Suumbike 3 2014

Page 1



љй гомерне, сљй халыкны, сљй халыкныћ дљньясын!

2’2014

«Сөембикә» 2014

1926 елдан башлап «Азат хатын» исеме белђн чыкты. 1991 елда «Сљембикђ» итеп њзгђртелде. Хатын-кызларныћ бљтентатар айлык иќтимагый-сђяси џђм ђдђби-нђфис журналы 1913–1918 елларда чыккан «Сљембикђ» журналыныћ дђвамчысы. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендәге күзәтчелек буенча Федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) 2011 елның 23 мартында «Сююмбике» дип теркәлгән. Теркђњ таныклыгы ПИ № ФС 77-44363

2007, 2008, 2009 елларда журнал Россия матбугатыныћ Алтын фондына кертелде. Язмалар авторныћ тулы адресы књрсђтелеп, паспорт мђгълњматлары, пенсия иминияте таныклыгы, ИНН таныклыгыныћ ксерокс књчермђлђре белђн бергђ ќибђрелгђндђ генђ кабул ителђ.

16+ Гамәлгә куючы: «Татмедиа» ачык акционерлык ќђмгыяте Казан, Академия урамы, 2.

Директор-баш мљхђррир Лђйсђн Р фикъ кызы ЮНЫСОВА

Гамђлгђ куючы: «ТАТМЕДИА» ААҖ

Кђгазь форматы 60х901/8. Књлђме 8 басма табак.

Редколлегия: Нурия Беломоина, Зилә Вәлиева, Нәбирә Гыйматдинова, Эльмира Зарипова, Кадрия Идрисова, Сәрия Сабурская, Айрат Сибагатуллин, Иркия Төхвәтуллина, Розалина Шаџиева, Гөлназ Шәйхи.

Дизайн-макет: «ASAFIN GROUP»

Басарга кул куелды: 3.02.2014 ел. Заказ А-200. Тираж 8771.

Редакциянең гомуми телефоны Директор урынбасары Рәмзия Кашапова Баш мљхђррир урынбасары Гљлнур Хђсђншина Ќаваплы сђркатип Лариса Маликова Баш бухгалтер Любовь Зонина Әдәби мөхәррир Эльмира Закирова

Бњлек мљхђррирлђре: Мђдинђ Авзалова Лилия Гәрәева Роза Камалетдинова Асия Юнысова Фотокорреспондент Газинур Хафизов Корректор Фирдђвес Исмђгыйлева Гамђли хезмђткђрлђр: Нђфисђ Ђскђрова Илдар Фђизов

222-09-77 222-09-78 222-09-78

222-09-80

Кулъязмаларга бәя бирелми, алар кире кайтарылмый. Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин. Рекламалар аны бирүчеләр җаваплылыгында.

Тышлыкта: Фирая Юнысова Фото: Газинур Хафизов

Редакция адресы: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2 нче йорт. www.syuyumbike.ru E-mail: suyumbike@telebit.ru тел./факс: (843) 222-09-77 Язылу индексы: 73002 Нәшер итүченең адресы: Казан, Академия урамы, 2, ААҖ «Татмедиа».

Журналда полиграфия кимчелеге булган очракта нђшриятныћ техник контроль бњлегенђ мљрђќђгать итегез. Тел.: 519-44-61. Журналны тарату мђсьђлђлђре белђн абунђчелђр – ќирле элемтђ бњлегенђ; элемтђ бњлеклђре – нђшриятныћ газетажурнал экспедициясенђ (420066, Декабристлар урамы, 2 нче йорт. Тел.: 562-10-66) мљрђќђгать итђ ала. Банк реквизитлары: Филиал ОАО «Татмедиа» «Редакция журнала «Сююмбикэ» р/с 40702810700000005657 к/с 30101810100000000815 в АИКБ «Татфондбанк» г. Казань ИНН 1655144950 БИК 049205815 КПП 165802002 Редакциянең язмача рөхсәтеннән башка материалларны «Сөембикә»дән күчереп басу тыела. «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нђшрият комплексында басылды. Казан, Декабристлар урамы, 2. Сату бәясе – килешү буенча.


КАВЫШУ-АЕРЫЛЫШУЛАР... Корган гаиләләребез тотрыклымы? Үзебездә, башка илләрдә хәлләр ничегрәк? Аерылышучылар саны һаман арта бара икән. Һәм бу – гомуми тенденция. Әмма никахлашучылар саны да кимеми. Парлар Россиядә дә, АКШта да кавыша тора, таркала тора. Ә Литвада никахлар да, аерылышулар да аз. Франциядә менә хәлләр күңелсезрәк – бар күрсәткечләр буенча да тискәре динамика... Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе мәгълүматлары буенча, 2013 ел­да республикабызда 33580 пар никахлашкан. 2012 ел белән чагыштырганда, 408 парга күбрәк бу. һәр бишенчесе – катнаш никах. 198 пар балигълык яшенә җиткәнче никахлашкан. 18 яшькәчә кәләшләр саны – 190, кияүләр – 17. Аерылышучы парлар саны 2013 елда артып, 15696 очрак теркәлгән. 2012 ел белән чагыштырганда, Казанда алар 0,6% ка, республика районнарында 6% ка арткан. Чаллыда исә 9% ка кимегән. 1000 кешегә исәпләнгән күрсәткечләр буенча иң аз аерылышучылар – Актаныш, Чүпрәле, Балтач районнарында. Иң зур үсеш – Түбән Камада (5), Ютазыда (4,9), Әлмәттә (4,6).

НИКАХЛАШУ

1000 кешегә исәпләгәндә (2013 ел)

1,5%

+23%

15%

-11% -43%

7,7

5,7

-16%

4,2

5,7

Россия

5,9

6,9

8,5

8,8

8,8

7,1

1,9

2,1

4,9

4,1

4,5

4,2

2,8%

20%

АЕРЫЛЫШУЛАР

1000 кешегә исәпләгәндә (2013 ел)

3,6

2,1

2,2

2,1

+15%

=

0%

Татарстан

+13%

7%

-14%

28% Башкортстан АКШ

Япония

Франция

Мексика

Израиль

Литва

Россия

Татарстан

Башкортстан Мордовия

6%

БАЛА ТУУ

1000 кешегә исәпләгәндә (2013 ел)

18% Казакъстан

14

8,3

12,6 19,3 19,7 9,1

12,6 15,0 14,8 10,2

2013 елда республикада 57214 сабый туган. Шуларның 29408 е – малай (51,4%), 27806 сы – кыз (48,6%). Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Алабугада, Түбән Камада, Кукмарада балалар күбрәк туган. Соңгы елларда икенче, өченче бала туулар да артып киткән. Шул ук вакытта 10496 бала (яңа теркәлгәннәрнең 18% ы) тулы булмаган гаиләләрдә туган. Әмма шунысы сөендерә: җаваплылыктан качмыйча, үзләрен әти дип танучы ирләр саны 287 кешегә артып, узган елда 7701 гә җиткән. 2013 елда уллыкка (кызлыкка) 481 бала алу теркәлгән. Бу – 2012 ел белән чагыштырганда 12% ка күбрәк. 2013 елда туган малайларга – Әмир, Тимур, Артем, Кәрим, Кирилл, Максим, Данил, Камил; кызларга Арина, Виктория, Милана, Суфия, Азалия, Әминә, Ралина, Самира исемнәре кушылган. Уклар соңгы 15 елдагы үзгәрешләрне күрсәтә.

8%

69% АКШ

КАТНАШ НИКАХЛАР чит ил кешеләре белән башка милләт кешеләре белән


Баш мјхІррир сЅзе

Х

ыянәт. Ничә гаиләне чәлпәрәмә китергән, ничә йөрәккә төзәлмәслек яра салган алдау-алдану. Ватанны саклаучылар бәйрәмендә ир-егетләребезнең гаярьлегенә сокландырган, гашыйклар көнендә икеләнүсез мәхәббәтне зурлаган февраль аенда моның турында сөйләшү дөрес тә түгелдер. Әмма узган саныбызда китерелгән куркулар рейтингы үзебезне дә уйландырды. Якын кешебезнең хыянәте безне бик аз борчый икән. Бер карасаң, әйбәт фал бу: шикләнмичә, начарын көтмичә, бер-беребезгә ышанып карыйбыз дигән сүз. Икенче яктан, замана белән бергә хыянәткә мөнәсәбәт тә алышынып бара икән ләбаса – бу темага эзләнгәндә тап булган статистика саннары шул хакта сөйли. Ирләрнең читкә «йөреп алуы» беркемне дә шаккаттырмый – сабыр татар хатыны гаилә бәхете хакына моны күрмәскә-сизмәскә дә өйрәтелгән. Шул ук вакытта хатын-кызларның ир затларыннан бәйсезлеге, мөстәкыйльлеге аларның психологиясен дә шактый үзгәрткән бугай – ирләрнеке ягына. Бүгенге тәвәккәл ханымнар башка кеше белән якынлыктан курыкмый гына түгел, ә еш кына инициативаны да үзләре күрсәтә. Озын-озак мөнәсәбәтләрне дә инде бик кирәксенми – вакытлы роман, бер тапкырлык «бәйрәм якынлыгы» яшәргә ашыккан эшлекле хатын-кыз тормышында табигый күренеш. Зур шәһәрләрдә хатын-кызлар зина кылуга күпкә җиңелрәк карый. Парлы, гаиләле булу да тормыш даирәсе – һәм аның белән бергә фикер йөртүе дә – киңәйгән нәфис затларны яңа мөнәсәбәтләрдән тыеп кала алмый хәзер. Үзем укыган башка басмалар китергән илкүләм саннарны сезгә дә җиткерәсем килә. Хыянәтчеләрнең күпчелеге бер яки берничә югары белемле, 30 яшьтән 43 яшькәчә хатын-кызлар икән. Эшләүче хатын-кызлар ешрак хыянәт итә, ирләреннән күбрәк акча алганнары бигрәк тә. Эш акчада да түгел – хезмәттәшләре белән уртак мәнфәгатьләре күбрәк булу, вакытының төп өлеше алар белән узу сәбәп моңа. Шулай итеп, хыянәтнең 73% эштә кылына. Бүгенге хатыннар ирләренә хыянәт итү турында бергә торуның инде өченче елында уйлана башлый, дүрт елдан соң алар бу ниятләрен тормышка ашырырга әзер (элек мондый уйлар яра­туга сусаган ханымнарның башына унбишенче елга гына килә башлаган). 65% хатын-кыз һәм 68% ир-ат хыянәтне гаилә эчендәге проблемалар белән аңлата. Хыянәтче хатыннарның 45% ын бу адымга гашыйклык этәрә, аларның 49% сөйгәне хакына гаиләсен ташларга да әзер (ирләрнең исә 4-5% гына мәхәббәт дип, җылы оясын калдыра). Шунысы үзгәрешсез калган: ирләр хатынкызның хыянәтен һаман да авыр кичерә: белгәч, күбесе аерыла, 4-5% ы инфаркт ук ала. Шул ук вакытта хыянәтче хатын-кызны фаш итүче төп нәрсә – гаеп хисе икән (хатынкызларның 21% гына сөяркәсеннән килгән smsларны бетерми калдыра, ирләрнең исә 50% ы шуларда тотыла). Юк-барга ачу килү яки, киресенчә, бар нәрсәгә ризалашу, бәхәскә көчен сарыф итәсе килмәү дә хатынның хисләре башкада икәнен белгертә. Кулыннан телефонны төшермәү яки компьютер янында озак утыру шикләндерә ала. «Бу афәт белән нишләргә?» дигән сорауга җавапны хатын-кыз хыянәтенең сәбәпләрендә эзләргә кирәктер. Әлбәттә, гормональ фонның да тәэсире бар (эстроген күбрәк булган саен хыянәт куркынычы югарырак), генетиканың да катышы юк түгел икән (димәк, матур гаиләдә үскән балаларның бәхетле тормыш кора алуларына өмет күбрәк). Ләкин төп сәбәп – гаиләдә хатын-кызга игътибар, соклану, көчле кичерешләр, эмоцияләр җитмәү. Шуңа да хатынкызларның хыянәт итү пигы – 30-38 яшь: бу аларның үз-үзен түбән бәяли башлавы белән бәйле. Мәңгелек хуҗабикә образыннан вакытлыча булса да чыгып торып, үзен ымсындыргыч, гүзәл итеп хис итәсе килү этәрә, гадәттә, хатын-кызны читләр кочагына. Мөмкинлекләр күбәйгән саен үртәлү, үрсәләнү дә ныграк: уңып беткән тормышыннан бизеп, яше узып барган хатын-кыз яңа хисләр, өр-яңа тормыш татып калырга ашыга. Һәм еш кына төссез, әмма бәрәкәтле гаилә бәхетеннән үзе теләп ваз кичә. Китап кибетендә күптән күзем төшеп йөргән «Пятьдесят оттенков серого» дигән бестселлерны миңа ирем укымаска киңәш итте. «Начармыни?» дигәч, «Артык әйбәт. Аны укыгач, танышымны хатыны ташлаган», – дип шаккаттырды. Мин исә: «Тормышым соры булмаса, куркыныч юктыр», – дидем. Гомерлеккә дип сайлап алган парларыбыз белән бергә уздырган көннәребезне-елларыбызны бергәләп бизәргә өйрәнәсе бар. Һәр мизгелебез якты, бәхетле, кабатланмас булырлык итеп. Ләйсән ЮНЫСОВА


БЕЗНЕҢ ТЫШЛЫКТА

ЧАТЫР-ТАУНЫҢ ЧАЯ КИЛЕНЕ Л. Гәрәева

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

8

КАЙГЫ БИШЕГЕ

24

20

М. Авзалова

АЙДАР+ ГӨЛНАЗ А. Юнысова

12

ТАТАР ДЉНЬЯСЫ

ТАРИХНЫҢ ЮК АНЫҢ НОКТАСЫ... Г. Сафиуллина

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

28 МИН – СУД ПРИСТАВЫ Г. Салихҗанова

4

сљембикђ | 2014 | февраль


Э Ч Т Ђ Л Е К ШУЛАЙ УК:

МӘДӘНИ ТОРМЫШ

36

ЧЕЛТӘРДӘ АДАШКАН БӘХЕТ

16

МИН СИНЕ «ИШЕТМИМ» В. Сөләйманова

ӘТИ БЕЛӘН МАЛАЙ

18

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

К. Кара

ЯШӘЕШ

42 БУЫННАРНЫ ЯШЬТӘН САКЛА

ИЯСЕЗ ШАТЛЫК Э. Закирова

КӨТЕП ҮТКӘН ГОМЕР... Р. Камалетдинова

52

54

ЏЂР САНЫБЫЗДА:

48

МЕНӘ ШУНДЫЙ ФӘЛСӘФӘ Г. Хафизов

БЕЗНЕЋ ПОЧТА

6

ДЉНЬЯ ГАМЕ

23

ФОТОРЕПОРТАЖ

32

ШИГЪРИЯТ

34

РӘССАМ СӘХИФӘСЕ

64


1 2

ечем. н е к ү к е л р е м о Г мәт. р ө х – е б ө т Хезмәт ышлар сиңа, ң У 3 Газинур!

Оныгымны армиягә озатып кайтышым иде, әллә нәрсәгә генә почтага керәсе иттем. Почта гөр ки-

леп тора: абунәчеләр көне икән. «Сөембикә»леләр дә килгән. Оныгымны сагынып моңланганда бер иптәшем булыр, дип, журналга язылдым.

Мин 1937 елда Азнакай районында тудым. 1955 елда кияүгә чыгып, Кыргызстанга китеп бардык. Беренче кызым гарип булып туды. Тугыз ел кашыктан ашаттым. Аннан бакыйлыкка күчте. 1961 елда кызым Нурияне таптым. Сөеп кенә үстердем мин аны. Ул да, әнием, дип, өзелеп тора торган иде. Бераздан кабат туган якларга күченеп кайтасы иттек. Ләкин монда мине коточкыч авыру сагалаган икән. Үпкә чире таптылар. Озын-озак Казанда шифаханәдә яттым, бер үпкәмне алдырырга туры килде. Сәламәтләнеп үз йортыма кайтсам, миңа чахоткалы хатын кирәкми, дип, ирем бергә яшәүдән баш тартты. Алайса, мин китәм, болай мәсхәрәләнеп яши алмыйм, дип, кием-салымымны җыярга керештем. Сыңар күлмәгеңне дә бирмим, дип, ирем бөтен булган нәрсәмне мичкә тутырып ут төртте. Күз алдымда барлык тормышым дөрләп янды. Кышкы салкында бер кат юка күлмәк белән туганнарыма барып сыендым. Дәүләт минем кебекләргә ул чакта аерым фатир бирә иде, фатирга чыктым. Кызымны интернат-мәктәпкә урнаштырдым. Тора-бара җаным үз иткән бер кеше белән кушылдым. Ә беренче иремнең үпкәсендә яман шеш булып, бик тилмереп үлде.

6

сљембикђ | 2014 | февраль

Тормыш акрын гына алга барды. Эшемдә дә хөрмәт итәләр, яраталар иде. Кызым Нурия соңарыбрак булса да кияүгә чыкты. 1994 елда уллары Азат туды. Озакламый икенчесен алып кайтырга ниятләделәр. Аларның бәхетенә куанып яшисе дә яшисе иде әле. Әмма... Кызым вакытыннан алда бәбиләде. Хастаханәгә илтергә өлгерә дә алмый калдык. Игезәкләр! Берсе үлгән, икенчесе исән-сау. «Ашыгыч ярдәм» машинасы кызымны һәм яңа туган сабыйларны хастаханәгә алып китте. Ике яшь ярымлык Азат миндә калды. «Әни, кызыма Ләйсән дип кушарбыз», – диде балам, соңгы тапкыр каерылып карап. Алтмыш яшем тулган куанычлы көнем иде ул. Шул ук көнне кызым Нурияне мәңгелеккә озаттым. Ләйсәнебез бер мәртәбә дә әнисен күрә алмый, күкрәк сөтенең тамчысын да авыз итми калды. Сеңлемнең килене бала имезгән чак. Ләйсәнне ул имезеп торырга булды. Шулай килешеп кенә бетергәч, кияүнең Себердәге апасы кайтып төште. Ләйсәнне үзләренә бирүемне сорый. Ел саен кайтып йөрербез, ди. Чит кан түгел, үз каннары. Балам юклык күрмәс, дип, сыкрый-сыкрый гына ризалаштым. Ләйсәнем белән аерылган көн исемә төшә дә, үкенечтән күңелем телгәләнә. Ник бирдем кызчыгымны? Ник үзем генә үстермәдем? Җиде айлык чагында бер күрүне исәпкә алмаганда, баламны бүтән күрмәдем. Алар аны үз кызлары итеп яздырып, безнең

барлыкны бөтенләй белдермәскә булган. Азат улым зур егет булып үсте. Сеңлесен гел көтеп яшәде. Узган ел улым Себергә барып эшләп тә кайтты. Ләйсәннәргә күрше йортта яшәгән, сеңлесен читтән генә күреп йөргән. Барып, сүз катарга кыймаган. Исән чагымда бер күреп, күкрәгемә кыссам икән кызымны. Уза ла гомерем үкенечтә. Сирена ГАРИФУЛЛИНА. Азнакай.

Ничек тиз узасың син, гомер! Күргән-

кичергәннәрдән бер йомарлам сагыш сыгылып кала да, истәлекләр кала.

Бу истәлегем Асия апам хакында. 4-5 яшьлек чагында бик каты авырып китә ул. Башына каз йомыркасы кадәр шеш чыга, бөтен тәне ут яна. Хәсрәтеннән әниебез сарыларга саба. Карт, сукыр әбиебез генә өметен өзми: апама төрле үләннәр кайнатып эчерә, ниндидер дарулар ясап, шешкә яба. Тирә-юньгә имче дигән даны таралган Шәмсеруй әбиемнең тырышуы бушка китми – апам савыга. Әбием аның башыннан сыйпап: «Бу бала гомере буе кешеләргә шәфкать кылыр», – ди. Аның юраганы юш килә. Мәктәпне тәмамлап, апам Алабуга медицина училищесына укырга керә. Аннан соң Кукмара районы шифаханәсендә эшли башлый. Шушында насыйп ярын очратып, гомерлеккә төпләнеп тә кала. Җизнәбез Мулланур Аксанов белән әлегәчә пар канат булып яшиләр. Уллары Айрат, кызлары Фәния, килен-кияүләр, оныклар белән шаугөр килеп, бәхетле тормыш кичерә-


ни хђле бар, кеше туганым?

1

2

БЕЗНЕҢ ПОЧТА

3

Азнакай

Кукмара

Балтач

ләр. Ни чәчсәң, шуны урырсың дигән гыйбарә бик туры килә Асия апама. Ярдәм сорап килгән берәүне дә кире бормады ул. Көн дими, төн дими – авырулар янына ашыкты. Әнә бүген дә шуларны искә алып сөйли: «Коточкыч буран дулаган бер төндә Саимә апа бәбигә авырый башлады. Кукмарага илтергә кирәк. Хәле иртәгә кадәр көтәрлек түгел. Җитмәсә, кан басымы бик югары. Машина-трактор эзләргә чыгып чаптым. Трактор алдан юл ярып бара, без – аның артыннан. Ярты юлга да җитмәдек, Саимә апа бәбиләде». Алар берара яшәгән Байлангар авылы халкы әле дә хөрмәт белән искә ала аны. Кабат Кукмарага күченеп кайткач та, апам яраткан эшен дәвам итә: 6 нчы тегү фабрикасында, яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгенең физиотерапия бүлегендә эшли. Зәгыйфь балаларның язмышы өчен борчылып, күпме йокысыз төннәр үткәрә. Аякларына басып йөрү бәхетеннән мәхрүм зәп-зәңгәр күзле Настя төшләренә кереп йөдәтә. Тормыш бер мизгелдә үтә дә китә. Апам да инде алтынчы дистәне ваклый. Шулай булса да, яшьләрчә җитез әле ул: намазын да калдырмый, туган-тумачаларның да хәлен белергә вакыт таба. Асия апабыз безгә хәзер әниебез урынына. Без – җидәү! Аз гына авырып китсәк тә, борчу-мәшәкать килеп чыкса да аның янына йөгерәбез. Акыллы киңәшләре белән яшәргә дәрт өстәп җибәрә ул. Тырышлыгына торып-торып таң калам. Олыгаям дип тормады, башта Кукмара мәдрәсәсендә

укыды, аннан Казандагы «Мөхәммәдия»гә укырга керде. Коръән мәҗлесләрендә аның урыны гел түрдән. Бәхетле булу өчен, кимендә, өч нәрсә кирәк, минемчә. Берсе – мәхәббәт. Икенчесе – яраткан эш. Өченчесе – туганнар, дуслар. Бар гомерен яраткан эшенә багышлаган, гомер көзендә балаларының, туганнарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәүче Асия апам – бәхетле кеше. Мөнәвәрә ШӘФИГУЛЛИНА. Кукмара районы, Зур Сәрдек авылы.

Газинур килеп чыкты, хәлемне сорашты да, әле анда кеше бар – буш түгел, диюемә каршы: «Мәдинә апа, Сез авылдан ук килгәнсез, ә ул шәһәрдәге әби, көн саен килә», – дип, миңа ишекне ачты. Аның белән беренче танышу Карадуган урамында булды. Кыска пүләннәр итеп кисеп өелгән утын әрдәнәсе тирәсендә фотоаппаратлы кеше дүртьаяклап мүкәләп йөри. Мин инде аппаратның берәр детале югалган, бу кеше шуны эзли, диеп ярдәмгә киләм. Ә ул: «...бу матурлыкны алып китәм әле», – дип, чәчәкләр арасында тәгәрәп ятучы утын түмәрләрен сурәткә ала икән. Менә шуннан башлап журналның һәр санындагы фотоларны бик яратып карыйм. Сезнең коллектив Газинурның бу хезмәтен аңлый икән дип куандым. Чөнки әлеге фотода ул әнә ничек горур басып тора. Тазасау эшләп йөрсен! «Сөембикә» журналын якын күрүче, анда яратып эшләүче Газинурыгызны саклагыз! Ә мин «Сөембикә»нең бер хәрефен дә калдырмыйча укучы буларак, уңышларыгызга сөенеп, барыгызга да камил акыл, зирәк зиһен теләп, рәхмәтемне белдерәм! Мәдинә ЗЫЯТДИНОВА. Балтач районы, Карадуган авылы.

«Сөембикә»нең юбилей санын кулга алып укый башлауга ук бай хатирәләр күз ал-

дыннан үтә. 100 еллык тарихи материаллар белән танышу бик күңелле.

Ул санның тышлыгын ачуга ук бүгенге коллектив каршы ала. Ә андагы барлык «ханбикә»ләрнең алтын баганасы, аларны матур итеп безгә – журнал укучыларга җиткерүче Газинур әфәнде мәгърур басып тора! Әлеге коллективның һәр журналисты үз биеклегендә, әмма да Газинурыбыздан башка безнең журнал кулдан-кулга күчеп йөрер идеме икән? Тулы бербөтен дөньягызда Газинур әфәнденең булуы нинди зур байлык. Журналның соңгы битендәге язмасы гына да ни тора! Укуы ук күңелле, аның белән эшләве дә җиңелдер. Шулай бервакыт мин журналның баш мөхәррирен күрү теләге белән кабинет ишеге янында таптанып тора идем. Каяндыр

ыларыбыз! быз. ч у к у е л т ә м р Хљ кљтеп кала р а л т а х н ә Сезд Казан, Безнең адреса:р урамы, 2. Декабристлmbike@telebit .ru e-mail: suyu февраль | 2014 | сљембикђ

7


ЧАҢ СУГАБЫЗ

фаҗига

БЕРСЕННӘН-БЕРСЕ КЕЧКЕНӘ ДҮРТ БАЛАНЫ ЯТИМ ИТКӘН БУ ФАҖИГА ТУРЫНДА МЕҢГӘ БЕР БУЛА ТОРГАН ОЧРАК, ДИДЕЛӘР.

КАЙГЫ Мәдинә АВЗАЛОВА

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

Б

БИШЕГЕ

ашта без аның белән елашып алдык. Ап-ак диванга утырып, кара кайгыга баткан ана, әйтерсең, безне күрми дә, ишетми дә. Бөтен күңеле, җаны-тәне белән ул хәзер баласы янында. Мин­зәлә халкын дәррәү күтәргән бу хәлләргә дә әле бер ай гына вакыт узып киткән. «Оныты­лырмы бер?..» – ди күз яшьләренә күмелеп Венера ханым. Ул кызының фотосурәтен күкрәгенә кыса: «Карагыз, нинди матур ул минем», – ди дә «иде», дип, өстәп куя. Зур итеп эшләнгән портреттан үләренә берничә көн кала гына төшереп алган йөкле ханым карап тора безгә. Карашы шундый сагышлы, үзе шундый чибәр-мөлаем.

8

сљембикђ | 2014 | февраль

«Онытылырмы?» – ди. Кая онытылсын инде! Ул аны болай гына әйтә. Бала кайгысы, бала хәсрәте йөрәктән китә торган түгел. Җаныңнан өзелеп төшсен дә, ул – син, синең үзең булсын да... – Күрәчәгемдер, – ди Венера ханым эчтән сызып. – Үземнең дә биш баладан берәү калды хәзер. Ике малаем тугач та үлде, җиде яшьлеге суга батты. Бер кызым – Казанда. Лилиям генә гел үз янымда булды. Инде менә ул да юк. Кызы турында сөйләгәндә ана: «Андый бала булмас», – дип куя. Шулайдыр да. Чәчәк шикелле кыска гына гомерендә холкы-фигыле белән кеше сокландырып яшәгән кыз мәктәптә дә, Минзәләдәге агрономнар әзерли торган техникумда укыганда да һәрьяктан


фаҗига үрнәк куярлык укучыларның берсе була: яхшы укучы, оста биюче, ни кушсалар, шуңа әзер торучы... Ул – «Минзәлә чибәре» бәйгесе лауреаты да... Бик иртә, унсигез яшендә курсташы Руслан исемле егеткә кияүгә чыга. Аннан Чаллыдагы физкультура институтына кереп, аны читтән торып тәмамлый. Шул арада дүрт малай табарга да өлгерә. Олысына хәзер унбер, кечесенә алты яшь. – Бер-бер артлы табарга курыкмаган икән. – Кыз алып кайтасы килде шул, һаман кыз булмасмы диде. – Венера ханым көрсенеп куя. – Бишенчесе белән авырга узгач, икәүләшеп Чаллыга бардык. УЗИдан караганнар да: «Тагын малай, нишләтәсең?» – дип сораганнар. «Әллә ишетте тагын, аягы белән тибеп куйды», – диде кызым шул чагында. «Төшертмим, калдырам», – диде. Күршеләр: «Лилия, җитәр инде, кыз тап», – диләр икән дә, ул: «Алтынчысы, тәгаен, кыз булыр», – дип көлә икән. Ул әле кыз табам дип, алтынчысына барырга да әзер иде. Насыйп кына булмады. Менә бит нинди хәлләр... Керфек очында гына эленеп торган күз яшьләре янә бит алмалары буйлап тәгәри.

«Бәби тапкач, үзем шалтыратырмын»

Өйгә бишенче малай кайта, дип куанышып йөргәндә, вакыйгалар кинәттән көтелмәгән юнәлеш ала. Баласын бер зарланмый күтәргән, үз гомерендә бер генә мәртәбә дә, бер генә чир белән дә авырып карамаган, тудыру сәгате җиткәч, үз аягы белән хастаханәгә чыгып киткән 33 яшьлек сау-таза хатынның үле гәүдәсен носилкада алып кайтып куярлар дип кем уйлаган? Бу хәлгә карата төрле кеше төрлечә аңлатма биргәнгә күрә, без аны алар күзлегеннән чыгып, алар сөйләгәнчә бирергә тырыштык. Үзегез аңлыйсыз, бу ситуациядә вакыйганы һәркем үзенчә фаразлый, һәркем үзенчә бәяли. Венера (Лилиянең әнисе): – Кызымның әйтүенә караганда, тудыру көне 8 декабрьгә билгеләнгән иде. Минзәлә районы үзәк хастаханәсенә шул көнне китте дә ул. «Авырмыйсың бит әле, бәлкем бармассың?» – дип әйтеп тә карыйм. «Килергә дип әйтелгәч, барам», – диде. Бер көннән соң кире кайтарып җибәрделәр. «Мине табиб карады», – ди кызым. Ниндидер укол ясаганнар да, 13 ндә килерсең, дигәннәр. Ул көнне кызым баш авырта, күңел болгана, дип зарланды. Шуннан соң минем белән базарга барды. Безнең икебезгә бер бизнес: вак-төяк белән сату итәбез. Спорт сараенда аэробика түгәрәген дә алып бара иде ул. Тик тормады, тегендә чапты, монда чапты. Вера (кайнанасы): – 13 декабрь... Буранлы ямьсез көн... Иртәнге тугызынчы яртылар тирәсе. Лилия хастаханәгә җыена. «Буранлап тора, әллә бераз көтәсеңме, тулгагың юк бит әле», – дим мин дә. «Барам инде», – диде. Матур кофтасын, яратып кия торган юбкасын киде. «Юбкаңа ничек сыйдың?» – дип гаҗәпләнәм. Корсагы зур иде бит аның. «Сыйдым инде», – ди. Әле генә яңа тун алганнар иде. Шуны киде. Йөкле булса да, матур иде ул. Үлгәч тә, йөз җибәрмәде.

ЧАҢ СУГАБЫЗ

Венера (әнисе): – Мин ул көнне эштә идем. «Кызым, син кайда?» – дип сорыйм. «Мин хастаханәдә инде», – ди. Берникадәр вакыттан соң тагын шалтыратам. «Үзем шалтыратырмын», – диде дә трубканы куйды. Соңгы сүзе булган икән баламның. Көтәм-көтәм шалтыратканын, юк кына бит. Түздем-түздем дә, Казандагы кызыма шалтыраттым. Борчыла башладым, күңелемә ниндидер шом керде. Ул да элемтәгә кереп караган, телефонны алучы булмаган. Аннары, кичке бишенчеләр киткән идеме икән, кодагый: «Лилиябез үлгән»,– дип мине аяктан екты.

Ул эшне беркайчан да яртылаш эшләмәгән. Җиләк җыйса, иң күбе — аныкы, ашарга пешерсә — иң тәмлесе, себерке бәйләсә, иң хуш ислесе — аныкы. Вера (кайнанасы): – Балалар белән бергәләшеп диванда утыра идек. Берзаманны Русланга шалтыраталар. «Сез нәрсә сөйли­ сез?» – дип кычкырып җибәргәч, аңладым – нидер булган. Телефонны куйды да: «Лилия үлгән», – ди улым. Ни эшләгәнен белмичә, яланаяк урамга атылды, кире әйләнеп керде. Каушады, куллары калтырый, озак кына курткасын кия алмый азапланды. Аннан мине, шок хәлендә калдырып, чыгып йөгерде. «Лилиянең гәүдәсе – бер урында, бала икенче урында иде», – дип сөйләде ул соңыннан. Руслан (ире): – Хатыным дип торам, Лилиянең табибы шалтырата икән: «Нык булыгыз, сезгә әле дүрт баланы аякка бастырырга кирәк», – ди. Ишеткәч тә, ышанасы килмәде. Ничек шулай булырга мөмкин? Барысы да әйбәт иде бит. Шуңа безнең күңел тыныч иде. Бишенче баласы, барысы да яхшы булыр, табар, дидек. Хастаханәгә ничек Эшкә керешсә, ирләрдән ким куймаган Лилия киләчәктә Казаннан фатир алу, әнисе белән малайларын калага җибәреп укыту турында хыялланган. Ә шулай да аның иң зур хыялы – кыз бала табу булган.


ЧАҢ СУГАБЫЗ

фаҗига

барып җиткәнемне хәтерләмим. Табиб мине өченче катка менгереп җибәрде. Лилиямнең берүзен бер бүлмәгә салганнар. Ак җәймә аша кызыл кан саркып тора. Берәр сәгать янында утырдым да, баламны эзләп, беренче катка төшеп киттем. Ул да ялгызы бер өстәлдә ята. Ачып күрсәттеләр. Үзе шундый зур (4,800 килолы туган), үзе шундый матур. Лилиям гел: «Ул шундый матур, ул шундый әйбәт», – дип, эчен сыйпый торган иде. Чыннан да, матур булган улыбыз. Без аңа Наил дип, исем кушарга да өлгергән идек инде. Аннан мин аларны Чаллыга – моргка озата бардым. – Ничек тәрбияләрсез, ничек үстерерсез инде? – дип, әти кешене жәлли башлыйм, ә ул: «Үстерермен, – дип, кырт кисә, – бер ун елдан килеп карарсыз менә...» Руслан безнең янда озакка калмый. Ул эшкә җыена. Аның үз фермер хуҗалыгы – 100 гектар җире, терлеге, фермасы бар. Аңа ничек тә тормышны алып барасы, балаларын карыйсы бар. Ул тиз генә икенче каттагы бүлмәләрнең берсендә уйнап утырган төпчеге янына кереп, аның хәлен белешә, нидер сораштыра да, шул арада безнең белән хушлашып, күздән югала. – Лилия үлгәннән бирле сакал-мыегын кырмый. Без елыйбыз да елыйбыз. Ә ул үзенчә, ирләрчә кайгыра. Безгә күрсәтми. Кайчак: «Ярый әле балаларым бар», – дип кенә куя, – ди әнисе.

«Балаларым миңа яшәргә көч бирә, — ди Руслан. — Ярый әле, алар бар».

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

Дүрт малайның өчесе көрәш секциясенә йөри. Мәктәптә гел «дүртле», «бишле» билгеләренә генә укыйлар. Малайлар үзара бик тату. «Олысы ни булганын аңлый инде, – ди Венера ханым. – Кечеләрен карый, юата белә. Бәләкәче әнисен бик сагына. «Әни янына барасым килә», – дип үзәгемне өзгәли. Әле беркөн чирләп алды. Температурасы күтәрелде. Тегеләй итеп карыйм, болай итәм, әниең булса, шундук җаен табар иде, дим. Әнисез бик авыр булыр аларга. Әнине беркем алыштыра алмый. Бигрәк тә Лилия кебекне». Әйе, бигрәк тә Лилия кебекне. Кайсыбыз әле бәби табарга бер ай кала, корсагыбыз борынга җиткән килеш, кеше баласын кайгыртып йөри. Ә ул менә йөргән. Сигез Президент Рөстәм Миңне­ханов катнашында узган Татарстан Сәламәтлек сак­лау министр­лыгының йомгаклау кол­легия­сен­дә табибларның пациентларга карата мөнәсәбәтен тамырдан үзгәртү кирәк­леге турында аерып әйтелде. «Ва­кы­тында тиешле медицина ярдәме күрсәтел­мәү­нең һәр очрагы аерым тикшерелер­гә, катгый чара күрелергә тиеш», – диде министр. Илбашыбыз шулай ук медик­лар­ның битарафлыгына игътибар итәргә өндәде.

10

сљембикђ | 2014 | февраль

айлык авыры белән Минзәләдә яшәүче авыру балага операция өчен акча кирәк, дип, Чаллыга кадәр барып җиткән. Урамда тартма күтәреп торган йөкле хатынны күргәч, үткән-сүткән кеше туктап калган. – Шактый җыелган иде, – дип искә ала кайнанасы. – И-и, сөенеп кайткан иде шул вакытта. Авырлык килмәсен, йөгең бик зур бит инде, дим. Ә ул: «Миңа нәрсә булсын, мин тәртиптә...» – ди. Лилия чыннан да үзен яхшы хис итә иде. Идән буйлап биеп китәргә дә күп сорап тормый иде. Чү! – дибез. Ул көлә генә. Ул һәр эшне җиренә җиткереп башкарган. «Ишекләрне ачтыра, кеше белән сөйләшә белә торган иде, – дип дәвам итә Венера ханым. – Шушы урамга да газны артыннан ул йөреп керттерде. Йорт салганда төзелеш материаллары артыннан үзе чапты, төзүчеләр белән дә үзе сөйләште, үзе салдырды да». «Әнә ничек рәхәт безгә синең белән, әни. Мин сине шундый яратам, бер генә көн күрми торсам да, сагынам», – дия торган булган Лилия. Ике сүзнең берендә: «Үлә генә күрмә, әни, исән генә була күр!» – дип кабатлаган. Ә рәхимсез язмыш башкача хәл иткән. Ни өчен шундый сынаулар аларга? Нәрсә булган? Зарланмаган, авырмаган. Соңгы көнгәчә базарда әнисенә әйбер сатарга булышкан. Тынгылык бирмәгән сорауларыбызга җавап эзләп, район үзәк хастаханәсенең ишеген ачабыз.

