3 minute read

ДЕТСКАЯ СТРАНИЦА Гали-баба һәм кырык карак (окончание

Әхмәт Башөзәр бик сөенгән. Кирәкле кешене тапканын аңлаган ул. – Аның йортын күрсәтә аласыңмы миңа? – Әйе, – дигән башмакчы. – Эшемне нишләтим соң? Кемдер туфли сорап килер. Ә мин монда юк. – Менә сиңа динар, – дигән Әхмәт. –Чыгымнарың өчен ал моны. Энемнең йортын күрсәтсәң, тагын бер динар бирермен. –Юмартлыгыңөчен рәхмәт сиңа! – дип сөенде Мостафа. – Бер динар өчен миңа ай буе эшләргә кирәк. Башмакчы Әхмәткә Касыймның йортын күрсәткән. – Үлгән сәүдәгәр менә шушы йортта яши иде. Хәзер монда аның энесе яши, – дигән ул. Әхмәт кесәсеннән акбур кисәге алган да капкадатамгакалдырган. – Хәзер мин бу йортны югалтмыйм. Иртәгә иптәшләремне китерәм. Атаманның ярдәмчесе булачакмын! – дип сөенгән ул. Әхмәт китүгә йорттан Марҗәнә исемле хезмәтче кыз чыккан һәм тамганы күргән. – Кем безнең капканы буяган? – дип уйлаган ул. – Урам малайларыдыр. Юк, тамга бик биек! Аны олы кеше куйган. Ул безгә начарлык тели. Мәрҗәнә акбур алган да күрше йортларга да шундый ук тамгалар куйган. Әхмәт Башөзәр горурланган. – Менә күрерсез, мин атаманның ярдәмчесе булам! – дигән. Икенче көнне караклар халатлар кигәннәр һәм шәһәргә килгәннәр. Иң алда атаман белән Әхмәт барганнар. – Карагыз, – дигән ул, – менә ул йорт. – Капкада тамга күрәсезме? – Менә тагын бер тамга, – дигән икенче карак. – Дошманыбыз кайсы йортта яши соң? – Менә монысында да тамга бар! Монысын да! Монда да! Бөтен йортларда да тамгалар бар! – дип кычкырганнар караклар. Атаман ачуланган һәм әйткән: – Бу нәрсә дигәнне аңлата?Кемдер синнән хәйләкәррәк, Әхмәт! Кушканны эшләмәдең. Башыңны үзем чабам! – Кем бу эшкә алына? Кемнең кыюлыгы җитә? Ялкау һәм көчсез кеше моны эшли алмый! – дигән. – Мин тырышып карыйм, атаман, – дигән Мөхәммәд Тазбаш. – Мин карт кеше. Мине алдалап булмый. – Бар, Мөхәммәд, – дигән атаман. – Иртәгә кичкә кадәр көтәм сине.Дошманны тапмасаң, кызганмыйм. Иртән Мөхәммәд Тазбаш шәһәргә башмакчы янына киткән. Башмакчы аңа йортны күрсәткән. – Йортны миңа да билгеләргә кирәк, – дип уйлаган Мөхәммәд. Кирпич кисәге алган һәм югары уң якта тамга куйган. –Монда аны беркем дә күрмәс, – дип уйлаган ул. Мәрҗәнә базардан кайткан. Капкалары яныннан кемдер киткәнен күргән ул һәмшикләнгән. Капканы игътибар белән караган һәм тамганы күргән. – Менә кем капкада тамгалар куя икән, – дип уйлаган Мәрҗәнә. – Тукта, күрсәтәм мин сиңа.

Advertisement

Ул күрше йотларга да шундый ук тамгалар куйган. Ә Мөхәммәд Тазбаш мәгарәгә җиткән һәм: – Тизрәк барыйк! Ашыгыгыз! – дип кычкырган. Караклар тагын бөтен капкаларда да тамгалар күргәннәр. – Синнән дә хәйләкәррәк кеше бар, – дигән атаман. –Кызгану юк сиңа! Мөхәммәднең дә башын чапканнар. Инде кырык түгел, утыз сигез генә карак калган. – Бу авыр эшне үзем башкарам, – дип уйлаган атаман. – Минем кешеләрем яхшы сугышалар, урлыйлар. Әмма хәйләкәрлек һәмалдауга яраклы түгелләр. Икенче көнне атаман Хәсән Беркүзле шәһәргә үзе киткән. Базарда сату барган. Хәсән башмакчы янына барган. – Мин үтерелгән сәүдәгәрнең өченче туганы. Ерак Төньяктан туганымны күрергә килдем мин. Башмакчы атаманны Касыйм йортына алып килгән. Атаман урам почмагыннан Касыйм өенә кадәрничә капка икәнен санаган. Аннар бер каракка шәһәрдә егерме көчле үгез һәм кырыкмай савытыалырга кушкан. Караклар савытлар эченә кергәннәр. Ә ике буш савытка май салган. Болай кешеләр савытларда майдыр дип уйлаячаклар. Атаманүгезләрне җиккәнһәм Касыйм йортына киткән. Ишегалдында күңелле,көләч йөзлекеше утырган. Бу Гали-баба икән. Атаман аның янына килгән. – Хәерле кич, хөрмәтле сәүдәгәр, – дигән ул. – Мин ерак илдән килдем. Кыйммәтле май алып килдем. – Кер, – дигән Гали-баба. – Миндә урын күп. Ашап алырбыз. Әй, Мәрҗәнә! Этләрне чылбырга утырт. Кунакка тимәсеннәр. Мәрҗәнә кунакларгатавык кыздырыргабулган. Ләкин май беткән икән. Тәрәзә артында кырык савыт май бар бит! – Беразын алам. Ә иртәгә базардан май алып кайтам да савытка кире салам, дип уйлады ул Мәрҗәнә ишегалдына чыккан. Ә караклар аны атаман дип уйлаганнар һәм: – Ниһаять, син килгәнсең, атаман! Тизрәк чыгар безне бу савытлардан. Тизрәк үтерик йортның хуҗасын, – дигәннәр. Мәрҗәнә хуҗасына куркыныч янаганын аңлаган. Тавыш килгән савыт янына барган да: – Тиздән башлыйбыз. Дәшмә. Югыйсә сине этләр ишетер. Аларны төнгә җибәрделәр, – дигән. Аннары Мәрҗәнә майлы савытны алган, майны яхшылап җылыткан һәм карак утырган савытка салган. Каракшунда ук үлгән. Шулай итеп кыз барлык каракларны да үтергән. Соңыннан Мәрҗәнә коймаклар пешергән һәм кунакка ашаткан. Гали-баба Мәрҗәнәгә кунак өчен биергә кушкан. Мәрҗәнә өстенә җәймә япкан. Аның астына хәнҗәр яшергән. Мәрҗәнә бик матур итеп биегән, атаман янына якынлашкан һәм хәнҗәр йөрәгенә кадаган. Гали-бабаның бу хәлгәисе киткән. – Нинди кайгы! – дип кычкырган ул. – Нәрсә эшләдең син? Йортымда кунак үтерелде!Нинди хурлык! Мәрҗәнә хуҗасына барысын да сөйләп биргән. Гали-баба, Зәйнәб һәм Фатыйма аңа рәхмәт әйткәннәр. Мәрҗәнә бүтән хезмәтче булып эшләмәгән, ә хуҗаның бертуган сеңлесе кебек булган. Алар бергәләшеп тыныч һәм бәхетле яши башлаганнар.

Источник: https://www.azatliq.org

This article is from: