2014
ABIYCT
NQ
8
љй гомерне, сљй халыкны, сљй халыкныћ дљньясын!
«Сөембикә» 2014
Хатын-кызларныћ бљтентатар айлык иќтимагый-сђяси џђм ђдђби-нђфис журналы 1913–1918 елларда чыккан «Сљембикђ» журналыныћ дђвамчысы. 1926 елдан башлап «Азат хатын» исеме белђн чыкты. 1991 елда «Сљембикђ» итеп њзгђртелде. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендәге күзәтчелек буенча Федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) 2011 елның 23 мартында «Сююмбике» дип теркәлгән. Теркђњ таныклыгы ПИ № ФС 77-44363
Директор-баш мљхђррир Лђйсђн Р фикъ кызы ЮНЫСОВА Редколлегия: Нурия Беломоина, Зилә Вәлиева, Нәбирә Гыйматдинова, Эльмира Зарипова, Кадрия Идрисова, Сәрия Сабурская, Айрат Сибагатуллин, Иркия Төхвәтуллина, Розалина Шаџиева, Гөлназ Шәйхи.
2007, 2008, 2009 елларда журнал Россия матбугатыныћ Алтын фондына кертелде. Язмалар авторныћ тулы адресы књрсђтелеп, паспорт мђгълњматлары, пенсия иминияте таныклыгы, ИНН таныклыгыныћ ксерокс књчермђлђре белђн бергђ ќибђрелгђндђ генђ кабул ителђ.
Редакциянең гомуми телефоны Директор урынбасары Рәмзия Кашапова Баш мљхђррир урынбасары Гљлнур Хђсђншина Ќаваплы сђркатип Лариса Маликова
222-09-77 222-09-78 222-09-78
Кулъязмаларга бәя бирелми, алар кире кайтарылмый. Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин. Гамәлгә куючы: «Татмедиа» ачык акционерлык ќђмгыяте Казан, Академия урамы, 2.
Рекламалар аны бирүчеләр җаваплылыгында. Редакциянең язмача рөхсәтеннән башка материалларны «Сөембикә»дән күчереп басу тыела.
Дизайн-макет: «ASAFIN GROUP» Верстка: Лариса Маликова Pre-press: Игорь Глушков Тышлыкта: Лилия Садыйкова Фото: Газинур Хафизов Бњлек мљхђррирлђре: Мђдинђ Авзалова Лилия Гәрәева Эльмира Закирова Роза Камалетдинова Асия Юнысова Фотокорреспондент Газинур Хафизов Корректор Фирдђвес Исмђгыйлева Гамђли хезмђткђрлђр: Нђфисђ Ђскђрова Илдар Фђизов Редакция адресы: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2 нче йорт. www.syuyumbike.ru E-mail: suyumbike@telebit.ru тел./факс: (843) 222-09-77 Язылу индексы: 73002
Нәшер итүченең адресы: Казан, Академия урамы, 2, ААҖ «Татмедиа».
8’2014 Кђгазь форматы 60х901/8. Књлђме 8 басма табак.
Басарга кул куелды: 1.08.2014 ел. Заказ А-2021. Тираж 8010 Журналда полиграфия кимчелеге булган очракта нђшриятныћ техник контроль бњлегенђ мљрђќђгать итегез. Тел.: 519-44-61. Журналны тарату мђсьђлђлђре белђн абунђчелђр – ќирле элемтђ бњлегенђ; элемтђ бњлеклђре – нђшриятныћ газетажурнал экспедициясенђ (420066, Декабристлар урамы, 2 нче йорт. Тел.: 562-10-66) мљрђќђгать итђ ала. Банк реквизитлары: Филиал ОАО «Татмедиа» «Редакция журнала «Сююмбикэ» р/с 40702810700000005657 к/с 30101810100000000815 в АИКБ «Татфондбанк» г. Казань ИНН 1655144950 БИК 049205815 КПП 165802002 «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нђшрият комплексында басылды. Казан, Декабристлар урамы, 2.
Сату бәясе – килешү буенча.
16+
БЕЛЕМ БӘҺАСЕ 1 сентябрь берәүләр өчен шатлык булса, икенчеләр аны борчылып көтә: тагын башлана инде... Улыңны яки кызыңны мәктәпкә әзерләү – өс-баш, аяк киемнәре, букча, китаплар алу өстенә, класс фондына, ремонтка, дәфтәр, туган көн, бәйрәмнәр, түгәрәкләр өчен акча җыюлар... Бөтен әти-әнинең дә кесәсе калын түгел бит. Балаларыбызга белем бирү безгә күпмегә төшә? Чагыштырып карасаң, чит илләрдә белем алу бездәгегә караганда кыйммәтрәк тә килеп чыга әле. Тик алган белемнең сыйфаты, дәрәҗәсе аның өчен түләнгән долларларга гына карамый икән. Нәтиҗә – күз алдыгызда...
ДӘҮЛӘТ МӘКТӘПЛӘРЕ
ШӘХСИ МӘКТӘПЛӘР
уку өчен түләү
уку өчен түләү
бер елга – рәсми рәвештә (башлангыч сыйныфлар)
25 000–50 000 сум
Россия
0 сум
$715–1 430
өстәмә чыгымнар
өстәмә чыгымнар
ремонт ясау, түгәрәкләр, дәреслекләр, төшке аш һәм башкалар өчен түләүләр
20 000–40 000 сум
20 000–50 000 сум
$580–1 160
$580–1 430
уку өчен түләү
уку өчен түләү бер елга – рәсми рәвештә (башлангыч сыйныфлар)
$0
өстәмә чыгымнар
АКШ
$2 000–4 500
өстәмә чыгымнар
ремонт ясау, түгәрәкләр, дәреслекләр, төшке аш һәм башкалар өчен түләүләр
$800–2 000
$500–2 500
Шәхси һәм дәүләт мәктәпләрендә белем алучы балалар саны (2013, башлангыч сыйныфлар)
11% 89%
29% 71%
13% 87%
58% 42%
43% 57%
37% 63%
Белем дәрәҗәсе (2013)
98%
98%
Югары белемлеләр саны (2013)
43%
19%
98%
39%
99%
63%
62%
11% Инфографика: asafin
54%
68%
Россия
АКШ
Кытай
Бөекбритания
Швеция
Көньяк Африка Республикасы
Баш мјхІррир сЅзе
Р
еспублика көне... Горурлану көне, үткән юлыбызга күз салып, бүгенгебезне бәяләү көне ул безнең өчен. Татарстаныбыз сокландыргыч темплар белән алга бара, илебезнең иң актив регионнарының берсе булып тора. Казаныбыздан кунак өзелми – Җир шарының бар кыйтгаларыннан әле бер, әле икенче җыенга килеп кенә торалар. Татар халкы өчен Казан каласы чын мәгънәсендә Баш кала – өметләр, ышанычлар, ниятләр аның белән бәйле. Ә татар хатыны, Казан кызы – нинди ул бүген, элеккегечә горурмы, зыялымы, сокландыргычмы? Бәхетлеме? Шулайдыр: әнә, тышлыгыбыздан ничек карап тора ул киләчәк көненә! Ә бәхет... Хатын-кызга бу тормышта ни кирәк соң? Илдә иминлек, өендә бәрәкәт булса, матур итеп гаилә корса, бала бәхетен күрсә – шул җитә... дияр идек элек. Хәзер исә бу гына аз – гүзәл затларның тулы тормыш белән яшисе, бар көченә эшлисе, бар егәренә ачыласы килә. Баласына да иң яхшысын, тормышта күтәрелеп китәр өчен бар кирәген биреп калырга ашыга (аның өчен дә мөмкинлекләр булдыру кирәк бит). Кемдер үз эшен башлап җибәрә, кемдер иҗтимагый эштә кайный, җәмгыятьтәге социаль яки экологик проблемаларны хәл итәргә тырыша – без бүген планетар масштабта уйлап, борчылып яшибез. (Хәер, Мөхлисә Бубый кебек фидакарьләребез элек тә булган анысы.) Җан тынычлыгы, күңел юанычы өчен хатын-кызга күп кирәк шул бүген. Кинәт киңәеп киткән дөньяда үз урыныңны, үз вазыйфаңны табу, мал да, куаныч та китерә торган шөгылең булу – бәхетле булуның төп шарты түгел микән хәзер? Шөкер, республикабызда аның өчен мөмкинлекләр чикләнмәгән. Уңган, булдыклы, гамьле хатын-кызлар Татарстаныбызның төп байлыгы, этәргеч көче булып тора. Уңышка ирешкән ханымнарыбызның даны Татарстаннан читтә дә таралып өлгерде инде. Шушы айда Казанга тәҗрибә, фикер алышырга бөтен дөньядан эшлекле ханымнар җыелачак – безнекеләрнең әйтер сүзе бар! Барыбыз да бу тормышны мөгезеннән тотмыйбыз шул, диярсез. Сүз дә юк, күбебезне язмыш үзе изә-бөгә. Әмма яшәеш сынауларында да хатын-кыз ныграк көрәшәдер. Чәчтараш салонында бер ханым белән сөйләшеп киткән идек. Гади генә сөйләнгән гади тарихта мине Солтанат үзе сокландырды. Унөч ел элек ире белән Таҗикстаннан күчеп киткән булганнар: дүрт балаларын ияртеп, бар малларын калдырып. Башта Мәскәү тирәсендә бәхет эзләп караганнар, аннары инде Казанга киләсе иткәннәр. Юрист белемле кеше эшсез калырмын дип һич уйламагандыр, әлбәттә, әмма кырыктан күптән узган хатынга йөзләгән адвокат конторасының берсендә дә урын табылмаган. Иллегә җиткәндә югары белемле ханым маникюр курсларына укырга язылган, бүген шул һөнәре белән көн күрә. Узганында дәрәҗәле эштә эшләп абруй казанган ханым яңа эшендә дә сер бирмәскә булган – салонның бер стенасын тутырып профессиональ бәйгеләрдә яулаган дипломнары эленеп тора. Кече кызы хәзер шунда ук чәч кисүче булып эшли (әнисе белән туган телләрендә аралашулары игътибарымны җәлеп иткән иде дә), ире дә ахыр чиктә үзенә шөгыль тапкан, олы балаларын да урнаштырганнар. Үз почмаклары да булмаган гаиләнең ун еллык җәфаларын сөйләп тормыйм, бүген алар инде ипотекага фатир алган, ныклап аякка баскан. «Бер көн ял бирмәдем үземә, бөтен бәйрәмнәрдә эшләдем, – ди ул, шул чактагы авырлыкларны искә төшереп. – Хәзер мин тормышымның һәр калган көнендә үземне бәхетле итеп тоеп, һәр тыныч мизгелемнән, икмәгемнең һәр кисәгеннән тәм табып яшәргә телим. Ирем сукрана башласа да гел шуны әйтәм: бу дөньяда бездән мескенрәк хәлдәге кешеләр дә бар. Ә авыру, гарипләрне, гомумән, Ходай безнең арага «булганның кадерен бел, янәшәдә ярдәмгә мохтаҗлар барын онытма!» дип искәртеп торыр өчен җибәргәндер. Шулай уйлыйм мин хәзер». Бүгенге көндә безнең ярдәмгә Украинадан кайткан ике меңнән артык качак мохтаҗ... Татарстан халкы булышмый калмас – без әле һаман да киң күңелле, олы йөрәкле, кешелекле. Бу саныбызның героинялары – үз язмышларын тапкан гади туташ-ханымнар. Һәркайсы – арабыздан беребез. Алар төрле дә, охшаш та: төрле һөнәр, төрле максат, төрле тормыш... Әмма кыйммәтләр уртак – һәм алар акча белән генә үлчәнми. Шуларны җуймаска иде. Ләйсән ЮНЫСОВА
БЕЗНЕҢ ТЫШЛЫКТА
12
КАЗАН ЧӘЧӘГЕ А. Юнысова
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ ЛИАНА СӘЕТОВА:
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
«КАРШЫ АЛЫГЫЗ, БИЗНЕСКА КЫЗЛАР КИЛӘ!» Л. Әбүдәрова
8
16 БӘЛА-КАЗАДАН САКЛА... М. Авзалова 4
сљембикђ | 2014 | август
20
АЙСЫЛУНЫҢ БӘХЕТ ТУЛПАРЫ Э. Һадиева
ТАТАР ДЉНЬЯСЫ
ЕРАКТАГЫ ЯКЫННАРЫБЫЗ Р. Камалетдинова
24
Э Ч Т Ђ Л Е К ШУЛАЙ УК:
МӘДӘНИ ТОРМЫШ
36
АСЫЛЫҢА КАЙТ, И КЫЗ БАЛА!
Л. Камалиева
ЯПОН ГӘЙШӘЛӘРЕ
АТЫЛА ЛА ЙОЛДЫЗ...
54 56
ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ
Р. Гарифуллина
62
ЯШӘЕШ
44 ХЫЯЛ ГЫНА ДИМӘ...
Г. Сафиуллина
50 ЯЗМЫШЫМ БАШКА ҖИРДӘ... Э. Әхмәтова
ГАП-ГАДИ САВЫТТАН – ВАЗА ЏЂР САНЫБЫЗДА: БЕЗНЕЋ ПОЧТА
6
ДЉНЬЯ ГАМЕ
19
ФОТОРЕПОРТАЖ
32
ШИГЪРИЯТ
34
РӘССАМ СӘХИФӘСЕ
64
1 2
әдхәсән м м ә х ө М м а б Ба ядкаре. Раушаниябез! Сез – минем . 3 сердәшләрем..
Минем әти-әнием гомерләре буе «Сөембикә» (ул чакта
«Азат хатын») журналыннан аерылмады. Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә яшәде алар. «Сөембикә» әнә шунда кадәр туган як сәламе булып ай саен килеп торды.
Әле мәктәптә генә укыган чагым булса да, журнал минем өчен дә бик кызыклы, мавыктыргыч иде – бер генә битен дә калдырмый укып чыга торган идем. Татар телендә укырга, язарга шуның ярдәме белән өйрәндем. Мин хәзер Казанда яшим, берничә ел рәттән өемә «Сөембикә»не дә яздырам. Хәзер ул элеккедән күпкә матуррак, кызыклырак икән. Төрле язмышлар, үрнәк алырдай кешеләр турындагы язмалар кемне дә битараф калдырмаслык. Менә шундый бер язмыш хакында үзем дә язмакчы булам әле. Минем бабам һәм ул салдырган мәчет турында булыр ул. Быел бу мәчетнең төзелгәненә 100 ел тула икән. Әйтүемчә, аны минем бабам Мөхәммәди улы Мөхәммәдхәсән мулла салдырган һәм шунда үзе имамлык та кылган. Бабам Кизләү мәдрәсәсен тәмамлаган. Бик зыялы, белемле кеше булган, диләр аны. Музыканы яраткан, үзе дә искиткеч матур тавышлы булган. Минем әбием аның икенче хатыны. Беренче хатыны Якутҗинан ике баласын калдырып үлеп киткәч, аның сеңлесе Төффәхелҗинан, балалар ятимлек күрмәсен дип, җизнәсенә кияүгә чыга. Аларның үзләренең дә ун балалары туа. Шуларның бишесе исән үсә. Әнием Шәһрия аларның икенче кызлары. Әти-әнием икесе дә табиблар иде. Без дә – аларның өч балалары да табиб булдык.
6
сљембикђ | 2014 | август
Кечкенәдән саулыкка туймау сәбәпле, ак Балаларыбыз да безнең эздән китте. Әнием бабабыз хакында, ул салдырган мәчет хакында еш сөйли торган иде. Татарстанга кайткач, мин ул мәчетне эзләп табарга булдым. Әнием Беренче Май районында дип әйткән иде, ә мин аны, кешеләрдән сораша-сораша, Чирмешән районының Керкәле авылында эзләп таптым. Тәүге тапкыр мәчет бусагасын атлап кергәндә кичергән хисләремне сөйләп тә, язып та бетерә алмам, мөгаен. «Каз тәннәре»нә кадәр чыкты. Ә инде мулланың эш бүлмәсенә узып, аның компьютер экранында бабамның гаиләсе белән төшкән фотосын да күргәч, күзләремә яшьләр килде. Керкәле авылы кешеләренә, бигрәк тә авыл советы рәисе Гыйлаҗев Кирамга, Шәмсетдинов Ясәвигә, үз ягыбыз тарихын тергезүче, саклаучы һәм яшьләргә җиткерүче мәктәп укытучыларына рәхмәтем чиксез. Бабам хакындагы хатирәләрне кадерләп, бөртекләп саклаган бит алар. Яраткан «Сөембикә» журналым аша бабамны хәтерләп, аның турындагы истәлекләрне онытмыйча, мәчетне төзекләндереп, кабат тергезеп хәзер шунда дин нигезләрен өйрәтүче, мәчетнең 100 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә әзерләнүче киң күңелле тырыш халкыма олы рәхмәтемне белдерәм. Бу хакта күптән язарга теләгән идем дә, Аллаһы Тәгаләнең фәрманы менә хәзер генә иреште, күрәсең. Бик зур рәхмәт сезгә, туганнар! Рәшидә ВАХИТОВА. Казан.
халатлы табиб, шәфкать туташлары тормышымда һәрчак үзенә бер аерым урын алып тора иде. Һәр-
кайсының үз холкы, үз дәвалау ысуллары, һәм хәтта сөйләшү рәвеше дә...
Юк, соңгы арада еш очрый торган тупас һәм илтифатсыз медицина хезмәткәрләре турында түгел сүзем. Мин белгәннәре – ак күңелле, ак уйлы, йомшак телле, җиңел куллы... Безнең авыл бик борынгы, исеме дә аның иске – «Иске Байсар». Авылыбызда үзем белә башлаганда ук республика күләмендә билгеле зур хастаханә эшли, революциягә кадәр үк салынган ике катлы бу хастаханәне бөтен тирә-якта беләләр. Айлар буе дәваланып яткан авыруларга без, мәктәп балалары, концертлар куеп кайтабыз. Авыр хәлдәгеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен, табибларны Казаннан ук вертолетка утыртып җибәрәләр. Бала-чага – больница артындагы яланга «самолет» төшкәнен карарга йөгерә. Хәзер дөнья үзгәрде: кешенең тормышын яхшыртабыз дип, кайчак кире гамәлләр дә эшләп ташлана. Безнең дә «хастаханәбез» инде «дәваханәгә» әверелде, түләүсез яту урыннарын бетерделәр. Шәфкать туташларының да хезмәт шартлары үзгәрде. Кайберләренә, көн дими, төн дими, «Ашыгыч ярдәм» вазыйфасын башкарырга туры килә. Шәфкать туташы Раушания Өлфәт кызы Солтанованы күздә тотуым. Тәүлек әйләнәсендә инде ничә еллар үзенә беркетелгән Чиялек, Чишмәбаш, Яңа Байсар авылларына, чакырган авыруларга барып,
ни хђле бар, кеше туганым?
1
Казан беренче медицина ярдәмен күрсәтә. Караңгы төндә дә, яңгырлы көздә дә, буранлы кышта да... Ире Дамир, уллары Илдар белән Илһам аның әнә шундый ахыры-башы күренмәгән эш сәгатьләренә күнегеп беткән инде. Күз карашыннан, хәрәкәтләреннән үк менә хәзер, шушы минутта ук кемнәргәдер Раушания бик кирәген сизеп, аңлап торалар. Ял, бәйрәм дип тормый, кирәк икән, үзебезнең авылныкыларга да «Ашыгыч ярдәм» булып чыгып чаба ул. Раушания бөтен барлыгы белән шушы эш өчен яратылгандыр сыман. Минзәлә медучилищесын тәмамлап, туган авылы хастаханәсендә эшли башлауга ук, бу юлдан китеп ялгышмаганмын, дип, күңеленә беркетеп куя. «Җаным теләгән эшне башкарам, авылдашларның рәхмәтен ишетү нинди рәхәт!» – дип очып кына йөргән көннәре әле дә күз алдында югыйсә. Күр, инде ничә еллар узган! Ә ул һаман шул ук: оча, йөгерә, чаба – тилмереп көтәләр аны! «Раушания апа», «Раушания кызым», «Раушания үскәнем», «Раушания апаем»... Кемнәр генә, ничек кенә мөрәҗәгать итмиләр үзенә. Кеше белән җайлы итеп елмаеп сөйләшүләре, саулыгың белән кызыксынулары чиреңне юа да төшерә инде менә: шик-шөбһәләрең юкка чыгып, җиңел сулап куясың. Тәмле теле, җылы сүзе дә дәва шул Раушаниябезнең. Рузалия КАЗЫЙХАНОВА. Актаныш районы, Иске Байсар авылы.
2
Актаныш
2012 елның 12 декабре иде. Әле дә хәтерлим, кояшлы якты көн иде ул.
И Ходаем, берәр могҗиза булса ярар, иде дип теләгәнем дә истә. Һәм... ни әйтерсез, булды бит могҗиза!
Шул ук көнне беркайчан да вакытында килеп ирешмәгән «Сөембикә» журналын китерделәр. Нефтекама шәһәрендә яши башлавыма дистә елга якын вакыт узды. Башта журналны яздыра алмыйча аптырадым. Мең сират күпере кичеп язылгач, кулга ала алмый интектем. «Бу айда килмәде әле, яки соңга калып килә ул», – диләр. «Почта тартмагызга салган идек. Нишләп алмадыгыз икән?» – дип борып чыгарганнары да юк түгел. «Сөембикә» «Сөембикә» инде, кайчан килсә дә, искерми. Сөенә-сөенә укыйбыз. Бик зур рәхмәт сезгә. Гел журнал сорап йөргәч, үз артымда мине «Сөембикә» дип атыйлар икән. «Әнә теге «Сөембикә» тагын килә инде», – диләр икән. Беркөн чиратта торганда бер хатын миңа Сөембикә апа дип дәшә. Аптырап киттем. Почтада эшләп чыккан икән. «Анда сине Сөембикә дип йөрткәч, ул синең исемеңдер дип уйладым», – ди. И куандым шуңа. Сөембикә исеме тагын кемгә эләгә әле ул! Горурланып куйдым. Без Нефтекама шәһәрендә яшәүче татар хатын-кызлары «Ак калфак» оешмасына йөрибез. Максатыбыз – татар халык йолаларын, авыз иҗатын халыкка җиткерү. «Исем кушу», «Солдатка озату», «Кич утыру», «Сөмбелә бәйрәме», «Шәмдәлләрдә
БЕЗНЕҢ ПОЧТА
3
Нефтекама генә утлар яна» кебек әдәби-музыкаль кичәләр үткәрдек. Шәһәребезнең музей залында, китапханәләрдә, авыл-бистәләрдә чыгышлар ясадык. Җитәкчебез Вәлиева Сафия үзе җырчы, мөнәҗәтче. Җырчыларыбыз Насретдинова Флүрә, Насыйбуллина Гөлүзәне, Рәүфне, нәфис сүз осталары Хәйруллина Әнфисә, Шәрипова Эльзаларны мактап телгә аласым килә. Башкалары үпкәләп калмасын инде, бездә күп алар, барысын да санап чыксам, күпкә китә. Шагыйребез Әдис абый Зиннәтуллин да бу кичәләрдә бик теләп катнаша. Яңа саны килгәч, бергәләшеп «Сөембикә» журналын укыйбыз. Аннан фикер алышабыз. Илһамланып китеп, үзебез дә иҗат итәбез. Әй, яза башласаң, «Ак калфак» хакында күп язып була ла ул! Хыялларыбыз зур, максатларыбыз олы. Әле бервакыт булдыклы эшкуар, татар хатыны Одессага кунакка чакырып китте. «Безгә ышансагыз, барып та җитәрбез», – дип көлешәбез. Каршымда утырган сердәшем белән сөйләшкәндәй, рәхәтләнеп яздым бу хатымны. Сезне яратып, сез язган күркәм хатын-кызларга сокланып, зур ихтирам белән «Ак калфак»чы, сезнең укучыгыз, ветеран укытучы Фирүзә БӘДАМШИНА. Башкортстан, Нефтекама шәһәре.
учыларыбыз!лабыз. к у е л т ә м р љ Х р кљтеп ка Сездән хатлса: Казан, Безнең адре ар урамы, 2. Декабристлmbike@telebit .ru e-mail: suyu август | 2014 | сљембикђ
7
Н
Фото: Газинур Хафизов
и өчен безнең хатын-кызлар үз эшен башлаудан курка? Гендер сәясәтен ничек итеп корырга: Европага йөз тотаргамы, әллә Азиягәме? Бу җәһәттән алтын урталыкны ничек табарга да бөтен дөньяга үрнәк булырдай идеал хатын-кыз моделен ничек төзергә? Ягъни хатын-кызга гаилә белән эш – бизнес арасындагы алтын урталыкны ничек табасы? Ни өчен безнең илдә хакимияттә хатын-кызлар өч кенә процент? Ахыр чиктә Татарстанда Премьер-министр кайчан хатын-кыз өммәтеннән булыр? Быел 21-23 августта Казанда үтәчәк I Халыкара хатын-кызлар конгрессын оештыручыларга һәм аларның кунакларына менә шундый сораулар белән мөрәҗәгать иткән идек. Әйе-әйе, Казанда янә зур вакыйга көтелә: анда төрле илләрдән 500 ләп хатын-кыз лидер катнашачак. Алар арасында РФ Федераль җыеныннан кунаклар, Дәүләт Думасыннан депутатлар, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, халыкара хатын-кызлар оешмалары вәкилләре, төрле фирмаларның хуҗалары һәм топ-менеджерлары бар. – Бездә дә булдыклы хатын-кыз лидерлар бар. Безнең дә аларны дөньяга күрсәтәсебез, авангардта буласыбыз, тәҗрибә уртаклашасыбыз һәм халыкара хатын-кызлар оешмаларына таянасыбыз килә, – ди «Татарстанның эшлекле хатынкызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, Конгрессның Оештыру комитеты рәисе Лиана Марсель кызы СӘЕТОВА.
Ландыш ӘБҮДӘРОВА
I Халыкара хатын-кызлар конгрессы
ВАКЫЙГА
ЛИАНА СӘЕТОВА:
«КАРШЫ АЛЫГЫЗ, БИЗНЕСКА КЫЗЛАР КИЛӘ!» Лиана Марселевна, Халыкара хатын-кызлар конгрессын нәкъ менә Казанда үткәрү идеясе каян барлыкка килде?
– Дөньяда феминизм хәрәкәте бик көчле, 200 дән артык халыкара хатын-кызлар оешмалары гына бар. Кайберләренең хәтта, 97 илдә вәкилләре дә, БМОда хатын-кызларның үз оешмасы эшләп килә. Алар хатын-кызларның хокукларын яклап кына калмый, бәлки, алар башлаган һәр эшне хуплый, хатынкызларга грантлар бирә, төрле программалар аша акчалата һәм
хокукый ярдәм күрсәтә. Кызганычка каршы, безнең хатын-кызларның күбесе болардан хәбәрдар түгел. Һәм бу аларга алга барырга комачаулый. Безнең бурыч – актив хатын-кызларга тәҗрибә уртаклашу, яңа мәгълүмат алу, халыкара оешмалар белән делегацияләр алмашу өчен мөмкинлек тудыру. Мондый мәйдан Россиядә башка юк әле. Конгресс үз алдына куйган максатларның берсе – «Татарстан ның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы нигезендә
Хатын-кызлар конгрессы на төрле кыйтгалардан — Европадан, Кытайдан һәм Африка илләреннән делегацияләр — лидер хатын-кызлар килә. Эшкуар хатын-кызларга ярдәм фонды оештыру. Мондый фонд Россиядә юк иде. Дөньяда исә – АКШта, Европада – мондый
Зилә ВӘЛИЕВА, «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.
Татарстанда хатын-кызлар эшчәнлегенең үсешенә комачаулаучы ниндидер каршылыклар бар дип әйтә алмыйм. Әйе, кайберәүләр тарафыннан гүзәл затларга ышанмыйчарак, түбәнсетебрәк карау очраклары булырга мөмкин, әмма акыллы кешеләр аңлый: бүгенге дөньяда хатын-кызның урыны алгы сызыкта, аның әйтер сүзе дә, мөмкинлеге дә, максатларына ирешерлек егәре дә бар! Эшмәкәрлектә алдырып киткән хатын-кызларыбыз мисалын гына алыйк: кайчак ир-атларны күпкә уздырып китә алар. Үз эшләрен юктан гына башлап, 7 миллиардлык бизнес булдырган ханымнарыбыз бар бит! Бу «кызларныкы» саналган аш-су, сату-алу, дизайн өлкәләренә генә карамый, торба сузу, төзелеш һәм башка «авыр» эшләрдә дә очрый. Сәясәттә дә хатын-кыз карашы кирәклеген инкарь итүчеләр юктыр бүген. Вектор бирелгән, уңай үзгәрешләр булмый калмас. Һәрхәлдә, хатын-кызларны беркем дә читкә кага алмый инде. Татарстан хатын-кызлары моңарчы да кул кушырып утырмады, аларның эшчәнлеге күбрәк иҗтимагый юнәлештә барды. Һәр заман үз проблемаларын күтәрә, һәм аларны чишүдә хатынкызлар алдан йөрде. Әфганстанга, аннары Чечняга сугышка җибәрелгән солдатларның әниләре берләште, хәзер дә солдат аналары армиядәге егетләребезнең хәлен яхшырту өчен күп эшләр башкара – частьларга баралар, хәлләрен белешеп торалар... Баштарак беренче планда мәктәпләр ачу, хатын-кызларның, аналарның хокукларын, мәнфәгатьләрен яклау торса, бүген инде аларның потенциалын реализацияләү өчен күбрәк мөмкинлекләр тудыру, күп балалы әниләргә тормыш шартларын яхшырту кебек бурычлар алга чыкты. Ана булу – табигый миссиябез, һәм безнең хатын-кызларыбызның, эшкә чумдым дип, бу вазыйфаларыннан баш тартканы юк. Киресенчә: менә дигән итеп тәрбиялиләр балаларын! Ятимлек белән көрәштә дә хатын-кызларыбызның позициясе хәлиткеч фактор булды: гаиләсез калган балаларга алар өй ишекләрен, ә иң мөһиме – йөрәкләрен ачмаса, аларны карау-тәрбияләүдә фидакарьләрчә көндәлек хезмәт куймаса, җәмгыятебез бу проблеманы хәл итә алмас иде. Эшлекле хатын-кызларга мөнәсәбәткә килгәндә, монда төп критерий – профессионализм һәм эчке әзерлек. Син йә булдырасың – һәм сине җенесеңә карамый санлыйлар, йә инде – юк.
август | 2014 | сљембикђ
9
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
ФИКЕР
ВАКЫЙГА
I Халыкара хатын-кызлар конгрессы
САННАР ҺӘМ ФАКТЛАР:
Россия хатын-кыз министрлар саны җәһәтеннән дөньяда 70 нче урында, һәм бу күрсәткеч буенча ул Эфиопия һәм Того янәшәсендә тора. Парламенттагы хатын-кызлар саны буенча без 84 нче урында (14 процент), Федерация Советында тагын да арттарак (4,7 процент). Аның каруы, Россиядәге баш бухгалтерларның 90 проценты – хатын-кызлар! ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, Җир шарындагы эшкуарларның дүрттән бере – хатын-кыз. Кайбер өлкәләрдә, мәсәлән, PR һәм реклама, масс-медиа һәм туризм тармакларында хатын-кызлар җитәкләгән бизнес, ир-атларга караганда, күбрәк табыш китерә. Казакъстанда Президент каршында Хатын-кызлар эшләре һәм гаилә-демографик сәясәт буенча комиссия эшләп килә. Мондый структура БДБ илләренең берсендә дә юк, һәм ул дөнья җәмәгатьчелегенең хуплавына лаек булган. Бүген Казакъстанда кече бизнесның 60 проценты һәм урта бизнесның 40 проценты хатын-кызлар кулында.
тәҗрибә бар, һәм безгә аны өйрәнергә генә кирәк.
Кайсы тарафка чакыру җибәрсәк тә, шатланып кабул иттеләр. Димәк, бу турыда сөйләшер сүз, уртаклашыр тәҗрибә бар. Һәм тәгаен эшләр дә көтелә. Ничек уйлыйсыз, бизнес белән шөгыльләнергә теләгән хатын-кызларга безнең илдә уңайлы шартлар бармы? Статистика буенча, яңа барлыкка килгән компанияләрнең 90 проценты бер ел эчендә «яна», 80 проценты биш ел гына «түзә».
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
ФИКЕР
– Шәхсән, мин бизнесны хатынкызныкы, ир-атныкы дип бүлү яклы түгел. Һәм «хатын-кыз бизнесы» дигән төшенчә дә юк.
Евгения ГУСЕВА-РОЛЬФСМИТ, киноактриса, баронесса (Лондон). Пиарагентлык җитәк ли, планета чисталыгы өчен көрәшә:
10
Син йә эшкуар, йә хатын-кыз. Эшкуар үзендәге «хатын-кызны» – бу очракта хәтта «кыз баланы» дисәк урынлы булыр – никадәр иртәрәк «үтерсә», аның бизнесы өчен шулкадәр яхшырак. Бизнеста уңышка ирешү шанслары кешенең эчке халәтеннән, теләгеннән, активлыгыннан тора. Әлбәттә, хатын-кызларга алдан уйлау, «салам җәя белү», интуиция кебек сыйфатлар ярдәм итә ала. Ә инде матур күзләр һәм маникюрлы тырнаклар ир-егетләр күңелен йомшартмый. Мин, гомумән алганда, эшкуарларга шартларны җиңеләйтү ягында. Әйтик, салымнарны киметү, сәнәгать парклары булдыру кирәк. Шул чагында үз эшен башларга ниятләгән кеше җитештерү көчләрен кайда урнаштырырга белми йөдәмәс иде.
Әлбәттә, хатын-кызларга өй–гаилә–бизнес өчпочмагында өлгерү, эшен дә алып бару, һәрва кыт матур да булу җиңел түгел. – Ягъни хатын-кыз бизнеста үз йөзен таба алсын өчен менталитетны үзгәртергә кирәк дигән сүзме бу? Безнең республикада ни генә әйтсәң дә, бизнес йөгәне ир-егетләр кулында, капитал күбрәк алар кесәсендә.
