Suumbike 4 2014

Page 1



љй гомерне, сљй халыкны, сљй халыкныћ дљньясын!

4’2014

«Сөембикә» 2014

1926 елдан башлап «Азат хатын» исеме белђн чыкты. 1991 елда «Сљембикђ» итеп њзгђртелде. Хатын-кызларныћ бљтентатар айлык иќтимагый-сђяси џђм ђдђби-нђфис журналы 1913–1918 елларда чыккан «Сљембикђ» журналыныћ дђвамчысы. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендәге күзәтчелек буенча Федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) 2011 елның 23 мартында «Сююмбике» дип теркәлгән. Теркђњ таныклыгы ПИ № ФС 77-44363

Директор-баш мљхђррир Лђйсђн Р фикъ кызы ЮНЫСОВА Редколлегия: Нурия Беломоина, Зилә Вәлиева, Нәбирә Гыйматдинова, Эльмира Зарипова, Кадрия Идрисова, Сәрия Сабурская, Айрат Сибагатуллин, Иркия Төхвәтуллина, Розалина Шаџиева, Гөлназ Шәйхи.

2007, 2008, 2009 елларда журнал Россия матбугатыныћ Алтын фондына кертелде. Язмалар авторныћ тулы адресы књрсђтелеп, паспорт мђгълњматлары, пенсия иминияте таныклыгы, ИНН таныклыгыныћ ксерокс књчермђлђре белђн бергђ ќибђрелгђндђ генђ кабул ителђ.

Редакциянең гомуми телефоны Директор урынбасары Рәмзия Кашапова Баш мљхђррир урынбасары Гљлнур Хђсђншина Ќаваплы сђркатип Лариса Маликова Баш бухгалтер Любовь Зонина

222-09-77 222-09-78 222-09-78

222-09-80

Кулъязмаларга бәя бирелми, алар кире кайтарылмый. Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин. Гамәлгә куючы: «Татмедиа» ачык акционерлык ќђмгыяте Казан, Академия урамы, 2.

Рекламалар аны бирүчеләр җаваплылыгында. Редакциянең язмача рөхсәтеннән башка материалларны «Сөембикә»дән күчереп басу тыела.

Дизайн-макет: «ASAFIN GROUP» Верстка: Лариса Маликова Pre-press: Игорь Глушков Тышлыкта: Алинә Шәрипҗанова

Бњлек мљхђррирлђре: Мђдинђ Авзалова Лилия Гәрәева Эльмира Закирова Роза Камалетдинова Асия Юнысова Фотокорреспондент Газинур Хафизов Корректор Фирдђвес Исмђгыйлева Гамђли хезмђткђрлђр: Нђфисђ Ђскђрова Илдар Фђизов Редакция адресы: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2 нче йорт. www.syuyumbike.ru E-mail: suyumbike@telebit.ru тел./факс: (843) 222-09-77 Язылу индексы: 73002

Нәшер итүченең адресы: Казан, Академия урамы, 2, ААҖ «Татмедиа».

Кђгазь форматы 60х901/8. Књлђме 8 басма табак. Басарга кул куелды: 31.03.2014 ел. Заказ А-786. Тираж 8549 Журналда полиграфия кимчелеге булган очракта нђшриятныћ техник контроль бњлегенђ мљрђќђгать итегез. Тел.: 519-44-61. Журналны тарату мђсьђлђлђре белђн абунђчелђр – ќирле элемтђ бњлегенђ; элемтђ бњлеклђре – нђшриятныћ газетажурнал экспедициясенђ (420066, Декабристлар урамы, 2 нче йорт. Тел.: 562-10-66) мљрђќђгать итђ ала. Банк реквизитлары: Филиал ОАО «Татмедиа» «Редакция журнала «Сююмбикэ» р/с 40702810700000005657 к/с 30101810100000000815 в АИКБ «Татфондбанк» г. Казань ИНН 1655144950 БИК 049205815 КПП 165802002 «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нђшрият комплексында басылды. Казан, Декабристлар урамы, 2.

Сату бәясе – килешү буенча.

16+


2014 ЕЛДА ТЮРКСОЙ КАЗАННЫ ТЇРКИ ДЇНЬЯНЫ¬ МўДўНИ БАШКАЛАСЫ ДИП ИГЪЛАН ИТТЕ. 26 АПРЕЛЬДў — БЇЕК ШАГЫЙРЬ ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫ¬ ТУГАН КЇНЕНДў ЭСТАФЕТА ТЇРКИЯДўН ТАТАРСТАНГА К°Чў.

Халык әдәбияты (Өзек)

Халык җырлары – безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр. Әйе, бу – кадерле мирас, кыйммәтле мирас! Мәгъмур Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады. Алар һаман да халык күңелендә һәртөрле бәлая вә казаядан, муллалар әйтмешли, мәсун вә мәхфуз уларак калдылар, алар сәламәт әле, алар яңгырый әле. Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска иҗтиһад итәргә кирәк. Белергә кирәк ки, халык җырлары – халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу – бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр. Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр. Габдулла ТУКАЙ


Габдулла ТУКАЙ

Китап

(Аз гынасы русчадан)

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә, Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә; Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, – Шул вакытта мин кулыма китап алам, Аның изге сәхифәләрен актарам; Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем, Шуннан гына дәртләремә дәрман табам;

Тукай әкиятләре. Шамил Шәйдуллин эше.

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем Була минем юл күрсәткүче йолдызым; Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын, Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем; Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта, Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка; Ышанычым арта минем үз-үземә, Өмид берлән карый башлыйм булачакка.

Мәгъсумләнү – гөнаһсыз, саф кешегә әйләнү.


БЕЗНЕҢ ТЫШЛЫКТА

18

«ХАЛЫК КЫЗЫ! ӨМЕТ СИНДӘ ГЕНӘ...» А. Юнысова

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

8

ТАТАР ДЉНЬЯСЫ

УТТАН АЛЫП, УТКА САЛДЫ...

М. Авзалова

ГӨЛНИСА, ГӨЛЛЕ, ГОКЧӘЛӘР СӘЛАМЕ... Э. Закирова

12

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

22 «КОТЛЫЙМ, МЕДАЛЬ – СИНЕКЕ!» М. Авзалова

4

сљембикђ | 2014 | апрель

ЗӨҺРӘ ЙОЛДЫЗ – ТАҢ ЙОЛДЫЗЫ Л. Хәмидуллин

26


Э Ч Т Ђ Л Е К ШУЛАЙ УК:

МӘДӘНИ ТОРМЫШ

МИҢЛЕКАМАЛ Р. Ахунҗанова

ЗАЯ УЗГАН ГОМЕР?..

42

Г. Хөснетдинова

36 ЗӘҢГӘР КҮЛМӘК

28

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

А. Әхмәтгалиева

ЯШӘЕШ

44 ҖӘЙГЕ СУМКА МӘХӘББӘТНЕҢ БУЛА ТӨРЛЕСЕ...

60

Н. Әхмәтова

ЏЂР САНЫБЫЗДА:

МОСАФИР Г. Сафиуллина

48

БЕЗНЕЋ ПОЧТА

6

ДЉНЬЯ ГАМЕ

11

ФОТОРЕПОРТАЖ

32

ШИГЪРИЯТ

34

РӘССАМ СӘХИФӘСЕ

64


1 2

ичкән Кадер күрми к. җаннар Юмартлык – . ы җәннәт агач Минзиләне 3 җыр яшәтә.

Тормышымда берәр авырлыкка тарысам, дәү әниемнең язмышы исемә төшә.

Кечкенә буйлы, арык гәүдәле, ак яулыклы иде дәү әнием. Бер генә дә рәхәтләр күрми китте ул бу дөньядан. Без аңа тиешле игътибарны да, кадер-хөрмәтне дә күрсәтә алмадык. Ул үлгәндә яшь идем, кеше кадере дигәнне белми торган чагым иде. Хәдичәбикә исемле иде дәү әнием. Авыл халкы гади генә атап йөртте – Хәйчә. Игез сыңары булып туган ул. Әнисе Оркыя әбием урак урганда тапкан аларны. Тапкан да, биләп, тугыз яшьлек кызы Майшәрәбкә тоттырган, ә үзе янә урагына ябышкан. Игез баланы үстерү олы хатынга да җиңел түгел, ә монда тугыз яшьлек бала. Игезәкләрнең өзми-куймый елауларыннан гарык булып, елгага батырып үтерергә тели аларны мескен кыз. Башта берсен батыра, аннан соң икенчесен. Инде балалар суламый башлагач, кабык арбага салып, әнисе янына ашыга. Ачка үлгәннәр дип әйтермен, дип, күңеленнән уйлап та куя. Чокыр-чакырлы юлдан дөбер-шатыр бара торгач, ни хикмәт, балалар исләренә килә. Әҗәлләре җитмәгән булгандыр инде. Шулай да игезәкләрнең берсе, инде үрмәли башлагач, гүр иясе була. Өстенә аратада эленеп торган капчыклар ишелеп төшә аның. Дәү әниемә биш-алты яшьләр булганда кабат бәхетсезлек – әниләре тирән генә чокырга төшеп китә. Нәрсә булгандыр, хәзер аны инде берәү дә ачыклый алмас, япь-яшь хатын урын өстенә кала. Аягы тубыктан каралып, чери башлый. Күпмедер шулай тилмереп яткач, тугыз җанны ятим калдырып,

6

сљембикђ | 2014 | апрель

күзләрен мәңгегә йома ул. Өйгә үги ана килә. Хәдичәбикәгә сигез яшьләр чамасы – аны шәһәрдә яшәүче укытучылар гаиләсенә хезмәткә бирәләр. Яшь бала караучы итеп. Хәзер минем үз кызыма сигез яшь. Аңа карыйм да, аның яшендәге дәү әнине кызганудан үзәкләрем өзелә. Үзе дә бала гына булган бит. Без кечерәк чакта дәү әни боларны ара-тирә сөйләштерә торган иде. Безнең аны тыңлыйсы килми, җитте инде, сөйләгәнең бар бит инде, дип туктатабыз. Эх, исән булсын иде хәзер. Мин аны көннәр буе сөйләтеп утыртыр идем. Күрмәгәне калмаган аның. Сугыш мәхшәре, ачлык, окоп казу, урман кисү. Аннан соң тракторчылар курсында укып, НАТИ тракторында эшләүләр. Бүре заманы. Дәү әнигә унсигез яшь. Төн уртасында берүзе басу түрендә җир сөреп йөри. Артына ике бүре дә тагылган. «Йа Раббым, тракторым гына сүнмәсә ярар иде, дип теләк телим», – ди иде дәү әни. Тагын бер хатирәсе уелып калган. Дәү әнием Олы Мәңгәр кызы иде. Әтнәдәге РТСка барып-кайтып эшләп йөреше. Бер иртәдә Симет елгасы ярган. Актарылып-актарылып аккан бозларга карап, нишләргә дә белми тора икән мескенкәем. Борылып кына китәр иде, эш калдырды, дип, төрмәгә үк утыртып куюлары бар. Киемнәрен салып баш түбәсенә бәйли дә ташу эченә кереп китә ул. Сугыш тәмамланасы елны шушы РТСта эшләүче бабам Бакый белән танышып кавыша. Бабам Кырлай

кешесе иде. Яшь ярым дигәндә – әтисе, кырык көннән әнисе үлеп, ятим калган сабыйны Кышкар авылында яшәүче үги апасы Кәшифә сыендыра. Сугыштан яраланып кайткан Бакый бабам гомере буе җир сөрде. Әле хәзер дә: «Бакый бабай рухын рәнҗетмик, тырышып эшлик!» – ди икән бригадир. Биш балага гомер биргән алар. Бабам салган йортка хуҗа булып хәзер без калдык. «Йортыгызны сатмыйсызмы?» – диләр. Сатмыйбыз! Ул – дәү әнием белән бабам нигезе. Бу җирдә аларның тире тамган, бу җирдә аларның эзе калган. Лилия ГӘРӘЕВА. Арча районы, Кышкар авылы.

Журналны күп еллардан бирле алдырабыз һәм яратып укыйбыз. Һәрбер санын

көтеп алабыз. Пәйгамбәребез с. г. в.нең бер хәдисендә: «Юмартлык – бо-

такларын дөньяга сузган Җәннәт агачларыннан берсе, кем дә кем бу ботакларның берсенә тотынса, ул аны Җәннәткә тартыр...» – диелгән.

Хәзер байлыклары белән Җиһанны шаккаттырган кешеләр бихисап. Араларында юмартлары, тапкан байлыкларыннан өлеш чыгарып, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итүчеләре дә бар. Шундыйларның берсе – авылыбызның мәртәбәле кешесе хаҗия Маһруйбикә апаның Казанда яшәүче оныгы Вәлиуллин Ильяс Илһам улы. Ильяс, яшь булуына карамастан, әледән-әле ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итеп тора. Менә без дә, бер


ни хђле бар, кеше туганым?

1

Арча төркем укучылар һәм ике укытучы, аның ярдәме белән кышкы каникул вакытында Мәскәүгә сәяхәткә барып кайттык. Укучыларның күбесенең башкалага беренче мәртәбә аяк басуы иде бу. Шуңа күрә дә андагы һәр һәйкәл, һәр бина, һәр истәлекле урын күңелләребездә әйтеп бетергесез тәэсир калдырды. Кремльдә, мавзолейда, Кызыл Мәйданда булдык. «Бородино кыры»н карадык. Яңа ел вакыты булганга, Мәскәү бәйрәмчә бизәлгән, юл буендагы һәр агач, һәр бина әллә кайдан күренеп, аллы-гөлле утлар белән «янып» тора. Бик тә матур иде Мәскәү каласы. Без анда кадерле кунак булып, рәхәтләнеп күңел ачып йөрдек. Кая барсак та, ачык йөз белән каршы алдылар, кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Укучыларга мондый сәяхәтләрнең файдасы әйтеп бетергесез зур. Әллә никадәр мәгълүмат туплап, күпме хәбәр ишетеп, күңелен баетып, белемен арттырып кайта бит ул мондый җирдән. Балаларны сәяхәткә озатып, бик зур игелек эшләде Ильяс. Рәхмәтебез чиксез аңа. Аллаһы Тәгалә саулык-сәламәтлектән, миһербан-шәфкатеннән аермасын иде үзен. Ильясның әнисе Ләйлә ханым, барлык туганнары шушындый яхшы күңелле, юмарт уллары белән рәхәтләнеп горурланса да бик урынлы. Ә без аңа туганнарының куанычы булып яшәвен, озын гомер кичерүен телибез. Гөлнур ГЫЙНИЯТУЛЛИНА һәм Тәнзилә ЗАКИРОВА, Күгәрчен мәктәбе укытучылары. Балык Бистәсе районы.

2

се Балык Бистә Күп еллардан бирле «Сөембикә»не укып килдем. Гомер аерыл-

мам дигән идем дә, каты

ук чирләп китүем аркасында, берара языла алмый тордым.

Хәзер мин I группа инвалид. Уң аягымны тездән югары кистеләр, сул аягымның да рәте юк. Инвалид коляскасында гына хәрәкәт итәм. Шөкер, ике кулым исән, ике күзем күрә, дип, күңелемне төшермәскә тырышам. Болары болай, сүз уңае гына. Язмам үзем турында түгел, Әлмәт районы Кичүчат авылында яшәүче бик матур гаилә хакында язуым иде. Минзилә – тату гаиләнең җылы учагын сүндерми саклаучы уңган ханым ул. Әтисе Әсхәт абый оста баянчы, әниләре Хәтимә апа бик матур җырлый торган була. 1964 елда ир белән хатын Казакъстанга чыгып китә, Минзиләне Баулыдагы туганнарында калдыралар. Ул мәктәпне шунда тәмамлый. Соңыннан Фәһим исемле егет белән гаилә кора. Ике бала үстерәләр. Тик Фәһимгә генә балаларының үскәнен күрергә насыйп булмый, юл һәлакәтендә аның гомере өзелә. Хәсрәт белән көннәр уза, аларга айлар, айларга еллар ялгана. Көннәрдән бер көнне улы Рафис Минзиләне иптәш егетенең туена чакыра. Туйда танылган баянчы, композитор Рәис Нәгыймов та була. Композитор булуы өстенә, яхшы педагог та иде бит Рәис Нәгыймов. Минзиләнең җырлавын ошата ул, сәхнәгә алып чыга. Шул рәвешле ханым җирле радиода, санаторийларда чыгышлар ясый

БЕЗНЕҢ ПОЧТА

3

Әлмәт башлый. Минзиләнең моңлы тавышын тамашачы яратып тыңлый. 2000 елда Минзиләнең тормышында яңа борылыш – Тәлгат исемле итагатьле кеше белән кушыла ул. Улы Рафисны өйләндерә, кызы Гүзәлне дә кияүгә бирә. Шулай матур гына яшәп ятканда янә фаҗига – 34 яшен яңа гына тутырган Рафислары Камада батып үлә. Баласы ятим кала. Бу әрнүләрен басса, җыр белән генә баса алгандыр Минзилә. Янында үзен аңлый, кирәк чакта акыллы сүзе белән юатучы Тәлгатнең булуы да ярдәм иткәндер. 2005 елда Әлмәттән Кичүчат авылына кайтып төпләнә алар. Авылда уздырылган барлык мәдәни чараларда да катнаша Минзилә. Үзе яратып җырлый торган җырлардан аудиодиск та чыгара. 2006 елда «Татар моңы» конкурсының дипломанты була. Күңелендә җыр тибрәлгән кеше тирә-юньдәге матурлыкка да бик сизгер булучан бит ул. Минзилә дә гөл-чәчәкләргә гашыйк. Бөтен бакчасын, йорт тирәләрен, өен гөлләргә күмеп яши. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә өйләре шат авазларга күмелә: кызы, кияве, оныклары, Рафисларының кызы Алия килә. Тату һәм күңелле яшиләр Минзилә белән Тәлгат. Намазларын, уразаларын да калдырмыйлар. Яшьләргә үрнәк тә, терәк тә алар. Шаһидә ГАЛИМОВА. Әлмәт.

учыларыбыз! Хљрмәтле улкар кљтеп калабыз. Сездән хат с: Казан, Безнең адре ар урамы, 2. Декабристлmbike@telebit .ru e-mail: suyu апрель | 2014 | сљембикђ

7


ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

ХӨКЕМ КАРАРЫ ЧЫГАРЫЛДЫ, БАРЫСЫ ДА КУРКЫНЫЧ ТӨШ СЫМАН АРТТА КАЛДЫ, ДИП ӘЙТЕР ИДЕМ, ӘЙТЕП БУЛМЫЙ.

УТТАН АЛЫП, УТКА САЛДЫ... ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

К Мәдинә АВЗАЛОВА

8

үңелдә авыр хисләр калдырган, бик озак оныта алмый йөргән бер очрашу искә төшә. Бервакыт безне – журналистларны – Президент каршындагы Ярлыкау комиссиясе әгъзалары белән бергә хатын-кызлар төрмәсенә алып бардылар. Тимер чыбыклы биек стеналар, дистәләгән тимер ишекләр аша үтеп, тоткыннар дөньясына килеп эләктек. Колония башлыгы безне, алар белән якыннан таныштырмакчы булып, камерадан камерага йөртә башлады. Тетрәнеп, хәйран калып йөрибез. Шунда күзем өлкән яшьләрдәге бер апага төште. Ул караватына утырган да бер ноктага төбәлгән. Үзе эченнән нидер көйли. Көйлиме, дога укыймы?! Кем булуы белән кызыксынам. Тәрбияче: «Улына кул салган. Аңгырая бугай инде. Көнозын шулай әнә. Беркем белән сөйләшми, аралашмый. Без дә аңа сүз әйтмибез. Жәллибез. Уттан алып, утка салган баласы...» – дип, мине аның белән сөйләшүдән туктатып калды.

сљембикђ | 2013 | апрель


фаҗига

Эчсә, ни кыланганын белмәде

Зинаида Воронова үзенең тыныч-рәхәт яшәгән чагын хәтерләми дә. Алар ире белән ике кыз, ике малай тәрбияләп үстергән. Ире күптән вафат инде. Хәзер менә уллары да юк. Истәлеккә фотосурәтләре генә калган әнә. – Кече улымны үтерделәр, – ди Зинаида Степановна. – Вафатына сигез ел була инде. Тәрәзәдән үзе ташланган дип, җинаять эше дә ачып тормадылар. Ә мин ышанмадым. Нишләп ташлансын ул?! Акыллы бала иде. Ә Вася... Вася ул кызу холыклы. Мәктәптә укыган чагыннан тәрәзә вата башлаган иде, шул гадәте бетмәде, ахыр көнгәчә дәвам итте. Ул җимермәгән, ул кырмаган әйбер калмагандыр. Мәрхүм турында начар әйтмиләр. Ул аны начар итеп сөйләми дә. «Холкы шундый иде, бирешергә яратмый иде», – дип акларга керешә. Егетне шул «кызулыгы» җинаять юлына бастыра да. Ул өч мәртәбә төрмәдә утырып чыга. Соңгысында аны наркотиклар белән сату иткән өчен биш ел да биш айга хөкем итәләр. Утырып кайту да сабак булмый. «Ул эчә, эчкәч, үзен-үзе белештерми. Төрмәдән кайтуының икенче көнендә үк бер танышыбызның машинасын ватты, – дип, күз яшьләре белән сөйли ана. – Мин аның бурычларын түләп яшәдем.

Машинага зыян китергәч, бездән тагын 70 мең сум сорадылар. Түләми кая барасың? Ярый әле акча биреп торырга әйбәт танышлар бар, миңа ышаналар. Гомер буе шулай булды: ул вата, мин түлим. Акчам булмый икән, кешедән алып түлим».

«Бурычларын түләдем, утыртсалар да ярый...»

Ананы яңадан-яңа сынаулар алдына куйган бу күңелсезлекләрнең ахыры фаҗигале тәмамлана. Ул көнне алар оныгын туган көне белән котларга дип, кызларына кунакка бара. – Вася шактый исерек иде, без кайтырга җыендык, – ди авыр уйларына бирелеп әни кеше. – Кайтканда, юл уңаеннан, кибеткә кереп сыра алып чыкты. «Бүтән эчмә инде, җитәр», – дигәч, шешәне җиргә тотып бәрде.

Ул үзенә үзе гомерлек җәзаны биргән инде. – Өйгә кайткач, – ди ана, ул куркыныч минутларны янә хәтерендә яңарта башлап, – утырды-утырды да тагын чыгып китте. Берзаман кызым шалтырата: «Әни, кибеткә бар әле, Вася анда котыра», – ди. Җыендым да, чыгып йөгердем. Йөгердем дигәч тә, гомер буе фермада эшләгән кешенең аяклары ничек йөгерүен күз алдына китерәсездер. Барып җиттем. Вася кибет янында тора. Аңа бер сүз әйтмичә, кибеткә кереп киттем. Керсәм, ни күрим – витринаның пыяласы ватык, идән тулы шешә ватыклары... Директоры: «Әгәр дә зыянны түләсәгез, судка бирмим», – дип тора. Аның әйткәне артымнан ук кереп җиткән улыма җитә калды. Ул, ярсып китеп, кычкырырга, юлында очраган һәр нәрсәне җимерергә тотынды. Тагын бер-бер бәла китермәсен, зыян салмасын дип, без аны кызым белән урамга өстери башладык. Каравылчы да булышты. Исерек ирне көч-хәл белән урамга алып чыгалар. Кызы тикшерүчегә биргән күрсәтмәсендә: «Воронов В. В. күп эчә иде. Исерек килеш күп юләрлекләр эшләде. Төрмәдә утырып кайтканнан соң бөтенләй чыгырдан чыкты: аракы эчсә, бер явызга әйләнә, кеше белән талаша, әйткәләшергә генә тора, чит кешеләрнең мөлкәтенә зыян сала, күршеләр аннан гел зарлана торган иде», – ди. Ике арадагы тарткалаш көтелмәгән юнәлеш ала. Ана яңадан кибеткә керергә ыргылган улын тотып калам дип, үзе дә сизмәстән, башыннан яулыгын салып, арттан улының муеныннан эләктереп ала. Кызы белән икәүләп җиргә егып сала. Һәм инде ычкындырмый. («Яшь бозауларны торакка күчергәндә без гел шулай итәбез. Яулык белән муеннарыннан эләктереп алабыз. Югыйсә качалар», – дип аңлата ул миңа.) Ул суламый башлагач кына, кайнар баштан ни эшләп ташлаганын аңлый. «Кызым, Вася сула-

апрель | 2014 | сљембикђ

9

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

Менә тагын, менә тагын шундый хәл. «Тукай районының Кече Шилнә авылында яшәүче 61 яшьлек ана 32 яшьлек улын буып үтергән» дигән хәбәр безне аяктан екты. Менә инде ничәмә-ничә көннәр телебездә гел шул. Соңгы адымга баручы сәбәпләрне ныгытып белеп җиткермәгән килеш, җыйнаулашып ананы яклыйбыз, тиктомалдан булмас, бер генә ана да баласының үлемен теләмәс, дибез. Телефон аша элемтәгә кереп, тикшерүчеләр, район суды рәисе белән дә сөйләшеп алдым. Инде хөкем карары чыгарылган булса, хатын артыннан колониягә дә барырга риза идем. Бәхеткә, ул өйдә булып чыкты. Шакылдатуга ук ишекне ачты. Кем икәнлегемне белүгә, шундук түргә дәште. «Как на духу сөйлим», – дип, сорауларыма җавап бирергә риза булуын белдерде. Әйтерсең, ул мине көткән, киләсемне белгән. Ул хәтта килүемә сөенгән дә шикелле тоелды миңа. Мөгаен аңа шушы мәлдә кемгәдер эч серләрен бушатырга, сөйләп бушанырга кирәк булгандыр. Авыр язмышлы тормышының йөрәгеннән кан тамардай шушы өлешен алып ыргытасы, мәңгегә онытасы килгәндер. Онытуын онытмас... Ул да бит үзен «уттан алып, утка салган». Аннан качып котылу мөмкин түгел. Ул тумбочка өстенә куелган фоторәсемнәрнең әле берсенә, әле икенчесенә күз төшергәләп сөйли дә сөйли. Сорау да бирмим, үзе сөйли. Инде менә ничәнче мәртәбә: «Ничек булды соң?» – дип кабатлаган соравыма җавапны ул иң соңыннан, сөйләшү ахырында бирер. Ә хәзергә әңгәмәдәшем аны шушы хәлгә илтеп җиткерүнең сәбәбен аңлатмакчы миңа...

ЧАҢ СУГАБЫЗ


ЧАҢ СУГАБЫЗ

фаҗига

мый...» Колагыннан кан китүен, егылганда башы имгәнүен экспертлар тикшерү барышында әйтер. – Үлгәндер, димәдем. Аңын югалткандыр, дидем. Ул утырган җиреннән торып басып, улларының фотосурәтләре янына килә. – Укыйм, көн-төн укыйм. Хак Тәгаләдән ярлыкауны сорыйм. Әле юк-юк та өй эшләренә булыша торган иде. Йә сарай ишеген рәтли, йә чистарта. Әле генә фатирга ремонт ясадык. Ул йөрде бөтенесенә. Шофер булып эшләде, азмыкүпме акча биреп барды. Дөрес, бер мең бирсә, ике мең итеп ала торган иде. Мин аның үлемен һич теләмәдем. Мин аны тынычландырмакчы гына булдым. Бу хәлләрдән соң өч ай ярымлап вакыт узып китте. Вороновага карата Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 105 нче маддәсе (1 нче өлеш) буенча җинаять эше кузгатыла. Судта Вороновлар гаиләсен­ нән өч кеше җавап тота: әнисе – гаепләнүче, бер кызы – шаһит, ә икенчесе зыян күрүче сыйфатында. Саубуллашканда Зинаида Степановна: «Бурычларым­ны түләп бетердем, инде төрмәгә утырсам да була», – дип куйды. Аның сүзләреннән бер генә нәрсәне аңладым: ул җавап тотарга әзер. Хәлен йомшартучы фактлар гына искә алынса икән...

Бу хәлләрне читтән күзәтеп торган авыл халкы да: «Белмибез, күрмәдек»тән башкасын әйтә алмады.

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

Шартлы рәвештә биш елга

Гомер буе фермада эшләп, шул дәвердә хөкүмәте­ безнең дистәләгән Мактау кәгазьләренә лаек булган, республикада алдынгы сыер савучылар рәтендә йөргән, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән Воронованы авыл халкы хөрмәт итә, аның өчен борчыла. Алар бу вакыйганы чит кешегә сөйләргә атлыгып тормый. Дөресрәге, сөйләмиләр дә. Ни күрше­ ләре, ни авыл халкы бу темага сүз чыкса, шундук йомыла, нидер әйтүдән баш тарта. Арада берсе генә: «Гаиләләре белән кызу халык», – дип ычкындырды. Бәлкем, бу да күп нәрсәгә ачыклык кертәдер. Кайчак «сабыр төбе – сары алтын» булуын да истән чыгарырга ярамый шул. Әмма минем әйтәсе килгәнем башка. Без авылга көпә-көндез килдек. Авыл урамнары буйлап йөреп чыкканнан соң, үзеннән ун-унбиш адымда гына фаҗига булган кибеткә кердем. Кибет киштәләре тулы спиртлы эчемлек, ниндие генә юк анда. Көн уртасымы, төн уртасымы – беркем беркемгә комачауламый, акчаң булса, ал да эч кенә. Авыл җирендә дә эчкечелек, наркомания күренешләре ешайды, дип гаҗәпләнәбез. Бер дә гаҗәпләнәсе юк. Моңа һәркайда яшел урам икән хәзер. Ә эчкечелектән җинаятькә, үзегез беләсез, бер адым.

10

сљембикђ | 2014 | апрель

Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы безнең белән сөйләшүдән баш тартты. Ә юкка! Авыл кешеләре, авыл хәлләре турында аннан да яхшырак тагын кем белә?! Ул да Воронованың хәлен белеп-күреп торгандыр. Әллә нигә бер булса да кызыксынырга иде. Һичьюгы социаль хезмәткәрләр, участковый бар. Өйдәге хәлләрне күреп торган күршеләр бар. Ә алар: «Белмибез, күрмәдек...» Әйтәм бит, «кеше кайгысы – кештәктә», дип. Шулай да бер-берсен тугандай күреп, дус-тату яшәгән авыллар күбрәк. Без андыйлар хакында күп язабыз, күп сөйлибез. Ананың хәлен исерек күрмәгән, үз башына төшмә­гән кеше генә аңламый. Әлбәттә, кызу баштан, үзен-үзе белештермичә кылынган җинаять дип, Воронованың бу гамәлен якларга җыенмыйм. «Мин тудырдым, мин үтерәм»гә китсә, күз алдына китерәсезме ни буласын?! Әгәр дә без гаилә – кечкенә бер дәүләт, дип сөйлибез икән һәм аның иминлеге, ныклыгы, әлеге дә баягы, һәр гаиләнең сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле икән, бөтен игътибарыбызны ни өчен шуңа юнәлтмәскә?! Ни өчен җәмгыятькә, тирә-юньдәге кешеләргә матди һәм әхлакый зыян салган тәртип бозучыларны закон каршына шундук бастырмаска?! Бәла-каза килеп чыгуны көтәргә?! Берара аракы сатуны катгый кысага салып карадылар каравын. Тик ул тәртип, аның һәр яхшысы-кирәге, ни гаҗәптер, шундук онытылган кебек, бик тиз юкка чыкты. Әйе, бер танышым әйтмешли, «мондый балалар авыл саен». «Безнең җәмгыять исерекне һаман да кешегә санап, аңардан нидер өмет итә, эчүеннән туктамасмы, ди. Юк, туктамаячак. Чөнки эчкечелек ул – чир. Элек эчкечеләрне хезмәт белән дәвалау өчен ЛТПлар бар иде. Хөкүмәт аракы сатуны туктатмаса да, аларны яптырды», – дип яза Казаннан Сәгыйть Идрисов. Дөрес бит! Язма әзерләнгән көннәрдә Тукай районы халык суды Зинаида Воронованы гаепле дип танып, Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 105 нче маддәсе (1 нче өлеш) буенча сынау срогын биш елга билгеләп, шартлы рәвештә биш елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Дәүләт гаепләүчесе сыйфатында катнашкан район прокуроры Марат Әхәтов суд карарын болай дип аңлатты: «Хөкем карарын законлы һәм гадел дип саныйм. Ул инде үзен үзе җәзага тарткан. Өлкән яшьтәге кешене ирегеннән мәхрүм итү дәүләт тарафыннан рәхимсезлек булыр иде. Мондый адым ясауга ананы улының әхлаксызлыгы мәҗбүр иткән». Телефон аша Зинаида Степановнаның хәлен белештек. Ярый әле шартлы рәвештә булган, дип, аның өчен куануыбызны белдердек. Аның тавышы бик төшенке иде. «Миңа барыбер, мин бит барыбер беркая чыгып йөрмим», – диде ул. Хөкем карары чыгарылды, барысы да куркыныч төш сыман артта калды, дип әйтер идек, әйтеп булмый. Ана хәзер үз хәлен үзе генә беләдер. Ул бит баласын югалткан ана гына түгел. Аңлыйсыздыр мине...