Яшен тизлегендәге үлем

Безгә баш табиб Павел Стоногин кирәк. Төзүчеләр янында икән. Бераз көтәргә кушалар. Бу хәлләрне бөтен нечкәлеге белән белсә, ул белер, аңлатса, ул аңлатыр. Көтәбез. Коридор буйлап каршыбызга килгән ир кешенең биредә хуҗа булуын күңелебез белән тоеп: «Без – сезнең янга», – дибез. Ул безне өстәл янына чакыра. Сүзне ерактан башлыйбыз. Баш табиб безгә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының хастаханәгә 20 миллион сум акча бүлеп бирүе, инде шактый эшләрнең эшләнүе, яңа медицина аппаратуралары кайтарылуы хакында сөйли. – Кадрлар мәсьәләсеме? Кадрлар җитешсезлеге һәркайдагыча, аларда да бар. Бала табу бүлегендә дә шулай. Медицина персоналы, табиблар биш ел саен белем күтәрү курсларында укып кайта. Шунсыз булмый. Медицина – көн дә бер яңалык­

Чаллыда булган яңа туган балаларны алмаштырып бирү очрагын һәм гаеплеләрнең бу вакыйгага исе китмәвен медицина хезмәткәрләре­нең кешегә, үз җаваплылыкларына ваемсыз карау билгесе дип бәяләде ул. Табиб­ларга чират күплеген дә хәл итү юлларын эзләргә кушты. Искергән полик­линикаларны өр-яңадан торгызу, авылларда фельд­шерлыкамбулатория пунктлары салу – болар да иң мөһим бурычлар­ның берсе.

Медицина тармагында хәлләрне үзгәртү өчен иң башта табибларның хезмәт хакын күтәрергә кирәк дигән фикергә киленде. Сәламәтлек саклау системасында 600 вакансия бар икән. Табиблар, кайда акча күп, шунда – хосусый клиникаларга китә. Быел 200 белгечкә торак сатып алу өчен яртышар миллион сумлык грант биреләчәк. Районнарда медицина кадрлары кытлыгын шул рәвешле хәл итеп булыр дип көтелә.


фаҗига

Былт­ыр Татарстанда 56517 бала ту­ган. 2012 ел белән чагыштырганда бу 1179 га күбрәк. Яңа туган балалар арасында үлем-китемнәр артмый. Әмма бала табу бары тик махсус үзәк­ләрдә генә дип күрсәтелгән хатын-кызлар, җитлекми туган балалар саны арта. Соңгы биш елда республикада туган балаларның 36% гына сәламәт туган дип бәяләнә ала. РФ Хезмәт министрлы­гының Татар­стан буенча медик-социаль экспер­тизасы баш бюросының

дип тә уйлыйм. Бәлкем, аңа авырлы килеш күбрәк өйдә утырырга, соңгы көнгәчә эшләп йөрмәскә дә кирәк булгандыр. Кайда егыласыңны белсәң икән ул... Кызганыч, үлемгә илтүче сәбәпләрне ачыклап кына үлгәннәрне терелтеп булмый. Бу вакыйгага әле нокта куелмаган. Лилиянең кайгыдан акылдан язар чиккә җиткән якыннары табиблар сүзенә – кире каккысыз дәлилләргә ышанмый. Алар дөреслекне үзләренчә күрә, гаделлекне үзләренә фаразлый. Хәзер бәйсез экспертлар, суд, прокуратура эшкә керешкән. Абруйлы комиссия нәтиҗәләреннән соң алар ни дип әйтә алыр икән?

Берьюлы ике гомерне алып киткән шушы йөрәк өзгеч үлем әни булырга җыенган хатын-кызларыбызны сагайтыр, уйландырыр дип уйлыйм. Гәрчә, моны «котылгысыз үлем» дип атасалар да, күп вакыт, әлеге дә баягы, котылгысызлыкка илтүче адымнарны без үзебез ясыйбыз: вакытында консультациягә йөрмибез, табиб әйткән киңәшләргә колак салмыйбыз. Йөкне ничек кирәк, шулай күтәрәбез. Йөк дигәч тә, арба тартып бару түгел бит бу. Әлбәттә, гел генә зур авырлыктагы бала тапкан хатынның сәламәтлеге табибларны борчырга тиеш иде. Ялгыш адымның ахыры ни белән бетәсен Хак Тәгаләдән башка берәү дә белми шул. Түбән Камада шулай ук декабрь аенда булган күңелсез хәлләрне күз алдында тотып әйтүем. Әгәр дә унтугыз яшьлек яшь әни баласын тапканнан соң өенә ашыкмаган булса, ул, мөгаен, бүген исән булыр иде. Минзәләдән чыгышлый зиратка сугылабыз. «Баланы күкрәгенә салып җирләдек. Сез ул каберне тиз табарсыз. Ул – бер генә. Аның чардуганы бишек шикелле», – дигән иде безне озата чыкканда Венера ханым. Дөрестән дә, ул «бишекне» шундук күреп алабыз. Кабер тулы чәчәкләр өстенә кар яуган. Карны аралый-аралый, дөньяга аваз салырга да өлгерми калган бәбигә дип куелган уенчыкларны карыйбыз. Бишек җыры урынына кабер тынлыгы... Бары кабер өстендә улаган ачы җилләр генә безгә зур фаҗига турында искәртә сыман...

йомгаклау киңәшмәсендә яңгыраган саннарга караганда, 2013 елда 4,5 мең бала – барлык туган балаларның 8,5% – җитлекмичә туган. Аларның 220 се – бер килолы, 326 сы кило ярым тирәсе булып туган. Беренче мәртәбә инвалидлыкка чыккан балалар саны арта. 10 мең баланың 26,6% сы – шундый. Минзәлә, Теләче, Мөслим һәм Алексеевск районнарында бу саннар бигрәк тә югары икән. Бу хәлне үзгәр­түнең бер генә

чарасы бар – инвалидлыкка китерүче тайпылышларны бала туганчы ук ачыклау. 2012 елдан башлап Татарстан буенча алты пренаталь диагностика үзәге ачылган. Бу юнәлештә рес­публикаклиник хастаханәсе дә әйбәт эшли. Шул ук вакытта Казанда заманча яңа перинаталь үзәк салу ихтыяҗы килеп туды. Үзәкне төзү якынча 2,5 миллиард сумга төшәчәк. Анысы да республика-клиник хастаханәсе мәйданчыгында салыначак.

февраль | 2014 | сљембикђ

11

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

ка ия булган алгарыш тармагы. «Табиблар ниндиме?» Биредә үз вазыйфаларына җаваплы караучы тәҗрибәле белгечләр эшли. «Моңарчы гадәттән тыш хәлләрнең булганы юк иде әле, – ди баш табиб, сүзне безне борчыган вакыйгаларга кайтарып. Бала тапканда үлгән әни­ ләр­дән бер генә очракны хәтерли ул: бала табу катгый тыелган инвалид хатын белән булганын. Туганда үлгән балалар саны да 2012 елда мең балага дүртәү булган. 2013 елда инде алтау. Чагыштырмача начар түгел үзе. – Лилия Илгиз кызы Васильева белән булган фаҗига, – дип дәвам итә Павел Стоногин, – фәлән меңгә бер була торган сирәк очрак. Шушы хәлләрне ачыклау өчен көне-сәгате белән министрлыкта эшче төркем оештырылуын, абруйлы белгечләрнең Васильева үлемен карындагы бала суының канга үтеп керүе (эмболия) белән аңлатылуын ишетеп белсәк тә, безнең бу хәлләр турында җитәкченең үзеннән ишетәсебез килде. Юрий Стоногин (баш табиб): – Лилия Васильева хатын-кызлар консультациясенә йөге унбер атна булганда килә. Бусы аның тугызынчы мәртәбә авырга узуы. Моңа кадәр тапкан дүрт малае – барысы да дүртәр-бишәр килолы. Ул 9 декабрьдә – йөге 39-40 атна тирәсе булганда хастаханәгә салына. Табиблар яралгыга гипоксия булмасын өчен укол ясыйлар да, өч көннән килерсең, дип, өенә җибәрәләр. 13 декабрьдә, көндезге сәгать уникеләр тирәсендә яралгы яны сулары китеп, канга эләгә. Табиблар хатынны коткарып калу өчен барын эшләп карый: йөрәккә массаж, тиешле уколлар... Әмма, кызганычка каршы, яралгы яны эмболиясе булганда, кан оешу сәләтен югалта. Аның беренче билгесе – шок. Әгәр дә кеше шундук үлмәсә, бер сәгать эчендә көчле кан килә башлый. Мондый чакта хәл кискенләшә, кан басымы төшә, тын кысыла, йөткертә, күкрәк авырта, үпкә-йөрәк эшчәнлеге начарая. Ә кайвакыт ул менә шулай яшен тизлегендәге үлемгә китерә. Баланы шуңа күрә ананың йөрәге туктаганнан соң гына ярып алганнар. Биш килолы малай. Бик тырышканда, бик теләгәндә дә коткарып кала торган очрак түгел. Бу котылгысыз иде, – дип йомгаклый әңгәмәне баш табиб. Котылгысыз булган, димәк. Их-х, өйгә кайтарып җибәргәнче, Чаллы хастаханәсенә озаткан булсаларчы,

ЧАҢ СУГАБЫЗ


һөнәр

Фото: Газинур Хафизов

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ

МИН – СУД ПРИСТАВЫ ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

Гөлшат САЛИХҖАНОВА

КАЗАН ДӘҮЛӘТ УНИВЕРСИТЕТЫН ТӘМАМЛАГАЧ, ӘДӘБИ ЖУРНАЛДА КОРРЕКТОР, АННАРЫ ЖУРНАЛИСТ БУЛЫП ЭШЛӘП АЛГАЧ, ЗАМАНА ҖИЛЛӘРЕ КУПТАРГАН ЗИЛЗИЛӘДӘ МИН ЭШСЕЗ КАЛДЫМ.

Белгечлегем буенча эш таба алмагач, профсоюз оешмасында хезмәт иттем. Әнә шунда гомер буе хыялланган теләгемә юл ачылды: Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясендә юриспруденцияне өйрәнергә булдым. Дүрт ел дигәндә икенче югары белемгә ия булдым. Хәзерге заманда юристлар кирәгеннән артык әзерләнүен белсәм дә, эш табу кыенлыгыннан да куркып калмадым.

12

сљембикђ | 2014 | февраль


һөнәр

Бер шимбәдә чакырып-чакырып та килмәгән бу­ рычлыларның өйләренә киттем. Адресы буенча барып керсәм, бурычлы егетем биредә пропискада, ә үзе авылда яши икән. Өй хуҗасы әби, куркып, елый башлады, үзе кабат-кабат: «Кызым, улымны утыртмаслармы, ятим үсте бит ул, сеңлемнең улы, әнисе үлгәч, үзем үстердем, яклаучысы да юк!» – дип такмаклый. Мин дә югалып калдым, ялгызын калдырып китсәм, әби авырып китәр кебек. Бүлмәсенә кереп утырдым. Әбинең идәне тулы ипи валчыклары чәчелгәнен күреп, аптырап калдым. Башта идәнен юып чыгардым, аннары оекбашларын салдырып юдым. Әби яланаяк калды. Аягымнан ангор оекбашларымны салып кидердем үзенә. Хезмәттәшләрем әле дә бу хакта гел искә төшереп торалар. Журналист булып эшләгәндә, син гел дөреслек эзлисең, юрист бул син, диләр иде. Хәзер инде «Тереза анакай» дип көлгән булалар. Безнең җитди хезмәттә мондый кызык хәлләр дә кирәктер инде, мөгаен. Баштарак миңа танышларым: «Кеше рәнҗетүче булып эшлисең икән!» – диләр иде. Берәүләр, авыру ирен яки хатынын, баласын дәвалау өчен банклардан кредит алып, бурычка бата. Банклар, бурычын вакытында түләмәгән кешегә штрафлар өя, берничә айдан

«Без булмаган урында гына җиңел ул!» — дип җавап бирергә күнегеп киттем мин. аны судка бирә. Ул бурычларны каплар өчен, болар тагын кредит ала һәм шулай итеп банкларга бурыч сазлыгына кереп бата. Әйтик, 5 мең сумга телефон алган студентның бурычы 25 мең сум булып куя. Жәл, билгеле. Тик мин – адвокат түгел – ә суд карарын үтәтүче. Бурычлы затны эзләп, өенә баргач, ата-анасы: «Без аның кайда икәнен белмибез», – дигән булалар. Рәхимсезлек булып яңгыраса да: «Аллам сакласын сезне, әгәр берәр хәл булса, ничек хәбәр­ләшерсез соң?» – дигән булам мин. «Югалганнар» икенче көнне үк табыла да, килеп тә җитә. Андый «хәйләкәр егетләр» байтак булырга тиеш. Казан урамнарын тутырган «иномарка»ларның шактыен яшь егетләр иярләгән. Машиналарның күбесе кредитка алынган, әлбәттә. Кредитны күпләп алмаган килеш тә дәүләтне, дөресрәге, банкларны «кызык» итүчеләр белән очрашып торабыз. Бер егет дүрт-биш банктан аз-азлап кредит алган. Кайтармый да, кайтарырга җыенмый да. Анасының да исе китми. Банклар өчен мондый вазгыять таныш икән. Аларның бурычын дәүләттән каплатуда ярдәмләшүне сорап банклар безгә мөрәҗәгать итә. Бурычлыларның шактые приставларның төп максаты кеше рәнҗетү түгеллеген аңлый, качып та йөрми, бе­рәр әмәлен табып, бурычын түләргә тырыша. Киңәш­ ләр дә биргәлибез әле. Кайбер очракларда гаделлек

февраль | 2014 | сљембикђ

13

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

К

өтмәгәндә, суд приставларына йомышым төште. Миңа хезмәт күрсәтергә бик ашыгып төшмәгән пристав кызга: «Нигә сузасыз инде ул эшне?» – дип соравыма: «Эш күп бит, ике пристав эшен берүземә башкарырга туры килә», – дигән җавапны ишеттем. Менә, бирәм дигән колына китереп куяр юлына: мин шушы эшне башкарырга тиешмен! Кадрлар бүлегендә миңа, эшкә керү өчен үзем турында мәгълүматлар әзерләү өчен берничә төрле документ тутырырга һәм биш-алты төрле закон өйрәнергә кирәклеген әйттеләр. Ул законнарны укып, имтихан тотарга кирәк иде. Барлык сынауларны үтеп, җитәкчелек белән әңгәмә барышында да: «Бик авыр эш бит, ни уйлап киләсез сез монда?» – дип кат-кат сорадылар. Эш, чыннан да, җиңел түгел икән. Суд приставлары эшендә төгәл фәннәр белән шөгыльләнүдән дә төгәлрәк булырга кирәк. Шушы хезмәт аша бурычларны дәгъвачыларга кайтарганда, хисапчы ролен дә үтәргә туры килә. Барлык эшләр дә республикакүләм үзәкләштерелгән компьютер системасында башкарыла. Карага каләм манып язарга өйрәнгән безнең буынның хәзерге көндә компьютерда мең төрле эш башкаруы – үзе бер могҗизага тиң – бу минем өчен баштарак шулай иде, хәзер исә компьютер янындагы осталык белән беркемне дә шаккаттырып булмый. Мин – суд карарын үтәргә һәм үтәтергә тиешле хезмәткәр. Махсус тегелгән форма кидерделәр. Тү­ шемдә минем саннарым сугылган түгәрәк тимер. Мин аны шунда ук талисманым дип атадым. Шушы талисман минем намусымны да, иминлегемне дә сакларга тиеш. Аякта да казна итекләре. Ике елга дип тегелгән киемнәр ярты елда тәмам туза икән үзе. Хәер, безнең Виктория кебек сылу затлар казна итеген кияме соң? Кызлар кәттә йөриләр. Мин дә алардан калышмам. Нәрсә монда кием-салым сөйләп торам әле? Минем өчен иң мөһиме – суд карарын дөрес үтәтү һәм җәза билгеләү хакында карар чыгарылган кешенең хокукларын да онытмау. Шулай итеп, вазыйфаларыма керештем. Көннәрдән бер көнне бурычын түләргә ашыкмый йөрүче бер ханымны судлар иминлеген саклаучы махсус бүлек егетләре (без бу егетләрне саклаучы фәрештәләребез дип йөртәбез) ярдәмендә чакырып китерергә туры килде. Аңлатмасында әлеге ханым: «Түләмим, чөнки дәгъвачы мираска иреште», – дип язды. Эш болай була: әлеге ханымның ире вафат булып, бер ел үткәч, иренең никахсыз туган 15 яшьлек кызы мирас дәгъвалый башлый. ДНК анализы ясалып, кызның чыннан да шул ирнең кызы булуы ачыкланган. Озакламый 15 яшьлек кызның әнисе дә ДНК анализы үткәрү чыгымнарын каплауны дәгъвалап килеп җитте. Аның хокукларын да якларга туры килде. Вәгъдәсез иренә рәнҗеп яшәгән хатын аның вафатыннан соң да михнәт күрергә тиеш түгел ләбаса!

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ


АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ

һөнәр

сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрне безнең ярдәм белән суд кредитлар баткаклыгыннан йолып та калгалый. Соңгы вакытта торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләргә карата эшләр күпләп килде. Торак идарәсе хезмәткәрләре белән бергәләп милеккә арест салу өчен фатирларга барырга туры килде. Кичке җидедә ике баласы белән ир кеше каршы алды. Гаиләсенә кичке аш әзерләп йөреше икән. – Хатыныгыз кайда соң? – дип сорыйм. – Безне ташлап, башка берәүгә чыгып китте... – Алимент аласызмы соң? – Юк, ул хәзер өченче баласын ялгыз үстерә. – Тагын берәр эшкә урнаша алмыйсызмы соң? Бурычтан котылыр идегез... – Кызым еш авырый бит, гел яннарында булырга кирәк. Ә идарә хезмәткәре хәтта фатирның бер бүлмә­сен­дә генә соңгы яктылык чыганагы булып калган лампочканы тартып алуны таләп итә. Алты яшьлек кызы белән ун яшьлек улын ялгыз тәрбияләүче ата кешегә шул гына җитмәгән инде! Мин күз яшьләрем­не көчкә тыеп, арест салырлык милек юклыгы турында акт язам (нин­ди пристав инде син – елак!). Ә бит коммуналь хезмәт­ ләр дип атала торган күпме түләүләрнең гадел түгел­ле­ ген һәркем белә! Подъездларның дивар буяулары коелган, йорт тирәсендәге юлларда асфальт ватылып бет­ кән. 200-300 әр фатирлы йортлардан җыелган акча шул җимереклекләрне төзәтергә җитми дисәләр, беркем дә ышанмас! Күрсәтелми торган хезмәтләр өчен бурычка баткан кешенең өендәге милкенә арест та сал, имеш!

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

Бу кеше кебек бурычлыларны яратабыз без. Йокларга караваты булса, диванны исәпкә алабыз, бер генә булса, суыткычка тимибез, кер юу машинасы да бурыч түләүгә китә... Пенсия яшендәге бурычлы­лар­ ның ай саен ярты пенсиясен тотып калырга карар чыгарып, район пенсия фондына тапшырабыз. Менә шуннан соң өеңә кайтып, тыныч кына ашарга утырып кара син. Аш та юк, йокы да юк инде анысы. Кайбер кешеләрнең милкенә тыныч күңел белән арест салырга мөмкин. Андыйлар: «Хакың юк – мин беркайда да эшләмим, өйдә сез тартып алырлык әйбе­ рем юк», – дип кычкырына башлый. Ул чакта мин, уенын-чынын кушып: «Эшләмәсәң дә, матур киенеп йөрисең икән, менә хәзер өс киемеңне салдырам да, такси чакырып, ялангач кайтарып җибәрәм!» – дигән булам. Биш көн эчендә түли башларга дигән таләп кәгазен дә тоттырып җибәрәм. Шулай итеп, бурычлы затның ярсуы басыла, бурычын түли башлый. Усал ниятле бурычлылар, гадәттә, ишек ачмый. Ишеген ачканчы, үзенең алдына бозау кадәрле этен китереп бастырганы да була. Калын тавыш белән эт өргәндә, тыныч кына сөйләшүләр алып барып кара инде син!

14

сљембикђ | 2014 | февраль

Берсенең әнә, мин шалтыратканга җавап бирмәгәч, икенче номерымнан шалтыратуыма ачуы чыккан. Мин аңа телефоным ике номерлы булуын дәлилләргә тиеш!.. «Мин сезгә ай саен 10 мең сум акча күчерәм бит, нигә сезгә гараж кирәк булды әле?» – дип җикеренә үзе. Чөнки арест салынган гаражның бәясе, сату оешмаларына барып җиткәнче, кат-кат төшереләчәк. Суд карары ике айда үтәлергә тиеш. Нигә бурычларын судка кадәр җиткерә – ул бу сорауга җавап бирергә ашыкмый – суд приставыннан зарланып, прокурорга шикаять яза. Дәгъвачы вәкиле белән чыгу да отышлы булмаган чаклар бар. Миллион ярым сум акча түләмичә качып йөрүче берәүнең әтисе минем баш өстендә гадәти ир кешенең куш йодрыгы кадәрле йодрыгын уйнатканда, ишек янында басып торган дәгъвачы вәкиле коелып төште. Кыю карашым белән теге әзмәверне чигенергә мәҗбүр итүемә әле дә гаҗәпләнәм. Өс киемемне салып ташлап, погонлы кителемнән калдым да: «Мин – дәүләт хезмәткәре. Миңа кул күтәрергә сезнең хакыгыз юк! Дәүләт байлыгын урлап качып йөрүче улыгыз – сезнең тәрбия җимешегез, үзегезнең дә күңелегез тыныч түгелдер, мөгаен!» – дип чыгып киттем. Мин бу кешедән улы турында аңлатма алырга, күршеләреннән кайбер белешмәләр сорашып, имза куйдырырга тиеш идем. Юк шул, андый кешеләрдән күршеләре дә курка, минем белән сөйләшүдән баш тарттылар. Кайвакыт банкларның эшенә гаҗәпкә калырлык: әйткәнемчә, 19-25 яшьлек егетләр җидешәр банкка бурычлы. Нигә аларның кредит түләү тарихы һәм мөмкинлекләре белән кызыксынмый икән алар? Бары тик бер генә банктан шалтыратып: «Менә бу кешенең банкларга бурычы сезнең аша түләнмиме?» – дип сораштылар. Чыннан да, ул затны күпме эзләсәм дә, таба алмый йөди идем: «Зинһар, аңа кредит бирә күрмәгез!» – дип ялвардым. Ике-өч көннән теге адәм килеп кермәсенме?! Бурыч түләргә кирәклеге кайчан исләренә төшә дисезме? Яңа ел бәйрәме алдыннан, йә җәй җит­кәндә. Чөнки чит илләргә ял итәргә барганда, бурычы булган кешене таможняда тоткарлыйлар, ул хәтта юллама һәм билет бәясен дә кайтарып ала алмаячак. Бер бурычлы зат ярты ел буена сыйфатсыз товар саткан өчен салынган штрафны түләми йөрде. Ул аз да түгел, күп тә түгел – 770 мең сум иде. Яңа ел бәйрәме алдыннан байлар чит илгә җыена бит. Без эзләп йөдәгән кеше дә килеп керде! 770 сумны чыгарып та салды! Китереп кыскач, акчасы да табылган. Без дусларча сөйләшеп утырдык. Ул балаларның спорт командасын чит илләргә алып йөри икән. «Мин бу штраф акчасын балалар йортына биргән булыр идем», – ди үзе. Ошады бу зат безгә. Салымнарын түләмәгән кешеләрнең фатирын яки машинасын сату мөмкинлеген тыю турындагы карарыбыз теркәү оешмаларына тапшырыла. Шул мәшәкатьләре башлангач, еллар буе салым түләүдән качып йөргән кешеләрнең суд приставларының бер алдына,


һөнәр

күзенә күренә икән? Кайталар бит! Ялгышларын, соңлап булса да, аңлыйлар. Тик балачактагы йөрәк җәрәхәте төзәлә микән? Алимент алучы хатыннарның да төрлесе бар. Әнә берсе үч алу өчен килгән: имеш, без аның элекке иренең чит илләргә чыгып йөрү хокукын чикләргә тиешбез! Бу хатын үзе баласына ай саен туксан мең сум (!) алимент алып тора. Икенче бер хатын безгә бигрәк тә сәер гозер белән килде: «Ирем миңа СПИД йоктырды, хәзер инде, башка хатынга киткәч тә, ул мине матди яктан кай­ гыртып торырга тиешле!..» Чыннан да, бәлки, хатын хаклы дадыр.

Чөнки банкларга андый очракларда иминият (страхование) чаралары каралган. Бурычлылары качып китүдән банклар әллә ни зыян күрми бугай дигән шик туа. Тагын берсе баласының әтисен урнашкан бер эшен­ нән кудырудан тәм таба. Ә әти кеше бездән киңәш сорап килгән: «Бу хатынны үтерсәм, ничә елга утыр­ тырлар икән?» – ди. Катып калдык. «Зинһар, башыңа бәла алма! Кызыңа 18 яшь тулганчы, түз инде!» – дип ялварабыз. Бу бичаракай, өйләнеп бер атна яшәүгә, кәләшенең холкынмы, сәламәтлек хәленме белеп алып, китеп барган булган икән. Баласын күргәне дә юк. Хатын исә аңа тынычлап алимент түләргә ирек бирми. Хәтта суд приставына яла ягудан да тайчанып тормый. «Минем ирем белән пристав ял итәргә киткән», – дип язмасынмы! Прокурор һәр гаризаны һәм шикаятьне тикшерергә тиеш, билгеле. Ә суд приставының, нахак сүз артыннан йөрмәсә дә, эше буа буарлык. Суд приставының эш сәгатьләре чикләнмәгән икәнлеген аңлагансыздыр инде: иртәнге алтыдан кичке унга кадәр эштә булган көннәр бар. Ярый әле өйдә әнием бар: олы яшьтә булса да, ашарга пешерә, улымны тәрбияли, аңа күз-колак булып тора. «Эшең авыр!» – дисә дә, кайвакыт, соң кайтканга үпкәләп, арты белән борылып утыра һәм кич буе сөйләшми. Менә шулай, кайчакта өйдәгеләр белән сөйләшеп утырырга да, ял итәргә дә вакыт калмый. Ай һәм ел ахырларында якшәмбе көннәрендә дә эшләргә туры килә. Аның өчен өстәмә түләү юк, билгеле. Тик берәү дә зарланмый. Һәркем үз йөкләмәләрен аңлап хезмәт итә биредә. Минем хезмәтләрем бәяләнми дип уйла­ магыз: дәүләт безгә класслы чин бирә, погонга йол­ дызлар өстәлә тора. Тик йолдызларны чүпләп бетерергә сирәкләрнең генә түземлеге җитә. Хезмәттәшем капитан Дания Дәминова – шундый түзем приставларның берсе. Күпме кием киеп туздыр­ ганын белә микән? Фидакарь кешеләр эше ул суд приставлары хезмәте.

февраль | 2014 | сљембикђ

15

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

бер артына төшүен күрсәгез иде сез! – шунда төн кунарга да ризалар! Суд карарының үтәлүе турындагы белешмә бик тиз, бүген үк кирәк аларга (гариза ике атнада үтәлергә мөмкин)! «Мин эзләгәндә кайда идегез соң сез?» – дим. Суд карарын үтәмәүче кешене – йә ул эшкә киткәнче, йә ул эштән кайткач тотарга тырышабыз. Иртән алтыда килеп уятып кереп: «Салымнарыгызны нигә түләмисез?» – дип сораганыбыз бар. Кайберәүлә­ ре: «Түләдек. Менә квитанция! Нигә килеп уятып йөрисез безне?» – дип ачуланса, алар алдында оят була, билгеле. Кызганычка каршы, салым оешмаларыбыз шулайрак эшли: инде салымнарын түләгән кешене судка биреп куялар. Берничә ел элек, салым түләп, 13 көн узганнан соң үземне дә судка биргәннәр иде. Ул гынамы – судка биргәч, суд расходларын капларга тиешле дәүләт пошлинасы да бар бит әле аның. Бурычы булмаса да, «җаваплы» зат: «Бурычлы булма­ ганымны дәлилләп йөреп, шулкадәр үк акча түгәм бит мин!» – дип, дәүләт пошлинасын безгә үк түләп китә. Бурычын юри түләми йөрүче оятсызлар да бар. Элеккеге СССРга кергән дәүләтләрдән бәхет эзләп, Рәсәйгә килгән затларның сирәге генә бурычларын түли. Вакытлыча яшәүгә рөхсәт алуга ук алар кредит белән уйнау кәсебенә керешә: берничә банктан бер үк көндә кредит ала да юкка чыга. Аларны Миграция хезмәте ярдәме белән дә табып булмый. Күптән түгел көнозын азапланып йөреп, дүрт-биш бурычлымның пропискадан суд аша чыгарылганын белеп кайттым (көтелмәгән уңыш булды бу минем өчен). Берсе – са­ лымнарын; икенчесе пенсия һәм иминият фондларына тиешле кертемнәрен; өченчесе банкка кредитларын түләмичә, республикадан чыгып качканнар. Гомер буе республикабыз өчен тир түгеп эшләгән милләттәш­ ләребезгә, түләү мөмкинлекләре түбән дип, кредит бирмиләр, ә Рәсәй буйлап күченеп йөрүче мигрант­ ларга әллә ничә банк рәхәт күрсәтә. Алиментлар мәсьәләсе – безнең хезмәтнең иң җитди өлешедер, мөгаен. Берсеннән-берсе матур, берсеннәнберсе кечкенә балаларын ияртеп килә хатын-кызлар. «Шушы багалмаларын ничек ташлый алды икән әтиләре?» – дип, әрнеп уйланасың. «Беркайда да эшләмим!» – дип аклана кайбер аталар. «Эшләмәүче» әти бүгенге көндә Рәсәй буенча уртача хезмәт хакы күләменнән чыгып алимент түләргә тиеш, һәм ул хезмәт хакы, белгәнебезчә, Татарстандагыдан күбрәк. Шуннан чыгып, әтиләр уйлансын инде: эшләп, али­ мент түләү яхшыракмы... Хәер, бәлки Рәсәй күләмендәге хезмәт хакыннан чыгып алына торган алимент бала өчен отышлырак тадыр әле! Алиментны даулап алу да җиңел эш түгел. Алимент­лар белән эш итүче пристав кызларыбызга һөҗүм итүчеләр дә, подъезд балконыннан төртеп төшерү белән куркытучылар да булды. Шундый бер янаудан соң Дианабыз эштән китеп барды. Алименттан качып йөрүче аталар, баласына 18 яшь тулгач, ни йөзе белән кайтып, кызы яки улының

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ


КӨН ТӘРТИБЕНДӘ

интернет дәресләре

Фото интернеттан алынды

Intel технокорпорациясе, өйрәнүэзләнү эшләренә «БМО — хатынкызлар» дигән оешманы да тартып, хатын-кызларны интернет киңлекләренә җәлеп итү юлы белән шәхескә ирекле булу тойгысы бүләк итүдән тыш әле, бу хатын-кызлар яшәгән илләрнең икътисадын яхшыртып һәм кайбер җәмгыяви өстенлекләр тәэмин итеп тә була дигән фикергә килгән. Алар үсеп килүче илләрдә интернетка керүче хатын-кызлар санын һичьюгы икеләтә (бүген бу сан 600 миллион тәшкил итә) арттырырга өндиләр. Шушы бурыч уңышлы үтәлгәндә 144 үсеп килүче илдә еллык тулай продукт 13–18 миллиард долларга күбрәк җитештереләчәк икән. Бүгенге көндә Африка илләрендә хатын-кызлар интернеттан ир-атларга караганда 45 процентка азрак файдалана. Һиндстан һәм Мисырда яшәүче хатынкызларның һәр бишенчесе интернетны, гомумән, кирәксенми.

ЧЕЛТӘРДӘ АДАШКАН БӘХЕТ

УЙЛАНГАНЫГЫЗ ЮКМЫ, БЕЗ, ХАТЫН-КЫЗЛАР, ИНТЕРНЕТТА НИ-НӘРСӘ ЭЗЛИБЕЗ СОҢ?

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

Бер карасаң, ир-атлардан әллә ни аерылмыйбыз да кебек: алар кебек үк безгә дә ниндидер мәгълүмат җитми, без дә нидер сатып алмак булабыз... Әмма чынлап торып бу сорауга җавап ишетергә теләсәң, ул икенче төрлерәк яңгырарга тиеш: «Без, хатын-кызлар, интернетта нәрсә табарга телибез?»

И

нтернетка хатын-кыз азмы-күпме күңелен күтәрү, юаныч табу өчен керә. Йорт, ир, балалар, табак-савыт, телевизордан барган сериаллар... Бертөрле аккан бу тормыш шулка­ дәр туйдыра, ялыктыра, күңелсезгә әйләнә. Ә интернетта гел башка дөнья: Леонардо Ди Каприоның (яки

16

сљембикђ | 2014 | февраль

Ришат Төхфәтуллинның) фотосурәт­ ләрен карый-карый диңгез ярына барып чыгасың, берәр мәзәк укып, күздән яшь чыкканчы көлеп аласың. «Одноклассники» сайтына кереп, классташ кызларыңны барлыйсың: «Күр, кайберәүләр ничек юанайган, мин ярый икән әле...» Күңел үсеп китә, яшисе килә башлый. ХАТЫН-КЫЗГА ИНТЕРНЕТ АРАЛАШУ ӨЧЕН КИРӘК. Егерме дус кызы булса да, аңа барыбер җит­

ми: «Менә тагын челтәрдә дә илле­ ләп өстәл­сә...» Ничек каршы килә­ сең, чынлап та җайлы бит интернет. Телим икән, ял көн­нәренә Альп тауларына киткән Нуриянең рәсем­ нәрен карыйм (алар анда Татарстан байрагына тап булганнар!); Гөлнара Мәскәү­дә Евг. Вахтан­гов исемендәге театрга «Отелло»га барган – тәэсир­ лә­рен белешеп алам; Австралиягә кияүгә чыккан Айсы­луы­бызның кызы туган – исемен ничек кушарга


интернет дәресләре ХАТЫН-КЫЗ ИНТЕРНЕТТА... БӘХЕТЕН ТАБАРГА ТЕЛИ. (Ул аны кайдан гына эзләми, хәтта ташларга дип җыеп куйган киемсалым арасыннан да! Иң бәхетле көндә кигән күлмәктән ничек аерыласың?!) Эзли һәм... ин­тер­нетта аны, һичшиксез таба! Ә ул бәхетне болоньез соусы рецепты дип атарга­ мы, югалып табылган яшьлектә сөйгән яр дипме, әллә башкачамы, монысын инде хатын-кыз үзе генә хәл итә. Әйе, интернет тормышыбызны үзгәртү, аны кызыклырак итү өчен менә дигән чара. Әмма шул ук вакытта куркыныч чара да. «Бер генә минутка» дип интернетка кереп, аннан чыкканда ясаган чәй­ ләрегезнең күптән суынып беткән булуына соңгы араларда игътибар иткәнегез юкмы? Ширбә­теннән авыз иттерәм дип янына чакырып китер­ гән бу «чәчәк», чынлыкта, безнең вакытны йотучы тозак, капкын ул. Көннәрдән бер көнне принцесса уя­нып күзен ачачак, ә плитәдәге ашы инде кайнап беткән, балалар үскән, ир, чынаяктагы чәй кебек үк, суынган... Якыннарың өчен тәгаен­ ләнгән кадерле вакытны нигә юккабарга исраф итәргә?! Интернеттан бит дөрес итеп тә файдаланырга була. Алдагы саннарда без, үзүзебезгә, гаиләләребезгә зыян сал­ мыйча гына интернет киңлекләрендә йөрергә өйрәнербез.

«БИЗНЕС-ONLINE» ҮТКӘРГӘН ТИКШЕРҮ НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА: Казан халкы иң күбе «ВКонтакте» сайтында утыра (1 380 860 кулланучы). Икенче урында – «Одноклассники» сайты (191,7 мең кулланучы). «Facebook» алардан калыша – 116 мең кулланучы. «ВКонтакте»да теркәлүчеләрнең 51 проценты – ир-атлар, 49 проценты – хатын-кызлар. «Одноклассники»да киресенчә: сайтка керүчеләрнең 49 проценты – ир-атлар, 51 проценты – хатын-кызлар. «Facebook»та утыручы­ларның 48 проценты – ир-атлар, 52 проценты – хатын-кызлар. «Пәрәвез челтәре»н аеруча үз итүчеләр 12-34 яшьләр тирәсендә. «ВКонтак­ те»да аларның саны тигез – ир-атлар да, хатын-кызлар да 34 про­цент. «Facebook»та хатын-кызлар – 35 процент, ир-атлар алардан 2 процентка кимрәк. «Одноклассники»да ир-атлар – 31, хатын-кызлар – 29 процент. 35 яшьтән алып 54 яшькәчә булган казанлылар «Одноклассники» (ир-атлар – 14, хатын-кызлар – 16 процент) һәм «Facebook» (икесе дә 13 процент) сайтларына өстенлек бирәләр. 55 яшьтән узганнар «Одноклассники»ны гына сайлый. Кайсы челтәрдә утырсалар да, казанлыларны бер үк нәрсәләр диярлек кызыксындыра: «Одноклассники»да – «Йорт һәм гаилә», «Бизнес һәм финанслар», «Кино»; «ВКонтакте»да – «Кино», «Спорт», «Авто/мото»; «Facebook»та – «Кино», «Спорт», «Сәяхәтләр».

ИРЛӘР ИГЪТИБАРЫНА

Шөгыль яки максат. Үзенә шөгыль таба алмаган хатын-кызның башына җыен кирәкмәгән уйлар оялаучан. Баш буш торса да әйбәт түгел. Шуңа күрә сез, ир-атлар, хатын-кыз дөньясындагы бушлыкны тутыру әмәлен таба торган булыгыз. Әйтик, аны, ягъни хатын-кызны берәр кызыктыргыч тәкъдим белән мавыктырып. «Безгә, бәгърем, бала кирәк бит», – дигәнрәк тәкъдим дә була ала ул. Башына җитди уй кергән сөеклегез интернет хакында бик озакка онытып торыр. Эч пошмасынга. Бәлки, сезнең өйгә күптән бәйрәм кергәне юктыр. Бөтен кызык интернетта гынадыр? Кризис бит бу! Димәк, сезгә һәр кич­не кая да булса барырга кирәк! Кайвакыт үз өеңдә «иң тәмле ашны кем пеше­рә?» кебегрәк ярыш уздырып алу да ярыйдыр. Үзеннән ояламы әллә? Интернетка бәйлелекнең сәбә­бе оялчанлык булса, аны ачыклавы бик җи­ңел. Хатын-кыз интернеттагы аватарына ниндидер чибәр ханымны «элеп» куйган булса, аңлашыла ки, ул кеше күзенә үз йө­зен ачарга ояла. Сөеклегезгә игътибар итегез әле: соңгы вакытта ул тазарып китмәгәнме, битенә яңа җыер­ чыклар өстәлмәгән­ме? Бәлкем, ул үзен дөньяда бер ямьсез дип саный башлагандыр. Кичекмәстән икәүләп спортзалга йөри башлагыз! Матурлык салонына абонемент бүләк итегез. Романтика кирәк, романтика! Тор­мышта бик тә тансык комплиментлар хатын-кызны интернетта сагалап торырга мөмкин. Юк ла, көнләшергә ашыкмагыз. Интернет аша романтик танышуларның йөз меңнән берсе генә очрашуга китерә. Алай да сөеклегез­ нең чыннан да сөекле булуын аңла­ тырга тырышып карау артык булмас. Сез бирә алмаганны интернеттан эзләп йөдәмәсен бахыр. Мәшәкатьтән котылмакчы. Еш кына хатын-кыз интернетка баштан ашкан мәшәкатьләрдән арыну, акча юклыкны онытып тору өчен дә кереп утыра. Чынлап торып көчле рухлы хатын-кыз акчаны ире урынына үзе таба башлап та юана ала. Шул рәвешле тормышын үзгәртә, йә... акчалы ир таба. Калганнары исә проблемаларыннан интернетка кереп кача.

февраль | 2014 | сљембикђ

17

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

җыеналар икән... Каядыр барып йөри­се юк, димәк, вакытым янга калачак, сөйлә­шеп кенә алыйм дип утырасың да... Нәтиҗә, һәрвакыт­та­ гыча: чәч ясатырга да өлгермисең, бассейнга бару хыялы да киләсе атнага күчә... ХАТЫН-КЫЗ ИНТЕРНЕТТА... МӘХӘББӘТЕН ТАПМАКЧЫ БУЛА. Көндәлек тормышта матур сүзләрне, комплиментларны (ә ул аларга гел мохтаҗ!) сирәк ишетүче хатын-кыз, «мәхәб­бәт» дип утка-су­ га да, матрицага да «чума». Иртәгә коммуникацияләр­нең тагын бер яңа төрен уйлап тапсалар, анда да иң элек «Танышулар» сайты барлыкка килер, мөгаен. Бер-береңне күрми генә «ярату» күпкә җайлы­рак, җиңел­рәк бит: тышкы кыяфә­тең­дәге кимчелекләр өчен дә бор­чыл­мый­ сың, яңа күлмәккә акча да кирәкми... Аның каравы, җаны­ңны, күңелеңне ачып сала аласың – төрле дәрәҗәдә булса да, күңел байлыгы һәркайсы­ бызда бар. Тик интернет челтәрендә кабынган мәхәббәт ялкыннары­ның азагы гына гел матур әкият белән тәмамланмый. Кемнеңдер йөрәге яраланып кала (Януш Леон Виш­ невскийның «Оди­ночество в Сети» китабын искә төшерегез), ә кемнең­ дер кесәсе саега – аферистлар, кырыкалдарлар монда да җитәрлек. Әмма хатын-кызлар өметләрен өзми, шуңа күрә интернеттагы мәхәб­бәт явызлыкны да, акылны да җиңә.

КӨН ТӘРТИБЕНДӘ


КӨН ТӘРТИБЕНДӘ

белгеч киңәше

Фото интернеттан алынды

(Ахыры. Башы 1 нче санда.)

МИН СИНЕ «ИШЕТМИМ»

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

Венера СӨЛӘЙМАНОВА, психолог

ИР-АТ БЕЛӘН ХАТЫН-КЫЗ ИКЕСЕ ИКЕ КАМЫРДАН ЯСАЛГАН. ТЕОРИЯЛӘРНЕҢ БЕРСЕ БУЕНЧА, МӨНӘСӘБӘТЛӘРДӘ НИЗАГЛАР ШУҢА КИЛЕП ЧЫГА ДА. ХӘТТА СӨЙЛӘМНЕ ДӘ ИКЕБЕЗ ИКЕ ТӨРЛЕ КАБУЛ ИТӘБЕЗ БИТ БЕЗ.

С

үзләр ярдәмендә ир-ат проблеманы чишәргә омтылса, хатын-кыз үзенең хис-тойгыларын гына җиткерә. Әйтик ул: «Кәефем кырылды», – дип әйтә икән, бу аның шушы минутта нәрсә кичергәнен башкаларга җиткерергә, аңлатырга теләве генә. Ә ир-ат моны инде проблеманы чишәргә кирәк дип кабул итә... Бербереңне аңламау, ачулану, ярсып китүләр шуннан килеп чыга. Эчтән генә үпкәләп, турсаеп, айлар, еллар буе ачу саклап йөрергә ярамый. Сезне нәрсә шатландырганын

18

сљембикђ | 2014 | февраль

яки борчыганын шунда ук әйтү хәерле. Партнерыгыз сезне нидәдер гаепли икән, ашыгып: «Үзеңне бел!» – дияргә ашыкмагыз. Ул нигә үпкәләгән, моны төзәтеп, үзгәртеп буламы – башта шуны ачыклагыз. Гомумән, кавышканчы ук булачак гаиләгездәге тәртипләр турында сөйләшеп, килешеп куегыз. Әти-әниегез арасындагы мөнәсәбәтләрнең кайсы ягын үз гаиләгездә булдырырга телисез, ә кайсын юк. Иң мөһим моментлар турында уртага салып сөйләшегез: кайчан һәм ничә бала тудырырга җыенасыз, акчаны кем табачак, кем кулында булачак, йорт эшләрен ничек бүлешәчәксез... Туйдан соң


белгеч киңәше

булып тоелса да!). Үзегезне шул кеше урынына куеп, дөньяга аның күзләре белән карап, аның ниләр кичер­ гәнен аңларга тырышыгыз. «Син» («син дөрес әйтми­ сең», «син мине беркайчан аңламыйсың», «син минем белән һәрвакыт шулай») сүзе урынына «мин»не куллана башлагыз («минем хәтерем калды», «минем бик нык кәефем кырылды», «бу сүзләрдән соң миңа күңелсез булып китте»). Никадәр генә ачулы булсагыз да, сүзләрнең җылырак, матурракларын сайлагыз. Кайбер кешеләр башкалар алдында ачылудан, көләрләр, аңламаслар дип, хисләрен белдерүдән бик курка. Моңа аларны кечкенәдән өйрәтүче булмаган. Шуңа күрә, тойгы-кичерешләре белән уртаклашасы урынга, алар үпкә арты үпкә белдерәләр, әңгәмәдәшләрен кимсетәләр. Икенчеләре, ачу хисләрен яшерер өчен, салкын гына җавап бирергә мөмкиннәр. Күңелдә, йөрәктә, җанда ни барын ачып салу, янәшәдәгеләрнең ни уйлаганнары белән кызыксыну араларны якынайта гына югыйсә.

Ике арадагы мәхәббәтне, җылы­ лыкны озак еллар буе сүрелмәслек итеп ничек сакларга соң? Һәр низагны араны көйләүче бер мөмкинлек дип карарга була. Әгәр яшүсмер улыгыз гел дорфа кылана, кирегә сукалый икән, чын күңелдән утырып бер сөйләшү араларны якынайтып җибәрергә дә мөмкин. Шунда ук түгел, билгеле. Моның өчен шактый сабырлык, көч, түземлек, ярату кирәк булачак. Аны: «Әтиең белән үзеңне нигә болай тотасың?», «Олылар белән шулай сөйләшәләрмени?» – дип гаепләргә ашыкмагыз, ә балагызның эчке кичерешләрен аңларга тырышыгыз. Әйтик, болай дип әйтегез: «Син бернәрсә дә аңламыйсың», – дип әйтүеңне ишетү миңа рәхәт түгел, әмма син хаклыдыр. Шуңа күрә миңа үпкәләсәң, ачулансаң да гаҗәпләнмим. Сине ничек яратканымны моңарчы әйтергә, белгертергә җай чыкмады шикелле. Ниләр уйлаганыңны, нәрсәләр кичергәнеңне белергә телим. Эчке халәтегез белән идарә итәргә өйрәнегез. Эштә яки өйдә гел чыгып торган конфликтларга анализ ясагыз. Үзегезнең бу дөньяга нигә килүегез турында уйланыгыз – ул да яшәүгә мәгънә өсти. Ничек туклануыгызга игътибар итегез, мөмкин булса, табынга балык, яшелчә, зәйтүн мае кебек ризыклар өстәгез. Депрессия, стресстан чыгарга физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, йөзүнең дә ярдәм иткәнен онытмагыз. Иң мөһиме: алар даими булсын. Тикшеренүләр атнага өч тапкыр егермешәр минут спорт белән шөгыльләнү дә эмоциональ халәткә уңай тәэсир иткәнен күрсәтә. Якын кешегезне ничек бар, шул килеш яратыгыз: өстен яклары, кимчелекләре белән; һәр туган көннең кадерен белегез; тормыш ваклыклары арасыннан кечкенә шатлыклар, позитив таба белегез. Үзара мөнәсәбәтләрдә – иң мөһиме шулар.

февраль | 2014 | сљембикђ

19

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

да гел романтика көтеп яшәмәгез тагын. Ир – хатыным һәрвакыт назлы булыр, чибәр торыр дип уйласа, ә хатыны иреннән чәчәк бәйләмнәре генә көтеп утырса, аларны, әлбәттә, акланмаган өметләр, кәеф төшүләр көтәчәк... Ир белән хатын арасында эмоциональ «чукраклык» бала көткәндә яки бала тугач барлыкка килергә мөмкин. Баладан яңа котылган яшь ана үзенә һәм сабыена зуррак игътибар таләп итә. Бу вакытта ир үзен читкә тибәрелгән итеп хис итә. Аның игътибарны аз гына булса да баладан үзенә юнәлтергә теләвен исә, хатыны эгоизм дип кабул итә. Нәтиҗәдә, ике арада киеренкелек – эмоциональ «чукраклык» туа. Ир-ат гаиләдән читләшергә, өйгә соңрак кайтырга тырышырга, хатыны­ның үтенечләрен «ишетмәскә» мөмкин. Мондый хәл хатын-кызны, әлбәттә, канәгатьләндерми. Алар хис-тойгы (хәтта негатив булса да!) көтәләр, эндәшми, дәшми йөрүне бөтенләй кабул итмиләр. Болытлар куерганнан-куера... Кайбер белгечләр кешенең үз-үзенә биргән бәясе түбән булу да аралашуда авырлыклар китереп чыгарырга мөмкин диләр: үз-үзен дә яратмаган кеше башкаларны ничек яратсын! Аннан, вакыт узу белән, үзара мөнәсәбәтләрдә салкынлык урнашып, хисләрнең сүнүе дә бар. Ир белән хатын бертуктаусыз бер-берсен тәнкыйтьләп, берсе икенчесеннән гел гаеп эзләп торса, аларның никахы, шатлык, сөенеч китерәсе урынга, ачу, ярсу чыганагына әйләнеп кала. Ул чагында нишләргә? Ир белән хатын гына түгел, гел аралашып торган хезмәттәшләр дә вакыт-вакыт бер-берләреннән арып, туеп китәргә мөмкиннәр. Әмма бу күренеш, алар бер гаилә әгъзала­ры булмагач, тыныч кына уза. Хәләл җефетеңнең син­нән беркадәр ял итеп торырга теләвен дә сабыр гына, тыныч кына кабул итәргә кирәк. Хатыныңның (иреңнең) сиңа ачуы чыгуын, кабынып китәргә генә торуын күрәсез икән, сәбәп табып, күз алдыннан югалырга тырышыгыз – кая да булса барып килегез. Сез әйләнеп кайтканчы «буран» инде тынган булыр... Кайчакларда бер-беребездән арып, ялыгып китүебез табигый ул. Шуның өчен берара аралашмый тору, хәтта, кирәк тә. Йоклап алу, гел шөгыльләнгән бер эшеңне читкә куеп ял итү кебек бу. Тик мондый вакыт җиткәнне ничектер тоеп, сизеп алырга өйрәнергә, үпкәләмәскә, үзеңне гаепле санамаска гына кирәк. Күңелегезне бары тик матур дулкынга көйләгез, бер-берегезне нәрсә белән булса да шатландырырга тырышыгыз. Әйтик, ирегезгә матур сүзләр язылган «смс» җибәрегез, сәбәп булмаса да, берәр бүләк бирегез. Әти-әниләрегезгә шалтыратып, «мин сезне яратам» диегез. Балаларыгызга: «Мин сезнең белән горурланам, яратам», – дип әйтә аласыз. Якыннарыгыз белән ихлас булыгыз. Ике арадагы тойгы-кичерешләрдә киеренкелек туган икән, бу хакта яшермичә әйтегез. Үпкә, хәтер калуларны белгертмичә, эчегезгә җыймагыз. Мөнәсәбәтләрне җайга салуның мең дә бер ысулы бар. Шуларның берсе – башка кеше сезгә әйткән сүзләрдән дөреслек эзләү (ул хаксыз, нахак

КӨН ТӘРТИБЕНДӘ


үрнәк алыгыз

Фото: Газинур Хафизов

БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

АЙДАР+ГӨЛНАЗ Асия ЮНЫСОВА

20

БҮГЕН КЫШНЫҢ БЕРЕНЧЕ КӨНЕ. 20 ГЫЙНВАРДАМЫ? ӘЙЕ, ӘЙЕ. БУ КӨНГӘ КАДӘР ЧАЛТ АЯЗ КҮКЛЕ, АЛТЫН КОЯШЛЫ, АП-АК КАРЛЫ КЫШ ЮК ИДЕ БИТ ӘЛЕ. ИЛЛӘ ДӘ ШӘП КӨН. СӘФӘРЕБЕЗНЕҢ МАКСАТЫ ДА МАТУР. ЮЛЫБЫЗ АРЧА ЯГЫНА.

сљембикђ | 2014 | февраль


үрнәк алыгыз

«Әйдәгез, сезне фермага озатып куям да бүтән клиентларым янына китәм. Алар минем Арча тирәсендә генә дә йөзләп. Казанда да бар. Авиатөзелеш районындагы Максимов, Челюскин урамнары чатында сатабыз. Литры 30 сумнан гына булгач, халык без килгәнне көтеп кенә тора. Артып калганын 23-25 сумнан сөт җыю оешмаларына тапшырабыз». Күр әле син, машина йөртүчесенә кадәр уртак эш өчен янып, сәүдә нечкәлекләрен белеп, ихтимал табышны санап тора. Могҗизалы саннар дөньясы безне монда – кыш уртасында кояш нурына күмелгән сыер фермасы эчендә көтеп торган икән әле. Кызык иткәннәр болар. Теплица­ дагыча итеп, яктылыкны түбәдән төшергәннәр. Теремек егет – Айдар Сабиров (хәзерге заманның авыл бизнесмены шундыйрак буладыр инде ул) якты ферманың безгә көтелмәгән тәэсиреннән канәгать. Ике рәткә тезелгән «холмогорлар» белән кара-чуар «гольштин-фриз»лар гына килгән-киткәнгә бер дә исләре китмәгәндәй, тәмле сенажларын бөклиләр. Нигә исләре китсен соң, савымчы апалары Тәүгенур белән Фәүзия килеп җитәргә әле иртәрәк. Болары килер дә китәр. Шуңа күрә без дә Айдарны тыңлый торыйк. Саннар могҗизалы дидек бит.

Арчада сөтчелек белән шөгыльләнүче 23 фермер хуҗалыгы бар. Аларда көн саен биш тонна сөт җитештерелә. – Эшләдек. Эшлисе килеп тора. Чөнки эшнең рәтен беләбез. Монда безнең 63 савым сыеры бар, икенче бүлемдә таналар, тегесендә бозаулар – барысы 143 баш. Менә монысы безнең үгез – Мишка. Ул берәү генә. Сыерлары янында чит кеше йөргәнне яратмый. Әнә пошкырына да башлады инде. Юк, юк, курыкмагыз, чылбырда ул. Алай да ераграк китик. Сөт суыту залын карыйк. Сауган сөт турыдан гына чаннарга китә безнең... Айдар безгә кыска гына арада бик күп мәгълүмат биреп өлгерә. Бүгенге крестьян-фермер хуҗалыгы дигәннәренең нәрсә икәнлеген аз-маз төшенү өчен бик әйбәт экскурсия бу. Автомат тирес чыгару җайланмасы, өелгәнен төяп торучы, кайвакыт аренда шартларында «шабашкага чыгып», хуҗасына әйбәт кенә акча эшләп кайтучы «Амкодор» машинасы, унбишләп тәгәрмәчле трактор, иллеләп тагылма техника 800 гектар җир биләгән крестьян-фермер хуҗалыгы өчен таман гына. Бик тәвәккәл хуҗа гына шулкадәр техника туплый ала. – Безнең техника читтән кайтарылмаган. Алабуга трактор заводыннан кайтканнары да, элекке Киров исемендәге колхоз таралганда сатып алынганнары да бар. Лизинг тәртибендә инде. Мин Казиле егете бит. Безнең авыллар тәвәккәл! Яу кырында иң күп ирегетләрен югалткан авыл да – Казиле. Тәвәккәллеге чындыр. Агроном дипломы алганчы ук бизнес дөньясын капшап карый ул. Иң әүвәле керамзит

февраль | 2014 | сљембикђ

21

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

Ә

ле беркайчан да Арчага кыш өстендә килгәнем юк иде. Йә яз башында, йә көзгә кергәндә киленде бу төбәккә – Тукайны яд итәргә, аннары кайчан гына әле сәфәрдәшләрем булган Гариф Ахуновны, Мөхәммәт Мәһдиевне, Гомәр Бәшировны сагынып искә алыр, рухларын зурлар өчен. Ак төбәк, мәгърифәтле төбәк ул Арча! Кышкы аклык та Арчаның рухи аклыгына гаҗәеп тәңгәл килеп тора икән ләбаса. Казанда күренми башлаган кызылтүшләренә, песнәкләренә кадәр, йомшак карга чумып уйнап, әле яшәешебездә саф, садә манзаралар бар икәнлеген сиздереп, сөендереп тора. Югалтмаска иде, каралтмаска иде бу аклыкны! Алдынгы булырга өйрәнгән Арчаның, ишегалдында кайсы дәвер хакимлек итүенә карамастан, әле бер уңышына, әле икенчесенә шаһит булып торабыз. Кайчандыр ул арыш басулары иде, аннары мәктәпләр... Хәзер менә болын-көтүлекләре дә әллә ни күп булмаган Арча республикабызның сөт базарында лидер булмакчы. Бу җәһәттән уңышлар, әлбәттә, кызыксындыра. Сәбәбе нидә бу уңышларның, сәбәбе? Җавапны чамалыйм анысы. Гади генә, бер сүз белән генә әйтерләр: «Кешеләрдә!» Килеп, күреп, сөйләшә башлагач кына Сабировлар крестьян фермер хуҗа­ лыгының бер канаты Айдар Сабиров җөмләне шактый киңәйтеп җибәрер: «Ничек тырышмыйсың да, ничек эшләмисең, дәүләт бик булыша бит, хакимият башлыгы Алмас Нәзировтан башлап, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовка чаклы – барысы да безгә ни кирәген белеп, гозеребезгә колак салып тора. Ярдәм итү әмәлен дә табалар. Безгә фәкать тырышасы гына кала». Айдар Сабиров белән әңгәмә корырга керешкәнче аның үзен, фермасын табасы бар бит әле. Әнә, күзне камаштырган чана юлыннан (машина юлы диясе килми) сыртына «Молоко на дом» дип язылган зәңгәр машина узып китте дә, челтәр тәрәзәле өй каршына килеп туктады. Бу машина шуларныкы, сөтне кешеләрнең өйләренә үк илтеп бирә торган Сабировлар фермер хуҗалыгыныкы бит инде. Шунда капка ачылып китте дә күчтәнәчне каршы алырга ак яулыклы әби килеп чыкты. Сәгатен белеп, тәрәзәдән күзен алмый көтеп торгандыр инде әбекәй. Без дә килеп җиттек. Әбекәйнең үзе белән сөйлә­ шергә җай чыгып торуына сөенеп, сораштырам, кем булуын белешәм. «Галия әбиең булам мин. Дәүләт­баева. 85 яшь инде миңа. Үзем дә 20 ел сыер сауган кеше. Хәзер менә шушы балаларның игелеген күреп яшим. Атнага бер тапкыр өч литр сөт китерәләр. Атна буена җитә шул сөт. Сыер асрый аламмыни мин? Сөтле чәйсез дә тора алмыйм. Сөт киләсе көнне капка төбемне дә көрәп китә Айдар улым. Агроном булып килгәч, күршемдә фатирда торган иде. Шул заманнан бирле ярдәменнән ташламый». Галия апаның сөйләр сүзе байтак иде бугай әле. Тик менә машина хуҗасы Роберт Нигъмәтҗанов ашыктыра.

БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ


БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ

үрнәк алыгыз

блоклар белән шөгыльләнә, аннары Арчада «Такта базары» оештырып җибәрә. Тик терлекче Фәрит белән ат­казанган сыер савучы Зөһрәнең көтү көтеп үскән уллары җиргә, терлекләр янына – крестьян хезмәтенә тартыла. – Башта җиребез 100 гектар гына иде. 18 кешенең пай җирләрен алдык. Без аларга гектарына 500 сумнан түләп барабыз. Эшләребез көйле генә киткәч, Казанбаш (элеккеге «Известия» колхозы) кешеләренең дә пай җирләрен алдык. Анда сарыклар фермасы да оештырып җибәрдек. Җир мул булгач, рәхәт. Күп итеп күпьеллык үлән чәчә­без. Без әзерләгән печән авыл кешеләренә дә артып кала. Үзеңне юмарт хуҗа итеп хис итәр өчен табыш керер урынның ышанычлы булуы да кирәк бит әле. Ыша­ныч һәм өмет әнә теге – «холмогор»ларда һәм җәен Ия суы белән Казан елгаларыннан югарыга таба үрләгән калкулыкларда үлән кыркып көрәеп йөриячәк сарыкларда. Төркиләр муллыкны һәрвакыт терлек-туар белән бәяләгән (товар сүзе дә шул ук туар сүзеннән бит инде).

ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ

«Гөлназ Сабирова крестьян-фермер хуҗалыгы» ел нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы хуҗалыгы дип табылды. Ике зур авылның егермеләп кешесен эшле иткән олы ниятне гамәлгә ашыру өчен терлекче улы белән укытучы кызының гына, ни тырыш булсалар да, маясы җитмәслеге сер түгел. – Сере гади аның, апа. Бер миллион акчаны федераль бюджеттан бирделәр. Тагын ун миллион сум кредит алдым. Кредит дигәнем нибары биш процентлы дәүләт субсидиясе инде ул. Шундый шартлар тудырып торганда да, район һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан аңлау булганда да тәвәккәлләмәсәң... Эшне, әлбәттә, бизнес-план төзүдән башлыйсы. Әһә, бизнес-планмы? Менә кайчан алгы сызыкка чыга ул Гөлназ – Тимирязев исемендәге авыл хуҗа­ лыгы академиясенең экономика һәм бухгалтерлар бүлеген тәмамлаган дипломлы белгеч! Түбән Мәтәскә мәктәбендә Айдар аттестат алып йөргән елны бишенчене генә тәмамлап куйган кыз, егет агроном дипломы алып кайткан вакытка Казанга укырга китәргә йөри. Бер кешегә дә әйтмәгән хыялында ул – артистка. Кара кашлы, зәңгәр күзле кызның чибәрлеге, буйсыны – кино артисты булырлык! Мондый гүзәллек яныннан әллә Айдар битараф үтә алган дисезме? Юк, әлбәттә. Моннан ун ел элек яуган ак карга «Айдар + Гөлназ = мәхәббәт» дип язганнан соң, бу икәү әлеге язуны загста кабатлатып, тигезлек билгесеннән соң «Сабировлар» дип раслатып чыга. Нәтиҗәле үткән бу ун елда яңа фермалар төзелеп, пай җирләре өстәлеп кенә калмаган, бәлки, бер-бер артлы

22

сљембикђ | 2014 | февраль

өч бала да туып куйган. Гөлназга экономист белгече дипломын да читтән торып укып алырга туры килгән. Төзелеп бетмәгән йортның таш баскычларыннан күтәрелеп, ишеккә сөяп куелган чаңгылар яныннан узып, өйгә кереп, Гөлназ белән танышкач, андагы чибәрлек ышыгындагы ныклыкка сокландым. Әле бүген төнлә генә нәни Аязы белән икесен «Ашыгыч ярдәм» машинасы алып киткән булган икән. (Менә ни өчен без ферма тирәләрен Айдар белән генә әйлән­ гәнбез.) Эш җәһәтеннән җитди сөйләшү буласын белгәч, түзмәгән – кайткан. Наласаның атаклы көрәшчесе Зиннәт Вәлиев оныгы ул Гөлназ – билен бирми торган нәселдән. Әтисе Ринат белән әнисе Хәтирә әле бүген дә Түбән Мәтәскә мәктәбендә укыталар. «Копейка» машинасы гына булган егеттән менә дигән булдыклы кияү чыгасын зирәк мөгаллимнәр кызларына искәртми булмагандыр. Хәер, Гөлназның үзенең дә акыллы, зирәк дигән даны бар. Шул финанс кәгазьләрен оста итеп алып бара бел­мәгәнгә күрә ничәмә-ничә фермер хуҗалыгы янды, күпме өметләр чәлпәрәмә килде. Сабировлар, әнә, һаман иярдә. Айдар да хәзер «Маzdа» машинасында. «Маши­наны күбрәк Гөлназ иярли. Аның районга, Казанга йомышы ешрак төшә», – ди Айдар. Олы кыз Азалия белән уртанчы бала Айгизәнең мәктәптән кайтып кергәнен көткән арада Гөлназ белән теге хикмәтле бизнес-планнарны раслату, салым документларын үткәрү нечкәлекләре хакында сөйләшәбез. Дөресрәге, Гөлназ аңлатмакчы, мин төшенмәкче булып утырабыз. Билләһи, фермада, сыерлар янында аңлаеш­ лырак. Гөлназ уртак эш бүрәнәсенең авыр башын үз өстенә алган түгелме соң? Фермер хуҗалыгын элекке колхоз моделе итеп алсак, Гөлназ шул колхозның идарәсе сыман. Бу яшь ханым, «колхоз тоту», йорт карау, бала багу өстенә бассейнга йөрергә, чаңгы шуарга ничек вакыт таба икән, дип утырам. Шулчак, минем уйларымны укыгандай, район хакименең урынбасары Надия Равил кызы өстәп куя: «Без Гөлназны «Ел хатын-кызы» конкурсына барырга кодалыйбыз әле. Җиңсен дип теләп торыгыз», – ди. Җиңәр, ул да җиңмәгәч! Алдагы бизнес-планнарга савым сыерлар санын тагын да ишәйтү, нәселле таналарны үзләре үстерә башлау нияте салынган. Димәк, уртанчы кыз Айгизәгә «эш» тагын да артачак. Нәни бозауларга кушаматларның матурдан-матурларын табып торучы ул бит. Фермадагы Яз, Тамчы, Кашка, Песнәк, Венера, Нептуннар – барысы да Айгизә тапкан матур кушаматларны йөртүче сөтбикәләр. Өч бала арасыннан әле һаман биюдән кайтып кермәгән Айгизәнең генә авыл тормышына күңеле ятар төсле. Хәер, ике яшьлек Аязның киләчәген юрарга иртәрәк. Тик барыбер, авылның киләчәге аның кулында да. Әтисе Айдар Сабантуйлар үткәреп, авылдашларына ярдәмләшеп, татар авылына рух өргәне кебек, Аяз да татар авылының көнен якты, тормышын ак итәр өчен яшәр. Бәхете белән үссен.


гšрли Казан…

ДЉНЬЯ ГАМЕ

МўДўНИЯТ

§ўМГЫЯТЬ Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерләнүгә һәм аны үткәрүгә зур өлеш керткән кешеләрне бүләклә­ деләр. Алар арасында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әс­гать Сәфәров һәм «Татмедиа» ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһи­ әхмәтов та бар. Аларга Россия Федерациясе Президенты­ның Мактау грамотасы тапшырылды. Республика матбугат һәм масса­күләм коммуника­цияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоинага «Татарстан Республикасы матбугат һәм массакүләм коммуникация­ләр­нең атказанган хезмәткәре» исеме бирелде. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакү­ләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов «Россия Тикшерү комитетына йөкләнгән бурычларны чишүдә күрсәткән ярдәме һәм тикшерү органнары белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен» медале белән бүләкләнде. Медаль Казан мэры Илсур Метшинга, Татарстан—«Яңа гасыр» телерадиокомпания җитәкчесе Илшат Әминовка да тапшырылды. Мәскәүдәге Татар милли-мәдәни мохтариятенең яңа рәисе сайланды. Хәзер бу вазыйфаны «Татарский мир» федераль газетасы баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев башкарачак. Болгарның Ак мәчетендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган зур бәйрәм узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Рушан Аббясов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Россиянең төрле өлкәләреннән килгән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

МўГАРИФ «Ана теле» проекты тулы көченә эшли башлады. Онлайн-мәктәпкә дөньяның төрле почмагыннан тәүлекнең теләсә кайсы вакытында керергә була. Уку тулысынча бушлай. Хәзер бу онлайн-мәктәптә 10 мең 255 кеше укый. Укучылар арасында чит ил кешеләре дә бар. Казанның Мәскәү районында яңа милли балалар бакчасы ачылды. Монда тәрбия бирү һәм укыту татар телендә булачак. Яңа бакчага шәһәрнең Мәскәү районында яшәүчеләр генә түгел, ә башка районнардан да балалар кабул ителә. Анда тәрбияләнгән балалар якында гына урнашкан Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә белем алачак. Шулай итеп, балалар бакчасы һәм гимназия милли мәгариф үзәген тәшкил итәчәк. Балалар бакчасының тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасына интерактив укыту комплексы алу өчен сертификат тапшырды.

Уфа «Нур» Татар дәүләт театрының Казанда гастрольләре булды. Алар Г. Камал театры бинасында М. Фәйзинең «Ак калфак», Р. Нурлыгая­новның «Ак чәчәк – сиңа бүләк», Ш. Хөсәеновнең «Әниемнең ак күлмәге» спек­такльләрен һәм Урал Гыйрфатуллин белән режиссер Гүзәл Акбер­динаның «Нурлы сәфәр» дип аталган махсус проектын күрсәтте. Театрның ветераны, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираевага гастроль көннәрендә 80 яшь тулды. Журнал укучылары исеменнән аны юбилее белән тәбрик итәбез. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Тормышыңа театр өстә» дип аталган акция үтә. Тамашаларга билет сатып алган һәр ундүртенче кешегә икенче билет бушлай бирелә. Бу чара февраль азагына кадәр дәвам итәчәк. Казанда «Шаляпин укулары-2014» дигән фәнни конференция узды. Ул ике елга бер оештырыла, биредә Федор Шаляпин иҗатын өйрәнүчеләр җыела. Быелгы конференция Россиядә Мәдәният елына багышланган иде.

КОТЛЫЙБЫЗ Казанда «Мисс Татарстан-2014» конкурсы финалы үтте. 30 кыз катнашкан бу бәйгенең җиңүчесе — 22 яшьлек Динара Акбашева. Башкортстанда туыпүскән кыз хәзер Казан дәүләт архитектуратөзелеш университетында белем ала.

СўЛАМўТЛЕК Казанның биш хастаханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен 61 махсус палата булдырылды. Монда ятып дәвалану өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Казанда «Яраткан балалар табибым» конкурсы­ ның җиңүчеләрен ачыкладылар. «Һөнәренә тугрылыгы өчен» номинациясендә — Раушания Кә­римова, «Мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә — Елена Никифорова, «Һөнәри осталык һәм әзер­ лек» номинациясендә Марина Исакова беренче урында. Шәфкать туташлары арасында беренчелекне Наталья Гурьянова яулады.


яшь буын

Фото: Газинур Хафизов

ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

ТАТАР ГАИЛӘСЕ

ЧАТЫР-ТАУНЫҢ

ЧАЯ КИЛЕНЕ Лилия ГӘРӘЕВА

ТАТАРСТАННЫҢ ИҢ БИЕК НОКТАСЫ КАЙДА, КАЙСЫГЫЗ ӘЙТӘ АЛА? БЕЛМИСЕЗМЕ? Ә АЗНАКАЙЛАР БЕЛӘ. БЕЛМӘСКӘ, ҮЗЛӘРЕНЕҢ ЧАТЫР ТАВЫ БИТ ИНДЕ УЛ ИҢ БИЕК НОКТА!

Азнакай – бай як. Нефтьле як. Монда киң күңелле кунакчыл халык яши. Үрнәк алырдай гаиләләр күп Азнакайда. Язмабызның геройлары Фирая һәм Марат Юнысовлар да – әнә шундый, үз төбәкләренең бизәге булырдай кешеләр.

24

сљембикђ | 2014 | февраль


яшь буын

ТАТАР ГАИЛӘСЕ

Яңа Юл – яңа тормыш

Аларның бергә гомер итә башлауларына унике ел. Аз да түгел, күп тә түгел – тормышларының башы гына әле. Бер-берсенең холык-фигылен тәмам белеп бетереп, һәр көннән тәм табып яшәр чаклары. Ике малай үсте­ рәләр. Олы уллары Илфатка – унбер, кечке­нә Әмирханга дүрт яшь. Фирая – Азнакайның 19 нчы номерлы «Там­ чыкай» балалар бакчасында, Марат Актүбә технологик транспорт идарәсендә эшли. Якты Юлдагы якты йортларында бәхетле яшәп яткан көннәре. Ике яктан да нәселләре нык. Тамырларың тирән бу­лып, тормыш зилзиләләреннән ышыклар, авырлыклар килеп, сынам-сыгылам дигәндә таяныр терәгең булу үзе зур бәхет түгелме? – Без рәхәттә үстек, – ди Фирая. – Әле ул вакытта күп кешенең өенә су да кермәгән, ә безгә су бер яктан керә, икенче яктан агып чыгып китә. Әти кечкенәдән дөнья күрсәтте. Мәскәүгә алып барыр иде, Казанга. Циркка, концерт, театрына, дисеңме... Бәйрәм саен матур киемнәр алды ул, уенчыклар белән шатландырды... Сабый чагымнан ук кадерле кыз икәнлегемне белеп, дәрәҗәм­не тоеп үстем. Мәктәпне тәмамлагач, үз көчем белән Алабуга дәүләт педагогика институтының филология факультетына укырга кердем. Марат белән Сабантуйда таныштык. Беренче курсны тәмамлап кайткан чагым иде. Бер күз ташлау белән үк башымны югалтмасам да, тора-бара бөтен йөрәгемне яулады. Сөйкемлелеге белән, тырышлыгы белән, хатынкызга булган ихтирамы белән. Ир кешегә иң кирәкле сыйфатлар шушыдыр, мөгаен. Бераз йөргәч, әбиембабаем белән таныштырдым – дөнья күргән кешеләр ни әйтер икән? Бабаема ошады ул: «Бик булдыклы кебек күренә», – диде. Чынлап та, аның сүзләре рас килде. Атасына карап улын коч, диләр. Кайнатам Габделхәй алтын куллы кеше минем, нәрсәгә тотынса, шуннан гөл ясый. Кайнанам Миләүшә – фармацевт. Икесе дә бүгенге көндә ихтирамга лаек кешеләр. Язмышның авыр сынауларын да кичәргә туры килә аларга. Дүрт яшьлек Мар­­ сель белән өч яшьлек Маратны ятим калдырып, 29 яшендә әниләре Нәҗибә үлеп китә. Кайнанам – аның бертуган сеңлесе. Апамның балалары ятимлек күрмәсен, дип, 19 яшендә кайнатама – үзенең җизнәсенә кияүгә чыккан ул. Улларына иптәшкә тагын ике кызлары туган. Мин тормышта гел алардан үрнәк алып яшим. Марат балалар дип, гаиләм дип өзелеп тора икән, аны бит шушындый итеп әти-әнисе тәрбияләгән. Рәхмәтем зур аларга. Менә бу йортны Марат унҗиде яшендә сала башлаган. Әти-әнисенең киңәше, аларның ярдәме белән, әлбәттә. Әле өйләнеш­мәгән булсак та, минем белән дә киңәшләшә иде, проектын да бергә сыздык. Ниятенең җитди булуын шуннан абайладым. Дүрт ел бик матур итеп, егет белән кыз булып кына йөрдек без. Кияүгә ак туй күлмәгемдәй пакь булып чыктым. Икебез дә үзсүзле кешеләр. Ул да әйткән сүзеннән чыкмый, мин дә. Ике үҗәткә бергә яшәп китүе бик җиңел булмады, билгеле. Мин авыр чакта әниемә таянам. Ул безгә сабыр булырга куша. Илфатыбыз туып, монда күчеп тора башлагач, су да кермәгән, обойлар да

ябыштырылмаган иде әле. Анда карыйсың – анысы юк, монда карасаң – монысы... Ишегалдындагы коедан алып кергән су кып-кызыл балчык, ярты көн тондырсаң да, утырмый. Минем тизрәк барысын да булдырасым, тормышны тәртипкә саласым килә. Ә тиз генә булдырып булмый, акча юк. Мондый чакта Маратның бик тә яратып кабатлый торган сүзе бар: «Мәскәү дә бер көндә төзелмәгән, түз!»