– Безнең хатын-кызлар зур иҗади потенциалга ия. Ләкин аларга менә шундый-шундый өлкәләрдә эш башларга мөмкин, дип киңәш бирүче, эшкә тотынганына таяныр терәк юк диярлек. Һәм, нәтиҗәдә, нәрсә күрәбез: бизнес белән шөгыльләнә башлап, үз эшен башлап җибәргән тәвәккәл ханымнар ярты юлда туктап калалар. (Бүген сәясәттә хатын-кызлар өч кенә процент булуы да шуның белән аңлатыладыр.) Чыннан да, объектив гендер тигезсезлеге бар. Әйтик, нинди дә булса вазыйфаи урынга бер хатын-кыз, бер ирегетне сайлау варианты бар икән, кагыйдә буларак, ир-егетне билгелиләр. Тагын бер кыенлык – финанс ресурсларына буй җитми. Үз эшен башларга җыенучы хатынкыз банкка кредит алырга килә икән (аның әле кредит тарихы да юк), банк аңа еш кына кредит бирүдән баш тарта. Гомумән, акча суммасы бер миллион доллардан арта башласа, ир-егетләр хатынкызны җитди итеп кабул итми.
– Хатын-кыз кайсы заманда да ярата белергә, игелекле булырга тиеш. Хатын-кызны беренче чиратта тыйнаклык бизи. Нәкъ менә шушы тыйнаклык һәм йомшаклык аның матурлыгын, акыллылыгын күрсәтә. Ә безнең заманда бу сыйфатларны югалта баралар. Ә бит ярата белү сыйфатын җуймаска кирәк. Аллаһка ышанучан кеше бөтенләй башка кыйммәтләргә таяна. Хатын-кыз Аллаһны, ирен, балаларын, тормышны, әйләнә-тирә дөньяны, табигатьне, хайваннарны яратмый икән, берәүгә дә ярдәм итә алмый! Хатын-кыз тудыручы, бар итүче. Ә бу Аллаһы Тәгаләнең олуг сыйфаты. Минем табигать турында кайгыртуым да хатын-кыз буларак җаваплылык тоюымнандыр. Бик мөһим тема ул минем өчен. Мин социаль экологиягә йөз тотам. Кешеләрнең табигатькә мөнәсәбәте уңай якка үзгәрсен иде дип телим. Кешелеклелекне югалтуга каршы тору – төп максатым. Шул темага мәкаләләр, сценарийлар язам, блогларда фикерләремне калдырам. Мин – актриса, ә иҗат кешеләренә игътибар күп була. Гадәттә, аларның сүзенә колак салалар, ниндидер резонанс булмый калмый. Безнең заманда барысына да өлгерү җиңел түгел. Гаиләгә игътибарлы булырга, кинога төшәргә, шул ук вакытта матур да булып калырга кирәк. Әлбәттә, вакыт җитми. Бу җәһәттән интернет ярдәм итә, һәм азрак йоклый башладым. Аннан соң без ирем белән фикердәшләр. Ә бу зур бәхет. Әгәр ул башка төрле кеше булса, үземнең генә көч җитмәс иде.
сљембикђ | 2014 | август
Шуңа да әлеге Конгресста без бизнеста, сәясәттә хатын-кызның статусын, ролен күтәрү турында сөйләячәкбез. Хатын-кыз оешмалары гүзәл затларыбызның идеяләрен, уй-фикерләрен һәм карашларын хакимияттәге ишеттерү максатыннан барлыкка килә дә инде. Сәясәт бизнес түгел, шулай да чит илләрдә сәясәттә хатын-кызлар бездән күбрәк...
– Бездә дә хәлләр бөтенләй үк өметсез түгел. Безнең республикада хәзер югары вазыйфаларда хатынкызлар саны арта: юстиция министры Лариса Глухова, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Ольга Редько, ТР Министрлар Кабинеты ның ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Эльмира Зарипова. Димәк, хатынкыз сәясәттә дә үз йөзен таба. Конгрессның темасы кызыклы яңгырый: «Хатын-кыз – кешелек нең байлыгы...»
– Хатын-кыз, беренче чиратта – ана, киләчәк аналар кулында. Менә шушы мәгънәдә инде ул – байлык. Алга этәрүче көч! Иратлар сәясәттә сазлыкка кереп батканда, билгеле бер баланс бозылганда (Украинадагы вакыйгаларны гына искә төшерик), хатынкыз яңадан тергезү көченә ия булган бердәнбер зат булып кала.
Надежда ЛАЗАРЕВА, Халыкара Дизайн мәктәбе директоры (Лондон, Мәскәү, СанктПетербург):
Хатын-кыз – учак саклаучы, дибез. Гаилә учагы, кече Ватан гына түгел, монда олы Ватан да күздә тотыла. Хатын-кызларның үзүзләрен, нәселне саклау инстинкты көчлерәк. Безнең кон грессның фәлсәфи нигезе шундый. Шулай да бизнес хатын-кызны гаиләдән тартып алмасмы?
– Шөкер, Россия тулы канлы, нормаль, сәламәт гаилә яклы. Әти, әни, балалар – без шушындый киләчәккә йөз тотабыз. Кызганыч, Көнбатышта гей-җәмәгатьчелек чәчәк ата һәм хакимиятләр тарафыннан яклау таба. Андый җәмгыять, череп, таркалып бара дигән фикердә без. Шул ук вакытта хатын-кызлар аш бүлмәсендә генә калырга тиеш түгел. Ул бит иҗади шәхес, ул муза! Ир кеше эштән арып кайтканда, хатын-кыз (ул да шулай ук эштән арып кайта) һәрвакыт ирен юата ала. «Кадерлем, утыр, ашап ал, ял ит, барысы да яхшы булыр!» – дип әйтерлек көч таба, чөнки ул ир-атларга караганда чыдамрак. Соңгы вакытта ир-атлар да нәфис затларның бу яктан көчлерәк булуын таный башлады – шунысы сөендерә. Татарстанда күп балалы гаиләгә җир участогы бирелә, балалар бакчалары төзелә икән, бу бит хатын-кызларыбызның, гаиләнең хәлен җиңеләйтү максатыннан эшләнә.
– Хәзерге заманда хатын-кыз укымышлы, төрле яклап мәгълүматлы, дөнья хәлләре белән кызыксына, сәламәт лекне саклау, балалар тәрбияләү, шулай ук эстетика (зә вык, йорт-җир, мода) мәсьәләләреннән хәбәрдар кеше ул. Безнең Халыкара дизайн мәктәбенә профессиональ курслар форматында укырга, кыскача консультацияләр алырга килгән хатын-кызлар нәкъ менә шундый сыйфатларга ия. Мин белгән хатын-кызлар арасында атом-төш физика белгече, геолог, космик техника инженеры… хәтта очучы да бар иде! Шәхсән үзем ниндидер гендер чикләүләренә каршы булсам да тормыш кыйммәтләрен һәм гаилә учагы саклаучылар булуын истә тотып, хатын-кызларга шуңа якынрак һөнәр сайларга киңәш итәр идем. Хәзерге заманда һөнәр сайлауга мөнәсәбәт үзгәрде: ул прагматик юнәлеш алды, кешеләр алдан уйлап эш йөртә. Безнең мәктәпкә йөрүчеләр әйткәндәй, беренче һөнәрне без әтиәниләребез өчен, икенчесен үзебез өчен сайладык.
БИЗНЕСТА САГАЛАП ТОРУЧЫ «МИНУСЛАР»: БИЛГЕСЕЗЛЕК. Бизнес – һәрвакыт билгесезлек ул. Сез бизнестагы адымнарыгызны күпме генә санап куйсагыз да, 100 процент уңышка өметләнеп булмый. Әгәр сез шәхси эшкуар (ИП) икән, банкротлыкка чыккан очракта дәүләткә, товар җибәрүчеләргә, арадашчыларга һәм кредиторларга шәхси милек исәбеннән дә түләргә туры киләчәк. ҖАВАПЛЫЛЫК. Барысы да гади: барысы өчен дә сез һәм сез генә җавап бирәсез, чөнки бу җаваплылыкны башка кеше җилкәсенә аудару мөмкинлеге юк. АЛСЫЗ-ЯЛСЫЗ ЭШЛӘҮ. Үз эшеңнең яллы хезмәттән төп аермасы бу. Сезнең эш көне сигез сәгать кенә түгел, сез бизнесыгыз турында йоклаганда да онытмыйсыз. Шуңа да аны күңелегезгә яткан өлкәдән сайлагыз. КАДРЛАР МӘСЬӘЛӘСЕ. Сез, хуҗа буларак, нәтиҗә өчен тырышырсыз, ә ялланган хезмәткәр сәгатькә карап тора... ШӘХСИ ТОРМЫШТАГЫ ПРОБЛЕМАЛАР. Акча гаиләдәге бөтен проблеманы да хәл итми шул, гаиләгә сез үзегез кирәк. Ә сез иртә таңнан кара төнгә кадәр эштә. АРЫГАНЛЫК. Көне-төне чабу физик талчыгу белән бергә, рухи арыганлык та алып килә. Көндәлек эшләр генә арытып калмый, сез һәр даим киеренкелек халәтендә яшисез. Киләчәкне кайгыртам, дип, бүгенгеңнән колак кагу – бу хис тә басым ясап торачак әле. КЕРЕМНӘРНЕҢ ТОТРЫКСЫЗЛЫГЫ. Бер айда – күбрәк, икенчесендә азрак булырга мөмкин. Аванс белән «получка»га өйрәнгән кеше өчен кыенрак булачак. ДӘҮЛӘТ БЕЛӘН ПРОБЛЕМАЛАР. Бюджет хез мәткәрләре һәм дәүләт эшчеләре эшкуарлар белән дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрнең ни дәрәҗәдә көпшәк булуын күз алдына да китерә алмый. Контроль органнарының хәерхаһлыгын алу өчен генә дә тимер нервлар кирәк булачак. СОЦИАЛЬ ЯЛГЫЗЛЫК. Кешеләр арасында кайнашуга карамастан, сез – ялгыз, сез үз казаныгызда гына кайныйсыз. Бер көн килеп, бе рәрсенең «Хәлең ничек?» дигән соравына каршы аны кочаклап алырга да әзер булып куймагаегыз... ТУГАННАР БЕЛӘН АРА БОЗЫЛУ. Туган-тумача, таныш-белешегез сезне череп баеган «буржуй» дип кабул итәчәк. Шуңа күрә акча сорап тору, сездән матди ярдәм көтү алар өчен табигый хәл булыр. Мөмкинлегегез булмауны алар саранлык, туганнардан йөз чөерү дип кабул итәчәк. Бүредән курыксаң, урманга барма дигәндәй, булачак проблемалар турында күбрәк белеп тору файдага гына ул. Меңнәрчә эшкуарлар курыкмыйча узган бу сикәлтәле юлларны Сез дә узарсыз!
БЕЗНЕҢ ТЫШЛЫКТА ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
КАЗАН ЧӘЧӘГЕ Асия ЮНЫСОВА 2013 елда Казанда узган ХХVII Җәйге универсиада көннәрендә Казансу елгасы ярында дүрт катлы «Гаилә үзәге» ачылды. Түбәнге каты Идел буе Болгар дәүләте, дүртенче каты Казан ханлыгы архитектурасын сакларга тырышып төзелгән бу бина Казан каласының иң кызыклы, иң истәлекле урыннарыннан берсенә әйләнеп бара. Бер ел эчендә яңа өйләнешүчеләр саны гына түгел, дөньяга яңа аваз салучылар саны да артуда аның өлеше аз түгел. Анда көненә йөзләп пар бармакларына балдаклар кия. «Гаилә үзәге» дигән рәсми исемен аның халык белми дә бугай. «Алтын казан» ул татарлар өчен. Руслар, гомумән дә, кыскартып, «Чаша» дип кенә йөртәләр. Миңа «Алтын казан» ошыйрак төшә. Казан топонимына ишарәсе дә кызык. Гәрчә мин суга төшеп киткән казан турындагы риваять белән килешмим. Хәер, чын тарих белән риваятьләр кушылып, үрелеп беткән калада яшибез ләбаса. Тарихың мең еллыктан ашу булгач, риваятьләрсез генә була димени! «Алтын казан» басмаларыннан югарыга – шәһәр манзарасын тамаша кылу өчен махсус ясалган мәйданчыкка йөгереп менеп бара торган чибәр кыз да – Лилия дә чынга әверелгән әкиятләрне якын итә. Тагын ул әле шушы мәйданчыкка басып хыялланырга, еракларга карап уйланырга ярата. Шуның өчен эшкә бераз алданрак килә.
12
сљембикђ | 2014 | август
А
ның монда менеп басканын, борынгы Болгар дәүләте патшабикәсе сыман, Идел белән серләшкәнен тыңларга яратучы тагын берәү бар. Ул – Җил. Менә бүген дә Җил кызның озын кара чәчләре белән уйнарга, кыйгач кара кашларын сыйпарга, алсу яңакларыннан иркәләргә, зифа буен кочакларга тәкатьсез. Кыз чыннан да бик чибәр. Эх, «Алтын казан» турыннан узганда тизлекләрен киметә төшүче автобусларның пассажирлары Татар кызының гүзәллеген аннан торып күрә алмый торганнардыр шул! Кыз үзе Ослан тауларына кадәр җәелгән Идел киңлек ләрен сокланып күзәтә. Ерактан ук – Азнакайдан, Тымытыктан ук агып килеп, Иделгә кушылган Ык дулкыннарына сәлам юллый. Сагына ул ак балыклы, еламсыр
таллы Ыгын, Ык ярында калган балачагын, әтиле-әниле тигез гаиләдә узган бәхетле, хыялга бай елларын. Шул хыяллар алып килде бит инде аны Казанга! Хыялында ул җырчы иде. Музыка мәктәбе, «Энҗе бөртекләре» ансамблендә җырлап йөрүләр, «Сандугач керде күңелгә» фестивальләрендә беренче уңышлар – барысы да шушы хыял хакына иде ләбаса. Хыял инде һавадагы торна гына түгел, учка кергән алтын кош иде кебек. Якташы (Лилияне аңа бик тә охшаталар) Зәйнәп Фәрхетдинова белән сәхнәләргә чыгулар да, телевидение өчен җыр клипларында төшүләр дә булды бит, булды. Хәтта аның үз репертуары, композиторлар фәкать аның өчен генә язган җырлары да бар. Җырлары да, хыялына тугры калыйм дисә, ныклы тылы да бар. Тамашачылар тулы заллар да, утлар балкышына чумган сәхнә дә беркая да китмәде кебек. Бәйрәмнәргә, концерт-шоуларга чакырып торалар бит әле. Менә шушы мәйдан сәхнә түгелмени! Азнакайны да югалтмады ул. Ни өчен Лилия сәхнәгә чыгуга Азалиягә әйләнде диючеләргә серне ачыйк соң. Азнакайга Лилия не кушканга күрә Аза+лия ул. Аллы-гөлле шарлар бәйләгән «балыклар» – җиңел машиналар өере «Алтын казан»га таба «йөзә». Киләләр! Димәк, түбән таба йөгерергә кирәк. Казанга «чумып», татар әкиятләрендәгечә, бүтән бабка үзгәреп чыгарга тиешле кешеләрне – нәкъ менә «Алтын казан»да никахларын теркәргә теләгәннәрне тәмле теле белән тылсымларга тиешле кеше дә Лилия-Азалия үзе бит инде. Менә кайда ул чын драматургия, чын сәхнә кануннары. Ярты сәгать саен спектакльнең яңасы, яңа персонажлар белән уйнала. Бәхетле булырга дип килгән икәү янына аларның бәхетенә шаһит булырга дип килгән әти-әниләре, дуслары, туган-тумачалары да – барысы утызлап кеше өстәлә. Димәк, тамашачы да бар. Дөрес, тылсым ияләре биредә ул гына түгел. Баш тылсымчы Гөлнара Хафизова рәсми вазыйфалы
АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ
ханымнарның кайсын кайсы залга бастырасын яхшы белә. Никах сараенда заллар өчәү – Алтын, Көмеш, Шәрык заллары. Нурга күмелгән Алтын зал – Лилиянеке. Үзәк ЗАГС Идарәсендә гариза тутырганда ук никахлашучылар залларны үзләре сайлыйлар. Алтынны ярата төшәләр кебек. Лилия Садыйкова кебек чибәр ханымнар көн саен егерме парны – җомга, шимбә көннәрендә исә алтмышар парны бәхетле итеп озата.
Берничә минуттан нәфис, назлы ханым рәсми затка әверелер... Спектакль, дидек. Димәк, күз яшьләре дә, иреннәргә кунган елмаю да, шатлык та, бәлки, үкенеч тә булыр. «Әти-әниләр елый башлый икән, минем дә күземә яшь тыгыла», – ди Лилия. Югыйсә елатучысы да үзе бит. Яшь ханымның тойгылы, тантаналы тембрлы тавышы бу сарайдан ир белән хатын булып чыгу өчен килгән парларның йөрәкләрен шулай кузгата, иң садә хисләрне уята икән, моның дәвасы – күз яше. Чистасы, гөнаһсызы, эчкерсезе. Кайвакыт күз яше кирәкми дә. Әнә аның каршына икәү «йөзеп» килә. Яңа студент гаиләсе төзелеп килә. Икесе дә елмаялар. Каушамыйлар, бәхетлеләр. Тулай торак сынауларын үткән, алдагы сынауларга чыдам гаилә булачак бу. Лилия дә елмая. Габдрахманова фамилиясен Садыйковага әйләндергән үз никахын искә төшереп елмая. Студентлар арты келәмгә баскан яңа пар өчен борчылып куя ул. Кәләш әле мәктәп яшендә. Мәҗбүрият никахы бу. Нигә ашыгалар икән? Лилия үзе Мәдәният һәм сәнгать университетының вокал факультеты дипломын кулына алганчы егетләр ягына әйләнеп тә карамады. Кая ашыгырга? «Чибәрлеге чамасыз, ирсез каласы юк», – диләр иде курсташлар. Кыз ул ягын уйламады. Кабырчыгында үз сәгатен көткән энҗе кебек, на-
август | 2014 | сљембикђ
13
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
Фото: Газинур Хафизов
тормыш кыйммәтләре
АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ
тормыш кыйммәтләре
сыйбын гына көтте. Ул насыйб дигәне шулай ук асылташ – Алмаз булып чыкты. Егет энҗе-кызның затын үзенекеннән өстен күреп, кәләшен тиңсез бриллиант кебек бәяләп яшәр өчен өйләнгән икән. Үз кадерен белгәннәргә шундый әҗер тиеш тә! Юк, Лилия бу мәктәп яшендәге кәләшкә дә бәхет кенә тели. Берәүнең берәве ләбаса ул! Ни булмас, дөнья бит бу!
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
Балдаклар, күлмәкләр дигәннән, шушы ике нәрсә аша җәмгыятьнең бүленешен чамалап була. Узган атнада бер көн дәвамында Алтын туй да, Бриллиант туй да теркәргә туры килде аңа. Менә кайда ул уйлы кешегә уй! Гомер юлын илле ел, хәтта алтмыш ел янәшә узган бу парлар, әлбәттә, кочышып кына яшәмәгәннәрдер. Аларның бу бәйрәмгә нинди хисләр белән килүләрен аңларга тырышты ул. Гаилә өчен иң кирәкле сыйфат нәрсә – яратумы, буйсынумы, мәҗбүриятме? Өлкән яшьтәге кәләш белән кияүләрнең ипле, салмак хәрәкәтләрен күзәткәннән, үзлә реме, балаларымы язып китергән
14
сљембикђ | 2014 | август
гомер язмаларын укыганнан соң, җавап табылды: сабырлык! Эх, шушы келәм буйлап аның каршысына әтисе Айрат белән әнисе Саҗидә атлап килсеннәр иде дә бит, ни аяныч, бу кадәресе үкенеч ләр рәтендә. Әнисенә алтын туен түгел, алтын юбилеен бәйрәм итәргә дә язмаган булып чыкты. Хәтәр авыру аны алып китте. Шөкер әле, беренче оныгын күреп калды. Әтисе менә парын җуйган аккош хәлендә хәзер. Күз яшьләре агып китте инде. Нишләтәсең?! Хатирәләр яңарганда алай гына булыр инде ул. Әле менә кичә генә шултиклем үткәзеп сөйләве белән үзе бер кияүне елатты. Кәләш тыптыныч тора. Бичара кияү тыела алмый. Дөнья көтүләре җиңел бул мас инде нечкә күңел иясенә. Гому мән, кияүләр хислерәк, нечкәрәк, дияргәме соң? Кайбер парлар тантанага үз өстәмәләрен кертә. Әйтик, бер парның балдакларын бәләкәй мендәрләргә салып нәни кызлар алып керде. Каушады инде сабыкайлар. Бер балдак тәгәрәп китте. Әй өзгәләнде инде кияү. Икенче бер юлы кәләш ялгыш ике балдакны да төшереп җибәрде. Тагын кияү кеше гасабиланды. Югыйсә ырым гына бит инде. Анысы да без уйлап тапкан ырым түгел. Балдак – чылбырның бер буыны гына ул,
чылбырдан котылу үзе яхшы фал, диген дә тынычлан бит инде. Юк, кияү бик озак тынычлана алмады. Икәүне гомерлеккә бәйләгән чылбыр буыны шул. Балдаклар аерым бер тема инде ул. Чылбыр буыны гына дигән булабыз да бит. Балдакның алтыны да, бриллиантлар тезелгәне дә, бер-берсенең исемнәре язылганнары да, калыннары, нечкәләре дә бар. Гомерлек истәлеккә һәр парның үз мөнәсәбәте. Бәлки, кесәләренә караптыр. «Ә без менә матур кәләш, матур кияү булдык, – дип уйлап куя Лилия. – Шулай диделәр. Хәзер инде матур итеп гомер юлын үтәсе». Хәзер күлмәкләр ак кына да булмаска мөмкин. Бер кәләш, гомумән, күн курткадан, кыска, әмма ак итәктән килгән. Байкерлар икән болар. Шаһитлары да шулай киенгән. Бу кәләш нәни кызчык вакытыннан ук туй күлмәге хакында хыяллангандыр бит инде. Әнә, бит Венера Ганиева «Туй күлмәге»н ничек кызыктыргыч итеп җырлый. «Без «Гаилә үзәге»ндә Мендельсон маршын гына уйнатмыйбыз. Татарлар келәмгә басканда гаҗәеп матур татар көйләре агыла. Минем кызларым – безнең Амалия белән Аэлита исемле ике кызыбыз үсә, Алла боерса, матур күлмәкләр киярләр. Минем үземә дә әнием бик күп күлмәкләр текте. Тегүче иде.
тормыш кыйммәтләре
Туй бизәкләреннән әсәрләнгән Лилияне өлкән хезмәттәшләре гел искәртә тора. Нечкәрмә, янәсе. Ни кахларның 40 проценты гына аягында кала. Кемнәр кала икән? Сту дентлармы, яшь аермалары егерме яшьтән артып киткән теге абый белән апамы, әллә сиксәннән узган кәләшен ипләп кенә җитәкләгән бабай белән әбиме? Яшьләр каудар. Ашыгалар. Яшәп калырга, татып калырга ашыгалар. Имза куйганда, үбешкәндә ашыгалар. Тәгәрәгән балдаклар да аларныкы. Ә менә фуршет залындагы тәртипләрне Лилия күрми. Ә болай хәзерге яшьләр ошый аңа. Алар акыллы, аек. Укырга, белем алырга омтылалар. Күбесе дипломлы, машиналы, хәтта фатирлы, дөньяга чыгып караганнар. Дөнья күргән кеше чагыштыра белә.
Шөкер, «Гаилә үзәге» кавыштыра гына. Тор мышның күңелсез яклары бирегә менеп җитми. «Гаилә үзәге»ндә ундүрт яше тулганнарга тантаналы төстә паспорт тапшыру, «Ана капиталы»на сертификатлар бирү хезмәтләре дә бар. Димәк, Лилиянең яшьләр турындагы фикере буш урында гына тумаган. Кичке сәгать биш тулып егерме минутта, соңгы парны тәбрикләгәч, соңгы парны ир-белән хатын итеп, тылсымлы «Алтын казан»нан озатып калгач, Лилия янәдән «сәхнә сенә» күтәрелә. «Алтын казан»да ниләр булганын Казан каласына сөйли ул. Бу юлы ул карашын Идел тарафына түгел, Казансу аша Сөем бикәгә юнәлтә. «Ошыйсың син миңа, Казан! Синең яңарышыңны, әледән-әле булып торган бәйрәмнә реңне яратам, яшьләргә игътибарлы Президентыбызга сокланам. Никах лар саны артуга, балалар күбрәк туа башлауга гаҗәпләнмим мин. Тормыш кайнаган җирдә яңарыш булырга тиеш. Безнең «Гаилә үзәге» генә түгел, Казаныбыз да магнитлы!»
август | 2014 | сљембикђ
15
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
Баштагы сәхнә күлмәкләремнең дә модельеры әни булды. Мин үзем дә кызларыма ярдәмче, үрнәк булырга тырышам. Алар белән бергә бассейнга йөрим. Яңа проектлардан курыкмыйм мин. «Про город» газетасы үзе теләп ябыгырга теләү челәрне җыйгач, мин дә бардым. Югыйсә артык маем юк. Булганы килешеп кенә тора. Әмма миңа ни беләндер мәшгуль булу ошый. Без бит бакча утап, сыер савып, ипи салып үскән авыл кызлары. Килен булып төшкәч, бу осталыкларым ның кирәге чыкмады анысы. Тәмам принцесса булып беттем инде. Ирем үскән гаилә, Алмазны хатынга салынып яшәми торган яхшы егет, яхшы ир итеп тәрбияләгән Имам абый (ул Югары Утар балалар йорты директоры) мине бик кадерлиләр. Аннары бу гаилә бик тә сәнгать кешеләрен ярата. Миңа да чын артисткага караган кебек карыйлар. Җырчы карьерасы өзелеп калмасын дип борчылалар». Лилия, карьерасы бу юнәлештә китсә дә, үкенмәс кебек. «Гаилә үзәге»ндәге эшен, җитәкчеләрен, хезмәттәшләрен бик ярата ул. Җырчымы? Җырлар әле. «Җырлымоңлы балачак», «Мин татарча сөйләшәм» тапшыруларында катнашып йөрүче кызларына күчәр, бәлки, җырлары. Нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче, бассейнда йөзүче Амалия белән Аэлита сәла мәт татар кызлары булып үсеп киләләр. «Миңа эшем генә түгел, әни булу да бик ошый. Эстрада гаиләдән аера бит ул. Ә минем иремнән, гаиләмнән, балаларымнан аерылып, карьера корасым, гастрольләрдә йөрисем килми. Булганы бергә-бергә булыр. Юк, ирем көнче түгел. Өйләнешкән мәлдә бераз кытыкланып алганын сизә идем. «Әллә берәр вакыт хыянәт ачысын татыганың булдымы?» – дип тә сораганым булды. Хәзер бу мәсьәлә көн тәртибеннән алынды. Хәзер Казан арты сөйләшендәге кебек тәмле телгә өйрәнәбез. Без – Азнакай яклары – артык горур, тәмле сүзгә саран. Шөкер, өйрәнеп киләм. Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирү кыен түгел лә!»
АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ
АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ
һөнәр
БӘЛА-КАЗАДАН ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
САКЛА... Мәдинә АВЗАЛОВА
16
ХӘТӘР ХӘБӘР ИҢ БЕРЕНЧЕ БУЛЫП АЛАРГА БАРЫП ИРЕШӘ. МОНДЫЙ ЧАКТА СӘГАТЬНЕҢ ҺӘР МИНУТЫ ИСӘПТӘ, ҺӘР МИНУТЫ КАДЕРЛЕ. ЧӨНКИ УЛ КЕШЕ ГОМЕРЕ БЕЛӘН БӘЙЛЕ.
сљембикђ | 2014 | август
һөнәр елмим, нигә ул бу һөнәрне сайларга булгандыр?! Мин үзем гадәттән тыш хәлләр белән идарә итүче әлеге тармакта хатын-кызлар, булса да, бик сирәктер дип уйлаган идем. Баксаң, алай түгел икән. Вакыйганың иң кайнар ноктасында икән алар! Хәбәр, беренче булып, кризис ситуацияләре белән идарә итү үзәге хезмәткәрләренә барып ирешә: кайда юл транспорты һәлакәте, кайда янгын, ә кайда самолет шартлый... Кызганычка каршы, анысы да булгалый. Мәгълүматны, күңелгә бик авыр булса да, озаклап сеңдереп утырырга вакыт юк. Аны минуты белән кирәк оешмага, ә төгәлрәге, оператив хезмәткәрләргә җиткерергә кирәк. Бәлагә юлыкканны вакытында йолып алу, коткару – алар кулында, алар намусында. Хәер, Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләүче хезмәткәрнең һәркайсы – каһарман бит. Каһарман дим, чөнки биредә башкарылган эшнең һәркайсы батырлыкка тиң. «Утта янмый, суда батмый» дигәннәре алар инде. «Бәла – аяк астында», дип тә кисәтәләр безне. Бәладән бар адымда яшибез анысы. Кечкенә генә ваемсызлык, аз гына саксызлык та олы фаҗига, зур кайгы булып әйләнеп кайтырга мөмкин. Килеп ирешкән мәгълүматлар андый хәлләрнең көн дә һәм еш кабатланып торуы хакында сөйли. Бу әле халыкны, техноген яки һава шартлары аркасында бәла-каза килеп чыгуы ихтимал дип кисәтеп торучы белгечләребез булган аркылы шулай. Министрлыкның кризис ситуацияләрен идарә итү үзәгенең өлкән инженеры, эчке хезмәт капитаны Ләй сән Миннур кызы Галиева да шуны сөйләп тора әнә.
торган океан-диңгезләребез юк, дип, кайчак сөенеп тә куябыз. Кайбер илләрдәге шикелле җир тетрәүләр дә күргән юк безнең. Ләкин Татарстан барыбер техноген яктан куркыныч регионнарның берсе санала. Бездә завод-фабрикалар, эре сәнәгать комплекслары бик күп. Ә инде сирәк кенә дулап алган давылына түзәрбез. Һава торышындагы үзгәрешләр, аномаль күренешләр (әйтик, язын, һич көтмәгәндә, кар ява, җәен кырау төшә, көчле җил куба) буласы хакында халыкка гел искәртеп торабыз. Көчле бозлавыкта юлга чыгудан тыелырга чакырабыз. Әмма кеше барасы җиренә бара, йөрисе җиренә йөри. Шуңа да бәхетсезлек очраклары әледән-әле кабатланып тора. Күп вакыт моңа үзебез гаепле. Мисалга, давыл килә, дип, кисәтәбез. Ә кайберәүләр машиналарын подъезд төбендә калдыра. Нәтиҗәдә, машина өстенә агач авып, хуҗасына матди зыян сала. Йә булмаса, көннәр бик эссе тора, урманга чыксагыз, учак яндырмагыз, дип әйтеп торабыз, ял итәргә чыгалар да, учак ягалар. Шуннан янгын чыга, узган елны күпме урман янды. Безнең кисәтүләрне ишетсәләр икән! Ә күпме кеше, төнлә янгын чыгып һәлак була.
«Кисәтәбез, хәбәр итәбез»
Ул шулай диюгә, әле күптән түгел генә Кукмара районының Ядегәр авылында булган зур фаҗига искә төште. Янгын чыгып, алты кешенең гомере өзелде. Шуның икесе – балалар... Яшел Үзән район ының Норлат авылында булган хәлләрне дә аклый торган сәбәпләр юк: әниләре мунчада керләр юа, ә шул вакыт ике нәни бала дөрләп янып үлә. Бу хәлләр бөтен авыл йокыда чагында, төнлә була. Кешегә үзеннән дә күбрәк зыян салучы юктыр да. Үзәк җитәкчесе Мансур Кантимеров та шундый фикердә. «Коткаручылар төрле ситуацияләргә килеп эләгә, – ди ул. – Бервакыт Шаляпин урамыннан ашыгыч хәбәр алынды. Нәрсә булган дип уйлыйсыз?! Кырык яшәрлек бер ир-ат мәче коткарам, дип, биек агачка менгән дә, мәчесе аннан куркып качкан, ә үзе төшә алмый. Дөресрәге, төшәргә курка. Инде хәзер аның үзен коткарырга кирәк. Махсус баскыч алып килеп төшердек». Көлсәң – көл, еласаң – ела... Июнь башында Югары Ослан районы тирәсендә булган вакыйганы әле дә оныта алмый алар. Машина Сабантуйдан кайтышлый юл һәлакәтенә очрый. Югары тизлектә барган машина бөтен көченә агачка килеп бәрелә. Һәлакәт булган җиргә коткаручылар,
– Безнең эш – кисәтү, алынган хәбәрне минуты белән районнарга, министрлыкларга, кирәкле оешмаларга җиткерү, – дип башлый ул сүзен. – Тиз уйларга, тиз эшләргә... Безгә куелган таләпләрнең берсе – шул. Мәгълүмат түкми-чәчми барып ирешергә тиеш. Әйтми, онытып калдырулар гафу ителми. Кыскасы, рәхәт-җиңел эш түгел. Күз алдына китерегез: кайдадыр фаҗига, кемдер соңгы сулышын алып ята... Аңа кичектергесез ярдәм кирәк. Без шундук оператив хезмәт егетләренә хәбәр итәбез: коткаручылар, психологлар, кирәк икән, янгынчылар ярдәмгә килә. Үлүчеләр бармы, һәлакәткә юлыгучыларга нинди ярдәм кирәк... барысы, барысы исәпкә алына. Бөтен эш яшен тизлегендә хәл ителә. Яшен тизлегендә эшләүчеләр – ул без. Мисаллар, дисезме?! Мисаллар җитәрлек... Көненә кайчак җидешәр янгын, егермешәр юл һәлакәте була. Җәй көннәрендә суга батып үлүчеләр булгалый. Яз көннәрендә, үзегез беләсез, су басулар авылларга зур зыян сала. Табигатькә каршы барып булмый. Бу аның безне сынавыдыр, дим. Әле ярый, ярларыннан чыгып, авылларны, шәһәрләрне басып китә
Гадәттән тыш хәлләрне алдан фаразлап булмый. Иртәгә нинди көн буласын, адәм баласын нинди бәла сагалап торасын Хак Тәгалә бер үзе генә белә.
