MHHHCTPHbiH rAMbJIE qArbl U2eli 5l3MblUlbl 6aJZa 5l3MbZUtbl Ke6eK
APTbiK KAlllbiKJIAP Oelib.R Huza mu2e3 myzeJZ
)I\8HrE MHKC 6ap XUKM8mmaMJZamKettma
3enc]?MH
IIIAKli1POBA:
љй гомерне, сљй халыкны, сљй халыкныћ дљньясын!
6’2014
«Сөембикә» 2014
1926 елдан башлап «Азат хатын» исеме белђн чыкты. 1991 елда «Сљембикђ» итеп њзгђртелде. Хатын-кызларныћ бљтентатар айлык иќтимагый-сђяси џђм ђдђби-нђфис журналы 1913–1918 елларда чыккан «Сљембикђ» журналыныћ дђвамчысы. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендәге күзәтчелек буенча Федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) 2011 елның 23 мартында «Сююмбике» дип теркәлгән. Теркђњ таныклыгы ПИ № ФС 77-44363
Директор-баш мљхђррир Лђйсђн Р фикъ кызы ЮНЫСОВА Редколлегия: Нурия Беломоина, Зилә Вәлиева, Нәбирә Гыйматдинова, Эльмира Зарипова, Кадрия Идрисова, Сәрия Сабурская, Айрат Сибагатуллин, Иркия Төхвәтуллина, Розалина Шаџиева, Гөлназ Шәйхи.
2007, 2008, 2009 елларда журнал Россия матбугатыныћ Алтын фондына кертелде. Язмалар авторныћ тулы адресы књрсђтелеп, паспорт мђгълњматлары, пенсия иминияте таныклыгы, ИНН таныклыгыныћ ксерокс књчермђлђре белђн бергђ ќибђрелгђндђ генђ кабул ителђ.
Редакциянең гомуми телефоны Директор урынбасары Рәмзия Кашапова Баш мљхђррир урынбасары Гљлнур Хђсђншина Ќаваплы сђркатип Лариса Маликова
222-09-77 222-09-78 222-09-78
Кулъязмаларга бәя бирелми, алар кире кайтарылмый. Автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин. Гамәлгә куючы: «Татмедиа» ачык акционерлык ќђмгыяте Казан, Академия урамы, 2.
Рекламалар аны бирүчеләр җаваплылыгында. Редакциянең язмача рөхсәтеннән башка материалларны «Сөембикә»дән күчереп басу тыела.
Дизайн-макет: «ASAFIN GROUP» Верстка: Лариса Маликова Pre-press: Игорь Глушков Тышлыкта: Зөлфия Шакирова Фото: Газинур Хафизов Бњлек мљхђррирлђре: Мђдинђ Авзалова Лилия Гәрәева Эльмира Закирова Роза Камалетдинова Асия Юнысова Фотокорреспондент Газинур Хафизов Корректор Фирдђвес Исмђгыйлева Гамђли хезмђткђрлђр: Нђфисђ Ђскђрова Илдар Фђизов Редакция адресы: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2 нче йорт. www.syuyumbike.ru E-mail: suyumbike@telebit.ru тел./факс: (843) 222-09-77 Язылу индексы: 73002
Нәшер итүченең адресы: Казан, Академия урамы, 2, ААҖ «Татмедиа».
Кђгазь форматы 60х901/8. Књлђме 8 басма табак. Басарга кул куелды: 4.06.2014 ел. Заказ А-1542. Тираж 8390 Журналда полиграфия кимчелеге булган очракта нђшриятныћ техник контроль бњлегенђ мљрђќђгать итегез. Тел.: 519-44-61. Журналны тарату мђсьђлђлђре белђн абунђчелђр – ќирле элемтђ бњлегенђ; элемтђ бњлеклђре – нђшриятныћ газетажурнал экспедициясенђ (420066, Декабристлар урамы, 2 нче йорт. Тел.: 562-10-66) мљрђќђгать итђ ала. Банк реквизитлары: Филиал ОАО «Татмедиа» «Редакция журнала «Сююмбикэ» р/с 40702810700000005657 к/с 30101810100000000815 в АИКБ «Татфондбанк» г. Казань ИНН 1655144950 БИК 049205815 КПП 165802002 «Татмедиа» ААҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нђшрият комплексында басылды. Казан, Декабристлар урамы, 2.
Сату бәясе – килешү буенча.
16+
1 ИЮНЬ — ХАЛЫКАРА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КЇНЕ Харрас ӘЮП
* * *
Озак үстек микән бу яшькәчә, Безне назлап күпме җыр көйләнгән? – Керфек какмый бишек тирбәтүче Әниләрдән сора, әниләрдән. Авыр микән озатучыларга Без киткәндә юлга бу өйләрдән? – Кинәт кенә кечерәеп калган Әниләрдән сора, әниләрдән. Кешегә күпме өмет багланадыр, Нинди ышаныч аңа күңелләрдә? – Ил язмышын сиңа тапшыручы Әниләрдән сора, әниләрдән.
Разил ВӘЛИЕВ
Балачагым
Фото: Газинур Хафизов
Ага чишмә җырлап, Белми талачагын... Чишмә җыры төсле Булсын балачагым. Әйдә, җырлыйк бергә, – Күңел моңга тулган. Һәммә кеше җирдә Элек бала булган. Беләм җанда мәңге Әни калачагын. Әти-әни белән Узсын балачагым. Янып яшим җирдә, Минем янар чагым. Кояш сыман көләч Булсын балачагым. Беләм, бәхет эзләп Юллар салачагым... Ватан куенында Узсын балачагым.
БЕЗНЕҢ ТЫШЛЫКТА
42 ЯКУТКА ТИҢ ЕЛЛАР ИСӘБЕ А. Юнысова
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
8
20
ГУДЗОН ЯРЛАРЫННАН «ИГЕН ЯЗМЫШЫ САГЫНУ ЮЛЛАП... БАЛА ЯЗМЫШЫ КЕБЕК» М. Авзалова Э. Закирова
ТАТАР ДЉНЬЯСЫ
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
16 БЕЗ – КЕШЕЛӘР! Й. Шәрапова 4
сљембикђ | 2014 | июнь
28 ЕРАКТАГЫ МОҢ АВАЗЫ Р. Камалетдинова
Э Ч Т Ђ Л Е К ШУЛАЙ УК:
МӘДӘНИ ТОРМЫШ
36 АЙНЫҢ СОҢГЫ ЧИРЕГЕ Р. Габделхакова
БИТАМАННЫҢ ӘНИСЕ
М. Кашапова
САУМЫ, КЫРЫМ?!
12 26
Э. Әхмәтова
ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ
ЯШӘЕШ
48 АРТЫК КАШЫКЛАР
61
«ВӘЗИР» САЛАТЫ
Р. Рәхмәтуллина
ЏЂР САНЫБЫЗДА:
ВЬЕТНАМ Р. Кашапова
52
БЕЗНЕЋ ПОЧТА
6
ДЉНЬЯ ГАМЕ
25
ФОТОРЕПОРТАЖ
32
ШИГЪРИЯТ
34
РӘССАМ СӘХИФӘСЕ
64
1 2
ручы ы д н а л х у р е н Яшьләр Фәнзия апа икән... а д й а к т ә н н Җә Узган гомер 3 жәл түгел
Туган авыл... Аннан чыгып киткәннәр гомер буе аны сагынып, җирсеп яши.
Аның һәр кешесе, һәр сукмагы, чокырына кадәр күз алдыннан китми.
Минем туган җирем – Сарман районы, Дүсем авылы.
Безне әти-әниләребез генә түгел, бөтен авыл халкы тәрбияләп үстерде. Яныбыздан үткәндә өлкәннәр үгет-нәсыйхәт бирми калмый иде. Фәнзия апа Яхина да авылымның хөрмәтле кешесе. Сиксәнен тутырса да, гаҗәеп акыллы, мөлаем бу апа авылыбызның җанлы тарихы. Ул 1934 елның мартында Идрис абый белән Мөкәррәмә апаның җиденче баласы булып дөньяга килгән. Сигез яшендә авыл уртасында төзелгән өр-яңа мәктәпкә укырга кергән. Тик рәхәтләнеп уку насыйп булмый шул алар буынына – сугыш башлана. Идрис абыйны да, икенче группа инвалид дип тормыйлар, сугышка алып китәләр. Авылда ачлык. Кышын өйләрне кар күмеп китә. Үзең чыга алсаң, күршеңне казып чыгарасың. Аннан соң кар ерып, биш чакрымдагы күрше Сарайлы мәктәбенә укырга барасың. Үз авылларындагы яңа мәктәптә Ленинградтан эвакуацияләнгән ятимнәр яши. Балалар кырыла гына. Туңны чокып кабер казудан тәмам интеккән хатыннар бер кабергә өчәр-дүртәр баланы җирли. Мәктәпкә йөреп укучылардан нибары өчәү калалар. «Мәктәптә алган шушы белемем белән гомерем буе институт бетергән кешеләр рәтеннән эшләдем. Сатучы да булдым, банкта кассир булып та эшләдем», – ди Фәнзия апа. Җырчы, биюче, өздереп гармун-
6
сљембикђ | 2014 | июнь
Аланиягә китеп баруы сәбәпче булды моңа.
да уйнаучы, алтын куллы Фәррах абый белән гаилә корып, дүрт бала үстерәләр. Хәзер инде Фәнзия апаның сигез оныгы һәм туруннары бар. Кызы Фәүзия Эстониядә яши, эстон балаларын укыта. Пенсиягә чыккач, Фәнзия апаның икенче сулышы ачылгандай булды бит әле. Ике авыл мәшәкатен үзенекедәй күреп, бик зур эшләр башкарып йөри ул хәзер. «Җәлилнефть» көче белән авылда яңа мәчет салынды. Аны салдыру, ачу эшендә башлап йөрүче кеше Фәнзия апа булды. Авыл клубларының әһәмиятен әйтеп бетергесез. Хәтеремдә, авылымда зур гына агач клуб иде. Концертлар вакытында ул шыгрым тулы була торган иде. Тора-бара бу клуб искерде, бездә «клубсызлык чоры» башланды. Үзенең оныклары буй җиткән Фәнзия апаның бу хәлгә йөрәге әрнеде, авыл картларын да җәлеп итеп, «көрәш» башлап җибәрде. «Бу карчыкка клуб ник кирәк инде?» – диделәр. Морадына иреште бит – ике авыл уртасында бик матур Мәдәният йорты балкып утыра хәзер. Моның өчен рәхмәтләрнең иң зурысы Фәнзия апага әйтелде. Шулай итеп, авыл хәтерендә озак сакланырлык һәйкәл салды ул үзенә. Гамирҗан ДӘҮЛӘТШИН. Сарман.
Әни үз гомерендә беренче тапкыр чит илгә барып кайтты. Кызым Лилиянең төрек егетенә кияүгә чыгып,
Интернет аша аралашып торсак та, сагынуларны бу гына баса алмый шул. Кызым да әбисе белән бабасын кунакка кыстарга тотынды. Әти каршы иде бу сәяхәткә: «Сиксән биштә кая инде миңа чит илгә чыгу? Әнә әниең барыр барса, аңа әле сиксән бер генә...» – дип, һичьюгы аны җибәрергә ризалашты тагын. Шулай итеп, минем чираттагы ялымда Төркиягә очарга ниятләдек. Әмма китәргә бер атна калганда, кайнар су түгеп, әни аягын пешерде. Инде нишләргә? Көне килеп җиткәнче, бик тырышып әнинең аягын дәваладык. Бераз хәлләнгән кебек тоелды. Аллага тапшырып, юлга кузгалдык. Самолетны ничек кичерер дигән идем – юкка борчылганмын, уйламады да. Кияү белән кызым аэропортта каршы алдылар. Әни юл буе әфлисун, мандарин, лимон бакчаларын, аллы-гөлле чәчәкләрне, түбәләренә кар-боз эшләпәләре кигән биек тауларны, зәп-зәңгәр сулы диңгезне күзәтеп барды. Оҗмах икән бит монда, дия-дия сокланды. Әмма аңа диңгезгә кереп, җәрәхәтле аякларын чылатырга ярамый иде. Алмаш-тилмәш өйдә торып, әнинең аягын дәваладык. Тизрәк терелтәсе килә иде үзен. Аны диңгезгә дә кертмичә алып кайтырбызмыни? Бер атнадан Казаннан гаиләсе белән апаның кызы да килеп төште. Барыбызның да игътибары аякта. Көненә өчәр тапкыр дарулар сөртеп, тәрбия кылабыз. Бәләкәчләр безнең янда мәш килә. Шунда: «Җәннәт – әниләрнең аяк астында, әниегезне сез дә шулай карагыз», – дип ычкындыр-
ни хђле бар, кеше туганым?
1
Сарман дым. Балаларның: «Ә нәрсә соң ул җәннәт?» – дигәннәренә, җиләкҗимешләр үсә торган бакча ул, менә Төркия кебек, дип аңлаттым. Өченче атна дигәндә, әнинең аягы җөйләнә башлады, аңа да берничә тапкыр диңгездә коену бәхете эләкте. Шул вакыт эчендә дә әни авылны, әтине сагынды. «Анда ни хәлләр икән, атагыз нишләп ята торгандыр инде, җыеп аласы орлыкларым бар иде, коелып беткәндер, фәмидурларым череп бетмәде микән?» – дип борчылып, көн аралаш телефоннан сөйләшеп торса да, күңеле белән авылда иде ул. Казан аэропортында самолеттан чыгуга, аякларының авыртуын да онытып, иң алдан машинага таба элдертүче кеше әни булды. Үзе Төркиядә күргәннәренә сокланып туя алмаса да, туган җир туган җир инде! Әле кичә генә Төркиядән кайткан Алинәбез диңгезне сагынып та өлгергән. Әнисен: «Сал әле оегыңны! Роза апа, җәннәт әниләрнең табан астында дип әйтте. Җәннәтне тагын бер күрим әле», – дип аптырата. Ни әйтергә белмичә, гаҗәпкә калдык. Аннары әни: «Әй кызым, син аны тәүфыйклы булып, зур үскәч кенә күрә аласың. Әлегә күренми ул», – дип, безне коткарды. Роза ФӘСХЕТДИНОВА. Чаллы.
Күптән түгел генә РСФСРның атказанган укытучысы, Н. Крупская исемендәге бүләк иясе Шакирҗан
2
Чаллы Җәләевнең «Узган гомер
жәл түгел» исемле китабы дөнья күрде.
Өлкән педагогның истәлекләре тупланган икенче китабы иде ул. Әмма китап чыгып бер ай узгач, 85 нче яшендә Шакирҗан ага арабыздан китеп барды. Ил агасының киләчәк буыннарга васыять булып калган әлеге китабында укучыларны уйландырырлык язмалар туплап бирелгән. Китаптан бу өзек сүзләремә дәлил булып тора. «Бөек Ватан сугышы башланганда без 12 яшьлек балалар идек. Ул елны элеккеге Тымытык районы (хәзерге Азнакай) Буралы җидееллык мәктәбенең дүртенче сыйныфын 19 бала тәмамладык. Кайберәүләр язганча, менә сугыш башланды да, үсмерләр сугышка киткән ир-атларны алыштырды түгел. Без инде сугыш башланганчы ук колхоз эшендә идек. Мин үзем хезмәтемне сабан сөрүдән башладым. Августта көтүгә чыктым. Көз җиткәч, бозау абзарына эшкә кайттым. Безнең сыйныф үсмерләре бер ел буена гел эштә булды. Аннан соң кабат мәктәпкә җыеп алып, укыта башладылар. 1941 елның икенче яртысында күп яшүсмерләрне ФЗӨгә озаттылар. Араларыннан бер Гамбәрия генә туган авылына әйләнеп кайтты. Берара засадада тору дигән нәрсә чыкты. Имеш, сугыш кырыннан качып кайткан дезертирларны тотабыз. Каравыл торуыбыз бушка китмәде, ике кешене тота язып калдык. Беренчесе июль аенда булды. Төнлә билгесез кеше килеп чыгып, Иванов-
БЕЗНЕҢ ПОЧТА
3
Азнакай ка, Чалпы дигән сүзләр кабатлады. Без аңга килгәнче караңгылыкка кереп тә чумды. Дәррәү авыл советына чаптык. Икенчесе – август аенда. Таң беленеп килә иде, урман ягыннан ят кеше килүе күренде. Ул, безне шәйләп, тиз генә инеш буйлап кереп югалды. Берничә көннән хәбәр таралды: Әлмәт районының Сөләй авылы кешесен эләктергәннәр. Сугыш чорының иң авыры ачлык иде. Хезмәт минимумы елына 360 хезмәт көнен тәшкил итте. Әгәр колхозчы шуны тутырса, елына 3 центнер 60 килограмм ашлык ала. Халыкны ач үлемнән көчле рухы, бәрәңге бакчасы һәм сыеры алып калды. Минем әни әтидән дүрт бала белән калган. Ул рухи яктан да, физик яктан да көчле кеше иде. Үз гомеремдә аның елаганын ике мәртәбә генә күрдем. Беренчесе – күтәрәмгә калган сыерын кочаклап елады, икенче тапкыр елавы да шул сыер белән бәйле иде. Сауган сөтне сыер тибеп аударган икән дә, балаларыма нәрсә ашатыйм дип елады... ...1945 елның 9 Мае әле дә хәтердә. Ул көнне безне линейкага тезеп, җиңү турында хәбәр иттеләр. Әй ул безнең шатланулар. Беренче мәртәбә Җиңү көнен бәйрәм итү иде ул». Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ. Азнакай.
учыларыбыз! Хљрмәтле улкар кљтеп калабыз. Сездән хат с: Казан, Безнең адре ар урамы, 2. Декабристлmbike@telebit .ru e-mail: suyu июнь | 2014 | сљембикђ
7
ЕГЕТ СОЛТАНЫ
гамьле әңгәмә
МАТУР ИТЕП СӨЙЛӘШӘАРАЛАША БЕЛҮ ОСТАЛЫГЫ, КЕШЕЛӘРГӘ ҺӘРВАКЫТ ЯРДӘМГӘ КИЛЕРГӘ ӘЗЕР ТОРУЫ АНЫ ХАЛЫК АРАСЫНДА ЗУР ДӘРӘҖӘГӘ КҮТӘРДЕ. АНЫҢ ИСЕМЕ ХӘЗЕР – «БЕЗНЕҢ МИНИСТР!» Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Алтын медале, Дуслык ордены, «Мактау билгесе» ордены һәм башка медальләр белән бүләкләнгән. Әмма үз халкың алдында яуланган абруй — дәрәҗәнең иң зурысы!
Мәдинә АВЗАЛОВА
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫ¬ ПРЕМЬЕР-МИНИСТРЫ УРЫНБАСАРЫ — ТАТАРСТАН АВЫЛ ХУ§АЛЫГЫ ±ўМ АЗЫК-ТЇЛЕК МИНИСТРЫ МАРАТ ўХМўТОВ:
«ИГЕН ЯЗМЫШЫ
БАЛА ЯЗМЫШЫ КЕБЕК» 8
сљембикђ | 2014 | июнь
гамьле әңгәмә
Фото: Газинур Хафизов
Яңгыр яумаган җирдә
– Корылык шул, – ди ул әрнеп, – үзәккә үткән корылык... Озакка сузылды бу. Бишенче ел бит инде шундый хәл. Беренче елларны әле ул җәйнең икенче яртысында гына була торган иде. Быел май башыннан бирле яңгыр күргән юк. Элек сабан туенда коеп яңгыр ява торган иде. Чалбар балакларын сызганып, гөрләвекләрне ераера йөргән чакларны сагынам. Сабантуй тирәсендә өч көн яңгыр вәгъдә итәләр. Ничек булыр, көтәбез менә. Һава торышының нинди булуына карамастан, ил буенча 90 миллион тонна уңыш җыеп алу көтелә. Кубань, Ставрополь, Себер якларында уңыш әйбәт булыр дип фаразлана. Татарстанда айдан артык искиткеч югары басым күзәтелә. Ульяновск, Киров төбәкләрендә дә шулай. Башка регионнар белән чагыштырганда, бездә хәл күпкә кискенрәк. Ни өчен дигәндә, соңгы елларда бездә терлекчелек алга китте. Миллион баш мөгезле эре терлек бар. Аларны ашатырга кирәк. Сатып алып ашаткан азык кыйммәткә төшә. Азыгы нинди бит әле? Аның зыянлы булуы да мөмкин. 2008 елдан бирле авыл
Ул – җир кешесе. Басу-кырларга чыгып, сәгатьләр буе тук башаклар шавын тыңлап, үзенә бер рәхәтлек кичереп йөрергә ярата. Тик менә озакка сузылган корылыклары гына үзәккә үтте. «Ни чәчсәң, шуны урырсың», диләр дә, алай гына түгел икән шул әле...
хуҗалыгы табигать шартлары аркасында көчсезләнә бара. Әлеге дә баягы яңгыр булмаулар авыл хуҗалыгына федераль бюджеттан кергән ярдәм суммасыннан да күбрәк зыян сала. Билгеле, дәүләттән кергән акча белән генә тишек-ертыкны каплап бетереп булмый. Үз башыңны эшләтмәсәң, диюем.
Биш ел интектергән көйсез һава шартларына бәйле рәвештә авыл хуҗалыгы көчсезләнә бара. Корылык башлангач, киңәш бирүчеләр күп булды. Ә мин кешене тыңлыйм да үземчә эшлим. Чөнки ахыр чиктә бөтенесе өчен миңа җавап бирәсе. Әйтик, 3,5 миллион гектар җирне моның ише гадәттән тыш хәлләрдә сугарып та, кемнәрдер уйлаганча, тары чәчеп тә рәткә китереп булмый. Сугару агрегатына, мәсәлән, йөзләгән миллиард сум акча кирәк. Уйлап карагыз?! Миллиардлаган акчалар... Бу – мөмкин түгел. Корылык чорында игеннәрне саклап калу өчен төрле ысуллардан файдаланырга тырышабыз. Инде бүгенге көнгә аның яфрактан тукландыру ысулы да, үсемлекнең көчен арттыру юллары да – мөмкин булганның барысы да эшләнде, сыналды. Тик барыбер, кабатлап әйтәм, табигатьтән көчле булып булмый.
Баш китмәле тәкъдимнәр
Урта мәктәпне ул бик яхшы билгеләргә генә тәмамлаган. Очраклы гына барып кергән ветеринария институтыннан да кызыл диплом алып чыккан. Тик иң тирән белемне аңа тормыш мәктәбе биргән. Ул үзе шулай ди. Кызыл дипломлы егет туган ягына кайтып, хуҗалыкларның берсендә мал табибы булып та эшләгән, кара халатның, резин итекләрнең, атта йөрүләрнең ни икәненә дә шул вакытта төшенгән. Өйдән өйгә кереп: «Апа җаным,
июнь | 2014 | сљембикђ
9
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
Т
агын кем шулай төгәл, күңелне сискәндерерлек итеп әйтә алыр иде икән?! «Иген язмышы бала язмышы кебек», – ди бит әнә. Ә төптән уйласаң, ул чыннан да шулай бит. Аны баладай карамасаң, вакытында тиешле тәрбия-хезмәт куймасаң, нәтиҗәсе күз алдына килә дә баса. Җир дигәндә, уңыш дигәндә, авыл кешесе хезмәтен дә, тәрбиясен дә җитәрлек куяр анысы. Вакытында яңгырлары гына булсын, яңгырлары гына коеп яусын. Яз башыннан бирле туфракка бер тамчы яңгыр төшкәне юк. Һәм ул, гамьсез генә йөзгән каурый болытларга караганда, яварга җыенмый да... Адәм баласы рәхимсез кыздырган кояштан качу җаен табар ла ул. Игеннәр менә нишләр? Челлә кызу астында сыкранып кына тернәкләнергә, яшәреп китәргә азапланган иген нәрнең дымга сусап, кибегеп утыруларын күрүе – үзе бер газап. Күпме тырышлык, никадәрле көч куелган бит аларга! Бәлага әверелә барган бу хәл алга таба да дәвам итсә, бөртеклеләрне чын мәгънәсендә бөртекләп санау көненә калмагаек. Министр белән сөйләшә башлагач, бераз тынычланып куям. Корылык дип, берәү дә кул кушырып утырмый икән. Бу афәткә каршы әнә нихәтле чара бар. Бөтен гомерен авылны, авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган, инде күп еллар җир белән бер сулышта яшәгән, гайрәтле тормышының кискен борылышларын моңарчы әле уңышлы – бары аныңча итеп, гел «бишле» гә үтәп килгән, уңышсызлыкларда бары үзен генә гаепле санарга күнеккән Җир хуҗасының бүгенге халәтен, кичерешләрен аңлыйм мин. Барысы да кешенең үзеннән тора, дип, күпме генә сөйләнмик, табигать алдында көчсез без. Хет ела, хет елама, берни эшләп тә булмый. Безнең әңгәмә һәркайсыбыз өчен уртак булган борчылулардан башланып китте.
ЕГЕТ СОЛТАНЫ
ЕГЕТ СОЛТАНЫ
гамьле әңгәмә Сара апаның шәһәргә, үзләренә чакырган уллары янына күченәсе килми. Туган туфра гын, Готыфы белән бәхетле яшәгән нигезне ташлап китә аламы соң ул?! «Әби-бабай тәрбиясе белән дә үскән балаларым нан зарлана ал мыйм. Шөкер, тәртипле, акыллы алар», – ди Марат Әхмәтов.
сыер саварга кеше юк, фермага төш инде», – дип ялынып йөрүче кеше кем була дип беләсез?! Әйе, ул чагында (хәер, хәзер дә) мал табибы – ул үзе министр шикелле булган һәм булып кала да. Олы тәҗрибә, тирән белем аңа шул еллар аша килгән.
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
Ул купшы сүзләр яратмый, үзе тыйнак, үзе туры сүзле, үзе хезмәт сөючән... Ә аннары... аннарымы?! Ике ел да үтми Марат Әхмә тов – районда иң яшь колхоз рәисе. Шуннан китә инде аның адым арты адым текә үргә менүләре. Ул – партия район комитетының башта икенче, аннан соң беренче секретаре, аннан район советы рәисе, Балтач районы хакимияте җитәкчесе. Һәм, ниһаять, соңгы унбиш елда министр менә. Берәү дә аннан, бу җаваплы вазыйфаны тәкъдим иткәндә: «Эшлисеңме?» – дип, ризалыгын алып тормаган. Әйткәннәр икән – эшлисе, партия принцибы, ягъни мәсәлән. Вазыйфасы да нинди бит әле! Ил-көн проблемаларын хәл итәргә туры киләчәк, аңа – 45 яшьлек кыл уртасы ир-егеткә! Ни өчен нәкъ менә аңа – гап-гади бер авыл малаена, ни өчен гел аңа баш әйләнеп китмәле тәкъдимнәр ясыйлар?! Бу сорауга җавапны ул бүген дә таба алмый. Тәкъдирдер. Язмыш дигән нәрсә һәрчак аның уйларыннан бер адымга алда йөри. Бәлкем, шуңа да тормышын кискен борырдай вакыйгалар һәрчак Марат Әхмәтовны көтмәгәндә-уйламаганда эзләп таба. Ярый әле шулай булган. Авылларның бүгенгесенә – алардагы яшәеш шартларына, кайсы капканы ачып кермә, ишегалды тулы кош-кортына, мал-туарына караганда, министрның унбиш ел гомере тикмәгә узмаган. Авылларга инвестицияләр кертүче холдингларның, гаилә фермалары, шәхси хуҗалыкларның барлыкка килүе дә бөлә барганны торгызу-үстерү өчен эшләнә.
10
сљембикђ | 2014 | июнь
«Нигез сакчысы»
Әнисе турында ул яратып, аның өчен борчылып сөйли. Борчылмыйча соң, 90 нчы яше белән барган Сара апа бүген дә тынгылык белми икән. Хәтта мунчасына кадәр үзе яга. Кайчак ул: «Инде әтиегез янына китәргә вакыт», – дип, балаларын куркытып та куя. Яшәсен генә! Ул биш яктан биш терәге булган биш баласы өчен әни генә түгел, башлангыч сыйныфларда укыткан беренче укытучылары да әле! – Әтинең вафатына ун елдан артык вакыт узды инде, – ди әңгәмәдәшем, истәлекләргә бирелеп. – Ул да заманында укытучы булып та, хуҗалык җитәкчесе булып та эшләде. Ә пенсиягә чыккач, мәчет салдырды, имам вазыйфасын башкарды. Әтием Готыф гаҗәеп киң күңелле, зирәк, тыйнак кеше иде. Авыл халкы аны бүген дә сагынып, юксынып искә ала. Кеше гозерен аяк астына салмыйча яшәде ул. Әни дә шундый безнең. Мин алардан үрнәк алып, әти-әни сүзеннән чыкмыйча, дөрес малай булып үскән кеше.
Күңелдә бер үкенеч
– «Тормыш мәгънәсе нидә?» – дип, беркайчан да уйлаганым булмады. Дөресен әйткәндә, андый фәлсә фәгә бирелеп утырырга вакытым да юк минем. Иртә таңнан караңгы төшкәнчегә кадәр эштә. Бөтен көчемне хезмәткә сарыф итәргә тырышам. Әмма, шулай да, вакыт үткән саен узганыма кайтып, язмышым турында уйланган чакларым була. Кайчак күңелгә каршылыклы фикерләр дә килгәли. Һөнәремне дөрес сайладыммы икән? – дип тә куям. Авырлык килгәндә, икеләнәсең инде ул шулай. Бу – һәркемгә хас сыйфат. Авыл хуҗалыгында озак еллар эшләгән кеше буларак, әлбәттә инде, өстенлекле юнәлеш ала барган авыл хуҗалыгы тармагын – абруйлы, авыл халкын дәрәҗәле итәсе килә. Күңелдә һаман шул бер үкенеч, ул һәркайда, һәрвакыт минем белән: көнне төнгә ялгап эшләгән авыл кешесенә ничек ярдәм итәргә, ни рәвешле файда ките
гамьле әңгәмә
«Тагын нинди һөнәрме?»
– Бу юлны сайламаган булсам, нинди һөнәр сайлаган булыр идем дигән уй башыма да килеп карамады. Ә нигә кирәк ул? Язмыш күрсәткән юлдан киткәнсең икән, шул юлдан тайпылмыйча, гел алга карап барырга кирәк дип саныйм. Эш берәүнеке дә җиңел түгел. Ләкин: «Минем хезмәтем авыр», – дип зарланып утырырга ярамый. Һәр эш катлаулы, кешеләр генә төрле: кемдер борчуларны җиңел кичерә, ә кемдер барысын йөрәгенә җыя.
«Авылның – үз өстенлеге, шәһәрнең – үзенеке...»
«Авылны макта, шәһәрдә яшә» дигән әйтемне искә төшерәм дә: «Кайда яшәр идегез: авылдамы, шәһәрдәме?» – дип кызыксына башлыйм. – Авылның – үз өстенлеге, шәһәрнең – үзенеке, – ди Марат Готыф улы, минем белән бигүк килешеп бетмичә. – Әгәр дә авылда шәһәр мөмкинлекләре, шәһәр шартлары булса, һичшиксез, авылда яшәр идем. Авылда – син табигать эчендә, – ди ул, туган авылы Хәсәншәехнең җанга якын кырларын-болыннарын күз алдыннан кичергәндәй булып. – Син – һәркайсы туганга әверелгән таныш кешеләр арасында. Кичтән бер-бер хәл була калса, көтү куганда бөтен авыл халкы җыелышып сөйләшә: йә бергәләшеп хәсрәткә төшә, йә кем өчендер куана. Ә шәһәрдә исә өчәр ел аскы катта кем яшәгәнен белмиләр. Өстән агып, фатирын су басса гына инде. Авылда тормыш икенче ул. Кибетендә хәзер бөтен кирәк-ярагы бар, мәдәният йорты гөр килеп тора. «Иң бәхетле көнегез?» – дип төпченә башлыйм да, ул шундук мине: «Бу арада бәхет турында уйлаган юк әле», – дип, күктән җиргә төшереп куя.
«Бергәлектән аермасын»
– Хатыным Миләүшә белән, ветеринария институтын тәмамлап, авылга эшкә кайткач таныштым. Кызым Алсу белән улым Ленарның хәзер инде үзләренең балалары, ә безнең дүрт оныгыбыз бар! Әллә ни киңәш тә кирәкми үзләренә, осталар (елмаеп куя). Сораганда, әйтәм, билгеле. Ә болай үгет-нәсыйхәткә мохтаҗ түгел алар. Кызым да, улым да икътисад институтын тәмамладылар. Оныгымның олысы быел беренче сыйныфны бетерде. Гаиләбез бик тату безнең. Балалар безне бик якын итә, зур бер гаилә булып яшибез. Ходай бергәлектән аермасын, дибез.
«Чибәр, тыйнак һәм акыллы»
– Минем өчен хатын-кыз – иң беренче чиратта, әни ул! Хатын-кыз – ул мәхәббәтнең яртысы, гаилә җылысы, балаларыңның әнисе дә... Ул нинди сыйфатка ия булырга тиешме? Әлбәттә инде, хатын-кыз чибәр, тыйнак һәм акыллы да булырга тиеш. Кулыннан эш тә килсен аның.
«Ягымлы, ярдәмчел булырга...»
– Ә тагын кешеләрнең бер-берсенә мәрхәмәтле булуын теләр идем. (Министр бераз уйланып тора.) Җәмгыятьнең һәм дәүләтнең авылга мөнәсәбәтен үзгәртер идем. Дөнья шул чагында уңай якка үзгәрәчәк. Кешелекле булу үзебездән тора. Катлаулы заманда яшибез. Җәмгыять ул ачык китап, ачык ишекләр шикелле. Социаль челтәрдә нинди генә сүзләр юк. Ачып укыйсың да хәйраннар каласың. Әйтәсе сүзне интернет аша гына җиткерәләр хәзер. Шундый ямьсез, нахак сүзләр... Кешене рәнҗетү хәйран зур гөнаһ бит ул. Шул хакта уйлансакчы!