гšрли Казан…

§ўМГЫЯТЬ

ДЉНЬЯ ГАМЕ

МўДўНИЯТ Татарстан башкаласында тантаналы төстә Мәдәният елын ачып җибәрделәр. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узган тантанада Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министр Илдар Халиков, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Халыкара театр көнендә Г. Ка­мал театры бинасында Татарстан Мәдәният министрлыгы ел саен үткәрә торган «Тантана» театраль чарасы узды. Анда ун номина­ция буенча «Тантана» премиясенә лаек булучылар билгеләнде. Композитор Резеда Ахиярова халык шагыйре Ренат Харис либреттосына иҗат иткән «Алтын Урда» балеты «Ел вакыйгасы» дип табылды. Татарстан Республика­ сының халык артисты Ирек Баһманов һөнәренә тугрылыгы өчен бүләкләнде.

Казанга Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев килеп китте. Эшлекле сәфәре вакытында ул «КАПО-Композит» заводында һәм тагын берничә предприятиедә булды. «КАИ-Лазер» үзәге белән танышты, КДЭУ студентлары һәм аспирантларының сорауларына җаваплар бирде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япония­дә яшәүче милләттәшләребез белән очраш­ ты. Очрашу 1938 елда татарлар нигез салган Токио мәчетендә узды. Япония татарлары 90 кешелек зур булмаган этник төркемне тәшкил итә. Татарстан башкаласына татар авыллары эшмәкәр­ лә­ре җыелды. III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «Россиянең татар авылла­ ры» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы оештырган. «Корстон» комплексында узган пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлары һәм башка җаваплы кешеләр катнашты. Республика Президенты Татарстаннан читтәге татар авылларына ун автобус бүләк итте. Кичен җыен кунаклары Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Фәрит Яруллинның 100 еллыгы уңаеннан куелган «Шүрәле» балетын тамаша кылды.

СўЯСўТ Бакчасарай шәһәрендә Кырым татарлары Корылтаеның чираттан тыш сессиясе булды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин катнашты. Бу инде Рөстәм Миңнеханов­ның март аенда Кырымга өченче тапкыр баруы. Корылтай утырышында берничә мөһим карар кабул ителде. Шуларның берсе — кырымта­тар­лар­ ның, Кырымда төп халык буларак, үзбилгеләнүе турындагы карар. Кырымтатар халкы арасында референдум үткәрү турында сүз булса да, әлегә бу мәсьәлә каралмады.

Казанда Нәүрүзне бәйрәм иттеләр. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Татарстан халыклары ассамблеясе һәм республиканың Халыклар дуслыгы йорты оештырган. Быел Нәүрүз республика бәйрәме статусын алды. Ул «Нәүрүз сылуын каршы алу» дип аталган театральләштерелгән тамаша белән ачылды.

КОТЛЫЙБЫЗ Быел да татар дөньясында «Татар кызы» бәйгеләре узды. Анда иң талантлы, иң милли җанлы, иң мәгърифәтле татар гүзәлләре имтихан тотты. Конкурс финалына барлыгы җиде кыз чыккан булса да, таҗлы кыз берәү генә — ул Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә укучы Чулпан Фатыйхова.

СПОРТ Казанның «Динамо» волейбол командасы Чемпионнар лигасында уңышлы чыгыш ясап, җиңүче булып кайтты. Казан Кремл­ендә аларны Президент Рөстәм Миңнеханов тәбрик­ләде. Команданың баш тренеры Ришат Гыйлаҗетдиновка, капитан Мария Бородаковага һәм уенчы Екатерина Гамовага Татарстан Президентының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.


АФӘРИН

Паралимпиада-2014

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

АЛАРГА КАРАП СОКЛАНДЫК ТА, ГАҖӘПЛӘНДЕК ТӘ. СПОРТ (БИГРӘК ТӘ ЗУР СПОРТ) – УЛ СӘЛАМӘТ КЕШЕЛӘР ШӨГЫЛЕ ДИГӘН ФИКЕРНЕ ЧӘЛПӘРӘМӘ КИТЕРГӘН ЕГЕТ ҺӘМ КЫЗЛАРЫБЫЗ МӨМКИН БУЛМАСТАЙНЫ БУЛДЫРДЫ. ЯШӘҮ ҮРНӘГЕ БИРДЕ.

Ул көннәрдә бөтен дөньяның игътибары – Сочидагы Паралимпиада уеннарында, бөтен кешенең күзе зәңгәр экраннарда булды. Олимпиадада җиңү яулаган спортчыларыбыз эстафетасын кабул иткән паралимпиячеләр алардан да уздырды. Уйналган медальләрнең яртысыннан күбрәге (80 медаль) Россия командасына күчте.

12

сљембикђ | 2014 | апрель


Паралимпиада-2014

АФӘРИН

«КОТЛЫЙМ,

МЕДАЛЬ – СИНЕКЕ!» Шау-шу бераз басыла төшә, Марта белән икәүдәникәү калабыз. – Дөресен әйткәндә, безнең ризасызлыкны ишетә­ чәкләренә ышанган идем, – ди ул тормышындагы хәлиткеч минутларны күңеленнән тагын бер кат үткәреп. – Андреа юлыма таягын тыкты, шуңа финишка килеп җиткәндә генә егылдым. Судьялар бүлмәсендә утырганда, ул яныма килде дә кочаклап алды: «Котлыйм, медаль – синеке!» – диде. Мартага 24 яшь. Ул – Россиянең спорт мастеры. Дөнья чемпионатының көмеш призеры. Хәзер шуңа Паралимпиадада яулаган бронза медаль дә өстәлде.

«Судьялар өченче урынны миңа бирергә дигәч, чак елап җибәрмәдем». – Нык холыклы, көчле кеше ул, – дип сөйли шәкерте турында Ирина Полякова. – Мәктәптә укыганда Мартада куркыныч авыру – саркома килеп чыга. Операциягә акчаны сыйныфташлары җыя. Авырып киткәнче көрәш белән шөгыльләнгән була. Ә операциядән соң, бер аяксыз калгач, чаңгыга баса. – Ничек таныштыгыз, ничек эзләп тапты ул сезне? – Протезлау оешмасы хезмәткәрләре ярдәмендә, – дип елмая Ирина Васильевна. – Мин үзем дә протезда ич. Яңа протез «аяк» ясатырга килгән саен: «Яшьләр күренмәдеме?» – дип сораштыра идем. Бервакыт кулыма Мартаның телефонын тоттырдылар. Әле дә хәтердә: 2009 елның яз айлары иде. Түбән Камага шалтыраттым. Ул чагында Марта шунда яши иде. Телефоннан сөйлим кызга: кем мин, нигә шалтыратам... Сөйләшү ахырында чаңгы спорты белән шөгыльләнергә тәкъдим иттем. Әмма ул: «Мәктәпне тәмамлыйсым (ул чагында унберенче сыйныфта укый иде), югары уку йортына керәсем бар», – дип, шундук баш тартты. Мин үзем дә киребеткән анысы. Уемнан кире кайта торган түгел. Шулчак мин аңа: «Минем кебек укырга да, кияүгә чыгарга да, бала табарга да була. Һәм... спорт белән шөгыльләнергә дә», – дидем. Артык кыстамадым, шулай да телефонымны калдырдым. Кыз өч ай дәшми. Тренер өч ай көтә. Ниһаять, җәй ахырларында телефон шалтырый: «Укырга керә алмадым, мин сезнең янга киләм», – ди Марта. Күрәсең, язмышы булгандыр... – Без сөйләшә-серләшә бик озаклап чәй эчтек, – дип дәвам итә Паралимпия чемпионы. – Мин аңа үзем

апрель | 2014 | сљембикђ

13

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

А

ларны – уникаль кешеләр, ә алар башкарганны уникаль күренеш дип атадылар. Без Паралимпиада уеннарын аеруча зур кызыксыну белән күзәттек. Россия җыелма командасына кергән чаңгычылар – Түбән Кама кызы Марта Зәйнул­лина белән Саба егете Рушан Миңнегулов өчен борчылдык. Олимпиадада кат­нашкан Татарстан спортчылары чыгышын Президент Рөстәм Миңнеханов: «Бик начар», – дип бәяләгән иде. Шөкер, паралимпиячеләр сынатмады. Спортчы­ларга әллә инде, чыннан да, «үз өенең диварлары» булышты, әллә аларны илебезнең «киртәсез мохит»е шулай чыныктырган – Паралимпиада тарихында мондый җиңүнең булганы юк иде әле. Рушан – алтын һәм көмеш, ә Марта чаңгы ярышларының «утырган килеш бер чакрымга спринт» төрендә бронза медаль яулады. Өченче урынның аңа нинди авыр шартларда һәм ничек бирелүен, Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәй­хет­динов әйтмешли, күз яшьләре аша күзәттек. Бу араны Марта Германия спортчысы Андреа Эскау белән бергә үтте. Финишка җиткәндә генә аркылыга төшеп әйлән­де. Шуңа көндәшенә уннан бер секундка оттырды – медальгә илтергә тиешле сызыкны дүртен­че булып үтте. Бу нәтиҗә белән килешмәделәр. Судьялар хөкеменә ризасызлык белдерелде. Диста­н­ция­дә нәрсә булганын ул безгә соңыннан, самолет аэропортка төшкәч сөйләде. Ә хәзергә буран гына чыкмаса иде, вакытында гына кайтып җитсәләр иде, дия-дия, Мартаны көтәбез. Аны каршыларга килүчеләр арасында журналистлар гына түгел, министрлык вәкилләре, туганнары, дусишләре, волонтерлар бар. Самолет аэродромга килеп кунуга, дәррәү кузгалып, каршы чыгабыз. Бераздан 2 нче Терми­нал янына микроавтобус килеп туктый. Ишеген­нән яшь кенә мөлаем кыз күренүгә, каршы алучылар беравыздан: «Марта – молодец!», «Без синең белән горурланабыз!» – дигән сүзләр белән аны көчле алкышларга күмде. Аны шундук Татарстан Паралимпия җыелма командасының баш тренеры Фәридә Сафиуллина белән тренеры Ирина Полякова култыклап алалар. Алар – кызның уң һәм сул канаты. Биатлон буенча Паралимпия чемпионы Ирина Поляко­ ваның: «Безгә аның өченче урыны да беренче урын кебек. Бронзасы да алтыннан кадерлерәк», – дигән сүзләреннән нәрсә әйтергә теләгәнен аңлыйбыз. – Әле ярый судьялар гадел карарга килгән?!


АФӘРИН

Паралимпиада-2014 Сочидан медальләр алып кайткан Татарстан паралим­пиячеләрен Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Ике тапкыр чемпион, XI Паралимпия уеннарында көмеш медаль яулаган чаңгычы Рушан Миңнегуловка «Фидакарь хезмәт өчен» медален, бронза медаль иясе чаңгычы Марта Зәйнуллинага Татарстан Президентының Рәхмәт хатын ирештерде ул. Россия Президенты Владимир Путин безнең спортчыларга Россиянең атказанган спорт мастерлары дигән мактаулы исемне тапшырды.

турында сөйләдем. «Егылган чагым да, күтәрелгән чагым да булды», – дидем. Спортның инвалидка дүрт дивар арасыннан чыгарга, аяксыз килеш тә аякка басарга мөмкинлек бирә торган бердәнбер әйбер булуын аңлаттым. Ышандырдым, ахрысы. Ул ризалык бирде.

Алар өчен спорт — иң элек үз-үзеңне җиңү ул. Наталья һәм Альфред Зәйнуллиннар гаиләсендә – биш бала. Төпчекләре Марта белән Марат – игезәкләр. Абыйлары кызга Казаннан фатир табарга булыша. Марта, күченеп килүгә үк, күнегүләргә керешә. Аңа ул чагында унҗиде яшь. – Марта элек көрәш белән шөгыльләнгәнгә күрә бөтен нәрсәне өр-яңадан башларга туры килде. Иң элек

ТАРИХ

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

М

өмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен уздырыла торган халыкара спорт ярышларын паралимпия дип атыйлар. Аның тарихы сугыштан соңгы елларга барып тоташа. 1948 елны күренекле невропатолог, умыртка сөяге имгәнү­ләрен дәвалау белән шөгыльләнүче Бөекбритания табибы Людвиг Гуттман сугышта умыртка сөягенә зыян килүчеләрне Сток-Манде­виль үзәгендә спорт ярдәмендә тернәклән­дерә башлый. Аның дәвалау ысулын Англиянең башка хастаханә­ ләрен­дә дә хуплыйлар. Халыкара СтокМандевиль уеннары федерациясе оеша. Бүген Паралимпия уеннары – олимпия уеннары­ның дәвамы, аерылгысыз бер өлеше санала. Ә башы 1960 елга барып тоташа. Нәкъ менә шул елда Римда, җәйге олимпиаданың дәвамы булып, беренче

14

сљембикђ | 2014 | апрель

ул роллерга басарга өйрәнде. Аннан – чаңгыга... Кызга җиңел түгеллеген күреп торам: көненә икешәр мәртәбә өчәр сәгатьлек күнегүләр, тормышыңны бары шуңа багышлау... Дөресен әйткәндә, таза-сау кешегә дә авыр бу. Тик мин аны сайлап ялгышмадым. Үҗәтлеге, максатчанлыгы, җиңүгә омтылышы белән күп нәрсәгә ирешәчәк әле ул. Мин аны аңлыйм: аяксыз калган кешегә физик яктан гына түгел, рухи яктан да бик кыен. Беркайчан да аның күңеленә кермәдем, кирәккәкирәкмәскә борчымадым. Иң мөһиме – артка борылып карамау! Ирина Полякова шәкертенең, нинди генә һава торышы булуга карамастан, кышын – чаңгыда, ә җәен роллерда 15–19 чакрым йөрүен әйтә. Тренеры: «Чаңгыда да әйбәт шуа, биатлон буенча да күрсәткечләре яхшы аның, – дип, Мартаны мактап та ала. – Беренче күнегүдән соң ук каршымда Паралимпия чемпионы торуын аңладым», – ди ул. Тиз арада спортсменка Швециядә инвалидлар арасында чаңгы һәм биатлон буенча уздырылган дөнья чемпионатында ике тапкыр призлы урын яулый. Сочидагы Паралимпия уеннарына юллама шул була инде аңа. – Мартаның мөмкинлеге зур, – дип, Россиянең атказанган тренеры Фәридә Сафиуллина сүзгә кушыла. – Әлегә ул беренче урыннарда түгел. Әмма барысы да алда әле аның. Чөнки ул бар булмышы белән көрәшче! Марта Зәйнуллинаның халыкара ярышларда катнаша башлавына өч ел. Хәзер инде аны тренерлары «профессионал» дип йөртәләр. Паралимпиадага ул, медаль алам, дип барган. Һәм алган да. Киләчәктә алтыны да булыр әле. Аягына протез ясатырга килгәч, белгечләргә биргән беренче соравы да: «Спорт белән шөгыльләнә алырмынмы?» – булган бит аның. Марта өчен спорт – ул медаль алу гына түгел, ә аның киләчәге, тормышы, яшәү рәвеше. Мәдинә АВЗАЛОВА

Паралимпия уеннары уза. (Баш­тарак ул IX Сток-Мандевиль ярышлары дип йөртел­ гән.) Гуттман уеннарга инвалид коляскасындагы 400 спортчыны алып килә. Ул чагында Бөекбритания тарихында беренче мәртәбә Маргарет Моэн җәядән ату буенча алтын медаль яулый. 1964 елда, Токиодагы олимпия уеннарыннан соң, Япония башкаласы инвалид спортчыларны кабул итә. 1968 елда Мехикода Олимпия уеннары узган бер вакытта, Израильдә Паралимпия уеннары үткәрелә. Тагын дүрт елдан соң алар Мюнхенда узган Олимпиада вакытында Гейдельбергта очраша. Уеннарда 44 илдән меңнән артык спортчы катнаша. Ярышта беренче мәртәбә параличлы, начар күрүче кешеләр көрәшә. 1976 елда Паралимпиада эстафетасын Торонто

кабул итә. 1980 елда Советлар Союзында үткәрелергә тиешле уеннар Нидерландиянең Арнем шәһәренә күчерелә. 1984 елда аларны Англия һәм Америка Кушма Штатлары бергәләшеп кабул итә. Паралимпия һәм Олимпия уеннары, чыннан да, «параллель» булырга тиеш дигән карарга килеп, 1988 елда корея­ лылар уеннарны колачлы итеп оештырып күрсәтә. Аннары ул Барселонада, Мадридта, Атлантада, Сиднейда уза. 2001 елда Халыкара Олимпия һәм Паралимпия комитетлары Паралимпия уеннарының шул ук елны, шул ук илдә, шул ук объектта Олимпия уеннарыннан соң узуы турында килешүгә кул куя. 2014 елда Сочида узган Паралимпия уеннары, моңарчы күрелмәгән уңыш, дип югары бәяләнде.


Сочи Олимпиадасы бүгенге сәяси аренадагы державаларның көч сынашуына әйләнде. Дөнья массакүләм мәгълүмат чаралары да «Сочи көннәрендә» кемдә көч икәнен ачык­ларга тырышты. Нәтиҗәсен үзегез бе­лә­сез: медаль зачеты безнең файдага. Безнең редакцияне исә Олим­ пия уеннары тари­хын­да хатын-кызларның өлеше кызыксындырды. Бу – уникаль тикшеренү!

Борынгы Элладада уздырылган Олимпия уеннарында хатын-кызларны катнаштырмаганнар. Уеннарда күрен­ сәләр, аларга үлем җәзасы янаган! Павсаний «Элладаны тасвирлау» дигән китабында Алфей ярында калкып торган зур кыя турында яза. Изге уеннарга узып керергә җөрьәт иткән хатын-кызларны шул кыядан томырганнар.

1900 елда Парижда узган II Олимпия уеннарында беренче мәртәбә хатын-кызлар катнаша. Алты спортчы хатын-кыз – теннис, сигезе гольф буенча ярышларда көч сынаша. Англия спортчысы Шарлотта Купер – теннис турнирында беренче хатынкыз, Олимпия чемпионы була. Ул Р. Дохтери белән катнаш парлы уенда да җиңеп чыга.

1912 елда Стокгольмда узган Олимпиадада исә гүзәл зат­лар йөзү бассейнында күренә! Ирекле стильдә 100 метр дистанциядә йөзәләр. Беренче ике урын «Австралазия» берләштерелгән команда кызларына елмая: Австралиядән Фани Дюрэк һәм Яңа Зеландиядән Вильгельмина Уайли – җиңүчеләр.

Уеннарның кышкы спорт төре – тимераякта ялгыз фигуралы шууда австралияле Херма Сабо (1902-1986) беренче Олимпия чемпионы була. 1924 елда Шамондагы (Франция) Олимпия уеннарында алтын медаль яулый.

Тарих

ОЛИМПИАДА: ХАТЫН-КЫЗ ФАКТОРЫ 71%

29%

63% 37%

Россия

Норвегия

46% 54%

100%

АКШ

Украина

Олимпия уеннары Паралимпия уеннары

Германия

54%

46%

ТАТАРСТАН: ПАРАЛИМПИЯ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ

Паралимпиадада катнашучы безнең хатын-кызлар, гадәти хатын-кызлар белән чагыштырып караганда, ирләрдән көчлерәк. Россия белән чагыштырганда, Норвегиядә һәм хәтта АКШта да хатын-кызлар ирләрдән көчлерәк икән. Безнекеләр генә чабып барган атны да туктата ала, дигән булабыз – алай түгел икән бит!

Марта Зәйнуллина

Рушан Миңнегулов

Бронза медаль – утырган килеш чаңгыда бер чакрымга спринт.

Ике алтын медаль – 20 чакрымга чаңгы узышлары + 4 х 2,5 чакрымда ачык эстафета; көмеш медаль – бер чакрымга спринт.

1990 елда Түбән Камада туа. Балачакта дзюдо белән шөгыльләнгән. 15 яшендә табиблар аңарда саркома табалар һәм бер аягын кисәргә мәҗбүр булалар. Тернәкләнгәч, кыз чаңгы спорты белән шөгыльләнергә карар кыла.

1992 елда Байлар Сабасында туа. 13 яшендә фаҗигагә тарыганнан соң, кул чугы зәгыйфьләнә. Абыйсы киңәше белән чаңгыга баса.

100%

Кызык факт: саусәламәтләр арасында – украин, авырулар арасында немец хатынкызлары спортта ватандашларыннан күпкә (100% ка) көчлерәк булып чыга. Ангела Меркель белән Femen хәрәкәтен генә искә төшерик – алар сәясәт аренасында да активлар.

Иң-иңнәр

Җәйге Олимпиадаларда:

Кышкы Олипиадаларда:

Алтын – 9, Көмеш – 5, Бронза – 4.

Алтын – 6, Көмеш – 3, Бронза – 1. Чаңгы спорты Солт-Лейк-Сити, 2002 – Сочи, 2014.

Лариса Латынина (1934) СССР/Россия Спорт гимнастикасы Мельбурн, 1956 – Токио, 1964.

Марит Бьорген (1980) Норвегия

Инфографика: asafin

Без хатын-кызлар һәм ирләр командалары чыгышларын анализлап карадык. Сүз дә юк, барысы да тырышты. Ләкин медальләр саны – таблода. Хәзер чагыштырып карагыз инде, спортта кем күбрәк «тир түккән» – ир-атмы, хатын-кызмы? Яуланган медальләр чагыштырма пропорциядә китерелә.


МӘРХӘМӘТКӘ МӘРХӘБӘ

кайсыгызның кулы җылы?

МИҺЕРБАНЛЫ

ЙӨРӘКЛӘР КИРӘК

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

ТАТАРСТАНДА УЗГАН ЕЛНЫҢ ХӘЙРИЯЧЕЛӘР ЭШЧӘНЛЕГЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЛДЫ ҺӘМ РЕСПУБЛИКА КОНКУРСЫ НӘТИҖӘЛӘРЕ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ. Республиканың иң актив иганәчеләре, эре предприятиеләр вәкилләре белән беррәттән, изгелек юлында армый-талмый эшләүче, үзләреннән игелекле эшкә зур өлеш кертүче хосусый эшмәкәрләрнең һәм гап-гади кешеләрнең дә исемнәре яңгырады. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә йомгак ясап, изге эшләрнең күбрәк булуы, миһербанлы йөрәкләрнең шәфкатьлелектә көчләрен аямавы хәерлерәк, дигән теләк белдерде һәм бәйгедә даими катнашучы оешмаларга – «ТАИФ», Түбән Кама «Нефтехим», «Таттелеком» компанияләренә, «Майский» теплица комбинатына бүләкләр тапшырды.

16

сљембикђ | 2014 | апрель


кайсыгызның кулы җылы?

МӘРХӘМӘТКӘ МӘРХӘБӘ

«Е

Күп балалы гаиләләргә хөрмәт һәм игътибар – бу гыйбарәнең сүздә генә түгел, гамәлдә дә чагылышы иде бу. «2013 ел иганәчесе» дип аталган хәйрия акциясе кысаларында Беляевлар гаиләсенә «ТАИФ» берләшмәсенең бүләге – «Lada Largus» автомобиле ачкычы тапшырылды. Гаилә башлыгы – 5 нче разрядлы слесарь Павел Юрьевич Беляев «ТАИФ-НК» берләшмәсенең нефть эшкәртү заводында – ремонт-механика цехында эшли. Хатыны Ольга белән алар җиде бала үстерәләр. Хәер, бер аларга гына түгел, ул көнне җәмгысы биш гаиләгә автомобиль ачкычларына ия булу бәхете елмайды.

булган сабыйларның соңгы сыену урыны хакындагы видеосюжет күзгә яшьләр китерерлек иде. Зур проект старт алганга җиде ел үтсә дә, хоспис күптән түгел генә ачылды һәм тиз арада кешеләрнең дөньяга карашын тамырдан үзгәртте. Меңләгән кешегә ярдәм күрсәтелде, әле күрсә­теләчәк тә. Хоспис төзүгә үз өлешен кертүчеләрне шәфкатьле йөрәклеләр дими ни дисең?! Лейкемия авыруына дучар булган балаларга ярдәм итүче Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондының да эше мактауга лаек. Каты чиргә тарыган балалар­ ның әти-әниләренә сабыйларын дәвалау өчен сәхнәгә чыгып сертификатлар тапшырган предприя­тиеләр вәкилләрен дә бәйрәмдә катнашучылар ихлас алкышлады. Бию театрына кушылып, үз иҗатын күрсәткән Зәринә Бикмуллина да ярдәмгә мохтаҗ балаларның берсе икән. «РИТЭК» компаниясе яшь артистларга Чехиядә үтәчәк халыкара фестивальдә катнашу өчен сертификат тапшырды.

2013 елгы «Ел иганәчесе» конкурсында катнашучылар саны — 230. Аларның игелекле эшләре 4 миллиард 990 миллион сумлык дип бәяләнде. Дини оешмалар да ярдәмгә мох­ таҗ­ларга булышу максатында зур эшләр башкара. Авыру, аз керемле, ярдәмчесез гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелә, бушлай төшке ашлар оештырыла. Быел беренче мәртәбә хәйрия елы конкурсы кысаларында төрле дини конфессия вәкилләре бүләкләнде. Алар арасында Татар­ стан мөфтие урынбасары Илдар Баязитов, «Хэсэд Моше» яһүдиләр үзәгенең республика хәйрия фонды, Раифадагы Богородицкий ирләр монастыре наместнигы, архимандрит Всеволод Захаров һәм башкалар бар. Сүз уңаеннан: «Сөембикә» журналы да бу мәртәбәле бәйгедә инде ике тапкыр җиңүче дип табылган иде.

апрель | 2014 | сљембикђ

17

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

л иганәчесе – Благотворитель года» республика конкурсы 2007 елда старт алган иде. Шуннан бирле ул, күп балалы гаиләләрне, ярдәмгә мохтаҗ­ ларны игелекле эш-гамәлләре, зур бүләкләре белән куандырып, меңәр­ ләгән йөрәкләрдә өмет уты кабызып килә. Шул гомер эчендә конкурс исеменә республика предприятиеләре һәм оешмаларыннан, хәйрия фондларыннан 1075 гариза кергән. Ә ярдәм фонды 22,5 миллиард сумга җиткән. «ТАИФ», Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәләре, «Татар­стан–Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе агымдагы хәйрия конкурсының җиңүчеләре дип танылды. Татарстан Республикасының дәү­ләт киңәшчесе, «Яңарыш» фон­ ды­ның Иганәчеләр шурасы рәисе Минтимер Шәймиев, хәйрия эшлә­ ре­нең башында торган җитәкче буларак, күңелләргә шәфкать, мәрхәмәт орлыклары сала торган га­мәлләрнең аеруча мөһимлеген ассызыклап: «Мондый игелекле эшләрдә катнашу безнең үзебез өчен дә кирәк, чөнки яхшылык яхшылык булып кайта, рес­пуб­ ликаның дәрәҗәсен күтәрә, ярдәмчел, киң күңелле булу кеше­ нең үзенең дә абруен арттыра», – диде. Казан вертолет заводы, Мо­тор­лар төзү производство берләш­мәсе, «Болгар» милли хәйрия фонды, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрла­рының инде байтак еллардан бирле игелеклелек акцияләрендә актив катнашуын билгеләп үтте. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мө­хәммәтшин иганәчелекнең яшьләр арасында киң таралуын канәгатьлек хисе белән искә алды. Чаллыдагы ирекле «Волонтер» үзәгенең, югалган балаларны эзләү белән мәшгуль «Чаллы – эзләнү – Василиса» җәмәгать оешмасының, Чистайдагы ирекле хәрәкәтләргә ярдәм итү үзәгенең эшчәнлеген югары бәяләп, шул оешмаларның вәкилләренә бүләкләр дә тапшырды. Татарстандагы беренче балалар хосписы – яман авыруларга дучар


БЕЗНЕҢ ТЫШЛЫКТА

АФӘРИН

таныш булыгыз

«ХАЛЫК КЫЗЫ!

ӨМЕТ СИНДӘ ГЕНӘ...»

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

Асия ЮНЫСОВА

18

ТӨРКИЯНЕҢ БОРЫНГЫ КАЛАСЫ ИСКЕШӘҺӘРДӘ ТӨРЕК ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ УЗДЫРГАН БЕРЕНЧЕ ТӨРКИ ДӨНЬЯ ҖЫР БӘЙГЕСЕНДӘ ТАТАРСТАННАН АЛИНӘ ШӘРИПҖАНОВА КАТНАШЫП, ДҮРТЕНЧЕ УРЫНГА ЛАЕК БУЛДЫ.

К сљембикђ | 2014 | апрель

айдан гына килеп чыкты соң бу кыз? Кай арада исемен диңгез аръягында ук яңгыратып өлгерде? Исеме яңа булгач, үзе дә яшьтер дип уйлыйм. Күрешергә иде бит. Әнә үзе дә ишегемнән кереп килә. Озын кара чәчләрен «ябынган» сылу кыз! «Халыкка кирәк, кызыксыналар», – дигәч, иренмәгән, сигез айлык улын йоклаткан да минем янга ашыккан.


таныш булыгыз

Бөтен сорауларга җавап табар өчен бер кич җитәр микән? Җитәрдер, япь-яшь кызыкайда ниткән биография булсын әле ул?! Гадәтемчә, шундыен да сусыл, татлы, гүзәл җимеш биргән туфракны капшыйм, ягъни ерак әбибабаларын хәтерләтәм. Алина сөйли: «Алина түгел, Алинә мин! Әнием ягыннан бабам – Анатолий Рудницкий милләте белән поляк, әбиемнең канында украин, кырымтатар геннары кушылган. Аларның кызы – минем әнием Любовь Анатольевна татар телен белми дә, белергә теләми дә торган кыз булып, кайдадыр Херсон тирәсендә үскән. Саратов ягы мишәрен – минем әтиемне яратып, аның белән Идел буена кайткан...» Алинә сөйли, ә мин Байкал күле турындагы риваятьне искә төшереп утырам. Имеш, Байкалның 336 кызы күлгә су ташый, ә бер­дән­бер кызы Ангара гына суны һаман читкә алып китеп тора икән. Бай­ кал күле – бай сулы, ягъни бай тарихлы, бай мәдәниятле без – татарлар ул. Тик риваять кенә безгә карата бүтәнчә «укыла». Безнең 336 балабыз гасырлар чарлаган талантын башка милләтләргә «агыза». Ә без исә, алар артыннан кул изәп: «Ул бит безнеке!» – дип ымсынып карап калабыз. Мөслим Магомаевмы? Анда безнең кан! Чыңгыз Айтматовмы? Ул безнеке! Бибигөл Тулегеновамы? Ул безнең кыз! Айвазовскиймы? Аның анасы кырымтатар!.. Бу исемлек чутсыз дәвам итә алыр иде. Таяныч кирәк булганда гына татарга сабышканнарны, татарга сыенганнарны ул исемлеккә кертмибез дә әле. Алинә менә Ангара икән. Суны читкә алып киткәне түгел, милләт­ кә ташыганы. Алинә скиф-кыпчак даласына сибелгән орлыкның исәне – уянганы. Уятучылар, әлбәт­тә, әбекәйләр! «Әтиемнең әнисе Камилә әбием, Камилә әбиемнең дә әнисе Хафизә әбием янында – Саратов тирәсен­ дә­ге Кече Үзән авылында үтте җәйләрем. – Алинәнең ягымлы аһәңле,

мишәр катылыгыннан азат татарчасы колагымны иркәли. Кызны тыңлавы рәхәт. Карасана, татар теле нинди затлы авазлардан тукылган – фәкать шигырьләр укырга, мәхәббәт аңлатырга, нечкә хистойгыларны ирештерергә җайлашкан асыл тел икән ләбаса. Күңелен җырларында түгү өчен Алинәнең нәкъ менә татар телен сайлавы шуңа күрә икән! – Әбилә­рем мине бик ипле, бик тәртипле, бик күндәм һәм догалы кыз итеп, мәхәббәт белән тәрбияләделәр. Алар минем канымдагы геннар чуалышын бар дип тә белмәделәр. «Син – татар кызы!» Шуның белән шул. Димәк, татар кызындагы бөтен сыйфатлар миндә булырга тиеш. Ә ул сыйфатлар – аш-суга осталык, чисталык, җитезлек, тырышлык, әдәплелек, олыны – олы, кечене кече итү, масаймау...» – Барысы да синдә бар, әйеме? – ...белмим инде. Кече Үзән авылы чишмәсеннән көянтә белән су ташыдым, керләр чайкадым, тәмле һәм тиз пешерәм. Безнең табыннан пәрәмәчләр, вак бәлешләр өзелми. Менә бер кунакка килерсез әле, сынап, чамалап багарсыз. Алинә әбиләр мирасын түкмичәчми саклаган. Югалтса да, Саратов төбәге мишәрләренең чыкылдап торган каты авазларын гына югалткандыр. Әбиләр тагын кыз күңеленә үз йөрәкләрендә сакланган татар моңын салганнар. Камилә әбисе­нең, тәмам сагышланып, «Сарман»­ны сузуларын, Хафизә әбекәйнең мөнәҗәтлә­ рен Алинә әле бүген дә нәкъ аларча көйләп күрсәтә ала. «Татар җыры» фестивальләрендә Алинә Шәрипҗа­ новага дүрт мәртәбә «Алтын барс» китергән җырлы юлның башы шунда – Кече Үзәндә ләбаса. Югыйсә тимер юлчы әнисенең кызның сәләтенә исе дә китмәгәндер. Чөнки алар­ның нәсел-нәсәбендә җырлама­ ган кеше юк. Җырлау аларда табигый халәт. Тик менә су сибеп тормаганда, яңгыры яумаганда иң әрсез гөл дә шиңә. Татар егетенең мәхәб­ бәте, тормыш язган сценарийга үзгәреш кертеп, панна, яки гарна

дивчина булып үсәсе кыздан татар сылукаен үстергән шифалы яңгыр булган. Әлбәттә, әти кешенең – өенә татар җыр тәлинкәләрен ташыган Наил Рәшит улының үҗәтлеге дә яраган. Әлбәттә, ул тәлинкәләрне куеп җибәргәндә өйне биләп алган, Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев тавышы аша җанга үтеп кергән татар моңының да кодрәте зур. Шагыйрь: «Җан иң әүвәл тотып алган бер көй китми икән, китми хәтердән».

