйданы һәйкәлсез озак тормый − патша, тимерче һәм коммунистик лидерлар бер-берсен алыштырган урыннан ерак түгел, 1966 елда мәйданга Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең гранит комплексын урнаштыралар (скульпторы Владимир Цигаль, архитекторы Лев Голубовский). Шунысы кызык, Ирек мәйданына «күчкән» Ильич үз урынында озак тормый. 1954 елда ул

урынын үзенә бирә: КПСС өлкә комитеты каршындагы кечерәк монументны скульптор Петр Яцыно һәм архитектор Александр Гегелло тарафыннан эшләнгән бронза-кварцит композиция алыштыра. Ә кулын пиджагы кесәсенә тыккан тыйнак Ленинны Киров районына күчерәләр, ул бүген дә Лукницкий урамындагы «Заречье» банкы бинасы янында тора.

Тенденция 2. Юкка чыгулар «Сәяси» һәйкәлләрне урыныннан алуның төп сәбәбе, күрүебезчә, идеологик конъюнктураның алышынуы — әле үткәннәрне катгый рәвештә кире кагу, әле истәлекле билгеләрне, «партия күрсәткән юлга» яраштырып, итагатьле итеп кенә төзәтеп куярга омтылу. Беренче очракта репрессияләнгәннәргә таякның авыр башы төшә, аларны, түбәнсетеп, кран ыргагына асалар һәм юкка чыгаралар. Икенче очракта − тавыш-тынсыз гына шәһәр читенә сөрәләр. Экскурсантлар юкка чыккан һәйкәлләр турында ишеткәч, ул сыннарның язмышы белән кызыксынмый калмый. Һәм еш кына аларның сораулары җавапсыз кала − кагыйдә буларак, бу турыда мәгълүмат юк. Шулай да, пьедесталдан төшерелгән Александр IIнең Казандагы һәйкәле 1930нчы еллар ахырына кадәр элекке Кунакханә ишегалды территориясендә тузан җыеп ята (берәрсе монархия кире кайтмасмы, дип көтмәдеме икән?), һәм 1938 ел ахырында гына патша бронзасы трамвай тәгәрмәчләренең тормоз втулкасын эшләү өчен китә. Күрәсең, башка һәйкәлләрнең дә язмышы шулай төгәлләнгәндер. Мәсәлән, Сталинның Казандагы ике һәйкәле. Казан Кремлендә Губернатор сараена (хәзер ТР Президенты резиденциясе) кергән урында Ленинның бетоннан коелган һәйкәле белән урын бүлешкән Сталинны партиянең шәхес культы фаш ителгән ХХ съездыннан (1956 ел) соң, композициядән ватып алалар, бушаган урынны өсте өстенә куелган китап «сыннары» белән каплыйлар. Икенче Сталин 1нче Май 55


җәмгыять юлкүрсәткеч

«Сәяси» һәйкәлләрне урыныннан алуның төп сәбәбе, күрүебезчә, идеологик конъюнктураның алышынуы – әле үткәннәрне катгый рәвештә кире кагу, әле истәлекле билгеләрне «партия күрсәткән юлга» яраштырып, итагатьле итеп кенә төзәтеп куярга омтылу.