август | 2014 | сљембикђ
17
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
Фото: Газинур Хафизов
Б
АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ
АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ
һөнәр Башта тетрәнеп киттем, аннан бөтен тәнем калтырый башлады. Күпме кеше харап булган, дим. Кичерешләремә бирелеп утырырга ярамаганлыгын аңлыйм. Көч-хәл белән үземне кулга алып, коточкыч бу хәбәрне, ситуацияне аңлый торган оператив хезмәткәрләргә җиткердем. Моны без «прогноз наихудшего развития» дип атыйбыз. Аңлашыла ки, самолет һавада килеш шартлагач, исән калучылар юк. Коткаручыларга, психологларга ул чагында бик авырга туры килде. «Булгария» теплоходы белән булган фаҗига да онытылмый. Ул чакта водолазлар су төбеннән йөзләгән кешенең гәүдәсен күтәрде. Һәлак булучыларның туганнары белән зур эш алып барылды. Психологлар көн-төн һәлакәткә тарыган кешеләр янында булды. Һәлакәт белән бәйле булган бер генә вакыйгадан да читтә калмыйбыз. Хәзер Украинадан килгән качаклар белән эшлибез. Аларны вакытлыча яшәү урыннарына урнаштырабыз, кирәк-ярак белән тәэмин итәбез. Качаклар көн дә килеп тора. Без өч көн аралаш – тәүлекләп эшлибез. Һәркайсыбызның үз вазыйфасы: кайсы килгән хәбәрне алып, бая әйткәнемчә, тиешле оешмаларга җиткерә, кайсы һәлакәт булган җиргә белгечләр җибәрә, кайсы Мәскәү белән элемтәдә утыра. Ләкин без – бердәм команда. Максатыбыз да бер – бәлагә юлыгучыны коткару, бәхетсезлекне булдырмый калу.
Икебез дә капитан
полиция хезмәткәрләре килеп җитә. Алланың рәхмәте, пассажирларның берсенә дә зыян килми. Барысы да исән-саулар. Коткаручылар, машинаның ишеген ачкач, аһ итә. Эчендә – тугыз кеше?! Ничек сыеп беткәннәр диген... Җитмәсә, шуларның берсе бала әле тагын...
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
Янгын чыгуга йорт хуҗалары еш кына үзләре гаепле. Мондый тетрәнүләр кичермәс өчен, бәлкем, безгә иң элек үзебезне үзебездән сакларга кирәктер. – Әмма кеше еш кына үзеннән тормаган хәлләргә дә килеп юлыга, – дип сөйли Ләйсән Галиева. – Дөресрәге, вазгыять корбанына әверелә. Әңгәмәдәшем, уйлары белән, узган елның ноябрен дә булган вакыйгаларга әйләнеп кайта. Бу көнне 50 кешенең гомерен алып киткән иң кайгылы көн дип атый. – Мин ул көнне эштә идем. Кичке сәгать сигезенче яртылар тирәсендә аэропорттан диспетчер хәбәр итә. Дулкынланып әйткән сүзләреннән: «Шартлады, төшә алмады» дигәнен генә ачык ишеттем. Шул чагындагы халәтемне аңлата алмыйм.
18
сљембикђ | 2014 | август
«Ничек өлгерергә инде?! – ди Ләйсән. Эшенең ни тиклем күплеген, вакытының никадәр тыгызлыгын шунда гына аңлап алам. Алай икән?! Бу чибәр кыз кияүгә чыгарга йөри. Никах укылган, туй сәяхәтенә – Вьетнамга барып, дөнья күреп кайтылган. Инде хәзер туй ясыйсы гына калган. – Вакыт бар әле, туебыз сентябрь аенда... Ул үзе – Балык Бистәсеннән. Әти-әнисенең бердәнбер кызы. Әтисе әйтмешли, «кечкенәсе дә, олысы да» шул бер Ләйсән инде. Туй мәшәкатьләре турында ул бик теләп сөйли. Нигә сөйләмәскә әле?! Кияүгә бер генә мәртәбә чыгасың бит. «Туй күлмәге аласы, кунаклар чакырасы бар...» – Кияү кем була инде? – дип кызыксынам. – УФСИНда эшли, Роберт исемле. Ул да капитан. «Ике капитан» без аның белән. – Ләйсән көлеп җибәрә. – Минем өчен беренче урында – гаилә, балалар, – ди ул, кинәт җитдиләнеп китеп. – Заманында «Ел хатын-кызы» бәйгесендә җиңеп чыккан әнием миңа һәрчак: «Ирне кадерлисе, санлыйсы, сабыр итәсе», – дип әйтә килде. Әти белән алар утыз ел бергә шундый матур итеп яшиләр... Күптән түгел генә энҗе туйларын билгеләп үттек. Әни минем өчен һәрьяктан үрнәк ул. Безгә дә шулай яшәргә язсын иде. Өеңдә булсын ул яхшы һава шартлары, гаиләңдә булсын ул тынычлык... Иң мөһиме – шул, минемчә.
гšрли Казан…
§ўМГЫЯТЬ
ДЉНЬЯ ГАМЕ
МўДўНИЯТ Татар дәүләт Җыр һәм бию ансамбле Франциянең Прованс төбәгендә узган Халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә катнашты. Татарстан артистларының сәгать ярымлык концерт программасын французлар бик яратып кабул итте. Бу программага «Казан сөлгесе», «Сабантуй», «Гармун» композицияләре, җыр-биюләр керде. Рамазан аеның соңгы көнендә Болгар тарихи-археологик музей-тыюлыгында «Түгәрәк уен» VII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале узды. Ул «Казан – Төрки дөньяның мәдәни башкаласы» проекты кысаларында оештырылган иде. Анда Россиянең 17 төбәгеннән килгән 550 кеше катнашты.
КОТЛЫЙБЫЗ Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында унбишенче тапкыр Питрау бәйрәме узды. Бәйрәмнең шәрәфле кунаклары булып ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовлар килде. Төрле милли уеннарда катнашып күңел ачкан халык быел да Питрау чибәрен ачыклады. Җиңүче таҗына һәм акчалата призга Казан кызы, җырчы Алина Давыдова лаек дип табылды.
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденын тапшырды һәм аны Россия сәясәтенең корифее дип атады. Татарстанның өч торак пункты — Мамадыш шәһәре, Азнакай районының шәһәр тибындагы Актүбә бистәсе һәм Мамадыш районындагы Красногорск авылы Россиянең иң матур-уңайлы шәһәр һәм авыллары исемлегенә керде. Бу конкурста барлыгы 176 муниципаль берәмлек катнашты. «Казан» гаилә үзәге янында 204 кв. м мәйданны биләүче бульвар газетасы барлыкка килде. Үзенчәлекле арт-объект спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты-2015 кә багышланган. Казан мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы башкалалары җитәкчеләренең 2014 елның июнь ае өчен әзерләнгән рейтингында беренчелекне яулады, дип хәбәр итте «Медиалогия» мәгълүмати-аналитик системасы. Бу рейтингка Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының администрация башлыклары һәм башкала җитәкчеләре керә. «Медиалогия» рейтингларында Илсур Метшин инде берничә ай рәттән алдынгылыкны бирми.
СўЛАМўТЛЕК Казандагы республика клиник-диагностика үзәгендә бик тә үзенчәлекле операция ясалды. Татарстанда беренче тапкыр йөрәк карынчыгын ясалма карынчыкка алыштырдылар. Германиянең «Berlin Heart» — «Берлин йөрәге» компаниясе белән берлектә ясалып, 5 сәгатькә сузылган операция уңышлы булып чыкты. Донор әгъзасы урынына ясалма йөрәк кулланылган.
ЯШЬЛўР Биләрдә «Сәләт» III Яшьләр форумы узды. Бер атна буе барган бу чарада илнең һәм дөньяның төрле регионнарыннан килгән 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге 5 меңләп сәләтле бала катнашты. Форумга Татарстан Президенты җитәк челегендәге мәртәбәле делегация дә килде. Илбашы «Сәләт» яшьләр үзәген 20 еллыгы белән тәбрикләде. Быелгы форум кысаларында Биләрдә «Jisem» кинофестивале дә эшләде. Аның максаты – Татарстан кинематографиясенең сыйфатын үстерү, яшь кинорежисерларны әзерләү. Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Анда 25 чит илдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстаннан 600 делегат катнашты. Форумда «Татарстан Республикасында татар телен өйрәнүдә заманча технологияләр, икетеллелекнең проблемалары», «Рух. Татар яшьләренең үзаңы һәм рухи кыйммәтләре», «Яшьләр өчен бизнес» проект мәктәпләре эшләде. Бөтен дөньядан җыелган яшьләр Арчада, «Шәһәр көне»ндә катнаштылар, изге Болгар җиренә сәфәр кылдылар. Форум кысаларында япь-яшь «Идел» журналы Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үзенең 25 еллык юбилеен бәйрәм итте.
Фото: Газинур Хафизов
АЙСЫЛУНЫҢ ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
БӘХЕТ ТУЛПАРЫ Эльвира ҺАДИЕВА
20
БОЛЫТЛАР МАШИНАНЫҢ ТҮБӘСЕНӘ ТИЯМТИЯМ ДИЕП ТОРА. ҖИЛ АЛАРНЫ ӘРЛЕ-БИРЛЕ КУА ДА, КИРМӘН ДИВАРЛАРЫНА БӘРГӘЛИ, ТАРАТА, АННАРЫ ТАГЫН ҖЫЯ. МЕНӘ ХӘЗЕР ЮГАРЫДАН ӘЛЛӘ БОЗ, ӘЛЛӘ ТАШ ЯВАР КЕБЕК. БЕЗ ЗӨЯГӘ ШУНДЫЙРАК БЕР КӨНДӘ КИЛЕП ТӨШТЕК. БЕР ХАНЫМНЫ ЭЗЛИ ИДЕК...
сљембикђ | 2014 | август
безнең кавем
лары. Уңда тагын ике зур ишек тә күренә әле, язуларын күрмим. Ә үзәк мәйданда – атлар. Менә бер кеше атка атлана, аннары икенчесе... Озаграк карап торсаң, тәҗрибәләрен дә күрә башлыйсың: бу сигез-ун яшьләрендәге егетнең (атка бик җитез менүен күргәч, малай дип әйтергә тел бармый) беренче тапкыр гына йөрүе түгел, чираты җитүгә йөгереп тә килде, менеп тә атланды... һәм китеп тә барды. Ә менә аннан соң килгән туташ атның җанлы булуын ияргә утыргач кына аңлады бугай. Андыйларны шундук тоя ат – башта бармый торды, аннары пошкырып куйды. Соңыннан бер түгәрәк әйләндерде әйләндерүен... Ләкин сез ул ачулы күзләрне, ул ризасызлыкны күрсәгез – янында
«Һәр кешенең үз урыны һәм үз эше була. Мин үземнекен таптым...» барган тренерга әле борыны белән төртеп куя, әле пошкырып ала. Туташ үзе дә ядрә өстенә утырган Мюнхгаузен кебек катып калган, йөзенә карасаң, аңлавы кыен түгел: беренче һәм соңгы тапкыр.
Әнисез калганнан...
Дөньямны онытып, рәхәт бер халәттә калам. Их, озаккарак сузасы иде бу мизгелләрне! Искә төшә бераздан, тукта-тукта-тукта, сүз башы бит – Шүрәле! Без Данилова Айсылу апа белән танышырга дип
август | 2014 | сљембикђ
21
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
К
ешеләр төркемтөркем булып баскычлардан югарыга күтә релә дә каядыр эчкә кереп югала. Менә Кытай кунаклары, теге очта – Төркиядән килүчеләр, ә бездән бераз гына алда атлаучы пар – гомумән XVIII гасырдан качкан, ахры: киемнәре шул заман модасына охшатып тегелгән. Йә нәрсә бар соң анда, берәр чарамы, ярминкәме – кая ашыга бу халык? Шаккатып, агымга кушылдык. Биш минуттан без инде чиркәү каршындагы атлар утарында идек. Сул якта чүлмәкләр сатучы утыра, аннан соң тимерче алачыгы, уң якта һәм каршыда тамак ялгап алу нокта-
БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ
БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ
безнең кавем
килгән идек ләбаса. Шалтыратабыз. Ике минуттан кайтып керәчәк икән, ат сарае каршында очрашырга сүз куешабыз. Алдарак телгә алган ике зур ишек – шуның ишекләре икән. Үзе килгәнче, эчке якны тикшерергә булдык. Өйлә арасы, ишек төбендәге сакчы юк, ләкин керергә ярамый дигән язу тора. Хә-ә-әзер менә, кермибез, ди. Кереп киттек. Күр инде, нәни чиләкләргә туралган кишер дә салып куйганнар. Янында язу: берсе – 30 сум, акчасын калдырдык та атларга кишер ашатырга киттек. Ләкин кишерне сарык бәтие белән куян малаена калдырырга туры килде... Стоп. Алар турында соңрак. Тирәлекне өйрәнгәч, өч ат, сарык бәтие, куян белән танышкач, чыгу ягын карый башладык. Ишеккә килеп кенә җиттек, каршыбызга Айсылу Данилова үзе килеп чыкты. Без әле бер-беребезне белмибез,
Бабам әйтә иде: «Ат — тере энергетик, ул кешегә яшәү көче бирә», — дип.
әмма бу мөлаем, елмаюы белән әсир итә торган ханымның Айсылу апа булуына шигем юк иде. (Журнал укучыларның күпчелеге өчен ул, әлбәттә, бернинди «апа»ларсыз Айсылу гына. Бәлки, Айсылу ханым, Айсылу Асфановнадыр. Ә миңа менә апа тиешле.) Таныш тык. Ә аннары инде сүз үзеннән-үзе ялганып китте. Иң элек Айсылу апа безне атлар белән таныштырырга алып керде. Дөрес, без таныш идек инде, ләкин сер бирми генә артыннан иярдек. Шул арада сораулар да яудырам үзенә. Әзерләп алып килгәннәрен түгел, кызыксынуымнан туганнары да исәпсез монда. Айсылу апа атлар белән кечкенәдән җенләнә икән: – Өченче сыйныфта укыганда ук киләчәгемне ачык күзаллый идем. Атларны бик яраттым, – ди. – Тор мышымны да шушы өлкә белән бәйләргә теләдем. Чөнки уйларым атлар турында гына, китап битләрен дәге рәсемнәрдә, открыткаларда бердәнбер эзләгәнем – ат. Хәтта уку йортын тәмамлап, балалар бакчасына эшкә урнашкач та, оныта алма-
дым: ун елдан соң, 2003 тә, респуб ликаның балалар-яшүсмерләр ат спорты мәктәбенә урнаштым. Ә аннан инде ипподромга күчтем. Айсылу апаның үсмер чаклары илнең таркалу вакытына туры килгән. Белгәнебезчә, үзгәртеп кору елларында ат чабышлары спорты шактый гына какшады, дөресрәге, бетерелде. Әлеге өлкә дистә еллар инде бушлык чоры кичерә: Советлар Союзы заманындагы ат спорты мәктәбенең нигезләре югалды, безнең спортчылар дөньякүләм ярышлардан төшеп калды. Мәктәп таркалу ул бит – нәселле атларның сатылуы, атта йөрү техникасының югалуы дигән сүз. Элегрәк шушындый схема кулланылган: атлар тәҗ рибәле мастерлар тарафыннан үсте релгән, ә яше җиткәч, бераз астарак торган, әле өйрәнеп кенә килүче спортчыга бирелгән. Әзерлекле ат – үзе бер мөгаллим. Икенче төрле итеп әйткәндә, тәҗрибә кеше белән кеше арасында гына түгел, ә кеше белән ат арасында да уртаклашыла торган булган. Кызык, әйеме? Ә менә үзгәртеп кору елларыннан соң нәселле атлар юк ителә, спортчылар тарала, үсеш туктап кала. Билгеле, бу өлкәнең әкренләп югала баруын Айсылуның туганнары да күрә, кызларының бу мавыгуын бер дә хупламыйлар. Ләкин башта әтисез калган, ә 14 яшендә әнисен югалткан балага онытылып тору, савыгу чыганагы кирәк була. Әбисе соң чиктә ризалаша, һәм кыз ат спорты мәктәбенә йөри башлый.
Ике яшьлек җайдаклар
Без сөйләшкән арада, ат утарына җигелгән карета килеп керә. Аның янына кузгалабыз. Баксаң, карета без уйлаган кадәр үк гади түгел икән. Моны чит илдән махсус заказ белән кайтартканнар, бәясе бер машиналык – 600 мең сум. Һәм бу әле иң гади модельләрдән санала, ди. Карап торам: канатлары кырылган. Кызык булып китә: – Шулкадәр тиз йөрисезме әллә монда? Сыдырылып беткән. Җавабы гадирәк икән. – Бездә бит шулай, матур әйбер күрсәң, аны тотып, алай гынамы –
безнең кавем
Хәлсезлектән үлмисең!
Айсылу апа миңа карап куя: – Ат бит ул үзе дә кешене тәрбияли... Атка барыбер: баймы син, ярлымы; директор баласымы син, гади эшче улымы... Иң мөһиме – эчке энергия, атлар моны яхшы сизә. Үз кызымны да шундый кешелекле һәм көчле итеп тәрбияләргә теләдем, гел янәшәмдә иде, ат өстендә үсте... Шаккатам. Ә ул дәвам итә: – 22 яшь инде, җиткән кыз. Менә ничек икән... Карап торышка үзе дә 25-28 яшьләр тирәсе күренгән Айсылу ханымның инде
буй җиткән кызы бар. Серен сорыйм. Матурлыкны саклап кала ала торган махсус кремнар турында сүз бармавын белеп торам... – Хәрәкәттә – бәрәкәт, – дип елмая. – Мин бит атлар белән эшлим. Иртәдән кичкә кадәр монда. Ә монда иртәдән кичкә кадәр йөгерергә, ашыгырга туры килә, ләкин кичен хәлсезлектән үлмисең, киресенчә, рәхәт бер ару белән кайтасың. Хәзер сез бу сүзләрне югары пафос итеп кабул итәрсез, бәлки. Ләкин атлар белән бер генә көн уздырсаң да, бөтенләй башка кешегә әйләнәсең.
Ятимнәр яки бәти һәм куян маҗарасы
Кызы-ы-ык. Сөйләшеп утырган арада, Айсылу апа кулларын болгый. Каршы якта нидер эшләп азапланган нәни генә чем-кара маэмай безгә таба йөгерә башлый. Танышабыз, исеме – Чин, фамилиясе – Чукин. Чукин Чинны (исеменә игътибар!) кытайлылар бик ярата, имеш. Аңла шыла да, Россиянең бер утравында Чин исемле көчек белән таныш та, исеме кытайча булсын да... Яңа дустыбыз колакка катырак икән. Кул селтәүләргә йә бик каты тавышка гына игътибар итә. Үзенә күрә рәхәттер инде. Чин атлар белән яхшы мөгамәләдә. Аның тагын ике дусты бар: бер сарык һәм куян. Алар да атлар утарында яши, искә төшерсәгез, бераз алдарак таныша башлаган идек инде. Кемдер бу ике дусны утрауда ташлап калдырган... Утар ның хуҗалары Буян, Талька, Нора һәм Адъютант ике ташландыкны үзләренә яшәргә чакыра. Аңлаша алулары бүгенгә кадәр Айсылу апаның үзенә дә сер булып кала, ләкин уртак тел тапканнар. Менә шулай бергә яши башлыйлар... Ә Айсылу апага нәрсә – каршы килми.
Шәһәрдән качу
Зөя Казан түгел инде. Безне каршы алган куе кара болытлар, елганың бер очына бөялеп, елый ук башладылар. Ә монда яңгыр исе генә килеп тора... Ничектер рәхәт. Казанга кайтасыгыз киләме, дим? Айсылу апа баш кына чайкап куя: мондагы тормыш рәхәтрәк. Иртән
шулай уянып китәсең, ишегалдына чыгып утырасың, ә аста балыклар чупылдавы ишетелә. Бер тын шулай утырып торасың да яңа көнеңне башлап җибәрәсең.
Атлар белән тормышын бәйләргә теләгән балалар үзе бер галәм инде ул. Алар искиткеч сабыр, гади, эчкерсез. – Казанга кайтсам, шунда ук кире качып китәсем килә, – ди Айсылу апа. – Ләкин монда да җиңелләрдән түгел: атлар, күреп торасыз: зур, егәрле. Берсе-берсе 500 килолаптыр. Кичкә таба физик яктан алар белән эшләү кыенлаша. Шуңа күрә безгә психолог та булырга туры килә: атларны җайлап, сыйпап, яратып торабыз. Тынычрак атлар утар эчендәге мәйданда эшләсә, көчлеләре каретага җигелә. Ә менә фриз токымыннан булган Нора туйларга да йөри: чем-кара туташ модель үз кадерен белә. Характеры тулаем хатын-кызларский: йә ул теләгәнчә, йә гауга куба. Кемдер аңа матур һәм токымлы булуын сөйләгән, менә шуннан соң борыны күкләргә тигән дә инде. Атларда да кеше язмышы, диярсең...
август | 2014 | сљембикђ
23
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
бозып китәргә кирәк. Кемдер ерта, кемдер кыра, кемдер төймәләрен йолкый. – Карап торам, без янәшәдә тораганда да һич рөхсәтсез менеп, сикергәләп утыручылар шактый. Әле бала-чага эше булса – бер хәл... Кызганыч һәм оят хәтта! Айсылу апа тормышын ат һәм балаларга багышлый. Башта Казан дагы 2 нче педагогика көллиятенә укырга керә, соңыннан Мәскәү иҗтимагый-гуманитар институты ның Казан филиалында психология бүлеген тәмамлый. Мәскәүдә авыру балалар өчен иппотерапия инструкторлары әзерләүче махсус курслар бар икән. Шунда барып кайтуны да уйлап йөри, ләкин, ничектер, туры килми, килеп чыкмый... Әлеге курсларга югары белемле психолог, педагог яки медикларны алалар икән. Без сөйләшеп торган арада, сиздерми генә арабызга килеп кушылучылар да табылды. Айсылу апа сөйли, ә җыелган төркем зурая бара. Белгечлек сайлау, атлар белән кызыксынган балаларны кая укырга кертү темасына килеп җиткән арада, яндагы ханымнар инде үзләре дә сөйләшә-сораша башлый. Аннары миңа карап көләләр: – Нишлисең, кызыбыз ике яшеннән бирле ат белән җенләнә, уникесе тулды, ун ел инде аттан төшкәне юк. Менә киләчәккә юллар сайлыйбыз. Уйлый башларга вакыт бит инде. Ә ике яшендә атка менүчеләр аз түгел. Алай шаккатып утырмагыз, хәзер бит бу өлкәгә игътибар артты.
БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ
еракка китеп кара
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
МИЛЛӘТТӘШ
ЕРАКТАГЫ
ЯКЫННАРЫБЫЗ
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
«К
итә казлар Донбасска, / Мин дә уйлап торам әле / Шул казлардан калмаска». Шахталарда күмер казучы татар егетләренең моң авазы җырларга күчеп безнең көннәргә дә килеп ирешкән. Уйлап карасаң, Донбасс, Кузбасс кебек бездән ерак җирләрне зурлаган халык җырлары «Сандугачым-былбылым», «Агыйделкәй» дип башланган көйләрдән калышмый да инде әллә? Шундый еллар булган – әзмәвердәй ир-егетләр авылы-авылы белән күмер чабарга – шахталарга киткән. Туган якка кайсы кайткан, әмма күбесе – украин кызларына өйләнепме, бүтән сәбәп беләнме шунда тамыр җибәреп, төпләнеп калган. Ә менә сагыну сагышы, еллар аша моң булып йөзә дә йөзә. Украина күге бүген тыныч түгел. Анда сугыш. Бәрелешләр турындагы хәбәрләр күңелләргә шом сала. Җилнең кайсы яктан искәне билгеле югыйсә – океан арты сугыш чукмарлары акча капчыкларын оста гына өстереп тора. Ә гади халык иза чигә. Безнекеләр үзебезнекеләр белән алыша. Ахыры хәерле була күрсен дигән теләккә, анда яшәүче күпсанлы милләттәшләребез язмышы өчен борчылу хисе дә өстәлә. Таралган шул безнең халык, чәчелгән. Әмма кайда гына яшәсә, эшнең кайсысына гына тотынса да хезмәтеннән тәм табып, йөрәк җылысын, дәрт-дәрманын биреп, җиң сызганып, эшләп яшәгән. Казанда Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы барган көннәрдә Киевтагы «Ак калфак» хатынкызлар оешмасы рәисе Римма Гыйззәтуллина редакциябездә булган иде. Украинада яшәүче татар Роза КАМАЛЕТДИНОВА хатын-кызлары хакында ул бәян иткән хикәятнең башын журналыбызның алдагы санында укучыларга тәкъдим иткән идек. Халкыбыз горурланырлык исемнәр онытылмасын иде.
24
сљембикђ | 2014 | август
еракка китеп кара
МИЛЛӘТТӘШ
Мансура
«Изгелек» клубында очрашулар, җыр-моң кичәләре күпме күңелләрне җылыткандыр... бүләкли. (Еллар үткәч, бу рәсми документ аңа персональ пенсия билгеләү өчен ярап куя.) Сугыштан соң алар гаиләсе Украинага килеп төпләнә. Тарас Шевченко исемендәге Киев Дәүләт университетында журналистлар әзерләү белән шөгыльләнә Мансура Мөхетдиновна. Украин телен камил белә. Әмма туган теле аңа барысыннан да кадерле, якын икәнен милләттәшләр җыелган кичәләрдә рухланып сөйләргә ярата. Ә герой-шагыйрь хакында истәлекләрен тыңларга татарлар гынамы, руслар, украиннар да бик теләп йөри. Киевта Муса Җәлил исемендәге урам бар. (Сүз уңаеннан, Җәлилнең никахлы хатыны, яшьтән үк шигырь җене кагылган Зәкия Садыйкова Донбасста туып-үсә. Шигырьләрен Муса Җәлилгә җибәреп тора. Казанга килгәч, Муса аның кулын сорый, никах укытып, алар бергә яши башлыйлар. Кызлары Люция туа. Ә шагыйрьне Мәскәүгә эшкә чакыралар. Фатир яклары җайланганчы Зәкия Казаннан кузгалмаска карар кыла. Әмма Әминә атлы кыз белән мәхәббәт романы куеруы хакындагы хәбәр тормышларын җимерә. Дөрес, Муса кызын ташламый, бүләкләр җибәреп тора. Зәкиядән Люцияне үзенә бирүен үтенеп сорый. «Мусада гына түгел иде гаеп», – дия торган була Зәкия ханым. Люция Җәлилова гомеренең ахыргы елларын кызы Лилиан тәрбиясендә яши. Лилиан әтисе – грузин рәссамы Гурам Наврозашвили фамилиясен ала. Ул – актриса. Муса Җәлил оныгы белән әңгәмәбез «Сөембикә» журналында 2012 елның 10 нчы санында басылган иде.) Мансура Галиева татар тарихы белән ныклап шөгыльләнә. Аның элгәрләребез язмышын чагылдырган олы хезмәте – «Борынгы бабаларыбыз эзеннән» (Киев татарлары хакында репортаж) китабының әлегә тик бер
август | 2014 | сљембикђ
25
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
Мөхетдин кызы Мансура Галиева – Арча районы Сеҗе авылы кызы. Җиденче сыйныфны тәмамлауга район газетасы «Колхозчы» редакциясендә эшли башлый. Мәскәүдә чыгучы «Коммунист» газетасына да хәбәрләр җибәргәләп тора. Әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып ул елларда анда Муса Җәлил эшли, Мәскәүдә яшәсә дә, еш кына Казанга кайтып йөри. Шагыйрьнең «Алтынчәч» либреттосын иҗат иткән чагы була бу. Бер кайтуында Арчага да сугылып чыгасы итә. Мәкаләләре аша таныш Мансура Галиева атлы хәбәрчене күрәсе килә икән. Ябык, чандыр, өс-башы ярлы, кыюсыз, тыйнак кыз шагыйрь каршысына килеп басуга ул ирексездән елмаеп куя: чарланган каләмле журналист күрергә теләгән идеңме? Менә ул! Көзге чебеш! «Язмаларың белән танышып барам. Кыюрак булырга, белем алырга, укырга кирәк сиңа, сеңлем», – ди Муса кызның күңелен күтәрергә теләп. Язмыш Мансураны «Яшь ленинчы» газетасында эшләгәндә яңадан шагыйрь белән очраштыра. Онытма ган, кызның киләчәген кайгыртып йөри икән Муса абыйсы. «Мәскәүдә Всесоюзный институт журналистики дигән уку йорты бар. Шунда кереп укырга кирәк сиңа», – ди. Ачлы-туклы яшәгән авыл кызы Мәскәү турында хыялланырга да базмаган заман бит әле бу. «Керә алмам дип кайгырма, үзем ярдәм итәрмен. Анда синең иҗади стипендияң дә шактый гына булачак әле», – дип, күңелгә өмет орлыклары сала. Мансура ничек оныта алсын ул чакны? «Бардым. Әзерлекне тикшерә торган беренче язма эшемдә үк (урысча бит!) унҗиде хата таптылар». Елап шешенеп беткән кыз барысын ташлап инде кайтып китәргә дип торганда, коридорда Муса Җәлил күренә. Оятыннан качып та калыр иде дә, өлгерми кала. Муса абыйсы күңелен тынычландырырдай сүзләр таба белә: «Рус телен махсус курсларда укыталар, өйрәнерсең», – ди. Ышандырырлык итеп әйтә. «Чаялыгым аркасында гына кереп укый башладым», – дисә дә, Муса абыйсының ярдәмен һәрдаим тоеп торуын һич тә онытмый ул. Хәер, үзе дә сыната торганнардан түгел икән Арча кызы. Институтны кызыл диплом белән тәмамлый. Татар хатын-кызларыннан беренче махсус югары белемле журналист Мансура Галиева гомерен зур, җаваплы эшкә багышлый. 1941 елда, ирен фронтка озатканнан соң, Мансура Кыргызстанда – газетада эшли башлый. Генерал-майор Панфилов дивизиясе оешкан чорлар була бу. Рус телендә фронттагы панфиловчылар өчен күп тиражлы газета чыга. Ә Урта Азиядән җыелган солдатлар русчаны начар белә. Алар өчен туган телләренә якын газета кирәк. Фронттан килгән солдат хатлары да Мансура кулына керә. Һәр хатны игътибар белән укый, җаваплар язып сала. Сугышчыларга көч бирүче, рухландыручы да була ул авыр елларда Мансура. Нәни кызы белән редакциядә куна-төнә эшли ул. Сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен Кыргызстан Югары Советы аны Мактау кәгазе белән
МИЛЛӘТТӘШ
еракка китеп кара Фәрит Яруллин фронттан язган һәр хатында хатыныннан нәни кызы Наиләнең рәсемен җибәрүен үтенә. «Ул мине күрмичә сугышта һәлак булудан курка», – дип, әрнеп искә ала ул хатларны Наилә. Даһи композиторның хәвефләнүе юкка булмый...
нөсхәсе – сигнал саны гына басылган килеш. Ул һаман үз нәширен көтә. Тукай, Җәлил, гомумән, татар сәнгатькәрләре иҗатына багышланган кичәләрнең Киевта да халыкны күпләп җыюы очраклы хәл түгел. «Шүрәле» балетының «атасы» Фәрит Яруллинның кызы Наилә дә очрашукичәләренең көтелгән, тансык кунагы. Әтисе кебек тыйнак ул – музыкага, сәнгатькә, талантлы композитор Фәрит Яруллин иҗатына гашыйк җан.
Йорт-нигезгә салган ташлар кебек язмышлар да безнең береккән.
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
Наилә
Наилә Яруллина. Балачак хатирәсе: «Кызым, бәй рәмгә нинди бүләк алыйм икән сиңа?» «Әти ал, әтием кирәк миңа!» Наиләнең әнисе – Галина Сачек украин кызы. Донецк шәһәрендә балет мәктәбе тәмамлап, «Шү рәле» балеты куеласын, биючеләр кирәген ишетеп, 1940 елда Казанга килә. Урамда Фәрит исемле егет белән таныша. Яшь егет чибәр кызга бер күрүдә гашыйк була һәм бу олы мәхәббәткә әверелә. Өйләнешеп, бергә яши башлыйлар. Әмма талантлы композиторга үлемсез «Шүрәле»нең триумфын да, бердәнбер кызы туганын күрү дә насыйп булмый. Сугыш башлана. Язмыш жирәбәсеме, композиторлар берлегенә шул чакта тугыз бронь бирәләр. Берлек әгъзалары – унбер, берсе хатынкыз. Тик берәүгә – Фәрит Яруллинга гына бронь җитми. Фәрит, кызы туса, Света исеме кушарга хыялллана. Кара чәчле, кара күзле кызы тугач, Галина аптырап кала: нинди Света инде бу, йә? Иренең якыннары Наилә исеменә туктала. Мәгънәсе дә бүләк дигәнне аңлата икән. Лейтенант Яруллинның һәлак булуы хакында хәбәр иткән кара кәгазь килү – кайгы, туктаусыз күз яше кою Галинаның сәламәтлеген тәмам какшата. Аяк-куллары йөрмәс була. Балерина өчен моның
26
сљембикђ | 2014 | август
фаҗига икәнен аңлатып тору артык, әлбәттә. Сәхнәдә бию хакында хыялланасы да юк. Фәкать бер хәл – әтисе Заһидулла Яруллин алган хәбәрдә улы сугышкан частьның һәм кыр почтасының адресы хатынына килгән язудагы адрес белән тәңгәл килмәве генә өмет утын сүндермәскә бер сәбәп: «Исәндер!» «Днепр янында һәлак булды» дигәннәренә дә ышанасы килми, Фәрит бер күрергә ашкынган Днепр бит ул! Әзрәк рәтләнгәч, Галина, чит җирдә ялгызына авыр буласын чамалапмы, ике яшьлек кызын алып, туган җире Киевка кайтып китә. Әнисе госпитальдә эшли, ул сыендыра. Ә егерме квадрат метрлы бер бүлмәдә алардан кала тагын бер гаилә – өч балалы хәрби табиб гаиләсе дә яшәп ята. 17 яшендә Наилә кызамык белән авырып китә. Чаршау артында уттай кызышып яткан кызның хәлен белергә махсус килгәндәй, Казандагы күрше Сара апалары кунакка килеп төшә. Өйдәшләрнең балалары ду килеп уйный-шаяра. Түзми, иртүк шәһәр Башкарма комитетын эзләп китә апа. Таба. «Әгәр сезнең Шевченко гаиләсе Казанга килеп яшәргә уйласа, без аларга юньлерәк яшәү шартлары тудыра алыр идек». Гади хатынның әрнеп, сыкранып язган самими хаты кем кулына килеп кергәндер, анысы билгесез. Әмма икенче көнне үк өс-башы да, үзе дә чибәр генә бер ир-егет Яруллиналарга килеп керә. Аларның үзләре теләгән җирдән фатир сайлап алу мөмкинлеге булуын хәбәр итә. Әкият түгелме бу! Фаҗига һәм көлке һәрчак янәшә. Трагикомедия шулдыр, ахрысы. Шулай да Наилә иң зур табышы дип, әтисенең каберен эзләп табуын саный. Хәрби архивларга 300 ләп хат юллый ул. Гомеренең соңында паралич сугып, кызы кулына калган әнисен тынычландырасы килә! Ниһаять, җеп очы табыла. Яраланган Фәрит Яруллин 19 нчы танк корпусыннан госпитальгә эләккән була. Дәваланганнан соң, аны 82 нче Ярцев дивизиясенә җибәрәләр. Госпитальдән соң нибары ун көн генә сугышып, 1943 елның 17 октябрендә Белоруссиядә һәлак була олы талантка ия композитор. Хатларында гаиләсе өчен ут йотуы ярылып ята: «Мин сезне ташламам, теге дөньядан да ярдәм итеп торырмын!» – гүяки, күрәзәлек кылган ул. Иҗат җимеше – «Шүрәле» балеты илләр гизә, дөнья сәхнәләрен яулый, ә гонорар акчасы гаиләсенә акмаса да, тамып тора. Яңа Тухиня авылы янында җирләнгән иренең каберендәге мемориаль тактаның фотосурәтен күргәч кенә яшьлек мәхәббәтенең мәңге әйләнеп кайтмасын төшенә Галина Сачек. Кызының туган көнендә – 29 апрельдә фанидан мәңгелеккә күчә. Наилә язмышын музыка белән бәйләргә бик теләсә дә, хыялы яртылаш кына тормышка аша. 10 нчы сыйныфта укыганда, өмәдә кулына таш төшеп, ике бармагы хәрәкәтсез кала. Киноинженерлар әзерләүче факультетны тәмамлый ул. Телевидениедә, «Украина» мәдәният сараенда 35 ел буе өлкән тавыш режиссеры булып эшләп, хөрмәт-дан казана. «Әтиең исән булса, кызы белән горурланыр иде», – диләр аны белгәннәр.