Бәләкәй кызчык ул көйләрнең кайберләрен – «Күбәләгем», «Ашхабад» ишеләрен отып алып, Сабантуй мәйданына да алып чыга, беренче алкышларны яулый. Наил Рәшит улы өйгә алдырган «самоучитель»ләр табигате белән музыкант әти кешенең үзенә генә түгел, кызы белән улына да файда иткәндер. Газиз моңнар читтә ту­ган балаларның күңелен туган кавем кайтавазы булып алгысыткандыр. Ниһаять, милли моңнар­ның таҗ ташы – «Әллүки» 19 яшь­­лек Алинә Шәрипҗанованы 1997 елда Самарада узган «Сту­дент­­лар язы» сәхнәсенә алып чыгып, гран-при иясе иткән. Еракта калган ул яз онытылырлык түгел. Алинә башта рус җырын җырлый – зал алкышлый; икенчегә американ Барбара Стрейзанд репертуарыннан апрель | 2014 | сљембикђ

19

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

Шагыйрь: «Мин шуларның тере мәхәббәте!»

АФӘРИН


АФӘРИН

таныш булыгыз

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

джазлы-блюзлы җыр – зал «браво» кычкыра; өченчегә – «Әл­лүки» – зал тып-тын кала, аннары аягүрә баса, аннары ишелә! Казан дәүләт сәнгать университетының 1 нче курсы студенты Самарадан гран-при отып һәм ... баеп кайта. Көнне көнгә ялгап яшәр өчен дуэт белән җырлап, икәү концертлар куеп йөргән апа белән энекәш өстенә (энесе Радик та матур җыр­ лый, барабанчы да, төрле төркем­ нәргә кушылып, сәхнәдә йөри) чикләвекле имән ава. Гран-приның гонорары баш әйләнмәле – 6000000! Дөрес, нольләрне сызгач, ул алты меңгә генә кала. Тик, барыбер, Алинәгә роликлы тимераяк алырга җитә. Ул җәйдә Чаллы урамнарында роликларда җилдергән кызны, бәлки, хәтерләүчеләр бардыр. Әйе, әйе, Алинә унбиш яшеннән Чаллы кызы. Сизгерлеге җитеп, Ершов шәһәре мәктәбендә алтын медальгә барган Алинәне кубарып, Чаллыдагы музыкаль лицейга алып кайтып урнаштырган өчен Наилә апасына (әтисенең апасы) рәхмәт. Шагыйрь: «Тынгы бирми, яши миндә бер моң һәм чакыра туган ягыма».

Лицейга Сәнгать университетыннан килеп төшкән илчеләр исә чыгарылыш сыйныфында укучы кызның лирик-колоратур сопраносын ишетеп, уңга да, сулга да бер

20

сљембикђ | 2014 | апрель

адым ясатмыйлар: «Синең урының бездә – Казан мәдәният һәм сән­ гать университетында!» Бәлки, Консерваториядә булгандыр. Ләкин кыз үкенми. Беренче остазы Рәхилә Мифтаховадан да, гомерлек остазы, киңәшчесе профессор Венера Ганиевадан да уңдым дип саный. Уңгандыр. Алинәнең җырлау сәнгатендә ирешкән осталыгы шуңа ышандыра. Язарга керешкән­ че Алинә­нең җырларын тагын бер тыңладым – серен аңларга тырыштым. Ә сер бар. Йомарланып яткан песи баласы кебек йомшак, иркә, назлы аһәңнәргә бай тавышның кинәт көчәеп, егәрле җәнлек кебек югары регистрга «сикерүе», тыңлау­чыны тетрәндергәннән соң, буйсынган рәвеш белән, кабат наз йомгагына әверелүе тәмам әсәрләндерә. Бәлки, аның тавышын кояшның беренче нурлары уятуга, карлы челтәрне ярып йөгергән, аннары, отыры көчәя барып, ташкынга әверелгән кар суларына тиңлиседер. Аның җырлау рәвешендәге һәр мизгелдә кайнап чыгарга сәләтле тыенкы дәртне һәркем үзенчә, үз хисләре аша аңласын. Тамагындагы көчле тавыш белән йөрәгендәге моң бергә кушылган җырчының җырлау алымы бу. Тели икән, берәүнең генә йөрәгенә ау сала бу тавыш, тели икән, Мирей Матье кебек, мәйданны аягүрә бастыра ала.

Берничә халыкара конкурста җиңгәннән соң, Алинә югалып торды. Шомлы тынлык иде бу. Гәрчә ул болай да шәһәр-авыллар буйлап концерт куеп йөрмәгән иде. «Зөләйлә» төркеме белән генә дуслык корды бугай. Чакырган җиргә барып җырлап кайта да тагын өй тавыгына әйләнә. Хәзер бит аның Биектау районындагы бер авылда өе бар. Любовь Анатольевна Ершов­тагы өйләрен сатып килгәч, авылдан иске генә йорт сатып алган булганнар. Аннары, энесе Радик белән, тиенгә тиенне өсти торгач, яңа йорт җиткереп кергәннәр. Бакчалары, чәчәк түтәлләре... Йорт җанлы кешегә ни кирәк тагын?!. Тора-бара Алинә, өлкән яшьтә җырлап йөрү булмас, кебек киңәшләргә колак салып, «алтын парашют» булдырырга, ягъни һөнәр алырга кирәк дигән уйга төшә. Яңа һөнәр өчен тагын бер вуз кирәк. Тагын тырышырга... Шулай итеп, Алинә Шәрипҗанова юрист була. Дөресе – юрисконсульт. Шул кабинетта югалган икән ул безнең күзләрдән. Шагыйрь: «Халык кызы! Өмет синдә генә, әнкә бул син илнең йөрәгенә. Бөтен өмет – сездә генә бары».

Әгәр җырчы дуслары, мәҗбүри­ ләп диярлек, Уяндыкка – җырчы Алсу Сафинаның туган көн бәйрәменә алып бармаган булсалар,


таныш булыгыз

Шагыйрь: «Кайсы гына чордан кычкырсак та, мәхәббәтнең сүзе өр-яңа».

Сезнең кышкы төндә тулган айның ак болытлар белән качышлы уйнаганын күзәткәнегез бармы? Искиткеч манзара! Алинәнең дә йөзе болыт арасыннан, «менә ул мин!» дигәндәй, балкып килеп чыккан тулган айныкы кебек яктырып китте. Димәк, хәзер Тулган ай берәр хәтер аланын яктыртып алачак. – Мине озак таба алмадылар (тиң ярымны озак очрата алмадым дигәне). Казан бөкеләренә рәхмәт. Җаным мине шунда тапты. Милле­ ниум күперенә кергәндә бик озак торылды бөкедә. Июль кояшы өтә генә. Вакытны әрәм үткәрмәс өчен җырларымны кабатлап утырам. Шунда күрәм: минем кызыл «Шевро­ле-лачетти» машинамны шундый ук маркалы кара машина

кысрыклый. Сантиметрлап булса да, хәрәкәтләнәбез бит әле. Юл биреп тә карыйм. Юк, теге әрсез һаман мине җибәрми. Бер тотам калмый. Куркуга төштем. Ни булыр бу? Күрәсең, кара машинадагылар да минем сагайганны сизенде. Машинаның «төтенле» тәрәзәсе шуып кына ачылды. Йа Хода, елмая! Елмаюы шундый матур. «Курыкмагыз, мин үзем закон сагындагы кеше», – дигән була. Исем китмәгәндәй, җырлавымны беләм. Егет тә җырыма игътибар итте: «Син Алинә Шәрипҗановамы әллә? Минем яраткан җырчым бит ул!» Чаллы егете Айдар Шәйгарда­ нов үзе дә музыкаль колаклы егет булып чыкты. «Юлда танышмыйм. Таныш түгел кешегә телефонымны бирмим», – дигәнемә каршы машинама үзенең телефон номеры язылган кәгазь ташлап китте. Икенче көнне тагын шул ук урында бөкегә эләктем. Сәгатьләр буе утыра торгач, шөгыль кирәк – теге матур итеп елмая белгән егет исемә төште бит. «Смс» юлладым. Ул шундук шалтыратты. Без аның белән бар яклап охшашканбыз. Айдарлы булып яшәү бик рәхәт! Җыр табып биргән «Җаным» икән ләбаса Айдар. Алар инде өч ел бергә. Инде, әнә уллары Әмир үсеп килә. Исеме колагына азан әйтеп кушылган бу малай милләт агачында яңа – өметле яфрак. Әни булу да бик ошый Алинәгә. Әнә, йөзендәге ай тагын балкый. – Җыр минем юлымны билгеләп бара сыман. Әмиремне тапканда табиб тиз танып алды: «Син безнең «Ак чәчәкләр» бәйрәмендә җырла­ ган кыз бит», – ди. Бәбиләгәндә табибың белән җылы мөнәсәбәтләр урнашу зур әйбер ул. Шундук үземне аның кулларына ышанып тапшырдым. Баламны бик җиңел таптым. Табиб: «Менә танышыгыз», – дип, улымны күкрәгемә куйгач, бер генә теләк теләдем: «Сугыш кына була күрмәсен!» Бала табу да, әни булу да миңа бик ошады. – Бала имезү дәме? – Анысы бигрәк тә ошый инде. Концерт күлмәкләренә сыймам дип кенә курыккан идем. Сыйдым бит

әле. Төркиядә җырлап кайттым. Бер атна йөрелде. Әмиремә йөзәр граммлы кырык шешә сөт савып калдырдым. Шул җиткән, күкрәктән дә бизмәгән. Кырык шешә! Алинәнең ана фидакарьлеге хакында тыңлаганда. Төркия телевидениесе бәйгесенең жюриена үпкәләп тә куйдым. Ярымфиналдан соң беренче урынга чыккан Алинәбезне финалда дүртенче урында калдыру өчен нинди хәйләләр таптылар икән? Үзләре дә уңайсызланганнардыр инде – «Музыкада танышу» номинациясендә бәллүр сын биреп булса да, бәхилләткәннәр. – Әллә нинди премияләр алырмын әле. Җаным янымда булсын да, улым исән-сау үссен!.. И-и, бала икән ул иң зур бәхет. Тиңдәше юк! Җырлый-җырлый йоклатам мин аны. Алинәнең «Лә илаһы-иллала­ һы...» дип башланып киткән бишек җыры Ана догасына бәрабәр икән ләбаса. Бу догалы бишек җырын көйләгәндә җырчының тавышы, кытай ефәге кебек, сабый тәнен назлап сыйпап агыла торгандыр. Һәрхәлдә, Алинә ак кулларын йомшак канат сыман кагындырып, гүяки тезендәге баласын тибрәт­ кәндәй итеп, җырлап күрсәткәндә миңа шулай тоелды. Җыры да, бәхете дә гомерле булсын Алинәнең.

апрель | 2014 | сљембикђ

21

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

Алинә шул кабинетта, көйсез, кәефсез чиновник сыйфатында белешмәләр язып утырыр, бәлки, шунда озакка калган булыр иде. Уяндыкка килсә... – Бөтен җырчы халкы шунда. Зәйнәпләр, Салаватлар шунда. Фирзәр абый да килгән, ә минем репертуарда аның җырлары бар. Кеше рәтеннән мин дә җырладым. Уратып алдылар җырчы дусларым: «Синең урының сәхнәдә – безнең арада!» – диләр. Үзем дә сәхнәне сагынган идем. Җырга кире кайттым. Милли мәдәни үзәк филармо­ ниясенә урнаштым. Мәдәният министрлыгы чараларында еш катнашам. Остазы исә, Венера Ганиева, шәкертен күздән яздырмый: «Али­ нә, вакланма. Кемгә җырлыйсыңны белеп чык сәхнәгә. Син, банкетта җырласаң да, халыкка җырларга тиеш. Яхин, Сәйдәшев, Мозаффаров булсын репертуарыңда. Син беләсеңме кем? Уникум!» Үзем бик хөрмәт иткән җырчының Алинә турындагы сүзләрен ишеткәч, рәхәт булып китте. Димәк, кызны югары бәяләп, ялгышмыйм икән. Әмма җыр саекмасын өчен аны мәхәббәт белән дә сугарып торырга кирәк.

АФӘРИН


ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

ГӨЛНИСА, ГӨЛЛЕ, ГОКЧӘЛӘР СӘЛАМЕ... ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

ТӨРКИЯНЕҢ ИСКЕШӘҺӘР ҺӘМ ИСПАРТА КАЛАЛАРЫНДА ТӨРКИ ДӨНЬЯДАГЫ ӘДӘБИ ЖУРНАЛЛАР РЕДАКТОРЛАРЫНЫҢ VI КОНГРЕССЫ БУЛЫП УЗДЫ.

Эльмира ЗАКИРОВА

22

сљембикђ | 2014 | апрель

Аны ТЮРКСОЙ оешмасы, «Евразия» Язучылар берлеге һәм «Искешәһәр – 2013 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» агентлыгы оештырган иде. Төрки халыкларны тагын да якынайту, уртак әдәби, мәдәни мирасны барлау һәм саклап калу юнәлешендә үткәрелгән бу җыен күңелдә җылы тәэсирләр, матур истәлекләр калдырды. Мин «Сөембикә» журналы илчесе булып катнаштым. Татарстан делегациясе составында Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов та бар иде.


халыкара форум

ВАКЫЙГА

Искешәһәр

«Сез кайдан?» – дип сорасагыз...

Юлдан гына килгән ягымлы ике ханым, безнең татарча сөйләшүгә игътибар итеп: «Сез кайдан?» – дип кызыксыналар. «Казаннан», – диюгә, йөзләре тагын да яктырып китә. «Кардәшләр икән, без – Кырым татарлары... Кайсы журналдан сез?» – «Сөембикә» журналыннан... – «Сөембикә»дән?! Яраткан журналыбыз ул! Күп оч­ракта сездән үрнәк алабыз. Таныш булыйк, мин – Зера Бекирова, хатын-кызлар өчен чыга торган «Нен­кеҗан» журналының баш мөхәррире, – дип, кулын суза. – Мин «Умут керваны» журналы мөхәррире Ленияра Селимова булам, – дип елмая сары чәчләрен иңсәсенә таратып салганы. Аларның делегация җитәкчесе булып безгә таныш Диләвер Османов килгән. ТЮРКСОЙның генераль секретаре Дюсен Касеинов үз чыгышында төрки әдәбиятны киң катлауга җиткерер өчен югары әзерлекле тәрҗемәчеләр кирәклегенә аерым тукталды. Безнең барлык институтлар мәгариф министр­ лыклары белән берлектә тәрҗемәчеләр әзерләүгә игътибар итәргә тиеш, диде ул. «Евразия» Язучылар берлеге президенты Якуп Өмеру­глы да җылы сүзләрен җиткер­ де: «Төрки дөнья бүген күп шивәләрдә, төрле сөйләш­ ләр­дә чагыла. Илләребездә нәшер ителүче әдәби жур-

наллар һәркайсы матур төрки телдә язмалар биреп бара. Без көннән-көн бердәмлеккә якынаябыз. Журнал­ларның бергә эшләве аң-фикерне үстерү өчен гаять әһәмиятле».

Татар, башкорт, кырымтатар, әзәрбайҗан, карачай-черкес, казакъ, кыргыз, төрек, төрекмән, үзбәк, гагауз, кабардин-балкар... Әнә никадәр милләтне берләштерә ул форум. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов үз чыгышының ахырында Конгресста катнашучыларны Казанга – 1914 елгы төрки дөнья башкаласына кунакка чакырды. Илфак Ибраһимов «Казан утлары» журналы мисалында дөньяда барган глобаль үзгәрешләрнең матбугат чараларына, әдәби басмаларга булган уңай һәм тискәре якларына тукталды. ...Тәнәфесләрдә, кофе эчә-эчә, кузгатылган проблемалар турында сөйләшүне дәвам итәбез. Зера белән Ленияра: «Без Зөһрә Акчурина өчен Казан татарларына шундый рәхмәтле!» – дип, Исмәгыйль Гаспралы хатынын яратып телгә алалар. Мин тарихи истәлекләр аша Зөһрә Акчуринаны күз алдына китерергә тырышам. Татарлардан беренче хатын-кыз журналист... Атаклы Сембер сәүдәгәре Әсфәндияр Акчуринның кызы. 1880 елда Кырымга баргач, Бакчасарайда нәшер ителгән «Тәрҗеман»ны укып, Зөһрә шул газетаны чыгаручы кырымтатар егетенә гашыйк була. Танышалар. Атасы фатихасы белән, кыз бөлгән матбагачыга кияүгә чыга һәм бөтен гомерен Гаспралы идеяләренә багышлый. Ул газетаның беренче хезмәткәре була, бирнә акчасының шактый өлешен газетаны бастыруга тота. Ризаэтдин Фәхретдин «Мәшһүр хатыннар» дигән мәкаләсендә Зөһрә Акчуринаны милләт анасы дип атый.

апрель | 2014 | сљембикђ

23

ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

Әнкарадан 250 километр көнбатышта, Истанбулдан 350 километр көньяк-көнчыгышта... Порсук елгасы буенда, Мәрмәр диңгезе белән Әнкара арасындагы ярты юлда... Борынгы шәһәр, мәдәни үзәк, элеккеге Госманлы дәүләтнең башкаласы. Искешәһәр турында киткәнче алынган мәгълүматлар шул чама гына иде. Казаннан Истанбулга дүрт сәгатькә якын очасы, тагын Әнкарага бер сәгать чамасы... Аннары инде Искешәһәргә тизйөре­шле поездда... Без шулай уйладык. ТЮРКСОЙдагы Татарстан вәкиле Лилия Саттарова безне Эльчин Гафарлы каршылап, озатып йөриячәген хәбәр итте, хәерле юллар теләде. Мин, күтәрә алганча, «Сөембикә» журналлары алдым. Илфак Ибраһимов «Казан утлары» журналларын төягән. Рафис Корбан, әнә, Исмәгыйль Гаспралы турында Казанда чыккан китапларны җыйган. Төрки халыклар әдәбиятында, мәдәниятендә, мәгърифә­ тендә тирән эз калдырган күренекле Исмәгыйль Гаспра­ лы вафатына 100 ел тулуга бәйле рәвештә, Конгресс «Төрки дөнья әдәбияты Исмәгыйль Гаспралы идеяләре яктылыгында» дигән исем белән узачак. ...Очкычтан төшүгә, Әнкара кояшына чумдык. Урамда февраль түгел, апрель диярсең! Вакытны бездәгедән ике сәгатькә артка чигереп, сөйләшләре берникадәр татар теленә охшаган юлдашларыбыз белән танышып (коллегаларыбыз!), алар төркеменә кушылабыз. Яшел дала, анда-санда куй көтүләре, мәчетләр шәйләнеп кала. Кар таулары, ташлар, кыялар арасыннан томырылып чабып, поезд Искешә­һәргә китереп җиткерә. Кызыл чирәп түбәле чып-чын Европа каласы! «АNEMON» отелендә безне сюрпиз көтә: «Hoş geldiniz, değerli misafirler!» – дип елмаеп, Төркиядә укучы үзебезнең Айсылу сәламли!


ВАКЫЙГА

халыкара форум «Телдә, фикердә, эштә берлек». Исмәгыйль Гаспралының тирән мәгънәле сүзләре Конгрессның шигаре булды. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар дөньясының мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, җәдидчелек хәрәкәтенең юлбашчысы, язучы, «Тәрҗеман» газетасының баш мөхәррире Гаспралы идеяләре һәркемгә якын, аңлаешлы иде. Алар ТЮРКСОЙның генераль секретаре Дюсен Касеинов чыгышында да яңгырады.

...Күргәзмә янында тукталып, төрле басмаларны күздән кичерәбез. «Сөембикә» тышлыгыннан елмайган татар кызларына сокланып, «Чок гүзәл!» дип узалар. Алып килгән журналларым күзгә күренеп кими.

2014 елның 26 апрелендә — бөек Тукай туган көндә Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителәчәк. Искешәһәр эстафетаны Казанга тапшыра.

ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

Асыл кызлар турында

Чыгышымда «Сөембикә» журналының 100 еллык юбилее, аның исеме, тарихы, ул узган юл, яңа эчтәлек, яңача бизәлеш – барысына да тукталдым. Казакълар, үзбәкләр, кыргызлар элеккеге «Азат хатын» буларак беләләр журналны. СССР заманында бер Үзбәк­станда гына да журнал 80 мең данә таралганын ничек искә төшермисең!.. Төркиядә татар яшьләре белем ала, кызларыбыз укытырга кала, төрек егетләренә кияүгә чыга. Балаларын төрекчә һәм татарча тәрбиялиләр. Кулымдагы журналларда Төркия килене Рамилә дә, «Казан мәликәсе Сөембикә» дигән әсәр язган Төркия драматургы Фатма Музаффер Кайа да бар... Казакъ язучысы Шәрбану Бәйсәнова узган ел Казанга килгәч, безнең редакциягә дә керде. Ул Сөембикә ханбикә турында тарихи роман язу өчен материал җыеп йөри. Атаклы кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа татар кызы булган. Туган телдә бишек җырлары җырлап, булачак бөек язучыны татар моңында, татар рухында да тәрбияләгән ул. Бүген дә Зөһрә Акчурина кебек затлызыялы, халык, ил язмышын кайгыртып йөргән асыл кызларыбыз байтак. Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаевның хатыны Рәисә ханым – шундыйларның берсе. Кыргызлар аны тәвәккәл, кешелекле, зирәк акыл-

24

сљембикђ | 2014 | апрель

Башкорт кызы Тәнзилә һәм гагауз кызы Гөлле.

лы булганы өчен ярата икән. Мин шулар турында сөйләдем. Төрки халыклар белән кар­дәш­лекне балаларыбызның да белеп үсүен теләп, Кы­рым­да «Сөембикә варислары» фестивале уздыруыбызны, кырымтатар, казакъ, үзбәк, татар, башкорт, гагауз балаларын бергә җыюыбызны искә төшердем. Рәисә Атам­ баева турында язылган журналны Кыргызстанның «Алатау» журналы мөхәррире Айдарбәк Сарманбәтовка, казакълар турындагысын Казакъстанның халык язучысы Түлен Абдик белән аның хатынына тапшырам. Башкортстаннан килгән Тәнзилә Дәүләтбирдина кулымны кыса: «Казанга баргас, редакциягедгә кермәй китмәем, матур эшләйһегед икән», – ди. ...Төрек егете Җеймнең фоторепортаж әзерлисе бар. Өстән дә, кырыйдан да, чыгыш ясаганда да, тәнәфестә үзара фикер алышканда да һәммәсен кадрга эләктерергә тырыша. Айсылу аша да, үземә килеп тә «Сөембикә» журналларын сорады. Бераз русча, бераз татарча да сукалый. Авызы гел ерык. Үземдә калган бердәнбер журналны тоттырдым. Аңа берничә кирәк икән. Күргәз­мәдә дә журналларыбыз юкка чыккан! Нәүмиз калгандай тоелды. Искешәһәрдән киткәндә никтер күренмәде үзе. Зера белән Ленияра: «Җеймнең хатыны – татар кызы. Ул журналларны, мөгаен, аңа алып кайтыр өчен сорагандыр, – диделәр. – Тиздән, апрельдә кызлары туачак. Исемен инде сайлаганнар – Сөембикә булачак...» Менә бит ничек икән! ...Конгресска килүчеләр арасында хатын-кызлар күп түгел. Шуңа күрә һәркайсы белән аралашырга тырыштым. Ираннан килгән төрекмән ханымнары озын күл­ мәкләрдән, кара яулык ябынып йөриләр, мөселман хатын-кызларына хас булганча тыйнаклар. Майя Сапарова топономастика белән шөгыльләнүче галимә. Тау, елга, күл, шәһәр-авыл атамаларын өйрәнәм, ди. Юлдашы Голнеса (безнеңчә Гөлниса бит бу!) «Япрак» журналында фарсы-төрекмән телләре буенча тәрҗемә­ че. Майя, уйларымны укыгандай: «Карагыз әле, безнең Гөлнисаның туган авылының исеме – Татар, төс-


халыкара форум

Гид Айсылу

Актаныш мәктәбендә, университетта укыган елларын­нан ук таныш Айсылу (Илфак Ибраһимовның кызы) бүгенгесе көндә Измир шәһәрендә туризм буенча өстәмә белем ала. Төрекчәне су кебек эчә. Тәрҗемәче булып та йөргәне бар икән. Чәч толымнары, көлгәндә чокырланып киткән бит очлары аны тагын да чибәр күрсәтә. Үзара аралашып кына калмады, җитди әңгәмәләрдә дә катнашты ул. (Конгресс вакытында минем рәсми чыгышны турыдан-туры Айсылу тәрҗемә итеп барды.) Тылмач та, фотограф та, шәһәр буйлап йөртүче гид та. Иреннәрен бөрештереп, «ө»ләштереп, «ү»ләш­те­реп, безнең сүзләрне – төрекчәгә, аларныкын татарчага әйләндереп бара. Көнәфә, чобур, бөрек, гёзләмә, лукум, дип, төрекләрнең аш-суы белән таныштыра... Искешәһәрдәге көннәребезне бизәп, безнең абруйны күтәреп йөрде Айсылу. Ягымлы, шаян, тапкыр телле, кунакчыл, игътибарлы Айсылуны без генә түгел, башкалар да үз итте. Тел аңлауда кыенлыклар килеп чыкса, Айсылуны чакырып алалар. Төрекчә үзенә бер аһәң белән сөйли ул.

Испарта

Төркиянең Урта диңгезле көньяк-көнбатышында урнашкан Испарта минем күңелгә күлләр, розалар, студентлар шәһәре булып кереп калыр. Урамнарында – яшьләр, розалар ясалган автобуслар, тирә-як гөлчәчәкләр хуш исенә күмелгән (биредә роза мае җитештерәләр). Безне Сөләйман Демирәл исемендәге университет галимнәре һәм студентлары белән очрашулар көтә иде.

Конгресста катнашкан 14 илнең дәүләт әләмнәрен алып чыгалар. Әнә, чибәр төрек кызы Татарстан әләмен күтәргән. Күңелдә горурлык хисе. Төрки телдә шигырьләр яңгырый. Илфак Ибраһимов Габдулла Тукайның «Туган тел»ен укый. Алкышлыйлар. Димәк, аңлашылган! Димәк, безнең тел – матур! Очрашуны алып баручы Якуп әфәнде Өмеруглы мине дә сәхнәгә чакыра һәм Сөембикә ханбикә турында сөйләвемне сорый. Үзе дә, безнең Сөембикә манарасын искә төшереп, Казан ханбикәсе турында риваятьләр сөйләп шаккаттыра! Мин Казан һәм Испарта студентларының бик охшаш булуын, алардан әйбәт энергетика килүен әйтәм. Үзебезгә, Казанга чакырам. Чыгып, автобусларга атлаганда, «Сөембикә!», «Эльмира!» дип дәшүләренә борылып карасам – залда утырган егет-кызлар. Гокчә Йылмаз, Әминә, Хәдичә, Салих, Фелис, Мелоди, Бюшра... Адреслар алмашабыз, фотога төшәбез. Күзләре якты, өметле. Безнең аралашуларны менә кемнәр дәвам итәчәк! ...Сагынып, яратып китеп барабыз... Озакка түгел. Тиздән Казанда очрашырбыз! Казан–Искешәһәр–Испарта–Казан. Яшьләр кайда да яшьләр инде! Кыюлар, активлар, шат күңеллеләр. Кунакларга шәһәр символы төшкән кызыл, зәңгәр бейсболкалар тараталар. Миңа алар Казандагы Универсиада көннәрен, кызыл бейсболкалы волонтерларны хәтерләтә.

апрель | 2014 | сљембикђ

25

ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

кыяфәте дә татарларга охшаган, сезгә дә шулай тоелмыймы?» – дип куймасынмы! Бер-беребезгә карап көлешәбез. Уни­верситетта фарсы теленнән Мостафа Ногман өйрәткән бер-ике җөмләне әйтеп күрсәтәм. Дуслашып китәр өчен шул да җитә! Гюллю Каранфил менә Молдовадан, Гагаузиядән килгән. Без аны татарчалаштырып Гөлле дип йөрттек. Ул – тел белгече. Докторлык диссертациясе яклаган. «Сәләт», Җәүдәт Сөләйман, Асия Рәхимова, дип, таныш исемнәрне атый башлагач, хәйраннар калдык. Җир шары – бер уч төбе кадәр генә, Казан да ындыр артында гына кебек тоелды. Гөлленең дә «Сәләт»кә охшаган «Мирас» лагере бар, ул анда яшьләргә телләр өйрәтә икән. ...Конгрессның Искешәһәрдәге өлеше тәмам. Әзәрбай­ җан халык язучысы Анар Рзаев төрки дөнья язучылары берлеге җитәкчесе итеп сайланды. 2011, 2012 һәм 2013 еллар өчен «Төрки дөнья әдибе» премияләрен тапшыру тантаналары булды.

ВАКЫЙГА


ШӘХЕС

без тарихта эзлебез

ЗӨҺРӘ ЙОЛДЫЗ – ТАҢ ЙОЛДЫЗЫ «...Үзе чибәр бер хатын булганы кебек, мәгънәле һәм сабыр вә диндар бер мөслимә иде. Газитә эшләренең иң авыр вә иң мәшәкатьле көннәрендә, һәртөрле гыйбрәтле сүзләр сөйләп вә җәнабе Аллага ышанып гайрәт вә сабыр тиеш икәнен, вә бу моның илә булган эшләр һичвакыт юлда калмаячагын мисал итеп ирен юатыр иде. «Бер бөек кешене алыңыз да тәрҗемәи хәлен укыңыз, һәрвакыт бөеклеккә юл хәзерләп вә күңелне шатлык вә гайрәткә җәлеп итеп тормакта улан бер хатыны буның янында күрерсез!» Мәзбүрә 1319/1903 елда 13 апрель шимбә көн ахшам вакыты вафат булып, Бакчасарайда Зынҗырлы мәдрәсә каберлегендә Миңлегәрәй хан төрбәгяһы капусы каршысында җирләнде. Яше 41 дә иде». Ризаэтдин Фәхретдин

ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

Т

өрки-татар дөньясының күгендә якты йолдыз булып балкыган хатынкызлар исемлеге шактый зур. Кыл­ ган эш-гамәлләренең зурлыгы белән башка кардәш халык­ларның миллимәдәни үсешенә сизелерлек өлеш керткән Зөһрә Әсфәндияр кызы Акчурина исеме аерым урын алып тора. Кем соң ул Зөһрә Акчурина? Ни-нәрсәләр эшләгән? Ата-анасы ягыннан ул мәшһүр фабрикант Акчурин­ нар нәселенә барып тоташа. Кайбер мәгълүматлар буенча, Акчуриннар токымы – борынгыдан килгән морзалар нәселеннән була. Зөһрәнең иң ерак бабасы 1613 елда Романовлар динас­тиясенең башында торучы Михаил патшаны тәхеткә утырту тантанасында да катнаша. Ләкин шул вакыйгадан соң йөз еллар үткәч, чукынмау сәбәпле, Акчуриннар морзалыктан сызып ташланалар. Акчурин­ нар нәселенең бер ботагы тагын йөз еллардан соң кабат башын калкыта. Сембер губернасының зур мишәр авылы Зөябашта сәүдәгәр Шәфигулла Акчурин үсеп чыга. Ул якын-тирә авылларда читек-кәвеш, тукыма, постау, чәй-шикәр белән сәүдә итеп кенә калмыйча, йөргән төбәкләреннән олау-олау сарык йоны кайтарта һәм аны постау суктыручы алпавыт мануфактураларына сата башлый.