мәйданында озаграк тора − 1964 елда Никита Хрущев Казанга килер алдыннан гына юкка чыгарыла. Монумент дистә еллар торса да, аның турында бик аз мәгълүмат сакланып калган − хәтта тышкы кыяфәте, зурлыгы һәм нәрсәдән эшләнүе дә билгеле түгел. Скульптураларның язмышы билгеле түгел, күрәсең, аларны сүтеп алуга ук, юкка да чыгарганнар. Ленин белән дә шундый ук хәл: китаплар белән эскәмиядә утырып калган юлбашчы 1991 елда, сарайны төзекләндергәннән соң, «хәбәрез югала». Сергей Кировка куелган һәйкәлләр саны да Сталин белән Лениннан күпкә калышмый − халыкта популяр булган революционер үзенең репутациясен репрессияләр белән бозмаган, үзе дә репрессияләнмәгән. Шуңа да ул шактый күп сакланган. Шул исәптән Казанда да − Сергей Костриков (гыйсъянчы 1912 елда гына Киров тәхәллүсен ала) 1904 елда монда Сәнәгать училищесын (элекке Казан химия-технология институты, аннары Казан дәүләт технология университеты, хәзер Казан милли тикшеренү технология университеты) тәмамлый. Югары уку йорты каршына Кировка ике монумент куела. Берсе төп бинага (К.Маркс урамы, 68), икенчесе − «Б» корпусына кергәндә (К.Маркс урамы, 72). Соңгысы — 1949 елда элекке Сәнәгать училищесы каршына куелганы — әлегә кадәр үз урынында тора (Кировның үзе белән бер буйда итеп коелган бронза сынның скульпторы Николай Томский, архитекторы Алексей Любимов). Беренче сын − анысы да кечкенә түгел − ул вакыттагы КХТИның фойесыннан 1993 еллар тирәсендә уку йортыннан Киров исемен алу белән бер вакытта юкка чыга. Институт бу исемне 1935 елдан 1992 елга кадәр горур йөртте. Бу сынның язмышы да томанлы гына билгеле − кемдер аны җимерүләрен үз күзләре белән күрдем, дип ышандыра, кемдер аны уку йортының складында күргән. Карл Марксның бюсты да (скульпторы Исаак Менделевич, архитекторы Әхмәт Бикчәнтәев) кайдадыр «саклана» (Казанның мәдәни мирасы объектлары исемлегендә һәйкәл 56

нәкъ шушы формулировка белән билгеләнгән). Ул 1949 елда Свердлов урамындагы (хәзерге Петербург урамы) скверның үзәгенә куелган була. «Капитал» һәм «Коммунистлар партиясе манифесты»ның авторына куелган һәйкәл үзгәртеп корулар җилләренә каршы тора алган, әмма җәяүлеләр йөри торган бульвар итеп үзгәртелгән урамның йөзенә килешмәү сәбәпле, 2004 елда күз алдыннан югалган. Менделевич белән Бикчәнтәев бергәләп иҗат иткән Николай Бауман һәйкәле 1934 елда элекке Балык рәте мәйданына (Кооператив, Куйбышев, ниһаять, Тукай исеме бирелә) үз исемендәге урамга каратып урнаштырыла. Әмма озакламый аның транспорт хәрәкәтенә комачаулавы ачыклана һәм аны 1937 елда Н.Ершов урамындагы ветеринария институты бинасы янына күчереп утырталар (1891–1895 елларда булачак революционер анда укыган була). Яңа гасыр башында (кайбер чыганаклар буенча − 2002 елда, икенчеләрендә — 2008 елда) монументка вандаллар һөҗүм итә: кулын өзеп алалар, башын ваталар, байрагын сындыралар. Һәйкәлнең алдагы язмышы турында мәгълүматлар юк, ә аның Казанның югалган мәдәни мирасы объектлары исемлегенә кертелүе тынычланырга ирек бирми.

Тенденция 3. Урын алыштырулар Һәйкәлләрнең урын алыштыру сәбәпләре күп. Бронза яки таш персонажларның кайберләрен сәяси вазгыятьтә статуслары үзгәрүгә карап, я читкәрәк күчереп урнаштыралар, яисә урыныннан ук алалар. Икенче берләрен искерү яки тиешле дәрәҗәдә сәнгатьчә югарылыкта эшләнмәү сәбәпле юк итәләр (бигрәк тә юлбашчылар һәйкәлләренә хас). Өченчеләрен исә яңа биналар, юллар һәм автомобиль кую урыннарын төзергә комачаулау сәбәпле, «төбе-тамыры» белән йолкып аталар. Мәсәлән, Совет хакимияте

Сталин монументы тавышсыз-тынсыз гына юкка чыкканнан соң, 1нче Май мәйданы һәйкәлсез озак тормый – патша, тимерче һәм коммунистик лидерлар бер-берсен алыштырган урыннан ерак түгел, 1966 елда мәйданга Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең гранит комплексын урнаштыралар òàòàðñòàí

июнь 2013

Фото img.d3.ru сайтыннан

«


юлкүрсәткеч

«

җәмгыять

Ә безнең гасырда Казанга «сәяси» скульптураларга алмашка «партиясез» персонажлар килә – су ташучылар, хәйриячеләр, сыра пешерүчеләр, Еланнар… Халык бронза йөзле лидерлардан туйды, ул Шүрәлегә яки Казан мәчесенә күбрәк өстенлек бирә.

