Дин дәресләре татарча

Page 1

Ишморат Хәйбуллин

ДИН ДҼРЕСЛҼРЕ 1-че басма

«Вакыт!» нҽшрияте Уфа - 2013

Хҽйбуллин Ишморат Нҽзир улы Дин дҽреслҽре/Хҽйбуллин И.Н. – Уфа, «Вакыт!» нҽшрияте, 2013. –... бит.


Автор һҽм бу китап турында Ишморат Нҽзир улы Хҽйбуллин Башкортстанның Учалы районы Мҽскҽү ауылында 1977 елда дҿньяга килгҽн. 1995 елда Рҽми Гарипов исемендҽге 1-че Башкорт республика гимназия-интернатын тҽмамлап, шул ук елның кҿзендҽ студентлар белҽн алмашу программасына ярашлы, ун кешелек тҿркем составында Мисырның (Египет) башкаласы Каһирҽгҽ «Ҽл-Ҽзһҽр» халык-ара ислам университетына гарҽп телен ҿйрҽнергҽ китҽ. Шунда дин белҽн ныклап кызыксына башлый. 2004 елда андагы педагогия факультетының гарҽп теле бүлеген тҽмамлап кайткач, баш калабыз Уфада гарҽп теле, тҽҗвид буенча укыту эшлҽренҽ тотына. Күп вакыт Уфадагы «Фҽлҽкъ» мҽчетендҽ имам булып тора, шунда җомга намазларын үткҽрҽ. Ҽлеге вакытта Уфадагы «Восток-капитал» банкында шҽригать белгече булып эшли. Шул ук вакытта «Рамазан» мҽчетендҽ дин дҽреслҽре бирҽ, «Башкортстан мҿселманнары шурасы» эшлҽрендҽ актив катнаша. Гаилҽ хҽленҽ килгҽндҽ, тормыш иптҽше Зҿлфия белҽн Ҽхмҽт исемле ул һҽм Латыйфа исемле кыз үстерҽлҽр. Рҽсҽй мҿселманнары арасында Ишморат Хҽйбуллин гарҽп теле буенча ҿч китап авторы буларак һҽм дин нигезлҽренҽ кагылышлы дистҽгҽ якын аудиолекциялары аша билгеле. Ҽ «Вакыт!» гҽзите укучылары аны 2011 нче ел буена басылып килгҽн башкорт телендҽге «Дин дҽреслҽре» һҽм быел яңадан бирелҽ башлаган «Гакыйдҽ» дигҽн лекциялҽре буенча таныйлар. Югарыда телгҽ алынган «Дин дҽреслҽре» сериясен бер санга туплап чыгарырга карар иттек. Үзенҽ күрҽ бер китап кебек булды инде – «Вакыт!» китапханҽсе дигҽн рубрикабызның иң тҽүге җимеше! Бу хезмҽт мҽчет-мҽдрҽсҽлҽрдҽ башкорт һҽм татар телендҽ дҽрес бирүче хҽзрҽтлҽргҽ дҽ, мҽктҽплҽрдҽ дин сҽгатьлҽре алып барган укытучыларга да, һҽм, гомумҽн, Ислам турында нинди дҽ булса нигезле мҽгълүмат алырга телҽүче һҽр кешегҽ бик файдалы булыр дип

~2~


ышанабыз. Югыйсҽ, күплҽребез бит, үзебезне мҿселман дип йҿртсҽк тҽ, «Кем ул мҿселман?», «Нҽрсҽ ул ислам дине?», «Динебез безне нҽрсҽгҽ чакыра?», «Кеше бу дҿньяда ни ҿчен яши?» кебек гади генҽ сорауларга да җавап таба алмыйбыз. Шушы рухи фҽкыйрьлегебез сҽбҽпле тормышыбыз да вакчыллык белҽн тулы, бҽрҽкҽтсез, максатларыбыз да сай, аңлаешсыз. Үсеп килгҽн яшь буынга да бернинди юньле тҽрбия бирҽ алмыйбыз. Ҽмма бу дҿньяда һҽрнҽрсҽнең азагы була, караңгы тҿннҽн соң таң ата, болытлар да кайчан да булса тарала һҽм кояш чыга. Һҽм бүген шулай үз телебездҽ дини гҽзит нҽшер ителҽ башлавы, дини дҽреслҽр басылуы да шул таң атуы, кояш чыгуы түгел мени? Тик без үзебез караңгыдан яктыга чыгарга телҽрбезме?.. Чынлап та, уянырга, аңга килергҽ Вакыт!

~3~


1-че дәрес Кем ул Аллаһы Тҽгалҽ? Иң тҽүдҽ: нҽрсҽ ул Ислам дине? Ислам дине – ул Аллаһы Тҽгалҽгҽ генҽ гыйбҽдҽт кылу һҽм Аңа тиңдҽш тотмау, димҽк, Аннан башка беркемгҽ дҽ табынмау дигҽнне аңлата. Бу дҿньяда тҿрле ташларга, агачларга, үз-үзенҽ, акчага, хатынкызга һҽм башка нҽрсҽлҽргҽ табынучы кешелҽр күп. Ҽ мҿселман кеше тик Аллаһы Тҽгалҽгҽ генҽ гыйбҽдҽт кылырга тиеш. Гыйбҽдҽт кылу – Аллаһы Тҽгалҽнең кушкан ҽмерлҽрен үтҽп, Аның тыйган нҽрсҽлҽреннҽн тыелу һҽм Аллаһы Тҽгалҽ кушканча яшҽү дигҽнне аңлата. Гыйбҽдҽт – ул Аллаһы Тҽгалҽ канҽгать булган бҿтен эшлҽр: намаз уку, ураза тоту, садака бирү, ата-ананы хҿрмҽт итү, хҽрамнан тыелу, исерткеч эчмҽү һҽм башкалар. Кыскасы, Аллаһы Тҽгалҽ нҽрсҽ кушкан – шуны эшлҽү, Аллаһы Тҽгалҽ нҽрсҽдҽн тыйган – шуннан тыелу. Мҽсҽлҽн, кеше үтермҽ, кешенең малына кул сузма. Шулай ук, мҽсҽлҽн, үз-үзеңне ҽллҽ кемгҽ санама, син гади кешесең, шушы җир ҿстендҽ йҿрисең, вакыты җитсҽ, син солтан булсаң да, олтан булсаң да җиргҽ күмелҽчҽксең. Нинди генҽ кеше яисҽ хайван үлмҽсен, ул җиргҽ күмелҽчҽк. Бер адҽм ҽйтмешли, бҽндҽлҽр шахмат фигуралары кебек, үлгҽннҽн соң корольлҽр дҽ, пешкалар да бер сумкага салына. Шуңа күрҽ, тҽкҽбберлҽнеп: «Кем ул Аллаһы Тҽгалҽ? Мин үз-үземҽ хуҗа», - дип яшҽү дҿрес түгел. Беренче сораудан башлыйк: кем ул Аллаһы Тҽгалҽ? Аллаһы Тҽгалҽ – бҿтен галҽмне, хайваннар дҿньясын, кешелҽрне яраткан, бар иткҽн илаһ. Аллаһы Тҽгалҽнең исеме – АЛЛАҺ. Икенче бер гарҽп сүзеннҽн «илаһ» дигҽн сүздҽн барлыкка килгҽн. «Илаһ» сүзенҽ «ҽл» артикле кушылганнан соң «Ҽл-илаһ» сүзе булган, һҽм шул «Ҽл-илаһ» дигҽн сүзне кыскартып «Аллаһ» дип ҽйткҽннҽр. Рус телендҽ Аллаһны «Бог» дилҽр, инглиз, немец теллҽрендҽ – «God», һҽм башка теллҽрдҽ дҽ

~4~


Аллаһы Тҽгалҽнең үз исеме бар. Шуны аңларга кирҽк, бу исемнҽр бҿтенесе дҽ бер Затны күрсҽтҽ. Аллаһы Тҽгалҽ – Ул Бер, бҿтен дҿнья ҿчен Ул Бер, һҽм Аллаһы Тҽгалҽне бҿтен халыклар да белҽ. Кызганычка каршы, күп еллар Аллаһы Тҽгалҽне инкарь итеп, без, янҽсе, маймыллардан барлыкка килгҽнбез, дип ышандык. Дарвинның бу теориясен соңгы елларда гыйлем үзе үк кире какты. Дҿньяда ҽле бер маймыл да кешегҽ ҽйлҽнҽ алмады һҽм ҽйлҽнмҽячҽк тҽ. Кешене Аллаһы Тҽгалҽ яраткан. Һҽм Аллаһы Тҽгалҽ, кешене яраткач, аны үз ихтыярына гына калдырмаган. Ни телҽсҽң – шуны эшлҽп яшҽ дигҽн канун юк. Аллаһы Тҽгалҽ кешелҽр ҿчен кешелек тарихы буена китаплар җибҽреп торган. Бу китапларда Ул кешегҽ ничек яшҽргҽ, нинди эшлҽрне эшлҽргҽ, нинди эшлҽрдҽн тыелырга аңлатып торган. Мҽсҽлҽн, пҽйгамбҽр Мусага (гҽлҽйһиссҽлҽм) Аллаһы Тҽгалҽ Тҽүрат (Тора) китабын биргҽн, пҽйгамбҽр Гайсҽгҽ (гҽлҽйһиссҽлҽм) Аллаһы Тҽгалҽ Инҗил (Евангелие) китабын биргҽн. Соңгы пҽйгамбҽр Мүхҽммҽдкҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) Ул Коръҽнне иңдергҽн. Шулай итеп, «Коръҽн» – бҿтен кешелек ҿчен соңгы китап. Ул бары тик гарҽплҽргҽ, тҿреклҽргҽ яисҽ татарларга гына түгел, бҽлки бҿтен галҽм ҿчен иңдерелгҽн. Аллаһы Тҽгалҽнең сыйфатлары бар. Мҽсҽлҽн, без ниндидер кеше турында белергҽ телҽсҽк, «Кем ул? - дип сорыйбыз. Аның нинди үзенчҽлеклҽре бар? Бу кеше ни эшли ала? Нҽрсҽ эшлҽми?» һҽм башкалар. Моны без «сыйфатлар» дибез. Шулай ук Аллаһы Тҽгалҽнең дҽ сыйфатлары бар. Бу сыйфатларын Аллаһ үзе Коръҽндҽ ҽйтеп биргҽн. Мҽсҽлҽн, Аллаһы Тҽгалҽнең «Ризык бирүче» – Ҽр-Раззак дигҽн сыйфаты бар, «Ярлыкаучы» – Ҽл-Гафур, «Сабыр итүче» – ҼсСабур дигҽн сыйфаты бар. Ризык бирүче, димҽк, шушы галҽмдҽ булган бҿтен тереклеккҽ Ул ризык бирҽ, хҽтта сабый да анасының карынында чагында үз ризыгын алып ята.

~5~


Ярлыкаучы, ягъни кеше ни кадҽр генҽ гҿнаһлы булмасын, ҽгҽр ул тҽүбҽгҽ килеп, дҿрес итеп – Аллаһы Тҽгалҽ кушканча яши башласа, Аллаһы Тҽгалҽ аны гафу итҽ. Бер хҽдистҽ пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм): «Исламны кабул итү моннан алдагы бҿтен гҿнаһларны җуя», – диде. Аллаһы Тҽгалҽ Сабыр итүче, димҽк, ул кешелҽрнең кылган гҿнаһларына сабыр итҽ. Уйлап карагыз, бер кҿн эчендҽ генҽ Җир шарында күпме гҿнаһ кылына, күпме кеше хҽтта, Аллаһы Тҽгалҽ юк, дип кҿфер сүз сҿйли, күпме кеше гаепсез үтерелҽ – боларның барысына да Аллаһы Тҽгалҽ сабыр итҽ. Лҽкин Аның гадел хҿкеменнҽн бер кеше дҽ котыла алмаячак. Аллаһы Тҽгалҽ бер кҿнне бҿтен кешелҽрне дҽ тергезеп, мҽхшҽр, ягъни җыелу мҽйданына җыячак. Менҽ шул кҿнне инде без барыбыз да Аллаһы Тҽгалҽ алдында җавап тотачакбыз. Шуңа күрҽ Аллаһы Тҽгалҽнең тагын Мҽлики Йҽүмиддин дигҽн исеме бар, ягъни Ул – «Кыямҽт кҿненең Хуҗасы», кешелҽр арасында хак хҿкем чыгаручы. Аллаһы Тҽгалҽ шулай ук Ҽс-Сҽмиг – «Ишетүче», кемнең нҽрсҽ сҿйлҽгҽнен, хҽтта ни уйлаганын да белҽ. Тавышыгызны никадҽр түбҽнҽйтеп яшерергҽ телҽсҽгез дҽ, Ул сезне һҽрвакыт ишетеп тора. Шуңа күрҽ, кешелҽр, үзегезне Аллаһы Тҽгалҽ ризасызлыгыннан саклагыз, кҿфер сүз сҿйлҽмҽгез, гайбҽт сатмагыз, ызгышмагыз, атаанагызга тавыш күтҽрмҽгез, Аллаһы Тҽгалҽ сезнең бҿтен сүзлҽрегезне дҽ ишетеп тора. Аллаһы Тҽгалҽнең шулай ук Ҽл-Галим дигҽн сыйфаты бар. Галим – «Белүче» дигҽн сүз. Аллаһы Тҽгалҽ белмҽгҽн һичбер нҽрсҽ юк. Бу дҿньяда нилҽр булганын, үткҽнне дҽ, хҽзергене дҽ, килҽчҽкне дҽ Аллаһы Тҽгалҽ белҽ. Дҿньядагы һҽрбер нҽрсҽне Ул күреп һҽм белеп тора. Коръҽндҽ ҽйтелгҽнчҽ: «Аның кушуыннан башка бер яфрак та ҿзелеп тҿшми». Бер кеше дҽ Аллаһы Тҽгалҽ кушмыйча үлеп китми, Аның ҽмере килмичҽ, бер кеше дҽ тумый.

~6~


Шулай итеп, Аллаһы Тҽгалҽнең бик күп сыйфатлары бар. Килҽсе дҽреслҽрдҽ ҽле санап үткҽннҽреннҽн тыш башка сыйфатларын да белерсез, иншҽ Аллаһ. Аллаһы Тҽгалҽне тану Аның шушы сыйфатларын белүгҽ таяна. Кешелҽр Аның сыйфатларын белмҽгҽнлектҽн, Аның турында ялгыш фикер йҿртҽ. Мҽсҽлҽн, гади халык арасында еш кына «Алла бабай» дигҽн сүзне ишетергҽ туры килҽ (ҽстҽгъфируллаһ!). Бу сүзне беркайчан да ҽйтмҽгез, агай-эне. Аллаһы Тҽгалҽ кеше түгел. «Алла бабай» түгел, Аллаһы Тҽгалҽ дип ҽйтергҽ кирҽк. Тагын бер кат кабатлыйбыз: «Алла бабай» түгел, ҽ Аллаһы Тҽгалҽ! Кем дҽ кем Аллаһы Тҽгалҽне кеше итеп күз алдына китерҽ икҽн, ул кеше мҿселман түгел. Аллаһы Тҽгалҽне без беркайчан да күз алдына китерҽ алмаячакбыз. Мҿселман Үз Раббысы – Аллаһы Тҽгалҽ турында дҿрес гыйлем алырга тиеш. «Аллаһы Тҽгалҽ, минең уемча, шундыйдыр ул,» – дигҽн шикелле үзең уйлап чыгарган ҽкиятлҽргҽ ышанырга ярамый. Сездҽн: «Кем ул Аллаһы Тҽгалҽ һҽм Аның сыйфатлары нинди?» – дип сорасалар, сез иң кимендҽ шушы укыганнарны хҽтерегездҽ тотып, сҿйлҽп бирергҽ тиешсез. Сез ҽле укыган нҽрсҽлҽр кемнеңдер уйдырмалары түгел, ҽ Коръҽннҽн алынган белемнҽр. Аллаһы Тҽгалҽ турында кем иң яхшы белҽ? Ҽлбҽттҽ, Ул – Сүбхҽнҽ вҽ Тҽгалҽ Үзе. Пҽйгамбҽре Мүхҽммҽдкҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) иңдергҽн Китабында – Коръҽндҽ – Ул Үзе турында күп нҽрсҽлҽр сҿйлҽгҽн. Коръҽннҽн Аллаһы Тҽгалҽ турында сҿйлҽгҽн кайсыбер аятьлҽрне без килҽсе дҽрестҽ укып, ҿйрҽнеп китҽрбез, иншҽ Аллаһ (ягъни Аллаһ телҽсҽ). Беренче дҽрес тҽмам.

~7~


2-че дәрес Аллаһы Тәгалә турында Коръән аятьләре Беренче дҽрестҽ ҽйтелгҽнчҽ, Аллаһы Тҽгалҽ турында иң яхшырак Ул Үзе белҽ. Һҽм Ул Үзе турында Коръҽндҽ күп нҽрсҽлҽр ҽйткҽн. Бу аятьлҽрнең бҿтенесен дҽ, ҽлбҽттҽ, укып чыга алмыйбыз. Лҽкин кайсыберлҽре белҽн танышып китик. Шулай итеп Коръҽн аша без Аллаһы Тҽгалҽ турында күбрҽк белем алачакбыз, иншҽ Аллаһ. Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ «Сыер» сүрҽсендҽ Үзе турында болай ди: «Аллаһ – Аннан башка илаһ юк, Ул Тере, Мҽңге. Аны йокы да, йокымсырау да алмый. Күклҽрдҽ һҽм Җирдҽ булган бҿтен нҽрсҽлҽр – Аныкы. Аның рҿхсҽте булмаса, кем Аның алдында кемне яклаша алсын? Ул аларга тиклем ни булганын да, алардан соң ни булачагын да белҽ. Ҽ кешелҽр Аның белеменнҽн тик Ул рҿхсҽт иткҽнне генҽ аңлый ала. Аның күрсие күклҽрне һҽм Җирне били. Бҿтен бу нҽрсҽлҽрне саклау Аңа авыр түгел. Ул – Югары, Олуг». («Сыер» сүрәсе, 255 аять). Бу аять – бик мҽшһүр аятьлҽрнең берсе. Аны «Аятүл-Күрси» дилҽр, ягъни «Күрси аяте». Бу аять Коръҽннең иң бҿек аяте булып санала. Ни ҿчен? Чҿнки ул Аллаһы Тҽгалҽ турында сҿйли. Димҽк, «Аллаһ – Хҽйй (Тере), Каййүм (Мҽңге, яки икенче тҿрле тҽрҗемҽсе: Бҿтен тереклекнең эшлҽрен Үз кулында тотып торучы)». «Аннан башка илаһ юк», – ягъни, Аллаһы Тҽгалҽдҽн башка гыйбҽдҽткҽ лаек булган илаһ юк. Кеше Аллаһы Тҽгалҽдҽн тыш кемгҽдер табына икҽн, бу дҿрес түгел. Аның бу табынган нҽрсҽсе илаһ түгел. Ул илаһ гыйбҽдҽткҽ лаек түгел. Без тик Аллаһы Тҽгалҽгҽ генҽ гыйбҽдҽт кылырга тиешбез. Аннан сорарга, Аннан ҿмет итҽргҽ, Аннан ярдҽм кҿтҽргҽ, Аның ризалыгы ҿчен яшҽргҽ. «Аны йокы да, йокымсырау да алмый». Ягъни Аллаһы Тҽгалҽ башка тере җаннар кебек йокламый, чҿнки йокы – ул Аллаһы Тҽгалҽ

~8~


барлыкка китергҽн кайсыбер мҽхлукларның гына сыйфаты. Ҽ Аллаһы Тҽгалҽ Үзе яраткан нҽрсҽлҽргҽ охшамаган, һҽм Аллаһы Тҽгалҽне без күз алдына китерҽ алмыйбыз. «Күклҽрдҽ һҽм Җирдҽ булган бҿтен нҽрсҽлҽр – Аныкы. Аның рҿхсҽте булмаса, кем Аның алдында кемне яклаша алсын?». Ҽгҽр Аллаһы Тҽгалҽ безне кыямҽт кҿнендҽ җыеп хисап кыла башласа, бер кеше дҽ икенче кешене яклаша алмаячак, һҽр кеше үзенең гҿнаһлары турында уйлар һҽм үз котылуын гына кайгыртыр. «Ул аларга тиклем ни булганын да, алардан соң ни булачагын да белҽ. Ҽ кешелҽр Аның белеменнҽн тик Ул рҿхсҽт иткҽнне генҽ аңлый алыр.» Аллаһы Тҽгалҽ үткҽнне дҽ, хҽзергене дҽ һҽм килҽчҽкне дҽ белҽ, ҽ без, кешелҽр, Аның белеменнҽн тик Ул телҽгҽн кадҽр генҽ белҽ алабыз. Безнең белемебез чикле. «Аның Күрсийе күклҽрне һҽм Җирне били. Барлык бу нҽрсҽлҽрне саклау Аңа авыр түгел. Ул – Югары, Олуг!». Күрси ул Аллаһы Тҽгалҽнең Тҽхете алдында була торган нҽрсҽ. Димҽк, Аллаһы Тҽгалҽнең тҽхете бар. Һҽм Аллаһы Тҽгалҽ шушы Җир һҽм Күклҽрдҽн ҿстен. Лҽкин, аңлатып китик, Аның Тҽхетен без күз алдыбызга китерҽ алмыйбыз. Ничек Аллаһы Тҽгалҽнең Үзен күз алдына китерҽ алмасак, шулай ук – Аның Тҽхетен дҽ. Ул Тҽхет – Аллаһы Тҽгалҽ юктан бар иткҽн нҽрсҽлҽрнең берсе. Икенче бер сүрҽдҽ Аллаһы Тҽгалҽ шулай ди: «Ҽйт: «Аллаһ – Берҽү. Аллаһ – Мҽңге. Ул беркемне дҽ тудырмаган һҽм Үзе дҽ тудырылмаган, һҽм беркем дҽ Аңа тиңдҽш түгел!» («Ихлас» сүрәсе, 1-4 аятьләр). Бу – «Ихлас» сүрҽсе, күп кешелҽр аны яттан белҽ. Шушы сүрҽдҽ Аллаһы Тҽгалҽ Үзе белҽн таныштырып китҽ. Беркҿнне пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽдкҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) Кураеш кабилҽсенең мҿшриклҽре килеп, аңа шулай дилҽр: «Ҽй, Мүхҽммҽд, син безгҽ үзеңнең илаһың турында сҿйлҽп бир – ул алтыннанмы ҽллҽ кҿмештҽнме һҽм аның нҽселе нинди?». Ягъни алар

~9~


шулай пҽйгамбҽрдҽн кҿлгҽн булалар. Ҽйткҽндҽй, ул Мҽккҽ мҿшриклҽре үзлҽре тҿрле таштан, агачтан һҽм башка нҽрсҽлҽрдҽн эшлҽнгҽн потларга табыналар һҽм аларны Аллаһы Тҽгалҽгҽ тиңдҽш тоталар иде. Ҽ Аллаһы Тҽгалҽгҽ тиңдҽш тоту – (гарҽпчҽ ҽйткҽндҽ – ширек) Исламда зур гҿнаһ. Ҽгҽр кеше Аллаһы Тҽгалҽдҽн тыш кемгҽдер гыйбҽдҽт кыла икҽн, димҽк, ул ширек кыла. Һҽм баягы Мҽккҽ мҿшриклҽренҽ җавап итеп, Аллаһы Тҽгалҽ пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) шушы «Ихлас» сүрҽсен иңдерҽ. Бу сүрҽдҽ Ул Үзе турында: «Аллаһ – Берҽү», – ди. Без алда ҽйткҽнчҽ, шушы дҿньяның бер генҽ илаһы бар: иң бҿек илаһ, тирҽ-якны яраткан, күклҽрне, йолдызларны, кешелҽрне, бҿтен тереклекне бар иткҽн илаһ – Аллаһ. «Аллаһ – Мҽңге». Ягъни, Аллаһы Тҽгалҽ һҽрвакыт булган, бар һҽм булачак. «Ул беркемне дҽ тудырмаган һҽм Үзе дҽ тудырылмаган». Ягъни, Аллаһы Тҽгалҽнең балалары юк. Ата яисҽ ана булу – ул кешелҽр һҽм хайваннарга хас, ҽ Аллаһы Тҽгалҽ Үзенең бар иткҽн нҽрсҽлҽренҽ охшамаган. Шуңа күрҽ, Аллаһның улы бар, яисҽ Аның анасы бар дию дҿрес түгел. Аллаһы Тҽгалҽнең хатыны да юк, балалары да. Аллаһы Тҽгалҽ – Бер. Бу галҽмнең бер генҽ илаһы бар. Христианнар, мҽсҽлҽн, «Ата, Ул һҽм Изге рух», – дилҽр, бу – олы адашу. «Һҽм беркем дҽ аңа тиңдҽш түгел». Аллаһы Тҽгалҽ иң бҿек илаһ, башка илаһлар – ялган илаһлар. Шуңа күрҽ мҿселманнар: «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ,» – дилҽр, ягъни Аллаһы Тҽгалҽдҽн башка илаһ юк. «Юк» дигҽч тҽ, бҿтенлҽй юк дигҽнне аңлатмый. «Юк» – ул, димҽк, бүтҽн чын илаһ юк. Шулай ук Аллаһы Тҽгалҽ «Куып чыгару» сүрҽсендҽ болай ди: «Ул – Аллаһ, Аннан башка илаһ юк. Гаип нҽрсҽне дҽ, ачыкны да Ул белҽ, Ул – Рҽхмҽтле, Рҽхимле» («Куып чығару» сүрәсе, 22 аять). «Гаип нҽрсҽне», димҽк, без күрмҽгҽн нҽрсҽне, яки килҽчҽкне, үткҽнне, гаип ҽйберлҽрне, бер кешенең дҽ ул турыда мҽгълүматы булмаган нҽрсҽлҽрне дҽ Ул белҽ. Үткҽн вакыйгаларның кайсыларын кешелҽр

~ 10 ~


белҽ ала, кайсыларын белми, Аллаһ кешелҽрнең белгҽннҽрен дҽ, белмҽгҽннҽрен дҽ белҽ. Арытабан Аллаһы Тҽгалҽ шушы сүрҽдҽ дҽвам итҽ: «Ул – Аллаһ, Аннан башка илаһ юк, Ул – Патша, Изге, Тыныч, Тугъры, Саклаучы, Бҿек, Кодрҽтле, Югары күтҽрелгҽн. Аллаһка дан, Аңа тиңдҽш иткҽн затлардан ҿстен Ул!». («Куып чығару» сүрәсе, 23 аять). «Патша», димҽк, Аллаһы Тҽгалҽ бҿтен дҿньяның хуҗасы. «Изге», димҽк, Ул пакь. Аллаһы Тҽгалҽ бҿтен кимчелеклҽрдҽн пакь. Алда ҽйтелгҽнчҽ, Аллаһы Тҽгалҽне йокы да, йокымсырау да, авыру да алмый. Болар барысы да кешелҽрнең һҽм хайваннарның сыйфатлары. «Тыныч», ягъни кеше Аллаһы Тҽгалҽ белҽн генҽ тынычлык таба ала. «Тугры» – Аллаһы Тҽгалҽ Үзе биргҽн сүзлҽргҽ тугры. «Саклаучы» – бҿтен дҿньяны Ул саклап тора. «Аңа кушып сҿйлҽгҽннҽрдҽн ҿстен Ул», димҽк, Аллаһы Тҽгалҽ турында нинди генҽ ялгыш сүзлҽр сҿйлҽмҽсеннҽр, Аллаһы Тҽгалҽ ул ялгышлыклардан ҿстен тора. Кемдер, мҽсҽлҽн, «Аллаһы Тҽгалҽнең улы бар», яки «Аның хатыны бар», яки «Аллаһы Тҽгалҽ фҽлҽн–фҽлҽн нҽрсҽне эшли алмый», ди икҽн, болар барысы да дҿрес түгел һҽм Аллаһы Тҽгалҽ бу уйдырмалардан ҿстен. Шушы ук сүрҽдҽн килҽсе аять: «Ул – Аллаһ, Барлыкка китерүче, Тҿзүче, Сурҽт бирүче. Иң гүзҽл исемнҽр – Аныкы. Күклҽрдҽ һҽм җирдҽ булган нҽрсҽлҽр Аңа тҽсбих ҽйтҽлҽр. Ул – Бҿек, Хикмҽтле!». («Куып чығару» сүрәсе, 24 аять). Аллаһы Тҽгалҽнең «Барлыкка китерүче» (Халикъ) дигҽн исеме бар. Шулай ук Ул – «Тҿзүче» (Бҽҽрии), димҽк, Аллаһы Тҽгалҽ кеше тҿзи алмаган нҽрсҽлҽрне тҿзи. «Сурҽт бирүче», димҽк, Аллаһы Тҽгалҽ безнең йҿзебезгҽ, тҽнебезгҽ ниндидер сурҽт, форма бирҽ. Дҿньяда күпме кеше булса, алар барысы да бер-берсеннҽн аерыла. Кемдер озын булып яратылган, кемдер – кыска, кемдер – кҿчле, кемдер – кҿчсез, һҽм болар барысы да Аллаһы Тҽгалҽнең хикмҽте. «Иң гүзҽл исемнҽр – Аныкы», димҽк, Аллаһы Тҽгалҽнең бер җитешсезлеге дҽ юк.

~ 11 ~


Шулай ук «Барлыкка китерүче» сүрҽсендҽ Аллаһы Тҽгалҽ Үзе турында болай ди: «Аллаһ сезне туфрактан яралтты, аннан соң – тамчыдан, аннан соң сезне парлы (ир һҽм хатын) итте. Һҽр ананың авырга калуы һҽм бала тудыруы фҽкать Аның белеме белҽн генҽ. Китапта язылган буенча гына озын гомерле кешегҽ гомер ҿстҽлер яисҽ гомере кыскартылыр. Чынлап та, Аллаһка бу җиңел!». («Барлыкка китерүче» сүрәсе, 11 аять). Шушы ук сүрҽдҽн тагын бер аять: «Ул тҿнне кҿнгҽ, ҽ кҿнне тҿнгҽ кертҽ (ягъни тҿнне кҿн исҽбенҽ озынайта) һҽм Ул кояшны һҽм айны буйсындырды: барысы да билгеле бер вакытка тиклем хҽрҽкҽт итҽ. Шушы Аллаһ – Сезнең Раббыгыз. Патшалык – Аныкы, ҽ Аллаһтан башка табынган нҽрсҽгез хҿрмҽ кабыгы тиклем нҽрсҽгҽ дҽ ия түгел». («Барлыкка китерүче» сүрәсе, 13 аять). Ягъни, кеше икенче бер нҽрсҽне үзенҽ илаһ итеп алган икҽн, аның шушы илаһының һичбер кыйммҽте юк. Арытабан: «Ҽгҽр аларга (ялган илаһларга) ялварсагыз, алар сезнең догагызны ишетми. Ишетсҽлҽр дҽ җавап кайтармаслар иде. Һҽм Кыямҽт кҿнендҽ сезнең аларга гыйбҽдҽт кылуыгызны алар танымас». («Барлыкка китерүче» сүрәсе, 14 аять). «Үз-ара алдашу» сүрҽсендҽ Аллаһы Тҽгалҽ болай ди: «Кяферлҽр, без беркайчан да яңадан терелтелеп, каберлҽрдҽн чыгарылмаячакбыз, дип уйлый. Аларга ҽйт: «Киресенчҽ! Раббым белҽн ант итҽм, сез мотлак терелтелеп, каберлҽрдҽн чыгарылачаксыз, шуннан сезгҽ эшлҽгҽн эшлҽрегез турында хҽбҽр ителҽчҽк, бу Аллаһ ҿчен җиңел». («Үз-ара алдашу» сүрәсе, 7 аять). Димҽк, Аллаһы Тҽгалҽ кешелҽрне Кыямҽт кҿнендҽ эшлҽгҽн эшлҽре турында җавап тоттыру ҿчен җыячак. Арытабан шушы ук сүрҽдҽ: «Аллаһка, Аның рҽсүленҽ һҽм Без иңдергҽн нурга (Коръҽнгҽ) иман китерегез. Аллаһ сезнең

~ 12 ~


эшлҽрегез турында хҽбҽрдар. Ул кҿнне Аллаһ сезне җыелыш ҿчен җыяр. Бу кҿн – үзеңнең алданганыңны аңлау кҿне. Берҽү Аллаһка иман китереп, яхшы эшлҽр эшлҽгҽн булса, Аллаһ аның начар эшлҽрен гафу итҽр һҽм астында елгалар агып торган бакчага мҽңге анда яшҽү ҿчен кертер. Бу – бҿек уңыш! Ҽ кяферлҽр – Безнең аятьлҽребезне ялганга санаучылар – ут ҽһеллҽре, алар анда мҽңге калыр. Начар бу язмыш! Нинди генҽ бҽлҽ-каза килсҽ дҽ, ул тик Аллаһның рҿхсҽте белҽн килҽ. Аллаһка иман китергҽн кешенең күңелен Аллаһ туры юлга җибҽрер. Аллаһ – Бар нҽрсҽне белүче!». («Үз-ара алдашу» сүрәсе, 8-11 аятьләр). Шулай ук «Киңҽш» сүрҽсендҽ Аллаһы Тҽгалҽ болай ди: «Күклҽрдҽге һҽм Җирдҽге патшалык – Аллаһныкы. Ул нҽрсҽ телҽсҽ – шуны барлыкка китерҽ, телҽгҽн кешегҽ кыз балалар, телҽгҽн кешегҽ ир балалар бирҽ. Яисҽ аларга ир бала да, кыз бала да бирҽ, һҽм телҽгҽн кешене нҽселсез калдыра. Чынлап та, Ул – Белүче, Кодрҽтле!». («Киңәш» сүрәсе, 49-50 аятьләр). «Ярлыкаучы» сүрҽсендҽ Аллаһы Тҽгалҽ Үзе турында болай ди: «Раббыгыз: «Миңа дога кылыгыз, Мин сезгҽ җавап бирермен. Тҽкҽбберлҽнеп, Миңа коллык кылудан баш тарткан кешелҽр – алар мҽңге тору ҿчен Тҽмугка керер!» – ди. Аллаһ сезгҽ ял итү ҿчен тҿнне һҽм күрү ҿчен кҿнне ясады. Чынлап та, Аллаһ – кешелҽргҽ юмартлык иясе, ҽмма кешелҽрнең күбесе моңа шҿкер итми! Бу – сезнең Раббыгыз Аллаһ, бҿтен нҽрсҽне барлыкка китерүче. Аннан башка илаһ юк! Ни тиклем алданасыз сез, ҽй, кешелҽр!». («Ярлыкаучы» сүрәсе, 60-62 аятьләр). Арытабан шушы ук сүрҽдҽ: «Җирне сезгҽ тора торган урын итүче һҽм Күкне сезгҽ түбҽ итүче – Аллаһ. Ул сезгҽ билгеле бер кыяфҽт бирде, һҽм кыяфҽтегезне гүзҽллҽштерде, һҽм сезне яхшы (хҽлҽл) нҽрсҽлҽр белҽн ризыкландырды. Бу – сезнең Раббыгыз Аллаһ.

~ 13 ~


Мҿбарҽк булсын галҽмнҽр Раббысы Аллаһ! Ул – Тере, Аннан башка илаһ юк. Аның алдында динегезне ихласлап (тазартып), Аңа дога кылыгыз. Галҽмнҽр Раббысы Аллаһка дан!». («Ярлыкаучы» сүрәсе, 64-65 аятьләр). Арытабан шушы ук сүрҽдҽ: «Ул сезне туфрактан барлыкка китерде, шуннан – тамчыдан, шуннан – укмашкан каннан. Шуннан Ул сезне бҽби итеп чыгарды, сез үсеп ныгынсын ҿчен, һҽм соңыннан картайсын ҿчен, ҽмма арагызда алданрак үлүчелҽр дҽ бар, һҽм сез билгелҽнгҽн ҽҗҽл вакытына кадҽр җитсен ҿчен. Бҽлки, сез акылга килерсез! Ул терелтҽ һҽм үтерҽ. Берҽр эшне карар итсҽ, Ул: «Бул!» – дип кенҽ ҽйтҽ, һҽм ул эш була». («Ярлыкаучы» сүрәсе, 67-68 аятьләр). Ягъни, безнең атабыз Адҽм (галҽйһиссҽлҽм) туфрактан яратылган иде, шуннан анабыз карынында без бер бҽлҽкҽй генҽ тамчыдан барлыкка килдек. Шушы без укып киткҽн аятьлҽрдҽ Аллаһы Тҽгалҽ Үзе турында сҿйли. Икенче дҽрес тҽмам.