26

сљембикђ | 2014 | апрель

Шәфигулланың улы Габдулла атасыннан да уздырып җибәрә: әлегә Россия сәүдәгәрләренә аяк басарга рөхсәт ителмәгән казакъ кардәшләребез ярминкәлә­ренә юл сала. Николай Беренче заманында яшәгән улы Сөләйман исә 1848 елда үзе­нең постау фабрикасын ача. Соңрак мираска төп варис булып уртанчы улы Хәсән кала. Ул Казанның иң зур бае Юнысның Камәрбану исемле кызына өйләнә. Шул гаиләдә тансык бер бала булып күренекле татар вә төрек сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе Йосыф Акчура туа. Акчуриннар фабрикаларының иң зурысы Зөябаштан ерак түгел Гурьевка авылында (хәзерге Барыш станциясе янәшәсендә) барлыкка килә. Аны оештыручы Курамша Акчурин – Сөләйманның агасы. Курамша карт үзе исән чагында ук Гурьевка фабрикасын Тимербулатка тапшыра, уртанчы улы Әсфән­дияр­гә исә Коро­мысловка авылыннан алпавыт Ко­любака мануфактурасын сатып алып бирә. Тимербулат­ның өлкән улы Хәсән Акчурин Сембер каласындагы бай китапха­ нә­се һәм милләтебезгә бәйле бай тарихи тупламасы белән заманында татарлар арасында гына түгел, Россия күләмендә мәгълүм шәхес була. Хәсәннең исеме Орен­ бургтагы атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсенә ярдәм итүче зыялы байлар арасында да Хөсәенов һәм Рәмиевләр белән янәшә йөртелә. Хәсән белән Зөһрә – туганнан туганнар.


без тарихта эзлебез Европа илләре мәдәниятенә тиң мәдәниле-зыялы итеп күрү була. Шушы хыялларын тормышка ашыру уе белән ул илләр гизеп йөргән­дә, «Тәрҗеман» газетасының барлык мәшәкатьләре диярлек хатыны Зөһрә ханым җилкәсенә төшә. һәм ул зур түземлелек белән мөхәррирлек вазыйфасын да башкара килә. Ризаэтдин Фәхретдиновның «Мәшһүр хатыннар» ди­гән хезмәтендә милләтебезнең асыл заты булган Зөһрә Акчурина-Гаспралыга багышланган бүлек тә бар. Зөһрә­ нең «Тәрҗеман» газетасындагы эшчәнлеген ул болай бәяли: «Туган җире Сембер вилаятен ташлап, Кырымга Бакчасарайга китә. Хәзинәсендәге бераз микъдар кыйммәт әйберләрен сарыф итеп, матбаганың әкмалына (әзерлегенә)... гайрәт итә. «Тәрҗеман» газетасы нәшер ителә башлауга беренче хезмәтче була. Биш-алты еллар «Тәрҗеман»га язылу, эш кәгазьләрен җибәрү белән бәйле эшләрне ялгызы үзе башкара... Идел–Урал тара­ фында булган төрки сөйләшне Исмәгыйль бәктән күпкә яхшырак белгәнлектән, Зөһрә ханым мондый арадаш­ лыкта мөһим хезмәткәр була... Йорт хуҗалыгын һәм балаларын да һичкемгә тапшырмый, үзе карый».

Без аны татар хатын-кызлары арасында беренче «каурый каләм иясе», чын мәгънәсендәге таң йолдызыбыз дип зурларга хаклыбыз. ...1893 елның язында «Тәрҗеман» газетасының чыга башлавына ун ел тула. Гаспралының Бакчасарайдагы иркен утарына Россиянең төрле төбәкләреннән бик күп кунаклар килә. Бохара ханлыгы әмире вәкиле Исмәгыйль бәккә ханлыкның иң югары орденын тапшы­ ра. Иран шаһин-шаһы да аны дүртенче дәрәҗәдәге орден белән бүләкләвен хәбәр итә. Бакудагы «нефть корольләре» Әсәдуллаев белән Тагиевләр дә юбилейга атап зур суммада акча сала. Бу көнне Зөһрә ханым Акчуринаның нәширлек һәм мөхәррирлек хезмәтләре дә аерым телгә алына. Бакча­ сарай каласының башлыгы Мостафа морза Давидович аңа багышлап бик күп мактау сүзләре әйтә. Россия мөсел­ман­нары арасында беренче хатын-кыз журналист дип белдерә. Кырым төркиләре исеменнән Зөһрә ханым күкрәгенә алтын брошка кадыйлар. Зөһрә Акчурина туган яклары белән дә элемтәне өзми. Бакчасарай шәһәрендә үз акчасына җәдит мәктәбе ачканнан соң, ул шундый ук ысул белән яңача укытуны Зөябаш авылында да оештырырга керешә. 1903 елның май башында Бакчасарайда төрки-татар дөньясы «Тәрҗеман» газетасының егерме еллыгын билгеләп үтә. Зөһрә Акчурина гына бу вакытта тантана итүчеләр арасында булмый. Ул кырык көннәр чамасы элек бу дөнья белән мәңгегә хушлаша. Әмма исеме тантана итүчеләр телендә, халык телендә була. Лирон ХӘМИДУЛЛИН

апрель | 2014 | сљембикђ

27

ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

Зөһрә Коромысловка авылындагы алпавыт утарында яши, Коромысловка, Зөябаш, Сембер мәдрәсә һәм мәктәпләрендә укый. Коромысловка утарында яшәгәндә русчага өйрәнә. ...Зөһрә Акчурина менә шушы зыялы һәм җитешле мохиттә тәрбияләнеп үсә. Буй җитеп килгәндә тормы­ шы­ның кинәт үзгәреп китүенә исә бер очраклылык сәбәпче дип гоман кылына. Атасының энесе Ибраһим хәрби училище тәмамлаганнан соң, Кырымга барып ял итмәкче була. Агасы Әсфәндияр аңа унсигезгә чыккан Зөһрәне дә «тагып» җибәрә: бу кышта йөткергәләп чыкты, хәл алсын, ди. Ибраһим белән Зөһрә Ялтада ял иткәндә, шул тирәдәге Кырым татарлары зыялылары белән дә якыннан аралашалар. Шулар арасында Воронеж һәм Мәскәү хәрби мәктәпләрендә укыган, аннан соң Истан­бул белән Париж ише мәгърифәтле калаларда йөреп шомарган Кырым морзасы, элек ханлык башкала­ сы саналган Бакчасарай шәһәренең яшь җитәкчесе Исмә­гыйль бәк Гаспралы да була. Бу вакытта ул төрки телләрнең берсендә сөйләшүче һәркем төшенердәй уртак телдә газета чыгару хыялы белән йөри икән. Алдынгы карашлы Зөһрә аның фикерләрен аеруча җылы кабул итә, хуплый. Коромысловкага әйләнеп кайткач, хатлар алышканда да ул милли газета чыгару кирәклеген даи­ ми истә тота, үзенең булышачагына ышандыра. Бер ел чамасы вакыт үткәч, Исмәгыйль бәк Акчу­рин­ нарны эзләп Сембер якларына килә. Хат аша Зөһрә белән ярәшергә вәгъдәләшүләрен аңлата. Ләкин Әсфән­ дияр фабрикантның сөекле кызын чит-ят кыяфәтле утыз бер яшьлек тол иргә бирәсе килми. Атналарга сузылган үзара тартыш башлана. Әмма яшьләр үз вәгъдәләрендә нык тора. Кырым морзасы Бакча­сарай шәһәре башлыгы Сәлимгәрәй мөфти хәзрәтлә­ренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Мөфти алар теләген кабул кыла, Акчуриннарга үтенеч хаты юллый. Дөньяга карашлар уртаклыгы барлык киртәләрне җиңеп чыгарга ярдәм итә. Ниһаять, алар кавыша. Бу хәл 1882 елның көзенә туры килә. Шул ук көздә Гаспралының, газета чыгарышуда ярдәм итүләренә өмет баглап, Казанга беренче мәртәбә килгәнлеге дә мәгълүм. Шакир вә Закир Рәмиевләр белән Исмәгыйль бәк шунда якыннан таныша. Үзләре дә татарча матбугат оештыру хыялында яшәгән яшь Рәмиевләр аңа беренчеләр­дән булып ярдәм кулын суза. Шиһабет­дин Мәрҗани хәзрәтләре дә махсус өенә килеп күреш­кән кунакның ниятләрен хуплавын белдерә. Тик, әйткә­нем­чә, Рәмиев­ ләрдән кала акчалата ярдәм итүчеләр генә табылмый. Шулай итеп, газета чыгару һәм аңа махсус басмаханә оештыру өчен төп чыганак буларак, Акчуриннарның Зөһрә өлешенә бүленгән «бирнә»се һәм Баку эшкуарла­ ры Тагиев, Әсәдуллаевларның иганә акчалары эшкә җигелә. Киләчәктә бу хәл Г. Тукай, Г. Исхакыйлар даирәсендәге яшьләр тарафыннан, фабрикант Акчурин­ нар акчасына яшәп килүче «Тәрҗеман» дип чеметкәләү­ ләргә сәбәпче була. Исмәгыйль Гаспралының төп хыялы барлык төрки халыкларны бергә туплау, соңгы гасырларда алга киткән

ШӘХЕС


МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

безнең кавем Моннан нәкъ 70 ел элек, 1944 елның 27 апрелендә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында беренче тапкыр Мирсәй Әмирнең атаклы «Миңлекамал» драмасы уйнала. Аны реаль чынбарлыкка нигезләнеп язылган, диләр. Миңлекамалның прототибы кем булган? Нык ихтыярлы, рухи яктан бай, оптимист күңелле героебыз тормышта ниндирәк икән? Сәхнәдәге артистка кебек үк чибәрме? Чая һәм тәвәккәлме? Язучы әлеге героен безнең Сарман якларыннан тапкан бит! Салкын Аланның Сөләйманова Миңлекамалы турында язган. Мин гомер буе балаларга әдәбият укыткан, иҗат дөньясында кайнаган кеше, укучыларыма шул хакта сөйли идем. Миңлекамалның кече кызы Гәүһәр апа (аңа бүген 83 яшь) Җәлилдә яши ич! Әнисе турында кызыклы истәлекләр сөйләде ул миңа. Фотода: Миңлекамал Сөләйманова кызлары белән.

Рухия АХУНҖАНОВА

МИҢЛЕКАМАЛ

ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

–Ә

йе, Миңлекамал Сөләйманова – минем кадерле әнием. Аның кебек үз-үзен аямаучы, сүз кодрәтенә ия, бар яктан да килгән хатын-кызны очратмадым әле мин. Шуның кадәр дә гадел иде инде әни! Таләпчән дә! Безгә дә, колхозчыларга да сүзне ике тапкыр кабатламый. Бер әйттеме – үтисең! Аның гадәттән тыш активлыгын күреп, 1931 елда Салкын Алан авылында яңа төзелгән колхозга рәис итеп

28

сљембикђ | 2014 | апрель

куялар. Хөкүмәт эшеннән бик талчыккач, үзе теләп китеп тә тора берара: атлар карый, сыер сава. Авылдашлары соравы буенча, 1940 елда тагын колхоз йөген тарта башлый. Әни җитәкләгән «Политотдел» колхозы республика буенча икенче урынга чыкты. Тагын бер елдан, ягъни 1944 елның 10 мартында ТАССР Югары Советы Президиумы Грамотасы белән бүләклә­ деләр. Әни Казанга съездга барды. Куйган максатына ирешми туктамый торган җитәкче иде ул. Колхоздан бернәрсә дә алмады. Җиргә сеңгән кара мунчада юын-


безнең кавем Миңлекамал апаның кызы Гәүһәр. 1951 ел. Аны әнисенә бик тә охшаган, диләр.

Драманы сәхнәгә режиссер Хөсәен Уразиков куйган. Миңлекамал ролен башкарганы өчен Галия Булатовага 1945 елда ТАССРның халык артисткасы исеме бирелгән. карап: «Нигә аякларыңны юмыйсың?» – диде. Шырпы тартмасының дүрттән бере кадәр генә кер сабыны бирде. Аякларымны сабынлап, җылы су белән юарга кушты. Әмма ул сабын кисәген Әския апам кулымнан тартып алды да йөгереп китеп барды. Егетенә бүләк итәсе кулъяулыгын юар өчен кирәк булган икән ул. Мин сабынсыз калдым... «Миңлекамал»ны уйнарга Казан артистлары 1945 елда Сарманга да килделәр. Мин сигезенчедә укый идем. Фатир хуҗаларым артистларга Миңлекамал кызы икәнемне әйткәч, алар спектакльгә мине дә ияртеп бардылар. Әниемне уйнаган артистка апа битенә миң ясаган иде. Көтәм, көтәм – сәхнәдә әти юк. Кайткач: «Нигә әтиемне дә күрсәтмәделәр?» – дип еладым. Ниндидер җитди сәбәп аркасында, әнием тамашага килә алмаган иде. Үзе турындагы сәхнә әсәрен ул башка вакытта карады. Галия Булато­вадан соң Вера Минкина уйнады әлеге рольне. Иң шәп уйнаган артистка шул булды. Чөнки Миңлека­мал­ның холкын, үз-үзен тотышын, сөйләшүен, хәрә­кәтләрен ул әниемнеке белән нәкъ тормыштагыча тәңгәл китерә алды. Аның уйнавын

апрель | 2014 | сљембикђ

29

ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

дык. Киндер ашъяулыкка төрелгән ипи өйдәге югары шүрлектә саклана иде. Сугыш елларында бер телем ипине дә артык ашатмады әни. Без, колхоз рәисе балалары булып, аерым игътибарда йөрмәдек. Берчак шулай җәяүләп мәктәпкә баруыбыз. Сарман юлында җигүле ат белән куып җитте дә әни ризык салынган төенчеклә­ ребезне тарантасына куйды. «Гәүһәр яшәгән фатир ху­җа­сында калдырам, балалар, шуннан килеп алырсыз», – диде. Урыны булса да, мине янәшәсенә утыртмады. Сабакташларым белән бергә җәяү атладым. Ул чакта әни турында нәрсә уйлаганмындыр – хәтерләмим. Әмма хәзерге акылым белән әнинең ул гамәлен хуплыйм. Барлык кешеләргә дә бертигез каравын тагын бер мәртәбә раслаган ул. Мине иптәшләремнең кырын карашыннан да саклаган. Үзе көне-төне эштә. Өй эшлә­ рен без башкарабыз. Әтинең апасы да, әни ягыннан сукыр әби дә бездә. Әтинең сүзен тыңлыйбыз: тавышланып, әбине борчымыйбыз. Без, бала-чагалар, үзара тату идек. Миннән ике яшькә олырак Нәкыя апам белән икебезгә бер бишмәт иде. Ул кайткач, мин киеп китәм. Ат чанасына төялеп чана шуабыз. Әския апа миннән – дүрт яшькә, Закирә апа – алты яшькә, Шаһидә апа исә унҗиде яшькә зуррак иде. Төнлә барыбыз бергә йоклыйбыз. Өй эчендә безнең янда бозау да, бәрәннәр дә яши. Колхозга эш белән килгән вәкил дә бездә куна кала. Әтиебез – сабыр, тыйнак, тәрбияле кеше. Килгән кунакка да, өйдәгеләргә дә игътибарлы. Аның бик матур гадәте бар иде. Кыш көне кошевкага җылы толып чыгарып куя. Аннары капканы ачып, әнине озатып кала. Әни юлдан кайткач, әти теге толыпны янә өйгә алып кереп, кибәргә элә. Атны җигү-тугару мәшәкатьләре, әлбәттә инде, аның вазыйфасына керә. Әнине хуҗалык эшләреннән азат итеп, бөтен җаваплылыкны үз өстенә алган икән ул. Чын дөресен әйтәм: өйдә шылт иткән тавыш та чыкмады. Икесе дә намазлылар. Ураза да тоталар. Әнием намазларын, яшереп, арыш басуында укый икән. Әтигә шулай дип әйтә иде. Безнең авыл урман эчендә иде. Әти Нәкыя апа белән мине урманга алып бара. Печән чабарга чалгысын да ала. Без шома көпшә, балтырган, кузгалак җыеп ашыйбыз. Әти чикләвек җыярга ярата, аны ишегалдында таш белән ватып ашыйбыз. Әти теш белән чикләвек ваттырмый иде. Ул утырткан бәрәңгеләр эре булып үсә. Мичкә бәрәңге тәгәрәтәбез. Әни эштән кайтып керми. Шуңа безнең «компания»гә сирәк эләгә иде. Тагын шунысы хәтердә калган: әтиебез мунчаладан бик күп итеп бау ишә. Дилбегә өчен, ди. Базардан сатып алсаң, кыйммәт­ кә төшә икән. Әти колхозны әнә шулай тәэмин итә иде. Чишмә тирәсен һәрвакыт тәртиптә тотты, сукмакны да хасиятләп торды. Кулыннан көрәк, балта төшмәде. Төп эше янгын сүндерү белән бәйле иде. Колхозга вәкилләр күп килә иде. Без, бала-чага, Мирсәй Әмирнең исемен дә, язучы икәнен дә белмәдек – «вәкил абый» дип кенә йөртә идек. Әсәр язарга җыенуы хакында ул әнигә дә әйтмәгән бит! Әле дә хәтерлим ул абыйны. Кожанга охшаган соры плащ киеп йөри иде гел... Берчак минем чебиләп беткән аякларыма

МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ


МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

безнең кавем Миңлекамал – үзенә бер, ә тормыштагы Миңлекамал бүтән икән бит. Кызы Гәүһәр сөйләгән­нәрдән ул безгә якынрак, аңлаешлырак булып ачылды.

Миңлекамал апа кызы Гәүһәр һәм оныгы Розалия (уң якта) белән. Җәлил бистәсе.

әнием дә бик ошатты. Хезмәтен шулай бәяләгәннәренә шатланды. Һәр яктан булдыклы әниемә багышлап әсәр язган Мирсәй Әмирне дә, Миңлекамалны сәхнәдә югары дәрәҗәдә ачып биргән артисткаларны да без яратып калдык.

ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

1957 елда Мәскәүдә узган татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә «Миңлекамал»ны куйганнар. ...Заманында Сарманда үзешчән театрда уйнап, спек­ такльләр куеп йөргән Рауза апа Шиһапова да Миңле­ камал Сөләйманова турында хатирәләрен яңартып, бу якты образны тагын да тулыландырды, баетты. Сәнгать­ не аңлаучы Миңлекамал апа артист халкын һәрчак ачык йөз белән каршы алган. Фатирларга бүлеп керткән. Фатир хуҗалары артистларны ул биргән азык-төлектән аш-су әзерләп көткәннәр. Колхоз рәисе Миңлекамал апа кичен спектакль карарга килгән. Игътибар белән караган. Сәхнәгә менеп рәхмәтен әйткән. Үтемле һәм мәгъ­нә­ле итеп сөйли белгән. Һәрвакыт игътибар үзәгендә булган. Акыллы кеше икәнлеге әллә каян күренеп торган. Авыл­ дашлары булдыклы рәис белән хаклы рәвештә горурлан­ ган. Миңлекамал апа һәр кешенең гозерен үтәргә ты­ рышкан. Төрле юлларын табып ярдәм иткән, әмма эшгамәленә харам кертмәгән. Гади итеп киенгән, чиста өс-баштан йөргән. Аны бөтен кеше белгән. Һәрчак үрнәк итеп күрсәткәннәр. Мирсәй Әмирне драма язарлык итеп сокландырган, тәэсирлән­дергән икән, димәк, юкка гына түгел. Ил өчен эшләгән сөйкемле, батыр йөрәкле Миңлекамал апа заман каһарманы булган. Сәхнәдәге

30

сљембикђ | 2014 | апрель

– Әнием ярлы гаиләдә туган. 6 яшендә әтисез калган. Теләнче Тамактагы атаклы мәдрәсәдә төпле дини белем алган. Укытырга хокук бирә торган таныклыгы да булган аның. 15 яшендә кияүгә чыккан. Яңа карашлы булуын өнәмичә, «хәлфә» дигән сылтау белән, ире Нигъмәтулланы сәнәкчеләр үтергән. Тол калган егерме яшьлек әниемнең сабыйлары да озын гомерле булмаган. Хаммамы да, Ләйләсе дә авырып үлгәннәр. Урта Кәшер авылына кунакка барган әнием тәрәзә аша бер атчыны күреп ала. «Бу кем?» – дип сорый. Биш бала белән тол калган Нәбиулла турында сөйләп бирәләр. Үзеннән 26 яшькә өлкән кешегә ул үзе теләп кияүгә чыга. Без, әтием белән әниемнең дүрт кызы, әтинең беренче хатыныннан туган балаларны үз туганнарыбыз дип белеп үстек. Менә шундый олы йөрәкле дә була белде әни... Ир-атлар сугыштан кайткач, җитәкчелек дилбегәсен әнием аларга тапшырды. Ләкин үзен, артта калган хуҗалыкны алга чыгарырга дип, Баткак авылына, «Авангард» колхозына рәис итеп билгеләделәр. Аннары Иштирәктә шул ук эшне башкарды. Имәндә авыл советы рәисе булды. Сарманда район зоотехнигы булып эшләде. Эш белән авылларда йөреп, атна ахырында гына өйгә кайтып керә иде... Хезмәтенә күрә хөрмәте дә булды. Партия­нең Сарман райкомы аңа персональ пенсия билгеләде. Фатир бирделәр. Башта Әлмәттә, соңрак Җәлил бистәсендә яшәде. Ветераннар советы әгъзасы булды. Спектакльләргә, концертларга гел чакыралар иде үзен. Ахирәте Җамал апа белән и-и яратып та йөриләр иде инде! Заман белән бергә атлау хас иде аңа. Газета укый, радио тыңлый, телевизор карый. Сәнгать һәм фән кешеләре белән аралашып яшәде. Зирәк фикерле әниемә юмор хисе, шаяру тоны бик килешеп тора иде. Гомергә турысын ярып әйтә торган иде. Намазларын да калдырмады, уразасын да тотты. Мәҗлесләрдә Коръәнне мәкам белән моңлы итеп укуын әле дә сагынып сөйлиләр. Әнием балаларына, оныкларына сөенеп яшәде. Закирә апам – табибә, Әския апам – хәрби киемнәр тегүче, Нәкыя апам – китап сатучы, мин химия һәм биология укытучысы булып эшләдек. Бигрәк туган җанлы иде инде үзе! Авылдагы өйне саткач, шуның акчасына, СССРны иңләп-буйлап, чыбык очы туганнарга тикле барлап чыкты бит! Уфа, Мәскәү, Ленинград, Иркутск, Чита, Тольятти, Ухта, Ташкентларны айкап, дөнья гизеп кайтты. Дәү әни буларак, җеп эрли, оекбашлар бәйли иде. Оныкларының «Миңлекамал» әсәре белән таныш булуларына сөенеп, үзенең Миңлекамал булуы белән горурланып яшәде ул. ...Менә сезгә халкыбызның яраткан Миңлекамалы турында чын хикәят. Мирсәй Әмирне сокландыра алган батыр һәм матур, зирәк акыллы, эшчән һәм булдыклы каһарман, без белмәгән яклары белән дә ачылып, тагын да яктырак, кадерлерәк, үзрәк булып җанга кереп калды. Безнең Миңлекамал бит ул!


ЧИБўРЛЕГЕ¬ СИН °ЗЕ¬ Дў БЕЛўСЕ¬ДЕР...

Б

осфор яры ул көнне татар моңына күмелде, татарча сөйләште: Истан­бул каласының борынгы өлешендә урнашкан Фатих Али Әмрә исемендәге мәдәният үзәгендә «Татар кызы» бәйгесе узды. Төркиядә беренче мәртәбә! Читтә гомер иткән милләттәшләргә бергә җыелу һәрвакыт үзе зур бәйрәм. Бу юлы залда дәрәҗәле кунаклар да шактый булуы аны тагын да күркәмрәк итте. Чарага Истанбул шәһәренең Вице-губернаторы Казым Текин, Россиянең Истанбулдагы Генераль Консуллыгы дипломатлары, Дагстанның Төркиядәге вәкиле Тавлу Казакбиев, Гаяз Исхакый исемендәге фонд рәисе Тюляй Дуран да чакырулы иде. Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың жюри рәисе булып килүе дә бәйгене ямьләндереп җибәрде. Жюрига, гомумән, Төркиядәге иң күренекле милләттәшләребез җыелган иде: Надир Дәүләт (тарих фәннәре докторы, профессор), Гөнүл Пултар (Садри Максудиның оныгы, Бөтендөнья татар лигасы президенты), Альбина Рәхимуллина (Россиянең Истанбулдагы сәүдә вәкиллегеннән), Әминә Айгистова (Анадолу университеты укытучысы), Гөлтән Ураллы (Идел—Урал татарлары җәмгыяте рәисе), Светлана Гашыйгуллина («Фидан» балалар музыкаль тәрбия үзәге җитәкчесе). Сәхнәгә Татарстаннан Төркиягә килеп белем алучы алты кыз күтәрелде: Ландыш Нәсыйхова (М. А. Эрсой исемендәге университет, Бурдур), Гөлназ Исмәгыйлева (Эрджиес университеты, Кайсери), Наилә Ракова (Истанбул университеты), Айгөл Мөхәммәтшина-Бозкурт (Әнкара университеты), Алия Вәлиева (Анадолу университеты, Искешәһәр), Алсу Дунаева (Истанбул университеты). Кызлар тамашачыга туган телләрен ничек камил белүләрен, татар халкының гореф-гадәтләре, тарихы, мәдәнияте, сәнгате буенча нинди тирән белемгә ия булуларын күрсәттеләр — җырбиюле, уен-көлкеле матур тамаша бүләк иттеләр. «Бүгенге заман татар кызы нинди булырга тиеш?» — туташлар бу сорауга да җавап эзләде. Уңган, оста хуҗабикәләр икәнлекләре дә күренде. Алар әзерләгән табында татарның шактый милли ризыклары урын алган иде: гөбәдия, чәкчәк, урама, тутырган каз... «Татар кызы-2014 — Төркия» бәйгесенең төп җиңүчесе исеменә Гөлназ Исмәгыйлева лаек дип табылды. Жюри катнашучыларның һәркайсын исемнәр белән бүләкләде: «Ягымлы кыз», «Зирәк кыз», «Зыялы кыз», «Сылу кыз». Бүләк дигәннән, бәйге алдыннан кызларны Истанбул буйлап сәяхәт иттерү — Солтан Әхмәт мәчете, Топкапы, Панорама һәм Миниятүрк кебек җирләрдә булу да алар күңелендә озак сакланыр. (Бер-берсе белән танышырга, аралашырга, дуслашырга менә дигән мөмкинлек туды!) Ә шулай да кызларга иң зур бүләк «Atlas Jet» компаниясеннән туган якка кайтып килү өчен авиабилет алырга сертификат булды. Спонсорларның тагын берсе — Анадолу университеты исә аларга Бодрум шәһәрендә урнашкан «Datça» курортына бер атналык юллама бирде. (Кызлар анда да бергә ял итәчәк!) Бәйгене оештыручылар — Татарстан Республикасының Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге (җитәкчесе — Айдар Гашыйгуллин), Төркиядәге «Татарстан» сәүдә йорты, Идел—Урал татарлары җәмгыяте, «Фидан» балалар музыкаль тәрбия үзәге, Истанбул шәһәре мэриясе, Истанбулның Мәдәният идарәсе, Анадолу университеты (Искешәһәр) — «Татар кызы» Төркиядә дәвамлы булыр дип вәгъдә итәләр. «Казан — төрки дөнья башкаласы» дип аталган мәдәни чаралар «Ягымлы яз» фестивале белән тәмамланды. Анда Төркиянең Истанбул, Әнкара, Искешәһәр, Бурса, Измир, Бурдур, Денизли, Кайсери шәһәрләрендә белем алучы татар студентлары катнашты.


ФОТОРЕПОРТАЖ

«Х

«Ел хатын-кызы»

атын-кызга күп тә кирәкми...» «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесен йомгаклау тантанасында катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлап, шулай диде. «Елның уңышлы төгәл­ ләнүендә, Универсиаданың гөрләп узуында, күп кенә программаларның гамәлгә ашуында ирләр белән янәшә торып эшләүче хатын-кызларның хезмәте бик зур», – дип тә әйтте. Шулай да... Хатын-кызга күп тә кирәкми – гаиләсе булса, янында балалары йөгере­ шеп йөрсә, шул җиткән, дип сөйләргә яратсак та, алай гына түгел әле ул. Хатын-кыз бүген «күп тә кирәкми» дия-дия, тыйнак һәм сабыр гына, ирләргә биргесез бер тәвәккәллек-үҗәтлек белән җәмгыятьтә, сәясәттә үзенең лаеклы урынын ала бара. Үзенә гаилә учагын саклау гына түгел, бәлки, бөтен җәмгыять өчен җаваплылык йөкләнгәнлеген ул инде күптән аңлады. Кем-кем, ә менә әлеге бәйрәм уңаеннан Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт акамедиясенең концертлар залына җыелган иң күрекле, атаклы хатын-кызларыбыз моның шулай булуын тормышта кат-кат раслап күрсәтте. Республиканың төрле районнарыннан, шәһәрләреннән җиңүчеләрне күрергә, берочтан үзләрен дә күрсәтергә дип килгән эшлекле, уңган-булган ханымнар арасында кемнәр генә юк! Тормышыбызның кайсы гына юнәлешен алып карама – хатын-кыз! Кайбер өлкәләрдә, әйтик, медицинада (69 процент), мәгарифтә (86 процент) алар күбрәк тә әле. Әйткәнебезне куәтләп, Казанда узган Универсиадада, Сочида узган Олим­пиа­дада яуланган медальләрнең байтагы – спортчы хатын-кызларыбызныкы! Әйе, без тыйнак, безгә күп тә кирәкми. Әмма без азга да риза түгел. Өйдә бала карап, иркә-назлы хатын булып утыру бик аз кешегә эләгә. Бүген тормыш йөген хатын-кыз тарта: баласын, ирен карый, җәмәгать эшләрендә катнаша һәм эштә дә алдынгы була белә. Һәм, иң мөһиме – авырлыктан курыкмый. Курыкмый гына түгел, шул авырлыклар аша корыч кебек чыныга. Ниемә ул гүзәл затларыбызга корычтай булу диярсез?! Замана кырыс бит, егетләр! Карагыз инде – нинди алар! Саба районыннан – унике бала тәрбияләп үстергән, алдынгы сыер савучы Нурия Гыйләҗетдинова; Азнакайдан – һич тынгылык белмәгән 80 яшьлек Лена Гыймаева; Кайбычтан – сүнмәс дәрте белән башкаларны да кабыза алган Светлана Матвеева; бөтен Актаныш халкын сокландырып яши белгән эшмәкәр Эльвира Шәрәфетдинова... «Хатын-кыз – бизнес леди» номинациясендә җиңүчеләр арасында безнең журнал битләрендә яктыртылган ханымнар да бар. Арчадан фермер хуҗалыгын әйдәп баручы Гөлназ Сабирова турында шул көннәрдә генә язып чыккан идек. Ә менә Казанда яшәүче Миләүшә Зарипованы бу номинациягә журналыбыз тәкъдим итте. Ул да безнең язма герое. Миләүшәне, башка җиңүчеләр белән беррәттән, сәхнәгә чакырганда, «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева: «Фаҗигале язмышка дучар булса да (23 яшендә инвалид коляскасына кала), бирешмәгән, үзенең эшен – бизнесын ачып җибәргән. Ул хәзер иң уңышлы эшмәкәрләрнең берсе», – дип таныштырды. Залда утыручылар гөрләтеп кул чапты. Алар арасында да без язган хатынкызлар: әнә заманында күренекле җитәкче, җәмәгать эшлеклесе, безгә якын, үз кеше – Дания Дәүләтшина; Социалистик Хезмәт Герое булып дөньяны шаулаткан Теләче районы сыер савучысы Гөлбикә Кәримова; зона бәйгесендә җиңеп чыккан Әтнә районы эшмәкәре Надия Сәфәргалиева; Казан ревматология үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган табибы Равия Мухина... Күп инде, күп, саный китсәң... Бәйге ун номинациядә барды. Сәхнәгә утызлап җиңүче чыкты. Зона бәйге­ләрендә җиңүчеләрне аягүрә бастырып, залдагыларга тәкъдим итәләр. Шулар арасына без – «Сөембикә»леләр дә килеп кушылабыз. Кичәне алып баручы: «Без яратып укыган, татар телендә чыга торган бердәнбер хатын-кыз журналы сөекле «Сөембикә»безгә – 100 ел! Редакция хезмәткәрләрен юбилейлары белән котлыйбыз!» – дигәч, суворовчы егетләр безгә күз явын алырдай чәчәк бәйләмнәре дә («Флореаль» чәчәк модасы үзәге бүләге! Аның хуҗабикәсе – шәһәребезнең атаклы флористларының берсе Флора Галиева шулай ук «Сөембикә» героинясы) тапшыргач, югалып та калгандай булдык. Без дә үзебезне җиңүчеләр сыман хис иттек. Бер гасырлык тарихы булган басманы бүгенге заманда укучылар яратып укырлык итеп яшәтү җиңү түгелмени?! Фото: Газинур Хафизов



ШИГЪРИЯТ ШИГЪРИЯТ Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар арасында быел укучыларыбызның яраткан шагыйрәләре Флера Гыйззәтуллина һәм Клара Булатова да бар. 60 нчы елларда шигърияткә килеп, меңнәр күңелен яулаган шагыйрәләрнең якты, ихлас хисләре, кешеләрне яратуы кайсы чорда да яңа, кабатланмас булып кала.