Түгәрәк табынлы, тату гаиләдә үскән балалар үзләре дә ояны нык итеп кора. Әйе, бергә тора башлаган мәлләрдә яшь гаиләгә нәкъ менә шул сабырлык җитеп бетми дә инде. Әйтәсе килгәнне әйтми калырга биш-алты елдан соң гына өйрәнәсең. Ә аңынчы ничә тәртәне сындырып, ничә тапкыр күңелне канатасы бар әле. Тиккәме күп кенә гаиләләр шушы вакыт эчендә аерылышып та куя.

Әни кызы

«Безнең беркайчан да зурдан кубып кычкырышканыбыз юк», – диләр Фирая белән Марат, беравыздан. Ышанам, чөнки аларның гаилә сагында ике яклап та уяу әти-әниләр тора. Тормыш дәрьяларында дөрес юнәлеш бирер кешеләре бар – якты маяклары. Фираяның әнисе белән танышканнан соң, Марат болай дигән: «Мондый ягымлы апаның кызы белән яшәве бер дә кыен булмас». Алманың агачыннан кайчан ерак төшкәне бар әле?! Менә без кунакка килгәндә дә Фәүзия апа кияве белән кызының болын кадәр аш бүлмәсендә бәлеш салып йөри иде. Баласының бәхетле булуыннан да куанычлырак ни бар ата-ана өчен! Фәүзия апа белән Фирдәвес абый үзләре дә бик матур яшәгәннәр. – Мин шәһәр кызы идем, Әлмәттә туып-үстем, – ди Фәүзия апа. – Мәлбагыш­ка кияүгә чыгып, гомерем буе


ТАТАР ГАИЛӘСЕ

яшь буын

авылда яшәдем. Фирая – баш балам. Кечкенәдән бик төгәл, үзсүзле булды. Таләп­чән дә. Кайнанам ягына охшаган ул. Җырга сәләте дә аларныкы. Ә үземнең әнием бик дини карчык иде. Ирнең сүзен­нән чыкмыйча, хөрмәтләп яшәргә кирәген кечкенәдән күреп үстем.

Мәхәббәт ул — бер-береңне сабыр булырга мәҗбүр итмәү. Безнең әни бик ипле, җайлы кеше булды. Әти өйдә чакта беркайчан да тавышын күтәреп, безне әрләп йөрмәде. Әтидән куркудан түгел ул, ә аның өчен өйдә рәхәт атмосфера булдырырга теләүдән килгәндер. Мин дә кызларыма шушыны сең­дерергә тырыштым. Ир-ат өйдә ял итәргә, күңеленә ты­нычлык табарга тиеш. Әгәр дә аны гел игәүләп тор­саң, бик тиз гайрәте чигә­ чәк. Ирне усаллык белән җиңеп булмый. Иң үтемлесе – тәмле тел, ачык йөз, кайнар аш. Кызларымны еракка җибәрүгә каршы булдым. Үзебез­нең якта да егетләр бетмәгән. Әллә кайларга китеп, бер күрешергә зар-интизар булып яшәмик, дидем. Кызларны үстерүе бик авыр. Гел саклап, артларыннан күзәтеп кенә тормалы. Кыз үстерү­нең савабы күп дип, белеп әйткәннәр шул. – Безнең иң якын дустыбыз әни булды, – дип сүзгә кушыла Фирая. – Элек тә, хәзер дә бөтен серебезне аңа сөйлибез. Ул ачуланмый, каты бәрелми. Ярдәм кирәксә, бөтен эшен ташлап, йөгереп килеп җитә. Әни тормышны катлауландырмый яши белә.

«Яшеннәрдәй яшьнәп яшәргә!»

Тормыш девизы икән бу аларның. Яшьнәп, күкрәп яшәү! Күр бу Фираяны! Дәүләт эшендә дә эшләп кайтам, ике баламны үстерәм, хуҗалык алып барам – шул җиткән, дияр иде берәү булса. Ә ул моның белән генә канәгать түгел. Иркен йортның стеналарына эленгән дип-

ломнарны, Мактау кәгазьләрен карап йөрим. 2008 елда «Ел гаиләсе» конкурсында катнашып, «Сөйкемле гаилә» номинациясендә җиңгән, 2012 елда «Киленбикә» конкурсында «Шаян килен» исеменә лаек булган, 2013 елда «Җырлыйм туган якта» дип аталган җыр бәйге­сендә III премияне алган. Ә иң зур җиңүләре, узган ел «Нечкәбил» конкурсында катнашып, «Җаваплы нечкәбил» исеменә лаек булу. Хәер, нинди исем яулаудамыни хикмәт. Фираяның күптәнге олы хыялы тормышка ашкан ич! «Казанда, зур сәхнәдә гаиләм белән бергә чыгыш ясарга хыялланып яшәдем. Күкләр мине ишетте, хыялларым чынга ашты», – дип сөенә Фирая. Алар өчен җан атарга дип, зур бер автобус халык килгән Азнакай­ дан – туган-тумачалар, дуслар, хезмәттәшләр. Әле дә ул көннәрне сагынып искә алалар. Гомерлек хатирә... Тагын бер шөгыль тапкан әле үзенә Фирая. Туйлар, туган көннәр, бәйрәм кичәләре алып бара. Тамада. Тавышы матур, диләр, ул уздырган туйлар күңелле була, диләр. Бая Фәүзия апа аны сәхнә кешесе дигән иде. Дөрес әйткән. Гел сәхнәгә тартылып яши.

Кошлар очканда сынала

Ярты көн сөйләшәбез инде Фирая белән, ник бер зарлану сүзе чыксын. «Тормышыңның кытыршы якларын да сөйлә. Гел шомартып кына язсак, укучы ышанмас», – дигән булам. – Авырлыкның зурысын узган ел татыдык без, – ди Фирая. – Илфатыбыз сабан туенда кулын тайдырган. Буынын урынына утыртып, гипска катырдылар. Берәр айдан гипсын салдырсалар, улымның кулы бөгелми. «Алай гына булыр инде ул, гел хәрәкәтләндереп торсагыз, үтәр», – диде табиблар. Ышанып кайтып киттек. Юк, бөгелми бала­ның кулы. Казанга күрсәтергә алып бардык. Анда кулны сындырып, яңадан җыйдылар. Әгәр бу юлы да сөякләре дөрес ялганмаса, балабыз гомерлек гарип калса, дип, күпме ут йоттык. Аллага шөкер, барысы да яхшы булып бетте. Илфатыбыз сау-сәламәт.


яшь буын

Яратып яшим, яратып эшлим

Килгәч, килгәч күреп китик, дип, Азнакайдагы 19 нчы «Тамчыкай» балалар бакчасына да сугылдык. Әле җәй башында гына ачылган өр-яңа йорт ул. Бик күңел­ледер мондагы сабыйларга. Ишегалларындагы атынгычларына, шугалакларына хәтта үзем дә кызык-

тым. Фирая мондагы иң кечкенә төркемне – бер яшьлек, яшь ярымлык сабыйларны тәрбияли. Араларында әле юньләп тәпи йөри белмәгәннәре дә бар икән. «Эшемне бик яратам, – ди Фирая апалары, нәниләрен кочагына кысып. – Методист та, хәтта бакча мөдире дә булып эшләп карадым. Юк, берсе дә тәрбияче булуга җитми икән, дип, кабат үз эшемә кайттым. Татар төркеме без. Балаларны чын татар мохитендә чын татарча тәрбиялисем килә». Бакча мөдире Светлана Челышева да хуплый аның сүзләрен: «Безнең Фирая бик молодец ул. Барысына да җитешә. Әнә бит, Казан кадәр Казанда нинди конкурсларда катнашып кайтты. Безнең өчен дә горурлык бу. Хатын-кыз гаиләдә бәхетле булса, эше дә җырлап бара аның. Гомумән, коллективыбыз әйбәт. Без әле бик яшь коллектив, җәй көне генә берләшеп эшли башладык. Әмма шуны ышандырып әйтә алам – балалар бакчасында очраклы кешеләр эшли алмый. Балаларны җаны-тәне белән яратмаган кешенең урыны монда түгел». – Бәләкәчләр белән эшләве кыен түгел, әти-әниләр белән читенрәк, – ди Фирая. – Хәзер балаларның тыңлау сәләте начар – алар әйткәнне ишетми. Көне буе телевизорга багынып утырганлыктандыр бу, мөгаен. Моннан котылу юлы бер генә – балаларга китап укырга кирәк. Әмирхан әкиятләрне миңа караганда да күбрәк белә. Без аларның дәвамын да уйлап чыгарабыз. Алай кызыграк. Баланың фантазиясе дә эшкә җигелә.

Балаларга тәрбия иң элек гаиләдә бирелергә тиеш. Ә әти-әниләр аны тәрбиячедән көтә. Нәрсәдер эшләү өчен балада стимул булырга тиеш. Ул бит әле үзсүзле дә булучан. Без, мәсәлән, үзебезне­ке­ ләргә алдан ук максат куябыз. Әгәр дә алар нәрсәнедер җиренә җиткереп башкарсалар, икенче көнне моның өчен бүләк көтелә. Йә кинога алып барабыз, йә шугалакка. Кемнең бүләктән коры каласы килсен, ди? Кушканыңны йөгерә-йөгерә үти ул. Тик инде син дә, кинога алып барам дип вәгъдә биргәнсең икән, вәгъдәңдә тор! Шул чагында гына әлеге тәрбия алымы үтемле була. Хәзер Илфатка бераз акча бирә башладык. Күп түгел. Шушы акчаны тотарга өйрәтү дә тәрбиянең бер өлеше инде ул. Балалар тормышның матур якларын күреп үсәргә тиеш дип саныйм мин. Яшәү – рәхәт, әти-әнисе аны ярата, ул – бәхетле дигән ышаныч нык булсын күңелендә. ...Азнакайдан кузгалып киткәч, юл буе уйланып кайттым. Фәүзия апа белән Фирдәвес абый, Миләүшә апа белән Габделхәй абыйлар, аннан килеп, Фирая белән Марат... Менә нинди булырга тиеш безнең татар гаиләләре – җиде буын бабасын белгән, кода-кодагыйлар үзара чөкердәшеп гомер кичкән, балалар өлкәннәрне ихтирам иткән, оныклар тәгәрәп үскән татар гаиләләре. Тамырлары тирән, кәүсәләре нык, ябалдашлары куе.

февраль | 2014 | сљембикђ

27

ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

Маратның үҗәтлеге кайчак ачуны китерә китерүен. Сүзен бер әйттеме, ваз кичтерермен димә. Мин Азнакайга йөреп эшлим. Илфат белән Әмирхан да минем белән. Автобус белән йөрү тәмам ялкытты. Мараттан машина сорый башладым. Бер­көнне кайтсам, капка төбендә кызыл машина тора. «Кем килде икән?» дип өйгә керсәм, бу – Марат­ның сюрпризы булган. Өр-яңа машина түгел иде инде, шулай да өйрәнергә ярады. «Әгәр дә менә шушының белән бәрелми-сугыл­ мый кыш көне үзең кабызып йөри алсаң, бер елдан яңасын алырбыз», – диде. Беркөнне машинам­ның аккумуляторы «утырган» бит. Әгәр дә иремә әйт­сәм, яңа ма­ши­наны мәңге күрәчәгем юк. Тиз генә ярдәмгә сеңлемнең ирен чакырдым. Ә бер елдан Марат сүзендә торды, өр-яңа машина алдык. Машинасыз өлгерәм димә хәзер. Башта балаларның берсен мәктәпкә, икенчесен бакчага илтәм. Ике балабыз да сәнгать мәктәбенә йөри. Илфат бию һәм синтезатор классында укый, кечкенәсе «Бәхет» ансамблендә шө­гыль­ләнә. Аларны анда йөртү шулай ук минем вазыйфам. Машинасыз эш харап. Әле берара ватылып та торды. Рәтләми генә бит шуны Марат. «Кеше автобус белән йөри, әнә чык та утыр», – ди. Кайнанама шалтыраттым: «Әни, машинам кабынмый. Марат автобуска чыгарга куша», – дим. Кайнанамның бер сүзе бар: «Көяләнмә, кызым!» Бу юлы да шулай: «Көяләнмә, кызым. Хәзер килеп җитәм!» Ул үзе дә шактыйдан ук рульдә. Әти белән бергәләп килеп төштеләр. Йә, нәрсәгә шаулашасыз, янәсе. Белмим, кайнатам нәрсә дигәндер, икенче көнне ирем машинамны рәтләтергә алып китте.

ТАТАР ГАИЛӘСЕ


МИЛЛӘТТӘШ

безнең кавем

ТАРИХНЫҢ

ЮК АНЫҢ НОКТАСЫ... Н

ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

Гөлнур САФИУЛЛИНА

28

еҗәт аганы Альбина Добрич өлкәсендәге авылларның берсендә очрата. «Күзенә карауга: «Үзебезнеке! Татар!» – дип уйладым. «Исәнмесез?» Минем көтмәгәндә татарча дәшүем аны шаккаттырды гына дисәм, аз булыр... «Кызым, әллә син Казаннанмы? – диде ул гаҗәпләнеп. – Минем анда туганнарым калды...» Неҗәт Билал Әхмәтнең гаиләсе Болгариягә сугыш вакытында күчеп килгән. Мең газаплар белән... «Депортацияләнгән Кырым татарларының бик күбесе юлда ачлыктан, салкыннан үлеп калды», – ди ул. Саубуллашканда агай миңа бер җыр көйләде: Бүген безгә кемнәр килгән / Иярләгән ат белән? / Ходай безгә насыйп иткән / Сөйләшергә хат / белән. / Безнең өйнең бакчасына / Сандугач ияләшми. / Рәсемегез бар кулымда, / Тик үзләре сөйләшми. Мин хәзер биредә яшәүче Кырым татарларының фольклорын да җыям, аларны аерым җыентык итеп бастырырга телим». Кемне нинди язмыш, ә Альбинаны Болгариягә... татар эзләрен табу теләге алып килә. «Мин үземне анда Татарстанның рәсми булмаган илчесе итеп тә тоям», – ди ул. Идел буе белән Дунай болгарлары арасына күпер салучы... Ә күперләр җиңел генә, бер көндә генә салынмый! Әңгәмәдәшебез – Болгариянең «Идел» Халыкара фән һәм мәдәният үзәге директоры, «Ауропа татарлары альянсы» рәисенең фәнни эшләр буенча урынбасары, профессор Альбина ВӘЛИЕВА (ХӘЙРУЛЛИНА).

сљембикђ | 2014 | февраль


безнең кавем мәкаләләрен татарчага тәрҗемә итәм... Татар халкының бик күп зыялы кешеләре белән шул елларда таныштым.

* * * Тукай клубына халкыбызның борынгы тамырлары турында лекция тыңларга барган идем. Әбрар ага Кәримуллин да килгән. Аның «Прототюрки и индейцы Америки», «Татарлар: исемебез һәм җи­ семебез» дигән китаплары чыккан вакыт. Сөйләшеп киттек. Халкы­бызның Евразия киңлекләренә таралуына, андагы татар атамаларына тукталдык. «Болгария – Болгарстан – татарлар өчен сөрелмәгән җир кебек, сеңлем», – диде Әбрар ага миңа шунда. Европада урнашкан Болгария нигә шулай атала икән, дигән сорау мине инде кызыксындыра, күңелне кытыклап тора. Гел «Болгар иле» дип әйтәсе килә... 2000 елда Болгарстанның Фән һәм мәгариф министрлыгыннан стажировка үтәргә чакыру алдым. «Анда безнең борынгы болгар сүзләре саклангандыр, телләрен өйрәнергә тырыш», – дип озатып калды остазларым.

Халкыбыз тарихын дөньяга танытырга кирәк. Дөньяда шундый урыннар була, әйтерсең лә, син анда гомер буе яшәгән, сиңа рәхәт. Болгариягә май аенда барып төштем. Җанда сөенеч, әйтерсең, әллә кайчан таныш бер җиргә килдем. Болгар телендә нинди төрки атамалар сакланган? Мине беренче чиратта шушы сорау кызыксындырды. Тарихчылар, археологлар, тел белгечләре... белән аралашырга тырыштым. Сөйләшә башлагач, белгән сүзләр килеп чыга бит. Колагымны ярып керәләр! Таяк, кебаб, голәм, бычкы (пычкы), чорба, кош, әйрән, акыл, гемия (көймә), һич, чул, дарак (тарак), каеш, калъч (кылыч), капия, тулум... Борынгы шәһәрләренең (Преслав, Плиска) схемасы, архитектура һәйкәлләре – барысы да безнең Болгар белән охшаш. Яулыкларын татар апалары кебек бәйләгән этнографик төркемнәр бар! Гөләп үзәненә фольклор бәйрәменә бардым – XIV гасыр башында Идел болгарларының бер төркеме монда күчеп утыра. Болгарстанның төньягына оештырылган фәнни экспедициядә дә катнашырга туры килде. Сарай дигән авылга баруыбыз истә. Анда да төрки атамалар – мая, оҗак (учак), урман, конак, алка, казан, колан, калан, калансува... Кыскасы, бик бай материал белән кайттым. Әбрар агага гына күргәннәремне сөйли алмадым, хәле авыр иде инде... Гаҗәпләнеп тә кайттым: Дунай болгарлары Идел буенда яшәгән кардәшләре турында бик аз белә. Мәктәпләрдә, университетларда Идел болгарлары турында, аларның тарихы һәм теле турында бернинди мәгълүмат бирелми. «Татарстанда монгол татарлары

февраль | 2014 | сљембикђ

29

ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

* * * Актаныш районы Күҗәкә авылы кызы мин. Әткәй белән әнкәй, мәктәптәге укытучылар бездә татар теленә мәхәббәт тәрбияләделәр. Балачакта әнкәй безгә бик күп шигырьләр өйрәтте. «Зәңгәр төймә», «Су буйлап» дигән татар халык җырларын ул гаҗәеп матур, моңлы итеп җырлый иде. Безнең өйдә һәрвакыт китап булды. Ләкин күңелемә иң кереп калганы – әнкәйнең туганнарында күргән китаплар. Астрономия, арифметика, геометрия буенча гарәп хәрефләре белән язылган ул дәреслекләрне кунакка баргач, чибәр жиңги күрсәткән иде. Аларны кулыма тотуым язмышымда зур роль уйнар дип кем белгән?! Мәктәпне тәмамлагач, Фәния һәм Фәһимә апаларым артыннан Минзәләгә, педагогика училищесына чыгып киттем. Аннан – Казан... Кечкенәдән биегәч, биюче дә буласым килә иде минем. Музыкант та. (Акча да юк вакытта җиде сумга (!) әни алып биргән мандолинада уйнарга, укырга кергәнче үк өйрәндем.) Әмма уйладым-уйладым да... Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын сайладым. Математиканы белсәң, башка эшләрне башкару җиңелрәк, дип укыганым бар иде. (Математиканың ярдәмен, чыннан да, һәрвакыт тойдым. Китаплар тәрҗемә иткәндә дә, редакцияләгәндә дә... Ул миңа хәзер дә булыша!) Университетның сирәк китаплар бүлегенә эләктем берсендә. Шул вакыт кинәт чибәр җиңгидә күргән дәреслекләр искә төште... Без өйрәнгән математика терминнарының татарчалары, һичшиксез, булгандыр бит ул! Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына аспирантурага керергә ниятләп, профессор, академик Мирфатыйх Зәкиев янына барганчы, башта шушы темага илле битләп материал тупладым... Әлбәттә, татарча ул терминнар булган. Болгар чорында ук! XVIII–XIX гасырларда язылган математика дәреслекләрендә, нигездә, гарәп һәм фарсы сүзләре файдаланылган. Мәдрәсәләрдә математика, астрономия, география, физика фәннәре укытылган, аерым дәреслекләре дә булган. Аларның күбесе Казанны яулап алу чорында юкка чыккан... 1996 елда диссертациямне уңышлы якладым. Татар тел гыйлемендә терминологияне өйрәнүгә багышланган фәнни хезмәт булды ул. Фәнни җитәкчем – Татарстан Фәннәр академиясе академигы, профессор Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевкә бик рәхмәтлемен. Ул хәзер дә фәнни тикшеренүләрем белән кызыксынып тора. Татарстан югары уку йортларында татар төркемнәре ачылган чор (милли күтәрелеш вакыты!) – Казан дәүләт педагогика институты укытучылары әзерләгән «Русча-татарча математика атамалары сүзлеге»нең дә иң кирәк чагы. (Мин аның рецензенты идем.) Терминология утырышларында катнашам, югары уку йортлары укытучыларының дәреслекләрен, лекцияләрен,

МИЛЛӘТТӘШ


МИЛЛӘТТӘШ

безнең кавем

яши», – дип өйрәтәләр аларга. Халкыбызның тарихын, мәдәниятен бөтен дөньяга таныта торган хезмәтләр язу кирәклеген мин шул вакытта аңладым.

ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

Кобрат ханның улларына: «Аерыл­ магыз, бергә чакта беркайчан да җиңелмәссез һәм көчле булырсыз», дигән васыятендә гыйбрәт бар. * * * Икенче тапкыр Болгариягә этнология буенча стажировка үтәргә һәм Халыкара конференциядә «Идел–Урал халыкларының теле һәм культурасы» дигән темага чыгыш ясарга бардым. Европадан, АКШ, Кана­да һәм башка илләрдән күренекле галимнәр җыелган иде. «Гарәп культурасы, ислам һәм Урта диңгез буендагы илләрне өйрәнү үзәге» профессоры Тереза Жудисе Гамито мине Португалиягә чакырды. Тәвәккәллек җитәрлек – португалча бер авыз сүз белмичә барып төштем. Бер ай буе көненә алтышар сәгать тел өйрәндем. Ай ахырында португалча иркен аралаша идем инде. Тел өчен мохит кирәк. (Альбина болгар, португал, инглиз телләрен белә, итальянча һәм испанча аңлый. – Г. С.) Департамент җитәкчесе университетта лекцияләр укырга тәкъдим итте. 38 илдән төрле милләт вәкилләре утыра аудиториядә. Аларга Казан, Татарстан, татарлар, Идел–Урал төбәгендә яшәүче төрки халыклар турында сөйлим. Презентацияләр үткәрәм, милли киемнәребезне күрсәтәм. Бик кызыксыналар! Дөрес, башта татар сүзен «тартар» дип кабул иттеләр.

30

сљембикђ | 2014 | февраль

Тәнәфесләрдә татарча биеп тә алабыз... 2009 елда Европа берлегеннән докторлык диссертациясе язу өчен грант алдым. Эшләр өчен бөтен шартларым бар. Испания, Швейцария, Англия, Франция, АКШ, Канада югары уку йортлары белән хезмәттәшлек иттем, китапханәләрендә сакланган китаплардан, кулъязмалардан файдаландым. Шәхси китапханәмә татар халкының теле, тарихы, археология, дипломатия буенча өч меңнән артык китап, ике йөзләп тематик папка тупладым. Португалиянең иң көньяк өлкәсендә, Атлантик океан буенда тордым. Анда узган елларны әле дә бик күңелле төш кебек искә алам. Иртә белән кояш чыкканда, әле чык та кипмәгәндә, һәр көнне яр буена барам, балачакны искә төшереп, яланаяк комда йөрим. Шул чакта язасы хезмәтләрем турында да уйлыйм... Читкә кая гына чыксак та, иң элек милли киемнә­ ре­безгә игътибар итәләр. Минем шушы сәнгатебезне дөнья халыкларына күрсәтәсем килде. Фәнни эшемне күннән эшләнгән өс-баш, аяк киемнәренең исемнәрен өйрәнүгә багышладым. Сәүдәне дә күрсәтергә кирәк иде: Идел буе белән Дунай болгарлары арасында сәүдә мөнәсәбәтләре булган, алар һәрвакыт аралашып торган. (Монографиядә болгарларның сәүдә юлларын күрсәткән хариталар (карталар) һәм Иделдән Дунайга килгән юллар да сурәтләнде.) Әлбәттә, сәүдә юллары турында язучылар күп. Ләкин алар безнең халык күзлегеннән сурәтләнми. Һәрбер милләт үзен өскә чыгара. Идел болгарларының зур, дәүләтле халык икәне ничектер артта кала. Абу Хәмид ал-Гарнати исемле бик мәгърифәтле, укымышлы гарәп сәяхәтчесе булган. Ул Болгарга ике тапкыр – 1135-36 һәм 1150 елларда килә. Испаниянең Гранада шәһәрендәге фәнни китапханәдә аның гарәпчәдән испан теленә тәрҗемә ителгән хезмәтен карадым. Әлеге сәяхәтнамәдә мондый юллар бар: «Бу илдә укымышлы кешеләрне «булар» диләр, шуңа күрә бу илне «Булар» дип атыйлар. Ул «зирәк кеше» дигәнне белдерә. Гарәпләр бу сүзләрне үз телләренә җайлаштырып «Булгар» дип атыйлар. Бу хакта мин кади Йакуб Ногман әл-Болгариның «Болгар тарихы» дигән кулъязмасыннан укып белдем». * * * Хәзер кабат бер күрүдән гашыйк булган Болгариямдә... «Европага борынгыдан күчеп килүчеләрнең теле һәм культурасы» дигән китабымны тулыландырып, баетып, болгар телендә бастырып чыгарырга өлгердем. Китапны иң элек София университетында, Болгаристика буенча III Халыкара Конгресста катнашучыларга тәкъдим иттеләр. Шундый ук кичәләр болгар халкының күренекле кешеләре, галимнәр, киң җәмәгатьчелек катнашында Софиянең милли китапханәсендә, Варна, Добрич шәһәрләрендә узды. Китапта Евразия тарихының аеруча кызыклы аспекты – дала халыкларының


безнең кавем

* * * 2001 елның май аенда Иван Вазов исемендәге театрда (София) Халыкара фольклор фестивале узды. Кызым Гөлназ анда Идел буе болгарларының бер вәкиле буларак чыгыш ясады. Ул җырлаганнан соң, тамашачылар арасында: «Без – бер халык, бер тамырдан», – дип әйтүчеләр күп булды... Кызымны, уенын-чынын бергә кушып, «иң зур проектларымның берсе» дип атыйм. Ул өч яшеннән сәхнәдә. Апамның кызы Гөлнара белән «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруы куйган әкиятләрдә (сценарийларның кайберләрен үзем язган идем) уйнадылар, «Балачак ритмнары», «Казан сандугачы», «Ватан» конкурсларында катнаштылар, «Юлдаш» ансамблендә биеделәр. Болгариянең «Диңгез бакчасы» дигән җирендә бергәләп сәгать ярым концерт куйганыбыз бар безнең. Кызлар җырлый. Мин биим (Казан дәүләт университетының «Каз канаты» ансамбленә йөргән идем). Гөлназ концертны – инглизчә, Гөлнара – татарча, мин болгарча алып барам. Һәммәбез дә милли костюмнардан. Сәнгать, җыр-бию аша ярдан ярга күперләр тизрәк салына! Укытучылары Гөлназ киләчәктә сәхнәне сайлар дип уйлаган иде. Ә ул 18 нче гимназияне медаль белән тәмамлады да Мәскәүгә, Чит телләр институтының инглиз филологиясе факультетына керде. («Яшьлек хыялымны чынга ашырды!» – дип, әтисе куанды инде!) Быел инде IV курста укый. Минем кебек, әтисе кебек фән юлыннан китәр шикелле. Гөлназ белән Гөлнара – һәр башлангычымда иң зур таянычларым. Гөлнара Хәйруллина – «Идел» үзәгенең Казандагы вәкиле дә. * * * Брюссельдә, «Европа татарлары альянсы»н оештыру съездында Халыкара фәнни тикшеренү үзәге

кирәклеге турында сөйләшкән идек. Чит ил сәясәтчеләре, галимнәр татар тарихы һәм мәдәнияте турында мәгълүмат эзләгәндә, Көнбатыш Европа телләрендә бу хакта хезмәтләрнең аз булуы сәбәпле, рус телендәге китапларга мөрәҗәгать итә. Ә аларның безнең тарихны күп вакыт ничек сурәтләгәне сер түгел. «Кыргый халык», «басып алучылар»... Безгә – татарларга, халкыбызның бай тарихы, рухи мәдәнияте турында дөнья халыкларына аңлаешлы телдә, бигрәк тә инглиз, алман, француз телләрендә күбрәк хезмәтләр язарга кирәк. Бөтен илләрдән көчле, төпле галимнәрне, тюркологларны шушы эшкә җәлеп итәргә телибез: Финляндия, Венгрия, Кыргызстан галимнәре бу идеянe инде хуплап каршы алды.

«Дәвамын бүтәннәр язарлар — Тарихның юк аның ноктасы!» Әхмәт Рәшит * * * Татар эзләре Болгариядә ярылып ятмый. Аларны табар өчен архив документларын күтәрергә, кешеләр белән аралашырга, халык җырларын, бәетләрне, сөйләмнәрне тыңларга кирәк. Кобрат хан заманындагы тел инде онытылган. Шәһәр-авылларның исеме өч-дүрт тапкыр алышынырга өлгергән! Ләкин җир өстеннән күпме генә сызып ташларга теләсәләр дә, славян кушымчалары ялгасалар да, борынгы атамалар саклана. Гаҗәп! * * * Иң беренче татарлар Болгария җирләренә XIII гасыр ахырларында Ногай хан гаскәре белән килгән. Аннары, Кырым ханлыгы яулап алынганнан соң, кырым татарларының иң зур төркеме 1806–1812 елларда, 1828–1829 һәм 1854-1862 елларда күчеп килә. Бөек Ватан сугышы чорында да Кырымнан Дунай буйларында бик күп болгар һәм татар гаиләләре сыену урыны таба. Бүгенге яңа эмигрантларның күбесе – эш эзләп килүчеләр. Татарча белмиләр диярлек, шуңа күрә аларны мәдәни чараларга тарту авыр да. Татарлар Болгариядә бер генә җирдә төпләнеп яшәми – безгә җыелу да читенрәк. * * * Без – кош авызыннан төшеп калган җим кебек... «Бу юллар – Добрич шәһәрендә яшәүче Кырым татарлары җырыннан», – ди Альбина. Җим кебек... Бу сүзгә халкыбызның ачы язмышы, күргәнкичергәннәре, моңы-сагышы сыйган. Үткәннәрне онытсаң, киләчәккә барып булмый. Альбина җиткерергә теләгән фикерләрнең берсе бу.

февраль | 2014 | сљембикђ

31

ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

Европа киңлекләрен биләп алуы, аларның шәһәрләр төзү һәм сәүдә эшләрен оештыру тәҗрибәсе, бигрәк тә борынгы бабаларыбыз – һун, болгарларның һәм башка төрки кабиләләрнең дөнья халыкларына югары дәрәҗәдәге мәдәният һәм цивилизацияле дәүләт төзү традицияләрен бирүе яктыртылды. Шулай ук һун-болгарлар дәүләте юлбашчылары, гаскәр башлыкларының атларга бәйле исемнәре (Баланбер, Харатон, Атилла, Кобрат, Аспарух һ. б.) этимологиясен ачыклауга да зур урын бирелде. Монографияне язганда моңа кадәр мәгълүм булмаган (яки авторларның максатларына туры килмәү сәбәпле, фәнни әдәбиятка кертелмәгән) язма чыганаклардан, бигрәк тә гарәп-фарсы, кытай, инглиз, испан, португал, болгар һәм башка телләрдә нәшер ителгән һәм хәзерге татарларның борынгы бабалары – һун-болгарларның тарихына, мәдәниятенә, тел үзенчәлекләренә объектив бәя бирелгән хезмәтләрдән файдаландым.

МИЛЛӘТТӘШ


ФОТОРЕПОРТАЖ

Олимпиада-2014

32

сљембикђ | 2014 | февраль

Фото: РИА-НОВОСТИ

С

очи. 7–23 февраль. Миллионлаган халык игътибары бүген шунда юнәлгән. Сочи – XXII Кышкы олимпия уеннары башкаласы. 7 октябрьдә Мәскәүдә старт алган Олимпия уты эстафетасы, 123 көнне артта калдырып, 7 февральгә Сочига килеп җитте! «Hot. Cool. Vours». – «Эссе. Кышкы. Синеке». Халыкара ярышларның әлеге шигарен инде үз итеп тә өлгерделәр. Кышкы ярышлар кайнар киеренкелектә узганга, сине дә, башкаларны да үз эченә бөтереп алып кереп киткәнгә, әнә шундый яңгыраш алган ул. Сочи Олимпиадасының гимнында исә җиңүгә ышаныч, Россия белән горурлану, күтәренке рух ноталары!.. Кавказ таулары итәгендәге Кара диңгез яры буеның йомшак климаты, бай үсемлекләр дөньясы, чиста тау һавасы кемне дә сокландырыр... Тауларда – карлы кыш, диңгез яры буенда – яшел җәй. Һава температурасы +10 градус! Мондый кабатланмас субтропик климат бер җирдә юк ул! Табигатебез белән дә, кунакчыллыгыбыз белән дә дөнья спортчыларын сөендерәсебез килә. Пальмалар тагын да яшелрәк, диңгез һавасы хуш ислерәк. Самолет җиргә якынлашканда, Имеретин үзәнендәге стадионнар асылташлар кебек балкып күренә, диләр. Спорт ареналары, стадионнар, кунакханәләр, Олимпия авыллары, медиа-үзәкләр, бобслейбиатлон трассалары, таудан чаңгыда шуу-төшү трамплиннары, шугалаклар, «Шайба» боз стадионы – барлыгы 200 ләп инфраструктура объектлары эшли Сочида. Ә 40 мең тамашачы сыйдырышлы «Фишт» стадионы – ачылу һәм ябылу тантаналары өчен. Һәр тарафта Олимпия уеннары талисманнары Ак аю, Леопард, Куян күзгә ташлана. Ак аю, мәсәлән, Яр буе Олимпия авылының хуҗасы, ә аның мэры – Елена Исәнбаева. Диңгез өсте тигезле­геннән 540 метр биеклектәге «Горки» медиа-үзәгендә төрле илләрдән килгән журналистларның штабы урнашкан. Казанда узган Универсиада Сочи Олимпиадасының генераль репетициясе булды дип кабатларга яраталар. Шуңа да Татарстан тәҗрибәсе, Татарстан казанышлары Кышкы олимпия уеннары башкаласында да югары бәялә­нә! Татарстанның 342 волонтеры күптән инде Кышкы Олимпиада башкаласында! Сочида Казаннан 280 автобус хезмәт күрсәтә, анда безнең 560 машина йөртүчебез китте. Республикабыздан Краснодар крае­на 800 полиция хезмәткәре, 222 табиб һәм шәфкать туташы да килде. Безнең 5 повар (Чаллыдан Игорь Голубев – шеф-повар) Сочиның диңгез буе зонасында көненә 5 меңгә якын спортчыны сыйлый. Татарстан Кыш бабае да, үзенең Яңа Кырлайдагы биләмәләрен калдырып, Олимпиадага барып җитте. Ул үзенең Уфадан, Карелиядән, башка төбәк­ләрдән килгән коллегалары белән бергә XXII Кышкы олимпия уеннары Кыш бабайлары­ ның җыелма командасында. Ә «Сочи-2014» Олимпиадасының мәдәни программасында Казаннан «Прогульщики» рок-төркеме чыгыш ясый. Красная Поляна да, Сочиның иң биек ноктасы булган Ахун тавы да аларның «Без җиңүчеләр» җырын ишетер. Уен­нар­д а 85 илдән алты меңгә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Ә без Татарстаннан киткән спортчылар өчен җан атабыз. Алар арасында Паралимпия уеннарында катнашучы чаңгычы-биатлончыларыбыз Рушан Миннегулов һәм Марта Зәйнуллина да бар. Нияз Нәбиев һәм Иван Панин чаңгыда Олимпия ике төр (двоеборье) ярышында, Анастасия Доценко һәм Наталья Жукова чаңгы узышларында илебез данын яклаячак. Хоккей буенча Россия җыелма командасы составында да – безнең «Ак барс» уенчылары! Илья Никулин, Алексей Терещенко, Евгений Медведев, Александр Свитовлар. Кышкы уеннарга китәр алдыннан Россия­нең Олимпия хоккей җыелма командасы соңгы әзерлекне Казанда – «Ак Барс» хоккей клубы базасында узуы да үзе бер дәрәҗә. Баш тренер Зиннәтулла Билалетдинов Сочига ике көнгә соңарып очу сәбәбен: «Казан безгә ошады. Казан бозы уңыш китерер дип ышанасы килә. Хоккейчылар җиңүен бөтен ил көтә», – дип аңлатты. Рекордлар, җиңүләр, медальләр телик спортчыларыбызга!