Авыл хезмәтчәне өстенлекләргә бик лаек дип саныйм. Эшләре белән раслап күрсәтте инде алар моны. «Күңелгә керерлек итеп»
– Бүгенге көндә татар телендә чыга торган басма ларның исәбе-саны юк. Ләкин милләтебез горефгадәтләрен, телне саклап калырга өндәүче тирән эчтәлекле, күңелгә кереп калырдай гыйбрәтле, фәл сәфи язмалары булган басмалар бик сирәк. «Сөем бикә»не мин шундый басмаларның берсе дип әйтер идем. Аны саннан-санга укып, язмалары белән танышып барам. Гомумән, мин язучылар, шагыйрь халкы белән еш аралашам. Күңел нечкәргән чакларда әле дә шигырь китапларын ачкалыйм. Сибгат Хәким, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, Кадыйр Сибгатуллин иҗатын яратам. Язмыш мине олпат язучылар Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев белән очраштырды. Аларның һәркайсы олы шәхес иде. Сизенәм: үткәннәре, кешеләргә мөнәсәбәте, тормыш кыйммәтләре турында аның белән сәгатьләр, көннәр буе сөйләшеп тә сүз бетмәс иде. Гомеренең узылган кадәресе күпләргә сабак булырдай, әйтәсе сүзе дә әйтелеп бетмәгән әле аның. Тик безне вакыт кыса. Хәзер, менә хәзер ул безнең белән саубуллашыр да, машинасына «канат куеп», кырларга-басуларга юл алыр. Аның: «Иген язмышы бала язмышы кебек. Аңа гел нидер биреп җиткермәгән сыман», – дигән сүзләре колакта әле озак вакытлар яңгырап торыр. Марат Готыф улы Әхмәтов бу көннәрдә үзенең зур юбилеен билгеләп үтә. Гомеренең озын һәм бәрәкәтле, җирнең аңа һәрчак рәхмәтле булуын телибез!
июнь | 2014 | сљембикђ
11
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
рергә була, дим. Мине шул сораулар борчый. Тырышып йөрүемнең нәтиҗәсе бит ул. Авыл апалары иртәнге сәгать дүрттән – аяк өстендә. Яз-көз айларында сыер савучының аягыннан резин итек төшми. Көненә өчәр мәртәбә, тездән пычрак ерып, ул фермага сыер саварга төшә. Өендә күпме эш тагын?! Алар зарланмый, алар шулай яшәргә күнеккән. Ә бит авыл хуҗалыгында хезмәт хакы ике мәртәбә кимрәк. Шул ук хезмәт, тик шартлары гына икенче – авыррак һәм катлаулырак.
ЕГЕТ СОЛТАНЫ
БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ
үрнәк алыгыз
КИҢӘШ-ЯРДӘМ СОРАП АНЫ ТӨН УРТАСЫНДА ДА УЯТАЛАР. «БАРЫСЫ ДА ШОМА ГЫНА БАРСА, ЭШЛӘРГӘ ЭШ ТӘ КАЛМАС ИДЕ», – ДИ УЛ, ТЫНГЫСЫЗ ТОРМЫШЫНА ФӘЛСӘФИ КАРАП.
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
Рушания ГАЛИМҖАНОВА белән очрашуыбыз һаман сузыла килә. Әле аны хакимияткә – киңәшмәгә чакыртып алалар. Әле ул: «Җирлек башлыкларын җыялар», – дип, күрше районга семинарга чыгып китә. Җыелышларда утыру гына түгел аның эше! Көн дәвамында кайда гына булырга, кемнәр белән генә аралашырга туры килми аңа. Чаба да, чаба, артына борылып карарга, башкарган эшләрен санап утырырга вакыты юк аның.
12
БИТАМАННЫҢ ӘНИСЕ сљембикђ | 2014 | июнь
үрнәк алыгыз
ятып, изрәп йоклаган сабыйларны карап, күңел сөенде. «Биналары искергән иде», – ди бит әнә Рушания апалары. Ә хәзер исә, шәһәр шартлары: җылы суы, бәдрәфе, уен бүлмәләре, берсеннәнберсе матур уенчыклары тагын...
иһаять, без аның белән телефон аша элемтәгә керәбез. Ул мине беренче җөмләбездән үк, үгезне мөгезеннән алгандай: «Әйдә, нишлибез?» – дип, аптырашта калдыра. Һәм шундук шул темага мәзәк сөйләп, көлдереп тә ала. «Гороскоп буенча кем сез?» – дип кызыксына башлый ул, һич көтмәгәндә миңа сораулар яудырырга керешеп. «Дөньяны Кәҗәмөгезләр тота», – ди ул аннары, ишеткән җаваптан канәгать калгандай. Дөньяны Кәҗәмөгезләр тотамыюкмы, әйтә алмыйм. Әмма Биектау муниципаль районының Битаман авыл җирлегенә кергән дүрт авылны ул – Рушания Абдулла кызы Галимҗанова тота! Асфальт юлдан җилдертеп кенә Олы Битаманга килеп җитәбез. Машина зур гына сәүдә комплексы янәшәсендәге бәләкәй генә бина янына килеп туктый. Бусы – бәләкәе, авыл халкы өчен «дөнья кендеге» булган җирлек идарәсе. Җирлек башлыгы белән күрешүгә үк: «Юлларыгыз әйбәт», – дип, мактап алабыз. Шулай дибез диюен дә, тик юл мәсьәләсе аның «авырткан җир»е икән әнә. Сүзне ул шуннан башлыйсы итә. Әйе, аның карамагындагы авылларның барысына да – Олы һәм Кече
Олы Битаманнан Кече Битаман га, яз-көз айларында – күпер су астында калганда, көймәгә утырып кына бармалы чаклары да булган аларның. «Үзенә бер кызык», – дип көлешсәк тә, бер дә кызык булмагандыр андый сәяхәтләр авыл халкына. Былтыр исә бер авылдан икенчесенә көймәдә йөрүләр тукталган. Халык җиңел машинасына утыра да, «ә» дигәнче барасы җиренә барып җитә. – Безнең халык бик эшчән, – дип куана авылдашлары өчен җирлек башлыгы. – Авыл кешеләре зиратларны карый: койма тота, капка куя, чистарта-җыештыра. Әйтеп тә торасы юк, үзләре белә. Урта мәктәпләре – Олы Битаман авылында. Өч авылның баласы шунда укырга йөри. Ювас белән Бикнараттан кыз һәм малайларны автобус йөртә, ә Кече Битаманнан бер-ике чакрым араны балалар җәяүләп тә үтә икән. Оптимальләштерү дигән нәрсә аларга да
«Кушылып» яшәүнең, ягъни оптимальләштерүнең алдан күрелгән, дөрес сәясәт булуына иманы камил җитәкченең. Яңа туган балалар саны арта дисәк тә, күп кенә авылларда ул барыбер кими бара. Бигрәк тә Битаман шикелле шәһәр яны авылларында. Соңгы елда гына да мәктәптә укучылар саны биредә ике дистәгә кимегән. Әгәр дә инде башлангыч мәктәпкә бер-ике генә бала йөри башлый икән, алар өчен аерым бина, аерым укытучы тоту кыйммәткә төшә. Яшьләр дә ипотека алып, шәһәргә китеп бара. – Авыл кешесе өчен бүген бөтен шартлар тудырылган: суы-газы кергән, күпчелегенең бәдрәфенә кадәр өйдә...
Битаманга, Юваска һәм Бикнаратка асфальт юллар сузылган сузылуын. Ул юллардан җырлап кына бармалы. Ә менә авыл урамнарында... – Халык тилмерә инде язгыкөзге пычракта, – ди яхшыны – яхшы, начарны начар дип, ничек бар, шулай сөйләргә яраткан
кагылган. Бүген медпункты да, балалар бакчасы да – әлеге дә баягы мәктәп бинасында. «Бик әйбәтләп капиталь ремонт ясадык», – дигәч, яңа ишекле, яңа тәрәзәле мәктәпне дә күреп кайттык. Шунда балалар бакчасына да кереп чыктык. Яктыҗылы бүлмәдә, чиста урыннарга
– Безнең дә шулай анысы, – дип эләктереп ала сүзебезне Рушания Галимҗанова, – хәтта мунчага да су ташыйсы түгел хәзер. Тик менә Битаманның суы гына борчый мине. – Суы начармы? – Юк-юк, – ди ул, – суы бөтен нормага туры килә, үзем тикшерт-
Көймәдә йөрүләр онытылды
Ул — Битаман авыл җирлегенә кергән дүрт авылның өметеышанычы, якты киләчәккә әйдәүчесе.
июнь | 2014 | сљембикђ
13
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
Фото: Газинур Хафизов
Н
Рушания ханым. – Алай да хәзер җайлана башлады бераз. Халык, спонсорлар ярдәме белән юлларны үзебез салабыз. Дөрес, үз белдегебез белән түшәлгән юллар бик тиз сафтан чыга. Бикнарат юлларын өч мәртәбә ком-таш белән күтәртеп карадык. Ә асфальт өчен миллионнар кирәк.
БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ
БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ
үрнәк алыгыз Рушания Абдулла кызы Галимҗанова Казан дәүләт университетының филология факультетын, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте институты курсларын тәмамлаган. «Җирле үзидарәне үстерүгә керткән казанышлары өчен» медале; «Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районын үстерүгә керткән казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнгән.
тем. Торбалар искерде, сигез чакрымга яңа торба сузарга кирәк. 2015 елда «Чиста су» программасы буенча эшләячәкбез.
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
«Һәрвакыт үрнәк булырга!» дигән шигар белән яшәгән җитәкченең: «Минем өчен иң мөһиме — эшнең нәтиҗәсе», — диюенә бер дә гаҗәпләнмәдек. Халык ничек көн күрә, ни белән мәшгульме? «Терлекчелек һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә. «Битаман» җаваплылыгы чиклән гән ширкәтенең 1660 баш эре мөгезле терлеге, 2500 гектар сөрүлек җире бар. Үзенә йөздән артык кешене берләштергән бу ширкәт республикада алдынгылар исәбендә йөри. Кирәк икән – ул спонсор да, кирәк икән – җирлекнең терәге дә. «Иң корылыклы елларда да авыл кешесен печәнсез-саламсыз калдырмадык». Монысын ширкәт директоры, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Шәүкәт Җәүдәт улы Вахитов әйтә. Шулай булган шул. Күршеләр, азык эзләп, чит республикага чы-
14
сљембикђ | 2014 | июнь
гып китә, ә битаманлылар үзләре неке белән кинәнә. Гомумән, авылларны төзекләндерү дә, анда яшәү че халыкны эшле итү дә... барысы, барысы да Шәүкәт Вахитовның тырышлык нәтиҗәсе. Шундый җитәкче белән янәшә эшләү җирлек башлыгы өчен дә бәхет бит ул. Тиздән алар дәүләт программасы буенча фермаларны төзекләндерүгә керешәчәк. Бусы да үзенә күрә зур эш булып тора. Бу якларда халык чыннан да бик уңган: алар ишек-тәрәзә, умарта оялары ясый, бура бурый. Авылның үз пилорамасы, балта осталары бар. Һәм тагын ит һәм сөт җитештерүгә көйләнгән 369 шәхси хуҗалыгы, эшмәкәрләре бар.
Безгә дә – чүп савыты
Җирлек башлыгын борчыган мәсьәләләр, саный китсәң, күп алар. «Авыл тормышын ничек тә кызыклырак итәсе иде», – ди Рушания ханым. Ул шуңа омтыла, шул юнәлештә эшли. Авылның бүген горурланып сөйләрдәй үз көрәшчеләре бар. Мәктәптә әле күптән түгел генә теплица, хоккей мәйданчыгы салып куйганнар. Кыш көннәрендә балалар шунда хоккей уйный, тимераякта шуа. Битаман авыл җирлегендә узган төрле бәйрәмнәр – әниләр көнеме ул, ветераннар көнеме, изге рамазан айларында ифтар мәҗлесләреме
яисә инвалидларга багышланган кичәләрме – һәркайсы зур вакыйга буларак кабул ителә. Кыскасы, теләгәндә, җитәкче әйтмешли, «тормышны кызыклырак итү» өчен мөмкинлекләр җитәрлек. – «Чиста шәһәр» программасына керергә җыенып йөрибез әле, – ди Рушания Галимҗанова, сүзне янә үзен борчыган проблемаларга кайтарып. – Теләсә кайда чүп өеме, кешегә үпкәләп тә булмый. Кая куйсын чүбен?! Шәһәрдә рәхәт ул. Урам саен – чүп савыты. Уйлаштык та, кай җиребез белән шәһәрдән ким соң әле без, дидек. Прог раммага кертсәләр, безгә дә контейнерлар кайтарачаклар. Авылларны чиста, матур итәсе килә. Халык белән җыелышып сөйләштек инде. Төрле кеше бар: нәрсәгә кирәк, тагын акча түләргәме, диючеләре дә юк түгел. Соңыннан безнең фикер белән килештеләр тагын үзләре.
«Безнең яклаучыбыз ул, киңәшчебез»
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын кыз карашы» зона бәйгесе нең «Ел үрнәге» номинациясендә сәхнәгә чыккан Рушания Галимҗа нованы аның тирәсендә бөтерелгән кызларның берсе: «Битаман авылының әнисе», – дип атады. Шул сүз күңелемә бик нык кереп калган иде. – Авылдашларыгызның әйтүенә караганда, сез – Битаманның әнисе, яклаучысы, киңәшчесе... – Абау, шулай диләрме?! – ди ул, елмаеп җибәреп. – Кулдан килгәнчә булышу – минем бурычым, – ди аннары, җитдиләнеп китеп. – Шушы Олы Битаманда гына да 200 дән артык хуҗалык. Һәркайсының – үз шатлыгы, үз борчуы. Төрле сораулар белән киләләр, килгән берсе миннән җавап көтә. Гаиләсе белән мөрәҗә гать итүчеләр дә бар: шулай бер мәртәбә әнисе, улы, килене каршыма килеп утырдылар да зарланышалар. Ә мин – казый сыйфатында. Аңлыйсыздыр, башкача булмый. Алар миннән гадел сүз көтә. Кайнана: «Килен тиргәшә,
үрнәк алыгыз оешмасы рәисе дә, сельпо директоры да... Инде менә хәзер – җирлек башлыгы. Кем генә булмасын, кайда гына хезмәт куймасын, ул гел бер урында – җаны-тәне белән береккән шушы Олы Битаманда. – Үземне оештыру эшләрендә сынап карыйсым килә иде. Хыялым тормышка ашты, – дип дәвам итә сүзен җирлек башлыгы. – Эшемнең тынгысыз булачагын чамалый идем, әмма бу кадәр дә мавыктыргыч булыр дип күз алдына да китерә алмадым. Мин эш белән яшим. «Бу синең вазыйфаң, син генә булдыра ала торган эш», – дип, гел үсендереп торсалар да, аның өчен беркайчан да эшнең начары-әйбәте булмады. Булдырам, дип эшләгән кешегә юллар һәркайда ачык ул.
Кече Битаман мактанычы
Анысы нәрсә була инде, дисәк, республиканың әле дүрт кенә районында барлыкка килгән яңа төр фельдшер-акушерлык пункты икән. – Күрәсегез киләме? – Килмичә соң, әлбәттә, күрәсебез килә. Китәргә җыенып торганда телефон шалтырый. Без барасы Кече Битаманнан шалтыраталар икән. «Безнең анда хатынын үтереп, ун ел төрмәдә булып кайткан бер кешебез бар. Тагын зарланышалар», – ди борчыла башлап Рушания Абдулловна. – Нигә сезне чакыралар, полиция хезмәткәрләре ни карый? Ишеткәнебездән үзебезчә нәти җә ясыйбыз: җирлек башлыгы башкармаган эш юк икән биредә. – Барыбер кызгана, жәлли шуны авыл кешесе. Ә минем кайчак аны тукмап ыргытасы килә. Тынгысызлый бик... – Андый чакларыгыз да булдымы? – Мәктәптә укыганда булды шул, – ди ул, көлеп җибәреп. – Элек партага малайларны кызлар белән утырту гадәте бар иде бит. Мин янымда утырган малайга партаны бүлеп куя идем. Кечкенә генә урын калдырам да, билгелән
гән урыннан чыкса, терсәк белән төртә башлыйм, аннары дәрес беткәч, кыйныйм. Аннан кыйналган малайның әнисе безгә килә, әнигә зарлана: «Кызың минем малайны кыйнаган», – ди. Ә әни: «Һай Аллам, алайса укасы коелгандыр инде», – ди, исе киткәнгә салынып. Соңыннан эләгә инде миңа, тик торганнан идән юдырта башлый: белә бу эшне яратмаганымны... Мин уртасын гына майлыйм да куям. Әни дә бик оста, карават астын ятып карый да бер генә сүз әйтә: «Яңадан!» Кырыс иде ул бик.
Эшләгән эшең кешегә күренмәсә, күкрәк киереп әллә кем булып йөрисе дә юк аны. Авылга таба киткән тигез-шома юлларны мактый-мактый, әле ярый көймәдә барасы түгел, дип, куаныша-куаныша бара торгач, килеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Ерактан ук балкып торган фельдшер-акушерлык пунктын күреп канәгать калдык. Бинасын гына салып куймыйлар, иң кирәкле медицина җиһазларын да кайтаралар икән хәзер: фельдшер чемоданыннан башлап, кушетка, шприц, тонометр – барысы да каралган. – Җир кипкәч, бина янына чәчәкләр утыртырбыз, коймалап алырбыз, дип, уйлары белән бүлешә җир башлыгы. – Әйбәт бит. Билгеле, әйбәт. Авылның шәһәрдән калышмавы да, яшәү өчен бөтен уңайлыклар тудыру да, гел яңалык артыннан бару да, авылларда берсеннән-берсе камил социаль объектлар үсеп чыгу да, ниһаять, халыкның эшсез булмавы да – барысы, барысы да әйбәт! «Уңдык без җирлек башлыгыннан. Ул безне беркемнән дә кыерсыттырмый», – дип торган апасеңелләр белән килештек. «Бита ман әнисе» дип әйтүләре тикмәгә генә түгел икән. Мәдинә КАШАПОВА
июнь | 2014 | сљембикђ
15
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
теләсә нәрсә әйтә», – ди. Ә киленгә әле унсигез генә яшь. Күреп торам: авызын ачып сүз әйтергә дә кыймый. «Әйтмим бит инде, әни», – дип өзгәләнә. Ә тегесе: «Синең әле бу йортта дәхелең юк», – дип кенә җибәрә. Шунда әйттем: «Биш-алты ел эшләсен әле, дәхеле булыр», – дидем. Әни кеше тәки аңламады мине. «Аңа эш тә калмый, кызлар кайта да җыештыра», – дип, һаман үзенекен тукый. Берникадәр вакыт узганнан соң, әлеге дә баягы карчыкның улын урамда очраттым. «Әнигә минем бу хатын да ошамады», – дип, аяктан екты. Баксаң, әнисе инде өченче хатынының башына җиткән. «Хатыныңны да, әниеңне дә бертигез күрсәң генә яши алырсың. Шулай итмәсәң, өйләнеп тә йөрмә», – дидем. «Өйне кемгә калдырыйм икән?» – дип килүчеләр дә бар. 85 яшьлек бер әби башта: «Авылдагы кызыма васыять итәм», – дип килде. Күп тә үтми: «Казандагы кызыма күчерәм, ул мине хастаханәгә йөртте», – дип әйткәненнән кире кайтты. Әбине каршыма утырттым да аңлаттым: «Син өлкән кеше. Алга таба сине кем карар, кем тәрбияләр? Иң элек шул хакта уйла. Кайсы балаңның тормышы китек, кем картайган көнеңдә яныңда була, шуңа калдыр», – дип киңәш бирдем. Шулай ди дә, уйлары белән ерак елларга китеп, үзе белән булган хәлләрне исенә төшереп ала. «Сельпода директор булып эшләгән чаклар. Кибет киштәләре бушап калган, товар юк вакытлар... Товар алып кайтырга акча бирмиләр. Акча сорарга дип, район үзәгенә – җитәкче янына киттем. Кердем, сөйләштем, хәлне аңлатып бирдем, ә ул: «Акча юк», – дип, чыгарып җибәрде. Тәки үземнекен иттем шул чагында. Сәркатип янына чыгып утырам да, чиратым җиткәч, тагын керәм. Бишенче керүемдә кирәкле акчаны алып чыктым мәгәр». Биектау төбәгенең Кодаш авылы кызы заманында кем генә булып эшләмәгән: укытучы да, балалар бакчасы мөдире дә, профсоюз
БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ
кайсыгызның кулы җылы?
Фото: Газинур Хафизов
МӘРХӘМӘТКӘ МӘРХӘБӘ
БЕЗ — КЕШЕЛӘР! ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
Йолдыз ШӘРАПОВА
ҮЗЛӘРЕ КЫЛГАН ЭРЕЛЕ-ВАКЛЫ ҖИНАЯТЬЛӘР ӨЧЕН ХӨКЕМ ИТЕЛЕП, МАХСУС МӘКТӘП БУСАГАСЫН АТЛАП КЕРГӘН ҮСМЕР ИҢ ЭЛЕК ЛЮЦИЯ СӨЕНБӘК КЫЗЫ ЗӨЛКАРНӘЕВА БЕЛӘН ОЧРАША. Сизгер психолог аның күңеленә ачкыч яратырга тырышып, кылын тартып карый, гаделсезлек, рәхимсезлек астында күмелеп калган яхшылык орлыкларын эзли. Сак кына гаиләсе, кадерле кешеләре турында сораша. Әгәр дә сөйләшкәндә әңгәмәдәшенең күзләрендә очкын чагылып китсә: «Бу балада өмет бар!» – дип сөенә. Шөкер, бөтенләй өметсезләр очрамый диярлек.
16
сљембикђ | 2014 | июнь
кайсыгызның кулы җылы?
– Ни өчен безгә эләгәләр соң алар? Урлау, талау, хулиганлык, сугышу, сукбайлык, мәктәпкә йөрмәү төп сәбәп булып тора. Бер сүз белән әйткәндә – бала үскән гаиләдә мәхәббәт югалган. Әти-әниләр үзара аңлаша, санлаша алмау аркасында бала җәфалана. Гаиләдә җитмәгән мәхәббәт һәм игътибарны аннары ул читтән, урамнан эзли башлый һәм таба да, – ди Люция ханым, үзләрендә тәрбияләнүче егетләрнең язмышларын күздән кичереп. Менә бер яшүсмер әнисен исерек үги әтисеннән яклаган. Бердәнбер газиз кешеңне – әниеңне кыерсыт канда түзеп калып булмыйдыр шул. Тик барыбер аралап, саклап калып бетерә алмаган... Ул өч елын монда уздырганда, әнисе үлеп киткән. Иректә көтеп торыр кешесе, барыр җире булмагач, үзен мәктәптә тагын беразга калдыруларын сорап яшүсмер гариза язган. Бер гаилә аны уллыкка алырга җыенган да, төрле сәбәпләр аркасында ул да барып чыкмаган. Икенче бер малай исә кибет баскан. Баласын, гаиләсен шешәгә алмаштырган әнисе белән генә яшәгән бит ул. Тамагы ачкач, урлашмый нишләсен?! Өченчесе гаделлек яклап сугышкан. Дүртенчесе гаиләнең төп туендыручысы булып калгач, төрле юллар белән акча «эшләргә» тырышкан: ул юлларның кайберләренең законга каршы килгәнен бала каян белсен?! Бишенче үсмер, гаиләдә җылы калмагач, туган өен сукбайлыкка алмаштырган.
Аның өчен һәр туар көн — балаларны яклау көне. Әти-әниләреннән, гадел булмаган укытучылардан, гомумән, өлкәннәрдән... Һәркемнең үз юлы, үз язмышы, үз ялгышы... Язмыш ялгышлары аркасында бирегә килеп эләккән малайларның вакытында булмый калган балачаклары белән бергә дөньяга ышанычларын да кире кайтару өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли Люция ханым. Бервакыт шулай телефоннан сөйләшкәндә, ул үзләрендә тәрбияләнүче әти-әнисез ятим бер малай турында әйтте. Каникул үтеп бара, ә аның мәктәп бусагасын атлап чыкканы юк икән әле. «Бик тә кунак ка барасым килә», – дип әйтә ди. Яхшы тәртибе өчен чыгарга рөхсәт кәгазе дә биргән булганнар үзенә. Мин уйлап та тормыйча: «Безгә кунакка килегез!» – дидем. Өчпочмаклар пешереп, табын әзерләп көтеп тордык. 12 яшьлек малай көне буе безнекеләр белән уйнады, сыйланды, ярты гына көн булса да, гаиләдә яшәп алды. Машинага утыртып кире мәктәпкә илтеп куйганда, дөньяның һәр кешесенә бүлеп бирсәң дә, артып калыр лык шатлык хисе иде аңарда. «Шуннан соң тәртибе тагын да яхшырды», – диде Люция ханым. Аңлашыла ки, чыгарга рөхсәт алып, тагын кунакка барасы килә.
июнь | 2014 | сљембикђ
17
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
Л
юция ханымның мондый чагын күргәнем юк иде әле. Таны шуыбызга ике ел – кайчан карама, май кояшы кебек елмая ул. Әле алай гына да түгел, кәефең нинди булуга карамастан, сине дә елмайту җаен таба. Шуңа да күп елаудан һәм йокысыз төннән соң кызарган күзләрен күргәч, берәр җитди хәл булгандыр дип, куркып куйдым. Сәбәбе бар икән шул. Алар мәктәбендә тәрбияләнү че бер «авыр» малайга тагын да «авыррак» дигән тамга сугып, Төньяк Осетиягә, Владикавказга ук җибәрәләр икән. Бу эшкә, ни кызганыч, әнисе «яр дәм» иткән. Ул улына еш кына төрле юллар белән «хәлем начар» дигән хәбәр ирештергәләп торган. Ә улы, әнисенә ярдәм итәргә теләп, мәктәптән качкан. Берничә тапкыр шулай тотылып, кире кайтарылгач, аны туган иленнән, әнисеннән ераккарак җибәрергә дигән хөкем карары чыгарганнар... Ул Владикавказга китәсе төнне Люция ханым үзе төшергән фоторәсем нәрдән фильм ясап, бергә чакларны искә төшереп, елап утырган. Менә нигә күзләре кызарган икән аның. – Бәлки, мин дә нәрсә дә булса эшләп җиткермә гәнмендер, – дип өзгәләнде ул. – Нишләпләр бетәр икән анда балакаем, илдән бигрәк еракта, берүзе бит... Юату сүзләремне Люция ханым ишетмәде дә... Люция Сөенбәк кызы Зөлкарнәева тәртибендә тайпылышлар булган балаларның республика махсус мәктәбендә шактый еллар педагог-психолог булып эшли. Халык телендә бу мәктәпнең исеме кыска – «балалар колониясе». Әмма җәмәгатьчелекнең бу мәктәпкә булган мөнәсәбәтен Татарстан «Макарен ко»сы – Нәфис Әсгать улы Галләмов шактый үзгәр түгә иреште. «Авыр» тамгасы тагылган малайларны яхшылык эшләргә: агач утыртырга, балалар һәм карт лар йортларында концертлар куярга – бер сүз белән әйткәндә кылган игелектән тәм табарга өйрәтте. Элек кечкенә тоткыннар төрмәсен хәтерләткән мәктәпнең тәрәзәләреннән рәшәткәләрне алдырды, бикле ишекләрне ачтырды. Егетләрне «Без – кешеләр!» дигән шигар белән яшәргә өндәде, аларга Кеше дигән сүзнең зур җаваплылык йөкләвен аңлатты. Тик якты хыяллар, зур идеяләр белән рухланып, эшләп йөргәндә рәхимсез үлем Әсгать аганы дөньядан вакытсыз алып китте. Хәзер аның истәлегенә мәктәп укучылары үзләрен, горурланып, «Без галләмовчылар!» дип атыйлар. Люция Зөлкарнәеваны бирегә эшкә чакырып китерүче кеше дә мәктәпнең элеккеге дирек торы иде. Алар хезмәттәшләр генә түгел, фикердәшләр дә иде: Люция ханым бүген дә аның идеяләре белән янып яши. Һәрбер күңелнең иң тирән төпкелендә, нәни генә булса да, изгелек орлыгы яшеренгән. Аңа яңа тормыш бирү, үстерү – психологның төп бурычы. Шуңа да һәрберсенең язмышын үз йөрәге аша үткәрә, алар шатлыгы белән шатлана, кайгыларына ихластан бор чыла ул.
МӘРХӘМӘТКӘ МӘРХӘБӘ
МӘРХӘМӘТКӘ МӘРХӘБӘ
кайсыгызның кулы җылы?
Икенче юлы «кунаклар» артты – безгә тагын бер ятим кушылды. (Алдагы атнада безгә килгән малай белән алар бер-берсен туганнар дип йөриләр икән. Тормышның бөтен кайгы-шатлыкларын бергә узарга вәгъдә бирешкәннәр.) Җәйге матур бер көн иде ул. Без дүртәүләшеп «Кырлай» паркына киттек. Казанның, юк алай гына түгел, бар дөньяның матурлыгын биектән күрсеннәр дип, егетләрне «Манзара тәгәрмәче»нә утырттык. Үзебез дә менеп төштек. Аннан безне «Ностальгия» рестораннар челтәре директоры Равилә апа Шәйдуллина зурлап үзенә кунакка чакырды. Егетләр, кулларына пычак-чәнечке тотып, гомерләрендә беренче тапкыр күргән ризыклардан авыз иттеләр... Яшүсмерләрнең иректә уздырган бу көне турында Люция ханым ясаган фильмны караганда гел бер нәрсә уйлыйм: юк, аның янында битараф калып, яхшылык эшләми торып булмый – җанында туган игелек һәрвакыт башкаларга «йога». Әгәр дә кунакка чакыручы табылмаса, рөхсәте булып та, барыр җире булмаган андый егетләрне Люция ханым мәктәптә үзе яши торган бүлмәгә чакыра. Үзләрен аңлаучы, санлаучы өлкән кеше янында консервадан пешкән аш та бик тәмле тоела малайларга...
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
Хәзер күп балалар гадел ата мәктәбен күрми үсә — җәмгыятьтәге күп чирләр шуннан килеп чыга. ...Владикавказга җибәргән яшүсмернең язмышын бик беләсем килсә дә, йөрәк җәрәхәтен яңартып бу хакта сорашмадым. Хәер, берәр яңалык булса, ул аны әйтми калмас иде. Дөрес уйлаганмын. Беркөнне Люция ханым шалтырата: «Кеше тәрбияләү» дигән Бөтенроссия конкурсының читтән торып үткәрелгән турында катнашкан, җиңгән һәм аны Владикавказга чакыралар икән. «Ике дә уйлап торма, бар! – дидем мин. – Аннары теге егет тә шул якларда бит, бәлки, аны да күреп кайтырсың». – Үзем дә шулай дип өметләнәм, Володя «чакыргандыр» әле мине, – диде ул. Володя янына барасын әйткәч, мәктәп укучылары үз куллары белән сувенирлар ясаганнар, хатлар язганнар, оекбашлар бәйләгәннәр. Ә күчтәнәчкә тәмле чәкчәкне Люция ханым үзе алган. Берничә көн узгач, телефоныма аңардан шатлык тулы хәбәр килде: «Ура! Икенче урын!» Ул сәфәреннән Казанга әйләнеп кайткач, без аның белән озак сөйләштек. Конкурста алтмыштан артык педагог катнашкан икән. Якутиядән кадәр килгәннәр! Люция ханым жюрига үзе дә балалар йортында тәрбияләнгән олы йөрәкле остазы Нәфис Галләмов турында фильм тәкъдим иткән. «Елый-елый карадылар», – ди. Мәктәптәге традицияләр, һәр егетнең үз «игелек дәфтәре» булуы (һәркем эшләгән яхшылыкларын теркәп бара), цирк мәктәбенә йөрүләре, Юрий Куклачевның
18
сљембикђ | 2014 | июнь
аларда еш кунак булуы, егетләрнең десантчы булырга әзерләнүләре, кул эшләре остаханәсе – барысы-барысы турында да сөйләгән. Минем сүзне тизрәк Володяга борасым килә. – Самолеттан төшеп, җиргә аяк басуга аның турында сораша башладым. Күреп булмасмы дигән өметемне дә яшермәдем. Ләкин аны урнаштырган мәктәптә тәртипләр кырысрак икән, күрешү рөхсәт ителми, диделәр. Шулай да: «Җиң әле башта, аннан карарбыз, җиңүче теләгенә каршы килеп булмас», – дип, өмет тә уяттылар. Моннан соң миңа җиңми калырга ярамый иде инде... Оештыручылар сүзләрендә торды – шәһәрдән кырык чакрым ераклыктагы махсус мәктәпкә мине җиңел машинада алып бардылар. Төньяк Осетиянең Мәгариф һәм фән министры үзе рөхсәт итте. Шөкер, Казан күчтәнәчләрен, дусларының хат-бүләкләрен – әманәтне исән-сау илтеп тапшырдым. Володяның ничек сөенгәнен күрсәгез! Үземнең дә өстемнән Каф таулары төшкәндәй булды: кайда, ничек яшәгәнен күреп кайттым... Люция ханымга ятим балалар проблемасы бер дә ят түгел. Ул үзе дә ике кызы янына Руслан исемле өч яшьлек ятим сабыйны сыендырган олы йөрәкле ана. Бик нык көтеп алынса да, туу белән якты дөньядан киткән улының истәлеге хөрмәтенә аны чын кеше итеп тәрбияли. Руслан бүген Ватанны сакларга әзерләнә – Ульяновскида, хәрби училищеда укый, әнисенә командирыннан рәхмәт хатлары килеп тора. Балалар турында сөйли башласа (ул аларны үзенекенә һәм читләргә бүлми), күзләре очкынланып, яшәреп китә Люция ханымның. Кавказга барып элеккеге укучысын күреп кайтты менә. Элеккеге тагын бер укучысы хәбәрсез югалган иде – аның әнисе язган хатны Мәскәүнең Казан вокзалына, «Жди меня» киоскысына илтеп тапшырды... Егетләренең футбол уйнавын карарга Чаллыга барды... Тәрбиягә бала алырга җыенучы әти-әниләр мәктәбендә дәресләр дә күптән бирә инде ул (соңыннан Люция ханым әлеге гаиләләрдә көтеп алынган кадерле кунакка әйләнә, киңәшләре белән аларга гел ярдәм итеп тора)... Әйе, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышмыйча торырга җаны түзми аның... Күптән түгел, акыллы киңәшләрен биреп, бер гаиләне аерылышудан саклап калды. Икенче гаилә ятим кызны кире балалар йортына кайтарырга уйлаган иде: аларны килештерде. Ул еш кына остазы сүзләрен кабатларга ярата: «Без – Кешеләр! Кеше булган һәр кеше шулай эшләргә тиеш!» «Шәфкатьлелек – ул энергия. Аны бүтәннәргә бүләк иткән саен ул арта гына бара». Бу сүзләр Люция Сөенбәк кызының куен дәфтәренә һәм күңеленә дә алтын хәрефләр белән язылган. Бу – аның яшәвенең максаты да. Ә миңа шундый гаҗәеп кеше белән очраштырган, дуслаштырган өчен язмышка рәхмәт әйтәсе генә кала. Һәм аны белгән бик күпләр минем белән килешер.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне 1949 елның ноябрендә хатын-кызларның Парижда узган халыкара Демократик Федерациясе конгрессы карары белән International Children’s Day – Халыкара балаларны яклау көне дип игълан ителә, ул беренче тапкыр 1950 елда билгеләп үтелә.
Без балаларыбызны һәм оныкларыбызны аларга бәхет тели-тели үстерәбез, тәрбия кылабыз.
БАРЫБЫЗ ДА – БАЛАЧАКТАН
Сугыштан соңгы авыр елларда иң яхшы уеннар – шаралы һәм качышлы уйнау, ә иң яхшы бүләк туп иде. Йолдызлы пилотка исә, гомумән, дөнья малы кебек зур байлык иде.
«Җепшеклек» чоры башлану белән, бәләкәй машина модельләре һәм, әлбәттә, кургашын солдатлар иң шәп уенчыклар булып саналды. Кызлар каурый курчакларга тиенде.
Фәнни космик программалар Ватанның спорттагы җиңүләр тантанасы белән аралашып киткән чорда иң кызыклы уенчыклар – лобзик, «өстәл хоккее», луноход булды.
Совет дәвере азагында радио-, мото-, авиамодель түгәрәкләренә йөриләр, автомодельләр җыялар иде. Берара «Рубик кубигы» бик тә популяр иде.
Хәтәр 90 нчы елларда чит илдән кайткан уенчыклар балалар дөньясына үтеп керде. Лего һәм Барби курчагы – лидерлар рәтендә. Санлы дәвер белән безгә тамагочилар килеп керде.
Иң «акыллы» бала математика
1 нче 2 нче 3 нче 4 нче 5 нче 6 нчы
урын урын урын урын урын урын
34 нче
урын
...
Иң бәхетле бала табигать фәннәре
Кытай Сингапур Тайвань Көньяк Корея Япония Лихтенштейн ... Россия < 2012
1 нче 2 нче 3 нче 4 нче 5 нче 6 нчы
урын урын урын урын урын урын
37 нче
урын
...
уку һәм язу
Кытай Сингапур Япония Финляндия Эстония Япония ... Россия < 2012
1 нче 2 нче 3 нче 4 нче 5 нче 6 нчы
урын урын урын урын урын урын
41 нче
урын
...
Кытай Сингапур Япония Көньяк Корея Финляндия Тайвань ... Россия < 2012
2012 елда PISA (Programme for International Student Assessment) буенча алынган мәгълүматлар. Тестта 15 яшьлек үсмерләр катнаша. Күп илләрдә моны Олимпиада уеннарындагы чыгышларны тамаша кылгандагы кебек азарт белән күзәтәләр. Өлгереш дәрәҗәләре төрле булган берничә дистә бала сайлап алына. Баллар суммасы кушылып, ахыргы нәтиҗә башка илләрнеке белән чагыштырыла. Кызганычка каршы, Россиядә белем дәрәҗәсе төшү күзәтелә.
Инфографика: asafin
Бүгенге көн балалары – безнең тормышта түгел, алар виртуаль уенчыклар дөньясында «яши». Бүген исә компьютер уеннары планшетларга күчте.
33 нче
урын
Россия < 2006
35 нче
урын
Россия
< 2006
39 нчы
урын
Россия < 2006
23 нче
урын
Россия < 2000
27 нче
урын
Россия
< 2000
28 нче
урын
Россия
< 2000
1 нче 2 нче 3 нче 4 нче 5 нче 6 нчы
урын урын урын урын урын урын
15 нче
урын
...
Нидерланд Норвегия Исландия Финляндия Швеция Германия ... Россия < 2013
2013 елда БМО канаты астында булган UNISEF (United Nations Children’s Fund) буенча алынган мәгълүматлар. 1980 елдан башлап оешма алга киткән илләрдә яшәүче балалардан сораштыру үткәрә. Гаилә хәленә, финанс тотрыклылыгына, күңел халәтенә кагылышлы тест җавапларына нигезләп нәтиҗә чыгарыла.
Туу
Балалар бакчалары
Балалар җинаяте
Наркотикларга бәйлелек
1000 кешегә
1000 кешегә
1000 кешегә
наркотикларга бәйле мәктәп укучылары арасында (%)
Татарстан Россия
15
Германия
4,9
Германия
1
Германия
8
12,6
Татарстан
2,9
Татарстан
3
Татарстан
12
Беларусь
10
Кытай
2,2
Россия
5
Франция
15
Германия
8
Россия
1,9
Франция
8
Россия
20
АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ
безнең кавем
ГУДЗОН ЯРЛАРЫННАН САГЫНУ ЮЛЛАП... ЯЗМЫШ СИҢА КИРӘК КЕШЕНЕ ЕШ КЫНА ҮЗ ТИРӘҢӘ ҮК ЯШЕРГӘН ДӘ БУЛА ИКӘН УЛ. Эзлисең, әллә кайларга кереп адашасың, әллә кемнәргә очрап бетәсең... Көннәрдән бер көнне һич көтмәгәндә каршыңа чыгарып бастырмасынмы ул кешеңне!
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
Эльмира ЗАКИРОВА
Нью-Йоркта безнең Сөрәйя апа бар!
Юк, сагынуга дәва юк икән! Нью-Йоркта яшәүче милләттәшебез Сөрәйя Гайнуллина ничә тапкыр инана инде шуңа! Югыйсә океан аръягыннан җай чыккан саен ашкына Казанга. Мартта, туган көнендә,
20
сљембикђ | 2014 | июнь
яз сулышы булып кайтып төшә дә, кар астыннан умырзаялар калкып, бөреләр тулышканда тагын китеп бара Америкасына. Күтәрә алганча татарча китаплар, шигырь җыен тыклары, журналлар төяп... Җәй булмаса, көз кайтам, эшләп бете рәсе эшләрем күп, архивларда
утырасым бар, ди. Сафура әбисе белән Садыйк бабасының ерак авылларда калган каберләрен дә зиярәт кыласы килә икән... Кайт мыймы соң! Әбиләр чуагы үтеп, елак яңгырлар җанга моңсулык иңдергән кара көзләрдә кабат НьюЙоркка оча. Тагын сагынырга,
безнең кавем килгән ватандашларына, бу яшь кызларга тагын ничек ярдәм итим икән дип баш вата. Инде кайткач, сагына-сагына Америкасын сөйли башлагач, хатирәләр, әлбәттә, Сөрәйя Гайнул линага барып ялгана. «Нью-Йоркта безнең Сөрәйя апа бар!» Альбина ның шул сүзләре иң олы ярату булып яңгырый. Ә мин, ихтыярсыз, бер мәзәкне искә төшерәм. «СантаБарбара» телесериалының бик популяр чагы. Бөтен халык, кырык эшен кырык якка ташлап, телевизорга капланган, алай гынамы – шундагы геройлар дөньясында яши! Берәү: «Алай-болай Америкага барырга туры килсә, безнең өчен иң кулае Санта-Барбара инде, – ди икән. – Ник дисәң, анда бөтенесен беләбез. Кунарга Сисиларга тукталырбыз!» Сиси дигәннән... Сөрәйя апага бераздан тагын хат язарга туры килде әле. Юрфакта укучы Гөлнара шулай ук каникул көннәрендә Америкада эшләп алган. Самолеты Мәскәүгә Нью-Йорктан очасы. Запаста әле көннәре бар, башка штатларга да барып кайтып була. Тик авыр багажны гына менә кайда калдырып торырга? Кыз пароль урынына: «Нью-Йоркта безнең Сөрәйя апа бар, диләр», – дип кабатлый... Без авыл балалары шул: чамасыз беркатлы. Үзебез кунаклар чакыруны, кеше күңелен күреп йөрүне, кыен чакта ярдәм кулы сузуны шулай тиеш дип кабул иткәнгә, башкалар турында да нәкъ шулай уйлыйбыз. Американнар өчен бу гамәлебез сәер, гайре табигый тоелыр иде, бәлки. Ярый әле, Сөрәйя апа үзе дә рухы, табигате белән авыл баласы: гади, ихлас, хәлгә керә торган... Соңыннан Гөлнара Сөрәйя апаның ничек каршылап, озатып калуларын, Филадельфиягә автобуска утыртып җибәрүләрен, Гудзон яры буенда велосипедта йөрүләрен, бер кичне бик соң гына кайткач, Сөрәйя апасының, мин синең өчен җаваплы, дип, әниләрчә орышып алуларын сагынып искә төшерә. Ә мине шаккаттырырлык яңа лык... Актаныш районы оешуының
300 еллыгына багышлап чыгарылган китапка яшерелгән булып чыкты! Районның һәр авылыннан чыккан атаклы кешеләр турында язганнар иде анда. Әлеге дә баягы Альбина китап актарып утырган җиреннән кинәт кычкырып җибәрде: «Үләм! Сөрәйя апа – безнең авылныкы икән бит! Иске Байсарда туган!» Америкада чакта ук: «Сез кайсы яктан?» дип кызыксынса соң инде Альбина! Авыл халкы бик хөрмәт белән искә ала торган табиб Гали мов абый кызы үзе кабул иткән бит аны! Бу инде могҗизага тиң яңалык иде!
Йөрәгендә шигърияткә урын — һәрчак түрдә! Язмышында Хәсән Туфан үзе бер олы вакыйга булсын да... Сөрәйя Гайнуллина минем өчен сер тулы бер образ кебек тоела башлады. Әле Мәскәүдә булып киткән, әле Казанга кайткан, әле Кама Тамагы районында бабасы Садыйк мулла исеме белән бәйле Олы Карамалы мәктәбендә укучылар белән очрашкан дип ишетәм. Хәсән Туфан, Лена Шагыйрьҗан, Роберт Миңнуллин, Илсөяр Икса нова, Йолдыз Шәрапова, Нәзифә Кәримова, Рифат Сәлах, Фәрит Яхин, Хәмит Вәлиди, яшь ша гыйрәләр Равилә Шәйдуллина, Рәхимә Арсланова шигырьләрен русчага тәрҗемә итеп китаплар да чыгарган. Безне шагыйрә Илсөяр Иксанова күрештерде. Җитез хәрәкәтле, зифа гәүдәле, йөгерек фикерле, тапкыр телле Сөрәйя апа кызыклы әңгәмә дәш булып чыкты. Туйганчы сөй ләштек! Галя апа Ибаевалар, Зәкия, Анюта апалар, Байсар, Иске Кара малы авыллары телгә алынды. Үзе гаҗәп истәлекләр сөйләп тетрән дерде. Соңгы арада үземдә дә алар гаиләсенә бәйле истәлекләр күбәй де. Күрше Мәшүдә апа, Галимов
июнь | 2014 | сљембикђ
21
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
тагын кайтырга дип... Ә аны гел көтәләр! Мәскәүдә, Казанда, Кама Тамагында, Актанышта... Мәктәп-гимназияләрдә, нәшриятларда, редакцияләрдә... Өч дистә ел Россия Фәннәр Академиясендә күзәнәкләр тереклеге белән шөгыльләнгән биология фәннәре кандидаты, Нью-Йоркның Стони-Брук университетында кешенең яңарып торучы тукымаларына башлангыч бирүче күзәнәкләрне өйрәнгән, яман шеш авырулы тукымалар һәм сәламәт тукымалар моделе аша күзәнәкара бәйләнеш ләрне чагыштырган галимә. Ә җан, күңел халәтен өйрәнүе, шигърияткә мәхәббәте гомере буена да дәвам итәр, мөгаен. Сөрәйя апа Гайнуллина турында мин аз гына хәбәрдар идем. Америкада яшәп ята, Нью-Йоркта Стони-Брук дәүләт университетында фәнни эш белән шөгыльләнә, яман шеш күзәнәкләрен өйрәнеп, ачышлар ясый, Америкадагы татар диаспорасында да үз кеше – аның турындагы мәгълүматларым шуннан ары узмый. Тик вакыт мине аның белән очраштырыр өчен махсус әзерләгән булып чыкты. Берничә ел элек сеңлемнең студент кызы Альбина инглизчәсен шомарту өчен Америкага китте дә, Вирджиния штатында бераз эшләп алгач, елдан артык Нью-Йоркта яшәп ятучы классташы Гөлназ янына барып урнашты. Бергә-бергә күңеллерәк, янәсе. Тик... сагынмаган кая ул! Үзебезчә сөйләшеп, җырларыбызны искә төшереп утырып кына да җирсүне басып булмый икән шул. Их, Нью-Йоркта үз кешеләребезне эзләп табарга иде дип алгысый кызлар. Татар мохитен юксыналар. Альбина миңа шалтырата. Мин – Мәскәүгә, Нәзифә Кәримовага. Нәзифә – Нью-Йоркка, Сөрәйя Гайнуллинага. Аннары кабат миңа: «Шушы номерны җыйсыннар, Сөрәйя ханым белә», – ди. Шуның кадәр дә үз итеп каршы ала Сөрәйя апалары! Табынын да әзерли, хәлләрен дә сораша, кызларның матур итеп татарча сөйләшүләрен дә мактый, киңәшләрен дә жәлләми. Ерактан
АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ
АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ
безнең кавем Сөрәйя ханым кызы Ләйлә, оныклары – Пол (Мэриленд университетының технология факультеты студенты) һәм МаккензиЛәйсән (10 нчы сыйныф укучысы) белән гаиләләре өчен изге саналган Казан федераль университеты янында.
абый Сөрәйя белән Һарунны тарантаслы атларга утыртып йөри иде дип искә ала.
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
Әтием шундый матур исем кушкан миңа. Гарәпчәдән йолдызлар балкышы дигән мәгънәдә. Әнисе Рәйсә апаның Сөрәйя белән төшкән фотосы да саклана икән альбомнарында. Үз кулларына тапшырасым килә, Сөрәйя кайтса, әйтми калмагыз, ди. Ә кайту дигәннән, Сөрәйя апа ул сәфәр турында күптән хыяллана инде. Дәү әнисе Сафура Байсарда җирләнгән. Кама Тамагының Олы Карамалы авылында туган дәү әтисе Садыйк Мөслимнең Иске Карамалысында бакыйлыкка күчкән. Ә бу ике Карамалы арасы биш йөз чакрым гына бардыр. Менә шул якларга бер кайтасы килә Сөрәйя апаның. Чү, тукта... Соңгы арада күңелне актарып ташлаган «Ирләрсез авыл» (эстон язучысы Лилли Промет әсәре) романына да кереп киткән бит алар гаиләсе.
22
сљембикђ | 2014 | июнь
Күзлекле түгәрәк гәүдәле Фатыйхов фамилияле табиб. (Сөрәйянең әтисе Галимов дип аңларга кирәк!) Оста хирург буларак аның даны тирәюньгә таралган. Колхозчылар үз докторларына табынып карыйлар. Ул күпләрне үлемнән коткарган. Күз ачкысыз буранда да, зәмһәрир суыкларда да авырулар янына ашыккан. Хатыны Зөфия (әнисе Рәйсә була инде!) – кара күзле, ак йөзле, озын зифа буйлы, тал чыбыгыдай нечкә, курчак кебек сылу ханым. Ул да табибә икән. Һәр икесенең дә беренче никахтан балалары бар. Бу уңайдан Фатыйхов шаяртып сөйләргә яраткан: «Минем балалар, аның балалары, һәм безнең балалар». Сөрәйя апа белән сөйләшү, аны тыңлап утыру, аның хәрәкәтләрен күзәтү рәхәт. Ул бервакытта да кабатланмый. Бер көнне икебезне бергә кунакка чакырдылар. Сөрәйя апаның, розалар бүләк итәсе килеп, чәчәк кибетенә керәбез. Сатучы безгә букет ясый: яңа китерелгән розаларның энәләрен пычак белән кырып-кырып төшерә. Шунда Сөрәйя апаның ничек сыкранганын күрсәгез! Аһ, бик авырта икән бит ул, дип, үзәге өзелеп, чәчәкләр
халәтен сиздерә. Аннары сары, кызыл купшы розалар бәйләмен яратып кулына ала да: «Беләсезме, тавыш-гаугасыз йортта алар шиңмичә озак утыра!» – дип куя. Театрга да бардык, редакциядә дә очраштык, кунакта да утырдык – сөйләшер сүзләр һич бетми. Иң кирәклеләре әйтелми калган кебек. Инде китәр көне дә җиткән! Ярар, вокзалда күрешәбез ич әле, дип, һаман нәрсәгәдер өметләнәм. Авылыма алып кайталмаганнан туган бушлыкны тутыру өчен үзебезнең якның кыр чәчәкләрен хәтерләткән вак ромашкаларны купесында калдырам: Мәскәүгәчә булса да күңелен иркәләп барсын! «Электрон почта аша язармын», – дип, кыйтгалар, чикләр аша уза-уза, ул кабат әйләнеп кайтырга дип, китеп бара. Һәм менә без көткән җаваплар.
Илем, дусларым, үзем турында
Сөрәйя исеме турында еш сорыйлар. 20 нче елларда әтием Казан дәүләт университетының медицина факультеты студенты була. Шул елларда аңа Әфганстан королевасы Сөрәйя белән очрашырга туры килә. Король һәм аның хатыны яшь совет республикасына визит ясыйлар. Королева искиткеч чибәр булган. Әтием аның газетада чыккан сурәтен кисеп алып та саклый әле. Русчага тәрҗемә иткән дә – Сурайя. Әнием, гомере озын булсын дип, мине ике исемле итә: кечкенә латыш кызы хөрмәтенә, Айя дип тә йөртә. Аның тарихы бик моңсу... («Ирләрсез авыл»да тасвирланган күренеш күз алдыннан уза: эвакуацияләнеп килүчеләр ерак юлда авырып киткән кечкенә кызлары Тринаны җирлиләр, табиб Фатыйхов һәм хатыны Зөфия ашыгып килеп җитә... Димәк, чын исеме Айя булган сабыйның. – Э. З.) Кечерәйтеп, иркәләп, туганнарым, дусларым Айя дип дәшә миңа. Әтием Малик Галимов муллалар нәселеннән. Чыгышы буенча Кама Тамагы районы Олы Карама лыдан. Гражданнар сугышында Кызыл армия сафларында атлы
безнең кавем Иске Байсар участок хастаханәсенә эшкә килгән. Әтине кулга алгач, ишле гаиләсе белән (биш бала, кайната) Калинин районы Иске Карамалы (хәзер Мөслим районы) хастаханәсенә күчеп китә. 1950– 60 нчы елларда Рәйсә Рәхимҗан кызы Республика кан салу станция сендә баш табибә булып эшли. ТАССРның атказанган табибы, СССР сәламәтлек саклау отлични гы, медицина фәннәре кандидаты. Фәнни институтның лаборатория мөдире итеп сайлана, дистә елга якын Казан дәүләт медицина инсти тутында биохимия кафедрасында укыта. Минем профессия (күзәнәкләр биологиясе) дөньяда иң шәбедер! Үземне белә-белгәннән бирле «Тормыш, яшәеш нәрсә ул, каян килеп чыккан?» дигән сорауларга җавап эзли идем. Дәрвишләр бистәсендәге 101 нче мәктәпне «бик яхшы» билгеләргә генә тәмамлап, Казан университетының биологиятуфрак факультетына укырга кер дем. «Генетика – империализмның сатлык кызы» дигән каршылыклы чор иде әле бу. Һәм кинәт Россия мәгариф министрлыгы нәсел үзен чәлекләрен өйрәнүче әлеге фәнгә мөнәсәбәтне уңай якка үзгәртергә булды! Мәскәү дәүләт университе тыннан вәкилләр килеп, безне, биш студентны (дүрт егет арасында мин берүзем), шушы өлкәдә укыту өчен сайлап алып киттеләр. Хәсән Туфан гаиләбез өчен легенда иде! МГУда укып йөргәндә, беренче каникулыма кайткач, әнием белән Камал театрына киттек. Һәрвакыттагыча зал шыгрым тулы. Тамашачы бик чуар: актан киенгән әбекәйләрдән башлап бик вәкарь әфәнделәргә кадәр (аларны ул чакта шулай атап та йөртәләр иде) бар, яшьләр бик күп. Әни язучы рәвешендәге ирләрне күрсәтте (сүз уңаеннан, алар бик үзенчәлекле кыяфәттә иде). Шунда искиткеч мөлаем, чал чәчле ябык бер кеше игътибарымны җәлеп итте. Ул Хәсән Туфан иде. Әнием, әйдә, таныштырам, дип, мине ша гыйрь янына җилтерәтеп алып та китте. Якыннан таныш булмасам
да, гаиләбезнең яраткан шагыйре иде ул!.. МГУда укыганда, Ленин тауларындагы төп бинада яшәдек без. Бер көнне игъланнар тактасы яныннан пулядай очып кына үтмәкче идем, татар телендәге белдерү күземә чалынып, кисәк туктап калдым. Шагыйрь Хәсән Туфан студентлар белән очрашуга килгән икән бит! Тулай торак кунакханәсендә татар-башкорт җәмгыяте (ул җәмгыять турында да шунда гына белдем!) татар язучыла рын кунакка чакырган! Миңа, Казанны, татар мохитен сагынып йөргән кызга, шул гына кирәк тә! Сулуым кабып, чабып барып кергәндә, очрашу ахырына якын лашкан иде инде: Туфан соңгы шигырен укый... Шаккаттым: ша гыйрь мине танып алды! Үзләре янына ук дәшеп китерде! Җитмәсә, телевидение дә килгән! Шундый да җылы күрешү булды инде ул. Хәсән ага да сөенгән. Кайткач, әниеңә шалтыратып очрашуыбыз турында әйтермен, дип, мине тагын да үсендерә.
Америкада мине кешелекле әйбәт мөнәсәбәт таң калдырды. Шул вакыт яныбызга бер егет килеп басты. Әллә каян күренеп тора: акыллы, тәрбияле! Үзе карап кына тормалы чибәр дә! Җанны эретерлек елмаюларын күрсәң!.. Очрашуны оештыручы Равил Гайнуллин дигән егет үзе икән лә! Башкортстанның Сибай шәһәрен нән, университетның физика фа культетында укый. Хәсән Туфан икебезне дә кочаклап алды: «Сез, яшьләр, дус булырга тиеш!» – ди. Ул кичне егетнең юлы никтер мин барасы якта булып чыкты. Һәм шул минутлардан Равилнең соңгы сулы шынача без бергә булдык. Уртак шатлыгыбыз – Ләйләбез туды. Безне Хәсән Туфан кавыштырды. Ләйлә хәзер Вашингтонда яши. Мәскәү университетының тирбәлеш
июнь | 2014 | сљембикђ
23
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
разведкада хезмәт иткән. 1925 елда Казан университетының медицина факультетын тәмамлап, ГИДУВта акушерлык һәм гинекология буенча клиник ординатурада укыган. Көн дәшенә революциягә кадәр 300 ел имамлык иткән нәселдән булуын, милли хәрәкәтләрне яклаучы Идел– Урал хәрәкәтен хуплавын ычкын дыруы фән юлыннан китәргә хыял ланган яшь табибка каршылыклар китереп чыгарган: кулга алганнар. Гаепләрлек дәлилләр табылмагач кына азат иткәннәр. Калинин районы (хәзерге Актаныш районы) Иске Байсар авылы хастаханәсендә баш табиб булып эшли башлаган. Авыру белән сөйләшеп кенә дә дөп-дөрес итеп диагноз куя белгән ул! Гомумән, безнең нәсел шул сәләте белән аерылып торган. Таләпчән әтием искиткеч гаилә җанлы да булган. Беренче хатыны ике бала сын аңа калдырып киткән. Шулай итеп, яңа гаилә корганда әтинең ике баласы, әнинең бер баласы булган; уртак балалары булып абыем Һарун һәм мин дөньяга килгәнбез. 1940 елда 23 табибка Татарстан АССРның атказанган табибы дигән мактаулы исем бирү турында Указ чыга. Бу исемгә әтием Малик Садыйк улы да лаек булган. Сугыш елларында хастаханә госпиталь хезмәтен үтәгән. 1943 елда яралы сугышчының бәйләвечен пычрак марля белән алыштыручы шәфкать туташын күреп алып, әтием ярсып чыккан, җавапсыз хезмәттәшенә шелтә белдергән. Ә ул хатынның сөяркәсе НКВД кешесе икән. Тиз арада тиешле урынга шикаять юлланган. Имеш, Малик – немец шпионы! Немецча әйбәт белә, сугыш өчен барлык немец халкын гаепләргә ярамый, фашистларны төрле милләт кешеләре арасыннан табарга мөмкин дигән сүзләр сөйли... Әтине кулга алып, Казанга озатканнар. Нык холыклы, туры сүзле әнием гаделлек артыннан йөреп, адвокатлар табып, ирен азат иттерүгә ирешкән: әти хәрби госпитальдә эшли башлаган. Әнием Рәйсә Ганиева – Сарапул сәүдәгәре кызы. Медицина институ тын гел «биш»кә генә тәмамлап,
АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ
АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ
безнең кавем
физикасы теориясе кафедрасында укыганда ук тәрҗемәчеләр курсына йөрде. Чит ил туристларына Мәс кәүне күрсәтеп йөрү ошый иде аңа. Бер Америка егете белән ике ел буе хат алышты. Ул кунакка чакыргач, океан аръягына очты, аңа кияүгә чыгарга ризалык бирде. Ире фило логия фәннәре докторы, инглиз телен укыта. Ике оныгым бар. Американча елмаю турында. Беренче мәртәбә Вашингтонга килгәч, үзем генә шәһәр буйлап йөрергә чыгып киттем. 5 минут саен кайдалыгымны белдереп, шалтыратып торырга тиеш идем. Карыйм: бөтен кеше елмаеп уза! Тиктомалдан гына миңа сәлам биреп китүчеләр, исәнләшеп үтүче ләр дә бар. Кызык һәм күңелле икән монда! Кәеф күтәрелеп китте. Гел елмаясы гына килеп тора. Кайсы белән танышып, кайсыннан визиткалар алып, авызны гел җыя алмыйча кайтып керсәм – шакка тып торалар: шалтыратырга да онытып, ике сәгать буе йөргәнмен! Бөтенесе сиңа хөрмәт белән карый: аклары, каралары, сарылары... Һәм, әлбәттә, кайда да елмайган йөзләр.
ЗАМАН ҺӘМ БЕЗ
Инде җиде шигырь китабы дөнья күргән, сигезенчесе басылырга әзерләнеп ята. Америкада мин күргән шәһәр ләрдән Яңа Орлеан елмаю буенча чемпиондыр, мөгаен. Ул музыка буенча да чемпион! Һәр ишегалдын да үзләренең кечкенә джаз-бэнды уйный! Ул – Америка джазы вата ны. Кая карама – музыкантлар. Шәһәр музыка сулап яши диярсең. Тик Нью-Йорк кына Америка шәһә ренә охшамаган, күбрәк Мәскәүне хәтерләтә. Америкадан соң Мәскәү метросы өнеңне алырлык тоела шул. Әйтерсең, син бер дошман инде менә! Битараф калып, күрмәү ләре хәерлерәк. 90 нчы еллар ба шыннан ук шулай инде. Һәм, ни кызганыч, бернәрсә дә үзгәрмәгән.
24
сљембикђ | 2014 | июнь
Америка минем өчен Татарстан кебек үк якын һәм кадерле. Биредә кызым, аның гаиләсе яши, биредә оныкларым туды һәм үсә. Биредә – үзем хөрмәт иткән кадерле коллегаларым. АКШта миңа, барын нан да битәр, фәннең, тикшеренү ләрнең дәрәҗәсе, лабораторияләр белән җиһазланыш, фәнни эзләнү ләр өчен киң мөмкинлекләр, колле галарның (алар дөньяның төрле почмакларыннан җыелган галимнәр) ачыклыгы, синең уңышларыңа сөенә белүләре ошады. Бирегә иремне Колумбия университетына чакырып алдылар. Россиядә чакта талантлы хирург А. Б. Александров белән хезмәттәшлек иттем, опера ция вакытында пациентларның яман шешле һәм сәламәт тукымала рындагы күзәнәкләрнең үзара бәй ләнешен өйрәндем. Күзәнәкләрне пыяла савытта үстереп карау белән генә чикләнмичә, мондагы яшәеш нең тәндәге тормыш белән тәңгәл ләшмәвен истә тотып, кайбер әгъза ларны тәҗрибә чималына әйлән дергән идем. Бу исә Америка колле галарымны да кызыксындырды. Стони-Брук университетының медицина факультетына, биофизика һәм физиология бүлегенә әнә шулай эшкә алдылар мине. Шундый халәт: бөтенесе миңа булышырга әзер, һәм барысы да экспериментларымның уңышлы чыгуын тели. Рак күзәнәкләре урамдагы тәртипсез малайлар кебек. Алар тукымалардагы төп табуны – үзең неке булмаган күрше тукымаларга этеп барып керергә ярамый дигән кагыйдәне – бозалар. Яман шеш күзәнәкләре тәртипсез рәвештә килеп кереп үсә башлый. Нәтиҗә сен үзегез үк чамалыйсыздыр. Шуңа күрә күзәнәкләр контакты характерын нормада һәм патоло гиядә өйрәнү бик мөһим. Контакт лар – гомумән, һәр организм, һәр җәмгыять үсешендә зур әйбер. Яман шешнең күп төрләрен бүген дәвалап җиңеп була. Вакытында диагностика куелсын һәм табиблар да бу патологияне юкка чыгарыр лык арсенал гына булсын. Укытучыларымнан, дусларымнан бәхет бар минем. Безгә искит
кеч укытучылар белем бирде. Күбе се исән-сау, бүген дә миңа таяныч булып торалар. Мәктәп укытучым Эра Константиновна Гыйләҗева, Казан дәүләт университетында укыткан академик И. А. Тарчевский күпләребезнең остазы иде. МГУда гы кафедра профессорларыбыз В. И. Агола белән В. И. Абелованы да тирән рәхмәт хисләре белән искә алам. Казан университетында укуның беренче көннәрендә үк Рита Александрова дигән кыз белән дуслаштым. Ул үзе Кукмара районы Ошторма-Юмья авылыннан, русча, татарча, удмуртча иркен сөйләшә һәм җырлый. Төрле шәһәрләрдә, төрле илләрдә яшәсәк тә, бүген дә аралашабыз. Рита – Норвегиядә, мин – АКШта. Рита татарча сөйләшүләрне сагына. Телефон һәм скайп аша ике телдә дә сөйләшәбез. Телләр өйрәнү буенча ул инде мине узып китте: үзе белгән өч телгә латыш һәм норвег теле дә өстәлде. Мин татар шигърияте шифасын тойдым. Равилне югалткан авыр көннәремдә ул рухи көч бирде миңа. Безнең гаиләдә күп уку, шигырьләрне яттан сөйләү гадәте бар иде. Сигез яшьтән сүзләрне рифмага сала идем. Мәктәптә стена газеталары өчен рифмалы шигырьләр чыгардым, сүзләр белән уйнау миңа бик ошый иде. Коллегаларга, дусларга гомер буе эпиграммалар яздым. Бер туганым, Роза Ибраһим кызы ЧумаковаХәмитова, мине татар шигырьләрен аңларга, тоярга өйрәтте. Шуннан башланды да. Манхэттенның нәкъ үзәгендә яшим. «Мetropolitan Opera»га җәяү ун гына минутлык юл. Равилне соңгы юлга озатканнан соң, миңа элеккеге фатирымда калу бик авыр иде. Шигырьләрне, нигездә, Гудзон ярында утырганда тәрҗемә иттем. Р. S. Сөрәйя Гайнуллина ерак океан аръягыннан шундый хатлар язган, Гудзон ярларыннан безгә сагыну юллаган. Ә без саубуллаш канда ук инде күрешү көне турын да уйлап куйган идек. Көтәбез, Сөрәйя апа!
гšрли Казан…
ДЉНЬЯ ГАМЕ
МўДўНИЯТ
§ўМГЫЯТЬ Казанда беренче балалар хосписы ачылды. Аны төзүгә әзерлек эшләре 2011 елда башланды, һәм ул иҗтимагый хәйрия проектына әйләнде. Анда дәүләт хакимияте органнары, хәйрия оешмалары, җәмәгать эшлеклеләре һәм гади гражданнар катнашты, акча җыю буенча хәйрия акцияләре узды. Әлегә уйланган проектның беренче этабы гына тормышка ашырылган. Алга таба аның икенче этабына да керешәчәкләр. Хоспис утыз баланы сыйдырачак. Башкалабызда Татарстан журналистикасы музее ачылды. Аны ачуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов, «Татмедиа» ААҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов катнаштылар.
Мәдәният елы уңаеннан «Россия 24» телеканалында «Pro-культуру» дигән тапшырулар шәлкеме башланып китте. Аның инициаторы һәм алып баручысы – Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Волгоград өлкәсенең Кече Чапурники авылында V Бөтенроссия авыл сабан туе узды. Бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Волгоград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Бочаров сәламләде. Рөстәм Миңнеханов бу өлкәдә яшәп, татар халык мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары ирештерде, Волгоград өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесенә микроавтобус ачкычы тапшырды. Абсолют батыр исә Татарстан Президенты исеменнән «LADA Kalina» автомобиле белән бүләкләнде.
КОТЛЫЙБЫЗ
Казанның Иске Татар бистәсендә «Печән базары» дип аталган театральләштерелгән ярминкә узды. Ул көнне Кабан күле буйлары милли күлмәкләр, чигүле калфаклар кигән кызлар, камзуллытүбәтәйле егетләр, сәүдәгәрләр, әдәбият сөючеләр белән гөр килеп торды. «Печән базары» ярминкәсе беренче тапкыр былтыр уздырылган иде. Быел инде ул тагын да кызыклырак һәм чараларга баерак булды. Тагын бер яңалыгы — быел монда «Уку паркы» да эшләде.