~ 14 ~


3-че дәрес « ә иләһә илләллаһ» мәгънәсе Алдагы дҽреслҽрдҽ без Аллаһы Тҽгалҽ турында сҿйлҽштек. Аның сыйфатлары булганын белдек. Аллаһы Тҽгалҽ – шушы дҿньяның илаһы, һҽм без Аңа гыйбҽдҽт кылырга тиешбез. Башка илаһларга табынырга ярамый, чҿнки алар – ялган илаһлар. Башка илаһлардан баш тарту «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» дигҽн сүздҽн башлана. Бу сүзлҽр – шҽһадҽт сүзлҽре. Бҽлки, бу сүзлҽрнең мҽгънҽсен күбебез белҽдер. «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» – ул «Аллаһтан башка илаһ юк» дигҽн сүз. Берничҽ хҽдистҽ ҽйтелгҽнчҽ, шушы сүзне ҽйткҽн кеше җҽннҽткҽ керҽчҽк. Нигҽ соң бу сүзлҽргҽ шундый зур ҽһҽмият бирелгҽн? Ҽллҽ аларның хҽрефлҽрендҽ ниндидер бер тылсымлы кҿч бармы? Һҽм бу сүзлҽрне ҽйтеп тел кыймылдату белҽн җҽннҽт ишеклҽре ачылып китҽме? Юк. Шҽһадҽт сүзлҽрен ҽйтеп тел кыймылдату гына җитми. Бу сүзлҽрне Фиргавен (русча – Фараон) ҽйтте, лҽкин ул җҽһҽннҽм утыннан котыла алмады. Коръҽндҽ бу турыда шулай диелгҽн: «Һҽм без Исраил балаларын диңгез аша үткҽрдек, Фиргавен һҽм аның гаскҽре ачу һҽм дошманлык белҽн алар артыннан куып китте. Ҽмма бата башлагач, ул: «Иман китерҽм, Исраил балалары иман китергҽн илаһтан (ягъни Аллаһтан) башка илаһ юк, һҽм мин – мҿселманнардан!» – диде». Хҽзер генҽме?! Ҽ элек син буйсынмадың һҽм бозыклык таратучылардан булдың...» («Юныс» сүрәсе, 90-91 аятьләр). Коръҽндҽ ҽйтелгҽнчҽ, Фиргавен пҽйгамбҽр Муса (гҽлҽйһиссҽлҽм) артыннан иярмҽде. Ҽ бит ул Мусаның (гҽлҽйһиссҽлҽм) Аллаһ илчесе икҽнен белде. Муса пҽйгамбҽр Фиргавенне «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» сүзлҽренҽ чакырган иде. Ягъни: «Бүтҽн илаһларга гыйбҽдҽт кылудан баш тарт. Шҽһадҽт китереп мҿселман бул!» – диде. Ҽ бу Фиргавен

~ 15 ~


үзен илаһ дип саный иде, «Мин үз халкым ҿчен бүтҽн хуҗа белмим, танымыйм», – диде. Ягъни Фиргавен шулай ширек кылды. Ул үз–үзен Аллаһы Тҽгалҽгҽ тиңдҽш күрде. Алдагы дҽреслҽрдҽ без, ширек – ул нҽрсҽнедер һҽм кемнедер Аллаһка тиңдҽш кую дип ҽйткҽн идек. Ҽ Фиргавен үзен илаһ дип санады һҽм шул рҽвешле иң зур гҿнаһны кылды. Бу тарихи вакыйга Коръҽннең берничҽ сүрҽсендҽ телгҽ алынган. Фиргавен иман китермҽгҽч, пҽйгамбҽр Муса (гҽлҽйһиссҽлҽм) үзенең халкы белҽн Мисырдан (Египеттан) чыгып китте. Фиргавен исҽ, яһүдлҽрне Мисырдан чыгармас ҿчен, аларның артыннан куа чыкты. Аллаһы Тҽгалҽ Исраил балалары (яһүдлҽр) алдында диңгезне икегҽ аерды, шул сҽбҽпле алар Фиргавен гаскҽрлҽреннҽн качып икенче ярга чыга алдылар. Фиргавен дҽ, аларны куып җитҽм дип, шушы икегҽ аерылган диңгез тҿбе буйлап чапты. Лҽкин Аллаһ ихтыяры белҽн диңгез кире кушылды, һҽм Фиргавен үз гаскҽрлҽре белҽн бата башлады. Шул вакыт ул: «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ! Мин мҿселман!» – дип кычкырды, тик бу сүзлҽр аны коткармады. Уйлана белгҽннҽр бу тарихтан үзлҽренҽ гыйбрҽт алсын иде. Ҽлбҽттҽ, «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» дип ҽйткҽн кеше җҽннҽткҽ керҽчҽк. Лҽкин бу сүзлҽрне аңа чын йҿрҽктҽн ҽйтү фарыз. Бу сүзне – иман шҽһадҽтен ҽйтүче кеше баштан аякка тиклем үзгҽрергҽ тиеш. Ҽ моның ҿчен шҽһадҽтнең мҽгънҽсен дҿрес аңларга, аны йҿрҽгең белҽн кабул итҽргҽ һҽм тормышыңны шул кабул ителгҽн тҿшенчҽгҽ ярашлы корырга кирҽк. Шуңа күрҽ тҽүдҽ бу сүзлҽрнең мҽгънҽсен аңлатып үтик. «Лҽ» – юк; «илҽһҽ» – илаһ (табыну культы); «иллҽ» – башка, бүтҽн; «Аллаһ» – Аллаһ.

~ 16 ~


Ягъни, «лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» – «Аллаһтан башка илаһ юк» дигҽн сүз. Тулырак итеп ҽйтсҽк, «Аллаһтан башка табынуга лаек булган һичбер илаһ та юк» дигҽнне аңлата. «Илаһ» – гарҽп сүзе, ул илаһилаштырыла алган бҿтен нҽрсҽне дҽ үз эченҽ ала. Шулай булгач, насраниларның (христианнарның) илаһы – Гайсҽ пҽйгамбҽр, кытайлыларның бер ҿлешенең илаһы – Будда, коммунистларның илаһы – Ленин (яисҽ Карл Маркс), дҿнья малы ҿчен кайгырып яшҽгҽн кешелҽрнең илаһы – акча... Дҽвам итикме? Кирҽкмидер. Ҽ сезнең илаһыгыз кем? Арытабан укыр алдыннан бер уйлагыз ҽле: сезнең ҿчен нҽрсҽ яисҽ кем бар нҽрсҽдҽн дҽ иң-иң ҿстене булып тора? Нҽрсҽ, яисҽ кем сезнең ҿчен иң кадерлесе, иң яратканы, иң ҿстене – шул сезнең илаһыгыз. Сез аңа табынасыз һҽм сез – аның колы. Кемдер, бҽлки: «Кешелҽр нҽрсҽнедер ҿстен куядыр да, ҽмма лҽкин алар аңа табынмый бит!» – дияр. Ҽ сез «табыну» сүзенең мҽгънҽсен белҽсезме? Табыну – ул сез үзегез ҿчен иң ҿстен дип куйган нҽрсҽгҽ ярарга тырышып яшҽү, ул куйган шартталҽплҽрдҽн читкҽ тайпылудан курку. Ҽйтик, фашистка Гитлер: «Үзеңне башкалардан ҿстен куй, немец булмаганнарны кешегҽ санама, «Бҿек Рейх» ҿчен гомереңне бирергҽ ҽзер бул!» – дип ҿйрҽтсҽ, һҽм фашист бу принципларга ышанып, алар буенча яшҽсҽ, ул шушы идеологиянең колына, бҿек Германия идеясы – аның илаһына, ҽ Гитлер аның пҽйгамбҽренҽ ҽйлҽнҽ (ҽстҽгъфируллаһ). Ҽ бүген кемдер: «Мин акча ҿчен яшим, ятсам да, торсам да аны уйлыйм, акчага таянган принципларны үз итҽм, ҽ матди файдасы булмаган принципларны кабул итмим», – ди. Ул – акча колы. Андый кешегҽ ни ярый, ни ярамаганын акча билгели. Кемдер исҽ: «Мин бер нҽрсҽнең дҽ колы түгел, минең илаһым юк, мин үзем нҽрсҽне кирҽк дип табам, шуны эшлим!» – дисҽ, ул үз нҽфсесенең (үз «эго»сының) колы.

~ 17 ~


«Кешелҽр арасында Аллаһка тиңдҽш тотучылар бар һҽм, Аллаһны яраткан кебек, аларны яраталар. Ҽмма иман китергҽн кешелҽр Аллаһны ныграк ярата...» – ди Аллаһы Тҽгалҽ («Сыер» сүрәсе, 165 аять). Ҽ хҽзер инде тагы да уйлагыз: кем ул сезнең илаһыгыз? Аллаһы Тҽгалҽме? Яхшы. Лҽкин сез Аңа нҽрсҽ охшый, нҽрсҽ охшамый икҽнен сораганыгыз булдымы? Үз гомерегездҽ бер тапкыр булса да. Аның «ярый-ярамый» яисҽ «хҽлҽл-хҽрам»нарын белергҽ тырыштыгызмы? Ҽллҽ сезнең бүгенгҽ тиклем ниндидер башка илаһыгыз булды да, ул сезгҽ хҽлҽл-хҽрамнарны билгелҽдеме? Ҽгҽр шулай икҽн, иске илаһыгыздан тизрҽк ваз кичегез һҽм яңадан «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» дип иман китерегез. Менҽ хҽзер инде сез – мҿселман. Ҽгҽр бу сүзлҽрнең мҽгънҽсен дҿрес аңлап, чын күңелдҽн ҽйттегез икҽн, сез – мҿселман. Һҽм хҽзер сезнең илаһыгыз – Аллаһы Тҽгалҽ. Хҽзер сез Аллаһы Тҽгалҽ кануннары буенча яши башларга тиешсез, ҽ аның кануннарының чыганагы – Коръҽн һҽм пҽйгамбҽр Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) сҿннҽте. «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ»ны, Аллаһы Тҽгалҽне бердҽн-бер илаһ итеп тану һҽм тик Аңа гына гыйбҽдҽт кылу хакыйкатен (ҽ бу дҿньяда иң бҿек хакыйкать!) аңлату – бҿтен пҽйгамбҽрлҽрнең дҽ миссиясе булган (аларның гомум саны – 124 мең). Димҽк, кайчандыр татарларның да, монголларның да, русларның да пҽйгамбҽрлҽре булган һҽм алар үз халкын бердҽн-бер Аллаһы Тҽгалҽгҽ гыйбҽдҽт кылырга чакырганнар. Чҿнки тик Ул гына безне барлыкка китергҽн, безне яшҽтҽ, ҽллҽ ничҽ тҿрле җан иялҽрен яратып безгҽ хезмҽт иттерҽ, шушы Җир шарын һҽм андагы яшҽү шартларын безгҽ яраклы кылган. Һҽм, Үзе вҽгъдҽ итүенчҽ, бер кҿн боларның барысын да юкка чыгарачак. Менҽ шул кҿндҽ, Кыямҽт кҿнендҽ, без барыбыз да Аның каршысында кылган эшлҽребез ҿчен җавап тотачакбыз. Бу дҿньяда берҽр хатын-кыз, җитҽкче, балагыз, акча, мал-мҿлкҽт яисҽ башка берҽр нҽрсҽ сезнең илаһыгыз булган икҽн, ул кҿнне алардан котылу эзлҽрсез. Лҽкин ул кҿндҽ Аллаһтан башка беркем дҽ ярдҽмче була алмас: «Ул кҿнне мал да, балалар да ярдҽм итмҽс...». («Шагыйрьләр» сүрәсе, 88 аять).

~ 18 ~


«Гҿнаһлы кеше ул кҿнне үз улларын, һҽм үзенең хатынын, һҽм ир туганын, һҽм аңа сыеныр урын бирҽ торган туган-тумачасын, һҽм Җир йҿзендҽ булган барлык кешелҽрне фидия (русча – искупление) итеп биреп котылырга телҽр, тик алар аны коткарсыннар гына». («Баскычлар» сүрәсе, 11-14 аятьләр). Ягъни Кыямҽт кҿнендҽ кеше үзен коткарыр ҿчен бҿтен дҿньяны бирергҽ ҽзер булачак. Лҽкин соң инде. Ул кҿнне кешегҽ тик изге эшлҽре генҽ файда китерҽ алыр. «Кяфер хҽлдҽ була торып, балаларның да чҽчлҽре агара торган кҿннҽн ничек котылырсыз сез?». («Киеменә төренгән» сүрәсе, 17 аять). «Кыямҽт кубуын якыннан күргҽн вакытта кяферлҽрнең йҿзе ямьсезлҽнер, һҽм аларга: «Менҽ шушы инде сез чакырган нҽрсҽ!» - дип ҽйтелер». («Хакимият» сүрәсе, 27 аять). «...Йҿзлҽр агарган һҽм йҿзлҽр карайган кҿндҽ. Йҿзлҽре карайганнарга ҽйтелер: «Иман китергҽннҽн соң сез кяфер булдыгыз мыни? Кяфер булганыгыз ҿчен газапны татыгыз инде!». («Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 106 аять). «Ул кҿнне барыгыз да килеп басарсыз, серлҽрегез яшерелмҽс». (Коръән, «Котылгысыз» сүрәсе, 18 аять). «Ул кҿнне кеше: «Кайда качарга?» – дип сорар. Юк һҽм юк! Качу урыны юк! Ул кҿнне сыену синең Раббыңа гына!». («Кыямәт көне» сүрәсе, 10-12 аятьләр). Аллаһтан башка беркем дҽ сезне коткармас. Һҽм ул куркыныч кҿнне тик «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» буенча яшҽгҽн кешелҽр генҽ җҽннҽткҽ керер. Чҿнки башка илаһларның җҽннҽте юк, алар сезне тик җҽһҽннҽмгҽ генҽ илтҽлҽр. Аллаһы Тҽгалҽ ул ялган илаһларның коллары турында шулай ди: «Аларга: “Аллаһтан башка илаһ юк!” – диелгҽндҽ, алар тҽкҽбберлҽнде». («Сафларда торучылар» сүрәсе,

~ 19 ~


35 аять). Шундый кешелҽр арасыннан – тҽкҽбберлҽрдҽн булырга язмасын сезгҽ! Сезгҽ дҽ, ҽти-ҽнилҽрегезгҽ дҽ, балаларыгызга да! Ҽмин. Хҿрмҽтле кардҽшлҽр! Сезгҽ тагын шуны ҽйтергҽ телим. Бҿтенегез дҽ Коръҽн китабы турында белҽсез. Лҽкин нигҽ сез шул Коръҽнне бер тапкыр булса да укып чыгарга тырышмыйсыз? Үзегез кеше үлгҽннҽн соң ҿченче, җиденче, кырыгынчы кҿнгҽ Коръҽн укытыр ҿчен кеше чакырасыз. Ул кеше сезгҽ Коръҽн укый. Лҽкин сезнең: «Ҽ Коръҽндҽ нҽрсҽлҽр турында сҿйлҽнелҽ ул?» – дип сорау биргҽнегез булдымы? Гомумҽн, Коръҽннең гади китап түгел, ҽ Аллаһы Тҽгалҽнең Мүхҽммҽд пҽйгамбҽргҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) җиде күк артыннан иңдергҽн китабы икҽнен белҽсезме? Һҽм Аллаһы Тҽгалҽнең сездҽн нҽрсҽ телҽгҽне турында уйланганыгыз бармы? Нигҽ сез Коръҽн китабы турында тик кеше үлгҽндҽ, яки кеше туганда һҽм яңа йортка күченгҽндҽ генҽ хҽтерлисез? Бу китапны Аллаһы Тҽгалҽ тик мҽҗлеслҽрдҽ уку ҿчен генҽ иңдермҽде. Коръҽн ул тик муллалар гына укый торган китап түгел. Коръҽн – шҽхсҽн һҽрбер кешегҽ юнҽлтелгҽн китап. Коръҽн – ул Аллаһы Тҽгалҽ сүзе. Коръҽнне пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) үзе уйлап язмаган. Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) укый да, яза да белми иде. Һҽм Коръҽн матурлык ҿчен ҿйдҽ иң югары урында ята торган китап түгел. Аны укып, мҽгънҽсен аңларга тырышырга кирҽк. Иң азында, Коръҽннең иң тҽүдҽ нҽрсҽгҽ чакырганын сез белергҽ тиешсез. Коръҽн тулысынча «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» сүзлҽре турында. Ягъни, ничек башка илаһларга табынмаска һҽм тик Аллаһка гына гыйбҽдҽт кылырга – Коръҽн менҽ шушы турыда. «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» сүзен дҿрес аңламаган һҽм аны кабул итмҽгҽн кеше мҿселман түгел. Андый кеше җҽннҽткҽ керҽ алмаячак. «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ»ны инкарь иткҽн кешенең урыны – җҽһҽннҽм. Ҽ мҽңгелек тҽмугны сез күз алдына китерҽ аласызмы? Уйлап карагыз ҽле, ҽгҽр

~ 20 ~


сезне, ҽйтик, мунчага бер елга биклҽп куйсалар, эчҽргҽ су да, ашарга да бирмҽсҽлҽр, сез үзегезне ничек тояр идегез? Кемдер ҽйтҽ: «Мин, бҽлки, ҿч кҿннҽн үлҽр идем», – ди. Ҽйе, бҽлки. Лҽкин, белегез, тҽмугта кеше үлми. Аллаһ безне Тҽмугтан сакласын. Ҽ тҽмугтан котылу юлы – ул тик «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» сүзен дҿрес аңлап, аны кабул итеп, тормышыбызны шул сүзлҽргҽ ярашлы кору. «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» сүзлҽрен кҿн дҽ ешрак кабатлагыз. Пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) бу сүзлҽрне еш ҽйтҽ торган булган. Бу сүзлҽрне кабатлау кешенең иманын яңарта. Чҿнки ниндидер тышкы шартлар тҽэсире аркасында кешенең иманы нык кимеп китүе мҿмкин. Ҽ «лҽ илҽһҽ иллҽллаһ»ны аңлы рҽвештҽ кабатлау иманны арттыра. Ҿченче дҽрес тҽмам.

~ 21 ~


4-че дәрес Иманның алты шарты Бу дҽрестҽ без иман шартлары турында сҿйлҽшҽчҽкбез. Алдагы дҽрестҽ без «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ»ның мҽгънҽсе турында сҿйлҽшкҽн идек. «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» сүзен аңлагач та, шуны онытмаска кирҽк: бу иман сүзен, ягъни шҽһадҽтне, юкка чыгаручы күп нҽрсҽлҽр бар. Үзен мҿселман дип санаган кеше, ниндидер бер ялгыш тҿшенчҽне үз итеп, Ислам диненнҽн чыгып китүе мҿмкин. Яки ниндидер гамҽл кылып, бу гамҽле белҽн кяфер була. Димҽк, иманның үз шартлары була. Һҽм без шуларны үтҽгҽндҽ генҽ мҿселман булып саналырбыз. Бу иман шартларын (гарҽпчҽ – рҿкеннҽрен) һҽр мҿселманга яттан белү фарыз. Шулай итеп, иманы камил булсын ҿчен мҿселман алты нҽрсҽгҽ ышанырга тиеш. Беренчедҽн – Аллаһы Тҽгалҽгҽ, икенчедҽн – Аллаһы Тҽгалҽнең фҽрештҽлҽренҽ, ҿченчедҽн – Аллаһы Тҽгалҽнең китапларына, дүртенчедҽн – Аллаһы Тҽгалҽнең пҽйгамбҽрлҽренҽ (гҽлҽйһим сҽлҽм), бишенчедҽн – Кыямҽт кҿненҽ, алтынчыдан – Аллаһы Тҽгалҽнең тҽкъдиренҽ, ягъни язмышка. Шушы иман рҿкеннҽренең һҽрберсенҽ кыскача тукталып китик. 1. Аллаһы Тҽгалҽгҽ ышану Бу Аның барлыгына, берлегенҽ ышану дигҽн сүз. Бу турыда алдагы дҽреслҽрдҽ күп сҿйлҽштек. Бу дҽрестҽ тагын да кайсыбер аятьлҽрне карап үтҽрбез. Күп кеше Аллаһы Тҽгалҽнең барлыгын инкарь итми. Лҽкин Аның турында бик аз белҽлҽр. Кызганычка каршы, еш кына гади халык арасында, мҽсҽлҽн, «Алла бабай» дигҽн сүзне ишетергҽ туры килҽ. Ҽ бит Аллаһы Тҽгалҽне кеше сурҽтендҽ күз алдына китерүче – ул инде мҿселман түгел. Без бу хакта да сҿйлҽштек. Шуңа да Аллаһы Тҽгалҽ болай ди: «Аның шикелле бернҽрсҽ дҽ юк» («Киңәш» сүрәсе, 11 аять). Ягъни, Аллаһы Тҽгалҽ Үзе яраткан

~ 22 ~


нҽрсҽлҽрнең берсенҽ дҽ охшамаган. Ул тудырылмаган, тудырмаган, Аның хатыны да, баласы да юк. Аны бу дҿньяда бер кеше дҽ күрмҽгҽн һҽм күрмҽячҽк тҽ. Ул кайсыбер гади кешелҽр ҽйтүенчҽ, ниндидер нур, утлы туп формасында да түгел. Мҿселман кеше Аллаһы Тҽгалҽгҽ ышана, лҽкин Аны күз алдына китерми. Һҽм, шулай ук, кешегҽ хас чамалы акылы белҽн Аны аңларга тырышмый. Мҽсҽлҽн, безгҽ Аллаһы Тҽгалҽ биргҽн күзлҽр ничҽдер километрдан ары күрҽ алмыйлар, колакларыбыз исҽ ниндидер тавышларны ишетми һҽм ишетергҽ сҽлҽтле дҽ түгеллҽр, ҽ куллар исҽ ниндидер авырлыктан башканы күтҽрҽ алмый. Шуның шикелле, безнең акылыбыз да Аллаһы Тҽгалҽнең мҽңге булуын, бернҽрсҽгҽ дҽ охшамавын, бҿтен вакыйгаларны да алдан белүен һҽм Аның тагын да башка күп сыйфатларын тулысынча аңлап җитмҽскҽ мҿмкин. Һҽм бу тик безнең кҿчсезлегебезне генҽ исбатлый, ҽ Аллаһы Тҽгалҽнең юклыгына дҽлил түгел. Димҽк, иманның беренче шарты – Аллаһы Тҽгалҽгҽ дҿрес итеп ышану. Гомумҽн, алдагы дҽреслҽрдҽ без бу турыда күп сҿйлҽштек инде. 2. Аллаһы Тҽгалҽнең фҽрештҽлҽренҽ ышану Бу дҿньяда кешелҽр бердҽнбер акыл иялҽре түгеллҽр. Аллаһы Тҽгалҽ бездҽн тыш тагын да фҽрештҽлҽрне һҽм җеннҽрне бар иткҽн. Кешелҽр белҽн җеннҽрдҽн аермалы рҽвештҽ, фҽрештҽлҽр Аллаһы Тҽгалҽгҽ берсүзсез буйсыналар һҽм бернинди дҽ гҿнаһ эш эшлҽмилҽр. Алар Аллаһы Тҽгалҽнең ҽмерлҽрен үтҽр ҿчен яратылганнар. Мҽсҽлҽн, кайсыбер фҽрештҽлҽр яңгырлар белҽн эш итҽ, кайсылары тауларны астын-ҿскҽ китерҽ ала, кайсылары исҽ, кеше сурҽтенҽ кереп, Аллаһы Тҽгалҽнең ҽмере буенча кешелҽр белҽн сҿйлҽшҽ. Кайсылары безнең кылган эшлҽребезне язып утыралар. Кайсыбер фҽрештҽлҽр Коръҽн укып утыручыларга канатларын салып, аларны хҿрмҽт итеп тора. Кайсылары Кыямҽт кҿнендҽ кяферлҽрне җҽһҽннҽмгҽ ташлар ҿчен яратылган. Ҽ кайсылары исҽ шул җҽһҽннҽмнең сакчылары булып

~ 23 ~


торачак. Фҽрештҽлҽр бик күп, аларның санын Аллаһы Тҽгалҽ генҽ белҽ. Без кайсыбер фҽрештҽлҽрнең исемнҽрен белҽбез. Мҽсҽлҽн, Дҗибрил фҽрештҽне, (гҽлҽйһиссҽлҽм). Татарча ҽйтелеше – Җҽбраил. Аллаһы Тҽгалҽдҽн пҽйгамбҽрлҽргҽ вҽхи китерүче һҽм ҽмербоерыклар җиткерүче фҽрештҽ ул. Ул, шулай ук, пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽднең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) якын дусты да. Җҽбраил фҽрештҽ аңа берничҽ сурҽттҽ күренгҽн иде. Тагын да Микаил дигҽн фҽрештҽ бар. Бу фҽрештҽ яңгырлар белҽн эш итҽ. Ҽ Исрафил дигҽн фҽрештҽ, Кыямҽт кҿне җитсҽ, боргыга ҿрҽчҽк. Ҽлеге вакытта ул боргысын авызына алып, Аллаһы Тҽгалҽнең ҽмерен кҿтеп тора. Ҽлбҽттҽ, Аллаһы Тҽгалҽ ҿчен бернинди дҽ кыен эш юк. Һҽм ул бар эшлҽрне дҽ бернинди авырлыксыз Үзе генҽ дҽ башкара алыр иде, чҿнки Ул беркемнең дҽ ярдҽменҽ мохтаҗ түгел. Аллаһы Тҽгалҽнең сыйфатларының берсе – Ҽл-Кавий, ягъни «Кҿчле». Аллаһы Тҽгалҽ, шулай ук, Ҽл-Ганий, ягъни «Мохтаҗ булмаган». Аллаһы Тҽгалҽ: «Бул!» – дисҽ, Ул телҽгҽн нҽрсҽ булачак. Ҽмма лҽкин Ул фҽрештҽлҽрне барлыкка китергҽн һҽм аларның һҽрберсенҽ билгеле бер эшлҽр кушкан. Ни ҿчен? Фҽрештҽлҽрне Ул Үзенең барлыгын, берлеген һҽм бҿеклеген күрсҽтер ҿчен яраткан. 3. Аллаһы Тҽгалҽнең китапларына ышану Аллаһы Тҽгалҽ кайсыбер пҽйгамбҽрлҽр аша кешелеккҽ берничҽ китап җибҽргҽн. Мҽсҽлҽн, Тҽүрат (русча – Тора) китабы пҽйгамбҽр Муса (гҽлҽйһиссҽлҽм) аша бирелгҽн, Инҗил китабы (Евангелие) – пҽйгамбҽр Гайсҽ (гҽлҽйһиссҽлҽм) аша (гарҽпчҽ – Гыйсҽ, русча – Иисус), Забур (Псалтырь) – пҽйгамбҽр Давыт (гҽлҽйһиссҽлҽм) аша, һҽм соңгы китап – ул Коръҽн. Бу китап пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽдкҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) бирелде. Бу китапларда Аллаһы Тҽгалҽ Үзенең барлыгын, берлеген, иман шартларын, Ахирҽт

~ 24 ~


хҽллҽрен, ҽхлакъ тҿшенчҽлҽрен, гыйбрҽтле тарихи вакыйгаларны, килҽчҽк хҽбҽрлҽрен, шҽригатьне аңлатты. Ҽйтеп үткҽн китапларның барысы да туры юлны күрсҽтер ҿчен иңдерелгҽн иде. Һҽм без, мҿселманнар, аларга ышанырга тиешбез. Ҽмма шундый сорау тууы бар: ҽгҽр бу китаплар барысы да Аллаһы Тҽгалҽдҽн икҽн, ни ҿчен без тик Коръҽн буенча гына яшҽргҽ тиешбез соң? Ҽйе, бу сорау еш бирелҽ. Һҽм аңа җавап болай: Коръҽннҽн алда иңдерелгҽн китаплар кешелҽр тарафыннан үзгҽртелгҽннҽр. Аларны күплҽп тҽрҗемҽ итү һҽм күплҽп күчереп язу нҽтиҗҽсендҽ аларга чит сүзлҽр – кеше сүзлҽре килеп кергҽн. Бу турыда Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ шулай ди: «Ҽллҽ сез аларның (яһүдилҽрнең һҽм насраниларның) сезгҽ ышануына ҿмет итҽсезме? Алар арасында бит Аллаһ сүзлҽрен аңлаганнан соң да, аларны күрҽлҽтҽ үзгҽртеп язучылар булды...». («Сыер» сүрәсе, 75 аять). Ягъни Аллаһы Тҽгалҽнең Коръҽннҽн алда бирелгҽн китаплары үзгҽртелгҽннҽр. Димҽк, ҽлеге кҿндҽ йҿргҽн Тҽүрат (Тора), Инҗил (Евангелие) кебек китаплар тҽү хҽлендҽ сакланып калмаганнар. Һҽм бүген ул китапларда Аллаһы Тҽгалҽ сүзлҽренең ничҽ проценты сакланып калганын без белмибез. Бҽлки, яртысыннан күбрҽге дҽ үзгҽртелгҽндер, шуңа күрҽ ул китаплар инде туры юлны күрсҽтҽ алмыйлар. Иң ахырда Аллаһы Тҽгалҽ кешелеккҽ Үз Рҽхмҽте белҽн Коръҽн-Кҽримне иңдерде. Коръҽн – Аллаһы Тҽгалҽнең Кыямҽт кҿне алдыннан кешелеккҽ җибҽргҽн соңгы китабы. Ул гарҽп телендҽ гарҽп пҽйгамбҽренҽ бирелгҽн булса да, бҿтен кешелҽргҽ бердҽй юнҽлтелгҽн. «Без сине барлык кешелҽргҽ сҿенеч бирүче һҽм искҽртүче, үгетлҽүче итеп җибҽрдек...» («Сыер» сүрәсе, 75 аять), – ди Аллаһы Тҽгалҽ. Шулай итеп, дҿньядагы бҿтен кешелҽр дҽ Аллаһы Тҽгалҽ тарафыннан иңдерелгҽн нурга – Коръҽнгҽ иярергҽ тиеш. Моны аңлаган кешелҽр, нинди генҽ миллҽттҽн булуларына карамастан, Ислам динен кабул итҽлҽр. Һҽм шуңа күрҽ дҽ бүген мҿселманнар саны немец, француз, инглиз, кытай, рус, япон һҽм башка халыклар арасында арта бара, ҽлхҽмдүлиллҽһ.

~ 25 ~


4. Аллаһы Тҽгалҽнең пҽйгамбҽрлҽренҽ ышану Аллаһы Тҽгалҽ китаплар иңдерде дип ҽйттек, лҽкин Аллаһы Тҽгалҽ китапларны кемнҽр аша бирҽ? Пҽйгамбҽрлҽр аша (гарҽпчҽ – нҽби, рҽсүл; русча – пророк). Мүхҽммҽд пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) ҽйткҽнчҽ, бҿтенесе 124 мең пҽйгамбҽр булган. Ҽйе, Аллаһы Тҽгалҽ кешелҽрне беркайчан да ялгыз калдырмаган. Аларга ҽледҽн-ҽле, туры юлны аңлатыр ҿчен, Үзенең илчелҽрен – пҽйгамбҽрлҽрне җибҽреп торган. Шушы дҿньяда кеше кайда гына яшҽмҽсен, кайчандыр аларга пҽйгамбҽр килеп, Аллаһы Тҽгалҽнең барлыгын, берлеген һҽм ахыр чиктҽ безнең Аңа кайтачагыбызны аңлатып киткҽн. Тик без бу пҽйгамбҽрлҽрнең кайсыберлҽре турында гына яхшылап белҽбез. Коръҽндҽ, мҽсҽлҽн, 25 пҽйгамбҽрнең исеме телгҽ алынган: Адҽм, Нух, Салих, Һуд, Идрис, Ибрахим, Лут һҽм башкалар. (Аларга Аллаһның сҽлҽме булсын). Пҽйгамбҽрлҽр барысы да бер хакыйкать – иман хакыйкатен китергҽн. Алар барысы да Аллаһы Тҽгалҽ турында аңлатканнар, барысы да Аллаһы Тҽгалҽнең барлыгын, берлеген һҽм Аңа гыйбҽдҽт кылу тиешлеген сҿйлҽгҽннҽр. Мҿселман кеше бҿтен пҽйгамбҽрлҽргҽ дҽ ышанырга тиеш. Һич беркайчан да мҿселман, мҽсҽлҽн: «Мин Муса пҽйгамбҽргҽ (русча – Моисейга) ышанмыйм,» – дип ҽйтҽ алмый. Болай дип ҽйткҽн кеше Исламнан чыгып китҽ. Ҽгҽр мҿселман ниндидер пҽйгамбҽрне пҽйгамбҽр дип атамый икҽн, димҽк ул Аллаһы Тҽгалҽ сүзлҽрен инкарь итҽ. Мҽсҽлҽн, пҽйгамбҽр Муса (гҽлҽйһиссҽлҽм), Коръҽндҽ күп кенҽ урыннарда атап үтелгҽн. Пҽйгамбҽрлҽрне инкарь итҽргҽ ярамый. Ҽгҽр барлык пҽйгамбҽрлҽр дҽ бер үк нҽрсҽне аңлаткан икҽн, нигҽ без Мүхҽммҽд пҽйгамбҽргҽ генҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) иярергҽ тиешбез, дип сорар кемдер. Җавап бирҽбез. Ҽйтик, хҽзерге кҿндҽ христианнар (насранилар), Гайсҽ пҽйгамбҽр (Иисус) артыннан иярҽбез, дилҽр. Лҽкин чыннан да алар аның артыннан тиешенчҽ

~ 26 ~


иярми. Гайсҽ пҽйгамбҽр үзенҽ гыйбҽдҽт кылуны, табынуны талҽп итмҽде. Ҽ христианнар исҽ бүген турыдан-туры аңа табыналар, шул рҽвешле алар ширек (иң зур гҿнаһ!) эшлилҽр. Коръҽндҽ ҽйтелгҽн: «Һҽм менҽ Аллаһ (Гайсә пәйгамбәрдән): “Ҽй, Мҽрьям улы Гайсҽ! Ҽллҽ син кешелҽргҽ: “Аллаһтан тыш мине һҽм минем ҽниемне ике илаһ итеп алыгыз” – дип ҽйттеңме?” – дип сораячак. Гайсҽ пҽйгамбҽр: “Дан Сиңа, Аллаһ! Ҽйтергҽ хакым булмаган нҽрсҽне ничек ҽйтим мин? Ҽгҽр моны ҽйткҽн булсам, Син белер идең. (...) Мин аларга Син ҽмер иткҽннҽн башка бернҽрсҽ дҽ ҽйтмҽдем: “Аллаһка – минем Раббыма һҽм Раббыгызга гыйбҽдҽт кылыгыз!” – дидем”, – дияр». («Аш табыны» сүрәсе, 116–117 аятьләр). Ҽйе, христианнар үз диннҽрен куркыныч итеп боздылар. Ҽ пҽйгамбҽр Гайсҽнең (гҽлҽйһиссҽлҽм) ҿйрҽткҽннҽре исҽ дҿрес хҽлдҽ сакланып калмады. Шуңа Аллаһы Тҽгалҽ кешелеккҽ яңа пҽйгамбҽр – пҽйгамбҽрҽбез Мүхҽммҽдне (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) җибҽрде. Аңа иярү – кешенең бердҽн–бер котылу юлы. Ҽ башка кешелҽргҽ ияргҽн бҽхетсезлҽр Кыямҽт кҿнендҽ бик нык үкенерлҽр, лҽкин ул кҿнне үкенеч һҽм елау–акланулар ярдҽм итмҽс. Бу турыда Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ шулай ди: «Ул кҿнне залим кеше кулларын тешлҽр һҽм: «Аһ! Ҽгҽр мин Аллаһ рҽсүле белҽн бер юлны тоткан булсам икҽн! Нинди кайгы миңа! Ҽгҽр мин фҽлҽн-фҽлҽнне үземҽ дус итмҽгҽн булсам иде!» – дип ҽйтер». («Аеручы» сүрәсе, 27-28 аятьләр). Ҽй, кешелҽр! Шушы аятьтҽ ҽйтелгҽн фҽлҽн-фҽлҽннҽр – ялган юл күрсҽтүчелҽр, алдакчылар артыннан иярмҽгез! Куркыныч Кыямҽт кҿнендҽ Фиргавен, Будда, Рим папасы, Ленин, Сталин, Гитлер, Саибаба кебек адҽмнҽр артыннан иярүчелҽр үзлҽренең кумирлары белҽн Мҽхшҽргҽ җыелыр. Ҽ котылучы кешелҽр – алар пҽйгамбҽрлҽргҽ ияргҽн бҽндҽлҽр булырлар. Безнең заманда күп кешелҽр, диннҽр арасында, пҽйгамбҽрлҽр арасында аерма юк, алар барысы да яхшылыкка ҿйрҽтҽ, шуңа күрҽ без

~ 27 ~


диннҽрне аерырга тиеш түгелбез, һҽркемнең үз юлы, дилҽр. Аларга җавап итеп без шулай диябез: ҽйе, юллар күп, моны пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) ҽйткҽн иде, лҽкин бу юлларның барысы да Аллаһы Тҽгалҽгҽ илтҽме? Юк! Ҽгҽр Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрдҽн (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) алда йҽшҽгҽн ниндидер пҽйгамбҽрнең берсе ул заманда тере булса, ул үзе дҽ бары тик пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) артыннан иярер иде. Моны да пҽйгамбҽрҽбез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) ҽйтте: «Ҽгҽр Муса тере булса һҽм минең пҽйгамбҽр булган вакытыма туры килсҽ, ул тик минем артымнан иярер иде». Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ ҽйтҽ: «Бу – Минем туры юлым, шушы юлдан барыгыз!.. Моны сезгҽ Ул васыять кылды. Мҿгаен, сез тҽкъвалы булырсыз». Ягъни, Ислам дине – Аллаһы Тҽгалҽнең туры юлы, һҽм шушы юлдан баруны, башка юлларга тайпылмауны Аллаһы Тҽгалҽ безгҽ васыять иткҽн. 5. Кыямҽткҽ ышану Алдагы дҽреслҽрдҽ без, Аллаһы Тҽгалҽ кешелҽрне Кыямҽт кҿнендҽ җыячак, дип ҽйткҽн идек. Ҽгҽр кемдер, Аллаһы Тҽгалҽгҽ ышанам, ди икҽн, ул Кыямҽт кҿненҽ дҽ ышанырга тиеш. Кыямҽт кҿне – ул Аллаһы Тҽгалҽнең бҿтен кешелҽрне дҽ терелтеп, тергезеп, Мҽхшҽр мҽйданына җыюы. Ул кҿнне Аллаһы Тҽгалҽ бҿтен кешелҽрдҽн дҽ җавап алачак: «Нигҽ син шул эшне эшлҽдең? Нигҽ бу гҿнаһны кылдың? Нигҽ шул нҽрсҽне эшлҽмҽдең? Нигҽ намаз укымадың? Нигҽ ураза тотмадың? Нигҽ зҽкят бирмҽдең?» һҽм башка, һҽм башка. Ягъни, Аллаһы Тҽгалҽнең ҽмерлҽренҽ кагылышлы сорауларга җавап бирҽчҽкбез. Аллаһы Тҽгалҽгҽ ышанам, лҽкин Кыямҽт кҿненҽ ышанмыйм, дигҽн кешенең иманы камил түгел, ул кеше иман рҿкеннҽренең берсен инкарь итҽ. Иман рҿкеннҽре – ҿйнең нигез ташлары кебек. Ҽгҽр нигездҽн тҿп ташларның берсен алсагыз, ҿй җимерелеп тҿшҽчҽк.