Сәлимә, Әнисә...
Гаҗәеп тарихка ия тагын бер күренекле шәхес – Сәлимә Сакаеваны искә төшермәсәк, Киев татарларына багышланган язмабыз тулы булмас кебек. Ул үзе Сембер ягыннан, әтиләре сукно фабрикасы тоткан данлыклы нәселдән чыккан. Гаилә болгавыр елларда Ташкентка күченә, ә җир тетрәүдән соң Киевка юл алалар. Милләт җанлы Сәлимә апаның, ни аяныч, ир балалары булмый, ә кызлар кияүгә китә. Данлыклы Сакаевлар фамилиясен йөртүче калмаган инде. Онык лар – Жук фамилиясен йөртә. Әкренләп «жук»ларга әйләнеп бетәбезме, дип чаң кагасы килә дә, милләт гамен ишетүче кемнәр генә бар соң, дисең. Хәер, Киев татарлары күңелендә якты эз калдырган шәхесләр байтак. Әнисә ханым Абдуллина гаиләсен нән Таһир – археолог, «Болгар»да казу эшләрендә катнашкан, халкыбыз тарихы белән якыннан таныш зат. Әнә, Мөкәррәмә апа Хәйруллина. Сугыш елларында 16 яшеннән трактор йөртә, җир сөрә, чәчә. Кызы кияүгә чыгып Украинага күчкәч, бәби карарга килә. Җыр-моңсыз яши алмый торган тынгысыз җан күпме сагышлыны юаткандыр. Ә ягымлы, ачык йөзле Энҗекәй Айманова, «Халыклар дуслыгы» китапханә сендә эшләде, кабатланмас талантка ия ханым... Җәүдәт Фәйзи туганы Рауза Фәйзуллина – Оренбург театрында «Зәңгәр шәл»дә Мәйсәрәне уйнаган артистка, оста фотограф та иде. Сания абыстайның яки Зәй ягы тумасы Фатыйма Янгаеваның моңлы тавыш белән мөнәҗәтләр әйтүләре онытыла димени! Сугыш ветераннары врач Наилә Кәримова, Адилә Курмышева, калфаклар киеп килеп, кичәбезгә ямь өстәүче затлы ханым Мөршидә Мрясова, Гадел Кутуй сеңлесе Сөембикә Кутуева... Һәркайсы хакында сокланып, горурланып, озаклап сөйләп булыр иде. Һәммәбезгә Ходай инде күркәм сабырлык, түземлек бирсен дә, ил өстендә куерган кара болыт таралсын. Иминлектә кабат күрешергә язсын!
«ТЇШЕМДў СУГЫШ К°РўМ» Без аңа әледән-әле шалтыратып торабыз. Тик ул телефонны алмый, звонок бара, ә җавап бирүче юк. Инде тәмам пошаманга төштек. Донецкида яшәүче сеңлебезнең хәле безне бик борчый. Күңелгә шомлы уйлар килә: әллә инде, Ходаем... Җитмәсә, ике балалары белән шул шәһәрдән – ут эченнән качып кайткан Ольга белән Денис та нәрсә ди бит әнә: «Луганск белән Славянск шәһәрләрен җир белән тигезләделәр. Донецкины көн-төн утка тоталар». Бу гаилә дә, башка йөзләгән мең качаклар шикелле, бөтен мал-мөлкәтен, гомер буе җыйган байлыгын калдырып, туган йортыннан, туган иленнән качып китәргә мәҗбүр булган. Берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләгән ир белән хатынның күргәннәре куркыныч төш сыман. – Куркыныч төш түгел, өн бу, – дип төзәтә мине Оля. – Без китәргә уйламаган идек тә. Миңа сугыш гел каядыр читтә, безгә кагылмас сыман тоела иде. Ә беркөнне – төн уртасында көчле шартлау тавышына уянып киттек. Без яшәгән биш катлы йорт дер селкенеп куйды. Тәрәзә пыялалары чәлпәрәмә килде. Сикереп торып балконга ташландык. Күргәнебездән телсез калдык. Снаряд күрше йортның яртысын алып ташлаган. Ул тоташ ут эчендә. Ирем шундук урамга чыгып йөгерде. Ә мин – балаларым янына. Биш яшьлек улым Никита карават астына кереп качкан. «Чык», – дим. Чыкмый. «Куркам», – ди, елый. Бала ике көн рәтләп сөйләшә дә алмады. Шуннан тотлыгып калды. Хәзер әнә бераз рәтләнеп килә инде. Шәһәрдә милли гвардия танклары күренә башлагач: «Китәбез!» – дидек. Ростовта бертуган апам яши. Ул да чакырып тора. Ни өчен, нигә безгә – тыныч кына яшәп яткан халыкка тияләр?! Иң тетрәндергәне: сабыйлар һәлак була. Дөньяда ниләр барлыгын, дөресен әйтүче юк. Безнең радио-телевидение үзенә кирәген, хөкүмәткә яраклысын гына сөйли. – Ул көнне, – дип дәвам итә хатынының сүзен Денис, – хәрабәгә әйләнгән йорттан унбер кешенең үле гәүдәсен алып чыктык. Кычкырыш-елашулар, бер-берсен исемнәре белән дәшеп эзләүләр әле дә колак төбендә. Фаҗига бу. Җимерек шәһәрләр, исәпсез-сансыз корбаннар өчен җавабын кем бирер? Көнбатыш илләре канаты астында булган Киев хөкүмәте ни кылганын белми, ахрысы. Россиягә алданрак киткән танышларыбыз: «Машина белән бармагыз! Кире боралар, атарга да мөмкиннәр», – дип кисәтеп куйган иде. Шуңа иң кирәген генә алдык та (ул шул ике төенчек инде), тагын бер гаилә белән юлга кузгалдык. Башта автобус белән Донецкины үттек. Иң газаплысы чик үткәндә булды. Ростовка аяк басканчы, әллә ун мәртәбә тикшерделәр. Китүчеләргә – ирекле коридор, дисәләр дә, алай түгел. Нинди генә сүзләр ишетмәдек: без – хыянәтче дә, сатлык җан да... Юлдашым каршы сүз әйткән иде, аны Украина солдатлары кыйнап ук ташладылар. Арада берсе – кара битлеген күзенә кадәр батырып кигәне, коралын безгә төбәп, без белмәгән телдә нидер әйтте. Кемдер дәшеп алмаса, ата иде. Шулай исән калдык. Чикне узгач, җиңел сулап куйдык. Бик сагынабыз, тормышлар рәтләнгәч, кайтырбыз дибез. Туып-үскән җир бит. Мәдинә АВЗАЛОВА
август | 2014 | сљембикђ
27
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
Динле гаиләдә үскән, гарәп телен су кебек эчкән Хәлимә Сакаева шәркыйәтче галим Агафангел Крымскийның уң кулына әйләнә: 14 тел белгән, шуларның һәрберсенә – шул исәптән татар теленә дә берәр китап багышлаган академикның архивын тәртипкә китерә.
РЕКЛАМА
АВЫЛ РӘХӘТЕ
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
Рәмзия КАШАПОВА
28
САМАРА ӨЛКӘСЕНДӘ ТУРИЗМНЫҢ «АГРО» ДИГӘН ТӨРЕ БАРЛЫККА КИЛГӘЧ, ТЕЛӘГЕ БУЛГАН ҺӘРКЕМГӘ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МӘДӘНИЯТЕН ӨЙРӘНҮ, ЧЫП-ЧЫН АВЫЛ ТОРМЫШЫ БЕЛӘН ЯШӘП КАРАУ МӨМКИНЛЕГЕ ТУДЫ.
сљембикђ | 2014 | август
Гали
Т
уристларны үзләренә җәлеп итү өчен туроператорлар һәм туризм белән шөгыльләнүче эшкуарлар ни генә уйлап чыгармый. Ял тансыклаучыларга аның әллә ниткән төрләре тәкъдим ителә. Нинди генә әкәмәтләр белән кызыктырмый алар: агулы еланнар һәм куркыныч җәнлекләр аулау дисеңме, дельтапланнарда очып, упкын читеннән аска томырылу дисеңме, ягъни безнең өчен яңалык булган экотуризм, этнотуризм һәм тагын әллә нәрсәләр. Кешеләрне туризмның теге яки бу төренә җәлеп итү эше кызганнан-кыза. Аеруча зур шәһәрләрдә эш бик актив бара. Шәһәр халкы ял итә белә ул. Ялсыз булмый да, гел киеренкелектә, гел ашыгып, саф һава күрмичә, кояш нурыннан мәхрүм булып яшәп кара әле! Туризмның теләсә кайсы төрен үстерү өчен Россиядә мөмкинлекләр җитәрлек анысы, шул исәптән, этнотуризм белән агротуризм өчен дә. Территория дисәң, аның иң зуры бездә инде, бай тарих һәм мәдәният дисәң – рәхим ит, анысы да бар. Төрле чорларда яшәгән викинглар, славяннар, болгарлар, хазарлар, кыпчаклар, скифлар, шведлар, тевтоннар, греклар һәм башка халыклар Россия дәүләте тарихында үзләреннән соң эз калдырган. Безнең бабаларыбызга алардан мирас булып килеш-кыяфәт, дин, төрле мәдәният, тел һәм гореф-гадәтләр калган. Болар бар да этнотуризмны үстерү өчен Россия халкы белән чит ил халкын берберсенә якынайта, бер-берсенә кызыклы итә торган менә дигән җирлек. Бүгенге заманда кеше үз-үзен танып белергә омтыла, үзен бай тарихлы, мәдәни традицияләргә ия үзенчәлекле кеше итеп күрү өчен нәсел-нәсәбен өйрәнә. Похвистнево районының Гали авылында бик үзенчәлекле агропарк бар. Көзге сыман түгәрәк күл тирәли бик матур йортлар тезелеп киткән анда. 20 гектарга җәелеп киткән мәйданда текә тавы да, буасы белән тымызык күле дә, киң-иркен болыннары да бар. «Сельский уют» – татар үрнәге белән бизәлгән, татарча җиһазланган чын авыл өйләре ул.
«СӨЕМБИКӘ» — СӘЯХӘТТӘ
Бу паркта «татар хуҗалыгы» дип аталган этнографик композиция дә бар. Ул нәкъ татар авылларындагыча корылган ишегалдыннан, андагы кош-кортлардан гыйбарәт. Монда килгән ял итүчеләр авыл җирендә яшәүче халкыбызның тормышы, көнкүреше белән якыннан таныша ала. Теләге булганнар җирле матурлыкларны карап, милли йолалар белән танышып кына калмый, һөнәрчелек белән шөгыльләнә, рәхәтләнеп атта йөри яки җәяүләп кенә тын сукмакларны урап кайта ала, кәҗә белән сыер саварга өйрәнә. Спорт белән сәламәтлек тә игътибарсыз калмаган. Мәсәлән, монда спортның җәядән һәм арбалеттан ату, балта һәм пычаклар ыргыту кебек борынгы этник төрләре белән беррәттән, пейнтбол уйнау, квадроциклларда җилдерү кебек заманча төрләре дә бар. Кышын исә таудан чаңгы, чана шуу, ап-ак бәскә уралган урман буйларыннан йөреп кайту, тимераякта шуу, «снегоход»ларда йөрү дисеңме – җаның теләгәнен сайла гына! Төрле савыктыру процедуралары да тәкъдим ителә.
Соңгы араларда Россиянең үзендә ял итү бик популярлашып китте. Тик илебез, тамырларыбыз хакында бик аз беләбез икән. Изге Коръәнебездә болай диелгән: мөселман кешесе үзенең баласын өч төрле нәрсәгә өйрәтергә бурычлы. Беренчесе – җәядән атарга, икенчесе – йөзәргә, өченчесе – ат иярләргә. «Сельский уют»та боларны җиренә җиткерү өчен бөтен шартлар да бар. Әле күптән түгел генә үткәрелгән тикшеренүләр вакытында «Сельский уют» агротуризмы территориясендә зәңгәр балчык катламы булуы ачыкланган. Зәңгәр балчык косметологиядә һәм медицинада киң кулланыла. Киләчәктә монда сәламәтләндерү
«СӨЕМБИКӘ» — СӘЯХӘТТӘ
Гали
процедуралары үткәрү өчен комплекслы үзәк булдырырга ниятлиләр. Рухи азыктан кинәнгәч, туристларны татар халык ашлары белән таныштыралар. Татар халкы элек-электән яратып әзерләгән зур бәлеш, вак бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, бавырсаклар бер кешене дә битараф калдырмас. Болар янында төрле-төрле тәмле ашлар, кайнар ризыклар да бар бит әле. Аш-суны үзләре җитештергән чиста азык-төлектән генә әзерлиләр икән. Бөтен ризыклары да хәләл. Сез шулай ук татар халкының милли бәйрәмнәрендә, борынгы йолалар башкаруда да катнаша аласыз. Якыннарыгызга бүләккә берәр төрле көнкүреш кирәк-ярагы сатып алырга мөмкин. Бәяләргә килгәндә, монда алар бер дә «тешләшми». Ике кешелек бүлмәдә бер тәүлек яшәү икегезгә нибары бер мең сумга төшәчәк. «Сельский уют»ны булдырган Латыйпов Расих Мөсәгыйт улының гаиләсен мин якыннан беләм. Бу гаиләнең үзенчәлеге шунда ки, алар Гали авылында үсеп килүче татар яшьләрен рухи баету белән шөгыльләнә. Татарстанның Балык Бистәсе районыннан 300 ел элек чыгып киткән бабалары Самараның тау итәгендә
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
Бүгенге көндә этник стильдәге объектларның төзелүе Россиядә туризмны үстерүнең өстенлекле юнәлеше булып тора. туктап, шушы зур авылга нигез салган. Дин һәм тел эзәрлекләнгән совет чорында да Гали халкы үз мәчет ләрен, халкыбызның мәдәниятен саклап кала белгән. Ничектер, юл уңае туры килеп, Расих әфәнде белән тауның иң биек җиренә менеп бастык та, тын гына әйләнә-тирәне күзәтәбез. Юлда безгә әледән-әле байбаклар очраштырган иде. Алар шундый кызык, әйтерсең лә, үрә басып безне каршылыйлар, нәкъ менә телетапшырудагы сурикатлар кебек. Агропаркка керә торган капка янында Расих әфәнденең үз каравылы бар икән – зур гына бер байбак. Расих белән байбак, сызгырып, бер-берсенә сәламнәрен күндерделәр дә, һәркайсы үз юлына юнәлде. Менә инде байтак гомерләр алар шулай сызгырып, хәл белешәләр икән. Байбак, үрә катып, күз карашы белән генә «танышының» машинасын озатып кала ди. Табигать вәкиле белән кеше арасындагы менә шундый дуслык! Гаҗәпләнәсе юк, монда бар да табигать белән килешеп яши. «Сельский уют»та Самара өлкәсенең аз өйрәнелгән гаҗәеп җирләренә үзенчәлекле экскурсия дә оештыралар икән. Эчке дөнья белән әйләнә-тирә арасындагы элемтәне тою, милли мәдәниятнең, көнкүрешнең асылына төшенү, халкыбыз һөнәрләренә өйрәнү өчен бик кирәкле нәрсә бу. Мондый проектлар аша татар халкының мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре, йолалары белән кызыксыну арта.
30
сљембикђ | 2014 | август
§ИЛЕНДў Дў АНЫ¬ §ИЛўК ТўМЕ...
Т
абигатьнең иң матур фасылы җәйдер... Кыр тулы ромашкалар, бер чәчкәдән икенчесенә безелдәп очучы бал кортлары һәм... чиләк-чиләк җиләк! Чәчтән, куллардан, киемнән – бөтен җирдән җиләк исе килә! Ике көн җиләккә бару, җиләк җыю бер атналык ялны алыштыра. Чын әгәр! Элек-электән һәр авылның иң оста, иң данлыклы җиләкчеләре булган. Җиләк җыяр вакыт кайчан җиткәнен, аның иң элек кайсы тау битендә, нинди болында пешеп өлгергәнен – җиләк урыннарын алар үзләре генә белгән. Серне берәүгә дә чишмәгән. Җиләк җыюда алар белән беркем ярышка чыкмаган – тырыс-кәрҗиннәре барыбер алданрак тулган, җиләкләре эрерәк булган. Оста җиләкче мөлдерәп тулган чиләге өстенә җиләкләрне тәлгәштәлгәш өзеп салырга да онытмаган. Соңгысының хикмәте ни булгандыр, белмим. Бәлки күз тиюдән, кул китүдән шулай сакланганнардыр? Татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы быел Биектау районының Мәмдәл авылын-
тәэссорат
да яшүсмер кызлар арасында җиләк җыю буенча ярыш уздырды. Җир җиләкләренең мәмрәп пешкән мәле иде ул. Әйтерсең, болынга җиләкне учлап сипкәннәр – аяк атларга кыймый торасың... «Ак калфак» оешмасының рәисе Кадрия Идрисова башта кызларга ярышнын мәгънәсен аңлатты. Аннан сүзне озынга сузмыйча: «Башлыйбыз!» – диде. Кулларына чиләк тоткан кызлар болын буйлап сибелде: ашыгырга кирәк, кем ике сәгать эчендә җиләкне күбрәк җыя, шул җиңүче була бит. Безнең белән җәйләүгә авылыбызның ике әбие дә чыккан иде. Шуларның берсе – Хәдичә апа – балаларга дога белән фатихасын бирде: ярыш шулай башланып китте. Кызлар баш күтәрми җиләк җыйган арада, малайларга икенче төрле эш кушылды. Алар каен, юкә,
имән яфраклары, мәтрүшкә җыеп мунча себеркесе бәйләргә тиеш булдылар. Егетләргә бу эшне Юртыш авыл клубы мөдире Мәсхүт абыйлары өйрәтеп торды. Беркем дә сынатмады, себеркеләрне менә дигән итеп бәйләргә өйрәнделәр: кыска гына ара эчендә әллә ничә пар себерке әзерләп куйдылар. Ике сәгать вакыт бик тиз узып китте. Кызлар чиләкләрен күтәреп, бәйгене оештыручылар янына җыелды. Кадрия ханым нәтиҗәләрне бик гадел чыгарды. Җиңүчеләргә «Ак калфак»тан махсус бүләкләр дә алып килгән иде – шуларны тапшырды. Бүләкләр себерке бәйләүчеләргә дә эләкте. Безнең белән болынга чыккан икенче әбиебез – Нурия апа кызларга җир җиләгеннән как коярга өйрәт те. «Безгә яшь чакта шикәр, конфет ише тәм-томнар бик сирәк эләгә иде. Шуңа күрә җәй көне күп итеп җиләк
ГОРЕФ-ГАДӘТ
җыя идек, ә әниләр шуннан как коя иде», – дип сөйләде ул. Авыл бәйрәменә әйләнгән бәйгенең иң күңелле мизгелләре кич белән дәвам итте. Кызлар үзләре җыйган җиләкне, егетләр бәйләгән себерке ләрен урын өстендә ятучы авыруларга, олы яшьтәге кешеләргә һәм, иң мөһиме, ураза тотучы әби-бабайларга күчтәнәч итеп өйдән-өйгә кереп, өләшеп йөрделәр. «Басу-кырларга чыккан кебек булдым... Әй, бу җиләк нең тәме, әй, бу мәтрүшкәле себер кенең хуш исе...» – дигән рәхмәтләр өй саен яуды да, яуды аларга. Җиләкле җәйләрнең бер хатирәсе булып күңелдә бик озак сакланыр әле бу көн... Гөлсинә ШАКИРОВА, Биектау районының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе, Мәмдәл мәдәният йорты директоры.
КАК КОЯБЫЗ
август | 2014 | сљембикђ
31
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
И
ке килограммга якын җир җиләген чистартабыз һәм ботка рәвешенә килгәнче тукмак белән төябез (блендерда изеп алырга яки иттарткыч аша да чыгарырга мөмкин). Аннан төелгән җиләкне тигез итеп өч өлешкә бүләбез. Какны табага җәеп тә, куна тактасында да киптерергә мөмкин. Куна тактасына җәеп киптерү отышлырак – ул кактагы артык дымны үзенә суырып алачак. Куна тактасын башта үсемлек мае белән майлыйбыз һәм аңа әзер җиләк боткасын ярты сантиметр калынлыгында гына җәябез. Кояшта киптерсәк, кагыбыз ике көндә әзер була. Озаккарак сакларга теләсәк, какны рулет итеп төрәбез һәм суыткычка куябыз. Кышын аның белән чәй эчәргә дә, боткаларга кушарга да мөмкин.
ФОТОРЕПОРТАЖ
«Turkvision»
32
сљембикђ | 2014 | август
Фото: Солтан Исхаков
Т
атарстанның мәдәни тормышында зур вакыйга: «Turkvision» төрки дөнья телевизион җыр бәйгесе быел бездә – Казанда узачак. Аның ярымфиналын һәм финалын турыдан-туры эфирда 300 миллион кеше карар дип көтелә. «Turkvision»ның беренчесе былтыр Төркиянең борынгы шәһәрләренең берсе – Искешәһәрдә үтте. Анда егермедән артык ил катнашты. Сәхнә каршына, залга – меңләгән, ә телевизор экраннары алдына йөз миллионлаган тамашачыны җыйды ул. Бу бәйгене зурлыгы, колачлылыгы ягыннан «Евровидение» белән юкка гына чагыштырмыйлар! Әйе, уртаклыклар бар, әмма аермалар да юк түгел. Беренчедән, бу бәйгедә төрки халыклар күпләп яшәгән дәүләтләр яки регионнар гына катнаша. Икенчедән, чыгышлар бары тик төрки телләрнең берсендә яңгырарга һәм моңарчы бер сәхнәдә дә башкарылмаган булырга тиеш. Тагын бер үзенчәлек: «Евровидение»дә чираттагы конкурс җиңүче җырчы килгән илдә уза, ә «Turkvision»ны «Төрки дөньяның мәдәни башкаласы» итеп сайланган ил яки регион кабул итә. Онытмаган булсагыз, бездән былтыр «Тюрквижн»да җырчы Алинә Шәрипҗанова катнашып, «Үпкәләмим язмышыма» дигән җыры белән дүртенче урынны яулап кайткан иде. Быел ноябрь аенда Татарстанда узачак конкурс та Төркиянекеннән бер дә кайтыш булырга охшамаган. «Казан» милли мәдәният үзәгендә төрки телле башкаручыларның II Халыкара телевизион җыр бәйгесен – «Turkvision»ны тәкъдим итү кичәсе булып узды. Тантаналы чараны Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ачты. «Быел «Төрки дөньяның мәдәни башкаласы» итеп Казанның сайлануы Татарстаныбыз өчен гаҗәеп зур әһәмияткә ия», – диде ул һәм кунакларга Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиковның котлавын ирештерде. «Конкурс – сәнгать фестивале генә түгел, – дип билгеләп узды «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина. – Үзара мәгълүматлар алышып, без бит халыкара элемтәләрне үстерәбез, бер-беребезнең сәнгатен, мәдәниятен танытабыз. Шушы рәвешле, уртак тамырларга ия булган төрле халыкларны, төрле милләтләрне берләштерәбез. Монысы, минемчә, барысыннан да мөһимрәк». Бәйрәм чарасы вакытында фестивальнең төп оештыручысы TMB TV (Төркия) телеканалы бәйгенең урыннардагы сайлап алу турларын үткәрәчәк һәм конкурсның финалын турыдан-туры эфирда күрсәтәчәк милли һәм региональ телеканаллар белән килешүгә кул куйды. Татарстан ягыннан килешүне «Мәйдан» музыкаль телеканалы директоры Дамир Дәүләтшин имзалады. Проектта дөньяның кырыктан артык телеканалы катнашачак: Македония, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Кырым, Хакасия, Румыния, Әзәрбайҗан, Алтай, Башкортстан, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкас, Якутия, Төркия, Төньяк Кипр, Ирак... Бу каналларның һәрберсе Казан турында Универсиада вакытында Европаның 120 миллион халкына тәкъдим ителгән видеороликны да күрсәтәчәк. Башкалабыз даны, шулай итеп, дулкын-дулкын булып, еракларга таралачак... Быел «Turkvision» бәйгесендә Татарстан исеменнән кем чыгыш ясаячагы әлегә билгеле түгел. Җиңүчене исә шактый зур күләмдәге премия, видеоклипка төшү, дөньяның бик күп каналларында балкып күренү һәм гастрольләр турнесы көтә.
ШИГЪРИЯТ ШИГЪРИЯТ Газинур Морат... Аның шигырьләреннән серлелек, моң, романтизм агыла. Батулла әйткәнчә, «Газинур шигыре сине Бетховенның «Айлы соната»сына алып килә». Ул – көрәшче шагыйрь дә: шигырьләре тыгыз фикерле, публицистик яңгырашка ия. Өр-яңа миф-риваятьләр уйлап чыгару, канатлы сүз булып китәрдәй тирән мәгънәле гыйбарәләр куллану, көтелмәгән чагыштыруметафоралар, поэтик алымнар... Болары да нәкъ Газинурча.
Газинур МОРАТ
ГҮЗӘЛЛЕККӘ САБЫРЛЫК БИР Яратырга телим (Тәкълид)
Бу дөньяда, бу гөнаһлы Җирдә, Йә, әйтегез, кем мин? Әйдә, мине яратмасын беркем – Яратырга телим. Кочагыңны аччы, и Сылукай, Бер юаныйм, эрим. Син дә әллә яратмыйсың?! – Ә мин Яратырга телим. Синең өчен, бәлки, чыклы иртә, Бәлки, шыксыз төн мин. Күкләреңдә тик йолдызлар янсын – Яратырга телим. Бу дөньяда, бу гөнаһлы җирдә Ник яшәлгән – белмим. Яратырга телим.
Хәтердә калган сурәт Укылган китап күк ханым, Кырын ятып ятагына, Китап укый. Мәче белән Эте ауный як-ягында. Китапта – яшьлеге аның, Үз яшьлеге – узмаганы, – Үз бәхете, үз тәхете, Үз базары, үз заманы...
Дөнья инде йоклый күптән, Тик йокысы килми аның. Таушалган бестселлер кебек, Ятагында ауный ханым...
Нәтиҗә
Урман биргән аңа матурлыгын, күлләр саф суларын сипкәннәр. Һади Такташ («Урман кызы»)
Зиләйлүкләр, Гөлҗамаллар булып Ул җырларда яши һаман да... Табигатьтә урман кызы иде, Урам кызы итте замана.
Сөю атлы чаптарга (Алдан язылган мәрсия) Дөнья бит – синең дә Гөнаһлар булгандыр. Гөнаһлы бу дөнья Сиңа да тугандыр. Булгандыр синең дә Чыгымчы чакларың. Сөю атлы чая Ак яллы чаптарың Аранда күптәннән, Күптәннән – яралы.
Камытлы кайгыдан Каралды яллары. Канатлы иде ул – Кистеләр канатын. Яралы җаныннан Кан акты... кан акты... Аннары ыңгырчак Салдылар биленә. Чыбыркы чыжлады Сыртында: «Тибенмә». Колынлы иде ул – Чалдылар колынын. Төшендә күрә тик Колынлы болынын. Төшендә күрә тик Ак яллы чакларын. Җанара, тәнара Бәйгедә чапканын. Бәхетле иде ул – Тапты да... югалтты. Көнчеләр җанына Хөсетле ук атты. Ирекле иде ул – Ә хәзер – йөгәнле... Бигайбә – ярылса Йөгәнсез йөрәге. Бигайбә...
Шахтер агай җыруы Үтте гомер күмер чабып, Чабалмадык атларда. Газиз башлар читтә йөрде, Ярлар калды ятларга. Үтте гомер... бәхет эзләп, Калды... өмет... аз гына. Безнең бәхетне таш басты Кара Дию базында. Үтте гомер... Тын кысыла, Читләрдә ят һава да. Әй, җил, Туган җир һавасын Алып килче дәвага. Әй, җил, безнең сәламнәрне Илтче Туган илләргә. Сызгырып уз аулыбыздан «Шахта» дигән көйләргә. Сыздырып уз... Сызуларның Үз сихәте бар аның. Исләренә төшмәбезме Ятка калган ярларның...
Әйтеш
– Нинди якты күзләр! Нинди матур тезләр! – Егет булсаң – Тезлән! – Иреннәрең – кершән, Җиләк булып пешкән. – Җебек булсаң – Өзмә!
Эмансипация
Табигатьтә һәрни камил, Табигатьтә юк хата. Хатын-кызда сер калмаса, Җирдә тол-ятим арта.
Төнге идиллия
Төн – гүяки, арфа... Һәрбер кылы Ай нурыннан аның үрелгән. Тынлык сонатасы аһәңенең Шавы килә галәм түреннән. Галәм түрләрендә шытып чыккан Чәчкәләре Җәннәт багының.
Без ауныйбыз шунда... Арабызга Тын соната керә агылып.
Зөһрә кызның көянтәсен, әйдә, Эзләп табыйк, энем, чормадан.
Җәннәт чәчкәләре безне күзли, Диләр бугай: менә тамаша! Синең гүзәллекне көйгә салып Уйный арфа... Күзләр камаша.
Төз аяклар, Төз муен. Таралып китте Уем.
Аччы, туташ, ишегеңне... (Заманча вариация)
– Аччы, туташ, ишегеңне, мин керәем, Керфегеңә кунып бер эрәем. Сөю сүрәсенең аять-шәмаилен Күңел түрләреңә бер эләем.
Таныш түгел бер сылуга
Иңнәрендә Пар толым. Уем, гүяки, Болын. Келәм булыйм Юлында. Чәчкә булыйм Кулында.
Аччы, туташ, кочагыңны, мин керәем, Җиләк иренеңнән бер үбәем. Башым куеп ак күбектәй күкрәгеңә, Кочагыңда килеш бер үләем.
Йөресен бәхет чигеп, Хиссият илен гизеп. Ә ул китте – Уемны Үкчәсе белән изеп...
– Әллә йолкыш шагыйрьме син, абзый кеше, Әҗерен, дим, күпме түләең?..
Сынчыбагар
Көянтә ясаучы зары
Чишмә сукмагына чирәм үсте, Көянтәләр менде чормага. Заманы шул: каласы да хәзер, Саласы да эчә торбадан. Кыз-кыркыннар көянтәсез үсә, Болай ыспай, сылу үзләре. Дөнья йөге иңнәренә баскач, Иңсәләре генә түзәрме? Көянтәләр аунап ята хәзер Урак, бишек белән янәшә... Зөһрә кыз да, әнә, Таһир белән Чишмә хозурында ярәшкән. Чишмә сукмагында кавышканнар... Шундый булган йола, гадәте. Кайчан әле кыйбла иттек соң без Әдәпсезлек дигән әдәпне? Әдәпсезлек дигән әдәптәндер Әверелә Сөю каргышка. Азмы гашыйк су юлында түгел, Суд юлында йөреп кавыша. Бу «әдәпнең» чишмә башы кайда, Агып килә кайсы чорлардан?..
Үз бәясен ул бик яхшы белә, Шуңа да ул алиһә күк тыныч. Сокланырга хәтта хәтәр аңа, Сокланырга хәтта куркыныч. Карашларың белән орынсаң да, Әверелер кебек таш сынга ул. Юк, юк, сынчы карашыннан түгел – Гарип дөньялыктан ятсына ул. Юк, юк, сынчы карашыннан түгел – Үз-үзеннән яшерә ул тәнен. Мәңгелеккә күчәчәк бу мизгел! – Гүзәллеккә сабырлык бир, Тәңрем. Сабырлык бир, Тәңрем, бу мизгелгә – Фәрештәңә сынчың куя канат. Иреннәрең белән орынсаң да, Алиһәгә әйләнер сын кабат. Сынчы китәр... Остаханәсендә Хуҗа булып калыр бер үкенеч: Яратырга хәтта хәтәр аны, Яратырга хәтта куркыныч.
Әйле-шәйле
Чаларса да чигә тирәләре, Бер димче дә безне димләмәде. Әйле-шәйле үтеп китте гомер, Телгә чыкты сөю дигәннәре.