МАТУРЛЫК Баулы район мәдәният йортында «Сөембикә» журналының йөз еллыгына багышланган «Күңел җәүһәрләребез – киемнәрдә» дигән бәйрәм уздырылды. Заманча милли кием үрнәкләре белән бергә бу көнне сандык төбеннән чыккан ядкарь киемнәр дә күрсәтелде. Бер гаиләдә 149 ел сакланган хатын-кызлар күлмәге, 120 ел сакланган калфак барыбызны хәйран калдырды. Чарада катнашкан Баулы муниципаль районы башлыгы Альберт Хәбибуллин журналыбызны котлап, редакция коллективына зур уңышлар теләде. «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә X Республика «Нечкәбил» конкурсының рәсми төстә ачылу тантанасы булды. «Нечкәбил» – республикабызда яшәүче әниләрнең, гаилә учагын сүндерми саклаучы уңган хатынкызларыбызның ачык конкурсы ул. Анда яшь әниләрдән алып, 45 яшькәчә булган хатын-кызлар катнаша ала. Конкурсның финалы 29 ноябрьдә – Әниләр көнендә – «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә үтәчәк.
Республика журналистлары арасында быел унҗиденче тапкыр уздырылучы «Бәллүр каләм» конкурсында безнең «Сөембикә» журналының баш мөхәррире Ләйсән Рәфикъ кызы Юнысова «Массакүләм матбугат чарасы җитәкчесе» номинациясендә җиңү яулады. «Сөембикә» журналының 100 еллыгы уңаеннан редакция хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре бирелде. Бүләкнең иң зурысы — «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Мәдинә Авзалова, Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән Роза Камалетдинова, «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем белән Фирдәвес Исмәгыйлева хезмәтләре бәяләнде.
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
Татарстанның әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре рәсми визит белән Кырымда булып кайтты. Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов җитәкләгән әлеге делегация үзенә максат итеп Кырымның матбугат чаралары эшчәнлеге белән танышу, ике арада элемтәләрне урнаштыруны куйды.
САУМЫ, КЫРЫМ?! НИҺАЯТЬ, КЫРЫМ ҖИРЕНӘ АЯК БАСТЫК... СИМФЕРОПОЛЬ КАЛАСЫ АЭРОПОРТЫНДА АЛМА ТӨШӘР УРЫН ДА ЮК, ИЛНЕҢ ТӨРЛЕ ӨЛКӘЛӘРЕННӘН ХАЛЫК АГЫЛА.
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
Эльвира ӘХМӘТОВА
М
Бакчасарай журналистларына бүләккә дип алган заманча оргтехника, милләттәшләребезгә дигән татар әдәби китаплары тутырылган йөкләребезне микроавтобуска төяп, программабыз бик тыгыз булу сәбәпле, аэропорттан туры Кырымның массакүләм матбугат һәм коммуникацияләр министрлыгына юл тотабыз.
инистрлыкта безне инде көтәләр... Очрашуга Кырым ның басма электрон матбугат һәм телевидение җитәкчелә ре җыйналган. Мөхәррирләр кырымтатар телендәге матбугатның бүгенге көндә финанс кыенлыклар кичерүе, шул нисбәттән, тиражлар кимү, редакцияләр ябылу куркынычы алдында калулары турында борчы лып сөйләде. Бүгенге көндә Кырымда меңнән артык басма матбугат чарасы теркәлгән. Шуларның 69 про центы – рус телендә, 16 проценты – рус һәм украин телләрендә, 4 проценты – башка телләрдә.
26
сљембикђ | 2013 | июнь
Моңа кадәр Украина казнасы һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан финансланган газеталар бүген, күчеш чо рында, акча табуның яңа юлларын эзләргә мәҗбүр. 6700 тиражлы сәяси-җәмгыяви «Кырым авазы» атналык газетасы, өч мең тиражлы «Къырым» газетасы – шундый ситуациядә калган басмалар. Кырымтатар телендә ике меңгә якын тираж белән чыгучы «Янъы Дюнья» газетасы һәм «Йылдыз» журна лы исә фәкать Кырым казнасы хисабына финанслана. Соңгысы – бердәнбер әдәби-нәфис басма. Журналистлар ның айлык хезмәт хакы 5-8 меңнән дә артмый, ә редак циянең еллык бюджеты бер миллионга да тулмый. «Тулы ставкага эшкә хезмәткәрләр кабул итү мөмкин
тәэссорат БЕЛЕШМӘ
К
ырым татарларына бәйленешле «Рисале-и-Татары-и-лех» дип аталган беренче кулъязма 1858 елда Вильно шәһәрендә дөнья күрә (хәзерге Вильнюс каласы). Авторы – поляк татары А. Мөхлинский. «Тонгъуч» дип исемләнгән беренче басма исә 1881 елда Тифлиста гарәп графикасына нигезләнгән кырымтатар телендә басылып чыга. И. Гаспринский редакциясендә әлеге газетаның уникеләп саны дөнья күрә. 1883 елда И. Гаспринский Бакчасарайда «Тәрҗеман» («Тәрҗемәче») дигән газета бастыра башлый. Ул 1914 елга кадәр чыгып килә. Бу – Кырымнан кала, Һиндстан, Мисыр, Азия, Кавказ, Россиядә укучыларын тапкан төрки дөньядагы беренче газетага әверелә. 1906 елга кадәр Кырымда – 6, ә 1917–1943 елларда 49 кырымтатар газетасы басыла. Кырым татарларының сөрелүеннән соң, аларның барысы да ябыла.
Билгеле булганча, Россия хөкүмәте тарафыннан Татарстан Бакчасарай районына шеф буларак беркетелде. 5 мартта Татарстан хөкүмәте Кырым хөкүмәте белән уртак килешүгә кул куйганнан соң, биредә Татарстанның сәнәгать, туризм, мәгариф һәм башка өлкәләреннән шактый делегацияләр эш визиты белән булып китте. Ике арада видеоэлемтә урнаштырылган, район хакимиятенең автопаркы яңартылган, милли белем бирү системасын булдыру, туризмны үстерү, балаларның һәм өлкәннәрнең җәйге ялларын оештыру юнәлешләрендә шактый эш башкарыла. Бакчасарай районы балалары Татарстанда олимпиадаларда, концерт ларда катнашырга өлгергән. Район халкы бу үзгәрешләргә сөенеп карый. Әмма әлегә Кырымга инвестицияләр кертү турында сүз алып бару иртәрәк, ахрысы. Җир мәсьәләсендә шактый кыенлыклар бар. Кырым, икътисадый зонага әверелгән очракта, төзелеш, туризм, авыл хужалыгы, нефть өлкәләре Татарстан инвесторларында кызыксыну уятачак.
Кырымтатар телендә чыгучы газета-журналлар саны бүген ике дистәгә калган. Севастополь диңгез яры буйлап якташым Җәлил абый Хисаметдинов белән атлыйм... Ул – Кырымдагы татарбашкорт оешмасы җитәкчесе. «Тумышым белән Татарстанның Чүпрәле районыннан мин. 60 ел элек Бакуга күченгәнбез. Сезнең белән күрешкәч, туган ягыма кайт кандай булдым, – ди ул, күз яшьләре катыш елмаю белән. – Менә инде 24 ел Кырымда яшим, шуның 18 елын татар-башкорт оешмасын җитәклим. Кырымда 5 меңнән артык татар яши. Сабантуйлар, Нәүрүз бәйрәмнәрен оештыруда катнашабыз, гореф-гадәтләребезне дә, йолалары бызны да үтәп киләбез. Әле радиода да эшлим. 30 минутлык «Туган тел» тапшыруын алып барам. Аллага шөкер, 98 нче тапшыруымны яздырдым. Ә менә туган як үзәкләрне өзеп сагындыра шул...»
июнь | 2014 | сљембикђ
27
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
түгел, – ди журналның баш мөхәррире Диләвер Осма нов. – Мондый шартлар яшь буын журналистларны һәм әдәбиятчыларны тәрбияләүгә, матбугат үсешенә бер дә уңай йогынты ясамый, әлбәттә. Кырымтатар матбугаты бүгенге күчеш чорында эшчәнлекне яңа шартларга кулайлаштыру юнәлешендә киңәшләргә, консультатив ярдәмгә мохтаҗ», – ди мөхәррир. Гомумән алганда, бүгенге көндә кырымтатар матбуга ты һәм әдәбиятында буыннар алмашынуы, тупланган тәҗрибәне яшьләргә тапшыру мәсьәләсе актуаль. Сөргенлек елларында һәм соңгы 20 ел эчендә кырымтатар теленең куллану даирәсе тарайган. Бу, үз чиратын да, туган телдә иҗат итүче талантлы яшьләрнең кимүенә китергән. Мәсәлән, 1991–2005 елларда Симферопольдә казна хисабына кырымтатар авторларының бары тик кырыклап китабы басылган. Ә бит 1991 елга кадәр Ташкентта кырымтатарлары ел да унбишәр китап басты ра. 2011 елда исә Кырымтатар Язучылар берлеге каршы килүгә карамастан, «Таврия» китап нәшриятында кырымтатар әдәбияты редакциясе ябылган, ә бу милли профессиональ редакторлар әзерләүне куркыныч астына куя. Әлеге вазгыятьне уңай якка үзгәртү максаты белән берлек каршында «Илһам» дип аталган әдәби клуб оешкан. Аны шагыйрь Шерья Али җитәкли. Мәгариф министрлыгы ярдәме белән ел саен мәктәп укучылары арасында «Ватаным Къырым» дигән бәйге оештырыла. Әмма җәмгыяви оешмалар тарафыннан үткәрелгән бу чаралар гына аз. Кырымтатар телен һәм әдәбиятын саклап калу, аны үстерү кадәресен дәүләт программала рына кертү, бу юнәлештә Кырым хөкүмәте тарафыннан махсус шартлар тудыру зарур. Татарстанга килгәндә исә безнең язучыларыбыз белән кырымтатар язучылары арасында элеккедән килгән элемтәне яңарту зур этәргеч булыр иде. Министрлыкта әлеге сорау игътибарга алынды, кырымтатар телендәге газета-журналларны саклап калу турында сөйләшү булды. «Ябуга юл куймабыз», – дип тынычландырдылар безне. Шул ук вакытта, Симферопольдә Россиянең кайбер телеканаллары һәм газеталары үз редакцияләрен ача башлаган. Татарстанга килгәндә, биредә инде озак еллар Татар-информ мәгълүмат агент лыгы хәбәрчесе эшли, «ТНВ–Планета» каналы күрсәтә. Якын киләчәктә «Татарстан–Яңа гасыр» каналының хәбәрчеләр пунктын ачу мәсьәләсе тора. Симферопольдәге АТР спутник каналы эшчәнлеге белән дә таныштык. Кырымтатар телендә балаларның тапшырулар ясавы, чит телдәге кино һәм мультфильм нарның туган телгә тәрҗемә итеп бирелүе куандырды. Бакчасарай районына юл алабыз. Бу – Кырымдагы ундүрт районнарның берсе. Диңгезгә тоташкан өлешеннән кала, район территориясенең шактыен таулар, калкулыклар били. Кырымның Хан-Сарае, Иске-Кирмән, Чуфут-Кала кебек борынгы һәм урта гасыр тарихи һәйкәлләре дә – биредә. Соңгы исәпләүләргә нигезләнгәндә, районда 90 меңнән артык кеше яши. Руслар – 54 про цент, кырымтатарлары – 21,3 процент, украиннар – 19 процент икән.
МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ
халыкара форум
Фото: Газинур Хафизов
ВАКЫЙГА
ЕРАКТАГЫ ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
МОҢ АВАЗЫ 15-16 май көннәрендә Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы оештырган бу форумга Татарстаннан, Россия Федерациясе төбәкләреннән, чит илләрдән үз милләте, теле, мәдәнияте өчен җан атып йөрүче биш йөзгә якын делегат килде. Форумның пленар утырышында татар хатын-кызлары алдында торган бик күп проблемалар күтәрелде: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны милли мохиттә тәрбияләү; татар мәктәпләрен, ана телен саклау, татар телендә белем алуның өстенлекле яклары; балаларга әхлак тәрбиясе бирү; милли кием зарурлыгы, гаилә институтын саклау... Чыгышлардан, фикер Роза КАМАЛЕТДИНОВА алышулардан соң резолюция кабул ителде. Утыз кешедән торган иҗтимагый совет төзелде. Киләчәктә татар хатын-кызлары форумнары ел саен үтәчәк дип планлаштырыла.
28
сљембикђ | 2014 | июнь
халыкара форум
Римма Әдһәм кызы ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА: – Бүгенге вазгыять хакында ни генә әйтим соң? Ни дисәм дә, күңел тулы борчу-хәвефне аңлата алмам... Без бит сәясәтче дә, күрәзәче дә түгел, әмма шунысы бәхәссез – бол ганыш хәерлегә илтми. Украинада гомер иткәч, бу ил язмышына бита раф була алмыйсың. Шәһәргә ямь биреп торган мәһабәт биналар көлгә очсын, борынгы кала җимерелсен әле. Ә бит Киев борын-борыннан аны туган җире санаган төрки-болгарлар иле дә бит ул... Сораулар бихисап: гомер ахырына кадәр монда яшәп булырмы? Ничек
яшәрбез? Казна буш, акча юк дигән сүзләр кемне дә сөендерми. Апрель аена пенсия алган идек, ә май аены кы булмады. 13 майда юлга чыктык. Киевтан Мәскәүгә, аннан Казанга. Ут-мәхшәр эченнән ничек кузгалдыгыз дип сорыйлар. Хәрби хезмәткә яраклы 16 яшьтән алтмыш яшькә кадәрге ир-атларны гына чыгару чикләнгән. Тумышым белән мин Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районындагы Уртавылдан. Әтием хәрби кеше булганга, гаилә җирнең бер читеннән икенче читенә күченеп йөрергә мәҗбүр булды. Сызрань, Казан, Көньяк Саха лин, Украина – берсе дә калмады... Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, университетка – биофакка укырга кердем, аспирантура тәмамлап, кандидатлык диссертациясе якладым. Ветеринария институтында 25 ел химия, биология укыттым, фәнни эш белән шөгыльләндем.
Их, димен, көмеш тоткалы тылсымлы савыт табып, казанлыларның сабырлыгын, берберсенә ихтирам, хөрмәт хисен шуңа тутырып, Украинага алып китәргә иде. Әти – подполковник, 1957 елдан Киевта хезмәт итте. Самолетта атна саен алар янына очып барып кайта идем. Әти-әни картайгач, утыз ел элек, яннарына күченергә уйладым. Әнкәм теле миңа һәрчак юл күрсәтүчем, юлдашым булды. Кая барсам, кайда яшәсәм дә мин татар эзләдем. Эш-гамәлләренә горурланырлык милләттәшләрне очратып куануларым! Бакый Урманче белән аралашу күңелгә аеруча тирән уелып калган. Ул атлар ярата, студентлар белән очрашуларга ялындыр мый килә иде. «Рәсем ясый ала бар кеше, рәсем ясарга тиеш һәр кеше», – ди, шунда ук осталык дәресләре дә бирә иде. Соңрак, Киевта яши башлагач, Бакый аганың шәкертләре – Украинаның халык рәссамы Рафаэль Зиннур улы Мәсәгутов (Масаутов) һәм танылган нәкышче-график Рафаэль Мәхмүт улы Баһаветдинов белән аралашулар үзе бер дөнья икәнен тойдым. «Бу рәссамнарның читтә яшәве Татарстан өчен зур югалту», – ди торган иде Бакый Урманче. Мәхмүт Баһаветдинов утызынчы елларда репрессия корбаны була, әниләрен сөргенгә сөргәч, ун һәм унике яшәр ике ятим малай, җитәкләшеп, җәяү ил гизә торгач, Украинага килеп чыгалар. Кечесен – Рафаэлен украин гаиләсе сыендыра, уллыкка ала. Олысы – Гата Америкага кадәр барып җитә. Анда да югалып калмый. Татарлык аларның җанында иде. Рәссамнар күргәзмәләрен халык ярата, татар булулары белән горурланалар. Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре»н Мәсәгутов бизәп, танылган шагыйрьләр украин теленә тәрҗемә итеп,
июнь | 2014 | сљембикђ
29
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
Зинура Галимөхәммәт кызы ДИНИКЕЕВА: – Язмыш җилләре мине утыз ел элек Украинага китергән иде. Тумы шым белән мин Башкортстан кызы. Татар авылында үстем, татар мәктә бендә укыдым. Әниемә рәхмәт, гел әйтә килде: «Рус телен барыбер өйрә нерсең, тормыш мәҗбүр итәр, әмма туган телең һәрчак йөрәгеңдә булсын!» Аның моңлы тавышы, «Туган тел»не, «Гөлҗамал»ларны җырлавы, үгет-нәсыйхәте онытыла димени?! Ана теле чыннан да йөрәктә икән! Икенче Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы барган истәлекле көннәрдә чит-ят җирләрдә гомер сөргән милләттәшләр белән очрашулар милли хисләрне янәдән яңартты. Ераклардан җыелган кардәшләр белән аралашулар бик дулкынландырды, еладык та, җырладык та. Рәхмәт безне сөендергән, очраштырган кешеләргә! Кайда гына яшәсәм дә, мулла кушкан исемемне үзгәртмәдем, Зина да, бүтән дә булмадым. Зинура дияргә өйрәнде күргән-белгәннәр. Безнең Украинадан икәнне белгәч, мондагылар һәммәсе: «Сездә ни хәлләр бар соң? Без сезнең өчен борчылабыз!» – диләр. Ничек борчылмыйсың... Яшәгән илдә, йорт-җирдә тынычлык булмагач, хәлләр шәп дип булмый, билгеле. Әлбәттә, өйләргә кереп, кешеләрне үтереп йөрмиләр. Әмма кайгы берәүне дә читләтеп үтми. Чөнки бер гөнаһсыз җаннар да кыела. Ил кайный... Ничек болай килеп чыкты соң? Минемчә, бәндәләр ни кылганнарын белми, берсенберсе ишетергә теләми. Ә татулык качкан йортның казалы йортка әйләнәсен көт тә тор. Олигархлар төркеме хакимият бүлешә, кемнәрдер һәлак була. Көн дә тетрәндергеч хәбәр... Казанда мине иң нык сокландырганы, Колшәриф мәчетендә азанны эчтә әйтүләре булды. Каршыда гына Благовещение соборы булганга күрә шулай икән. Чир кәүдә дә урам яңгыратып чаң какмыйлар, чөнки каршы да – мәчет! Бездә дә түземлелек, милләтләргә хөрмәт булса, бәлки, мондый хәлгә төшмәс идек. Күп кайгыхәсрәт күргән, михнәт чиккән халык тынычлыкка тие нер иде.
ВАКЫЙГА
ВАКЫЙГА
халыкара форум
бер бите рус, икенчесе украин телендә гаҗәеп матур шигырь китабы дөнья күрде. Татар эзләү дигәннән... Берсендә шулай трамвайда бара идем, күрәм, бер хатынның аягында чиккән татар чүәге. Арчада эшләнгәне күренеп тора. Бардым да татарча эндәштем. Украин хатыны икән. Ә чүәкне күршесенә – татар хатынына – туганнары бүләк итеп җибәргән булган икән дә, аңа ярамаган. Бүләк бу хатынга насыйп булган. Күршесенең телефонын бирде. Шул очрак мине гаҗәеп шәхес – Хәлимә Сакаева белән таныштырды. Татар бистәсендә динле, иманлы гаиләдә үсә ул, балачактан гарәпчә укырга-язарга өйрәнә. Украина Фәннәр академиясе академигы Агафангел Крымский, шәркыйәтче галим, 14 тел белгән, һәр телгә, шул исәптән татар теленә дә берәр китап багышлаган олы шәхес аны үзенә ярдәмгә чакыра. Галимнең картотекасында 24 мең атама булуын, әмма тәртипсез рәвештә чәчелеп ятуын, шуларны тәртипкә китерергә гарәп язуын таный торган фәһемле булышчы кирәген белгәч, Хәлимә ханым эшкә алына. Бәһасез байлык үз урынын табып, тәртипкә китерелә.
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
Алар яшәгән аймакның исеме дә — Татарка булган. Бу исем әле дә саклана. Бер татар сүзе ишетергә тилмереп яшәүче карчыклар барын да беләм. Әнә, Әлфия ханым ялгыз калган карт анасын үз янына алдырган булган... Әбинең сагыну-саргаюларына чик-чама юк икән. Йоласын үтәп, кәфенләп татар зиратына иңдерүне васыять иткән. Соңарып булса да, безне эзләп тапты Әлфия. Догалар укып, мәет янында төн кундык. Зират дигәннән, инде бишенче зират тулып килә. Украинада күпме мөселман яшәвен шуннан да чамаларга була. Ә исәннәргә... аралашу лязем. Бер күрешү – үзе бер гомер, дип элгәрләребез тиккә әйтмәгән лә! Балачактан күңелгә сеңгән халык җыр-моңнары җуелмый бит ул. Лаеклы ялга чыккач, милләттәшләрне барлап, якшәмбе мәктәбе оештыру чарасына керештем. 7-8 бала гына саф татарча сөйләшергә өйрәнсә, татар булуы белән горурлану хисен сеңдерсә, шул хисне балаларына, оныкларга да җиткерә алса, шул бит инде милли рух тантанасы. Берәмтекләп җыйдык милләтпәрвәрләрне. Бари Кәримов – баянчы, хатыны Рәшидә – җырчы. Ир елга портында эшли, алар булышлыгы белән арендага теплоход алдык. Хөкүмәт бер тиен дә бирми иде, акча җыештык. Җитмәгәнен Мөкәррәмә ападан – пенсиясен – алып тордык. Гармунчылар да бар икән арабызда, оста биюче, сандугач тавышлы җыр чылар да җитәрлек... Җырлашып-биеп бара торгач, ямьле бер утрауда тукталмакчы булдык. Кем кош теле, пәрә мәч пешереп килгән, кем кыстыбый, вак бәлеш, өчпочмак. Шулпалы бәлеш, чәкчәк дисеңме! Милли
30
сљембикђ | 2014 | июнь
ашларның хәтта исемнәрен дә белмәүчеләр күп икән. Ризыклардан авыз иткәч, китте фикер алышу, пешерүтөшерү серләрен уртаклашу. Кеше гомер буе җанга якын җаннар эзли, миһербанлы, шәфкатьле затларга тартыла. Татар мохите күңелләргә хуш килде. «Изгелек» клубы оештырдык. Миңа сәнгать җитәкчесе вазыйфасы йөкләнде. Фольклор ансамбль артисты буларак танылуым исә күңел офыкларын тагын да киңәйтеп җибәрде. Халкыбызга хезмәт итү теләп-яратып башкара торган рәхәт эш икән ләбаса! Киев татар җәмгыяте эчендә төрки-болгар җәмгыяте дә эшли. Шәһәр хакимияте милли оешмаларга һәрчак хәерхаһлы булды. Сабантуйлар гөрләп үтте. «Туган тел» һәм аның бер тармагы «Ак калфак» оешмасы милләтара дуслыкны ныгытуга, ана телен, мәдәниятне күтәрүгә өлеш кертергә тырыша. Чәчелгән-таралган татар Украинада да њз урынын тапкан, димђк.
– Дөрестән дә, татар йөремсәк халык бит ул. Нужа да йөрткән аны, канында сәүдәгәрлек тә булган. Әллә бәхет эзләгән, әллә тамак кайгысы куган. Узган гасыр башында Россиянең Пенза, Тњбђн Новгород, Тамбов губерналарыннан, шулай ук Татарстаннан дистәләгән, йөзләгән гаиләләр бирегә килеп, тамыр җибәргән. Подол дигән борынгы җирдә укмашып, хәл кадәренчә берберсенә ярдәмләшеп яшәгәннәр. Шул якка йөри торган автобус маңгаена эре хәрефләр белән «Татарка» дип язып элгәннәр. Татар бистәсенә йөри ягъни. Дөрес, хәллерәк кешеләр Крещатикта, Печерская Лавра тирәсендә дә йортлар җиткереп кергән. Әмма Татарка бистәсендәге кебек мөселманнарга хас милли рух, бердәмлек хисе тагын бүтән бер җирдә булдымы икән? Кызганыч, ул чаклар сагынып сөйләргә генә калып бара, иске бистәдәгеләрнең күбесе яңа йортларга күченде. Элемтәләр югала. Ваемсыз булсаң, телебезгә, гореф-гадәтләргә, халык кадәр халыкка санлырак, көчлерәк милләтләр арасында эреп югалу куркынычы янавын сизмисең дә. Туксанынчы еллар уяну, күтәрелеш чоры булды дисәк тә, арттыру булмас. Өметләр акланмаса да, Татарстанның суверен дәүләт алырга омтылышы читтәгеләргә дә өлге булды.. Ни генђ дисәң дә, Казан – татарның Мәккәсе инде ул. Күзләр шул якка төбәлгән.
– Халкыбызның бердәмлеге хакына армый-талмый эшләүче шәхесләр Киевта да байтак. Аларныћ џђркайсы хакында тђфсиллђп сљйлђп булыр иде. Муса Ќђлил фатихасы белђн Мђскђњгђ китеп, югары белем алган, аннан озак еллар буе Киев дәүләт университетында студентларны журналистика серләренә өйрәткән Мансура Галиева, њлемсез «Шњрђле» балетын иќат иткђн, ђмма газиз баласыныћ нурлы йљзен књрмичђ сугышта џђлак булган Фђрит Яруллинныћ бердђнбер баласы Наилђ Яруллина, тагын књплђр... Хљрмђтле укучым, тарихта якты эз калдырган шђхеслђр – Киев татарлары турындагы язманыћ дђвамы белђн килђсе санда танышырга була.
«С
өембикә»безнең 100 еллык юбилее елның зур вакыйгасы, матур бәйрәме булып инде тарих битләренә кереп бара. Ә без йөрәктә уелып калган кичереш ләребезне сүтә-сүтә, фотолардагы сагындыргыч мизгелләрне күздән кичерә-кичерә, кадр артында калган күңелле вакыйгаларның азын гына булса да журнал укучыларыбызга җиткермәкче булабыз. Бәйрәм көтү рухы узган ел ук күңелләргә кунган иде инде. Юбилей га әзерлек мәшәкатьләре, укучылары быз белән очрашулар, затлы-саллы махсус сан чыгарып йөрүләр белән елыбыз үтеп китте. Май аенда, матбугат бәйрәме алдыннан гына, чын-чынлап, әкияттәгечә кырык көн булмаса да, туй иттек. «Сөембикә» адресына котлаулар ява: Мәскәүдән, Прагадан, Аделаида дан, Хельсинкидан... 11 нче каттагы бүлмәбез, әйтерсең, чәчәк бакчасы! Тантаналы кичәбез Г. Камал театрында узды. Елмаюлар, җырлар, чәчәкләр, ихлас сүзләр... Шыгрым тулы зал. II Бөтендөнья татар хатынкызлары форумында катнашучы затлы һәм абруйлы ханымнар да биредә. Юбилей тантанасын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде һәм республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәй миевнең котлавын ирештерде. Парла мент рәисе йөз ел дәвамында хатынкызлар өчен татар телендә нәшер ителүче бердәнбер басма булып яшәп килгән журналыбызга югары бәя
бирде. Аннары ул «Сөембикә» журна листларына хөкүмәт бүләкләре, Мак тау грамоталары тапшырды. Журналны бәйрәме белән зурлаучылар арасында Татарстан Президенты каршындагы мәдәнияткә ярдәм итү фонды рәисе Нурия Һашимова, «Алмаз-холдинг» зәркән эшләнмәләр оешмасының генераль директоры Фәрит Гомәров тә бар иде. Бөтендөнья татар конгрес сы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров котлау сүзендә мәшһүр ханбикә Сөембикә исемен йөртүче журналны чын мәгънәсендә миллә тебезнең йөзек кашы дип атады. Милләт файдасына зур эшләр башкарган хатын-кызларга көмеш беләзек тапшыру – редакциянең «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы белән берлектә башкара торган гамәле – тантананың матур мизгеле иде. Ул журналист, җәмәгать эшлекле се Филисә Хәкимова, җырчы, халыка ра «Сөембикә варислары» фестивальпроектының авторы Гөлзадә Сафиул лина, Финляндиядә яшәүче милләттәшебез, якшәмбе татар мәктәбе укытучысы Хәмидә Чайдамга бирелде. Журналның 100 еллык юбилее – бөтен татар халкының бәйрәме ул! Залдагы кунаклар арасында журналы быз яшьтәше, июль аенда йөз яшен тутырып килүче Мөкәррәмә Батуллина (язучы Рабит Батулланың әнисе) да бар! Ул колхозның беренче тракторчы сы булган, мәктәптә балалар укыткан, гомере буена журналыбызны да укыган. Бүген килене Миңлегөлгә рәхмәт укып яши.
Элеккеге баш мөхәррир Венера Ихсанова күзләрендә яшь... Чигеш белән каймаланган ефәк шарфларны ветераннар җилкәсенә салабыз... Әйе, гасыр бәйрәме булып күңел ләргә уелып калды «Сөембикә» юби лее. Ерак араларны якын итеп төрле кыйтгалардан килгән дусларыбыз барысы да шушы сүзне кабатлады: Оренбургтан – Мөхтәр Хәсәнов, Нурия Кәримова, Фирүзә Әбсәләмова; Уфа дан – Зәлия Ахунова, коллегабыз – «Башкортстан кызы» журналының баш мөхәррире Гөлназ Кутуева; Кыр гызстаннан – Гөлсинә Үлмәскулова; Санкт-Петербургтан – Фәридә Нәҗ миева; Чиләбедән – Лена Колеснико ва; Иске Кулаткыдан (Ульяновск) – Эдуард Ганиев, Венера Деникаева; Мәскәүдән – Лемма Гыйрфанова, Нәзифә Кәримова, Роза Хәбибуллина; Прагадан – Алсу Кормаш; Финляндия дән – Фазилә Насретдин... Респуб ликабызның иң затлы җырчылары, Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» ансамбле; «Казан» бию ансамбле, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы, Миләүшә Сибгатул лина белән Илдар Кыямовның зәвык белән җылы итеп алып барулары затлы бәйрәмебезне тагын да бизәде. Әйе, бар да матур иде! Безгә ярдәм кулы сузган барлык иганәче ләребезгә зур рәхмәт! Йөзьяшәр япь-яшь «Сөембикә» белән без инде журналыбызның яңа йөзьеллыгына кереп барабыз. Бәйрәмнән фоторепортажны киләсе битләрдән карагыз.
июнь | 2014 | сљембикђ
31
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
БУ БИТ ГАСЫР БўЙРўМЕ!
Фото: Газинур Хафизов
ШИГЪРИЯТ ШИГЪРИЯТ Салават күпере буйлап су ташыганнарын күргәнегез бармы? Ә яшел күзле яңгырны? Яңакларга сипкел чиккән кояшны?.. Шагыйрә Сәкинә Хәйруллина нәкъ менә шулай итеп күргән! Ул төсләр балкышы, ул нәфис бизәкләр – әйтерсең, мең кәефнең гөлләмәсе!.. Һәр шигырь саен гаҗәеп картиналар ачыла. Йөгерек уйлар, җор тел, тәмле сүзләр, күз күнеккән гадәти әйберләрне дә матур итеп күрү, кешеләрне ярату, кичерә белү, сагыш-сөю газабы, хыялның иң югары катлары... Алары да – Сәкинәнеке: беркемнекенә охшамаган! Якты, тансык, ягымлы...
МЕҢ КӘЕФНЕҢ
Сәкинә ХӘЙРУЛЛИНА
ГӨЛЛӘМӘСЕ Болыт, яңгыр
Болыт, болыт. Гел яңгырдан Тора күк быел көннәр. Әйтерсең, кемдер һавага Иләк тә чиләк элгән. Болытлары гына түгел, Кояш та, ахры, дымлы. Салават күпере буйлап Ташып торалар суны. Яңгыр белән яңгырларның Арасы сәгать кенә. Ахры, җирне су басадыр, Яңгыр – бер сәбәп кенә. Болыт, болыт. Көн чыраен Җыерчык каплый бара. Яңа язган шигырьгә дә Яңгыр тамчысы тама.
Манзара
Дөнья үпкәләгән. Күкне болыт сарган. Җилгә җитәкләнеп, Яңгыр килә кырдан. Кырга чәчә килә Тамчы-тамчы яшен. Карагызчы, кара: Яңгыр яше – яшел! Урман битен юа Яңгыр яше белән. Яшел җиргә кояш Алтын баскыч элә. Вак-вак атлап җиргә Күктән нурлар төшә. Сыңар тапсыз саф җир Кояш нурын эчә.
*** Җәй белән кыш – Сак белән Сок, Куышалар, күрешмиләр. Күрше булып яшәмәгәч, Хәл белергә керешмиләр. Биралмыйлар күчтәнәчкә Берсе – җиләк, берсе – бозын. Шау чәчәкле болыннарда Йөри алмый һич Кар кызы. Бәлки, буладыр гөлләрнең Тау шуасы килгән чагы. Челләләрдә суык тансык, Ак кышларда – җәй чуагы. Яшәешнең исбатланган Фәлсәфәсе гади шундый: Ут һәм суны, җәй һәм кышны, Син һәм минне кушып булмый. Куышырга кирәк микән Очрашулар эзли-эзли? Мин күптәннән күрше иттем Янәшәмдә йөргән көзне. *** Хуш әлегә, диямен дә Юл киемем киямен. Озын юлга кузгалганда Авыр биштәр төйнәмим. Искене нигә алырга Үткәнеңнән киткәндә? Күз яшьләрем җилгә оча Үләндә чык кипкәндәй.
Чит сүзләрне селтәп атам, Оча синең исем дә. Иске күлмәкләрем төсле Ятлар сине сөйсеннәр. Сагышлы хатирәләрне Таптап күмәм җирләргә. Исмәгез, искәртмәгез, дип Әйтеп китәм җилләргә. Хушлашам гөлләрем белән, Каеннарга сөяләм. Сиңа чишкән серләрне, дим, Беркемгә дә сөйләмә! Бу – минем китәсе дөньям, Сызасы, онытасым, Йөрәктән саркыган канны Тоз басып корытасым. Хуш әлегә, диямен дә, Ишек ябам үткәнгә. Искене нигә алырга, Киләчәккә киткәндә? *** Язга бара җиһан. Еллар салган Җыерчыгы җилдә языла. Һәркем шулай матур төзәтенеп Килмәк була үзенең язына. Чал чәчләрен яшермәкче була, Өс-башларын кабат яңарта. Язны һәркем шулай сагынып көтә, Язны һәркем шулай ярата. Яшьлек хатирәсе борын төртә Яшел үлән кебек язларда.