өчен шәһит киткәннәр истәлегенә куелган һәйкәл белән шулай булды. Шунысы кызыклы, язучы Максим Горький бюстының шәһәр буйлап күченеп йөрүен югарыда саналган сәбәпләрнең берсе белән дә аңлатып булмый. 1950 елда Лядской бакчасында гранит пьедесталда барлыкка килеп, «инкыйлаб хәбәрчесе»нең бюсты (скульпторы Михаил Аникушин, архитекторы Алексей Любимов) нәкъ урынына куелган кебек иде − А.М.Горькийның Әдәби-мемориаль музеннан (Горький урамы, 10 йорт) берничә адымда гына. Әмма 1999 елда аны Николай Ершов урамына таба күчереп куйдылар. Кайбер мәгълүматларга караганда, бу урынны Салих Сәйдәшевның 100 еллыгы алдыннан аның һәйкәленә бушатырга уйлаганнар. Әмма яңа скульптура Казанның 1000 еллыгында Татарстан белән Сул як Болак урамнары кисешкән урында барлыкка килде, ә Горькийны үз урынына кайтармадылар. Ахыр чиктә Лядской бакчасына… Гавриил Державин килеп утырды.

шыбыз истәлегенә карата кылынган гаделсезлекләргә нокта куярга кирәклекне аңлыйлар. 2003 елның августында әзерлек эшләре башлана, һәм шул ук елның 3 декабрендә шәһәр халкы моңа кадәр булган монументның төгәл копиясен кабул итеп ала (скульпторы Мәхмүт Гасыймов, архитекторы Розалия Нургалиева). Татарстан Гавриил Державинның 260 еллыгын шулай итеп билгеләп үтә. Бу монументаль сәнгать әсәрләренә карата тарихи гаделлек торгызылган сирәк очракларның берсе. Тулаем алганда, илдә «хәерсез үткәннәрне хәтерләтеп торучы һәйкәлләр»не җимерү эпидемиясе үтеп бара бугай һәм кайчандыр элекке юлбашчыларга, «кызыллар» һәм «акларга» куелган, аннан соң алып ташланган, складларда, музей почмакларында «исән» калган һәм тузан җыеп ятучы кайбер монументларның янә үз урын-

нарына кайту очраклары да билгеле. Алар инде идеология символлары гына түгел, ә нәкъ менә шәхесләр, дәверләр истәлегенә куелган һәйкәлләр − тарих өчен беренчел сыйфатында кадерле. Ә безнең гасырда Казанга «сәяси» скульптураларга алмашка «партиясез» персонажлар килә – су ташучылар, хәйриячеләр, сыра пешерүчеләр, Еланнар… Халык бронза йөзле лидерлардан туйды, ул Шүрәлегә яки Казан мәчесенә күбрәк өстенлек бирә. Гәрчә Карл Фуксны да, Шаляпинны да, Сәйдәшевны да шатланып каршы алса да… Яңа һәйкәлләрнең язмышы бәхетле булып, аларның вакыты хакимлек итүче цензорларның теләге белән чикләнмичә, искергәнче, икенче төрле әйткәндә, «картайганчы» торса, әйбәт булыр иде.