ПРОЗА
атыла ла йолдыз
Рәсимә ГАРИФУЛЛИНА
АТЫЛА ЛА ЙОЛДЫЗ... (Бәяннан өзек)
Идел өстендә алтынсу Ай юлы. Төнге күкне исәпсез-хисапсыз йолдызлар чуарлаган. Ай юлыннан атлап шул йолдызларга таба китәсе, алар арасына кереп югаласы килә. Алинә, ирексездән, йолдызларны санарга кереште. Буталып бетте, яңадан саный башлады. Унга җиттем, йөзгә җиттем, Меңәрләп исәпләдем. Санап-санап та югалттым Йолдызның исәпләрен. Йолдызларның гына түгел, гомеркәйнең дә исәпләрен җуйды Алинә. Сулык-сулык килеп өзгәләнгән җанга йолдызлардан гына тынгы табып буламы соң? Күңел җылысы, ярату җитми аңа. Йолдызларның серле җемелдәве күзләрне чагылдыра, сагышны арттыра, су өстеннән сузылган Ай юлы да аны үзенә тарта сыман. – Кая ымсындырасың син мине, салкын Ай? – дип кычкырды Алинә. Төнге тынлыкта чупылдаган су тавышы ишетелде. Ялгыз балыкчының ишкәк тавышы белән җавап бирүе иде Иделнең. Елга өстендәге вак дулкыннар як-якка сибелделәр, сихри юл чайкалып куйды. Әйтерсең, күңелнең мөлдерәмә сагышы чайпалды, түгелде... Айның тарту көченә карыша алмады Алинә, суга сикерде. Тән җылысы төнге су салкыны белән бергә кушылды. Күзләрен күктәге Айга төбәп җай гына йөзеп китте. Тизрәк шушы юлдан йолдызларга җитәсе килеп ашкынды йөрәк. Ул эчкәрәк кергән саен, су тирәнәя, Ай ерагая барды. Төнге балыкчының: – Исәрләнмә, батасың! – дип кычкырган тавышы айнытып җибәрде аны. Шунда гына үзенең ярдан шактый ерак китүен абайлады. Суга чалкан ятып хәл алды. Аннары яңадан ярга таба борылды. Ай, үчекләгән сыман, аның артыннан иярде. Ярдан болынлыкка күтәрелеп, яңа чабылган печән өстенә ауды Алинә. Борынга җиләкнең хуш исе бәрелде. Гәүдә баягы авыр халәттән азат иде. Тәнгә генә түгел, җанга да җиңеллек, рәхәтлек таралган. Ул күзләрен йомды. Идел өстендәге тынлыкны ярып, моторлы көймә узды. Алинә, авыр уйларыннан арынырга теләп, күзләрен ачты. Җылы җил маңгай чәчләрен тузгыта, биттән иркәли. Йолдыз атыла.
*** Надия белән Варис яратышып өйләнешсәләр дә, башыннан ук тормышларының рәте-чираты булмады. Варис район башлыгын йөртә иде. Көне-төне хуҗа белән чапты. Балаларын карау, тәрбияләү түгел, Надия белән кешечә сөйләшергә дә арасы булмады аның. Күп гомере хуҗа хатынын һәм аның балалары күңелен көйләп узды. Башта хуҗаны эшкә илтә, аннары аларның җәяү йөрергә күнекмәгән балаларын бакчага озатып куя. Иң соңыннан машинага «бикә» чыгып утыра. Кеше йомышын йомышлап йөргән арада, үз тормы шының аяк астыннан шуып, упкынга тәгәрәгәнен Варис сизми дә калды. Әлбәттә, соңлап кайтуларның сәбәбе күп вакыт эш кенә түгел, бәлки, төнге күңел ачулар иде. Тәти кызларны «Каенлык»ка – ял почмагына ташып торган Варис үзе дә өлешсез калмый. Зәңгәр күзле, аксыл бөдрә чәчле чибәр иргә хатын-кызның күзе тиз төшә бит ул. «Кызлар үзеңә мунча яфрагы төсле ябышырга гына тора», – дип, хуҗа аны үз тирәсеннән ерак җибәрми. Иң гаҗәбе шул – бу төнге кәеф-сафаларда хатыны Надиянең әтисе Якуп та була. Корсагы чыккан, комы коела башлаган, пеләше муртайган адәм югыйсә Якуп. Хуҗалык җитәкчеләре арасында капкорсаклы «аксакаллар» җитәрлек. Барысының да хуҗа кыланганны кыланасылары килә. Надия исә баштарак тавыш чыгаргаласа да, соңыннан, файдасыз икәнен аңлап, ирен тыймый башлады. Әтисе дә һаман: «Кызым, кияү кеше кешесе бит, үз иркендә түгел, ни кушсалар, шуны үтәүче», – диде. Якуп, киявенә каршы сүз әйтсә, үзенең дә кыңгыр эшләре тишелүдән курка иде. Элеккеләре онытылса да, яңаларын инде балалары гафу итмәячәк. Хәер, онытылды дип әйтү дөрес тә булмас. Хатыны гел искә төшереп, канына тоз салып тора. Яшьлектәге «шаярулар»ын гафу итә алмый. Күпләр узды Якуп кулыннан – яшь кызлардан да өлешсез калмады, картларын да кире борып җибәрмәде. Әмма күңеленә кереп калганы, үзәкне өзгәне – Гөлзия кызы Гөлия булды. Бер күрүдә үк күңеленә вәсвәсә кереп оялады: ничек кенә үзенеке итәргә? ...Мәктәптә кыңгырау бәйрәмендә күрде ул кызны. Педагогика институтын тәмамлап кайткан яшь белгеч Гөлиягә ул көнне сүз бирделәр. Фирүзә төсендәге җиңел күлмәктән иде кыз. Киеме дә зәңгәр күзләренә иш. «Болындагы күбәләк сыман бит. Гөлзиядә мондый кыз үсәр дип кем уйлаган?» Әнә шундый уйлар белән кымырҗыды Якуп күңеле. Ә бит Гөлзия белән алар ике сыйныфка гына аерма белән укыганнар иде. Кай арада өлгергән бу бала? Күзләрдә соклану катыш шайтан тоягы уйнады. Гөлия сөйләгәндә аның азгын күзләре кызны капшадылар. Ваемсыз яшьлек дәрте белән янган кыз бала, берни сизми, үзенең киләчәккә хыяллары белән уртаклаша. «Хыялларың да, үзең дә минеке буласын белмисең әле син, кызый. Сөйлә әйдә, борчакны атып кал. Карарбыз», – дип, һаман үзенең бозык уйларына йөгәннән ычкыну мөмкинлеге бирде Якуп.
август | 2014 | сљембикђ
37
МӘДӘНИ ТОРМЫШ
Мин санаган йолдызларның Атылды берсе җиргә. Йолдыз атылганны күрә Гашыйклар күзе генә. Һәр атылган йолдыз саен: «Тагын кемнең җаны күккә ашты икән?» – дип уйлый Алинә. Сабый чагында әбисенең: «Кеше җаны күккә йолдыз булып атыла; яңа туган бала саен, күктә бер йолдыз кабына», – дигәне истә калган. Болай кисәк кенә үлем турында уйлавы юкка гына түгел иде. Күрәзәче күңеле алдамый иде аны. Бу минутларда атылган йолдызларның берсе күршесе Надия йолдызы иде. Алинәне подъезд ишеге төбендә милиционер каршы алды. Ашыгыч ярдәм машинасы да тора. Юеш күлмәге тәненә ябышкан, чәче тузгыган Алинәгә сәерсенеп карадылар. Юлын бүлмәделәр. Арттан: «Бу йортта әллә барысы да авышкан инде», – дип мыгырданулары ишетелде. Үз фатиры ишеге төбендә дә милиционер басып тора иде. Надияләрнең фатир ишеге исә каерып бөтенләй ачылган. Идәндә кан таплары ялтырый: тагын сугышканнар. Милиционер, читкә тайпылып, Алинәгә ишеген ачарга юл бирде. Өйдә берөзлексез телефон шалтырый иде. – Ничекләр йоклап ята аласың? Күршеңне үтергән нәр бит, – дип кычкырды телефоннан Разия. Башын көйдереп: «Варисны үтергәннәр икән, – дигән шомлы уй узды, – Надиянең «дуслары» җыелышып үтергән нәр». – Надияне ире кыйнап үтергән, – дип өстәде Разия. – Каян беләсең? – Безнекен чакырттылар. Башын гына төйгән, ди. «Хатынымны үтердем», – дип, милициягә үзе килгән. «Безнеке» дигәне – Разиянең милициядә эшләүче ире. Димәк, дөрес. Алинә, телефон трубкасын да куярга онытып, ишеккә атылды. Кизү милиционер киткән, целлофан капчыкка салынган мәетне «Ашыгыч ярдәм» машинасына салалар иде. – Ярырга алып киттеләр, – диде подъезд төбендә җыелып торган халык арасыннан кемдер. «Ашыгыч ярдәм» машинасы чыелдап урыныннан кузгалды. Каргыш бу. Гөлзия карчык каргышы, дип уйлады Алинә. Надиянең атасы Якупны: «Яшь гомерең җилгә очсын. Үзеңнең газизеңә бирсен!» – дип, җиде юл чатында күкрәкләрен чыгарып каргаган дип сөйләгәннәр иде аны. Баладан да газиз кем бар?! Бу нәселгә, чыннан да, каргыш төшкәндер. Башкача ни диясең? Әле күптән түгел генә Надиянең бертуган абыйсы Габдияр, машина белән кеше таптатып, хөкемгә тартылган иде. Бик күп акчалар түгә торгач, шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм ителү белән «котылып калды». Алинәнең уйлары, Идел дулкыннары сыман бөтерелеп, үткәннәргә барып тоташты.
ПРОЗА
атыла ла йолдыз
Тантанада тагын кемнәр сөйләгәнен, үзенең нәрсәләр вәгъдә иткәнен дә хәтерләми ул. Бөтен уй шул Зәңгәр күбәләк артыннан ияреп йөрде. Ата-аналарга балалары белән бергә сыйныфларга узарга кушкач кына, айнып киткәндәй булды ир. – Якуп Җәгъфәрович, Надияне җитәкләгез, – дип дәште Гөлия. Кайсы әтисен, кайсы әнисен җитәкләгән балалар сыйныфларга уздылар. – Мин унынчыларның сыйныф җитәкчесе булам, – дип, укытучы кыз үзе белән таныштырды. «Бакчы, җай чыгып кына тора лабаса. Моннан ары Надиянең укуы белән ныграк кызыксынырга туры килер, мәктәптән соң укырга керү турында да сөйләшергә кирәк», – дип уйлап, канәгать елмайды Якуп. Ә үзе исә саубуллашканда, башкалар да ишетерлек итеп: – Йомышыгыз төшсә, рәхим итегез, булышырга тырышырмын, – дип, кызның кулын кысты. Көн димәде, төн димәде күңел, һаман бер уй белән янды. Ванда белән Гөлия образы буталды. Икесе дә, бербөтен булып, мазасын алдылар. Яшьләрнең ялын оештыруны сәбәп итеп, кич клубка да чыккалый башлады Якуп. Ашау качты, күздән йокы китте, ябыкты. Моңарчы ата-ана җыелышларының ни икәнен дә белмәгән Якуп иң игътибарлы әтигә әйләнде. Бер генә җыелыштан да калмады. Ата-аналар комитетына да сайлап куйдылар үзен. Гөлия дә тартынмый, йомышы төшкән саен идарәгә килә. Бер көнне укучыларын Казанга сәяхәткә алып барырга җыенды кыз. Транспорт сорап, Якуп Җәгъфәрович янына конторга килде. – Сеңлем, син әле бик яшь, тәҗрибәң дә юк. Балалар белән бергә әти-әниләрен дә алырсың, бәлки, үзеңә җаваплылыгы кимрәк булыр, – дип Гөлиягә киңәшен бирде ул, үзенең дә бик теләп барачагын әйтте. – Казанда йомышлар да күбәйде, Надия белән үзем генә барып кайтырмын булмаса. Кирәк-яракларын да алырбыз, – диде ул хатыны Факиләгә. – Бик яхшы булыр, – диде балаларына карата Якупның игътибары артуга сөенгән, иренең күңелендә нинди корт уйнаганын гөманламаган хатын. Казанга экскурсиягә бару Гөлия белән араларны бермә-бер якынайтып җибәрде. Әмма кызга ничек тә булса ым кагарга җае һаман да чыкмый иде. Уку елын ничек уздырырга белмәде Якуп. «Сабантуй да барыбер үземнеке итәм», – дип күңеленә беркетте. – Тавышы да матур, оештыру осталыгы да бар, быелгы Сабантуй бәйрәмен Гөлзиянең укытучы кызы алып барыр, – диде ул бәйрәмне оештыру җыелышында. Идарә әгъзалары моның киңәш кенә түгел, соңгы сүз икәнен аңлыйлар иде. Авыл советы рәисе Җәкәү Гыймадые гына ирен чите белән көлемсерәп куйды. Якупның кем икәнен яхшы белә ул. Моңарчы берберләреннән сер яшереп торганнары юк иде. Ә менә Гөлзия кызы турында әйтмәде. «Димәк, башкаларга сиздерәсе килми, үзенеке генә итәсе килә», – дип уйлап алды Гыймадый. Моңарчы икесенең дә гыйшык-мышык
уйнаудан туктаганнары юк иде. Башта Якуп йөри, аннары Гыймадыйга кала. Авыл советы сәркатибе Миңлегөлнең Җәкәү Гыймадые сөяркәсе икәнен, Миңлегөлнең үз иреннән кала, авылда бөтен кеше белә. Аны да башта Якуп бозды. Үзе туйгач, чират Гыймадыйга җитте. Халык арасында шикле сүз чыга башлагач, комсомол туе ясап, бригадир Миңгалигә ярәштеләр. Миңлегөл белән Гыймадый арасындагы «шуклык» әле бүген дә гамәлдә. «Миңлегөл сыер сауган арада да күрше печәнлегенә менеп төшә ул», – дип, белми шаяртмыйлар авылда. Югалып кала торган хатын түгел ул. Авызына салганны көтеп утырмый, кирәк булса, кеше авызындагын тартып алырга да күп сорамый. Ирен мунча чабындырып озаткач, янына күршесе Гыймадыйны кертүе дә сер түгел. Андый вакытларда ул Миңгалине мунчадан аеруча юмалап: «Картым, мунчадан соң берәр чәркә җибәреп ал!» – дип, салпы ягына салам кыстырып озата. Белә, Миңгалинең бер чәркә белән генә туктыйсы юк. Салып алса, сыер урынына йоклый. Мунчадагы хатыны янына Гыймадый керү түгел, ник шунда мунчасын күчереп куймыйлар. – Ике күршенең балаларына кадәр охшаш, – дип төрттерергә яраталар әче теллеләр. – Нәсел бер безнең, Миңгали белән Гыймадыйның бабалары карендәш бит, – дип җавап бирә Миңлегөл, башын юләргә салып. – Телегез кычытса, кычытканга барыгыз, – дип тә өстәп куя. Иң гаҗәбе – Миңгали Миңлегөле белән Гыймадый Рабигасы – ике көндәш – үзара бик тату. Якын, дус күрше булып, берсе пешергән ризыктан икенчесе авыз итеп, күпләрне көнләштереп яшиләр. Ялгыш та сүзгә килгәннәре юк. *** Гөлия – Алинәнең иң якын дус кызы, мәктәптә бергә эшлиләр. Серләре дә уртак. Сабантуй бәйрәмен дә икәүләп әзерләделәр. Алинә шигырьләр яза. Сабантуйны алып бару тәртибен дә ул төзеп бирде. Гөлиягә Сабантуйны алып барасы гына калды. Авыл яшьләре, белгечләр арасыннан җырлаучыларны, мәзәк, нәфис сүз осталарын сайлап алып, менә дигән концерт та оештырдылар. Авыл карчыкларыннан ансамбль төзеп, аларга милли киемнәр тектереп, Сабантуй мәйданына чыгардылар. Өлкәннәр борынгы җырларны башкарганда күпләрнең күзләре яшьләнде. Сабантуйда барысы да Гөлиянең авызына гына карап тордылар. – Кич белән буа болынлыгында бәйрәм ясыйбыз, – дип игълан итте Якуп, Сабантуйдагы халык таралыр алдыннан. – Төнге Сабантуйга рәхим итегез! Тәкәгә көрәш булачак. Хатын-кызларны да көрәштерәбез. Килегез, аймыл булмагыз! Аның уенча, шушыннан да уңайлырак форсат юк иде. Ничек тә кызны кармакка эләктерергә кирәк. Алинәдән генә аерасы иде үзен. Агылый белән тагылый сыман гел бергә йөриләр.
Рәсем: Наталья Васильева
саркып чыга торган моңга төрелгән хатирәләр алар. Гомер буена тавышсыз-тынсыз гына Якупны озатып йөриләр. Якын да килмиләр, тынгы да бирмиләр. Диңгез суы төсле зәп-зәңгәр күзләр. Ул белә-белгәннән бирле гел шулай елмаеп, яратып карыйлар. Гөлзия кызының да нәкъ шушы зәңгәр күзләре харап итте ләбаса. Зәңгәр күзләр күрсә, үрсәләнә Якуп, үз-үзен белештерми башлый, төпсез диңгезгә чума. *** ...Армиядә хезмәт иткән чагы иде. шәһәргә чыккан солдатлар Рига урамнарын яңгыратып татарча сөйләшәләр. Латыш кызлары каратут йөзле татар егетләренә сәерсенеп карыйлар. Рус дияргә – телләре таныш түгел, ә үзләре Россия солдатлары. – Миндә бер адрес бар, әйдә, Якуп, шуның буенча барыйк әле, – диде увольнениеләрнең берсендә Газиз. – Минем белән заводта эшләгән Степан дәдәй биргән иде. Ул сугыш вакытында шушы якларда йөргән: «Дустымның адресын бирәм, ничек тә барып күрергә тырыш, миннән сәлам тапшыр, үзеңә дә чит җирдә бер таныш булыр», – диде. Шәһәр урамнарындагы чисталыкка таң кала торган монда. Урамда тәмәке төпчеге түгел, шырпы да күрмәссең. Кызыл чирәп түбәле йортлар да әллә кайдан елмаеп, латыш халкының зәвыгын, культурасын күрсәтеп торалар. Мондагы тәртипкә соклана-соклана, тиешле адресны эзләп шактый йөрделәр. Ләкин адреста күрсәтелгән йорт юк иде. Аның урынында ниндидер административ бина тора. Кыяр-кыймас ишек шакыды-
август | 2014 | сљембикђ
39
МӘДӘНИ ТОРМЫШ
*** Буа болынлыгы акрын гына халык белән тулды. Болынлыктагы чәчәкләр хушисенә көяз ханымнар, чытлык кызларның хушбуй исләре дә килеп кушылып, биниһая бер ләззәт хасил итте. Күк гөмбәзенә йолдыз сипкәннәр диярсең, чалт аяз. Тулган ай яктысында, теләсәң, – җырлый-җырлый чигү чик. Гармунчы күңелгә ятышлы көй уйнап тора. Якуп егет булып йөргән чакларда бик популяр иде бу җыр. Кичләрен еш кына шул көйгә түгәрәк уеннары оештыралар иде. Хәзер аны авылда уйный белүче дә юк дип ялгышкан Якуп. Онытылмаган икән әле яшьлек уеннары. Көй бар, хәтер яши. Таныш көй дулкынына кушылып Якуп үзе дә әкрен генә авыз эченнән җыр сузды: Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә Зәңгәр күлгә көн дә киләсең... Юк, Гөлияне уйламады ул. Зәңгәр күлмәкле башка кыз исенә төшеп, яшьлеген сагынудан иде бу. Һәркайсыбыз да шулай. Гомернең билгеле бер ноктасына килеп җиткәч, үткәннәргә әйләнеп карыйбыз. Тормыш юлында очраган дуслар, якыннар, югалткан-тапкан кадерле кешеләребез турында уйлыйбыз. Үзебез кичергән авырлыкларны, шатлыкларны, кайгысөенечләрне күз алдыннан үткәрәбез. Йөрәк түрендә, бик тирәндә, чит-ят күзләрдән яшереп, саклап йөрткән иң садә, иң кадерле серләребезгә кагылабыз. Якупның да була андый минутлары. Әллә ни озын гомер юлы да үтелмәгән, ә искә төшерер, сагынып сөйләр әйберләр байтак. Бик ерактан, күңел төпкеленнән
ПРОЗА
атыла ла йолдыз
лар. Җавап бирүче булмады. Батырчылык итеп, әкрен генә ишекне ачып эчкә уздылар. Өстәл артында кәгазьләргә күмелеп бер хатын-кыз утыра. Егетләр тамак кырдылар. Баш кәгазьләрдән калкынды, зәңгәр күзләреннән нур чәчеп елмайды. Газиз кыз белән нәрсә турындадыр сөйләште. Ә Якуп кыздан күзләрен ала алмады. Чем-кара чәчле, зәңгәр күзле латыш кызы, гомер буе яндырып яшәр өчен егетнең йөрәгенә «үрмәли» иде бу минутларда. Колагын дагы күксел алкалар кызның күзләрендәге зәңгәрлекне тагын да җетерәк, елмаюын мөлаемрак итеп күрсәтә. – Бу – Якуп, – диде Газиз, дустының иңнәренә кагылып. Баксаң, ул кыз белән танышып азаплана икән. – Яков, Яков, – дип кабатлады кыз. – Яков түгел, Якуп. Без – татарлар. Якуп кызга кулын сузды. Кызның кечкенә йомшак куллары егетнең зур, көчле учларында мамык кебек кенә тоелды. – Ванда, – диде кыз җавап итеп. Әнә шулай көтмәгәндә, уйламаганда килде мәхәббәт. Очрашулар ешайды. Ванда исемле латыш кызы бөтен барлыгын биләде Якупның. Әнисенеке кебек кара чәчлә ре Якупка Ванданы гел татар кызы сыман күрсәтә иде. – Мин сине Татарстанга алып китәм, – диде Якуп. – Мин риза. – Рөхсәт сорап әнигә хат язам да, бергәләп – икәүләп кайтабыз. – Өчәүләп – мин бала көтәм. Икенче көнне үк Якуп, хәлне аңлатып, әнисенә хат салды. Бала буласын гына язмады. Ванда белән Татарстан турында хыялланып, киләчәк кә планнар корып, бергә кайтып төшү уена инде күнегеп кенә беткәннәр иде, җавап хаты килеп төште. «Сары чәчле марҗа алып кайтмасаң, үзебездә җүнле татар кызлары беткән дип уйлыйсыңдыр. Кайт кына, унысы берьюлы көтеп тора. Үзең генә кайт, иярченеңне йортыма кертмим, ризалыгым юк», – дип язылган иде анда. Якуп югалып калды. Вандага ничек аңлатырга? Әнисенең нәрсә язганын әйтергәме, юкмы? Барыбер кайткач беләчәк бит, әнисе кара тавыш чыгарачак. Якупның кинәт агарынган йөзенә Ванда шунда ук игътибар итте. – Нәрсә язган? Берәр яман хәбәрме? – Менә сиңа адресланган махсус урыны да бар, – дип авыр сулады Якуп. Хатны Вандага сузудан башка чара калмады. «Марҗа баласы, тебя Татарстанда делат ничиго... дамуй не пущу, – дип рус сүзләре кыстырып язылган урынны көч-хәл белән укыды кыз. Аптыраулы карашын Якупка төбәде, – сына отпускай, ату проклинат буду, мама Марвар», – дип, яшь аралаш дәвам итте Ванда. «Бу төшен үзе укысын әле, урысча язам, кирәк кадәрен аңлар», – дип уйлап ялгышмаган иде Мәрви карчык. Ванда барысын да аңлады, Татарстанга юл ябык аңа. – Мин дә кайтмыйм, сезне калдырып китмим, – диде Якуп.
– Кайтасың, ана хакыннан да зуррагы юк, – диде Ванда. Якупны озатканда Ванда гәүдәгә шактый түгәрәк ләнеп килә иде. – Кайтуга хат язам. Әнине барыбер күндерәм, килеп алам мин сезне, – диде Якуп, хатынны үбә-үбә. – Малай булса, Газиз куй! – Яков куям. Синең төсең итеп Яков куям. Сизенәм мин, башка күрешмәячәкбез. Әниең риза булмас. Бәлки, малай булмас, кыз туар. Якуп Ванданы берничек тә юата алмады. Тыела алмыйча елады да елады хатын. Үзе һаман бер сүзне кабатлады: «Без башка күрешә алмабыз!» *** Якуп кайтканда әнисе урын өстендә ята – «үләргә» җыенган иде. – Күп гомерем калмады, өйлән. Улым, соңгы үтенечем шул. Ризалыгымны алып кал! – диде. Йөрәге янса да, Якуп «үлем түшәге»ндә яткан әнисенә каршы сүз әйтеп, хәтерен калдырудан курыкты. Хәлне аңлатып Вандага хат язарга утырды. Мәрви карчык шыпырт кына ятагыннан торып, ишек ярыгыннан улын күзәтте: «Марҗаңа хат язасыңмы? Яз, яз! Белербез нишлисен...» Аннары урынына ятып, улы ишетерлек итеп, ыңгырашырга кереште. Якуп түр бүлмәдә яткан әнисенең ыңгырашуын ишетеп, аның янына чыкты. – Хәлең авырмы? Больницага илтимме, әни? – Юк, җылы түшәгемдә үләм. Кәримә апаңны чакыр, Ясин чыксын, – диде Мәрви карчык, «көчкә» сулыш алып. Тәмам коты алынган Якуп Кәримәләргә йөгерде. – Әнинең хәле бик авырайды, зинһар, килә күр, Кәримә апа! – диде тыны капкан егет керә-керешкә үк. – Әй Ходаем, ни генә булды икән? Әле кичә генә, син кайта дип, йөгереп йөри иде. – Ясин чыгарга чакырды. Мин кайтканда урын өстендә ята иде. Ни генә булгандыр, тизрәк җыен, Кәримә апа! – Әни, нигә ишегеңне дә япмый йөрисең? – дип, Якуп ачык калдырган ишектән Кәримәнең кызы Факилә кайтып керде. – Мәрви ахирәтнең хәле кинәт начарланган. Якуп белән күреш, – диде Кәримә карчык, китапларын актарган җирдән, башын да күтәрмичә. – Кайттыңмыни, Якуп? – диде кыз, егетнең күзләренә туры карамаска тырышып. – Әйе, Факилә! Иртән генә кайттым әле. – Мәрви апага ни булган соң? – Үләм, ди. Бәхилләшә. – Терелер әле, бик борчылма, кизү генәдер, – диде Факилә хәйләкәр елмаеп. Мәрви карчыкның сырхау чире нидән гыйбарәт икәнен белә иде кыз. Шуңа күрә Якупның чын-чынлап борчылуына аптырамады. Ләкин серне чишәргә дә ашыкмады. Хәйләне Факилә белән бергә кордылар бит.
*** Мәрви карчык, чыннан да, тиз генә «терелмәде». Больницага барудан да баш тартты. Аны ашатырга, юындырырга, тәрбияләргә кирәк иде. Бу эшләрдә Якупка Факилә ярдәмгә килде. Аңа рәхмәте зур иде егетнең. – Син булмасаң, нишләр идем, рәхмәт сиңа! – дип, кызга гел рәхмәт укыды. Якуп әнисен күтәреп кенә йөртә. Мунчага да күтәреп илтеп куя. Ә анда сулар әзерләп Факилә көтеп тора. Якуп бөтенесен эшләргә дә риза, тик терелсен генә. Әтисе урынына да, әнисе урынына да булган иң газиз кешесе бит ул. Гомер буе күтәреп йөртергә дә риза. Факилә генә авырсынмасын. Якуп мунчада калдырып киткәч, Мәрви карчык белән Факилә көлешә-көлешә юыналар. – Гел ятып торып, сөякләр ката башлады, – дип, Мәрви карчык тәмам хәлдән тайганчы чабына. Аннары Факилә белән яңа планнар коралар. – Хатларының берсен дә җибәргәнем юк, Мәрви апа, миңа каргышы төшмәс микән? – дип, Факилә, борчылып, сүз кузгатты беркөнне мунча чабынганда. – Нинди каргыш төшсен. Эт каргышының бүрегә төшкәне юк. Минем киленем булып куйгач тынычланырсың, куйсана, юкны уйлап баш катырма! Факилә бик ярата иде Якупны. Мәктәптә укыганда ук күңеле төшеп йөрде. Егет кенә игътибар итмәде. Гомумән, кыз-кыркын янында чуалмады. Кичләрен, яшьләр клубта кино караганда, ул өендә китап укып утыра. Су буендагы уеннарга төшсә дә, гармунда уйнаудан бушамый. Якупның «өйләнеп кайтам» дигән хатын алгач та, Мәрви карчык борчуын ахирәте Кәримәгә сөйләде. – Малаең акыллы, ахирәт, начар хатын алмас, килен рәхәте күрергә язсын! – Юк, марҗага өйләндерәмме соң, авылда да кызлар бетмәгән. Мин синең Факиләңне бик яратам, – диде Мәрви карчык, сүзенә аерым бер мәгънә салып. – Ул минем үземә дә ошый, – дип, ике карчыкның сүзенә кушылды почтадан кайтып кергән Факилә. Хат ташучы булып эшли иде кыз.
Шушы көнне аулакта сөйләшеп, Факиләнең әнисеннән яшереп, план кордылар да инде алар. Мәрви, улы кайтып керешкә, авыруга сабышып, урын өстенә ятты. Якупның кайткан көнне һәм аннан соңрак Вандага язган, Ванданың Якупны эзләп җибәргән хатларын да, Факилә, урлап, Мәрви карчыкка бирә барды. Якуп ничәмә-ничә хат язды. Әмма Вандадан бер хәбәр дә ала алмады. «Оныттымы, бала тудырганда берәр хәл булдымы?» – дип кайгырды. Чыгып китәргә, барып хәлен белеп кайтырга теләде. Тик әнисе һаман аякка басмады. Аз гына рәтләнгән сыман була да, Якуп китү турында сүз кузгатуга, тагын урын өстенә егыла. Соңгы араларда гел Ванданы төшендә күрә башлады ул. Йә юрганга төргән бала күтәргән була, йә бала җитәкләгән килеш вокзалда басып тора. – Улым, болай интегеп яшәп булмас. Факиләгә дә авырдыр, мине картлар йортына илт, булмаса! – диде ул, чираттагы мунчадан тәмам «хәлсезләнеп» чыккач. – И әни! Якупның бәгырен актарып, иңрәү авазы булып чыкты бу сүзләр. Җанының чарасызлыктан бәргәләнү халәте иде бу. – Һаман шул марҗаңны уйлап саргаеп беттең. Мине илтеп ташла да, аннары үзең аның янына китәрсең. – Ул китсә китәр, мин ташламыйм сине, Мәрви апа, беркая да җибәрмим, – диде Факилә. – Ни кыз түгел син миңа, ни килен. Кешедән оят. – Алай димә, син миңа әнием кебек. Факиләнең бу сүзләре ихлас иде. Чыннан да, мең хәйләне бергә укмаштырып йөрүче Мәрвигә дә, күңел хакы өчен генә үзенә бер елмаеп та карамаган, шәүлә сыман йөрүче Якупка да ияләшеп килә иде ул. Күп сөйләшмәсә дә, Якупны үз янәшәсендә тою, һәр көнне күреп тору да рәхәт аңа. Мәрвинең ялганына кушылуына, бу яман хәйләгә булышлык итәргә ризалашуына үкенә дә бугай Факилә. Әмма соң инде, ясыйсы хата ясалган. Җан рәнҗеше төшүдән куркып эчтән янарга гына кала. Якуп янәшәдә чакта бәгырен телгәләп торган «оят хисе» бераз тоныклана. Гомумән, Якупны гел янында гына тотар иде. Аның белән ялгыш кына күзләр очрашса да, башы әйләнеп китә Факиләнең, бәхет баса. Егетнең дулкынланып торган чәчләреннән сыйпап: «Мин сине яратам бит!» – дип, йөрәк серен ачасы килә. Тик егетнең коңгырт күзләрендәге тирән сагышны күрә дә, монда үзенең дә катнашы барлыгын тоеп, бөрешеп кала. «Их, Якуп, минем кем икәнлегемне белсәң, бусагадан да кертмәс идең. Алдакчы бит мин. Сине сөйгәнеңнән аеручы», – дип, бөтен серне ачып, йөрәген басып торучы ташны алып ташлыйсы, күңелен чистартасы килә. Дөреслекне белүгә, үзенең Якуп өчен дошманга әйләнәсен аңлап, тагын туктап кала. Аны югалтканчы, үлүең хәерлерәк. Бер яктан намусы борчыса, икенче яктан гашыйк йөрәге тынгылык бирми Факиләгә. Барыбер бер беләчәк, без капчыкта ятмый. Әллә хәзер әйтергәме? Картлар йортына түгел, шайтаныма да китми бит бу карчык.
август | 2014 | сљембикђ
41
МӘДӘНИ ТОРМЫШ
Кәримә карчыкны ияртеп кайтып килүче улын тәрәзәдән карап торды Мәрви. «Кара кайгыга баттыңмы, бала? Сине Факиләгә өйләндерми торып, «терелмим» әле мин», – дип, канәгать кенә яңадан урынына барып ятты. – Әллә аңын югалткан инде, Ходаем? Кәримә ахирәтенең йөзенә иелеп сулышын тыңлады. – Аңымда. Үлмәдем әле. Күп калмагандыр. Бәхил бул! Миңа үпкә саклама, ахирәт, – дип пышылдады Мәрви карчык, күзләрен дә ачмыйча. – Ясин чык, дөньядан иман белән үтим! Кәримә, каударланып, калтыранган кулларына Коръән алды. Дерелдәгән тавыш белән көйләп укый башлады. – Йә-ә-си-и-и-и-н. Вәлкуръә-ән ил хәки-им...
ПРОЗА
атыла ла йолдыз
Якуп өйдә вакытта гына чиргә сабышып ята, ул юкта җир җимертеп йөри. Китсен Якуп, теләгәнчә яшәсен, барыбер Факилә аның белән бәхетле булмас, урланган мәхәббәт белән бәхетле булганнар турында бер дә ишеткәне юк әле. Тик Мәрви карчык кызның бөтен уен сизеп тора. Әйтергә түгел, авыз ачарга да ирек бирми. «Хәйләнең хәлиткеч ноктасына җиттек. Дилбегәне кулдан ычкындырсаң, хәзер мәлҗерәп төшәчәк бу. Йә серне ачып ташлар», – дип шикләнә. – Кыз баланың егетле өйдә болай яшәве килешми. Алайса, әйдә, өйләнешегез. Шулай булса гына калам. *** Туй хәстәре белән мавыгып, күзгә күренеп тернәклә неп китте әнисе. Якуп моңа сөенде дә, ерактагы сөйгә нен уйлап, хәбәрдарсызлыктан әрнеп, сагышланды да. Очрашмабыз инде, дип, дөрес сизендең микәнни соң, җаныкаем? Нишлим соң? Язмышлар шулайдыр... Никах мәҗлесендә дә гәүдәсе генә Факилә янында булды. Күңеле хыялында йөрткән Ванда янында иде. Белә Якуп, гомергә йөрәктә яшәячәк ул – зәңгәр күзле чибәр латыш кызы. Шул мәхәббәтне уйлап яшисе, юксынып сыкрыйсы көннәре алда әле аның. Туйдан соң Мәрви карчык тәмам аякка басты. Бер елга якын өйдә тик ятып зарыккан иде ул. – Килен саулык алып килде. Бәхет алып килде нигезгә, – дип авылны тутырды. Күрше-күлән дә: – Кайнанасын тәрбияләп аякка бастырды. Игелекле бала булды, – диештеләр. Мәрвинең савыгуын яшь гаиләнең бәхетенә юрадылар. Рига шәһәренә кире юл беткәнен акылы белән аңласа да, йөрәге каядыр ашкынды Якупның. «Китәргә кирәк миңа, теләсә кая китәргә», – дип алгы сынды. Беркөнне гәҗитләр актарып утырганда игълан нарга игътибар итте. «Армиядән кайтучыларга ташла малар бар икән, мин авыл хуҗалыгы институтына укырга керәм», – диде ул иртәгәсен. Өйдәгеләр каршы килмәделәр. Укырга чакырып хәбәр килгәч кенә, аның көндезге бүлеккә кергәнен белеп, «аһ» иттеләр. Авыл белән шәһәр арасын урый-урый, Якуп инсти тутны бетергән арада Факилә бер-бер артлы ике бала тапты. Якупның балалары кемгә охшаптыр, сипкелле, җирән чәчле, яшькелт күзле булдылар. – Гел Җәгъфәрем төслеләр, – дип сөйде Мәрви карчык оныкларын. – Балаларыбыз синең төсле зәңгәр күзле, шомырт кара чәчле булырлар, – дип әйтә иде ул Вандага. – Синең төсле кара чәчле, коңгырт күзле булсыннар, – дия иде кыз. «Кайда син, сөеклем? Һаман хатлар язам, ник бер җавап бирмисең? Исәнме син, юкмы? Ул үстерәсеңме син, кызмы?» Надия белән Габдиярны алдына алып сөйгәндә дә Ванданы уйлады ул.
Якуп үзе әтисен хәтерләми. Әнисе әйтүе буенча гына ул аның зур гәүдәле, көрәшче, пәһлеван кеше булуын чамалый. Аталы балаларга кызыгып үсте ул. «Уфалла» белән урманнан утын, печән ташыганда да, әтиләр бәйрәме уздырганда да әтиле малайлардан көнләште. Шуңа күрә дә кирегә юл юк иде Якупка. Балаларының «әти» дип әйтергә тилмереп үсүләрен теләми. Вандадан туган баласы кемгә «әти» дип дәшә икән?.. *** Эзләмәде түгел Якуп, эзләде Ванданы. Институтта укый башлагач язган хатлары «Бу адреста яшәүче кит те», – дип кире кайтты. Институтның беренче курсын тәмамлауга ук «Практикага җибәрәләр», дип, сәбәп табып, Ригага китеп барды. Тик Ванданы таба гына алмады. Ванда игезәк бала тудырган булып чыкты. Берсе – малай, берсе – кыз. Яков белән Юта. Бу хәбәрне Якуп балаларның тууын теркәгән чиркәүдәге Атакай аша белә алды. Башта: «Әйтә алмыйм, өстемә гөнаһ аласым юк!» – дип, шактый тарткалашты Атакай. Әмма Якупның: «Алар минем дә балаларым, миңа аларны табарга кирәк, күптәннән эзлим», – дип ялваруына түзә алмады: – Икесенә дә үзем исем куштым, изге суда коендыр дым, – диде. – Ванда, әнисе белән ике сабыен ияртеп, гел гыйбадәткә килеп йөрде. Балалары бик матурлар, малае бер дә безнең халыкка охшамаган. Коңгырт күзле, кара чәчле иде. Синең төсле булган икән. «Минем якла учым!» – дип сөя иде әнисе. Тик алар син әйткән адрес белән яшәмәделәр. – Димәк, яшәү урыннарын алыштырган булганнар. – Син азга гына соңардың, берәр ай алданрак килгән булсаң да очрашкан булыр идегез, – диде карт рухани. – Кая китте соң алар? – Чит илгә киткәннәрен беләм, кая икәннәрен әйтә алмыйм. Дөресен генә әйткәндә, белмим. Үзем кызык сынмадым, үзләре әйтмәделәр. «Күрешә алмабыз!» – дип, белеп өзгәләнгәнсең икән, зәңгәр күзкәй! Әнә шулай дия-дия бәргәләнде йөрәк. – Кайда сез? – дип кычкырды Якуп, чиркәүнең кир печ стенасын ике куллап төеп. – Кайда сез, минем сөеклеләрем? Кайлардан эзлим? Кемнәрдән сорыйм? Кайда сез? – Кайда сез? – дип, сорау булып, кабатлады кайтаваз. – Сез күкләрдән безгә кавышу сорагыз инде, Атакай?! – дип үтенде Якуп, рухани белән саубуллашканда. – Илчелеккә барып белеш, бәлки, ни дә булса ачыклый алырсың, – дип киңәш бирде карт. Якуп шулай эшләде дә. Ванданың әнисе, ике баласы белән Америкага киткәнлеген белде. Виза ясап, шуннан чакыртып алганнар. Тәмам өмете өзелеп, канаты сынып кайтты Якуп. Эч серен сөйләрдәй бер генә җан иясе дә юк бит, ичмасам. Кешегә әйтсәң бераз җиңелрәк булып китә. Адәм баласына бер сер сандыгы да кирәк шул.
бәйге
ИГЪТИБАР
ТАТАР ХАТЫНЫ НИЛўР К°РМИ: Я¬А ЗАМАН
Татар хатын-кызының гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, өлкәннәрне кайгыртуда, җәмгыять тормышында үзенең хезмәте, иҗтима гый, рухи-әхлакый эшчәнлеге аша башкарган ролен әдәби әсәрләрдә чагылдыру – бәйгенең төп максаты.
Бәйгенең төп юнәлешләре: татар хатынының гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан ролен тасвирлау; үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү; бүгенге җәмгыятьтә гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләрендә барган үзгәрешләрне күрсәтү һәм аларны бәяләү. аш-су, милли киемнәрнең сакланышы, әби-бабайлардан килгән горефгадәтләрне яшь буынга тапшыру, йолаларны саклау һәм бүгенге тормышка кайтаруны тасвирлаган матур үрнәкләр.
Үткәрү шартлары Бәйгегә хикәя, очерк, эссе жанрындагы әсәрләр кабул ителә. Бәйгедә Татарстанда, Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәп иҗат итүче авторлар катнаша ала. Әсәрләрнең татар телендә булуы мәҗбүри. Конкурс 2014 елның 10 сентябреннән 2015 елның 1 мартына кадәр уза: эшләр кабул итү – 2014 елның 10 сентябреннән 2015 елның 20 гыйнварына кадәр; жюри эше, җиңүчеләрне билгеләү – 2015 елның 21 гыйнварыннан 1 мартка кадәр. Бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләрне түбәндәге адрес буенча җибәрә аласыз: 420111, Казан шәһәре, К. Маркс ур., 38/5, 309 нчы бүлмә. Элемтә өчен телефоннар: +7(987)2912428; +7(843)2997717; +7(937)6151309.
Бәйге өчен Бөтендөнья татар хатынкызларының «Ак калфак» оешмасы җаваплы. Әсәрләр 14 нче кегель белән (юллар арасы – 1,5), «Word» программасында җыелырга, 10 биттән артмаска тиеш. Бер автордан моңарчы беркайда да басылмаган ике генә әсәр кабул ителә. Әсәрләр заказлы бандероль белән җибәрелә яки авторның шәхсән үзе тарафыннан кабул итү комиссиясенә тапшырыла. Жюри составына Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, журналистлар керә. Жюри әгъзалары конкурста катнашмый. Иң яхшы дип табылган әсәрләр махсус җыентыкта басылып чыгачак.
Бүләкләү Җиңүчеләр Бөтендөнья татар хатынкызларының чираттагы III форумында бүләкләнәчәк. 1 нче урын өчен – 50 мең сум; 2 нче урын өчен – 40 мең сум; 3 нче урын өчен – 30 мең сум.
август | 2014 | сљембикђ
43
МӘДӘНИ ТОРМЫШ
Бәйгенең максаты һәм бурычлары
Рабис Сәлахов эше
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Язучылар берлеге «Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны» дигән иҗади бәйге уздыру хакында игълан итәләр.
ЯШӘЕШ
ФИКЕР
бездә болай, анда ничек
БЫЕЛГЫ ҖӘЙГЕ ЯЛЛАР ДА АХЫРЫНА ЯКЫНЛАШЫП КИЛӘ... ЕЛ БУЕ КӨТКӘН ИКЕ АТНАСЫН ДИҢГЕЗ БУЕНДА, ПАЛЬМАЛАР КҮЛӘГӘСЕНДӘ ҮТКӘРҮЧЕЛӘР ЧИТ ИЛЛӘРДӘН ЯХШЫ КӘЕФ, ЙӨЗЛӘГӘН ФОТОСУРӘТ, СУЫТКЫЧКА БЕРКЕТЕРГӘ ЯҢА МАГНИТ ҺӘМ... ХЫЯЛ БЕЛӘН КАЙТЫП ТӨШӘ!
ХЫЯЛ ГЫНА ДИМӘ... ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
Ә Гөлнур САФИУЛЛИНА
44
күңел бишегендә тибрәлгән хыял мондыйрак: җаныңа бик тә якын тоелган бу җирләрнең нигә бер почмагын, кечкенә генә бер кыйпылчыгын үзеңнеке итмәскә?! Болгариядә, Таиландта, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яки Төркиядә... нигә фатир сатып алмаска? Туроператорларны читләтеп үтеп, киләсе елга үз «мини-курорт»ыңа барып төшсәң начар булмас иде бит... Юк, юк, «безнең өчен түгел бу» дияргә ашыкмагыз. Кесәсе бик калыннарның гына чит илдә күчемсез милеккә ия булган чаклары күптән узды инде. Соңгы вакытта Мәскәү кебек зур шәһәрләрдә яшәүче пенсионерлар арасында җылы диңгез буйларыннан фатир алырга теләк белдерүчеләр шактый икән: Рәсәйдәге пенсия саклана, ә картлыкны, тынчу, шау-шулы калалардан читтә, ел әйләнәсе җәй булган диңгез кырыенда да үткәреп була бит... Шулай, «Читне макта – илеңдә тор», дию, бүгенге заманга инде бик үк туры килми.
сљембикђ | 2014 | август
бездә болай, анда ничек Аны безгә Гөлназ ГЫЙМРАНОВА сөйли: – Төркиягә мин күптән гашыйк, ел да ял итәргә бу илгә йөрибез. Турист булып барганда гел андагы зур төзелешләргә, матур-матур йортларга игътибар итә идем. «Их, шушында фатир алсаң, диңгезгә үз өеңә килеп йөрсәң икән! – дип уйлый идем. – Балалар шунда үсәр иде, пенсиягә чыккач, шушында гына яшәр идек, оныклар белән мәш килер идек!» «Килегез, карагыз, алыгыз!» – дип урамның һәр чатында үзләренә чакырып торган күчемсез милек агентлыклары бу теләгемне үстерде генә. «Әллә...» Тик мондый зур эшкә бик зур тәвәккәллек кирәк шул! Соңгы вакытта байтак дус-танышларым чит илдә фатир алмаган булса, минем дә бу хыялым хыял гына булып калыр иде. Кемдер булдыра икән, димәк, бу, чыннан да, мөмкин эштер. Ике атна эчендә хәл иттек тә, Төркиягә чыгып та киттек... Фатир алуның ярты эше интернет аша башкарылды. Күчемсез милек тәкъдим итүче сайтлар бик күп: рус телендә дә бар, инглиз телендә дә. Мин башта шуларга кереп чумдым. Әлбәттә, карауны бәяләрдән башладым. Аннан форумнарга кереп киттем. Төркиядә фатир алган кешеләр ни ди икән: бу эштә читләр тәҗрибәсен өйрәнми ярамый – алар абынган тырмага нигә яңадан басарга? Фатир алып инде күченеп китүчеләр Төркиядәге тормыш турында язганны да җентекләп укыдым. Проблемалар, плюсминуслар турында... Һәммәсен белеп тору кирәк: иртәгәсе көн өчен бүген җавап биреп булмый, бәлки без дә киләчәктә яшәргә шунда китәрбез? Компьютер каршында ун көн утырдым! Бик күп мәгълүмат тупладым. Аннан: «Туктале, мин бит азрак төрекчә дә беләм», – дип, төрек сайтларына кереп киттем. Ярый кергәнмен! Рус телле сайтлар белән төрекләрнекендәге бәяләр шактый аерыла булып чыкты. Шуңа күрә, ахырга таба
русчаларын бөтенләй читкә куеп, төрек агентлыклары белән генә языша башладым. Һәркайсы: «Килегез, карагыз, сайлагыз!» – дип чакырды. Интернеттагы рәсемнәргә карап кына фатир сайлап булмый, чыннан да, юлга кузгалырга вакыт җиткән иде инде. Төрекләр: «Без юлыгызны да, яшәвегезне дә түлибез», – дип тәкъдим иттеләр. Ләкин мин боларның барысы да соңыннан фатир бәясенә (һәм күпкә арттырыбрак) кертелгәнлеген яхшы белгәнгә, баш тарттым. Берничә ел элек Аланиядә ял иткәндә Мәхмүтләр бистәсен бик ошатып калган идек. Европа стилендә төзелеп ятучы яңа бистә. Диңгез буенда урнашкан. Отельләр чагыштырмача аз – димәк, туристлар белән кайнап тормый. Яңа аэропортка – Газипашага утыз гына чакрым, аннан бәлки тиздән Казанга туры рейс ачарлар. Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем – Мәхмүтләрдә күптөрле милләтләр яши: европалылар, БДБ илләреннән күчеп килүчеләр... Татарлар һәм башкортлар да шактый. Аннан төрле дәүләт оешмаларының, почта, банкларның рус телендә дә хезмәт күрсәтүе безнең өчен мөһим иде. Менә шуларның барысын үлчәүгә салып караганнан соң, фатирны Мәхмүтләрдән алырга булдык. Килеп төшеп, азрак ял итүгә алдан хәбәрләшкән риэлторга шал тыраттык. Ул безне машина белән килеп алды һәм шунда ук фатирлар күрсәтә дә башлады. Күрешүгә: «Безгә шундый-шундый бәядән булсын», – дип әйтеп куйдык. Җәмгысы алты фатир карадык. Соңгыcы шунда ук күңелгә ятты. Чагыштырмача яңа йортта урнашкан. Мәхмүтләрнең нәкъ үзәгендә: янәшәдә үк почта, банк, илле метр барсаң – парк. Тотылган фатир саналса да, анда кеше яшәмәгән дисәң дә ярый. Ялга килгәндә торыр өчен Даниядән бер пенсионер бабай алган булган аны. Әмма берничә ел гына рәхәтен күрергә өлгергән. Авырып киткән дә, соңгы 3-4 елда килә дә алмаган – фатир
буш торган. Өй эчендә бөтен нәрсә, кирәкле җиһаз турында әйтмим дә, кашыкка кадәр бар. Газ плитәсе, кондиционерлар, суыткыч, кер юа торган машина, телевизорлар... Кыскасы, ишекне ачып кер дә, яши башла! («Ә өйне кайчан бушаталар?» – дип сорагач, риэлтор: «Фатирдан бернәрсә дә алмыйлар, болар бар да сезгә кала», – дип җавап бирде.) Җыешты рылган, чиста. Зур гына балконы бар, балконында – мангалы. Балконнан диңгез күренеп тора. Нәкъ мин хыялланганча!
Белгечләр: «Чит илдә күчемсез милеккә ия булу — мал-мөлкәтеңне инвестицияләү, өстәмә табыш алу юлы», — ди. Тәвәккәлләргә булдык. Төрекләр, без монда күнеккән төсле, кечкенә фатирларда яшәми. Анда иң кечкенә бер бүлмәле фатир да 50 квадрат метрдан башлана. Балконнар зур. Һәр комплекста (безнеңчә ишегалды) да бассейн бар дия алмыйм. Һәм квартплата күләме дә (төрекләр «айдат» диләр) аның булу-булмавына карап үзгәрә. Мәсәлән, безгә бассейнсыз йортта 120 квадрат метрлы фатир тәкъдим иттеләр – айдаты 8 лира, диделәр (бер лира – 16 сум). Хәтта айдаты 5 лиралы фатирлар да бар икән. (Безнең фатир урнашкан комплекста бассейн бар: айдаты бер айга 50 лира чыга.) Бездәге кебек үк, өйләрне җылыту аларда да бик арзанга төшми. Ләкин Мәхмүтләр шуның белән дә ошады: ул Ак диңгез буенда иң көньяк район санала. Анда хәтта Алания белән чагыштырганда да җылырак. Быел, мәсәлән, март аенда анда инде су коеналар иде. «Ноябрьдә дә бездә әле эссе була», – диделәр. Бездә фатир сатып алып ремонт ясарга керешсәң, тагын шуның кадәр үк булмаса да, шактый зур
август | 2014 | сљембикђ
45
ЯШӘЕШ
Беренче тарих
ФИКЕР
ФИКЕР
бездә болай, анда ничек
акчалар чыгарасың бит. Ә монда... Чираттагы фатирны карарга кергәч: «Алсак, ремонт кирәк инде, бу фатирның миңа тәрәзәләре ошамый», – дим. «Бөтен тәрәзәләрен алыштырып, фатирга өр-яңадан ремонт ясап чыгу сезгә 2 мең еврога төшәчәк», – диде риэлтор. Ягъни 90 мең сумга! 120 квадрат метрлы фатирга йорт җиһазы, көнкүреш техникасын алу бәясе дә кергән әле бу суммага. Ә без быел улым укыган класста ремонт ясадык, 90 меңгә стена буядык...
«Төркиядә тотылган фатирларны 20 мең евродан башлап алып була», — диде риэлтор.
күренеп тора. Затлы, кыйммәтле машинада йөри. Яңа гына гаилә белән Таиландта ял итеп кайттылар. (Диңгез буенда яшим дип дөнья күрми тормыйсың бит!) Онытканчы, тагын бер нәрсә хакында әйтим әле. Без кредит алмадык, ләкин мин аның шартлары белән барыбер кызыксындым. Төрек банклары фатир алырга кредитны чит ил кешеләренә дә бирә. Һәм ул нибары 7 процентлы. Бу – күп дигәндә! Иң кызыгы (әллә кызганычымы?) Россиядә «Сбербанк» халыкка шундый ук кредитны 11-12 процент белән бирә, ә анда – 7 процент белән. Төркиядә бер миллион ярымга рәхәтләнеп өч бүлмәле фатир алып була. Безнеке менә 40 мең еврога төште. Бер миллион тугыз йөз меңгә мин монда бер бүлмәле фатир да ала алмас идем... Төркиядә вакытта гел үзебезнең яшьләрне кызганып йөрдем... Инде алдану куркынычы турында. Анысы һәркайда да булырга мөмкиндер. Шулай да, Төр киядән фатир алырга җыенсагыз, менә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: әйе, анда бөтен кеше күчемсез милек сату белән шө гыльләнә. Фатирны сезгә урамдагы әфлисун сатучы да тәкъдим итәргә мөмкин. Сатучы күп, ләкин агентлыклар аз. Аларн ың күптән эшләгәненә тукталыгыз. Без мөрә җәгать иткән агентлыкның, мәсәлән, бу өлкәдә инде ун ел тәҗрибәсе бар. Күңелегездә барыбер ниндидер шикләнү кала икән,
РЕКЛАМА
ЯШӘЕШ
«Нигә гаҗәпләнәсез? – ди риэлтор. – Бездә бит хезмәт хакы 400 лира гына булган кешеләр дә күп. Шуңа бәяләр дә түбән». Тагын бер нәрсә бар: әгәр бүген Төркиядә импорт ярамый дигән закон кабул ителсә дә, бу ил, минемчә, ачтан үлмәячәк. Автомобильне дә үзе чыгара ул, техниканы да үзе эшли – танылган брендлары Beko белән алар бик горурланалар. Үзләренеке булгач – арзан да. Яшерен-батырын түгел, хезмәт хакларыбызның яртысы ашау-эчүгә китә безнең. Төркиядә ничек дип сорарсыз. Иттән башлыйк. Әйе, анда да ит арзан түгел. Тик без монда да ит кенә ашап тормыйбыз,
аның янына яшелчәсен дә, җиләкҗимешен дә алабыз. Акчаның күп өлешен шулар «йота»: алма, әфли сун, банан... Ипи Мәхмүтләрдә 75 куруш (10 сум), яңа пешкән җиләк март аенда – 5 лира, әфли сун, кыяр, помидор, лимон – 50 ку руш тора иде. Яңа бәрәңге, суган ның да хакы – шул ук. Кайтканны бирле бәяләрне чагыштырып йөрим. Безнең халыкка Алла ярдәм бирсен – пенсионерларның ярты акчасы фатир өчен түләүгә китә бит. Төркиядәге яңа танышларыбыз ның берсе Михаил бирегә гаиләсе белән өч ел элек күчеп килгән. Алар моңарчы Мәскәүдә торганнар. Ул үзе инженер. Фатирлары булмаган, кредитка машина алганнар. («Эш өчен кирәк иде», – ди.) Бер танышлары Вьетнамга күчеп киткәч, хатыны белән: «Безгә дә китәргә кирәк», – дип уйлый башлаганнар. Провинциядән килгән кешенең башкалада тиз генә фатирлы буласы юк – гомер буе бурычтан баш чыкмаячак, дигәннәр. Ел саен ялга барган, күнеккән Төркия бар, әйдә, шунда китик, руслар да күп дип Мәхмүтләрне сайлаганнар. Тотылган йорттан өч бүлмәле фатир алганнар. Инде икенче балалары туган. (Бала тудыру йортында Россиядән дә артыграк түлә мәдек, ди.) «Сезнең гаиләгә бер ай яшәү күпмегә төшә?» – дип сорадым аңардан. «3 мең долларга рәхәтләнеп, бернәрсәдә дә үзеңне чикләмичә яшәп була», – диде Михаил. Иркен яшәгәннәре
46
сљембикђ | 2014 | август
бездә болай, анда ничек
ФИКЕР
Икенче тарих
Ә хәзер Рәгыйдә МАГАДИЕВА сөйләгәннәрне тыңлыйк: – Без Төркиягә гаиләбез белән Актаныштан күчеп килдек: мин, кызым Энҗе һәм улым Алмаз. Улым бәләкәй чагыннан ук гел чит илгә китеп яшәү турында хыял ланды. Телендә гел шул булды. Англиядәге бер танышы белән аралашу бу теләген үстерде генә. Америка, Канада, Австралия, Англия кебек илләргә күченеп китү өчен бөтен мөмкин юлларны кара ды ул. Үзе яшь, үзе телләр белә, кая да чыгып китә ала иде Алмаз, тик без бар бит әле: апасы инде студент түгел, мин исә, гомумән, чит телләр белмим.
Инде фатирыбыз турында. Ул моңарчы берәүгә дә сатылмаган булган, әмма өйне төзегән фирманың хуҗасы анда ял итәргә килүчеләрне тоткан. Фатирда бөтен кирәкле йорт җиһазлары да бар иде, савыт-саба, кашыкчәнечке, чынаякларга кадәр... (Монда, гомумән, шундый тәртип – фатирны күбрәк мебель белән саталар.) Актаныштан киемнәребезне генә алып килдек тә өйгә кереп утырдык.
адвокат белән киңәшләшә аласыз. Фат ирн ы сайлагач, залог керткән че, документларны адвокаттан бер кат тикшертегез. (Бу хезмәт 500 евро тора.) «Елга бер ялга барып кайту өчен фатир нигә кирәк булды инде?» – диярсез. Минем үземә, акчаны саклауның иң ышанычлы юлы аны күчемсез милеккә әйлән дерү кебек тоела. Без Мәхмүтләрдә фатир алуга, ул быел Алания составына керде: шәһәр эчендәге фатирның бәясе исә беркайчан да төшмәячәк. Янәшәдәге аэропорт бөтен көченә эшли башласа, күчем сез милеккә бәя, һичшиксез, күтә реләчәк. Диңгез буендагы фатир ларны арендага теләп алалар – безнеке дә буш тормаячак.
Аннан, чынлап та, үз почма гыңа, үз куышыңа бер барып ял итеп кайту бөтенләй икенче ул. Җан рәхәте! Танып белгән җиргә барасың: сату-алу мәшәкатьләре белән йөргәндә, әллә никадәр кеше белән танышкан буласың. Икенче юлы килеп аралашканда, алар инде дусларга әйләнә... Фатирыбызны киләсе җәйгә кадәр арендага биреп калдырдык. Агентлык анда кемне керткәнен дә белмим мин. Гомумән, фатир белән бәйле барлык мәшәкатьләр алар өстендә булачак, түләүләрне дә алар башкарачак. Кеше кертмичә, фатирда гөлләр генә үстерергә теләсәк тә, агентлык килеп су сибеп йөриячәк. Ә алга таба... алга таба күз күрер!
Төркиядә моңарчы берничә мәртәбә ял итәргә туры килгән иде инде. Бер баруыбызда әллә нидән генә кызыксынып китеп, андагы фатир бәяләрен белештек. Ишеттек тә, очсызлыгына шаккат тык! Казандагы бәяләрдән – өч, Чаллыныкыннан ике тапкырга арзан булып чыкты. Кыскасы, безнең Актаныш бәяләре... Өчебез берүк фикергә килгәнне сизми дә калдык. Калганы бик тиз булды. Актанышка кайтып, өйне саттык. Танышларның танышлары Төркиядә фатир алган булган – шулар аша кайбер нәрсәләрне белештек тә, 15 көнгә путевка алып, кабат Аланиягә киттек. Бу юлы диңгез буена төшеп тә карамадык: фатир эзләдек тә фа тир эзләдек. Бик күп йортлардан карадык. Иң ошатканы шушы фатир булды. Өч бүлмәле, монда гыча әйтсәк – 2+1, ике санузелы, ике зур-зур балконы бар. Минем яшьтә чит илгә күченеп китү очрагы безнең Актаныш районы тарихында беренче тапкыр булгандыр. Туганнарның берсе дә
август | 2014 | сљембикђ
47
ЯШӘЕШ
Балаларымның киләчәге турында уйладым, аларның теләгенә каршы төшмәдем.
ФИКЕР
бездә болай, анда ничек
каршы килмәде. Дөрес, дуслар арасында: «Кайдан бу уй башыгызга килде?» – дип шаккатучылар булды. Яшермим, үземнең китәргә исәбем юк иде, ләкин улымны үзен генә чыгарып җибәрәсем килмәде. Бергә-бергә яшәргә җиңелрәк булыр дидем. Исәнмесез, хәлләрегез ничек, рәхмәт... Төркиягә күчеп килгәндә шушы өч сүздән гайре берни белми идек. Ләкин безне бу куркытмады. Кардәш халык арасына барганыбызны белә идек: аларның телләре дә, мәдәниятләре дә безгә берничек тә ят булырга тиеш түгел. Чынл ыкта, нәкъ шулай булып чыкты да.
Үзләренең илләрен якын итеп килгәнгә күрә төрекләр безне хөрмәт итә. Кимсетмиләр, читкә тибәрмиләр.
Татарлар белән дә аралашам. Казаннан килеп фатир алган яңа бер танышларыбыз-ның тамырлары шулай ук Актаныштан булып чыкты әле менә. Дөрес, алар әле килеп-китеп кенә йөриләр, әмма инде монда яшәү турында да хыялланалар, бәлки, бөтенләйгә күченербез дип торалар. Күршеләр белән дә белешәбез. Шунысы кызык, кайдан гына килмәгәннәр монда: Ирландия, Норвегия, Германиядән, Мәскәү, СанктПетербургтан, төрекләр үзләре дә шактый. Ә сигезенче катта үзебезнең якташлар – актанышлылар фатиры! Дөрес, алар әле ялга гына килеп йөриләр. Мәхмүтләрдә климат әйбәт. Бер яктан бистәне таулар уратып алган, икенче якта – диңгез. Һавасы әйбәт, чиста – тын юллары өчен яхшы. Аннан монда бит кыш юк диярлек. Безнең өчен Төркиядә салкынча һәм кызу җәй генә бар... Кыш айларында төннәрен – 7-8 градус, көндез ләрен 15-18 градус җылы. Кар күрмибез. Көчле, зур хыял кайчан да бер барыбер тормышка аша икән. Алмазны әйтүем... Америка да уеннан чыкканы юк әле. «Күрергә булса да, һичшиксез, барып кайтам», – ди. Үз дигәненә ирешми калганы юк әле аның. Инглизчәгә үзлегеннән диярлек өйрәнде, япон телен азмы-күпме белә. Ә тәвәккәллек, миндәге кебек, балаларымда да җитәрлек!
РЕКЛАМА
ЯШӘЕШ
Безгә монда бик ошый! Яшәү шартлары әйбәт. Барысы да кеше өчен, аның мәнфәгатьләре өчен эшләнгән. Төрекләр татарларны яраталар. Фатир өчен бер айга, сумнарга әйләндерсәк, 1100 сум түлибез. 70 лира була бу. Моңа бик күп нәрсә кергән: лифт, бассейн, тренажер залы, сауна, консьерж, генератор, интернет, телевидение... Электр өчен аерым түлибез: җәй көне күбрәк кулланыла инде – бер
айга 35 лира чыга. Газ балонына ел башларында заказ бирәсең дә, аны өйгә үк китереп бирәләр. Фатирда батареялар юк, өйне кондиционер белән генә җылыта быз. Әмма кыш көне, өйне электр белән җылытканда да, ике меңнән артык түләмибез. 130 квадрат метрлы фатирыбызн ың еллык салымы – 40-50 евро тирәсе (2 мең тирәсе). Актан ышта без йорт өчен салымны 5 меңгә якын түли идек. Бүгенге тормышыбыздан без бик канәгать. Русча сөйләшүче ләрне монда һәркайда көтеп торалар: отельләргә официант итеп тә, ресепшенга да бик теләп алалар. Улымның да, кызымның да югары юридик белемнәре бар (Энҗе Уфа дәүләт университетын тәмамлап, Актанышта, мировой судта 5 ел эшләде), инглиз телен беләләр, Алмаз компьютерлар белән шөгыльләнә – алар Төркиядә бер көн дә эшсез йөрмәде. Ә миңа Төркиягә күчеп килгәч тә: «Әни, син бик күп эшләдең инде, хәзер ял ит», – диделәр. Балалар кайтуга ашарга әзерләп көтеп торам. Киләсе елга инде пенсиягә чыгар вакытым җитә. Монда бөтен нәрсә очсыз булгач, улым белән кызым алган хезмәт хакы безгә тормышны алып барырга җитә. Төрек телен балалар гына түгел, инде мин дә өйрәндем. Үземә кирәген аңлашам. Энҗе белән Алмаз эштә чакта диңгезгә төшеп менәм (ул өебездән 200 метрда гына), маркетларга йөрим.
48
сљембикђ | 2014 | август
хәят дәресе
САВАПЛЫ САБАК
КЕШЕЛӘР ГАЗИЗДӘН-ГАЗИЗ САБЫЙЛАРЫНА ИСЕМНЕҢ ИҢ КҮРЕКЛЕСЕН САЙЛАП КУЯРГА ТЫРЫША. Асия ЮНЫСОВА
ИСЕМЕҢ ЯМЬСЕЗ,
К
ырым Республикасы гражданнары, Россиягә кайткан ның икенче көнендә үк, документларындагы исем нәрен дөресләргә йөгерделәр. Аларның бу активлыгына кызыгып куйдым. Югыйсә безнең дә мөстә кыйльлеккә ирешмәсәк тә, шуның декларациясен игълан итүебезгә ике дистә елдан ары вакыт үтеп китте. Ул елларда кайбер тәвәк кәлләр урысча фамилияләренең койрыгын кисеп, беркадәр хөрлек күрсәтә алганнар иде тагын. Шуның белән шул булды. Монда без «ович», «овна»ларны «кызы», «улы» дип яки исемнең татарча яңгырашын сакларга тырышып, хәл кадәри татарның үз исеменә хакын хаклаган булабыз үзе. Тик анда да «минем паспорттагы исемемне үзгәртмәгез» диючеләр табыла. Паспорттагы исем дигәннән, алар ның кайберләре ятып еларлык лабаса. Әйтик, дустым Гөлүсәнең бер абыйсы – Блюхер, икенче абыйсы Динамо исемле. Монда шәрехләп торасы да юк. Исем кую җәһәтеннән безнең интернациональлек чамасыз инде. Ялтыравык исемнәргә кызыгуыбызга да саескан көнләшерлек. География картасындагы барлык утрау атамаларын табарга була. Атлас, Казбек, Луара, Эльба, Рейн, Амур, Флорес... Үзегез дә өсти аласыз. Ә менә атамаларның татарча (төрки телдә) яңгырашлыларын хуп лар идем. Идел, Урал, Сакмар алар арасында иң еш очрый торганнары. Әйе, инкыйлабтан соңгы яңарыш елларында исемнәр кушканда төрки асылыбызга кайту омтылышы ясал-
ган. Кояш, Чәчкә, Бүләк, Сандугач, Җитез, Зирәк, Тимеркәй, Корыч, Очкын, Ялкын кебек ачык мәгънәле, тәгаен кинаяле исемнәр болар. Язучы Нурихан Фәттах та төрки исемнәрнең матур мисалларын искә төшерткән иде. Хәтерлисезме аның Аппагын, Тамчысын, Ямгырчысын; Галимҗан Ибраһимовның Карлыгачсылуын... Гомәр Бәшировның Карлыгачын... Әдәбиятта мисаллар күп. Тормышта да. Шөкер, соңгы ике дистә елда исемнән бигрәк, кушаматка охшаган исемнәр кимегәннән-кими бара. Алар урынына, мәгънәсе ничегрәк икән, дип, китаплар актара-актара, гарәп исемнәре кушыла. Марат, Руслан, Роберт, Эльвира, Флера, Алиналарга алмашка Әмир, Камилә, Рәсүл, Кәримә, Әминәләр килде. Тик менә Газизләр Азизга, Гаделләр Адельгә әверелү генә эчне пошыра. Әгәр гражданлык
актларын теркәү урыннарында татар исемнәренә ихтирамлы һәм таләпчән караш булса, авазлар йотылмас иде. Хәер, татар исеменең «башыннан кичкәннәрне» язып кына бетерерлекме соң?! Алай да сүзләремне, бер генә мисал белән булса да, раслап куйыйм. Тетя Зоя дип йөри идек без аны. Беркөнне турыдан бәреп сорыйсы иттем. Тетя Зоя, син нигә исемеңне боздырасың, чын татарча исемең белән дәшәр идем үзеңә. «И-и үскәнем, – диде ул, – паспорттагы исемемне әйтергә оялам мин. Зөфәр мин документларда. Атаманам кушканы – Зөбәрҗәт. Беренче мәртәбә паспорт алырга килгән авыл кызын кызык иттеләр. Исемнәр китабын актаргандай итеп, Зөбәрҗәт исемен эзләгәндәй кыланды да бер марҗа апаң: «Андый исем юк, менә монда Зуфар дигәне бар, Зуфар будешь», – дип, документ тутырды да бирде. Ир-ат исеме бит ул дип әйтерлек тә русчам юк иде. Шуннан бирле, ир-ат булмас өчен, тетя Зоя булып йөрим. Исемем ир-атныкы булгангадыр инде, гел авыр эштә эшләттеләр, холкым да бозылып бетте, хатын-кыз язмышы да мине читләп үтте». Әйе, кызык итәләр шул безне «бердәнбер дәүләт телен» генә аңлаучы өлкән туганнарыбыз. Ишетүгә үк русча вариант тагарга ашыгалар. Матур мәгънәле Сәгадәт исемен йөртүче сеңлемне, әнә, исеме тартык авазга беткәч соң, «пол – муж.» дип теркәп куйганнар. Аның да холкы бозылмаса ярар иде инде.