Сөю җырын көйләп и сыздыра Моң патшасы булган сазлар да. Яз, яз диеп, тамчы тыпырдаша, Кыектагы боздан өзелеп. Зәңгәр күктән якты болытларның Ак сафлары килә тезелеп. Әй хозурлык, әй рәхәтлек бездә, Кунак көткән халәт урнаша. Әнә көннәр төннәр хозурыннан Сәгать арты сәгать урлаша. Язга бара җиһан. Тансыкланган Җылы көннәр кага ишекне. Бар табигать аваз сала әнә Яз исемле назлы бишектә. *** Бүгенге көн кала бүгенгедә, Кайтып булмый башка бүгенгә. Иртәгәсе көнгә агылалар Ак болытлар февраль күгендә. Бүгенгенең бетә эш сәгате. Эшнең бүгенгедән калганы, Мәшәкатьнең өр-яңасы булып, Иртәгәсе көнгә ялгана. Бүгенге көн – гомер дисбесеннән Өзелеп төшкән, гүя гәрәбә. Бүгенге көн – асыл хан сарае, Иртәгә ул – тузган хәрабә. Иртәгә ул – янган шәмнең яше, Явып үткән яңгыр тамчысы. Бер мизгелдә күктә ялтырап та Юкка чыккан яшен камчысы. Бүгенге көн башка кабатланмый, Бүгенгедә кала бүгенге. Кабатланмас көннәр келәм булып Тукый бара үткән гомерне. Ак-каралы тасма сыман ята Бизәк булып келәм йөзенә. Киңәш биреп китә әнкәй кебек, Яңа туган иртә – кызына.
Төнге сискәнү
Ярты төндә сискәнде йорт. Нинди хәбәр ашыга? Шөбһә бәйли аяк-кулны, Ә телефон – каршыда, Тәрәзәләрне зеңләтеп Тынлыкны яра гына. – Тыңлыйм... Сәер сиземләүдән Ут каба яңагына. Ул гына шулай бер сүзсез
Сагынуын сөйли белә... Тынлык, үткен хәнҗәр кебек, Йөрәк-бәгырьне телә. Үкенеч, газап, сагыну... Төзәтеп булмас хата. Яшьлектә калган сөюдән Телефон чыңы кайта. Сискәнә йорт. Әрни бәгырь. Ятимә сөю елый. Бүген ул – Мәҗнүн тынлыкның Мәңгелек Ләйлә моңы. *** Хатын-кызның күңелләре – дәрья сыман: Ташкыны да, дулкыны да – бар да сыйган. Күл өсләрен хәтерләтә, тына калса, Гөл сабагы кебек шиңә, сына калса. Кылдан нечкә, бәллүр сыман чыңлап тора, Әле җырлый, әле җырны тыңлап тора. Нәүмизләнсә, сабыйларга охшап кала, Хәсрәтләнсә, бәгыреннән яшьләр тама. Була аның гел кояшлы чаклары да, Кояшның да булгалый бит таплары да! Мең чагылыш, мең кәефнең гөлләмәсе, Суга салып, ялкын булып үрләмәсә, Янган утка салган кебек көйдермәсә, Шашкын хисләр белән урап сөйдермәсә, Бик бәхетсез булыр иде ир-ат халкы, Әле дәрья, әле кояш, әле ялкын Сез затларны көчле, гали, мәгърур иткән Хатын-кыз ул, Сезнең хыялларга җилкән. Йолдызларга илтер Сезне ул хыяллар, Сезнең бәхет өчен җирдә хатын-кыз бар!
Бүләк
Иңемдә – ак мамык шәлем, Челтәр-челтәр читләре. Өрфиядәй нәфислеге Сокландыра күпләрне. Җәеп-сузып та карыйлар, Җилкәгә дә салалар. Сорашалар: мондый шәлне Каян микән алалар? Юк, дим, мондый башка булмас,
Шәл – кайнанам бүләге. Нәфис шәле белән бергә Әйтеп бирде теләген: – Шәлем булсын иңнәреңә Затлы һәм җылы япма. Ә син улымның күңелен Салкын җилләрдән сакла. ...Тормыш юлыбызда булды Карасы да, агы да. Көннәрнең бары шәл генә Җылыталмастай чагы да. Өзелде, дигәндә, янә Ялгана торды юллар. Шәл бизәкләре шикелле Үрелде уйга – уйлар. Әллә әнкәй бүләгенең Җылысы дәва биргән? Челтәрле читенә, ахры, Сөюен кушып биргән. Шәлем минем иңнәремә Бүген дә җылы бирә, Ике җанның тойгыларын Ана назына төрә. Челтәр-челтәр читкәйләрен Яратып сыйпый кулым. Минем дә бит үсеп килә Баһадир кебек улым. *** Гашыйк булды бугай улым – Гел үзгәрде бу язда. Өйдә утырасы килми Минем белән бераз да. Гел ашыга, гел ашкына, Күзләрендә – яз нуры. Беркатлы ачык күңеле Тәүге сер белән тулы. Көзгегә дә бик еш карый, Үтүкне куймый бер дә. Серле елмая шикелле Чалбарга яткан сыр да. Телефон ешрак шалтырый, Тавыш бирмичә генә. Сизәм, анда яратам, дип, Тагын бер йөрәк тибә. Гашыйк кеше бәхетле шул – Елмая йөзе, күзе. Чатка җиткәндә ишетәм «Мин киттем!» дигән сүзен. Ул гына түгел, өебез Яктырды нурга чумып. Бездә хәзер сөю яши Йөрәккә хуҗа булып.
айның соңгы чиреге
ПРОЗА Лениногорскида яшәп иҗат итүче Рәмзия Габделхакова әсәрләрен һәрчак көтеп алалар. Аеруча – хатын-кызлар. Авторның «Тау артында кояш бар» романы, «Көмеш тун» хикәяләр җыентыгы, «Кар өс тендә миләшләр» шигырьләр китабы укучылар тарафыннан яратып кабул ителде. Язучы үзе Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туган. Әдәбиятка тартылуында гарәпчә, латинча, русча укыган-язган, динне тирәнтен белгән әбисенең, җитәкче урыннарда эшләгән әтисенең, мәктәптә укыткан әнисенең күңел байлыгы, гаиләдәге тәрбия, мохитнең йогынтысы зур булган. Бай тормыш тәҗрибәсе, төрле язмышлар, хатын-кыз йөрәге аша үтеп, укучылар күңелен яуларлык хикәяләр булып өлгергән. «Үзеңнән качып булмый, һәр әсәремдә тамчы-тамчы Мин бар». Рәмзия Габделхакованың шул сүзләре үзе үк күп нәрсә турында сөйли.
Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА
АЙНЫҢ
СОҢГЫ ЧИРЕГЕ (хикәя) Сәяхәт башкала үзәгеннән башланды. Монда көн дә бәйрәм, көн дә туй. Монда – кеше базары. Биредә йөз ел күрмәгән танышыңны очрату да гадәти хәл. Аларның да нәкъ менә шунда очрашулары гаҗәпмени?! Юк, әлбәттә. Дөрес, бу күрешү артык гади килеп чыкты. Артык гади... Ә бәлки, юк... – Бүген минем кәефем яхшы, – диде хатын. – Ялгызыма күңелсез, әйдә, икәү бергә сөйләшеп йөрик әле. Ир каршы килмәде. Бауман урамы буйлап әкрен генә Кремль ягына таба юнәлделәр. Күптән күрешмәгән кешеләр ни турында сөйләшә? Һәрхәлдә, һава торышы турында түгелдер. Бу тема яңа танышучылар өчен генә кулай. Күптән күрешмәгән кешеләр, бәлки, үткәннәре турында сөйләшәдер? Бик мөмкин. Ләкин... Әгәр аларны искә төшерәсе килмәсә... Әгәр гомер нең ул мизгелләренә хәтер канатының бер генә каурые белән кагылуга, бозлы суга төшкәндәй, куырылып китсәң? Хәер, болай да тормышы боз өстеннән яланаяк атлауга тиң ләбаса... Күптән күрешмәгән кешеләр, бәлки, үзләренең бүгенге хәлләре турында сөйләшергә тиештер? Эшләрең ничек, гаиләң? Фатирың бармы, кайда, ничә бүлмәле? Балаларың ни хәлдә? А-а, юк, кызык түгел. Кирәк тә түгел. Белгән кадәресе дә җиткән... Бик җиткән! Шулай итеп, сүз тиз генә ялганмады... Бауман урамы очында үзеңнең кайда, кайсы чорда икәнеңне кинәт онытуың мөмкин. Әйтерсең, күзгә күренмәс ниндидер чик-диварга килеп бәреләсең. Күгәргән кадактай башыңа кадалып, барабан таякларыдай җанны кыйнап артыңнан ияреп барган әрсез урам җырлары, бәйләнчек реклама тавышлары артта кала. Биредә вакыт та, урын да, кинодагы кебек, мизгел эчендә алышына. Гүя ХХI гасырның шаулап-гөрләп торган Казан шәһәреннән туп-туры сугыш узган җимерек калага килеп чыгасың. Каршыңда – актарылып ташланган урам, хәрабә йортлар, акаеп торган караңгы тәрәзә уемнары... Каланың бу өлеше үзенең купшы, затлы күлмәген кимәгән әле, чөнки әүвәл арган-йончыган карт тәнен дәвалыйсы, яшәртәсе бар. Әмма нәкъ шул урынга килеп җиткәч, хатын: – Казан матур! – дип куйды. – Без яшь чакта болай ук түгел иде кебек. Әллә уку мәшәкате белән сизелмәгәнме? Юк, алай гына түгел, үзгәрешләр күп. Шул ук вакытта нидер югала да кебек. Иске йортлар белән бергә кемнәрнеңдер үткәне, кадерле истәлекләре югала...
әллә кайчан иң яхшы кисәкләрне эләктереп, заман арбасына менеп утырды инде. Ә син... – Ә мин җәяү йөрим. Җәяүле кеше җир җылысын, галәм сулышын тоя, үзенең йөрәк тибешен ишетә. «Юк, болай ярамый. Артык киеренке, китапча сөйләшү. Гадирәк булырга кирәк». Хатын елмайды: – Егерме беренче гасырның җәе бигрәк эссе, әйеме. Әллә су керикме? Әнә тегендә, Казансу буенда халык рәхәтләнә. ...Казансу аша күперне җәяү генә чыктылар. Хатын, баягы сүзләрен искә төшереп, үзалдына көлемсерәп куйды: «Менә сиңа җир җылысы, галәм сулышы, йөрәк тибеше...» Теге ярга аяк басканчы акылдан язмасаң, рәхмәт әйтерсең. Күпер өстендә, хәер, анда гына түгел, кала урамнарының барысында да кешеләр дөньяның җанга рәхәт, ямьле авазларын, хәтта бер-берсен ишетү дән мәхрүм. Язгы ташкын булып агылган машиналар ның иләмсез тавышы башка бәрә, йөрәкне тапый, яныңнан ыжгырып үткәндә гүя җаныңны суырып алалар. Үзенең туган бишеге – табигатьтән ерагайган саен адәм баласы көчсезләнә бугай. Яр буенда чагыштырмача тыныч, һәрхәлдә, бербереңне ишетерлек иде. Хатын, өстендәге зәңгәр күлмәген җәһәт кенә салып ташлады да, йөгерә-йөгерә суга кереп китте. – И мондагы рәхәтлек! Кил син дә, бергә коеныйк. Кил инде, кил!!! – Юк, – диде ир. – Мин яр буенда гына утырам. Эссе көннән, көйдереп алучы кояш нурларыннан суга кереп качуына хатын ифрат шат иде. Казансуның зөбәрҗәт тамчыларын үзе белән ияртеп, елмая-елмая ярга чыкты. – Суның җылылыгы! Чыгасы да килми. – Чыкмаска иде. Төне буе коен, беркем кумый. – Ә син мине саклап утырыр идеңме? – Соравына үзе үк җавап та бирде: – Юк, сакламас идең... Син бит эш кешесе. Хатын, куллары белән юеш тезләрен кочып, җылы ком өстенә утырды. – Карале, бу ярдан Кремль тирәләре ничек матур күренә икән. Шундый камил ансамбль, әкиятмени! Кремль – Казанның йөрәге бит ул. Колшәриф мәчете төзелгәч, бу йөрәккә «Аллаһ» дип язып куелды, әйеме. Миңа шулай тоела. Югыйсә адым саен чиркәү дә чиркәү... Ул чаңнарның тавышы әллә ничек шунда, сискәндерә димме, күңелгә шом сала. Һич ияләшә алмыйм шуларга. «Тәгәрә, йомгак, тәгәрә... Төеннәре язылсын». – Диннәрнең төрле булуы бер кирәкмәгән низаглар, мәгънәсез сугышлар гына китереп чыгара. Сиңа чаң кагулары ошамый, ә кемдер азан тавышыннан ярсый. Югыйсә барыбыз да Адәм, Һава балалары, Ходай да бер үк. Яңа гасырда диннәр берләшергә тиеш. Җир болай да артык бәләкәй. «И әкият! Җәйнең кояшлы бер көнендә, ничә елдан соң бер күрешеп, су буена ял итәргә килгән ир белән хатын шулай сөйләшә димени?!»
июнь | 2014 | сљембикђ
37
МӘДӘНИ ТОРМЫШ
– Шәһәр – үткәннәр каберстаны түгел, – диде ир. – Киләчәк белән яшәргә кирәк. Үткәннәрне картлар сагынсын. Менә бит, сүз ялгана бугай. Биниһая зур йомгак, авырлык белән булса да, урыныннан кузгалды. Тик җеп очын гына югалтмаска кирәк. Җеп очы хатын кулында булырга тиеш. Югыйсә ул чуалачак, өзеләчәк. Ә йомгак тәгәрәсен дә тәгәрәсен... Барыбер сүтелеп бетмәс, барыбер төеннәре калыр. Калыр шул... – Ә мин картлыктан, эшсез калудан куркам, – диде хатын. – Ялга чыккач, күпләрне ялгызлык кына көтә. Хәер, ялгызлыкның яшьлеге дә, картлыгы да ямьсез. Ялгызлык кешене үзе белән күзгә-күз очраштыра. Кеше ялгызлыктан, үзеннән куркып, төркем арасына кача, төрле күңел юаткычларга ябыша... Буш капчыкка сөялеп булмый ич. – Сәер фәлсәфә. «Ул мине аңламый... Аңламый, чөнки без – төрле кораб юлчылары. Аның корабында – бәйрәм... Ә бәйрәмдә күңел күзе ял итә», – дип уйлады хатын. Үзе ир белән килешкәндәй булды: – Әйе, сәер. Бу тормышта барысы да сәер. Кешенең карашы никтер үзенә түгел, гел читкә юнәлгән. Башкаларны үзебезгә карый яхшырак аңлыйбыз, ерактагы, ни өчендер, якынрак... Чабышкы атлардай дөп-дөп басып каршыга килгән алып гәүдәле кара тәнле егетләр ике арадагы нечкә җепне өзеп үтте. Хатын җепне кабат ялгарга ашыкты: – Кунаклар! Алар Казанны биредә яшәүчеләргә караганда яхшырак белә бугай. – Шулайдыр. Аларның башка эше юк бит, – диде ир. – Казан – бик зур шәһәр, аны күреп бетерү өчен көн түгел, гомер дә җитмәс. – Ялгышасың, Казан – шул ук авыл ул, тик зу-у-ур авыл! Мондагы гайбәт андагыга карый күбрәк, күләмлерәк, аерма шунда гына. Хатын гаҗәпләнгән булды: – Кит инде! Шундый олы калада халык бер-берсен ничек белеп бетерсен?! – Беләләр... Һәр кеше бер түгәрәктә әйләнә. Молекула эчендәге атомнар кебек. Ә молекулалар, үзең беләсең, бер-берсенә бәйләнгән. Төрле хәбәр, гайбәт йөрер өчен каналлар күп. Дөнья болгатучылар җитәрлек. Сезнең халык та тырыша. – Хурлама безне! Журналистлар гайбәт түгел, мәгълүмат тарата. – Беркатлы булма, балакай! Бу пычрак дөньяда син генә чиста кала алмассың. Барыбыз да бер сазлыкта тыпырчынабыз. Заман белән килешми яшәсәң, батасың, тапталасың. – Син хаклыдыр, бәлки. Ә мин тиле, һаман үткәндә адашып йөрим әле. Чөнки анда син бар. – Анда син дә, мин дә юк инде, хыялый җан! – диде ир. – Үткән гасыр ишегендә – тимер йозак, ә ачкычын вакыт урлаган. Йозакны ватып ишекне ачсаң да, караңгы бушлыкка гына тәгәрисең. Өлгерләр, әрсезләр
ПРОЗА
айның соңгы чиреге
Ярдан ерак түгел, су өстендә тирбәлгән ялгыз көймә дә, бер-берсенә сыенып, егет белән кыз утыра иде. Үзләрен сокланып һәм көнләшеп күзәткән зәңгәр күзле Сагышны алар күрмәде. Яшьлек иленең ике гамьсез бәхетлесе фани дөньядан аерылып, наз тулы карашлары бары тик бер-берсенә төбәлгән Мәхәббәт нең серле утравына китеп югалган иде. Хатын күңелен каз мамыгыдай йомшак, рәхәт уйлар иркәләп узды: «Бар ул, бар! Дөньяда Мәхәббәт бар!!! Үлмәгән дә ул, үткән гасырда бикләнеп тә калмаган, саф күңелләргә, тугры йөрәкләргә сыенып, яңа дәвергә атлап кергән. Һәм яши! Башкача була да алмый, ансыз нинди тормыш, ди?! Чорлар күкрәгенә басып кычкырырлык мәңгелек Хакыйкать бар: җирне – Кояш, җанны Сөю җылыта!» ...Ике хыялый җанны куенына алган Мәхәббәт көймәсе әкрен генә ярдан ерагайды... – Син Казанга нигә килдең: эш беләнме, шәһәр күрергәме? Әйе, ул шулай, бары шулай гына сорый ала... – Беләсең ич... Мин сине сагынып, сине күрергә килдем. Ир дәшмәде, көрсенеп кенә куйды. – Ә син... – диде хатын, бармагы белән кайнар ком өстенә аның исемен кадерләп сыза-сыза. – Ә син мине сагындыңмы? Тик күпме көтсә дә, соравына җавап ишетмәде. Хатын, башын тез өстенә салып, бармаклары белән юеш чәчләрен тарый башлады. Әйтерсең, башындагы бөтен авыр уйларын шулай сыпырып төшерергә тели иде. Йөзен күтәргәндә сагышлы күзләрендә чык там чылары тирбәлә иде. – Син үзгәрдең, – диде ул. – Син хәзер бөтенләй башка кеше, зур кеше. Әнә ул, син эшләгән урын моннан күренеп тә тора. Күкнең җиденче катында утырасың. Җирне күрмисең, кешеләрне күрмисең. Өстән караганда кешеләр бик кечкенә булып тоеладыр шул... Ләкин масайма, алар да сине күрми. Кешеләр белән очрашыр өчен үзеңә аска төшәргә кирәк. – Соңгы сүзләрен үртәп, юри ирне үчекләп әйтте. – Син хаклы түгел. Мин халыкка хезмәт итәм, – диде ир. – Халыкка хезмәт итәсең, ләкин кешеләрне күрмисең! Син мине дә күрмисең. – Менә ич күрәм, каршымда утырасың. Күзләрең зәңгәр, чәчең кара... – Ә күңелем нинди? Ни борчый мине? Ни шатлан дыра? Ничек яшим мин? – Үзең сөйләмәгәч, кайдан белим. – Ә син сорамыйсың... Беркайчан да: «Хәлең ни чек?» – диеп сорамыйсың. – Менә алайса сорыйм: хәлең ничек? – Юк, болай – мин әйткәч кенә, кызык түгел. Ни кирәк соң сиңа, исәр күңел? Өзгәләнеп-бәргәлә неп ни эзлисең, ни көтәсең? «И җүләр? Кысканга былтыр, кычкыралармы быел?»
Хатын бая гына үзе тырыша-тырыша комга сырла ган кадерле исемне бармаклары белән тырмап алды. Ком өстендә аркылы-торкылы буразналар сызылып калды. Йөрәктәгесен дә шулай ансат кына сызып ташлыйсы иде!!! Аһ, юк шул... Йөрәктәге исем – кан саркып торган мәңгелек яра. Йөрәк үләр – яра төзәлер. Шулай буламы? Булса, ни юаныч?! Хатын, моңсу уйларыннан тизрәк арынырга теләгәндәй, башын кисәк күтәреп, яр өстенә – чуар чатырлар астына урнашкан сәүдә рәтләренә борылып карады. Ул тарафтан күңелле, дәртле көйләр агыла, зәңгәр төтенгә уралып, борынны кытыклап, шашлык исләре килә, анда әвәрә килүче кешеләр дә шат һәм гамьсез булып тоела иде. – Әйдә, берәр кафега кереп утырыйк әле. Ир каршы килмәде. Җәйге кафеда өстәлләр дә, урындыклар да ап-ак төстә иде. «Кәфен кебек...» – дип уйлап алды хатын. Ихтыярсыздан күңеленә килгән бу чагыштырудан үзе дә сискәнеп китте. – Очрашу хөрмәтенә шампан шәрабы белән сый лыйммы үзеңне? – Сыйла... Озын аяклы юка бокал куенына алтын күбек коел ды. Хатын, кулындагы эчемлеккә җан өрергә, әфсенләргә теләгәндәй, бераз текәлеп торганнан соң: – Йә, дустым, нәрсә өчен эчәбез? – дип елмайды. Үзе үк җавап бирде: – Әйдә, мәхәббәт өчен! Син гаҗәпләнмә, мин бит бу дөньяга мәхәббәт эзләп килдем... Һәм сине... Син – ми нем өчен бар дөнья, аңлыйсыңмы шуны?! Җир, су, һава... Барысы да... Син булмасаң, берни юк, бары бушлык кына... Мин сине таптым, тик шундук югалт тым да... Ник алай булды? – Син исердең. – Ә минем айныганым да юк. Гомерем буе исерек ич мин. Син аңламыйсың, белмисең... Күңелем тулы боз лабаса. Шуларны эретәсем, җылынасым килә. Ялгыз кешегә гел салкын, гел салкын... Аңлыйсыңмы син шуны? Аңлыйсыңмы?! Юк... син моны аңлама, яме... Беркайчан да аңлама! Хатын, күзләреннән тәгәрәгән күз яшьләрен ачу белән сөртеп алды да җәһәт кенә урыныннан кузгалды: – Минем биисем килә! Биисем килә!!! Әйдә, биибез! Ир баш чайкады. – Син куркасың! – диде хатын. – Үзеңне тануларын нан, минем белән күрүләреннән куркасың! Их, син! Аның горур йөзенә курчак елмаюы кунды, кемнедер яныннан куарга теләгәндәй, кул селтәп, бию мәйданчыгына юнәлде. Көчле динамиклардан «Иванушки» төркеме: «Тополиный пух, жара, июль!» – дип кычкыра, бар халык шуңа кинәнгән кебек үрлекырлы сикерә иде. Хатын да шул кайнап торган дөньяга кереп югалды. Көй ритмына бөтерелгән зәңгәр күлмәк мәйданчыкның әле бер, әле икенче ягында пәйда булды...
Рәсем: Наталья Васильева
Ул килгәндә ир урыннан кузгалмый тәмәке тартып утыра иде. – Күңелең булдымы инде? – Юк әле. Минем тагын әллә нишлисем килә! Җаным әллә кая ашкына! Чынлап та, төнге учактай балкыган алсу йөзендә, очкыннар уйнап торган күзләрендә тынычлыкның әсәре дә юк, адәм баласы күтәрәлмәслек көчле, ярсыткыч көйләр белән күзәнәкләренә кереп тулган кыргый дәрт, бу тәнне, бу җанны өзгәләрдәй булып, үзенә чыгар юл, бушану дәгъвалый иде. Ниһаять, хатынның тынгысыз карашы ерактан ук күренеп торган биек шайтан тәгәрмәчләрендә тукталып калды, ул, сабыйларча куанып, кул чәбәкләде: – Әйдә, таганда атынабыз! – Бала-чага! – Әйе шул, бала-чага! Ә син – бабай! Кап-кара чәчле япь-яшь бабай... Хатын кинәт ямансулап калды. Күзләрендә җемелдәгән очкыннар мизгел эчендә сүнде. Шатлык нуры ачкан йөзен качышлы уйнаучы сабыйлар сыман учларына яшерде. Калтыранган бармаклары арасыннан өзек-өзек елак сүзләр саркып чыкты: – Син... син... Син шундый күңелсез яшисең. Ә бәлки, яшәмисең... Казан каласы – таш кала шул... Дан, дәрәҗә, байлык... Сиңа артык күп кирәк булды... Ләкин барысы өчен дә түләргә кирәк. Түләргә кирәк... Ирләр шат күңелле хатыннарны ярата. Яшь түгүчеләрне йә кызгана, йә гаепли. Күз яшьләре
аларның тынычлыгын боза. Ирләр елак хатыннарны юата белми... – Син бүген бик сәер әле. – Сәердер шул... Хатын сулкылдавыннан туктап, кечкенә сумкасыннан кулъяулык чыгарды, яшьләрен сөртте. Баягы халәтенә, көчсез, мескен булып күренүенә уңайсызлангандай, сүзне башкага борды: – Телисеңме, мин сиңа бер шигырь укыйм! Мең авазлы серле галәмдә Ишетә күр йөрәк сагышын. Мәхәббәтнең яшьле күзләренә Язылган бит минем язмышым... Ир: – Ә нигә яшьле? – Чөнки!!! Җүләр сорау бирмә инде. Үзең дә бик яхшы аңлыйсың. Әйдә, киттек: күккә менәбез! Синең янга, җиденче катка! Юк, аннан да югарырак, кырыгынчы катка менәбез! Ир: – Минем башым әйләнә. – Башың әйләнгәч, ник югарыга үрмәлисең? Җирдә генә яшә. Кешеләр янында. – Сине аңлау авыр. – Шуңа күрә миннән качасың да инде. Аңлашылмаганны аңларга тырышырга кирәк. Ә син качасың... – Инде син кач, мен үзеңнең күгеңә. Миңа җирдә дә бик яхшы.
ПРОЗА
айның соңгы чиреге
– Йә, хуш алайса, Җир улы! Айга синнән сәлам тапшырыйммы соң? Син бит аны ярата идең. Хәтерлисеңме, туган көнеңдә, ай нурына коенып, төне буена урамда сөйләшеп йөргән идек? Ул чакта ай тулы иде. Син шул чакта әйттең, ай бәхетсез, чөнки ул ялгыз, ә без икәү, без һәрвакыт икәү булырбыз, ай гомер буе бездән көнләшер, дидең. Ә хәзер... Сак белән Сок кебек бер күрергә тилмерешеп яшибез. – Күрешәбез ич. – Төштәме? – Тормыш – үзе дә төш кенә. Хатын рәнҗүле карашын билгесезлеккә төбәп, көрсенде: – Их, әллә ничек үтә гомер... Синсез үтә. – Моңайма, – диде ир. – Бу дөньяда син бар, мин бар! Булу – үзе бәхет. – Булу – үзе бәхет, – дип кабатлады хатын. Аннары, үзен ниндидер шатлык көткәндәй ашкынып, җир белән күк арасында тирбәлә-тирбәлә сәяхәт итүче бишекләргә таба йөгерде. Нәфис зәңгәр күлмәге җиңел болыт кебек әкрен-әкрен генә җирдән ерагайды, күздән югалды... – Ай мине кабул итмәде, – диде ул төшкәч. – Синнән башка күктә ямь юк. Ир дәшмәде. Карашын яшереп, үзалдына елмаеп кына куйды. Кайту ягына юнәлделәр. – Минем аркада бөтен эшең калды, ачуланмыйсыңмы? – дип сорады хатын. – Ачуланып ни файда, көн үтте, – диде ир. – Алдаша да белмисең, ичмаса. Күңел өчен бер җылы сүз әйтсәң соң! – Шундый инде мин. – Әйе шул, син шундый инде... ...Үзе урнашкан кунакханәгә кайтып җиткәч тә, хатын хушлашырга ашыкмыйча, ишек төбендәге эскәмияләрнең берсенә килеп утырды: – Кич бигрәк матур. Җылы, тыныч. Керәсе дә килми. Шәһәр караңгылык куенына кереп бара, каршыдагы биш катлы йорт түбәсенә кыл урталай киселгән алма – үз яртысын җуйган ятим Ай үрмәләп маташа иде. Аның салкын нурлары хатынның боек йөзен сыйпап үтте. – Ни озын булса да, бу көн дә упкынга төшеп югала. Гомер йомгагы сүтелә дә сүтелә... Әллә күңеле тулып, әллә Айдан түгелгән сагыш нурларыннан яшеренергә теләп, башын түбән иде. – Бүген миңа бик күңелле булды әле. Рәхәтләнеп синең белән сөйләштем. Шулай дисә дә, тавышы көзге яңгыр кебек күңелсез иде. Байтак кына эндәшми утыргач, үз сүзләреннән үзе оялгандай, пышылдап кына: – Рәхмәт сиңа, кадерлем... – дип куйды. – Кадерлем... Бигрәк ягымлы сүз, әйе бит? Назлы сүзләр күп, тик алар күңел төбендә тилмереп ята. Аннары үләләр... Чөнки без аларны бер-беребезгә әйтергә оялабыз. Шундый кызганыч, әйеме? Ә син дәшмисең. Их, шул дәшмәүләрең... Юри генә булса да, сагындым, дип
әйтсәң соң. Мин алдашуыңны сизмәгәнгә, ышанганга сабышыр идем... Шулчак кемнеңдер ачык калган тәрәзәсеннән бик таныш бер җыр урамга тәгәрәп төште: Мин дә куна алыр идем Кемгәдер аклык булып! Җирдә күпме җаннар йөри Иясез шатлык булып!.. – Алай булмый, – диде хатын. – Алай ярамый. Һәр шатлыкның иясе булырга тиеш! Югыйсә нигә кирәк ул?! «Әй, килә гомер итәрлек Кемгәдер таянасы!» – дип үртәде җыр... – Мин китим, – диде ир. – Син мине җибәр инде. Өйдә көтәләрдер. – Кызыктыр ул... кемдер көтсә... сиңа ишек ачса... – Әй, мадам! Нишләп ялгыз моңаеп утырасың? ...Талгын гына аккан иркә дулкыннар Боз тауга килеп бәрелде. Хыял белән Чынбарлык арасындагы юка нәфис пәрдә мизгел эчендә умырылып төште... Хатын сискәнеп куйды. – Мин ялгыз түгел! Шешәдән чыккан җен кебек, каршында кинәт пәйда булган өтек адәм, чайкала-чайкала, аңа иелде: – Мин сукырмы? Мин күрмимме? Әллә ул шулай кечкенәме? Күзгә күренми торган бәндәме? Әллә бөҗәкме?! Сәрхуш кәкре бармагын көч-хәл белән турайтып, чигә турысында бөтереп алды: – Исәр хатын! Дивана! Шыр тиле! Ләкин үзе һаман шул «дивана, шыр тиле» хатын каршында таптанды. Аның бүген, нәкъ менә шул мизгелдә кем белән дә булса якалашасы, рәхәтләнеп талашасы килә иде. Тик «якты» өметләре акланмады. Ялгызлыктан тилмергән бичара бәндә, моң-зар тулы күңелен пычрак күлмәк якасына бушата-бушата, таш йортлар арасына кереп югалды... – Соң инде. Хушлашыйк, – диде хатын, кунакханәнең караңгы тәрәзәсенә текәлеп. – Миңа иртүк юлга чыгасы. Тавышы тыныч иде. Әмма күңел төбендәге юшкын барыбер кузгалды. Кузгалды, күтәрелде, тигез сулышны өзә-өзә, иреккә чыкты: – Мин китәм... Ә син каласың... Казан – түрәләр каласы... Шунда калыр өчен син мине елаттың... Казан кызына өйләнеп, зур кеше булдың... Юк, юк... мин үпкәләмим, рәнҗемим... Бары сагынам... Хатын салкын бармаклары белән чәчен тарап алды да, хуплау, юату көткәндәй, Айга күтәрелеп карады. Бөкре аркасын йорт түбәсендәге тырма-антеннага терәп хәл җыярга туктаган Ай үзе дә мөлдерәп аңа төбәлгән иде. Хатынның пышылдап кына әйткән соңгы сүзләрен дә бары ул, мең-мең еллар буе Галәм моңына коенып, Ялгызлык океанын иңләүче Ай гына ишетте: – Тик мин сине бу юлы да күрми китәм... – Мин бит сине бу юлы да күрми китәм... Ай гына түгел, кешеләр дә ялгыз. Кешеләр дә ялгыз...
хәят дәресе
САВАПЛЫ САБАК
ХӘТЕР – ИҢ ҖИТЕЗ ВАКЫТ МАШИНАСЫ. КАЯНДЫР КОЛАККА ИШЕТЕЛЕП КАЛГАН КӨЙ, БОРЫННЫ КЫТЫКЛАП ҮТКӘН ХУШБУЙ ИСЕ, ХӘТТА КИНӘТ КЕНӘ ЧӘЧНЕ ТУЗГЫТЫП ҮТКӘН ЙОМШАК ҖИЛ, ХӘТЕР КЫЛЛАРЫН ТИБРӘТЕП, БЕЗНЕ ГОМЕРЕБЕЗНЕҢ БЕРӘР ОНЫТЫЛГАН МИЗГЕЛЕНӘ КАЙТАРА ДА КУЯ.