ШИГЪРИЯТ Аның шигырьләрен укыганда, шагыйрь, әйтерсең, үзе күз алдыннан уза, тавышы, сүзләре күңелдә яңгырый. Елмайган иреннәр, бу дөньяга сокланып, яратып баккан күзләр. Романтик Нияз. Ул шундый иде!.. Шагыйрь һәм прозаик Нияз Акмал укучыларын ихласлыгы, эчкерсезлеге белән җәлеп итте, үтемле һәм тәэсирле язуы белән сокландырды. Аның иҗаты тулы моң, хис, яну... Ярата, нәфрәтләнә, кайчак елый да. Ул шундый иде!.. Бу көннәрдә шагыйрь Нияз Акмалга 60 яшь тулган булыр иде. Шигырьләре аша сагыныйк, юксыныйк, искә төшерик аны...

АЛСУ ГӨЛЛӘР

Нияз АКМАЛ

ҖӘЯМ...

Туган тел

Ул мине мәхрүм итмәгән – Ул мине эзләп тапкан: Мин карында чагымда ук, Тамырларымнан аккан!..

Күптән инде күзләремне тутырып Караган юк дөнья күзенә. Сүз тидермим диеп яши торгач, Күз тидердем мәллә үземә?!

Күптән инде...

Коткарыгыз мине, коткарыгыз Тик бер генә көнгә булса да! Сез аңларга тиеш минем хәлне – Сезнең дә бит хәлләр шул чама...

Шатлана белмәс идем мин, Кайгыра белмәс идем, Ак белән караны хәтта Аера белмәс идем.

Күптән инде җылы яңгырларга Кочакларны җәеп кергән юк. Күптән инде йолдыз санаган юк, Күптән инде айны күргән юк.

Хатын-кыз

Аера белмәс идем мин Дөньяның көнен, төнен – Белмәсәм Туган телемне, Булмаса Туган телем.

Күптән инде язгы күкрәүләрдә Ярга ятып учак яккан юк. Күптән инде, күптән югалткан юк, Күптән инде, күптән тапкан юк.

И әнкәй! Күктәге йолдыз! И әткәй! Җирдәге таң! Син, Сөйгән яр! Син, Табигать! Син, Шигърият! Син, Ватан!

Бураннарда күптән адашкан юк, Давылларга күптән тарган юк. Күптән инде, күптән саргайган юк, Күптән инде яфрак ярган юк.

Ул мине мәхрүм итмәгән Моңнарыннан, җырыннан, Мин карында чагымда ук Аккан ул тамырымнан. Иркәли алмас идем мин Җирнең иң иркә гөлен, – Белмәсәм Туган телемне, Булмаса Туган телем.

Башка телләрдә әйталмас, Аңлата алмас сүзне Туган телемдә әйтеп мин Иркәли алам сезне!

Күптән инде үксеп елаган юк, Күптән инде шашып көлгән юк. Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды, Нәрсә булды миңа – белгән юк?

Күптән инде янып ашыккан юк, Мең үкенеп соңга калган юк. Бер сокланып тыңлар дөреслек юк, Бер ышанып тыңлар ялган юк. Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды, Нәрсә булды миңа – белгән юк? – Күптән инде, күптән яшәгән юк, Күптән инде, күптән үлгән юк.

Күпме җылы тоеп яшим җирдә бу кояшлы, якты көндә мин. Кичер, Кояш! Аның җан җылысын мин сиңа да хәтта тиңләмим. Җыеп бирсен миңа дөнья үзенең аннан башка булган мең ямен, – мин дөньяның шушы мең яменә бер керфеген аның тиңләмим. Алларында гөлләр чәчәк атсын, йолдыз коелып барсын эзенә, – хатын-кызны бөек диеп әйтсәм, тиңлим аны бары үзенә!

Сак-Сок

Көннәрнең, айларның, елларның Исәбен хәтердән чыгардым. Мин сиңа шулкадәр ашыктым! Мин сиңа шулкадәр соңардым...


Мин беләм, син дә бит көткәнсең: «Ул килер... Ул барыбер киләчәк!..» Соңардым. Мин сизәм: гөлләрем Үземнең учларда кибәчәк. Төнемә уралса уйларым, Айнымый интегә һәрбер сүз. Син миңа шулкадәр кадерле! Төн миңа шулкадәр кадерсез... Ничәмә мәртәбә урадым Сак белән Сок узар юлларны! – Соңардым, соңардым, соңардым, – Шул бәйли, шул бәйли кулларны. Каяндыр син йөргән яктан да Туктаусыз яңгырый сыман моң: «Мин сине шулкадәр сагындым!..» Мин сиңа шулкадәр соңардым...

Кар ява бөтерелеп Кемгә – шатлык, Кемгә – сагыш: Кар ява бөтерелеп... Әнкәй эре иләк белән Он иләп тора кебек.

Мин сәндерәдә утырам, Мин – малай гына әле. Әнкәйнең йөзе ул чакта Тулган ай гына әле... Җырлый-җырлый камыр изә, Дөрли-дөрли яна мич. Мин, үрелеп, токмач урлыйм – Әнкәй изгән камыр булса, Чи камыр да тәмле ич! Әнкәй никтер ачуланмый, Елмаеп кына кала: «Аш пешкәнне көтеп торсаң, Ни була соң, и бала?..» Кар ява. Хәтер түрендә Аклык та арткан сыман. Әнкәй, иртән-иртүк торып, Мичен агарткан сыман. Мин сәндерәдә утырам, Мичләр – ап-ак, Өй – җылы! «Әнкәй, миңа озы-ын әкият Сөйлә әле бу юлы?..» Кар ява, Кар бөтерелә...

Яңа яуган кар исе Әнкәй мичтән алып куйган Кабартма исе төсле. Ул чакта борчулар – сабый, Мин – малай гына әле. Ул чакта Әнкәйнең йөзе – Тулган ай гына әле...

Син түгел

Елатучы белән юатучы Беркайчан да әле тиң түгел. Сагынулардан елатканны шулай Ник юксына икән бу күңел. Елаганны юатучы табыла, Анысына бер дә соң түгел. Юатучы мине син булсаң да, Елатучы мине син түгел...

Мәхәббәт

Алдыгызга алсу гөлләр җәям, Юлыгызга – яшел аланнар. Мең мәртәбә бәхетледер җирдә Мәхәббәтен таба алганнар. Мәхәббәтнең күге – гел кояшлы, Тугайлары – һәрчак тургайлы. Мәхәббәтнең таңы – гел былбыллы, Мәхәббәтнең төне – гел айлы... Әгәр күңелең мохтаҗлыкка чыкса Һәм теләсә синнән бер аклык, – Бу гөнаһлы җирдә яши алган Мәхәббәттә генә гөнаһ юк! Яралавы аның – шифа гына, Язмыш сине үтсә яралап, – Мәхәббәтең саклап калыр һәрчак, Мәхәббәтең калыр аралап. Алдыгызга алсу гөлләр җәям, Юлыгызга – яшел үләннәр. Мең мәртәбә бәхет телим сезгә, Мәхәббәтен таба белгәннәр!.. *** Очрагыз бер урам чатларында, Без кайчандыр табынып йөргән ярлар! Тагын бер кат тетрәп куяр йөрәк, Тагын бер кат мәхәббәтен барлар.

Урам чатларында очрагыз бер, Сагындырган караш бүләк итеп – Онытылмаган хакка шул карашлар Сездән башка айлар-еллар үтеп. Урам чатларында очрагыз сез, Бер могҗиза булып, әкият булып, – Сезне җуйган гамьсез көннәр өчен Тагын бер кат куйсын оят булып. Очрагыз сез бер кояшлы таңда, Кар-буранлы, җил-яңгырлы көндә, Тын авылда, шаулы бер шәһәрдә, Йә булмаса шунда – Җир читендә! Урамнарның төрле йөзләр белән, Сүзләр белән тулган чакларында Очрагыз сез, без табынган ярлар, Язмышларның җиде чатларында! Шул бер караш җитәр иде безгә, Алыр иде мең ваклыктан йолып, – Очрагыз сез урам чатларында, Бер могҗиза булып, әкият булып?!

Озата бар

Ерактан ук танып алдың мәллә? – Йөгереп чыктың аны каршыларга. Сөю килә үз вакыты белән, Каршы барма аңа, каршы барма! Килә сөю, күкрәгеңә тула, Күзләреңнән карап ташып тора. Ул ашыга синең үзең кебек, Ашыктырма аны, ашыктырма! Бер югалтсаң, ул да сине җуя, Ул кемнедер эзләп табар. Сөю китсә – мәңгелеккә китә, Озата бар аны, озата бар!.. *** Каргыш итеп юрап әйттеңме син Без хушлашып йөргән бер көндә: «Мин яраткан кебек сине бүтән Яраталмас, – диеп, – беркем дә». Сине җуйган ул көннәрдән бирле Күп исемнәр кергән хәтергә. Мин базмамын ләкин беркемгә дә Яратмадың диеп әйтергә. Хәер... Барыбер... Нигә яшерергә? – Ни әйтсәм дә – минем иркемдә: Син яраткан кебек яратмады Бу дөньяда мине беркем дә...


ПРОЗА

әти белән малай

Кәрим КАРА

ӘТИ БЕЛӘН МАЛАЙ (ХИКӘЯ) Маратны әтисе ташлап китте. Көтелмәгән кайгы булды бу малай өчен. Барысы да әйбәт кенә кебек иде югыйсә. Әтисе белән әнисе гадәттәгечә эшкә йөрделәр, апасы башкалада белем алды, Марат мәктәптә укыды. Уку елы башланган гына иде әле. Шимбә көнне әллә нәрсә булды. Өчәүләп чәй эчкәч, әтисе зур юл сумкасын тартып чыгарды да әйберләрен җыештырырга тотынды. Әнисенең сүзсез-нисез генә аңа ярдәм итәргә алынуын күр... Ә моңа кадәр алар дүртәүләп ай буе авылда яттылар. Марат бөтенләй авыл малае булып бетте: җан дуслар тапты, кара янып кояшта кызынды, көненә өчәр-дүртәр тапкыр сәпидтә су керергә йөрде. Берничә тапкыр әтисе белән Үләмәгә балыкка да бардылар әле. Кояш чыгар-чыкмастан уятып алып китә иде әтисе. Балык та шәп каба торган иде – кармагыңны салып кына өлгер. Яртышар чиләк алабуга алып кайталар иде, валлаһи. Уйнап-көлеп балык бәлеше ашаулар, кичләрен тезелешеп авыл урамын әйләнүләр. Рәхәт булган икән ул көннәр! Печән җыярга да баралар иде. Көн буена тырма тарта, агач сәнәк белән зур-зур күбәләр ташый иде Марат, һич тә әтисеннән калышмый иде. Кояш кызарып баегач кына арып-талып, җәяүләп өйгә кайталар иде. Шул вакытларда берәрсе, сине әтиең ташлап китә, ятим бәрән кебек каласың дисә, көләр генә иде. Әтисе чыгып киткәннән соң бар дөнья караңгыланып, иркен фатирлары бушап калгандай булды. Гел көләч йөзле, очып кына йөргән әнисе тынып, кечерәеп калды. Кичләрен йокы бүлмәсенә кереп караңгыда утыруны гадәт итте. Ябыгып та киткәндәй булды, күзләрендә нур сүнде. Бу хәлләрдән соң тәмам боегып калды малай. Укуга күңеле ятмады, дәрескә әзерләнүләр мәгънәсез бер шөгыль булып тоела башлады. Нинди генә уйлар килмәде күңеленә! Әтисе чыгып киткәнгә башта әнисенә рәнҗеде. Ул гына гаепледер кебек тоелды. Кайчакларда туктый белми зарланырга тотына иде әнисе: теге җитми, бу җитми, янәсе... Әтисе аз акча эшли икән, биреп бетерми икән... Эштән соң кайдадыр олагып йөри, имеш... Тагын әллә нәрсәләр... Кемнең дә түземлеге төкәнер, менә Марат үзе дә һич яратмый юккабарга бәйләнүләрен, җен ачулары чыга. Соңгы араларда әнисе белән әтисенең атна буена бер-берсенә сүз кушмый йөрүләрен, аерым йоклауларын исенә төшерде ул.


кайгылы вакыйга булып үтте. Сәбәпчесе классташ кызы Коко иде. Үзен әллә кемгә куеп йөргән ул кыз гел өлкән класс егетләре тирәсендә бөтерелә, сөйләгәне мода да тусовка. Шул кызга никтер Азалия тагылып йөри. Шундый игелекле, тыйнак, чибәр Азалиянең бака авызлы, тотнаксыз Катя белән (аңа беркем дә исеме белән дәшми, Коко дип кенә йөртәләр) колактан колакка нидер сөйләшеп көлешүләрен һич тә яратмый иде Марат. Көтмәгән җирдән табарсың, уйламаганда югалтырсың дигәннәре растыр инде. Ирексездән, ахирәтләр сөйләшкәннәренең шаһиты булырга туры килде аңа. Класс ишеге ярымачык, кызлар кычкырып-кычкырып нәрсә турындадыр сөйләшәләр иде. Үз исеме ишетелеп калгач, барган җиреннән шып туктады Марат. Дөньядагы иң гүзәл тавыш колагына килеп бәрелде: Азалия! – Миңа жәл ул... Марат яхшы күңелле малай, гел ярдәм итәргә әзер тора. Хәзер бит һәркем үзе турында гына уйлый, ачык күңелле кешеләр сирәк. – Просто синнән башы әйләнгән аның, шуңа тирәңдә бөтерелә. Башка малайлардан артык җире юк, – дип тукыды Коко. Бу сүзләр барысы да Маратка кагыла түгелме соң? – Кара, әнә нинди егетләр минем дусларым!.. Энәдән-җептән киенгән, зәвыклы, юмор хисенә бай, акчалы, әти-әниләре югары урыннарда. Берәрсен эләктерсәм, балда-майда йөзәчәкмен. Ә бу Марат нәрсә? Авызын ачса, үпкәсе күренергә тора, зарплатадан зарплатага яшиләрдер. Әтисе дә чыгып киткән, диләр. Значит, ятим. Нәрсә көтә аны алда? Неудачник, одним словом. На фиг миңа яхшы күңеле, кесәсендә җилләр уйнагач... Калганын Марат тыңлар дәрәҗәдә түгел иде. Аңкы-миңке басып чак ишегалдына чыкты ул. Кайтыр юлын онытып, шәһәр урамнары буйлап озак йөрде. Күр бу Коконы! Ничек күңелен кайтарырга тырыша Азалиянең. Ә Азалия ничек яклады аны, яхшы сүзләр әйтте, әллә чынлап та якын күрә инде? Нинди генә күңел кайтаргыч булып күренмәсен Коко, сүзләрендә хаклык бар шул. Кем инде Марат? Бер неудачник шунда! Ятимлеген дә кушып җибәрсәң... Азалия турында хыялланырга ничек җөрьәт итә тагын? Чибәрләрдән-чибәр, акыллылардан-акыллы, әйтеп-аңлатып та бирә алмаслык иң-иң шәп кыз янында бары тузан бөртеге бит ул... Көзге кара салкыннар башлангач, апасы кайтты. Өйгә ямь кергәндәй булды. Дөбер-шатыр әйберләрне күчергәләргә тотынды ул, тузан суырткычны гөжләтте, кочак-кочак керләр юып элде, әллә нинди рецепт буенча көн дә нидер пешереп сыйлады. Әнисе белән энекәшен дә пыр туздырып атты: – Нәрсә йөзегез сулган? Сезгә карап елыйсы килә. Әти киттеме? Китә бирсен! Дөнья бетми бит ул чыгып киткәннән. Без аңа кирәкмибез икән – ул да безгә кирәкми. Андый сатлык кешенең булуыннан булмавы хәерле. Кара үзеңә – син яшь, матур, әни! Син дә бирешмә, энекәш! Башыңны югарырак тот, – дип, Маратның иңнәреннән кочып алды. Әнисенә карап,

февраль | 2014 | сљембикђ

37

МӘДӘНИ ТОРМЫШ

Ачуланышканнарын Маратка сиздермәскә тырышып, бер-берсенә сүз каткаладылар: тоз алып бир, бүген эштә тикшерү үтте кебегрәк шунда. Җаваплары да шуңа тартым иде: ә-ә, шулаймы, әйе, юк... Һәр сүзне авырлык белән теш арасыннан гына кысып чыгарганнары йөзләренә язылган. Сизми диләр микән? Татулаштырырга теләп, әллә нинди хәйләләр уйлап чыгара иде Марат. Юри генә чиргә сабышты. Гаҗәп хәл, әллә ныклап теләгәнгә, температурасы күтәрелде хәтта. Үпкәләшүләрен онытып, тыз-быз чаптылар. Урын өстендә түзүләре Маратка авыр булса да, аларга карап яту рәхәт иде. Уйлана торгач, әнисенең тары бөртеге кадәр дә гаебе юк икәнен аңлады. Дусларының өйләрендә күп тапкырлар булганы бар: кайда да әниләр һич тик тормый – юалар, тегәләр, пешерәләр. Маратның да әнисе шундый инде. Башкалар әле көн саен диярлек чаты-чоты тиргәшә дә. Аңа карап, әтиләре ташлап китми бер дә. Бердәнбер көнне иң тетрәндергеч сәбәп табылды: әтисе аның әнисен ташлап китмәгән бит, ул Маратны – улын ташлап киткән! Бар гаеп Маратта! Бөтенләй ашаудан калды малай. Кемнәрдәндер гаеп эзләп маташкан була, бар гаеп үзендә икән бит, ул начар малай булган. Үзен һич акламый-нитми кыяфәтендәге, холкындагы кире якларны ачыкларга кереште. Беренчедән, буе кыска гына, тавышы – чәрелдек. Яшереп кенә көзгедән үзенең йөзен дә өйрәнде. Ялбыр җирән чәчле, почык борынлы, юка иренле, битен сипкел баскан үсмер карап тора иде аңа. Мондый йөз белән кеше арасына чыгарлык түгел, ә ул әле алгы партада утырган Азалия турында хыялланган була. Әнә, кинода гел күрсәтәләр инде кемнәр авырлыкларны җиңеп чыкканын. Озын буйлы, киң җилкәле, тимер мускуллы, корыч карашлы суперменнар алар. Менә нинди холык тәрбияләргә тиеш Марат үзендә! Искән җилдән чайкалырга торган улын нинди әти яратсын? Һи-и, аның җитешсезлекләрен саный китсәң... Укуын гына алыйк: «өчле» белән «дүртле» арасында сөйрәлә бит ул. Болай трай тибеп йөрсә, имтиханнарны да яхшы билгеләренә бирә алмый инде ул. Ә директор аның кебек ялкаулардан тугыздан соң котылырга тырыша. Кая барыр Марат? Гомере буе йөрер шунда кара эштә. Акылга утырырга, берәр спорт төре белән шөгыльләнә башларга кирәк. Дусты Радик бокс түгәрәгенә йөри шикелле, сөйләшеп карарга кирәк, бәлки, Маратны да алырлар. Улында шундый үзгәрешләр күрсә, әтисе нәрсә әйтер иде икән? Гаҗәпкә калыр, шундук Марат турындагы фикерен үзгәртер иде. Бар яктан килгән шундый малайны яратмый була димени? Бердәнбер көнне кире кайтыр иде ул. Матур кояшлы көн булыр иде ул, әнисе шатланып табын әзерләр, ә Марат, төрле сәбәпләр тапкан булып, гел әтисе янында бөтерелер иде. Малай кеше, гомумән, әтисе янында булырга тиеш инде ул. Шулай уйлый Марат... Өн белән төш аралашкан бер-берсенә охшаш көннәр үтә торды. Маратның тормышында тагын бер


ПРОЗА

әти белән малай

сүзен дәвам итте. – Чәчләрең ошамый миңа. Әйдә кистерәбез дә икенче төрле прическа ясатабыз. Хәзер яңа мода буенча, беләсеңме, ничек итеп кистерәләр? Алдан маңгай чәчен баскыч рәвешендә кыеклап, ә арттан... Шулай күп сөйләп үзенә каратып, тәки әнисен алып чыгып китте. Алар кайтып кергән мәлгә Марат башта әнисен танымый торды: кара шома чәчләре аксыл-сарыга әйләнгән, бөтерелеп өелгән. Килешле күлмәк, матур прическа, оста макияж, шатлыклы караш аны ун-унбиш яшькә яшәрткән дә куйган. – О, мондый көнне билгеләп үтәргә кирәк, – диде апасы. – Башта «Лакомка» кафесына кереп сыйланабыз, аннан соң туп-туры клубка. Син кайчан соңгы тапкыр кинога бардың, әни? Апасы ике-өч көн торды да китте. Ышандырырлык сүзләр сөйләү, матур уйлар уйлау – бер нәрсә, ә тормыш дигәнең рәхимсез, бөтереп ала да һич ычкындырмый. Фигыле шундыймы икән Маратның, тагын төшенкелеккә бирелде. Бераз язылырга теләп кичке якта урам малайлары янына чыккан иде, тегеләре шундук үз иттеләр. Гитара чиертеп утырган Вадик арада иң олысы иде, әмер бирде: – Тырнак белән кагылганыгызны күрсәм, хакын алырсыз. Безнеке! Әтисе әнә поматросил и бросил. Егет язмыш тарафыннан кыерсытылган. Бирегез сыра, күңел юшкынын юсын. Иртәгә ул акча алып килер: безнең барысы да уртак. Акча булса, таблеткалар да табылыр, көчлерәге дә. Кайгырма, братан, бу дөньяда иң элек тугры дуслар кирәк. Калганы табыла. Жизнь – копейка... Кеше кыланганны кыланып, Марат та шешәдән сыра чөмерде. Кемдер кабызылган сигарет тоттырды. Бу тиңдәшләре арасында аңа да рәхәт булып китте. Утыра-утыра теге шешәнең төбенә төштеләр, тагын йөгертеп кенә алып килделәр. Нәрсәләрдер сөйләштеләр, нигәдер көлделәр. Таралышканда, Вадик Маратны якасыннан тотып туктатты. – Карале, иртәгә ике-өч йөз сум акча белән чык, күбрәк алсаң да була. Күрәсең бит, друганнарың жәлләп тормады. Син дә сыйла аларны. Маратның ничек кереп ятканын әнисе сизмәде дә бугай. Соң гына уянды ул, хәлләре шәптән түгел иде: башы авыртты, күңеле болганды. Барысы шул сыра шаукымыдыр инде, нәрсәсенә кызыгып эчәләрдер, тәме күңел кайтаргыч, бр-р-р. ...Үзенең ничек голкылдатып шешәдән чөмергәнен исенә төшереп, бөтенләй укшый башлады, ярый юынгыч янына килеп өлгерде. Әнисе иртәдән үз йомышлары белән чыгып киткән иде. Вадик әйткән сүзләр келт итеп хәтеренә килде: сиңа жәлләмәделәр... күңелләрен күр... акча белән чык... Пошаманга калды малай, нигә генә чыгасы итте инде шулар янына?! Әнисе өйдә юклыктан файдаланып, ул комод тартмаларын, сервант киштәләрен, кием шкафын карап чыкты. Бер тиен дә таба алмады. Әнисе күптән түгел генә акча алдым дип сөйләп торган иде, кайда яшергән икән соң, әллә

гел үзе белән йөртәме? Буш кул белән чыксаң яисә чыкмый калсаң, кан костырачак инде Вадик. Бар ишегалды малайларын йодрыгында йомарлап тота. Колониядән өйрәнеп кайткандыр. Их шуның белән бәйләнмәскә иде дә соң... Акчаны ул бөтенләй көтелмәгән җирдән, кухнядагы буш шикәр савытыннан тапты. Пөхтәләп тезелгән меңлекләр, йөзлекләр күзне кыздырып ята. Марат урта бер җирдән йөзлекне тартып алды, бераз уйлап торгач, тагын берне суырды. Һәр көн исәпләп тормыйдыр әле әнисе, сизмәс тә, нәрсә ул ике йөз сум? Кузгаткан савыт-сабаларын нәкъ элеккечә тезеп, ул акчаларны чалбар кесәсенә яшерде. Көн тыныч кына үтсә дә, әнисе кайткач, берни сизмәсә дә, Маратның күңеле тыныч түгел иде. Урлашуга да ниндидер маһирлык, өйрәнү кирәктер, мөгаен. Әллә урлашучыларның да аныкы төсле гел күңелләре кырылып торамы икән?.. Кичке якта малайлар янына чыккач, күңеле күтәрелеп китте тагын. Акчаларны күргәч, Вадик, канәгать елмаеп, аның иңбашыннан какты, башкалар да, җөпләп, ах-ух килделәр. Арадан берсе чаптырып кына кибеттән урады. Тагын күңелләнде Марат, юк, начар түгел тормыш дигәнең, шул тормыштан бәйрәм ясый белергә кирәк... Әнисе эшкә иртәрәк китә иде. Шуннан файдаланып, Марат икенче көнне мәктәпкә бармады, көне буе телевизор каршында диванда аунады. Эштән кайткан әнисе улының мәктәпкә бармый калуын башына да кертеп карамады. Аның үз кайгысы кайгы иде. Кухняда икәүләп чәй эчкәндә, гаҗәпкә калып кабатлап-кабатлап улына сөйләде: – Төгәл ике мең өч йөз итеп чутлап куйган идем. Бер атна элек Клавдия Александровнадан фатирга түләргә дип алып тордым бит. Рәхмәт, мин әйтәм, коткардыгыз, дип илтеп бирдем кулына. Бераздан минем янга килә бу. Рая, ди, ул миңа гел урысчалатып Рая дип дәшә, ике йөз сум җитми монда, ди. Җир тишегенә керердәй булдым. Кат-кат санаган идем бит инде. Клавдия Александровна да алдаша торган кеше түгел. Безгә бит, улым, һәр тиен исәптә әтиең киткәч. Сиңа бераз акча бирсә дә яхшы буласы иде дә соң... Суд юлында йөреп алимент юллыйсым юк инде аннан. Ничек тә яшәрбез әле, улым. Без икәү бит, Ходай ярдәменнән ташламас... Боларны тыңлап утыруы бик тә авыр иде Маратка. Берара хәтта күзләре дымлана язып калды, ярый вакытында тыелды. Кичке якта аларның ишеген кактылар. – Әйдә, сине Вадик чакыра. Вованның туган көне бүген, өстәл бай. – Мин чыкмыйм! – диде дә каты гына, ишекне япты Марат. Тагын кыңгырау шалтырады. Ишек төбендә Вадик үзе тора иде. – Син нәрсә, друган, олы кешене йөртәсең? Кодла көтә... – Мин чыкмыйм, – диде Марат, аның күзләренә туп-туры карап. Ә үзенең буыннары дер-дер калты-


рый иде. Хәзер китереп ямый инде бу әзмәвер колак төбенә! – Мин башка беркайчан да сезнең янга чыкмыйм, – дип өстәде ул. – Дәрес әзерлисем бар... Вакытым юк... Вадик аңа тишәрдәй итеп карап торды да: – Ну, анысы синең эш. Оҗмахка көчләп кертмиләр. Чао... – дип борылып төшеп китте. Шунда гына Марат аркасының манма тир булганын чамалап алды. Барыбер үз-үзеннән канәгать иде ул. Ике-өч көн үткәч, көтмәгәндә-уйламаганда аларга әтисе килеп керде. Марат, китапларын таратып, өстәл артында дәрес карагандай кыланып утыра иде. Эсселе-суыклы булып китте. Шундый якын кадерле йөз, бераз тыңкышрак яңгыраган тавыш. Әтисен кочаклап аласы килде аның. Чак тыелып калды. – Хәлләр ничек, профессор? – дип, әтисе улының чәчләрен тузгытты. Әтисе кулын тою аңлата алмаслык рәхәтлек бирде. Йөрәге, чыгардай булып, леп-леп типте, авыз эче кибеп китте. Әтисе, үрелеп, аның көндәлеген алды. – Тарих – «өчле», рус теле – «өчле», география – «өчле»... «Өчле»гә баткансың бит, малай актыгы. Ә монысы нәрсә? Алгебра – «икеле»! Әниең нәрсә карый? Нигә контролировать итми улын? Начар, бик начар. Немедленно тәртипкә утыр. Вот тебе на! – диде әтисе, калын кашларын җыерып. Аның шелтә сүзләре малайның йөрәгенә утлы уклар булып кадалды. Ниндидер кәгазьләр юллап килгән икән. Әнисе белән дә бик коры сөйләште, ниндидер язулар кыштырдатты-кыштырдатты да ашыгып чыгып китте. Өйдә авыр тынлык урнашты. Күзләре яшьләнгән әнисе нәрсәдер тегеп-сүтеп утырган җирдән ярсып әйтеп куйды: – Әнә, яңа улын тәрбияләсен. Бездә эше булмасын. Ул – киселгән икмәк. Син дә инде, – дип Маратка үпкәсен сиздерде, – дәресләреңә яхшылап әзерләнеп йөрсәң була. Бер эш кушмыйм, укы гына дип торам. Ашарыңа – алдыңда, киемнәрең – каралган, тагын нәрсә кирәк?! Мин бит көне буе эшләп, хәлдән таеп кайтам. Кеше өйрәтүе җиңел ул, – дип, бөтенләй үксергә үк тотынды. Бер дә күңелле тәмамланмады бу очрашу. Маратның үз уе уй иде: нинди яңа улы бар икән соң әтисенең? Ул бернәрсә дә белми бит әтисенең икенче тормышы турында. Кайда яши ул, кем белән, яңа хатыны ниндирәк, шулай һушны ук алырлык микәнни? Чыдап булмастай кызыксыну уянды күңелендә. Коридорда һәр очраган малай әтисенең яңа улы булып тоела башлады хәтта. Түзә алмыйча, серен якын дусты Радикка чиште. – Безнең каршыда яши бит ул, – дип гаҗәпкә калды дусты. – Мин сине беләдер дип торам. Эштән кайткан чагын күргәләгәнем бар. Таныш кеше дип исәнләшеп тә китәм. Нигәдер ул танымаганга салыша шикелле. Өченче каттагы күзлекле Римма апаларда дип беләм. Кибеттә сөт бүлегендә сату итә ул. Малае да күзлек кия аның. Сигезенче класста укый, беләсең син аны. Линейкаларда директор чыгарып мактаганы

Рәсем: Наталья Васильева


ПРОЗА

әти белән малай

да бар. Олимпиадаларда беренче урыннарны ала гел. Ну урамга чыкканын күрмәссең инде, өй тавыгы. Исемен белә идем, истән чыккан, әллә Ренат, әллә Ленар... Бер сүз дә әйтмәде Марат, озын тәнәфестә сигезләр янына барып, теге малайны күзәтеп кайтты. Нәкъ кипкән балык төсле, озын муенлы, кәкре аяклы, күзлекле малай икән. Һич Мараттан артык җире юк үзе. Белдек болай булгач, әтисе һәр кич эштән соң шул җебегән янына кайта икән. Бергә утырып кичке ашны ашыйлардыр инде. Улына дәрес әзерләргә ярдәм итә торгандыр әле, бер диванга утырып телевизор карыйлардыр. Кайчандыр Марат белән йөргән кебек, яңа улы белән бергә мунчага баралардыр. Тәгаен, шулайдыр. Әнисе белән йөрмидер ич теге кипкән балык. Яңа әтисе сабынлап аркасын ышкыйдыр кызартканчы, кайткач икәүләп тирләп-пешеп чәй эчәләрдер... Ә менә Марат булдыра алмас иде. Теге вакытта апасы әнисенә икенче ир-ат табылыр дигәндә, тәне чымырдап киткән иде Маратның. Ничек инде ул җиде ят кеше аларның өенә кереп хуҗа итеп тотар үзен? Чаштыр-чоштыр башмагын сөйрәп бүлмәдән бүлмәгә йөрер, шаярган булып, йонлач куллары белән әнисен кочакларга омтылыр, акыллы кыланып, Маратка кисәтүләр ясар. Бр-р, һич риза буласы юк. Әнисе тагын кемгәдер кияүгә чыгарга уйласа, өйдән үк чыгып качачак, әмма башка кешегә авыз ачып «әти» дип әйтмәячәк инде. Ассалар да, киссәләр дә. Ә әнисе яшь бит әле аның, тәмам карчыкка әйләнгәнче бүлмә саклап, Маратның көен көйләп утырырмы? Иң яхшысы – әтисе кире кайтсын. Тора-бара килешеп китәрләр әнисе белән. Әнә күпме еллар бергә яшәгәннәр ич, тагын яшәрләр. Марат та хәзер акыллырак булыр: әтисенең һәр әйткән сүзенә йөгереп кенә торыр. Олимпиадаларда җиңү яуламаса да, укуны да яхшыртыр. Хәленнән килә аның, әтисе генә янда булсын. Төрлечә уйлап карады да, теге малай аркылы бу планын тормышка ашырырга булды. Ул малай да өендә чит кеше яшәп ятканга түшәмгә сикереп шатланмыйдыр. Җайлап кына үзе белән сөйләшеп карарга кирәк, аңларга тиеш. Эшне озакка сузмыйча, дәрестән соң теге малайны каравыллап, каршына чыкты. Тегесе аның кемлеген белгән булгандыр инде, Маратны күрүгә, ике-өч адым килеп җитми, туктап калды, йөзенә курку йөгерде. Менә-менә торып чабар кебек. – Курыкма, тимим мин сиңа, – диде Марат дусларча. – Сөйләшәсе бар иде. – Сөйлә соң, – диде теге нәзек кенә тавыш белән. – Кара әле, минем әти сездә тора, – дип башлап китте ул ышандырырлык тавыш белән. – Аның сезнең өйдә торуыннан гарык булгансыңдыр инде син. Чит кеше бер көн торса да, ялкыта бит ул. Ә минем әтинеке инде ике айдан артып китте. Син болай ит, конкрет әйт әниеңә, яшәмәсен бу чит кеше безнең өйдә, дип әйт. Сиңа чит булса да, миңа әти бит ул. Сездән китсә, кая барсын, туры безгә кайта инде ул.

Сиңа да тыныч булып калыр, миңа да яхшы. Йә, ничек, килештекме? – Мин... белмим... – Малай көттереп кенә җавап бирде. – Бел! – дип ярсыды Марат. – Син бала-чага түгел. Беләсеңме, нәрсә эшләтәм мин сине әтине тартып алганың өчен?!. Малай бөтенләй куырылып төште. Ул да кызганыч иде. – Соңгы тапкыр кисәтәм, – диде Марат каты гына, – кайт та яхшылап сөйләш әниең белән. Аңламасаң, бик начар булыр. Ычкын моннан!.. Малай, канат куйгандай, тиз юкка чыкты. Менә шулай, сөйләшә белергә кирәк аны. Җебегәнлеге күренеп тора, кайткач, әнисенең итәгенә капланып елый инде ул. Икесе арасыннан әнисе, әлбәттә, улын сайлап алачак. Маратның әнисе дә шулай итәр иде. Хәзер көтәргә генә кала. Бүген кичкә үк әтисе авыр юл сумкасын күтәреп кайтып кермәгәе әле! Әнисе нәрсә эшләр икән? Марат никадәр көтсә дә, зарыгып тәрәзәдән тәрәзәгә йөрсә дә, ул кичне әтисе кайтмады. Иртәгә кайтыр, тәгаен, күпкә түзгәнне анысына гына түзәбез инде без... Икенче көн иртән мәктәп каршында уңлы-суллы йөргән әтисен күреп, Марат аптырап калды. Яшен тизлегендә бер уй башын телеп үтте: аны эзләп килгән әтисе. Абына-сөртенә каршы йөгерде ул: – Әти, мин монда-а! Чынлап та, әтисе аны көтеп торган икән. Маратны шәйләп алгач, кызу-кызу атлап килде дә малайны чәчләреннән тартып җилтерәтә-җилтерәтә: – Син нәрсә, малай актыгы, син нәрсә, ә?.. Бандит булып, юл баса башладыңмы? Нигә каршына чыктың кичә Реналның? – дип, күзен-башын акайтып селеккәләде Маратны. – Милициягә тапшырам мин сине, хулиган. Япсыннар әйдә, бәлки, әзрәк акылыңа килерсең. Вәт, имгәк, нәрсә уйлап тапкан. Бала ике сүзне кушып әйтә алмый, тынын көчкә ала, шундый курыккан. Син... барып чыккан нәрсә, тагын берәр тапкыр Реналга тырнак белән генә чиертсәң дә, җаныңны алам мин синең. Аңладыңмы? Аңладыңмы?.. Аңлатыр идем дә рәтләп, бәхетең, эшкә ашыгам... Кызу-кызу атлап китеп тә барды әтисе. Ә Марат өчен күк йөзе, меңнәрчә кисәкләргә теткәләнеп, бар дөньяны каплады. Әкрен генә ул бөтенләй мәктәптән кире якка, саргайган үләннәр баскан кырга таба атлады. Никадәр тыелырга тырышса да, шундый зур малайның күзләреннән яшь акты. Рәнҗүдән күңеле түгелгән иде аның. Их, әти, әти! Марат та берзаман зур үсәр, көчле ир-егет булыр. Шул чакта ул дөньядагы иң яхшы, иң гүзәл кызны, Азалия хәтле үк булмаса да, эзләп табып өйләнер, гаилә корыр. Уллары, кызлары туар. Марат менә үз гомере белән ант итә, ул аларны беркайчан да ташлап китмәячәк. Чәчләреннән дә тотып йолыккаламаячак, кул да күтәрмәячәк. Ул яратачак үзенең балаларын, хатынын да яратачак. Их, әти-и!..