Солтан Исхаков фотосы

Тенденция 4. Яңадан туулар Державин дигәннән. Бу бөек шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе ихтирамга лаек һәм замандашлары алдында да, киләчәк буыннар алдында да чиста булып калган кебек. Шулай да нәкъ менә аның һәйкәле өч тапкыр урын алыштырган. 1847 елның 23 августында университет ишегалдына куелган һәйкәлне (скульпторы Самуил Гальберг, архитекторы Константин Тон) 1870 елның 3 июлендә Театр мәйданына (хәзерге Ирек мәйданы) күчерәләр. Бу аңлашыла да − анда махсус Державин бакчасы булдырыла. Әмма 1933 елда шәһәр хакимияте, сәбәбен аңлатып та тормыйча, монументны юкка чыгара. Казанның «яңа кызыл интеллигенция»се, «дворяннар Казаны»на дан җырлаучы шагыйрьнең һәйкәлен алдыру өчен, матбугат ярдәмендә алдан әзерлек алып барган, дигән фикер дә яши. Бронзадан коелган Державин Александр II сыны кебек үк, трамвай депосы остаханәсендә «социализм төзелеше»нә кирәк-яракка китә. 1990нчы еллар ахырында Казанда Гавриил Романович һәйкәлен кире кайтарырга карар кылалар − якта57


җәмгыять караш

Абдулла Дубин: «Алу түгел, бирү бәхет»

— Исемең нинди хәрефтән башлана, җаным? — Р. — Түземле. Фамилияң? — М. — ... Ә әтиеңнең исеме? — Р.

Рузилә Мөхәммәтова тексты 58

— ... Ничә балаң бар? — Бер? Аз икән. Бер бала − юк бала… Ирең тартмыймы? Шул урында Абдулла ага тартуның дөньядагы иң зур «әшәкелек» булуы турында, ирләрне тәмәке

Абдулла Дубин − кызыклы шәхес. Гаять тә кызыклы. Журналист, коллекционер, дөресрәге, филокартист, ягъни раритет открыткалар җыючы… Һәм телевидение тарихында калган диктор. Хәер, Дубин гына түгел, ул чактагы телевидение үзе дә, дикторлык профессиясе белән бергә, тарихта калды. Хәер, беренче чиратта сүзне аның хаҗи булуыннан башларга кирәк булгандыр. Бу − героемның төп билгеләмәсе. Ә башка мактаулы исемнәргә килгәндә… Алар юк. «Бөтен булган исемем — «инвалид по зрению», – ди ул. Тагын Абдулла аганың Ходай биргән сүз байлыгы бар, дала буйлап дога йөрткән дәрвиш сыман, ул да юлда очраган адәм балаларына үз карашын, уй-фикерен тарата, кемнедер елмайта, кемнедер уйландыра… Миңа калса, күп сөйли алучы кешеләр иң яшерен кешеләр. Алар уйлаганнарын бөтенләй башка сүз артына яшерәләр. Бар, казынып кара син алар күңелендә! Мин дә казынмадым. Аның бит сөйләгән кадәресе дә үзе бер бай дөнья. Без бүген аның ике дистә елдан артык телевидениедә үткән елларына кагылмабыз, шагыйрә Салисә Гәрәева шигыреннән бер өзек кенә китерик: Дистә еллар балкытты ул Телевизор экранын Бер көфер сүз сөйләгәне Ялгышканы юк аның!.. Түрәләргә ярамады Туры сүзле ир-егет: Югалды ул экраннардан, Тотылган кояш кебек… Экраннардан югалу ул әле кешеләр арасыннан югалу түгел − мин шулай уйлыйм. Әмма экраннардан һәм сәхнәләрдән югалуларын, гәрчә тормышта югалып калмасалар да, андыйлар авыр кичерә, югалуга сәбәп булучыларны экран-сәхнә тәмен белүчеләр бервакытта да кичерә алмыйлар. Әлбәттә, Абдулла ага иң гүзәл татар ханымнарының берсе Иркә Сакаевалар белән бергә экран аша һәр татар гаиләсенең түрендә яшәгән елларын, диктор-яшьлеген оныта алмый. Әмма аны ачу саклап йөрүләрдән Аллаһыны танып, шөкер итеп яши белүе һәм яраткан шөгыле òàòàðñòàí

июнь 2013

Фотолар автордан алынды

бетерүен, хатын-кызларның урамда ярымшәрә йөрүе сәбәпләрен, бүгенге телевидениенең зыянын, тагын бик күп файдалы мәгълүматлар сөйләп ала.