О
нытылмаган икән бит! Хәтер ул бәхетле мизгелне, кадерле ядкарь итеп, ефәк кулъяулыкка төреп, йөрәк түренә сакламакка гына салып куйган икән ләбаса. Менә бүген дә, алмагачлар чәчәк бураны туздырган мәлдә, мине ниндидер аңлаешсыз сагыш бимазалый. Көне буе иләс-миләс йөрдем. Җиле генә тиеп киткән бәхетемне югалтканмындыр кебек тоела. Алмагач чәчәгенең гүзәл сафлыгы ул өрфия бәхетнең бик тә, бик тә садә, хыял кебек матур булырга мөмкинлеге хакында уйландырып исәрләндерә. Исәрләндем бугай шул. Тоттым да трамвайга утырып китеп бардым. Биш-алты тукталыштан соң төшеп калдым да йортлар арасыннан салынган сукмактан кереп киттем. Аякларым мине дүрт катлы йорт каршына китереп туктатты. Шул бит бу – мин утыз ел элек кич буе эзләп йөреп тә таба алмаган тулай торак! Мин эзләгән һәм, бик ихтимал, мине көткән тәрәзәләр дә әнә генә. Әйе, эзләп, эзләп тә таба алмаган идем. Бүген исә аякларым үзләре китерде. Бу хикмәтне мин аңлата алмам, ахрысы. Ул вакытта ни сәбәпле таба алмаганлыгымны тиз төшендем – башка санлы трамвайга утырган булганмын... Язилә белән «Родина» кинотеатрыннан чыкканда таныштык. Егетләр белән алдан килешеп, кызлар белән
танышуны максат итеп барган идек киносына да. Кыз миңа шундук ошады. Юл буе сөйләшеп кайттык. Сүз белән, әллә кыз беләнме, мавыгып, трамвай санын абайламаганмын. Тулай торак тирәли әйләндек тә әйләндек... Безнең өскә алмагач чәчәгедәй канатлы карлар яуды да яуды. Аннары Язилә мине бүлмәсенә чәй эчәргә чакырды. «Туңгансыңдыр, кайтасы юлың да якын түгел», – дип, өй пилмәне белән сыйлады. Миңа чәй ясаганда яңагыма тиеп киткән чәч бөдрәләре, кыздан аңкыган хушбуй исе мине тәмам әсәрләндерде. Язиләнең ипле сөйләшүе, тыйнак кыланышы бик ошады миңа. Бу кыз янында гомер буе, шушы тыйнак бәхеткә сөенеп, канәгать гомер кичерсәң иде дип утырдым.
Иртәгәсен һичшиксез киләсемә ышандырып кайтып киткәндә мин алдамаган идем, күрешербез, аңлашырбыз, матур кичләребез алда бик күп булыр кебек иде әле. Әйткәнемчә, иртәгәсен мин килдем, тик кичә кунак булып киткән йортны таба алмый тулгандым-тулгандым да кайтып киттем. Вәгъдәсезлегем өчен бик озак оялып йөрдем. Язиләнең йөзе, хушбуй исе озак онытылмады. Шул заманнан бирле Җиргә ничә язлар, ничә кышлар килеп китте. Ничә тапкыр алмагачлар чәчәк атты, карлар яуды... Үзәк өзгеч сагыш хисе, ниндидер бик тә мөһим нәрсәне югалту ачысы нигә соң нәкъ менә бүген бөтереп алды? Югыйсә мин бит хәзерге тормышымнан канәгать. Балалар тормышлы, оныклар үсә, хатын белән дә тату гына гомер кичерәбез кебек. Исәнлек тә әлегә ярыйсы. Ни җитми миңа? Гомумән, адәм баласына ни җитми? Ирешелмәгән хыяллар ни өчен еллар аша да күңелне ашкындыра? Күрәсең, сынаулар җитми торгандыр миңа. Әллә бәхетме? Р. S. Бу хикәят егет кешенеке икәне аңлашылса кирәк. Әмма ул чын хикәят. Никтер, минем аны Язиләгә (исеме бүтән) ишеттерәсем килде. Бәлки, ул үзен кинодан озата кайткан егетне таныр һәм аның еллар аша гафу соравын кабул итәр.
май | 2014 | сљембикђ
41
МӘДӘНИ ТОРМЫШ
Асия ЮНЫСОВА
АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК КАР ЯВА...
АФӘРИН
ир хатыны
ЯКУТКА ТИҢ ЕЛЛАР ИСӘБЕ БАШКОРТСТАННЫҢ ЧАКМАГЫШ РАЙОНЫНДАГЫ ЮГАРЫ АТАШ АВЫЛЫНДА БЫЕЛ ҖӘЙ ЯКУТ ТУЙ УЙНАЛАЧАК.
МӘДӘНИ ТОРМЫШ
91 яшьлек Мәскүр агай белән 87 яшьлек Гөлмәрьям апа Арыслановларның бергә яши башлауларына 65 ел икән. Гомер буе балалар дип яшәп, ун баланың бишесен бала вакытта, бер кызларын моннан берничә еллар элек җир куенына иңдергән бу икәү хакында без бихәбәр булыр идек. Әгәр... әгәр аларның унынчы, төпчек кызлары Зөлфия, кияүләре Җәвит булмаса. Шакировлар ягъни.
Асия ЮНЫСОВА
42
сљембикђ | 2014 | июнь
ир хатыны икән. Белми әле ул киләчәктә аның җырларын Зөлфия белән Җәвит популяр итәсен) «нервлары тәмам чыккан» кияүне, җитмәсә, кәләш эзләтеп аптыратырга җыеналар. Зөлфиянең йөрәге түзәме соң моңа? Иртәдән кичкә кадәр сабыр иткәне дә җиткән. «Мин монда, Җәвитем!» Бер тамчы да шикләнмәгән ул киявенең киләсенә. Юлда ул-бу гына була күрмәсен! Загска кәләш сары «Москвич»та түгел, атта да, хәтта җәяү барырга да риза, Җәвите генә янәшәдә булсын! Бу егеткә карата беренче очрашкан көннән йөрәгендә урнашып калган ЫШАНЫЧ әле дә исән. Ул аны, мөгаен, гомер аша Рәхмәт туена кадәр алып барыр.
Җәвит: «Бер елда 260 тапкыр барганмын Чакмагыштан Уфага. И-и, рәхәт, мин килүгә Зөлфия сумсалар пешереп тора». Танышу кызык булган иде. Хәер, район җирендә сәхнә тирәсендә уралган яшь-җилкенчәк бер-берсен белми булырмы? Ара-тирә Уфадан кайтып, смотрларда якташларын җыр белән күтәрешкән студент кыз Зөлфиянең моңлы тавышына читтән генә әсәрләнеп йөргән җор егет бер көнне кызны «егетләрчә» сынап карага була. «Мин бик тә токмачлы аш тансыкладым. Кунакка чакырыр идең». Ни нәрсәсе бар аның – чакырыр! Зөлфия сүзне уен-көлкегә борып сөйләшә торганнардан түгел. 27 ел бергә яшәгәннән соң да Җәвитнең юморына «бикле калган» бердәнбер кешедер ул. Биш яшендә анасыннан ятим калган Җәвитнең токмач тансыклавы бик табигый ич. Килә егет. Сыйлана, кичкә кызны кинога чакырып китә. Килеп ала, янәсе. Килүен килә, тик анда инде киенеп-ясанган килеш көтә-көтә көтек булган Зөлфия кинога барып кайткан, икәү карап сокланырга тиешле тулган ай өй кыегына кунаклаган була. Кыз ачуланмый – эше чыккандыр. Айлы төннең калганында матур гына сөйләшеп утыралар да иртәгәсен Зөлфия Уфасына китеп бара. Апасының күчтәнәчләре белән бергә Җәвитнең йөрәген дә алып китә кыз. Хат арты хат яудыра Җәвит. Көненә өчәр хат ала Зөлфия гашыйк егеттән. Җидешәр битле. Хат читендәге буш урыннарга: «Мин сине яратам, Зөлфиям!» – дип язып тутырылган була. Югыйсә үзе дә көн саен диярлек килеп тора бит әле. Көн суыкка да карамый. Берәр тәмле әйбер юнәтүгә, шуны Зөлфиягә илтәм, дип чыга да китә. Күп вакыт аның күчтәнәчләре сөйгәненә эләкми дә кала – җизни күчтәнәчләренә ияләшкән бүлмәдәш кызлар Зөлфия укудан кайтып җиткәнче ялт иттереп куялар. МӘХӘББӘТ БЕЛӘН ГОМЕР ИТӘРГӘ КИРӘК. Гөлмәрьям апа кызына шулай дип тә әйткән иде бит әле. Ана кеше Зөлфиянең шул бәхетле һәм мәхәббәтле гомере меңнәр күз алдында яшәләсен белмәгәндер. Белсә, БЕРҮК, СЫНАТМА! дип тә өстәр иде.
июнь | 2014 | сљембикђ
43
МӘДӘНИ ТОРМЫШ
Җ
әвит белән Зөлфия дә туй күрмәгән пар түгел. Кызыл туйдан соң да дуслары аларга, пыяла туйга дип, бәллүр савыт-саба төяп килгәннәр иде. Моннан ике ел элек көмеш туйларын олылап, үзләрен үзләре көмеш калак-кашыкка тиендерделәр. Алда алтын туйлар да булыр. Тик менә әти-әни кебек якут тау башына менүләр! Хәер, ник менмәсеннәр, менәрләр! Зөлфия әнкәсеннән бергә-бергә бәхетле яшәүнең серләрен һаман-һаман сораштыра. Югыйсә ул серләр не ана кеше кызына болай да һәрдаим искәртә булыр. НЫК БУЛ, БАЛАМ! ЯШӘРГӘ ТЫРЫШ. Алты айдан 1200 грамм авырлыкта туган сабыен мамык шәленә төргән саен колагына шушы сүзләрне пышылдагандыр ул. Кырыенда: «Алла боерса яшәр, әнкәсе», – дип, ана догасын куәтләп торган әткәсе дә булганга күрә Зөлфия зифа буйлы, матур, батыр, тәвәккәл җырчы кыз – авыл күрке булып үсеп җитә. Инде менә туе. Әхмәт авылы егетен – Җәвитне сайлады кыз. Тиң ярыңны табу сирәкләр өлешенә тия торган бәхет. Бәхетле булырмы Арыслановларның төпчеге? Юрамышлар, сынамышлар күңелдәге тынычлыкны качыра торган. Кемдер, әнә, балдагын төшереп җибәрсә дә, туйны бозып чыгып китәргә тора. Монда менә кияү югалган! Ни хәлләр итәсе? Зөлфия, ак күлмәк, ак бөркәнчектән, әкият кызы кебек киенеп куйган да, көзгедәге чагылышына текәлеп, катып калган. Уенда ни – белмәссең! Сәгать 11 гә чакырылган кунаклар мул табын янында боегышып утырдылар-утырдылар да, таралыштылар, аннан кабат җыелыштылар. САБЫР БУЛ! САБЫР ТӨБЕ – САРЫ АЛТЫН. Гел шулай дип тукып торган ана, үзе сабырлыгын җуйган. «Хәзер, килсә дә, бирмим мин аңа кызымны! Кая, иптәш кызларың, ахирәтләрең арасыннан берәрсенең бармагына балдагың таман түгелме? Мөдәррис абыеңны өйләндерәбез! Табыннар корулы, кунаклар өндәүле!» Гөлмәрьям апаның күлмәк итәге өйлеишегалдылы җилфердәп кенә үтә – йөрәге яна ананың. Аның газизен, төпчеген шулай мыскыл итәргә соң! Апа-абыйлар да аптырашта. Шөкер әле, Зөлфиянең камыш бармагына үлчәнгән балдак та, Җәвитнең курай бармагына үлчәнгәне дә берәү бармагына да таман түгел. Димәк, үзләренә кияргә язган. Ачу китереп, яңгыры да туктамый. Матайга атланып, авыл читенә разведкага киткән апасы кичкырын хәбәр алып кайта: «Сөенче! Җизни килә!» Икенче бер туганы күрше авылга «оча» – сәвит ишегенә йозак салырга ашыкмасыннар, загска киләләр! Шулай итеп, иртәнге 11 дә килеп җитәсе кияү кичке биштә килеп керә. Бельгийский велюр костюмнары мәтегә баткан, көрәктәй куллары мазутка буялган. Колхозның ватык «Кубань» автобусын төзәтәтөзәтә (туй көненә алдан ук сорап куйган матур автобус районга килеп төшкән композитор ханымны йөртә
АФӘРИН
АФӘРИН
ир хатыны
Көн аралаш Уфага килеп торган егет вокзалда аерылышканда гел елый. Икесе дә елый. Ник елаганнарын да белмиләр. Мөгаен, чамасыз яратудандыр инде. Бер-берләреннән башка тора алмаудандыр. Югыйсә күз яшьләре ихтыярсыз коеласы көннәре алда булган икән. Казан нуры Җәвитне тартып китергәннең соңында Зөлфия Уфада кала ала идеме соң? Юк, әлбәттә. Чемодан-чемодан китапларын (гыйлем юлы китап аша!) һәм... куна тактасы белән уклавын (ир-ат йөрәгенә юл тамак аша!) күтәреп, Зөлфия дә Казанга килеп төшә.
МӘДӘНИ ТОРМЫШ
Җәвит: «Миннән еш кына, Зөлфия гә ышанасыңмы дип сорыйлар. Ышанам. Менә егерме җиде ел торабыз инде. Өйдән бер әйбернең дә югалганы юк, киресенчә, өстәлә генә бара». Җыры белән гашыйк иткән, җан җылысы белән тәмам үзен яраттырган Зөлфия – һаман да шул серле дөнья. Җәвит белә: Зөлфия йөрәгенә салган мәхәббәт ул – алтын тәңкә. Ул алтын тәңкәнең еллар узу белән тутыкмасын, затын җуймасын гына әлегә ул белеп бетерми. Әлегә аларны сынаулар көтә. Ана кеше сагаеп кына искәрткән СЫНАУЛАР! Җәвит, дусты Салават киңәшен тотып, Казан мәдәният университетына укырга кергән, Камал театрына эшкә урнашкан. Сәхнәдә дә рольләре бар, сәхнә ар-
44
сљембикђ | 2014 | июнь
тында да бик кирәкле – балта-чүкеч уйнатучы «дәрәҗәле кадр». Мәрхәмәтле театр директоры Шамил Закиров яшь гаиләгә артистлар тулай торагыннан (хәзерге Сәйдәш музее) урын бирә. 13 квадрат метрлы бүлмәнең бер почмагын Шакировлар «өе» итәр өчен «дәрәҗәле кадр» булу ярап куя: «Әниләр һәм бәбиләр» спектакле өчен ясалган ширмалар белән калган ике гаиләдән ышыкланалар. Ширма артында эленгән, Җәвит үз куллары белән ясаган бәллүдә баһадир Илһам, панцирьлы караватта (алты айдан туганлык менә кайчан сиздерә!) сөякләре ояларыннан чыкканга күрә баладан мантый алмаган Зөлфия ята. Йөреп китәре дә бик икеле. Җәвитнең урыны карават астында. Шушы карават тирәсендә оя корырга ниятләгәч, Зөлфияне сагынуына түзәре калмаган Җәвит Чакмагышта, әнисе янына кайтып бәбиләгән хатынын алып килә. Ничә еллар аралашкан булсак та, Чакмагыштан Казанга килү тарихын яңа гына ишеттем. Фильм төшерерлек тарих бу. Әнә, Җәвит башта баланы бер арага илтеп куя, аннары кире килеп, кулларына күтәргән Зөлфияне шул ноктага китерә, аннан тагын баланы, аннан тагын Зөлфияне... Самолетка кадәр шулай. Казанга килеп төшкәч, шундый ук хәрәкәт итү рәвеше – таксига кадәр. Сәхнә арты эшчесенең хезмәт хакы хатын белән баланы атна саен таксида мунчага алып барырга, анда номер алырга ничек җитеп баргандыр? Акчасы да, сабырлыгы да ике газизен берәм-берәм юындырып алып кайтырга, кашыктан ашатырга, чыккан сөякләрне айлар буе сыларга да җиткән. Мин моны сынау дияр идем, Җәвит, ЯРАТУ, ди. «Җәвит көндез театр училищесында, читтән торып Мәдәният университетында укый, үзе театрда эшли, үзе минем яннан китеп тормый – ничек өлгергәндер.
ир хатыны
АФӘРИН
«Казаннары» түгел шул инде. Бу ак кала, нурлы кала – аларны бөтенләйгә кабул иткән, хыялларына канат куйган, дәреслек китапларындагы сурәтләре белән үк уйларын биләгән мәшһүр Казан күптән аларныкы! Хәзер инде бу калада аларның ике бүлмәле фатирлары бар. Ата кеше юкка борчыла. Бүгенге мәшәкатьләр – ул рәхәт мәшәкатьләр. Илһам шәрә идәндә үрмәләп йөрмәсен өчен шәп кенә бер палас алып җәясе иде дип, йөрү кебек мәшәкать, аякка баса алырмынмы, дип ут йоту түгел инде ул! Зөлфия: «Кибет төбен сакларга киттек. Исәп: шунда төн кунып, чиратта беренче булу. Май төне салкын түгел. Төн чыкканчы улыма костюм бәйләп өлгердем. Ул елларны кибетләрдә бала киемнәре дә юк иде бит әле. Кибеткә дә беренчеләрдән булып кердек. Ун метр палас алдык. Күп нәрсәгә тырышлык белән ирештек. Бүген сөйләсәң, көлкедер, әлбәттә».
Күңелле мәшәкатьләр исә өстәлә генә тора. Машиналар яхшыдан яхшыга алышына. Фатирның инде өч бүлмәлесе дә алына. Хәзер менә коттедж кушаматлы өй салып керделәр. Гаиләнең матур традицияләре генә үзгәрми. Әле һаман Җәвит туй көнендә сөеклесенә бергә яшәгән еллар санынча гөлчәчәкләр бүләк итә. Инде өлкән уллары Илһам белән киленнәре Раушания бәхетле еллар исәбен ачтылар. Гастрольләр арасында япь-яшь әби Зөлфиягә оныгы Сәмирәне сөю рәхәте бүләк итәргә өлгерделәр. «Килен турында сүз чыккач, улыма бер генә сер ачтым: хатын-кызның чисталыгына, уңганлыгына игътибар ит. Бу сыйфатлар үзгәрми – йә бар алар, йә юк, дидем. Илһам сүзләремә колак салган, күрәсең – киленем чиста да, уңган да. Үземнең туфрагымнан яралган». Өлкән ул, дидем. Әйе, беренче баладан сабак алмаган Зөлфия ун елдан соң, тәвәккәлләп, Искәндәргә дә әни булды. Ике уллы Җәвитнең бәхете түгәрәкләнде. Тәмам савыгып җиткән Зөлфиясе матурланганнан-матурлана гына, гаиләгә бәрәкәт килгәннән-килә генә бара. Хатынының «төпчек улы» өммәтендә: «Яныма Зөлфия чыгып утырмаса, машинам да кабынмый», – дип йөрүче Җәвитнең генә хәле мөшкел кебек әле. Зөлфия үзе руль тота хәзер. Гаилә талисманына әйләнгән «5» санын да санга сукмаган, бик хикмәтле номерга ия булган тәвәккәл ханым. Сер итеп кенә әйтәм – 699! ИРЛӘР СӘЛАМӘТ ХАТЫННЫ ЯРАТА! Гөлмәрьям апаның кызына ачкан серләре арасында сәламәтлек
июнь | 2014 | сљембикђ
45
МӘДӘНИ ТОРМЫШ
Шунда ук әле минем белән яңа җырлар өйрәнә – сәхнәгә кайтасыма өметем өзелмәсен дип тырыша. Мин исә, аның күңеле булсын дип, йөземә шаянлыкшуклык чыгарып, дәртле җырлар җырлап карыйм да кабат лапылдап урыныма авам. Җәвит нечкә хисле бит ул. Минем «шаянлыгымны» – Көлмәс патша кызының елмайганын күреп, аның күзләренә яшьләр тыгыла». Бер ава, ике ава... Әйе, мин бу хакта – Зөлфиянең «Шәл бәйләдем» җырының «җепләренә» тотынып торып басуы, адымнары ныгый баруы хакында, шул адымнарның җырчыны «Татар җыры-93» фестивале сәхнәсенә алып чыгуы, алай гына да түгел, җиңүе – алдырыкка суыткыч (гаиләнең иң беренче мөлкәте) алуы турында моннан унсигез ел элек язган идем. Шул торып басканнан бирле аның ару-талуны белгәне юк – йөри, хәрәкәтләнә алу рәхәтеннән, сөенечтән инде бу тыпырдаулары, кирәк икән, ут чыгарып биюләре! И-и, дөнья, диген. Зөлфия килгәч, кайда йокларбыз да кайда яшәрбез дигән баштан чыкмас уйлар белән бергә, бәби тугач яшь гаилә өстенә метеорит яңгыры кебек коелган сынаулар да барыбер үтә икән. Сәйдәш музеен ясау кебек изге мәшәкать теге өйдәш гаиләләрне берәм-берәм фатирлы итә. Зөлфиянең әтисе Мәскүр абзый яшь гаиләне яңа фатирга күчерешергә килгәч, ихластан әйтеп тә куя: «Бер дигән фатир бит бу. Үзе үзәктә. Кияүнең эшенә дә якын. Күченеп торасы да юк». Кызы бүлмә идәненә уелып калган ширма эзен – Шакировлар гаиләсе биләмәсе чиген күрсәткәч, өнсез кала. Аның иркә кызы, газизе шушындый адәм чыдамас кысанлыкта яшәгәнме? «Кызым, кызым, кайтып кына китәсең калган Казаннарыннан!»
Зөлфия: «Иң әйбәт сәламәтләнү урыны — авыл мунчасы! Көне буе керер идем, кешедән оялып кына чыгам. Минем зифалыгымның сере — мунча. Чабыну ярдәм итә!»
АФӘРИН
ир хатыны
хакындагысы булдымы икән? Бала чакта табиб булырга хыялланган Зөлфия, ябырылып, медицина киңәш ләре укый. Хәтере әйбәт, белгәнен онытмый. Алар йортына иңгән бәрәкәттә халык медицинасының да өлеше зур. «Тора-бара үземне йөдәткән сырхаулардан арынып беттем мин».
МӘДӘНИ ТОРМЫШ
Зөлфия: «Адәм баласы башына кайгы төшкәч кенә Ходай Тәгаләгә ялвара башлый. Булганына шөкер итеп яшәсәк иде. Һәр көннең генә түгел, һәр сәгатьнең, һәр минутның кадерен белеп». Зөлфиянең сирәк-мирәк сырхаулап алулары гаилә өчен бергә-бергә рәхәт мизгелләр кичерү өчен бер сылтау гына хәзер. Чөнки монда курку, өметсезлек юк. Фәкать бераз наз, бераз иркәлек кенә бар. Җәвит исә иркәләргә ярата. «Җәвитем, сыек кына манный ашыйсым килә». Бу – сигнал. Димәк, Зөлфиянең температурасы күтәрелгән. Җәвитнең мискигә тотынуы гына була, малайларның берәрсе, торып, кухняга чыга: «Мантый дип әйттегезме? Минем дә мантый ашыйсым килә». Шулай итеп, «үләргә яткан» Зөлфия, торып, камыр баса башлый, Җәвит ит турый. Сырхаулар егәреңне суырмаганда рәхәтләнеп иҗатка чумарга мөмкин. Җәвит белән Зөлфия шулай
46
сљембикђ | 2014 | июнь
итәләр дә. Концертлар, гастроль маршрутлары бер-берсенә ялганып кына тора. Меңәр кешелек заллардагы тамашачы күзләреннән агылган дулкын, кешеләргә үз бәхетләреннән өлеш чыгарудан, моңнар аша шатлык китерүдән туган рәхәт халәт – бергә яшәгән елларны сугарган, алай гына да түгел, вакыт төшенчәсен йоткан, бер сулышта узган гомер ул. Шул арада балалар үскән, йөзләгән җырлар җырланган, дистәләгәне язылган. Һәм... җитәкләшкән куллар бер мизгелгә дә аерылмаган! Мәхәббәт – сихер ул, тылсым! Шул тылсым театр артисты, йә конферансье булырмын дигән Җәвиттән җырчы ясаган. Зөлфиянең исәнлеге өчен борчылудан күзләрендә эленеп калган сагаю урынын күптән инде соклану алды. Югыйсә үз күңелендә дә биниһая моң яшеренеп яткан булган икән. Көтмәгәндә залда ут сүнгән очракларда ике-өч сәгать буе тамашачыны таратмый тота ала торган сүз остасы, «Башваткыч» тапшыруларын гаҗәеп дәрәҗәдә популяр итүгә зур өлеш керткән Җәвит Шакиров хәзер үзе шәхес. Әмма ул бөтен дан йөген Зөлфиясе белән сәхнәдә бергә җырлау бәхетенә алыштырачак түгел. Әнә бит, Зөлфия Шакирова дигән композитор пәйда булуга, Җәвит шигырьләр язарга кереште. Бергә икән, бергә! Инде уртак иҗат җимешләренең саны өч дистәдән артып киткән. Дуэтлар саны да ишәя бара. Яратам мин аларның дуэтларын. Тормыштагы дуэтларын күргәннән соң, бу парлы җырларның – күзгә-күз җырларның мәгънәсе, кадере бермә-бер арта икән. Җәвит белән Зөлфиянең җырлары озак өзелмәс әле. Иншалла!
БУЫННАРДАН КИЛЕР БЕЗГў КИРўК §ЫЛЫ
Ә
ллә нинди кызыклы чаралар, мәгънәле бәйрәмнәр уйлап чыгарырга маһир бу Чаллылар. Менә бу юлы «Сөемби кә» журналын «Буыннардан килер безгә кирәк җылы» дигән әдәбимузыкаль кичәнең түрендә күрәселәре килгән. Муса Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсенә ашыктык. «Заманында «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе гөрләп эшләгән, Мөдәр рис Әгъләмов, Разил Вәлиев кебек яшь шагыйрьләрнең беренче шигырь ләре яңгыраган китапханә шушы инде...» Бәйрәмне оештыручы Ләйсән Шәйхетдинова урамнан ук әнә шулай ымсындырып каршылап, үз биләмә ләренә алып кереп китә. Үзебезнең «Сөембикә» журналлары балкып-көлеп торган залда рәхәт бер ыгы-зыгы. Олысы, бала-чагасы кунак көткән өйдәгечә мәш килә. Хәтта ун көнлек нәни Искәндәрне дә күтәреп килгән нәр! Әнисенең бишек җырлары гына түгел, сәхнәдән яңгыраганнары да колагына керсен дигәннәрдер инде. Ә яңа туган малайның кечкенә апасы Сөембикә исә чынлап та ханбикә кызы сыман киенгән. Башындагы таҗы ук мәгърур бер кыяфәт өсти аңа. Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә укучы апалары бүген дә чыгыш ясаячак. Ул инде тумыштан артист: «Созвездие-Йолдызлык», «Ватан» бәйгеләрендә җиңүче Мәликә Шәрипованы бөтен Чаллы белә! Чаллының бик популяр үз артистлары,
«Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» журналистлары, язучылар, шагыйрьләр. Ә Ләйсәнебез – «Ләйсән тамчылары» яшь журналистлар клубы җитәкчесе дә икән әле! Тирән мәгънәле фәлсәфи кичәләрне инде беренче генә оештыруы түгел, диләр. Бүгенге бәйрәм үзе үк «Сөембикә» күтәргән темалар белән аваздаш бит! Кайчандыр Айдар Хәлим кызы Кадрия тибрәлгән бишекне сәхнәдә җырчы Илсөяр Зарипова, җай гына тибрәтә-тибрәтә, дөньяны илаһи бер халәткә төрә. Бишек җырлары аша сабый тәүге тапкыр матурлык, ананың йөрәк җылысы, үз халкының рухы, аһәңле теле белән таныша. Гаилә башы ир-ат, әти кеше булса, ә менә тоткасы – хатын-кыз, әни кеше. «Үзем әни булгач, аңладым» җыры белән Инзилә Сәлимова шул фикерне тагын да көчәйтә. Игезәк җырчылар Алинә һәм Динә Гарифуллинаның сәхнәдә бала күтәреп җырлаулары, эстраданың яшь парлары Айгөл һәм Ришат Шәйхетди новларның бишек җыры – бар да матур иде! Апалы-сеңелле, аталы-уллы Хәмәдиевләр чыгышын бөтен зал көтеп утырган, ахрысы. Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге рәисе, Гали Акыш исемендәге лицейинтернат директоры Шамил Рәкыйп улы Закиров җәмгыятьтә, гаиләдә әти кешенең роле турында сөйләп, әти булу – ир кешенең социаль һәм әхлакый яктан өлгерүенә имтихан
тотуы диде. Үз балаларын ничек тәрбияләве белән уртаклашты. «Өй иясе»н уйнаучы Сәйдә Юлдашева, «Бәхет кошы» халыкара бию фестивале лауреаты Миләүшә Разова, «Шүрә ле» балетыннан Сөембикә биюен башкарган 1 нче сәнгать мәктәбе укучысы Анастасия Мордвинова, алып баручы кызлар Гөлнара Миңнеханова белән Гөлинә Шәймуллина, 40 нчы, 90 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгышы... Хөсниямал әбинең йөз еллык чигүле сөлгесе генә дә сәхнәгә нинди ямь биреп тора! Юк, бу матур бәйрәмне зур залларда йөзләгән тамашачы җыеп яңадан кабатларга кирәк! Кичәдә яңгыраган җырлар һәм шигырьләр, тирән мәгънәле фикерләр бәйрәмнең никадәр югары дәрәҗәдә оештырылуын сөйли. «Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки чәчәк нәфислеге, ир-ат исемнәрендә кылыч чыңы һәм китап акылы чагылсын...» «Гасырдан-гасырга күчкән бишек ләрнең ниндиләре генә юк?! Миләш агачыннан, талдан үреп ясалганнары. Күбрәк миләш агачыннан ясарга тырышканнар. Бердән, сыгылмалы; икенчедән, җимешләре күп агачтан ясалса, балалар да күп була». Бишек җырларын бер дулкында тибрәткән чып-чын гаилә бәйрәме – балаларны яклау, әниләрне кадерләү, әтиләрне хөрмәтләү бәйрәме булды ул.
июнь | 2014 | сљембикђ
47
МӘДӘНИ ТОРМЫШ
Чаллының милли рухы, кунакчыллыгы, андагы татар мохите һәрчак үзенә тарта. Якты, иркен, ак шәһәр. Без Чаллыга барырга, Чаллы кешеләре турында язарга яратабыз. Бу юлы юлыбыз сиреньнәр, шомыртлар чәчәктә утырган матур бер көнгә туры килде. Күңелләрнең «Чаллы сиреньнәре» вальсына тибрәлүе дә гаҗәп түгел: Якты урамнары, Чәчәк бураннары, Тальян моңы китә еракка...
тормыш кыйммәтләре
ЯШӘЕШ
ЯЗМЫШ
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
АРТЫК КАШЫКЛАР БУ КӨННӘР УЛ ЧАКТА, ӨННӘН БИГРӘК, ТӨШКӘ ОШАГАН ИДЕ... ИГЕЗӘК КЫЗЛАРЫМ ТУДЫ! Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
48
сљембикђ | 2014 | июнь
Тик вакытыннан күпкә алда дөньяга килгәнгә, сабыйларның үпкәләре ачылмады – алар беренче көннәрдә махсус аппаратсыз сулый алмады: безне Казанның 1 нче номерлы балалар хастаханәсенә күчерделәр. Ләкин сүзем үзебезнең хакта түгел әле. Кызчыкларымның сәламәтлеге өчен бик кайгырсам да, хастаханәдә минем үзәгемне өзгән нәрсә – әти-әнисе ваз кичкән ташландык балалар булды.
тормыш кыйммәтләре Кызларым башта кювезда ятты. Аларны кулга алырга да ярамады: махсус имезлектән сөт имделәр дә калган вакытны гел йокладылар да йокладылар. Башка әниләр балаларын имезгәндә, яшибез дип тырышучы кызчыкларыма карап утырдым, еладым да еладым... Бераздан, балаларымның хәле исәюгә киткәч, тирәюнемә күз салыр хәлгә килдем. Йә Ходам, күрше палатадагы игезәк кызлар янында әниләре бөтенләй күренми түгелме соң?! Юк икән шул... Шәфкать туташларыннан сорашып белдем. Баксаң, кызлар тугач та, әни дип аталучы кеше, алардан баш тарткан икән. Чәчләр үрә торырлык хәл: йөкле хатын ире белән талашканнан соң, күпердән сикергән. Аллаһының рәхмәте, ана да, карынындагы игезәк балалары да исән калган! (Ул җәйдә булган бу вакыйга турында күп язылды.) Ләкин ана шушы хәлдән соң да акылына килмәгән, балалар тугач: «Алар миңа да, иремә дә кирәк түгел», – дип, гариза язып юкка чыккан... Менә шул игезәк кызлар янына көн саен керергә гадәтләндем. Аларның матурлыклары... Зур күзләрен тутырып карап яталар... Шәфкать туташлары сөтле шешәне сабыйларның авызына каптыралар да бүтән балалар янына ашыгалар. (Һәр палатада берәр ташландык бала. Балалар йортына җибәргәнче, яңа туган сабыйлар шулай бер-ике ай хастаханәдә яши икән.) Кызларның шешәләре төшеп киткән чакта яңадан авызларына каптырам. Чын күңелдән кызгандым мин аларны. Үзем уйлыйм: дөнья ничек тигез түгел, атаанасына кирәк булмаган сабыйлар тупырдашып ята, ә безнең кызлар һаман да яшәү белән үлем арасында... (И-и, кызларым белән ул-бу булса дип елауларым... Ул көннәрдә күзгә ак-кара күренмәде.) Икенче яктан карасаң, мин үземнекеләргә йөрәк җылым белән дә булышам, ә боларның андый терәкләре дә юк. Шулай булгач, табигатьтә барысы да уйланылган инде... Мең шөкер, безнең кызлар да тиз тернәкләнде үзе. Күрше палатадагы игезәкләр янына кереп йөрергә вакыт та калмый башлады. Без, ниһаять, өйгә кайтып киткәндә, күршедәге игезәкләр әле һаман хастаханәдә калды. «Бер-ике атнадан аларны да балалар йортына күчерәчәкләр», – диде шәфкать туташы. Саубуллашырга дип кергәч, барысын да аңлагандай, кызчыклар мөлдерәп-мөлдерәп күземә карады. «Калдырып китәсеңме инде?!» – дип әйтәләр иде сыман алар. Ирексездән аккан яшьләремне сөртеп: «Бәхетле булыгыз, балалар. Юлыгызга мәрхәмәтле кешеләр очрасын...» – дип, нәни кулларыннан үптем. Өйдә дә, сабыйларымны имезергә утырган саен, бик озак әниледән – әнисез, әтиледән – әтисез шул ятимнәр исемә төште...