хәят дәресе

САВАПЛЫ САБАК

ЭШТӘН КАЙТКАНДА ЮЛ КЫРЫЕНДА ЯШЕЛ СУГАН, УКРОП, КЫЯР САТЫП УТЫРУЧЫ ИКЕ МАЛАЙ ЯНЫННАН ҮТТЕМ. ӘРҖӘ ӨСТЕНДӘ ИКЕ-ӨЧ ШАЛКАННАРЫ ДА БАР. АЛЫЙМ ӘЛЕ, БУЛМАСА, ДИП, КИРЕ БОРЫЛДЫМ.

Ш

ШАЛКАН ТӘМЕ

алканнар тавык күкәе кадәр генә, берсен чебеш салган диярсең. – Зурлары – 5, кечтекие 3 сум, – диде яшь эшмәкәрләр. – Урламагансыздыр бит? – Ю-у-у-ук, әнә безнең өй, ә әни монда сатучы, – ди малайлар бер­авыздан, каршыдагы кибеткә күрсәтеп. Эһе, анасының баласы, дим, бала­ ларның шөгыльле булуларына сөенеп. Алыш-бирештән соң ниндидер бер рәхәтлек белән өйгә юнәлдем. Тик... шалканым әллә өлгермәгән, әллә әче торма белән гибрид булып чыкты – бөтен өйгә күзне кисәрдәй әче ис таралды. Әмма шалкан тәме хәтерне уятырга ярады. ...Җәйге каникул чоры. Без – 12-13 яшьлек кызлар бер генә дә тик тормыйбыз. Әле аръякка бозау эчерергә чыгабыз, әле сәпидләргә атланып, кукуруз арасыннан эт эчәгесе җыеп кайтабыз, аннан буага су коенырга йөгерәбез. Юл уңаенда колхоз бакчасына кереп, шалкан да алабыз. Сапсарыдыр ул, үзе шулкадәр тәмле. Бер­көнне без өчәү – үзебезнең оч кызлары, колхоз бакчасына шалкан урларга барырга булдык. Помидоркыяр барын да беләбез. Җыендык та киттек. Бер уңайдан, ара әллә ни ерак калмый дип, совхоз бакчасына да (нәфсе-е!) сугылдык. Аннан бала башыдай йомры-йомры кәбестәләр тутырдык. Үзе­безнең колхоз бакчасыннан инде рәттән барын да төядек. Зур тормыш тарткан авыл хатыннарыдай җептән үргән сеткаларны җилкәгә аллы-артлы асып, бик канәгать булып, кайтыр юлга чыктык. Әй кайтабыз җырлашып. Фирая инде кыярны микрофон иткән дә яңгыратыпмыяңгырата! Чү, Нурзия­нең үткен күзләре

болын буйлап йөгерүче алыптай гәүдәле ир-атны күреп алды: – Беттек, кызлар! Нотфулла абый! Бакча каравылчысы! Инешнең бер ягыннан – без, бә­ рәңге бакчалары буйлап ул чаба. Йа Раббым, басмага кем беренче килеп җитәр?! Нык йөгерә бит, ул баштарак өлгерсә, бетте баш... Кәбестәләр берәм-берәм чирәмгә очты – минем йөк бераз җиңеләйде. Кара, Фираяны, бернәрсәсен дә ыргытмый, катырак та чаба! Менә, ниһаять, инеш! Сөзәк яр буйлап аска томырылдык. Кая ул басмага керү! Чабышкы атлардан да болайрак – чаптырып килеп тә кердек инешкә, билгә кадәр юешләнеп, батачума чыгып та җиттек. Шул кызулык белән егыла-тая ярга күтәрелдек. Нотфулла абый да шәп чаба, инде Сөләйман абыйлар бакчасы турыннан безгә янап кычкырганы да ишетелә: – Сәвиткә чакыртам мин сезне, аталарыгыз белән! Йа Ходам, кеше күзенә ничек күренербез... Тынга капты, битләр ут яна, аяклар чалыш-полыш килә. Кая качып котылырга? Шулчак, нинди бәхет диген, инеш­ тән менешкә өченче генә торган йорт­-

ның шар ачык капкасы төбендә хуҗа басып тора... – Якуб абый, зинһар, качыр безне, Нотфулла абый куа! Шул сүзләрне хуҗа ягына ыргытып, ут капкандай, йорт эченә атылып кереп тә киттек. Тик: – Мин каракларны яшермим! – дигән кургаш ядрәдәй килеп бәрелгән сүзләрдән кергәннән дә зуррак тизлек белән ыргылып капкадан чыгып та киттек. Яшерсә ни була иде инде, яман икән! Кем генә бакча басмаган?! Арт яктан гына чыгып сыза идек лә... Инде нишләргә? Тагын ике-өч йорт һәм урам чаты... – Әйдәгез Кечкенә апаларга, – диделәр кәсепчеләрем, чапкан шәпкә уңга борылып. Шуннан без бер-ике өй узып, Рәшидә апалар йортына кереп чумдык. Рәхмәт яугыры, кызы Рәмзия апа безне кичкә кадәр келәттә бикләп тотты, юеш киемнәребезне кояшта киптерде, ашатты-эчертте. Без, караңгы төшкәч кенә, калдык-постык урланган яшелчәләребезне җыеп, өйләргә таралдык. Ә Нотфулла абый Якуб абый янына утырып шактый вакыт хәл җыйган. Кем белгән бит аларның әтиләре бертуган икәнен?! Хәер, хикмәт анда гына да булмагандыр, йортына кем караклар кертсен инде. Еллар үтте. Һәм киерелеп ачылган әлеге зур капкадан мин кабат үттем. Ае гына җәйнеке түгел, ә ап-ак карга чорналган февраль иде. Мамык мендәрләргә басып, кай­ натамның кулын кысканда теге бакча басу вакыйгасы искә килеп төште. Балачакның ваемсыз шуклыгы гына булса да, гомерем буе оялтып торачак иде әле ул мине.

февраль | 2014 | сљембикђ

41

МӘДӘНИ ТОРМЫШ

Надия ШӘЙХЕТДИНОВА


тормыш язган хикәят

Фото интернеттан алынды

ЯШӘЕШ

ЯЗМЫШ

ИЯСЕЗ ШАТЛЫК (Ахыры. Башы 2012 елның 6 нчы, 8 нче; 2013 елның 6 нчы; 2014 елның 1 нче саннарында.)

Эльмира ЗАКИРОВА

ТӨРЛЕ МАҖАРАЛАР, КАТЛАУЛЫ СЫНАУЛАР АША ҮТЕП, ХИКӘЯТЕБЕЗ ҮЗЕНЕҢ КУЛЬМИНАЦИОН НОКТАСЫНА ЯКЫНЛАШТЫ. БҮГЕННӘН АЛСУ ТОРМЫШЫНЫҢ ЯҢА ЧОРЫ БАШЛАНА. БӘХЕТ ТЕЛИК АҢА.

ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

«FLYDUBAI»дан чакыру

Ышанмас җирдән ышанырсың бу таро карталарына. Чыннан да, нәкъ биш көннән «Flydubai» авиакомпаниясеннән чакыру алды Алсу. Волгоград кызы Лиза Сазонова, якташ буларак якын күреп, Алсуны бортпроводница эшенә котырткан иде. Бердән, акчаны әйбәт түлиләр. Элиталы рейсларда эшләсәң, бигрәк тә. Икенчедән, син инде дөньядагы иң романтик эштә! Һава принцессасы булып йөрисең. Зәңгәр күк, күпләрне көнләштерерлек форма, тирәюнеңдә һәрчак кызыклы кешеләр. Депутатлар, олигархлар, артистлар... Көн дәвамында Җир шарының

42

сљембикђ | 2014 | гыйнвар

әле бер, әле икенче ноктасында син... Алсу күңеленнән генә кызыл таблетка-беретны үзенә үлчәп карады. Аны үтә күренмәле ак өрфия шарф өстеннән киеп куя стюардессалар. Алсуга да килешер иде! 10 сантиметрлы үкчәле ак туфлиләр. Иң кыены – биек үкчәләрдә берничә сәгать басып тору: аяклар сызлый, диме әле Лиза? Самолетта коры һава – күзләр шуңа авырта, дип тә сөйләнде кебек... Болары – кызлар кызыккан эшнең минусларыдыр инде, мөгаен... – Син – матур кыз, авиакомпания йөзе булырлык! Һичшиксез, алырлар! Сәламәтлегең генә космонавтныкы кебек булсын берүк! – дип ымсындырды аксыл


тормыш язган хикәят авиалинияләргә стюардесса булып урнашырга хыялланган кызны Гвинет шундый ихлас уйнаган иде! Кәефне күтәрә торган шәп фильм! Их, тормышта да шулай булса икән ул! Лизаның кастингка озатканда әйткән сүзләре искә төште: «Бирешмә! Монысына булмаса, башка авиакомпаниядә сынап кара үзеңне. Дубайда тагын «Emirates», Абу-Дабида – «Etihad», Шарҗада – «AirArabia» бар!..»

Стюардесса вазыйфаларын еш кына официант, бармен, югары класс укытучысы, полиция йә отель хезмәткәре, өлкән повар эшенә якын дип тә әйтәләр. ...Йөзләгән матур кыз кастинг узарга килгән! Ярый­сы чибәрләре дә, артык һавалылары да, бик тәкәббер­ләре дә, кирәксә-кирәкмәсә елмаеп торучылары да, үзләрен йолдызга тиңләүчеләре дә байтак. Башта шактый кыен ике мәсьәлә чишәсе, аннары сорауларга җавап бирәсе, психологик тест узасы... Ай-яй, катлаулы имтихан булды бу! Әллә кыланчык кызларның кыланмышыннан, әллә табигый оялчанлыгыннан – никтер тартынып кына җавап бирде Алсу. Дулкын­ланудан кызарып ук чыкты. Комиссия әгъзалары аның башы әйләнүен дә, йөрәге дөп-дөп тибүен дә күрә, ишетәдер кебек тоелды. Микрос­ коптан карыйлармыни! Җитмәсә, ишек артында да сине күзәтеп торучы бар икән: чайкалырмы, юкмы, янәсе. Каракның бүреге яна, дигәндәй, бармаклары иягендәге миңенә кагылып узды. Уф, беттем! Биттә миңнәр, кечкенә генә җөй булса да алмыйлар лабаса! Каш астындагы сизелер-сизелмәс җөе дә Алсуга ат башы кадәрдер кебек тоелды. Кечкенә чакта Әмир белән уйнаганда велосипедтан егылудан калган «истәлек». Жәлләп маташмадылар: борып, кыркып чыгара тордылар. Көяз кызларга да бик исләре китмәде: алар эшелоны белән кайтып киттеләр. Алсу исә үзен «икеле» алгандай хис итте. Кайда ялгышты ул? Нинди хата җибәрде? Бәлки, артык йомшаклыгын ошатып бетермәгәннәрдер? Яисә аз сүзлелегендер? Әллә соң талчыкканлыгы комачауладымы? Һәрхәлдә, сәбәплә­ рен аңлатып тормадылар. «Air Arabia» компаниясе дә Алсуга рәхим-шәфкать күрсәтмәде. Язмагандыр, күрәсең. Һм-м... Аның кастинг узып йөрүен Сәет тә ишеткән хәтта! Дубай Моллда очрап: «Котлыйм, котлыйм!.. Син стюардессамы? Кайда? «Emirates»тамы?» – дип төпченә башлады. Иң шәп авиакомпаниядә дип белгән бит әле. Сүз яшен тизлегендә тарала икән! Һәм аның очы, әлбәттә инде, Омарга барып тоташа. Хатын-кыз түгел, ир-ат гайбәтче!

февраль | 2014 | сљембикђ

43

ЯШӘЕШ

чәчле, зәңгәр күзле чибәр Лиза. Ул буй-сын, ул елмаеп кына торган иреннәр! Пилоткасын кырын салып, башын югары чөеп, вак-вак атлап китүләре дисеңме! Барысының күзе аңарда гына. «Один день бортпроводницы» фильмы героеннан бер дә ким түгел! Әле Дәһлигә, әле Бәйрутка, әле Истанбулга оча. Якын Көнчыгыш, Азия илләре – Лизаныкы. Отпуск яллары ике айдан да артып китә! Үзләре генә аңларлык сленг белән сөйләп көлдерде дә, кызыктырды да Сазонова. Стюардессаларны, мәсәлән, үзара «стюра» йә «провода» дип йөртәләр икән. Пилотлар – «шоферлар», пассажирлар – «пакслар». «Экономистлар» – эконом-класс пассажирлары, бер дә әллә кемнәр түгел. Ә бизнес-классныкылар – «бизнесмен», «трюфель» дип йөртелә. Алсуның күргәне бар инде ул бизнес-класста очучы «яңа урыс», «яңа татар»ларны. Кыланмышлары кырга сыймый. Коньяк, вискилар эчеп, үзләрен дөньяның, һичьюгы, шушы самолетның хуҗасы урынына куеп, башка пассажирларга өстән генә карап, әлләкем булып йөрүчеләр. Стюардессалар да бит шулар кубызына биеп, авызларын ерып, тыз-быз эчемлек, деликатеслар ташыйлар... – Безнең «бобик» йә «Шарик»ка, йә «Внучка»га утыра гадәттә, «Катя» үзебезнеке инде. «Лужа» аръягына да рейслар бар, мәсәлән, күптән түгел «Лакс»та булдык, – дип такылдавыннан ярым-йорты гына аңлады Алсу. «Безнең «Боинг» Шереметьево йә Вну­ ковога төшә, Екатеринбург та үзебезнеке. Атлантик океан артына, ягъни Америкага да рейслар бар, күптән түгел Лос-Анджелеста булдык» дип тәрҗемә ителә икән бу гыйбарә. Лиза инде тәҗрибәле, үзебездә дә эшләгән. Ул биргән күрсәтмәләр колакта кагыйдә булып яңгырый. Елмаеп, траптан ук сәламләргә, кунакчыллык күрсәтеп, кофе, чәй таратырга, стрессларга чыдам булырга, салкын акыл белән эш итәргә, җиңел аралашырга, көтелмәгән хәлләрдә югалып калмаска, чыгырдан чыгып дулаучы пассажирларны тынычландырырга, елаган баланы юатырга; кирәк булса, беренче медицина ярдәме күрсәтергә, дөньяңны онытмаска: һавада очсаң да, болытларда очып йөрмәскә, самолет бортында чисталык, тәртип булдырырга, чүлдә дә, бозда да, суда да җайлаша белергә... Яшь буенча таләпләр – 20 дән 26 га кадәр икәнен белә, анысы буенча проблемалар юк. Гәүдә дә җиңел: күбәләк кебек Алсу. Буй гына менә бер дә Лизаны­ кыдай озын түгел инде. Хәер, 160–175 см диелгән бит. «Исең китмәсен, бәләкәй буйлы пассажирларның – кечкенә кызларның, әбиләрнең – багажын үрелеп алыр өчен генә кирәк ул буй!» – дигән була Лиза. Шаярта, билгеле. Ә менә инглиз телендә камил сөйләшергә дигән шарт «бишле»гә үтәлә: чит телләр факультеты дипломы бар. Тагын... машина йөртү правасы бар, үҗәт, тырыш, җаваплы, сабыр... Алсу бер мәлгә үзен «Вид сверху лучше» фильмындагы Донна итеп күз алдына китерде. Халыкара

ЯЗМЫШ


ЯЗМЫШ

тормыш язган хикәят

Филиппин егетенә имтихан тапшыру

Гасмик тагын карталарын тезеп салды. – Зинһар, борыныңны салындырма! Әйдә, җайлап утыр әле. Тирән итеп сулыш ал да... Алсу, карталарга карап, моңсу елмаеп куйды. Ә Ясмин-гөл, ышандырырлык итеп сөйләп, дустын теләсә нинди кыен хәлләрдән дә коткарырга әзер иде: – Көчле эмпатия бу карталарда: синең өчен җан атып, кайгырып, теләсә кайчан булышырга әзер торалар. Символ белән эмоция, ягъни мондагы рәсемнәр белән хис-кичерешләрең бер булып, тирән мәгънә китереп чыгара, сиңа дөрес чишелешне сайларга булыша... Йә, укып карыйк әле... – йөзе яктырып китә. – Менә бит, мин әйтте диярсең: яңа эш тәкъдим итәчәкләр. Ачкычны хатын-кыз бирә... Интервью күрәм... Сират күперен җиңел узарсың... Аның өчен безгә әзерләнергә туры килер.

ЯШӘЕШ

Башны горур тотып, елмаеп җавап бирергә, өстен якларыңны күрсәтә белергә — теләсә нинди кыенлыктан да чыгу юлы бар, шуны онытмаска! Кич кызлар янына Гасмикның ахирәте, Сербиядән килгән Ядранка кунакка керде. Хәл-әхвәл сорашып утырдылар. Алсуның кастинг узу маҗараларын сөйләделәр. Нефть аркасында дөядән «мерседес»ка күчкән ялкау гарәпләргә дә эләкте. – Безгә алырлар иде сине. Британиянең брендлы бу­ти­гында эшләргә телисеңме? Сөйләшеп карыйм, о’кей? – Ок! – дип килеште Алсу, очраклы гына сүздән күңел җылытырлык хәбәр ишетүенә сөенеп. – Менә сиңа ачкыч! – дип ым какты Гасмик Тегарян. Никтер ул тылсымчы Феяны хәтерләтте. Әтисе әр­ мән, әнисе Көньяк Африканыкы булган кыз, чынлыкта, кара күзле, тумыштан кара бөдрә чәчле. Ә ул чәчләрен шомартып, аксылга буяп йөри. Беркемгә охшамаганча чибәррәк, ятрак, кызыклырак булып күзгә ташлана. Чакыру озак көттермәде. «Altair» компаниясеннән көнен, вакытын әйтеп шалтыраттылар. Интервьюга барыр алдыннан Гасмик Алсуга үзеңне ничек тоту, ничек җавап бирү буенча мастер-класс үткәрде. Булдыра алам, дип, үзеңә ышанырга кирәк. Алсуның җилкәсенә төшеп торган чәчләрен, үсмерләрнеке кебек гәүдәсен күздән кичерде дә, имиджны үзгәртәсе булыр дип куйды. Дус кызын стиль буенча киендереп, бик элегант итеп күрәсе килде аның. Алсуның яңа образын икәүләп тудырдылар. Аякта – биек үкчәле туфлиләр, кара чалбар... Гасмик сынап карап торды да, шкафтан җәһәт кенә үзенең аклы-каралы блузкасын чыгарды. «Болай эффектлырак күренәчәксең», – ди. Җилкәгә таралып төшкән чәчләр берничек тә туры килми иде инде бу образга. Әгәр чәчне артка җыеп өеп куйсаң... О-о! Алсу! Сине танырлык түгел! Ниндидер җитдилек, серлелек өстәлде.

44

сљембикђ | 2014 | февраль

Үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле... Бик яхшы! Каратут йөзле, күзлекле, дөге ашап кысылып беткән күзле филиппин егете итагать белән елмаеп каршы алды, ипләп кенә җайлы әңгәмәгә алып кереп китте. Алсу үзен имтиханда әйбәт укытучыга эләккәндәй хис итте. Һәр сораудан соң, егет үзе дә елмаеп, җавап бирә алса ярар иде дигән сыман, теләктәшлек күрсәтеп утырды. – Нигә нәкъ менә бездә эшлисегез килә? – Сезнең фирма турында гел яхшы хәбәрләр генә йөри. Хезмәткәрләре компетентлы, игътибарлы, итагатьле, диләр. Нәрсә алырга теләсәң дә, иң беренче «Altair»ны атыйлар. Сездә һәрчак әйбәт атмосфера... Филиппин мактау сүзләреннән канәгать иде. – Моңарчы кайларда эшләдегез? Алсу санап чыкты. – Сатып алучыларны ничек җәлеп итәр идегез? Кыз, бөтен барлыгын туплап, бар матур сүзләрне тезеп, үзенең булдыра алачагын исбатлады. Хәтта имтихан алучы үзе дә, сатып алучы ролендә калып, Алсу сөйләгәннәргә баш кагып, хуплап утырды. – Башка кибетләрдә товарларны арзанракка да табып була, дисәләр? – О, юк! Мин аларның сыйфаты күпкә яхшырак булуын, озаккарак чыдавын, бүген бик тә модада булуын сәгатьләр буе сөйләп, аңлатып тора алам. Һәм Алсу, гипнозлангандай, консультант-стилист булып уйнап күрсәтте. Үзенең рәссам, дизайнер сәләте дә чагылып узды, модадагы яңа тенденцияләрне күзәтеп баруы да, дус кызларына киемнәр сайларга булышу ма­һирлыгы да... Бердәнбер тамашачы, үзе үк имтихан кабул итүче филиппин егете мини-спектакль карады шулай. – Рәхмәт. Котлыйм... Мин шалтыратырмын аларга. Сез эшләячәк Британия бутигы дөньяның иң зур сәүдә үзәге Дубай Моллда урнашкан. Тиз арада документларыгызны илтеп бирерсез, – дип саубуллашып калды ул. Гасмик, Ядранка, Лиля шалтыраттылар. Авызы ерык Алсу барысына да сөенечен җиткерде: «Ура! Алдылар!»

Югалтулар, табулар...

Лиля белән Омарның талашмаган көне юк. Кич Лиля елап кайтып керде. «Аерылышабыз. Хәл ителде. Нокта куябыз», – ди. Гасмик исе китми генә нәтиҗә ясады: «Ниһаять, күп нокталардан котыласың икән!» Ә Алсу ни әйтергә дә белмәде: кызганыргамы, сөенергәме, ачуланыргамы? Аларның мөнәсәбәте күптән үзенең котылгысыз һәлакәтенә якынлашкан иде инде. Ела, Лиля, бушан әйдә, бәлки, җиңелрәк булыр... Ә бүген... Омар Алсуга шалтыратты. Лилядан зарланып. Үзе бик сабыр, түзем икән, хатыны гына аны санга да сукмый, имеш. Синең сүзне тыңлый ул, сөйләшеп кара, янәсе. – Син бит төпле кыз, акылга утырт шул киребеткәнне. Бу – соңгы сөйләшү, дәрәҗәмне төшереп,


тормыш язган хикәят НАЗ: «Үзең кил Дубайга! Бурҗ-Хәлифә небоскребында 124 нче катта көтәм!» Бу язышулар студентлар мәзәгендәгечәрәк килеп чыкты бугай. Ике крокодил очып бара. Берсе – яшел, икенчесе – Африкага... Шулай да рәхәт!

Сирень чәчәкләре

Апрель үтте, майлар җитте. Монда түзә алмаслык челлә. Көндезләрен температура 40 ка күтәрелә, диңгездә 30 градус җылы. Их! Күкләр күкрәтеп, яшен камчыларын уйнатып, яусын иде коеп! Чыксын иде салават күпере! Яңгыр, яңгыр кирәк Алсуга! Сусады, сагынды, җирседе аның җаны. Сәйярдән дә төртмәле сәламнәр күренми. Әй, ул бит болай гына... Кызык ясап, маҗара уйлап чыгарып, кәмит хәлләргә юлыгып, шуннан тәм табып йөри торган бер комик ла. Һәр сүзенә ышанып, сөйләгәннәрен чынга ала башласаң... Гашыйк икән бу егет дигән ялгыш уйдырмага юлыгуың бар! Эреп китә күрмә, кызый! Мөгаен, ул командировкададыр. Бик мөһим мәсьәләләр хәл итеп йөридер... Төшендә яңа чыккан яшел үләннән яланаяк йөгерде, кәккүк кычкырганын санады, бакчадагы ап-ак шомырт чәчәкләре яныннан узып, күлдәге бакалар тавышын тыңларга төште Алсу. Тукта әле, нишләп һаман тынмый соң бу бакалар? Инде көн үзәге якынлашып килә ләбаса... Ул, аптырап, күзләрен ачты. Кояш чыннан да зәһәр кыздыра. Лоджиядан кыйгачлап күренгән океаның-ниең ник бүлмәгә үк керми шунда! Эшкә төштән соң гына барасы. Ә бакалар... һаман кычкыра! Нишләп инде... Юк... Телефоны ич! Уянып җитәрҗитмәс, төшеннән аерыласы килмичә генә телефонга үрелде. Таныш түгел номер. Кем булыр?

Дулкынланудан йөрәге кысылды, аяклары үзеннән-үзе шәмәхә-зәңгәр чәчәкләргә таба атлады. – Алло?.. – Исәнмесез, Алсу!.. Саф татарча! Егет кеше тавышы! Ул, нәрсә уйларга да белмичә, аптырап калды: «Исәнме...сез...» – Алсу, мин әле генә самолеттан... Рөстәм булам. Тизрәк күрәсе иде сезне! Тапшырасы әманәтем бар... – Җырчы фонтаннар янына кил! 15 минуттан шунда булам! – диде кыз, чуалган уйлары артыннан ашыгып. Таныш түгел Рөстәм тагын нәрсәләрдер әйтте бугай. Телефон кыштырдый башлады. Алсу каушаудан бөтенесен аңлап та бетермәде. Колагына әллә «сер», әллә «сәер», әллә «сыер», әллә «Сәйяр» дигән сүз чалынып киттеме соң? «Ну фантазия үзеңдә, кызый!» дип, үзен шелтәләп тә алды. Ярар, ни булса – шул. Бернинди мәшәкате дә юк ла, фонтаннар Дубай Моллның каршысында гына, эшенә керешли күрешү берни түгел. Ә төше – матур иде! Нәрсәгә булыр икән?

февраль | 2014 | сљембикђ

45

ЯШӘЕШ

бүтән ялынмыйм. Минем тормышымда эзе дә булмаячак ул өстерәлчекнең!.. Алсуның яңагына суктылармыни – һушын җыялмый торган арада, Омарның ачу китергеч тавышы көчәя барып, акыруга ук әйләнде: – Ишетәсеңме мине? Ишетәсеңме?! Алло, алло!.. «Чукрак түгел, ишеттем...» Әллә әйтте, әллә шулай уйлап кына куйды – үзе дә абайламады. Менә әкәмәт! Ике арада тылмач ясамакчы бу ахмак. Хәзер, йөгерде ди менә! Тагын җырларга кереште мобильник. – Аһ, белсәң хәлләремне! – Монысы Лиля шыңшый шулай. – Теге бәндә эшемә килеп, гарәпчә акыра-бакыра театр куйды! Мине дөньядагы иң әшәке сүзләр белән хурлады!.. Син өйдәме? Хәзер кайтам. Берүк чыгып китә күрмә! Бу икәүнең кайсын тыңларга да белмәссең. Уф, кем инде монысы? – Әйе, Омар! – Сөйләштеңме?! Эндәшмисең!.. Уйлаган идем аны! – дип шантажга ук күчте. Шундый кыен, четерекле әйберләрне хәл итәргә Алсуны кем дип белә болар? Аллы-артлы шалтыратмасалар! Тинтерәтүләрен күреп-ишетеп торган Гасмик: – Мин психотерапевт түгел дип кенә әйт әле шуңа! – дип акыллы киңәш бирә. Гаилә кормаган, ир хатыны, бала әнисе булып карамаган, бу өлкәдә бөтенәй тәҗрибәсе булмаган Алсу нәрсә әйтә алсын соң? Ул үзенә бары сабак ала: ни эшләргә, ни эшләмәскә... Болар дөньясыннан качасы килеп, ноутбукны ачты. Ярый әле ачты! «ВКонтакте»да... Сәйяр (!) көтә иде! Тукта, ялгышмыймы, чынлап та улмы? СССР: «Ау-у! Әллә инде чүлдә адаштың?» Нәкъ Сәйярчә. Бернәрсә вәгъдә итми, чакырмый, көтми, өмет иттерми торган өч-дүрт сүз. Төртмә тел. Ә менә Алсу өчен ул җиләс җил, яңгырдан соң сафланган һава кебек иде. Кәефне бер полюстан икенчесенә күчерергә җитә калды. Ул да егет дулкынына көйләнде: НАЗ: «Ау-у! Мин монда! Фирүзә океан белән зәңгәр күк арасында – 27 нче катта! Ма-ту-ур!» СССР: «Мактанчык! Казанны күрсәң син! Бөтен җирдә Универсиадага әзерлек бара! Назга презент әзерләдем: бер кило сувенир магнитлар!» Алсу көлә-көлә укыды. НАЗ: «Рәхмәт! Суыткыч ишеген бизәрмен! Кызыктырдың». СССР: «Ә син «Казан-Арена» стадионын күрсәң!.. Түбәсе генә дә 113 ләп Ту-154 самолеты авырлыгында... Сиңа аңлаешлырак итеп әйткәндә, 2320 ләп Африка филен күтәрә ала!..» НАЗ: «Ха-ха! Прикольно!» СССР: «Көлеп утырма! Кайт тизрәк! Күп әйбердән мәхрүм каласың. Welcome to Kazan!» Алсу хат язышлы уенында тәмам азартка кереп китте. Кунак ашы кара-каршы дигән сылтау белән, егетне гарәп иленә чакырды.

ЯЗМЫШ


ЯЗМЫШ

тормыш язган хикәят

...Фонтаннар янына якынлашуга, адымнары акрынайды. Берәүнең кулында... сиреньнәр! Каян, ничек?.. Хуш исеннән башы әйләнеп, бөтен җаны актарылды. Бу нинди бәхетле мизгел?! Шалтыраткан егет шушы икәненә тамчы да шиге калмады. – Синме Рөстәм?! – Кыз сынаулы караш ташлады. – Алсу? Уф, өлгерсәм ярый дип борчылган идем... – Ак футболкалы егет җиңел сулап куйды. – Сиреньнәр сезгә, Алсу! Сәйяр тапшырырга кушты... Бергә эшлибез без. Менә, минем Гарәп Әмирлекләренә барасымны белгәч, ул шушындый сюрприз уйлап чыгарды. Чираттагы экспромты... – диде, чәчәкләрне сак кына Алсуга тоттырып. – Аэропортка да Сәйяр илтеп куйды. Шиңдерми илтеп җиткер, ди... Үзең беләсең, тиз сулалар... – Рөстәм инде Алсу кулындагы сиреньнәргә яратып карады. – Әй, зыян юк бугай ла. Кайнар суга утыртуга шундук күзләрен ачып елмаерлар... Егет үзе дә елмаеп, бу әманәтне үтәп чыкканына канәгать калып, Алсуга кулын сузды:

ЯШӘЕШ

Килерме, юкмы? Ышаныргамы? Нишләп йөри ул? – Юл кешесенең юлда булуы хәерле, дигәндәй... Ачуланмагыз, мин илче генә. Мм-м... Сәйярдән күп сәлам! Хушыгыз, Алсу... Алсу телсез калды. Фантастика! Өнме бу, төшме? Төшнең дәвамы түгелдер бит инде?! Юк, туган җир бизәге, Асылтамак бакчаларындагыдай күпереп үскән сиреньнәр – кочагында. Яз, яшьлек, наз төсе алар. Мон­нан да кадерле бүләкнең булуы мөмкин түгел! Сәйяр... Алсу аның турында уйларга да курыкты. Чираттагы шаяруымы? Булмастайны булдыра алуын исбатлавымы? Рыцарьлыгын күрсәтәсе килүме? Күңелендә тагын теге җыр – «Иясез шатлык» ноталары яңгырады. Кемгәдер кирәк булуың – Бәхет бит ул дөньяда... Димәк, Сәйяр уйлый аның хакында. ...Аннары вакыйгалар коточкыч тизлектә бер-бер артлы шаккаттыра торды. Сирень чәчәкләре бу чүл, ком илендә чып-чын экзотикага әйләнде! Бер-ике генә көнгә булса да кызларны сихри бер халәткә, хыял дөньясына чумдырды. Алсу үзе бөтенләй әкият илен­дә йөзде. Юк, бу кәефнең, эйфориянең очы, сирень­нәрдән дә битәр, тылсымлы төшкә барып тоташа. Бакалар тавышы – ярар, телефон шалтыравы булсын, ди. Ә яшел чирәм? Алмагач чәчәкләре? Кәккүк җыры? Яшел төс – якын арада буласы хәлләргә ишарә, дип ишеткәне бар. «Тиздән кайтып китәсеңдер, – ди Лиля. – Кәккүк – көннәрне саный». «Ак төс – сөенеч! Ай, Алсу, мин көнләшәм! Ниндидер матур сер яшерелгән монда! Вакыйгаларны ашыктырмыйк, яме», – дип, Гасмик та күңелне ымсындырып җибәрә. Боегып калган Лиля, бер ноктага төбәлеп: «Бәхет шулдыр инде ул», – дип куя.

46

сљембикђ | 2014 | февраль

Бурҗ-хәлифәдәге мәхәббәт

Сәйяргә рәхмәт язып җибәргәнгә атна-ун көн үткәндер. Һәм менә яңа хәбәр! СССР: «Җомга 13.00 дә Бурҗ-Хәлифә небоскребында 124 нче катта НАЗны көтәм! Билетлар – кесәдә...» Җомга – гарәп илләрендә ял көне. Анысын да истә тоткан! Ну бу Сәйярне! Кеше ышанмастайны чын булса да сөйләмә, диләр. Алсу да шул хәлдә иде. Шаяру тонында ризалыгын белдерде: НАЗ: «Килештек! Мин сиңа Дубайны күрсәтә­чәкмен! Очрашу урыны 12.30 да – Җырчы фонтаннар янында!» ...Җомга. Алсу башында кайнаган сорауларга җавап табалмыйча фонтаннар янына юнәлде. Ха-лы-ык! Күз карашы чит ил туристларын йөгереп узды. Монда күренми... Теге төркемдә дә... Уф!.. Шәрык музыкасы ритмында җиңелчә сыгылмалы хәрәкәтләр ясап, авызын ерып, кочагын җәеп... Сәйяр атлый каршына! Чынлап! – Сәй-яр! – Кыз йөгереп килгән уңайга егет кочагына барып кергәнен сизми дә калды! – Сәлам! Ничә кыш, ничә җәй сине күрмәгәнгә! Үскәнсең, матурлангансың! – дип комплиментлар яудыраяудыра, үз итеп кочагына кысты Сәйяр. Кыш-җәйләр дип шыттыра анысы. Күрешмәгәнгә ярты ел да юк бит әле. – Беләсеңме, синең чакыруыңны истә тотып килдем мин! – Кунак егетенең гиды булырга мин әзер! – дигән булды Алсу, дулкынланудан битләре яна иде. Менә ул дөньяның иң биек бинасы. Фатирлар, отель номерлары, рестораннар, офислар... Бик тиз йөрешле лифтта алар күккә (Алсу өчен – йолдызларга!) томырыла... 452 метр биеклеккә, 124 нче катка! Аһ, нинди гүзәл панорама! Дубай, океан... Ма-ту-ур!!! Биеклектән, сихрилектән башы әйләнгән Алсу, күзләрен чытырдатып йомып, тыны куырылып, Сәйяргә сыена... – Алсу... мин яныңда... Их, син нәни куркак болан баласы!.. – Ул, кайнар сулышы белән исертеп, кызны иреннәреннән үбә. ...Кич ресторанда тагын бер сюрприз көтә иде. Сәйяр кызга яратып карап, аннан күзләрен алалмый утырды да: – Килдем, күрдем, китәм, Алсу... – нәрсәнедер әйтеп бетерми, һаман суза сыман. – Иртәгә китәм... Юк, китәбез! Китмибез – кайтабыз! Алсу сагаеп калды. – Кемнәр белән?! – Синең белән! Ә хәзер күзләреңне йом! – Кыз, аның сүзләрен чираттагы шаяртуга алып, сабый баладай көлеп җибәрде, күзләрен йомды. Бер.. ике... өч!.. Ой, бу нәрсә?! Самолет билетлары! Сәйяр һәм... Алсу исеменә! – Сине көтәләр, Алсу! Әтиең, әниең көтә. Казан көтә... Мин көтәм! Алсу бу могҗизалы кичтән һушсыз калды. Эш, контрактлар, Дубай – бар да бүгенге кич белән чагыштырганда чүп кенә булып тоелды. Күзенә яшьләр килде. Билетларны бер алды, бер куйды. Әйтерсең, саксыз кагылудан чәлпәрәмә килеп уалучы бәллүр чынаяк, үтәли җилдән өзелүче нәфис-нәзберек чәчәк. Ә Сәйяр, аңа төбәлгән дә, елмаеп җавап көтә. Һәм, ниһаять!.. – Мин риза, Сәйяр!..


КОНТАКТ ТА :

://syuyumbike ВӘЛИЕВ Римзил 1949, Уфа, Башкорт дәүләт университеты (1972), ВКШ – хәзерге Мәскәү гуманитар университеты (1975) Тормыш иптәше – дәүләт эшлеклесе, Кремль музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева.

Карьера: журналист һәм публицист, Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» видеостудиясе баш мөхәррире.

Кредо: «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!»

https://www.facebook.com/suyumbike.zhurnaly Үз көче белән безне узып китте

Видеоның теле һәркемгә аңлашыла

Улыбыз Денис Германия үткәргән конкурста җиңде – ул хәзер зур алман фирмасының Россиядәге баш идарәчесе. Төрле илләрдән 180 дәгъвачы катнашкан бәйге ярты ел барды. Денис – дөньякүләм артистларның чыгышларын оештыру, компьютер аша билет сату буенча халыкара менеджер. Яңа йөкне тарту җиңел булмастыр. Зур команда, кыйммәтле һәм җаваплы контрактлар... Аның Мәскәүгә эшкә китүе аяныч булса да, улыбызның үз көче белән шундый карьера ясавы – зур уңыш. Исемле һәм дәрәҗәле әнинең улына монда барыбер юллар ачылмас иде. Үземнең дә баштан кичкән хәл...

Конгресс канаты астында «Дөнья» видеостудиясе туып килә! Милләтне туплау өчен көчле корал бу. Видеофильмнар, клиплар төшереп, интернетка куябыз. Кичә булган вакыйганы бүген монтажлап, бөтен татар дөньясына күрсәтү – зур шатлык. Интернеттелевидение татарга, бигрәк тә туган телне белмәгәннәргә бик кирәк! Бер мисал. Конгрессның мәгариф комиссиясе утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үткәрде. Сәгать ярымлык видеорепортажга 12 ролик, зур текст кергән. Бу бит үзе бер семинар яки корылтай!