май | 2014 | сљембикђ
49
МӘДӘНИ ТОРМЫШ
КЕМНӘР КУЙГАН?..
ЯЗМЫШ
булган хәл
ЯЗМЫШЫМ
БАШКА ҖИРДӘ... ЯШӘЕШ
АДӘМ БАЛАСЫН ДӨНЬЯ БУЙЛАП РИЗЫК ЙӨРТӘ, ДИЛӘР... ИХТЫЯР КӨЧЕННӘН, ТЕЛӘКОМТЫЛЫШЛАРДАН ӨСТЕН ТОРГАН ЯЗМЫШ ҖИЛЛӘРЕ КЕШЕНЕ КАЙДА ГЫНА ИЛТЕП УРНАШТЫРМЫЙ. Эльвира ӘХМӘТОВА
50
сљембикђ | 2014 | август
булган хәл Алинә белән без моннан дүрт ел элек, Каһирәгә минем эш командировкам вакытында халыкара китап күргәзмәсендә таныштык. Дөньяның иң эре бу ярминкәсе ун көн дәвам итә, аның аша җиде миллионлап кеше үтә. Туктаусыз халык агымы, ыгы-зыгы булганга, Татарстан китаплары киштәсе янында бөтерелгән ханымга мин баштарак артык игътибар итмәдем. Баштанаяк пәрәнҗә (хиджаб) бөркәнгән, башка гарәп хатын-кызларыннан ул әллә ни аерылмый да кебек иде. Үзе килеп, саф татар телендә эндәште. Тумышы белән Балык Бистәсеннән булуы, 11 ел элек Каһирәгә күченеп килүе, гарәпкә кияүгә чыгуы, ире белән матур гына гаилә корып, бер кыз бала үстерүләре турында сөйләде ул. Ни сәбәпледер, Алинәнең карашы бик моңсу күренде. Коңгырт-кара күзләрендәге сагышны кара пәрәнҗә тагын да тирәнәйтә кебек тоелды миңа. Яшьтәшләр булу сәбәпле, тиз арада уртак тел тапкангамы, бер туфракта туып-үскән якын кешесе итеп кабул иткәнгәме, чит илдә якташлар, туганнар белән аралашуга сусап яшәгән Алинә белән дуслашып өлгердек. Ул көн дә күргәзмәгә килеп йөри башлады... Каһирә – Нил елгасының ике як яры буйлап ком чүлләре арасында урнашкан гүзәл башкала. Гарәп дөньясында һәм Африкадагы иң эре шәһәр. Гарәпләр Каһирәне, илнең исеме кебек үк яратып, «Миср» дип атап йөртәләр. Каһирәнең үзендә – 8, ә шәһәргә терәлеп торган территорияләрне исәпкә алганда, 19 миллионлап халык яши. Мисырның борынгы тарихы биш меңнән артык ел белән исәпләнә. Гиза, Хеопс пирамидалары, музейлар, Зәңгәр мәчет, Цитадель ныгытмасындагы Мөхәммәт Али мәчете, Хан ил Хәлил базары... Каһирә урамнары комнан күтәртелгән бер-берсенә охшаш соры иске йортлардан торган тыкрыклар, кварталлардан гыйбарәт һәм, беренче карашка, тарихка чорналып мәңгелек йокыга талган сыман... Эчкәрәк узган саен, бу тыкрыкларда тулы канлы тормыш кайнавын тоясың. Күз явын алырдай чуар мал-мөлкәт белән шыгрым тулган базарлар, җиз комган һәм савыт-саба, балчык чүлмәк, хуш исле май, алтынкөмеш, антиквар, палас-җәймә, ситсы кибетләре – адым саен. Аларда халык, халык!.. Андагы шау-шуны җиләкҗимеш, тәм-том төялгән кул арбаларының тәгәрмәч шыгырдавы, мәчет манараларыннан агылган азан моңы, бертуктаусыз кычкырткан автомобиль клаксоннары тавышы тулыландыра. Җил чыккан саен чүлдән кубарылып килгән ком бөртекләре күзгә бәрелә, чат саен урнашкан кафелардан шул ук җил белән килгән каhвә исе борынны катыклый... Каһирә – үзендә төрле мәдәниятләрне, җәмгыятьнең төрле катламнарын берләштергән каршылыклар шәһәре. Мөкиббән булырдай мәһабәт диварлар белән ярым җимерек биналар, пөхтә киң урамнар белән тар пычрак тыкрыклар, байлык белән хәерчелек, үткән белән бүгенге, рухи-әхлакый караңгылык белән яктылык –
бар да янәшә. Мин дә Алинә кебек үк бер күрүдә гашыйк булдым гаҗәеп Мисырга... Ни газизрәк – бу ватанмы? Аһ, туган каүмем газиз! Ул мөкаддәс кан белән ул, Изге сөткә ни җитәр!.. Сөт калыр, ватан китәр! Сөт калыр, ватан китәр! (Дәрдмәнд) «Мин авылда туып, авыл тормышының бар рәхәтен, михнәтен күреп үскән кыз, – дип дәвам итте үзе турында Алинә. – Әтием белән әнием аерылышканнар. Энем белән мине әби-бабамның нигез йортында әни берүзе тәрбияләп үстерде. Тулай торакта яшәп, Казан дәүләт университетында филологик белем алдым. Халкыбыз ның бай тарихы, дин нигезләре белән тирәнтен кызыксындым. Каһирәнең «Әл-Әзхар» мөселман университетына керүемнең дә сәбәбе шул булды.
Бәхет... Кемгәдер ул җиңел һәм колачлап бирелә, ә кемдер аны, зур сынаулар, сикәлтәле авыр юллар аша үтеп, өлешләп кенә ала. Бу – Мисырдагы иң зур уку йортларының берсе, унынчы гасырда оешкан. «Әл-Әзхар» уку йортын тәмам лау турындагы таныклык халыкара дәрәҗәгә ия. Монда йөзләгән илдән килеп белем алалар. Гарәпләрдә югары белем бирү (ат-таалим ́ аль-гамаи) ́ төрле системага корылган. Бу ВУЗда исә либераль карашлар хөкем сөрә. Яхшы укучылар уку йортын вакытыннан алда тәмам ларга яки киресенчә, еллык программаны ике ел үзләш терергә мөмкин. Гарәпләр «Әл-Әзхар» да бушлай укый. Укырга керер өчен мәктәп аттестаты җитә. Безнең кебек чит илдән килгәннәр исә Коръән, гарәп теле буенча имтихан һәм дистәләгән документлар тапшырырга тиеш. Ул елны мин укырга керә алмадым, кире Казанга әйләнеп кайттым. Әмма могҗизадай серле Мисыр төшләремә кереп озак йөдәтте...
Мәхәббәт тарихымы, әллә язмыш сынавымы...
– Син күңелеңнән генә: ни өчен бу үзеннән 25 яшькә өлкәнрәк гарәпкә кияүгә чыкты икән дип уйлыйсың инде, шулаймы? – ди Алинә уйларымны укыгандай. – Үзем дә әлегәчә аңлый алмыйм. Язмыштан узмыш юк, диләр... Яшермим, чит илдән килеп белем алучы шәкертләргә Каһирәдә җиңел түгел: яшәү дәрәҗәсе артык кыйммәт булмаса да, фатир һәм уку өчен түләргә кирәк. Эш табу мөмкинлеге юк диярлек. Минем ул вакытта төшенкелеккә бирелгән чакларым булгандыр, күрәсең. Танышларым мине Сәидкә димләде. Беренче хатыны яман шеш авыруыннан дөнья куйган. Мәктәпне тәмамлап килүче ике өлкән улы һәм ике яшьлек кечкенә
август | 2014 | сљембикђ
51
ЯШӘЕШ
2010 ел, февраль
ЯЗМЫШ
ЯЗМЫШ
булган хәл
малае. Күңелемдә кызгану хисе туганын хәтерлим. Ул кечкенә бала чит-ят кеше кулларына калса ни булыр дип уйландым. Менә мин 24 яшемдә шул гаиләгә никахлы хатын булып төштем. Озакламый кызым Җәмилә туды... Дөрес, хисләр ташкынында яндым дип әйтә алмыйм. Кызгану хисен әкренләп ияләшү, ышаныч хисләре алыштырды. Берберебезнең холкына яши-яши төшендек. Ирем бик тә тырыш кеше булып чыкты. Ул – шәхси эшмәкәр, Александрия шәһәреннән ерак түгел зур гына җиләкҗимеш бакчасы тотабыз. Мин йорт эшләре белән мәшгуль, беркайда да эшләмим. Дөресен генә әйткәндә, эш тә юк. Ирем бераз көнчел минем, Татарстанга еш кайтармый... – Моңсуланып кала Алинә. – Минем туганнарым исә, елга бер килеп, тормышымны күреп китә. Чит илдә төп юанычым һәм туган җирем белән бәйләнешем – интернет челтәре аша. Барыннан да бигрәк әнием өчен үзәгем өзелә. «Үзем исән-сау чакта туган нигезгә кайтып төпләнеп яшәвегезне күрерменме икән?» – дип борчыла ул. Иртәгә мин сине үз йортыма кунакка чакырам, барысын да үз күзләрең белән күрерсең.
Ялкынлы мәхәббәт утларында яндым дип әйтә алмыйм. Әкренләп ияләштем.
ЯШӘЕШ
Башка Каһирә...
Алинә яшәгән Замалек районы Нил елгасындагы кечкенә генә Гезира утравында, Каһирәнең нәкъ үзә гендә урнашкан. Юлга чыгабыз. Машина йөртүчеләрнең юл кагыйдәләрен бөтенләй үтәмәве, светофорларның азлыгы күзгә чалына, булган очракта да аларга беркем игътибар итми. Тирә-юньне күзәтәм: районга якынлашкан саен, биек манаралы мәчетләр, бизәкле соры диварлар әкренләп кими, аларны чит ил кием-салым бутиклары, Европа кибет-салоннары алыштыра. Алинә юл буйлап сөйләп бара... Бу – иң бай районнарның берсе, Каһирәнең күңел ачу һәм мәдәни үзәге. Машинабыз күп катлы йорт каршына килеп туктый. Сездә дә күп катлы йортлар икән, дим. «Әйе, әмма бу йортта һәр кат тулысынча бер гаиләгә генә карый, – дип елмая Алинә. – Безгә бишенче катка, рәхим итегез!» Гарәпләрдә таныш булмаган хатын-кызлар белән ир-егетләргә бер бүлмәдә очрашып күрешү катгый тыела. Хуҗабикә янына килгән дус кызлары, кыз туганнары булсынмы – фатирга бер ишектән, ир-атлар – икенче ишектән кереп-чыгып йөри. 500 квадрат метрлы фатир бүлмәләргә һәм зоналарга бүленгән. Җил һәм ком – Мисырда төп бәла. Шуңа да йортлар кечкенә тәрәзәле. Бүлмәдә төп яктылык чыганагы, сәер тоелса да, кояш түгел, ә электр лампочкалары. Кунак бүлмәсенә узабыз. Яшеллеккә күмелгән футбол кырыдай бүлмә түрендәге телеэкранда «Беренче канал» сөйли...
52
сљембикђ | 2014 | август
Сәиднең өлкән уллары инде үз гаиләләре белән аерым торалар икән. Алинә мине кызы Җәмилә, Сәиднең беренче хатыныннан туган улы Әхмад белән таныштыра. Ул аңа улым дип дәшә. Ун яшьлек Җәмилә исә гарәп, татар, рус телләрендә иркен сөйләшә, мәктәптә инглиз телен өйрәнә. Әхмад та бераз русча сукалый. Заманча гарәп хатын-кызы, йортта чит-ят ир-егетләр булмаганда, пәрәнҗәсен (хиджаб) сала һәм гап-гади европалыга охшап кала. Алинә дә аш бүлмәсенә бөтен ләй башкача – джинсы чалбардан, ефәк кофтадан чыкты. Зур аш өстәлендә гарәп милли ризыклары белән беррәттән, татар халык ашлары – өчпочмак, гөбәдия... «Үзем дә, йорт буенча ярдәмчеләрем дә, татар ризыкларын әзерләргә өйрәндек. Ирем һәм балаларым бик теләп ашый», – дип сыйлый-сыйлый сөйләде Алинә.
Хатын-кыз язмышы...
– Гарәп хатын-кызларының тормышы һәм көнкүреше соңгы ун ел эчендә сизелерлек үзгәрде. Алар югары уку йортларында белем ала, дәүләт оешмаларында эшли, ялларын ирекле оештыра. Мин үзем дә спортзалга, бассейга йөрим, – ди Алинә. – Консерватив гаиләләр дә шактый, әлбәттә. Кайбер, бигрәк тә катнаш гаиләләрдә хатын-кызны җәберләү, кыйнау, йортта бикләп иреген чикләү, аерылып киткән хәлдә балаларны бирмәү очраклары бар. Иренең ризалыгынан тыш кибеткә дә чыгарга җөрьәт итмәгән танышларым бар минем, – ди ул. Гарәпләрдә ата-аналарга, олыларга хөрмәт зур. Кәләш сайлаганда да, ата-аналарының сүзе бик зур роль уйный. Шуңа да, ике яктан да әти-әниләрнең аңлап кабул итүе, уртак рухи кыйммәтләр – бәхетле гаилә мөнәсәбәтләренең төп нигезе, дип фикер йөртә Алинә. – Кагыйдә буларак, Мисыр кануннары нигезендә, өйләнергә теләгән ир-егет булачак кәләшенә калым түли, – ди Алинә. Ул 2 мең доллардан да ким булмаска тиеш. Калымны ул булачак хатынының исәп-хисап счетына күчерә. Бу акчалар аерыла калган очракта кулланыла. Моннан тыш, ир-егетнең өйләнгәнче үк торагы, табыш-керем чыганагы булу хуплана. Туганна- рының ризалыгы булган очракта гына гарәп хатынкызлары кияүгә чыга. Бу канун-тәртипләр чит ил хатын-кызларына кагылмый. Калым түлисе юк. Шуңа да, татар, рус, украин һәм башка милләт кызлары белән никахлашкан гарәпләр бар. Гаиләләрдә, уртача алганда, дүрт-биш бала үсә. Унар балалы гаиләләр дә бар. Бала төшерү мөселман илендә катгый тыелган. Катнаш никахлар таркалган очракта, балалар, гадәттә, әтиләре белән кала. Гарәп илләрендә полигамия – күпхатынлылыкка шәригать кануннары каршы килми, иреңнең өстеңнән өйләнүеннән курыкмыйсыңмы, дип сорыйм. Куркам, әмма ике хатынны да бертигез дәрәҗәдә яшәтер өчен акча да, игътибар да кирәк. Иктисадый, сәяси вазгыять илдә үзгәрә бара. Күпчелек гарәп ир-егетләре хәзер бердән дә артык хатынга өйләнергә җөрьәт итми.
булган хәл Каһирә кояшы инде чамадан тыш кыздыра. Коман дировкам тәмамланды, чемоданым җыелган, аэропорт ка китәргә санаулы вакытлар калып бара. Алинә кызы Җәмиләне ияртеп мине озата килгән. Саубуллашыр алдыннан, мин яшәгән кунакханә каршындагы кафеның тышкы верандасында утырабыз. Ара-тирә искән җил, суынырга өлгермәгән Каһирә каhвәсе исен тагын да югарырак күтәреп, ераккарак тарата. Якында гына «табла» (гарәп уен коралы) барабанына кушы лып көйләгән талгын гарәп музыкасы ишетелә... Арада тынлык... Минем ерак уйларымны Алинә бүлдерә: туган якларга миннән сәлам әйтергә онытма! Икебез дә күз яшьләре белән аерылышабыз. Сизәм, Алинәнең әйтер сүзләре әле бетмәгән...
2011 ел, февраль
Үзәк телеканаллар аша Мисырдагы чолганышлар турында үзгә бер борчылу белән күзәтәм. Тахрир мәйданында демонстрантлар арасында канкойгыч атыш, югалтулар. Каһирәдә танклар, җимерек бина лар, ябык мәктәпләр, кибетләр... Социаль челтәрләр аша элемтәгә чыгып, сирәк булса да язып торган Алинә шул чорда кисәк кенә югалды, хатларга җавап бирми. Бераз вакыт үткәннән соң гына ул «...мин нәкъ чолганышлар барган көннәрдә Тахрир мәйданындагы бала табу йортында икенче баламны таптым. Шартлаулардан тәрәзәләр коелып төште. Ходайга шөкер, исән калдык. Улым туды минем, Масуд дип исем куштык. Гарәпчә «бәхетле» дигәнне аңлата. Хәзер аңа өч ай», – дип язган иде ул хатында.
2012 ел, ноябрь
Ирен калдырып, ике баласы белән Татарстанга, әнисе янына яшәргә кайтканын хәбәр итте Алинә. Без аның белән Казанда очрашып сөйләштек. «Ирем белән яшәү авырлашты. 60 яшен тутырганнан соң, холкы нык үзгәрде, тагын да ныграк көнли башлады. Вакыт узган, яшь барган саен күңел туган якка, нигез йортка тарта. Бар тормышымны ташлап кайтып кит тем, – дип үксеп-үксеп елады ул. – Намазда гына җан тынычлыгы табам». «Туган нигезеңдә тормышыңны башлап кара, балаларыңны бакчага, мәктәпкә бирерсең, үзең эшкә урнашырсың, әниең, туганнарың яныңда», – дип тынычландырырга тырыштым мин аны. Шулай ел ярым вакыт үтте. Алинә сату өлкәсендә дә үз эшен ачып карады, җанына яткан эш таба алмады. Татар мохитенә ияләнмәгән балалары әтиләрен сагынып үзәген өзде. «Миңа инде 35 яшь, сайлаган тормышымнан тайпылыр чак түгел. Балалар тулы гаиләдә үз туган җирләрендә тәрбияләнергә тиеш, ирем шалтыратты, кире Мисырга китәрмендер, ахры», – дип язган иде ул бер хатында. «Якынлашып килүче Ураза бәйрәме мөбарәк булсын, дустым», – дигән котлавын ул инде Рамазан ае көннәрендә Каһирәдән юллаган иде...
КУНАК БУЛСА¬, ТЫЙНАК БУЛ Россиядә һәм гарәп илләрендә хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны төрлечә. Анда хатын-кызлар — беренче чиратта хуҗабикә һәм балаларны тәрбияләүче, ә ирләр — гаиләне туендыручы һәм саклаучы. Тышкы дөнья белән элемтәдә хатын-кызның хокуклары чикләнгән булса да, йорт эшләрендә инде ул хуҗа, иренә дә олы бала итеп карап, аны чит-ят күзләрдән сакларга тырыша. Үзара мөнәсәбәтләр әнә шулай корылган. Чит илләрдән килгән туристларга да, мондагы тәртипләр белән килешеп, киенү һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә игътибарлы булырга туры килә. Кунакханәдән тыш урыннарда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турындагы киңәшләр хатын-кызлар өчен файдалы булыр. – Никах балдагыннан йөрегез, үзегезне кияүдә дип танытыгыз (кияүдә булмасагыз да), бу кайбер иратларны суытыр. Мисырда ир хатынына бәйләнмиләр. Егетегез белән ял иткән очракта, сезне дуслар дип түгел, ирле-хатынлы дип уйласыннар. Балдаклар да булышыр. Таныш булмаган ир-атлар күз карашыннан качыгыз. Кара күзлектән йөрегез, эндәшсәләр дә, әйләнеп карамагыз. Тозсыз шаяртуларга, төртмә сүзләргә җавап бирмәгез. Күзегез күрмәсен, колагыгыз ишетмәсен, кыскасы. Баста (маршруткада) яки җәмәгать транспортында хатын-кызлар янәшәсенә утырырга тырышыгыз. Сүз уңаеннан, Каһирә, Алекс кебек зур шәһәрләрдә метроның һәм озын трамвайларның беренче вагоннары бары тик хатын-кызлар өчен генә. Ял итү урыннарыннан ераккарак чыгып киткәндә тыйнак киенегез. (Җиңсез күлмәк, ачык изү, кыска итәк хупланмый.) Таныш түгел ирләр белән күз уйнатып, авыз ерып сөйләшүләр күңелсез тәмамланырга мөмкин. Сорау туса йә берәр ярдәм кирәк булса, иң элек хатын-кызга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тел белмәү киртә булмас, гарәп хатын-кызлары да хәлгә керә белә. Бигрәк тә сез алар кагыйдәсенә туры китереп киенгән булсагыз. Таныш ир-атлардан башка гына атта йә дөядә йөрергә ашыкмагыз. Бәдәвиләр чакыруын кабул итеп, алар белән ияргә менеп атлану юньле хәл түгел. Шәһәргә экскурсияләргә чыкканда озын җиңле, тездән түбән иркен кием киегез, үтә күренмәле булмасын. Андый киемнәр эсседән дә саклый. Кирәк икән – чәчегезне җыеп, яулык бәйләгез. Декольте, топик, сыланып торган киемнәр аркасында күңелсез маҗараларга тарымагыз. Башка ислам илләренә барып чыксагыз да, әлеге киңәшләр ярап куяр.
август | 2014 | сљембикђ
53
ЯШӘЕШ
2010 ел, февраль
ЯЗМЫШ
гыйбрәт
Фото интернеттан алынды
ЯЗМЫШ
АСЫЛЫҢА КАЙТ,
И КЫЗ БАЛА! (Ахыры. Башы 7 нче санда.)
ЯШӘЕШ
Ләйсән КАМАЛИЕВА
САЛМАК ХӘРӘКӘТЛЕ, АКЫЛЛЫ КАРАШЫ СЫНАП КАРАУЧЫ СӨЙКЕМЛЕ ИР-АТНЫҢ БАР КЫЯФӘТЕ АНЫҢ ҮЗ ДӘРӘҖӘСЕН БЕЛӘ ТОРГАН УНИКАЛЬ ШӘХЕС БУЛУЫНА ИШАРӘ ИДЕ. Беренче хатлардан ук күңелемдә бу кешегә карата ниндидер хөрмәт уянды. Израиль тарихы, әлеге дәүләтнең барлыкка килүе турындагы хикәятләре нык кызыксындырды. Минем хыялымда ул инде Сөләйман хәким кебек борынгы дәүләтнең зирәк патшасы булып тоела башлаган иде.
54
сљембикђ | 2014 | август
гыйбрәт сөекле ир затының да йөзе күзгә күренеп үзгәрә. Уйламыйча ялгыш ычкындыруга ук авыздан очып чыккан сүзнең хата икәнен танудан туган коточкыч үкенечле халәтне яшерү дә мөмкин түгел. Шулай да җавабым аны тәмугтан җиргә кайтаргандай булды... «Юк, юк... Син нәрсә, булмаганны... Миңа бернәрсә кирәк түгел!» Яһүдемнең яңаклары алсуланды, сулышы элеккеге хәленә кайтты, тормыш үз агымына күчте. Бөтен барлыгым «остазыма» багышланган иде: аяк астыннан җир убылса да, монитор экраныннан мине һич аерырлык түгел. Кичләрен Израиль яңалыкларын тотам, дәүләт тарихын өйрәнәм. Җәйге яллар чоры якынлашты. Бары мин, мин генә ул ашкынып барыр җир, дип җырлады эчке җан авазы. Карышып та маташмадым. Вакыт чаба гына. Сәяхәт күпмегә төшәсен, кунакханәдә яшәү, ашау, экскурсияләр күпмегә барып басасын ачыкларга кирәк тизрәк. Һәм шунда гафу ителмәслек адым ясадым: акча турында сүз кузгатып, сөйгәнемне Семирамида бакчаларыннан гөнаһлы җиребезгә күчердем. Кинәт яраткан кешемнең үз матавыклары чыгып торуы ачыкланды, кәефемне кырмас өчендер инде, ул бик җәелеп тасвирлап тормаска булды, әмма хәлләре бер җайга салынганчы, ике арадагы мөнәсәбәтләрдә тайм-аут алырга кирәклекне кистереп әйтте... һәм экран сүнде. Кыска гына очрашуга өметләнеп ялваруларым бушлыкка килеп төртелде.
Ниндидер ялгыш адым ясавымны аңладым, ләкин нинди? «Остазым» өйрәткәннәрдән тамчы да читкә тайпылмыйча яшәргә тырыштым бит югыйсә. Җан газапларым турында язып тормыйм... «Изгеләр чишмәсе»нә барып, җаныма һәм йөрәгемә урын табалмыйча, башымны бозлы суга тыкканым гына исемдә. Авырту әкрен генә чигенә башлады, һәм мин үзем белән булган хәлләргә аек акыл белән карадым. Көзгегә күз салып, үземне танымадым: бөтенләй чит-ят ирләрнең күңелен күрер өчен генә дә түзәргә, чыдарга риза чит бер хатын-кыз, мәхәббәт колы карап тора иде аннан. Кайда ул һәр туар көнгә, пыялага кунган чебенгә, түшәм почмагындагы үрмәкүчкә шатлана торган шук-шаян кыз бала? Нәрсә булган аңа?.. Ситсы күлмәкле кыз, моңсу караш ташлап, ерагая барды... Тукта, матурым, сабыр ит, көт бераз, ташлап калдырма мине, дип бар көчкә кычкырасым килде. Ләкин кыз ул арада күздән дә югалды. Берничә минут хатирәләр тезмәсендә утырдым. Аннары билгеле бер карарга килеп, сикереп үк тордым: үзен эзләү юлында яңа сынауларга әзер акыл җыйган бу кызны кире үз дөньясына, асылына кайтарырга вакыт. Бик вакыт!
август | 2014 | сљембикђ
55
ЯШӘЕШ
С
кайп аша аралашуыбыз вакытында аның һәрчак киң караватта кырын ятып җимеш капкалавын күрәм. Баш очында зур фарсы келәме эленеп тора, янында җилпәзәле кәнизәкләре генә җитми. Бу төр аралашуыбызны элемтә дип атап та булмыйдыр, акыл иясенең монологы дисәң, дөрес рәктер. Ул миңа тормышның бар өлкәсеннән – медицинадан алып сәясәткә чаклы – акыл бирә. Аның йогынтысында үзгәрүемне дус хатыннарым да сизеп алган. Күзләрем яна, тавышым акыл өйрәтү тонына күчә башлады. Акыллырак дусларымның миннән читләшүен абайладым. Көнләшәләр! Исем китте, ди! Чираттагы «акыл» дозасын алырга дип, мониторга капландым. Хәзер инде мин ботканы сәгать теле уңаена түгел, каршы якка болгатам, түтәлләрем дә көньяк-көнбатышка карап утыра, итәгем күзгә күренеп озынайды. Зур теләк белән көн саен көньяк-көнчыгышка төбәләм, анда минем гуру яши. Ләкин бер «ләкин» бар: миңа «остазым» дәрәҗәсенә җитәргә ерак шул әле... Бернигә карамый, аңа якынаерга тырышам. Чак-чак кына булса да. Кози-кози, итальяннар әйтмешли. Акварель буяулар белән рәсем ясау түгәрәгенә язылдым, самба-румба ише биюләр өйрәнә башладым. Теләсә нинди һава шартларында да эшкә җәяүләп йөрим. Иртән өч чакрым барам, кич өч чакрым кайтам, кыш көннәрендә тышта салкын су белән коенып, ерактагы дустыма фотомизгелләр җибәрәм. Ниһаять, башсыз түгеллегемне таныды: минем өчен моннан да зур бүләк юк иде. Буталчык уйларыма бер юнәлеш бирде ул. Минем акыл операцияләре арсеналында анализ, дедукция, индукция дигән төшенчәләр барлыкка килде... Бик катлаулы һәм көндәлек тормышта кирәге шуның кадәр генә булган нәрсәләр турында каян белгән дисезме? Тырышлыкларым бушка китмәде: көннәрдән бер көнне үземне яратуларын белдем. Шатлыгым эчемә сыймады!!! Каршылыкларга карамый алга томырылган яшь тайга охшап калдым... Мине яраталар, мине көтәләр! Әмма менә бәла: Израильдә яһүдләрне яһүд булмаганнар белән никахта теркәмиләр, янәсе! Исем дә китми! Россиядә дә никахлашып була бит, аннары инде мөһер сугылган ирең янына күчеп кенә китәсең. Беркөнне скайпның чираттагы сеансында могҗизага тиң сүзләр яңгырады: «Ни телисең, шуны сора!» Гомерендә беренче мәртәбә шундый сүзләр әйтүе булгандыр дисәм дә, ялгышмам. Язмыш бүләгеннән файдаланып, һичьюгы бриллиант кашлы йөзек сорасам соң инде... Бу фикер әле яңа гына башыма килде шул. Мин ул чакта куркып калган идем. ...Әйе, куркып калган идем. Көтмәгәндә булды бит! Тораташ булып каттым бу тәкъдимнән.. Абау,
ЯЗМЫШ
белмәсәң бел
Фото интернеттан алынды
УЙЛАНУ
ЯПОН ГӘЙШӘЛӘРЕ
ЯПОНИЯ ТУРЫНДА АЗМЫ-КҮПМЕ МӘГЪЛҮМАТЫ БУЛГАН КЕШЕНЕҢ АНДАГЫ ГӘЙШӘЛӘР ТУРЫНДА ДА ИШЕТКӘНЕ БАРДЫР. Гәйшәләр белән беркадәр аралашкан кешеләр исә алар хакында бик тә сокланып сөйли. Имеш, гәйшә белән бер сөйләшеп утырган ир-ат соңыннан шуларга охшаганрак хатын эзли икән. Гәйшәләр белән аралашу японнарда бик борынгы заманнардан килгән йола ул. Хәзерге заман ирләренең гәйшәләргә ни өчен бер дә саранланмый акча тотулары аңлашылып та бетми. Монда ниндидер хикмәт бардыр кебек.
ЯШӘЕШ
Гәйшә – табынчы
Япониядә хатын-кызлар өйдән чыгып йөрми. Кунак килгән чагында да, әгәр кунак кардәше булмаса, чаршау артыннан чыкмый. Шуңа күрә бай тормышлы японнар кунак сыйлау яки мәҗлесне алып бару өчен өйләренә гәйшә чакыралар. Гәйшәләр бииләр, җырлыйлар, музыка уен коралларында уйныйлар,
56
сљембикђ | 2014 | август
кызык-кызык хәлләр турында сөйлиләр яки фәлсәфи темаларга әңгәмә коралар. Унҗиденче гасырда гәйшә ләргә ихтыяҗ аеруча артып китә. Шул сәбәпле, күп кенә шәһәрләрдә кызларны гәйшә осталыгына өйрәтә торган мәктәпләр – окияләр пәйда була. Икенче бөтендөнья сугышына кадәр ул мәктәпләргә ярлы гаиләләрдән чыккан 5-8 яшьлек кыз балаларны җыя
белмәсәң бел
Хезмәтнең әҗере
Элек заманда гәйшәнең эш вакыты кичә дәвамында янып беткән хуш исле төтәткеч чыралар саны белән үлчәнгән. Хәзер гәйшәгә сәгатьләп түлиләр. Тик менә окиядә яшәгән гәйшә кулына акча керми. Гонорарны да, чәйлекләрне дә окия тоткан хатын ала. Бу акчалар яшәүгә, кием-салымга, чәчтараш хезмәте өчен түләүгә, бизәнү әйберләренә, зиннәткә тотыла. Бөтен чыгымнарны чигергәннән соң, калган акча гәйшәнең үзенә бирелә. Шуңа күрә мәҗлесләргә еш чакырылган кызыкай гына күпмедер мая туплый ала. Гәйшә дигәч, күпләрне гел бер сорау борчый: янәсе, гәйшәләр клиентлары белән җенси мөнәсәбәткә керәме? Юк. Аларга клиентлары белән гыйшык-мыйшык тоту закон белән тыелган. Ятак өчен Япониядә махсус хатын-кызлар булган һәм әле дә бар. Ойраннар дип йөртелә торган «мәхәббәт осталарына» бик күп түлиләр. Белеп бетермәгән кешеләр гәйшәләрне шул ойраннар белән бутый булыр. Аларны кимоно өстеннән буып куелган путаларына карап аералар. Гәйшәләрнең путасы аркага төйнәлгән, ойраннарныкы алгы яктан. Ойраннарның киенү рәвешләре дә үзгә. Алар күзгә ташланып торырлык итеп киенә дә, бизәнә дә.
Гәйшәләргә төрле-төрле ир-атлар уздырган мәҗлесләрдә табынчы булырга туры килә. Алар беркайчан да хуҗа кешенең үзләренә охшамаган сыйфатлары хакында әйтмиләр. Киресенчә, хуҗа ир-атны алар дәрәҗәле кеше итеп күрсәтергә тырышалар. Гәйшәләр үз дәрәҗәләрен бик беләләр. Шуңа күрә клиентларның исерә төшкәннәре дә гәйшәләр белән ипләп сөйләшә. Япон ир-атлары кыен хәлгә калган очракларда психолог эзләп йөдәмиләр яки кемгә зарланыйм икән дип тә йөрмиләр, кесәләренә карап, үзләренә берәр гәйшә табалар, берәүгә дә ачарга теләмәгән серләрен аларга сөйлиләр. Гәйшәләрнең ишеткән серләрен читкә чыгарырга хаклары юк. Икәү сөйләшкән икәү арасында гына кала. Гәйшәләр әңгәмә коруның әллә нинди алымнарын белә. Әйтик, алар клиентларының ишарә хәрәкәтләрен, сөйләшү интонациясен тиз генә отып алалар, хәтта сулау ешлыгын да әңгәмәдәшенеке кебек итеп көйлиләр. Шулай иткәндә ике кеше арасында аерым бер халәт, аерылып китәсе дә килми торган якынлык урнаша икән. Психологияне яхшы үзләштергән гәйшәләр тыңлап кына калмыйлар, бәлки, ярдәм дә итәләр. Шуңа күрә аларның клиентлары да, димәк, табышлары да күбрәк, җәмгыятьтә тоткан урыннары да дәрәҗәлерәк.