~ 28 ~


Иман белҽн дҽ шулай ук: ҽгҽр кеше иманның ниндидер бер шартын инкарь итҽ икҽн, бу иман камил булмаячак, егылачак. Чынлап та, ничек инде кеше Аллаһы Тҽгалҽгҽ ышансын да, Кыямҽт кҿненҽ ышанмасын? Ҽллҽ Аллаһы Тҽгалҽ үлеп, череп беткҽн кешелҽрне кабаттан тергезҽ алмый, дисезме? Тирҽ-ягыгызга карагыз, мҽсҽлҽн, яз кҿне бҿтен дҿнья кабаттан терелҽ. Ҽ Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ: «Аллаһ җил җибҽреп болытларны кузгатыр, җил алып килгҽн болытлардан язын яңгыр яудырып шҽһҽрлҽрнең үлгҽн табигатен тергезҽбез, вҽ яңгыр, кар суы белҽн җирне үлгҽннҽн соң тергезҽбез, нҽкъ шулай сез дҽ терелеп каберлҽрегездҽн кубарылырсыз». («Барлыкка китерүче» сүрәсе, 9 аять), – дип ҽйткҽн. Без җиргҽ ташлаган орлык Аллаһы Тҽгалҽнең ҽмере белҽн үсеп чыга һҽм үзенҽ охшаш күпме яңа орлыклар бирҽ. Һҽм болар барысы да Аллаһның ҽмере һҽм ихтыяры белҽн генҽ була. Аллаһы Тҽгалҽ кешелҽрне шулай ук тергезҽ алмый мыни? Ҽлбҽттҽ, тергезҽ ала. Коръҽндҽ ҽйтелгҽн: «Аллаһ башлап кешелҽрне юктан бар итҽр, соңра үлгҽннҽн соң тергезеп ҽүвҽлге хҽллҽренҽ кайтарыр, бу эш Аңа бик ансаттыр, җирдҽ вҽ күклҽрдҽ Аллаһның бҿеклегенҽ мисаллар бардыр, Ул һҽр эштҽ җиңүче вҽ хикмҽт илҽ эш кылучылардыр». («Румнар» сүрәсе, 27 аять). Кайчандыр элек дҿньяда бернҽрсҽ дҽ булмаган – бер тере молекула да, бер тере атом да. Һҽм Аллаһы Тҽгалҽ бар тереклекне яраткан, шул исҽптҽн – кешене дҽ. Иң тҽүдҽ аны юктан бар итеп тҽ, азак миллион-миллиард молекулаларга таркалган кешене Аллаһы Тҽгалҽ кабаттан җыя алмый мыни? Ҽлбҽттҽ, җыя ала. 6. Аллаһы Тҽгалҽнең тҽкъдиренҽ, ягъни язмышка ышану Тҽкъдиргҽ (язмышка) ышанмаган кеше мҿселман булып саналмас. Тҽкъдир – Аллаһы Тҽгалҽнең барлык нҽрсҽлҽр ҿчен алдан ҽзерлҽнгҽн язмышы. Коръҽндҽ дҽ, Сҿннҽттҽ дҽ тҽкъдиргҽ ышану кирҽклеге турында күп ҽйтелгҽн. Мҽсҽлҽн, Аллаһы Тҽгалҽ шулай ди: «Без

~ 29 ~


һҽрнҽрсҽне тҽкъдир белҽн барлыкка китердек». («Ай» сүрәсе, 49 аять). Шулай ук: «Аллаһның боерыгы тҽкъдир булды» («Гаскәрләр» сүрәсе, 38 аять), ягъни, алдан билгелҽнде. Шулай ук Коръҽндҽ ҽйтелҽ: «Нинди генҽ бҽла-каза килсҽ дҽ, ул тик Аллаһның рҿхсҽте белҽн килҽ. Аллаһка иман китергҽн кешенең күңелен Аллаһ туры юлга җибҽрҽ. Ул бар нҽрсҽне дҽ белҽ». («Үз ара алдашу» сүрәсе, 11 аять). Бер кҿнне Гомҽр ибн Хаттабның улы Абдуллаһка (Аллаһ алардан риза булсын) бер тҿркем кешелҽр турында сҿйлҽделҽр. Ул кешелҽр белем арттырырга телҽп Коръҽн укыйлар икҽн, лҽкин тҽкъдиргҽ ышанмыйлар, язмыш юк, дилҽр. Болар турында Абдуллаһ ибн Гомҽр шулай ди: «Аларны очратсаң, ҽйт: «Гомҽр улы Абдуллаһ ант итҽ: алар Ҿхед тавы кадҽр алтын сарыф итсҽлҽр дҽ, тҽкъдиргҽ ышанмаган булсалар, Аллаһ аларның бер эшен дҽ кабул итмҽячҽк». Тҽкъдиргҽ (язмышка) ышану берничҽ тҿшенчҽдҽн барлыкка килҽ: Беренчедҽн, Аллаһы Тҽгалҽнең белеме бар нҽрсҽне дҽ чолгап алган. Аллаһы Тҽгалҽ белмҽгҽн бернҽрсҽ дҽ юк, Аллаһы Тҽгалҽ барлык нҽрсҽ хакында да аларның бҿтен нечкҽлеклҽренҽ тиклем белҽ. Һҽм Аллаһы Тҽгалҽ шушы белгҽн нҽрсҽлҽрне билгеле урынга язып куйган, бу урын «Саклаулы такта» («Лҽүхүл-мҽхфүз») дип атала. Мҽсҽлҽн, минем шушы дҽреслҽрне язып утыруым, сезнең укып утыруыгыз – болар шул тактага алдан язылган булган, димҽк. Сезнең кичҽ нҽрсҽ ашаганыгыз, иртҽгҽ сезнең белҽн нҽрсҽ булачак – болар барысы да шунда язылып куелган, болар барысы да Аллаһка күптҽн билгеле. Икенчедҽн, бҿтен булган нҽрсҽ фҽкатъ Аллаһы Тҽгалҽнең ҽмере белҽн генҽ була. Бернҽрсҽ дҽ Аллаһы Тҽгалҽнең ихтыярыннан тыш булмый. Бер яфрак та, Аллаһның ҽмере булмыйча, агачыннан ҿзелеп тҿшми. Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ ҽйтҽ: «Аллаһның күклҽрдҽ һҽм җирдҽ булган нҽрсҽлҽрне белгҽнен син белмисең мени? Чынлап та, алар барысы да Китапка (ягъни, Саклаулы Тактага) язылып

~ 30 ~


куелган. Чынлап та, бу Аллаһка бик җиңел.» («Хаҗ» сүрәсе, 70 аять). Без беркайчан да, Аллаһ телҽмҽгҽн нҽрсҽ булды, дип ҽйтергҽ тиеш түгелбез (Аллаһ Үзе сакласын). Кемнедер үтерделҽрме, кемдер үлдеме, нҽрсҽдер урландымы, кемдер авырып киттеме – болар барысы да Аллаһы Тҽгалҽ кушуы буенча, Аның ирке, Аның ихтыяры белҽн. Лҽкин шул ук вакытта кешенең дҽ ихтыяры бар. Без, тҽкъдиргҽ сылтанып, кирҽкле нҽрсҽлҽрне эшлҽми утырырга тиеш түгелбез. Алай иткҽн кешелҽр, димҽк, динне дҿрес аңламый. Мҽсҽлҽн, мин ниндидер начарлык эшлим икҽн, «Миңа бу язылган» дип, тҽкъдиргҽ сылтанып утыруым ярамый. Бу шайтан безне шулай алдый. Без бит тҽкъдиребезгҽ нҽрсҽ язылганын белмибез, димҽк, бернҽрсҽгҽ карамый, яхшы эшлҽр эшлҽргҽ, хҽлебезне яхшыртырга омтылырга тиешбез. Тҽкъдир – ул Аллаһы Тҽгалҽнең сере, һҽм безгҽ аны аңларга тырышып, тҿпкҽ казынырга ярамый. Бу турыда пҽйгамберебез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) каты кисҽткҽн. Безгҽ тиешле нҽрсҽ – ул тырышу, ҽ калганын Аллаһ бирҽ. Ҽйе, Аллаһы Тҽгалҽгҽ барысы да билгеле, һҽм барысы да язылып куелган. Лҽкин бу кешене нҽрсҽгҽдер кҿчлҽү дигҽнне аңлатмый. Хак хҽлифҽ Гомҽр ибн Хаттаб (Аллаһ аннан риза булсын) турында шундый бер хикҽя сҿйлҽнелҽ. Бервакыт ул бурны тотып алып килде һҽм шҽригать кушканча аның кулын кисҽргҽ ҽмер бирде. Бу бур: «Ҽй хҽлифҽ! Мин бит моны Аллаһның тҽкъдире белҽн эшлҽдем, минем урлавым – ул Аллаһның кушуы», – дип акланырга тырышты. Гомҽр хҽлифҽ аңа шулай диде: «Син Аллаһ тҽкъдире белҽн урлагансың икҽн, мин синең кулыңны Аллаһ тҽкъдире белҽн кисҽчҽкмен». Уйлана белгҽннҽр бу хикҽядҽн, ҽлбҽттҽ, гыйбрҽт алыр. Аллаһы Тҽгалҽ безгҽ нҽрсҽ кушкан, без, бернҽрсҽгҽ дҽ сылтанмыйча, шуларны эшлҽргҽ тырышырга тиешбез: намаз укырга, ураза тотарга, тҿрле яхшы гамҽллҽр кылырга, хҽрамнан тыелырга. Ҽ тҽкъдир – ул Аллаһның сере. Бер галим ҽйткҽн: «Мин тҽкъдир (язмыш) турында күп уйландым һҽм шуны аңладым: аның турында

~ 31 ~


күбрҽк сҿйлҽгҽн кеше аны – тҽкъдирне ҽзрҽк аңлый, ҽ аның турында ҽзрҽк сҿйлҽгҽн кеше аны яхшырак аңлый». Шулай итеп, без иманның алты рҿкенен үттек. Беренчесе – Аллаһы Тҽгалҽгҽ ышану, икенчесе – Аның фҽрештҽлҽренҽ, ҿченчесе – Аның китапларына, дүртенчесе – пҽйгамбҽрлҽренҽ, бишенчесе – Кыямҽт кҿне булачагына һҽм алтынчысы – Аллаһы Тҽгалҽнең тҽкъдиренҽ, ягъни язмышка. Шушы алты шартны без яттан белергҽ тиешбез һҽм аларның берсен дҽ инкарь итҽргҽ тиеш түгелбез. Дүртенче дҽрес тҽмам.

~ 32 ~


5-че дәрес Ширек – Исламда иң зур гөнаһ! Бу дҽрестҽ без сезнең белҽн Исламдагы иң зур гҿнаһ белҽн танышачакбыз, иншҽ Аллаһ. Нҽрсҽ ул Исламдагы иң зур гҿнаһ? Күп кешелҽр бу сорауга җавапны белми. Алардан: «Иң зур гҿнаһ нҽрсҽ ул?» – дип сорасаң, бҽлки, 95 процент кешелҽр: «Ҽлбҽттҽ, аракы эчү», – дип җавап бирер. Лҽкин чынлап та, намаз укымау аракы эчүгҽ караганда күпкҽ-күпкҽ куркынычрак. Кызык күренсҽ дҽ, ҽйтим: намаз укыган эчкече, намаз укымаган эчмҽүче кешегҽ караганда ҿстенрҽк. Чҿнки намаз укыган кеше Аллаһы Тҽгалҽ аңа йҿклҽгҽн иң беренче бурычны үти, хҽтта шул ук вакытта берҽр гҿнаһ кылып йҿрсҽ дҽ. Шулай итеп, күпчелек кешелҽр кайсы гҿнаһның зуррак, кайсысы бҽлҽкҽйрҽк икҽнен белмилҽр. Ярый, нҽрсҽ ул Исламда иң зур гҿнаһ? Исламда иң зур гҿнаһ – Аллаһы Тҽгалҽгҽ тиңдҽш тоту. Ягъни, Аннан башка кемгҽдер яисҽ нҽрсҽгҽдер табыну. Алдагы дҽрестҽ без аңлатып киткҽн идек, шушы дҿньяда күп илаһларга табынган кешелҽр бар: кемдер ниндидер хайванга табына, кемдер – агачка һҽм башкасы. Аллаһы Тҽгалҽгҽ шулай тиңдҽш тоту ширек дип атала. Коръҽндҽ бу гҿнаһ турында шулай диелҽ: «Аллаһы Тҽгалҽ Үзенҽ тиңдҽш тотуны гафу итми, ҽмма аннан бҽлҽкҽйрҽк гҿнаһларны телҽгҽн кешесенҽ гафу итҽ. Аллаһка тиңдҽш тоткан кеше – олы ялган уйлап чыгаручы ул». («Хатыннар» сүрәсе, 48 аять). Бу аятьтҽн күренүенчҽ, ширек – ул иң бҿек гҿнаһ, аны Аллаһ гафу итми, ҽ аннан бҽлҽкҽйрҽк гҿнаһларны исҽ, ҽгҽр телҽсҽ, гафу итҽ ала (ҽгҽр гафу итсҽ, бу – Аның мҽрхҽмҽте, җҽза бирсҽ – Аның гаделлеге, ҽ без Аллаһның хҿкеменҽ каршы килергҽ тиеш түгелбез). Димҽк, кемдер Аллаһы Тҽгалҽгҽ тиңдҽш тотып, ягъни ширек гҿнаһы эшлҽп үлеп китсҽ, ул беркайчан да җҽннҽткҽ элҽкмҽячҽк. Аллаһтан башка беркемгҽ дҽ, бернҽрсҽгҽ дҽ гыйбҽдҽт кылырга ярамый. Шуңа күрҽ дҽ бҿтен пҽйгамбҽрлҽр дҽ ширек

~ 33 ~


кылудан курыккан. Алар Аллаһы Тҽгалҽдҽн: «Безне ширектҽн, Сиңа тиңдҽш тотудан сакла һҽм безнең токымыбыздан да Сиңа тиңдҽш тотучы кешелҽр тудырма», – дип ялварып сорар булганнар. Мҽсҽлҽн, Коръҽндҽ ҽйтелҽ: «Менҽ Ибраһим ҽйтте: «Йҽ Раббым! Бу каланы имин ит, мине һҽм минең балаларымны сыннарга коллык кылудан ерак тот!». («Ибраһим» сүрәсе, 35 аять). Димҽк, Аллаһы Тҽгалҽне үзенең Раббысы дип таныган кеше «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» сүзен дҿрес аңлап, аны кабул итеп, Аллаһы Тҽгалҽгҽ тиңдҽш тотмаска тиеш, хҽтта бүтҽн гҿнаһларны кылса да. Шулай булгач, Аллаһы Тҽгалҽгҽ тулысынча инанып, намаз укыган, ураза тоткан, зҽкятен түлҽгҽн, хаҗын үтҽгҽн кеше, меңҽрлҽгҽн гҿнаһлар кылса да, ул Аллаһка гыйбҽдҽт кылмаган кешегҽ караганда ҿстенрҽк. Ҽ Аллаһка гыйбҽдҽт кылуны инкарь иткҽн, яисҽ Аллаһка берҽр тиңдҽш тотып гыйбҽдҽт кылган, ягъни, мҽсҽлҽн, Аллаһтан тыш берҽр сынга (русча – идолга), агачка, ниндидер хайванга һҽм башкага табынган кешене Аллаһы Тҽгалҽ беркайчан да гафу итмҽячҽк, шуңа мҿселман кеше ширектҽн бик нык куркырга тиеш. Ширек кылу – ул, димҽк, Аллаһы Тҽгалҽне Ул Үзе яраткан кҿчсез мҽхлуклар белҽн беррҽттҽн күрү. Уйлап карагыз, бернинди кҿче дҽ булмаган нҽрсҽдҽн ярдҽм сорау, аннан курку, ул файда яисҽ зыян китерҽ ала, аның безне терелтерлек яисҽ үтерерлек кодрҽте бар дип уйлау ни тиклем ахмаклык! Бу бит Аллаһы Тҽгалҽне санга сукмау дигҽн сүз. Аллаһы Тҽгалҽ бҿтен дҿньяны кулында тотып тора. Аның ҽмере булмыйча, бер яфрак та агачыннан ҿзелеп тҿшми. Тик Ул гына безгҽ сынау җибҽрҽ һҽм тик Ул гына безне бҽладҽн коткара ала. Ҽгҽр Ул кемгҽдер нҽрсҽдер бирергҽ яисҽ, киресенчҽ, тартып алырга булды икҽн, бу эшне беркем дҽ, бернҽрсҽ дҽ туктата алмас. Алдагы дҽреслҽрдҽ ҽйткҽнчҽ, бҿтен нҽрсҽ дҽ тик Аның ихтыяры белҽн генҽ була. Шулай булгач, ничек Аллаһы Тҽгалҽгҽ кемнедер тиңдҽш тоту, ягъни ширек кылу мҿмкин?! Без барыбыз да ширек кылудан куркырга тиешбез.

~ 34 ~


Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) ҽйтте: «Кем Аллаһка янҽш итеп ниндидер бүтҽн илаһка ялварса һҽм шул хҽлдҽ үлсҽ, ул утка элҽгҽчҽк!» (Бохари, Әхмәд хәдис җыентыкларыннан). Имам Мҿслим риваять иткҽн башка бер хҽдистҽ шулай диелҽ: «Кем Аллаһы Тҽгалҽ хозурына Аңа тиңдҽш тотмый, ягъни ширек кылмый барса, ул җҽннҽткҽ элҽгер; ҽ кем Аңа тиңдҽш тоткан булса, утка керер». Безнең кҿннҽрдҽ күп кенҽ кешелҽр үзлҽре дҽ аңламыйча ширек кылалар, мҽсҽлҽн, алар ниндидер күренешлҽрне Аллаһы Тҽгалҽ белҽн түгел, ҽ табигать, җеннҽр, «ҿй иялҽре», ниндидер кара кҿчлҽр һҽм башка нҽрсҽлҽр белҽн бҽйли. Ҽ бит бу дҿньяда нҽрсҽ генҽ булса да, ул Аллаһы Тҽгалҽ ихтыяры белҽн була. Ягъни, Ул телҽсҽ – була, телҽмҽсҽ – булмый. Шуңа күрҽ тҿрле хорафатлардан сак булырга кирҽк. Кайсыбер гҽзит-журналларда язылган нҽрсҽлҽргҽ игътибар итик. Мҽсҽлҽн, бер гҽзиттҽ мин шушындый сүзлҽр таптым: «Кеше ничек кенҽ тырышса да, табигатьтҽн кҿчлерҽк була алмый. Ҽгҽр дҽ Җир-ананы ачуландырсаң, ул кешелеккҽ куркыныч сынауларын җибҽрергҽ генҽ тора». Янҽсе! Ҽйдҽгез, агай-эне, уйлап карыйк, нҽрсҽ ул «табигатьнең кҿче»? Табигать – ул су, агач, үлҽн һҽм башка нҽрсҽлҽр икҽн, димҽк, ул кеше кебек үк, Аллаһ тарафыннан яратылган бер кҿчсез нҽрсҽ. Һҽм кайсы вакыт кеше аннан кҿчлерҽк, ҽ кайсы вакыт кҿчсезрҽк була. Үрдҽге җҿмлҽне чын мҿселман шулай дип язар иде: «Кеше ничек кенҽ тырышса да, Аллаһы Тҽгалҽдҽн кҿчлерҽк була алмый». Аллаһы Тҽгалҽдҽн, ҽ табигатьтҽн түгел! «Табигать-табигать» дип, табигатьтҽн Аллаһка тиңдҽш ясарга ярамый. Кайсыбер кешелҽрдҽн: «Кеше кайдан барлыкка килгҽн?» – дип сорасаң, алар: «Кешене табигать яраткан», – дилҽр. Нҽрсҽнедҽр яратырга, табигать акыл иясе мени? Табигать – ул, безнең кебек үк үзе дҽ яратылган нҽрсҽ. Ҽ икенче җҿмлҽне исҽ чын мҿселман шулай дип ҽйтер иде: «Ҽгҽр дҽ Аллаһы Тҽгалҽне ачуландырсаң, Ул кешелеккҽ куркыныч сынауларын җибҽрергҽ генҽ тора». Табигатьтҽн, «Җир-анадан» куркырга кирҽкми, Аллаһы Тҽгалҽдҽн куркырга кирҽк. Ҽгҽр кеше

~ 35 ~


Аллаһы Тҽгалҽдҽн башка тагын кемнҽндер курка икҽн, ул ширек кыла. Ҽгҽр кеше шул ук табигатьтҽн, аның «ачуыннан» курка икҽн, без ул кешене Аллаһ колы дип ҽйтҽ алмыйбыз, ул – табигать колы. «Бҽлалҽрне табигать җибҽрҽ», «бҽлалҽрдҽн табигать коткара ала», дип уйлый икҽн, бу кеше инде мҿселман түгел. «Җир-ана», мҽсьҽлҽсе белҽн дҽ шул ук хҽл. Бу дҿньяда Аллаһы Тҽгалҽдҽн башка кҿч бирүче яисҽ кҿчсезлҽндерүче нҽрсҽ юк. Бер кҿн пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) кулына сары бау таккан кешене күрде һҽм: «Нҽрсҽ бу?» – дип сорады. Теге кеше: «Мин аны хҽлсезлек кермҽсен ҿчен йҿртҽм», – диде. «Хҽзер үк аны чиш! Ул синең хҽлсезлегеңне тик арттыра гына! Ҽгҽр син бу бау белҽн үлеп китсҽң, беркайчан да котыла алмассың!» – диде аңа Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм). (Әхмәд хәдисләр китабыннан, хәсән хәдис). Икенче бер охшаш хҽдистҽ пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) шулай ди: «Кем үзенҽ бҿти тага, шул ширек кыла» (Әхмәд, Әл–Хәким хәдис җыентыкларыннан, сәхих хәдис). Аллаһы Тҽгалҽ дҽ Коръҽндҽ шулай ди: «Аллаһтан башка сиңа файда да, зарар да итҽ алмый торган нҽрсҽлҽргҽ дога кылма. Ҽгҽр син моны эшлҽсҽң, залимнардан булырсың!». («Юныс», 106 аять). Ягъни, Аллаһы Тҽгалҽдҽн башка тагын кемнҽндер куркып («ҿй иясе»ннҽнме, «Җирана»данмы, «табигатьтҽнме»), шул нҽрсҽлҽргҽ кеше ялварса, ул кеше ширек кыла. Аллаһы Тҽгалҽ дҽвам итеп шулай ди: «Ҽгҽр Аллаһ сиңа зарар белҽн кагылса, Аның Үзеннҽн башка ул зарардан коткаручы юк. Ҽгҽр Ул сиңа яхшылык телҽсҽ, Аның юмартлыгын тоткарлаучы беркем булмас...». («Юныс «сүрәсе, 107 аять). Шулай итеп, без беркайчан да Аллаһы Тҽгалҽгҽ тиңдҽш тотарга тиеш түгелбез. Без тик Аннан гына сорыйбыз, Аннан гына куркабыз, Аңа гына гыйбҽдҽт кылабыз, корбаннарыбызны тик Аңа гына чалабыз. Аллаһ – шушы дҿньяның хуҗасы. Ул безнең белҽн идарҽ

~ 36 ~


итҽ, Ул авыруларны җибҽрҽ, телҽсҽ безне юнҽлтҽ һҽм башкасы, һҽм башкасы. Кыскасы, ҽгҽр без Аллаһы Тҽгалҽне үзебезнең Раббыбыз дип кабул иттек икҽн, башка бүтҽн бернҽрсҽне дҽ без илаһ итеп күрергҽ тиеш түгелбез. Кайсыбер кешелҽр шулай уйлый: «Менҽ без хҽл керсен, кҿч артсын ҿчен ашыйбыз, спорт белҽн шҿгыльлҽнҽбез, шулай булгач, нигҽ без, кҿчне Аллаһ бирҽ, дибез?» Җавап шулай: «Безгҽ кҿчне Аллаһы Тҽгалҽ бирҽ, ҽ спорт яисҽ башка нҽрсҽлҽр – алар тик сҽбҽп. Ҽгҽр Аллаһы Тҽгалҽ кушмаса, син күпме ашасаң да, ничек кенҽ тырышсаң да, кҿчең артмаячак». Бу мисал башка очракларга да кагыла. Мҽсҽлҽн, дҽвалану сҽбҽплҽрен ҽзерлҽү бездҽн, ҽ юнҽлү Аллаһы Тҽгалҽдҽн, ҿйлҽнү – бездҽн, ҽ бала тууы – Аллаһы Тҽгалҽдҽн. Кыскасы, эш, сҽбҽп ҽзерлҽү кешедҽн, ҽ нҽтиҗҽ тик Аллаһтан. Ҽгҽр инде Аның ихтыяры, ҽмере булмаса, син бҿтен сҽбҽплҽрне эшлҽп беткҽн булсаң да, уңышка ҿлгҽшҽ алмассың. Мҽсҽлҽн, ҽгҽр авырып китсҽң, дҿньядагы бҿтен булган иң яхшы табибларны йҿреп чык, иң кыйммҽтле даруларны сатып ал, бҿтен белгеч-галимнар белҽн киңҽшлҽш, ҽгҽр Аллаһның ҽмере булмаса, син юнҽлҽ алмаячаксың. Шулай булгач, ҽгҽр без табибка килҽбез икҽн: «Ҽй, табиб ҽфҽнде, соңгы ҿметем сездҽ», – дип ҽйтергҽ тиеш түгелбез. Беренче һҽм соңгы ҿмет – ул Аллаһы Тҽгалҽгҽ, ҽ табиб – ул бары тик сҽбҽп кенҽ. Аллаһы Тҽгалҽ телҽсҽ, ул сезгҽ бер бҿртек аспирин бирер, сез савыгып та китҽрсез. Ҽ инде Аллаһның ҽмере килмҽсҽ, ул табиб телҽсҽ нҽрсҽ эшлҽсен, ҽмма сезне юнҽлтҽ алмас. Безнең кҿннҽрдҽ ширекнең тҿрлҽре бик күп. Килҽсе дҽреслҽрдҽ без аларны ҿйрҽнербез. Ҽле исҽ иң таралган ширек тҿрлҽренең берсен карап үтик. Ул – үлелҽрдҽн нҽрсҽдер сорау. Мҽсҽлҽн, кешелҽр каберлҽргҽ килҽлҽр дҽ: «Ҽй, ҽрвахлар! Безгҽ ярдҽм итегез! Безгҽ яңгыр бирегез! Безгҽ бала бирегез! Безне коткарыгыз!..» – дип сорыйлар. Бу турыда Аллаһы Тҽгалҽ шулай ди: «Ҽ Аллаһтан башка алар дога кылган нҽрсҽлҽр һичбер нҽрсҽ барлыкка китерҽ

~ 37 ~


алмыйлар, алар үзлҽре барлыкка китерелгҽннҽр. Үлеклҽр бит алар тере түгел, һҽм кайчан терелҽчҽклҽре турында да белмилҽр». («Бал корты» сүрәсе, 20-21 аятьләр). Шулай ук Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ шулай диде: «...Һҽм син кабердҽге кешелҽрне ишеттерҽ алмассың». («Барлыкка китерүче» сүрәсе, 22 аять). Шулай булгач, каберлҽргҽ килеп, алардан ярдҽм сорап, ширек кылырга ярамый. Биредҽ ҽйткҽнебезчҽ, ширек кылган кеше Исламнан чыгып китҽ, ул инде мҿселман түгел. Һҽм ул беркайчан да җҽннҽткҽ кермҽячҽк. Ширек турында сҿйлҽгҽндҽ шулай ук мотлак рия темасына да кагылып китҽргҽ кирҽк, чҿнки Пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) мҿселманнар ҿчен барыннан да ныграк риядан курыккан. Нҽрсҽ ул рия? Рия – ул тҿрле яхшы эшлҽрне кеше күрсен һҽм мактап сҿйлҽсен ҿчен эшлҽү (русча – показуха). Пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) сахабҽлҽргҽ: «Сезнең ҿчен мин курка торган нҽрсҽлҽрнең иң куркынычы – кече ширек», – диде. Аңардан кече ширекның нҽрсҽ булуы хакында сорыйлар. «Ул – рия», – дип җавап бирҽ пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм). (Әхмәд җыентыгыннан, сәхих хәдис). Бу кече ширек кешене Исламнан чыгармый, ҽмма изге эшлҽрнең кабул булмавына сҽбҽп була. Шулай ук, кече ширек тора-бара олы ширеккҽ юл ача, моның ҿчен исҽ мотлак җҽһҽннҽм ҽзерлҽнгҽн. Аллаһ сакласын! Шулай итеп, бу дҽрестҽ без ширекнең нҽрсҽ икҽнен ҿйрҽндек. Ширек – ул Исламдагы иң зур гҿнаһ. Шуңа күрҽ галимнҽр, кешелҽр кылган гҿнаһлар турында язганда ширек гҿнаһын һҽрчак иң беренче урынга куйганнар. Тагын шуңа игътибар итегез, агай-эне: ширекнең ни тиклем куркыныч булуына карамастан, кешелҽрнең күбесе бу сүзне хҽтта белмилҽр дҽ. Безнең телебездҽ бик күп гарҽп сүзлҽре бар: игътибар, вакыт, ихтимал, китап, калҽм, дҽрес, иман, сҽламҽт, мҽктҽп, мҽчет, дҽүлҽт, хҿкүмҽт, мҽхҽббҽт, мҽрхҽмҽт, гашыйк, мҿслим, гыйбҽдҽт һҽм башкалары, һҽм башкалары. Лҽкин нигҽ кешелҽр

~ 38 ~


«ширек» дигҽн сүзне белми? Без күпме ҽсҽрлҽр укыдык, күпме китаплар бар, лҽкин шушы сүзне сез ул китап битлҽрендҽ таба алмассыз, хҽтта сүзлек китапларында да. Димҽк, Ислам дине дошманнары бу тҿшенчҽне халык аңыннан бҿтенлҽйгҽ җуеп ташларга тырышканнар. Һҽм Исламдагы иң олы гҿнаһ – ширектҽн курку хҽзер, чынлап та, кешелҽргҽ мҽгълүм түгел. Агай-эне! Ислам динен ҿйрҽнегез, кайсы гҿнаһлар зуррак, кайсылары кечерҽк – моны сез белергҽ тиешсез. Югыйсҽ нинди мҿселман инде сез? Аллаһы Тҽгалҽ безгҽ тҽүфыйк бирсен һҽм безне иң зур гҿнаһ – ширек кылудан сакласын! Ҽмин. Бишенче дҽрес тҽмам.

~ 39 ~


6-чы дәрес Шәһадәтнең шартлары Бу дҽрестҽ без, иншҽ Аллаһ, һҽр мҿселман ҿчен бик мҿһим нҽрсҽ турында сҿйлҽшҽчҽкбез. Ул да булса – үз динеңне саклап алып калу. Ислам динен кабул иткҽн кеше шуны аңларга тиеш: бу дин – аны җҽннҽткҽ алып баручы юл, һҽм үз иманыңны саклап алып калырга тырышырга, аны югалтудан куркырга кирҽк. Моның ҿчен без Ислам динен юкка чыгаручы нҽрсҽлҽр турында белергҽ тиешбез. Икенче сүз белҽн ҽйткҽндҽ, «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» сүзлҽре кабул булсын ҿчен кайсы бер шартларны үтҽү кирҽк. Бу шартлар үтҽлми торып, кеше мҿселман була алмый. Кайсыбер галимнар «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» сүзен, ягъни шҽһадҽтне, ачкыч белҽн чагыштыра. «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» – ул җҽннҽт ишегенҽ ачкыч. Ҽ аның шартлары – ачкычның тешлҽре кебек. Һҽм мҽгълүм, тешлҽре булмаган ачкыч бер ишекне дҽ ача алмый. Димҽк, нҽрсҽ ул «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» дигҽн шҽһадҽтнең шартлары? Икенче тҿрле итеп ҽйткҽндҽ, Аллаһы Тҽгалҽ безнең шҽһадҽтне кабул итсен ҿчен һҽм без мҿселман булып саналсын ҿчен күңелебездҽ «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» сүзлҽренҽ без ничек карарга тиешбез? 1) Иң беренчедҽн, «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» дип ҽйтүче, ягъни шҽһадҽт китерүче кеше бу сүзлҽрнең мҽгънҽсен аңларга тиеш. «Аллаһтан башка илаһ юк икҽнен бел...» – дип боерган Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ. («Мүхәммәд» сүрәсе, 19 аять). Бу сүзлҽрнең нҽрсҽ аңлатканын белмҽгҽн кеше (мҽсҽлҽн, берҽр урыс яисҽ япон) «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» дип ҽйтсҽ, ул шунда ук мҿселманга ҽйлҽнеп китми. Алдагы дҽреслҽрдҽ без «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» сүзлҽренең нҽрсҽ аңлатуы турында күп сҿйлҽштек (мҽсҽлҽн, кара: 3 нче дҽрес – «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» мҽгънҽсе»). «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» дигҽн кҽлимҽ «Аллаһтан башка гыйбҽдҽткҽ лаек илаһ юк» дигҽнне аңлата. Кем ул Аллаһ, кем ул илаһ, нҽрсҽ ул – гыйбҽдҽт – боларның барысын да шҽһадҽт

~ 40 ~


китерүче кеше белергҽ тиеш. Ягъни «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» дип ҽйттең дҽ, шунда ук мҿселманга ҽйлҽнмисең, чҿнки болар ниндидер тылсымлы хҽрефлҽр түгел. 2) Икенчедҽн, шҽһадҽт китерүче кеше «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» тҿшенчҽсенҽ тулысынча инанырга тиеш. Ул Аллаһы Тҽгалҽнең барлыгында, берлегендҽ һҽм Аның гыйбҽдҽткҽ бердҽн-бер илаһ булуында шикләнергә тиеш түгел. «Мҿэминнҽр бары шушылар: алар Аллаһка һҽм Аның рҽсүленҽ иман китереп, азак ул иманнарына бернинди дҽ шик тотмыйлар...» – дигҽн Аллаһы Тҽгалҽ («Бүлмәләр» сүрәсе, 15 аять). Кайсы вакыт үзлҽрен мҿселман дип санаган кешелҽргҽ дин турында сҿйли башласаң: «Аллаһы Тҽгалҽ ҽллҽ бар, ҽллҽ юк», - дип аптыраталар. Мондый ышану кешене мҿселман итми. «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ»ның хакыйкатендҽ һичбер шик булырга тиеш түгел. Димҽк, берҽр кеше: «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» дип ҽйтеп куйыйм ҽле, бҽлки теге дҿнья чынлап та булыр да, бу миңа шҽһадҽт булып язылыр», – дисҽ, аның шҽһадҽте кабул булмый. 3) Ҿченчедҽн, «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» дип ҽйткҽч тҽ, моны йҿрҽге белҽн кабул итәргә тиеш. Ягъни, мҽсҽлҽн, мин ышанам, лҽкин миңа Аллаһы Тҽгалҽ кирҽкми диюче кеше мҿселман түгел. 4) Дүртенчедҽн, «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» дип ҽйтүче мҿселман Аллаһы Тҽгалҽгҽ итагать итҽргҽ тиеш. «Мин барсын да кабул итҽм, лҽкин Аллаһ кушкан нҽрсҽлҽрне үтҽмҽячҽкмен», – дигҽн кеше ҽле мҿселман түгел. Хҽтта мин Аллаһка ышанам, Аның кануннарының дҿрес булганын белҽм, дисҽ дҽ. Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽн-Кҽримдҽ Аңа итагать итмҽүчелҽргҽ, буйсынмаучыларга Кыямҽт кҿнендҽ бернинди дҽ ярдҽм булмаячагын хҽбҽр итҽ: «Сезгҽ газап килмҽс борын Раббыгызга тҽүбҽ итегез һҽм Аңа буйсыныгыз, югыйсҽ соңыннан сезгҽ ярдҽм итүче булмас» («Төркемнәр» сүрәсе, 54 аять). Бу фани дҿньяда яшҽгҽндҽ Аллаһка итагать итмҽүче, Аңа буйсынмаучы, биш вакыт намазын укымаучы һҽм башка ҽмер ителгҽн гамҽл-гыйбҽдҽтлҽрне үтҽмҽүчелҽр Кыямҽт кҿнендҽ җҽһҽннҽмгҽ тҿшҽчҽк.

~ 41 ~


5) Бишенчедҽн, «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» дип ҽйткҽн кеше Аллаһы Тҽгалҽдҽн башка беркемгә дә, бернәрсәгә дә табынырга тиеш түгел. Димҽк, бер кҿнне – Аллаһка, икенче кҿнне – Буддага, ҿченче кҿнне, ҽйтик, агачка гыйбҽдҽт иткҽн кеше мҿселман булып саналмый, беркайчан да. «Аллаһы Тҽгалҽ Үзенҽ тиңдҽш тотуны гафу итми, ҽмма аннан бҽлҽкҽйрҽк гҿнаһларны телҽгҽн кешесенҽ гафу итҽ. Аллаһка тиңдҽш тоткан кеше – олы ялган уйлап чыгаручы ул», диелҽ бу турыда Коръҽндҽ («Хатыннар» сүрәсе, 48 аять). 6) Алтынчыдан, шҽһадҽтне кеше чын күңелдҽн, үз телҽге һҽм ихтыяры белҽн ҽйтергҽ тиеш. Югыйсҽ, кемдер ниндидер мҽнфҽгать эзлҽп, яисҽ куркышыннан: «Мин «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ»ны кабул итҽм, мҿселман булам», - дип алдаса, бу кешенең шҽһадҽте кабул булмый. Хҽтта ул намаз укып, үзен мҿселман итеп күрсҽтсҽ дҽ. Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллаллаһү гҽлҽйһи үҽ сҽллҽм) вакытында кайсыбер гарҽплҽр үзлҽрен мҿселман итеп күрсҽттелҽр, лҽкин күңеллҽрендҽ алар пҽйгамбҽребезгҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) нҽфрҽт тойдылар һҽм аны күрҽлмадылар. Ҽмма, мҿселманнардан курыкканлыктан, шулай икейҿзле булып йҿределҽр. Андыйларны монафикъ дилҽр. Монафикъ – тыштан иманлы булып күренеп, күңелендҽ кҿферлек йҿртүче кеше. «Кешелҽр арасында кайсыберҽүлҽр: «Без Аллаһка һҽм Ахирҽт кҿненҽ иман китердек,» – ди. Ҽмма алар иман китерүчелҽр түгел. Алар Аллаһны һҽм иман китергҽн мҿселманнарны алдарга тели, ҽмма алар үз–үзлҽрен генҽ алдаганнарын аңламыйлар. Аларның күңеллҽрендҽ – чир, Аллаһ аларның чирлҽрен арттырсын иде! Алдаганнары ҿчен аларга – интектергеч газап!» - диелҽ андыйлар турында Коръҽндҽ («Сыер» сүрәсе, 8-10 аятьләр). 7) Җиденчедҽн, «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» дип ҽйтүче кеше бу сүзлҽргҽ карата мәхәббәт тотарга тиеш. Ягъни, мҽсҽлҽн, «Мин «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» тҿшенчҽсен кабул итҽм, лҽкин мин Ислам динен яратмыйм», – диюче кеше ҽле Исламга кермҽгҽн. Мҿселман кеше Аллаһы Тҽгалҽне һҽм Аннан килгҽн бар нҽрсҽне дҽ яратырга тиеш:

~ 42 ~


Коръҽнне, Аллаһы Тҽгалҽнең пҽйгамбҽрлҽрен (аларга сҽлҽм), Аның изге коллары – фҽрештҽлҽрне һҽм дингҽ кагылышлы башка-башка бҿтен нҽрсҽлҽрне дҽ. «Кешелҽр арасында Аллаһтан башка бүтҽн илаһларга табынучылар бар. Аллаһны яраткан кебек, аларны да яраталар. Ҽмма иман китергҽн кешелҽр Аллаһны ныграк ярата,» - диелгҽн Коръҽндҽ («Сыер» сүрәсе, 165 аять). Ҽгҽр кеше «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» дип шҽһадҽт китергҽн һҽм ҽле без атап киткҽн шартларны үтҽгҽн икҽн, ул, димҽк, тҽүхидкҽ ирешкҽн. Тҽүхид – ул тик Аллаһы Тҽгалҽгҽ генҽ гыйбҽдҽт кылу һҽм Аның гына колы булу. Тҽүхид сүзе гарҽпчҽ «үҽхид» сүзеннҽн килеп чыккан, «үҽхид» сүзе исҽ «бер» дигҽнне аңлата. Димҽк, тҽүхид – ул бер Аллаһы Тҽгалҽне генҽ үзеңнең бердҽнбер Раббың итеп күрү. «Тҽүхид» дигҽн сүзне исегездҽ калдырыгыз. Мҿселман кеше «ширек» һҽм «тҽүхид» дигҽн сүзлҽрне яхшы белергҽ тиеш. Ширек – ул тҽүхиднең капма-каршылыгы (кара: 5-че дәрес). Аллаһы Тҽгалҽ безне ширектан сакласын һҽм безне тҽүхидкҽ ирештерсен иде! Ҽмин. Болар барысы да – шҽһадҽтнең кабул булу шартлары. Алар үтҽлмҽсҽ, кеше мҿселман була алмый. Ҽ мҿселман булган кеше шушы шартларның берҽрсен булса да югалтса, ул Ислам диненнҽн чыгып китҽ, ягъни кяфергҽ ҽйлҽнҽ. Безне Аллаһы Тҽгалҽ кяфер булудан сакласын! Безнең заманда күп мҿселманнар иман шартларын һҽм иманны бозучы нҽрсҽлҽр турында белми. Шул аркада иманны җуючы гамҽллҽр кылалар. Мҽсҽлҽн, кемнҽрдер каберлҽргҽ барып, үлелҽргҽ ялвара. Бу исҽ ширек була. Ҽ ширек – ул, белүебезчҽ, Ислам диненнҽн чыгаручы нҽрсҽ. Мҿселман кеше тик Аллаһы Тҽгалҽгҽ генҽ дога кылып, Аннан гына сорарга, Аңа гына ялварырга тиеш. Үлелҽр безгҽ ярдҽм итҽ алмый. Шуңа да Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ ҽйтҽ: «Аллаһтан башка сиңа файда да, зарар да итҽ алмый торган нҽрсҽлҽргҽ дога кылма. Ҽгҽр син моны эшлҽсҽң, залимнардан булырсың!»