Кояш үз вакытында чыгар! Иртәнге сәгать биштән торып эшкә керешергә күнексәм дә, кышны җәйге вакыт буенча үткәрү барыбер кыен. Иртәнге сигезгә мәктәпкә барып җитү өчен оныкны җиде тулганчы ук уятабыз. Кышкы вакыт буенча исәпләсәң, алты да тулмаган була бит әле. Дмитрий Медведев хакимлек иткәндә үк үзгәртелгән вакытны Владимир Путин «кайтарабыз» дип вәгъдә бирсә дә, бу эшне суза килделәр. Имеш, икътисадка зыян. Ниһаять, Дәүләт Думасына бу мәсьәлә буенча канун проекты кертелә. Димәк, киләсе елга оныгым мәктәпкә яктыргач кына чыгып китәчәк. Юлда аягөсте йоклап йөрүләр онытылыр, иншалла!

сөендерде

сөендерде

сөендерде

көендерде

көендерде

көендерде

Каһарман шагыйрь рухы рәнҗемәсен!

Хакыйкатьне нинди телдә язарга?

Канун кешесенә карап үзгәрә?!

Якташым, каһарман шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 9 гыйнварда – 105 ел. Яңа ел алдыннан шагыйрьнең кызы Ләйлә апа янына кереп чыгарга вакыт тапмадым. Ниһаять, күчтәнәчләр, әтисе турында язган яңа мәкаләләремне күтәреп фатирына киттем. Ә ул Яңа ел алдыннан егылып, аягын авырттырган! Шул килеш тә алма бәлеше салган. Ләйлә апа гомерен әтисенең рухын, якты исемен саклауга багышлаган шәхес. Күпләр Фатих Кәримгә әле дә тартыла! Әмма сатуда аның китапларын табып булмый. Күптән бастырганнары юк инде: аңа чират җиткәч, йә акча, йә кәгазь юк.

Туган телне саклау, яклау турындагы законнар, дәүләт программалары эшләсен өчен нишләргә? Бу хакта рус телендә чыгучы www.businessgazeta.ru интернет-басмасына дистәләгән мәкалә яздым. Һәр язмама йөзләрчә, кайвакыт меңнәрчә комментарий килде. Югарыдагылар да игътибар итте. Хәтта Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый Советына да керттеләр үземне. Шунысы үкенеч: татар басмалары, татар әдипләре бу шау-шудан читтә калды. Татарча язмагач, милли фикер түгел дип исәпләделәр бугай.

Кан кою, кеше башын кеше «ашау» замана чиренә әверелеп бара. Иркутск өлкәсендәге Тулун шәһәре башлыгының элеккеге урынбасары Геннадий Жигарев үзенең кырын эшләрен фаш иткән журналист Александр Ходзинскийны үтергән. Моның өчен аны бер ел да ун айга хөкем иткәннәр! Янәсе, Жигарев ярсып-кызып киткән, ул үз-үзен яклаган. Гомумән, аның яхшы характеристикасы бар... Коточкыч! XXI гасырда шундый кансызлык һәм канунсызлык күренеше, коррупциянең бәйдән ычкынуы – башка сыймый!


ЯЗМЫШ

булган хәл

КӨТЕП ҮТКӘН

ГОМЕР... АНЫҢ ГОМЕРЕ ГЕЛ КӨТҮДӘН ГЕНӘ ТОРА КЕБЕК. БӘХЕТ КӨТЕП... БАЛАЛАРНЫҢ ИСӘН-ИМИН ҮСЕП БАШЛЫ-КҮЗЛЕ БУЛУЫН КӨТЕП УЗГАН БИТ ИҢ МАТУР ЕЛЛАРЫ. ЯШӘЕШ

Роза КАМАЛЕТДИНОВА

48

сљембикђ | 2014 | февраль

Читтә адашып йөргән газиз ярын – ирен көтеп унҗиде ел үтеп киткән. Ниһаять, ул кайткан. Уе-хыялы, гүяки, тыны белән тартып кайтаргандай кайтарган ул аны...


булган хәл

Юл башы

...Мәхәббәт каян башлана? Серле күз карашыннан, гап-гади берәр сүздәнме? Ялгыш кына кулларның кулга тиеп китүеннәнме? Әллә беренче үбешүдәнме?! Гөлнур авыл мәктәбен тәмамлауга район үзәгенә – элемтә бүлегенә эшкә урнаша. Мондый бәхет кемгә тәтегән әле! Эшкә йөрү үзе бер рәхәт: күпме хат, газета-журналлар уза аның җитез куллары аша. Ника­дәр мәгълүмат! Унсигез яшьлек авыл кызына Балтач сер, тылсым тулы гаҗәеп дөнья булып тоелса, гаҗәп­ме?! Почта бүлекләренә тәгаенләнгән хатларны, газета-журналларны аерып-төреп җибәрүдән бушаган арада «Азат хатын», «Казан утлары»н күздән кичерергә өлгерә. Мавыгып роман-хикәяләр, шигырьләр укырга ярата кыз. Яшьлек бит ул – һәммәсенә өлгерәсе, вакыйга­ ларның үзәгендә кайныйсы килә. Ялга авылга – өйләренә кайтса... Телевизорлары ватылган, күрсәтми икән. Мастер-төзәтүче килгән, дигән хәбәр ишетеп, әниләре останы эзләп китә. «Чакыручы күп икән, шулай да вакыт табарга тырышырмын, диде. Бик ипле, сүз тыңлаучан егеткә охшаган. Кунып калыр, бәлки. Урын иркен, сыярбыз». Үтенечен аяк астына салмаган останы бер күрүдә яратып, сөенеп кайтып керә әниләре. Таба ашы пешә, кунак көткәндәй дүрт күз белән останы көтәләр. Һәм ул килә. Мактарлык та, ул буй-сын дисеңме, елмаюы, сөйләшүеме, шул мизгелдә үз булып күңелгә керә торган! Аклы-каралы телевизорны сүтеп ташлый, вак-вак шөрепләрне ничек җыеп бетерер дип кайгырасы юк, булдырыр бу. Озак кайнаша егет, әмма остадан эш курка диюләре хак ич. Хикмәт, гөрләп эшли «тиле вәзир»ләре. Ә табын артында сүз ара сүз чыгып, останың да «теле ачыла»: егерме биш яшен тутырса да, әле һаман буйдак – өйләнмәгән егет икән. Үзе көлә:

«Кыз күзләргә дә вакыт юк хәтта, эш тә эш, мин – эшне, эш мине ярата», – ди. Иртәгесен таңнан алар юлга бергә кузгала. Автобуска кадәр өч чакрым араны җәяүләп узасы бар. Ул чакта сөйләшкән сүзләрнең һәммәсе истә дә калмаган. Хәер, кыз әллә ни сөйләшми дә, серле әкият тыңлагандай, әсәрләнеп, юлдашын гына тыңлый. «Очрашырбыз әле, соңгы күрешү булмас», – шул сүзе хәтергә нык уелып калган. Очрашалар, әлбәттә. Журналлар сорап та, концертка, бию кичәсенә чакырып та керә егет. Күп тә үтми, мәхәббәт аңлатып, кызга тәкъдим ясый ул.

Бәла

«Матур яшәдек. Бер-бер артлы улларыбыз туды. Өчәү!» – ди дә бер мизгелгә йөзен балкыткан сөенече сагыш белән алышына. Күзләренә янә моң тула. Яшьлекнең чәчәк-чуклы, уен-көлкеле, бәхетле мизгелләре ник шулай тиз уза торгандыр? «Тормыш мәшәкатьләре дигән таш кыяга бәрелеп мәхәббәт көймәсе челпәрәмә килде». Бер алардан гына калмаган,

Гомер — мизгел. Гомер — чиксез дәрья. Ничек яшәсәң дә, үтә торгандыр ул. күпләргә таныш хакыйкать бу. Ыгы-зыгылы, борчумәшәкатьле көндәлек тормыш берәүне дә читләп үтми шул. Бала чүпрәкләре, әле берсенең, әле икенчесенең авырып китүе, елаш-көйсезләнүләр, йокысыз төннәр... Ир-атның төрлесе бар: берәү тормыш арбасына җигелеп авыр йөкне сыкранмый тартуны вазыйфа санаса, кемдер гаиләне авыр йөк итеп кабул итә. Гомер кыска, без җирдә кунак кына, уйнап-көлеп яшәп калырга кирәк, дип исәпли Гөлнурның Илсуры да. Йорт тоту мәшәкатьләре хатын җилкәсендә: күлмәк, чалбар үтүкләнгән, өй чиста, идән, кер юылган, ашарга пешкән булсын. Ир төнге уникедә кайтса да, эш күплекне сылтау итеп хәтта кайтмый калса да, хатын ризасызлык галәмәтен чыраена чыгармасын. Гел елмаеп, көлеп кенә торсын. Тырыша Гөлнур. Әмма... «Бәла ишек какса, капкаңны киереп ач», дигән борынгылар. Көтмәгәндә мәкерле авыру, яман шеш бөтереп ала да урынга сала Гөлнурны. Монысы – баласы, мичтә әле анасы, диюләре хактыр, ахры. Балалар бәхетеннәндер, чирне башлангыч чорында, нык таралып, организмны тәмам агулап өлгергәнче искәреп ала табиблар. Шөкер, операция нәкъ вакытында ясалды, дип, иркен суларга өлгерми, яңа бәла баш калкыта. Егерме дүрт ел бер түбә астында яшәп, хәл кадәренчә дөнья көткән ире Илсур, үсеп кенә килә торган өч улын – гаиләсен ташлап, өйдән чыгып китә. Хыянәт ачысы күзен томалыймы, монысына берничек тә ышана алмый йөди ул. Кайтыр, ди, көтә... Атна уза, ай, ир юк та юк. Бер яшь кенә чуаш хатыны белән чуалуын җиткерәләр җиткерүен. Ышанмый. Ышанасы килми. Гөлнур үзе кырыкны узып бара, ә ир иллегә якынла-

февраль | 2014 | сљембикђ

49

ЯШӘЕШ

Б

алтачка журнал укучылар белән очрашуга баргач, күптәнге танышыбыз Кадрия ханым: «Элемтә бүле­ гендә озак еллар бергә эшләгән дустым-хезмәттәшем Гөлнур белән таныштырасым килә үзегезне. Шигырьләр яза ул. Елый-елый тыңлыйбыз. «Сөем­ бикә»­гә үзе тәкъдим итәргә ояла. Укып, бәя бирерсез, бәлки», – дигән иде. Ә янәшәсендәге ханым исә шунда ук каршы төште: «Юк ла, Кадрия, сез яратып тыңлаганга да рәхмәт. «Сөембикә» кадәр «Сөембикә»дә чыгарырлык түгелдер шул алар», – дип, оялып, читкәрәк китеп басты. Тыйнаклыгы күңелгә хуш килдеме, журналга хәерхаһлы Кадрия ханымның үтенеченә колак салмаска яхшысынмаумы, җай табып, күзләре моңлы ул ханымга үзем барып сүз куштым. «Үзем өчен генә язган шигырьләр», – диюе белән килешми мөмкин түгел. Алай да хатын-кыз җанындагы моң-хәсрәт – йөрәк сагышы, җан авазы күңелне кузгатты. Аннан ишеткән гыйбрәтле хикәятне укучыларга да иреш­ терәсем килде.

ЯЗМЫШ


ЯЗМЫШ

булган хәл

шып килә ич инде. Мөмкинмени мондый хәл? Зиһене чуалгандыр, айныр, дип, дус-иш тә юатырга тырышкан була. Янәсе, мал да ашаган җиренә кайта, кайтмый хәле юк. Югыйсә элегрәк тә эш белән киткән җирен­ нән ике-өч көнгә кичегеп кайткалаганы бар иде Илсур­ ның. Гадәтен белсә дә, азгынлыкка юрамый иде моны Гөлнур. Күндәм, сүз тыңлаучан, кече күңелле ич ул! Кеше үтенечен аяк астына сала белмәүдән генәдер. Әүвәлге танышкан кич, авылларына телевизор төзә­ тергә соң гына килгәне истә әле. Әгәр шул чакта: «Кай­тасым бар! Булмый!» – дип кырт кискән булса... Юллары беркайчан кисешмәс иде. Ә болай... Кулы эш белә, кеше хәленә керүчән дип юанасы гына. Карусыз адәмгә эш өючесе табылып тора бит аның. Хәер, эшли дә, акча да таба – ир кеше шундый булырга тиеш тә.

ЯШӘЕШ

Ә шулай да парлы булуга, авыр чакта таянычың булырдай ирең яки хатының янәшәдә — яныңда булуга ни җитә? Йорттан хәтта киемнәрен дә алмый чыгып китсен дә кайтмасын, имеш. Кайтыр! Тик өметне өзмәскә, усалланмаска гына! Явызланып әллә ниләр кылып буладыр. Аралар бөтенләй өзелсенме?! Юк! Ә болай... өмет бар әле. Өмет яшәтә кешене. Дөнья көтү дигәннәр аны. Гыйшык-мыйшык уйнау, шаяру гына түгел ич. Гаилә – балалар үсә, эшең алга китә, көч-куәт җыя торган изге җир бит ул. Гөлнур кеше арасына чыгып бик күренеп йөрмәскә тырыша. Сер бирәсе, зарланасы килмәве дә хак. Хәл сорашкан кыланып, берәү жәлләгән булыр, берәве балта тоттырыр, берсе пычак, диләрме... Төзәтә алмаслык ялгышлар сабыр итә белмәүдән килә дип ышана ул. Әмма «Кайтыр!» дигән ышаныч та гел җылытып тора алмый. Ул өйдә югында, эштә чакта, дус-ишләре кергәләп, «Илсур сораган иде», диеп, кием-салымын да ташып бетерде бугай инде. Ә беркөнне эшеннән сорап иртәрәк киткән иде Гөлнур. Ишек төбендә саллы гына яшькелт биштәр ята. Күңеле сизгән, Илсур – өйдә. Кайткан бит, кайткан! Балаларны да кисәтеп куярга онытмаска кирәк, үпкә-сапка күрсәтеп, турсаеп йөри күрмәсеннәр. Эзгә төшәр, җайланыр тормышлары. Адәм баласы хатадан хали була димени! Дүрт аяклы ат та абына. Бик авыр булса да, бу сынауны да үтәргә язгандыр шул аларга. Әмма ялгышкан, кайтуы түгел, араларны тәмам өзеп, бөтенләйгә китеп баруы икән Илсурның. Шул чактагы халәте искә төшсә, әллә гарьләнүдән, әллә көчсезлектән әле дә күзенә яшь тула Гөлнурның. «Синнән башка яшәү юк безгә! Китмә!» – дип ялыныпялварулары... Түбәнсенү дип тә уйламады, ир чыгып китә башлагач, җибәрмәскә теләп аякларын кочып елады. Үзе генә түгел бит ул, балалар бар. Ә аларга

50

сљембикђ | 2014 | февраль

әти кирәк! Әти сүзе, җан җылысы тансык малайларга. Кеше арасына керә, үсеп кенә килә торган чаклары ич. Әтиләре ташлап чыгып киткәнгә хурлана, иптәшләрен­ нән ояла торган вакытлары. Ә иң авыры... берничек тә акча җиткереп, кием төткәзеп булмый. Өчәү бит алар! Бүген-иртәгә ир-егет буласы өч үсмер. Үсә торган, умырып ашый торган чаклары. Укытасы да бар. Почтада эшләгән Гөлнурның хезмәт хакы тартсаңсузсаң да әллә нигә җитми шул, җитми. Алимент дип соранып йөрисе килми, ә әти кеше үзе белеп бирми. Шашар дәрәҗәгә җиткән хатынының өстеннән атлап: «Виноват ли я, виноват ли я, виноват ли я, что люблю...» дип җырлап, бии-бии чыгып китүен онытырга иде дә бит... Аңлашырга теләп, улларын ияртеп, әллә ничә кат эзләп тә барды. «Кайтыр!» дигән ышаныч әкренләп кимесә дә, ялварулар комга сеңгән су кебек эзсез югалса да, өмет сүнмәгән иде әле. «Әти, кайт!» – дип килгән улына күсәк – тимер лом күтәрде ир: «Йөрмә! Юллар өзелгән, күпер сүтек». Әле кайчан гына балалар дип үлеп торган кайгыртучан ата, җен алыштыргандай, ничек шулай үзгәрә ала икән?! Көнкүреш комбинатыннан китеп, яңа ачылган банкка хуҗалык бүлеге мөдире булып урнашкан чагы иде Илсурның. Кулында машина, шәхси шофер, акча, мәхәббәт... Уңышлардан баш әйләнү шулдыр. Ачның хәлен тук белми. Казанда укучы улы акчага тилмергәч, көне буе банк ишек төбендә әтисенең эшкә килүен көтеп торды. Кыш, өс-башы юка. Туңып бетте. Әтисе яшь хатынын битеннән үбеп, машинадан төште. Өтек кыяфәтле малайга күз дә салмый, вәкарь белән банк ишегенә үрелде. «Әти, сине көтә идем...» Тыңлап та бетермичә, борын төбендә шартлатып япты ишекне. Хәер, ыргытты бер җөмлә: «Юк миндә акча...» Бәлки, булмавы хактыр да. Өч баладан каерып алган ирне кулда тоту җаен беләдер юха хатыннар. Үзеннән битәр сәмәнен каерып алу ягын кайгыртырга көйләнгән әрсез мутбикә икәне маңгаена язылган ич. Хәер, озакламый әтиләре ул хатыннан киткән, тагын да явызрагына барып капкан бугай... Шундый хәбәр килеп иреште.

Кайту

Һәрхәлдә, унҗиде елдан соң аны элекке гаиләсенә китереп тапшырган хатын бүтән иде. Икенчесе, бәлки, өченчеседер. Монысы да фырт, яшь күренә – Нократ Аланыннан икән. «Бик сагынган идегез атагызны! Рәхәтен күрегез, мәгез!» Нәкъ шундый сүз әйттеме, әллә нотыгы бүтәнчәрәк яңгырадымы, хәзер инде моның әллә ни әһәмияте юк. «Кайтыр, дидем...» Тора да шул сүзгә әйләнеп кайта ул. Әйе, кайткан... Еллар узгач, туннар гына түгел, йөрәк тәмам тузгач, ир үз-үзен белештерми башлагач... Иң чыны, күңел юаткычларына кирәге беткәч... Кикри­ге шиңгән, йоны йолкынган өтек әтәч кыяфәтен­ дә кайтып керә ул. Әле кайчан гына үзен дөнья тоткасы санап йөргән ирне дә бөккән, сындырган мәкерле чир – адәм өчен иң кадерле байлык – зиһененнән мәх-


булган хәл Әмма шунысы: «Әти кирәк бәхетле булыр өчен кешегә – тигез канатлы булуга ни җитә», – дип дөрес әйтә Гөлнур. P. S. Соңгы елларда икътисадый яктан нык үскән илләрдәге халыкның яшәү рәвешен, үзара мөнәсәбәтләрен бөтен дөнья өчен бердәнбер дөрес һәм уңайлы өлге – модель итеп тәкъдим итү гадәткә кереп бара. «Хөр» мәхәббәт, ир белән хатынны бәйли торган гаилә җепләренең тотрыксызлыгы, ирләрнең генә түгел хатын-кызларның да үзләрен ирекле, балалар, гаилә иминлеге өчен һәртөрле җаваплылыктан азат итеп хис итүе – шул үрнәккә иярү нәтиҗәсе генәме?! Әллә кеше психологиясенең үзгәрүеме бу? Әле кайчан гына мәхәббәткә табыну, шуның хакына үзеңне корбан итәргә әзер булу, газизеңне яклап утка-суга керү гадәти хәл санала иде. «Синең өчен берни, хәтта гомер дә жәл түгел». «Синнән башка яшәү яшәүмени?!» Ә хәзер болай уйлау үзе үк бәйлелек – зависимость дип карала икән. Гаиләгә, иргә, хатынга артык игътибарлы, бәйле булу исә аракыга, наркотикларга бәйлелек сыман ук хупланмый икән ич бу заманда. Сугыштан кайтмый калган ирләрен, сөйгән ярларын көтеп картайган кызәбиләргә карата мондый сүз әйтү аларның рухын мыскыллау, мәсхәрәләү булып кабул ителүе... исәпкә кермидер, күрәсең.

Сыңар канат белән әллә ни ерак очып булмыйдыр. Кызганыч, әмма ләкин тормыш кору, яратышу, сөю-сөешү кебек табигый иҗтыяҗларга бүтән күзлектән карау гадәткә кереп баруы хак. Янәсе, сайлаган кешең – икенче яртың белән сиңа мөмкин кадәр уңайлы, җайлы булсын. Әгәр гаилә ирегеңне чикли дигән фикергә киләсең икән – дүрт ягың кыйбла, үз җаеңны үзең карый аласың. Бер караганда, үзара мөнәсәбәтләргә, мәхәббәткә заманча караш гаделрәк тә сыман тоелырга мөмкин: яратмаган кешене яныңда тотудан ни мәгънә? Элек кенә ул ире «уҗымга кергәнне» сизеп алган хатын партком, профкомга йөгерә, ә анда – җәмгыять кануннарына төкереп караучыны акылга утырту җаен беләләр иде. Әхлак ягыннан таркалган, дип, партиядән чыгару ихтималы кемне куркытмас? Һичьюгы үгетләп-оялтып булса да чүпне тышка чыгармаслык итәләр: гаилә иминлеген өстен кую табигый санала иде. Дөрес, чит илләрдә мәхәб­ бәткә мәңге тугрылыклы булу хакында ант эчүгә караганда, «брачный контракт» төзү отышлырак дип исәпләнә. Ир белән хатын аерылышкан очракта танылган актерның, миллионерларның милкен-байлыгын, акчасын бүлешү законга да, әхлак кануннарына да сыя торган эш итеп карала. Ә балалар йөрәгендәге яра, ятимлек ачысы? Монысын исәпкә-санга алмаска да ярый, күрәсең.

февраль | 2014 | сљембикђ

51

ЯШӘЕШ

рүм иткән. Яман шеш кичергән үз хатыны озак яши алмас, дип чыгып киткән ирне Гөлнур кешеләрчә, юк, кайгыртучан аналарча, әрнү-рәнҗүләрен читкә куеп, ә бәлки, язмышына буйсынып, хәтта сөенеп (!) каршы ала. Бала тәрбияләгәндәй карый-тәрбияли. Гаилә җылысында коенып, сабырлардан-сабыр хатыны, балалары, оныклары янына сыенганын да, дөньялыкта нинди хата-ялгышлар ясаганын да аңламый-белмичә, кеше танымыйча бакыйга күчкән ул. Без очрашкан көннәрдә җан ярасы яңа, җөйләнмәгән иде әле Гөлнурның. «Шөкер, кеше арасында ким-хур итмичә, җиренә җиткереп, җеназасын укытып җирлә­ дек, – ди дә, моңаеп, – тик ямансулата, сагындыра, – дип өстәп куя. – Елдан артык бер гаилә булып яшәп калдык. Ходай кушып бер терелер, зиһене ачылыр дип өметләндек. Кадер-хөрмәт күрсәтергә тырыштык. Ниһаять, гаилә бөтәйде, барыбыз бергә, дип куанырга да өлгермәдек...» Соңгы юлга кешечә озата алуына куана. Һәм... сагына! Унҗиде ел читтә йөргән ирен гаепләми Гөлнур. Кичерә белү сирәкләр өлешенә тия торган бәхет бит ул. «Кешеләргә мәрхәмәтле булганга күрә Ходай Тәга­ лә аңа ансат үлем насыйп итте. Бер газапсыз, нинди чиргә дучар булуын да белмичә, җиңел генә фанидан бакыйга күчте дә куйды», – ди бит әнә. «Тормышлар рәтләнгән кебек иде. Карарга авырсынмадым, юк... Үз сөягең үзеңнән артык була димени? Бер тиенен күрмә­ сәк тә, гомере буе әйбәт хезмәт хакы алып эшләгәч, пенсиясе дә мулдан иде. Иртәрәк китеп барды шул». Язмыш каләмнәре адәм кулында түгел шул. Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң, имгәк диләрме? Зарлан­ маса да, күңелен рәнҗеткән, зиһене таркау авыруны карау бер дә җиңел булмагандыр аңа. Телдән әйтергә базмаган уемны Гөлнур ханым әллә каян «ишетепсизеп» ала. – Тынгысызлыгы хак иде хагын. Кайчагында төннәр буе йокламый, йөреп чыга. Әллә кемнәр белән бәхәсләшә, ачулана. Русча сөйләшә. Үзен һаман шул «дус»лары арасында дип белә иде бугай. Читләшүе өзә инде үзәкне. Алимент сорап йөрмәвем дә шул уйдан, балаларга имгәк булмагае, дип куркудан иде... И-и, хатын-кыз! Сокланыргамы сиңа, кызганырга, бичара, дияргәме! Безнең йөрәк ничә кыллы икән диикме әллә?! Кырыктыр кылы, ә бәлки йөз дә бердер. Йөзе өзелсә дә, берсе исән каладыр. Һәм сабырлык, фидакарьлек, көч бирәдер. Гөлнурны баштан ук, беренче күргәч тә «күзләре моңлы ханым», дип атыйсым килгән иде. Моңнарын – йөрәк хисләрен шигырь юлларына салырга, урманны аркылыга-буйга кичеп йөрергә ярата ул. «Җәй буе урманнан кайтып кермим, җиләк, гөмбә, шифалы үлән­нәр җыям. Өйдәге киленем Зәлидә бик уңган, гөмбәне тиз генә эшкәртеп тозлый, киптерә. Кулыннан килмәгән эше юк», – дип мактанып та ала. Сикәлтәле тормыш юллары кичкән ханым язмыш сынауларына бирешмәслек көч тапкан. Улларын үстергән, өйлән­дергән. Берсе дә «кыек» юлдан китмәгән.

ЯЗМЫШ


уйлану

Фото интернеттан алынды

ЯЗМЫШ

МЕНӘ ШУНДЫЙ

ФӘЛСӘФӘ

БУ ХАКТА ХАТЫН-КЫЗЛАР, БӘЛКИ, БАШКА­ЧА­РАК ЯЗАР ИДЕ. БЕР-БЕРСЕНЕҢ КИЧЕ­РЕШЛӘРЕН АҢЛАП, ИР-АТЛАР ТӨШЕНЕП, КАБУЛ ИТЕП БЕТЕРӘ АЛМАГАН ЯКЛАРЫН ДА АЧЫП... Ә МИН ҺИЧ ОЧЫНА ЧЫГА АЛМЫЙМ. КҮҢЕЛДӘ ТУГАН СОРАУЛАРГА ҖАВАП ТАБАРГА, ХАТЫН-КЫЗНЫҢ СЕРЕНӘ ТӨШЕНЕРГӘ БИК ТЕЛӘСӘМ ДӘ, УЛ СОРАУЛАР ҖАВАПСЫЗ КАЛА КИЛӘ. Газинур ХАФИЗОВ

ЯШӘЕШ

Лена

Безнең йортта яшәүче Ленаны күптәннән, кечкенә чагыннан ук беләм. Аягы, кулы зәгыйфь, бер як гәүдәсе йөрми. Үзе һаман ишегалды балалары арасында. Кимсенүнең әсәре дә юк. Аягын көчкә сөйрәп, аксый-туксый безнең балалар белән дә уйнарга килеп җитә иде. Үсә төшкәч, урам малайлары компаниясенә тартыла башлады. Бергә җыелып сыра эчәләр, тәмәке тарталар, кәрт сугалар, әллә нинди жаргон сүзләр белән аңлашалар. Гарип-гораба син дип тормыйлар, Ленаны үз итәләр. Анысының һавалылыгын күрсәң...

52

сљембикђ | 2014 | февраль


уйлану

Катя

Узган ел Әлмәттә күреп кайттым мин аны. ТИСБИның Әлмәт филиалында дистанцион техноло­ гияләр буенча укучы студент кыз Екатерина Анички­ на Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия стипендиясенә лаек булды. Бүләкләнүчеләрне, исемнәрен атап, сәхнәгә чакыра торалар. Мин фотоаппаратны җайлап куйдым да, һәр­кайсын кадрга алам. Берсенең исеме яңгырауга, рәтләр арасыннан җиңелчә шыбырдау узды. Сәхнә түренә... ябык кына гәүдәле кызны күтәргән егет атлады. Һәм бүләкне тапшырганчы, кызны кулыннан да төшермәде. Башка беренче килгән фикер: мөгаен, сценарий буенча шулай уйланылгандыр. Сөлектәй егеттән махсус кү­тәрт­тергәннәрдер: Катяда церебраль паралич икән бит! «Бик талантлы, 13-14 яшьтән инде шигырь­ләр яза», – диделәр. 2010 елда «Аксе-

нов-фест» лауреаты булган, «Ивушка», «Родник моей души», «Шелко­вый ветер» исемле шигырь җыентыкларын чыгарып өлгергән... Шаккатарсың. Ә мин икенче нәрсәгә шаккаттым. Егет «эһ» тә итми күтәреп тора! Кем инде ул аңа?! «Катяның ире! Үзебездә, Татнефтьтә электрик булып эшли ул!» – диделәр, яратып. Гаҗәпләнүдән телсез калдым! Безнең күрше Лена кыйгаеп булса да, үзенчә кыймылдый әле. Бу бит... бөтенләй мөстәкыйль йөри алмый! Матур итеп киенгән, бизәнгән-төзәнгән... Димәк, ире кидерткән бу күлмәген, ул чәчләрен ясаган! Ул юындырган, ашаткан... Көйләп, күтәреп йөрергә башкаларның сабырлыгы җитәр идеме икән? Ай-һай... 8 Март алдыннан үткәрелә торган «Ел хатын-кызы» бәйгесендә җиңеп, «Корстон» күңел ачу үзәгендәге тантанага килүчеләр арасында Екатерина Аничкина да бар иде. Бәйрәмчә киенгән, чәчләре «каре» итеп киселгән. Бик бәхетле күренә. Йөзенә генә карасаң – чибәр дә икән үзе! Ире, әлбәттә, янында!

Юк, бу кызгану түгел. Бәлки, яклаучы, кайгыртучы, терәк буласы килүдер? Гаҗәп, бик гаҗәп. Кызыксынып, аңларга тырышып, китабын кулыма алдым. «Аны-моны уйлап җиткермичә дә: «Безне тормыш шулкадәр үзгәртә икән», – дип язып куйганмын. Дөресрәге, ул үзе шундый хәлләргә куя: йә без чыныгабыз, йә сынабыз-сыгылабыз... Мин тирә-яктагы мохиткә, әйләнәтирәмдәгеләрнең үземә булган мөнәсәбәтенә һәрвакыт үтә сизгер. Ул мөнәсәбәт күп вакыт бик үк әйбәт тә булмый әле... Ә менә Алатырьга килгәч, безне нинди булсак, шулай яраттылар. Чукрак, чатан, чалыш килеш тә... Без алар өчен гадәти кешеләр идек...» Уйландырырлык итеп әйткән. Димәк, ире аны нәкъ менә шулай итеп кабул итә, шулай итеп ярата. Аның өчен Катя чибәр, талантлы, ягымлы... Белмим, әлләкем инде менә... Бергә китаплар укыйлар, кинолар карыйлар. Катя шигырьләрен иң беренче тыңлаучы да ире булуына шикләнмим. Тукта, моңа охшаш героебыз Римма да бар иде бит. Рәссам. «Крутая Римма!» Ә берчак ике аяксыз килеш тә бала тапкан бер хатын турында сөйләделәр. Шундыйларны да ярата алганнар бит, дип, хәйран калдылар. Җебеп төшми торган көчле ихтыярлы, максатчан, авыруларны җиңә алган хатын-кызлар шул болар. Нигәме? Чөнки аңлый, ярата белгән якын кешеләре – яннарында! Ә үзең яраткан кешенең гаебе дә, кимчелекләре дә күзгә күренми икән ул. Акыллы бер хатын-кыз шулай диде. Ир-ат күңелендәгене сүздә чагылдырып бирде ул. Менә шундый фәлсәфә.

февраль | 2014 | сљембикђ

53

ЯШӘЕШ

Әлләкем диярсең! Тегеләре дә авызына гына карап тора шуның. Аннары янында бер егет күренә башлады. Кара бөдрә чәчле, тыныч, матур, әдәпле. Күрсә, исәнләшми калмый. Каяндыр көньяктан эшкә килгән, мөселман егете, диделәр. Шул тәки аерып алды Ленаны шикле компаниясеннән. Матур гына йөреп китте болар. Нәрсәсе белән яулады күрше кызы егет йөрәген? Һич аңламыйм. Ни кыяфәте, ни кыз балаларча иплелеге юк. Өстәвенә, гарип. Бераздан карыйм: Лена авырлы. Озакка бармас, ташлап калдырып, үз якларына кайтып китәр әле дип гоманлаучылар да булмады түгел. Ә егет... болар фатирында яши башлады. Үзләре генә торса бер хәл... Ул кысан фатирда тагын өлкән яшьтәге инвалид бер ир кеше, шактый олы яшьтәге әби, аның ике кызы, Леналар... Җыенысы алты җан. Инде бала да туды. Әти кеше йөгерә-йөгерә көйләп-чөйләп йөри балалы хатынын. Өчәүләп һава суларга чыгалар. Күреп торам бит инде: бөтен җаваплылык егет җилкәсендә. Берәр сәгать йөргәч, башта баласын алып кайта чананы этеп, аны кертеп чыккач – кар сукмаклары буйлап Ленаны җитәкләп атлый. Шундый акыллы, матур егеткә сау-сәламәт, бөтен җире җитеш әллә нинди чибәр кызлар да табылган булыр иде югыйсә. Юк, ул әнә шушы Ленага мөкиббән. Аптырыйм. Ничек шулай була икән? Без, ир-атлар, гадәттә, иң элек хатын-кызның фигурасын гына күрәбез. Нечкә бил, тулы күкрәк, төз аяклар... Табигатьтән бирелгән сайлау инстинкты. Аннары инде йөзенә карыйбыз. Төс-биткә чибәрме, янәсе. Зәңгәр күзләр, кара кашлар, уймак иреннәр... Ахырдан гына акылы, белеме турында уйланабыз. Кайда эшли, нәрсә бетергән? Ә монда һич аңлап булмастай хәл. Нәрсә бу? Кызганумы? Хатынкызларда, әйе, буладыр андый хис. Аяксыз-кулсыз, дөм сукыр, урын өстендә ятучы ирләрен авырсынмыйча караучы хатыннар байтак. Ә ирләрдә? Бәлки, яратуның без күреп ияләшмәгән төредер?

ЯЗМЫШ


сәламәтлек

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

ХУҖАБИКӘ

Ревматизм чирләренең йөздән артык төре билгеле. Шуларның иң киң таралган берничәсе турында Казан ревматология үзәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган табибы Равия МУХИНА сөйли. «Безгә күп пациентлар остеоартроз, бигрәк тә гонартроз (тез буыннары артрозы) өченче, дүртенче стадиягә җиткәч кенә килә, ул чагында дарулар белән дәвалау инде файдасыз: операция ясатып, буынны алыштырырга тәкъдим итәбез. Соң булмасын өчен, аз гына авырту сизүгә үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип кисәтә ул.

БУЫННАРНЫ ТАТАР ДӨНЬЯСЫ

Остеоартроз

ЯШЬТўН САКЛА

Аның нигезендә буын кимерчәге­ нең һәм аны каплап торучы юка сөяк катламының ашалуы ята. Остеоартроз күбрәк тез һәм бот буыннарын за­ рарлый. Әйе, әйе, әле сөяк астында да тыгыз, сыгылмалы кимерчәк катла­ мы бар. Буын «мае» исә (синовиаль сыеклык) буын сөяген кырылудан, ашалудан саклый. Буыннарның янягында урнашкан менисклар (ярымайсыман кимерчәк) «амортизатор» ро­лен үтиләр. Ә менә сеңерле бәйлә­ веч­ләр буыннарның ныклыгы, тотрыклылыгы өчен кирәк. Алар әле мускул­

54

сљембикђ | 2014 | февраль

ларны бер-берсе белән тоташтырып тору вазыйфасын да башкара. Буынның «күлмәге», «эчке күлмәге» була. Аны синовиаль тышча (синови­ альная оболочка) дип йөртәләр, һәм ул кимерчәкне тукландыру, матдәләр алмашу калдыкларыннан арындыру өчен дә кирәк. Әлеге синовиаль тышча буыннарның «мае» инде ул. Тавык йомыркасының аксымына охшаган лайлалы сыекча составында­ гы гиалурон кислотасы буыннарның җиңел хәрәкәтләнә алуын тәэмин итә. Буынның төп өлеше булып кимер­ чәк санала. Ул матрикстан һәм хонд-

роцитлардан (кимерчәк тукымасы күзәнәкләре) тора. Менә шушы күзәнәкләр кимерчәкнең эшчәнлеген тәэмин итә, аны ашалудан саклый. Матрикс исә хондроцитларны су, кислород белән туендыра. Кимерчәк гадәти хәлдә ике юеш бозның, берберсенә тиеп, шуып торуын хәтерләтә. Сәламәт буыннар бернин­ ди шыгырдаусыз гына шуып йөриләр. Остеоартрозның нигезендә буынны төзүче сөяк, кимерчәк, бәйләвеч, сеңер, мускуллардагы үзгәрешләр, буын мае кибү, ян-яктан сөякләрнең үсеп китүе (кылчыклар хасил булу),


сәламәтлек

!

!

