Журнал Дуслык июнь 2020

Page 38

ДЕТСКАЯ СТРАНИЦА

Әхмәт Башөзәр бик сөенгән. Кирәкле кешене тапканын аңлаган ул. – Аның йортын күрсәтә аласыңмы миңа? – Әйе, – дигән башмакчы. – Эшемне нишләтим соң? Кемдер туфли сорап килер. Ә мин монда юк. – Менә сиңа динар, – дигән Әхмәт. – Чыгымнарың өчен ал моны. Энемнең йортын күрсәтсәң, тагын бер динар бирермен. –​ Юмартлыгың өчен рәхмәт сиңа! – дип сөенде Мостафа. – Бер динар өчен миңа ай буе эшләргә кирәк. Башмакчы Әхмәткә Касыймның йортын күрсәткән. – Үлгән сәүдәгәр менә шушы йортта яши иде. Хәзер монда аның энесе яши, – дигән ул. Әхмәт кесәсеннән акбур кисәге алган да капкада тамга калдырган. – Хәзер мин бу йортны югалтмыйм. Иртәгә иптәшләремне китерәм. Атаманның ярдәмчесе булачакмын! – дип сөенгән ул. Әхмәт китүгә йорттан Марҗәнә исемле хезмәтче кыз чыккан һәм тамганы күргән. – Кем безнең капканы буяган? – дип уйлаган ул. – Урам малайларыдыр. Юк, тамга бик биек! Аны олы кеше куйган. Ул безгә начарлык тели. Мәрҗәнә акбур алган да күрше йортларга да шундый ук тамгалар куйган. Әхмәт Башөзәр горурланган. – Менә күрерсез, мин атаманның ярдәмчесе булам! – дигән. Икенче көнне караклар халатлар кигәннәр һәм шәһәргә килгәннәр. Иң алда атаман белән Әхмәт барганнар. – Карагыз, – дигән ул, – менә ул йорт. – Капкада тамга күрәсезме? – Менә тагын бер тамга, – дигән икенче карак. – Дошманыбыз кайсы йортта яши соң? – Менә монысында да тамга бар! Монысын да! Монда да! Бөтен йортларда да тамгалар бар! – дип кычкырганнар караклар. Атаман ачуланган һәм әйткән: – Бу нәрсә дигәнне аңлата? Кемдер синнән хәйләкәррәк, Әхмәт! Кушканны эшләмәдең. Башыңны үзем чабам! – Кем бу эшкә алына? Кемнең кыюлыгы җитә? Ялкау һәм көчсез кеше моны эшли алмый! – дигән. – Мин тырышып карыйм, атаман, – дигән Мөхәммәд Тазбаш. – Мин карт кеше. Мине алдалап булмый. – Бар, Мөхәммәд, – дигән атаман. – Иртәгә кичкә кадәр көтәм сине. Дошманны тапмасаң, кызганмыйм. Иртән Мөхәммәд Тазбаш шәһәргә башмакчы янына киткән. Башмакчы аңа йортны күрсәткән. – Йортны миңа да билгеләргә кирәк, – дип уйлаган Мөхәммәд. Кирпич кисәге алган һәм югары уң якта тамга куйган. – Монда аны беркем дә күрмәс, – дип уйлаган ул. Мәрҗәнә базардан кайткан. Капкалары яныннан кемдер киткәнен күргән ул һәм шикләнгән. Капканы игътибар белән караган һәм тамганы күргән. – Менә кем капкада тамгалар куя икән, – дип уйлаган Мәрҗәнә. – Тукта, күрсәтәм мин сиңа. 38


Turn static files into dynamic content formats.

Create a flipbook
Issuu converts static files into: digital portfolios, online yearbooks, online catalogs, digital photo albums and more. Sign up and create your flipbook.