Клара БУЛАТОВА

СИНЕ КӨТКӘН *** Мәхәббәттә яну ут икәнен, Ук икәнен менә мин беләм: Мин һәрвакыт яндым яратудан, Мин һәрвакыт көйдем сөюдән.

Көттерер, дим, аз гына... Сине көткән кичләремдә Фал дисбесе кулымда. Йөрәгем ярылыр инде Ул-бу булса юлыңда.

Сөю мине мең кат үтерде дә Мең дә бер кат яшәү китерде, Көзен янган үлән асларыннан Язын чирәм чыккан шикелле.

Алма үлән җыяр идем

Гел яктыга ачкан күзләремне Нинди кара сүзләр каралта? Җаным әле минем һаман сөя, Җырда әле һаман ярата.

Хатларыңны ертып атмадым

Х. Т.га Хатларыңны ертып атмадым мин, Учакларда утка якмадым. Мин аларны җанны чистартучы Догалыклар итеп сакладым. Кер кунуны, күңел керләнүне Куа алар көнемнән: Йөрәгемә яман чир ягылса, Мин шуларны укып тереләм. *** Берәүгә дә әйтми генә Әле һаман фал ачам. Ышанмаучан күңелемне Ышандырып маташам. «Дөрес менә, кайта бит!» – дим Төймә төшсә алдыма. Әгәр читкә тәгәрәсә:

*** Син киткәннән бирле Җуйды бу башым Төннәремнең аен, Көннең кояшын.

Нәфискә

Көн бүген кара коелган, Кашын-күзен җыерган, Качып кына карап ала Кояш болыт куеныннан.

Көндез кояш юкта, Төнлә ай юкта, Нинди ләззәт булсын Йә, әйт, тормышта?

Йөреп кайтыйк дигән идем Озын-Сыртлар буеннан. Кырды бу көн кәефемне, Кире кайттым уемнан.

Син кайт инде, җаным, Коткар бу башны: Төнгә айны кайтар, Көнгә кояшны!

Сагынып ятам Нәдерне, Бүрәнә – агач өйне. Инәй бүген мунча ягып, Бәлеш пешерер иде.

Күктүбәләр онытмаган

Кышын-җәен авыл назын Сез шул әле белмисез! Анда безнең ишегалды Кырымнарга биргесез. Алма үлән җыяр идем, Төшеп бакча буеннан. Монда көн кара коелган, Кашын-күзен җыерган.

Ярашмау

Яшибез. Тик «Әйбәт» дияр өчен Ни нәрсәдер һаман гел җитми, Буйсынырга – ныклы куллар җитми, Килешергә – уртак тел җитми.

Без ул җәйдә Күктүбәгә Бергә-бергә менгән идек. Үрмә-үрмә тау гөлләрен Бергә-бергә өзгән идек.

Әллә үзең оныттыңмы Ул көннәрне, ул җәйләрне? Әллә үзең оныттыңмы Үзең биргән вәгъдәләрне? Эзең калган бу тауларда Сукмакларны күмгән үлән. Бу җәйләрдә син кайларда? Син кайларда? Кемнәр белән? Күктүбәләр онытмаган Икәү йөргән ул җәйләрне. Күктүбәләр онытмаган Үтәлмәгән вәгъдәләрне.


Флера ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

КИЧЛӘРЕМДӘ Кадерлем, чамала!

Сөю – ул күңелнең Былбыллы тирәге, – Яшәрә йөрәкләр сагында. Без дә бит йөрәктән Былбыллар очыртып Серләштек тирәкләр шавында. Сөю – ул гомернең Тәңкәле толымы, – Сагышка чылдырап камала... Кадерлем, чамала! – Толымнар чалара, Гомерләр минутлап санала. Сөю – ул өметнең Кояшлы кыйбласы? Юл анда җыр аша ачыла. Кояш та иртәрәк Баерга ашыга Моң төшсә кайгылы башыңа...

Чишмә юлы

Чишмә юлы... чишмә юлы үрле, Чиләкләрем минем аллы-гөлле. – Уф, йөрәгем, уф, йөрәгем! – дисең, Яннарыма тукталганнан бирле. Сулышларың – узганнарның җиле, Сузганнарың чәчәк түгел, бөре! Үрле чишмә буйларына сине Кайтарды соң нинди язмыш кире? Яшел хәтфә кебек – чишмә үре, Чишмә төбе – гәрәбәдәй вак таш. Чишмә булып чишмәләр дә серле, Йөрәк – диңгез, анда ниләр ятмас?!

*** Утлардан алдым димә, Суларга салдым димә. Бүген генә, бүген генә Уйларга калдым менә. Күңелемнең ярасы – Сүзләреңнең яңасы. Минем бүгенге көннәрем – Ут белән су арасы.

Кичерерсең әле...

Туган телем! Шундый моңлы бит син – Җир шарларын җырлап әйләнәсең. Бөдрә таллар бөреләнгән чакта Талга ефәк булып бәйләнәсең. Туган көнем! Шундый якты бит син, Сихри алкышларга күмелгәнсең, Саф күңелле халкым йөрәгенә Үрмә гөлләр булып үрелгәнсең. Туган ягым! Шундый шәфкатьле син: Бөтен гөнаһымны кичергәнсең. Миллиард еллар аккан таң суына Татлы ширбәт кушып эчергәнсең. Сөйгән ярым! Күккә чөйгән ярым! Син дә мине кичерерсең әле... Ак күлмәкле айлы кичләреңне Исләреңә төшерерсең әле.

*** Сайрый былбыл, сайрый, Талга басып сайрый. Сайрауларын аның Ятлап булса икән! Талны – бөгелүдән, Җанны өзелүдән Саклап булса икән! Саклап булса икән!..

Табыну

Гүзәлләрдән-гүзәл әкиятем Син! – Күпме сөйләсәм дә бетми торган. Иң-иң авыр кайгым да Син минем – Йөрәгемнән мәңге китми торган. Хыялдагы бәхет кошым да Син! – Таң оялый Синең канатыңа. Безнең сөю гөлле үзәннәрдә Таң нурлары булып яратыла. Безнең мәхәббәттән өлге алып, Гимн җырлый карлы карурманнар. Бездән яңа могҗизалар көтеп, Урманнар да таңга табынганнар. ...Син иң серле могҗизамдыр минем, Газиземдер ятка бирми торган... Үз бәхетеңне ятлар алганда да Минем өчен утта дөрли торган.


ПРОЗА

зәңгәр күлмәк

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

ЗӘҢГӘР КҮЛМӘК (ХИКӘЯ) (Ахыры. Башы 3 нче санда.) ...Бүген кич кенә Кәримнең әнисе, өрлектәй ирен яшьләй югалту хәсрәтеннән, дөньяны сыңар канат белән сөйрәүдән шактый иртә картайган, чәчләренә вакытсыз чал йөгергән ана, улының киенүен нигәдер көрсенеп күзәтте дә: – Әй, улым, буй җитмәс агачка үрелеп ялгышмасаң ярар иде... Тиң күрсәләр ярар ла соң үзеңне... Без бай, син хәерче дип кимсетмәсәләр... – дип, әллә үзалдына, әллә Кәрим колагына тәгаенләп сөйләнеп алды. – Чиләгенә күрә – капкачы, димәсләр иде аны... Аның сүзләренә әллә ни игътибар итмәгән иде Кәрим, Зәринәнең бөтенләй уйламаганда күлмәк турында сүз кузгатуы горур җанын айкады да ташлады. Белә иде – кызның тәрәзә төбендәге яран гөл шикелле гел күз уңында, мул тормышта яшәргә күнеккәнен дә, ап-ак матур кулларының беркайчан сыер саумаганын да, бакча казымаганын да белә иде. Шул ук вакытта Зәринәнең кояш күңелле икәнен дә, кызның аксөяк сылулыгы янәшәсендә бозларны эретерлек җылылык бар икәнен дә белә иде. Әнисенең «буй җитмәс агач» дигәне егетнең башына яңа гына барып җитте. Иртәме-соңмы ачы хакыйкать үзен сиздерә икән шул... Капка төбендәге бүгенге сөйләшүне Кәримнең горурлыгы әнә шулай аңлады. Зәринәнең колак төбендә дә әнисенең: «Кеше таный белмисең... Тиң түгелгә барып капланасың... Кодагый дип барып эндәшер кешең агач капка төбендә каршы алса...» дигән сүзләре торган саен ешрак кабатланып, кызны үз эченә бикләнергә мәҗбүр итә иде. Җәйнең соңгы көннәре Кәримгә Зәринәсез, Зәринәгә Кәримсез, һәр икесенә кояшсыз, айсыз, йолдызсыз килде. Җәй генә түгел, алда көтеп торган гомер үзе дә аларның янәшәсеннән генә узарга җыена иде... Сөйгәне иртәгә калага юл тота дигән кичне дә Кәрим Зәринәләр капка төбенә аяк басмады. Гөнаһсыз ике җан, әллә горурлыкны, әллә яшьлек җүләрлеген атлап чыга алмыйча, үзләрен гомер буе тилмертәчәк ялгызлык ярында басып калдылар... Казанга укырга керүгә, Зәринәне шәһәр тормышы бөтереп алды. Әти-әнисе үзен аерым фатирга урнаштырып китсә дә, бөтен уңайлыклары булса да, кыз газ плитәсе тирәсендә кайнашырга яратмый – институттан кайтышлый юл өстендәге кафеларда тукланудан да


– Шәраб та эчмим! – Алайса... – Бәхтияр иреннәренә китергән бокалын кире куеп, кызга сынаулы караш ташлады. – Шампанское китертәм, инде аннан да баш тартсаң... – Әйтәм бит, мин берни дә эчмим! – Кыз ачуы чыга башлаганны сиздермәскә тырышып, суынган кофесын тиз-тиз генә йоткалап алды да, ашалмаган шәңгәсенә кызганулы караш ташлап, янә урыныннан торды. – Зәринә... – Бәхтиярнең күзләре ялварулы караш белән аңа төбәлде. – Тынычлап аша да аннан китәрсең. – Ә сез мине каян беләсез? – Кызыксынучанлык үзенекен итте, кыз кире түнде. – О-о, мин синең турында бик күпне беләм. Каянмы? Алдыңдагы ризыкны ашап бетер дә аннан барысын да сөйләшербез. Зәринә авыз суын китереп, кызыктырып торган тавыкка күз салды. Институтта көн буе җылы ашамлык күрмәгән ашказаны тәмле искә алданып, сулкылдап куйгандай булды. Кыз, тәвәккәлләп, салфеткага төрелгән чәнечке белән пычакны сүтте дә аларга карап катты. Авылда тавык ботын пычак белән кискәләп ашаган кешеме инде ул? Иң җайлысы – кулыңа аласың да ирен читләрен майландырамайландыра рәхәтләнеп ашыйсың, аннан чишмә суы белән хозурланып бит-кулыңны юасың... Кыз чәнечке белән бәрәңге боламыгын чеметеп-чеметеп капкан җиреннән күз кырые белән генә янә тавык ботына карап алды. Ярар, уртасына чәнечке китереп кададың, ди, пычак белән кискәли башлагач, шуып китеп, берәрсенең аяк астына чәчрәп төшсә? Шуны күзаллаудан ук бит очлары ут капкандай янарга тотынган кыз, авыр сулап, үтә күренмәле помидор телеменә үрелде. Бәхтияр исә икеләнеп-нитеп тормады, кыска җиңле ак футболкасыннан тазалыгын, тыгызлыгын күрсәтеп торган беләкләрен өстәл читенә салып, тавык ботын кулына тотып, бернинди тартынусыз кимереп куйды. Өстәлдәге салфеткага бик җентекләп бармакларын сөрткән арада өстәлгә ике чынаяк чәй, өчпочмаклап ясалган кечкенә генә чәкчәк кисәкләре чыгарып куйдылар. – Бигрәк нәзексең дип аптыраган идем, ашавың юк икән лә... – Инде бәрәңге тәлинкәсен ялт иттергән Бәхтияр әле дә булса салат яфрагы чәйнәп утырган кызга мәзәк итеп каш сикертте. – Ит белән бик дус түгел мин, – дип алдарга мәҗбүр булды кыз. «Ашыйсым килә, тик оялам», димәс бит инде. – Авыл кызы да шулай нәзберек булыр икән. – Хәзер әйтегез инде – сез мине каян беләсез? Бу беркатлы сораудан Бәхтияр, ниндидер кызык тапкандай, кычкырып көлеп җибәрде. – Әллә син чыннан да Зәринә исемлеме? Мин бит болай, кыек атып туры китереп кенә...

апрель | 2014 | сљембикђ

37

МӘДӘНИ ТОРМЫШ

кулайракны тапмады. Бирим дигән колына – чыгарып куяр юлына дигәндәй, «Ял паркы» дигән тукталышта төшүгә, урам чатында җыйнак кына кафе бар икән, кыз шунда «ияләште». Кеше әллә ни күп түгел, ярымкараңгы кечкенә генә залда чиста, матур; ничә керсәң, шансон музыкасы уйнап тора. Иң мөһиме – ул яратып өлгергән гөмбәле пиццадан һәм бәрәңге шәңгәсеннән өзелмиләр. Кыз балага күп кирәкме – Зәринә берәр салат, кофе, пицца ала да инде үзенеке итеп үзләштергән ике кешелек кырый өстәлгә барып урнаша. Беркөнне кайнар бәрәңге шәңгәсенә карап, авылны, әти-әнисен искә төшерүдән күңеле тулып, сумкасындагы кулъяулыкка үрелгән иде, каршысына кара кашлы, җәенкерәк сөйкемле йөзле, кысынкы кара күзле егерме биш-утыз яшьләр тирәсендәге ир-егет рөхсәт-мазар сорамый гына килеп тә утырды. – Кем елатты безнең сылуны? – диде ул күптәнге танышына эндәшкәндәй үз итеп. Зәринә башта аптырап китте. Аннан, елмаерга тырышып: – Юк ла, әллә нәрсә, чүп эләктеме шунда... – дип, күз төбен сыпырып алды. – Гафу итәрсез, бүген сез яраткан гөмбәле пицца булмады. Ышанасызмы, бөтен Казанда шампиньон калмаган! Заринә янә сәерсенеп калды. Бу ир-егетнең аны кем беләндер бутавы булдымы, танышырга сәбәп эзләвеме – һәрхәлдә, кыз аны беренче тапкыр күрә иде. Ул арада ир заты официант кызларның берсенә нидер ымлады. Күп тә үтмәде, өстәлгә үтә күренмәле графин белән кызыл төстәге әллә сок, әллә шәраб, нәзек билле ике бокал китереп куйдылар. Бераздан яшел салат яфрагы, лимон, помидор телемнәре белән бизәп, икесе алдына да төелгән бәрәңге һәм алтынсу төскә кертеп кыздырылган тавык боты чыгарып утырттылар. Зәринә сүзсез сорау белән каршысындагы иргә күтәрелеп карады да эчелмәгән кофесын алып, башка өстәлгә күчәргә дип кыймылдады. – Йә инде, Зәринә, утырып аша. Куркыткан булсам, мин китеп торам. – Шулай дисә дә, ир урындыктан кузгалмады, киресенчә, аның аркасына терәлебрәк утырды. Үзенә исеме белән дәшүдән кыз бөтенләй аптырап калды. – Карагыз әле... – Бәхтияр. Бәхтияр абыең булам. Әйдә, суынганчы ашыйк башта. Җитеш, тәти кулларың өйдә бәрәңге әрчи торганга охшамаган... Ә монысын, аппетит ачылырлык кына итеп... – Урыныннан калкынып, Бәхтияр бокалларга төбен күмәрлек кенә итеп вино агызды да берсен кызга сузды. Бу уенның ни белән дәвам итәсен инде кызыксынып күзәтә башлаган Зәринә ихлас көлеп җибәрде: – Мин аракы эчмим бит! – Аракы түгел, иң затлы шәрабларыбызның берсе! Тәмләп кенә кара.


ПРОЗА

зәңгәр күлмәк

Үзен сабый урынына күреп шаяртканга ачуы кабарган кыз сумкасын ачып акча алды да аны өстәл уртасына ыргытып, ашыга-кабалана ишеккә ташланды. Тик Бәхтиярнең әрсезлеге дә, үҗәтлеге дә җитәрлек икән – кызны тышкы ишек катында куып та җитте, ике сөйләшергә урын калдырмаслык итеп култыклап та алды. – Чыгымчы ат кебек икәнсең, әй. Утыр, илтеп куям. – Бәхтияр тротуар янында торган юеш асфальт төсендәге кәттә машинага ымлады. – Үзем дә кайта алам. Мин бу тирәдә генә торам. Бу бәйләнчек адәмнең сүзләре, хәрәкәтләре куркыныч тоелмаса да, кыз анда ниндидер сәерлек күреп, читтәрәк торырга тырышты. – Беләм, – диде Бәхтияр, аны тагын да ныграк аптырашта калдырып. – Алайса, җәяү генә атлыйбыз... Син минем тозсыз шаяртуыма ачуланма инде, Зәринә. Син әле студент билетыңны югалтканыңны да белмисеңдер, әйеме? Зәринә сумкасының каптырмасын ычкындырып, акча янчыгын тартып чыгарды. Аның эчке кесәсенә студент билетын да, китапханәнең уку залына йөри торган билетын да тыгып куйган иде. Хәзер исә күксел төстәгесе юкка чыккан. Кыз, кайтарылып торган кашларын дугаландырып, Бәхтиярнең елмаеп борылган каратут йөзенә төбәлде. – Син аны кичә акча түләгәндә төшереп калдырдың. – Ә сез шуны күргән килеш бер сүз дә эндәшмәдегезме? – Нигә? Син бит барыбер пицца ашарга керер идең... – Бүтән эшегез юкмы, минем арттан шпионлык итеп йөрисезме? – Әйе. – Бәхтияр һич шаяртмыйча шуны раслады. – Мин синең кайда торганыңны да, укыганыңны да, көн саен безнең кафеда бер үк өстәлдә утыруыңны да, шәңгә яратуыңны да белә идем инде, исемең генә сер иде. Җирдән көткәнне Ходай күктән бирде – кызлар билетыңны прәме кулыма тоттырдылар. – «Безнең кафе»да? – Аптырама, мин шушы кафеның, гади генә итеп әйтсәк, хуҗасы. – Кызык... – Зәринә нигәдер төртелеп калды. Йөр син менә, артыңннан разведчик шикелле һәр адымыңны барлап торуларын башыңа да китермичә... – Булачак хатынымның кемлеген, ниндилеген, нәрсәләр яратуын алданрак чамаларга тиештер бит инде мин? – Булачак хатынымның? – Кыз башта күзләрен түгәрәкләндереп башын күтәрде, аннан яшьләре тибеп чыкканчы рәхәтләнеп көлде дә кулын ялт кына Бәхтиярнең култыгыннан тартып алды. – Мин кайтып җиттем. – Сау бул, Зәринә! Очрашканга кадәр! Кыз аның артыннан «очрашкан, ди, бүтән ул кафега аяк басасым юк» дип, күңеленә катгый карар беркетеп калса да, чәч толымнарын шушы сәер, алчак

күңелле Бәхтияр белән бәйләп куясын башына да китерми иде... Егет аны туры сүзлелеге, әледән-әле төрле маҗаралар уйлап чыгаруы һәм кыз өчен берни кызганмавы белән җәлеп итте. Бу тормыш берни белән чикләнмәгән, һәр теләгәне алдына килергә күнеккән Зәринә өчен иде. Институт бусагасыннан чыгуга машина белән каршы алулар, әле кафеда, әле ресторанда сыйланулар, кыйммәтле бүләкләр алдында кыз чарасыз калды – Яңа ел алдыннан алар Бәхтияр белән ду китереп туй ясадылар. Беренче курста гына укучы кызларының шулай бик иртә гаилә камыты киюен өнәп бетермәсәләр дә, сайлаган кешесенең нәкъ менә алар теләгән даирәдән булуы ата-ананың күңеленә хуш килде. «Кәрим дип тагын башын әйләндерә башлаганчы...» Мәшәкатьсез мул тормышта барысы да бар һәм... берни дә юк иде. Моны аңлау Зәринәгә соңрак килде. Кыз күңелендә ул хыялланган мәхәббәт тә, татлы хисләр дә юк иде. Үзе сайлаган тормышның алтын читлек икәнен аңласа да, барысы да үзгәрер, Бәхтиярнең яратуы икесенә дә җитәр дип өметләнде яшь хатын. Тик әлеге өмет кысыр хыял гына булып калды: Зәринә күңелендә Кәримнән башкага бөтенләй урын юк иде. Ире күкрәгенә кочкан минутларда хатынның күз алдында шакмаклы зәңгәр күлмәк килде, чәч толымнары Кәримнең сак кына кагылуын көтеп тилмерде. Хатынның җаны да, тәне дә Бәхтиярне үз итә алмады. Ирнең исә, бермәлне ачылып китеп: «Сине безнең кафега керүеңнең беренче көненнән үк күзәтә башладым. Үзең сылу, үзең яшь, бозылырга өлгермәгәнең йөзеңә чыккан. Минем хатын менә шундый булырга тиеш иде: кулга өйрәтелмәгән яшь тай кебек, кеше кулы тимәгән...» Бәхтиярнең бу сүзләре, пыскып булса да янарга азапланган учак өстенә салкын яңгыр сибәләп үткәндәй, Зәринәнең күңелендәге соңгы очкынны да сүндереп ташлады. Кайчагында, йолкыш кына, өтек кенә күренгән ире янәшәсендә кояш кебек балкыган хатыннарга карап, Зәринәнең йөрәге телгәләнде: кемнәрнеңдер күңеле, әнә, җан тарткан ярының ямьсез, кыска буйлы, пеләш булуына да карамастан, яратудан ташып тора. Бәлки, аларның Зәринә өстендәге тун турында төштә дә хыялланганнары юктыр, аның шикелле, ире бүләк иткән затлы машинага вәкарь белән генә кереп утырганнары да булмагандыр, әмма аларның йөзендә үз-үзләреннән канәгатьлек чагыла. Вьетнам базарыннан алынган өтек курткалы ирнең култыгына сарылган йөкле хатынны гына күр әле: һәр керфегенә, күз карашына, бит очына сибелгән вак-вак таплардан бәхет күзе кереп елмая диярсең. Дөньясында бер бәхетле шикелле, йөзендә шулкадәр ихлас сөю балкый... Институтны тәмамлаганчы кеше арасында, яшьтәшләре тирәсендә көннәр сизелмичәрәк үтсә дә, соңыннан дипломын киштәгә кыстырып, өйдә хуҗабикә ролендә генә калгач, Зәринә ни чарадан


Манекенга кигертелгән ирләр күлмәгенә карап, Зәринә бөтенләй онытылып киткән икән. Ул, авыр сулап, пыяла ишек аша эчкәрәк үтте. Әгәр шул зәңгәр күлмәкне Бәхтияргә алса? Юк, юк... Иске яраларны каезлап, йөрәк сызлатыр өченме? Хатынның күз кара-

шы өске киштәгә тезеп куелган ак, яшел, кара, тагын әллә нинди күлмәкләрне барлап чыкты. Җанга ятышлысы берәү генә иде шул... – Карим! Менә бит монда галстук саталар, күлмәк тә бар! Ниндидер хатын-кыз авызыннан үзәкләрне өзәр дәрәҗәдә таныш исем ишетеп, Зәринә үз колакларына үзе ышанмыйча артына борылды һәм тип-тигез идәндә аздан гына абынып егылмады: кул сузымы арада, күгелҗем күзләрен аптыраулы төбәп, Кәрим басып тора иде. Элекке кебек үк кыска керпе чәч, калынаеп киткән киң җилкәләр, ирләрчә кырыс матурлык иңгән озынчарак йөз. – ??? – Зәринә? – Кәрим каушавын сиздермәскә тырышып: – Сине танырлык та түгел... дисәм, үзгәрмәгәнсең дә кебек, – дигән булды. – Казанда нишләп йөреш? – Зәринә битараф кына шулай дияргә тырышса да, тавышының калтырануын җиңә алмады. Ул арада уртача буйлы, җирән чәчен иңнәренә таратып салган зәп-зәңгәр күзле яшь кенә кыз Кәрим янәшәсенә килеп басты да сүзсез сорау белән аңа күтәрелеп карады. – Зәринә – минем авылдаш, классташ. Мәктәпне бетергәннән бирле күрешкән юк иде... – Кәримнең сүзләре нигәдер аклангандай килеп чыкты. – Ә бу – минем хатыным Алинә. Менә, туйга кирәк-ярак барлап йөрибез.

апрель | 2014 | сљембикђ

39

МӘДӘНИ ТОРМЫШ

Рәсем: Наталья Васильева

бичара үзе сайлаган язмыш турында торган саен ешрак уйлана башлады. Ул бит алтын читлектәге кош, бәллүр вазадагы гөләп чәчәге... Читлек ишеген ачсалар, якын-тирәдә генә җилпенергә хакы булган кош; күз карашы белән генә сокланырга рөхсәт ителгән асыл чәчәк... Бәхтиярнең бизнесы гөрләп бара, шәһәрнең төрле почмагында кафелары ярыйсы табыш китерә – заманадан бер адым алда барырга яраткан ир һәр яңалыкны барысыннан да иртәрәк белеп, тиз арада шуны кулланышка кертеп тә җибәрә. Саранлыгы юк ирнең, Зәринәгә кирәген дә, кирәкмәгәнен дә ташып кына тора. Инде аяк басмаган чит илләр дә калмады диярлек – җай чыкса, хатыны белән атна-ун көн булса да ял итеп кайтырга ярата Бәхтияр. Тик менә аның кая да булса эшкә урнашу теләгенә генә теше-тырнагы белән каршы килә. – Сылуым, бичәм, син матур чәчәк шикелле, мин кайчан гына кайтып керсәм дә, өйдә балкып утырырга тиеш! – Ирнең бу боеручан карарын Зәринә хатынкыз хәйләкәрлеге белән дә, күз яшьләре белән дә үзгәртә алмады. Менә бүген дә шул хакта сүз кузгатуга, ирнең кырт кына чыгып китүе иде.


ПРОЗА

зәңгәр күлмәк

Алинә кызыксынучан карашын яшереп тә тормыйча Зәринәнең төс-кыяфәтен, атсыз бармагындагы никах балдагын тикшереп чыкты да, канәгать тавыш белән: – Сез кияүдә икән, әйеме? – дип, мәзәк кенә сорап куйды. – Нигә, әллә ярамый идеме? – дип, Зәринә сүзне уенга борып җибәрде. – И-и, мин шундый инде... Каримны аны саклап кына торышлы... Алайса, янында мин барын онытып, кемнедер эзләгәндәй як-ягына карана да йөри... – Алинә, күрәсең, әле дә булса балалыктан чыгып бетмәгән иде бугай, эчендәгесен ярып та салды. – Карим, монда бөтен әйбер әкәмәт кыйммәт, гадәтеңне беләм, тагын биш-алты күлмәк төяп чыгачаксың, бүтән кибеткә керик әле. – Юк. Шушыннан сайлыйбыз. – Кәрим ияге белән күлмәкләр рәтенә ым какты. – Ай, белсәгез икән, Зарина! Минем Карим акчаны уңга-сулга сибәргә дигәндә... Ужас! «Минем Карим». Кыңгырау урынына чыңлап кына торган кыз авызыннан яңгыраган әлеге сүзләр Зәринәнең колагын түгел, җанын көйдереп узды. «Ул синеке түгел, түгел! Синеке булсын өчен аны иң башта миннән йөрәгем белән бергә кубарып алырга кирәк!» Аннары, аңа болай каты итеп Карим дип түгел, җылы гына, йомшак кына, иркә генә итеп, Кәри-им дип дәшәргә кирәк! – Кәри-им, – диде Зәринә, башын югары күтәреп, ниндидер яшерен моң, сагыш һәм шуның белән бергә ясалма горурлык чагылган күзләрен тутырып ирегеткә текәлде. Кәримнең Чаллыда яшәвеннән, бик уңышлы гына эш башлавыннан, авылда күз явын алырлык ике катлы таш йорт җиткереп ятуыннан хәбәрдар булса да, кызыксынып сораган булды. – Син ничек соң, тормышларың дигәндәй? – Чаллыда яшәп ятыш. Запчастьлар, йөк машиналары... Үз эшемне ачтым, бара әкренләп кенә. Өйләнәм дип маташу... – Озак сайлангансың! Безнең класслардан син генә дуадак каз кебек йөри идең. Яраткан кешеңне табуыңа мин бик шат! – Бу сүзләрне Зәринә, юри басым ясап, һәр авазын тутырып, карашын Кәримнән әзгә генә дә ычкындырмыйча әйтте. Әйтте һәм шул мизгелдә Кәримнең күгелҗем күзләрендә яшен утыдай чагылып киткән рәнҗүне, тетрәнүне, яратуны күреп өлгерде. Моннан унбиш ел элек тә бу күзләрдә шушы ярату чагыла иде... – Яшь бара бит. – Артык сүз өстәмәде Кәрим. – Ә мин менә... күлмәк алам дип сугылган идем. – Хатын, үзе дә абайламастан һәм теләмәстән, кулы белән манекендагы күлмәккә изәп күрсәтте. – Клево! Карим, сиңа да шундыйны алабыз, төсе бигрәк матур! – Алинә җәһәт кенә күлмәк җиңенә тагылган кәгазьне әйләндереп карады, бәясен күреп, йөзен җыерып куйды. – Моны – берне, туйга ап-акны алсак, җитә инде.

Кәрим белән Зәринәнең күз карашлары мизгелгә генә бер-берсенә берегеп калды. Һәр икесе күңелендә ниндидер татлы, сагышлы, газаплы әрнү пәйда булып, шул әрнү яралы кошчык урынына тыпырчынып куйды. Тыпырчынып кына калмады, керфекләрне аралап бит очлары буйлап түгелгәндәй тоелды. Моннан унбиш ел элек шулкадәр мәгънәсез генә аерылышу булмаган диярсең: менә алар, икесе дә йөрәкләренең әле дә булса бер-берсенең исемен кабатлап типкәнен бик яхшы аңлап, кара-каршы басып торалар. Алинә «Карим!» дип үз янына дәшкәнгә икесе дә сискәнеп китте. Чая кыз сатучыдан манекендагы күлмәкнең кирәкле үлчәмен таптырып маташа иде. Зәринәгә кинәт кенә әллә ничек булып китте. Шушы зәңгәр күлмәкне Кәрим өстендә күзаллап, тәненә салкын чемердәү йөгерде. Алинәнең җирән чәчләре белән ирнең күкрәгенә сарылуын, шушы вак шакмаклы күлмәккә башын салып, Кәримнең йөрәк тибешен тыңлап иркәләнүен күз алдына китерүе дә коточкыч иде. Хатын үзе дә сизмәстән үк прилавка янына атылды. – Гафу итәрсез, тик бу күлмәкне мин алам! Сатучы кыз кояш урынына балкып, аны тынычландырырга ашыкты: – Борчылмагыз, бездә һәр размер икешәр данәдә! – Миңа нәкъ икәү кирәк тә инде! – Үртәлүен, ачуын сиздермәскә тырышса да, Зәринәнең сүзләрендә тимер чыңы ишетелгәндәй булды. – Абау, Зәринә, ирегез бертөсле ике күлмәк киеп йөрмәс инде, минем Карим... – Җитез куллары белән әле ачылырга өлгермәгән күлмәк кабына үрелгән Алинәнең ярты сүзе һавада бүленеп калды. – Үскәнем, – диде Зәринә, инде мыскыллы тонын яшереп тә маташмыйча, – беренчедән, мин иремә гомердә дә шакмаклы зәңгәр күлмәк кигермим! Икен­ чедән, күлмәкләрне мин бүләккә алам. Өченчедән... Ике хатын-кызның күлмәк өчен бакча баласыдай тарткалашырга җыенуы Кәримгә көлке тоелдымы, әллә мәҗбүри генә елмаюы булдымы, ул: – Кызлар, мине оныттыгыз! – дип, аларның уртасына кереп басты. – Алинә, үземә кирәкне мин үзем сайлыйм! Мондыйны җенем сөйми, – дип зәңгәр күлмәккә ымлады, аннан боз кебек карашы белән булачак хатынына төбәлде. Әлеге карашны Алинә бар дип тә белмәде бугай, ә менә Зәринә куырылып, бөрешеп калды. Бу минутта аңа Кәрим дә, кычыткан чыпчыгы кебек кызыкай да кинәт кенә шулкадәр кызганыч тоелды. Күгелҗем күзләрнең иң тирән төпкелендә Зәринә үз чагылышын гына күргәндәй булды. Бербөтен булырга тиеш күңелләрне аерып, араларда вак шакмаклы зәңгәр күлмәк, шул күлмәкнең күкрәк турысына сыенган кара толым җәйрәп ята иде. Хисләрнең сафлыгы да, ихласлыгы да, мәхәббәтнең үзе дә шул толымнарга сарылып калган диярсең... Бу икәүне дә гомер юлындагы уртак сукмакта парлы ялгызлык көтеп торганы көн кебек ачык иде...


хәят дәресе

Асия ЮНЫСОВА

САВАПЛЫ САБАК

МЕНӘ ТАГЫН АПРЕЛЬ ҖИТТЕ. БЕЗ БУ АЙДА ТУКАЙ БЕЛӘН БЕРГӘ ЯНӘДӘН ТУГАН ТЕЛЕ­ БЕЗНЕ ЗУРЛЫЙБЫЗ. ТУКАЙ БЕЛӘН ТУГАН ТЕЛ ЯНӘШӘ. МӘҢГЕ ШУЛАЙ БУЛЫП КАЛСЫН ИДЕ.

МӘҢГЕЛЕКТӘН ДӘШӘР

ТАТАР ТЕЛЕ

Я

кшәмбе көннәрдә радиодан урысның танылган язучысы Михаил Веллер тыңлаучыларның сорауларына җавап-лар бирә, илдәге сәяси вазгыятьне бәяли. Кыскасы, эченә җыелганын түгеп саласы килгән кешеләргә рәхәтләнеп бушану өчен мөмкинлек тудыра. Соңгы тапшыруда Казаннан да берәү шалтыратты. Дөреслекне таптыра. Имеш, Татарстан мәктәпләрендә татар теленә өстенлек бирәләр, рус телен кысалар! Татар телен өйрәнергә мәҗбүр ителгән мескен рус балаларын бөтен ил белән жәлләргә чакыра, Веллердан ярдәм көтә бу кеше. Хәйләкәр яһүд җавапны матур бирде. Һәр өстәмә тел – тагын бер хәзинә сандыгы ул, янәсе. Инкыйлабтан соң илдән качкан дворяннарны телләр белү ипиле иткән. «Сандыклы» балалар саны артканга сөенәсе генә югыйсә. Менә мин дә сөендем әле. Беркөнне эштән кайтып килгәндә, ике кыз туктатып, матур татар телендә мине ниндидер дини сектага теркәлергә кыстый башладылар. Сандугачтай сайрыйлар. Кулыма берничә брошюра тоттырмакчы булалар. Каядыр килергә чакыралар. Кемгә юлыкканнарын белмиләр бахырлар. – Сез, татар кызлары, ата-баба диненә хыянәт иткәнегез генә җитмәгән, әле мине дә кодалыйсыз. Оят түгелме сезгә? – дим. Моңа каршы кызларым, бернинди акцентсыз, саф татар телендә болай димәсеннәрме:

– Без бит рус кызлары. Татар телен өйрәндек. Яхшы беләбез. Минем кебекләргә ана телендә мөрәҗәгать итә алсыннар өчен кызларны әйбәт әзерләгәннәр! Татар теле теш үтмәслек тел түгел икән ләбаса. Аны өйрәнү бергә-бергә гомер буе яшәгән халыкларның телләрен өйрәнүне үзләренә түбәнлек дип санаган урысларның да хәленнән килә икән бит. Хәер, татар телен чит милләт вәкилләреннән түгел, үзебездән сакласаң да урынлы. Менә бер генә мисал. Автобуста яныма ягымлы гына әби килеп утырды. Оныгы каршыма урнашты. Чынында, әби дигәнем дә апа дип эндәшерлек яшьтә генә күренә. Мәктәптән кайтып килешләре. – Якшәмбе көнне ниткән мәктәп инде ул?

– Якшәмбе мәктәбе. Оныгымның атасы грузин! Атасы телне өйрәнергә куша. – Бу матур кыз әнисенең телен беләме соң? – Әнисе аз-маз сукалый. Мин үзем бер дә белмим. Шуңа күрә оныгыма да өйрәтә алмыйм. Аннары кемгә кирәк инде ул татар теле? Ишетмәсәң – ишет! Әле генә ягымлы күренгән бу хатын миңа кинәт бик ямьсез тоелып китте. Оныгының анасы – апаның кызы да ямьсездер инде. Теге грузин нинди ямьсез хатын белән торганын белә микән, дип уйладым. Белә торгандыр. Үз иленнән меңнәрчә чакрым ераклыкта, милләттәшләреннән аерым яшәгән килеш тә грузин телен хөрмәт иттерә алган ул адәм үзе матур да, акыллы да булырга тиеш. Һичшиксез, шулай. Бәләкәй кыз-онык әбисеннән акыллырак булырга охшаган. Татар телен дә өйрәнергә әзер ул. Миңа вәгъдә бирде. Әй бу кызыкайга шагыйрь Зөлфәтнең шигырь юлларын укытасы иде. «...Татар яшьләре, мин сизеп торам: Җаныгызны авыр мүк сарган – Мәңгелектән дәшәр татар теле, Эндәшкән күк ерак пульсардан. Сау була күр, милли яшь-җилкенчәк, Денең дә юк синең, көнең дә – Туган телдән йөзен чөергәннең Сукыр йолдыз янсын күгендә!»


хатлар яздым утырып

ЯШӘЕШ

КАЙТАВАЗ

ЗАЯ УЗГАН

ГОМЕР?..

«СӨЕМБИКӘ» ЖУРНАЛЫН БИК КЫЗЫКСЫНЫП УКЫЙМ. ФЕВРАЛЬ САНЫНДАГЫ «КӨТЕП ҮТКӘН ГОМЕР» ДИГӘН ЯЗМАНЫ УКЫГАЧ, КҮҢЕЛЕМДӘ УЙЛАР ӨЕРМӘСЕ КУПТЫ. Соңгы вакытта үземә дә шуңа охшаш берничә хәл турында ишетергә туры килде. Шул хакта сезгә дә язмакчы булам.

42

сљембикђ | 2014 | апрель


хатлар яздым утырып Аннары, үз-үзләрен ихтирам итсәләр дә ярар иде безнең ханымнарга. Бәлки, язмадагы көндәш хатынга мөнәсәбәт шуңа күрә дә башкадыр: бәлки, ул үз дәрәҗәсен яхшы беләдер, үзен кимсеткән ирнең аягына уралып еламыйдыр. Үз кадерен үзе дә белмәгән кеше кемдә нинди хөрмәт уята алсын инде? Бәлки, ир кешене дә андый хатын ялыктырадыр; бәлки, ирнең үз янында хезмәтче генә түгел, алиһә дә күрәсе килә торгандыр. Менә шуңа күрә дә артык түзем, сабыр хатыннарның язмышы кайвакыт аяныч булу шуннандыр. Кеше никадәр чистарак, йомшаграк булса, аңа «аяк сөртүе» дә шуның кадәр җайлырак. Көндәшләр гаиләдәге бар йөкне үз өсләренә алып, кирәгеннән артык эшкә җигелеп яшәмидер шул. Ә бит ни генә дисәң дә, ир-атның игътибарын җәлеп итәр өчен тышкы кыяфәт тә бик мөһим. Шуңа күрә ирләрнең акыллы, тырыш, яхшы хатынны ягымлы, чибәр, җилбәзәгрәк хатынкызларга яки тагын әллә кемнәргә алыштыруларына бер дә гаҗәпләнмим.

Үз-үзләрен ихтирам итсә дә ярар иде безнең ханымнарга. Ә инде «балалар хакына» дигәндә, әбиемнәр авылында яшәгән бер апаның язмышы исемә төшә: ул гомере буе балаларым әтисез булмасын, дип, исерек ир белән яшәде. Алты балалы мескен хатын ярты гомерен йә күршедә, йә зиратта, йә мунчада – җәенкышын өенә дә керә алмыйча, урамда кунып йөрде. Кызганычка каршы, озын гомерле булды иптәше. Бу түземлек ни алып килде инде ул апага, дисезме? Инде, ниһаять, картлык көнендә рәхәт күргәндер, дисезме? Ире вафат булганнан соң, гаилә башы булып олы улы калды. Хәзер инде өлкән яшьтәге М. апаны урамга исерек улы куып чыгара. Шаккатасы юк: «оясында ни күрсә, очканында шул була». Әтисеннән бозык «тәрбия» алып, әнисенә карата шундый мөнәсәбәт күреп үскән егет тагын нинди булсын? Менә ул – безнең ханымнар аклана торган «бала хакы»ның нәтиҗәсе. Гомумән, балалар өчен әтиәнинең аерым, әмма тыныч яшәүләре яхшырактыр, чөнки алар әти-әни арасындагы мөнәсәбәтне һәрвакыт күрә һәм бик авыр кичерә. Көнбатыш илләренә килгәндә, андагы хатынкызның үзен иркенрәк тотуын азгынлык яки гаилә таркату теләге белән бәйләргә кирәкмидер, ә бу хәлнең яхшы якларын да күрергә кирәктер. Бәлки, алар үзләрен яратмаган яки кимсеткән ир белән гомер үткәрмичә дөрес эшлиләрдер? Безнең хатын-кызларга да үзләрен аз гына булса да кадерләргә, бердәнбер гомерләрен кирәксезгә корбан итмичә яшәргә өйрәнү комачауламас иде. Алар да бәхеткә лаек югыйсә. Гүзәл ХӨСНЕТДИНОВА. Мәскәү.

апрель | 2014 | сљембикђ

43

ЯШӘЕШ

Н

иктер безнең халыкта хатынкыздагы сабырлык, үз-үзен фида кылу элек-электән макталып килә. Әйе, начар сыйфат түгел болар. Тик без аларны кирәгеннән артык кулланабыз шикелле. «Көтеп үткән гомер» дип, язманың исеме бик дөрес куелган, тик бу көтү генә түгел, гомер үтә шул вакытта – менә шунысы аяныч. Безнең хатын-кызлар үз гомерен шулкадәр түбән бәяли. Кеше сүзеннән куркып кына кияүгә чыга, еллар буе яратмаган кешесе белән гомер сөрә, аннан соң үзенә төкереп диярлек ташлап чыгып киткән ирен гомер буе «яхшы иде» дип, үз-үзен алдап, көтеп яши. Алай гынамы, кайвакыт «интегү культы» да кертелә: гомере буе начар ир белән торса, яки ялгыз калып, гомере буе ирен көтеп яшәсә, бу дөрес гамәл дип бәяләнә. Сүз дә юк, китапларда, киноларда мондый геройлык бик тә матур күренә, гадәттә, «героиня» бу газаплары өчен азакта әҗерен дә ала. Ләкин тормышта хәлләр башкачарак шул: түзә-түзә кеше яман чиргә тарый, йә бердәнбер гомере заяга үткәнен аңлап, калган гомерен үкенеп яши. Үтә сабыр буласы урынга тәвәккәлрәк булып, яңа тормыш башлау дөресрәк түгелме икән?! Ир-атның хатын-кызны ташлап китүе хакында да берничә сүз әйтәсем килә. Безнең аңда һаман да искечә фикерләү яши: гаилә ул гомерлек бурыч, вазыйфа гына итеп кабул ителә. Әмма тормыш бит алай берьяклы гына түгел. Әгәр дә ир кеше башканы сөйгән икән – бу бит аның «азуы» түгел, чын мәхәббәт хисе дә булырга мөмкин. Ник соң аңа, язмадагы хатын кебек, аягына уралып, кал дип ялварасың? Сине инде бүтән яратмаган кешене ничек тә үз яныңда калдырырга тырышу эгоизм була түгелме соң? Кемгә бәхет китерә ул мәҗбүрият? Бәлки, бу очракта аерылышу яхшырактыр. Үзең дә яңадан бәхетеңне табарсың. «Илле яшендә ничек гашыйк булсын?» дигәннәр язмада. Илле яшьлек кеше бабай түгел бит әле ул! Бәлки, 45-50 яшьтә бөтен бәхетен, киләчәген, бетеренгән карчык кебек, балалары белән генә бәйләп утырган хатын белән чагыштырганда, сөеп-сөелеп, бәхетле булырга омтылган ир дөресрәк тә яшидер. Шушы урында Хәмдүнә апа Тимергалиеваның бер сүзе белән килешми булдыралмыйм. «Бер түбә астында ир белән хатын булып яшәү парлы булу дигән сүз түгел бит әле ул. Гомер буе тукмак астыннан чыкмаган, ирләренең «сулга» йөрүенә түзеп яшәгән хатыннар да бар. Шул да булдымы тормыш? Тугрылык, ихтирам булмаган гаиләдә парлылык та юк», – дигән иде ул. Сүз дә юк, гаиләне таркатмаска тырышырга кирәк. Әмма инде хисләрнең тәмам сүрелгәне күренеп торганда, киткән кешене кайтыр дип, киселгән икмәкне ябыштырырга тырышып утыру буш хыял түгелме соң ул?

КАЙТАВАЗ


күңелеңә җыйма

Фото интернеттан алынды

ЯЗМЫШ

МӘХӘББӘТНЕҢ БУЛА ТӨРЛЕСЕ... Наилә ӘХМӘТОВА

БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТ ГОМЕР БУЕ ЙӨРӘК ТҮРЕНДӘ САКЛАНА, ДИЛӘР. КҮҢЕЛ ТӨПКЕЛЕНДӘ ЯШЬЛЕКНЕҢ БЕР МАТУР ТАҢЫ БУЛЫП, СИНЕ ГОМЕР БУЕ ҖЫЛЫТЫП, ЯКТЫ БЕР ХАТИРӘ БУЛЫП ЯШИ, ДИЛӘР АНЫ.

ЯШӘЕШ

Яшьлек язында андый хисләр ташкыны миндә дә булды. Беренче самими саф хисләр, оялчан назлар, күз яшьләре белән уралып истә калган ул, дисәм... Юк, хәтердә түгел, онытылган... Чөнки... Чөнки аннан соңгысы яктырак булды!

44

сљембикђ | 2014 | апрель


күңелеңә җыйма горур, бик горур, артык горур! Карьера белән җенләнеп, нарасыен карарга теләмәгән хатынына барысын калдыра да, улын машинасына утыртып чыгып китә... Дөрес, башта кайгысын аракы белән юып төшермәкче була. Шулай да, упкын читенә килеп баскач, чигенергә көче җитә: тезләнгән җиреннән кабат аякка баса. Улы хакына дөньясын яңадан кора: фатир ала, шәһәр читендә йорт сала. Без «очрашкан» вакытта ул инде, әйткәнемчә, матур күзләргә, татлы сүзләргә ышана торган яшьтә түгел иде. Аның өчен беренче урында хатын-кызның уйлары, фикерләре, аның укымышлы, олы җанлы булуы иде бугай. Матур сүзләр сөйләмәде ул. Беркайчан да! Шулай да һәр көн матур теләкләр язып, открыткалар сала иде... Хатларны исә бер-беребезгә көнгә берничә тапкыр юлладык. Нәрсә хакында гына сөйләшмәдек без?! Республикадагы социаль-икътисадый хәл дә, дөнья сәясәте дә, бала тәрбияләү мәсьәләсе дә – берсе дә читтә калмады.

«Син — идеаль хатын», — дигән сүзләрне иремнән көн саен булмаса да, еш ишетәм. Идеаль булырга Ул өйрәтте... «Яшьләр китап укый микән хәзер?» – дип кызыксынды ул бер хатында. Үзенең Стендаль, Бальзак әсәрләрендә тәрбияләнүен әйтте. Моңа кадәр чит ил классикларын дәрескә кирәк булганлыктан гына укыганым бар иде. Аның «бүгенге яшьләр укыймы?» дигән соравыннан соң, китап дөньясына чумдым... Ул белгән хәтле минем дә беләсем килде. Киштәдә тузанланып яткан китапларны кулыма алдым, озаклап, тәмләп, мәгънәсенә төшенеп укый башладым. Аннан фикерләшүләр китә иде!.. Аның белән аралашмаган булсам, үз гомеремдә шулхәтле дөнья әдәбияты үрнәкләре белән беркайчан да танышмас идем, мөгаен. Язылмый интектергән диплом эшемне дә җайлап кына тәмамладым. Дискотекаларга йөрү дә азайды. Фәнни эшемне бөтенесен шаккаттырып «бишле»гә якладым. Дәүләт имтиханына да ныклап әзерләндем. Биш ел буе бергә укыган курсташларым миндәге үзгәрешне сизми калмады, билгеле. «Институт тәмамлаганда гына белемгә сусый башладыңмы әллә?» – дип көлделәр. Имтиханны да «бишле»гә тапшырдым. Шатлыгымны иң беренче аның белән уртаклаштым. «Ә мин шикләнмәдем дә. Акыллы икәнеңне беләм бит мин синең!» – диде ул. Канатландырып, мактап куйды! Һәр хатын-кыз ир хатыны булырга хыялланып яши. Бу теләк-хыял аның белән бергә туа бугай. Моны кайвакыт үзе танырга теләмәсә дә... Мин дә үземне белгәннән бирле Ходай Тәгаләдән акыллы, укымышлы ир сорадым. Ә менә аның белән аралаша башлагач, акыллы кеше белән гаилә учагы тергезү өчен үзеңнең дә зирәк булыр-

апрель | 2014 | сљембикђ

45

ЯШӘЕШ

А

нысы гел истә, ул мине сикәлтәле тормыш юлыннан дөрес атларга – иңгә-иң куеп янымнан барган яраткан иремә асылташтай хатын булырга өйрәтте. Һәм өйрәтүен дәвам итә!.. Бәлки, мин шуның белән бәхетледер дә: күңелдә үкенү, үткәннәрне әрнеп сагынып искә алу юк. Бары тик язмышыма рәхмәтлемен... Әйе, язмышка мин бик рәхмәтле. Әгәр ул безне очраштырмаса, мин бүген бөтенләй башка кеше булыр идем. ...Бер кайгысыз студент тормышын артта калдырып, аңа нокта куярга җыенган көннәр. Диплом язам. Аннан, көн буе компьютер артында утырып, уйлап ялыккан башны бераз ял иттерер өчен дип, төрле сайтларда казына башлыйм. (Нишләтәсең, монысы диплом язуга караганда күпкә күңеллерәк!) Танышулар сайтына кереп китәм дә чибәр-чибәр егетләрнең рәсемнәрен карыйм. (Кызык эзләп кенә утыруым, чөнки шунда танышып, шаярып-көлеп кенә бер-ике тапкыр очрашуга барып кайтканым бар – анда утыручыларны җитдигә санамыйм.) Сайтта актарына торгач, күзем берәүгә төште. Моңарчы мин монда уйнап-шаярып сөйләшкән яшь егетләрнең берсенә дә охшамаган иде ул. Рәсемдә – чәчләренә чал куна башлаган ир уртасы. Акыллы, сиңа сынап караган күзләр... Үзеннән битәр өстендәге ап-ак костюмы күңелне кытыклап куйды бугай. Ул вакытта нәрсә уйлаганымны хәзер инде тәгаен хәтерләмим, мөгаен, шул ак костюмына сихерләнептер, хат сырлап җибәрдем моңа. Бер минутлык иләс-миләс уйлар ничек килгән булса, шулай юкка да чыкты. Ак костюм да онытылды. Дипломыма тотынмас өчен башка сәбәпләр эзләүгә күчтем. Бер дә язасы килми иде шул фәнни эшне. Минем бер кайгысыз тормышым дәвам итте: дискотекалар, очрашу-танышулар... Берничә көннән соң, интернеттагы почта тартмамны ачсам – ят адрестан открытка килгән. Укый башлагач, шаккаттым – ак костюмлы теге ир-аттан! Миңа уңышлар һәм мәхәббәт теләгән. Хат та юллаган. Үзе белән таныштырган берничә юлдан соң, дипломымның язмышы белән кызыксынган. Үзенең дә кайчандыр студентлар белән эшләгәнен әйткән... Кайсы кыз үзеннән өлкәнрәк ир-атның аның белән кызыксынуын яратмый икән?! Шунда ук җавап яздым. Һәм... шул көннән аңа хат язу минем көндәлек эшемә әйләнде... Хәзер уйлыйм, җайлап кына минем тормышым белән кызыксынып, хәзерге яшьләрнең ни-нәрсә, нинди уйхыяллар, теләкләр, өмет-омтылышлар белән яшәвен дә өйрәнгәндер ул. 18 яшькә миннән олырак, дөньяның ачысын-төчесен татыган, инде зур үрләр яулаган. Тик гаилә бәхете генә тормыш гарасатлары астында калып югалган. Ачы тәҗрибәсе барлыгын ул миннән яшермәде – хатыныннан аерылган, баласын ялгызы тәрбияли. Юк, юк, зар елап, кызгандырып, башын күкрәккә сала торган кеше түгел иде ул. Киресенчә,

ЯЗМЫШ


ЯЗМЫШ

күңелеңә җыйма

га тиешлегеңне аңладым. Ир хатыны булырга хатлар аша Ул өйрәтте мине. Ир кочагында, шул ук вакытта аның артына басып, аны хөрмәт итеп яшәргә тиешлекне кабат-кабат әйтә иде. Моның өчен сабыр һәм зирәк булу мөһим. «Мин хатын-кызларга ирләренең тышкы кыяфәтлә­ ренә карап бәя бирәм. Әгәр ире «энә-җептән» киенгән икән, димәк, өендә аңа карата тиешле мөнәсәбәт күрсәтәләр. Һәм киресенчә...» «...бар шундый хатыннар – сөюләре, хөрмәтләре белән ирләренең абруен күтәрәләр, ләкин арада сәбәпсез тавыш чыгарулары, киребеткәнлекләре белән тормыш юлдашының йөрәгенә төшеп, рухи яктан аны батырып торучылар да очрый». «...гаиләдә ирекле адымнар була алмый. Ир белән хатын һәрвакыт киңәшләшеп яшәргә тиеш...» «...без һәр көнне бәхет дигән сарайга бер кирпеч салабыз. Кирпечнең һәрберсен уйлап, урынын белеп куярга кирәк, соңыннан, дөрес түгел, дип, җимерерлек булмасын!»

ЯШӘЕШ

Үземә җан иңдергән анамның сүзләрен аяк астына салып таптый алмадым... «Шундый гыйбарә бар: «Бөтен кызлар әйбәт, кайдан килә начар хатыннар?» – диләр. Җавабын беләсеңме? Тормышка ачык күз, аек акыл белән карау җитми кайчакта. Сөйгәнеңнең плюс һәм минусларын күрә белергә, компромисска барырга, аннан яраткан кешеңне гади тормышта бәяләп карарга кирәк. Чөнки мөнәсәбәтләр башланганда бөтенебез дә үзен яхшы яктан гына күрсәтергә омтыла, ә чынлыкта исә маска артына яшеренә. Бергә яши башлагач, телисеңме-теләмисеңме, әлеге битлекне салырга туры килә. Һәм шунда аңлашылмаучылыклар башлана да: ир белән хатын бер-берсенең кимчелекләрен төзәтергә, тәрбияләргә тотыналар. Бу исә каблук астында калу яки аерылышу белән тәмамлана. Ничек бар, сайлаган ярыңны син шулай кабул итәргә тиеш. Ләкин гаилә тормышы һәр ике кешене дә бер-берсе хакына барыбер үзгәрергә этәрә». Мин үземне акыллы ир хатыны булырга әзерли башладым. Юк, аның белән янәшә күрмәдем үземне. Әнием әйтмешли, «скиләре» күп иде шул... Үткәне булган кешегә, ай-һай, кайсы кыз бала гына курыкмый каршы атлый алыр иде икән?! Шулай да, «минем ирем шундый булсын иде» дигән теләк көн саен үсә, ныгый, тынгылык бирми башлады. Тирә-ягымда үзем эзләгән кеше – тиң яр табылмагач, биг­рәк тә. Ул да әкренләп-әкренләп өйләнергә кирәклеге турында сүзләр әйткәли башлады. «Мин таптым да шикелле тиң ярны», – дип язды бер хатында. Икенче хатында: «Син үзеңнән өлкәнрәк кешегә кияүгә чыксаң, әтиәниең нәрсә әйтер иде?» – дип сорады.

46

сљембикђ | 2014 | апрель

Нәрсә әйтсеннәр?! Бу интернет аралашуымны әниемә кайтып сөйләгән идем инде. Хыялый кызының хикәятен әнием җитдигә дә алмады. «Син бик тиз, җиңел аралаша торган беркатлы кеше – алданма гына. Интернет уены уйнап утырганчы, җүнлерәк шөгыль тап», – диде. Бу «роман» берәр еллап баргач, без аның белән очраштык. Көтелмәгәнрәк булды ул. Сөйләшмәдек тә, бары тик күзләребезгә карашып, бу очрашуның мәгънәсен аңларга теләп, аның ни белән бетәсенә җавап эзләдек. Тимәде ул миңа... Кысып кочаклавында наз ургылып торса да: «Син үзеңне иреңә сакларга тиеш», – диде... Сафлыгыма тузан бөртеге дә кундырасы килмәде бугай. «Гаиләне саф килеш, алдауларсыз башларга кирәк», – дия иде ул. Шуның өчен тагын да хөрмәт иттем мин аны, ярат... Юк, ярату түгел иде ул... Илаһи бер табыну, китапларда язылган платоник хис. Ул очрашудан соң килгән хатында аның да билгесезлек эчендә булуы ачык күренә иде: «Күп нәрсәләрне әле ныклап уйларга кирәк... Син аны үзең дә яхшы аңлыйсың. Миңа синең белән аралашу җиңел, янәшәңдә булганда башкалар өчен кигән битлегемне дә салам. Тик мин безнең мөнәсәбәтләрнең киләчәге өчен үземдә зур җаваплылык тоям. Син теләгән, син көткән бәхетне бирә алырмынмы?!.» Мин аңа охшаган кеше табарга тырыштым, ул да эзләде... Тик уңышсыз. «Әллә?!» дигән уй күңелемә бик еш керә башлагач, әниемә аның турында хат юлладым. Бу юлы сүзләремне бик җитди кабул иткән иде әнием. Күз яшьләре белән юылган җавап хаты килде. «Язмышны үзебез язабыз, бәхет тә үзебезнең кулда, кызым. Ялгышма! Синең егет кеше куенында иркәләнәсең килмимени соң?!» – дип әрнегән иде әнием. Йөрәге елагандыр аның бу минутларда. Аннан соң да хатлар языштык әле без аның белән. Тик инде сирәгрәк. Ә көннәрдән бер көнне барысына да нокта куелды... Мендәргә ятып елаулар... Аларын сөйләп тормыйм. Рухи яктан көчле, әхлакый яктан тәрбияле кешене юлымда тагын табармынмы, чәй артында гайбәт түгел, дөньяви яңалыклар сөйләшә алырдай ир белән яшәрменме дигән уй гел борчыды... Ә күкләрдә инде барысы да хәл ителгән булган. Язмы­шымнан сораган кешемне Аллаһы Тәгалә уйламаганда алдыма китерде дә бастырды. Әниемнең теләкләре дә кабул булгандыр... ...Еллар үтеп, онытылды дигәндә, аннан кабат хат килеп төште. Аллага шөкер, гаиләсе, минем сабыем яшендәге баласы бар – без бүгенге көндә икебез дә бәхетле. Әле дә бер-беребезгә киңәшләр бирәбез. «Күп итеп балалар тап. Син менә дигән балалар тәрбияләячәксең. Синең кебек кызлар бу дөньяда күбрәк булырга тиеш. Син бит иң яхшысы!» – ди ул... Ә мин аңа иксез-чиксез рәхмәтлемен. Гаилә учагымның көннән-көн җылырак булуында, чаткыларга күмелеп януында аның да өлеше бар лабаса! Мәхәббәт кабатланмый, ул төрле була, минем җанда берсе икенчесен кабызды әнә...


КОНТАКТ ТА :

://syuyumbike БИКМӨХӘММӘТОВА Римма 1981 ел, Башкортстан, Стәрлебаш авылы, Башкорт дәүләт университеты.

Карьера: «Атна», «Ирек мәйданы», «Ватаным Татарстан» газеталары журналисты, «Үзебез» яңа буын хәрәкәте координаторы. Кредо: Елмай! Тормыш шулкадәр матур!

Кияүдә түгел.

https://www.facebook.com/suyumbike.zhurnaly Баласына гына әйбәт булсын! Әниемнең өен калдырып чыгып китүе сирәк күренеш. Аның берничә көнгә Казанга килүе – зур вакыйга. Камал театрына бардык. Әниемне күзәтәм: бөтен артистларны да, әсәр авторын да белә, сүз арасында ниндидер кызык мәгълүмат та әйтеп куя. «Китап кибетенә барырга онытмыйк», – дип берничә тапкыр кисәтте. Мин Казанга күченеп килгәннән бирле әнием Татарстан, татар дөньясы белән кызыксына һәм ул аңа ләззәт бирә. Еракта яшисең дисә дә, сизәм, аның күңеле тыныч: «кызын җылы кабул итүче Казан»ны әнием нәкъ минем кебек яратты.

Менә кемнән үрнәк алырга! Кеше, яшәеше рәхәт булган саен, җитешсезлек, канәгатьсезлек белдерер өчен сәбәпләрне күбрәк таба. Бик нәзакәтлегә әйләндек, сабырсызга... Булганына шөкер итәргә онытабыз, максатлар куйганда да еш кына, ихтыяр көчем юк, дип акланып, ярты юлда туктап калабыз. Бернигә дә карамыйча, теше-тырнагы белән тырмашып яшәргә омтылганнарны үрнәк итеп куярга онытабыз. Паралимпия уеннарында ике алтын медаль яулаган Саба егете Рушан Миңнегулов күпләрнең тормышка карашын үзгәрткәндер дип уйлыйм.

Кырым татарлары игътибар үзәгендә! 1944 елда зур фаҗига – депортацияне кичереп, кире үз туган якларына кайтып яшәргә тырышкан милләтнең рухи көченә сокланам. Күп тә түгел үзләре – саннары 300 меңгә якын, ләкин нинди оешканнар алар! Мәйданнар белән идарә итәрлек! Милләтнең мәнфәгатьләрен өстен куйган лидерлары бар, АТР каналлары милләт позициясен яклаучы, объектив мәгълүмат бирүче сыйфатлы телеканал буларак дөньяга танылды. Безгә үрнәк булырдай эшләре шактый. Милли азатлыкка, милләтнең үзбилгеләнүенә омтылу шулкадәр көчле... Киләчәкләре бәхетле булсын!

сөендерде

сөендерде

сөендерде

көендерде

көендерде

көендерде

Гаепсездән гаепле Әлмәт татар дәүләт театрының Уфадагы гастроле күңелсез тәмамлануын бик авыр кичердем. Юктан сәбәп табып, аларга мәгълүмати һөҗүм ясалды. Гаепләре исбатланмый торып, әлмәтләрнең сүзләренә ышанмыйча, интернетта гауга чыгарган «провокаторлар»ның кармагына эләгеп, үзебезнекеләр дә аларга ябырылды. Ник театрны беркем дә якламады? Бу хәл татарның иҗтимагый хәрәкәте көчсез икәнлеген күрсәтте. Югыйсә Театр әһелләре берлеге бар, алар хезмәттәшләрен яклый ала иде. Соңыннан театрга яла ягылганы ачыкланды, әмма тавыш чыгарган кешеләрнең җавапка тартылганы ишетелмәде.

Халык һәм власть параллель дөньялармы?

Тормыш кадерен нигә онытабыз?!

Халык ниндидер хокуксызга, балык кебек өнсезгә әйләнде, бигрәк тә авылларда. Гап-гади авыл советы башлыклары арасында үзләрен зур «феодал» итеп хис итүчеләр шактый. Гомумән, соңгы вакытта төшенчәләр алмашынды. Менә депутатларны карагыз: алар халык мәнфәгатен, гади кешеләрнең хокукларын яклаучы булырга тиеш. Чынында, кайберләре кәттә киенү, кыйммәтле сәгать тагу, затлы автомобильләр белән генә алдыра... Ни кырганнарын белгән юк. Бүген, элеккеге кебек, депутатлар арасында сыер савучы, агроном яки укытучылар бармы? Юк бит!

Куала–Лумпурдан Пекинга очкан «Боинг 777» бер мизгелдә юкка чыкты. Шаккаткыч хәл: бүгенге югары технологияләр заманында ничәмә-ничә тонналы очкычны эзләп табу печән кибәнендәге энәне эзләүгә тиң булды. Очкычның Һинд океаны төбенә төшкәне ачыкланды менә... 2002 елда Башкортстан һава юллары очкычы Германия өстендә икенче очкыч белән бәрелешеп, 71 кеше һәлак була, аларның 52 се – мәктәп баласы. Шулар арасында якын туганыбыз да бар иде. Һәлакәтләр шулкадәр күп, үлем – аяк астында, ә тормыш – бер мизгел...


СӘЯХӘТ

мин ачкан дөнья

МОСАФИР Автостоп белән сәяхәт итүчеләрнең лексиконын бай дип булмый, әмма юлдагы кешегә иң кирәк нәрсәләрне аңлатырга җитә бит: «монда йокларга мөмкинме?», «алга бушлай мөмкинме?» Дөньяның теләсә кайсы иленә барып, аны иңләп-буйлап йөреп чыгу өчен Сания апа Сәгыйтовага шул илдә яшәүче халык телендә алты сүз белү җитә: «бушлай», «алга», «ашарга», «йокларга», «мөмкинме», «монда».