~ 43 ~


(«Юныс» сүрәсе, 106 аять). Тагы да: «Аллаһка тиңдҽш тоткан кешегҽ Аллаһ оҗмахны тыйды. Аларның сыеныр урыннары – тҽмуг, һҽм ул залимнарга ярдҽм итүче юк.» («Аш табыны» сүрәсе, 72 аять). Кемнҽрдер исҽ җеннҽргҽ, «ҿй иялҽренҽ», «су инҽлҽренҽ» дога кыла, алардан ярдҽм сорый. Бу да – ширек. Шуңа күрҽ дҽ Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ Мҽккҽ мҿшриклҽрен күп тапкыр искҽ ала. Бу мҿшриклҽр Аллаһы Тҽгалҽне танысалар да, Аңа тиңдҽш итеп тагы да потларга табыналар иде. Һҽм аларга: «Сез нигҽ шушы ташларга һҽм агачларга табынасыз?» – диелсҽ, алар: «Безне алар Аллаһы Тҽгалҽгҽ якынайтсыннар ҿчен генҽ аларга табынабыз», – дип җавап бирделҽр. Ягъни, алар үзлҽре белҽн Аллаһы Тҽгалҽ арасына шушы сыннарны, потларны (русча – идолларны) «арадашчы» итеп куйдылар. Шулай итеп, Аллаһы Тҽгалҽ белҽн беррҽттҽн алар башка илаһларга табындылар. Шуңа күрҽ дҽ Аллаһ аларга Ут, тҽмуг вҽгъдҽ иткҽн. Аллаһы Тҽгалҽ безне тҽмугтан – җҽһҽннҽмнҽн сакласын! Ислам диненнҽн кҿферлеккҽ чыгаручы тагын бер нҽрсҽ – ул икенче берҽр динне дҿрес дип санау. Аллаһы Тҽгалҽ Изге Коръҽндҽ шулай диде: «Ҽгҽр бер кеше Исламнан башканы үзенҽ дин итеп эзлҽсҽ, аннан бу кабул ителмҽс, һҽм ул Ахирҽттҽ отылучылардан булыр» («Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 85 аять). Ягъни, «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» сүзе – ул тик Аллаһы Тҽгалҽгҽ генҽ гыйбҽдҽт кылу, тик Ислам динен генҽ дҿрес дип күрү һҽм Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрне (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) Аллаһның соңгы илчесе итеп тану. Ҽгҽр кеше ниндидер бүтҽн берҽр динне Исламнан ҿстен куя икҽн, димҽк, ул Ислам диненнҽн чыгып китҽ. Шулай ук Ислам диненнҽн чыгаручы тагын бер нҽрсҽ – ул яки Коръҽннҽн, яки Аллаһтан, яки Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрдҽн (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) кҿлү. Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ шулай ди: «Ҽгҽр алардан (монафикълардан) сорасаң, алар: «Без тик мавыктык һҽм

~ 44 ~


шаярдык кына», – тип ҽйтерлҽр. Ҽйт: «Аллаһтан, Аның аятьлҽреннҽн һҽм рҽсүленнҽн кҿлдегез түгелме ни?» Һҽм гафу үтенмҽгез! Сез иманыгыздан язып кяфер булдыгыз!..». («Тәүбә» сүрәсе, 65-66 аятьләр). Хҿрмҽтле кардҽшлҽр, «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» сүзлҽренҽ (шҽһадҽткҽ) бик җитди карарга кирҽк! Шушы сүзлҽрне ҽйткҽн кеше иманлы була, ҽмма лҽкин ул кеше шҽһадҽтнең шартларын да үтҽргҽ бурычлы. Шҽһадҽтнең бҿтен шартларын да үтҽп, иманга ия булган кеше исҽ үз иманын сакларга тиеш. Иманга кердем дҽ, аннан беркайчан да кире чыкмасмын, дип тынычланырга ярамый. Иманын югалтучы кешелҽр күп. Шуңа күрҽ иманны җуючы гамҽллҽрдҽн һҽм сүзлҽрдҽн Аллаһы Тҽгалҽ безне сакласын! Алтынчы дҽрес тҽмам.

~ 45 ~


7-че дәрес Исламның биш нигезе Бу дҽрестҽ без, иншҽ Аллаһ, Исламның биш рҿкене, ягъни Исламның биш тҿп эше турында белҽчҽкбез. Без сезнең белҽн ҿйрҽнгҽн иман шартлары (кара: 4 нче дәрес – «Иманның алты шарты») – алар барысы да кешенең күңелендҽ булган нҽрсҽлҽр һҽм алар күзгҽ күренми. Ягъни кешенең Аллаһы Тҽгалҽгҽ, фҽрештҽлҽргҽ, китапларга, пҽйгамбҽрлҽргҽ (гҽлҽйһим сҽлҽм), Кыямҽт кҿненҽ һҽм тҽкъдиргҽ ышануын без күрҽ алмыйбыз, чҿнки болар барысы да – күңел эшлҽре. Исламның күзгҽ күренгҽн ягы исҽ – ул кешенең кылган гамҽллҽре. Шушы гамҽллҽрнең кайсысыдыр ҽһҽмиятлерҽк, кайсыларыдыр кечерҽк. Ҽмма Исламда һҽрвакыт иң беренче урында торган тҿп биш эш бар. Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) болай диде: «Ислам биш терҽккҽ нигезлҽнгҽн: 1) «Аллаһтан башка илаһ юк, һҽм Мүхҽммҽд – Аның рҽсүле» дип шҽһадҽт итү, 2) намаз уку, 3) зҽкят түлҽү, 4) Рамазан аенда ураза тоту һҽм 5) Аллаһ йортына хаҗ кылу « (Бохари, Мөслим хәдис җыентыгыннан). Исламда, ҽлбҽттҽ, эшлҽр күп. Лҽкин шушы биш гамҽл беренче урында торалар. Аларны хҽтта «рҿкен» дигҽннҽр, «нигез ташлары». Ҽгҽр ҿй нигезенең бер ягы булмаса, бу ҿй аламы? Юк, ҽлбҽттҽ. Шулай ук, Ислам дине шушы биш ташында тора.

иң-иң ягъни утыра нигез

1) Беренче рҿкен турында без алдагы дҽреслҽрдҽ күп сҿйлҽштек (мҽсҽлҽн, кара: 3 нче дҽрес «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» мҽгънҽсе»; 6 нчы дҽрес «Шҽһадҽтнең шартлары» һҽм башкалар). Ул – Аллаһы Тҽгалҽгҽ дҿрес итеп ышану, ягъни Аллаһы Тҽгалҽгҽ иман. Бу эш күзгҽ күренми торган булса да, ул иң беренче урынга куелган, чҿнки Аллаһы

~ 46 ~


Тҽгалҽгҽ ышанмый торып, башка эшлҽр турында сҿйлҽшүнең мҽгънҽсе юк. Ҽ шҽһадҽтнең «Мүхҽммҽд – Аллаһның рҽсүле» дигҽн икенче ҿлеше хакында без, иншҽ Аллаһ, килҽсе дҽреслҽрнең берсендҽ яхшылап карап үтҽрбез (кара: 9 нчы дҽрес – «Кем ул Мүхҽммҽд пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм)?»). 2) Икенче рҿкен исҽ – намаз. Пҽйгамбҽр Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) намаз турында шулай диде: «Кыямҽт кҿнендҽ колдан иң тҽүдҽ намаз турында соралыр. Ҽгҽр намазы яхшы хҽлдҽ булса, ул кешенең башка эшлҽре дҽ яхшы хҽлдҽ булачак. Ҽ ҽгҽр намазы бозык булса (ягъни, җитешле булмаса), ул кешенең башка эшлҽре дҽ бозык булыр (димҽк, кабул булмас)». Шундый кешелҽрне очратырга да була, алар: «Мин намаз укымасам да, башка күп яхшы эшлҽр эшлим», – ди. Аларның шушы хҽлен тҿпсез чилҽк белҽн су алырга барган кешенең хҽле белҽн чагыштырырга мҿмкин: ул тҿпсез чилҽккҽ күпме генҽ су тутырмасын, анда су ятмый. Намаз белҽн дҽ шул ук хҽл, ул да чилҽкнең тҿбе кебек. Гомумҽн, каядыр, нҽрсҽдер тутырам дисҽң, башта ул савытның тҿбен кайгыртырга кирҽк. Шулай ук, пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) намаз турында болай диде: «Кешене кҿферлектҽн намаз аерып тора». Чынлап та, башка кешелҽр арасында мҿселман ничек аерыла? Ҽлбҽттҽ, аның намаз уку–укымавына карыйлар. Намаз укыган кешене мҿселман дилҽр. Ягъни, мҿселманны кяфердҽн намаз аера. Уйланыгыз, агай-эне, безнең кайчан үлүебез билгеле түгел, «Аллаһы Тҽгалҽ каршысына нҽрсҽ белҽн барырмын?» – дип бүгеннҽн уйлана башлагыз. Ҽ иң беренче нҽрсҽ – ул намаз. Чҿнки Аллаһы Тҽгалҽ Кыямҽт кҿнендҽ хисапны, ягъни җавап алуны, намаздан башлаячак. Ҽгҽр сез 50 ел яшҽгҽнсез икҽн, димҽк, балигъ булган кҿнегездҽн (ягъни 15 яшьлҽр тирҽсеннҽн) сезнең 35 еллык намазыгыз бурыч булып җыела. 35 ел – ул, димҽк, 13000 кҿн чамасы. Һҽр кҿн ҿчен 5 намаз: балигъ булып яшҽгҽн һҽр кҿнегездҽ сез биш вакыт

~ 47 ~


намаз укырга тиешсез. Алар: 1) иртәнге намаз, 2) төшке намаз (ҿйлҽ), 3) төштән соңгы (икенде), 4) кичке намаз (ахшам) һҽм 5) төнге намаз (ястү). Чынбарлыкта шушы биш намаз кешенең күп вакытын алмый. Биш тапкыр таһҽрҽт алу һҽм биш вакыт намаз уку, ҽгҽр бҿтенесен бергҽ кушсаң, бҿтен кҿннең ни бары 1 сҽгатен били. Бер генҽ сҽгать кардҽшлҽр! Аллаһы Тҽгалҽ ҿчен бер генҽ сҽгать! Аллаһы Тҽгалҽ сезгҽ барысы 24 сҽгать вакыт биргҽн. Шушы 24 сҽгатьнең 60 кына минутын Аллаһы Тҽгалҽгезгҽ, Раббыгызга кире кайтарыгыз. Күңелегез тыныч булыр. Үзебезнең тормышыбызга игътибар итик: без бу бер сҽгатьне телевизор карап яки буш сүзлҽр сҿйлҽп, тҽмҽке тартучылар – тҽмҽке артында, чҽй эчҽргҽ яратканнар исҽ чҽй эчеп үткҽреп җибҽрҽбез. Кҿнегездҽн шул бер сҽгатьне алып, Аллаһы Тҽгалҽ мотлак эшлҽргҽ кушканны үтҽүгҽ бүлсҽгез, сезнең вакытыгыз кимемҽс, ҽ, киресенчҽ, калган 23 сҽгатегезгҽ Аллаһы Тҽгалҽ бҽрҽкҽт бирер. Элек 24 сҽгать эчендҽ эшли алмаган эшлҽрегезне, бҽлки, хҽзер 6 сҽгать эчендҽ эшли ала башларсыз. Бу күренеш бәрәкәт дип атала. Намаз укыган кешегҽ Аллаһы Тҽгалҽ һҽрьяклап бҽрҽкҽт бирер: ризыгына да, эшлҽренҽ дҽ һҽм, гомумҽн, бҿтен тормышына да. Намаз укымаган кешелҽрнең кайсыбер сүзлҽренҽ игътибар итик, алар нҽрсҽ дип аклана? а) Кайсылары болай ди: «Мин пенсиягҽ чыккач намазга басам, ураза тота башлыйм». Лҽкин кем безгҽ, пенсиягҽ тиклем яшҽрсез дип гарантия биргҽн? Уйлап карагыз, күпме кешелҽр яшьли үлеп кала. Аллаһ сакласын, ҽгҽр без дҽ: «Пенсиядҽн соң намазга басам», – дип йҿргҽн чагыбызда үлеп калсак, Раббыбыз хозурына нҽрсҽ белҽн барырбыз? б) Кайсылар исҽ шулай ди: «Мин дин тота башлар идем, тик кешелҽрдҽн, ата-анамнан, иптҽшлҽремнҽн, туганнарымнан оялам».

~ 48 ~


Җавап итеп без шуны ҽйтер идек: кешелҽрдҽн курыкма, Аллаһы Тҽгалҽдҽн оял, Ул сиңа намаз укырга кушкан, ҽ син һаман кешелҽрнең ниндидер сүзлҽренҽ карыйсың. Синең илаһың Аллаһы Тҽгалҽме, ҽллҽ кешелҽрме? Кешелҽргҽ гыйбҽдҽт кыласыңмы? Алай булса, син – кеше сүзенең колысың, гафу ит. Тагын дҽ бер кат ҽйтҽбез: бер нҽрсҽдҽн дҽ курыкма, тик Аллаһтан гына курык һҽм Аның ҽмерлҽрен үтҽ, тыйганнарыннан тыел – шушы инде чын Ислам! Ислам – ул үз-үзеңне Аллаһы Тҽгалҽнең ҽмеренҽ тапшыру дигҽн сүз. Ҽгҽр син үз-үзеңне Аллаһы Тҽгалҽнең колы итеп Аңа тапшыргансың икҽн, син кеше сүзенҽ игътибар итҽргҽ тиеш түгелсең. в) Кайсыбер кешелҽр шулай ди: «Мин дин тотар идем, тик кайсыбер начар гадҽтлҽрем бар, эчҽм, тартам һҽм башкасы». Ҽлбҽттҽ, эчү, тарту – гҿнаһ, лҽкин аларның намазга кысылышы юк. Ҽ менҽ намаз калдыру – ул күпкҽ-күпкҽ куркынычрак гҿнаһ! Уйлап карагыз, эчкҽн-тарткан кеше, ҽгҽр намаз укымаса, Кыямҽт кҿнендҽ эчкҽне ҿчен дҽ, тартканы ҿчен дҽ, намаз калдырганы ҿчен дҽ җавап бирҽчҽк. Ҽ эчеп-тартып та, ҽмма намазын укыган кеше үзен, бҽлки, шул намазлары аркылы коткарыр, иншҽ Аллаһ. Аның намазлары, бҽлки, эчү-тарту һҽм башка шуның кебек гҿнаһларын җуяр. Бер хҽдистҽ пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) намазны елга белҽн чагыштыра: «Ҽгҽр, – ди ул, – кеше үзенең ҿенең яныннан агып яткан елгада кҿненҽ биш тапкыр юынса, аның тҽнендҽ берҽр пычрак калырмы?» Сахабҽлҽр: «Юк. Ҽлбҽттҽ, калмас», – дип җавап бирделҽр. Һҽм пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм): «Менҽ намаз белҽн дҽ шулай», - дип аңлатты. 3) Исламның ҿченче рҿкене – ул зҽкят. Зҽкят бай кешелҽрдҽн һҽм тик билгеле байлык тҿрлҽреннҽн алына: алтын–кҿмештҽн (ягъни, хҽзерге кҿндҽ – акчадан), җирдҽ үскҽн нҽрсҽлҽрдҽн, дҿялҽрдҽн, сыерлардан, сарыклардан, кҽҗҽлҽрдҽн һҽм сатуга ҽзерлҽнгҽн товарлардан. Лҽкин кеше зҽкят бирҽ башласын ҿчен, аның үзенең иң

~ 49 ~


кирҽкле нҽрсҽлҽрдҽ ихтыяҗы булырга тиеш түгел. Үзенең ҿе, машинасы һҽм башка иң кирҽкле ҽйберлҽре булса һҽм үрдҽ атап үтелгҽн байлык тҿрлҽреннҽн берҽрсе билгеле микъдарга җитсҽ (бу микъдар нисаб дип атала), шуннан соң гына ул зҽкят түли башлый. Ягъни, кеше бай булып та, лҽкин аның байлыгы тиешле микъдарга җитмҽгҽн икҽн, ул – зҽкят бирүчелҽрдҽн түгел. Шуңа күрҽ зҽкяттҽн куркырга ярамый. Хҽлле кешелҽрнең бҿтенесеннҽн дҽ зҽкят алынмый. Алынган хҽлдҽ дҽ, аның күлҽме зур түгел. Мҽсҽлҽн, 40 сарыктан елына бер генҽ сарык зҽкят итеп алына. Бай кеше ҿчен бер сарык бернҽрсҽ дҽ түгел. Аны биргҽннҽн ул ярлыга ҽйлҽнмҽс. Киресенчҽ, Аллаһы Тҽгалҽнең ҽмерлҽрен үтҽгҽне ҿчен, Аллаһы Тҽгалҽ аның малына бҽрҽкҽт бирер, иншҽ Аллаһ. Аллаһы Тҽгалҽ нҽрсҽ кушса да, бу – нигъмҽт, безгҽ файда булып кайткан нҽрсҽ. 4) Исламның дүртенче рҿкене – ул Рамазан аенда ураза тоту. Аллаһы Тҽгалҽ аны кешелҽр ҿчен мотлак, ягъни фарыз гыйбҽдҽт итеп иңдергҽн. «Ҽй, иман китергҽн кешелҽр! Сезгҽ кадҽр яшҽгҽн кешелҽргҽ боерылган кебек, сезгҽ дҽ ураза тотарга фарыз ителҽ. Мҿгаен, сез тҽкъвалы булырсыз!» – ди Ул («Сыер» сүрәсе, 183 аять). Рамазан аенда мҿселманнар таң агара башлаганнан кояш баеганчы ураза тоталар. Бу вакыт эчендҽ ашарга, эчҽргҽ һҽм җенси якынлык кылырга ярамый. Ураза да кыен эш түгел. Ул да – нигъмҽт. Кешенең саулыгын, дҿньяга карашын һҽм башка якларын яхшыга үзгҽртҽ торган эш ул. «... Сезнең ураза тотуыгыз үзегез ҿчен хҽерле, ҽгҽр сез белсҽгез икҽн!» – ди Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ («Сыер» сүрәсе, 184 аять). Уразаның кайсыбер файдаларын гына санап китик. – Уразада булган кеше, ачлык тойгысын ичергҽн чакта, фҽкыйрь кешенең хҽлен аңлый. Бу аңарда фҽкыйрьгҽ карата мҽрхҽмҽтлелек тойгысы уята. – Ураза кешедҽ түбҽн телҽклҽрдҽн саклана алырлык ихтыяр кҿче тҽрбияли. Шулай ук аңарда тҽртип, пунктуальлек кебек сыйфатлар да үсешҽ.

~ 50 ~


– Ураза мҿселманнарның бердҽмлеген күрсҽтҽ, чҿнки бҿтен ҿммҽт бер вакытта ураза тота һҽм бер вакытта ифтар кыла. – Ураза ае дҽгъватчылар ҿчен дҽ бик уңай вакыт. Бу айда кемдер мҽчеткҽ беренче тапкыр килҽ, кемдер күптҽн булмаган, һҽм аларның йҿрҽклҽре иман ҿчен ачыла. 5) Исламның бишенче рҿкене исҽ – хаҗ кылу. Моны да хҽлле мҿселманнар эшлҽргҽ тиеш. Чҿнки Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ шулай дигҽн: «... Кешелҽрнең Аллаһ алдында булган бурычларына хаҗ кылу керҽ, ҽгҽр алар моны үти алырлык булсалар». («Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 97 аять). Шулай итеп, Ислам диненең биш тҿп нигезе шулар: Аллаһы Тҽгалҽнең – табынуга лаеклы Бердҽн-бер илаһ, һҽм Мүхҽммҽд – Аның хак илчесе икҽненҽ инанганнан соң, намаз уку, зҽкят бирү, Рамазан аенда ураза тоту һҽм Аллаһы Тҽгалҽнең йортына (Кҽгъбҽгҽ) хаҗ кылу. Җиденче дҽрес тҽмам.

~ 51 ~


8-че дәрес Кыямҽт кҿне Бүген без, иншҽ Аллаһ, Кыямҽт кҿне турында сҿйлҽшҽчҽкбез. Кешелҽрдҽн еш кына «ахырзаман» дигҽн сүз ишетергҽ туры килҽ. Лҽкин ул ахырзаманны тҿрле кеше тҿрлечҽ аңлый. Аллаһы Тҽгалҽнең китабы Коръҽнне белмҽгҽннҽн килеп чыга бу. Кайсыбер кешелҽр ахырзаманны шулай итеп күз алдына китерҽ: ниндидер комета Җиргҽ бҽрелҽчҽк тҽ, Җир шары юкка чыгачак яисҽ Җир йҿзен су басачак, яисҽ атом бомбасы шартлаячак һҽм башкасы. Юк. Коръҽн буенча, ахырзаман болай булмаячак. Безгҽ Аллаһы Тҽгалҽ Җирдҽге тормышның ничек бетҽчҽген күптҽн сҿйлҽп биргҽн инде. Коръҽндҽ бу турыда шулай диелҽ: «Вакыйга (Кыямәт көне) килсҽ, аның килүен ялганга санаучы булмас, берҽүне түбҽн тҿшерер ул һҽм икенчене югары күтҽрер. Һҽм кайчан Җир дерелдҽү белҽн дерелдҽсҽ, кайчан таулар челпҽрҽмҽ килеп җимерелеп, чҽчелгҽн-таралган тузанга ҽйлҽнсҽлҽр, сез ҿч тҿркемгҽ бүленерсез…». («Вакыйга» сүрәсе, 1-7 аятьләр). Ягъни, Кыямҽт кҿнендҽ Аллаһы Тҽгалҽ шушы дҿньяны юк итҽчҽк. Без ҽле яшҽгҽн Җир Аллаһы Тҽгалҽнең ҽмере белҽн җимерелҽчҽк. Хҽтта күк йҿзе ярылачак. Коръҽндҽ бу турыда шулай диелҽ: «Кайчан Күк ярылса һҽм йолдызлар коелсалар, һҽм диңгезлҽр ташып түгелсҽлҽр, һҽм каберлҽр түңкҽрелеп ачылса – шулвакыт кеше үзенҽ килҽчҽккҽ нҽрсҽ ҽзерлҽгҽнен һҽм нҽрсҽ калдырганын белер...». («Ярылу» сүрәсе, 1-5 аятьләр). Ҽ «Ясин» сүрҽсендҽ шулай диелҽ: «Сур ҿрелер, һҽм менҽ – алар каберлҽреннҽн чыгып, Раббыларына ашкыналар. «Кайгы безгҽ! Безне яткан урыныбыздан кем терелтеп чыгарды? Бу бит Ҽр-Рахмҽннең вҽгъдҽсе, һҽм рҽсүллҽр дҿрес ҽйткҽн булган!» – дилҽр алар. Бер каты тавыштан башка бернҽрсҽ дҽ булмады, һҽм менҽ алар барысы да Безнең алдыбызга килеп басканнар. Бүген беркемгҽ дҽ

~ 52 ~


бернинди дҽ гаделсезлек күрсҽтелмҽс, һҽм җҽза бары тик эшлҽгҽн эшлҽрегезгҽ карап кына бирелер». (51-54 нче аятьләр). Ҽйткҽндҽй, кешелҽр Коръҽннең Аллаһы Тҽгалҽ китабы икҽнен белҽ. Һҽм хҽтта еш кына берҽр мулланы ҿйгҽ чакыртып алып, алардан шушы «Ясин» сүрҽсен укыттыралар. Кемдер үлеп китсҽ дҽ шушы «Ясин» сүрҽсен укыйлар. Ҽмма лҽкин бу сүрҽдҽ нҽрсҽ турында язылганын күп кеше белергҽ тырышамы? Белегез: бу сүрҽдҽ Кыямҽт кҿне турында язылган. Димҽк, Кыямҽт кҿне килсҽ, Аллаһы Тҽгалҽ кешелҽрне каберлҽрдҽн чыгарачак. Бу дҿньяда бҿтен тарих дҽвамында ничҽмҽ кеше булган, алар барысы да Аллаһы Тҽгалҽ алдына килеп басачак. Бу кҿннҽн котыла алырдай бер кеше дҽ тумаган, юк һҽм булмаячак та. Без барыбыз да Аллаһы Тҽгалҽ алдында җавап тотачакбыз. Кыямҽт кҿнендҽ Аллаһы Тҽгалҽ шушы җирдҽ булган бар нҽрсҽне дҽ җимерҽчҽк, юкка чыгарачак: йолдызларны, диңгезлҽрне, тауларны – барысын да. Һҽм ул кҿнне кешелҽр, кабаттан терелтелеп, каберлҽрдҽн чыгып басачак. Моңа ышанмаган кешелҽр турында Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ шулай ди: «Кяферлҽр, без беркайчан да яңадан терелтелеп, каберлҽрдҽн чыгарылмаячакбыз дип уйлый. Аларга: «Раббым белҽн ант итҽм! Сез, ҽлбҽттҽ, кабаттан терелтелеп, каберлҽрдҽн чыгарылачаксыз, шуннан сезгҽ кылган эшлҽрегез турында хҽбҽр ителҽчҽк, бу Аллаһ ҿчен җиңел», – дип ҽйт. Аллаһка, Аның рҽсүленҽ һҽм Без иңдергҽн нурга (Коръәнгә) иман китерегез. Аллаһ сезнең эшлҽрегезне белҽ! Ул кҿнне Аллаһ сезне җыелыш ҿчен җыяр. Ул кҿн – үз-ара алдашу кҿне. Кем Аллаһка иман китерсҽ, яхшы эшлҽр эшлҽсҽ, Аллаһ аның начар эшлҽрен кичерер һҽм астында елгалар агып торган җҽннҽт бакчаларына мҽңге тору ҿчен кертер. Бу – бҿек уңыш! Ҽ кяферлҽр, Безнең аятьлҽребезне ялганга санаучылар – Ут ҽһеллҽре, алар анда мҽңге калачак. Нинди начар бу язмыш!». («Үз-ара алдашу» сүрәсе, 7-10 аятьләр). Димҽк, Кыямҽт кҿнендҽ без иң тҽүдҽ кылган эшлҽребез

~ 53 ~


ҿчен җавап тотачакбыз, шуннан кемдер – җҽннҽткҽ, кемдер җҽһҽннҽмгҽ китҽчҽк. Аллаһы Тҽгалҽгҽ ышанмаган кеше һичбер вакытта да җҽннҽткҽ керҽ алмас. Кяферлҽр ҿчен Аллаһы Тҽгалҽ мҽңгелек ут, ягъни җҽһҽннҽм ҽзерлҽгҽн. Шулай ук Коръҽндҽ Аллаһы Тҽгалҽ Кыямҽт кҿне турында болай ди: «Һҽм колак тондыргыч каты тавыш килсҽ – кеше үзенең туганыннан качар кҿнне, һҽм анасыннан, һҽм атасыннан, һҽм хатыныннан, һҽм улларыннан – ул кҿнне аларның һҽрберсенең үз эше (кайгысы) үзенҽ җитҽрлек булыр. Бу кҿнне йҿзлҽр балкый, кҿлеп тора, шат! Һҽм бу кҿнне йҿзлҽрдҽ – тузан, караңгылык каплаган аларны. Менҽ шушылар инде кяферлҽр һҽм гҿнаһлылар!». («Кашын җыерды» сүрәсе, 33-42 аятьләр). Шулай итеп, Аллаһы Тҽгалҽ Кыямҽт турында сҿйли. Бу кҿнне кемдер шат булачак, кемдер кайгыга батачак. Шат булганнары – иман китергҽн кешелҽр, чҿнки алар белҽ: Аллаһы Тҽгалҽнең ҽмере белҽн алар җҽннҽткҽ керҽчҽк. Ҽ кяферлҽр исҽ беркайчан да җҽннҽткҽ керҽ алмас. Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) Кыямҽт кҿне турында күп сҿйли торган иде. Аның аңлатуы буенча, Кыямҽт кҿнендҽ без ялангач, яланаяк, сҿннҽтсез, ягьни башта ничек туган булганбыз – шул кҿе Аллаһы Тҽгалҽ алдына килеп басачакбыз. Һҽм Аллаһы Тҽгалҽ кешелҽрдҽн җавап алачак, бҿтен-бҿтен эшлҽре турында да: Аллаһы Тҽгалҽгҽ ышандыңмы, намаз укыдыңмы, ураза тоттыңмы, зҽкят бирдеңме, ата-анаңны, туганнарыңны, күршелҽреңне хҿрмҽт иттеңме, кешелҽр белҽн гадел булдыңмы, балаларыңны дҿрес тҽрбиялҽдеңме – барысы, барысы хакында да җавап тотачакбыз. Кылган гҿнаһларыбыз ҿчен исҽ куркып торачакбыз. Нигҽ Аллаһы Тҽгалҽгҽ иман китермҽдең? Нигҽ Аның турында белергҽ дҽ тырышмадың? Нигҽ Коръҽнне ҿйрҽнергҽ вакыт таба алмадың, ҽ тҿрле юк-бар нҽрсҽлҽргҽ вакыт күп таптың? Нигҽ эчтең, зина кылдың, кеше ҽйберен урладың? Нигҽ кешене рҽнҗеттең, алдаштың, ҽрлҽштең, сүгендең, тик үзеңне генҽ кайгырттың? Һҽм башкасы, һҽм башкасы...

~ 54 ~


Болар барысы да булачак, чҿнки пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллаллааһу гҽлҽйһи үҽ сҽллҽм) беркайчан да алдашмады. Ул ҽйтеп калдырган нҽрсҽлҽр берҽм-берҽм тормышка ашып килҽлҽр, аның килҽчҽк турында үз сахабҽлҽренҽ сҿйлҽгҽн бҿтен хҽбҽрлҽре дҽ дҿрес булып чыкты: мҽсҽлҽн, мҿселманнарның Персия дҽүлҽтен яулап алачаклары, Константинопольнең (бүгенге Стамбул) мҿселман шҽһҽренҽ ҽйлҽнҽчҽге, монгол-татарларның мҿселманнар белҽн сугышачагы, һҽм башкалар – болар барысы да, тарихтан белүебезчҽ, дҿрес булып чыкты. Димҽк, Кыямҽт кҿне турында да пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) нҽрсҽ ҽйтеп калдырган булса, алар да килҽчҽк. Шуңа күрҽ ҽзерлҽнегез, кешелҽр! Кыямҽт кҿнендҽ безгҽ китап бирелҽчҽк – бу китапта безнең бҿтен эшлҽребез дҽ язылып куелган булыр. Моның турында безгҽ Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ шулай ди: «Ҽй, кеше! Син үз Раббыңа тырышып омтыласың һҽм син Аны очратырсың! Кемгҽ китабы уң кулына бирелсҽ, ул җиңел хисап белҽн хисапланыр һҽм үзенең гаилҽсенҽ шатлык белҽн кайтыр. Ҽ кемгҽ китабы аркасы ягыннан бирелсҽ, ул үзенҽ һҽлакҽт чакырыр һҽм Утта янар. Ул үз гаилҽсендҽ шат иде, һҽм, чынлап та, һичкайчан кире ҽйлҽнеп кайтмам (кабат терелмәм), дип уйлады. Ҽмма юк! Раббысы аны күреп тора! Шҽфҽкъ белҽн ант итҽм! Тҿн һҽм ул җыя торган нҽрсҽлҽр белҽн ант итҽм! Һҽм тулган вакыттагы ай белҽн ант итҽм! Һичшиксез, сез бер хҽлдҽн икенче хҽлгҽ күчҽчҽксез! Ҽмма нҽрсҽ булды соң аларга, нигҽ алар иман китерми? Һҽм аларга Коръҽн укылса, нигҽ алар сҽждҽ кылмыйлар?». («Ярылу» сүрәсе, 6-21 аятьләр). Шулай ук, Кыямҽт кҿнендҽ безнең эшлҽребез Мизанда (Үлчҽүдҽ) үлчҽнелер. Коръҽндҽ бу турыда шулай диелгҽн: «...Кемнең үлчҽве авыр тартса, ул рҽхҽт тормышта булыр. Ҽ кемнең үлчҽве җиңел тартса, аның анасы – Упкын. Ҽ Упкынның ни икҽнен сиңа нҽрсҽ белдерер? Дҿрлҽп янган ут ул!». («Куркыныч хөкем» сүрәсе, 6-11 аятьләр).

~ 55 ~


Шулай ук Кыямҽт кҿнендҽ без Сират, ягъни җҽһҽннҽм ҿстеннҽн корылган күпер аша үтҽчҽкбез. Иманнары кҿчле булган мҿселманнар аның ҿстеннҽн тиз генҽ үтеп китҽр (яшен яисҽ җил кебек диелҽ). Ҽ кемдер җайлап кына, ҽ кемдер хҽтта үрмҽлҽп үтҽр (иманнары кҿчсез булган мҿселманнар). Гҿнаһлары күбрҽк булган мҿселманнар исҽ шушы күпердҽн аска, җҽһҽннҽмгҽ, очып тҿшҽр. Җҽһҽннҽмгҽ элҽккҽн бу гҿнаһлы мҿселманнар утта күпмедер вакытка (бҽлки, 1 кҿн, 1 ел, 100 ел... Аллаһ Үзе генҽ белҽ) калырлар һҽм, тазарынганнан соң, аннан кире чыгарлар (иншҽ Аллаһ) һҽм җҽннҽткҽ керерлҽр. Димҽк, мҿселманнарның ниндидер бер ҿлеше гҿнаһлардан тазарыну ҿчен җҽһҽннҽмдҽ җҽзасын алып чыгачак. Ҽй, кеше! Үз-үзеңне Кыямҽт кҿненҽ ҽзерлҽ! Изге эшлҽр эшлҽ. Ҽ иң тҽүдҽ Аллаһка иман китер, «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» сүзлҽрен дҿрес итеп аңла (кара: 3-че дәрес – «Лә иләһә илләллаһ» мәгънәсе», 6-чы дәрес – «Шәһадәтнең шартлары»), Исламның биш рҿкенен (фарызын) үти башла (кара: 7-че дәрес – «Исламның биш нигезе»): намаз укы, ураза тот, зҽкят бир, хаҗ кыл. Коръҽн кушкан бҿтен гамҽллҽрне дҽ үтҽргҽ тырыш һҽм Аллаһы Тҽгалҽ тыйган бҿтен эшлҽрдҽн дҽ тыел. Югыйсҽ син Кыямҽт кҿнендҽ зур отылышта булырсың. Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) ҽйткҽнчҽ, Кыямҽт кҿнендҽ иң тҽүдҽ безнең намазларыбыз каралачак, шуннан соң гына – башка эшлҽр. Бер яктан якшы гамҽллҽребез хисапланса, икенче яктан гҿнаһларыбыз хисапланыр. Гҿнаһлар кеше хакы белҽн бҽйле булса, был куркыныч. Бер вакытта да кеше хакына кермҽгез! Ҽгҽр кеше хакына кергҽн булсагыз, Аллаһы Тҽгалҽ сезнең изге гамҽллҽрегезне алып, шул кешегҽ бирер. Бу дҿньяда кемнедер рҽнҗеткҽн булсаң, ул кеше Кыямҽт кҿнендҽ синең якшы эшлҽреңне алыр: синең намазларыңны, уразаларыңны, садакаларыңны һҽм башкасын. Ҽ бирердҽй саваплы гамҽллҽрең калмаса, аның гҿнаһлары сиңа бүлеп бирелер – ни тиклем нык рҽнҗеткҽнсең, шул күлҽмдҽ. Шуңа да бу дҿньяда ук алардан гафу

~ 56 ~


үтенеп калырга, гаебегезне җуярга ашыгыгыз! Һҽм тагы да: намаз укыйм, ураза тотам дип тҽкҽбберлҽнмҽ – бҽлки, кемнеңдер хакына кереп, шул кешегҽ син азактан шушы изге гамҽллҽреңне бирергҽ тиеш булып чыгарсың (Аллаһ сакласын!). Һҽрвакыт Кыямҽт кҿне турында хҽтерлҽп йҿрегез! Хисапланачак намазларыгыз турында уйлагыз. «Үлчҽвем авыр тартсын ҿчен җитҽрлек изге гамҽллҽр эшлҽдем микҽн?» - дип кҿн саен уйла. «Кемгҽдер бурычлы түгелмен микҽн?» - дип курык. Гҿнаһларың аркасында җҽһҽннҽм ҿстеннҽн корылган Сират күпереннҽн очып тҿшҽ күрмҽ! Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ: «Ҽй сез, иман китергҽн кешелҽр! Ягулыгы кешелҽр һҽм ташлар булган Уттан үз-үзегезне һҽм үз гаилҽлҽрегезне саклагыз!» – ди («Хәрам кылу» сүрәсе, 6 аять). Беребез дҽ җҽһҽннҽмгҽ керергҽ телҽмидер. Моны без, шулай ук, тормыш иптҽшлҽребезгҽ дҽ, балаларыбызга да, ата–аналарыбызга да телҽмибез. Шуңа күрҽ, дҿрес итеп, Коръҽнчҽ яшҽгез, гаилҽлҽрегезне дҽ шуңа ҿндҽгез – Кыямҽт кҿнендҽ отылучылар арасында булмассыз. Алдагы дҽреслҽрдҽ без Кыямҽт кҿне турында тагын бик күп искҽ тҿшерербез, иншҽ Аллаһ. Сигезенче дҽрес тҽмам.