караш

«

җәмгыять

Абдулла Дубин – кызыклы шәхес. Гаять тә кызыклы. Журналист, коллекционер, дөресрәге, филокартист, ягъни, раритет открыткалар җыючы… Һәм телевидение тарихында калган диктор. Хәер, Дубин гына түгел, ул чактагы телевидение үзе дә, дикторлык профессиясе белән бергә, тарихта калды. Хәер, беренче чиратта сүзне аның хаҗи булуыннан башларга кирәк булгандыр. Бу – героемның төп билгеләмәсе. Ә башка мактаулы исемнәргә килгәндә… алар юк. «Бөтен булган исемем – «инвалид по зрению», – ди ул.

саклап калган. «Үпкәләгән кеше гөнаһлы диләр. Үпкәләргә кирәкми. Түбәнсетсәләр − сөен, мактасалар − сагай», — ди ул.

Дубинның борынгы Казаны Казан шәһәренең Ленин бакчасы скверына керү юлында якшәмбе көнне иртәнге яктан ук коллекционерлар җыела башлый. Маркалар, китаплар, борынгы акчалар, значоклар тәкъдим ителә… Кемдер сата, кемдер ала. Абдулла ага бирегә беренче мәртәбә очраклы гына килеп чыкса да, иске Казан тарихы белән сихерләнеп калган һәм филокартистка әверелгән. Әйе, Абдулла Дубинның гомерлек шөгыле − иске открыткалар. Кама, Алабуга, Чистай, Әстерхан, әлбәттә, меңьеллык Казан. Бар бөтенлеге, бар матурлыгы белән аның открыткаларында гына сакланып калган иске Казан. Йа Аллам, ул Казанны без хаҗи Абдулла Дубин чыгарган альбомкитаплардан гына күрербезме икән, дигән курку да биләп ала кайчакларда. Без зарланып-куркып йөргән арада Абдулла ага, ашыга-ашыга, ул открыткаларны дөньяга чыгарып калырга тырыша. — Абдулла ага, коллекциягез тулымы инде? Ул заман открыткаларының барысын да туплап бетерә алдыгызмы? — Иң бай коллекция миндә, әлбәттә, шулай да ул вакыттагы бөтен басмаларның бишесе юк әле. Алар хәзер бик кыйммәт йөри. Бәясен әйтсәм − ышанмассыз… — Меңнәр белән бәяләнгәнен чамалыйм.

— Берсе-берсе 5-15 мең сум. Петербургта филокартистлар ярминкәсендә булдым. Казан күренешле ике оригиналь открытка 18 мең сум тора иде. — Бай коллекциягезнең киләчәген ничек күрәсез? — Сатарга җыенмыйм. Улым бар, кызым үсә. Берәмләп җыелган, кадерләп сакланган йөзьеллык ул открыткалар буклетлар, фотоальбомнар булып басыла да кибет киштәләренә урнаша. Хәтта сәдака итеп урамнан үтеп баручыларга да өләшенә.

Дубинны Лермонтов белән нәрсә бәйли? Казан халкы Абдулла Дубинны Әстерхан татары дип белә. 1941 елны шунда туган, шунда − Идел буендагы борынгы шәһәрдә үскән ул. Бүгенге көндә Дубиннарныкы булмаса да, ул яшәгән особняк Әстерхан шәһәрендә әле дә исән. Аның фоторәсемен Абдулла ага «Әстерхан» буклетына керткән. Әстерхан − үсмер Абдулланың журналистикадагы беренче адымнарын саклаган урын. Беренче мәкаләсенең керосин лавкалары җитмәү турында икәнлеген дә хәтерли. Журналистиканың көчен дә шунда тоя: озак та үтми, ачыла бит лавка. Әстерхан аны беренче мәртәбә сәхнәгә чыгарган шәһәр. Ә нәсел җебе Пенза якларына барып тоташа. Бу якларда Дубин фамилиясе киң таралган Кутеевка авылы бар. «Бер документта Дубень вариантын да күрдем.