мөмкин. Ә инде һәртөр­ле имгәнү икенчел артрозга, ягъни кимерчәкнең ашалуына, ышкылуына, тора-бара ярылып китүенә китерә. (Бервакыт безнең үзәккә бер-бер артлы өч кыз килде. Өчесенең дә буыннары авырта. Берсе – 24 яшьлек һөнәри биюче, икесе хореография училищесының соңгы курс студентлары иде. Кызлар­ ның берсе­нең уң аягында – коксартроз, ә икенчесендә гонартроз булуы ачыкланды. Авыру азган, кызлар бернинди күнегү дә ясый алмас хәлдә. Кызганыч, алга таба һөнәр­ ләрен алыштырырга киңәш бирдек.) Бала, сеңер-бәйләвечләре ныгыма­ ган килеш гимнастика, бию белән шөгыльләнсә, кимерчәк ныклык ре­ сурсын иртәрәк сарыф итә, зәгыйфь­ ләнә һәм бу бик яшьтән остеоартроз башлануга сәбәп булып тора. Улыгызны яки кызыгызны кайсы да булса спорт төренә бирер алдыннан табиб белән киңәш­ ләшү мөһим.

!

Аютабанлылык (яссытабанлылык)

Бу тайпылышка да җитди карарга кирәк. Аяк табаны амортизатор ролен үти, ә яссытабанлылык вакытында бу процесс бозыла, һәм йөргәндә буын­ нар, бигрәк тә тез, бот (янбаш) буын­ нары авырлык белән эшли.

!

Яссытабанлылык ачыклануга, ортопедик аяк киеме кияргә, махсус олтырак (супинатор) кулланырга киңәш итәм.

Коксартроз

Артрозның бер төре. Ул булганда янбаш буыны зарарлана. Моңа шулай ук тумыштан килгән кимчелек сәбәп­ че булырга мөмкин. Бот сөягенең башы, ягъни аның икедән бер өлеше оча сөягенә – «оясына» кереп торыр­ га тиеш. Оча-бот сөяге дисплазиясе булганда бот сөягенең башы «ояга» бөтенләе белән кереп китә. Бу вакыт­ та буынга авырлык килү арта һәм авырту хасил була – артроз башлана. Бу авыру әкрен генә, «качып» кына килә. Буын зарарланганда, башта ул кыска вакыт эчендә сызланып авыр­ тып ала. Кеше аңа игътибар бирмәс­ кә дә мөмкин. Авырту көч килгәндә, бер халәттә озак торганда (сатучы­ лар, станок артында эшләүчеләр, акушерлар һ. б.) арта. Утыргач, бераз ял иткәч, ул уза, һәм кеше шуның белән алдана. Тора-бара авырту ял иткәч тә узмый, буыннар төнлә дә сызлый башлый. Кайчак, озаграк утырып торгач, кузгалып киткәндә буыннарда авырту сизелә. Авырту юллар аша чыкканда, туры җирдән барганда кисәк кенә дә булырга мөмкин. Монысы бигрәк

БУЫННАРНЫ НИЧЕК САКЛАРГА? Аяк өсте озак тору, аякларның берсен икенчесе өстенә куеп утыру зы­ янлы. Хәзер кайбер компанияләрдә зур шарларга утырырга рөхсәт итәләр. Өйдә дә шундый шарга утырып ашарга, эшләргә мөмкин. Бөгелеп эшләү зарарлы (идәнне швабра белән юарга, керне утырып үтүкләргә киңәш итәм). Биек үкчәле аяк киеменнән баш тарту, биек аркалы утыргычка утыру мөһим. Кайберәүләр, буыннарны язабыз дип, баскычтан җәяү менә, төшә. Бу шулай ук зыянлы. Лифт бар икән, берсүзсез аннан файдаланырга кирәк. Утырып эшләгәндә аякларны селкетеп алу яки пластик шешәгә су тутырып, шуны тәгәрәтү файдалы. Остеоартроз диагнозы куелганда, махсус җайланма – ортезлар кулла­ нырга, өченче таяну ноктасы булдырырга кирәк. Әйтик, уң як буын авыртса, сул кул белән таякка таяну шарт. Болай эшләү буыннарга көч килүне киметә. Остеоартроз белән авырганда, чама хисен онытмыйча, спорт белән шөгыльләнергә, йөзәргә мөмкин. Туклануга игътибар итәргә, артык гәүдә авырлыгын киметергә кирәк. Артык һәр килограмм көчне тез буынына – алты, оча-бот сөягенә дүрт мәртәбә арттыра.

февраль | 2014 | сљембикђ

55

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

буынның ялкынсынуы, анда су җыелу, шешү һ. б. ята. Зарарланган буын кул белән тотып караганда кайнар була, хәрәкәтләнгәндә авырта. Буынның кимерчәгенә килгән авырлык белән кимерчәкнең мөмкинлеге тәңгәл килмәгәндә, кимерчәк чатнарга, имгәнергә мөмкин. Остеоартроз авыруын китереп чыгарган сәбәпләрнең берсе — яшь олыгаю. Элек халыкта бу чирне «тоз утыру» дип йөрткәннәр. Чынлыкта, буыннарга тоз утырмый, ә, әйткәне­безчә, кимер­ чәкнең туклануы, андагы матдәләр алмашы бозыла. Бу хәл күбрәк илле яшьтән узган кешеләрдә күзәтелә, чөнки олыгайган саен организмдагы күзәнәкләр дә «картая». Кимерчәкнең ашалу процессы күзәнәкләрнең яңа­руына караганда тизрәк бара. Остео­артрозның күбрәк хатын-кыз­ ларда күзәтелүе климакс чорында җенси гормоннарның кимүе белән аңлатыла. Остеоартроз чире нәселдән ки­лер­гә дә мөмкин. Әмма үз чиренә һәр кеше үз вакыты белән «килә». Әйтик кайсыбер кешенең кулындагы бармак буыннары бик иртә шешенеп, йөдәтә башлый. Югыйсә бит әбисен­дә бу зәхмәт 70 яшендә, әнисендә 50 яшен­дә генә «бүртеп» чыккан. Кайвакыт өзеп-өзеп сызлый торган бу шешне гадәти сөяк чыгу дип кенә карарга ярамый. Җитди сигнал бу. Сөяк үсә, шул урын ялкынсына, кызара, су җые­ла, шешә, авырта. Андый чыккан сөякләр аякта­ гы баш бармакларда еш күзәтелә (шуның аркасында кайвакыт аяк киемен алыштырырга да туры килә). Нәселдәнлек дигәннән, кайберәү­ ләрнең буыннары гадәттән тыш хә­рә­кәтчән, сыгылучан була. Мондый «камырсыман» балалар мәктәптән үк аерылып тора: аякларын, арттан әйләндереп, җилкәгә салалар яки башка катлаулы күнегүләрне җиңел генә эшлиләр. Әти-әниләр, әлбәттә, моңа сөенә, балаларын гимнастикага яки биюгә бирә. Бик хәтәр күренеш икәнен генә аңламыйлар. Һаман суза, тарта торгач, мускуллар, сеңер­ләр, бәйләвечләр буыннарны тотып тора алмас хәлгә киләләр. Шуңа күрә еш кына буыннар урыныннан каймыгырга

ХУҖАБИКӘ


ХУҖАБИКӘ

сәламәтлек

куркыныч, чөнки андый чакта кимерчәк, кителеп, буынның эченә керә, берәр җирдә чөй кебек кысылып кала һәм кеше атлый алмас була. Кимерчәкне күп очракта операция юлы белән алырга туры килә. Остеоартроз чиренең тагын бер билгесе: иртәнгә буыннар кату. Буыннарның майланмаган тәгәрмәч кебек шыгырдавы да остеоартрозга ишарәли. Дөрес, кайберәүләрдә буынның аз гына шыгырдап алуы гадәти хәл санала. Әмма остеоартроз вакытында шыгырдау көчле була, ул чит кешегә дә, авыруның үзенә дә ишетелә. Авыру азган саен, буынның формасы үзгәрә, ул урыныннан күчә, бер якка авыша, зурая. Спорт белән шөгыльләнүчеләрдә, имгәнүләрдән соң, еш кына икенчел артроз күзәтелә. Кеше юл һәлакәтенә очрап, берәр җире сынса да, икенчел артроз башлану ихтималы бар. Чөнки буын ялганганда барыбер ниндидер үзгәреш була. Остеоартрозны дәвалауны мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк һәм ул комплекслы булырга тиеш. Дәвалау дарулар ярдәмендә, физиотерапия һәм хирургия ысуллары белән алып барыла. Башлангыч стадияләрдә авыртудан дарулар ярдәмендә дә котылырга мөмкин. Иң беренче чиратта гормональ булмаган, ялкынсынуларга каршы көрәшә торган препарат билгеләнә. Бу төр даруларның беренче вәкиле – аспирин. Ләкин аспирин кебек препаратлар ашказаны-эчәк юлларында җәрәхәт, эрозия барлыкка китерергә мөмкин. Шуңа да хәзерге яңа дарулар ниндидер тискәре йогынтылар булу ихтималын күздә тотып ясала. Төп таләп – аларны буын авыртканда, аз микъдарда эчү. Берьюлы бер төрдәге ике даруны бергә кулланырга ярамый. Төп басым кимерчәк­нең туклануын яхшыртуга һәм аның ашалуын булдырмый калуга юнәлдерелгән даруларга – хондропротекторларга ясала. Авыру азганда, нинди генә дару эчсәң дә, файдасыз. Андый вакытта кимерчәкне алыштыру яхшырак. Хәзер мондый операцияне өлкән яшьтәге кешеләргә дә билгелиләр.

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

!

! 56

сљембикђ | 2014 | февраль

Фото интернеттан алынды

!

СИН «А»МЫ, «О»МЫ? (Ахыры. Башы журналның 1 нче санында.)

А

лдагы санда без төрле фигуралар хакында сөйләшә башлаган идек. «А», «Н» һәм «О» тибына керүче хатын-кызларыбызга нинди күлмәк сайларга, ничек тукланырга дигән киңәшләр бирдек. Бу сәхифәбездә шушы теманы кабат дәвам итеп, тагын нинди фигура төрләре булуын ачыклыйк. Без биргән киңәшләр, бәлки, кемгәдер ярап куяр.

«I» тибындагы фигура

Бу фигура ияләренең сөякләре бик нәзек, мускуллары зәгыйфь. Матдәләр алмашы бик тиз барганлыктан, май катламы бөтенләй юк диярлек. Аларга нәрсә ашасалар да ярый – симерү янамый. Тик шулай да мондый ханымнарның үз проблемалары – кайда кагылсаң, шунда сөяк, май катламы һәм мускуллар зәгыйфь булгач, иммунитетлары да түбән. Ә менә целлюлит дигән зәхмәт, юанга, ябыкка карамый, ул мондый фигуралы ханымнарда да бар. Әгәр дә чамасыз ябыклык берәр


матур булыйк

туклану

Вакытында ашау һәм туйганчы йоклау зарур. Йокы туймау аркасында организм энергияне күбрәк сарыф итәргә мәҗбүр. Кофе һәм кофелы эчемлекләр эчмәгез, алар бик ябыктыра.

киенү

Кием сайлауга килгәндә, мондый фигуралы ханымнарга иңбашларны киңрәк, күкрәкләрне калкурак, янбашларны тулырак күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, киң итәкле күлмәкне киң каеш белән буып кисәң, бил нечкә, янбашлары тулы күренә. Күлмәкләрнең бик ачык изүлесен алмагыз. Иң яхшысы – кечерәк кенә «V» кисемлесе, көймә сыман изүле­ се. Кыска буйлы ябык ханымнарга эшлекле костюмнар бик килешә. Жакетларның кыскасын, тәнгә ятып тора торганын сайларга кирәк. Бер генә төстән тегелгән кием кешене биегрәк итеп күрсәтә. Караңгы төсләр гәүдәне «ябыктыра», ә ачык төсләр «тулыландыра». Киемегез бик тар да, киң дә булмасын, гәүдәгезгә ярашлы итеп тегел­ гәне матур. Эре бизәкле тукымалардан тегелгән кием­ нәрне, контраст төсләрне әйләнеп узыгыз. Сезнең бизәк­ ләр – шакмак, аркылыга буй-буй юллар, дулкынсыман сызыклар, чигешләр. Катлы-катлы киемнәр дә килешергә тиеш. Бу кәбестә кебек киенергә дигән сүз түгел – блузка өстеннән кардиган кияргә була. Җиңсез күлмәк-блуз­ калар кимәскә киңәш итәбез. Кыска тар итәк, тар чалбар да сезнең вариант түгел. Итәкләр­нең турысы, аска таба аз гына киңәеп киткәне, бөрмәле­се килешә, бөкләмнәр ясап тегелгәне дә, лалә чәчәге рәвешлесе дә, гармун итәк тә матур. Калын табанлы, алагаем зур күренүче аяк киемнәре кимәгез – нечкә балтырлыларга килешми ул.

«V» тибындагы фигура

Бу ханымнарның җилкәләре – киң, оча сөякләре – тар. Мондый гәүдәле хатын-кызлар ир-егетләргә охшаган була. Аларның биле беленеп тормый. Май катламы бар­лыкка килсә дә, ул, нигездә, гәүдәнең ян-ягында, җилкә­ ләрдә туплана. Матдәләр алмашы уртача. Ашауны арттырсалар, юанаялар, киметсәләр – тиз арада кабат элекке хәлгә кайталар.

туклану

Калорияләрнең исәбен белегез. Ризык белән кергән калорияләргә караганда, организм сарыф иткәне артыграк булсын.

киенү

Иң мөһиме җилкәләрне таррак күрсәтеп, бөтен игътибарны аякларга җәлеп итәргә. Кычкырып тора торган ачык төсләр сезнеке түгел! Күлмәк, кофталарның оваль изүлесен сайлагыз, «V» кебеге дә килешле. Итәкләрнең янбаш тирәсендә тәнгә сыланыбрак, ә аска таба киңәеп киткәне килешә. Кыска туры итәктән дә баш тартмагыз. Биле түбән итеп тегелгән күлмәкләр дә килешергә тиеш.

Тукыманың бизәгенә килгәндә, авыш шакмаклы, авыш юллы, озынча бизәкле, тар һәм еш сызыклысы гәүдәне пропорциональ күрсәтергә ярдәм итә. Киемнең өске ягы караңгы төстән, ә аскы ягы ачыграк булганда да моңа ирешеп була. Каеш һәм чылбырларны янбашында йөртсәң матур. Сезгә зур сумкалар, искитмәле итекләр, туфлиләр алырга кирәк – аскы як эффектлы булсын. Ә менә киң итеп бәйләнгән пуловерлар, изүе түгәрәк һәм артык ачык булган киемнәр, зур якалар, эре бизәкләр, иңсәләр, юка трикотаж ягына борылып та карамагыз. Ике бортлы пиджак, аска таба тараеп килүче күлмәкләр, чалбарлар, бик озын итәкләр, артык озын җиңле киемнәр дә килешми.

«X» тибындагы фигура

Бу фигура хатын-кызлар өчен иң матуры санала. Иңбашларның киңлеге янбашларныкы белән тигез. Өзелеп тора торган нечкә бил һәм тулы күкрәкләр аны бик матур күрсәтә. Аяк-куллар ябык та, юан да түгел. Матдәләр алмашы уртача.

туклану

Артыгын ашап ташласаң, арт якларга, янбашларга хәзер май туплана башлый. Мондый гәүдәле ханымнарга ябыгырга да, тазарырга да кирәкми. Аларга фигураларын ничек бар шулай сакларга тырышырга гына кирәк. Ә моның өчен – чама белән генә ашарга, хәрәкәтләнергә онытмаска! Күнегүләрнең яртысы – кардиотренировка, яртысы – көч таләп ителүче күнегүләр булса яхшырак. Беренчесе йөрәк-кан тамырларын, үпкәләрне ныгытса, икенчесе – гәүдәнең кызыктыргыч формаларын сакларга булышачак.

киенү

Матур гәүдәле кешегә нәрсә кисә дә килешә шул ул. Иң мөһиме – күкрәкчәне дөрес сайлау, күкрәкләр салынып төшмәслек булсын. Гәүдәнең бөтен матурлыгын дөрес сайламаган бюстгалтер юкка чыгарырга мөмкин. Сезгә ачык изүле киемнәр килешәрәк төшә. Ябык изүлеләре тулы күкрәкләрне алагаем зур күрсәтә. Мондый төр фигурага ия ханымнарның нечкә билләренә күпләр кызыгырлык. Шуңа да билләре өздереп тегелгән күлмәкләр бик килешә. Аларның озынлыгы тезгә кадәр яки аз гына астарак булса матур. Жакетларның бер бортлысын, гәүдәгә ятып тора торганын алыгыз, ул янбашларын каплап тормасын. Блузкалар, джемпер­ларның да киңнәре кирәкми. Күкрәк, иңбашларында таман гына булсын. Капчыксыман киң киемнәр гәүдәгез­нең матурлыгын боза. Туры тегелешле фасоннар да бик килешми – алар сезне турыпочмаклы итеп күрсәтәчәк. Карандаш фасонлы итәкләр нәкъ менә сезнең өчен уйлап табылган диярсең. Чалбарлар да килешә, иң мөһиме – алар янбашларына ятып торсын. Жабо, волан, баска, бөрмә, бөкләм ишеләр белән бик мавыкмагыз – болай да тулы матур төшләрегезне алар юанайтып күрсәтергә сәләтле. Киңәшләрне Рәмзия КАШАПОВА һәм Лилия ГӘРӘЕВА әзерләде.

февраль | 2014 | сљембикђ

57

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

чир белән бәйле булмаса, тормыш рәвешен үзгәртү хакында уйланырга кирәк.

ХУҖАБИКӘ


ХУҖАБИКӘ

кулларыңнан куан

§ЫЛЫТЫЙМ ўЛЕ °ЗЕ¬НЕ! Мастер-классны Сөмбел ГАФФАРОВА үткәрә. Үз кулларың белән бәйләгән бу плед салкын кичләрдә сөйгәнеңнең тәнен генә түгел, җанын да җылыта ала. Гади генә плед түгел ул. Бу — сөеклегезгә атап «язылган хат». Йөрәк — сөю билгесе, ызба — уртак йорт хакындагы хыял, якорь — илгәзәк күңелнең сәяхәткә әйдәве. Шушыларны үзара тоташтыру өчен «толым»нар бәйлик — мәхәббәтегез ныграк булсын! Үзегезнең фантазиягезне дә уйната аласыз. Бәйләү серләренә өйрәткән китаплар да кул арасында гына торсын.

Кирәк:

2 кг чамасы җеп. Җепнең күләме пледның зурлыгына бәйле. Бик йөнтәс җептән бәйләгән плед матурлыгын тиз югалта, шуңа күрә аның ныграк бөтерелгәнен сайларга тырышыгыз. Җепнең юанлыгына туры килә торган энәләр.

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

Эш барышы:

плед төрле-төрле бизәкләр белән бәйләнгән шакмаклардан гыйбарәт. Бәйләгән шакмакларның үлчәмнәре бер-берсенә туры килергә тиешлеген дә онытмагыз – тоташтырасы була бит! Әзер шакмакларны юып киптерәбез һәм бер-берсе белән тоташтырабыз. Пледның читләрен ыргак белән «каймалап» чыгабыз.

58

сљембикђ | 2014 | февраль


кулларыңнан куан Йөрәк:

ХУҖАБИКӘ

ИСКЕДўН – Я¬А

К

ием шкафыгызны ачып карагыз әле. Инде күптәннән киелмәгән берәр свитерыгыз эленеп тормыймы? Планшетка аннан «күлмәк» тегәргә була бит.

29 күздән бәйләнә. Үрнәктәге һәр шакмак – бер күзәнәк. Һәр юл – бәйләмнең берәр рәте.

Якорь:

49 күздән тора. 1-4 нче рәтләр – уң күз. Алга таба җөп рәтләр шулай ук уңнан гына бәйләнә.

Бу чехолны якыннарыгызга да бүләк итеп бирергә мөмкин. Катлаулы эш түгел, бер сәгать дигәндә башкарып чыгасыз сез аны. Свитерны җәеп салып, планшет размерында ике катлап кисәбез. Тегү өчен өлешләр калдырырга да онытмагыз. Кесәле итәргә дә була: чыбыклар, флешкалар өчен ярап куяр ул. Киселгән өлешне капчык рәвешендә тегәбез. Капчык «авызы»на «молния» тегәргә яки ябышкак тасма (липучка) беркетергә мөмкин. Кесәне дә ябулы итәргә кирәк, әйберләре коелырлык булмасын. Планшетка «күлмәк» әзер!

Ызба: 39 күздән тора. 1-2 нче рәт уң белән һәм алга таба барлык җөп рәтләр уң белән бәйләнә.

Иске свитерлардан планшет яки телефонга чехоллар гына түгел, диван мендәрләренә матур тышлыклар да тегеп була. Свитерның бөрмә өлешләреннән чәчәкләр ясап, бизәп тә җибәрә аласыз. Теләк белән фантазия генә булсын.

февраль | 2014 | сљембикђ

59

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

Ызба:


ХУҖАБИКӘ

аш-су

Мастер-классны Төркиядән килгән шеф-повар Өздән ЭРДОГАН үткәрә. Көндәлек ризыклардан да телеңне йотарлык ашлар әзерли белә ул. Уңышының бөтен сере — соуста. Өздән Эрдоган безгә ике төрле ризык пешерергә тәкъдим итә. Берсе — «Бодрум-кебаб», төрекләрнең яраткан ризыгы. Бодрумча әзерләнгән ит, димәк. Икенчесе — тавык итеннән. Пешереп карагыз әле, сезгә дә ошамый калмас. Бәйрәм табынының күрке булырлык бу ризыклар белән кадерле кешеләрегезне сыйларсыз.

БОДРУМ-

КЕБАБ

1

2

3

4

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

Кирәк:

(бер өлеш өчен) 200 г чамасы сөяксез ит; 1 зур бәрәңге; 5 теш сарымсак, 2-3 аш кашыгы сөт; 2 помидор; ярты стакан биойогырт (аны катык яки кибет каймагы да алыштыра ала); сыек май; бер чеметем тоз.

60

сљембикђ | 2014 | февраль

Эш барышы:

итне саламлап турыйбыз һәм вак угычтан уылган ике теш сарымсак кушабыз. Шуңа сөт һәм 2-3 аш кашыгы сыек май өстәп, итне 4-5 минут бик яхшылап болгатабыз – йомшак булсын өчен кирәк бу. Итне майлы

табага салып 10 минут чамасы кыздырабыз. Бәрәңгене, саламлап, бик юка итеп турыйбыз да майда йөздереп, тиз генә кыздырып алабыз. Фритюр казаныгыз булса, шунда кыздырыгыз.


аш-су

ХУҖАБИКӘ

ТАВЫК ТУЛМАСЫ Кирәк:

(бер өлеш өчен) 1 тавык түше; 1 пешкән кишер; 1 пешкән бәрәңге; кызыл һәм яшел болгар борычы; 50 г каты сыр; 1 помидор; 1 теш сарымсак; тоз; сыек май.

5

Соус әзерлик:

помидорларны турап, 2 теш сарымсакны вак угычтан уабыз. Табага май тамызып, барысын бергә суы кайнап беткәнче кыздырабыз. Бер чеметем тоз сибәбез. 10 минуттан соус әзер.

6

1

2

3

4

Йогыртка да вак угычтан уылган бер теш сарымсак кушабыз.

Барысы да әзер булгач, ризыкларны тәлинкәгә катлы-катлы итеп өябез. Башта бәрәңге, аның өстенә сарымсаклы йогырт, аннан соң ит, ит өстенә томатлы соус салып, табынга чыгарабыз.

Эш барышы:

тавык түшен буйга бүләбез. Безгә аның яртысы гына кирәк булачак. Хәзер түшкәнең бер ягыннан кисем ясап, китап сыман ачабыз. Эчке яктан тагын бер кисем ясап, икенче өлешен дә кайтарып салабыз (1 нче рәсем). Борычны, ярты помидорны, бәрәңге һәм кишерне саламлап турыйбыз. Сарымсакны вак угычтан уабыз. Майлы табага башта борычны, аннан соң помидор белән сарымсакны, иң ахырдан кишер белән бәрәңгене салып, 5 минут чамасы кыздырабыз, бер чеметем тоз сибәбез. Помидорның калган яртысын вак угычтан уабыз. Кызган яшелчәләрне ит өстенә салып, уылган сыр сибәбез һәм итне ике яктан күтәртеп төрәбез. Ит өс-

тенә уылган помидорны сылыйбыз. Майлы табада капкач белән томалап, ике ягын да 5 минут кыздырабыз. Бизәр өчен өч черри помидоры белән ике теш сарымсакны аз гына майда 2-3 минут сикертеп алабыз. Тулманы урталай бүлеп, янына кызган помидорларны тезеп, табынга бирәбез.

февраль | 2014 | сљембикђ

61

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

7


ХУҖАБИКӘ

бакчачы

«Һәр нәрсәнең — үз вакыты», — дип халык белми әйтмәгән. Ник дисәң, орлыкларны чәчү, үсемлекләрне күчереп утырту өчен бик тә уңай көннәр була. Шушы көнне утырткан яшелчәләр тиз үсеп китә. Хикмәт — Ай фазаларында. Айның икенче, дүртенче чиреге башлануга утырткан үсемлекләр мул уңыш бирә. Айга карап эш итсәк, без дә оттырмабыз.

АЙГА КАРА Яшелчәләр

февраль

март

апрель

май

июнь

1-4, 7, 23-31

3-5, 22, 24-28

1-2, 5, 23-25, 28-30

22-26, 28

5, 23-25

1-3, 20-21

23-26, 30-31

22, 26-28

5, 23-25

1-3, 20-21, 29-30

11-17, 20-21

8-13, 16-17 5, 23-25

1-3, 20-21

Аштәмләткечләр (яфрак өчен) Аштәмләткечләр (тамыр өчен)

1, 4-6, 24-28

11-17, 20-24

7-10, 13-20

Баклажан (чәчү)

9, 13-19

11-17, 20-21

8-13, 16-17

Баклажан (күчереп утырту) Бакча җиләге Баллы борыч (чәчү)

9, 13-19

Баллы борыч (күчереп утырту) Берьеллык чәчәкләр (чәчү)

22, 26-28 8-9, 11-14, 17-19

9-17, 20-21

Берьеллык чәчәкләр (күчереп утырту) 1-4, 7, 23-31

Борчак, кукуруз

Кәбестә (чәчү)

1, 4-6, 24-28

3-5, 22-28

1-4, 22-31 7-9 5, 23-25

11-17, 20-21

8-13, 18-20

7-10, 13-20

2-4, 7, 23-26, 30-31

3-5, 22, 26-28 3-5, 22, 26-28

1, 2, 5, 23-25, 28-30

Көнбагыш

22, 26-28

5, 23-25

Күпьеллык чәчәкләр (утырту, күчерү, бүлү)

1-3, 5, 22, 26-30

3-5, 23-27, 30-31

1-3, 20-23, 26-30

5, 23-25

1-3, 20-21

Помидор (чәчү)

ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ

1-5, 23-31

9-10

Кәбестә (күчереп утырту)

1, 4-6, 24-28

2-4, 7, 23-26, 30-31 11-17, 20-21

8-13, 16-20

7-10, 13-20

Башлы суган

11-17

8-13, 18-20

7-10, 16-20

Кыяклы суган

2-4, 7, 23-24, 30-31

3-5, 26-28

1-2, 5, 23-25, 28-30

11-17, 20-21

8-13, 18-20

7-10, 13-20

Редис, ачы торма

Чөгендер

сљембикђ | 2014 | февраль

1-3, 20-21

3-5, 22 22, 26-28

Помидор (күчереп утырту)

62

22, 26-30

22, 26-28

Бәрәңге Кыяр, кабак, ташкабак Кишер

8-13, 16-20

июль

август

1-2, 26, 28-31

22-28


Роза Хафизова (6.02.1929–20.08.2005) – балалар язучысы. Бөгелмәдә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә белем ала. 1950-51 елларда Тубыл шәһәрендәге татар мәктәбендә ана теле һәм әдәбияты укыта. Аннан соңгы эшчәнлеге журналистика белән бәйле. 1962 елдан 1986 елга кадәр «Ялкын» журналының баш мөхәррире. «Кыңгыраулар җыры» – басылып чыккан аның беренче китабы. «Курай-малай маҗаралары», «Кирлемән», «Ак тәпи ник моңая?», «Киек каз юлы» исемле китапларын да яшь укучылар яратып укый. Башка җыентыклары да бар. Әсәрләрендә маҗаралы хәлләр, балаларга ошый торган образлар өстенлек итә.

дә кабынган йолдызлар

Ирина Муравьева (8.02.1949) – актриса, Россиянең халык артисты. Мәскәүдә туа. Мәктәпне тәмамлагач, документларын башкаланың барлык теат­раль уку йортларына тапшырса да, берсенә дә керә алмый. Бер ел буе эшләп, киләсе имтиханнарны көтә. Бу юлы Иринаны Балалар театры каршындагы студиягә кабул итәләр. Киләчәктә күре­ нек­ле актриса булачак кыз, студияне тә­мам­­лап, шушы театрда эшкә кала. Читтән торып ГИТИСта укый. Истә калырлык тәүге роле – «Карнавал» фильмындагы Нина Соло­ма­тина. «Москва слезам не верит» фильмындагы Людмила роле өчен актриса СССРның дәүләт премиясенә лаек була. Үз гомерендә алтмышка якын фильмда катнаша. 1993 елдан Кече театрда эшли.

февраль

Лора Линни (5.02.1964) – театр һәм кино артисты. Нью-Йоркта туа. Әтисе – танылган драматург Ромулус Линни. Лора унике яшеннән сәхнәдә кайнаша. Актриса карьерасын 1992 елда «Масло Лоренцо» фильмы белән башлап җибәрә. 2001 елда «Можешь рассчитывать на меня» драмасында башкарган роле өчен беренче мәртәбә «Оскар» һәм «Алтын глобус» премияләренә тәкъдим ителә. 2008 елда «Оскар» премиясен инде өченче тапкыр, бу юлы «Дикари» фильмындагы роле өчен ала. «Это страшная буква «Р» телесериалында башкарган роле аны «Алтын глобус»лы һәм «Эмми»лы итә. Кино белән беррәттән, ул театрда да уйный.

Чит иллђр

БЕЗНЕҢ КАВЕМ

Россия

КУЧКАР. Үзегездә яңа көч тоярсыз, тик торуны онытырсыз. Мәхәббәт ае. Ялгызлар насыйп ярын очратыр. Өзелергә торган мөнәсәбәтләр ялганыр. Күңелле мәшәкатьләр көтелә. Төзелеш эшләренә керешсәгез, отарсыз. ҮГЕЗБОЗАУ. Бик тә уңышлы ай. Фатирга ремонт ясату, килешүләр төзү өчен нәкъ вакыты. Нәрсәгә тотынсагыз да, нәтиҗәсе әйбәт булыр. Көтелмәгән җирдән акчалата ярдәм килер. Лотереяда отуыгыз ихтимал. ИГЕЗӘКЛӘР. Планнарыгызны үзгәртергә туры килмәгәе. Эшегездә уңышка ирешерсез. Язмыш бүләге янәшәдә генә йөри, ычкындыра күрмәгез. Киләчәктә карьера үсешенә китерердәй гамәл кылырсыз. Акчагыз артыр. КЫСЛА. Керем һәм чыгымнарыгызны исәпләгез. Финанс кыенлыгы көтелә. Ай ахырына таба акча эшләү җае чыгар. Ел буе эшләмәгәнне бер айда эшләп ташларсыз. Һәр яңалык уңыш китерәчәк. Айның икенче яртысы уңышлырак. АРЫСЛАН. Көчегезнең артуын тоярсыз. Яңа эш башлауны ай урталарына ниятләгез. Бүген уңышсыз булып күренгән кайбер нәрсәләр киләчәктә яхшы нәтиҗә бирәчәк. Һәртөрле гамәлләр өчен дә яхшы ай, аеруча чит телләр өйрәнү өчен кулай вакыт. СӨМБЕЛӘ. Ай башында үткәннәр яңарып, хаталар искә төшәр. Туганнарыгыз белән араларыгыз якынаер. Сөйгәнегез белән барлык мәсьәләләрне ачыклап, килешүләр ае. Айның икенче яртысында рухи үсеш кичерерсез. Ялгызларга бәхет елмаячак. БИЗМӘН. Элеккеге танышыгызны очратырсыз. Күптәннән үз чиратын көткән эшкә ай башында ук керешмәсәгез, соңыннан күп көч кирәк булачак. Бу айда эшләрегез муеннан. Көтелмәгән хәлләргә юлыгып, тыз-быз килерсез. ЧАЯН. Айның беренче яртысын романтик халәттә үткәрерсез. Күңелле вакыйгалар булыр. Тормышыгызда ак полоса башланыр. Язмыш бүләк арты бүләк җибәрәчәк. Дәрәҗәгә ирешерсез. Сез – бәхетле! УКЧЫ. Ай башында гаиләдә бәхәс килеп чыгуы мөмкин. Ремонт башлау өчен яхшы ай. Эштә бик тә кызыклы тәкъдим булыр. Тырышлыгыгызны күрерләр, дәрәҗәгез үсәр. Ай ахырына таба ял итәргә җай чыгар, илһам тоярсыз. КӘҖӘМӨГЕЗ. Уңышлы ай. Вакыйгалар бер-бер артлы алышынып кына тора. Файда китерердәй кешеләрне очратырсыз. Эшегез көчегезне суырыр, әмма шуның нәтиҗәсендә матди хәлегез яхшырыр. Бу айда башлаган эшләр яхшы тәмамланачак. СУКОЯР. Айның беренче яртысы акча мәсьәләләрен хәл итү өчен әйбәт вакыт. Гомумән, акча белән бәйле эшләрдә отарсыз. Үзегезне танытырга, дәрәҗәгезне арттырырга дисәгез, нәкъ вакыты. Ай ахырында файдалы килешүгә кул куярсыз. БАЛЫКЛАР. Матди хәлегез яхшыруга таба бара. Яңа эшләргә тәвәккәлләми торыгыз. Тышкы кыяфәтегезне үзгәртәм дисәгез, нәтиҗәсе искиткеч булачак. Әйбер сатып алу өчен дә яхшы ай. Тормышыгызга романтика бәреп керәчәк.

йолдызнамә

Татарстан

март


СЂНГАТЬ

рәссам сәхифәсе

РӘССАМ

А

ГАЛӘМЕ

лександр Новиковның иҗаты гаять киңкырлы. Егерме елга якын 1 нче сәнгать мәктәбендә (хәзер инде ул ун ел Казан сәнгать училищесында эшли) балаларны сәнгать серләренә өйрәткән педагогның иҗатка вакыты да калмыйдыр кебек. Әмма ул иҗатка гына түгел, бәлки, сәнгатьнең төрле юнәлешләренә үзеннән яңалык кертергә дә өлгерә икән. Рәссам сыйфатында ул рәсем һәм акварель күргәзмәләрендә катнаша, агачтан хикмәтле эскизлар ясап сокландыра, пыяла белән эшләү дә гел аныкы гына кебек. Белмәссең, рәссам, аны кече форматта эшләүче сынчы дияргә дә буладыр, Александр Новиков әллә пыяланың баш бирмәс яктылык уенын, әллә имән, чикләвек агачы, кызыл агач кебек агачларның табигать энергетикасын сеңдергән затлылыгын күбрәк яратамы? Сәнгать жанрлары җәһәтеннән дә ул үзенең илһам иреген тыймый. Кызганыч ки, аның иҗатында сәерлеге белән бер үк вакытта галәми дә тоелган, әмма үтә дә танышлыгы белән җанга якын күренешләрне чагылдырган пейзаж жанры бик тыйнак урын били. Гәрчә Александр Новиковның символик та, фәлсәфи дә композицияләре үзенә бик нык җәлеп итә. Чөнки ул аларда үзе генә аңлаган Галәмне үзе генә тапкан буяулар аша аңларга һәм аңлатырга омтыла. Портрет жанрындагы әсәрләре дә күп түгел. Александрның портретларындагы йөзләрне тормыш

64

сљембикђ | 2014 | февраль

ваклыгыннан күтәрә белә. Аз гына елмайган ягымлы йөзләрдән нур сирпелеп тора. Рәссамның яшьлек, гүзәллек алдында чарасыз калып, ачыктан-ачык соклануы да сизелә, әлбәттә. Буяу һәм кылкаләм серен белгән рәссамнан аның иҗатын яратучылар сәнгать тарихына кереп калырлык портрет жанрындагы әсәрләр көтәргә хаклы. Рәссамның натюрмортларына карата да, алар бик тә эчтәлекле, дигән бәя бирергә мөмкин. Аның натюрмортларында предметлар бик күп була. Ләкин ул предметлар тормыш логикасына буйсынган тәртиптә урнаштырылганнар. Ул ясаган букетларда гөл сабагы, агач ботаклары, яшәү ритмын, тормыш динамикасын калкурак күрсәткәнгә күрә, чәчәкләрнең үзләренә караганда зуррак роль уйныйлар төсле. Новиковның иҗатында агачтан уеп эшләнгән әсәрләр: балык, йомырка, җимешләр, аерым бер урын биләп тора. Башка сәнгатькәрләр иҗатында сәнгатьнең бу юнәлешенә игътибар итү күренгәне юк. Рәссамның агачтан, металлдан, пыяладан ясалган эшләнмәләре (рәссам коллекциясендә ХVIII–ХIХ гасырларга мөнәсәбәтле пыяла шешәләр байтак) рәссамның эзләнүчән, яңалыкка омтылучан табигатенең чагылышы. Сәнгатькә килүче яшь талантлар янында табигать сулышын тоеп иҗат итүче киң кырлы сәнгатькәр педагог булу да сөендерә. Яков ВАЙСФЕЛЬД Фото: Денис Новиков




Turn static files into dynamic content formats.

Create a flipbook
Issuu converts static files into: digital portfolios, online yearbooks, online catalogs, digital photo albums and more. Sign up and create your flipbook.