~ 57 ~


9-чы дәрес Кем ул Мүхҽммҽд пҽйгамбҽр? (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) Бу дҽрестҽ без, иншҽ Аллаһ, Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) тормышы турында сҿйлҽячҽкбез. Чҿнки пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽднең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) тормыш юлын белмичҽ, Ислам динен тулысынча аңлау мҿмкин түгел. Аның тормыш юлы турындагы китаплар «сира» китаплары дип атала. Ягъни, сира – ул Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) тарихы. Сираны бҿтен нечкҽлҽклҽре белҽн башка зур китаплардан укырсыз, ҽ бүген без пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) турында кыскача гына сҿйлҽп китҽбез. Мүхәммәд пәйгамбәр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) Мҽккҽ шҽһҽрендҽ 571 елда туган. Аның атасы, Габдуллаһ, улы тумас борын ук үлеп калган. Мүхҽммҽдкҽ алты яшь булганда аның анасы да үлеп кала. Шулай итеп, бҽлҽкҽй Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) картҽтисе Габдүлмотталиб тҽрбиясендҽ кала. Ҽмма Мүхҽммҽдкҽ сигез яшь булганда, аның картҽтисе дҽ үлеп кала. Тҽмам ятим калган Мүхҽммҽдне аның атасының энесе Ҽбү Талиб үз тҽрбиясенҽ ала. Шулай итеп, Мүхҽммҽд пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) бала чагыннан ук тҿрле кыенлыклар күреп үсҽ. Егет булып үсеп җитеп, 25 яшен тутыргач, Мүхҽммҽдкҽ Хҽдидҗҽ дигҽн бай хатын үзенҽ ҿйлҽнергҽ тҽкъдим итҽ, Мүхҽммҽд риза була. Хҽдидҗҽгҽ Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) ҽхлагы, холкы белҽн нык ошый, чҿнки Хҽдидҗҽ үзе дҽ бик ҽдҽпле, саф хатын булган (Аллаһ аннан риза булсын). Ул пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽдкҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) 20 елдан артык (вафатына тиклем) иң яхшы хатын булды һҽм аңа биш бала – бер ул һҽм дүрт кыз табып бирде. Шул исҽптҽн, Фатыйманы (Аллаһ аннан риза булсын). Шулай ук, Хҽдидҗҽ Мүхҽммҽднең пҽйгамбҽр икҽненҽ ышанган һҽм Ислам динен кабул иткҽн беренче кеше була. Мҽккҽ халкы Мүхҽммҽдне (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) бик яратты, аңа ышанды, чҿнки ул беркайчан да беркемне дҽ алдамады,

~ 58 ~


һҽрвакыт сүзендҽ торды, акылы һҽм гаделлеге белҽн аерылып тора иде. Аңа халык «Ҽмин» дип эндҽшкҽн. Ҽмин, димҽк, ышанычлы кеше. Ниндидер бҽхҽслҽр туган вакытта да, бҽхҽсне хҽл итҽр ҿчен аны чакырганнар, кемдер ерак сҽфҽргҽ китҽсе булса, Мүхҽммҽдкҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) үзенең малын һҽм гаилҽсен ҽманҽт итеп калдырып киткҽн. Гомумҽн, аңа бҿтенесе дҽ ышандылар һҽм аны барысы да яраттылар. Мүхҽммҽдкҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) 40 яшь тулгач, ул Аллаһы Тҽгалҽ турында нык уйлана башлый. Ул Мҽккҽ гарҽплҽренең тҿрле сын-потларга (идолларга) табынуларын кечкенҽ чактан ук яратмый торган булган, чҿнки саф күңеле белҽн моның ялгыш икҽнлеген аңлаган. Гарҽплҽр эчкелек, зина, фҽхешлеккҽ баткан, ярлыларны, кҿчсезлҽрне кимсетүче, колларны, хатыннарны рҽнҗетүче халык булган. Хҽтта шундый чиккҽ җиткҽннҽр: кыз бала туса, гарьлҽнеп, алар аны терелҽй чүлдҽ күмеп китҽр булганнар. Боларның барысының да сҽбҽбе тик бер нҽрсҽдҽ – дҿрес диннең булмавында иде. Моны Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) бик яхшы аңлаган. Беркҿнне Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) Мҽккҽ шҽһҽре янында Хира тавы мҽмерҗҽсендҽ утырганда, аның алдында Җҽбраил (гарәпчә – Дҗибрил) фҽрештҽ пҽйда була һҽм Мүхҽммҽдне нык итеп кочаклап: «Укы!» – ди. Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм): «Мин бит укый белмим», - дип җавап кайтара (ул укый да, яза да белми иде). Җҽбраил фҽрештҽ (гҽлҽйһиссҽлҽм) тагын да бер кат: «Укы!» - ди. Мүхҽммҽд исҽ тагын да шундый ук җавап кайтара. Җҽбраил фҽрештҽ (гҽлҽйһиссҽлҽм) аны тагын кочаклый һҽм аңа шундый сүзлҽр җиткерҽ: «Сине барлыкка китергҽн Раббың исеме белҽн укы! Ул кешене укмашкан каннан яралтты. Укы! Синең Раббың – Иң юмарт, Ул калҽм белҽн кешегҽ ул белмҽгҽн нҽрсҽлҽрне ҿйрҽтте...» («Укмашкан кан» сүрәсе, 1-5 аятьләр). Бҿек Коръҽн-Кҽримнең кешелеккҽ тҿшерелгҽн иң беренче аятьлҽре була бу.

~ 59 ~


Шулай итеп, 40 яшьлек Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) пҽйгамбҽр булды. Шушы кичтҽн соң тагын 23 ел буена Аллаһы Тҽгалҽ аңа Коръҽн аятьлҽрен җибҽреп торачак (Җҽбраил фҽрештҽ аша). Димҽк, без белгҽн 600 битлек Коръҽн-Кҽрим китабы – ул 23 ел буе җыелган Аллаһы Тҽгалҽ сүзлҽре. Аны пҽйгамбҽр Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) үзе язмады һҽм кемнҽндер күчереп тҽ алмады. Ул, ҽйткҽнебезчҽ, укый-яза белмҽгҽн. Башта пҽйгамбҽр Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) яшерен дҽгъват кыла. Дҽгъват – ул кешелҽрне Аллаһы Тҽгалҽ диненҽ – Исламга чакыру. Шуннан соң, ҿч ел вакыт үткҽч, Аллаһы Тҽгалҽ аңа дҽгъватны бҿтен кешелҽргҽ дҽ ачык рҽвештҽ җиткерергҽ куша. Ҽмма лҽкин ата-бабалары диненҽ күнеккҽн Мҽккҽ мҿшриклҽре (русча – многобожники) Ислам динен кабул итҽргҽ телҽмҽделҽр, чҿнки аларны мҿселманлыкта булган тҽүхид һҽм гаделлек куркытты. Бер яктан, Ислам дине аларның Аллаһ белҽн үзлҽре арасында «арадашчы» итеп күргҽн бҿтен илаһларын ялганга чыгарса, икенче яктан, Ислам бҿтен кешелҽрнең дҽ бертигез булуын, колларга яхшы мҿнҽсҽбҽт кирҽклеген, хатынның да хҿрмҽткҽ лаек кеше булуын һҽм башка шундый тҽртиплҽрне ҿйрҽтҽ иде. Иске тормышта кеше җилкҽсендҽ яшҽргҽ ҿйрҽнгҽн Мҽккҽ байлары һҽм түрҽлҽре пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽдкҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) каршы кҿрҽш башлыйлар. Аны тҽүдҽ акча белҽн сатып алырга да маташалар, куркытып та карыйлар, соңыннан аны үтерергҽ карар итҽлҽр. Эш моңа барып җиткҽч, 622 нче елда пҽйгамбҽр Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) үзенең сахабҽлҽре (Ислам динен кабул иткҽн иптҽшлҽре) белҽн икенче шҽһҽргҽ – Мҽдинҽгҽ күчеп китҽ. Шушы Мҽккҽдҽн Мҽдинҽгҽ күчү «Һиджра» дип атала (татарча – Һиҗрҽт). Ҽлеге кҿнгҽ тиклем мҿселманнар шушы Һиҗрҽт елыннан башлап үз тҽкъвимнҽрен (календарьлҽрен) саныйлар. Димҽк, 622 ел – ул мҿселман тҽкъвименең беренче елы (ягъни, Һиҗри 1-че ел). Мҽдинҽдҽ мҿселманнар кҿчлерҽк иде. Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) Мҽдинҽгҽ күчеп килү белҽн, анда

~ 60 ~


беренче Ислам дҽүлҽте корылды. Бу шҽһҽрдҽ пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) барлыгы 10 ел яшҽячҽк. Шушы ун ел эчендҽ Мҽдинҽ мҿселманнары белҽн Мҽккҽ мҿшриклҽре арасында берничҽ каты сугыш була (мҽсҽлҽн, Бҽдер, Ҿхҿд сугышлары). Ахыр чиктҽ мҿселманнар Мҽккҽне яулап алалар һҽм күп тҽ үтми Ислам дине бҿтен Гарҽп ярымутравы буйлап тарала. Анда бер кяфер хакимлеге дҽ калмый. Һиҗри тҽкъвим буенча 20 нче елда мҿселманнар куҽтле Фарсы дҽүлҽтен (Персияны) юк итҽлҽр, румнарның (Византия империясының) күп ҿлкҽлҽрен үзлҽренҽ кушалар. Лҽкин боларны пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽдкҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) үзенҽ күрергҽ насыйп булмый, чҿнки ул 10 нчы Һиҗри елда Аллаһы Тҽгалҽ хозурына күчҽ. Мҿселманнарның килҽчҽк җиңүлҽрен күрмҽсҽ дҽ, ул моны алдан ҽйтеп калдырган иде. Аның килҽчҽк турында барлык хҽбҽрлҽре дҽ тормышка ашты һҽм ҽле дҽ ашып килҽ. Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) – ул Аллаһы Тҽгалҽнең бҿтен кешелеккҽ җибҽрелгҽн илчесе, пҽйгамбҽре. Ул безгҽ Аллаһы Тҽгалҽнең китабы – Коръҽнне җиткергҽн. Без аңа итагать итсҽк кенҽ, дҿрес юл табарбыз. Аллаһы Тҽгалҽ безгҽ шулай дигҽн: «Аллаһка, Аның рҽсүленҽ һҽм без иңдергҽн нурга (Коръҽнгҽ) иман китерегез. Аллаһ сезнең эшлҽрегезне белҽ!» (Коръән, «Үз ара алдашу» сүрәсе, 8 аять). Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) безгҽ Аллаһы Тҽгалҽдҽн Коръҽнне җиткерде һҽм үзенең тормышы (Сҿннҽте) аша Коръҽн буенча ничек яшҽргҽ кирҽклеген ҿйрҽтте. Шулай итеп, Коръҽн-Кҽрим – ул Аллаһы Тҽгалҽнең китабы, ҽ пҽйгамбҽребез Сҿннҽте (ягъни тормышы) – ул шушы китапка тере аңлатма һҽм үрнҽк. Димҽк, Ислам диненең ике зур чыганагы бар: Коръҽн һҽм Сҿннҽт. Сҿннҽткҽ пҽйгамбҽр Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) сүзлҽре һҽм гамҽллҽре керҽ, алар безгҽ хҽдислҽр аша килеп җиткҽн. Хҽдислҽр берничҽ зур җыентыкта тупланган. Мҽсҽлҽн, Бохари,

~ 61 ~


Мҿслим, Тирмизи, Нҽсҽи, Ибн Мҽдҗҽһ, Ҽбү Давыт һҽм башка хҽдис китаплары бар. Бу китапларны язар ҿчен шушы санап үтелгҽн галимнҽр пҽйгамбҽр Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) ҽйтеп калдырган һҽрбер сүзне бҿртеклҽп җыйганнар, чҿнки алар (галимнҽр һҽм, гомумҽн, бҿтен хак мҿселманнар да) Сҿннҽткҽ ялган сүзлҽр килеп кермҽсен дип курыккан. Шуңа күрҽ бу китапларда пҽйгамбҽр Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) сүзе китерелер алдыннан, ул сүзлҽрне таратучы кешелҽрнең исемнҽре дҽ ҽйтеп кителҽ. Мҽсҽлҽн, иң башта «Мүхҽммҽд ибн Бҽшҽр Шүгбҽдҽн, Шүгбҽ Ҽбү Тҽййахтан, Ҽбү Тҽййах Ҽнҽстҽн, Ҽнҽс Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрдҽн шундый сүзлҽр ишеткҽн...» – диелҽ дҽ, шуннан хҽдис китерелҽ. Шушы исемнҽр тезмҽсе «сҽнҽд» дип атала. Димҽк, пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) сүзлҽре ҽйтелер алдыннан сҽнҽд күрсҽтелергҽ тиеш, чҿнки пҽйгамбҽребез исеменнҽн һҽм аның турында телҽсҽ нҽрсҽ сҿйлҽргҽ ярамый. Кызганычка каршы, бүгенге кҿндҽ күп кешелҽр моны аңламый, пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) турында белҽлҽрме-юкмы, телҽсҽ нинди сүзлҽр сҿйлилҽр. Һҽр хҽдис алдыннан аның сҽнҽде булырга тиеш. Ислам дине – ул ялган сүзлҽр җыентыгы түгел. Ислам дине – ул кемнеңдер кемнҽндер кайчандыр ишетеп калган һҽм шуны үзенчҽ аңлаган уйдырмалар җыелмасы да түгел. Ислам динендҽ бҿтен нҽрсҽ Коръҽнгҽ һҽм пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽднең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) ышанычлы (сҽхих) хҽдислҽренҽ таяна. Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) ҽйткҽн сүзлҽр – ул Аллаһы Тҽгалҽнең аңа Җҽбраил фҽрештҽ аша ҿйрҽткҽн нҽрсҽлҽре, шуңа күрҽ без пҽйгамбҽребезгҽ итагать итҽргҽ (буйсынырга) тиешбез. Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ шулай ди: «Рҽсүлгҽ буйсынган кеше, димҽк, Аллаһка да буйсына. Ҽ кем йҿз чҿерсҽ – Без бит сине алар ҿстеннҽн сакчы итеп җибҽрмҽдек» («Хатыннар» сүрәсе, 4:80). Ягъни, пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽднең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) эше – ул бары тик аңлату иде, безне нҽрсҽгҽдер кҿчлҽү аның вазифасы түгел. Кем аның артыннан ияргҽн, димҽк, ул

~ 62 ~


котылган һҽм җҽннҽткҽ юл тапкан, ҽ кем аны тыңламый, ул караңгылыкта яшҽр һҽм соңгы чиктҽ җҽһҽннҽмгҽ китҽр (Аллаһы Тҽгалҽ безгҽ моны күрсҽтмҽсен иде!) Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽднең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) сирасы – дҿньядагы иң мҿһим тарих ул. Ниндидер гади кешенең тарихын ҿйрҽнер алдыннан, без башта пҽйгамбҽр Мүхҽммҽднең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) тормыш юлын белергҽ тиешбез. Аның тормышы юлы – Коръҽннең җыелу тарихы ул. Коръҽн буенча яшҽргҽ телҽгҽн һҽр кеше пҽйгамбҽр Мүхҽммҽднең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) – кешелек тарихындагы иң камил, иң изге кешенең – тормышын, яшҽешен, гомер юлын ҿйрҽнергҽ тиеш. Моны белмичҽ без Коръҽннең дҽ кадерен аңлый алмаячакбыз. Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽднең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) сирасын бҿтен нечкҽлеклҽре белҽн ҿйрҽнегез. Аның һҽрбер сүзен, эшен, елмаюын, нинди ата, хатыннары ҿчен нинди ир булуын һҽм башкасын без, мҿселманнар, яхшы белергҽ бурычлыбыз. Боларны белсҽк кенҽ, без чын мҿселман була алырбыз. Кем дҽ кем үз тормышында пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) артыннан иярсҽ, үз яшҽешен Сҿннҽткҽ ярашлы корса, тик шул гына Кыямҽт кҿнендҽ сҿекле пҽйгамбҽребез белҽн бергҽ булыр. Аллаһы Тҽгалҽ безгҽ Кыямҽт кҿнендҽ дҽ, арытабангы мҽңгелек дҿньяда да сҿекле пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) белҽн бергҽ булырга насыйп итсен! Тагын да шул: игътибар итсҽгез, Мүхҽммҽд пҽйгамбҽр исемен ҽйткҽн яисҽ аның турында ишеткҽн саен, аңа «саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм» дип салават һҽм сҽлҽм ҽйтергҽ кирҽк. Бу татар телендҽ якынча «Аңа Аллаһның фатихасы һҽм сҽлҽме булсын» дип тҽрҗемҽ ителҽ. Бик саваплы һҽм күркҽм гамҽл бу, салават һҽм сҽлҽмгҽ саран булмагыз. Тугызынчы дҽрес тҽмам.

~ 63 ~


10-чы дәрес Адҽм һҽм шайтан Иншҽ Аллаһ, бүген без сезгҽ кешелек тарихының нҽрсҽдҽн башланганын сҿйлҽячҽкбез. Ҽ кешелек тарихы исҽ, ҽлбҽттҽ, иң беренче кешедҽн башланып киткҽн. Ҽ ул беренче кешене – бҿтен кешелҽрнең дҽ беренче атасы Адҽмне – Аллаһы Тҽгалҽ Үзе, Үз куллары белҽн балчыктан яраткан. Бу турыда Коръҽндҽ күп кенҽ аятьлҽрдҽ ҽйтелҽ. «Без кешене сыек балчыкның («Иманлылар» сүрәсе, 12 аять);

асылыннан

яраттык».

«Ул (Аллаһ) кешене чүлмҽк ясый торган балчык кебек яңгыравыклы мҽтедҽн яратты. Ҽ җеннҽрне саф ут ялкыныннан бар итте» («Әр-Рахмән» сүрәсе, 14-15 аятьләр); «Ҽй, Иблис! Мин Үз кулларым белҽн ясаган нҽрсҽгҽ сҽҗдҽ кылудан сине нҽрсҽ тыйды? Тҽкҽбберлҽндеңме син, ҽллҽ югарылардан булдыңмы?» – диде Аллаһ. «Мин аннан яхшырак: Син мине уттан яраттың, ҽ аны балчыктан барлыкка китердең», – диде Иблис» («Сад» сүрәсе, 38:75,76) һҽм башка аятьлҽр. Шулай итеп, Аллаһы Тҽгалҽ хҽбҽр итүенчҽ, кеше балчыктан яратылган. Бу – хакыйкать. Ҽ тҿрле «гыйльми» теориялар һҽм гипотезалар (мҽсҽлҽн, кешенең маймылдан килеп чыгуы теориясе) – алар җитди фҽнни хезмҽтлҽр түгел, ҽ нибары кайсыбер кешелҽрнең саташуы. Бүген исҽ фҽн шуны исбат итҽ: балчыкта булган бҿтен химик матдҽлҽр кеше тҽнендҽ дҽ бар. Димҽк, кешенең балчыктан бар ителүе ниндидер гаҗҽеп, башка сыймаслык хҽл түгел. Ҽ менҽ, мҽсҽлҽн, кешенең, дарвинчылар ҿйрҽткҽнчҽ, очраклы табигый процесслар аркасында барлыкка килүе – ул, чынлап та, мҿмкин булмаган бернҽрсҽ. Һҽм, шулай ук, бер маймыл да кешегҽ ҽйлҽнҽ

~ 64 ~


алмый, сарык та кҽҗҽгҽ ҽйлҽнми, һҽм кҽҗҽ дҽ ат булып үсми. Кешене шушы камил һҽм матур формалы итеп Аллаһы Тҽгалҽ яраткан – акылы булганнарга моны ачык аңларга вакыттыр. Бу гыйльми яктан да, логика ягыннан да дҿрес, һҽм мҿселман кеше моңа (кешенең балчыктан яратылуына) шиклҽнергҽ тиеш түгел, ҽ Аллаһы Тҽгалҽнең Коръҽндҽге һҽр сүзенҽ, һҽр аятенҽ 100 процентка ышанырга тиеш. Чынлап та, тҽүге кешенең ничек барлыкка килгҽнен Аллаһ Үзе якшырак белҽме, ҽллҽ ниндидер бер мескен философмы?.. Тҽүге кеше яратылмас борын, бу Җир шарында җеннҽр яши торган булган. Җеннҽрне Аллаһы Тҽгалҽ кешелҽрдҽн алдарак барлыкка китергҽн. Ҽмма, җеннҽр күплҽп гҿнаһлар һҽм бозыклыклар кыла башлагач, Аллаһы Тҽгалҽ аларга җҽза итеп фҽрештҽлҽр гаскҽрен җибҽреп, җеннҽр дҿньясын тулысынча юкка чыгарды. Фҽрештҽлҽр шунда бҽлҽкҽй бер җен баласын үтерми калдырып, Аллаһы Тҽгалҽ рҿхсҽте белҽн аны үзлҽре белҽн күккҽ алып менҽлҽр. Бу җен (булачак Иблис) фҽрештҽлҽр арасында үсҽ, зурая, бик зур белем иясе була. Белем ягыннан хҽтта күп кенҽ фҽрештҽлҽрне дҽ артта калдыра. Аллаһка гыйбҽдҽт кылу ягыннан да нык тырыша бу җен: күк йҿзендҽ ул Аллаһка сҽҗдҽ кылмаган бер урын да калмый. Менҽ Аллаһы Тҽгалҽ кешене яратырга карар итте һҽм фҽрештҽлҽргҽ эндҽште: «Һҽм менҽ Раббың фҽрештҽлҽргҽ: «Мин Җир йҿзендҽ Үземнең хҽлифҽмне булдырачакмын», – диде…». (Коръән, «Сыер» сүрәсе, 30 аять). (Хҽлифҽ – русча «наместник»). Адҽм (гҽлҽйһиссҽлҽм) барлыкка китергҽч һҽм барысын да аның акылы һҽм дҽрҽҗҽсе белҽн таныштыргач, Аллаһы Тҽгалҽ аларга шушы беренче кешегҽ сҽҗдҽ кылырга куша, ягъни ҽмер итҽ: «Һҽм менҽ Без фҽрештҽлҽргҽ: «Адҽмгҽ сҽждҽ кылыгыз!» – дип ҽйттек...». («Сыер» сүрәсе, 2:34). Барлык фҽрештҽлҽр дҽ – зурлары да, бҽлҽкҽйрҽклҽре дҽ, кҿчлелҽре дҽ, кҿчсезрҽклҽре дҽ – Аллаһның бу боерыгын ишетү белҽн, күндҽм рҽвештҽ сҽҗдҽгҽ тҿшҽлҽр. Алда ҽйтелгҽн җен – Иблистҽн башка. Ягъни Иблис (гарәпчә – Иблис) Аллаһы Тҽгалҽнең

~ 65 ~


боерыгын үтҽүдҽн күрҽлҽтҽ баш тарта. Коръҽндҽ бу вакыйга берничҽ сүрҽдҽ бҽян ителеп киткҽн. Мҽсҽлҽн, «Сад» сүрҽсендҽ: «Менҽ синең Раббың фҽрештҽлҽргҽ ҽйтте: «Мин балчыктан кеше ясаячакмын. Аны камиллҽштереп тҽмам иткҽч һҽм аңа Үз рухымны ҿргҽч, сез аңа сҽждҽ кылыгыз!» – диде. Һҽм фҽрештҽлҽр барысы да сҽҗдҽ кылды, Иблистҽн башка. Ул исҽ тҽкҽбберлҽнде һҽм кяферлҽрдҽн булды. «Ҽй, Иблис! Мин Үз кулларым белҽн ясаган кешегҽ сҽҗдҽ кылудан сине нҽрсҽ тыйды? Тҽкҽбберлҽндеңме син, ҽллҽ югарылардан булдыңмы?» – диде Аллаһ. «Мин аннан яхшырак: Син мине уттан яраттың, ҽ аны балчыктан барлыкка китердең», – диде Иблис. «Чыгып кит моннан, моннан ары син – ташлар белҽн бҽреп куылучы. Һҽм, чынлап та, Хҿкем кҿненҽ кадҽр синең ҿстеңдҽ Минең лҽгънҽтем булыр!» – диде Аллаһ. «Раббым, кешелҽр каберлҽрдҽн терелтеп чыгарылган кҿнгҽ кадҽр миңҽ вакыт бир», – диде Иблис. «Син – кичектерелгҽннҽрдҽн, вакыты билгеле кҿнгҽ кадҽр», – диде Аллаһ. «Синең бҿеклегең белҽн ант итҽм! Мин аларның барысын да юлдан яздырачакмын, араларындагы Синең иң ихлас колларыңнан башка!» – диде Иблис. «Бу – дҿрес, һҽм Мин хак сүз ҽйтҽм: Мин Тҽмугны син һҽм сиңа иярүчелҽрнең барысы белҽн тутырачакмын!» – диде Аллаһ». («Сад» сүрәсе, 38:71–85). Шулай итеп, беренче кеше – атабыз Адҽмнҽн кҿнлҽшүе аркасында Аллаһы Тҽгалҽ хозурыннан куылган Иблис кешелҽрнең иң зур дошманына ҽйлҽнде. Күпмедер вакыт үткҽч, Иблис җҽннҽткҽ үтеп кереп, шунда яшҽүче Адҽмне һҽм Һаваны алдатуга ирешҽ: аларны тыелган (хҽрам) агачның җимешен ашарга күндерҽ. Адҽм белҽн Һава исҽ Аллаһ яраткан бер бакчада яши иделҽр. Аллаһы Тҽгалҽ ул бакчадагы бҿтен нҽрсҽне дҽ кулланырга рҿхсҽт итте, лҽкин бер генҽ

~ 66 ~


агачның җимешен ашаудан тыйды. Ҽ Шайтан исҽ аларны, тҿрле хҽйлҽлҽр һҽм сҽбҽплҽр уйлап чыгарып, шул җимешне бер генҽ тапкыр булса да татып карарга (ягъни, Аллаһы Тҽгалҽнең ҽмеренҽ каршы килергҽ – гҿнаһ эшлҽргҽ) күндерне. Чынлап та, Шайтан – ул якшы нҽрсҽлҽр вҽгъдҽ итеп, кешегҽ зарар гына китерүче бер мҽхлук. Ҽлеге кҿндҽ дҽ ул шулай: «Кара, нинди матур тормыш!», «Кара, нинди матур кызлар!», «Ни тиклем яхшы машина!» дип кешене тҿрле гҿнаһларга табан этҽрҽ... Шулай итеп, атабыз Адҽм белҽн анабыз Һава алдандылар. Моның ҿчен Аллаһы Тҽгалҽ аларны бакчадан чыгарып җиргҽ җибҽрде... Иблис үзенең мотлак Тҽмугка элҽгҽчҽген белҽ, һҽм аның бердҽн–бер максаты: күбрҽк кешене үзе белҽн бергҽ җҽһҽннҽмгҽ алып китү. Шуңа Аллаһы Тҽгалҽ аның турында Коръҽндҽ: «Шайтан сезгҽ дошман, һҽм сез дҽ аны дошман итеп күрегез!». («Барлыкка китерүче» сүрәсе, 6 аять), – ди. Иблис – ул җен, ҽ җеннҽр уттан яратылган. Җеннҽрнең кешелҽрне тҿрле начар уйларга күндерҽ торган сҽлҽте бар. Шуңа да алардан саклану чараларын күрергҽ кирҽк. Алар берничҽ, бу турыда хҽтта аерым китаплар да язылган. Иң кҿчле саклану исҽ – ул Аллаһы Тҽгалҽгҽ дога кылу, зикер ҽйтү һҽм Коръҽн уку. Йокларга ятканда, табынга утырганда, бҽдрҽфкҽ кергҽндҽ, тышка чыкканда һҽм башка чакларда – ягъни һҽрвакыт Аллаһы Тҽгалҽне искҽ алып, зикер ҽйтеп, Иблистҽн һҽм аның гаскҽрлҽреннҽн сакланып йҿрергҽ кирҽк. Ҽйткҽндҽй, ҽйе, Иблиснең гаскҽрлҽре бар, ул ялгызы түгел. Ул күп кенҽ җеннҽрне кешелҽргҽ каршы кҿрҽшергҽ күндерде. Һҽм шушы җеннҽр (шайтаннар) кешелҽргҽ карата тҿрле бозыклыклар кылалар: кемдер ир белҽн хатынны аерылышырга күндерҽ, кемдер кешене аракы эчүгҽ этҽрҽ, кемдер – үтерергҽ, кемдер – урлашырга, һҽм башка. Һҽм Иблиснең кешелҽр арасыннан да үз хезмҽтчелҽре бар. Шулай итеп, шайтаннар кешене тҿрле гҿнаһлар кылырга вҽсвҽсҽлилҽр дидек (вәсвәсәләү – ул коткы тарату). Һҽм безгҽ үзебезнең уйларыбызда,

~ 67 ~


сүзлҽребездҽ һҽм гамҽллҽребездҽ һҽрчак уяу булырга кирҽк, шайтан безнең башыбызга тҿрле шикле уйлар салып, безне гҿнаһларга батырмасын. Чҿнки, аңлатып үткҽнебезчҽ, шайтаннарның бер максаты: кешене Аллаһы Тҽгалҽ юлыннан читкҽ алып китү. «Ҽйт: «Кешелҽрнең Раббысына сыенам, кешелҽрнең патшасына, кешелҽрнең илаһына, яшерен вҽсвҽсҽлҽүченең (шайтанның) явызлыгыннан, кешелҽрнең йҿрҽклҽренҽ вҽсвҽсҽ салучыдан, һҽм ул (шайтан) – җеннҽр һҽм кешелҽр арасыннан!» – ди Аллаһы Тҽгалҽ. («Кешеләр» сүрәсе, 1-6 аятьләр). Мүхҽммҽд пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) Иблис турында бик күп хҽдислҽр сҿйлҽп калдырган. Мҽсҽлҽн: «Бервакыт ике кеше ызгышып китҽ. Берсенең бите кызарып, муенындагы тамырлары кабарып чыга. Моны күргҽн пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм): «Мин шундый сүзлҽр белҽм – ҽгҽр бу кеше аларны ҽйтсҽ, тынычланыр иде. Ул сүзлҽр: («Ләгънәтле «Ҽгүҙү биллҽһи минҽш-шҽйтанир-раҗим». шайтаннан Аллаһка сыенам»), – ди. Һҽм теге кешегҽ: «Лҽгънҽтле шайтаннан Аллаһка сыен», – диделҽр» (Бохари һәм Мөслим хәдисләр җыентыгыннан). Димҽк, ачуланган вакытта «Ҽгүүҙү биллҽҽһи минҽшшҽйтаанирраҗииим» дип ҽйтергҽ кирҽк. Чҿнки ачулану – ул шайтаннан. Ҽ ачуы кабарган кеше шайтан кулындагы курчакка ҽверелҽ. Шушы вакытта шайтан аны тҿрле гҿнаһларга бик җиңел этҽрҽ: сугышырга, ызгышырга, хатыны белҽн аерылышырга һҽм башкасына. Шулай ук, мҽсҽлҽн, тагын бер хҽдис: «Кеше Коръҽндҽге сҽҗдҽ аятьлҽрен укып сҽҗдҽ кылса, шайтан аннан елый-елый ераклаша һҽм: «Кайгы миңа, Адҽм баласына сҽҗдҽ кылырга ҽмер ителде һҽм ул сҽҗдҽ кылды, аңа җҽннҽт булачак; ҽ миңа сҽҗдҽ кылырга ҽмер

~ 68 ~


ителгҽндҽ мин тыңламадым, миңа җҽһҽннҽм булачак...» - дип ҽйтҽ, ди» (Мөслим хәдисләр җыентыгыннан). Коръҽндҽ сҽҗдҽ кыла торган аерым аятьлҽр бар (барысы 15 аять), монда шулар турында сүз бара. Сҽҗдҽ – кешенең Аллаһы Тҽгалҽгҽ иң нык якынлашкан мҽле, шуңа, ҽлбҽттҽ, кешенең сҽҗдҽ кылуы шайтанга бервакытта да ошамый. Газиз кардҽшлҽр! Сҽҗдҽнең ҽһҽмиятен аңлагыз! Шушы дҿньяда бүген күпме мҿселман бар, аларның күпчелеге Аллаһы Тҽгалҽгҽ бер тапкыр гына булса ла сҽҗдҽ кылмаганнар! Мҿселман кешесе сҽҗдҽ кылганда, ягъни маңгаен җиргҽ терҽгҽндҽ, ул үзенең Аллаһка коллыгын күрсҽтҽ, үзенең Аллаһка карата ихласлыгын исбатлый. Аллаһы Тҽгалҽ исҽ сҽҗдҽ кылучы кешелҽрне бик нык ярата, аларны Үзенҽ якын итҽ, алардан риза була. Шуңа күрҽ, газиз кардҽшлҽр, үзегезне мҿселман санап та, гомерегездҽ бер тапкыр да Аллаһка сҽҗдҽ кылмаган кешелҽрдҽн була күрмҽгез. Иблис һҽм аның яраннары һҽрвакыт безнең яныбызда – алар безне дошман күрҽ, комачаулый, безнең мҿселман булуыбызны телҽмилҽр. Алар кешелҽрне Аллаһы Тҽгалҽ юлыннан алып китеп, аларны кяферлеккҽ батыралар. Ҽй, кешелҽр, берүк Шайтанга алданмагыз! «Ҽй сез, Адҽм балалары! Оятларын күрсҽтү ҿчен киемнҽрен салдырып, ата-анагызны (Адәм белән Һаваны) бакчадан чыгарган кебек, Шайтан сезне алдамасын! Сез аларны күрмҽгҽн урыннан ул һҽм аның ыруы сезне күрҽ. Чынлап та, Без шайтаннарны иман китермҽгҽн кешелҽрнең яклаучылары иттек!». («Кәртәләр» сүрәсе, 27 аять). Ҽйе, иман китермҽгҽн кешелҽр, – үзлҽре моны, бҽлки, аңламасалар да, алар Иблис гаскҽрен тҽшкил итҽлҽр. Һҽм, Иблис вҽсвҽсҽлҽренҽ алданып, кяферлекне Исламнан ҿстен күреп, алар туп-туры җҽһҽннҽмгҽ юл алган. Нинди куркыныч бу язмыш! Аллаһы Тҽгалҽ безне шайтаннарга алданудан сакласын! Шулай ук – безнең балаларыбызны, ата-аналарыбызны, якыннарыбызны һҽм бҿтен мҿселманнарны! Ҽмин!

~ 69 ~


Унынчы дҽрес тҽмам.

~ 70 ~


11-че дәрес Җҽһҽннҽм Бүген без сезгҽ, иншҽ Аллаһ, җҽһҽннҽм турында сҿйлҽп китҽчҽкбез. Җҽһҽннҽм – ул Аллаһы Тҽгалҽнең җҽзасы. Кеше үлеп китсҽ, аны теге дҿнья (Ахирҽт) кҿтҽ. Һҽм теге дҿнья – ул җҽннҽт яисҽ җҽһҽннҽм – икесенең берсе, ҿченче нҽрсҽ юк. Җҽһҽннҽм – ул шайтан артыннан ияреп, чамадан тыш күп гҿнаһ җыйган кешелҽр ҿчен Аллаһы Тҽгалҽ тарафынан ҽзерлҽнгҽн урын. Бу куркыныч урын ҽле дҽ бар, тик без аның кайда икҽнен белмибез. Шундый мҽрхҽмҽтле, мҿселманнарны яратучы Аллаһы Тҽгалҽ ҿчен җҽһҽннҽм нҽрсҽгҽ кирҽк булды, Аллаһы Тҽгалҽ ни ҿчен кешелҽрне җҽзалый, дип сорар кайберҽүлҽр. Мондый сорауга без түбҽндҽгечҽ җавап бирербез. Кешелҽр тере чакларында нҽрсҽдҽндер куркырга тиешлҽр. Бу курку тойгысы булмаса, дҿньяда бернинди тҽртип тҽ булмас иде. Чҿнки, ҽгҽр аларны тыеп, чиклҽп тормасаң, кешелҽрнең күбесе нинди дҽ булса золымлыкка тартылучан (алдау, хҽйлҽлҽү, тҽкҽбберлек, урлау, фҽхешлек һҽм башкасы). Күз алдыгызга китерегез, иртҽгҽдҽн башлап илдҽ бер милиционер яисҽ закон сакчысы да калмаган, ди: берничҽ кҿннҽн безнең авыл–шҽһҽрлҽребез нҽрсҽгҽ ҽйлҽнер?.. Ҽмма лҽкин тҿрмҽдҽн генҽ курку кешене тулысынча тҽртипкҽ утыртмый. Чҿнки кайсыбер җинаятьлҽр һҽм гҿнаһлар кылынган вакытта ул җинаятьлҽрне күрүче дҽ, тотучы да кеше булмый (һҽм күпчелек җинаять һҽм гҿнаһ эш кылучылар аларны шулай берҽү дҽ күрмҽс, берҽү дҽ тотмас дип ҿметлҽнҽ дҽ). Шулай булгач, кешелҽр Раббыларыннан курыксын һҽм тҿрле начарлыклардан тыелсын ҿчен Аллаһы Тҽгалҽ җҽһҽннҽмне булдырды һҽм моның турында безгҽ күп тапкыр искҽртте. Мҽсҽлҽн: «Җҽһҽннҽм, чынлап та, сагалап тора. Азгыннарга (чиктән ашканнарга) кайту урыны ул! Алар анда гасырлар буе калыр.