Аю белән бәйле зур көч мәгънәсендә дип беләм», — ди фамилия хуҗасы. Абдулла Ибраһимовичның бабасының әтисе Лермонтов үскән Тархан утарында хезмәт иткән. Үз нәсел-нәсәбенең тарихын бәян иткән арада әңгәмәдәшем ялт кына Лермонтовның балачакта егылып аягын авырттыруы һәм аксап калуы, үзенең Лермонтов эзләреннән Пятигорскида да, аның утарындагы каберендә булуы турында сөйләп ала.

Хаҗи

Абдулла ага − дини гаиләдән. Шуңа күрә журналистлар «дингә килү», «иманга кайту» дип атаган процессларны үтмәгән, программистлар әйтмешли, барысы да «по умолчанию». Әтисе кырык ел пекарняда капчык ташып эшләгәннән соң, пенсиягә чыккач, Әстерхан җәмигъ мәчетендә мөәзин, соңрак мулла булып хезмәт иткән. «Ураза һәм Корбан гаетендә ял алып, әти янына кайта идем», — ди Абдулла ага. Әлбәттә, әтисенең мулла-мөәзинлеге Абдулла аганың карьерасында уңай роль уйнамый. Әмма анысы мөһиммени? Җирдәге адәмнәрнең кагуына исе китәмени? Ходай какмасын! «Ходай мине саклый», — ди үзе. Хаҗ − ислам диненең бишенче баганасы − Ибраһим мөәзиннең хыялы булган. Абдулла аганың әтисен хаҗга җибәрергә кодрәте җитмәсә дә (юллар ачылганда Ибраһим ага бик олы яшьтә була шул инде), үзенә барырга насыйп була. 1990 елда Татарстаннан тупланган беренче хаҗилар төркеме белән изге җирләргә юл тота ул. 59


җәмгыять караш

«

Ул елны Мәккәдә трагедия булуын, таш кыялар ишелеп, кешеләр тончыгып үлүен искә алсак (Абдулла ага бу урынга 10–15 минут соңарып килгән), аның «мине Ходай саклап йөртә» диюенә ышаныйк. «Тәлгать Таҗетдин әтиемне остазы дип саный иде. Аның әтиемә бүләк иткән чалмасы һәм чапаны хәзер миндә саклана», – ди ул.

— Совет заманында бөтен илдән 30– 40 кеше җыела иде, шулкадәр үк КГБшниклар озатып бара иде. Ә ул елны Тәлгать Таҗетдин 300 кешене җыйды. Ике самолет белән туп-туры очтык, Алланың рәхмәте! Чыннан да, Аллаһының рәхмәте димичә, ни дисең! Абдулла агага иганәчесе дә табыла бит – ул телевидениедән киткәннән соң эшли башлаган оешманың җитәкчесе хаҗ өчен Уфа мөфтиятенә акча күчергән. Абдулла ага ул җитәкчегә — Гыйсмәтуллинга рәхмәт укый. Ул елны Мәккәдә трагедия булуын, таш кыялар ишелеп, кешеләр тончыгып үлүен искә алсак (Абдулла ага бу урынга 10–15 минут соңарып килгән), аның «мине Ходай саклап йөртә» диюенә ышаныйк. «Тәлгать Таҗетдин әтиемне остазы дип саный иде. Аның әтиемә бүләк иткән чалмасы һәм чапаны хәзер миндә саклана», — ди ул. — Абдулла ага, бүгенге мөфтият һәм аның тирәсендәге «театрга» мөнәсәбәтегез? — Бик күп әйбернең асты өскә килде. Ышанган кеше совет заманында да ышанып яшәде. Аларны Алла саклады. Күпләр яраклаштылар. Хаҗдан кайткан елны Вәлиулла хәзрәтнең комсомолец буларак чыгыш ясаганын хәтерлим. Хаҗ турында яшьләргә сөйлисе иде дип, янына килдем. «Безгә пока кирәкми», — диде. Карасам… бераздан үзе дә «урынбасар» булып алган… — Бүгенге Диния нәзарәте эшеннән хәбәрдармы сез? — Әйе. Исхаков чорында ул мине штатка да чакырган иде. Әмма ул вакытта да кызыкмадым, хәзер дә бармас идем. Мин җан өчен яшим. Буклетларым, открыткаларым белән мавыгам. Китап сатылган саен, яңасы өчен акча туплый башлыйм… — Динне ата-бабадан калганча кабул итәсезме, әллә бүгенге вазгыятьтә бу темага уйланыр урыннар да бармы? — Хәзер сайлар мөмкинлек бар. Мәчетләр дә, чиркәүләр дә, синагоглар да ачыла. Шулай ук, бордельләр һәм төнге клублар да. «Ночь твоя, добавь огня», дип рекламалыйлар бит. Пәйгамбәребез үләр алдыннан телсез калгач, ике бармагын