ЯШӘЕШ

–Ф

отоаппарат, диктофон, алмаш эчке кием, акбур һәм маркер... Соңгылары күбрәк чит илдә кирәк. Анда шундый тәртип: юлга чыгып баскач, кая барырга кирәген ак кәгазьгә маркер белән яки кара тактага акбур белән язып күтәрәсең. Тагын нәрсәләрме? Җәеп ятырга җәймә – машина йөртүче арттагы урында йокларга рөхсәт итә икән, тиз генә менәсең дә ятасың. Башкортстан флагын калдырганым юк. Кая гына кузгалсам да, ике көнлек ризык белән чыгам. Бер кап чәй алам – чынаякка кайнаган су агызудан беркайда да әле баш тартмыйлар. Тагын көндәлек дәфтәрем һәм энә белән инсулин инде. Беләсездер, миндә шикәр чире... Сания апа белән аның биштәрен бушатабыз (кайтуга, юасын – юып, җыештырып ул аны кабат тутырып куя икән). Мин уйлаганнан шактый җиңел булып чыкты ул! Бер тартма элеккеге пионер значогын йөккә

48

сљембикђ | 2014 | апрель

санап тормыйбыз инде. («Кечкенә булса да, чит илдә йөргәндә менә дигән бүләк!») Биштәр дигәннән, алар аңарда өчәү: өчесе өч зурлыкта. Юлның ераклыгына, озынлыгына карап сайлана биштәр. Ә почмактагы тәгәрмәчле чемодан? «Анысы – ялга барганда гына кирәк, – ди Сания апа сорау бирүемне дә көтмичә. Күз карашымда шунда ук сорауның икенчесе кабынуын күреп, дәвам итә. – Әйе, ялга да йөрим. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, мәсәлән, туристик юллама белән бардым, отельдә яшәдем». «Отель» сүзе юкка телгә алынмый: дөнья гизсә дә, Сания апа кунакханәләрдә сирәк кунак. Автостоп бе­лән ерак араларга сәяхәт итү, гадәттә, яшьләр арасында таралган күренеш дип санала. Әмма Сания апа да дөнья күрү, дөнья гизү өчен шушы ысулны сайлаган.

Юл – бер адымнан башлана

...Беренче тапкыр олы юл чатына аны чарасызлык, гаҗизлек чыгарып бастыра. 1980 ел була ул. Сания апаның унбер яшьлек улы авырып китә. Менингит.


мин ачкан дөнья

СӘЯХӘТ

Мандарин агачлары үсеп утырган бакча күргәч, Грециядә поезддан төшеп калган әнә. «Хуҗаларын таптым та: «Беренче күрүем, миңа үз кулларым белән мандарин өзеп алырга рөхсәт итегезче!» – дидем». Тандырда беренче тапкыр икмәк пешерүе дә Греция авылларының берсендә була.

алган була, ә техникумны эзләп табу авырлык тудыр­ мый. Ишекне ачып керә дә: «Укырга керергә килдем, тик баламны калдырырга кеше тапмадым», – ди.

Ул инде автостоп белән 120 мең чакрым юл узган, ягъни җир шарын өч тапкыр әйләнеп чыккан! Уку йорты җитәкчеләре чакыртып: «Сәгыйтова, бала белән тору читендер. Өйдә тагын берсе бар дисез. Без сезгә имтиханнарны алдан тапшыру мөмкинлеге булдырдык», – дигәнче, ул инде бөтен проблемасын чишәргә өлгерә: бала табибларга күрсәтелә, диагноз куела, дәвалау юллары билгеләнә. Кайтып китсә дә була... Әмма юлга кузгалганчы, бер көн эчендә «яхшы» билгеләренә өч имтихан тапшырырга да җитешә әле ул. «Нигә дисезме? Үземне сынап карыйсым килде! Авылыбызның бөтен китапханәсен укып чыгуым юкка булмавын исбатлар­ га да теләдем». Мәскәү юлында алган тәҗрибә бик тиз яңадан кирәк булып чыга: улын өйдән 350–400 чакрымдагы санаторийга өч-дүрт айга дәваланырга җибәрәләр. Баласын күрмичә ана йөрәге ничек түзсен? Автостоп белән – бу сүзне ул чакта әле кем белгән? – улы янына әллә ничә барып кайта ул. Көлеп искә ала: «Машина йөртүчеләр ерактан күреп игътибар итсеннәр, утыртсыннар дип тырыша идем: иренемне кызылга буйыйм, кара күзлек, биек үкчәле аяк киеме киям. Бер туганым очрап: «Сания апа, юлга болай кемнәрнең киенеп чыкканын белмисеңмени?» – дип аңлатканчы шулай йөрдем».

апрель | 2014 | сљембикђ

49

ЯШӘЕШ

Яшәү белән үлем арасында тартышып, бик озак сыр­ хау­ханәдә яталар. Аякка да баскан шикелле була улы, әмма температурасы һаман төшми дә төшми. «Сәбә­бен тапмыйбыз», – диләр Уфа табиблары. Бер генә юл кала – Мәскәү белгечләренә күренеп кайту. Тик әйтергә генә җиңел шул, «барып кайту» өчен күпме акча кирәген уйласаң да, тәнне салкын тир баса. Иреннән аерылып, ике баласын ялгыз үстергән хатын үз хәлләрен үзе генә белә шул... «Кайгы килсә, капкаңны киереп ач», – диләр, дөрес ул. Бала белән сырхауха­нәдә ятуы атналарга түгел, айларга сузылгач, колхоз җитәк­ челәре аңа: «Умарталыкны караучысыз тотып булмый, эшеңне башка берәүгә тапшыр», – диләр. Умарта ояларының яртысында кортларның үлгәнлеге шул вакыт ачыклана... Моңарчы: «Үз теләгем белән китәм», – дип гариза язуын сораган җитәкчеләр, бу хакта онытып, аны эштән куалар. Статья белән. Сыр­хау­ханәдә, улының гомере өчен көрәшкәндә, эшсез калу бик кы­ сыр хәсрәт булып тоела әле аңа. Өйгә кайтуга, хәленең мөшкеллеге бөтен барлыгы белән алдына килеп басса да, бу хакта уйлаудан тагын тыела: «Башта Мәскәү! Калганын – аннары хәл итәрмен!» Баласы хакына башкала белән ике араны җәяү узарга да әзер булган әни кеше моңарчы уйга да килмәгән адымга тәвәккәлли: Мәскәүгә алар улы белән бер машинадан икенчесенә күчеп утыра-утыра бушлай баралар. Кунакханәнең иң арзанлысына урнашырга тырыша Сания. «Бер тәүлек өчен 3 сум 50 тиен түләдем. Минем өчен коточкыч зур акча иде бу!» – дип искә төшерә ул. Икенче көнне кала урам­ нары буйлап атлаганда, күзе бер игъланга төшә: «Техникум студентлар кабул итә. Читтән килүчеләргә имтиханнар вакытында тулай торактан урын бирелә». Кирәге чыкса дип, бөтен документларын үзе белән


СӘЯХӘТ

мин ачкан дөнья Чит илдә йөргәндә: «Мин Россиядән», – дип әйткәнем юк. Рәсәй кешесенә мөнәсәбәтләре башкача аларның... Башкортстаннан, дим. Белмиләр, билгеле. «Кайда урнашкан?» – дип сорыйлар. «Азия белән Европа уртасында», – дим. Әйдә, эзлә­ сеннәр, ике арада илләр күп бит! Хәйләсез дөнья – файдасыз!

Ә кабат эшкә урнашканчы, судлар аша үзенең гаепсез икәнен исбат иткәнче озын-озак ике ел уза. Ул елны умарта кортлары арасында чир чыгып, бик күпләрнең умарталары оя-оя үлә. Бу хакта язын гына билгеле була, ә аны кыш уртасында эштән куалар. Өйдә утырган вакытта бәйли белүе коткара: кем нәрсә сорый, шуны бәйләп сатып, очны-очка ялгый.

Сәфәргә кузгалганда, юлымда мәрхәмәтле кешеләр күбрәк очраячак дигән ышаныч белән чыгам. Һәм ул шулай була да! Тормышында авырлыклар җитәрлек булган аның. Кая ул ял итәргә барулар турында уйлау?! Улы белән кызы мәктәп тәмамлап, Уфага укырга чыгып киткәч, ул да алар артыннан кузгалырга ниятли. Олыгайган көндә ялгыз башыңа авыл җирендә гомер итүләре рәхәт булмас, ди дә, тәвәккәлли. Умартачы хатын сатучы булып китә. Фатирлы булу хакына урам җыештыра. Аңарчы тулай торактагы кызы янында яшәп тора.

ЯШӘЕШ

Күп йөргән – күп белгән

Барысы да лаеклы ялга чыккач башлана. Дөнья буйлап сәяхәт итүләр диюем. Бу юлы, шактый әзерлә­ неп, автостоп белән сәяхәт итүнең тәртипкагыйдәләрен өйрәнеп кенә юлга кузгала. Ә кагыйдә­ ләр, күп булмаса да, бар. Иң беренчесе – өстә сары жилет булу. Җир шарының кайсы гына магистраленә чыгып басса да, авто-

50

сљембикђ | 2014 | апрель

стоп белән сәяхәт итүчене машина йөртүчеләр сары төстән таный. Димәк, сары куртка яки жилет, кара чалбар, бик җайлы-уңайлы аяк киеме. Юлда ничә пар аяк киеме туздырганын Сания апа инде хәтерләми: «Күп!» Утырып барган вакыттан җәяү йөргән чаклары да аз түгел бит. Машина тәрәзәсеннән генә дөнья күреп буламы? Күзенә бик тә кызык нәрсә чагыла икән, төшә дә кала: күпме теләсә, шуның кадәр карый, күрә, ә юлын аннары дәвам итә. Гади туристтан ул шуның белән аерыла да: аның сәяхәтенең башы бар, ә ахыры... Ул анысын үзе генә хәл итә! Беренче тапкыр сары жилеттан юлга чыгып баш бармагын өскә күтәрүгә чит илләргә китеп бармый әле ул. Башта Башкортстанның илле дүрт районын йөреп чыга. Калининградтан алып Камчаткага кадәр Россия юллары буйлап уза. (Уфаның берничә альпинист хатынына ияреп, Камчаткада бер ай яшәп кайта Сания апа. Хатирәләр сандыгында – Камчатканың флора-фаунасын сурәтләгән фотолар, Авача янартавы кратерына менгәч алган пемза – күбек таш, күкерт... Камчатка – кара уылдыкны беренче тапкыр кашык батырып ашап караган җире!) Ерак юлга язын кузгалганда, бигрәк тә җылы якларга барганда өстенә искерәк киемнәр кияргә тырыша Сания апа. «Кирәкләре бетүгә, ташлыйм да калдырам», – ди. Шулай, җәяүлегә янчык та авыр. Автостопчының тагын бер кагыйдәсе – барасы илең, андагы гореф-гадәтләрне, мәдәниятне өйрәнү, диннәре белән танышу. Интернеттан әле файдалана белмәгән (Әлегә белмәгән! Әмма ноутбугын инде сатып алган, дөньяның пәрәвез челтәренә тоташырга ярдәм итеп җибәрү өчен бер таныш белгеченең бушавын гына көтә!) Сания апага, элеккегечә, китаплар ярдәмгә килә.


мин ачкан дөнья

Йөргән – тутыкмас

«Аралашу өчен кайвакыт сүзләр кирәкми дә, – ди Сания апа. – Ишарәләр дә җитә». Һәм ул Испаниядә булган очракны искә төшерә. Килүенең иң беренче көннәрендә үк, әле телне ипи-тозлык та белмәгәндә, Испаниянең көньягына – Севилья шәһәренә барып кайтырга кузгала ул. Ерак араларга йөрүче зур йөк машинасы шоферы аны үзе белән мең чакрым утыртып бара. (Бер машинадан төшмичә иң озак барган ара дип тә истә калган бу сәфәр. «Гадәттә, беркайчан да ерагракка баручыны көтмим, – ди ул. – Ун километрга гына алып баручы булса да утырам, йөзгә дә... Алга таба гына барсын!») Юлда ике көнгә якын вакыт уза – ни хакында гына сөйләшмиләр! Бер авыз сүз белмәгән килеш! Юлдашының кайдан, нинди максатлар белән йөрүен аңлагач, машина хуҗасы аның ашау-эчү, төн куну мәсьәләләрен хәл итүне дә үз өстенә ала. «Испания­гә кадәр барып, Севильяны күрми кайтсам, гөнаһ булыр, дидем... «Үгезләр сугышы» – коррида шул калада гына сакланган. Бер кичтә өч тореро чыгыш ясый икән, алты үгезне үтерәләр. И-и жәлләдем мин аларны, халык кебек кул да чабасым килмәде. Тамаша­ чы ак яулыкны кемгә күбрәк бирә, шул торерога үгез­ нең бер колагын кисеп тоттыралар, бик әйбәт чыгыш ясаса – икесен дә. Йөрәгемә иң тигәне – җыел­ган халыкның үгез итен талашып алып бетерүе булды». Испаниядә Сания апа ике елга якын яшәгән. Визасыз, беренче елны – акчасыз! Визасының вакыты

шунда яшәгәндә чыккан. Әмма полицияне урап узуның юлын тапкан ул: килүгә, телне яхшы белүче бер якташын очратып, аның белән шундагы җирле газетага киткән – интервью биргән. Үзе белән әңгәмә басылып чыккан газета бите Сания апага Испаниядә бөтен документларны алыштырган. (Германиядә дә шулай булган. Тугыз ел Мәскәүдә эшләп киткән, рус телен яхшы белгән бер корреспондент белән очраклы

Акваланг белән Кызыл диңгезгә төштем, Фарсы култыгында су коендым, Париж, Ницца урамнары буйлап йөрдем, Тын океан ярында шәфәкъ алсулыгын күзәттем... гына танышалар. Ул ханым язган мәкалә дә сәяхәтче ханымга алман илендә бик күп ишекләрне ачкан.) Ярый, визаны хәл иттек, ди, ә акчасыз яшәү ничек була икән? «Хостелга (тулай торак тибындагы фатиротель) урнаштым, – ди Сания апа. – Анда йокларга урын да бирәләр, ашаталар-эчертәләр дә. Бер хостелда дүрт ай яшәргә була, ә андый хостеллар Мадридта бишәү-алтау. Ә икенче елны исә, акча эшләдем – авыру бер картны карап тордым. Россиядән килгән бер хатынга кайтып китәргә кирәк иде, ул үзе урынына мине урнаштырды. Мин исә бабайны җирләгәч кенә юлга кузгалдым». Бер сүздән икенчесенә күчәбез, ә иң кызык исемлек­ кә һаман барып җитеп булмый! «Утыз дүрт илдә булдым, – дигән иде Сания апа күрешүгә. – Әлегә...»

апрель | 2014 | сљембикђ

51

ЯШӘЕШ

– Ә тел? Тел белмичә юлга чыгып булмыйдыр бит?! Әңгәмәдәшемә бу сорауны бирүче кеше мин беренче түгел, әлбәттә. «Бар да кызыксына», – ди ул һәм шунда ук санап китә: – Юлда йөри торгач, инглиз телен ипи-тозлык кына, теләсәм-теләмәсәм дә, өйрәндем. Немец телен урта мәктәптә укыган идем – Германиядә аралаша башлагач, күп нәрсә искә төште. Гарәп илләренә чыга башлагач, сүзлек алдым, шактый сүзләр, җөмләләр ятладым – әйләнеп кайтырга җитте... Ирем белән тугыз ел Үзбәк­станда яшәгән идек – фарсы теле шуннан таныш. Шул ук Үзбәкстанда торганда бер таҗик гаиләсе безгә сөт китерә иде. Телләрен азмы-күпме чамалавым берзаман менә кирәк булып чыкты: Таҗикстан, Пакистан, Әфганстан халкының теле бер-берсенә бик якын. Төрки халыклар янына барып чыксам, башкорт телем ярдәмгә килә. Тагынмы? Испан телендә ару гына сөйләшәм хәзер. Испаниядә озак вакыт яшәргә калуым тел өйрәнү өчен булды. Ике ел элек операция ясадылар. Лопатин дигән профессор: «Наркоздан чыкканда ниндидер чит телдә сөйләштегез, безне ачуландыгыз», – ди. Баксаң, испанчамны искә төшереп ятканмын икән! Тел Мәккәгә җиткерә, диләр. Мәккәгә дә, Мадрид­ка да, Кытайга да җиткерә... Кытай дигәннән, Сания апа «барырга җыенам» дигән илләрнең берсе – Кытай.

СӘЯХӘТ


СӘЯХӘТ

мин ачкан дөнья Кайсы илгә барсам, шул ил халкының киемен кияргә тырышам. Иң беренче көнне үк сатып алам. Монысын – Мисырда, ә монысын Төр­киядә, Иранда кидем. Фламенко бии торган күлмәгем дә бар, аңлаган­сыздыр инде, ул Испаниядән. Казакъ хатыннары кия торган бишмәтем дә бар... Башкалардан аерылып тормасаң, юлда йөрү җиңелрәк. Гади туристка ишек ябык булган җирләргә дә үтә алам.

Венгрия, Австрия, Швеция, Финляндия, Англия, Монголия, Иран, Сирия, Иордания, Македония, Ми­ сыр, Йәмән, Төркия, үзебезнең Кавказ ягы – Ингуше­ тия, Дагстан, Чечня, Осетия, аннан Бурятия, Казакъстан... Ил исеме яңгыраган саен – яңа хатирә.

Сәяхәткә чыксам, калалар эчендә йөргәндә автобуска һәм метрога гына түлим.

ЯШӘЕШ

Җәяүленең сукмагы – җиде

– Мисырга сәфәрем алдыннан Уфада «Лалә-Тюльпан» мәчетен ачтылар. Анда гарәп телен укытырга Мисырдан өч кеше килгәнен ишеткән идем. Яннарына бардым, таныштым. Диктофоныма туганнарына үз тавышлары белән сәлам хаты яздырып алдым. Алар нәкъ мин теләгәнчә, өчесе Мисырның өч мөешеннән (төбәгеннән) булып чыкты. Мин Мисырга барып җиткәнче, кесә телефоннары аша «шундый кеше килеп чыгарга мөмкин» дип хәбәр иткәннәр иде инде. Кунак итәргә әзерләнеп торганнар. Өч гаиләдә дә берәр атна яшәдем. Тирә-юньдәге шәһәр-авылла­рын, истәлекле урыннарын карап, күреп йөрдем... – Әбугалисина турында миңа карт инәм сөйли торган иде. Иранга барырга дип кузгалгач, аның каберендә булмый кайтмыйм, дидем. Күрдем... Му­зеена керү өчен иртәнге алтыда ук килеп баскан идем инде. Кем икәнем­ не белгәч, күп итеп буклетларын бирделәр – аны мәктәп балалары белән очрашуларга баргач таратам. Шагыйрь­ ләр Баба-Таһир һәм Хафиз­ның каберләрен зиярәт кыл­ дым. Без бит бөтендөнья әдәбиятының гүзәл әсәрләрен­ нән саналган «Гөл­стан»ны укып үскән. Шул шигырьнең

52

сљембикђ | 2014 | апрель

фарсыда ничек яңгыравын бик ишетәсем килә иде: Сәгъди кабере янына барсам, бер егет «Гөлстан»ны укып тора – диктофоныма яздырып алдым... – Виза бирмибез, дип кире борган очраклар юк. Мин бит кайткач, Уфа газеталарына сәяхәтем турында язам: кайда булганмын, нинди илләрне күргәнмен. Консуллыкларга шуларны тотып барам. Йәмән посо­ лы, мәсәлән, үзе яныма чыкты да: «Мадам Сания! Без сезгә визаны бушлай бирәбез, тик әйләнеп кайткач, безнең хакта да язарсыз!» – диде. – Монголиядә октябрь-ноябрь айларында булдым. Улан-Батордан чыгып, көнбатыш аша кайтырмын дигән идем дә, алты сәгать көтеп утырдым, юлда машина күренмәде. Ярты елсыз кайтып җитә алмам дип, кире уйладым. «Яңадан тагын бер кая барыр идегез?» – дигән соравыгызга: «Монголиягә!» – дип җавап бирәм. Андагы далага... Беркем сәгатькә карап чапмый, беркемдә стресс юк, йөрәге авыртмый... Чын табигать балалары. Монголия минем иң арзанга төшкән сәфәрем – нибары бер меңгә барып кайттым мин анда. – Юк, минем юлда беркайчан да ач калганым юк! Шәрык илләрендә йортның бусагасын узып хуҗаларга сәлам бирсәң – син инде аларның кунагы. Монголиядә әнә бер атна җәяү атладым. Кояш баешына карап барам да барам. Әллә нигә бер тирмә очрап куя. Исәнләшеп керәм дә, аягымны бөкләп утырам. Алар бернинди сорау бирмичә, алдыңа ризык тезәләр, аннан йокларга урын җәяләр. Анда гадәт шундый. Чечняда бер кафега кердем. Акчаны соңыннан, аша­ган­нан соң, түлисе, диделәр. Кассага барсам: «Хуҗаби­кәбез сездән акча алмаска кушты», – диләр. Сәфәрдәге кешегә ярдәм итү – алар өчен изге нәрсә.


мин ачкан дөнья Кайда йөрсәм дә, зур шәһәргә җиткәнче, төн кунарга калалар янындагы бистәләрдә, авылларда туктарга тырышам. Берәр гаиләгә урнашу ягын карыйм. Теләсә кайсы ил, андагы тәртипләр турындагы мәгълүматны бары тик авыл җирендә, гаиләдә генә алып була. – Чечняда иң зур проспект Путин исемен йөртә дип ишеткәнем бар иде. Эзләп таптым. Чыннан да шулай булып чыкты! Ул беткәч, Рамзан Кадыйров исемендә­ гесе башлана... – Россия буйлап йөргәндә, республикаларның мәгариф министрлыкларына сугылып чыгам. Телләр­ нең язмышы кызыксындыра мине. Бүген иң аяныч хәлдәгеләрнең берсе – калмык теле. Игътибар­ны арттырмасалар, тиздән калмык теле югалыр, онытылыр. Камчаткада ительмен дигән халык бар – теллә­ рен белгән 15 кенә кешеләре калган. Россия кануннары аз санлы халыкларның телен кайгыртмый. – Хәзер инде шундый яшьтәмен – юлда миңа берәү дә бәйләнми. Элегрәк машинадан сикереп төшеп калган чакларым да булгалады... Яшьтән спорт белән шөгыльләнгән кешегә егылу алай ук куркыныч түгел. Юлда озак йөргәч, психологка әйләнәсең: кемгә утырырга ярый, кемгә юк... – Кая барсам да, анда яшәгән халыкның ашсуыннан авыз итми кайтмыйм. Бака боты да, елан да, дуңгыз ите дә эләгә... Хаҗга шуңа күрә җыена алмыйм әлегә. Аннан ярамаган ризык кабармын да, гөнаһлы булырмын... – 2000 елда «Поле чудес» тапшыруында катнаштым. Махсус бардым: машина йөртүчеләрнең күбесе кич телевизор карый – танып калырлар дидем. Чаллыдан Наил исемле шофер ике тапкыр туктап утыртты. Бер үк машинага ике тапкыр кул күтәргән чагымны башка хәтерләмим... Элек Кама кичүе эшләгәндә, андагылар да таный иде: «Тетя Соня, бу юлы кая барасыз?» – дип каршы алалар, чәй эчереп, берәр машинага утыртып җибәрәләр иде... – Узган ел Әй елгасы буйлап биш көн салда актык. Рамилә исемле бер танышым, калганнары – яшьләр. Башта Чиләбе өлкәсе буйлап, аннан Башкортстаннан... Ул табигатьнең матурлыгы! Палаткада йокладык, таштан мунча өеп, чабына-чабына юындык, Әйгә төшеп чумдык... Арада иң өлкәне идем, «әни» дип йөрттеләр...

СӘЯХӘТ

Шул хакта язылган хатны Мәскәүгә, Россия Югары судына илтеп тапшыру өчен «иң мобиль кеше», дип, аксакаллар Сания апаны сайлаганнар. Без очрашыр алдыннан ул Мәскәүдән кайтып кына кергән иде. Балашихага кадәр аны бер ир-ат утыртып килгән. Банкта эшли икән. Булышырмын дип, телефонын үзе биргән... «Игелекле кешеләр күбрәк!» – ди Сания апа сөенеп. (Ә мин исә: Буш вакытым булуга, йон оекбашлар бәйлим дә, үзем яшәгән урамның аргы очындагы балалар йортына йөгерәм», – дип сөйләвен искә төшерәм дә: «Игелек җирдә ятмый», – дип уйлыйм.) Улы Бөрьяндә яши, кызы Башкортстан дәүләт университетында, чит телләр кафедрасында укыта

«Ил гизгән — тик утырган хакимнән уздырган». икән. Алты оныгы бар. «Каядыр чыгып киткәнемне кайчак әйтеп тә тормыйм. Борчылмыйлар! Беркайда да югалмаячагымны беләләр». Әбиләренең (аңа болай дип дәшү дөресме икән?) киләсе атнада: «Мин – Кытайда» яки «Төньякка, Чукоткага килдем әле», – дип шалтыратуы да бик мөмкин. Уена кергән икән, димәк, барачак! – Сания апа, яшегезне укучыларга әйтәбезме? – дим. – Көзгә җитмешне тутырам... – дип елмая ул. – Ә пенсиягезне? – Сигез мең ярым алам... Гөлнур САФИУЛЛИНА. Казан–Уфа–Казан.

Хатирәләрнең очы-кырые булмас шикелле... «Көньяк Америкага җыена», – дип ишетеп килгән идем, әллә ул хыялыннан баш тарткан инде?! Юк, җыена, дөрес, аңа кадәр «Кыргызстанга һәм Төрекмәнстанга барып киләсе бар». (Бу сүзләр нәкъ «күрше авылга барасым бар» кебек яңгырады!) Ярдәм итүчеләр булмаса, океан артына чыгып китү авыррак, әлбәттә. Әмма андый кешеләр дә табылып тора! Сания апа – Башкортстанның Аксакаллар советы әгъзасы. Алар яңа гына Уфаның бер читендә агач эшкәртү заводы төзелүгә каршы чыкканнар.

апрель | 2014 | сљембикђ

53

ЯШӘЕШ

Олы юлга үлән үсми


ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

ХУҖАБИКӘ

матур булыйк

Чәчне дөрес итеп, йөзгә килештереп кенә кистерү аз әле — аны һәр иртәдә дөрес итеп тарый белергә дә кирәк. Безнең күбебез чәчне көн саен юып, фен белән киптерә. Моның да үз кагыйдәләре бар. Белер-белмәс эшләсәң, чәчең печән чүмәләсе кебек кабарачак. Узган саныбызда Артем Андриянов белән кешенең йөз сызыклары хакында, нинди йөзгә нинди прическа отышлырак булуы хакында сөйләшкән идек. Бу юлы исә чәчне дөрес тарап, прическаны дөрес ясарга өйрәтер ул безне. Күпчелек хатын-кызларыбызның түгәрәк йөзле булуын белдек инде. Теләсә кайсы йөзне карап торышка овал итеп күрсәтергә тырышуыбыз да сер түгел. Әйдәгез, чәчебезне Артем өйрәткәнчә тарап карыйк әле. Рәсемнәребезгә карап, кайда нинди хата киткәнен, ничек тарарга кирәген шәрехләп бирер ул.

ЧўЧ ТАРАУНЫ¬ °З СЕРЛўРЕ ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

И

ң элек чәчне юабыз. Артык майланган чәчне ике кат юсаң да була. Тамырларыннан бераз өстәрәк чәчкә бальзам яки маска сылыйк. Ни өчен тамырларга сыларга ярамый, диярсез. Алай итсәк, чәч авыраеп, салынып төшәчәк, табигый кабаруы югалачак. Чәчне сөлге белән сак кына корытабыз. Кайбер хатын-кызлар чәчләре кипкәнче башларына сөлге урап йөри. Болай эшләү шулай ук дөрес түгел – чәчләр теләсә ничек бөгелеп, төрлесе төрле якка тырпаеп кибәчәк. Чәчнең тибына туры килә торган мусс яисә гель сөртәбез. Аны фәкать чәч тамырларына гына тидерергә кирәк. Хәзер инде кулга фен алсак та ярый. Җылы һаваны иң элек чәчнең тамырларына өрдерәбез. 80 процентка кипсә, әлегә шул җитә. Шуннан соң гына чәчне тарак белән тарап, билгеле бер рәвешкә кертә башлыйбыз. Бер үк стрижканы төрлечә киптереп, төрле прическалар ясарга, образыңны үзгәртеп алырга була. Әйтик, көндәлек, бәйрәмчә яки инде язгыча – бераз романтик кыяфәткә керергә. Бу мастер-класста без сезне көндәлек прическаны хаталарсыз ясарга өйрәтәбез.

54

сљембикђ | 2014 | апрель


матур булыйк

Чәчне ян-яктан тарый башлыйбыз. Монда артык күпертү кирәкми. Киресенчә, йөзне таррак күрсәтү өчен, ян-яктагы чәчләрнең табигый кабаруын саклап, шомарак итеп тарыйбыз. Колак өстендәге чәчләрне дә бик күпертмибез.

Баш түбәсенә якынрак – урта зонадагы чәчләр­

не инде күпер­ теп тарыйбыз.

Баш түбәсен­ дәге чәчләрне артка таба тарыйбыз. Болай эшләү үзебезгә дә җайлырак. Безгә нәкъ менә баш түбәсендәге чәчләрне ныграк күпертергә кирәк.

Баш артындагы чәчләрнең дә яссы булып, сыланып торуы матур түгел – аларын

да күпертәбез. Иң җайлысы – арттагы чәчләрне өскә таба тарап, җылы һаваны чәчнең тамырына юнәлтү.

Баш түбәсен­ дәге чәчләрнең күпе­ренкелеге аска таба кими барып, аскы яктагы чәчләр ятыбрак торырга тиеш.

туры ятуы кирәк иде. Шуңа күрә без аны шома гына итеп тарадык. Монда прическага карап эш итәргә кирәк.

Маңгай чәче­ нең беренче катламын аска таба тарап кипте­ рәбез. Аннары аны артка тарап киптерелгән чәч­нең алгы өлеше белән каплыйбыз.

Безнең очракта чәчләрнең муенга

Фиксация:

күпер­т­сәң, йөз озынчарак күре­ нер иде.

Ахырдан прическаны ныгыту өчен лак сиптерә­ без. Чәчкә терәп түгел, 30-40 см ерак­лыктан гына сиптерергә кирәк аны. Моның үз хәйләсе бар: әгәр дә чәчләре­ гез йомшак бу­лып, күперен­ келеген бик тиз югалта икән, тараганнан соң чәчнең тамырларына эчке яктан да бераз гына лак сиптереп алырга була. Прическаны ясап бетергәч, феннан салкын һава агымы өрдерсәң дә чәчнең рәвеше озаграк саклана.

Чәчнең аскы өлеше күпертел­ гән, баш түбәсен­ дә­геләре яссы килеш калган.

Хаталар:

РЕКЛАМА

Artem Andriyanov Стрижка женская Окрашивание Loreal INOA Тонирование Loreal dia richesse, dialight Креативное окрашивание Loreal Professional (брондирование, колорирование) Мелирование волос LOREAL Professionnel Platinum Plus: Уход за волосами LOREAL Professionnel

стилист-парикмахер

89872831600 info@av-hair.ru www.av-hair.ru г. Казань, ул. Бутлерова, д. 29, салон «De fleur»

Чәчне зоналарга бүлми генә күпертә башларга ярамый. Күп хатын-кызлар җибәрә бу хатаны: бөтен чәчне берьюлы таракка эләктереп күпер­ тә башлыйлар. Тарак тешенә кергән чәчләр – күперенке, калганнары яссы булып ятачак.

Ян-яктагы чәч­ләр кирәген­нән артык күпер­тел­ гән, ә баш түбәсе яссы килеп чык­кан. Киресенчә кирәк! Ян-яктагы чәч­ләрне шомарак тарап, баш түбә­сендәге чәч­ләр­не ныграк

Маң­гай чәчен астан өскә таба тарап, кирәген­ нән ар­тык күпертсәң, олырак күренүең дә мөмкин.

апрель | 2014 | сљембикђ

55

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

Укладка:

ХУҖАБИКӘ


ХУҖАБИКӘ

белмәсәң бел

Бәрхет — затлы тукыма. Заманында бәрхет күлмәкләрне бик сирәкләр генә кия алган. Хәзер инде бәрхетне син дә, мин дә кия алабыз.

ПАТШАЛАР ТУКЫМАСЫ

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

Рәмзия КАШАПОВА

Мин бәрхетне үлеп яратам. Патшалар киеме тегелә торган тукыма бит ул! Шулаен шулай. Ә менә минем әби-апаларым, мин үземне белә-белгәннән бирле хәтерлим әле, олы бәйрәмнәрдә, туйларда бәрхет күлмәк кия торганнар иде. Аның да иң шәбен — ханбәрхет дип йөртелә торганын. Хан-бәрхет күлмәк кигән әбиемнән яки әниемнән аңкып торган «Быть может», «Красная Москва» кебек затлы хушбуй исләре әле бүген дә хәтер күзәнәкләрен рәхәт кытыклый. Бәрхет минем күңелемә ниндидер затлылык, тантаналылык символы булып уелып калган. Әнием ул замандагы көязлеген, затлы тукымаларга, хушбуйларга тугрылыгын әле дә саклый. Әбием дә хан-бәрхеткә ахыргы көннәренә кадәр хыянәт итмәде. Хәер, төрки дөнья бәрхет затын югары бәяләгән. Казан Кремлендәге «Хәзинә» музеенда урын алган Идел буе һәм Кырым татарлары киемнәре күргәзмәсендә бәрхетнең төрлесеннән тегелгән күлмәкләр дәрәҗәле урын алып тора.