~ 71 ~


Аларга салкын да, бернинди эчемлек тҽ элҽкмҽс, кайнар су һҽм эреннҽн башка – алар ҿчен тиешле җҽза бу! Алар, чынлап та, хисапны кҿтмҽделҽр һҽм Безнең аятьлҽребезне ялганнан–ялган дип исҽплҽделҽр. Ҽмма Без һҽр нҽрсҽне исҽплҽп теркҽдек. Татып карагыз, Без сезгҽ газаптан башка бернҽрсҽ дҽ ҿстҽмҽячҽкбез!». («Хәбәр» сүрәсе, 21-30 аятьләр). Аңлавыгызча, җҽһҽннҽмдҽ тҿрле-тҿрле җҽзалар бар (Аллаһы Тҽгалҽ безне алардан сакласын). Коръҽндҽ ҽйтелүенчҽ, кеше анда үлми, ҽ яна-яна изаланачак. «Ул кҿнне Җир икенче җир белҽн алмаштырылыр, һҽм шулай ук – Күклҽр дҽ, һҽм алар Бердҽн-бер, Куҽтле Аллаһ каршысына басырлар! Һҽм син бу кҿнне гҿнаһлы кешелҽрне чылбыр белҽн бҽйлҽнгҽн хҽлдҽ күрерсең. Киемнҽре аларның – сумаладан, ҽ йҿзлҽрен исҽ ут каплаган. Һҽр җанга Аллаһ ул үзе казанганын бирер – чынлап та, Аллаһ хисапта җитез! Бу – кешелҽр ҿчен (җибҽрелгҽн) хҽбҽр: аның белҽн үгетлҽнсеннҽр, һҽм Аның (Аллаһның) Бердҽн-бер илаһ икҽнлеген белсеннҽр, һҽм зиһеннҽре булганнар акылына килсен!». («Ибраһим» сүрәсе, 48-52 аятьләр). Шушы куркыныч тҽмугка кяферлҽр һҽм гҿнаһлы мҿселманнар элҽгҽчҽк. Бу кешелҽр җҽннҽттҽге кешелҽр белҽн сҿйлҽшҽ алачак. Моның турында Коръҽндҽ шулай диелҽ: «Тҽмуг ҽһеллҽре оҗмах ҽһеллҽренҽ: «Безгҽ су яисҽ Аллаһ сезгҽ биргҽн ризыклардан ҿлҽшегез!» – дип ялварырлар. «Залимнарга Аллаһ боларның икесен дҽ хҽрам кылды, – дип ҽйтерлҽр аларга. – Үз диннҽрен кҿлкегҽ һҽм уенга санаучыларга, фани дҿньяга алданучыларга!» Алар шушы кҿн белҽн очрашачакларын оныткан һҽм Безнең аятьлҽребезне инкарь иткҽн кебек, Без аларны бүген онытачакбыз». («Кәртәләр» сүрәсе, 50-51 аятьләр).

~ 72 ~


Бу куркыныч урынга элҽккҽн кешелҽр җҽһҽннҽмнең сакчысы булган Мҽлик исемле фҽрештҽдҽн үлем сораячак: «Гҿнаһ кылган кешелҽр, чынлап та, җҽһҽннҽм газабында мҽңге калыр. Аларга анда җиңелҽйтү дҽ (ял да) булмас, һҽм алар анда – ҿметсезлектҽ. Без аларны җҽберлҽмҽдек, ҽмма алар үзлҽре залим булды. Һҽм алар: «Ҽй, Мҽлик! Раббың безне үтерсҽ иде!» – дип ялваралар. «Юк, сез мҽңге (үлми) калачаксыз!» – ди ул. Без сезгҽ хакыйкать белҽн килдек, ҽ сезнең күбегез хакыйкатьне нык яратмый...». («Бизәкләр» сүрәсе, 74-78 аятьләр). Шулай итеп, Коръҽн тҽмугны, ягъни җҽһҽннҽмне бик куркыныч итеп тасвирлый. Җҽһҽннҽм турында Мүхҽммҽд пҽйгамбҽр дҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) үз хҽдислҽрендҽ безне бик күп тапкыр искҽртте. Аңа Аллаһы Тҽгалҽ җҽннҽт вҽгъдҽ итүенҽ карамастан, ул, иң иманлы һҽм иң гыйлемле кеше буларак, җҽһҽннҽм газабыннан бик нык курка иде. Ул хҽбҽр иткҽнчҽ, Кыямҽт кҿнендҽ кешене җҽһҽннҽмнҽн беркем дҽ (ягъни бер кеше дҽ) коткара алмаячак. Кешенең изге эшлҽре булып, Аллаһы Тҽгалҽ аңа үз рҽхимлеген насыйп итсҽ генҽ, ул кеше котыла алыр. Җҽһҽннҽмнең җҽзасы каты: Мүхҽммҽд пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) ҽйтүенчҽ, андагы иң җиңел газап – кешегҽ утлы аяк киеме кидерү булачак. Күз алдыгызга китерегез: шул аяк киеменнҽн кешенең баш мие кайнап торыр, ҽ ул кеше бу җҽзаны иң зур җҽза дип уйлар, ҽмма бу, киресенчҽ, җҽһҽннҽмдҽге иң җиңел җҽза булыр. Аллаһ безне уттан сакласын! Аллаһы Тҽгалҽ ҽзерлҽгҽн җҽһҽннҽмгҽ кяферлҽр (Аллаһны инкарь итүчелҽр) һҽм мҿшриклҽр (Аллаһка тиңдҽш тотучылар) мотлак рҽвештҽ һҽм мҽңгелеккҽ элҽгҽ. Аларга Уттан котылу юк. Коръҽндҽ Аллаһы Тҽгалҽ: «...Кяферлҽргҽ Тҽмугны зиндан итҽрбез», – диде («Төнлә күчерү» сүрәсе, 8 аять). Һҽм тагын да: «Аллаһка тиңдҽш тоткан кешегҽ Аллаһ Оҗмахны тыйды. Аларның сыеныр

~ 73 ~


урыннары – тҽмуг, һҽм ул залимнарга ярдҽм итүче юк!» – ди. («Аш табыны» сүрәсе, 72 аять). Һҽм тагын да: «Аларны Тҽмугка ташлаган чакта аның үкерүен ишетерлҽр, ул кайнап торыр. Ачудан ул ярылырга якын булыр. Аңа һҽр тҿркемне ыргыткан саен, аның сакчылары: «Сезгҽ искҽртүче-үгетлҽүче килмҽде мени?» – дип сорар. Тегелҽр: «Ҽйе, безгҽ искҽртүче-үгетлҽүче килде, ҽмма без аны алдакчы дидек һҽм: «Аллаһ бернҽрсҽ дҽ җибҽрмҽде, ҽ сез фҽкать зур адашуда», – дип ҽйттек», – диярлҽр. Һҽм алар: «Ҽгҽр без тыңлаган һҽм аңлаган булсак, Ут ҽһеллҽре арасында булмас идек», – дилҽр. Алар үзлҽренең гҿнаһларын таный. Китегез моннан, Ут ҽһеллҽре!» («Хакимият» сүрәсе, 7-11 аятьләр). Кяферлҽрдҽн тыш, җҽһҽннҽмгҽ кайсыбер гҿнаһлы мҿселманнар да элҽгҽчҽк (ҽгҽр аларны Аллаһы Тҽгалҽ гафу итмҽсҽ). Алар утта күпмедер вакыт булганнан соң, Аллаһы Тҽгалҽ аларны тҽмугтан чыгарып, җҽннҽткҽ кертҽчҽк. Мондый мҿселманнар «җҽһҽннҽмиййүн» (ягъни, «утта булып чыкканнар») дип атала. Мүхҽммҽд пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) хҽбҽр итүенчҽ, җҽһҽннҽм – ул зур, утлы упкын, ҽгҽр аңа таш ташласаң, ул таш җҽһҽннҽмнең тҿбенҽ кырык елдан соң гына барып тҿшҽчҽк. Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) җҽһҽннҽм турында тагын: «Мин белгҽнне белсҽгез, сез аз кҿлҽр идегез һҽм күбрҽк елар идегез», – диде. «Мин белгҽнне» дигҽндҽ ул җҽһҽннҽмне күз уңында тота, чҿнки ул аны үз күзлҽре белҽн күргҽн иде – аңа Аллаһы Тҽгалҽ күрсҽтте. Шулай ук, пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) хҽбҽр итүенчҽ, җҽһҽннҽмгҽ иң еш очракта илтүче нҽрсҽлҽр – ул кешенең теле һҽм җенси ҽгъзасы. Шуңа күрҽ ялгыш сүзлҽрдҽн (шулай ук, алдашудан, гайбҽттҽн) һҽм зинадан (азгынлыктан, уйнаштан) сак булыгыз! Тагын да Аллаһ рҽсүле (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) җҽһҽннҽмдҽ хатын-кызларның күбрҽк булуы турында хҽбҽр итте, шуңа күрҽ хатын-кызлар бигрҽк тҽ сак булсыннар: алар, хаталанучан табигатьлҽре аркасында, үзлҽре генҽ гҿнаһ кылмый, бҽлки ир-егетлҽрне дҽ моңа этҽрҽлҽр...

~ 74 ~


Шулай ук, пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) ҽйтүенчҽ, Аллаһы Тҽгалҽ җҽһҽннҽм утының эсселеген йҿз тапкыр киметеп, аны безгҽ шушы җирдҽ кулланыр ҿчен биргҽн. Димҽк, без ҽле кулланган ут – ул эсселеге йҿз тапкыр киметелгҽн җҽһҽннҽм уты. Шулай булгач, җҽһҽннҽмнең нинди икҽнен күз алдыгызга китереп карагыз – хҽер, без моны барыбер бу дҿньяда беркайчан да аңлый алмаячакбыз. Пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) тагын шуны сҿйлҽде. Кыямҽт кҿнендҽ дҿньядагы иң бай, иң рҽхҽт тормышта яшҽгҽн кешене җҽһҽннҽмгҽ тиз генҽ (бҽлки, бер секундка) чумдырып алырлар да: «Син фани дҿньяда рҽхҽтлек күрдеңме?» – дип сорарлар. Ул: «Юк, мин бернинди яхшылык та күрмҽгҽнмен икҽн», – тип җавап бирҽчҽк. Һҽм, киресенчҽ, шушы дҿньяда бҿтен тҿрле кыенлыктар күреп яшҽгҽн кешене тиз генҽ җҽннҽткҽ кертеп чыгарырлар да, аннан: «Син фани дҿньяда кыенлыклар күрдеңме?» – дип сорарлар. Бу кеше «Юк, мин бернинди дҽ иза күрмҽгҽнмен икҽн», – дип җавап бирҽчҽк. Бер генҽ секунд җҽннҽттҽ яисҽ Тҽмугта булган кеше шулай дигҽч, аларда мҽңге калу ничек икҽнлеге хакында уйланыгыз... Шулай ук Коръҽндҽ һҽм хҽдислҽрдҽ ҽйтелгҽнчҽ, җҽһҽннҽмдҽ кешелҽр ачлыктан һҽм сусызлыктан изаланачаклар. Алар анда чылбырларга асып куелыр, һҽм аларның тирелҽре янып бетү белҽн, Аллаһ аларга яңа тире биреп торыр (бу шулай мҽңге дҽвам итҽчҽк). Бу кешелҽр бер-берсен каргаячак һҽм: «Син мине адаштырдың! Син мине Аллаһы Тҽгалҽ юлынан яздырдың! Син мине диннҽн читлҽштердең!» – дип берсе-берсен гаеплҽячҽклҽр. Бу турыда Коръҽндҽ шулай бҽян ителҽ: «Һҽм барысы да Аллаһ каршысына килерлҽр һҽм кҿчсезлҽр тҽкҽбберлҽргҽ: «Без сезгҽ иярдек, сез безне Аллаһ газабының берҽр нҽрсҽсеннҽн булса да коткарырсызмы?» – дип ҽйтерлҽр. Ҽ алар: «Ҽгҽр Аллаһ безне туры юлга күндергҽн булса, без дҽ сезне алып барыр идек. Ҽ хҽзер кайгырсак та, түзсҽк тҽ – безгҽ барыбер, безгҽ котылу юк», – диярлҽр». («Ибраһим» сүрәсе, 21 аять).

~ 75 ~


Шулай ук Уттагы кешелҽр Шайтанны (Иблисне) каргаячак. Үзе адаштырган кешелҽр белҽн җҽһҽннҽмдҽ булган Шайтан аларга шулай дип җавап кайтарыр – бу турыда Коръҽндҽ шул ук «Ибраһим» сүрҽсендҽ ҽйтелҽ: «Шайтан ҽйтте: «Аллаһ сезгҽ хак вҽгъдҽне вҽгъдҽ итте, һҽм мин дҽ сезгҽ вҽгъдҽ иттем, ҽмма мин алдадым. Ҽмма минем сезнең ҿстегездҽн хакимлыгым булмады, мин бары тик сезне чакырдым гына, ҽ сез җавап бирдегез. Мине шелтҽлҽмҽгез, ҽ үз-үзегезне шелтҽлҽгез. Мин сезгҽ ярдҽм итҽ алмыйм, һҽм сез дҽ миңа ярдҽм итҽ алмыйсыз. Элек сез миңа ышанганга минем катнашлыгым юк!». (Коръән, «Ибраһим» сүрәсе, 22 аять). Бҿтен бу ҽйтелгҽннҽр – җҽһҽннҽм турында бик аз гына ҿлеш. Лҽкин шуны ишетү дҽ уйланган кеше ҿчен җитҽрлек булырга тиеш. Ҽй мҿселманнар! Үз-үзегезне җҽһҽннҽмнҽн коткарырга ашыгыгыз! Биш намаздан тыш, кҿн саен тагын да ниндидер изге эшлҽр эшлҽргҽ тырышыгыз. Юкка гына пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) үз хатынына: «Хҿрмҽ җимешенең яртысы белҽн булса да үзеңне җҽһҽннҽмнҽн ерагайт», – димҽгҽн бит (ягъни, кечкенҽ генҽ садака биреп булса да яхшы эшлҽреңне арттыр, мҽгънҽсендҽ). Намазларыгызга игътибар итегез – бер елдан намазга басам, пенсияга чыккач, картайгач, дип үз-үзегезне алдамагыз. Белегез: бу уйларны сезгҽ лҽгънҽтле шайтан пышылдый – аның коткысына бирелмҽгез! Кҿн саен Кыямҽт кҿнен, җҽһҽннҽмне хҽтерлҽгез, «Мин Кыямҽт кҿне ҿчен, уттан котылу ҿчен күпме эш кылдым икҽн», – дип уйланыгыз. Иманыгызны саклагыз, чҿнки имансыз кеше мҽңгегҽ җҽһҽннҽмгҽ китҽчҽк, Аллаһ сакласын! Унберенче дҽрес тҽмам.

~ 76 ~


12-че дәрес Җҽннҽт Үткҽн дҽрестҽ без сезгҽ җҽһҽннҽм турында сҿйлҽп киткҽн идек. Җҽһҽннҽм турында сҿйлҽгҽч, җҽннҽт турында да сҿйлҽргҽ тиешбез. «Җҽһҽннҽм» һҽм «җҽннҽт» – ул гарҽп сүзлҽре, гарҽпчҽ алар «дҗҽһҽннҽм» һҽм «дҗҽннҽһ» дип ҽйтелҽ. Татар телендҽ бу сүзлҽрнең синонимнары бар – ул тҽмуг һҽм оҗмах. Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) безгҽ: «Бҽшширу үҽ лҽ түнҽффиру!» («Шатлыклы хҽбҽр сҿйлҽгез һҽм нҽфрҽт тудырмагыз!») – диде. Ягъни, динне аңлату – ул кешелҽрне тик җҽза белҽн генҽ куркыту түгел. Ҽгҽр без кешелҽргҽ һҽрвакыт Кыямҽт кҿне, җҽһҽннҽм, үлем, кабер сынаулары турында гына сҿйлҽсҽк, кешелҽрнең динне ҿйрҽнүдҽн куркуы, безне тыңларга да телҽми башлавы, хҽтта «ислам», «Коръҽн» дигҽн сүзлҽрдҽн бизүе мҿмкин. Болай булырга тиеш түгел. Кешелҽргҽ шатлыклы хҽбҽрлҽр дҽ җиткерергҽ кирҽк. Һҽм җҽннҽт турында сҿйлҽү – ана шул шатлыклы хҽбҽрлҽрнең берсе. Шулай итеп, нҽрсҽ ул җҽннҽт, ягъни ожмах? Җҽннҽт – ул мҿселманнарның Кыямҽт кҿненнҽн соң бара торган урыны. Җҽннҽт – ул бҿтен тҿр нигъмҽтлҽр һҽм лҽззҽтлҽр белҽн тулы, бетми торган тормыш. Җҽннҽткҽ кергҽн мҿселманнар рҽхҽтлҽнеп анда мҽңге яшҽячҽклҽр. Ул шул тиклем ямьле лҽззҽт урыны, хҽтта аны кеше күз алдына да китерҽ алмый. Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) үзенең бер хҽдисендҽ: «Аллаһы Тҽгалҽ: «Мин изге колларым ҿчен кеше күзе күрмҽгҽн, кеше колагы ишетмҽгҽн һҽм бер кешенең хыялында да булмаган җҽннҽтне ҽзерлҽдем», – дип ҽйтҽ», – ди. Ягъни ҽгҽр сездҽн: «Нҽрсҽ ул матур тормыш? Бҿтен хыялларыңның да тормышка ашуын ничек күз алдына китерҽсең?» дип сорасалар, һҽм сез ни тиклем күп нҽрсҽлҽр санап чыксагыз да, җҽннҽтнең миллионнан бер ҿлешен дҽ саный алмассыз. Чҿнки җҽннҽтнең матурлыгын, байлыгын, лҽззҽтлҽрен күз алдына китерергҽ безнең акылыбыз җитми.

~ 77 ~


Җҽннҽткҽ кергҽн кешелҽр анда матур егетлҽр һҽм кызлар булып керҽлҽр. Җҽннҽттҽ авырулар да, зҽгыйфьлҽр дҽ, картлар да булмый. Һҽм анда беркем дҽ чирлҽү, олыгаю, үлү дигҽн нҽрсҽлҽрне белмҽс. Җҽннҽттҽ кешенең бҽдрҽф хаҗҽтлҽре дҽ юк, хҽтта ул беркайчан да арымый да, тирлҽми дҽ. Тир урынына кеше тҽненнҽн хуш исле миск кына чыгып торыр. Кеше анда эшлҽргҽ дҽ, ашарына табарга дип тырышырга да тиеш түгел – чҿнки аның телҽгҽн бер җимешлҽре, ризыклары аның янында үзлҽреннҽн-үзлҽре барлыкка килеп торачак. Хҽтта иң-иң яхшы ефҽктҽн эшлҽнгҽн киемнҽр дҽ агачларда эленеп торырлар – телҽгҽнен сайлап ки генҽ. Җҽннҽтнең җир-туфрагы да мондагы җир сымак түгел, хҽдислҽрдҽ ҽйтелүенчҽ, анда туфрак урынына шафран булачак. Шулай ук, андагы агачлар һҽм ҿйлҽр дҽ бу дҿньядагы агачлар һҽм ҿйлҽр кебек түгел, бҿтен нҽрсҽ зиннҽтле ташлардан, алтын-кҿмештҽн булыр. Тагын пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) ҽйтеүенчҽ, ҽгҽр берҽр җайдак җҽннҽттҽге агач күлҽгҽсе буйлап чабып барса, ул аны йҿз ел эчендҽ дҽ чабып үтҽ алмас иде. Һҽм тагын да, Коръҽндҽ ҽйтелүенчҽ, җҽннҽттҽ балдан, сҿттҽн, хҽмердҽн һҽм судан мул елгалар агып ятачак. Лҽкин ул эчемлеклҽр безнең бу дҿньядагы эчемлеклҽр кебек түгел. Мҽсҽлҽн, җҽннҽттҽге хҽмер кешенең башын авырттырмаячак, аны эчкҽн кеше тик лҽззҽт кенҽ кичерҽчҽк. Шулай ук, җҽннҽттҽ матурлыклары сҿйлҽп биргесез хатыннар (хур кызлары) мҿселманнарның иптҽшлҽре булачак. Пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) ҽйтүенчҽ, ҽгҽр шушы хатыннарның берсе генҽ дҽ безнең җиргҽ караса, җир белҽн күк арасындагы бар нҽрсҽне яктыртыр иде. Лҽкин мҿселманның бу дҿньядагы хатыны (ҽгҽр ул да мҿселман булса) алардан күп тапкырга чибҽррҽк булыр, ди хҽдислҽр. Шуңа күрҽ бер мҿселманга да – бабай яисҽ ҽби булсынмы, зҽгыйфь яисҽ ярлы булсынмы – кҽмсетеп, ҿстҽн карамагыз, алардан кҿлмҽгез, чҿнки алар җҽннҽттҽ сау-сҽламҽт, матур егет һҽм кызлар булачаклар. Бу дҿньяда зҽгыйфь, карт булса да, Аллаһы Тҽгҽлҽгҽ буйсынып, гыйбҽдҽтлҽрен җиренҽ җиткереп үтҽргҽ тырышкан кеше теге дҿньяда

~ 78 ~


яшь, матур баһадирга ҽверелеп, мҽңге рҽхҽт тормышта кҿн итҽр, иншҽ Аллаһ. Шуңа күрҽ без, мҿселманнар, бер-беребезгҽ уйларыбызда да кимсетеп карамыйбыз, ҽ бүтҽн кеше турында: «Бҽлки, ул кеше миннҽн хҽерлерҽктер, Аллаһы Тҽгалҽ алдында аның дҽрҽҗҽсе минекенҽ караганда югарырактыр,» – дип фикерлибез. Чынлап та, бу фани дҿньялыкта булган барлык дҽрҽҗҽлҽр (нҽселебез, матурлыгыбыз, байлыгыбыз һ.б.) Аллаһ ҿчен бернҽрсҽ дҽ түгел. Аллаһы Тҽгалҽ фҽкать безнең йҿрҽклҽргҽ карый. Һҽм бу дҿньяда берҽр кеше зҽгыйфь яки ярлы булса да, ҽгҽр гыйбҽдҽтлҽрендҽ ихлас икҽн, ул азак теге дҿньяда бар нҽрсҽне дҽ алачак. Ҽ ҽгҽр кеше бай, данлыклы, кҿчле һҽм матур булып та, лҽкин Аллаһы Тҽгҽлҽгҽ ышанмаса, Аңа гыйбҽдҽтлҽр кылмаса, ул теге дҿньяда бик нык хурлыклы хҽлгҽ тҿшҽчҽк. Җҽннҽттҽ кеше тик ашамлык, эчемлек, хатыннар белҽн генҽ лҽззҽтлҽнеп калмый, анда мҿселманнар бер-берсе белҽн күрешеп, сҿйлҽшеп торачаклар. «Хҽтерлисеңме, без җирдҽге дҿньяда шулай иткҽн идек, болай иткҽн идек», – дип алар бу дҿньядагы тормышларын хҽтерлҽп-хҽтерлҽп алырлар. Алар анда беркайчан да бҽхҽс, ызгыш һҽм сугыш дигҽн нҽрсҽне дҽ белмҽслҽр. Хҽтта бу дҿньяда аларның бер-берсенҽ үчлҽре, ачулары булса да. Чҿнки җҽннҽттҽ начар хис-тойгыларга бернинди дҽ урын юк. Җҽннҽттҽ мҿселманнарның дҽрҽҗҽлҽре тҿрлечҽ булыр – аларның бу дҿньядагы кылган гамҽллҽренҽ карап. Кемдер югарырак, баерак җҽннҽттҽ кҿн итҽр, кемдер – түбҽнрҽк урында (анда барлыгы йҿз дҽрҽҗҽ). Лҽкин бу сҽбҽптҽн беркем дҽ беркемнҽн дҽ кҿнлҽшмҽс, чҿнки җҽннҽттҽ кешенең күңеле тыныч булачак. Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽннең бик күп аятьлҽрендҽ тасвирлаган. Кайсыбер аятьлҽрне укып китик:

җҽннҽтне

«Дҿреслектҽ, тҽкъвалыларны уңыш кҿтҽ: бакчалар һҽм йҿземлеклҽр, һҽм кабарынкы түшле яшьтҽшлҽр (хатын-кызлар),

~ 79 ~


һҽм тулы касҽлҽр. Алар анда буш сүз дҽ, ялган да ишетмҽслҽр...». («Хәбәр» сүрәсе, 31-35 аятьләр); «Һҽм алдан килүчелҽр – (кемнәр ул) алдан килүчелҽр? Болар – якынайтылганнар, рҽхҽтлек бакчаларында. Күбесе – ҽүвҽлгелҽр (тәүге буыннар), һҽм азрак – соңгыларыннан (соңгы буыннар). Алар чигелгҽн урындыкларда, терсҽклҽренҽ таянып кара-каршы ятарлар. Мҽңге яшь егетлҽр алар тирҽсендҽ йҿреп торырлар – агып торган чыганактан (тутырылган) савытлар, табаклар һҽм касҽлҽр белҽн. (Ул эчемлектән) баш та авыртмый һҽм хҽлсезлек тҽ килми. Һҽм үзлҽре сайлап алган җимешлҽр һҽм үзлҽре телҽгҽн кош итлҽре белҽн (сыйланырлар). Ҽ зур кара күзлелҽр (хатыннары булыр) – алар сакланган энҗелҽр кебек. Кылган гамҽллҽре ҿчен бүлҽк бу! Алар анда буш сүз дҽ, гҿнаһка тҿшерердҽй сҿйлҽшүлҽр дҽ ишетмҽс, ҽ фҽкать: «Сҽлҽм! Сҽлҽм!» – дигҽн сүзлҽр генҽ... Һҽм уң як иялҽре – кемнҽр ул уң як иялҽре? Чҽнечкесез лотослар арасында, һҽм җимешлҽре рҽт-рҽт асылынган банан агачлары, һҽм җҽелгҽн күлҽгҽлҽр, һҽм агым сулар, һҽм мул җимешлҽр арасында – алар бетми дҽ һҽм тыелмаган да. (Алар) җҽелгҽн түшҽклҽрдҽ (яталар). Аларның хатыннарын Без кабаттан барлыкка китерҽбез – кабаттан кызлыклы итеп һҽм ирлҽрен яратучы яшьтҽшлҽр итеп. Бу – уң як иялҽре ҿчен. Аларның күбесе – ҽүвҽлгелҽр (тәүге буыннар), һҽм күбесе – соңгылар (соңгы буыннар)». («Вакыйга» сүрәсе, 10–40 аятьләр). «... (Аллаһ) аларга нурлы йҿз һҽм шатлык бирер. Һҽм аларны түземлеклҽре ҿчен җҽннҽт бакчасы һҽм ефҽклҽр белҽн бүлҽклҽр. Урындыкларда таянып ятып, анда кызу кояш та, ҽче суык та күрмҽслҽр. Аларга (бакчаның) күлҽгҽсе якын булыр, ҽ җимешлҽре түбҽн тҿшҽр. Һҽм алар тирҽсендҽ кҿмеш савытлар һҽм бҽллүр (хрусталь) касҽлҽр белҽн (хур кызлары) йҿреп

~ 80 ~


торырлар. Кҿмеш бҽллүрлҽр – алар үлчҽү белҽн чамаланган булыр. Һҽм аларга зҽнҗҽбил (имбирь) катышмасы булган касҽдҽн эчерерлҽр, Сҽлсҽбил дип аталган чишмҽдҽн. Алар тирҽсендҽ мҽңге яшь үсмерлҽр йҿреп торыр, аларны күргҽч, болар сибелгҽн энҗелҽр икҽн дип уйларсың. Һҽм, ҽгҽр карасаң, анда күп нигъмҽт һҽм олы патшалык күрерсең. Ҿслҽрендҽ киемнҽр яшел ефҽктҽн һҽм кытаттан (парчадан) булыр, һҽм кҿмеш белҽзеклҽр белҽн бизҽклҽнгҽннҽр. Һҽм Раббылары аларга саф таза эчемлеклҽр эчерер. Бу – сезгҽ түлҽү бит, сезнең тырышлыгыгыз шҿкер белҽн кайтарылды!» («Кеше» сүрҽсе, 1122 аятьләр). Һҽм башка шундый аятьлҽр. Без үткҽн дҽрестҽ ҽйткҽнчҽ, кайсыбер мҿселманнар турыдан-туры җҽннҽткҽ керҽ алмаячак. Алар үзлҽренең кылган гҿнаһлары ҿчен тҽүдҽ җҽһҽннҽмгҽ элҽгҽчҽк (Аллаһы Тҽгалҽ безне моннан сакласын). Шунда күпмедер вакыт булып чыкканнан соң гына, Аллаһы Тҽгалҽ аларны җҽннҽткҽ алыр. Бу мҿселманнар югары дҽрҽҗҽдҽге җҽннҽткҽ элҽгҽ алмасалар да, аларга Аллаһы Тҽгалҽ ифрат зур ҽҗер-бүлҽклҽр бирҽчҽк. Бу турыда Мүхҽммҽд пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) шулай диде: «Мин Уттан чыгачак иң соңгы кеше турында белҽм. Ул кеше җҽһҽннҽмнҽн шуышып килеп чыгачак. Һҽм аңа: «Бар, җҽннҽткҽ кер», – диярлҽр, һҽм ул җҽннҽткҽ барып керер. Ҽмма анда инде кешелҽр үз урыннарын алып беткҽн булырлар. Шулвакыт аннан: «Элекке заманда син үзеңнең нинди хҽлдҽ булганыңны хҽтерлисеңме?» – дип ҽйтелер. «Ҽйе», – дияр ул. Һҽм аңа: «Ҽ хҽзер сора, нҽрсҽ телисең, шуны сора!» – диярлҽр. Һҽм бу кеше тҿрле-тҿрле рҽхҽтлеклҽр сорый башлаячак (ягъни, миңа шушы булса иде, бу булса иде, дип). Шуннан соң аңа: «Сиңа ҽле телҽгҽн бар нҽрсҽң дҽ бирелер, һҽм шуңа ҿстҽп – Җир шарыннан ун тапкыр зуррак дҿнья!» – диелер. Ҽ бу кеше, ишеткҽненҽ ышанмыйча: «Сез миннҽн ҽллҽ шулай кҿлҽсезме?» – дип аптырап калыр хҽтта...». Шушы урында пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) тешлҽрен күрсҽтеп ихлас кҿлеп җибҽрҽ.

~ 81 ~


Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) үзенең ҿммҽтеннҽн иң түбҽн дҽрҽҗҽдҽге җҽннҽткҽ керүче кеше ҿчен ҽнҽ шулай шатланган. Ул, чынлап та, безнең ҿчен бик нык борчыла иде. Ул безнең барыбызның да җҽннҽткҽ керүебезне телҽде, шуңа да безгҽ бар нҽрсҽне дҽ ҿйрҽтеп калдырды. Үзе ҽйтүенчҽ, бу дҿньяда нинди генҽ хҽерле эш булмасын, ул безгҽ аның турында ҽйтеп калдырды, һҽм нинди генҽ куркыныч янамасын, ул безне бу турыда искҽртте. Шуңа күрҽ, пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) сҿннҽтен (хҽдислҽрне) кҿчебездҽн килгҽнчҽ ҽйбҽтлҽп ҿйрҽник, хҽрамнардан тыелыйк һҽм һҽрвакыт якшылыклар эшлҽргҽ тырышыйк, кардҽшлҽр! Аллаһы Тҽгалҽ безне җҽһҽннҽмнҽн араласын һҽм җҽннҽтлҽргҽ кертсен, ҽмин! Уникенче дҽрес тҽмам.

~ 82 ~


13-че дәрес Ислам дине фҽннҽре Ислам дине буенча ничек белем алына? Бүгенге дҽрестҽ без шушы сорауга җавап бирергҽ тырышачакбыз, иншҽ Аллаһ. Ислам дине турында дҿрес аңлау булсын ҿчен, мҿселманнар дини белем алырга тиеш. Моның ҿчен аерым тҽгаенлҽнгҽн фҽннҽр ҿйрҽнелҽ. Хҽзер без шушы фҽннҽр турында сҿйлҽп китҽчҽкбез. Бүген күп кенҽ мҿселманнар, бу фҽннҽр турында бернҽрсҽ дҽ белмҽсҽлҽр дҽ, Ислам дине турында бүтҽннҽргҽ «акыл сатудан» тартынмый. Ҽ бит бу фҽннҽрне белми торып, динне дҽ тулысынча дҿрес аңлап булмый. Мҽсҽлҽн, кайсыбер кешелҽр, Ислам динен аңлау ҿчен бер-ике китап яисҽ гҽзит-журнал уку да җитҽ, дип уйлый. Бу, ҽлбҽттҽ, ялгыш фикер. Чҿнки гҽзит-журналларда еш кына дини белемнҽре булмаган язучылар, шагыйрьлҽр, философлар, гади кешелҽр дин турында фҽлсҽфҽ саталар һҽм ялгыш уйлар тараталар, ҽ гҽзит укучының исҽ бу мҽкалҽлҽрдҽн соң динне ялгыш аңлый башлавы бар. Шуңа күрҽ дини белем мҿселманнар турында кинолар, сериаллар, пьесалар карап, яисҽ совет чорында язылган ҽсҽрлҽр, яисҽ гҽзит-журналларда дини гыйлеме булмаган кешелҽр тарафыннан бастырылган «уйланулар» аша алынмый! Дикъкать итегез, агай-эне. Димҽк, ничек һҽм кемнҽн без Ислам динен дҿрес итеп ҿйрҽнҽ алабыз? Ҽлбҽттҽ, иң беренче – безгҽ Ислам динен биргҽн һҽм безгҽ Үз Китабын җибҽргҽн Раббыбыз Аллаһы Тҽгалҽдҽн. Аның Китабы, белүегезчҽ, «Коръҽн» дип атала. Ягъни, без Ислам динен иң тҽүдҽ Коръҽннҽн ҿйрҽнергҽ тиешбез. Ярый, ҽ Коръҽн кемгҽ бирелгҽн? Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽдкҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм). Димҽк, Коръҽнне иң яхшы аңлаган кеше кем? Ҽлбҽттҽ, пҽйгамбҽр Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) үзе. Аның сүзлҽре, кылган эшлҽре, яшҽеше Сҿннҽт дип атала. Димҽк, пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽднең

~ 83 ~


(саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) Сҿннҽте – ул Аллаһы Тҽгалҽнең китабы Коръҽннең киң аңлатмасы һҽм практик үрнҽге. Ягъни, ҽгҽр без: «Коръҽнне йҿз процент үтҽп яшҽгҽн кеше нинди булырга тиеш?» – дип сорасак, җавап шундый булыр: «Ул кеше нҽкъ Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) үзе кебек булырга тиеш». Шулай итеп, Коръҽн буенча ничек яшҽргҽ тиешлеген белергҽ телҽсҽк, без Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) Сҿннҽтенҽ карарга, аны ҿйрҽнергҽ тиешбез. Менҽ шушы ике бҿек чыганак – Коръҽн һҽм Сҿннҽт – алар Ислам диненең нигезе дҽ инде. Коръҽн һҽм Сҿннҽтне яхшы белгҽн кеше генҽ Ислам динен яхшы белгҽн булыр, моннан башка ислам динен ҿйрҽнү юллары юк. Ҽ Коръҽн һҽм Сҿннҽтне ҿйрҽнер ҿчен исҽ кеше җиде фҽнне яхшы белергҽ тиеш: 1) Гакыйдҽ. 2) Тҽҗвид. 3) Коръҽн тҽфсире. 4) Фикһ. 5) Хҽдислҽр. 6) Сира. 7) Гарҽп теле. Шушы җиде фҽнне бер-бер артлы санап һҽм аңлатып китик. 1). Беренче фҽн гакыйдҽ дип атала. «Гакыйдҽ» сүзе, гарҽп теленнҽн тҽрҗемҽ иткҽндҽ, «тирҽн ышану, инану» дигҽнне белдерҽ. Гакыйдҽ фҽнендҽ без, Кем Ул Аллаһы Тҽгалҽ, Аның сыйфатлары нинди, без Аллаһы Тҽгалҽгҽ иманыбызны ничек исбатларга, арттырырга, сакларга тиешбез, һҽм башка шуның кебек сорауларны ҿйрҽнҽбез. Кыскасы, бу фҽн безнең иманыбызны дҿресли, аны тирҽнҽйтҽ һҽм аны тҿрле шик-шҿбһҽлҽрдҽн саклый.