Ана күңеле баладамы?
Хастаханәдә очраган язмышларның бу беренчесе дә, соңгысы да түгел әле. Кызларым азрак тернәкләнгәч, безне аерым палатадан гомумигә күчерделәр. Безнекеләр белән дүрт бала, шуларның берсе – әти-әнисе
баш тарткан «Даун синдромлы» ир бала. Бу баланың да язмышы катлаулы. Тугач та сабыйны әнисе өенә алып кайтып киткән әле. Ләкин өч көннән улын кире күтәреп килгән. Ире, хатынына сайларга кушкан: йә авыру бала, йә мин, дигән. Югыйсә ир белән хатынның уртак балалары да бар икән. Хатын... ирен сайлаган. Әле шуннан соң да ул бичара хатын улын күрергә дип еш килеп йөргән. «Төннәр буе йокламыйм, улым төшкә керә. Саташам бугай. Ирем бала турында ишетергә дә теләми», – дип, үкси-үкси елаган, диделәр. Һәркемнең үз язмышы монда... Без өйгә кайтасы атнаны палатага улы белән яңа бер хатынны салдылар. Киров өлкәсеннән диде үзен. Татар кызы булып чыкты ул, Алисә исемле. Сүзгә үткен бу яшь хатынга беренче көнне үк гаҗәпләндем. Без гел балаларыбыз турында сөйләшәбез, ә ул ирен, сеңлесен, әти-әнисен сөйли... Әйтерсең, аның өчен баласы юк. Сабыен имезми дә. «Сөт төшмәде», – ди. Ләкин иң гаҗәпләндергәне – баласы янында ун минут кына тора да (ә безне шәфкать туташлары куып җибәрә!), кире палатасына төшеп китә.
Минекеләр яратуга коенып үсә, ә алар нишли икән?! Шикләнүем юкка булмаган: ике көннән соң Алисә ачылып китеп серен чиште – баксаң, ул баланы яңа гына тәрбиягә алган икән. Монда барлык тикшеренүләрне узгач, ире янына – Киров өлкәсенә кайтып китәчәкләр. – Ирем белән алты ел яшәдек, больница юлларын да шактый таптадык, – дип сөйләде Алисә. – Мин бала таба алмаячакмын. Табибтан табибка йөри торгач, шул билгеле булды. Башта бик еладым, аннан күндем инде. Иремнең бик тә малай үстерәсе килде. Шуңа бала тудыру йортыннан менә бу сабыйны алдык та. Иремә охшап ак тәнле бала булсын дидек. Кешеләргә тәрбиягә бала алдык дип әйтмәячәкбез, бу турыда әти-әниләр генә белә. Усал телле кешеләр: «Син үги бала», – дип, улыбызның йөрәгенә киләчәктә шом салмасыннар иде... Алисәне бик кызгандым. Ни генә дисәң дә, аңарда аналык хисе уянмаган иде әле. Моның өчен йөрәк парәңне тугыз ай буе карыныңда йөртеп, аның нинди булып туачагы хакында төннәр буе уйланып ятып, аннан, җан тартышып, аны дөньяга китерү кирәктер... Ләкин иманым камил, Алисә яратыр улын, һичшиксез, яратыр!
«Рәнҗешеннән куркам»
Балалар белән гел урамда йөргәч, якын-тирә йортларда яшәүче яшь әниләр, дәү әти-дәү әниләрнең күбесе белән танышып беттек. Беркайчан сөйләшеп бетмәс уртак темабыз бар бит – балалар. Каршы йортта яшәүче ачык йөзле, гел йөгереп кенә йөрүче Клара апа белән дә ишегалдында таныштык.
июнь | 2014 | сљембикђ
49
ЯШӘЕШ
Игезәк кызлар
ЯЗМЫШ
ЯЗМЫШ
тормыш кыйммәтләре
Алтмыш яшен тутыруга карамастан, һаман эшли әле ул. Сәгать дүрттә йөгерә-йөгерә эштән кайта. Каршыга очраса, гел бер сорау бирә: «Мой пришел?» «Мой» дигәне – тәрбиягә алган ун яшьлек улы Денис. Дөрес, мин ул баланың тәрбиягә алынган икәнлеге турында күптән түгел генә белдем әле. Улын бик соң, илле яшендә генә тапкан дип уйлый идем моңарчы. Берсендә Клара апа гаҗәпкә калдырды шулай:
Ятим баланың рәнҗеше төшү дә шикләндерә. – Денис миңа өч яшьтә әни дип эндәшә башлады. Алар әнисе Света белән безнең күршедә генә яшәделәр. Денисны әнисе яшьли, кияүгә чыкмыйча гына тапты. Салгаларга яратты. Бүгенгедәй хәтердә: «Документлар артыннан барып килим әле», – дип, Света өч яше тулмаган сабыен безгә алып керде. Өйдә булганда Денисны шулай караштырып тора идем. Берничә сәгать узды, юк – әнисе күренми. Шул вакыт күңелдә шик туды: Света кайтмаса, нишләрбез?! Баланың дәү әнисе дә, башка якын туганнары да юк бит. Юраганым юш килде – Света кайтмады. Икенче көнне эшкә бармадым. Шулай ут арасында бер атна яшәдек. Ирем ачулана: «Кеше баласын ник алып калдың?» – ди. Аннан милициягә хәбәр иттек... Кыскасы, шулай итеп Клара апа күрше малаен опекунлыкка ала. Ире дә, инде университетта укый торган улы да каршы килмиләр. – Песи баласына да ияләшәсең, – дип сөйли Клара апа. – Денисны үз әнисе барында да кызгана идек. Ә бер атна бездә яшәгәннән соң, бөтенләй безнең гаилә әгъзасына әйләнде ул. Аны балалар йортына илтеп бирергә намусыбыз җитмәде. Бер бала таптым да, башка йөккә уза алмадым. Шуңа күрә Денис үз балабыз кебек булыр дип уйлаштык.
– Денис, чыннан да, үз улыгыз кебек якынмы соң? – дип сорыйм Клара ападан. – Ходай кичерә күрсен, тик кеше баласы барыбер үзеңнеке булмый икән... Әйе, Денис безнең өчен кадерле, тик үзең тапкан балага тормый... Газиз балаңда үз чалымнарыңны күреп сөенәсең, гаҗәпләнәсең. Ә кеше баласы барыбер икенче инде. Барысы да тәрбиядән килә диләр, ләкин мин күп нәрсә каннан да килә дип уйлыйм. Денисны без һәрвакыт контрольдә тотарга тырышабыз. Бер-ике тапкыр сорамыйча сумкадан акча да алганы булды инде. Улым: «Әни, сез Дениска карата артык йомшак. Миңа кечерәк чакта кырысрак идегез. Ә аңа кычкырып эндәшмисез дә. Сораган бөтен әйберен аласыз, болай булса, баланы бозып бетерәсез», – ди. Чынлап та, Дениска кырыс булырга куркабыз. Күңеленә усаллык кереп утырмасын дибез. Улымны аналык хисе белән яратсам, Денисны күбрәк кызганам. Тик ничек кенә булса да, үзебезнең өстебезгә алган бурычны үтәячәкбез – Денис чын кеше булып үсәргә тиеш! Аллаһы боерса, югары белемен дә бирербез. Әнисеннән калган бер бүлмәле фатирны аның исеменә күчерттек – унсигез яше тулгач, ул анда яши алачак. Ә Света шул көннән соң башка кайтып күренмәде. Бер елдан соң гына «исән» дигән хәбәре килеп иреште. Ниндидер бер сәрхуш ир белән яши, диделәр. Денис укырга кергән елны Светаны машина бәрдерде. Безгә хәбәр иттеләр. Үзебез күмдек. Белеп торам, киң күңелле, ачык йөзле бу хатын – Клара апа – Денисны үзенчә ярата. Яратмаса, шушы яшьтә эштән йөгереп кайтып, баласын көн аралаш спорт түгәрәгенә йөртер идеме?! Яратуны күрмәсә, тоймаса, һәрвакыт пөхтә, матур итеп киенгән Денис безнең белән шулай шат елмаеп аралашыр идеме?! ...Ана белән бала – бер-берсе белән мәңге бәйләнгән ике җан. Баланы кем тудырган, шул үстерсен иде.
САННАР
ЯШӘЕШ
Соңгы елларда Татарстан бала тудыру йортларында әниләре ташлап калдырган балалар саны. (ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе биргән мәгълуматлар буенча.) Газизләрдән-газиз кешеләре чүп чиләкләренә салып киткән, кар өстенә, хастаханә ишек төпләренә куеп калдырган сабыйлар да бар әле... Ни кызганыч, ташландык балалар саны кимүгә таба бармый... 2007
50
сљембикђ | 2014 | июнь
2008
2009
2010
2011
2012
2013
2014 елның 5 ае
КОНТАКТ ТА :
://syuyumbike ЗАРИПОВА Эльмира Казан дәүләт университеты, тарих факультеты
Кияүдә, игезәк уллары бар.
Карьера: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе. Кредо: Мөмкинлегең бар икән, адым саен игелек кыл!
https://www.facebook.com/suyumbike.zhurnaly Үзең әни булгач кына аңлыйсың!
Мәхәббәт бар һәм мәңгелек!
Балачак планетасы кире кайтыр!
Балаларның кечкенә генә уңышлары да ана кеше өчен шундый зур сөенеч икән! Ике яшьлек улларыма ияреп, дөньяны өр-яңадан ачкан көннәрем... Узган атнада беренче тапкыр алар белән зоопаркка бардык. Таһир белән Тимур, кайткач, кич буе әтиләренә кемне, нәрсәне күргәннәрен «сөйләделәр»: аюның әфлисун ашаганын, тавыкларның кыткылдаганын, төлкенең йоклаганын... Алар белән бик кызык хәзер, барысын да күрәләр, аңлыйлар, көн туды исә яңа һөнәрләре арта. Малайлар бит, сугышып та алалар. Үсәләр!
«Яшь гаилә мәктәбе»нә йөрүчеләрдән һәрвакыт: «Кем мәхәббәтнең мәңгелегенә ышана?» – дип сорыйбыз. Ике-өч ел элек, аудиториянең, күп булса, 30 проценты кул күтәрә иде. Ә хәзер 80 проценты бу сорауга: «Әйе!» – ди. «Алтын туегызны билгеләп үтәргә безгә килерсезме?» – дибез. Моңа да кул күтәрүчеләр шактый: сайлаган парлары белән озын-озак гомер итәргә әзерләр. «Ничә балагыз булуын телисез?» – дип тә сорыйбыз. Элегрәк аудиториянең яртысы: «Бер», яртысы: «Ике», – дип җавап бирә иде. Ә хәзер катнашучыларның 15 проценты: «Өч балабыз булуын телибез», – диләр.
1988 елны Кырымда, «Орленок» лагеренда ял иткән идем. Яхшы укуым, иҗтимагый эш белән актив шөгыльләнүем өчен шушы Бөтенроссия лагерена путевка белән бүләкләндем. Мин хәтта хыяллана да алмаган вакыйга булган иде ул! Гаҗәеп бер балачак иле иде ул чакта «Орленок» – «Бөркеткәй». Кырым Россиягә кушылгач, шул көннәр искә төште. Хөкүмәтебез «Артек», «Орленок» кебек элек бөтен дөньяга билгеле булган бу лагерьларны тергезү, аякка бастыру өчен мөмкинлекләр табар дип өметләнәм.
сөендерде
сөендерде
сөендерде
көендерде
көендерде
көендерде
Барысы да тәрбиядән, юк, тәрбиясезлектән
Аерылмагыз – булса да сәбәпләре
Уйнап түгел, уйлап эшләнгән эш?!
Борчулар да балалар, аларның киләчәге белән бәйле хәзер... Үскәч, нинди мохиткә барып эләгерләр? Кемнәр белән аралашырлар? Дөрес тәрбия бирә алырбызмы? Аристотель үк: «Империянең киләчәге нинди яшьләр тәрбияләвебезгә бәйле», – дип әйтеп калдырган. «Казан» гаилә үзәге тирәсендәге хәлләр борчый менә. Кальян тартучы яшьләр үз итте аны. Музыка, тавыш, әмма иң күңелсезе – алардан соң калган чүп-чар. Әйе, яшьләргә дә каядыр җыелу кирәктер. Тик... туган шәһәреңне, аның туристлар яраткан үзәген нигә чүп базына әйләндерергә соң?!
Яшьләр, беренче чиратта, бер-берсен аңламаганга аерылыша. Юл куя белмәгәнгә, бер-берсенә таяныч була алмаганга... Туксанынчы елларда туган балалар гаилә кора хәзер. Ялгыз әниләрнең иң күп бала табуы шул чорга туры килде. Аерылышулар да күп иде: бу балаларны әниләр үзләре генә үстерде. Бер балалы гаиләләрнең иң күп вакыты да – шул елларда. Бөтен җир шары шушы бер бала тирәсендә әйләнде. Өйләнгәч, мондый гаиләдә үскән егет хатыны да аның тирәсендә шулай әйләнергә тиеш дип саный. Ә кыз үзе дә гаиләдә бердәнбер булган...
«Евровидение-2014» бәйгесендә быел Австриядән сакаллы хатын-кыз җиңде. Бу конкурс белән бөтенләй кызыксынмаган кеше дә Кончита Вурстны сәхнәдә күргәч, шок хәлендә калды бугай... Шоу, тамаша, матур җыр дип карарга да була, әлбәттә, әмма... Европаның бик күп илләрендә гомосексуаль никахлар рәсмиләштерелде. Бер җенестән булган парларга асрамага бала алырга яңа гына рөхсәт иттеләр. Тик гаилә институты җимерелү бер генә цивилизацияне дә хәерлегә илткәне юк әле. Европада соңгы 20–30 елда халык саны кискен кимүен башкача ничек аңлатасың?!
СӘЯХӘТ
мин ачкан дөнья
Вьетнам – тулы рәсми атамасы Вьетнам Социалистик Республикасы – Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге дәүләт, Һиндкытай ярымутравында урнашкан. Көнбатыштан – Лаос һәм Камбоджа, төньяктан Кытай белән чиктәш, көнчыгыш һәм көньягын Көньяк-Кытай диңгезе юа. 89 миллион халкы бар.
ВЬЕТНАМ
ЯШӘЕШ
В
ьетнам безне үзенә гашыйк итте, хәзер менә гел шунда барасы гына килеп тора. Миннән еш кына, ялга бару өчен ник бу ерак илне сайладың дип сорыйлар. Баштарак ничек җавап бирергә белми аптырый идем, сайлагач сайладым инде, шулай теләдем. Казаннан Вьетнамга туры рейслар ясадылар. Әйбәт булды бит әле бу! Соңгы араларда каядыр ял итәргә Мәскәү аркылы, аның ерып чыккысыз «бөке»ләре аша баруны никтер күңел тартмый башлаган иде. Ни дисәң дә, туры рейслар әйбәт шул ул. Вьетнамга ун сәгать очасы. Совет чорындагы мәктәп программасыннан ук хәтерлим әле: Вьетнам – үзенең бәйсезлеге һәм иреге өчен АКШ белән сугыш алып барган ил. СССР да зур ярдәм күрсәтте аңа ул чакта. Американың андагы халыкны юк итү өчен химик корал кулланганын да беләбез. Советтан соңгы чордан алып әлегәчә Вьетнам безнең аңнарыбызда төрле кирәкмәгән чүп-чар, чүпрәк базары буларак гәүдәләнеп килде.
52
сљембикђ | 2014 | июнь
Әмма шуны әйтәсем килә: Вьетнам – могҗизаи, искиткеч ил. Анда хезмәт сөючән тырыш кешеләр генә түгел, ә АКШның гайрәтле армиясенә каршы тора алган, каршы тору гына түгел, үз җирләрендә ИРЕК һәм ТОРМЫШ хакына яшәү өчен түгел, үлем өчен көрәшкән гаярь халык яши. Вьетнам төньяктан көньякка таба сузылып киткән, һәм, нәкъ катлы бәлештәй, юлның һәр чакрымыннан икенче бер провинция, үзгә бер бәләкәй дәүләт ачылып китә. Аларның берсе икенчесенә охшамаган. Шуңа да без дус кызларым белән Вьетнамны комда кызыну урыны дип кенә түгел, ә төрле экскурсия ләргә йөрү өчен кызыклы җир дип тә сайладык. Безгә, Россия туристларына, Вьетнам Көньяк-Кытай диңгезе бүләк иткән алтын комлы пляжлары белән генә түгел, ә ял итү өчен барлык шартларның да тудырылган булуы белән кызыклы. Курорт шәһәре булган Нячангның атамасы «Камыш елгасы» дип тәрҗемә ителә. Беренче күзгә ташланганы шул – анда бар да елмая, һәм, ирексездән, синең дә аларга җавап итеп елмаясың килә башлый. Без яшәгән кунакханә хуҗасы Гена кайчандыр Советлар Союзында укыган, шунлыктан рус телендә
мин ачкан дөнья
СӘЯХӘТ
Пагодаларда, нигездә, зур Будда сыннары урын алган. Шуларның берсе – кырын ятучы Будданы гәүдәләндерә. Аның озынлыгы 20 метр чамасы. Терсәктән бөгелгән уң кулы инде шактый тапланган, ташы да шомарып беткән.
күңелле узмый, берәү дә биеми, җырламый. Кунаклар фәкать ашап-эчеп утыру өчен генә җыела. Ә менә вафат булганнарны искә алу кичәләре аларда күңел ачу буларак үтә. Мәрхүмнәрнең җаннары шат булсын өчен аны шатлык белән, яхшы яктан гына искә алырга ярый икән, җырлап-биесәң дә рөхсәт ителә.
Тырыш, тыйнак, ачык, шат күңелле халык безгә искиткеч кунакчыллык күрсәтте. Вьетнамлыларның төрле йолалары бар, элегрәк заманнарда мәҗүси йолалары да булган. Аларның бу йолалары борынгы мисырлыларныкы белән охшаш. Мәетне күмгәндә янына акча салып калдыралар (кайчак ул ялган акчалар була), кием-салымын, исән вакытында кулланган кадерлерәк нәрсәләрен дә кабергә салалар. Элегрәк йорт кирәк-ярагы, җиһазлар белән күмгәннәр. Каберне тирән казымыйлар, чөнки кешенең җаны берникадәр вакыт узганчы, кабердән чыгып, истирахәт кыла дип ышаналар. Өч елдан соң мәетнең калдыкларын тантаналы шартларда казып алалар. Бу тантанада олыдан алып кечесенә кадәр бөтен туган-тумача катнаша. Мәетнең сөякләрен хуш исле майлар белән юып, инде тирәнрәк кабергә чынчынлап күмәләр. Бу эшне башкаруның да үз йолалары, үз тәртипләре бар. Бу күренешне күзалласаң, тәннәр чымырдап китә, нервлары какшаганнар өчен түгел бу. Бөтен дөньядан агылучы туристларны комлыклар гына түгел, үткәндәге бай тарих, көньяк-көнчыгыш ның диннәре һәм фәлсәфәләре үзара үрелгән үзенчә лекле архитектура һәйкәлләре дә җәлеп итә. Безнең
июнь | 2014 | сљембикђ
53
ЯШӘЕШ
иркен сөйләшә, Россиядән килгән туристларга да ихтирам белән карый. Вьетнамга ялга җыенучы туристларга әйтәсе сүзем шул: кешеләр белән тупас булмагыз һәм бу илдә үзегезне хуҗаларча тотмагыз. Россия туристларын аерып тора торган сыйфат – тупаслык. Әле, җитмәсә, ник безне башка илләрдә яратмыйлар икән дип аптыраган булалар. Эчеп-исереп тавыш куптарган, тирә-якны чүпләп йөргән, шуның өстенә үзенә аерым игътибар таләп иткән кешене ничек хөрмәт итмәк кирәк?! Безне монда бөтен нәрсә сокландырды да гаҗәплән дерде дә. Ашау-эчү нисбәтеннән бераз борчылган идек борчылуын, чөнки юлга кузгалыр алдыннан гына андагы халык еланнар, бөҗәкләр һәм башка шуның ишеләр белән туена икән дигән имеш-мимешләрне күп ишетергә туры килде. Нячанг урамнарында рус һәм Урта диңгез кухнясы ризыклары белән сыйлаучы ресторан-кафеларның күплеген күреп, безнең ничек гаҗәпләнгәнне белсәгез сез! Бу – беренче шатлыгыбыз булды. Икенчесе – отельдә әзерләнгән табын. Бәясенә күрә иртәнге аш кына кертелгән өч йолдызлы отельне сайлаган идек. Иртәнге аш дигәнебез кайнар шулпалардан, чәйдән, чын каһвәдән, әле генә агачтан өзелгән җиләк-җимештән (ананас, манго, банан, папайя), түтәлдән генә алып кергән яшелчәләрдән (помидор, кыяр, шалкан, кишер), төрле салатлар, төрлечә әзерләнгән йомырка тәбәләре, балык, тавык, дөге йомарламнары, токмачтан гыйбарәт булып чыкты. Төшке һәм кичке ашларны төрле кафе-рестораннарда ашадык. Элмә такталары русча язылган. Тиздән вьетнамлылар үзләре дә русча сөйләшүгә күчеп бетәр сыман. Безнекеләрне монда кочак җәеп каршылыйлар. Вьетнамлыларның гореф-гадәтләре дә безне аз гаҗәпләндермәде. Алар да туйга, безнең кебек, акчалы конверт бүләк итә икән. Әмма туйлары гына бер дә
СӘЯХӘТ
мин ачкан дөнья Балыкчылар авылында алачыклар йөзеп йөрүче пантоннарга корылган, бер урыннан икенчесенә гел күчеп йөриләр. Шулай булса да, әле шунда балык та үрчетү белән шөгыльләнәләр. Үзенә күрә кечкенә генә балык фермалары.
өчен әлегә яңалык булган ландшафт та кызыктыра. Аның матурлыгыннан йөрәк сулкылдап куя хәтта. Барыннан да битәр, илнең төрле почмакларына ясаган сәяхәтләребез, тауларга күтәрелү нык тәэсирләндерде. Вьетнамның парк зонасында урнашкан шарлавыклар һәм җылы су чыганакларына баргач, тагын бер шаккаттык. Вакытны күңелле һәм рәхәт итеп уздыру өчен тәгаенләнгән инфраструктура шундый итеп төзелгән ки, монда ял итүчеләргә бернәрсә дә комачау итми, монда һәркемгә уңай. Һәм болар күбесенчә югары катлам туристлар өчен түгел, ә шушында яшәүчеләр өчен тудырылган. Термаль чыганаклардагы суның кайнарлыгы 54 градуска җитә, анда төрле җылылык тагы су тутырылган берничә бассейн, төрле фонтаннар һәм контраст өчен ачык терассаларда душ бар иде.
ЯШӘЕШ
Вьетнамга барудан курыкмагыз. Күпләр өчен телне белмәүләре киртә булып тора. Юкка, монда күбесе рус телендә сөйләшә. Беркөн безне балыкчылар авылын күреп кайтырга чакырдылар. Баштарак әллә ни теләк тә юк иде: балыкчылар авылы кайда да шул бертөсле авылдыр инде, янәсе. Су өстендә йөзеп йөрүче авылны күргәч, шаклар каттык! Балыкчылар гаиләләре белән гомер буе диңгездә яшиләр икән. Яшәгән өйләре үзенә бер аерым утрау сыман. Тормыш итү өчен бөтен шартлар да тудырылган, хәтта ки вьетнамлылар өчен иң кыйммәтлесе – телевизорга кадәр бар. Авыл җирләрендә вьетнамлылар бик ярлы яши, өйләрендә бернинди дә җиһаз әсәре юк, ди. Идәнгә җәелгән чыптада йокласалар да, барысының да өендә телевизорлары
54
сљембикђ | 2014 | июнь
бар икән. Алар телевизорсыз яши алмыйлар, имеш. Менә ул, цивилизация йогынтысы! Вьетнамда балыкка кытлык юк, өстәвенә, алар диңгез деликатесларын – лобстер, диңгез кикрикләрен, әкәм-төкәмнәрне, кыслаларны, юллы-юллы креветкаларны, каракатицаларны үзләре үрчетә. Үзебез барган авылда без боларның барысын да күрдек. Безне шаккаттырган нәрсәләр алар өчен көндәлек тормыш бит. Шундый бер йортка кереп чыгасы иттек. Без килеп туктаганда чыптага җәелеп утырган ир-атлар кызыпкызып кәрт суга иде. Вьетнамлылар бик комар халык икән, гел лотерея сатып алалар, акчага комарлы уеннар уйныйлар. Оттырсалар да, озак кайгырып йөрмиләр тагын үзләре. Кайчан карасаң да, йөзләрендә елмаю, кешегә бик ачыклар. Караңгы чырайлы кеше очратмадык без анда. Бу шулкадәр күңелле хәл икән. Вьетнамда белем алу түләүле. Беренче-дүртенче сыйныфларда гына дәүләт бушка укыта, аннан соң укуыңны дәвам итәргә теләсәң, шактый гына зур сумма түләргә кирәк. Балыкчылар авылындагы балалар интернатларда торып укый икән. Бу илдә үзем өчен бер мөһим нәрсәне искәрттем, америкалылар белән алып барылган химик сугышлардан соң, вьетнамлылар химия һәм аның белән бәйле нәрсәләрне кабул итә алмыйлар. Алар ГМОлы азыктөлек кулланмый, авыл хуҗалыгында бөтен нәрсәне ашламасыз һәм химикатларсыз гына үстерәләр. Чиктәш Кытайдан кергән азык-төлекне җентекләп тикшерәләр һәм консервантлардан чистарталар. Карап торышка вьетнамлылар карсак буйлы, какчалар, кызлары бик чибәр, тән тиреләре чиста һәм шома. Симерү чиреннән интекми бу халык. Барысы да сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Иртәнге ашны ашар алдыннан без һәр көн диңгезгә коенырга йөри идек, бездән тыш анда җирле халык та күп йөри. Иртән
мин ачкан дөнья
генә оста түгел, алтын куллы оста икән. Кешегә күз сирпеп алу белән аның гәүдә үлчәмен чамалап ала. Без үзебезгә ефәк күлмәкләр тектердек. Яңа киемнәре бездән бик канәгать калдык. Сыйфаты да, бәясе дә экспериментыбызның дөреслегенә дәлил иде. Дөресен әйткәндә, тукымага битараф түгелмен, кая гына барсам да, ансыз кайтмыйм. Вьетнамнан да арзан гына бәягә ефәк, киҗе-мамык, вискоза ише тукымалар җыеп кайттым. Сыйфаты да бик яхшы. Европа белән чагыштырганда, сувенирлар да монда өч тапкыр арзанрак.
Мондагы халык гел ихластан елмая — акчасыз да бәхетле булу серләрен белә бугай алар. Нячанг буйлап экскурсиягә чыккач, без берничә архитектура һәйкәленә һәм гыйбадәтханәгә – пагодага сугылдык. Пагодалар аларның изге урыннары, җирле халык монда килеп гыйбадәт кыла, үзенә байлыкмуллык сорый. Мин фотога төшереп торганда, өлкән яшьтәге бер ир-ат килеп, Буддадан теләгәнеңне ничек итеп дөрес сорарга кирәген өйрәтә башлады. Моның өчен аның терсәген сыйпап, кулыңны башыңа куеп торырга кирәк икән. Шул рәвешле өч мәртәбә кабатлыйсы, ди. Менә шуннан соң бар да яхшы бу лачак, имеш. Теге ир-ат миңа якын ук килеп, башымдагы эшләпәне салдырып алды да Будданың терсәген сыйпаган кулы белән башыма орынды. Аннан соң, елмаеп, үз юлы белән китеп тә барды. Эчемнән генә уйлап куйдым: Аллаһы Тәгаләнең бер ишарәсе булды бугай бу. Рәмзия КАШАПОВА
июнь | 2014 | сљембикђ
55
ЯШӘЕШ
вьетнамлылар яр буен тутырып күнегүләр ясый, гимнастика белән шөгыльләнә, олыраклар бадминтон уйный, шуннан соң диңгезгә кереп су коена. Алар инде сәгать дүрттән үк тора, иртәнге бишкә кадәр сәламәтлекләрен ныгыта, аннан эшенә китә. Без яшәгән отель каршында гына ателье бар иде. Кызыксынып, без дә шунда сугыласы иттек. Витрина дагы манекеннарга милли киемнәр кидергәннәр. Сүз уңаеннан, анда яшь хатын-кызларның барысы да милли киемнән йөри. Караган саен карыйсы гына килеп тора үзләренә. Яшь, сылу, чибәр кызлар төрле милли туникалар кигән. Аларның милли киемнәре (Ао Дай) чалбардан һәм озын туникага тартым озын җиңле күлмәктән гыйбарәт. Ян-яктан ерыгы бар. Безнең татар халкы чигешләренә охшаш чигүләр белән бизәгәннәр. Бик матур. Ателье хуҗасы белән сөйләшеп киттек шулай. Сөйләшеп киттек, дип, мин нык арттырам, билгеле. Аңлашуыбыз ымлыклар ярдәмендә генә булды. Аны үзебезнең «Сөембикә» журналы белән таныштырдым, милли киемнәребез турында сөйләдем, журнал битендәге мастер-классларны күрсәттем. Болар бар да бик кызык тоелды, ахрысы, «карасо» сүзен кабатлап, ул гел елмайды да елмайды. Күлмәкне ничә көндә өлгертүләрен сорадым. Дүрт көн эчендә тегеп бирәләр икән. Дөресен генә әйткәндә, аның сүзләренә бик ышанып та җитмәдем. Шулай да тәвәккәллисе иттем. Вьетнамнан ук күлмәк тектереп алып кайтыйм әле! Бәяләре дә бездәгегә караганда күпкә арзан икән. Инде бу ханым үлчәмнәремне дә алгач, боларга ышанычым тәмам бетте, бездә үлчәмне болай алмыйлар. Ике көннән соң күлмәкне киеп карарга килергә кушты. Бик шикләнеп кенә кайтып киттек. Билгеләнгән көнне килгәч, безнең гаҗәпләнүләрне күрсәгез иде сез! Күлмәк тәмам әзер дип әйтерлек. Бу ханым гади
СӘЯХӘТ
сәламәтлек
Фото: Газинур Хафизов
ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ
ХУҖАБИКӘ
«ТЕЛСЕЗ» БАЛАЛАР Миңа Моңа ничек яхшы
ТАТАР ДӨНЬЯСЫ
Д
кайвакыт, улың бигрәк күп сөйләшә, дип әйтәләр. үпкәләмим, чөнки туганымның теле начар ачылган улы белән озак шөгыльләнгәнебезне, аңа күпме акча түккәнебезне хәтерлим.