Б

әрхет тукыманы иң беренчеләр булып кытайлар тукыган дип уйланыла. Әмма, тарихның бер борылышында итальяннар бәрхет тукыма җитеш­терүдә һәм аннан киемнәр тегүдә үзләренә тиңдәш­ләр юк дигән фикерне урнаштыра алганнар. Һәм бу алдынгылыкны әлегә кадәр берәүгә дә биргәннәре юк. Төрле дәверләрдә ефәк тукымалар, алтын яки көмеш җепләр кушып тукылганнары бигрәк тә, байлар, дин әһелләре гардеробындагы иң кыйммәтле киемнәрдән саналган. Хакимлек, байлык, зәвык символы сыйфатында бу тукымадан тегелгән киемнәргә нәсел тугралары,

56

сљембикђ | 2014 | апрель

исемнәрнең баш хәрефләре чигелгән. Яңарыш дәверендә дә бәрхет затлылык берәмлеге булудан туктамаган. Хәтта ки, җиһаз тышлыклары, тәрәзә-ишек пәрдәләре тегелеп, бәрхет тукыма интерьерга да үтеп кергән. Яңарыш чорында бәрхет тукымага ниндирәк символик хасиятләр салынгандыр – бу кадәресе тарихта сакланмаган. Ләкин бер нәрсә бәхәссез – бу затлы тукыма итальян осталары җитештергән товар сыйфатында бөтен Европага, шул исәптән Госманлы төрекләре империясенә таралган.


белмәсәң бел

Хәзер бәрхетне ефәк җепләрдән тукыйлар. Кайвакыт киҗе-мамык яки ясалма ефәк җепләр өстәлә. Пан-бәрхет дигән тукыманың йоны пар ярдәмендә, гадәттә, бер юнәлештә тарала. Аннары тукыма җылытыл­ ган цилиндр белән металл пластина аша уздырыла. Шул рәвешле тукыманың елкылдап торуына ирешелә. Хәзерге заман бәрхетен чыдамрак итү өчен махсус ысул белән эшкәртәләр. Еш кына тукымага су сеңдермәү үзлеге бирелә. Ләкин аның бу сыйфаты химчисткадан соң югала. Тукыма йомарланмасын өчен дә аңа махсус синтетик состав сеңдерелә. Бәрхет өс киеме генә түгел, бәлки, аяк киемнәре тегү өчен дә файдаланыла. Аңардан тәрәзә пәрдәләре, карават җәймәләре дә тегелә.

Юу

Бәрхет әйберләрне тискәре ягына әйләндереп, җылымса суда кул белән генә юалар. Борып сыкмыйлар. Йонлы һәм сузылучан бәрхетне җәеп киптерәләр.

Үтүкләү

Пан-бәрхет су бөркемичә үтүкләнә. Үтүкне йон уңаена, астына берәр бәрхет кисәген йонлач ягы белән җәеп, артык басмыйча гына йөртегез. Йонлач җәймә дә ярый.

Саклау

Пан-бәрхетне төреп сакларга ярамый. Бөкләнгән эзләрне бетерү бик кыен. Йонлач ягын эчтә калдырып, катыргы уклауга урап саклау дөрес булыр.

РЕКЛАМА

Бәрхетне шул дәрәҗәдә затлы иткән нәрсә – тукымадагы төсләр байлыгы. Элек заманда бәрхет, нигездә, кара, шәмәхә, кызыл төсләргә манылган. Хәзер исә теләсә нинди төскә маныла ала. Матурлыгы, елкылдап торуы белән бәрхет әллә каян «мин монда!» дип тора. Шулай итеп ул патшалар күзен дә җәлеп итә, гади кешеләрне дә ымсындыра. Хәзерге мода мөмкин түгел кебекне дә мөмкин итә. Менә, мәсәлән, быелгы сезонда бәрхет, ефәк, жаккард, муслин, гобелен үзара төрле бәйләнешкә керергә мөмкин. Шифоннан тегелгән озын кичке күлмәк өстеннән бәрхет­тән тегелгән кыска жакет кигән ханым кичәнең иң зәвык­лы, иң серле ханымы булып күренсә, гаҗәп булмас! Бәрхеттән күлмәк яки пан-бәрхеттән чалбарлы костюм тектереп алуның бер кыенлыгы да юк. Кыенлык – затлы тукымалардан тегә белүче осталар кытлыгында. Әгәренки үзегезгә затлы күлмәк тектерергә ниятләсәгез, тегүчедән андый тукыма белән эшләү тәҗрибәсе булубулмавын белешегез. Әйтик, Альмира Борһанованың «Шелковая сказка» ательесында бәрхет серен белә торган осталар эшли. Менә андагы осталарга курыкмыйча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бүген бәрхеттән тегелгән киемнәрдән офиста да эш­ләргә мөмкин дип саныйм. Бәрхет жакетлар һәм чалбарлы костюмнар менә дигән эшлекле кием. Андый костюм­нан теләсә нинди чарада үзеңне яхшы хис итәргә мөмкин.

ХУҖАБИКӘ

апрель | 2014 | сљембикђ

57

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

Шелковая сказка

Дизайнер одежды и арт-дирек­тор авторского ателье Альмира Бурханова приглашает в новый бутик «Шелковая сказка», расположенный на первой линии ГТРК «Корстон». В нем представлен бо­лее чем обширный выбор нату­раль­ ных тканей высокого качества – шелка, шифона, шерсти, а также эксклюзивные аксессуары и изделия с ручной вышивкой. Здесь вам с радостью предложат полный комплекс услуг по созданию образа – от подбора материала и заказа на индивидуальный пошив изделий любой сложности до создания законченного ансамбля женской одежды, максимально подчеркивающей все достоинства фигуры. Широкий выбор жилеток с меховой отделкой. Цены от 8500 до 26500 рублей. Богатый ассортимент натурального шелка. Стоимость одного метра – 1650–2700 рублей. Легкий хлопок, батист, шифон – по цене от 570 рублей. ГТРК «Корстон», 1-й этаж. Телефон: 297-01-51, almira-b.ru


ХУҖАБИКӘ

сәламәтлек

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

ЗИФА СЫН, ГРАЦИЯ, МАТУРЛЫК Роза МОСТАФИНА

58

Гомер-гомергә хатын-кыз киеменә аеруча игътибар иткәннәр. Киемең гәүдәгә ятып торсын өчен күкрәкчәне дөрес сайларга кирәк икәнен белә идегезме? Формасы дөрес сайланмаган күкрәкчә хатын-кыз сәламәтлегенә дә зыян сала. Күкрәктә яман төерләр килеп чыгуга сәбәп була. Гәүдәгә ярашлы күкрәкчә зифа буйлырак, яшьрәк, төзрәк күрсәтә. Формасы туры килмәгән күкрәкчә киемнең бар матурлыгын боза. Күп хатынкызлар шуннан җәфа чигә дә инде. Телевидениенең силикон стереотиплары да ымсындыра. Безнең ханымнар бөкрәеп, күкрәкләрен мендәр тыккан кебек салындырып йөрүчән. Көзгегә карауга, кыяфәтләрен күреп, үзләренең кәефләре төшә. Табигатьтә стандартлар юк. Һәр күкрәкнең формасы һәм үлчәме гәүдә төзелешенә ярашлы. Күкрәкчәнең күкрәгең кереп кенә утыра торганын сайлап ала белергә кирәк.

сљембикђ | 2014 | апрель


сәламәтлек

! !

!

!

Әлеге модельләр бер файдалы функция дә башкармый. Бердән, уңайсыз; икенчедән, ими башлары ялкынсына. Мин андый модельләрне модага иярү дип кенә атыйм. Сатып алучыларымны кирәксез бу акча туздырудан аралап калырга тырышам. Алар урынына киҗе-мамык тукымадан тегелгән классик стильдәге пластинкасыз күкрәкчәләрне тәкъдим итәм. Йөкле вакытта һәм бала имезгәндә күкрәк мускуллары, зәгыйфьләнеп, салынып төшмәсен, тыгыз килеш калсын өчен шулай эшлим. Йөклелек кырык атнага гына сузыла. Күпләр килешә минем белән, һәм аларның вакытлы халәтенә карап, дөрес формалы модельләр сайлыйбыз. Формасы буенча күкрәкчәләр көндәлек һәм бәйрәм күлмәкләре белән кия торганга аерыла. Билгеле фирма­ларның эчке кием модельләре каталогы ике төргә бүленә: КЛАССИК (көн саен киелә торган) һәм МОДАЛЫ КОЛЛЕКЦИЯ (матур эчке киемнәр яратучылар өчен, ул ярты ел саен яңартыла). Каталог өчен яңа коллекция иҗат иткәндә, дизайнерлар яңа модельнең дизайнын безгә, сатып алучыларга уңайлы булырлык итеп һәрчак җентекләп уйлый­лар. Күкрәк асты үлчәме 70 тән башланып, 0 дән 12 гә кадәрге үлчәмнәр рәтенә туры килеп бара. «Оя»сы зур булган күкрәкчә алып, соңыннан аны кечерәйтеп утырасы юк. Бүген сатуда модельләрнең ниндие генә юк! Төслә­ре, фасоннары дисеңме! Әмма сәламәтлек өчен бик үк кулай булмаганнары да җитәрлек шул. Ул модельләр коммерция табышын күздә тотып чыгарыла, форманы дөрес утырту кагыйдәсе исәпкә дә алынмый. Үзебездә тегелгән эчке киемнәргә өстен­лек бирергә кирәк. Алар табигый тукымалардан, сыналган калыпларга туры китереп тегелә. Дөрес сайланган күкрәкчә кияргә дә җайлы, сәламәтлек өчен дә зарарсыз. Ашык-пошык кына алырга ярамый, башта сатучы-консультант белән киңәшегез. Зифа сын, грация, матурлык хатын-кызлар өчен бик мөһим!

!

КИҢӘШ Күкрәкчә — үзенчәлекле эчке кием, ул аерым игътибар сорый. Формасын югалтмасын дисәң, күкрәкчәне көн саен алыштырып торырга кирәк. Нәзберек тукымаларны юганда кулланыла торган сыек сабын белән бары тик салкын суда кулдан юарга киңәш итәбез. Кер порошоклары нәфис тукыманың сыйфатын боза. Күкрәкчәне суда биш минуттан да артык чылатып торырга ярамый. Кул белән юмаган очракта, тишекле кер капчыгына салып, машинада сак режимны сайларга кирәк. Борып сыгарга ярамый, «оя»сы җимерелә. Иң яхшысы – сөлге белән киптерү. Шулай ук батареяларга да элмәгез. Югары температурада күкрәкчәләрнең эластиклыгы юкка чыгачак. Юганнан соң күкрәкчәне үтүкләмиләр.

апрель | 2014 | сљембикђ

59

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

Күкрәкчә сайлауның серен ачмакчы булам сезгә. Күкрәк формасы ике типка бүленә: классик һәм яшь күкрәкләр. Классик формалы җәелмәгән күкрәкләргә модельләрнең пластинка куелганнары да, куелмаганнары да килешә. Очлы башлы яки ярым кыйгач җөйле итеп тегелгән модельләр матур күренә, алар блузоннарны һәм изүе түгәрәк уемлы күлмәкләрне матур күрсәтә. Күлмәк уемы V-рәвешле булса, «балконет» моделе отышлырак. Яшьләр формасы — киң күкрәк читлеге, киң җилкә­ ләр, киң җәелгән күкрәкләр. Мондый тип хатын-кызлар еш очрый. Аларга киң пластинкалы ярымтүгәрәк, түгәрәк модельләр әйбәт булачак. Пластинка куелмаган модельләр бик килешеп тә бетмәс, ә менә теләсә нинди уемдагы футболкалар, түгәрәк, ярымтүгәрәк муенлы киемнәр белән барачак. Иңсә аша үтүче киң тасмалы, эченә поролон куел­ ган модельләр мул күкрәкле хатын-кызларга җайлы булачак. Мондый модельләр халык телендә «рюкзак» (биштәр») дип йөртелә. Аларның күкрәк астында пластинка юк, кияр­гә дә бик уңай. Шунысына да игътибар итегез: пластинкалар зур формалы күкрәкләр өчен түгел. Өлкән яшь­тә­геләргә исә форма бирүче модель­ләр түгел, хәрәкәт­лә­ нергә уңайлы, тән суларлык киҗе-мамык тукымадан тегел­ гән күкрәк­чәләр кирәк. Пластинка булса, яхшырак тота дип уйлаган хатын-кызларга моның дөрес түгеллеген, пластин­ калар­ның батып кереп, күкрәкләрдә тирән күгәрек эзләр калдырганын аңлатырга туры килә. Дө­рес сайланган модель генә күкрәктә яхшы утырачак. Җөй­сезләре дә күкрәкне начар тота. Рекламага алданмагыз. Үсмер кызларга эчке киемнәрне сайлауның ника­дәр әһәмиятле икәненә аерым тукталасым килә. Мәктәп яшендәге кызлар, гадәттә, күкрәкне зуррак күрсәтә торган күкрәкчәләр сатып ала. 14 яшьлек таныш кыз, әнә, андыйлар матур дип тора бит әле. Ләкин читтән караганда ул бик ясалма күренәчәк, кыз баланың гәүдә­се белән гармония сакланмаячак. Аеруча җәй көне бу нык күзгә ташланачак. Җитеп килүче кызга зур күкрәк­ләр ничек килешсен инде? Заманында Советлар Союзындагы яшь кызлар пластинкаларсыз мамык күкрәк­чәдән йөргән. Үсмерләр өчен атластан, киҗе-мамыктан булган беренче модельләрне күпләр хәтерлидер әле. Менә шундыйларны кияргә кирәк кызларга. Күкрәкләр дөрес торганда, мускуллар үзләре үк тыгызлана, табигый формасын ала; култык астына да китми, үз урынында кала. Күп хатын-кызлар эчке киемнәрне дөрес сайлый белмичә, күкрәкләренең табигый формаларын боза. Мин аларны үз формаларын белергә, модель һәм үлчәмнәрен ялгышмый сайларга өйрәтәм. 16-18 яшькә күкрәк формасы тәмам формалашып бетә, кызларга инде күкрәк читлегенә туры китереп алынган пластинкалы, поролон, ярым поролон эчлекле модельләр дә ярый башлый. Бүген йөкле ханымнар өчен бала тапканчы һәм бала тапканнан соң кия торган күкрәкчәләр модага керде, аны бала имезүче аналар өчен дип тә әйтәләр.

ХУҖАБИКӘ


ХУҖАБИКӘ

кулларыңнан куан

§ўЙГЕ СУМКА Людмила шактый еллар Качалов исемендәге театрда тегүче булып эшләгән. «Театр мине һәр нәрсәдә матурлык күрергә өйрәтте. Гап-гади әйберләрдән дә сәнгать үрнәге ясарга мөмкин икәнен театрда эшләгәндә белдем. Журнал укучыларга шуны әйтәсем килә: күн, мех ише табигый материаллардан тегелгән бер генә киемне дә чыгарып ташларга ярамый. Аларга тагын бер гомер бирергә була», — ди ул. Шифон, ефәк, бәрхет ише катлаулы тукымалар белән дә эшләргә ярата икән Людмила. «Мин кием теккәндә иҗат итәм». Алтын куллы ханымның девизы бу. Әнә, модасы чыкса да, әле тузмаган күн курткадан бер дигән сумка тегеп куйды ул — кесәләре дә эшкә ярады, эчлеге дә, билбавы да.

Мастер-классны Людмила ГАЛЛӘМОВА үткәрә.

Кирәк:

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

күн куртка. Хәер, башка төрле тукымадан тегелгәне булса да ярый; төрле зурлыктагы һәм төрле формадагы агач сәйләннәр, матур төймәләр, кабырчыклар; тар күн тасма; сумка төсендәге молния замогы; энә-җеп, «Момент» ише җилем.

60

сљембикђ | 2014 | апрель


кулларыңнан куан Эш барышы:

ХУҖАБИКӘ

Озынлыгы – сумканың иңе белән бер буйда, киңлеге 7-8 сантиметр булган кисәкне тар-тар тасмаларга телгәләп (ахырына кадәр кисеп чыгармагыз, тегү өчен 1 см ара калдырыгыз), чуклар ясыйбыз һәм шуны алгы якның «итәгенә» тегеп куябыз. Телә­сәгез, ике арага берәр төрле тасма кыстырып тегеп, кант та ясый аласыз.

Куртканың аскы итәгенә тегелгән билбавын кисеп алабыз. Бу – сумка­ның каешы булачак. Аннан соң куртка­ның эчлеген кисеп алыйк. Анысыннан сумканың эчлеген тегәрбез. Куртканы зуррак өлешләргә аерабыз. Безнең куртканың алгы ягында кесәләре бар. Кесәле бер өлеш сумканың арткы ягы булыр.

Сумканың «авызы» ике кисәктән тегелә. Уртада – молния замогы.

Куртканың арттактасыннан сумканың алгы ягын кисәбез. Аны үзебез теләгәнчә бизибез. Агач сәйләннәр, кабырчык һәм күн тасма менә шуның өчен кирәк иде. Бизәкләрне җилемгә «утыртабыз», ныклык өчен энә-җеп белән дә чәнчибез.

Шушы детальнең бер читенә – сумканың алгы ягы, икенче читенә арткы ягы тегелә. Алгы як белән арткы якны аскы «итәк» буйлап һәм ян-яктан тоташтырабыз. Кант белән тегәргә уйласагыз, ике арага анысын да кыстырырга онытмагыз.

Алгы һәм арткы як бер үк өлге белән киселә

Аскы почмакларын эчке яктан кыйгачлап тегәбез. Сумка өлгесе белән эчлекне кисәбез – алгы як, арткы як. Ал белән арткы якны яняктан һәм астан тегеп тоташтырабыз.

Сумканың ике читенә каешны беркетәбез. Җөе чыдам, нык булырга тиеш. Эчлекнең «авызы»н, күрен­ мәс­лек итеп, кул белән генә сумкага тегеп куябыз. Җәй көне тотып йөрер өчен өр-яңа сумка әзер. Куанычын күрегез.

Күнне бераз нашатырь спирты тамызылган сабынлы су белән чистарталар. Кипкәннән соң аны глицерин яки кастор маенда чылаткан тастымал белән ялтыраталар. Караңгы төстәге күн әйберләрне лимон суты бик яхшы ялтырата. Кыршылып киткән күнне исә әфлисун кабыгы яки глицерин белән ышкырга мөмкин. Хром күнне су һәм серкә катнашмасы белән чистарталар. Кипкәч, күпертелгән йомырка агына аз гына скипидар кушып ышкырга һәм чиста коры чүпрәк белән корытырга кирәк. Яңа гына пешкән кофе түбе дә күн әйберләрне өряңа кебек итә. Ике чәй кашыгы кофе түбен йомшак чүпрәккә салып төйнисең дә, түгәрәк хәрәкәтләр белән

күн өстеннән йөртәсең. Тик бу ысул белән ак күнне чистартырга ярамый. Ак күн өчен иң яхшы ысул – күпертелгән йомырка агы белән сөт катнашмасы. Күн киемдәге май тапларын «Уайт-Спирит» яки бензинда чылатылган мамык кисәге белән ышкып бетерәләр. Язу карасын спирт яхшы чистарта. Ләкин үтә дә сак булыгыз, бу матдәләр күнне бозарга да мөмкин. Күннән тегелгән киемне җылылык приборларына куеп киптерергә ярамаганын беләсездер инде. Алай киптергән очракта күн ярыла, корышып кибә. Юеш күн киемнәрне тәмам кибеп җитми торып кияргә ярамый. Югыйсә ул формасын югалта.

апрель | 2014 | сљембикђ

61

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

КИҢӘШ


ХУҖАБИКӘ

аш-су

Әкияттәге тылсымлы чүлмәк исегездәме? Хәзерге мультиваркалар да нәкъ шул чүлмәкне хәтерләтә. Турадың, салдың — эше бетте. Бераздан килеп карасаң, хуш ис бөркеп утырган итле боткаң әзер. 8 Мартта күп хатынкызларыбыз мультиваркага тиенгәндер. Әйдәгез, шушы тылсымлы чүлмәкнең серләренә бергәләп төшеник әле.

Мастер-классны Лилия ГӘРӘЕВА үткәрә.

ТЫЛСЫМЛЫ Ч°ЛМўКТўГЕ ИТ Кирәк:

(дүрт-биш кешелек гаилә өчен): 1 кг сөяксез ит; 1 кг помидор; 1 баш сарымсак; икешәр аш кашыгы кара һәм яшел зәйтүн җимеше; үсемлек мае, тоз-борыч.

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

Эш барышы:

Итне юка гына итеп зуррак кисәкләргә турыйбыз. Помидорларны дүрткә бүләбез, сарымсакны чистартабыз. Мультиварканы 15 минутка кыздыру режимына көйлибез. Төбенә бераз сыек май тамызып, итне тезеп салабыз. 7 минут кыздыргач, икенче ягына әйләндерәбез. Ике ягы да кызгач, итне тәлинкәгә бушатабыз. Мультиварка казанына помидорларны, зәйтүн җимешен, сарымсак

62

сљембикђ | 2014 | апрель

1

2

3

4

тырнакларын салып, капкачын каплыйбыз һәм 15 минут «Выпечка» режимында пешерәбез. Тәлинкәгә бушаткан итне помидор янына салып, тоз-борыч сибәбез һәм «Выпечка» режимында пешерүне янә 30 минутлап дәвам итәбез. Ит янына яшелчәле дөге пешерик. Язын витаминнар талымлаган организм өчен бик файдалы ризык булыр ул.

Кирәк:

400 г туңдырылган яшелчәләр; стакан ярым озынча дөге; 3 стакан кайнаган су, тоз, үсемлек мае.

Эш барышы:

Мультиварканы кыздыру режимына көйләп, сыек май тамызабыз һәм яшелчәләрне салып, болгаткалап кыздырабыз. Биш минуттан дөгене салып, тоз сибәбез, яхшылап болгатабыз һәм су өстибез. «Крупа» режимында 30 минут пешерәбез.


Ширли Маклейн (24.04.1934) – актриса, язучы. Американың Ричмонд шәһәрендә туа. Әтисе – профессор, әнисе драматургиядән дәресләр бирә. Актер һәм режиссер Уор­рен Биттиның бертуган апасы. Кечкенәдән балет мәктәбендә шөгыль­ ләнә. Әмма балигъ булгач, эстрада биюләренә тартыла. Нью-Йоркка күчеп килеп, Бродвейда биюче булып эшли, аннан соң актерлык карьерасын үстерүгә керешә. Беренче мәртәбә Альфред Хичкок­ның «Неприятности с Гарри» фильмында уйный. «Язык нежности» фильмындагы Аврора Гринуэй роле өчен – «Оскар», «Коко Шанель» филь­ мында төп геройны башкарганы өчен аңа «Алтын глобус» премияләре тапшырыла.

дӘ кабынган йолдызлар

Россия

Наталья Дурова (13.04.1934–27.11.2007) – СССРның халык артисты, хайваннар өйрәтүче, язучы. Мәскәүдә туа. Атаклы цирк артистлары Дуровларның өченче буын вәкиле. Дүрт яшеннән үк циркта чыгыш ясый башлый. Белеме буенча ветеринар. Сугыштан соң А. М. Горький исемендәге Әдәбият ин­ ститутын тәмам­лый. Хайваннар турында, үзенең эшчән­ле­ге хакында берничә китап яза. Натальяны, хайваннарның телен белүче ханым, диләр. 1978 елда Наталья Дурова бабасының мирасына – «Уголок дедушки Дурова» театрына хуҗа булып кала. 1979 елда ул «Театр зверей имени В. Л. Дурова» дип үзгәртелсә дә, хәзер кабат элеккеге исемен йөртә.

апрель

Зәйнәп Камалова (16.04.1899–12.02.1977) – актриса. Казанда туа. Әтисе – Галиәкбәр, әнисе – Мәүгыйзә. Милләтебезгә атаклы шәхес­ ләр биргән нәсел бу. Зәйнәпнең абыйлары Габдулла Камал I, Габдрах­ман Камал II, Галиәсгар Камал – татар театр сәнгатенә нигез салучылар. Алар йогынтысында үскән кызның да театр белән мавыгуы бер дә гаҗәп түгел. Әстерхан, Ташкент театрларында тәҗрибә туплап, 1946 елда Зәйнәп Татарстанга әйләнеп кайта. 1946 елдан 1962 елга кадәр Татар күчмә театрында эшли. Башкарган роль­ләренең кайберләре: «Яшел эшләпә»дә – Камилә (К. Насыйри), «Үлмәс җыр»­да – Морозова (Р. Ишморат), «Башмагым»­­да – Фәхрия (Т. Гыйззәт), «Аллан семья­сы»н­да – Бикә (Г. Мохтәров) һәм башкалар. 1957 елдан – ТАССРның атказанган артисты.

Татарстан

БЕЗНЕҢ КАВЕМ

Чит иллђр

КУЧКАР. Катлаулы ай. Үзегезгә карата кемнеңдер басымын тоярсыз. Романтик мөнәсәбәтләр кору, карьера үсешен кайгырту өчен нәкъ вакыты. Тиз генә мөһим карар кабул итәргә кирәк булачак. Яңа әйбер сатып алу өчен яхшы ай. ҮГЕЗБОЗАУ. Көчегез кимеп китәр. Сәламәтлегегезне ныграк кайгыртыгыз. Киләчәккә планнар кормый торыгыз, яңа эшләр башлар чак түгел. Ай ахырына таба җиң сызганып эшләү теләге барлыкка килер. ИГЕЗӘКЛӘР. Ай башында тормышыгызда яңалык көтелә. Эш алыштыру, тормышны үзгәртү өчен бик яхшы вакыт. Ай ахырында мөһим карарлар кабул итми торыгыз. КЫСЛА. Һөнәри белемегезне арттыру белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Моның нәтиҗәсе дә озак көттермәс: карьера үсеше кичерерсез. Ай башында низаг килеп чыгуы ихтимал – сак булыгыз. АРЫСЛАН. Тормышыгызда уңай үзгәрешләр көтелә. Бәягез, дәрәҗәгез артыр. Тырышлыгыгызны җитәкчелек тә күрәчәк. Файдалы килешүгә кул куярсыз. Бу ай – җиңүләр ае. СӨМБЕЛӘ. Киеренке ай булырга охшый. Үзегезне саклагыз, таныш булмаган кешеләр белән аралашмагыз. Зур күләмдә финанс чыгымнары көтелә. Ай ахырына таба сезгә дә уңыш елмаер. БИЗМӘН. Ял итеп алырга кирәк. Аеруча – айның беренче яртысында. Эш качмас. Бәхәсләрне, инициатива күрсәтүне башка вакытка калдырып торыгыз – хата җибәрү ихтималы бик зур. Ай ахырында шактый зур күләмдә акча кереме көтелә. ЧАЯН. Уңышлы ай. Нәрсәгә тотынсагыз, шуны булдырырсыз. Ай башында кемнеңдер ярдәмен тоячаксыз. Элеккеге танышлык белән ниндидер бер юридик мәсьәләне хәл итәрсез. Акча ягына килгәндә, бу айда керемнәргә караганда, чыгымнар күбрәк. УКЧЫ. Язмыш бөтен яклап сынаячак. Кайгырмагыз, авырлыкларны җиңеп чыгарсыз. Ниндидер бер мөһим мәсьәлә хәл ителер. Ай ахырында сезгә файдалы булырдай кеше белән танышырсыз яки элеккеге дустыгызны очратырсыз. КӘҖӘМӨГЕЗ. Тынычлап ял итәргә иртәрәк. Эшегездә яки бизнесыгызда үзгәрешләр көтелә. Дошманнарыгыз да йоклап ятмый, зыян салырга җай гына көтеп тора. Җитәкчелек белән низаг килеп чыгарга мөмкин. Ай ахырында кемнеңдер бик зур ярдәмен тоярсыз. СУКОЯР. Шикле кешеләрдән, төрле кыек эшләрдән читтәрәк торыгыз. Хәзергә сезгә тынычлык кирәк. Үзегезгә әллә никадәр йөкләмә алмагыз. Эшегездә зур уңышлар көтелми. Ай башында акчаларыгыз саегып китсә дә, ай ахырында бу мәсьәлә сезне борчымас. БАЛЫКЛАР. Бик уңышлы ай. Көчегез ташып торыр. Максатыгызга ирешерсез. Соңгы вакытларда борчып торган проблемадан котылырсыз. Әллә нинди катлаулы бәхәсләрдән дә җиңүче булып чыгарсыз. Командировкалар көтелә. Чыгымлы ай, акчагызны чамалабрак тотыгыз.

йолдызнамә

кабынган йолдызлар

май


СЂНГАТЬ

рәссам сәхифәсе

ЯЗ ГӨЛЛӘРЕ

АРАСЫНДА

Т

атарстанның атказанган сәнгать эш­леклесе Эвелина Бусова күргәзмә­ сендә мин үземне яз гөлләре арасы­ на килеп кергәндәй хис иткән идем. Картиналардагы ландыш, сирень, шомырт, миләүшә чәчәкләреннән баш әйләнерлек хуш ис бөркелә сыман. Ап-ак, фирүзәзәңгәр, күз иркәләрлек чиста яшел төсләр җанны җай гына тибрәтә. Аңлатып булмастай сөенечкә төренеп, рәссамның якты, җылы дөньясында хозурланасың. Кар сулары челтерә­вен­нән, тал песиләреннән, язгы уянудан, болынга сибел­гән сап-сары тузганаклардан салмак кына ромашкалы җәйгә, мең балкышлы көзләргә күчәсең. Анда инде әбиләр чуагы, яфраклар яңгыры. Бу нинди тылсымлы рәссам соң? Акварель һәм майлы буяулары, салкын һәм җылы төсләре берсен-берсе тулыландыра, баета. Салават кү­пере төсләрен мең төсмердә уйнатып, башкаларга өлә­шер­гә әзер сыман ул. Менә, үзе дә! Зәңгәр диңгез дулкыннарын хәтерләткән кофтасы, итәгендә дә шул төстә­ге чәчәкләр (кием дизайнын үзе уйлап таба, чигеп, бәй­ләп бизи икән!), бүлмәсендәге куе зәңгәр ирислар, хәтта декоратив мендәрендә дә шул ук төс! Мин бер мәлгә диңгез стихиясендә калам. Ул сөйләгән­нәр­дән рәссамның иҗат юлы күз алдыннан уза. Пермь краеның кечерәк кенә Чёрмоз шәһәрендә туган Эвелина Борисовна табигате белән иркенлеккә, киңлеккә омтылып үскән. Балачагында Влади­мир Кузин дигән талантлы остаз очрап, кыз күңе­лендә ялтырап кабынган

64

сљембикђ | 2014 | апрель

салават күпере төсләрен акварель буяулар ярдәмендә кәгазьгә төшерергә өйрәт­кән. Тик алга таба укуын кайда дәвам итәргә икән: Сверд­лов­ски­дамы, Казандамы? Эвелина, ике дә уйлап тормыйча, Казан сәнгать учили­ щесын сайлый. Виктор Куделькин, Татьяна Зуева, Лев Потягунин? Әнәс Тумашев кебек рәссам­нардан дәресләр алу. Борис Майоров иҗатына мөкиббән булып, аның йогынтысында язылган беренче картиналар. Атаклы акварель остасы Гайшә Рахманку­лованы кумир итеп, иҗатта эзләнеп йөргән чор. 1973 елда И. Е. Репин исемендәге Ленин­град дәүләт сынлы сәнгать, скульпту­ ра һәм архитектура институтын тәмамлый. Эвелина мәхәббәтен дә үз арасыннан таба: училищеда бергә укыган сабакташы Хавадис Гыйма­зет­диновка кияүгә чыга. Яшь гаилә Әлмәткә барып урнаша. Килә­чәктә әти-әнисе кебек талантлы рәссам булып китәчәк улла­ ры Василий да шунда туа. КамАЗ төзе­лешләре шау­ лый башлагач, Эвелина Чаллыда иҗат итә башлый. Акварель пейзажлар, портретлар, натюрмортлар оста­ сы булып таныла. 1980 елдан – СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Бөтен­россия, төбәкара, халыкара күргәзмә­ләрдә уңыш казана. Эшләре Татарстан Сынлы сәнгать музее, Картиналар галереясы коллекциясендә һәм Чаллы­дагы тарих музеенда гына түгел, алар дөнья буйлап таралган! Эвелина Бусова картиналарын яратып, Франция, Германия, АКШ, Кытай, Төркия, Һиндстанга кадәр алып киткәннәр... Суфия ХӘМИТОВА




Turn static files into dynamic content formats.

Create a flipbook
Issuu converts static files into: digital portfolios, online yearbooks, online catalogs, digital photo albums and more. Sign up and create your flipbook.