~ 84 ~


2). Икенче фҽн – ул тҽҗвид, ягъни Коръҽн укыу кагыйдҽлҽре. «Тҽҗвид» сүзе, гарҽп теленнҽн тҽрҗемҽ иткҽндҽ, «нҽрсҽнедер яхшы эшлҽү» дигҽнне аңлата. Һҽр мҿселман Коръҽнне оригиналда укый белергҽ тиеш. Һҽрхҽлдҽ һҽр кайсыбыз кҿненҽ биш намаз укырга һҽм шул намазлар вакытында сүрҽлҽрне дҿрес итеп укырга тиеш. Ҽ моның ҿчен ул һҽр хҽрефнең ничек итеп ҽйтелгҽнен яхшылап ҿйрҽнергҽ бурычлы. Ягъни, нинди хҽреф ничек яңгырый, хҽрефлҽр ничек кушылып укыла, нинди хҽреф кайсы очракта йотыла, кайсы очракта ул икенче хҽрефкҽ ҽйлҽнҽ. Коръҽнне укый башлаганда нҽрсҽ ҽйтергҽ кирҽк, кайсы аятьне укыганда сҽҗдҽ кылына, Коръҽндҽге теге яки бу тамга нҽрсҽне аңлата – боларның барысын да тҽҗвид фҽне ҿйрҽтҽ. Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) мҿселманнарга Коръҽнне укырга, ятларга кушкан. Без моны эшлҽмҽсҽк, йҿрҽклҽребез тазармас, күңеллҽребезгҽ шифа таба алмабыз. 3). Ҿченче фҽн – тҽфсир фҽне. «Тҽфсир» сүзе гарҽпчҽ «аңлатма бирү» дигҽнне аңлата. Тҽфсир фҽне – ул безгҽ Коръҽнне дҿрес аңларга ярдҽм итүче фҽн. Тҽфсир галиме Коръҽндҽге һҽрбер аятьне аңлата белергҽ тиеш: гарҽп телендҽ андагы һҽрбер сүз нҽрсҽ аңлата, бу аять турында пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) нҽрсҽ ҽйткҽн, бу аятьне аңлатучы нинди хҽдислҽр бар, сахабҽлҽр ул аятьне ничек аңлаганнар – болар барысы да тҽфсир фҽне ҿчен кирҽкле гыйлемнҽр. Ягъни, Коръҽндҽге ниндидер берҽр аятьне дҿрес аңлар ҿчен без Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) һҽм аның сахабҽлҽренең ул аятьне ничек аңлаганнарына карарга тиешбез. Югыйсҽ, үзебезнең күзаллауларыбыздан чыгып кына ниндидер нҽтиҗҽлҽр ясарга тырышсак, ялгышырбыз. 4) Дүртенче фҽн – ул фикһ фҽне. «Фикһ» сүзе, гарҽп теленнҽн тҽрҗемҽ иткҽндҽ, «яхшы аңлау» дигҽнне аңлата.Фикһ мҿселманга гади таһҽрҽттҽн башлап иң зур мҽсьҽлҽлҽргҽ тиклем барлык кирҽкле белемнҽрне бирҽ. Икенче тҿрле ҽйткҽндҽ, фикһ – ул Ислам хокугы,

~ 85 ~


Ислам юриспруденциясе. Ягъни, мҿселманның Аллаһы Тҽгалҽ алдында нинди бурычлары бар, үз-үзе, гаилҽсе, күршелҽре һҽм бҿтен башка кешелҽр алдында нинди хаклары, хокуклары бар – боларның барысын да фикһ фҽне аңлата. Мҽсҽлҽн, шушы минутта намаз вакыты керсҽ, без Аллаһы Тҽгалҽ алдындагы бурычыбызны – намазны үтҽп куярга тиешбез. Ҽ ничек бу намазга ҽзерлҽнергҽ, ничек таһҽрҽт алырга, кайсы якка йҿзебезне борырга, намазның башында, уртасында, азагында нҽрсҽ укырга, яныбызда намаз укып торган кешегҽ карата ничек мҿгҽмҽлҽ итҽргҽ һҽм башкасы – боларның барысын да без фикһ фҽненнҽн ҿйрҽнҽбез. 5) Бишенче фҽн – ул хҽдислҽр. «Хҽдис» – ул «булган хҽл-вакыйга, яисҽ уны сҿйлҽп бирү» дигҽнне аңлата. Ягъни, хҽдислҽр – алар пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽднең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) үзенең ҽйтеп калдырган сүзлҽре, яисҽ аның турында ниндидер укучысының (сҽхабҽнең) сҿйлҽп калдырганы. Мҽсҽлҽн, Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) шундый ҽйтеп калдырган сүзе, ягъни хҽдисе, бик киң билгеле: Абдуллаһ ибн Зҿбҽйер – Суфияннан, Суфиян – Яхъя ибн Сҽгид ҼлАнсаридан, Яхъя ибн Сҽгид Ҽл-Ансари – Мүхҽммҽд ибн Ибраһимнан, Мүхҽммҽд ибн Ибраһим – Галькама ибн Уккастан, Галькама ибн Уккас – Гүмҽр ибн Хаттабтан ишетеп сҿйлҽвенчҽ: Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) шулай диде: «Иннҽмҽл-ҽгмҽҽлү бин-нийҽт». Ягъни, тҽрҗемҽ итсҽк: «Бҿтен эшлҽр дҽ нияткҽ карап бҽялҽнҽ». Хҽзер хҽдис фҽнен шушы кыска мисалда аңларга тырышып карыйк. Бу фҽн пҽйгамбҽр (саллҽллааһу гҽлҽйһи үҽ сҽлҽм) үзе ҽйткҽн яисҽ аның турында ҽйтелгҽн һҽрбер сүзне җентеклҽп тикшерҽ. Мҽсҽлҽн, «иннҽмҽ» дигҽн сүз нҽрсҽне аңлата, «ҽгмҽҽлү» – нинди мҽгънҽ бирҽ, «бин-ният» – нҽрсҽ ул һҽм башкасы. Ягъни, һҽрбер сүз тикшерелҽ. Бу

~ 86 ~


фҽннең аерым бер тармагы исҽ хҽдислҽрне бер авыздан икенче авызга җиткерүче кешелҽрнең кем икҽнлеген ҿйрҽнҽ. Үрдҽге мисалдан күрүегезчҽ, бу кешелҽрнең исемнҽре бер тезмҽ булып хҽдиснең алдыннан килгҽн. Бу тезмҽ «сҽнҽд» дип атала. Ягъни, шушы хҽдисне җиткергҽн һҽрбер кешене галимнҽр җентеклҽп тикшерҽлҽр, ул кешегҽ ышанырга буламы, юкмы икҽнен карыйлар. Ҽгҽр сҽнҽдтҽге ниндидер бер кеше алдакчы яисҽ онытучан булып табылса, бу хҽдисне «дагиф» (ягъни, зҽгыйфь, кҿчсез) дилҽр. Зҽгыйфь хҽдислҽргҽ ышанырга ярамый. Димҽк, ниндидер бер хҽдисне дҿрес аңлар ҿчен аның сҽнҽден, һҽрбер сүзен, гомум мҽгънҽсен белү лазем. Шулай ук, һҽрбер хҽдискҽ галимнҽр тарафыннан аңлатма да бирелгҽн, ул «шҽрех» дип атала. Ягъни, ниндидер хҽдис аңлашылмый икҽн, аның шул шҽрехенҽ карарга кирҽк. Юкса, кайсыбер кешелҽр берҽр хҽдисне укыйлар да, аны үзлҽренҽ күрҽ аңлыйлар, ул хҽдискҽ галимнҽр тарафыннан бирелгҽн аңлатмага (шҽрехкҽ) карамыйлар. Һҽм бу, ҽлбҽттҽ, тҿрле ялгышлыкларга юл ача. 6) Алтынчы фҽн – ул сира. Сира – ул Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) тормыш тарихы. Гарҽп теленнҽн тҽрҗемҽ иткҽндҽ «сира» сүзе «юл» дигҽн мҽгънҽдҽ килҽ. Чынлап та, пҽйгамбҽребезнең тормыш юлын, аның нинди очракта нҽрсҽлҽр эшлҽгҽнен, нҽрсҽ ҽйткҽнен һҽм башкасын яхшылап белми торып, Коръҽннең ничек үтҽлергҽ тиешлелеген без ничек дҿрес аңлый алырбыз? Берничек тҽ! Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) тормышы тулысынча Коръҽннең гамҽли ягын чагылдыра. Юкка гына Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) иң яраткан хатыны Гайшҽ аның турында: «Аның холкы – Коръҽн иде», – димҽгҽн бит. Ягъни, аның холык-фигыле (характеры), яшҽеше, үз-үзен тотышы – барысы да Коръҽннең тере чагылышы иде. Шуңа күрҽ дҽ мҿселманнар сираны яхшы белергҽ тиеш. 7) Җиденче фҽн – ул гарҽп теле. Раббыбыз Үз китабы Коръҽнне гарҽп телендҽ җибҽргҽн. Рус телендҽ дҽ түгел, татарча-башкортча да,

~ 87 ~


кытайча да, яисҽ башка телдҽ дҽ түгел, ҽ гарҽпчҽ. Гарҽпчҽ аңламый торып, Коръҽннең тулы мҽгънҽсен дҽ аңлау мҿмкин түгел. Чҿнки һҽр телнең үз нечкҽлеклҽре, үзенчҽлеклҽре була. Коръҽндҽге, мҽсҽлҽн, теге яисҽ бу сүз нҽрсҽ аңлатканын тҿшенер ҿчен без бу сүзнең гарҽп телендҽ нҽрсҽ аңлатканын белергҽ тиешбез. Башлангыч мҽлдҽ без, ҽлбҽттҽ, Коръҽннең тҽржемҽлҽре белҽн генҽ канҽгатьлҽнергҽ мҽҗбүрбез, ҽмма бу Китапны тулы мҽгънҽсендҽ аңларга телҽгҽн кешегҽ бу дҽрҽҗҽдҽ генҽ тукталып калырга ярамый. Хҽтта гарҽплҽр үзлҽре дҽ гарҽп теле фҽнен махсус ҿйрҽнҽлҽр, чҿнки Коръҽн иңдерелгҽн вакытта кайсыбер сүзлҽрнең мҽгънҽсе икенче тҿрле булган, ҽ мең ярым ел үткҽннҽн соң хҽзер бу сүзлҽр үзгҽргҽн. Мҽсҽлҽн, бүген гади рус кешесе «Слово о полку Игореве» дигҽн ҽсҽрне укыса, уны тулысынча аңлый алмаячак. Чҿнки, бер үк тел булса да, ул вакыт үтү белҽн үзгҽрҽ. Ягъни, шулай итеп, гарҽп теле – ул Коръҽнне аңлау ҿчен иң беренче ачкыч. Бүтҽн фҽннҽрне тирҽнерҽк ҿйрҽнү ҿчен дҽ гарҽп теле кирҽк, чҿнки барлык иң дҿрес китаплар да нҽкъ гарҽп телендҽ язылган, һҽм Мүхҽммҽд пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) үзе дҽ Коръҽнне гарҽп телендҽ аңлаткан. Шулай итеп, Ислам диненең иң тҿп фҽннҽре җидҽү дидек. Аларны исегездҽ калдырыгыз: гакыйдҽ, тҽҗвид, тҽфсир, фикһ, хҽдислҽр, сира һҽм гарҽп теле. Килҽсе дҽреслҽрдҽ без бу фҽннҽрнең һҽрбере турында аерым сҿйлҽшеп китҽбез, иншҽ Аллаһ. Унҿченче дҽрес тҽмам.

~ 88 ~


14-че дәрес Гакыйдҽ фҽне Бүгенге һҽм килҽсе дҽреслҽрдҽ без алда атап үткҽн дин фҽннҽре турында сҿйлҽшҽчҽкбез. Унҿченче дҽрестҽ без аларны ҿстҽн генҽ аңлаткан идек, шуңа күрҽ кайсыбер ачыклыклар кертергҽ кирҽк дип уйлыйм. Шулай итеп, бу дҽреснең темасы – гакыйдҽ фҽненең асылы. Моннан алдагы бер дҽресебездҽ ҽйткҽнчҽ, гакыйдҽ дигҽн сүз «тирҽн ышану, инану» дигҽнне аңлата. Башкача ҽйткҽндҽ, «гакыйдҽ » – ул идеология; яшҽү һҽм үлемгҽ булган караш, күңелдҽге принциплар, тҿшенчҽлҽр. Кыскасы, кешенең үз ышанычын ниндидер бҿек нҽрсҽгҽ бҽйлҽве. Гарҽп телендҽ «гакыйдҽ» сүзенҽ морфологик яктан охшаш, бер тамырдан килгҽн «гакыйд» сүзе «бҽйлҽнгҽн нҽрсҽ» дигҽн мҽгънҽдҽ килҽ. Фикһ фҽне мҿселманның гамҽллҽре белҽн бҽйле булса, гакыйдҽ мҿселманның күңелендҽ була торган тҿшенчҽлҽр белҽн бҽйле. Бу бик мҿһим, чҿнки кешенең кылган эшлҽре нҽкъ күңелендҽ яткан уйларга бҽйле дҽ инде. Ҽгҽр кемдер акчаны иң ҿстен күрҽ икҽн, ул кешенең сүзлҽре, эшлҽре, планнары һҽм дуслары да тик акча ҿчен булыр. Ҽгҽр кеше спортны яшҽү мҽгънҽсе дип санаса, аның тормышы да тик спортзал, ярышлар, спорт белҽн шҿгыльлҽнүдҽн торыр. Кыскасы, кемгҽ нҽрсҽ кадерлерҽк, ул шуның белҽн мҽшгуль, шуның белҽн гомерен үткҽрер. Шулай булгач, гакыйдҽ фҽне безнең күңелебезне, йҿрҽгебезне тҿзҽтүдҽ зур роль уйный1. Бу фҽнне ҿйрҽнгҽндҽ без Аллаһы Тҽгалҽгҽ иманыбызны ничек арттырырга, сакларга, исбатларга кирҽк булганын ҿйрҽнҽбез. Гакыйдҽ дҽреслҽрендҽ мҿселманнар нҽрсҽгҽ ышанырга, нҽрсҽгҽ ышанырга ярамаганлыгын, нҽрсҽне ҿстен куярга, нҽрсҽне – икенче урынга, ҽ нҽрсҽне бҿтенлҽй кыйммҽтле дип санамаска Әйткәндәй, безнең шушы китабыбызда язган күп нәрсәләр әнә шул гакыйдә фәненең бер өлеше дә инде. 1

~ 89 ~


ҿйрҽнҽлҽр. Шулай ук, динебезнең сафлыгын ничек сакларга, шушы дингҽ килеп кергҽн тҿрле хорафатлар белҽн ничек кҿрҽшергҽ кирҽк булганлыгын да белҽбез. Берничҽ мисал китерик: гакыйдҽны яхшы укымаган кешелҽр, үзлҽре дҽ белмҽстҽн, тҿрле уйдырмаларга яисҽ бҿтенлҽй зарарлы нҽрсҽлҽргҽ ышана – шул исҽптҽн, сихерче хатыннарга барып, телҽсҽ нҽрсҽлҽр сорыйлар, кара песи юлны кисте, дип борчылалар, буш чилҽк очраса, юлым уңмый, дип куркалар. Болар барысы да мҿселман гакыйдҽсенҽ хилаф, каршы булган эшлҽр. Шулай ук, күп кешелҽр Аллаһы Тҽгалҽне кеше итеп күз алдына китереп, «Алла бабай» дип хҽбҽр сҿйли. Ҽ безнең гакыйдҽга күрҽ, Аллаһы Тҽгалҽ Үзе яралткан, барлыкка китергҽн беркемгҽ дҽ, бернҽрсҽгҽ дҽ охшаш түгел. Бу тҿшенчҽлҽр гакыйдҽ дҽреслҽрендҽ иң тҽүдҽ ҿйрҽнелҽ һҽм аңлатыла! Шулай ук кемдер: «Мин намаз укымасам да, ураза тотмасам да, күңелем таза, кешелҽргҽ явызлык телҽмим», – дигҽн тҿшенчҽ яки гакыйдҽ белҽн яши. Бу да чын мҿселман гакыйдҽсенҽ тура килми. Аллаһы Тҽгалҽ безгҽ: «Ничек телисең, шулай яшҽ, күңелең саф булса, шул җитте!» – димҽгҽн бит. Шулай итеп, мҿселман кеше күңелендҽ булган гакыйдҽсын, ягъни идеологиясен, тҿшенчҽлҽрен тҿзҽтергҽ тиеш. Күңеленнҽн тҿрле ялгышлыкларны чыгарып ташларга, аларның урынына дҿрес принциплар урнаштырырга... Юкка гына Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ: «Ҽгҽр син ширек кылсаң, эшлҽрең юкка чыгар, һҽм син зыян күргҽннҽрдҽн булырсың!» – димҽгҽн бит («Зүмәр» сүрәсе, 65 аять). Күз алдыгызга китерегез, кемдер еллар буе намаз укып, ураза тотып, изге эшлҽр эшлҽп тҽ, ниндидер сихерчегҽ барып, ул сҿйлҽгҽн сүзлҽргҽ ышанса, шул кеше диннҽн чыгып китеп, эшлҽре җуелган булыр! Пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) бер хҽдисендҽ: «Кем сихерче йҽ күрҽзҽчегҽ барып, ул сҿйлҽгҽн нҽрсҽлҽргҽ ышанса, шул Мүхҽммҽдкҽ иңдерелгҽн нҽрсҽгҽ (ягъни Коръҽнгҽ) кҿфер кылган булыр!» – ди. Ҽ бит безнең кҿндҽ дҽ мҽчеткҽ йҿреп тҽ, бер юлы

~ 90 ~


сихерчелҽргҽ дҽ йҿргҽн кешелҽр бар бит! Менҽ нинди куркыныч хҽлгҽ китерҽ гакыйдҽне белмҽү... Бу фҽнне мотлак ҿйрҽнү кирҽк. Ҽгҽр сез яшҽгҽн җирдҽ мҽчетегездҽ дҽрес алырга мҿмкинчелек юк икҽн, шушы китапларны истҽ калдырыгыз, аларны сатып алып гакыйдҽны үзегез укый башлагыз. Китаплар: Хафиз Ҽл-Хҽкҽми исемле галимнең «200 вопросов по вероучению Ислама» дигҽн китабы, Эльмир Кулиев тҽрҗемҽ иткҽн «Основы веры в свете Корана и Сунны» дигҽн китап, Тахавиның «Гакыйдҽ тахауия» дигҽн китабы, Сҿлҽйман Ҽл-Ҽшкар исемле галимнең «Вера в Аллаха», «Мир благочестивых ангелов», «Мир джиннов и шайтанов» дигҽн китаплары. (Бу галимнең башка китапларын да алып куйсагыз, яхшы булыр). Шуларны гына укып чыксагыз за, гакыйдҽ фҽне буенча зур белемгҽ ия булырсыз, иншҽ Аллаһ. Ундүртенче дҽрес тҽмам.

~ 91 ~


15-че дәрес Тҽҗвид фҽне Бу дҽрестҽ без тҽҗвид дигҽн фҽннең ҽһҽмиятен аңлатып китҽбез. Тҽҗвид – ул Коръҽнне уку кагыйдҽлҽрен ҿйрҽнгҽн фҽн. Тҽҗвид сүзе гарҽп телендҽ «нҽрсҽнедер яхшы эшлҽү» дигҽнне аңлата. Исламда исҽ бу сүз астында Коръҽнне дҿрес итеп укуны аңлыйлар. Аллаһы Тҽгалҽ китабын уку – ул үзе бер бҿек гыйбадҽт. Пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) бер хҽдисендҽ шулай дигҽн: «Кем Аллаһы Тҽгалҽ китабыннан бер хҽреф укыса, шуңа ун изге эш язылыр. Мин «ҽлифлҽм-мим»не бер хҽреф димим, лҽкин «ҽлиф» бер хҽреф, «лҽм» дҽ бер хҽреф, «мим» дҽ бер хҽреф», – дигҽн. Кемдер «Фатиха» сүрҽсен генҽ укып чыкса, анда күпме хҽреф бар! Ҽлбҽттҽ, мондый зур савапка ҿлгҽшер ҿчен, Коръҽнне гарҽпчҽ укырга кирҽк. Коръҽнне гарҽп хҽрефлҽре белҽн, ягъни Аллаһы Тҽгалҽ ничек иңдергҽн, шул шҽкелдҽ укый белү – мҿселман ҿчен зур нигъмҽт. Лҽкин Коръҽнне уку гади бер гарҽпчҽ текст уку белҽн бер түгел, чҿнки Аллаһы Тҽгалҽ китабының үзенең кагыйдҽлҽре бар, ҽнҽ шул кагыйдҽлҽрне тҽҗвид фҽне ҿйрҽнҽ. Коръҽндҽ нинди хҽреф ничек ҽйтелҽ, кайсы очракта йотыла, кайсы очракта икенче хҽрефкҽ ҽйлҽнҽ, Коръҽнне укый башлаганда нҽрсҽ дип ҽйтергҽ кирҽк, кайсы аятьне укыганда сҽҗдҽ кылырга, Коръҽндҽге теге яки бу тамга нҽрсҽ аңлата – болар барысы да шушы фҽннең сораулары. Кызганычка каршы, күп кешелҽр тҽҗвид фҽненҽ кирҽгенчҽ игътибар бирмилҽр, еллар буе намаз укысалар да, Коръҽнне гарҽпчҽ ҿйрҽнергҽ ашыкмыйлар. Моннан алда без ҽйткҽн идек: Ислам дине фҽннҽре бер-берсе белҽн бҽйле, ниндидер гыйлемне аңламау икенче гыйлемгҽ дҽ начар тҽэсир итҽ. Мисал китерик: Ислам диненең беренче рҿкҿне – ул намаз. Ҽ намаз укыр ҿчен тҽһарҽт мҽсьҽлҽлҽрен генҽ белү җитми, шулай ук «Фатиха» сүрҽсен һҽм башка кыска сүрҽлҽрне дҽ дҿрес укый белергҽ кирҽк. Ҽгҽр кемдер сүрҽлҽрне рус йҽ

~ 92 ~


башкорт хҽрефлҽре, ягъни транскрипция белҽн ятласа, ул Коръҽнне акцент белҽн укыр һҽм бҽлки ниндидер хата эшлҽр. Ҽлбҽттҽ, тҽү чорда бу куркыныч түгел, чҿнки беркем дҽ беренче кҿннҽн тҿгҽл укый башламас, лҽкин үсешергҽ телҽми ялгыш укып йҿрү кешенең үз диненҽ карата ваемсыз булуын күрсҽтҽ. Еш кына кайсыбер кардҽшлҽр «Фатиха» сүрҽсенең беренче аятен шулай итеп ялгыш укыйлар: «Ҽлхҽмдү лиллҽһи раббил гҽлҽмин». «Ҽлхҽмдү» сүзендҽге «х» хҽрефенең ҽйтелеше татар телендҽге хҽрефнекенҽ охшамаган. «Лиллҽһи» дигҽн сүзне дҽ ялгыш ҽйтүче кешелҽр күп, чҿнки бу сүздҽ татарча йҽ башкортча белмҽгҽн кешелҽр ҿчен ят булган «һ» авазы бар. «Галҽмин» дигҽнсүздҽ күп кешелҽр хата ясый, чҿнки бу сүзнең башындагы «гайн» авазы дҿньядагы бик сирҽк теллҽрдҽ генҽ очрый... Тҽҗвид фҽненең кирҽклеген шуннан да аңларга була: бер хҽдисендҽ Пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм): «Сезнең арагызда иң хҽерлегез Коръҽнне ҿйрҽнгҽнегез һҽм аны ҿйрҽткҽнегез», – дигҽн. Коръҽнне ҿйрҽнү тик тҽҗвид фҽненҽ генҽ бҽйле булмаса да, без Коръҽнне укый белмҽгҽн кешене тҽфсир йҽ хҽдис галиме итеп күз алдына китерҽ алмыйбыз. Гҽдҽттҽ, тҽҗвид фҽненең бер ҿлеше кагыйдҽлҽр ҿйрҽнүгҽ басым ясаса, икенче ҿлеше укучыдан дҿрес укуны ныграк талҽп итҽ, ҽ кагыйдҽне белү ҽле дҿрес уку дигҽнне аңлатмый бит, чҿнки кайсыбер кешелҽрнең сҽлҽте булмаганлыктан аларның теге йҽ бу авазның ҽйтелешенҽ теллҽре ҽйлҽнми. Моңа карамастан, андый укучылар барыбер тырышырга тиеш. Пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) бер хҽдисендҽ шулай диде: «Коръҽнне укыган кеше оста булса, ул пакь мҿхтҽрҽм фҽрештҽлҽр белҽн булыр, ҽ кем дҽ кем аны кыенлык белҽн тотлыгып укыса, шул кешегҽ ике савап язылыр». Ҽлбҽттҽ, бу хҽдистҽ бҿтен кҿче белҽн дҿрес укырга телҽп тҽ, тҿгҽл укый алмаган кеше турында ҽйтелҽ, ҽ үз ваемсызлыгы аркасында начар укыган кеше турында түгел.

~ 93 ~


Унбишенче дҽрес тҽмам.

~ 94 ~


16-чы дәрес Тҽфсир фҽне Тҽфсир фҽне. Моннан алда ҽйтеп киткҽнчҽ, тҽфсир сүзе гарҽпчҽдҽн «аңлатма бирү, ачыклау» дип тҽрҗемҽ ителҽ. Исламда исҽ бу сүз белҽн Коръҽнне аңлатучы, ачыклаучы фҽнне атыйлар. Үткҽн дҽресебездҽ без хҽдислҽр турасында сҿйлҽшкҽн идек. Хҽдислҽр, яисҽ Пҽйгамбҽребезнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) сүзлҽре Коръҽнне аңлата да инде. Пҽйгамбҽребезнең Коръҽнне аңлатучы иң бҿек галим булуы, хҽтта галимнҽрның укытучысы булуы гаҗҽп хҽл түгел. Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽнне Пҽйгамбҽребезнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) нҽкъ үзенҽ бирде дҽ инде! Бирде һҽм, аны кешелҽргҽ аңлат, дип боерды. Моның турында Коръҽндҽ шулай диелҽ: «...Һҽм кешелҽргҽ иңдерелгҽн нҽрсҽне аларга аңлату ҿчен, сиңа Зикер (Коръҽнне) иңдердек – мҿгаен, алар уйлап карар!» («Ән-нәхл» сүрәсе, 44 аять). Шулай булгач, Коръҽннең һҽр аятендҽ ни турында сүз барганын иң яхшы белгҽн кеше – Пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) үзе иде. Аннан соң – аның укучылары, ягъни сҽхабҽлҽр. Димҽк, без тҽфсирне тҿгҽл белергҽ телҽсҽк, теге йҽ бу аять турында нинди хҽдис, йҽ нинди сҽхабҽ сүзе барлыгын ҿйрҽнергҽ тиешбез. Шулай итеп, тҽфсир галиме – ул Коръҽнне яттан белүче кеше генҽ түгел, лҽкин Коръҽннең һҽр аятенең тарихын, иңдерелү сҽбҽбен, аның нҽрсҽ турында сҿйлҽгҽнен белгҽн кеше. Ҽлбҽттҽ ки, Ислам дине фҽннҽре бер-берсе белҽн бҽйле. Мҽсҽлҽн, гарҽп телен белмичҽ, Коръҽн аятьлҽренең нечкҽлеклҽрен аңлау мҿмкинме? Юк, ҽлбҽттҽ. Шулай ук, хҽдислҽрне тҿгҽл белмҽгҽн кеше Коръҽнне ничек тҽфсирлҽсен? Ҽлбҽттҽ, тҽфсирли алмаячак. Моннан тыш, бездҽн алда яшҽгҽн галимнҽр тҽфсир фҽне буенча нинди китаплар язган? Аларны укымыйча, ул галимнҽрнең хезмҽтлҽренҽ таянмыйча, без теге йҽ бу аятьнең тҽфсирен уйлап чыгара алмыйбыз, андый хакыбыз да юк. Ул

~ 95 ~


тҽфсир китаплары күп булган, лҽкин иң дҿреслҽре, иң таралганнары, мҽшһүрлҽре һҽм танылганнары шушы: Ибн Кҽсир, Куртубий, Табарий, Җҽлҽлҽйн, Суютый, Фҽтхул кадир, Бҽгҽви, Сҽгъди. Болардан башка тҽфсирлҽр дҽ бар, лҽкин бу фҽнне аңлар ҿчен шулар да җитҽр иде. Тҽфсир ничек кылынуын яхшырак аңлар ҿчен, «Фатиха» сүрҽсен искҽ тҿшҿрик. Бу сүрҽ «Ҽлхҽмдү лиллҽһи раббил гҽлҽмин» дип башлана. Тҽфсир фҽне шушы сүрҽ турында Пҽйгамбҽребезнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) ни ҽйткҽнен, «Фатиха»ның кайда һҽм ни ҿчен укылганын, аны укыган ҿчен кешегҽ нинди саваплар вҽгъдҽ ителгҽнен һҽм башка нечкҽлеклҽрне ҿйрҽнҽ. Шуны да ҿстҽп ҽйтер кирҽк: һҽр галимнең ниндидер кҿчле яклары, ягъни яхшырак белгҽн фҽннҽре була. Шушы кҿчле якларын кулланып, тел галиме «Фатиха» сүрҽсен – лингвистик яктан, хҽдис галиме – «Фатиха» сүрҽсе турында ҽйтелгҽн хҽдислҽрне, гакыйдҽ галиме шушы сүрҽнең мҿселманнарның үзаңына нинди файда китергҽнен аңлата... Чынлап та, Коръҽн ул чиге-кырые күренмҽгҽн океан кебек, аның тирҽн мҽгънҽсен һҽм гүзҽллеклҽрен бҿтен галимнҽр бергҽлҽп аңлата башласалар да, Коръҽннең серлҽре бетмҽс иде. Тҽфсир фҽненең бик ҽһҽмиятле булуын шуннан аңлыйбыз: Ислам дине иң тҽүдҽ – Коръҽнгҽ, ҽ Коръҽнне аңлау тҽфсир фҽненҽ таяна. Тҽфсирне аңлар ҿчен, ҽлбҽттҽ, бу фҽннең китапларын уку гына җитми, шулай ук аның кагыйдҽлҽрен дҽ белергҽ кирҽк. Югыйсҽ, хҽзерге заманда кайсыбер кешелҽр Коръҽнне аңлатам дип, тҿрле мҽкалҽлҽр йҽ китаплар язалар, тапшырулар ясыйлар, ҽ үзлҽре гарҽп телен дҽ, хҽдислҽрне дҽ, сираны, гакыйдҽне һҽм башка фҽннҽрне дҽ белми. Шушы юл белҽн Коръҽнне аңлатырга телҽүчелҽр турында Ҽбү Бҽкр дигҽн иң бҿек сҽхабҽ шулай дигҽн: «Аллаһы Тҽгалҽ китабы турында белмҽгҽн нҽрсҽмне сҿйлҽсҽм, нинди күк йҿзе мине каплар, нинди җир мине үз ҿстендҽ тотар!». Шулай Ҽбү Бҽкр һҽм Гомҽр кебек сҽхабҽлҽр аларга «фҽлҽн аятьнең тҽфсирен бир» дигҽндҽ, артык сүз ҽйтеп хата эшлҽргҽ куркканнар – без дҽ алардан ҿлге алырга тиешбез.

~ 96 ~


Аллаһы Тҽгалҽ барыбызга да Үз китабының асылын дҿрес аңларга ярдҽм итсен, ҽмин. Уналтынчы дҽрес тҽмам.

~ 97 ~


17нче дәрес Фикһ фҽне Бу дҽрестҽ без фикһ фҽне турында сҿйлҽшҽчҽкбез. «Фикһ» дигҽн сүз борынгы гарҽпчҽдҽн «аңлау» дип тҽрҗемҽ ителҽ. Пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) заманында бу сүзне кулланганда, сҽхабҽлҽр динне гомум күренеш буларак күз уңында тотканнар, чҿнки ул заманда дини белем гакыйдҽ, тҽҗвид, тҽфсир, хҽдис кебек аерым фҽннҽргҽ бүленмҽгҽн булган. Пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) бер заман үзенең ике туган энесе Ибн Габбас ҿчен: «Аллаһүммҽ фҽккиһ-һү фид-дин», – дип дога кылган. Ягъни: «И Аллаһ, аны дингҽ ҿйрҽт», – дип, Пҽйгамбҽребез Ибн Габбасның дини белеме кҿчле булуын Аллаһтан телҽгҽн. Һҽм чынлап та, Ибн Габбас – бу ҿммҽтнең иң беренче һҽм иң бҿек галимнҽренең берсе. Андый кешелҽрне «фҽкиһ» дип атыйлар. Пҽйгамбҽребездҽн (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) соңгы тҽүге чорда «фҽкиһ» сүзе «белемеле кеше» дигҽн тҿшенчҽгҽ туры килсҽ, соңрак бу сүз белҽн Исламның кануни ягын ҿйрҽнгҽн кешене атый башлаганнар. Чҿнки «фикһ» фҽне Ислам диненең кануннары һҽм кагыйдҽлҽре, нҽрсҽ ярый, нҽрсҽ ярамый, нҽрсҽ шҿбһҽле булганын ҿйрҽнгҽн предметка ҽверелгҽн. Икенче сүзлҽр белҽн ҽйткҽндҽ, фикһ хҽлҽл, хҽрҽм, мҿстҽхҽб (ягъни хуп күрелгҽн), мҽкруһ (хуп күрелмҽгҽн) ҽйберлҽрне һҽм гамҽллҽрне, шулай ук аларның дҽлиллҽрен җентеклҽп ҿйрҽнҽ башлаган. Фикһны ҿйрҽнгҽн кеше иң тҽүдҽ ничек бҽдрҽфкҽ керүдҽн башлап, намаз уку, зҽкҽт бирү, ураза тоту, хаҗ кылу, сҽүдҽ итү; хҽтта гаилҽ, җҽмгыять, дҽүлҽт эшлҽре белҽн ничек идарҽ итү кирҽклегенҽ тиклем ҿйрҽнҽ. Фикһны белгҽн кешене мҽдҽни җҽмгыятьтҽге юрист белҽн чагыштырып була, юкка гына «фҽкиһ» сүзен кайсы вакыт «дини юриспруденция белгече» дип атамыйлар. Юридик белгечлҽрнең тҿрлҽре күп булган кебек, фҽкиһлҽр дҽ белемнҽре һҽм дҽрҽҗҽлҽренҽ күрҽ тҿрле була: кемдер – мҽдрҽсҽдҽ фикһ укытучысы, кемдер ниндидер дҽүлҽтнең иң беренче фҽкиһе, ягъни «кадие» булып хезмҽт

~ 98 ~


итҽ. Гадҽттҽ кадий булган кеше ниндидер гаилҽнең аерылышу һҽм мирас бүлешү мҽсьҽлҽлҽрен генҽ карамый, дҽүлҽтнең тышкы сҽясҽте белҽн бҽйле булган эшлҽренҽ дҽ үз бҽһасын бирҽ. Ислам диненең бҿтен фҽннҽре кебек үк, фикһ фҽне дҽ башка фҽннҽр белҽн тыгыз бҽйлҽнгҽн, чҿнки тҽһарҽт, намаз, зҽкҽт һҽм башка гамҽллҽр иң тҽүдҽ Коръҽнгҽ һҽм Сҿннҽткҽ таяна, димҽк тҽфсирсез һҽм хҽдиссез фикһ фҽне ике күзсез кеше сымак булыр иде. Тҽфсир белҽн хҽдис үз чиратында гарҽпчҽ ҿйрҽнелҽ, шулай булгач, гарҽп теленең ҽһҽмиятен тагы да күрҽбез. Фикһ фҽнен ҿйрҽнүче, ҿйрҽтүче, системага салучы галимнҽр күп булган. Аларның барысының да исемнҽрен санап бетерү мҿмкин түгел, лҽкин кайсы берҽүлҽрен атап үтик: Ҽбү Хҽнифҽ Ҽн-Ногман, Мҽлик ибн Ҽнҽс, Мүхҽммҽд ибн Идрис Ҽш-Шҽфигий, Ҽхмҽд ибн Хҽнбҽл. Болар иң мҽшһүрлҽре, чҿнки алар үзлҽренең фикһ ҿйрҽнүлҽрен шул тиклем җитди алып барганнар, аларның бу эшлҽре сҿземтҽсендҽ аерым китаплар һҽм яшь галимнҽр үсеп чыккан. Бу галимнҽрнең күрешлҽрен чагылдырган фҽтвалар җыентыкларын «мҽзһҽб» дип атыйлар. Шулай итеп, хҽнҽфи, мҽлики, шҽфигый, хҽнбҽли мҽзһҽблҽре барлыкка килгҽн. Болар дҿньяда иң киң таралган һҽм танылган сҿнни мҽзһҽблҽр. Моннан башка да сҿнни галимнҽр булганга күрҽ, иң башта мҽзһҽблҽр күбрҽк булган, лҽкин аларның барысы да безгҽ килеп җитмҽгҽн – йҽ китаплары сакланып калмаган, йҽ шул галимнҽрның укучылары аларның фҽтваларын язып алмаган. Бҽлки дҽ, кайсы мҽзһҽблҽрнең югалуы башка сҽбҽплҽр белҽн бҽйле. Мҽзһҽб дигҽч тҽ, шуны дҿрес аңларга кирҽк: галимнҽр ниндидер фикерлҽрендҽ һҽм фҽтваларында бер-берсеннҽн аерылсалар за, алар үзлҽре кебек галимнҽрне хҿрмҽт итер, ярдҽм күрсҽтер, зурлар булганнар. Без атап үткҽн ике галим – Мҽлик һҽм Ҽш-Шҽфигий ике зур дус булган, бер-берсенҽ кунакка йҿрешкҽн; ҽ галим булып китмҽс борын Ҽш-Шҽфигий Мҽликнең укучысы иде... Кыскасы, мҿселман дҿньясында яхшы танылган дүрт фикһ мҽзһҽбе бар, шуларның иң

~ 99 ~


беренчесе – хҽнҽфи мҽзһҽбе, безнең республикада рҽсми мҽзһҽб булып санала. Фикһны, андагы хҿкемнҽрне һҽм аның дҽлиллҽрен ҿйрҽнергҽ тырышыйк. Юкка гына Пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм): «Кемгҽ Аллаһы Тҽгалҽ изгелек тели, шуңа Ул дини белем бирҽ», – димҽгҽн бит. Фикһ фҽне буенча рус телендҽ чыккан кайсыбер китапларны ҽйтеп китик, аларны мҽчетлҽр янындагы кибетлҽрдҽ табарга тырышыгыз. Сҽййид Сҽбик исемле галимнең «Фикһүссүннҽ» дигҽн китабы, Ибн Хҽҗҽр Гаскҽлҽнийның «Бүлүгүл мҽрам» китабы, Мүхҽммҽд Мүнҽҗиднең «70 вопросов о посте» дигҽн китабы, Албанийның «Описание молитвы Пророка» дигҽн китабы», Мҽхмүд Тахмазның «Ханафитский фикх в новом обличье» дигҽн китабы. Фикһ буенча зур һҽм кечкенҽ китаплар күп булганлыктан, аларның барысын да ҽйтеп бетмҽдек, ҽлегҽ шуларны укып чыксагыз за, фикһ фҽнендҽ зур адым ясаган булырсыз. Аллаһы Тҽгалҽ сезгҽ белем юлларын ачсын, ҽмин! Унҗиденче дҽрес тҽмам.