үрт яше тулса да, җөмләләр тезеп сөйләшә, аралаша алмаган сабыйны Республика балалар клиник хастаханәсенә алып килгәч, аның әти-әнисенә: «Малаегыз авыру түгел, бала белән сөй ләшмәгәнсез генә», – диделәр. Чынлап та, шулайрак булды шул: аңа Лунтик маҗаралары турындагы мультфильмны куялар да, авылның тавык та чүпләп бетермәслек эшләренә чумалар иде. Бала тыныч кына телевизор каршында утыра да утыра – җайлы бит. Хәзер менә елына ике тапкыр реабилитация үзәкләрендә ятып, дәвалану узалар. Моннан тыш, каникулларда да шөгыльләнәләр: логопедның бер дәресенә – 350, телгә массаж ясаган өчен 500 сум түлиләр. Бәя елдан-ел артып тора... Шушы хәлләрдән соң, үз улыма карата, әлбәттә, игътибарлырак булдым инде. Әмирханны яслегә бер яшьтә җиде айда ук «тапшырдым». (Башка әниләр кебек үк миңа да үземне эштә көтеп торалар кебек тоелды.) Яшь әниләр бер-берсе
56
сљембикђ | 2014 | июнь
белән баласының нинди һөнәрләргә ия булуы белән мактанырга ярата. Ике яшьләргә җиткәндә группадагы әниләрнең күбесе балаларының компьютерны үзләре кабызып, үзләре сүндерүе, мультфильмнар каравы турында сөенә-сөенә сөйли башлады. Боларга улымның бакчадагы яңа дусты Кәримнең әбисе дә кушылды: «Оныгым бик тыныч бала, өйдә тик кенә утыра, гел «Карусель»дән мультиклар карый», – ди. Минем кәефем кырылды: улым компьютер да кабыза белми, телевизорга да якын бармый. «Бр-бр» килеп машина уйный да машина уйный... Тәрбияче Инна, Лилия апалары зур яңалык җиткергәндәй: «Әмирхан «р» хәрефен әйтә белә», – дип куандырдылар. Моңа әллә ни исем китмәгән иде, соңрак, күзәтә торгач, төркемдәге малай-кызларның бик күбесенең «р», «ш» кебек хәрефләрне әйтә алмавына игътибар иттем. Алай да... эч поша. Заманадан артта калмыйбыз микән дим. Компьютерда мультфильмнар куеп карадым – кызыкмый. Дүрт яшькә җиттек шулай: һаман машина уйныйбыз,
сәламәтлек БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ
Лилия ДӘҮЛӘТШИНА, логопед Алдагы язмага өстәп, мин менә тагын нәрсәләр әйтер идем. Бәләкәчләренә бер яшь тулып узуга һәр әти-әни: «Кайчан теле ачылыр, сөйләшер икән?» – дип көтә башлый. Бу чорда яшь әниләр кечкенәләренең шушы уңышы турын да гына сөйләп тора бугай: кайчан әйткән, нинди сүз әйткән... Башкалардан калышса – көенәләр, яшьтәшләрен узып китсә – сөенәләр. Аларның борчылуы урынлы: баланың сөйләм дәрәҗәсе нинди булуы – психик үсешенең бер күрсәткече ул. Нигә бөтен бала да чиста, аңлаешлы, ачык итеп сөйләшеп китә алмый соң? Сәбәпләр күптөрле булырга мөмкин. Аларны бала ана карынында яткан вакыттан ук башлап эзләргә кирәк. Бәлки, булачак әни ниндидер ин фекция кичергәндер, психик яки физик травма алгандыр. Резус-фактор булу-булмавын да искә алырга кирәк. Озак вакыт ниндидер зарарлы матдәләр белән эш итүенең нәтиҗәсе дип тә карарга мөмкин. Бала туганда килеп чыккан авырлыклар – асфиксия (кендек бавының муенга чорналуы), баланың дөньяга артык тиз килүе яки тулгакның озакка сузылуы, тулгакны ясалма көчәйтү – барысы да ниндидер эз калдыра. Сакаулыкның сәбәбе артикуляция аппаратының төзеле шендә кимчелекләр булуга да бәйле: телнең артык зурлы гы яки кечкенәлеге, аскы казна белән өскесенең тәңгәл килмәве – тел керешенең кыскалыгы. Начар ишетү, колакка каты булу, бала белән гаиләдә тәтелдәп кенә сөйләшү, баланың авыруы – болар барысы да авазларны дөрес әйтмәүгә китерергә мөмкин. Баланың ничек сөйләшүенә, барлык авазларны әйтә аламы-юкмы икәненә бик игътибарлы булыгыз. Ниндидер тайпылышлар сизәсез икән, соңга калмыйча белгечкә мөрәҗәгать итегез. Ә соңга калмаганны кайдан белергә диярсез? Дүрт яшь ярым-биш яшькә кадәр баланың начар рак сөйләшүе табигый әле. Аннан соң да кимчелекләре сакланса, белгеч ярдәме кирәк булуы ихтимал. Әмма кайбер очракларда ике-өч яшьтә үк күренү дә зыян бул мас. Бигрәк тә сөйләм үсешенең барлык этаплары («ыгыыгы» дип сөйләшүләр, тәтелдәү, беренче сүз һәм җөмлә ләр) тоткарлык белән барса, каты ризыкларны ул авырлык белән чәйнәсә, ни әйткәне бөтенләй аңлашылмаса. Барысы да, үсә-үсә, үз җае белән узар әле дип уйламагыз. Төзәтүләрне никадәр иртәрәк башласагыз, нәтиҗәсе дә шулкадәр тизрәк булыр. Мондый проблемаларны дәвалауга караганда, аларны булдырмау җиңелрәк. «Профилактика»ны башлау өчен
июнь | 2014 | сљембикђ
57
ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ
урамда чана шуабыз, юлда очраган һәр балалар мәйдан чыгын «өйрәнәбез», велосипедта чабабыз... Бакчадан кайтырга чыксак, очраган һәр агач, машина янында тук тыйбыз – маркасын өйрәнәбез. Кичен йокларга ятканда күктәге айга карап: «Хуш, иртәгәгә кадәр», – дип хушла шабыз, иртән кояш белән: «Сәлам, дустым, килдеңме?» – дип исәнләшәбез. Әмирханга китаплар укыйм, йоклатканда үзем чыгарган әкиятләр сөйлим. Эштән кайтып, кухняга керүемә китабын тотып яныма килеп тә җитә. Йә битен юмаган пычрак малайны, йә аюны укы дип бәйләнә. Бәрәңге әрчегәндә, кишер тураганда сорый... «Соңрак, улым», – диясе килсә дә, телне тешләп, русча китапны татарчага тәрҗемә итеп укырга керешәм. Йокларга яткач, Әмирханга кунакка килгән куян турындагы әкиятне дә, һичшиксез, сөйлисе була әле. Көн дә шул бер әкият, ялыккандыр инде, дип, кайвакыт кыскарта башла сам, шоколад ашаган куянның тешенә Мистер кариес кереп сызлатуы турында сөйләргә оныттың, дип искә төшерә. Безнең инде бераз мавыгулар артты: телевизор дан унар минут булса да, мультфильмнар карыйбыз (түземлек көн саен «Күчтәнәч»кә генә җитә). Калган вакыт машинага гараж төзи, юл сала: берсе белән авылга бабайга кунакка кайта, икенчесенә күчтәнәч төяп алардан килә. Буяу белән рәсем ясый, пластилиннан бүре, кабартмалар әвәли, конструктор төзи... Ә Игорь, Алинә, Илшат лар, әниләре сөйләве буенча, компьютердан төшми, әтиләре бәйрәм саен уенның яңасын ала... Биш яшькә җиттек. Рәсемгә, каратэга, камырдан әйберләр ясау түгәрәгенә, биюгә йөрдек. Биш яшьтә балаларны логопед карады. Төркемдәге утыз баланың унтугызына белгеч ярдәме кирәклеге ачыкланды: хәреф ләрне әйтә алмыйлар, авазларны бутыйлар. Алар хәзер махсус төркемгә йөриячәк һәм безгә караганда акчаны 500 сумга күбрәк түләячәк икән. Улын өч яшьтән логопедка йөртеп, күп акча тоткан Әмирнең әнисе белән аларны тынычландырабыз: «Читкә йөртсәң, логопедның бер дәресе 350-400 сум, ә монда аена 500 сум гына кирәк», – дибез. Тәрбиячеләр, укытучы-логопедлар «телсез балалар килә» дип чаң суга. Туксанынчы еллар белән чагыштыр ганда, начар сөйләшүче балалар саны күпкә артты дип борчылалар. «Хәзерге әти-әниләр балалары белән сөйләшми, халык авыз иҗаты, Агния Барто, Габдулла Тукай кебек шагыйрьләрнең шигырьләрен ятлатмый», – диләр. Аның каравы, бишектән төшүгә төрле клубларга хәреф танырга йөгерәләр. «Сабыйлар хәрефне ятлый гына, аның ничек әйтелешен, авазны ишетмиләр, аларны иртә укытмаска кирәк», – дип ассызыклый логопедлар. Телевизор, компьютер – сабыйларның чын дошманы. Көне буе телевизор сөйләп утырса, аннан бала үз яше өчен тиеш булмаган информация, сүзләрне сеңдерә, психологиясе бозыла, ди белгечләр. Гаиләдә рус һәм татар сүзләрен катыштырып сөйләү дә сөйләм үсешен тоткарлый икән. Шуңа күрә бер телдә генә сөйләшү мәслихәт. Ә компьютер... Хәзер – югары технологияләр заманы. Ышаныгыз, бер бала да компьютерны белмичә калмас, ә менә сөйләшергә өйрәнү вакыты бер генә. Люция ШӘРӘФИЕВА
ХУҖАБИКӘ
ХУҖАБИКӘ
сәламәтлек
сабыегызның беренче сүзләрен дә көтмәгез, бу эшкә кечкенәгез дөньяга килүгә тотыныгыз. Баланың сөйләме матур булсын, теле дөрес ачылсын өчен әти-әниләр беренче чиратта үз сөйләмнәренә игътибарлы булырга тиеш. Кечкенәгез сездән үрнәк ала, ул сезгә ошатып сөйләшә. Бала белән мөмкин булган кадәр ешрак аралашыгыз, аның ишетү сәләтен үстерегез, артикуляция аппаратын һәм ничек сулыш алуын күзәтегез. Бала кечкенә булганда аның янында үткәргән вакыты гызның бер генә минуты да бушка узмасын. Улыгыз (кызыгыз) янәшәсендә ни генә эшләсәгез дә, әкрен генә, ашыкмыйча гына сөйләп торыгыз: хәзер нишлисез, аннары нишләргә җыенасыз... Баланы әйләндереп алган һәрнәрсәнең исемен атагыз: өстәл, урындык, тәрәзә, курчак, мендәр... Ешрак елмаегыз, җырлар җырлагыз. Сезнең тавышның тембрына, аһәңенә, югарылыгына ул, һичшиксез, игътибар итәчәк һәм бу аның ишетү сәләтен үстерәчәк. Халык педагогикасы бу эшләрдә сезгә иң зур ярдәмче. Аның хәзинә сандыгы шактый бай: бишек җырлары да бар анда, санамышлар да, мәзәкләр дә, тизәйткечләр дә... Аларны бала белән уйнаганда да, аны коендырганда да, ашатканда да, йокларга салганда да... файдалана аласыз. Әлли-бәлли бәбкәсе, Кая киткән әнкәсе? Каенлыкка җиләккә, Кызыбызга бүләккә. Ә баланы биеткәндә менә болай такмаклагыз: Минем кызым бик иркә, Башларында кәсинкә, Күлмәге дә сәрпинкә, Аягында бәтинкә, Алтын чәчле, зәңгәр күзле Коеп куйган кәртинкә.
һәммәсен дә эшкә җигәргә мөмкин: кубик-шакмаклар, пирамидалар, карандаш, төймә, мәрҗән, шырпы, ярма бөртекләре... Соңгыларын бер өемнән икенчесенә күчерер гә кушсаң, бала бик теләп эшләячәк. Яшь ярымлык балалар өчен биремнәр инде катлаулана: төймә төймәләү, бау бәйләү, төен чишү... Тагын бераз үсә төшкәч, баланың бармакларын мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләндерү өчен пластилиннан төрле предметлар, кош-корт, хайван фигуралары ясауга күчәргә була.
Ишетү сәләте
Баланың ишетү сәләтен ничек үстерергә? Аның игътибарын яңгыр яуган, тамчы тамган, күк күкрәгән, җил искән, буран улаган... тавышларга юнәлтегез. «Нәрсә ишетәсең?», «Тавыш кайдан килә?» – дип сорагыз. «Бу нинди музыка уен коралы?», «Шөлдерле барабанга ничә тапкыр суктылар?», «Мин ничә тапкыр кулларымны чәбәкләсәм, син шуның кадәр сыбызгыга өр» кебек уеннар уйнагыз. Бала үскән саен биремнәрне катлауландырырга була: әйтик, сүзләр, авазлар, иҗекләрдән сез әйткән авазны танып алсын. «Ш» авазын ишетәсең икән, кулларыңны чәбәклә», – диегез. Авазларны дөрес әйтү өчен ДӨРЕС ТЫН АЛУ да бик мөһим. Бала белән бергә шар тутырырга, куыклар очырырга тырышыгыз. Кәгазьдән көймәләр ясап, аларны ләгәндәге суга җибәрегез һәм бала белән икәүләшеп өреп – кемнең көймәсе ераграк китәр, дип, уйнарга да була.
Галимнәр баланың сөйләм үсеше бармакларның ничек хәрәкәтләнүенә турыдан-туры бәйләнгән, диләр. Шулай булгач, сабыйның теле тизрәк ачылсын, ул сөйләшә башласын өчен бармаклар белән төрле күнекмәләрне мөмкин булганча иртәрәк һәм ешрак ясарга кирәк. (Япониядә, мәсәлән, бармак күнекмәләрен бала белән аңа инде өч ай булуга ясый башлыйлар.) Бала 6-7 айга җитүгә аның кул чукларының һәр өлешен аерым-аерым бик яхшылап массажларга кирәк. Аларны язу, сыйпау көн саен ике-өч минут дәвам итәргә тиеш. Сөйли-сөйли сыйпасаң, ул минутларны бала көтеп кенә торачак: Бу бармак – бабай, Бу бармак – әби, Бу бармак – әти, Бу бармак – әни, Бу бармак – нәни бәби, Аның исеме Чәнти! Ун айдан соң күнегүләр ешрак булырга тиеш. Инде сабыйга төрле диаметрдагы агач шарларны тәгәрәтергә бирергә була. (Аларның төрле булуы бөтен бармаклар да хәрәкәтләнсен өчен кирәк.) Бу шарларны шулай ук пластилиннан да әвәли аласыз. Гомумән, кул астында нәрсә бар,
58
сљембикђ | 2014 | июнь
РЕКЛАМА
ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ
Бармаклар уены
сәламәтлек
ХУҖАБИКӘ
БОЛЫН АПТЕКАСЫ Д
ару үләннәренең шифалы үзлекләре гасырлар буена сыналып, расланып килгән. Үсемлекләрдә биологик актив матдәләр туплана. Нәкъ менә шушы матдәләр төрле чирләрдән дәва була да инде. Һәрнәрсәнең үз вакыты булган кебек, һәр үләнне дә үз вакытында җыярга кирәк. Бу сәхифәбездә июнь аенда җыярга кирәкле үләннәр хакында сөйләрбез. Әлбәттә, дару үләннәре бик күптөрле, аларның кайберләрен генә, үзебез яхшы таныганнарын гына игътибарга алдык. Үләннәрне коры көнне генә җыярга кирәген белмәгән кеше юктыр. Киптерүнең дә үз кагыйдәләре бар: кояш төшми торган җиләс җирдә кибәргә тиеш алар. Кипкән үләннәрне кечкенә кәгазь капларга салып, коры урында сакларга кирәк.
Күкчәчәк (василек)
Иген кырларының бизәге ул. Аны чәчәк атып беткәнче җыярга кирәк. Күкчәчәк төнәтмәсе бавыр эшчәнлеген көйли, үт бүленеп чыгуны яхшырта, организмдагы төрле микробларны юк итә, бәвел кудыра. Күз авырулары – конъюнктивит, блефаритны да дәвалый, тәндәге сызлавыкларны, эренле бетчәләр, чуаннарны бетерергә булыша. Бит тиресе артык майлы булса, күкчәчәк төнәтмәсе белән юарга кирәк. Күкчәчәк төнәтмәсен ясау өчен 1 чәй кашыгы вакланган үлән өстенә кайнап кына чыккан 1 стакан су агызалар һәм 20 минут төнәтеп, сөзәләр. Ашарга 15-20 минут кала, көнгә өч тапкыр икешәр аш кашыгы эчәргә кирәк. Йөкле ханымнарга күкчәчәкне кулланмаска кирәк, чөнки ул җиңелчә агулы үләннәрдән санала.
Бәбкә үләне (горец птичий)
Сукмак буйларында, ишегалларында, тыкрыкларда үсә. Аны чәчәк аткан чорында, тамырын йолкып чыгармый гына җыярга кирәк. Бу үлән кан тамырларын ныгыта, канны куерта. Шушы сыйфаты өчен аны канны туктату өчен кулланалар. Ул әле тагын бәвел кудыргыч үзлеккә ия, бөердәге, үт куыгындагы ташларны чыгара, нервларны тынычландыра. Төнәтмәсен ясау өчен 20 г вакланган үләнгә бер стакан кайнап суынган су агызалар һәм «су мунча»сында 15 минут төнәтәләр. Суынгач, 1 стакан булырлык итеп су өстиләр һәм ашар алдыннан көнгә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәләр.
Көтүче сумкасы (пастушья сумка)
Кан туктату үзлегенә ия бу үләнне аналыктан, үпкәдән, ашказаныннан кан киткәндә кулланалар. Ул кан тамырларын тарайта. Күрем күп килгәндә дә булыша. 10 г вакланган үләнгә 1 стакан кайнап суынган су өстәп, 15 минут «су мунча»сында төнәтәләр һәм ашаганнан соң, көнгә 4-5 тапкыр бер аш кашыгы эчәләр. Тромблар булганда кулланырга киңәш ителми.
Кырлыган (Иван-чай)
Ак әрем (полынь горькая)
Халык медицинасында иң шифалы үләннәрнең берсе санала. Ашказаны-эчәк авыруларын дәвалый. Сукыр эчәк ялкынсынганда шифа бирә. Агуланганда булыша. Хатын-кыз авырулары вакытында, күрем килми торса, әрем төнәтмәсе кулланганнар. Авыздан килгән начар исне бетерә. Гриппны җиңәргә булыша. Эчтәге суалчаннарны куа. 2 аш кашыгы вакланган әремгә 1 стакан кайнап суынган су агызалар һәм «су мунча»сында 15 минут төнәтәләр. Ашарга ярты сәгать кала, көнгә 3 тапкыр чирек стакан эчәләр.
июнь | 2014 | сљембикђ
59
ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ
Июнь ахырларында чәчәк ата. Организмдагы төрле ялкынсынуларны дәвалый, ашказаны җәрәхәте, гастрит, эч чәнчүләрне дәваларга булыша. Кан әйләнешен яхшырта, организмны ныгыта. Аны халык медицинасында яман шешне дәвалау өчен дә кулланалар. Ир-атларның җенес бизе ялкынсынуыннан да шифасы бар. Кырлыганны чәй кебек пешереп, озак вакытлар эчәргә кирәк.
КЕТЕРДўВЕК СЫР Кирәк:
(1 өлеш өчен:) сулугуни сыры – 150 г; ак сим-сим (көнҗет) орлыгы – 50 г; үсемлек мае – 30 г; бодай оны – 30-40 г; йомырка – 1 данә.
ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ
Мастер-классны Шаһоббитдин МӨХЕТДИНОВ үткәрә.
Өйдәгеләрегезне яңа ризык белән шаккаттырасыгыз киләме? Җәйге табыныгызга яңа сыйлар тәкъдим итәбез — үзләре җайлы, үзләре тәмле, үзләре әле җәйге челләдә дә аппетитны уятырлык булыр алар! Якыннарыгыз, кунакларыгыз үзләрен затлы ресторандагыча хис итсен!
60
сљембикђ | 2014 | июнь
Эш барышы:
Кызган майда тышкы ягы кетердәп торырлык булганчы тиз генә кыздырып алабыз.
Сырны үзебез теләгәнчә турыйбыз һәм онда әвәләп, күпертелгән йомыркага манып алабыз, аннан сим-сим орлыгында әвәлибез.
Тәлинкәгә салат яфраклары түшәп, кызган сырны тезәбез. Урталай бүлгән кызыл йөзем җимеше белән бизәп, табынга куябыз.
аш-су
Кирәк:
(2 өлеш өчен:) «Руккола» салаты – 100 г; «Корн» салаты – 100 г; яшь чөгендер яфрагы – 100 г; эче алынган болгар борычы (кызыл һәм сары) – 150 г; черри помидоры – 200 г; зур әфлисун – 1 данә; патша креветкалары (эресе) – 200 г; үсемлек мае – креветкаларны кыздыру өчен – 10 г.
Агач таякчыкка черри помидоры, 2-3 креветка, бер бүлем әфлисун тезәбез.
Креветкаларны, шулай ук таякчыкка тезелгәннәрен дә, кызган гриль табасында (төбе сырлы-сырлы таба) 20 секунд чамасы «сикертеп» алабыз (озаграк тоткан очракта креветкалар катып китә). Микс янына берәр таякчык һәм кызган креветкаларны салабыз. Өстенә әзер тәмләткеч сибәбез.
Эш барышы:
Микс әзерлибез: яхшылап юылган һәм суы саркытылган үләннәрне, бергә катнаштырып, һәр тәлинкә уртасына матурлап өеп чыгарга, шуның өстенә туралган борыч, урталай бүленгән черри помидоры куярга, әфлисун бүлемнәре тезәргә.
Тәмләткеч
(бер өлеш салатка 30 г кирәк) 100 г тәмләткеч ясау өчен: зәйтүн мае – 50 г; соя соусы – 20 г; вакланган лайм һәм әфлисун кабыгы – 1 данә;
кипкән орегано үләне (ул исе белән дә, тәме белән дә мәтрүшкәне хәтерләтә) – 5 г; бөртекле горчица – 5 г; тәменчә төелгән кызыл борыч, тоз; үсемлек мае – 20 г.
Көнҗет яки «сим-сим» орлыгы Ул борынгы Һиндстан кулъязмаларында тереклек символы буларак сурәтләнгән. Көнҗетнең файдалы үзлекләре аның составында кеше өчен үтә мөһим микроэлементларның булуы белән аңлатыла. Аеруча кальцийга бай ул. Һәм бу кальцийны кеше организмы бик җайлы үзләштерә. Шуңа күрә аны үсә торган балаларга, сөякләре сынган кешеләргә күпләп ашарга кирәк. Тагын бер файдалы сыйфаты – көнҗеттә бик көчле антиоксидантлар бар. Монысы инде вакытсыз картаюдан, яман шеш авыруларыннан саклый, хәтерне яхшырта, нерв авыруларын дәвалый. Бәвел юлларында таш булса, остеохондроздан, остеопороздан, артриттан интексәң дә, көнҗет ярдәмгә киләчәк. Югары кан басымы, тын юллары ялкынсыну, бума ютәл, ашкайнату системасының көйсезлеге: гастрит, ашказаны асты бизе, бавыр, бөер ялкынсыну – болар бар да көнҗет ярдәмендә дәвалана торган чирләр. Көнҗетнең орлыгын гына түгел, аннан сыгылган маен да кулланалар. Көнҗет мае кандагы тромбоцитларны арттыра, кан составын яхшырта, ашказанының әчелеген киметә, авырту-сызлауларны баса, яраларны төзәтә. Көнҗет орлыгын күбесенчә ризыкка кушып ашыйлар. (Хуш исен арттыру өчен аны кайнар табада бераз кыздырып алсаң яхшы.) Маен исә салатларга, боткаларга кушалар. Дәва максатында көнҗет төрлечә кулланыла. Салкын тию, грипп вакытында җылытылган көнҗет мае белән күкрәк-арка тирәләрен ышкыйлар. Ашкайнату системасы авыруларын дәвалау өчен көнҗет орлыгын бал белән катнаштырып, көнгә өч тапкыр берәр чәй кашыгы кабып куярга кирәк. Көнҗет мае менә дигән косметик чара да әле. Бу – аның күзәнәк ләргә үтеп кереп, шлакларны эретү, организмны чистарту үзлеге белән аңлатыла. Ул биттәге күзәнәкләрне тарайта, май бизләренең эшчәнлеген киметә. Көнҗетне һәркем куллана ала, бернинди дә тыю юк. Организмның үзенчәлеге аркасында кемгәдер ул ярамаска да мөмкин.
июнь | 2014 | сљембикђ
61
ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ
«ВўЗИР» САЛАТЫ
ХУҖАБИКӘ
ХУҖАБИКӘ
кулларыңнан куан
Сөйкемле сөягебез, нәни кояшыбыз, күз нурыбыз — бәләкәй кызыбызны яңа күлмәк белән куандырыйк әле! Аның сөенечтән балкыган күзләрен күрү үзе бәхет бит. Бу бәхеткә ирешү өчен әллә ни күп вакыт та, зур чыгым да кирәкми. Ял итәргә утырган арада да тегәсез сез аны. Бәләкәй кызыбызны гөл чугыдай итәчәк бу күлмәк.
Мастер-классны оста тегүче Людмила ГАЛЛӘМОВА үткәрә.
§ўЙГў — МАТУР К°ЛМўК Без теккән күлмәк буе 120 см булган биш яшьлек кыз балага тәгаенләнгән. Безгә бер генә үлчәм алырга кирәк: баланың култык астыннан алып, үзегез теләгәнчә озынлыкта.
ХАТЫН-КЫЗ ГАЛӘМЕ
Кирәк:
иңе 140 см, озынлыгы күлмәк озынлыгына бәрабәр юка киҗе-мамык тукыма; тукыма төсенә ярашлы спандекс җеп (ул резина кебек сузылучан); тукыма төсенә туры килә торган гади тегү җебе.
62
сљембикђ | 2014 | июнь
Эш барышы:
тукыманы үтүклибез һәм иңе 120 см, озынлыгы күлмәк озынлыгына бәрабәр турыпочмаклык кисәбез. Аның һәр читен оверлок белән эшкәртәбез. Оверлок булмаса, машинаның махсус җөе яки зигзаг сыман җөй белән дә эшкәртә аласыз. Хәзер арткы җөйне тоташтырабыз. Җөйне, икегә аерып, яхшылап үтүклибез. тегү машинасының аскы шүресенә кул белән генә спандекс җебен чорныйбыз. Чорнаган вакытта аны бик тарттырмагыз. Өске якка исә тукыма төсенә ярашлы гади тегү җебе куела.
Күлмәкнең өске читеннән 1 см ара калдырып, машина белән аркылыга гади җөй салабыз. Икенче җөй беренчесеннән 0,5 см ара калдырып салына. Барлыгы – биш җөй. Иңсәләрне тегү өчен тукыманың артып калган өлешеннән киңлеге – 8 см, озынлыгы 80 см булган турыпочмаклык кисәбез. Сыпылмасын өчен дүрт читен дә эшкәртәбез. Урта сызыкны билгеләр өчен кыл урталай бөкләп, үтүклибез. Урта сызык буйлап нәкъ күлмәктәгечә өч җөй салабыз. Иңсәләр матур булып бөрелеп торырга тиеш. Хәзер аларны күлмәккә беркетәсе генә калды.
Мерил Стрип (22.07.1949) – кино һәм театр артисты. Заманның иң күренекле актрисаларының берсе. Актерлык хезмәтен 1971 елда Тирсо де Молина пьесасы буенча куелган «Севильский обольститель» спектакле белән башлап җибәрә. Кинода тәүге тапкыр Фред Циннеманның «Джулия» фильмында уйный. 2006 елда Дэвид Френкельның «Дьявол носит Prada» фильмында уйнаган Миранда Пристли роле дә аңа зур уңыш китерә. 2010 елда актриса Гарвард университетында сәнгать фәне докторы исеменә лаек була. Иң уңышлы эшләре – «Охотник на оле ней», «Крамер против Крамера», «Выбор Софи», «Часы», «Железная леди» һәм башкалар. Өч «Оскар», сигез «Алтын глобус» премияләре иясе.
Россия
кабынган йолдызлар
Людмила Зыкина (10.07.1929–1.08.2009) – эстрада җырчысы. Мәскәүдә туа. 1947 елда Бөтенроссия яшь башкаручылар конкурсында катнашу алга таба аның бөтен тормыш юлын билгели. Конкурстан соң аны М. Е. Пятницкий исемендәге рус халык хорына эшкә чакы ралар. 1960 елдан «Москонцерт»та солист булып эшли. Мәскәүдәге М. ИпполитовИванов исемендәге музыка училищесын һәм Гнесиннар исемендәге дәүләт музыкапедагогика институтын тәмамлый. 1977 елда «Россия» дәүләт рус халык академия ансамблен оештыра. Рус халык стилендә җырлавы белән дөньякүләм популярлык яулый. Социалистик Хезмәт герое, бик күп орден-медальләр иясе.
июньдә
Наҗия Теркулова (25.07.1929) – җырчы, Татарстанның халык артисты. Әстерхан шәһәрендә туа. Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген тәмам лый. 1957 елда Мәскәүдә узган татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Та тарстан Җыр һәм бию ансамбле солисты буларак катнаша. 1959 елда аны Казакъ станга чакыралар. 1962–1965 елларда «Москонцерт» солисты булып эшли. 1965 елдан ул кабат Татарстанда. 1991 елга кадәр Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли. Ул – татар профессиональ музыкасын таратуга зур өлеш керткән җырчы, татар халкының гына түгел, башка халык ларның да җырларын югары дәрәҗәдә башкаруы белән дан казана. Язмалары Бөтенсоюз радиосы фондында саклана.
Татарстан
БЕЗНЕҢ КАВЕМ
Чит иллђр
КУЧКАР. Күңел сәяхәткә әйди. Көчегез ташып тора. Айның беренче яртысы иҗат өчен яхшы вакыт. Яңалыкка омтылышыгыз зур. Перспективалы тәкъдимнәр ишетерсез. Ялгыз Кучкарларны кызыклы танышулар көтә. ҮГЕЗБОЗАУ. Вакыйгаларга бай ай. Талчыгу сизәрсез, ял итү форсатын кулдан ычкындырмагыз. Сәламәтлекне кайгыртырга кирәк. Бу айда тормышыгызга үзгәрешләр кертергә теләрсез. ИГЕЗӘКЛӘР. Ниндидер бер карар кабул итү алдыннан мең кат уйлагыз, ялгышу ихтималы бик зур. Якыннарыгызның киңәшенә колак салыгыз, ул сезгә бик файдалы булачак. Акчагызны чамалабрак тотыгыз. КЫСЛА. Уңышлы ай. Хезмәтегезне бәяләрләр, дәрәҗә гез артыр. Хезмәттәшләрегез белән үзара килеп чыккан аңлашылмаучылык уңай хәл ителәчәк. Финанс ягы тотрыклы, зур гына керем алу ихтималы да бар. АРЫСЛАН. Кызыклы тәкъдим алырсыз. Читкә китеп эшләү мөмкинлеге килеп чыгар. Эш бирүчене яхшы белсәгез генә ризалашыгыз, югыйсә алдакчыларга юлыгуыгыз бар. Дөньягызны онытып гашыйк булырдай кешене очратырсыз. СӨМБЕЛӘ. Эштәге киеренкелек кими төшсә дә, вазгыять шактый катлаулы булып кала бирә. Тормышыгызны үзгәртү теләге туар. Кемдер эшен алыштыру хакында да уйланыр. Низагларга кермәскә тырышыгыз. БИЗМӘН. Тынычсыз ай. Хокукларыгызны яки принципларыгызны саклау өчен көрәшергә туры килүе бар. Тотрыксызлык тоярсыз. Айның икенче яртысында хәл уңай якка үзгәрә. Ай ахырында ял итү форсаты чыгар. ЧАЯН. Эшегез белән бәйле мәшәкатьләр килеп чыгарга мөмкин. Барлык мөһим мәсьәләләрне ай ахырына планлаштырыгыз. Айның соңгы атналарында шатлыклы вакыйга көтелә. Талантыгызның, эчке тоемлавыгызның артуын сизәрсез. УКЧЫ. Катлаулы булса да, уңышлы һәм кызыклы ай. Бар өлкәдә дә уңыш елмаерга тора. Форсаттан тулысынча файдаланып калырга тырышыгыз. Эшлекле очрашулар, сөйләшүләр өчен кулай вакыт. Акыл хезмәтегез яхшы нәтиҗәләр бирәчәк. КӘҖӘМӨГЕЗ. Айның беренче яртысы уңышлы булачак. Кирәкле кеше белән нәкъ кирәкле вакытта очрашырсыз, кирәкле мәгълүматны нәкъ вакытында ишетерсез. Алдан ук корган планнарны үзгәртергә туры килүе ихтимал. СУКОЯР. Тыныч ай. Хатын-кыз Сукоярларны хезмәт баскычында күтәрелү көтә. Ир-егетләр ерак сәяхәткә чыгарга мөмкин. Яңа әйберләр сатып алыр өчен уңай вакыт. Айның соңгы чирегендә катлаулы мәсьәләләрне хәл итәрсез. БАЛЫКЛАР. Күңелсезләнеп утырырга вакытыгыз юк. Вакыйгалар сез теләгәнчә үзгәрәчәк. Яңа тәкъдимнәр дә булыр. Бу айда корган планнар якын киләчәктә тормышка ашачак. Ай ахырында көтелмәгән чыгым булуы бар, акчагызны кысыбрак тотыгыз.
йолдызнамә
кабынган йолдызлар
июль
рәссам сәхифәсе
Саша Канашева, 10 яшь
СЂНГАТЬ
ЯКТЫ, ҖИҢЕЛ, ШАЯН
Ә
ти-әниләр, А. Алиш исемендәге Балалар иҗаты сараена барып, кыз-улларын рәсем студиясенә алып керсәләрме? Ул балалар, ике дә уйламыйча, шул тылсымлы дөньяда калачак! Анда аңлатып бирә алмаслык рәхәт бер мохит! Салават күпере төсләре, якты буяулар, кәгазь, карандаш, пумала... Күр, ничек ымсындыра! Ә бу Ирина Константиновна дигәннәре синең ни уйлаганыңны, күңелеңдә туган матур сурәтне күреп-белеп тора, җитмәсә! («Бала итеп түгел, олы кеше итеп карыйм мин аларга», – ди ул үзе.) Казан сәнгать училищесыннан соң ук шул чактагы шәһәр Пионерлар сараена эшкә килгән Ирина Новикова 37 ел инде биредә рәсем студиясе алып бара. Урал дәүләт университетында укып, сәнгать белгече дипломы ала. Эрудиция, төрле яшьтәге балалар белән эшләү тәҗрибәсе, таланты һәм тырышлыгы заманча укыту алымнарын үзләштерергә ярдәм итә аңа. Укучыларына композиция, перспектива кануннарын, граттажны, җылы һәм салкын тоннарны, һава перспективасы төсләрен аңларга булыша. («Миннән сорамагыз, сезнең үз төсләр гаммагыз бар», – ди ул үзе.) Һәрбер дәрес – кызык бер уен! Нәни рәссам әле үлән арасындагы бөҗәккә, әле чәчәккә кунган күбәләккә, әле йомшак песи баласына әйләнә... Һәм искиткеч картина туа. Зур рәссамнар да көнләшерлек! («Балалар – идеалдагыча ихлас. Эчкерсез лек дозасын менә каян алып була», – ди ул үзе.) Бүген
64
сљембикђ | 2014 | июнь
студиягә 6 яшьтән 12 яшькәчә 121 бала йөри. Алар сәнгать мәктәпләренә, сәнгать училищеларына инде әзерлекле булып китәләр. Биредә бер-береңне тулыландыра торган чын иҗат атмосферасы. Зәвыкны үстерүгә студиядә аерым игътибар бирелә. («Мин иҗади шәхес тәрбияләргә телим», – ди ул үзе.) Берәүләр яраткан әкиятләренә декорацияләр ясый, икенчеләре костюм эскизларын уйлап чыгара, графиканы сайлаучылар, гамәли сәнгатькә мөкиббәннәр дә бар. Күпләр үз ләрен китап бизәүче рәссамнар буларак сынап карады. Алар бизәгән «Кәҗә белән Сарык», «Сертотмас үрдәк», «Ай һәм Кояш» әкиятләре «Мәгариф» нәш риятында басылып чыкты һәм меңләгән баланың яраткан китабына әйләнде! Үз иллюстрацияләрең кергән китапны кулыңа алу да әллә ни икән! Халыкара, Россия, республика конкурсларында катнашып, Токио, Балатон, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочилар дан лауреат дипломнары алып кайту... Урман ерактан ник зәңгәр булып күренә? Офык читендәге рәшә ник сыек һәм өрфиядәй җиңел? Ак кар нигә ак түгел? Башкалар өчен катлаулы шул сорауларга җавап та таба, шуны ук үз төсләре, буяулары белән ак кәгазьгә дә төшерә бу яшь рәссам нар. Яшел диңгез, алтын балык, көмеш ай, җирән мәче, алсу-шәмәхә чәчәкләр, Сабантуй бизәкләре... Юк, беркайда юк андыйлар! Якты, җиңел, шаян... Үзләре дә Новикова шәкертләре шул! Эльмира ЗАКИРОВА