60

күрсәткән. Ике юл − үзең сайла! Тән рәхәте һәм җан рәхәте. — Үткән ел халык ахырзаман дип шашканда ниләр уйладыгыз? — Наданлык ул. Алдагы көндә ни буласын бер Ходай гына белә. Ахырзаманны түгел, иртәгәге һава торышын фаразлау да мөмкин эш түгел. Мин диктор чагында һава торышын укый идем дә: «Менә шундый һава торышы вәгъдә ителә. Ә ничек буласын иртәгә күрербез», — ди торган идем. — Сезнең белән сөйләшкән саен аптырыйм. Сез ике дистә елдан артык ничек дикторлык вазыйфасы эченә сыешып тора алдыгыз? Үз сүзегезне әйтәсегез килмәдемени соң? Журналист, редактор булып күчү турында бер дә уйланмадыгызмы? — Мин кешегә яхшы булсын өчен, бөтен сүзне матур итеп җиткерергә тырыштым. Ә телем усал иде шул. Җитмәсә, кеше белән эчә дә белмим. «С тобой бутылку не раздавишь», — диделәр. Андый кешене беркая да күчермәделәр. Әмма сабыр иткән − морадына җиткән, диләрме әле? Зарланмыйм.

Бала − бәгырь җимеше

Абдулла ага-өч бала атасы. Хәзер икесе исән-сау. 14 балалы гаиләдә үскән кеше өчен өч бала бик аз. Соң булса да, уң булсын, дигәндәй, нәни баласы − Мәрьяммияме әле балалар бакчасына йөри. Абдулла агага 72 яшь тулганлыгын, хатыны белән яшь аермасы 34 ел икәнен истә тотсак, бүгенге ир-атка дәрес бирерлеге бар. «Кызымның исемендә дүрт М хәрефе, ике − Я. М − эшчән, эшлекле, Я − иҗади. Машка дип чучканы да, кәҗәне дә атарга мөмкин дим, ә син − Мәрьяммиям. Исемеңне сакла, Машкалар көтүенә кушылма, дим», — ди ул. Кызы турында бар сөйләгәне шул. Күз тимәсен дип шикләнүеме икән? Күз тимәсен сабыйга. Әти-әнисе янында тигезлектә үссен! Шулай да теге заманнарда хатын-кыз телетамашачының хыялы булган ир-атның ул чактагы шәхси тормышында казынмасам, мин нинди журналист, ди инде. Менә өзек-өзек хатирәләр:

— Айдар улымның әнисе − Долорес Булатова. Булатов фамилияле татар драма театры артисты бар иде. Шуның абыйсының кызы иде ул. Бик коммунист иде… Долорес белән хәзер аралашабыз. Улым Айдар Питерда укыды, институтны кызыл дипломга тәмамлады. Казанда яши. Аллага шөкер! Беренче хатыным Эльза Гобәйдуллина иде. Ул «Татарстан» радиосында редактор булып эшләде. Мин искиткеч грамоталы өч кенә кешене беләм. Аның берсе Эльза иде — искиткеч талантлы кеше, рухы шат булсын! Язмышыбыз гына фаҗигале булды. Таралганны җыяр чак… Гариф Гобәйнең кызы иде ул… — «Коръән серләре», — дип куйдым мин курку белән. — Заманы шул иде. Гариф Гобәй орденнар белән бүләкләнде. Әмма… мин сез белмәгәнне беләм. Аның өенә китапны яндырып, көлен хат итеп җибәрәләр иде. Көл өстенә бәддога куялар иде. Ничек ышанмыйсың инде?! Шул бәддога җитте үзенә дә, кызына да, балабызга да… Үзе бик газапланып начар авырулар белән үлгән, диләр… Ул чакта без аерылышкан идек… — Кызыгыз? — Эльза да, кызыбыз Илсөяр дә юк инде… Фаҗигале киттеләр… Быел кызыма 34 яшь тулган булыр иде. Язмыштан узмыш юк, җаным… — Кешеләр белән күп аралашасыз, Абдулла абый. Энергияне күп аладыр? Энергия тупларга, чистарынырга нәрсә булыша? — Коллекциям, открыткаларым, альбомнарым… — Ә мин нәни кызчыгыгыз һәм яшь хатыныгыз дип әйтерсез дип көткән идем… — Әлбәттә, шул кызымны мәктәп яшьләренә җиткереп калдырасы иде инде. P.S.: Күптән түгел генә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Старая Кама» һәм «Ике Казан» фотоальбомнарын чыгару өчен Абдулла Дубин хисабына 1 миллион сум акча күчергән. Нәшриятта кызу эш чоры − яңа басмалар әзерләнә.

òàòàðñòàí

июнь 2013


тор к е т и арх

нди о т е . .П ФИ

200 лет истории

Казань, ул. Профсоюзная, 4 тел. (843) 293-70-70 www.kremlin-kazan.ru


фотопроект

Борынгы Болгарда изге намаз

62

татарстан  июнь  2013


фотопроект

«

Борынгы Болгарда Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1125 ел тулуга багышланган «Изге Болгар җыены» узды. Фото ТР Президентының матбугат хезмәтеннән алынды

63


җәмгыять афиша Казан

«Әкият» татар дәүләт курчак театры спектакльләре

3, 15 июль «Кәҗә белән сарык». Мюзикл. Татар телендә 7, 16 июль «Щелкунчик». Инглиз телендә 6+

Мәдәни Универсиада дәвамында Цирк бинасы

Абыйлы-энеле Запашныйлар циркы 6, 7, 11, 13, 14, 18 июль, 18.00.

Игенчеләр сарае алдындагы парк

4-18 июль − Универсиада тарихында беренче мәртәбә − спорт чаралары белән параллель рәвештә «Мәдәни Универсиада» С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы

«Алтын Казан», рок-операсы. Композиторы — Эльмир Низамов. 9 июль, 17:00. 16+

Игенчеләр сарае алдындагы мәйдан «Ак бүре» эпик опера-әкияте — татар операсының дөнья премьерасы. Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының милли проекты. Идея авторы − Александр Сладковский. Композиторы − Зөлфия Рәүпова, либретто авторы − шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин. Солистлар — Альбина Латыйпова, Алинә Шакирова, Эльмира Кәлимуллина, Рузил Гатин, Артур Исламов, Динар Джусоев. 15 июль, 20.00. 16+

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры «Кара чикмән», спектакль татар телендә (синхрон тәрҗемә). Рәсми рәвештә репертуардан төшерелгән спектакль Универсиада кунаклары өчен махсус куела.

7-17 июль, 22.00-23.00. Cirque du Soleil 64

9 июль, 19:00. 12+ татарстан

июнь 2013


18+

НомиНация «Культура — в массы» Павел Федоровский

Реклама

За блестящий формат с далеко идущими планами «Сегодня это, допуСтим, экСпериментальный проект из Long Arm, завтра – Женя любич, поСлезавтра – retuses, а потом – дЖазовый дЖем на афтепати феСтиваля KremLin LiVe…» Партнеры

Информационные партнеры

Голосуйте на сайтах www.top35kazan.ru www.urpur.ru


ул. Гвардейская, д.16в ул. Ибрагимова, д.58, оф.202

Реклама

+7 (843) 295-55-46 +7 (843) 295-53-83 +7 (843) 200-12-26


Turn static files into dynamic content formats.

Create a flipbook
Issuu converts static files into: digital portfolios, online yearbooks, online catalogs, digital photo albums and more. Sign up and create your flipbook.