Гәйшәләрнең ярарга тырышулары хак, ләкин алар беркайчан да үзләрен түбәнсетүгә юл куймыйлар. Гаилә дигәне
Сез, мөгаен, гәйшә булу рәхәт икән, гаилә, дип, бала дип ут йотасы юк, диярсез. Чыннан да, озак вакытлар гәйшәләргә кияүгә чыгарга рөхсәт булмаган. Тик бу һич тә аларга бала табарга ярамаган дигән сүз түгел. Өлкәнәйгән гәйшә окиядә укыта башлый. Узган гасыр азагында гәйшәләр, контракт вакыты беткәннән соң, һөнәрдән китү хокукы алды. Шуңа күрә хәзер аларны гәйшәлеккә генә түгел, бәлки, йорт тоту күнекмәләренә, исәп-хисап серләренә дә өйрәтәләр. Ягъни, «пенсиягә чыккач», кирәге чыгардай һөнәрле итәләр.
«Гәйшә истәлекләре»
Шундый исемдәге китап иң мәшһүр гәйшә Минеко Ивасакиныкы. Бу китап нигезендә соңрак кинофильм да төшерелде. Минеко үзе иң кыйбатлы гәйшә дәрә җәсенә ирешкәннең соңында окия хуҗасы булган хатын. 29 яшендә гәйшәләргә куела торган таләпләрнең катылыгыннан арыган ханым, окиясен яба да, кияүгә чыгып, бала таба. Аның белән егерме ел бәхетле никахта яшәгән ире язмышыннан бик канәгать була. Ир булган кешенең әйтүенә караганда, гәйшә 24 сәгать дәвамында гәйшә булып кала икән ул.
август | 2014 | сљембикђ
57
ЯШӘЕШ
торган булганнар. Кызларны, аларга тук тормыш тәэмин итү турында хыялланган ата-аналары сата торган булган икән. Кайвакыт гәйшә осталыгына кызыккан бай кызлары да, качып, бу мәктәпкә килгәләгән. Алар ирекле яшәү, белем алу, бикле тормыштан котылу турында хыялланганнар. Окияләрдә кызларны биергә, җырларга, музыкага, матур язу, чәй әзерләү, шигърият, рәсем ясау серләренә өйрәткәннәр. Кызлар фәлсәфә фәнен белгәннәр, дөнья да барган вакыйгалардан, сәясәттән хәбәрдар булганнар. Кияүгә чыгу өчен генә әзерләнгән кызларны гәйшәләр белән чагыштыра торган да түгел. Тырышып укыган кызлар 14 яшькә майко исемен алган. Майколар гәйшәләр белән бергә мәҗлесләргә йөреп, осталыкка өйрәнгәннәр. Берара окияләрдә апасеңел булып берләшү гадәте урнашкан. Гәйшәләр бәләкәчләр арасыннан үзләренә сеңел сайлап ала да аны һөнәр серләренә өйрәтә, киемнәр, чәч каптырмалары бүләк итә икән. Апаң булу бик дәрәҗәле һәм уңайлы саналган. Гәйшәләр гомер буе өйрәнә. Һөнәрнең башлангыч белемнәре мәктәптә үзләштерелә, аннары, инде гәйшә булгач, көнгә берничә сәгать һаман саен нәрсәгә булса да өйрәнүне максат итеп яшиләр. Димәк, гәйшә тормышы тоташ күңел ачулардан тора дип уйлау дөрес булмас. Әгәр гәйшәне мәҗлескә чакыралар һәм ул иртә төгәлләнә икән, гәйшә ял итеп алу хакында уйламый да, эше бетүгә шунда ук күнегүләргә тотына. Мәҗлес тә исә гәйшә биемәгән чагында тоташтан берничәшәр сәгать тезләнгән килеш тора. Ул әңгәмә барышын да, табында сыйлау тәртибен дә күзәтә. Кунакларга сакэ яки чәй салып торучы да ул. Мәҗлестә гәйшә бернәрсә ашамый да, эчми дә.
УЙЛАНУ
УЙЛАНУ
белмәсәң бел
Яңа заман гәйшәләре
Берара Япониядә гәйшәләр бөтенләй калмаган иде. Дөньяда алдынгылыкны ала башлагач, японнар гәйшә ләр мәктәпләрен кабат ачып, милли мәдәниятләрен тергезү эшенә керештеләр. Дөрес, хәзер кызлар майко булып урта мәктәп таныклыгы алганның соңында гына эшли ала. Япониядә урта белемгә ия булу мәҗбүри итеп куелган. Окиядә уку хәзер өч кенә ел дәвам итә. Безнең көннәрдә дә бер генә рәсми чәй мәҗлесе дә гәйшәләрсез узмый. Хәзер аларны зур ярышларны, фестивальләрне, күргәзмәләрне ачу тантаналарына чакыралар, театрга бергәләп бару өчен яллыйлар. Ялла ган кеше гәйшәнең ул теләгәнчә – кимоноданмы, евро пачамы – киенүен шарт итеп куя ала. Хәтта японнар ның хатыннары да иренең гәйшәгә мөрәҗәгать итүен дәрәҗәгә саныйлар. Димәк, бу гаиләнең матди хәле әйбәт.
Заман үзгәрә, әмма гәйшәләр аз үзгә рә. Шуңа күрә аларны японнар горефгадәт сакчылары дип атыйлар да.
ЯШӘЕШ
Гәйшә нәрсәгә өйрәтә ала?
Соңгы вакытта хәтта Россиядә дә гәйшәлеккә өйрәтә торган курслар пәйда булды. Ләкин аларда бөтен укыту дәртле биюләргә, интим гимнастикага өйрәтүдән узмый. Мондый күнегүләрнең гәйшәлек белән бернинди уртаклыгы юк. Ә бит алардан өйрәнерлек нәрсәләр бар. Әйтик: гәйшәләр, ир-атларның дәрәҗәсен төшермичә генә, алар хакында кайгырта беләләр; алар әңгәмәдәшләрен бүлдермичә генә тыңлау сәләтенә ия; кеше серләрен саклыйлар; ир-атларның да көчсез яклары булырга тиеш дип саныйлар; гәйшә янына кунакка килгән ир-атның кадерле кунак икәнлеген сиздерәләр; клиентның кәефе нидән кырылганлыгын бик тиз чамалап алалар – кайчан юатырга, кайчан киңәш бирергә, кайчан җырлап яки биеп алырга кирәклеген сүзсез дә аңлыйлар; үзләренең кәефләрен яшерә беләләр; һәрвакыт матур күренәләр. Югыйсә киенүтөзәтенүгә көн саен берничә сәгать сарыф итсәләр дә, махсус чәчтараш ясаган чәчләрен саклау өчен баш асла рына агач бәләк салып йокласалар да, зарланмыйлар; очрашуларда бернинди җенси якынлыкка кермичә дә вакытны ямьле итеп үткәрүне оештыра алалар. Ир кешенең гәйшә яныннан тагын да киләсе килеп китә. Гәйшәләрдән һичьюгы ир-атлар белән аралашуның төп кагыйдәләрен генә булса да отып алу ярар иде. Шул чагында безнең ирләребез дә үзләрен бәхетлерәк хис итмәсләр идеме икән?
58
сљембикђ | 2014 | август
ИКЕБЕЗ БЕР ИНДЕ БЕЗ Утыз ел бергә гомер иткәннән соң: «Икебез бер инде без», – дип, эчке бер канәгатьлек белән әйтә алу өчен ул гомер басуын ничек узу да мөһим бит әле. Ике гашыйк меңнәр арасыннан бер-берсен күреп алып, мәхәббәт дәрьясына чумганда «беребез өчен беребез үләрбез» кебек сүзләрне бик ансат әйтә аладыр. Әле аларга бу җөмлә бер дә купшы, ягъни пафослы да тоелмый торгандыр. Чыннан да, «башын җуйган» гашыйк кыз сөйгәне ошаткан күлмәген генә кияргә, сөйгәне яраткан ризыкны гына пешерергә, хәтта бердәнберенә күрекле күренү өчен тышкы кыяфәтен үзгәртә торган операцияләргә дә ризалашырга мөмкин. Хисләр кайнарлыгы тора-бара сүрелә. Әйтергә кирәк, ир-ат кавеме тизрәк «тынычлана». Ни гүзәл тойгы булмасын, мәхәббәт тә тоныклана. Яратышкан кешеләр үзара җиңелрәк аңлашалар, уртак телне тизрәк табалар. Шуңа күрә хисләрдән айныганчыга кадәр үк ике тәрбия җимеше булган, ике төрле зәвыкка, ике төрле тәҗрибәгә ия бу икәүгә алдан ук бер-берсенең йомшак яки көчле сыйфатларын капшап, чигенү юлларын аныклап куйсалар яхшы. Беренче вакытлардагы низаглар давыллы аңлашулар, аңлашканнан соң ялкынлы яратышулар белән чиратлашып бару табигый хәл. Шуңа күрә паникага бирелергә дә, соңгы сүзне әйтергә дә ашыкмаска кирәк. Кавыша алган гашыйклар элек ничек яшәгән булсалар, шулай яши алмыйлар инде хәзер. Ләкин бу әле бербереңдә эреп бетү дигән сүз дә түгел. Хәер, «эреп бетү» үзен һәрвакытта да акламый. Әнә, бер ханым тәмам аптыраган. Югыйсә ул һәр «бердәнбере» өчен, дөньясын онытып, аның өчен генә яшәргә тырышкан икән. Ә тегеләр, барыбер, берәм-берәм читкә кыяклаганнар. Тырышлыкның әҗере урынына ханымны һаман саен зыңлап торган бушлык сагалаган. Шулай булмасын өчен иң якын дуслардан аерылмаска, элекке матур шөгыльләрне ташламаска, укуны өзмәскә, ягъни үзеңә кул селтәмәскә кирәк. Гаилә хакына дип уңышлы карьераларын туктаткан, бөтен тормышын фәкать иренә, балаларына багышлаган хатын-кызлар соңыннан бик үкенә. Татарлар «ирне ир иткән дә хатын, юк иткән дә хатын» дигән мәкальне яраталар. Ирне ир итәм дип, ир дөньясында «эреп» беткән хатын бер заман ушына килгәндә соң булуы, хатынның үзенең бердәнбер гомере әрәм узган булуы да ихтимал бит әле. Гомер һәркемнеке дә берәү генә! Димәк, ярык тагарак янында утырып калмас өчен үзеңне дә онытмаска кирәк. Гашыйк итү җиңел, гашыйклыкны саклау кыен, диләр. Шуңа күрә сөеклегезгә һәрвакыт гүзәл, кызыклы күренү әмәлен табыгыз. Ир-атлар тәмле ашарга, пөхтә өйгә кайтып керергә ярата, әлбәттә. Әмма аларга үз фикере, хәтта капризлары булган, беркадәр көйсез дә, назлы да хатыннар ныграк ошый. Димәк, сезнең тормышта матурлык салоннарына да, акыллы китапларга да, спортка да урын табылырга тиеш. Тик менә, мавыгып китеп, икенче яртыгызны күз угыннан ычкындырмагыз. Кайвакыт аның көенә генә тору да зыян итмәс. Бу инде, гәйшәләр кебек, иратның игътибарын бер кичкә җәлеп итү генә түгел, бәлки – гомерлек көрәш.
КОНТАКТ ТА :
://syuyumbike ИСМӘГЫЙЛЕВА Ризәлә Казан педагогика көллияте (1996); Казан дәүләт университеты, журналистика һәм социология факультеты (2007).
Карьера: «Тәртип FM» радиосының баш мөхәррире.
Кредо: «Үткән гомер әрәм түгел, әрәм үткән гомер жәл».
Кияүдә, улларына 17 һәм 5 яшь.
https://www.facebook.com/suyumbike.zhurnaly Без әкияткә ышанабыз әле! Кечкенә улым белән «Күчтәнәч»тә кунакта булдык. Анда катнашып шигырь сөйләп кайту күптәнге хыялы иде инде аның. Тик тапшыру алдыннан өстәл өстендә яткан Актәпи белән Йомшаккайны күреп ул: «Әни, нигә аларның монда киемнәре генә?» – дип шаккатты... Телевидениедән кайткач, Ильяс бик озак «Күчтәнәч»не карамады. «Баланың балачагын урладым бугай», – дип, бик борчылдым. Шушы көннәрдә, «Күчтәнәч»не яңадан карый башлады ул: нәкъ элеккегечә итеп – Актәпи һәм Йомшаккай белән сөйләшә-сөйләшә...
Орлыклар шытым бирә!
Күреп калырга кирәк!
«Сөембикә», «Ак калфак», «Мөслимә», «Тәртип FM»... – без барыбыз да динне, әдәп-әхлак, гореф-гадәтләрне төрле яклап күтәрү юлында эшлибез. Шөкер, асылыбызга кайту бара. Беркөнне мәчеткә сәдака кертергә дип сугылдым. Җомга көн иде. Машина куярга урын юк! Япь-яшь егетләр намаздан чыга: энә-җептән киенгәннәр, һәркайсында чит ил машинасы. Дөньялыкны да уйлаучы, ахирәтне дә онытмаучы иманлы яшь буын килә. Август керү белән туйлар башланды менә. Иң сөендергәне – аларның күбесе аракысыз үтәчәк. Әти-әниләрдән бигрәк, яшьләрнең үз теләге бу!
Казан TürkVizyonга әзерләнә! Аның инде кайчан һәм кайда узасы да билгеле: 19-21 ноябрьдә, Татнефть– Аренада. Былтыр бу бәйге Төркиядә, Искешәһәрдә үтте. Анда безнең Алинә Шәрипҗанова катнашып, бик уңышлы чыгыш ясады. Инде менә кунакларны Татарстан кабул итә. Фестиваль сәхнәсенә егермедән артык төрки халык вәкилләре күтәреләчәк. Алар чыгышын бу төрки дәүләтләрнең телеканаллары яктыртачак – Казан сүзе ничәмә-ничә телдә кабатланачак. Төрки илләр һәм халыкларның үзара багланышлары ныгу, әлбәттә, сөендерә!
сөендерде
сөендерде
сөендерде
көендерде
көендерде
көендерде
Җәннәт – әниләрнең аяк астында да...
Илдән аерым борчу түгел түгелен дә...
Әниемә инде 72 яшь. Ул Яшел Үзән районының Күлбаш авылында, төп нигезебездә энем белән гомер итә. Сугыш чоры баласы. Ачлыкны да, юклыкны да күргән. Әти белән алар биш бала үстерделәр. Тик тигез картая гына алмадылар: әтинең гүр иясе булганына инде 12 ел. Безнең әнинең үз гомерендә бер тапкыр ялга барганы юк. Кая ул?! Авылдан аерып аны үзебезгә кунарга да алып килә алганым юк. Мең сәбәп таба! Ә минем әнигә шундый рәхәт картлык күрсәтәсем килә, мәшәкатьсез, тыныч, хасиятле...
Кредиты яки ссудасы булмаган кеше сирәктер хәзер... Банкка кредит алырга барсаң, хезмәт хакың 50 меңнән ким булмаска тиеш, диләр. Алар ставканы күктән алып куймый: димәк, безнең илдә табылган малдан һәркемгә шуннан да ким хезмәт хакы түләнмәскә тиеш. Чынлыкта... Урта хәллеләрнең дә барысы да 25 мең алмый әле. ЖКХга кабат бәяләр артты менә. Сигез мең пенсия алган, әйтик, элеккеге төзүче шул акчаның нәкъ яртысын фатир өчен түли. Бала-чагасы булмаса, читтән беркем дә булышмаса, ялгыз карт-корыга ничек очны-очка ялгарга соң?!
Тынычлыкка ни җитә?! Һәркемнеке кебек минем дә бүген уйда – Украина... Телдә гел бер теләк: «И-и Ходаем, сугышлардан үзең сакла!» Ике улы буй җитеп килгән әни бит мин... Дөньялар имин торса, аларның сау-сәламәт килеш армиягә барып кайтулары сөенеч кенә булып тоелыр. Ә болай шомландыра... Телевизордан Украина качакларын күрсәтәләр. Кулына кечкенә бала күтәргән ир-ат: «Без бит улкызларыбызны үтерер өчен дөньяга китермәдек, – ди. – Ә анда безнең урамда танклар йөри, колак янында пулялар сызгыра...» Үзе сөйли, ә күзләрендә яшь...
ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ
ХУҖАБИКӘ
аш-су
Голубцы дигән ризыкны әзерләмәгән хуҗабикә юктыр югын да, йөзем яфрагына төрелгәнен пешереп караганыгыз булдымы икән? Аны кайсыдыр халыклар долма дип, кайсыларыдыр сарма дип атый. Ничек кенә атап йөртсәләр дә, чып-чын кунак сые ул.
Мастер-классны Ситора ИСМОИЛОВА үткәрә.
КЕМГў ДОЛМА, КЕМГў САРМА
Кирәк:
20-30 данә яшь һәм зур йөзем яфраклары; 0,5 кг яшь терлек итеннән фарш; 1 данә башлы суган; 100 г дөге; тәменчә тоз-борыч; бер бәйләм яшел аштәмләткечләр (укроп, кинза).
Кыздырма өчен:
2 данә помидор; 1-2 данә башлы суган; 3-4 тырнак сарымсак; 2-3 аш кашыгы үсемлек мае; тәменчә тоз.
60
сљембикђ | 2014 | август
Эш барышы:
Дөгене бик яхшылап юабыз, суганны һәм үләннәрне ваклап турыйбыз да барысын бергә иткә кушып болгатабыз. Тоз-борыч сибәбез. Ит корырак булса, 100 г су кушабыз.
Йөзем яфракларын юып, кайнар су белән пешеклибез. Суын саркытканнан соң, яфракның «койрыгын» өзәбез. Ул җирен пычак сабы белән төеп, бераз йомшартабыз. Яфрак читенә 1 аш кашыгы эчлек салып, тыгызлап төрәбез.
аш-су
ХУҖАБИКӘ
МАРИНАДЛАНГАН ЯФРАКЛАР Гаиләгезне кышын да долма белән сыйлыйм дисәгез, йөзем яфракларын җәйдән үк маринадлап яки тозлап куярга була.
Утны киметә төшеп, кыздырма өстенә долмаларны тезәбез, 1 стакан кайнаган су өстибез. Долмалар сүрән утта 30-40 минут чамасы пешә. Табынга биргәндә өстенә кыздырманы да салып чыгарабыз. Долма кайнар килеш тә, салкын килеш тә бик тәмле.
«КОЯШЛЫ» КАЙНАТМА
Яшь, матур яфракларны салкын суда юып, суын саркытабыз. Унлап яфракны берсе өстенә икенчесен куеп торба сыман төрәбез. Төрелгән яфракларны ярты литрлы банкаларга бастырып тезәбез дә, өстенә кайнап торган су агызабыз. 2-3 минуттан соң суны бушатабыз. Моны тагын бер тапкыр кабатлыйбыз. Пешекләнгән яфраклар өстенә кайнар маринад агызып, банкаларны 5 минут «су мунчасы»нда тотабыз һәм калай капкач белән каплыйбыз. Маринад әзерләү өчен: 1 л су, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы 9% лы аш серкәсе. Суга тоз белән шикәрне салып кайнатып чыгарабыз, банкаларга агызыр алдыннан гына серкә өстибез.
Август — җәйнең иң юмарт ае. Базар-кибет киштәләре көньяк җимешләреннән сыгылып тора. Ул өрек (абрикос), шәфталу (персик), йөзем дисеңме!.. Карбыз-кавын... Кояшлы җәй хатирәсе итеп банкаларга туты рыйк без аларны. Бураннар дула ган салкын кышта сыйланырбыз!
Кирәк:
1 кг төше алынмаган абрикос; 1 кг төше алынмаган ваграк шәфталу; 1 данә лимон; 1,6 кг яки 1,8 кг чамасы шикәр комы.
Аш серкәсе кемгәдер килешеп бетмәскә дә мөмкин, бу очракта яфракларны тозларга була. Уч төбе зурлыгындагы яшь яфрак ларны юып, «койрыкларын» өзәбез дә, унлап яфракны берсе өстенә берсен куеп, торба сыман итеп тыгызлап төрәбез. Төргәкләрне җеп белән бәйләп, өч минутка кайнап торган суга тыгып алабыз. Суынгач, стерилизацияләнгән банкаларга тутырып, тозлык коябыз һәм 15-20 минут «су мунча сы»нда тоткач, калай капкач белән томалыйбыз. Тозлык ясау өчен: 1 л суга 3 аш кашыгы тоз салып кайнатып чыгарабыз. Башка төрле тәмләткечләр кулланырга кирәкми, югыйсә яфракларның үзенә генә хас тәме үзгәрәчәк.
Эш барышы:
Җимешләрне юып, төшләрен алабыз. Лимонны төшләреннән һәм ярысыннан арындырып, иттарткычтан чыгарабыз. Җимешләрне эмаль табакка салып, өстенә шикәр комы сибәбез. Сүрән утта кайнатып чыгарабыз, әледән-әле болгаткалап торырга да онытмыйбыз. 20 минут кайнагач, суытабыз һәм янә 10 минутка утка куеп алабыз. Гәрәбәдәй кайнатмабыз әзер.
август | 2014 | сљембикђ
61
ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ
Хәзер кыздырма әзерлибез. Тирән эчле табага май салып, утка куйыйк та, суган белән сарымсакны алтынсу төскә кергәнче кыздырыйк. Соңыннан помидорларны турап салыйк. Барысын бергә кыздырыйк. Төбенә утырмасын өчен болгаткалап алырга да онытмыйбыз. Ахырдан тоз сибәбез.
ХУҖАБИКӘ
кулларыңнан куан
Бик матур пыяла шешәләр була. Мин ул шешәләрне ташларга кызганам. Бер-ике сәгать вакытыңны кызганмасаң, күр, нинди матур вазага әверелдереп була аларны. Вазабызның берсен «Кадер киче» дип атадык. Кадер киче булуы ихтимал көнне бизәгән идек без аны. Бизәкләре дә туры килеп тора: әнә гөлләр сәҗдәгә иелгән, ай белән йолдызларның да дога кылган мәлләре. Икенчесе — зәңгәр төслесе дә шул ук рәвешле бизәлгән. Төсләрен дөрес сайлаганда, бу ысул белән әллә нинди матурлыклар тудырып була.
ГАП-ГАДИ САВЫТТАН —
ВАЗА Мастер-классны Лилия ГӘРӘЕВА үткәрә.
ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ
Кирәк:
пыяла шешә; ак һәм кара төсле акрил буяулар; төссез лак; спирт; яссы пумала; губка; агач таякчыклар.
62
сљембикђ | 2014 | август
Эш барышы:
пыяла савытны яхшылап юып, спирт белән майсызландырабыз. Хәзер аны пумала белән ике кат ак төскә буйыйбыз. Бер кат буягач, кипкәнен көтәргә кирәк. Буяу тигез ятмаган урыннарны тигезләү һәм савытка бераз фактура бирү өчен өченче каты губка белән буяла. Тик ышкып түгел, губка савытка тидереп-тидереп кенә алына.
Ак кәгазьгә вазаның макетын төше реп, булачак бизәкләрне ясыйбыз. Кәгазьдәге бизәкләрне гади карандаш белән вазага күчерәбез. Агач таякчыкны кара буяуга манып алабыз да, төртке-төртке итеп бизәкләрнең контурын ясап чыгабыз. Төрткеләр бер үк зурлыкта булып, аралары тигез калдырылса, рәсем матур була. Соңыннан вазаны төссез лак белән буйыйбыз.
Розанна Аркетт (10.08.1959) – актриса. Нью-Йоркта, күп балалы гаиләдә туа. Әтисе – актер Льюис Аркетт. Розаннаның да актриса булачагы берәүдә дә шик тудырмый. Ул инде 17 яшендә үк телевидение тапшыруларында кечкенә рольләр башкара, театрда уйный. Иҗатының иң актив чоры 1980–1990 еллар. Башкарган рольләренең күбесе – акылына зәгыйфьлек килгән, җәмгыятьнең нормаларына каршы көрәшүче башбирмәс хатын-кызлар. Танылу аңа көтмәгәндә – Мадонна белән бергә «В отчаянных поисках Сьюзен» дип аталган комедиядә уйнаганнан соң килә. Бу роле өчен ул Британия киноакадемиясенең премиясенә лаек була. Актрисаның бертуганнары Патриция белән Дэвид та танылган актерлар.
та кабынган йолдызлар
Россия
Вия Артмане (21.08.1929–11.10.2008) – актриса, СССРның һәм Латвиянең халык артисты. Чын исеме – Алида. Тукумс өязенең (хәзер Латвиянең Тукумс крае) Кайве бистәсендә туа. Әнисе – поляк, әтисе – немец, кызы туарга дүрт ай кала үлеп китә. Вия ун яшеннән көтү көтә. Сугыштан соң Янис Райнис исемендәге театр каршында эшләүче драма студиясен тәмамлап, 50 ел шушы театрда эшли. 1998 елдан Jaunais Rīgas teātris – Яңа Рига театрына күчә. Кинога беренче тапкыр 1956 елда төшә – «После шторма» фильмында уйный. «Эдгар и Кристина» фильмыннан соң, миллионлаган тамашачының яраткан артисткасына әйләнә. «Балтыйк энҗесе» кинофестивалендә Артмане исемендәге премия булдырылган. Ленин ордены иясе.
август
Сәкинә Шәймиева (23.08.1939) – Татар стан Республикасының беренче Прези денты Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше. Казанда туа. Мәктәпне тәмамлап, кооперация техникумына укырга керә. Кулына диплом алгач, Калинин районының (хәзер ге Актаныш районы) Пучы авылына эшкә кайта. Булачак тормыш иптәше Минтимер белән дә шушында танышып, 1961 елның 7 июнендә гаилә коралар. Ике уллары туа. 1967 елда Казанга күченәләр. 1991 елның июнендә Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасының Президенты итеп сайлана. Сәкинә ханым Президентның хәләл җефете сыйфатында аның ныклы гаилә тылын тәэмин итеп яши белде. Гадилеге, ихласлыгы өчен халык аны ихтирам итә.
Татарстан
БЕЗНЕҢ КАВЕМ
Чит иллђр
КУЧКАР. Иске мәсьәләләрне хәл итүнең яңа юлларын эзләргә туры киләчәк. Күпчелек эшләрдә уңыш казанырсыз, тик шулай да эшлекле сәфәрләргә, командировкаларга барудан тыелып торыгыз. ҮГЕЗБОЗАУ. Хезмәт өлкәсендә дә, мәхәббәт өлкәсендә дә уңышлы ай. Кыюлык һәм таләпчәнлек күрсәтергә дә кирәк булачак. Ай башында корган планнарыгызны тормышка ашыру авыргарак туры килер. Көтмәгәндә генә кулыгызга мал керер. ИГЕЗӘКЛӘР. Уңышлы ай. Кирәкле вакытта кирәкле сүзләрне табып әйтә алырсыз. Үз-үзегез белән килешеп яшәрсез. Айның икенче яртысыннан көч-куәтегез артыр, иҗат сәләтегез ачылыр. Гаиләгезгә, якыннарыгызга игътибарлырак булыгыз. КЫСЛА. Ыгы-зыгылы ай булырга охшаган. Барысына да өлгерә алмассыз, тынычрак булыгыз. Эшегездә, тормышыгызда уңышка исәп тота аласыз, йолдызлар сезнең яклы. Баштарак өметсез күренгән эшләр дә уңай хәл ителәчәк. АРЫСЛАН. Яңа танышуларга, яңа идеяләргә әзер торыгыз. Бу сезгә уңыш та алып килер, кереме дә озак көттермәс. Күңелегезнең иң төшенке мизгелендә кемнеңдер ярдәмен тоярсыз, бу алга таба күтәрелергә көч бирер. Тәкәбберлек күрсәтүдән сак булыгыз, үзегезгә булган ихтирамның югалуы бар. СӨМБЕЛӘ. Җиң сызганып каршы алыгыз бу айны. Үзгәрешләр булачак һәм аларның күпчелеген үз җилкәгездә күтәрергә туры килер. Иҗади сәләтегез ачылыр. Ай ахырында вазыйфаларыгыз артып китәр. БИЗМӘН. Буш хыяллар тоткынлыгында булырсыз. Яңа эшкә керешү ихтималы да юк түгел. Әллә ни күп керем көтелмәсә дә, акчага мохтаҗлык кичермәссез. Ай ахырында зур хисләр бөтереп алыр. ЧАЯН. Тормышыгыз яхшы якка таба үзгәрмәгәе. Яңалыкларга сез инде әзер, курыкмыйча, алга атлагыз. Өстәвенә, күнегелгән нәрсәләр сезне инде канәгатьләндерми. Уңайсыз хәлдә калмас өчен, уйлап сөйләшегез. УКЧЫ. Сезнең йолдыз сәгатегез сукты. Планеталар шул рәвешле тезелгән ки, нәрсәгә генә тотынсагыз да, уңышлы булачак. Фәкать үз вакытында кирәкле инициатива гына күрсәтегез. Яңа нәрсәләргә өйрәнү өчен бик кулай ай. КӘҖӘМӨГЕЗ. Бераз алгарак карап эш йөртегез, чөнки киләчәк тормышыгыз бүгенге гамәлләрегезгә бәйле. Уңышка ирешү өчен үз-үзегез белән генә түгел, бүтәннәр белән дә көрәшергә туры киләчәк. Яңа эш тәкъдим итсәләр, курыкмыйча алыныгыз. СУКОЯР. Күп кенә гадәтләрегезне үзгәртеп, дөньяга башка күз белән карый башларсыз. Эштә уңышка ирешерсез, тик моның өчен җитәкчеләрнең күз уңында булырга тырышыгыз. Ай урталарында акча белән бәйле мәсьәләләр килеп чыгуы бар. БАЛЫК. Уңышлы ай. Сездән бары тик кыюлык һәм тәвәккәллек кенә сорала. Үзегезгә җаваплылык алудан курыкмагыз, нәтиҗәсе сезнең өчен бик яхшы булачак, яңа тәкъдимнәрегез хупланачак. Борчып торган проблемалардан котылырсыз.
йолдызнамә
кабынган йолдызлар
сентябрь
СЂНГАТЬ
рәссам сәхифәсе
КУРЧАК СӘНГАТЕ
И
Ирина Викторовна Зубцова – дипломлы психолог. Рәссам дипломы юк аның. Рәссам булырмын дип беркайчан да уйламаган да, хыялланмаган да. Көннәрдән бер көнне кулына каләм алып, рәсем төшереп кенә караган. Болай гына, үзе өчен генә. Ике кызы үсеп җиткән, ире көн-төн дөнья куган хатынның үзенә күңел шөгыле эзләве гаҗәпмени! Рәсемнән курчакларга күчү кадәресе дә уйламаганнан гына. Бервакыт Ирина Викторовна очраклы гына курчаклар күргәзмәсенә юлыга. Андагы фарфор йөзле таш курчаклар тиз ялыктыра аны. Барысы да бертөрле ич алар! Тәтиләр, пөхтәләр, матурлар – чыпчын таш курчаклар! Ә бит курчаклар кешеләрнең моделе кебек булырга тиеш. Ирина өенә кайткач, теге үзе ясап караган рәсемдәге йөзне, сынны йомшак пластиктан әвәләп, уйлый, елый, көлә белгән курчак ясап карый. Бу – беренче белен, курчак диюем, кызларына да, иренә дә, күршеләренә дә, килгән-киткән кешеләргә дә бик ошый. Шундук аны сатып алырга теләүче дә табыла. Ирина аптырап кала. Кешеләргә шушындыйрак сәнгать әсәрләре тансык микәнни соң? Яңа ел алдыннан ул чыршыга эләрдәй генә – японнарның нэцкэлары кебегрәк курчаклар ясап, дус-ишләренә сюрприз ясый. Болары да уңыш казана. Иҗатка дәртләнү өчен иң кирәк нәрсә уңыш бит инде. Курчак «уйный-уйный» алты ел үтеп тә киткән. Бер курчакны ясау өчен ай ярымлап вакыт китүен исәпләсәң, әле тагын Ирина ханымның бүләк өләшергә яратуын да онытмасаң, остаханә диварларына тезелгән
64
сљембикђ | 2014 | август
курчакларның саны бик күп булмавына гаҗәпләнмәскә дә була. Бер курчак өчен ай ярым күпме ул, әллә азмы? Курчак кына бит ул, дип уйласаң – күптер. Әмма останың һәр курчакның күзләрен, чәчләрен, җилпәзәсен, кием-салымын, итек-читеген, җәя-угын үзе ясавын, тегүен, чигүен, каюын, шул арада мичтә пластик «пешерүен» исәпләсәң, бик аз вакыт ул. Шул курчаклар хакына оста ханым хәтта киез әвәләргә дә, бижутерия ясарга да – кыскасы, җитмеш төрле һөнәргә өйрәнгән. Курчак образына салынган идеяне башкалар да аңларлык итеп тапшыра белү сәләтенә, фәлсәфи тирәнлеккә беркайда да, беркем дә өйрәтми. Анысы тумыштан, табигатьтән һәм белемнән килә. Ирина Зубцова күзгә күренмәс, мәңге тоттырмас Вакытны да «тоту» әмәлен тапкан. Җиһан яшәешенең формасы булган Вакыт тоттырмаса тоттырмас, ә менә бу ханым һәрберебезгә җитми торган куян-вакытны озын колакларыннан тотып алган. Ирина Зубцованың курчаклары белән бергә сәнгать, бию-балет дөньясында яшәп алганнан соң (аның балериналарының куллары нинди нәфис, нинди нәзакәтле!) этнография өлкәсенә, тарихка кереп барышы. Беләгенә лачын кундырып ауга чыккан «Болгар кызы» янына «Сөембикә патшабикә» курчак-образы өстәлергә тора. Ирина Викторовна Зубцова исеме рәссамнар арасында һаман ешрак телгә алына. Аның осталыгына театр декораторлары игътибар итә. Казан Кремленең күргәзмәләр залына ул хәзердән үк чакырып куелган инде. Димәк, аны Манеждан соң Эрмитаж көтә. Асия ЮНЫСОВА