~ 100 ~


18нче дәрес Хҽдис фҽне Бүген без хҽдис фҽне турында сҿйлҽшҽчҽкбез. Ислам дине Аллаһы Тҽгалҽнең китабы Коръҽннҽн һҽм Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) сүзлҽренҽн алына, дип ҽйткҽн идек. Коръҽн Аллаһы Тҽгалҽнең Мүхҽммҽд пҽйгамбҽргҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) Җҽбраил фҽрештҽ аша бирелгҽн китабы булса, хҽдислҽр – шушы китапны аңлатыр ҿчен Пҽйгамбҽрнең ҽйтелгҽн сүзлҽре. Ягъни, хҽдислҽр – Коръҽннең ачкычы, алар булмаса, без Коръҽнне дҿрес аңлый алмас идек. Мҽсҽлҽн, Коръҽндҽ каракның кулы киселергҽ тиеш булганлыгы белдертелгҽн. «Угры ирнең һҽм угры хатынның кулларын кыркыгыз, кылган эшлҽренҽ җҽза һҽм Аллаһтан гыйбрҽт булсын ҿчен. Аллаһы Тҽгалҽ – Бҿек, Хикмҽтле!» («Мәидә» сүрәсе, 38 аять.). Лҽкин без тҿймҽ урлаучының да, дҿя урлаучының да кулын кисергҽ тиешбезме? «Кул» дигҽн сүз астында без нҽрсҽ аңларга тиешбез? Бармак очлары киселергҽ тиешме, терсҽккҽ тиклемме – кулның нинди ҿлеше? шулай ук кешенең нинди хҽлдҽ урлаганын исҽпкҽ алыргамы, юкмы? Моның кебек нечкҽлеклҽрне Пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) сүзлҽре, хҽдислҽр аңлата да инде... Шулай итеп, хҽдислҽрне белми торып, Коръҽн аятьлҽреннҽн генҽ нҽтиҗҽ ясарга тырышкан кеше ялгыш юлга тҿшеп китүе бар. Шуңа да Ислам галимнҽре хҽдислҽрне тирҽн итеп ҿйрҽнүгҽ зур игътибар биргҽннҽр. Хҽдислҽрне ҿйрҽнү ҿчен аерым фҽн барлыкка килгҽн – ул фҽн гыйльмүл хәдис дип атала. Бу фҽн галимнҽре хҽдислҽрне җыю, аларның сәнәден (ягъни хҽдисне җиткергҽн кешелҽр исемлеген), мҽгънҽсен, хҽдиснең кҿчлеме-кҿчсезме (ягъни гарҽпчҽ ҽйткҽндҽ, сахихмы, дагифмы) булуын, башка хҽдислҽр белҽн нинди уртак мҽгънҽсе булуын, кайсы хҽдис ничҽнче елда ҽйтелүен һҽм башка

~ 101 ~


нечкҽлеклҽрне ҿйрҽнҽ. Бигерҽк тҽ хҽдис фҽнендҽ сәнәд мҿһим – аның турында без унҿченче дҽрестҽ сҿйлҽшкҽн идек. Кабатлап ҽйтик: хҽдислҽрне җиткергҽн кешелҽрнең исемнҽре «сҽнҽд» дип атала һҽм бу сҽнҽд хҽдиснең алдыннан килҽ. Мҽсҽлҽн: Габдулла ибн Зҿбҽйр Сүфйҽннҽн, Сүфйҽнең Яхйҽ ибн Сҽгид ҼлҼнсарийдҽн, Яхйҽ ибн Сҽгид Ҽл-Ҽнсарийның Мүхҽммҽд ибн Ибраһимнан, Мүхҽммҽд ибн Ибраһимның Галкама ибн Уккастан, Галкама ибн Уккасның Гомҽр ибн Ҽл-Хаттабтан сҿйлҽвенчҽ: «Иннәмәл-әгмәлү бин-нийәт...». Менҽ шушы тезмҽне галимнҽр җентеклҽп ҿйрҽнҽ. Ҽгҽр сҽнҽдтҽ ниндидер бер кеше алдакчы йҽ онытучан булса, бу хҽдисне дагиф («кҿчсез») дип атыйлар. Еш кына сҽнҽднең нҽрсҽ икҽнен аңламаган кешелҽр уйлап чыгарылган, алдакчы хҽдислҽргҽ ышаналар да, ялгышып китҽлҽр. Бу хҽл булмасын ҿчен, һҽрбер хҽдиснең кҿчлеме, кҿчсезме булуын ачыклагыз. Гарҽпчҽ ҽйткҽндҽ, хҽдис сахихмы, дагифмы икҽнен белегез. Шушы ике сүзне исегездҽ калдырыгыз – «сахих» һҽм «дагиф». Мүхҽммҽд Пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) гарҽп булган, шуңа күрҽ аңа бирелгҽн Аллаһы Тҽгалҽнең китабы да гарҽпчҽ, ул китапны аңлатучы хҽдислҽр – Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) сүзлҽре дҽ гарҽпчҽ. Шулай итеп, Коръҽнне һҽм хҽдислҽрне дҿрес аңлар ҿчен гарҽп теленең ҽһҽмиятен тагы да тҿшендек. Хҽдислҽрнең ничек язылып калганы турында да сҿйлҽп китик. Аллаһы Тҽгалҽ Мүхҽммҽд Пҽйгамбҽргҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) Коръҽн сүрҽлҽрен индергҽн вакытта, сҽхабҽлҽр Пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) шушы сүрҽлҽрне аңлатучы сүзлҽрен истҽ калдырыр булганнар. Кайсыбер сҽхабҽлҽр бу сүзлҽрне – хҽдислҽрне ислҽп кенҽ түгел, язып та калдырганнар. Мүхҽммҽд

~ 102 ~


пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) вафат булгач, сҽхабҽлҽр хҽдислҽрне башка кешелҽргҽ җиткерергҽ тырышканнар. Лҽкин соңрак кайсыбер алдакчы кешелҽр (сҽхабҽлҽр түгел, ҽлбҽттҽ!) чит сүзлҽрне Пҽйгамбҽргҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) кушып, ул ҽйтмҽгҽн нҽрсҽлҽрне тарата башлаганнар. Нҽтиҗҽдҽ, алдакчы хҽдислҽр (гарҽпчҽ «маудуг») барлыкка килгҽн. Ҽ кайсыбер кешелҽр, алдакчы булмасалар да Мүхҽммҽд пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) ҽйткҽн сүзлҽрне тҿгҽл хҽтерли алмаганнар, йҽ ул сүзлҽрне җиткергҽн сҽхабҽнең исемен истҽ калдырмаганнар. Алар җиткергҽн хҽдис бераз шҿбһҽле саналган – андый хҽдислҽр «дагиф», ягъни кҿчсез дип атала. Шулай итеп, галимнҽр хҽдислҽрне тҿрле-тҿрле дҽрҽҗҽлҽргҽ бүлгҽннҽр – мҽсҽлҽн, «сахих» (кҿчле), «хҽсҽн» (бик кҿчле булмаса да, дҿрес хҽдис), «дагиф» (кҿчсез), «маудуг» (уйдырма, алдакчы хҽдис), «мурсҽл» (аны сҿйлҽп бирүче сҽхабҽнең исеме билгесез булган хҽдис) һҽм башка тҿрлҽр. Иң кыйммҽтле булган хҽдислҽр «сахих» дип атала. Ул хҽдислҽрнең Пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) сүзлҽре булуында һичбер шик тҽ юк. Бу хҽдислҽр ике иң мҽшһүр хҽдислҽр җыентыгында язып калдырылган – берсе «Сахих Бохарый», икенчесе «Сахих Мүслим» дип атала. Бу ике китап хҽзер инде ҿлешлҽтҽ рус теленҽ дҽ тҽрҗемҽ ителде – аларны алып укый аласыз. Шушы ике китапның исемнҽренҽ игътибар итегез: «Сахих Бохарый» һҽм «Сахих Мүслим». Аларның исемнҽре шушы сахих хҽдислҽрне язып калдырган ике зур галим – Мүхҽммҽд ибн Исмҽгыйль Ҽл-Бохарый һҽм Мүслим ибн Хҽҗҽҗ исемнҽренҽн алынган. Бу ике зур галим Пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) үзен күрмҽсҽлҽр дҽ, ул ҽйткҽн хҽдислҽрне һҽм аларның сҽнҽдлҽрен җентеклҽп тикшереп, шушы китапларына теркҽп калдырганнар. Шулай итеп, бу ике китап – Коръҽннҽн соң, ҽлбҽттҽ, – Ислам диненең иң бҿек китаплары булып санала. «Сахих Бохарый» белҽн «Сахих Мүслим»нҽн башка да хҽдис китаплары бар, аларны да санап китик. Бу китаплар аларны язган кешелҽрнең исемнҽрен йҿрҿтҽ – Тирмизи, Нҽсҽи, Ҽбү Дҽүд, Ибн Мҽдҗҽ. Шушы дүрт китапта кҿчле хҽдислҽр дҽ, кҿчсезлҽре дҽ бар, лҽкин аларда кҿчсез хҽдислҽрнең булуы бу китапларның кыйммҽтен

~ 103 ~


тҿшерми. Бу алты китап, ягъни «Сахих Бохарый», «Сахих Мүслим», «Тирмизи», «Нҽсҽи», «Ҽбү Дҽүд», «Ибн Мҽдҗҽ» алты сҿннҽт китаплары дип атала. Кыскача аларны «алты китап» («күтүбүсситтҽ») дип атыйлар. Димҽк, сҿйлҽгҽннҽребезне тагы да кабатлыйк: хҽдислҽр – ул Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) ҽйтеп калдырган сүзлҽре, йҽ аның хакында сҽхабҽлҽренең сүзлҽре. Хҽдислҽр тҿрле була, шуңа күрҽ без кҿчле хҽдисне кҿчсез йҽ ялган хҽдистҽн аера белергҽ тиешбез. Моның ҿчен аларның сҽнҽденҽ нык игътибар итҽргҽ кирҽк. Хҽдислҽрнең җыентыклары бар – аларның иң мҽшһүрлҽре алтау. Ул алты китапның иң кҿчлелҽре «Сахих Бохарый» һҽм «Сахих Мүслим». Бу ике китапта ялган хҽдислҽр юк. Хҽдислҽр Коръҽн аятьлҽрен ачыклый һҽм хҽдислҽрне белмичҽ Коръҽнне дҿрес итеп аңлап булмый. Ярай, хҽзер теманы тагы да тирҽнрҽк аңлар ҿчен Коръҽннең кайсы бер аятьлҽренҽ тукталып китик. Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ «Ҽн-нҽҗм» сүрҽсендҽ шулай ди: «Баеган вакыттагы йолдыз белҽн ант итҽм! Сезнең юлдашыгыз юлдан язмады һҽм адашмады. Һҽм үз телҽгенҽн чыгып сҿйлҽми ул. Бу – күңелгҽ салынган вҽхи генҽ» («Йолдыз» сүрәсе, 1-4 аятьләр). Ягъни Мүхҽммҽд пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) сҿйлҽгҽн сүзлҽр аның үзенең фикере түгел, ҽ Аллаһы Тҽгалҽ аңа ҿйрҽткҽн вҽхи – белем. Шулай ук шушы аятькҽ игътибар итегез: «Рҽсүл сезгҽ нҽрсҽ бирсҽ, шуны алыгыз, нҽрсҽдҽн тыйса, аннан тыелыгыз. Аллаһтан куркыгыз. Аллаһ, чынлап та, җҽза кылуда каты!» («Куып чыгару» сүрәсе, 7 аят). Бу аятьтҽ Аллаһы Тҽгалҽ үзе безгҽ Пҽйгамбҽргҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) итагать итергҽ куша. Мҽсҽлҽн, Коръҽндҽ: «Ҽй мҿселманнар, сакал үстерегез», – диелмҽсҽ дҽ, моны безгҽ Пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) кушкан һҽм бер хҽдисендҽ: «Мыекларыгызны кыркыгыз, ҽ сакалларыгызны

~ 104 ~


җибҽрегез», – дигҽн. Бу сахих хҽдис Мүслим, Нҽсҽи, Тирмизи җыентыкларында китерелҽ. Ҽ ҽле генҽ ҽйткҽнебезчҽ, Аллаһы Тҽгалҽ безгҽ Мүхҽммҽдкҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) итагать итергҽ кушкан. Шулай итеп, бу хҽдис ҽйтеп үткҽн аятька ҿстҽмҽ ачыклык кертҽ, сакал мҽсьҽлҽсендҽ Пҽйгамбҽргҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) охшашлык ничек булырга тиешлеген аңлатып бирҽ. Мондый мисалларны күп китерҽ алабыз. Кыскасы, Аллаһы Тҽгалҽнең китабы Коръҽн һҽм Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) сүзлҽре, яшҽеше, ягъни Сҿннҽте – Ислам диненең ике тҿп чыганагы. Шушы ике юл күрсҽтүче нурдан АллаһыТҽгалҽ безне аермасын, ҽмин! Унсигезенче дҽрес тҽмам.

~ 105 ~


19-чы дәрес Сира фҽне Алдагы дҽреслҽребездҽ без Мүхҽммҽд пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) турында күп нҽрсҽлҽр сҿйлҽдек, ҽ аның биографиясенҽ аерым дҽрес тҽ багышлаган идек. Ул дҽрестҽ без Пҽйгамбҽребезнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) тормышын, ягъни сирасын кыскача гына сҿйлҽп киттек. Шушы дҽрестҽ без сира дигҽн фҽнне тагы да искҽ алабыз. Аңлавыгызча, сира фҽне Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) туган кҿненҽн алып Раббысы хозурына киткҽнче ничек яшҽгҽнен, ни ҿйрҽткҽнен, ни сҿйлҽгҽннҽрен аңлата. Шулай итеп, хҽдис, тҽфсир, гакыйдҽ, сира һҽм башка дини фҽннҽрнең ни тиклем тыгыз бҽйлҽнештҽ булуын тагы да яхшырак аңлыйбыз. Бер фҽнне яхшы ҿйрҽнү икенче фҽннҽрне аңларга ярдҽм итҽ, аларның ниндидер ҿлешен үз эченҽ алып укучының эшен җиңелҽйтҽ. Бу фҽн буенча да йҿзҽрлҽгҽн, хҽтта меңҽрлҽгҽн китаплар язылган. Хҽтта үзлҽре мҿселман булмаган кайсыбер кешелҽр дҽ Пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) турында китаплар язып калдырганнар. Шуңа күрҽ, сира фҽне буенча ниндидер китаплар укыйбыз икҽн, аларның кайсылары ышанычлы, кайсылары үз эченҽ тикшерелмҽгҽн, хҽтта ялган һҽм уйдырмалы хҽбҽр алганын без яхшы белергҽ тиешбез. Бу бик мҿһим, чҿнки Пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) бер хҽдисендҽ: «Кем дҽ кем минең турыда ялган сҿйли, шул тҽмугта урынын алсын!» – дигҽн. Димҽк, без Пҽйгамбҽребезне (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) ни тиклем яратсак та, аны олылыйм, мактыйм дип, аның турында булмаган нҽрсҽлҽр сҿйлҽргҽ тиеш түгелбез. Мҽсҽлҽн, кайсыбер кешелҽр, Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) күлҽгҽсе булмаган дип, юк нҽрсҽ сҿйлилҽр. Мондый сүз танылган сира китапларында юк, ҽ Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрне (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) хҿрмҽт итү аның

~ 106 ~


сҿннҽтен үтҽүдҽ тора, булмаган легендалар сҿйлҽүдҽ түгел. Шуңа мҿселман сираны танылган ышанычлы китаплардан ҿйрҽнергҽ тиеш. Бу китапларның исемнҽрен һҽм аларның авторларын истҽ калдырырга тырышыгыз: Ибн Һишҽмнең «Сира» китабы, Ибн Кҽсирнең «Ҽлфүсул фи сиратир-расүл» китабы, Ибн Каййимның «Зҽдүл мҽгҽд» китабы. Боларның беренчесе, ягъни Ибн Һишҽмнең сирасы русчага тҽрҗемҽ ителгҽн, лҽкин ҽзерлексез кешегҽ аны укуы авыр. Шуңа сезгҽ Сафиюррахман Мүбҽрҽкфури исемле галимнең рус телендҽ чыккан «Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең тормышы» («Жизнь пророка Мухаммада») дигҽн китабын тҽкъдим итер идем. Ҽлбҽттҽ, бу китаплар исемлеге тулы түгел, моннан башка да яхшы китаплар бар. Сираны ҿйрҽнгҽн мҿселман үзе ҿчен күп нҽрсҽ аңлый – белүегезчҽ, мҿселман кешесе ҿчен беренче үрнҽк – ул Мүхҽммҽд пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм). Аның шушы дин ҿчен ничек яшҽгҽнен, ничек кҿрҽшкҽнен, нинди кыенлыклар кичергҽнен; хатыннары, туганнары, балалары, кияүлҽре, оныклары белҽн нинди мҿгамҽлҽдҽ булуын белми торып, без чын мҿселман портретын күз алдыбызга китерҽ алырбызмы? Юк, ҽлбҽттҽ, мҿмкин түгел. Һҽм без Ислам динен аңлар ҿчен теге йҽ бу фҽнне ҿйрҽнергҽ тиешбез дибез икҽн, ул фҽннең ничек башланып киткҽнен дҽ белү мҿһим. Без аңлатып киткҽн гакыйдҽ, тҽҗвид, тҽфсир, фикһ, хҽдис фҽннҽре Пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) вакытында туган бит. Аларның барысын да без сира белҽн танышканда күрҽбез. Мҽсҽлҽн, «Пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) фҽлҽн кҿнне сҽхабҽлҽре белҽн сҿйлҽшкҽн вакытта шулай дип ҽйтте», – дип, ниндидер хҽдис ҿйрҽнҽбез. Ҽгҽр сүз Коръҽннең аяте турында бара икҽн, бу тҽфсир фҽненҽ кереп китҽ. Ҽ шул аятьне ничек дҿрес итеп уку турында сүз барса, бу тҽҗвид фҽненең бер ҿлеше була. Ягъни сираны укыган кеше бҿтен Ислам фҽннҽренҽн дҽ ниндидер яңы мҽгълүмат ала, һҽм бу мҽгълүматны тарихи тҽртипкҽ тезҽ. Ҽ шушы тарихи тҽртип сезнең белемегез ҿчен бик кирҽкле нҽрсҽ, чҿнки Ислам дине тарихының башы аның уртасы, ҽ аның уртасы азагы белҽн бер

~ 107 ~


түгел. Моны аңламаган кеше Ислам диненең стадиялҽрен да аңламас, нҽтиҗҽдҽ үз тормышында да хаталар эшлҽр. Зүһрий исемле бер галимнең сира турында шундый сүзе бар: «Сира – ул дҿнья һҽм ахирҽт фҽне». Гали ибн Хҿсҽен, Пҽйгамбҽребезнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) оныгының улы да: «Без пҽйгамбҽребезнең сирасын Коръҽн сүрҽсен ятлаган кебек ятлата идек», – дигҽн. Кыскасы, сираны үзебезгҽ дҽ, балаларыбызга да дикъкатле ҿйрҽнергҽ кирҽк, һҽм ниндидер күренекле кешенең биографиясе, сүзлҽре, яшҽгҽн ҿе, йҿргҽн машинасы белҽн кызыксынганчы, Аллаһы Тҽгалҽгҽ иң якын булган Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) тормышын ҿйрҽнсҽк иде... Унтугызынчы дҽрес тҽмам.

~ 108 ~


20-че дәрес Гарҽп теле Бүгенге дҽресебез гарҽп теле турында. Ни ҿчен гарҽп теле кирҽк? Иң беренчедҽн, Аллаһы Тҽгалҽнең тҽкъдире буенча, аның Соңгы китабы кешелеккҽ гарҽп телендҽ бирелде. Аллаһы Тҽгалҽнең моннан алдагы китаплары башка теллҽрдҽ бирелгҽн иде, ҽ Коръҽн гарҽп миллҽтле Пҽйгамбҽргҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) аның телендҽ, ягъни гарҽпчҽ иңдерелде. Аллаһы Тҽгалҽ шулай кушкач, без гарҽпчҽ ҿйрҽнергҽ тиешбез. Кайсыбер гарҽп булмаган кешелҽр: «Нигҽ без бу телне ҿйрҽнергҽ тиешбез?» – дигҽн сорау бирҽлҽр. Бу сорауга җавап шулай: дҿньяда 3000 меңнҽн артык тел бар, лҽкин Аллаһы Тҽгалҽ шуларның арасыннан бер генҽ телне Үз китабы ҿчен сайлаган. Шул сҽбҽпле мҿселманнар бер китапка һҽм бер Пҽйгамбҽргҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) бҽйле, димҽк алар арасында бердҽмлек тҽ кҿчле. Ҽ инде җҽннҽткҽ юл ҿйрҽткҽн китап телен ҿйрҽнү – ул үзе бер бҽхет. Кайсыбер кешелҽр яхшы эшкҽ урнашам, акча эшлим, чит иллҽр күрҽм дип, инглиз телен ҿйрҽнмилҽрме ни? Гѐте йҽ Гейне ҽсҽрлҽрен оригиналда укыйм дип, немец телен ҿйрҽнмилҽрме? Ҽ бит болар барысы да дҿньяви мҽнфҽгатьлҽр. Коръҽнне яхшы аңлап ахирҽтеңдҽ уңышка ҿлгҽшер ҿчен гарҽп телен ҿйрҽнергҽ иренмҽ. Бигрҽк тҽ яшь булсаң – сиңа гарҽп телен ҿйрҽнү җиңелрҽк, ике-ҿч елыңны жҽллҽмҽ. Гарҽп теле дигҽч тҽ барыбыз да гарҽпчҽ саф сҿйлҽшҽ белергҽ тиеш димим, лҽкин һҽрбер мҿселман Коръҽнне гарҽп хҽрефлҽре белҽн укый белергҽ тиеш. Пҽйгамбҽр шулай диде: «Сезнең арагызда иң хҽерлегез Коръҽнне ҿйрҽнгҽнегез һҽм аны башкаларга ҿйрҽткҽнегез». Моннан алда аңлатканымча, Ислам диненең бер фҽне тҽҗвид дип атала. Бу фҽн кемгҽдер гади һҽм җиңел күренер, лҽкин ул бик җитди, кирҽкле һҽм авыр фҽн.

~ 109 ~


(Бҿек галимнҽрнең берсе ҽйтүенчҽ, Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽнне һҽм аның белҽн бҽйле фҽннҽрне «авыр сүз» дигҽн, димҽк, дини белемнҽр җиңел бирелми). Тҽҗвид фҽне безгҽ Коръҽнне дҿрес итеп укырга ярдҽм итҽ, ҽ без Коръҽннең кайсыбер сүрҽлҽрен – мҽсҽлҽн «Фатиха» сүрҽсен – кҿн саен намазларыбызда укырга тиешбез. Ҽ дҿрес укымасак, безнең намазыбызның сыйфаты да, дҽрҽҗҽсе дҽ тҿшҽ, шуңа күрҽ тҽҗвидне без яхшы белергҽ тиешбез. Тҽҗвид фҽне исҽ гарҽп хҽрефлҽрен белүдҽн башлана. Димҽк, иң азында гарҽп теле безгҽ нигҽ кирҽк? Коръҽн сүрҽлҽрен – бигрҽк тҽ намазда укыла торган сүрҽлҽрне – дҿрес укый белер ҿчен. Юкса, намазыбыз тҿгҽл булмас. Кайсыбер кешелҽр намаз укысалар да, гарҽп хҽрефлҽрен танымыйлар һҽм Коръҽндҽге хҽрефлҽрне ялгыш ҽйтҽлҽр. Бҿтен мҿселманнарга да гарҽп телендҽ сҿйлҽшергҽ туры килмҽсҽ дҽ, һҽр мҿселман намаз укырга тиеш булачак бит! Намаздан тыш, гарҽп теле безгҽ нигҽ кирҽк? Кемдер Ислам дине буенча китаплар татар телендҽ дҽ бар, шулай булгач, нигҽ гарҽпчҽ ҿйрҽнергҽ, дип ҽйтҽ алыр. Ҽйе, Ислам дине буенча китаплар бҿтен теллҽрдҽ дҽ бар, ҽлбҽттҽ. Лҽкин аның тҿп чыганаклары булган китаплар гарҽп телендҽ язылган. Мҽсҽлҽн, Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) иң кҿчле (гарҽпчҽ, сахих) хҽдислҽре «Сахих Бохарый» исемле хҽдис җыентыгында тупланган, ҽ бу китап ҽлеге кҿндҽ тулысынча русчага да, татарчага да тҽрҗемҽ ителмҽгҽн. Тҽрҗемҽ ителгҽн хҽлдҽ дҽ, гарҽп телендҽ ҽйтелгҽн сүзнең мҽгънҽсен тулысынча җиткереп буламы? Юк, ҽлбҽттҽ. Шулай ук, мин үткҽн дҽрестҽ аңлатканымча, һҽр хҽдиснең шҽрхе – ягъни киң аңлатмасы – була. Ҽ Мүхҽммҽд Пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) меңҽрлҽгҽн хҽдислҽренҽ ничҽмҽ йҿз шҽрх китаплары (ягъни, аңлатма бирүче китаплар) язылган?! Боларның барысын да ниндидер телгҽ тҽрҗемҽ итүе үтҽ четерекле. Шуңа күрҽ, элек-электҽн галимнҽр, миллҽте белҽн гарҽп булмасалар да, Ислам дине турында китапларны гарҽпчҽ укыганнар һҽм язганнар. Шулай итеп, гарҽп телендҽ, гарҽп Пҽйгамбҽргҽ (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) бирелгҽн Коръҽн гарҽп

~ 110 ~


телендҽ аңлатылган һҽм Мүхҽммҽд пҽйгамбҽрнең (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) сҽхабҽлҽре бу динне иң тҽүдҽ гарҽп телендҽ тарата башлаганнар. Димҽк, беренче китаплар да бу телдҽ язылган, һҽм гарҽп теле дин ҿйрҽнүнең теленҽ ҽверелгҽн. Мҽшһүр Ислам галимнҽренең берсе булып танылган Ибн Тҽймийҽ шулай дигҽн: «Билгеле булуынча, гарҽп телен ҿйрҽнү һҽм ҿйрҽтү кайсыбер кешелҽр ҿчен фарыз булган эш, чҿнки Ислам дине фҽннҽрен аңлау гарҽпчҽсез мҿмкин түгел!». Шулай ук Ибн Тҽймийҽнең шундый сүзлҽре бар: «Коръҽнне һҽм Сҿннҽтне аңлау безнең ҿчен фарыз, ҽ гарҽп телен белмичҽ аларны аңлау мҿмкин түгел. Үтҽве кирҽкле булган эш ниндидер нҽрсҽдҽн башка эшлҽнҽ алмаса, иң тҽүдҽ шул кирҽкле нҽрсҽне табу фарызга ҽйлҽнҽ». Бу сүзлҽргҽ үземнҽн аңлатма ҿстҽргҽ рҿхсҽт итегез: мҽсҽлҽн, биш намазның һҽрбересе ҿчен тҽһарҽт булырга тиеш һҽм тҽһарҽтсез намаз кабул булмас. Димҽк, намаз фарыз булган кебек, тҽһарҽт тҽ фарыз була. Шуның кебек, намазны дҿрес укыр ҿчен ниндидер дҽрҽҗҽдҽ гарҽпчҽ белү мҿселманга фарыздыр. Гарҽп телен белмҽү Коръҽнне һҽм Сҿннҽтне аңлауда ялгышлыкларга юл ачуын шундый мисалда аңлатып китик. Мҽсҽлҽн, кемдер Коръҽн алды да ниндидер аятьтҽн үзе нҽтиҗҽ ясарга булды ди. Коръҽндҽ ураза турында шундый аять бар: «Таңда сезнең алдыгызда ак җеп белҽн кара җеп аерылганчы ашагыз һҽм эчегез, моннан соң уразаны тҿнгҽ тиклем дҽвам итегез» («Бәкара» сүрәсе, 187 аять). Гарҽпчҽне белмичҽ, мҿселман шушы сүзлҽрдҽн нҽрсҽ аңлый ала? Ягъни бу аятьтҽ нинди җеплҽр турында сүз бара? Кемдер шулай дип уйлый алыр: «Ураза вакытында сҽхҽрне – ягъни иртҽнге ашны – кҿн яктырып, ак җеп кара җептҽн аерыла башлаганчы ашарга була»... Ҽ дҿреслектҽ, монда гади җеп турында сүз бармый, ҽ офык буендагы кҿн яктысы турында ҽйтелҽ. Бу нечкҽлекне гарҽпчҽ белмҽгҽн кеше

~ 111 ~


генҽ түгел, гарҽплҽр үзлҽре дҽ аңлый алмавы бар – һҽм шундый хҽл Мүхҽммҽд пҽйгамбҽр вакытында (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) булган да. Артабан, шушы аятьтҽге «ҽл-лҽйл» («тҿн») дигҽн сүзне ничек аңларга? Гарҽплҽр тҿнне татарлар кебек атыйлармы, ҽллҽ гарҽп телендҽ «ҽл-лҽйл» сүзенең аңламы башкамы? Боларның барысын да белер ҿчен гарҽпчҽне ҿйрҽнергҽ кирҽк, чҿнки бер телнең сүзлҽре икенче телнекенҽн аерыла. Гарҽплҽрдҽ «ҽб» дип ата кешегҽ дҽ, картҽтигҽ дҽ, тагы ата-бабаларга да ҽйтҽлҽр, ҽ безнең телдҽ алай түгел. Һҽм шундый ук күренеш гарҽп теленең һҽрбер сүзендҽ диярлек күзҽтелҽ – сүзлҽрнең мҽгънҽсе йҽ киңрҽк, йҽ таррак. Тагы бер мисал. Коръҽндҽ хҽмер тыелган, һҽм кайбер кешелҽр: «Коръҽндҽ сигарет турында бернҽрсҽ дҽ ҽйтелмҽгҽн», – дип, тҽмҽке тарталар. Ҽ сез гарҽп телендҽ «хҽмер» дип нҽрсҽгҽ ҽйтелгҽнен белҽсезме? Гарҽпчҽ хҽмер – ул эчелҽ торган гына исерткеч түгел, ҽ исертүче, акылны вакытлыча томалаучы барлык матдҽлҽр. Шуңа күрҽ «хҽмер» дигҽндҽ аракы да, сыра да, тҽмҽке дҽ, наркотик та – кыскасы эчелҽ, тартыла, чҽчелҽ, иснҽлҽ торган бҿтҽ исерткечлҽр дҽ күз уңында тотыла. Шулай итеп, гарҽп телен белмичҽ, Коръҽнне һҽм Сҿннҽте аңлау мҿмкин түгел, шуңа да дҿньяда гарҽпчҽ белмҽгҽн кешегҽ беркайчан да «галим» дип ҽйтелми. Мҿселман кардҽшлҽремҽ гарҽп телен һҽм башка Ислам дине фҽннҽрен ҿйрҽнергҽ киңҽш итеп, ата-бабаларыбыз ҽйтмешли, «ҽлифне таяк итеп белмҽгҽн» кеше булып йҿрмҽскҽ, иманга, тҽһарҽт-намазга кайтырга телҽп калам. Егерменче, бу китаптагы соңгы дҽрес тҽмам.

~ 112 ~


~ 113 ~


Йомгаклау Ҽссҽлҽмү галҽйкүм, кадерле мҿселман кардҽшлҽрем! Бүген без «Дин дҽреслҽре»нең беренче ҿлешен йомгаклап, кайсыбер үткҽн дҽреслҽргҽ кыскача байкау ясап чыкмакчыбыз. «Иманлыларга Аллаһны һҽм хакыйкатьтҽн аларга тҿшерелгҽнне искҽ алганда күңеллҽре буйсыныр һҽм Китап элек бирелгҽн кешелҽр (яһүдиләр һәм насранилар) кебек булмаска вакыт җитмҽдеме соң? Озак вакыт үтүдҽн аларның (яһүдиләрнең һәм насраниларның) күңеллҽре катты, һҽм аларның күбесе бозык», - ди Аллаһы Тҽгалҽ Коръҽндҽ («Тимер» сүрәсе, 16 аять). Чынлап та, бер гасырлык дҽһрилек чорыннан соң безнең дҽ күңеллҽр каткан, үзебез дҽ бозылып киткҽнбез. Ҽмма хҽзер кабат сафланырга, иманга кайтырга, Коръҽн һҽм Сҿннҽт буенча яши башларга, чынлап та, вакыт җиткҽндер! Бу дҽреслҽрдҽ без Ислам диненең тҿп белемнҽре – Аллаһы Тҽгалҽ, «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» сүзлҽренең мҽгънҽсе, иман шартлары, ширек, җҽннҽт, җҽһҽннҽм һҽм башка тҿшенчҽлҽр турында аңлатып киттек. Болар барысы да дин белемнҽренең бер бҽлҽкҽй генҽ ҿлеше булса да, мҿселманга иң беренче адымнар ясарга ярдҽм итҽргҽ җитҽрлек мҽгълүматлар, дип ышанасы килҽ. Шушы дҽреслҽрдҽ аңлатылган нҽрсҽлҽрне исегездҽ калдырсагыз, арытабан дини белем алуны җиңелрҽк һҽм ышанычлырак дҽвам итҽ алырсыз, иншҽ Аллаһ. Безнең бу дҽреслҽребез аудиодискларга да язылган, шулай ук сез аларны интернет сайтларында да таба алырсыз. Укыгыз, кабатлагыз, тыңлагыз, балаларыгызга, туганнарыгызга, якыннарыгызга сҿйлҽгез – бу белемнҽрне халыкка җиткерер ҿчен күп мҿселманнар үз кҿчлҽрен, вакытларын, акчаларын сарыф итте. Пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм): «Миннҽн бер генҽ аять булса да җиткерегез», – дип ҿйрҽткҽн, шуңа

~ 114 ~


күрҽ мҿселман үзе белгҽннҽрне башкаларга ла сҿйлҽргҽ, ҿйрҽтергҽ бурычлы. Ҽ бу сҽбҽпле кемдер Аллаһы Тҽгалҽгҽ юлны таба икҽн, дингҽ килҽ икҽн, аңлатучы кешегҽ (ягъни, дҽгъват кылучыга) күп-күп саваплар язылачак, иншҽ Аллаһ. Бу турыда пҽйгамбҽребез (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) кияве Гали ибн Ҽбү Талибка шулай диде: «Аллаһы Тҽгалҽ синең аша бер генҽ кешене булса да туры юлга күндерсҽ, бу сиңа кызыл дҿялҽргҽ ия булудан да хҽерлерҽк булыр» (кызыл дҿялҽр гарҽплҽрдҽ иң кыйммҽтле мал булып саналган). Икенче бер охшаш хҽдистҽ исҽ пҽйгамбҽребез Мүхҽммҽд (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм) бу изге эшнең (ягъни, кешене дингҽ алып килүнең) бҿтен бу дҿньядан да хҽерлерҽк булуын ҽйтте... Шулай булгач, үзегез белгҽн нҽрсҽлҽрне икенчелҽргҽ дҽ җиткерергҽ тырышыгыз. Бу дҿнья артыннан күпме генҽ кусак та, барыбер аны тулысынча үзебезнеке итҽ алмаячакбыз, ҽ Аллаһы Тҽгалҽ турында гыйлем тарату, Аны данлап зикер ҽйтү шушы дҿньядагы бар нҽрсҽдҽн дҽ ҿстен. Бу дҿньяга килүебезнең тҿп максатын онытмыйк, кардҽшлҽр. Аллаһы Тҽгалҽ Үз китабында: «Мин кешелҽрне һҽм җеннҽрне Миңа гыйбҽдҽт кылсыннар ҿчен генҽ бар иттем», – дигҽн. («Җилгәрүчеләр» сүрәсе, 56 аять). Дҿрес гыйбҽдҽт исҽ тик белем алу белҽн генҽ мҿмкин була. Гыйлемегезне арттырыгыз – кҿн саен китап укырга, лекция тыңларга, файдалы дини кинолар карарга тырышыгыз. Аллаһы Тҽгалҽ барыбызны да Үзенең тугры коллары исҽбенҽ кертеп, безне ныклы иман, хҽлҽл ризык, бҽрҽкҽтле гомер һҽм ике дҿнья бҽхете белҽн нигъмҽтлҽсҽ иде! Шулай очрашып торырга рахмҽтүллаһи үҽ бҽракҽтүһ!

язсын.

~ 115 ~

Ҽссҽлҽ мү

галҽйкүм

үҽ


Эчтҽлеге Автор һҽм бу китап турында .......................... Кем ул Аллаһы Тҽгалҽ? ................................. Аллаһ турында Коръҽн аятьлҽре .................. «Лҽ илҽһҽ иллҽллаһ» мҽгънҽсе ................ Иманның алты нигезе .............................. Ширек – Исламда иң зур гҿнаһ! ......................... Шҽһадҽтнең шартлары ...................................... Исламның биш нигезе ................................... Кыямҽт кҿне .................................................... Кем ул Мүхҽммҽд пҽйгамбҽр (саллҽллаһу галҽйһи үҽ сҽллҽм)? ..... Адҽм һҽм Шайтан ......................................... Җҽһҽннҽм ..................................................... Җҽннҽт ............................................................. Ислам дине фҽннҽре ......................................... Гакыйдҽ фҽне ....................................................... Тҽҗвид фҽне .................................................... Тҽфсир фҽне ................................................. Фикһ фҽне .................................................... Хҽдис фҽне ..............................................................

~ 116 ~


Сира фҽне ................................................................. Гарҽп теле .................................................................. Йомгаклау ......................................................................

~ 117 ~


Просьба автора: В целях просвещения наших земляков по самым основным вопросам ислама данная брошюрка может использоваться и распространяться в любом виде. Если у вас на руках окажется бумажный вариант, то лучше по прочтении передайте брошюрку близкому человеку или сделайте ему копию. Если вы хотите получить еѐ электронный вариант, пишите по адресу shirgazi@rambler.ru. Вы можете продолжить изучение ислама по другим трудам автора. Для этого найдите в интернете или у знакомых мусульман его аудиолекции: 1. 2. 3. 4. 5.

«Знамения судного дня» «Вера в Аллаха» «Столпы веры» «Важные вопросы вероубеждения» «Пятничные проповеди»

Также данная брошюрка имеет аудиовариант, который распространяется вместе с упомянутыми выше лекциями. По эмайлу выше вы можете задавать автору вопросы, но он заранее извиняется за чисто физическую невозможность ответить на все письма. (Следует отметить, что вы найдете ответы на многие свои вопросы по исламу, если терпеливо прослушаете все лекции). Хайбуллин Ишмурат является также автором нескольких книг по арабскому языку: 1) «Грамматика арабского языка» 2) «Стилистика арабского языка» 3) «Как заговорить по-арабски» 4) «Таджвид. Краткое изложение» По общим вопросам ислама и жизненных ценностей у Хайбуллина Ишмурата есть также две книги – эссе «Случайные мысли или джинны из лампы» (на русском языке) и сборник статей «Дини тәүжиһәттәр» (на башкирском языке). Все эти книги вы можете получить в электронном виде по указанному эмайлу. Пусть Всевышний поможет вам на пути получения знаний!

~ 118 ~


Turn static files into dynamic content formats.

Create a flipbook
Issuu converts static files into: digital portfolios, online yearbooks, online catalogs, digital photo albums and more. Sign up and create your flipbook.